Логотип Казан Утлары
Публицистика

ХИКМӘТ НӘРСӘДӘ?

СОЦИОЛОГ УЙЛАНУЛАРЫ

Татарстандагы хәзерге криминоген хәл тискәре тенденцияләрнең өстенлек итүе белән характерлы Ә моның нигезендә күп кенә сәбәпләр ята. Җинаятьләрнең гомуми фонында яшүсмерләр кыла торган төрле дәрәҗәдәге җинаятьләр кискен аерылып тора. Республика социология үзәге каршында оешкан бер коллектив ике ел буе, социологик бу күренешне алып, тикшерү үткәрде. Җинаятьләрне китереп чыгара торган сәбәп-факторлардан фән 460 лапны күрсәтә Әмма алар җинаятьне тудыруда төрле дәрәҗәдә катнашалар Аларнын һәркайсының «авырлыгын» билгеләү мөһим. Бу — җинаятькә каршы көрәш һәм аны булдырмый калу чараларын төгәл эшләргә мөмкинлек бирә. Ул гына да түгел, һәр аерым очракта бу факторларның ни дәрәҗәдә бер-беренә бәйләнгәнлеген һәм ни дәрәҗә бер-берен китереп чыгарганлыгын тәсдыйкьлау (корреляция) зарур. Социаль чынбарлык өчен аларнын үзара чарпылышуы, бер-берен көчәйтүе куркыныч Шуңа күрә күренешне аңлау элемтә төенен ачыклаудан гыйбарәт. Без бу тикшеренүдә тулаем бөтен эшебездә дә, аерым шәһәрләрдәге ситуацияне анализлаганда да шундый методологияне алда тотып эш иттек. Казан «Тяп-ляп» бандасының шаулы процессыннан соң ун елдан артык вакыт үтеп китте. Бу төркем кылган хәлләрне һәм алар белән бәйле бөтен нәрсәне Мәскәү журналистлары «Казан феномены» дип атадылар. Әмма бу атаманы шулай ук Казан яшьләре арасындагы тулаем җинаятьчелекне билгеләгәндә дә кулланалар. Л. В Агеева үзенең «Казан феномены, әкият һәм чынбарлык» дигән китабында (рус телендә) бу банданың килеп чыгуының конкрет сәбәпләрен генә түгел, ә гомумән яшьләр арасында җинаятьчелекнең югары дәрәҗәдә торуын тәэмин итә торган социаль процессларны да яктырта. «Казан феноменымның әкиятме, чынбарлыкмы икәненә җавап эзләгәндә без әлеге, югарыда әйтелгән методологиядән чыгып эш иттек. Казан феномены аерым бер күренеш буларак бар нәрсә, әлбәттә Әмма бүтән феноменнар барлыгын да истә тотарга кирәк: әйтик, Чабаксар, Чиләбе, Ростов, Воронеж, Дзержинск (Түбән Новгород өлкәсе) һ. б. феноменнары Ягъни, бу шәһәрләрдә дә җинаятьчелек көчле, тик аларны тарих тудырган объектив сәбәпләр һәм замана китереп чыгарган «вакытлы» сәбәпләр җыелмасы бар. Казан каласы башка калалар белән чагыштырганда гаять катлаулы шәһәр «Феноменмның килеп чыгуында хәтта тарихи урнашкан яшәү традицияләре, әдәпнизамнары, төрле социаль катлаулар аңындагы стереотиплар да чагылыш тапмый калмагандыр. Мәсәлән, караклык субкультурасы базар, вокзал тирәләрендәге күп халык шыплап тутырылган алачыклар илен әйләнеп кенә үтеп китТ магон, әлбәттә Шунын белән бергә, икенче сорау да килеп туа Казан-борын- гыдаи килгән мәдәни һәм фәнни үзәк булып тора Нишләп сон бүгенге көнгә социаль элемтәләр һәм мөнәсәбәтләрнен ин яхшы үрнәкләре өстен чыгып хакимлек итә алмыйлар0 Ни өчен Республика башкаласында һәм башка шәһәрләрдә яшьләр арасында криминаль социализация хас күренешкә әйләнде? «Тяп-лял» бандасы «Теплоконтроль» заводы тирәсендәге «Калиновка» һәм анын янәшәсендәге бистәләрдә формалашып, шул якта «гөрләде» Очраклы хәлме бу? Башка өерләрнең дә үзәктә түгел, ә читтәге бистәләрдә калкып чыкканлыклары мәгълүм. Аларнын үз жинаятьче.