БЕЗНЕҢ ТОРМЫШ. БЕЗНЕҢ ӘДӘБИЯТ

 

ЙОМГАК УРЫНЫНА

Журналыбыз битләрендә бер ел буе дәвам иткән әдәби дискуссияне йомгаклар вакыт житте Билгеле булганча, ул шушы елнын январь санында «Безнең тормыш. Безнең әдәбият» рубрикасы белән башланып киткән иде. Дискуссиядә киң катлау укучылар һәм язучылар, шулай ук әдәбият галимнәре һәм әдәби тәнкыйтьчеләр дә шактый актив катнашты Аларнын мәкаләләре. язмалары журналда һәр сан саен һәм байтак күләмдә бирелеп барылды Шунысын басым ясап әйтергә кирәк хатларда һәм мәкаләләрдә теге яки бу әдәби әсәргә яисә аерым язучы ижатыпа бирелгән бәяләр, алар турындагы фикерләр редакция тарафыннан үзгәртелмәде. Ягъни редакция бу очракта хәбәрдарлык чоры таләпләреннән чыгып эш итте укучылар редакциягә нинди фикер язган булсалар, шул фикер журналда басылды Төрлетөрле фикерләргә мәйдан бирү ягыннан караганда, куелган максатка ирешелде дияргә мөмкин. Болай эшләү бүгенге әдәбият һәм әсәрләр турында обьектив фикерләрне белү, өйрәнү өчен дә мөһим адым булып тора. Әлбәттә, бу сөйләшүдә кызыксынган барлык кеше дә катнаша алмагандыр. Алдагы сөйләшүләрдә без аларнын журналда сүз алуына ышанабыз. Ә хәзер без әлеге сөйләшүдә катнашырга өлгермәгән берничә әдипкә сүз бирәбез. Редакция тарафыннан алар алдына шундый сораулар куелган иде: /. Соңгы еллар прозасы турында Сез нинди фикердә? Тулаем алганда прозабызның нинди уңышлары бар? Ә аның нинди җитешсезлекләрен күрәсез? 2. Дискуссиянең оештырылуы, барышы җәһәтеннән нинди фикерләреге з бар. 3. Киләчәктә татар әдәбиятының проза жанрына нинди ометләр баглыйсыз? Сезнеңчә, аның үсеше хәзерге вакытта нәрсәләргә бәйле? Гариф Ахунов: 1. Соңгы еллар прозасы хакында мин нигездә, яхшы фикердә Нурихан Фәттах. Мөсәгыйть Хәбибуллин кебек тарихи романнарның карлыгачлары янына Җәмит Рәхимов. Батулла кебек талантлы авторлар килеп кушылды, тарихи- революцион роман жанрында Ринат Мөхәммәдиен үзенчә ачыш ясады Ул лириканы, документальлекне, публицистика һәм фәлсәфилекне тоташ бер куәтле агымга әйләндерде Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә лаек булган һәм инде Төркиядә дә төрек телендә басылып чыккан «Сират күпере» романы мона шаһит Татар прозасының диапазоны соңгы елларда бик киңәйде. Чын реалистик планда, зур масштаблар белән язылган дистәдән артык роман, повесть «Казан утлары»пда. Татарстан китап нәшриятында басылды, һичбер тартынусыз, куркусыз рәвештә тоталитар системаның явызлыгы, гаделсезлеге ачып салынды Яңа геройлар туды. Болар барысы житдн уңышлар, зур казанышлар Нинди кимчелекләре булуга килгәндә: хезмәт кешесе, дөньяның тоткасы булган аек акыллы, саф намуслы, малга табынмаган, акчаны фетиш ясамаган кешеләр хакындагы әсәрләр аз язылды. Бүгенге көннең уңай геройларына прозаиклары- бызның игътибары җитеп бетмәде Ж 2. Дискуссияне оештыручы редакциягә рәхмәт. Бу бәхәс әдәбиятны, атап әйткәндә, аның ин авыр жанры булган прозаны кайгырту, анык алга таба үсешенә ярдәм итү өчен эшләнгән дип саныйм Дискуссиядә катнашучылардан Фоат Гатимуллии мәкаләсе, объективлыгы ягыннан, башка барлык мәкаләләрдән