ХӘЗИНӘЛӘР УРТАК

Габдулла Тукай, авторларын күрсәтмичә генә, татар матбугатында «төрекчәдән» дип шактый күп шигырьләр баст ыра Аларның бер ншесс— ирекле тәрҗемә, икенчеләре иярен яту. Мисал өчен шулармын берсе белән танышыйк: «Тан үстерсәң җиһанда, бер дә шиксез, фил булу мөмкин Укып рухынны гали әйласән Җибри.т булу мөмкин» (61 207). Әмма Тукай ифрат намуслы, иҗатына әһәмиятле этәргеч бирүчеләрнең исемнәрен укучыларына да белдерә Мисалга, «Күңел йолдызы» шшырен ул 1409 елда Габдулла Җәүдәтнең (1869 1932) «Бер кыйтга» шигыреннән илһам чанын яза. төрек каләмдәшенең икеюллыгын үз әсәренең эпиграфы игеп бастыра (62—61). Г Тукайның «Мөхәммәдия» кос. «Китмибез» һәм башка әсәрләре дә теге яки бу дәрәҗәдә госманлы дөньясына килеп орына. Мисалга. «Хаксызлыктан котылдык» фельетонында («Ялтйолт». 1912, № 45), сүз барышында фикеренә терәк игеп, Н Кәмалның «Кәлабе җәһле канлый тиздекең назендә сахралар» (64 244) гыйбарәсен китерә Шагыйрьнең төрек тарихын әйбәт белүен раслар өчен. аның «Кемнәрнең ни дисәң ачуы чыга?» («Яшен». 1908. № 3) юморескасын искә алырт а момкин. Ул әлеге сорауга «Төрекләрнең «Аксак Тимер 1аскәре килә» дисәң»,- дип җавап бирә (64 -73) Мәгълүм ки. Урта Азия әмире Аксак Тимер безнең ханыбыз Туктамышны җиңеп. Алтын Урда дәүләтебезне аяктан еккан кебек. Кече Азиягә бәреп кереп, юсманлылар дәүләтен дә тар-мар итә. солтан Баязитны әсир төшерә. Шунысы кызганыч Аксак Тимер тарихта татар патшасы сыйфатында танытылтанлыктан. күп кенә төрекләр безне милли аңнарында фажихале җәрәхәт калдырган шул кансыз, дәһшәтле шәхескә нисбәтләп карый аның Идел-Урал буйларына килеп. Сарай. Болгар һәм башка күп кенә калаларыбызны һәм салаларыбызны яндырып җимереп, меңләгән ага-бабала- рыбышы кылычтан үткәреп китүен белми Югыйсә без, болгар-татарлар һәм госманлы төрекләр, бер үк сугыш чукмарының корбаны булганбыз Аксак ТиАхыры Башы журналның 11 санында. Г Тәүфикъ Әйди мернсң Идел буена алып килгән һәлакәте киләчәктә Көнчыгыш Европада урысларның калкынуына мөмкинлекләр ачкан . «Татарлар бик искедән үк Истанбул төрекләрен бер изге кавем кебек карап килгәннәре хәлдә. Торкиянең халкында да. иске тарихларында да тагар халкын ерткыч дошман игеп карыйлар иде,- дип яза Галимжан Ибраһимов Сәбәбе мәгълүм «тагар» исеме аегында йөргән төрки халыкларның башында Аксак Тимер Истанбулга сугыш белән барды. Торкияне ярым һәлак кылып, солтан Баязитны әсир кылды. Бу вакыйга Истанбул тарихчылары тарафыннан, әлбәттә, хәзергәчә зур канлы һәлакәт ясап языла, «татар» исеме ерткыч, явыз булып күрсәтелә, шул рухта тәрбияләү бара. Борынгы Чыңгызлар. Тимерләр эшләгән эшнең мирасы хәзергәчә, «тарихи гадәт» буенча, татар халкы остенә төшеп бара» (27- 292) Г. Ибраһимовнын бу сүзләреннән сон 70 елга якын вакыт узды, әмма татар-г өрек багланышлары да шул чама өзелеп торганлыктан, тарихи саташуларны гаммә аңыннан кысрыклап чыгару әле дә булса иртәгәге көн бурычы сыйфатында кала. Татар, төрек һәм башка тугандаш төрки кавемнәрнең көчәюе аларнын үзара якынаюына, бердәмлекләре артуына бәйле икәнлеген XX йөз башы алдынгы тагар иҗтимагый фикере тулысынча аңлап »ш игә Төркиләрнең яшәү мәсьәләсен унай хәл итүдә алар Госманлы империясенә аеруча зур омег баглый анын һәр уңышын үз уңышы, һәр кимчелеген үз кимчелеге, үз фаҗигасе игеп хисаплый Халкыбызның зирәк уллары Габдерәшит Ибраһим (73). Йосыф Акчура (59). кырымгагар Исмәгыйль Гаспралы (19), горек Зыя Гүкалып. Ибраһим Хаккый (56 64) эшчәнлеге аркасында тарих мәйданында ислам теләктәшлеге, бигрәк тә горки бердәмлек мәсьәләләре күңелләрне биләп ала башлый Шу нын нәтиҗәсендә, гагар зыялыларының байтагы башка кардәшләрен үзенә ияртеп китәргә, аларга ярдәм кулы сузарга тиешле Госманлы империясе хәлен аеруча кайнарланып тикшерергә керешә Алар арасында әдәбиятыбыз галиме Җамалетдин Вәлиди аеруча мәртәбәле бер урый алып юра Төркиянең Аурупада тамыр җәя алмау сәбәбе аның милли чуарлыгында, дип исәпли ул (10 23). Галим «Тагар әдәбиятының барышы» (1912) хезмәтендә: «Мөселманнарның иң алдынгысы юрекләр булып, алар гаскәрне яңа кораллар белән коралландыру ярыймы, яисә Коръәнне басу ярыймы, дип низаглашканда, бүтән мөселманнарга сан да юк. Белемгә сусаган тагар барачак илләр шушы хәлдә», дип көенә. Төркия хәлләренә Җ. Вәлиди «Милләт вә миллият» әсәрендә дә туктала. «Торкиядә мәдәният вә мәгарифтә, икътисад вә һөнәрдә иң артта калган халык мөселман халкы, вә бодарның иң гүбән вә аша калганы торек милләте. Бичара юрекләр. Габделхәмитнең башбаштаклыгыннан котылгач га. гүя. гомуми авырлык булган кеби, болгар, рум вә әрмәннәр илә кочак гашын үбешеп, бертуган булып яшәргә кулларын бирделәр Онытылып килә торган төрекләрне искә төшермичә, һаман госман лылык флаг ы аегында бер милләт булып яшәргә булдылар» (9) Га шм ары таба бу кочаклашудан берни чыкмавы, хоррияг һәм конституция бирү, корал белән көрәшү нәтиҗәсез калуы Греция белән Балкан христианнарының Гөркггядән аерылуы турында яза Төреклекне алга куймау акланмавын әйтеп, бары хәзер «юреклекне җылыту, яктырту өчен бер кечкенә «Төрек учагы» тәшкил итте» рслүен. аның төреклек идеалын уятачагын белдерә һәм мона зур өметләр баглый «Кайчан да булса бер кон ул бөтен гереклек күген яктыртачак», ди. аның шәүләсе башка тарафларга да төшәчәгенә ышана (9) Җамал Вәлиди. төреклек әләмен күгәргән ми г- ләттәшләренә игътибар юнәлтеп, «безгә, гагарларга. никадәр горурлык ки. Истанбулның төрек очкынын open кабызучы җил төньяктан, бездән исте Бу җил вакытында безнең арабызда торып милли уянуга, милли хәрәкәткә хезмәт итүче бер-нкс затның сулышыдыр» (9). ди Бу фикерне яңа заман кешесе. Кипр төреге, танылган сәясәтче һәм җәмәгать эшлеклссе. «Исни Багы Тракия» (Исганбул) журналы мөхәррире Нәвзәг Караги- лнец (1920 гә iyi.nr) рас ганы да игыибарга лаек. Ул миңа «Бөтен гөрки кавемнорнен бердәм icic фикерен аңыбызга Казан төрекләре (татарлары) салды Мин гомерем буе бөек ошазларым Йосыф Акчура С адрый Максуди. Нигъмәт Кураглар эшен топам нтәм. шуңа горурланам» (15.VII 1993 Казан), тиде Госман.гы империясе тарка гын. аның җир тегенде Төркия Җөмһүрияте барлыкка килгәч у г нигездә мосеяманнардан һәм башлыча төркиләрдән генә г ыгг барәг" (әү гәгкәәи юнә (6S 30). Төрки булмаган ми г тэг гор ил халкының нибары тугыз христианнар анын 0.1 процентын гына гәшкил игкәгглектән. яна шарглар- да монда төрки бердәмлекне кайгырту дәүләт күләмендәге әһәмиятле эшкә әйләнергә тиеш иде кебек. Әмма ул алай булмады Үз эчендәге төрки халыкларның Төркиягә тартылуыннан хәвефләнгән, эчке сәясәтендә шовинистрак, тышкы сәясәтендә агрессиврак була барган һәм чынлыкта Русия империясенең башка халыкларны һәм илләрне йоту омтылышыннан гамәлдә баш тартмаган СССР пантөркизм карачкысыннан бик рәхәтләнеп файдаланды һәм үзе белән чагыштырганда шактый зәгыйфь Төркиягә төреклек хәрәкәтен булдырмау хосусында даими басым ясап торды. Төркиләрне үз калҗасы санаган Кытай белән Иран, хәтта Гыйрак, Болгарстан һәм Греция дә Төркиянең төреклек бердәмлеген кайгыртуын өнәмиләр иде Әнә шунлыктан. Төркия үзеннән гыштагы төркиләр белән багланышларын тәмам өзеп бетерү, Й. Акчура һәм 3 Гүкалыплар башлаган гомум төрки мәнфәгатьләрне кайгырту эшчәнлеген сүндереп бетерә язган иде. Бу афәтле барышка СССРның таркалуы чик куйды — көл астында! ы утлы күмер кебек көйрәп яткан төреклек хисләре Төркиядә дә ялкынланып дөрли башлады. «Кардәш әдәбиятлар» (Измир) журналын оештыручыларның берсе булган Явыз Акпынар җәмәгатьчелеккә «Без. дөньяның кайсы тарафында яшәсәк тә, төрек кавемнәре белән турыдантуры бәйләнеш корып, аларпы танып- белү һәм үзебезне аларга таныту юлын өстен күрик. Үзара барышып-килешеп, алыш-биреш ясап яшик! (3—3) — дип мөрәҗәгать итте. Димәк, багланышларыбызпы яңа югарылыкка күтәрер заман җитте. Тәрҗемәләр — уртак хәзинә лдарак белдерелгәнчә, борыш ы язма әдәбият татарлар һәм төрекләр тарафыннан озак дәвер асыл нөсхәсендә укыла килә Кече