«ХӘТЕР ЯКТЫСЫ» ДӘФТӘРЕННӘН

Кызыл яфраклар

15-октябрь — Хәтер коне

Октябрьдә нигә кызыл яфраклы, дисең, агачларны?! — Белмәсәң, бел: аларда бит — көрәшчеләр каны! һәр көз саен искә ала Табигать Үзенең батырларын— Кешеләрнең зур хәрефтән языла торган Асыл-матурларын! Шәҗәрә вә дәрәҗә Татарстан җөмһүриятенең Аксакаллар шурасы рәисе Рәфигулла Нәсибулла углы Хәмидуллинга Шәҗәрәсен белгән кеше Була ул дәрәҗәле! Сез бит шундый олуг шәхес: Хөр күңелләр әләме Булып калыктыгыз һәрчак Башлар иелгәндә дә. Билләр бөгелгәндә дә. Телләр өзелгәндә дә... «Тарихыңны онытма!» дип. Гамьсез күңелләргә дә Җан өрдегез, уяттыгыз Халыкны йокысыннан.  Казанда чиш. Әхмәтсафа (Шәҗәрәсен барламагач. Дәрәҗәсен аңламагач. Күпләрнең сырты сынган...) У яттыгыз, кузгаттыгыз — Рәхмәт Сезгә ихластан! Сезнең күңел безнең күңел: Мәңгелеккә тоташкан! Барлыйбыз шәҗәрәне Халкыбыз дәрәҗәле!! АВЫЛЫМ Тукае Заманында Казанда бертуган Кәримевлар типографиясендә эшләп Габдулла Тукай белән якыннан аралашкан авылдашы м Борһан ага Сәлаховка багыш. 1ый м. Күз алдында тора сын-сурәте: Йөрде һәрчак киез итектән. Кышкы суык, җәйге челләдә дә Ташламады тәмам үз иткән! Тальянкае һәрчак кулларында. Картлыкка ул сәлам бирмәде Әйтә иде яшен сораганга: - Унҗидедә, диеп, йөрәгем! Мут елмаеп. Чапайныкы кебек. Мыек чылгыйларын бөтереп. Такмак әйтер иде ул. туктатып, «Кыек» эшең искә төшереп Кирәк чакта «төрт терә» дә белде. Кирәк чакта белде назлый да! Үткен-шаян такмаклары белән Бәг ыренә синең кадый да. Тагын сузып җибәрә ул шунда Тальянкаен күрек чыдасын! Уйнап Iуймый «Горур гүзәлләрең Яулык чиген тешләп еласын! » Елата да. җырлата да белде. Күңеле тулы иде изгелек Ә моңнары авыл күкләренә Мирас булып каллы гүтелеп Борһан агай каеннары шаулый. Ярсып шаулый ел тар аркылы. Ир язмышы, ил язмышы гүя Йөрәкләргә күчә саркы тып! . Ачылмаган дөнья Матурлыкның әллә соң Син һәйкәлеме. Назлы гөлме Бәхет бакчасында үскән?! Бу дөньяның бар аклыгы, бар сафлыгы Әйтерсең лә Синең күңелеңә күчкән! Гүя Сине күрер өчен килә язлар — Мәҗнүннәрне гашыйк итәр Ләйләме Син?! Синең өчен ата кебек алсу таңнар— Туган җирнең көтеп алган бәйрәме Син! Минем өчен ачылмаган бер дөнья Син — һәр көн саен зур ачышлар ясый барам: Ачам Синдә ТУГРЫЛЫК материгын. Гаҗәп чиксез СӨЮ океанын табам! Гел елмаеп озат мине... Басып торам юллар чатында Тагын мине юллар чакыра... Өзгәләнә, беләм. үзәген. Мөлдерәмә тулы күзләрең... Җанҗиләгем. зинһар, борчылма. Сабыр була белче, түз, чыда!.. Гел елмаеп озат син мине — Иң зур Бәхет шул бит Юлчыга!.. Алты хәреф Ничәнче кат инде хәтеремдә Син калдырган язу яңара: «Киттем...» Алты хәреф, алты ядрәсыман. Йөрәгемә килеп кадала: «Киттем...» Ярты биттә ярты бәхетемне Алып киткән алты хәреф бар: «Киттем...» Барлык агу, ядрәләрдән көчле Алты билге - хәтәр хәвеф бар: «Киттем ..» Алгы хәреф... Күп тә түгел үзе. Ә эчендә күпме мәгънә, сер. «Киттем...» Алты хәреф ачынып елый сыман Тугры куллар бозгач вәгъдәсен: «Киттем...» Көтәм әле... (Кыз җыры Тормыш — серле... Тормыш серле. Ярый әле серле: Шаглык-кайгыларын алдан ук Әйтми безгә.. Шуңа кеше яши. Хыялланып яши. Алданып Сица... Һәр сулышым, көнем Кояштандыр. Бар байлыгым Наз һәм Якгы Җыр! Янәшәмнән әгәр барыр булсаң Дөньяларың Синең яктырыр! Вакытсыз яңгыр Чиләкләп коя яңгыр. Ә кырда урак өсте!.. «Кирәк чакта булмадың!» дип. Йодрык яный Игенче. «Җиргә түгел. йөрәккә Тама ич һәрбер тамчың. Игенкәйдән бигрәк мине Әрне 1 ә тамчың камчың!» Мөмкин булса каплар иле Күкрәге белән кырны Дошман утына тиң күрә Ул вакытсыз яңгырны!

Реклама