аерылып тора. Мәкаләнең исемендәге «Гыйбрәтләр алсак иде...» дигән сүзләр моңарчы гел бер яклы язылган, объективлыктан ерак юрган, өстәвенә берничә прозаикны, анда да зур геройлар тудырасы урынга тоташы белән тоталитар системаны сүгеп (тиргәп түгел, нәкъ менә тәмсез сүзләр берән сүтеп торган прозаикларны гына!) күкләргә чөйгән тәнкыйтьчеләрдән аермалы буларак. әдәби агымны Фоат Галимуллин колачлап ала. һәм. үзе аңлаганча, башкаларга иярмичә, төпле бәя бирә Әгәр дискуссия, ягъни әдәби бәхәс, менә шундый объектив голдан китсә, татар прозасының бүгенге язмышы тулаем ачылган булыр иде. аның төсмерләре, ысуллары, аерым әдипләрнең стилендәге үзенчәлекләр ачылыр иде Ни кызганыч, дискуссия ул магистраль юлдан китмәде Моннан биш-алты ел элек «усал телле» бер прозаигыбыз билгеләгән обоймага кереп бикләнде. Андагы схема галантлы, яна фикерле байтак яна әсәрләребезне кысрыклап чыгарды Дискуссиянең файдалы ягы дип мнн Фоат Садриев кебек талант иясенең «Таң жиле»н бик җентекләп ачып бирүендә дип. кимчелеген тар кысаларга бикләнүендә һәм объективсызлыкта дип бәялим Ә. Еники. А Гыйләҗев. М. Мәһдиевләр исеме, тәсбих тарткан төсле, гел кабатланып, мәкалә саен саналып торды, әмма ник бер генә тәнкыйтьче аларның үзенчәлеген, әдәбиятка керткән зур өлешен ачып бирсенче! Бу уңайдан мнн институт аспирантлары һәм Рафаэль Сибат язган мәкаләләрдә татар әдәбиятына карага ихтирам булмауны, яшь кенә әдәбиятчы аспирантларның һәм инде әдәби тәнкыйть өлкәсендә байтактан күренеп килә торган Р Сибатның «минбеләмлек» дәгъвасы белән артык мавыгуларын, эрудит булып күренергә тырышуларын әйтеп китәр идем Андый мәкаләләрне дискуссияне оештырган бүлек ни өчендер жинелчә генә үткәреп җибәргән дшәнрәк тәэсир калды Үзеңне әдәбият чаклы әдәбияттан, халык рухының көзгесе булган әдәбият тан өстен куярга азаплану берәүне дә бизәми, минемчә Әдәбиятка мөнәсәбәтен, бигрәк гә хатын-кыз авторларга булган ихтирамын Кояш Гимбикова бик күп төрле мисаллар белән дәлилли алган Аның хатын-кыз авторларыбыз иҗатын биш бармагы кебек белгәнлеге һәрдаим сизелеп тора Халык шагыйре Сибгат Хәкимнең: «Белгәннәр тик тора, белмәгәннәр сөйли күбрәк», дигән гыйбрәтле сүзе бар иде. Дискуссиядә белмәгәнне, үзен укымаганны сөйләү кебек кайбер нәрсәләр тешкә тия Язучыларны тел өйрәтергә азапланучы яшьләрнең кайбер мәкаләләрендә «уйласаң уелып китәрлек» (Хәсән Сарьян сүзе) шаккатыризмнар бар. гади гына сүздән сүгенү сүзе китереп чыгару очраклары бар Аларны уку бик гә уңайсыз. Җыйнап кына әйткәндә, ел буена барган «Бешен тормыш Безнең әдәбият» дискуссиясенең, минемчә, иң уңай ягы шул: әдәби бәхәсләрне оештыруга әле безнең бик нык. бик озак өйрәнәсебез барлыкны ул чынлап торып ачып бирде Шуның остенә. ул инде халыкта танылган, исеме нык билгеле булган гәнкыйть- челәрсбезнең әдәби язмышларга битараф карауларын да күрсәтеп салды 3. Киләчәктә гагар әдәбиятының проза жанры үссен, алга китсен, яна ачышлар ясатсын өчен әдипләрне хөкүмәтебезнең өзлексез кайгыртуы кирәк Елныгт. ун елның, гасырның вакыйгасы булырдай романны иҗат игәр өчен кимеп тә биш е т вакы г кирәк Хвтор башка берни хакында ла уйламыйча, .