Азиядә иҗат ителгән әсәрләр Идел-Урал буйларында күп мәртәбәләр күчереп языла. Мисалга. Хаҗи Хәлфәнең (XVII йөз) 2 томлы библиографик сүзлеге «Кәшфел зөнүн»не Г. Тукайның бабасы Зиннәтулла Әмиров күбәйтә Идел-Урал буе әсәрләре Анадулыда ансат төшенеп укына Ул заманнарда татар-төрек әдәби телләре үзара хәзергедәй ераклашмаган була, һәм ике халыкның укымышлы катламнары гарәпфарсы телләрен дә әйбәт үзләштергәнлектән һәм киң кулланганлыктан. әдәби мирасның җиңел аклануына һәм үз ителүенә өстәмә уңайлык тудыра. Мәдәни кыйммәтләрне тәрҗемәсез уку татар-торек телләрендә басма китап кулланышка кергәч тә дәвам итә—горек әсәрләре ИделУрал буенда (34—284, 35—136). татарча әсәрләр Анадулыда (34—293) сатыла, мәдрәсәләрдә, җәмгыяте хәйрия китапханәләрендә туплана һәм белем-тәрбия алу эшендә файдаланыла. Аерым кешеләрнең шәхси җыинамаларында да торек-татар телләрендәге әдәбиятны күп очратырга мөмкин була (3+—284). Аерым төрек әсәрләрен асыл рәвешендә Идел-Урал буенда кабат бастырып чыгару хакында алдарак искәртелгән иде инде Мисалга, «Пиргүли васыяте» китабын Руми Синан Сәлих 1940 елда төрек телендә шигырь белән сөйләп бирә һәм ул 1840 елда Казанда басылып чыга. Идел буенда дини әхлак өйрәтү дәреслеге итеп файдаланыла (55- 44). Мөхәммәт Чокырзадәнен «Алты бармак» китабы (автор кушаматы әсәр исеменә әйләнгән) Мөхәммәт пәйгамбәр һәм аның тирәсендәге кешеләр турында дини риваятьләрдән тора Шуның фарсычадан төрекчәгә тәрҗемәсе халкыбыз арасында киң тарала, моңа аның 1865 елда һәм аннан соң күп мәртәбәләр Казанда басылып чыгуы да ярдәм итә (24—473) Казвинннең (1203—1283) «Гаҗәбел-мәхлүкат» кигабы гарәпчәдән XV йөз төрек язучысы Әхмәт Бижан Язычы углы тәрҗемәсендә. «Мәлхәмә» китабы — Язычы Сәлахетдин тәрҗемәсендә (1408) Идел буена килә, соңрак монда татар- чалаштырыла (55—41. 42) XVI йөз төрек әдәбияты истәлеге «Миръател-әхлак» Идел-Урал буенда әүвәл кулъязма хәлендә тарала. 1870 елда исә нәшер кылына (55—43). Әхмәдинең (XV111 йөз) 400 битле дини-дидактик шигъри әсәре «Әхмәдия» дә шундый ук язмышка юлыга (55—44) Әмма әдәбиятны халыкка якынайту теләге аны күпчелеккә аңлаешлы гади телдә, гарәпфарсы һәм хәтта госманлы шивәсенең үзенә генә хас алынма сүзләреннән арындырылган саф татар телендә язу һәм бастыруны таләп итә. Әнә шулай госманлы әдәбияты үрнәкләрен, кайчандыр төрекчә укылган гарәп-фарсы. француз әдәбияты хәзинәләрен дә татарчага тәрҗемә итү ихтыяҗын китереп чыгара. Төрек шагыйре Ибраһим Хаккыйның (1703 1783) «Мәгьрифәтнамә» әсәрен Р Әмирхан татарчалаштыра һәм 1845 елда нәшер итә (55—551) Төрек теленнән А «Марзбаннамэ» китабын M Махмудов 1864 елда (55 33). Кабуснамә»не К Насыйри 1882 елда (58—63). «Тутыйнамә»не Г Фәезханов 1887 елда (55—558). «Хатыннар вазыйфасы»» Ф Карими 1889 елда нашер иттерә Каюм Насыйри «Ләтаифе Хуҗа Насрегдин»не. «Кырык вәзир хикәятләре»» дә башта төрекчә, аннары тәрҗемә итеп бастырып чыгара һәм халык арасында тарата (55—45). Югарыда саналган әсәрләр татар укучысының белемгә, сәнгатькә сусавын күпмедер дәрәҗәдә канәгатьләндерә һәм аны яна хәзинәләр бәдән очрашуга әзерли Идел-Урал буенда милли вакытлы матбутат барлыкка килү, татар нәширләренең мөмкинлекләре арту туган телебездә төрекнең мәшһүр язучылары һәм галимнәре, алар иҗаг иткән әсәрләр белән киңрәк танышырга юллар ача «Шура» журналында «Мәшһүр адәмнәр вә олуг Хадисәләр» башы астында Фөзү ли. Кәтиб Чәләби. Нә.микь Кәмал турында очерклар басыла (12 88) В Гордлевскнйнен «Яңа госманлы әдәбияты» лекциясе Гариф Карими язмасында шунда ук донья күрә (1911, № 2) Хөсәен Рәхминен «Мөрәббия» (1897) романы «Ан» (1913. № 3 20) журналында Г Авыргазый тәрҗемәсендә укучыларга тәкъдим ителә Риза Фәхретдин «Нәсыйхәт» (Казан, 1904) китабы турында «Заманыбызның мәшһүр әДибс Әхмәт Мидхәт әфәнденең бәгьзе әсәрләреннән тәрҗемә вә берникадәр үземнән өстәлде», ди (5 б) Хөрмәтле галимебез «Мәшһүр ирләр» сериясендә «Әхмәт Мидхәт» (Оренбург. 