т йогынтыларын үзәккә таба таратулары да билгеле Ягъни, бу субкультуранын конкрет туу учаклары булып, алар шулардай тарала башладылар. Нинди «учаклар» сон алар? Объектив сәбәпләр. Алар турында сөйләгәндә, без барыннан да элек Казанның һәм башка шәһәрләрнең социаль структурасына анализ ясарга, көндәлек тормышның материаль шартларына, гаиләләрнең ни рәвешле барлыкка килеп ишәеп Iоруына, горле социаль катлау вәкилләренең эш урынына һәм хезмәте эчтәлегенә игътибарны юнәлтергә һәм. шунын белән бәйле буларак, аларнын ничек фикерләвең һәм яшәү рәвешен ачыкларга тиеш булабыз Казан каласы төрлечә кайный, бөтенлек ягыннан анын халкы күп каглы, һәм бу аерымлыклар базар мөнәсәбәтләренә тирәнрәк кергән саен тагын да ныграк күренәчәк «Тяп-ляп» эшче бистәдә килеп туганлыктан, анализны бистә тормышыннан башлавыбыз очраклы хәл булып күренмәстер. Бистәләрдә күп халык килеп укмашкан, һәм алар карашлары, кон кичерүләре, әдәп-ннзамнары белән бербереннән бик нык аерылып тормыйлар Шунысын да әйтеп үтик әгәр дә 1939 елда Казан шәһәрендә 406 мен кеше исәпләнсә, соңгы 50 ел эчендә моңа таг ын 700 мен кеше өстәлде. Бу процесс ничек барды соң’’ Сугыш вакытында һәм аннан соң шәһәрдә бик күп промышленность предприятиеләре калкып чыкты Авиация, нефтехимия, машина төзү комплекслары салу һәм аларда эшләү өчен өстс-өстенә эшче куллар кирәк булып торды. Төп гашкын авылдан килде Шулай игеп. «Теплоконтроль», «Резинотехника». ясалма күн, синтетик каучук заводларын салып эшләтә башлау дәвереңдә алар тирәсендә олы-олы бистәләр дә пәйда булды. Монда, кагыйдә буларак, шәһәр хакимияте эшчеләр үз йортларын салып чыксын өчен предприятиеләргә жир бүлеп бирә иде Шулай ук рөхсәт ссз-нисез килеп урнашкан «нахаловка»лар да житәрлек булды Яңа эшчеләрнең торак мәсьәләсе шулай хәл ителеп киленле Бу трак массив гар- г а үтә хас сыйфат лар аларда яшәү шартларының, г аять дәрәжәдә гүбән булуы, урам-юлларның начарлыгы, мәдәният, сәламәтлек саклау, сәүдә нокталары, телефон элемтәсенең булмавы. Булса шул мәктәпләрнен генә булуыдыр Дәүләт үз предприятнеләре очегг бушлай дип әйтерлек эшче кочләр жыйды кешегә биргәне нибары шул бер үлчәм жир булды Хәленнән килмәгәнгә бурычка бераз акча биреп торып, йорт салып чыгарга, яшелчәмазар үстерергә булышты Хәзер инде шушы тору урыннарында аңнын. яшәү һәм гору рәвешенең, әдәпнизамның ни рәвешле урынлашуына күз ташлау лязнмдер. Шәһәргә чыгып киткәндә авыл баласы монда үзен тудырып-үстертән. каны- ңааңыпа ссшән. гасырлардан килгән тәртип кагыйдәләре белән бәхилләшергә мәжбүр була. Авылиын бер буыны икенчесеннән әллә ни аерылмый торган була Мондагы объектив шартлар. социаль институтлар авыл кешесенен үз культурасы. милли үзенчәлеге. дине һ б. булган үзенә генә хас төрен гөгәл «ясап» торган һәм менә «тормыш дулкыннары» дигән аяусыз тарихи процесс әвәрәләре аны шушы культурадан йолкып алын, көнкүрешнең яйа шартларына чумдыра, хезмәтен яна культурасын, янача фикерләүне үзләш+ерүне. үз-үзеннс бүгәнчә тоту кирәклеген ал гына шарт игеп китереп куя Бу культураны гиз генә үзләштереп, жәлг кенә шәһәр кешесе булып киткандә бер хәл иде гә бит Хәлбуки, тормыш алан дими икән шу г. чынбарлык алай килеп чыкмагайлыгын күрсәтә Нәтижәдә. кеше бер культурадан аерылып, анын кадерен дә югалта, яңасына да бус жнтми кала «Җәлт кенә» бик зыялы «кала