көренең вакыйга тары герои тары белән генә яшәргә тиеш. Ә бүгенге тотрыксыз заманда, ки тап бастыру чамасыз мәшәкатькә, хәтта ки фаҗигагә әйләнгән заманда, прозаик әдип ү ген һәм гаиләсен ничек, ни рәвешле ачялангач итмичә яши алсын?! Мөмкин текләр тудыры тмый икән, әдипләргә хөкүмәт якты күз белән карамый икон. про га жанрының алга таба үсешенә, вакыйга булырдай әсәрләр языла алачагына бернинди омег гә юк. Бу сүз катырак әйтелде бугай, әмма чын .хакыйкать шундый Ялганлашып. матур сүз белән бер-беребезне юатып утыра торган заман түгел Аяз Гыйләжев: һәр әдипнең ижади чишмә башы вә азагы булса да. теге яки бу әдәбиятның соны юк. ул халык күңеленең тирән ярлы сагышларыннан, моңнарыннан, кайгы- х.герәтепнән. бәхет өннәреннән яра гып чыга да туктаусыз ага Әдәбиятның бәхете хәрәкәттә! Шокер, егерменче гасырда татар әдәбиятының тынын торганы юк Бу мәшс тынмас җан авазына боек шәхесләребез көч вә рух биргән Әдәбиятыбыз татарны бер бөтен итеп тотучы коч тә ул! Әдәбиятның башлангычы еракта калып, аның бүгенгесе яиадан-яңа казанышлар белән көчәйгән саен, татар милли язмышы чәчелгән кыр һаман киңәя, йомгак фикерләргә нигез булырлык дәлилләр ишәя бара. Без шушы бәрәкәтле кырдан елнын елына уныш җыябыз да. шактый чуалчык тарихыбызны, татар кавеменең >чке һәм тышкы рәвешләрен ныграк аңлыйбыз. Тарих, аның белән кулга-кул тоташкан әдәбият- сәнгать — үткәнебезне аңлауга маяк га. киләчәкне юраганда компас та! Әдәбият офыгы киңәйгән саен милли хәрәкәт тулылана, ныгый бара. Соңгы вакытлардагы милли-әдәби казанышлар! а килгәндә, мин тарихи ачышка тиң ике вакыйгага игътибар итеп узар идем Күпме сөйләнсәк Тә. кай араларда кылычка-кылыч килсәк тә. без моңарчы ике бөек әдибебезнең иҗатларына соңгы, ин әһәмиятле ноктаны куя алмадык. Йа хода! Халкыбызның намус бөеклеге Тукайны Ленинның азган-тузганнар кулында корал булган тәгълимате янына этеп төшерә яздык бит! Татар җанының җиде катламына тиклем үтеп керә алган Фатыйх Әмирханның бай. бәрәкәтле иҗатыннан «Чәчәкләр китерегез миңа!» дигән бер минутлык тылпынышын умырып алып, мәктәп дәреслекләренә даими кертеп, балаларыбызны ышандырып, миләрен агулап килдек. Әдәбият вәкилләренә бәя биреп тамга сукканда без гел-гел җилгә каршы төкерә идек бит. ярабби! Кызганыч ки. бу наданлык, бу томаналык бүген дә яшәп килә Татар педагогикасының реформаторы, тынгысыз Альберт Яхин шәхси әңгәмәләрнең берсендә болай дигән иле: «Гаяз Исхакыйнын бер әсәрен дә дәреслекләргә сыйдырып булмый!» Бу ачышка мин чиксез сөендем' Кем әйтә диген әле. алдынгы, яңа карашлы Яхин әйтә! Димәк, егерменче гасыр прозасында без дәреслекләргә дыңгычлап тутырган әсәрләр янәшәсенә сыймый торганнары да бар икән! Гаяз Исхакый уйландыра безне, уйларга мәҗбүр итә. Көтелмәгән яңалыклары, кыю фикерләре белән һәрчак сискәндереп килүче «Идел» журналының 1991 ел. 8-9 саннарында Фатих Әмирханның «Шәфигулла агай» исемле памфлетхикәясе дөнья күрде. Укып баксак, йа хода. Фатих Әмирхан хәзрәтләре Ленин тәгълиматенен кеше рухын