1916) китабын да бастырып чыгара (34 154). Үз нәүбәтендә Ә Мидхәтнең «Тәрбияле бала» (55—511). «Хикәяләр» (34 37) китаплары да туган телебездә дөнья күрә Тагар укучысына тәкъдим ителгән әсәрләр арасында Фөзүлинең «Диван»ы. Гариф бәйнең «Мен дә бер риваяте» (34 182). Нәҗипбәкнен «Таулар янында яхуг таулар белән бер мәдәнинең назарасы» (.34 111). Зыя Халитның «Кабердән тавышларны (34 166). Касыйм бәй Әминнең «Әл-Миръат әл-Җәдит яхуд яна хатын»ы (34 95). М Кәзим (34— 166). Җәүдәт (34 25) әсәрләре. «Өч хикәя» (34— 175) җыентыклары бар Тагар нәширләре кат-кат баскан Сәетбаттал. Ө.мми Камал. Чәләби. Устуани җыентыклары. Күруглы. Заркум. Сары Салтык Газый кыйссалары бездә асыл нөсхәсендә укыла (35). Матбагачыларыбыз Истанбул күренешләре төшерелгән шәмаилләр басып таратуга да күңел куя (35 78). Төрек дөньясы белән татар укучысын таныштыру эше. кызганыч ки. революциядән соң тәмам сүлпәнәя Аерым китап булып басылган әсәрләрдән без бары Назыйм Хикмәтнең «Шигырьләр»ен (1952) һәм «Сайланма .>сәрләр»еи (1955). Сабахетдин Галинең «Хикәяләрмен (1955). Рәшат Нури Гонтәкиннен «Чалы кошы» (1970) романын һәм Газиз Нәсишгең «Эт койрыклары»» (1992) гына саный алабыз Авторларны сайлап алуда идеологик иләк төп урынны тотуы бик ачык сизелә: Рәшат Нуридән калганнары һәммәсе коммунист' Вакытлы матбугатыбызда Юныс Әмрә. Үрхан Вәли, Җәүдәт Малик Аңдай. Зыя Госман. Фәрхәг Сылажи. Яхья Акъәнгин. Фәхри Әрдинеч һәм башка язучыларның хикәя-шит ырьләре. берән-сәрән фольклор әсәрләре дөнья күргәләде Соңгы вакыт га төрек әдәбияты үрнәкләрен «Катай утлары» журналы. «Заман» гәзите танытырга кереште Әмма дөнья күләмендә мәхәббәт казанган әдәбиятны күзаллау өчен болар гына бик аз. әлбәттә. Татар автономиясенең мөмкинлекләре. аннан да бигрәк, идеологик тыюларның безне шундый хәлгә куюы төрек кардәшләребезгә, мөгаен, мәт ьлүмдер Ләкин Торкиядә тагар әдәбиятының ифрат аз гәржемә ителүе безнен өчен искитмәле сер Елына уртача 6000 исемдә китап чыгарган илнең татар язучы тарын аерым басма рәвешендә нәшер кылмавын аңлавы бик кыен Дөрес. кайбер журналларда, бигрәк тә «Кардәш әдәбиятлармда (Измир) Г Тукай. Дәрдсмәнд. Гәрәй Рәхим. Равил Файзуллин шигырьләре гәржемә ителеп чыккала ты. «Сак- сок» бәетебез басылды. Кадыйр Дәүләт. Наилә Бинарк. Мәхмүт Таһир һ б Мөһаҗирләребез әдәбиятыбызга кагылган мәкаләләр нәшер ит герле, әмма моны тулы канлы рухи кыйммәтләр алмашуга санап булмый әлеге басмаларның тиражы бикбик кечкенә! Хакыйкать өчен әйтик Торкиядә мөһажир татарларның яшәве аркасында, аларнын хезмәт тәре еш-еш дөнья күрде һәм әле до нәшер ите лә килә бу чакта алдарак мәт г. гүмаг бирелде Әмма ул хезмәтләрнең барчасын тәрҗемә дип санап булмый димәк, i.tiap-төрек багланышларына мисал игеп китерү дә урынсызрак Әйтик Әсфәндияр Чынбай оч шитыръ җыентыгын чыт ара өчесен дә туган тезендә бастырма ирешә Күп кенә мөһажир тәребез, нигездә, гурылан-туры төрекчә я та lap Ара та татарга бәйләнеше зур булган Габделбари Бат тал Таймасның «Казан төрек тәре» тарихи хезмәте игътибарга лаек Оч басмасы дөнья күргән (1925. 1966 (’’). 1988) бу әсәр Финляндиядә татарча язылса да. Торкиядә ангор тарафыннан төрекчәгә күчерелә. Мөһажирәттә дә туган теленә тугрылык саклаган Гаяз Исхакый бар — ул монда да күпчелек очракта татарча яза. Әмма ул да «Татар кызы» романын. «Хәят юлында» драмасын һәм «Тәүбәче хатын» хикәясен төрекчә ижат итә (29—667). туларның беренчесе басылмаган, икенчесе 1946 елда Истанбулда дөнья күрә, әлеге хикәясе «Казан» журналында 1974 елда нәшер ителә. Исхакый үзе төзегән библиографиядә төрекчәгә тәржемә ителгән әсәрләре исемлегенә «Зөләйха» драмасын. «Өйгә таба» романын һәм «Шималь төрек әдәбиятына бер нәзар» мәкаләсен дә кертә. «Зөләйха»сы — 1926 елда «Төрек йорты» журналында, «Өйгә таба»сы 1941 елда Истанбулда аерым китеп рәвешендә басыла (29—668). «Кардәш әдәбиятлар» журналында мөһаҗир Минһаҗның шигырьләре (№ 20) . Мәгъсүм Насыйбуллинның «Татар-казакъ әдәби бәйләнешләре» мәкаләсе (№ 21) . дөнья күрүен, ниһаять. Истанбулда Р Мөхәммәдиевнен «Сират күпере» романы нәшер ителүен (1993) дә хәбәр итсәк, үзара тәржемә өлкәсендәге казанышларыбыз саналып бетәчәк. Телләребез кардәш, якын булса да. гади татар белән төреккә хәзер берберсең тылмачсыз аңлау кыен, чөнки язуда куллана торган хәрефләребез төрле. бер-беребез1 ә ят сүзләребез шактый Шуңа күрә әдәбиятларыбызны, үзара тәржемә итешмичә, күпчелек укучыларыбызга таныту мөмкин түгел. Бер-беребезне яхшы төшенү, үзара якынаю исә безгә сулый торган һавадай кирәк Әдәби җәүһәрләребез уртак байлыкка әйләнсә генә, бу юлда безне уңышлар көтәчәк. Шөкер, моны аңлаучылар хәзер Төркиядә дә арта бара. «Бер-беребезне якыннан ганып белүебез четерекле мәсьәләләребезне үзара бергәләп чишү, киләчәгебезне бергәләп кайгыр гу өчен кирәк.— ди «Кардәш әдәбиятлар» журналы мөхәррире Явыз Акпынар.—Тугандаш әдәбиятларны сөю, димәк ки, бер-беребезне уку. үзара телләребезне өйрәнү һәм өйрәтү шуңа хезмәт итә һәм файда китерә. Онытмыйк: төркиләрнең төркидән башка дусты юк» (3—3). Телләр якын, теләкләр бер амал Вәлиди татарда XX йөз башынача милләт төшенчәсенең ачык булмавын, аның үз символлары буталчыклыгын белдереп, моңа мисал рәвешендә татар аңында Истанбуллар. фәсле төрекләр. Сәетбаттал Газыйлар, Госман пашалар вә тагын шуның кебиләрнең үз кабул ителүен әйтә. «Ул үзе кыяфәте, йөреш-торышы. тарихы илә фәсле төрекләрдән бөтенләй аерым торган бер татар булса, да. аңа әһәмият бирми» (9),— ди. Шуның нәтижәсе буларак, XIX йөз ахыры — XX йөз башы татар әдәбиятында госманлы теле тәэсире бик ачык сизелә. Моны беренче татар романы «Хисаметдин менла» да (М. Акъегет), Риза Фәхретдиннең «Сәлимә», «Әсма» әсәрләрендә, Заһир Бигиев романнарында. Гаяз Исхакыйнын «Тәгаллемдә сәгадәт» хикәясендә. Фатыйх Кәрими хикәяләре һәм мәкаләләрендә абайлау һич тә кыен түгел (50). Г. Камалнын «Бәхетсез егет» драмасына сүз башы (1907) шулай ук ярым төрекчә язылган (31—398). Идел буе вакытлы матбугатында да әүвәлге дәвердә төрекчә сүз, гыйбарәләр бик күп катнаштырыла (II—79). Шул дәвердә «без төрекме, татармы?» дигән бәхәс куба, матбугатта төрле төрки шивәләрнең өстенлеген яклап, тел ярышы уздырыла. «Бәгъзеләр бөтен төрек кавеме өчен уртак булган әдәби тел кирәк, без — төрекмез, бетсен бу татарлык, ташлыйк аның бу ярамас урам телен,—диләр Икенче тараф. — Сез Истанбулдан сарыф төрки укып кайткансыз да әллә кем булгансыз, безне төрек ясамакчы,— диеп, тупас рәвештә жавап кайтара» (9). 1906 елда Өченче Бөтенрусия мөселманнары съездында Исмәгыйль Гаспралы мәктәпнең соңгы сыйныфларында гомум төрек телен укытырга карар чыгартуга ирешә (11—79). Татар җәмгыяте әдәби тел мәсьәләсендә XX йөз башында әнә шулай берничә агымга тармаклана. Шактый озын гомер кичергән «Идел буе төркисе» хәзер инде байтак фикер ияләрен канәгатьләндерми Татар әдәби теленең киң гаммәгә аңлаешлы дәрәҗәдә гади булырга тиешлеген төшенгән Гаяз Исхакый үзенең иҗатында тора-бара гарәп, фарсы, госманлы алынмаларыннан шактый дәрәҗәдә арына Матбугатта һәм халык алдында чыгыш ясаганда ул: әдәби әсәр күпчелеккә аңлаешлы гади телдә язылып, искергән тормыш рәвешләренә каршы көрәштә гаммәгә хезмәт итәргә тиеш, демократизм нәкъ менә шуны сорый, дигән фикер уздыра (45—175). Берәүләр «урам теленең» татар әдәби теле дәрәҗәсенә күтәреләчәгенә ышанмый, икенчеләр әллә ничә «кабилә теленең» аерым Җ әдәби телләргә әверелүе төрки халыклар бердәмлеген какшатачак, дип пошына Госманлы әдәбияты, анын да сарай телендә, гарәп, фарсы алынмалары мул аралашкан югары стилендә, иҗат ителгәне белән даими сугарылып торган мәдрәсә шәкертләре һәм кайбер зыялылар юрки халыкларның якты киләчәген бары тик уртак әдәби телгә күчү белән генә бәйли. Чөнки мәдрәсәләрдә Төрки- Я1ә. мөселман илләренә мәхәббәт тәрбияләнә, хәтта барлык мөселманнарны бер халык итеп таныту да тарала (34 224. 225). 