Логотип Казан Утлары
Хикәя

БОЗ ӨСТЕНДӘ ЯЛГЫЗ МАЛАЙ

 

Безнең өй каршында ук буа бар Дөресрәге, бар иде. Элегрәк, язын ташкыннар iann.ni үткәннән сон урманнан юшкән кар ыры челтер-челтер йөгереп узгач, авыл халкы бердәй күтәрелеп, а г-арбалар белән кәс ташып, читәп-чыбык катнаштырып күпер алдына җыйнак кына бер буа буып куяр иде. Без үскән йортның капкасы терәлеп диярлек ачылгангадыр инде, тора-бара «Гыймран буасы» дип аталган бу сулык, көз кердисә. авылның каз-үрдәктән ишлерәк эреле-ваклы бала-чагасы өчен чын мәгънәсендә «халык шугалагына» әверелә иле Бу элегрәк шулай иде. Мин хәзер атам-анам йортында кунак кына Менә бүген дә. газета эшләре белән тирә-юнь авылларда йөрен арыганнан сон. туган нигезгә сугылып чыгарга булган идем: хәл-әхвәлләр хакында сөйләшеп, чәйләр эчеп хушлашкач, өйдә берәрсе юлга чыгар алдыннан гына була торган тынлык урнашты. Ничек инде, кунып га киг мисеңмени.’ дип, бер яктан икенче якка әнкәй чыгып йөри Ниләр генә җибәрим соң күчтәнәчкә, бер ниләр лә юк, ичмасам. Бигрәк тизгә икән! һәм аннан тезеп китә: «Аягың бигрәк юка икән, юлга шулай чыга лармыни? Кая гына куйдым сон. сиңа дип атап бәйләп куйган чөлкәм бар иде бит. югыйсә Йон бияләй кирәк түгелме?» Юк. юк. әнкәй, дим мин ничек гә аны тынычландырырга тырышып Берни кирәк түгел... Барысы да бар Ал ал. ни бирсәләр шуны ал син. дип сүзгә кушыла өт кой ишек алдына караган гәрәзә яктысына күтәргән «Авыл углары»инан аерылмыйча гына уенынчынын бергә кушын Сандык ачылганда алып кал. г Үзем карт ларны тыңлыйм, үзем урам як тәрәзә аша буаны күләгәм Буа дисәң, хәтерен калыр аның бер исеме генә инде Аны быел буып га 8 8 .к у • /* ю Б тормаганнар. Ләм, сырганаклар басып бетергән төбендә, аның да урта бер төшендә аяк чылатырлык уентык су боз булып каткан. Шул боз уртасында бер малай басып тора. Безнең «күрше егете» Ильяс ул. ' Егет булмыйни. Ильяс өченчеме, дүртенчеме класста укый ич инде: Индус белән Фәниянең икенче малайлары, зурысы хәрби хезмәттә. Менә ботинкалы конькие белән талпынып китә дә. колач киңлеге шугалагының икенче башына барып төртелә. Тагын икенче якка борылып талпынып китә. Бер-ике адым атлау белән аргы башка барып җиткәч, «беттедәмени әле» дигәндәй аптырап, күзлеген борыны өстенә күтәреп куя. Күтәреп куя да, бер кавым яр буендагы корып ауган өянкеләргә, ялан-кырлар ягына карап уйланып тора. Ни уйлый ул? Икеләнми әйтә алам: «менә шушы ярлар боз белән тулып торсын» иде дип күз алдына китерәдер бу минутларда Ильяс. Аның да телевизор-кинолардан күргән үз тиңнәре кебек очынып-очынып шуып китәсе, хоккей уйныйсы киләдер бу минутларда. Мин түзмәдем, киртләч-киртләч катканаклы урамны бер-ике генә сикереп үттем дә. чалбар балакларына сырганаклар ябышмасын дибрәк, тар гына сукмак кебек җирдән күрше егете янына төшеп киттем. Нихәл. Ильяс, шуып буламы соң? дим булдырган хәтле дустанә тавыш белән. — Өйрәнеп кенә киләм әле. Күнекмәгәч, аяклар арый. Ничава, болай булса күнегер — Бозы бәләкәйрәк шул. Бөтенләй үк «юк» дими Ильяс, күрәсең, ул моннан да зуррагын өмет тә итми. — Иптәшләрең дә күренми нишләптер? — ... абый килермен дигән иде дә. күренми шул әле. Ильяс кем турында әйтергә теләгәндер, исемен ишетми калдым. Шулай да сорап куйдым: - Зурмы соң әле ул? — Сигезенчедә укый инде. Башка кеше юк ич. Аннары Ильясның күзләре нурланып китте. Ну. килсә уйнар идек инде..—Соңгы сүзен ул сузып әйтте:— Кә-шә-кә-ле. Былтыр килгән иде. югыйсә. Бу сүзләре белән ул мине тетрәндереп җибәрде. «Их. сабый күңеле,— дип уйлап куйдым мин шулчак үзалдыма. — Никадәрле беркатлы һәм ышанучан әле син. Синең өмет йолдызың нинди якты әле. Синең бик тә. бик тә бәхетле булуың өчен, конькида шуарлык уч төбе хәтле боз кисәге һәм бер иптәш тә җитә ләбаса. Сиңа шунысы да җитә, сиңа артыгы кирәк түгел. Әмма ялгызлык, тәгәрәшеп уйнарлык җан дустың булмау синең күңелеңә авыр таш булып ятмас микән? Ятмасын иде». һәм мин үзебезнең балачакны искә төшердем. Беләсеңме син. Ильяс, без менә шушы буа бозында егерме-утыз бала-чага гөж килеп, агач тамырыннан үзебез юнып эшләгән шарны үзебез урманнан алып кайткан кәшәкәләр белән куып уйный идек. Аягыбызда олтанлы киез итек иде. синеке кебек конькилар төшкә дә кермәле түгел иде. Әмма без синнән бәхетлерәк булганбыз икән. Чөнки без егерме-утыз идек, күп идек. Кызык иде безгә. Ә син юк бозыңда килмәгән (?) абыеңны көтеп йөрисең. Оят булса да синең белән кәшәкәле уйнар идем мин. бәләкәч күршем. Тик икебез сыярлык шугалак бозы да юк икән шул син яшәгән туган авылда. Ильяс, олы кайгыңны дөньяга чәчүем өчен гафу ит. син аңларсың мине. Бу минем дә олы кайгым иде. Ышан, нәни дустым! Танылган шагыйрь. Башкоргстан- нын Салават Юлаев исемендәге Дәүләт премиясе лауреагы Муса Галигә бу анда 70 яшь тула. Сугышларда бу .тыл. авыр яралар а.пан, әмма илгә исән кайтып, ил.те елга якын гомере инде шигъри ялкын-ут- ларла янып үткән, әдәби хезмәтләре очен орденнар белән бүләкӘН \<>р- мәтле шатыирь ул. Молаем йотле. якты күңелле Муса атайның Катайда да элек- злекгән дуслары куп булды. Әле дә шулай. Әйе. иллегә якын китабы донья күргән (ара.та башкортча ике томлык һәм урысча бер томлык калын сайланмалары ла бар). Мәскәү әдәби журиал- I а тет ал арында да даими басылып килгән шагыйрьне журналыбытнын авторы буларак га яхшы беләләр. Ул үзе дә Катанга еш килә, Тукай коннәре— Шигърият бәйрәмнәрендә дә бик теләп катнаша. Без бу санла тәкь.шм итә гор- т ан шит ырьләрендә дә —әнә шул матур очрашулар, аралашулар. Катай белән чираттагы күрешүләр хатирәсе.