җимерүче көч икәнен әллә кайчан аңлаган икән Әдипнең зирәк җаны киләчәкне, киләчәкнең бозылган адәмнәрен алдан ук күрә алган. Шушы кечкенә генә хикәя татар милләтен, фикерләр сакчысы булган әдәбиятын бик югарыга күтәрде. Хикәя әдип иҗатының таҗы. Иң бөек соңгы аккорды Фатих Әмирхан иҗатына әнә шул ноктадан торып бәя бирергә кирәк тә! Тукаебыз надан хәзрәтләрдән, туң күчәннәр җитәкләгән мәдрәсәләрдән рәхәтләнеп. Тукайча көлсә дә. алай бер дә динсез булмаган икән' Без вак-төяк галим-голәмә раслауларына ышанып Тукайны да динсез ясап, бозып бетергән идек бит. Бөек шәхесләребезнең дәрәҗәсен ачу татар әдәби хәрәкәтенең агым вә абруен көчәйтте һәм күтәрде. Мәгълүм бер чорда татар әдипләренең иҗатларын бәяләү тар бер схемага корылган иде Эшче-крестьян турында язасың икән -син чорның патриоты. Инде әсәр үзәгенә партия җитәкчеләрен, югарыларны бастырасың икән син иң дөрес юлдан баручы батыр Әдәбият фәнендә, дәреслекләрдә, тәнкыйтьтә шушы ялган принцип яшәп килде. Мондый аеру, хаксыз бүленеш әдәбиятның үсешенә кире тәэсир ясамый калмады Әнә шундый схема татар әдипләренең аягына авыр гер булып ябышып барса да. чордашларым татар әдәбиятының гасыр башында билгеләнгән югарылыгын төшермәделәр. Рафаэль Төхфәтуллин. Гариф Ахунов. Шамил Бикчурин. Мәдинә Маликова. Нурихан Фәттах. Әхсән Баян. Мөхәммәт Мәһдиев. Җәмит Рәхимов. Кояш Тимбикова. Ринат Мөхәммәдиев. Батулла. Мөсәгыйть Хәбибуллин. Барлас Камал. Эдуард Касыймов. Хәсән Сарьян. Фаил Шәфигуллин. Фәрит Гыйльми. Вакыйф Нуруллин. Фоат Садриев. Марсель Газиев һәм башка талант ияләре соңгы утыз-утыз биш елда татар укучысын хак юлдан алып бардылар, хакыйкатьне аңлар! а. актан караны аерырга өйрәттеләр. _ Булды, үземнең дә сәнгатьне сәясәттән аерып бетермичә, әдипләргә хаксыз бәяләр биргән чакларым булды. Без еш кына Гариф Ахуновның олы исемен нефть кырларына гына бәйләп йөрттек. Гариф исә татарны яратып, халыкның асыл сыйфатларына тәмам гашыйк булып, чын ихластан үзе кабул игкән дөреслеккә хилафлык кылмыйча, туктаусыз иҗат итте. Гарифнең үз укучысы бар. халыкның зур күпчелеге аны үз әдибе игеп кабул итте. Үз укучысы булу бәген язучылар!а тәтеми. Аның әсәрләрендәге заман каршылыгын, әдипнең кыюлыгын, хаклык өчен көрәшкә дәшкән фикерләрен дөньяга чыгару безнең бурычларның берсе. Искиткеч хәрәкәтчән, җитез, ватанпәрвар. тормышның нәкь алг ы сызыгында кайнаган, дөнья хәлләрен үзенчә кабул итеп, бүтәннәргә иярмәгән, ят фикер- 148 дарга баш имәгән Барлас Камалның татар мәдәниятенә, әдәбиятына күрсәткән олы хезмәтләрен дә заманча бәяләр көннәр җитте. Югарыда саналган язучыларның ижагы тигез түгел, аларны бернинди калыпларга да сындырып булмый Мәгәр һәрберсенең иҗатында ленинизмнан җимер! еч җәза татыган татар дөньясын гаделлек белән бәяләү мотивларын табарга була1 Ялган чорлар! а уңай бәя бир! әп әсәрләрдә дә энҗе бор тегедәй ял тырап яткан хакыйкатьне табарга була' Мин монда яшьләре җитмештән узган, әдәбиятыбыз тарихында мактаулы урыннар биләгән аксакаллар турында сөйләп тормыйм. Еллар аларны сынаган, фән аларны тикшергән, хак бәяне биргән Соңгы елларда әдәбият байрагын тотып торган, мин югарыда исемнәрен хөрмәт белән атап киткән язучыларыбыз әле чын бәягә мохтаҗлар. Бүген әдәбиятта һәм дөньяда болганыш чоры Журналлар күп. һәммәсе үз йөзен табарга тырыша, эзләнә Бүгенге көндә туып, ныгып килүче әдәбиятыбыз да төрледән төрле Зөлфәт Хәким. Нәбирә Гый.