кешесе» булып китүе мөмкин түгел булып чыга Ә моңа карамый, ул арада балалары да туып үсә тора, алары инде әнә шул урталыкта тәрбия а га башлыйлар. Ник алай килеп чыга сон0 Монда бер-бер хикмәт бармы алло? Мондый процессларны тикшерергә март иналыгек дигән төшенчә ярдәм итәр Маргиналь кеше ул «юл чагындагы», «икс арадагы» кеше Анарда берәр төрле тарихи рәвештә хасил булган зур социаль төркем, кат тау хосусияте юк иңде, ул бер бер гәпле генә культура иясе дә түгел Бет тикшергән процесслар безнең Республикага гына түгел. элеккеге СССРнын күпчелек регионнарына хас вазты- ять. Воронеж галиме Е. Стариков, мәсәлән, «авылдан шәһәргә күпләп-күпләп күченгәндә социаль инфраструктураның тиешенчә үстерелмәвен, шуның аркасында авыл Мөһаҗирләренең шәһәр субкультурасына керүенә киртә куелуын» билгеләп үтә Шәһәрнең рурализациясе килеп туды — авылның матди һәм рухи культурасының бөтен-бөтен блоклары ят бер даирәгә күчереп утыртылды. Авыл субкультурасыннан аерылып, шәһәрнекенә кушылып китәргә мөмкинлеге бул- маганлыктан, «нахаловка»ларда, «шанхай»ларда торучылар үзләренә генә хас маргиналь субкультура тудырдылар. Анда авыл гадәтләренең сынак-санагы ан- нан-моннан эләктергәләгән бишәһри «пиджик-цивилизация» кыйммәтләре белән буталып бетә Бу очракта сүз һиҗрәтнең (миграциянең) конкрет бер төре турында бара. Чаллыда, мәсәлән, хәл тагын да кискенләшә, чөнки татар авылы Мөһаҗирләре монда ят шәһәр субкультурасына гына түгел, ә инде башка телдә сөйләшүче даирәгә дә килеп эләгәләр. Бүген артына борылып карагач, берничә буынның тернәкләнү юлын күрергә була (бүгенге яшьләр—асылда, 50 нче еллар Мөһаҗирләренең өченче буыны) Бу үсмерләрнең аң дәрәҗәсенә, психологиясенә, тәртибенә һәм 1амәлләренә анализ ясасаң, аларнын башкача була да алмаслыгына инанасын. Аларның бер өлеше — аяусыз кыйнау, көчләү, талау кебек рәхимсезлекләр кылалар икән, - бу алла шулай язганга түгел бит Бер яшь егет үзе кебек үк икенче берәүне салкын кан белән үтерә икән — бу нәрсәдән килеп чыга сон? Монда төпле анализ ясамыйча котылып булмый. Көн кадагындагы сорауларга дөрес җавап тапмыйча торып, бу куркыныч афәтне киметергә дә, бөтенләй бетерергә бигрәк тә инде мөмкинлек күренми. Халык күпләп өелгән бу төбәктә маргиналь структураларның оешуы башка факторлардан да тора Санагать хаҗәтләренә тартылган бу кешеләрнең күпчелеге әллә нинди белемнәр һәм шуңа бәйле рәвешчә зыялылыкны күтәрүне дә таләп игеп тормый торган бер катлы гади эшкә урнаша. Андый эшләр хәзер дә буа буарлык: төзелештәме ул, транспорттамы, химия санагатендәмс Саулыкны бетерә торган, пычрак эш кешенең ачуын кабарта, ә хезмәткә түләүнең хәләл көчкә туры килмәве социаль нәфрәт уята. Шулай да хикмәт башка нәрсәдә. Үзенең социаль хәле белән бу адәм — ярым шәһри, ярым авылый. Чөнки ул ярты көнен өй янындагы җир кисәгендә үткәрә, үзенә генә түгел, тегесен-монысьга сатыштырырга да үстергән була Мирный бистәсендә, мәсәлән, гөлләрне, асылда, сату өчен генә үстерәләр Моны хурлап әйтү түгел, без бары тик хосусый милекче — хуҗа психологиясенең генә — ә үзенең бар көчен югары җитештерүчән хезмәткә бирүче эшченең түгел, ничек туа башлавын гына билгеләп куябыз Эшче буларак, ул техника, технологияне һәм әһел буларак үзен камилләштерү шартларына куелмаган. Монда