1892 елда Чисгай мәдрәсәсендә Казан губернаторы ярдәмчесе шәкертләрдән «Патшагыз кем’» дип сорый Шәкертләр беравыздан: «Солтан Габделхәмит!» — дип жавап бирә (40 298)' Әмма тормышнын табигый агышы бәхәсне милләтнең күпчелегенә жннел аңлаешлы халыкчан әдәби татар геле файдасына хәл игә Шул телдә ягылган әсәрләр, матбугат торган саен күбрәк тарала, шунын аркасында алар үзләрен үзләре асрар хәлгә килә, адәбиятыбыз тулы канлы тормыш белән яшәү мөмкинлегенә ирешә Гаяз Исхакый г оема ил а шу шаукымыннан шушы дәвердә тәмам арынып «Татарларда уку-язу дәрәжәсс бүтән халыклардан югары иде» (40- 297). дип белдерә һәм аерым бер горурлык белән 1893 е гда Казандагы бер женазада 7000 ләп шәкерт катнашуын хәбәр итә (40 298) 1897. 1911 елгы жан исәбе алу рәсми мәгълүматларына (8 442) таянып исәпләсәк, бу вакытта Казанда 20 мен чамасы • гагар яшәгән, димәк, аларнын ким дигәндә чиреге шәкерт булган! Татар китаплары цензоры М Н Пинегин дә 1911 елда татарларның 80 проценты укыйяза белүен раслый (34 224). Төрекләрнең шундыйрак күрсәткечкә ирешүе өчен әле тагын сиксән ел вакыг кирәк була. Татарлар бу дәвердә кардәш халыкларга да ярдәмгә килә Урга Азия һәм Казагыстанда. Себерлә һәм Кавказда жәдиг мәктәпләрен ача. матбугатын тарата. Казан басмалары Истанбулда да сатыла башлый (34 119). Шундый халык үз әдәби телен гамәлгә куюдан чигенсенме’! Гаяз Исхакый инде үз иманын демократизм, көрәш, мәсләккә хезмәт төшенчәләрен Госманлы империясе пайтәхетенә барып та аңлатып йөри Демократизм дигәне инде әдәби телнең кин гаммәгә (массага) аңлаешлы булуын шарт игеп куя (40 175)’ Тукай. Дәрдемәнд. Ф Әмирхан һәм башка я тучыларыбыз саф татар телендә язуга күчә. «Без бервакыт госманлы әдәбиятына шәкерт идек Ул вакыт бездә госманлы тәэсире бар иде. ди Г Ибраһимов Гомуми әдәби тел хыялы үзенең табигый әжәлснә иреште Анын урынына госманлы, әзербайжан. чыгтай, татар шивәләре мәйдан алды» (26 231). Җамал Вәлиди горки кавемнәрнең горле тарафларга таратып, бер-бсрсен нән сәяси вә табигый чикләр белән аерылган, гел вә тормышта байтак кына ераклашкан булуын әйтеп, аларнын бөтенләй берләшеп, бер милләт булып китүе мөмкин түгел, шу raft ук кан кардәшлеге, дин берлеге, тел охшашлыгы илә бер-берсенә багланган бу боек кавемнең бөтенләй таркалып, бер-бсрсен онытып китү ихтималлары да юк (9). ди. Җ Вәлиди горки кавемнәр бердәмлеген анатизлап. аек фикер йөртә, аның карашлары дөреслеген тиуннан соң у зган 80 еллык гарих үзе раслап тора Озын һәм караш ы тәнәфестән соң татар-төрек мәдәни баг танышларында да туксанынчы елларда яңа дәвер канат жәйде Бәйләнешләребез өзелеп юрган арада гагар, казакъ, үзбәк, кыргыз, гәрекмән, гзәрбайжан һәм бүтән милли юрки әдәби телләр юмам тәртипкә салынды ныгыды, баеды, шул халыкларның күз карасыдай кадерле, һәр кешесенә аңлаешлы камил аралашу чарасына әверелде Төрекчәне һәм уйгырчаны искә алмаганда, аларнын һәммәсендә уртак үзгәреш тә бу. 1,11.1 алар гарәп, фарсы алынмаларын күпкә киметеп, урыс һәм Аурупа халык игры гел гареннән байтак яна атамалар кертте Ь\ гәверлә төрек әдәби теле тагып та кискенрәк үзгәрде ул гарәп-фарсы алынмаларыннан бүтән төрки телләргә караганда да күбрәк арынды, сүзлек хәзинәсендә чын юрки катламны калынайгу. борынгы тамырларны эзләп габу. шу гарны актив әй ләнешкә кертү, яна атамаларны гнулар нигезендә барлыкка китерү. Аурупа алынмаларын юрки тел табигатенә буйсындырып куллану шарт.ларында үсте Чынлыкта ул Госманлы чәлифәгеиен купшы, корама сарай әдәби теленнән бөтенләй аерылган яңа төрек теленә дөньяви рухта аякка калыккан Төркня Җөмһүрияте әдәби теленә әйләнде, бүгенге фәнтехннка үсешенә жавап бирерлек агама гарга га жнюртек күләмдә ия. »чке ю тезеше җыйнак, сыгылмалы, күп кенә галантлы осга тар язучылар, галимнәр тарафыннан никәртелгән бер жәүһәргә әверелче Әмма 70 елдан сон кабат очрашкач, без. Төркня тышындагы юр- киләр. гәсман гы горек гсленсн хәзер элеккегә. - гасыр оашындагыга караган да. анлаешсызракка әйләнүен күреп ган калдык Гажәп түгел үсеш ике якта төрле юнәлештә барды — төрекләр баба телгә елдан-ел якынайса, совет хакимияте СССР да мона юл куймаска тырышты, уртак «совет теле» ясауга, ягъни төрки телләрне урыслаштырырга омтылды. Төрки бердәмлекне ныгыгу бүген безнең алда яңадан уртак аралашу чарасын булдыру мәсьәләсен калкып ы Бу бурыч уртак алфавит хаҗәтлеген дә кон тәртибенә куйды һәм ул инде уңай хәл ителә дә башлады. Шул ук вакытта, барлык төркиләр мәнфәгатен тигез кайгырту белән бергә. Төркиядә үзеннән тышта яшәүче төркиләрне аерым милләт санамау, аларны төрекләштерергә омгылу хәрәкәте дә сизелә (75. 