матдиновалар әдәбиятыбызның яна тармагы вәкилләре дип ышанып әйтеп була Яшьлек кирелеге дә бар яна әдәбият ia. Көнбатышка иярүләр дә ялтырап китә. Табигый хәл' Хәзерге буын әдипләренең бурычы бермә-бер катлаулырак. Совет хакимияте елларында күңелләре таплана төшкән татарларны йокыдан әдәбият та уятырга тиеш ләбаса' Совет кануннары нигезендә деннән, диннән мәхрүм итетгән халыкның иҗтимагый тормышын яңарту, аларнын яңадан иманга кайту юллары әле тулысынча табылмаган. Коры теләк, буш энтуазиазм белән генә закон тәртибендә, даты рәвештә һәлак ителгән милли хисләрне яңарту ансат булмас Кабатлап әйтәм. бүген илдә, сәясәттә, көнкүрештә Болгану чорыбыз Әдәбиятта да шул хәл Борчылмыйк, үз-үзебезгә һәм бердәмлек көченә ышанмыйк. «Бер болганмый су да тонмый», дигән халкыбыз Милли әдәбиятның үсеш юлында карагат булып яткан явыз көчләр әкренләп җиңелер, дөньялар сафланыр, әдәбиятыбыз элеккечә халкыбызның намусы булып калыр Фәнзаман Б а т т а л: Әдәбиятыбыз, бшрәк гә проза әсәрләребез турында сүз чыкса, үзен гаҗәп зыялы, хәттин ашкан белемле игеп күрсәтергә тырышучы кемсәләребс здән бер сүзне сш ишетәбез. Имеш Кая ул безгә дөнья әдәбиятына тигезләнү'" Бездә Пушкиннар. Толстой зар да. Золя. Флобер. Мопассаннар да юк Пушкин юк икән, аннан бер ягы белән кнм булмаган Тукаебыз. Толстой юк икән, аңа гиң булырдай Гаяз Исхакысбыз бар. Дәвам игүнең кирәге юк Татар үзе нинди әдипләре һәм әдәбияты да шундый Милләтнең үзе дә. йөзе дә. тарихы да әдәбиятыбызга сыен беткән Әгәр инде мәшһүр язучыларыбыз. алар- иын әсәрләре донья кү ләмендә яңгыраш тапмаган икән, бу бер дә әдәбиятыбызның гүбәнлегеннән түгел Мәгълүм империянең колониясе булып юрган илсбет- нең, мил гәтебезнең язмышын беләбез ләбаса!. Шул ук Гаяз Исхакый әсәрләрен инглиз. француз, немец телләрендә Татарстан китап нәшриятында бастырып укалы тышлы китапларын чит илләргә алып чыгу мөмкинлегебез бар идеме? Исемен дә әйтергә рөхсәт булмады бит . Әле дә хәтердә хәзер үзен Исхакыйчы игеп танытучы бер галим, уггиверситет фәнни китапханәсенә барачагымны белгәч Анда Исхакый кебек буржуаз әтрәк-әләмнәрнен әйберләренә юлыгып, зиһенеңне шх.тар сөреме белән юмалый күрмә' тип кисәт кон иде Уч гөбе ка дәр брошюраны да Мәскәүдән махсус рөхсәт алгач кына басарга яраган заманда Әмирхан Еники. Фагих Хөсни. Аяз Гыйләжев кебек язучыларыбызнын әсәрләрен, рус теленнән тыш. гөнья илләре теленә тәрҗемә игеп калын һәм зиннәт ге томнарын чыгарып, җир шарының горле почмакларына ташырга, сатарга җай бар идеме’ Хәзер дә юк Чөнки татар язучыларынын. үз әсәрләрен туган телебез дә бастырып, каләм хакына гына яшәү мөмкинлеге юк әлеге. Язучылар Берлеге рәисләре дә гомер-г әмергә үзләре турында гына кайгыртты тар диярлек Иҗади Берлек рәисе