аның сүзе кыска — эшләгәнемне чыгарып сал һәм вәссәлам! Үз хуҗалыгында башкарак мәнфәгать — монда булганны ишәйтергә кирәк Шушы урында менә бер мондый нәрсәгә аерым дикъкать юнәлтәсе иде. Аның шактый әһәмиятле икәнен үсмерләр проблемасын яхшы белүче галим Е. Н Ганцук та билгеләп үтә. Әйтик, киез итек-киез комбинатында эшләгәндә, кайтышлый берәр учма йон кыстырып чыгу бернәрсә дә тормый. Эшче моны караклык дип гә, җинаять дип тә баш ватып азапланмый. Көн дә, көн дә шулай берәр уч Төзелештән берәр такта белән дүрт-биш кадак-фәлән. Тик көн саен Шулай. «оргсинтез»дан пластмасс чиләк, РТИдан дүрт-биш метр резин шланг, авиация заводыннан — болтлар белән гайкалар... Мех комбинатында да булдырган кешенең күзе төшәрлек нәрсәләр бар Бу гаиләдәге бала хәлләрне күреп тора һәм аңлый: урлашуның әллә нәрсәсе юк икән ләбаса! Ә сыра, аракы заводлары, пром, һәм продбазалар- да эшләүчеләрнең гаиләләрендә... Әлбәттә инде, шәһәр бистәләре бары авыл Мөһаҗирләре белән генә тулган икән, дип әйтеп булмый. Анда шулай ук Идел, Кама елгаларын буып, су басачак урыннардан күченеп килүчеләр дә байтак. Әмма алары да бит асылда авыл кебек җирләрдән килгән кешеләр Җимерек алачыклардан чыгарып күчерелгән гаиләләр, вак шәһәрләрдән килгәннәр дә бар. ләкин нәтиҗәсе бер: монда мәгълүм бер аң дәрәҗәсенә ия булган шәхес тибы формалаша. Бу — өйрәнелергә, аннан сабак алынырга тиеш, чөнки үткәндәге шул унъеллыкларда барган процессларда бүгенге бәлаләребезнен су башы Утызынчы, кырыгынчы, илленче еллардагы бараклар субкультурасына да анализ ясалмаган, аннан гыйбрәт чыгарылмаган Казаннын очтән ике өлеш халкы шул кырыс шартларны кичкән кешеләр. Аларның гасаби ачуы, «дөнья тоткаларын» каһәрләве балаларның, оныкларының психологиясенә иңмәгән, акылына, әхлагына күчми калмаганмыни?! Ниһаять, бу процессларга тагын бер фактор өстәлә: маргинализация социаль идарә сферасында! ы җитсшсезлскләргә дә бәйле Тормыш шартларынын кискен алышынуы белән мөһажирлорнен (мигрантларнын) социаль-мәдәни тормышында күп нәрсә ватыла. Татар авылында бөтен бәйрәмнәр уен-жыр-бию. гармун моңнары белән уза торган булса, шәһәрләргә сибелгәч, болар сирәгәйгәннән- сирә! әя бара Балалар өйдә ана телендә сөйләшсәләр дә. бакчада һәм мәктәптә инде рус геле хакимлек итә. Аң икегә чатный, кимсенү хисе («комплекс неполноценности») хасил була. Өйдән җыр китә, бераздан ана теле, яхшы гадәтләр, әдәп-итагать (олыны олы. кечене кече итү һ б.) югала Ә нәрсә кала сон'1 Алмашка ни килә? Рухың байлыгы урынына дөнья кызыгы булып акча, мал туплау, тегене чәлдерү, моны эләктерү һ б уйлар гына кала Шунысын да әйтер!ә кирәк башта:ы буын мөһажирләр (мигрант.rap) үзләренең милли һәм гомуми культуралары ягыннан, яшьлекләре ач-ялангач үткән булса да, өстенрәк торалар Аларның балалары әйбәтрәк киенә, ашый-эчә. магнитофоннары, видеолары, мотоцикллары бар Ә менә жыриы белмиләр Казанның. Чаллының. Түбән Каманың әлеге икенче буын яшьләре, туйларда һәм бәйрәмнәрдә виде тагар җырларын жырламасалар да. татар телен белә иде әле Ә мен.! а тарның балалары инде җырны да. гелие дә белми Аларга туган халкы тарихы да. үз тамырлары нәмәгълүм. Халык туфрагының уйдырышлы мәдәни катламын тарих өермәсе суырып алып киткән. халык рухсыз калган, ямьсез дәвер килгән