51). Бу. минемчә, катлаулы мәсьәләләрне үтә гадиләштереп карау, чынбарлыкны тиешенчә искә алмау, үзгәрешләрне ашыктыру. «бөек төрекчелек» белән мавыгу Шул ук вакытта төркиләрнең моңа алмаш (альтернатива) итәрлек бүтән әйбәтрәк чарасы да юк: үзара очрашканда без соң кайчанга кадәр инглизчә, гарәпчә яки бүтән бер ят телдә аңлашырга тиеш? Димәк, иң күп санлы кардәшләребез сөйләшкән телне — төрекчәне тизрәк өйрәнүебез. аны бигрәк тә укымышлыларыбызның камил үзләштерүе хажәт. Төркиядә бүтән төрки телләрне өйрәнү, бүтән төрки әдәбиятларны, сәнгатьләрне төрек халкына таныту әле яралгы хәлендә генә Бу эшне бик нык киңәйтү төркиләрнең бер-берсенә мәхәббәтен, ихтирамын көчәйтү, аларны үзара якынайту өчен кирәк. Шөкер, хәзер Төркиядә бу мәсьәләләрне дөрес аңлаучылар ишле һәм аларның саны елдан-ел арта бара. Җамал Вәлиди 1914 елда төрекләр хакында. «Без бу халык илә якын аралашып көн күрмибез, шивәләребезнең аермасы байтак мөһим, арабыз ерак, мөнәсәбәтләрне якынлаштыру өчен һичбер табигый вә оста (чаралар)юк. әмма бу милләтләрнең гали катлавы арасында әдәби вә мәдәни мөнәсәбәт киткән саен куәтләнә, телнең, канның, диннең берлеге, якынлыгы бу милләтләрне бер кавем сурәтендә бергә бәйләнеп тота Безнең татарлыгыбыз арткан саен төреклегебез, төреклегебез арткан саен татарлыгыбыз арта» (9). дигән иде. Бу сүзләр 80 ел узгач та искермәгән. Казан белән Истанбул арасы самолетта өч сәгатькә калган көннәрдә. Төркия белән Татарстан ике якка да файдалы сәүдәне — товарлар, мәдәни кыйммәтләр алмашуны көннән-көн үстерә, киңәйтә барганда аеруча тормышчаң яңгырый. Бәйләнешләребезнең тамырлары, алда сурәтләнгәнчә, бик тирәндә ята. дуслык, хезмәттәшлек тарихыбыз г ажәп бай. аны тагын да алга җибәрүнең әле ачылмаган мөмкинлекләре хәйран зур. Киләчәктә элемтәләребез көчәйгән саен аның татар белән төреккә тиячәк игелеге дә артачак. Бу шифалы багланышларның кадерен белү, аны даими кайгыртып тору милли үсешебезнең беренче шартларыннан булырга тиеш. Ага-бабаларыбыз гасырлар буе шуңа омтылган, бу бурыч безгә дә иң изге васыять рәвешендә тапшырылуын Үрхан-Енисәй (урысча — «орхон-снисей») ташъязмаларыннан беләбез, аңа тугрылыклы калуның гына безгә сәламәт, якты киләчәк тәэмин итәчәген бөтен яшәгән тормышыбыз раслап тора. Төркиләр бердәмлеге башка милләтләр иминлегенә янамый, ул —гомуми халыкара татулыкның состав өлеше. Шунлыктан без як- якка каранмыйча, кемнәрнеңдер хуплавын көтеп тормыйча, гирән өмет һәм ышаныч, ялкынлы гайрәт белән «Яшәсен татар-төрек кардәшлеге һәм дуслыгы!»— дип хезмәт гәшлек мәйданына атылырга тиеш. БИБЛИОГРАФИЯ 1 Анда А. Садрый Максудн Ареал. Анкара. 1991. Төрекчә. 2 Айзетнитсйн Н. А. Из историк турецкого реализма М 1968. Урыс телендә 3 Акнынар Я. Горек дөньясында шберлсгснә дотру Карлаш әдәбиятлар» (Измнр) ж . № 20 (1991). Төрек телендә. 4 Акыш Г. Идсл-Уралда хөррият можадәләсе Истанбул. 1985 Төрек телендә 5 Алькаева Л. О. Сюжеты и герои в турецком романс М . 1966 Урыс телендә. 6 Арыслаибәк С. Әсфәндияр Чынбан «Шәһри Казан» 3X1992 * Бакыржыут .ты П. 3. Башлашыжындан гонемезә гөрек романы Истанбул. 1986 Төрек гелендә. 8 Бартольд В. В. Сочинения 9 томда 3 том М.. 1965 Урыс телендә 9 Вә тили Ж. Милләт вә миллият Оренбург. 1914 10 Вәлиди Ж. Татар әдәбиятының барышы Оренбург. 1912, 11 Вәли той Ж Очерк истории образованности и литературы татар М -Л 1923 Урыс телендә 12 Гайнуллин М. Татарская литература и публицистика начала XX века Казан. 