посты һәм гену г ат тык мандаты биргән вәка гот ләрдән файдаланып, а гар кнрәк-кирөкмәскә гә Мәскоү һәм чит ил ютларын таптадылар Тагар китап тарып җиһанга таныту дигән зур максатны гамәлгә ашырырга тырышучы бик күренмәде Кыскасы, кырык катлы кыршау эчештә яшәвебез дәвам итә Дөрес, кайбер халыкларга безнең әдәбиятыбыз рухы туры да килеп бетмәс Дәүләтләре үк үзе басып алган җирләрдә төзелгән халыкларның фәһемләү рәвеше гә бөтенләй башка аларда башка милләтләрне җиңү, аста калдыру, таптап үтү идсаллаштырылса. безнең әдәбият, атамасыннан ук күренеп торганча. әдәпкә, сабырлыкка, гаделлеккә, рәхим-шәфкатьлеккә өйрәтүче әдәбият Димәк, халыклар, рухлар, максатлар бөтенләй башка Католикларда, христианнарда, мәсәлән, хатынның яки ирнең төрле кочакларда, куеннарда шомарып йорүс табигый саналса. Золя. Мопассан кебек язучыларыш.щ әсәрләре дә. нигездә, шундый зәвыкка корылган булса, бездә фәхишлек тә. шул хакта рухланып, тәфсилләп яза алган язучы да кыргын тоелачак Күренә ки. һәр кавемгә ат ите яки дуңгыз ите ярап бетмәгән кебек, әдәбиятлар да ярашып бетми Безгә үзебезне бигрәк тә мөселман илләрендә таныту зарур Дөньяның башка капкаларын шулар ярдәмендә генә ача алачакбыз. ..Татар әдәбиятының, шул җөмләдән прозасының үткәне, бүгенгесе киләчәге хакында фикер йөрткәндә, үзем сатирик буларак, мине биг рәк тә әдәбиятыбызның сагира-юмор мәсләге уйландыра Бармак бөгеп саныйм Тукан Афзал... Бер атлыйм да тагын тукталам, дигәндәй, ары китеп булмый Дөрес, арада зур имәннәр төбендәге куакларны хәтерләтүче башка сатирикларның да. чүлмәкчедән күрмәкче йә сүз уйнатып, йә юкны бар ясап язылган «әсәрләрне» дә белам Әйтик, кулына каләм алырга иренмәгән берәүнең «әсәре» болан: бер ир бер хатынга күз төшерә, шуның белән танышмак булып, күрше авылга китә Ярап бетмәгән әйбер ашаган икән эче йомшарып, юлда куак төбе саен чүгәли Теге хатынның ихатасына кергәч тә туп-туры бәдрәфкә йөгерә Менә сиңа кызык . Икенче берәүнең дә сатирасы истә калган: бер авылның чишмәсе ташландык хәлгә килгән Чистартучы, тәртипкә китерүче юк тегене Шуннан, бер көнне барып карасалар, өр-яңа бура куйганнар, тәрбияләгәннәр. Кем эше микән бу. дип. баш ваталар, имеш Берән-сәрән коелган йомычкалы гзләр буенча барсалар, зиратка фәлән бабай каберенә килеп төртеләләр. Янәсе, фәлән бабай түзмәгән, кайтып ян-ягын буралаган икән. Кемгә ничектер, миндә авторларын, аларнын «әсәрләрен» файдаланган басманы кызгану хисе генә туды Күп еллар буе Ильф белән Петров әсәрләрен кат-кат укып, ник соң бездә шушыларныкы кебек повестьлар, романнар юк дип көенеп, кнмсеиеп яши торгач, ике ел чамасы элек күңелгә горурлык керде Баксаң, булган икән бездә һәр сатирикка үрнәк әсәр! Әмма, кызганыч татар сатирасына ныклы нигез, күтәрелү мәйданы булып хезмәт игәрдәй әсәр 70 ел буе басылмаган. дөнья күрмәгән .. Талымлы, игыибарлы укучы сизенәдер, мин Фатих Әмирханның «Шәфигулла агай» дигән әсәре гу рында әйтәм Якынча бер табаклык бу хикәя, заманында халыкка барып җиткән бутса, безнең милләткә акыл иртәрәк керәсе иде. Дөрес, аның күләме Ильф. Петров