Ә урысларда ничек сон? Алар! а бу сөйләгән факторлар кагылмады шикелле бакчасында булсын, мәктәбендә-өйдәме олысы, кечесе бер телдә сөйләшә. Хәлбуки, үсмерләр арасында җинаятьчелек хәле монда да хәтәр шундый ук рухсызлык, таш бәгырьлелек, шәфкатьсезлек. Аңламаслык әллә нәрсә дә юк монда. Урыс балалары да. чуваш һәм башка халык балалары кебек үк. рухи азыктан мәхрүм булдылар Алар өеннән дә жыр качты Хәзерге урыс яшьләре борышы җырларны гына түгел, бүгенге җырларны да җырламый Мондый рух хәерчелеге бөтенсоюз күләмендә Хрущев вакыт ларыннан башланып китте Совет идеоло|ик доктринасы халыкның мул тормышын бары тик җан асрарлык ипи- тозга гына әйләндереп калдырган иде (колбаса кисәге һәм аз-маз башкасы) Ә шулай да. ни өчен соң Казанда үсмерләр җинаятьчеле!с генә түзел, ә үсмерләрнең оер-өер җинаятьчелеге көчле? Монда татын бер бик әһәмиятле сәбәпне күрмичә дә мөмкин түгел Хак-хокукны бик чамалы аңлау, хокук кануннарын санга сукмау халык аңында киң таралуы күп очракта районнан алып үзәккә кадәр хакимиятнең бөтен буыннарында шул ук бозуларның ярылып ятуыннан да килә. Сүз 30-50 иче еллардагы еермө булып узган күмәк репрессияләр турында гына бармый Аларны хәзер һәр үсмер белә. Ә сүз - өстәге эш урыннарында булулары белән үк. хак-хокук һәм югары әхлак сагында торырга тиешле кешеләрнең хәрам привила ияләре, аларның үзләренә таба кәкре бармаклары турында Яшь кешенең аңына хакхокукны аңлатуга караганда, олы кешенең гамәле Hi.il рак тәэсир итә Чыннан да. уналты яшьлек үсмер егет, мең гәпкә урлаган өчен сигез сл бирәчәкләрен белсә дә. бер «зур абыймның төзелештән үзенә фәлән мең сумлык материал кайтартып ташлаганы өчен шелтә генә алганлыгын күрсп-бслсп торгач, ул бу дөньяны сөйми башлаячак һәм аны жимереп ташлар! а тотыначак Ә шулай ла. ни өчен үсмер яшьләр үзләренең әшәке гамәлләрен кылу өчен өерләргә берләшәләр соң? Ни өчен Казанда һәм республиканың башка шәһәрләрендә бүтән pci ионнарга карат анда «өерчеләр» («группировочниклар») күбрәк* Беренчедән, яшүсмер психологиясе шундый ул нәкъ менә өердә үтенең шәхесен урынлаш гыра. шунда ул үзен «таныта» ала Өер реакциясенә карап син шундук үзеңнең кем һәм нинди кеше икәнлегеңне белеп аласын Алай гына да түгел, оер кагыйдәләре, аның язылмаган кануннары синең статусыңны билгели, өердәге шешле урыныңа куя Ә ялгыз үсмернең берүзе ярамаган ни эшләп ташлавы монысы бик сирәк йөрсә, гадәттә нормаль булмш ан хәл була Икенчедән, яшүсмерләрнең тиктормаслыгы, нәрсә ы булса ниләргә агтыгып торулары мәгълүмдер Бүгенге көнгә яшүсмернең рәсми-формаль структуралары күптән инде ү тләренең яманат зарын чыгарып өттер i. 1-р. о. i.iii да аларга яшьләр бик мөкиббән китмиләр иде Үсмерләрнең үзеннән үзс укмашкан оешма лары өскә ка ткып чыкты Алар төрле мәзһәблордә торалар. герлесе герле низамнарга корылганнар Криминаль төркемнәрдә ныклы иерархия кусттан, вазифалар билгеләшен, гамәлен тәвәккәллек белән бәйле, ролен җаваплы роль. 14-18 яшьлек үсмер егет кебек берничә иптәшенең хәрок.