1966 Урыс телендә. 13 Ганнуллин М. Татарская литература XIX река Казан, 1975 Урыс телендә 14 Гайнуллин XI. Татар әдипләре Казан. 1978 15 Галиэсгар Камал турында истәлекләр Казан. 1979 16 Гарбузова В. С. Потты Турции XIX века Издательство Ленинградского университета. 1970 Урыс телендә 17 Гасрын. II. Пробуждение русских татар и их литература «Современник» (С анкт-Петербург) ж 1911. № 4 Шул ук. «Мирас». 1993. № 5 Урыс телендә [в Даутов p . Нуруллина Н ( чист Татарстаны язучылары Калан. 1986 19 Дәүләт Н. Исмәгыйль бон Гасттралы ,\нтыра. 198к Төрек теленде тсленд ° Н. Русин төрекләренең милли мөжадәлэ тарихы (1905 1917) Анкара. 1985 Терек 21 Желтяков А. Д. Печать в общественно-политической н культурной жизни Турции М . 1972. Урыс телен.и " ' 22 Ибраһим Г XX гасырнын башларында Ислам дөньясы һ.зм Японияда исламият 2 томда 1 ТОМ Исг.п. 1987 Төрекчә 23 Ибраһимын I Фатыйх К.тримнгә «Совет әдәбияты» (Казан) ж . 1963.№ I 24 Ибраһимен I tkap3.»p 8 том.та 2 том Казан 1975 25 Иераһимов I . Әсәрләр 4 том Казан. 1976 26 Ибраһимен I Әсәрләр 5 том Казан 1978 27 Ибраһимен I . Әсәрләр. 8 том Казан. 1987 28 Исхякый Гата. Әдәбият тозлары Ка тан. 1920 2ч Исхякый 1 аяз. Зиндан Казан. 1991 30 Катан торскчисен та атасузлорс вә даемләр (Г Батгал Таймас төзи) Анкара. 1988 Төрек телендә 31 Камал I. Әсәрләр. 3 томда I том Казан. 1978 32 Камя т 1 . Әсәрләр. 3 том Казан. 1982 33 Каран I. Гаир тарный той чыгышы Истанбул. 1962 34 Каричу.мии \. Татарская книга начала XX века Казан 1974 Урыс телендә. 35 Кариму.ыин А. Татарская кннт а пореформенной России Казан. 1983 Урыс телендә 36 Курят Әкыәс Нигъмәт. Казан терекләрендә «мадонн уяныш- дәвере Анкара 1969 Терек телендә 37 Килдебәк Һ. Горкни Катан. 1929 38 Карими Ф. Ист.шоу т мәктүпләре Оренбург. 1913 39 Кәриме.тлии Ә. Китан дөньясына соях.ч Казан 1979 40 Кораму.тлии О. СССР һәм чит и т халык тары әдәбияты. фольклоры һәм сәнгате Казан. 1963 41 Краткая литературная тнциклопс.шя 9 томда 7 том М 1972 Урыс телендә 42 Курдякул Ш. Ч тт даш горек әдәбияты. 2 томда I том Истанбул. 1986 Төрек телендә 43 Кимилев X. У истоков современной турецкой литературы М 1967 Урыс телендә 44 Митиютулов X. Сәйф Саран Казан университеты нәшрияте. 1976 45 Мохәммәтт аяз Исхакый. Анкара 1979 Терек, ннт лит алман. француз телләрендә 46 Пунскович Ф. Ф Төрекләр Оренбург. 1907 47 Расих А. Ишан оныт ы -Казан утлары- ж 1990. № 2 48 Рәхмн X. Морлббия «Ан- (Казан) * 1913. №■ 3 - 20. 49 Сергеи С. 7 әүфикь фикрәт София 1957-Топскчә 50 ( әт ьти Г. Татар әдәбияты тарихы Казан. 1926 , 51 Сәлим Ә. AA.IIII.III манзара тар 'Заман» (Истанбул) г 10X1992 Торск телендә ’ 52 Таймас Г. Б. Казанлы горек мәшһүрләреннән ике Максу лиләр. Садрый Ареал. Әхмәт Һади Истанбул. 1959 Төрекчә 53 Таймас Г. Б. Казан горек тәре Анкара, 1988 Торекчә 54. Татар әдәбияты тарихы 6 томда I том Казан. 1984. 55 Татар әдәбияты тарихы 2 том Казан 1985 56 Татар әдәбияты зарихы 3 >ом Казан. 1986 57 Гатарспш АССР тарихы Казан, 1970 58 Таһиржанпв I. Тарихтан , (әбиятка Казан. 1979 59 Тимер Ә. Йосыф Акчура Анкара 1987 Зорек тетештә 60 I ммерт иш Ф К. Гарнх зченлә төрек әдәбияты Истанбул. 1990 Төрек телендә 61 Тукай! Эсерлар 5 томда 1 том Казан. 198' 62 Тукай! rk.tpi.ip 2 том Катан. 1985 63 Тукан I . Әсәр тәр. 3 том Казан. 1985 64 Гукай I Әс.. Кнша нутешлтпия 2 чыт ары иш М 1979 5 рыс тс тсн.ы 73 Әи ит I I I' -1ЧШ1Н1 Ибраһим -Иш I .К...ОИ» 1991 V I 74 Әй (и I Порт i-iHc м'мыш ыр К.ыи . ыры- • 199? V II 75 Әили I- Горек \.стык ырынын зшберитсте вә йорт нры дышындакы тгник группалар «Пени форум-I Анк.тр , А V I (1991) V 12) Зорек i.ico, Шу т ук • Шоһри Каин- г . 22 X 1991 76 tin от I •» it'll Mlipa< K.iitii st т.тры ж. 199? VS 77 Әмирхан Ф tk.tpiop 4 том.ы I ioM Катан. 1984 78 Әмирхан Ф tk.tpiop ? ЮМ Каин 1985 79 Әмирхан Ф tk-piup Зим Катан. 1989 80 Әмирхан Ф p i ip 4 том Катай 1986

Реклама