китапларыннан нык калышыр иде. Әмма күләмдәмени хикмәт?! Милләтнең аңын вакытында ук дәвалау очен. профилактика өчен гагар тарихында мондый ук әсәр (сатирик әсәр!) бар микән тагып? Ул хәзер дә йөзләрчә мен данә белән халыкка таратылырга лаек Чөнки әле хәзер дә Шәфигулла агай кебек юка башлы, әнәрә адәмнәр, «сазнателни» мескеннәр буа буарлык Менә без хәзер оялабыз һәм баш ватабыз ничек инде безнең әтиләр, бабайлар үз балаларына Роберт. Адольф. Термос. Трактор. Нине г кебек йөзләрчә чит һәм мәгънәсез исемнәр куштылар икән, дибез Ә бит шундый агым башлануга ук кисәткән Фатих Әмирхан1 Вәлиулла исемле сабыёнын исемен алыштырырга ниятләгәч, нинди генә «исемнәр» гәкьдпм итмиләр. Нинел («Ле- ннн»ны кире яктан уку). Икстург («Троцкий»ны арттан уку) Нинилак (Калинин). Менә сиңа исемнәр'. Гаҗәпләнәсе юк. мин үзем, мәсәлән. Нурзавод дигән бик юньле өлкән кешене беләм. Оялып йөри торгач хәйләсен тапкан, паспортына Нурзавад дип яздырткан. Вәлиулланың исемен Владимирга (Лепннның исеменә) алыштыралар Владимир дип тә. Валудә дип тә. Уыладимир дип тә йөртәләр мескен баланы. Олуг әдипнең бу әсәре турындагы сүземнең озаккарак сузылуы ана соклануымнан. мөкиббән китүемнән. Мондый ук сарказмга ия башка язучыны бетмим мин татарда. Билгеле, сатирик повесть, сатирик роман дип чыккан нәрсәләр дә күренгәләде Ләкин алар, кистереп әйткәндә. Фатих Әмирханның бу әсәре белән бер киштәдә гүген. бер өйдә булырга да лаек түгелләр Тарихи борылышларда татар исермәсен, алданмасын өчен бу хикәяне үзенә хас күп рәсемнәр (иллюстрацияләр) белән бик ашыгыч һәм зур тираж белән чыгару зарур Баскычның беренче басмаларына басмыйча, унынчы, егерменче басмаларына үрмәләп булмый. Татар прозасын арытабан үстерәсебез килсә, элгәртс уцыпь ларыбызның кадерен белергә, шуларга таянып үсәргә кирәк Башка ха чыкларның әдәбиятына кызыгу, күпчелек очракта башка милләт кешеләренең Рубирит- ләренә. Валудәләренә. Микушларыиа, Бинираларыиа кызыгучы тагар психологиясе генә ул Күрше тавыгы күркә булып күренүгә генә кайтып калмасын кызыгу. 150 Тукайчарак әйтсәк. кемнәрдер Лондонда. Парижда. Истаибулда. ә без монда Үзебезгә гена хас үзенчәлекләребез. т ореф-гадәтләребез. тарихыбыз, язмышыбыз бар Тәүге чиратта шулар уртасында яшәргә, ижат итәргә кирәк Марсель Гали: 1. Кайбер әдипләр, кыю күренер!ә тырышып (бик соңлап килгән батырлык!). «бездә, гомумән, проза юк» дип. революциядән соңгы чорга селтәнергә яраталар. Мондый болаГай фикер шигырь ярым шигырь бастырган «сары томшыклы» студент кавеменә генә килешә. Бу караш, гадәттә, чит ил һәм рус әдәбияты каршында тез чүгеп, үз акыл-гамен эшләтергә яратмаган, аны ялкау шәхесләргә хас. Андыйларның әдәбияттагы мәсләге анык түгел: өстәнөстән генә ермачлап язып, көнлекче эстрада данына хирсс бу әдипләрнең халык бәгыренә төшертә. Iарихи иманга ирешергә кодрәтләре дә. сәләтләре дә җитмәде. Шуңа күрә андый ларга үзләренең ижатын да. ботен әдәбиятны да юк игү кызыктыргыч тоела Ләкин бер-икс карга ботен күкне каралта алмый Шөкер монысына! Бездә прозаның гаҗәеп үрнәкләре, тел хасиятенең югары кимәленә җиткән повесть һәм хикәяләр җитәрлек. Аларны күрә, аңлый-тоя. кабул итә белү өчен киң күңеллелек, олы җанлылык һәм «Аллаһы Тәгалә тарафыннан тамызылган» кечкәй генә . талаш кирәк! Бусы инде, әлбәттә, һәркемгә мул өләшенми. Гомер буе язып та тел-дәрья дигән боек стихия каршында көчсез-ометсез хәлдә, калтырап, ярда басып калучы әдипләр бар Бу очракта халыкның гаҗәеп тирән-кисәгуле мәгьнәгә ия мәкален китерү урынлы булыр: «Кәгазь дәрья, каләм көймә, боягеггне хәзерлә! » Ә инде соңгы еллар прозасына килсәк. Әдәбиятта аерым бер кешенен шәхси гомер тарихы белән халык, җәмгыятьнең көнкүреш тарихы тәңгәл килсә генә кин офыклы романнар туа ала Без. ничә дистә еллар буенча, җәмгыятьнең һәм шунда бәргәләнгән кешенен асылына төшә алмадык Бсзнсн күңелләрне йомылырга мәҗбүр иттеләр Фикерсезлек, рухи һәм матди фәкыйрьлек байрагы астында без. моңа кадәр гасырлар буена акыл ияләре тудырган белем хәзинәсен таптый-таптый «алга» бардык Әрнеп, намусы сыкраганнар прозада, лирикага күчеп, кеше җанының матурлыгын шигърият алымында сурәтләргә тырыштылар Әз генә читкә тайпылганны ла цензура балтасы тураклый торды. Шунысын әйтик: бу чорда ин сәләтсез язылган әсәрләр дә кешене явызлыкка. оятсызлыкка сөйрәми иде Кешене эш агы бәрабәренә җиткергән, бик тә беркатлы фикер Йөрткән җәмгыятьнең корбаннары буларак, бу чор әдәбиятының ин көлкеле дәрәҗәдәге әсәрләрен дә киләчәктә, гыйбрәт өчен, өйрәнерләр әле Этәр без. иске кабыгыбызны сала алсак, бу гасырда көчле әсәрләр бирә алачакбы з Хәзерг ә ашыг ыч.тык белән язып ташлаш ан «кыю» әсәрләр әдәбиятның йөзен билгеләми. Безгә, бу фаҗигале, коточкыч гасырны аңлап, жан-гамәле- безтә сыйдырып, әкренләп суынырга кирәк Шул очракта гына төпле әсәрләр язылачак. 2. Дискуссияләр акылны чарлау өчен кирәк Нәрсә ошады, нәрсә ошамады бик гади сорау Мин хәзер сәер яшькә җиттем: кеше әйткән фикерләр, стенага бәрелгән борчактай, сибелә дә китә Акылны, күбрәк, үз күңелемнән җыям шикелле Бу тиздән үтәр дип уйлыйм 3. Киләчәктәме? Мин бүген бишектә җылап яткан малайдан көнләшәм Ул күпкә бөхе г лерәк бу нар Гомерен бушка уздырмас, чын мәгънәсендә белем алыр һималайтп.ш ак чалмалы кыялары кебек олпат, упкын-тарлавыклары кебек серле, диңгезләре кебек арты ярсыз фәлсәфәсен өйрәнер Европаның акыл галәме шул Шәрекыән күчкән фәлсәфә ташыннан яралганын аңлар, һәртөрле дин тәгълиматларын. исламиятны өйрәнер һәм шул. бүген бишектә жылап яткан малай. Гайса пәйгамбәр яшендә, ятыш утыз өчтә, бүген аксакаллар ирешмәгән белемгә- хаким теккә ия булыр Алар шше большевиклар ябалдашын һәм тамырын имгәткән гел белән язмас тар ә төрле кыйтгаларга таралган төрки халыкның җәүһәрләрен туплаган, гасырлар буена чарланган. чыныккан, тармаклашан. күп катламлы, ганимәтле боек гагар те ген егәрләп, кабаттан әдәбият мәйданына кайтарырлар Күн кирәкми, әдәбиятка шундый ун малай җитә һәм шулар коче-кодрәте. вакыйта тарихлары белән тиңе булмаган байлыкка ия татарны дөньяга атып чыгачаклар Менә шул чакта татар Европаны икенче тапкыр инде корал белән түгел, ә рухи яулап алачак

Реклама