нс хәгта гомерен да үз кулында тотарга мөмкин Монда тшләр бик жнтдн куелган. тормыш кабул Я >К У . И> I 129 иткән нормативлар нигезендә син «хезмәт» буенча «үсә» дә аласың. Уйлап карасаң, чыннан да—«бик җитди» бу! Өченчедән. Безнен җәмгыять буеннан-буена төркемчел, ягъни коллективчы булмаган характердагы корпоратив-паритетлы элемтәләр һәм мөнәсәбәтләр белән типчелеп беткән. Админисгратив-команд^ тоталитар системасы үзенең барлык иерархия баскычларында алдан ук нәкъ әнә шундый мөнәсәбәтләргә исәп тота да Үзләренә-үзләре аерым хокуклар һәм хәрам өстенлекләр биргән урыннарда болар инде, табигый ки, бик ныклап яшерелә һәм шул чакта бер-береңне яклашу кирәклеге килеп туа Шуннан инде группировкалар, кланнар, астыртын оешмалар һ. б. барлыкка килә 30-80 нче елларда Татарстан республикасының идарәче номенклатурасында бу тенденцияләр аерым бер көч белән пәйда булдылар. Формальлек һәм бюрократизм, тәлинкә тоту һәм күз буяу, ике яклы мораль бөтен сфераларны биләп алып, хәтта мәктәпкә дә кереп утырды. Соңгысы аеруча куркыныч иде, чонки мәктәп аша бөтен яшь буын уза. Шулай итеп, ике яклы мораль җәмгыятьне тулаем чорнап алды. Күренә ки: «өерлек» моделе яшьләр уйлап чыгарган нәрсә түгел, әмма ул алар тарафыннан җиңел үзләштерелә, чөнки аларга ул безнең системаның социаль бер институты булып тоела башлый Монысы — беренчедән Икенчедән, тору урыннарында «астагылар» арасында да төрле-төрле төркемнәргә оешу табигый иде Бараклар, алачыкларда шыпланып яшәгәндә, әлбәттә, ярдәмләшү, булышу, коткарышу һ. б. сыман әйбәт мөнәсәбәтләр дә булмады түгел Тик, барыбер, уртак коридор-кухпялы «коммуналка»ларда бер-береңнән тую, читләшү, гайбәт, җәнҗаллар күбрәк һәм ешрак кабатлана иде. Моңа тагын эчкечелек, угрылык, җенси тотнаксызлык та өстәлә торды. Монда негатив төркемнәр хасил булып, үзләренең «паханнары» — башлыклары барлыкка килә Хәзерге вакытта «Калуга», «Калиновка» һ б бистәләрнең үз паханнары. лидерлары бар Монысы- олылар арасында әле. Ә яшьләр аларны үзләре арасына күчерә, лагерь-зона субкультурасы кануннары яшьләр арасында да формалаша. Төрле яшьтәге төркемнәр үзара элемтәдә торалар, һәм үсмерләр төркемнәрендәге криминальлек олылар йогынтысының ни дәрәҗәдә булуына турыдан-туры бәйле. Үсмерләрнең бер өлеше өлкән җинаятьчеләрнең эшчәнлегенә турыдан-туры тартылган. Кайбер үсмер төркемнәре мөстәкыйль «эшли», ләкин «абыйлар» аларны күз угында тоталар. Сүз уңаеннан, район халкы эчендә «утырып кайткан» кешеләр белән балигъ булмаган яшьләр арасындагы җинаятьчелек нисбәте туры пропорциональ бәйләнештә тора. Монда да аңламаслык бер нәрсә дә юк үсмерләр арасында лагерь субкультурасы формалашуга, анда караклык кагыйдәләрен, гадәтләрен, кануннарын урнаштыруга барыннан да элек шушы субкультура ияләре - зона «мәктәбен» бетереп кайткан кешеләр үз өлешләрен кертәләр. Шушы урында монысын да әйтеп үтәргә кирәктер: «утырып» кайткан, эшкә урнаша алмый аптырап йөрү бу кешеләрне тагын да усаллатып. аларны яна җинаять бусагасы төбенә китереп бастыра. Тик без бу очракта башка якны алабыз әле: аларның менә шушы усаллануы, җәмгыятькә каршы корылуы үзен- нән-үзе алар аралаша торган үсмерләр даирәсенә дә йога Яшүсмерләр мәсьәләсен хәл иткәндә субъектив фактор эшчәнлегенең артта калуы Халык аңының бүгенге структурасы һәм торышы, шәһәрдә яки районда гомуми тәртипнең торышы объектив яшәү һәм эшләү шартларына гына түгел, ә шушы процессларга иҗтимагый институтлар, оешмаларның ни дәрәҗәдә йогынты ясый алуларына да бәйле. Казанда соңгы ярты гасырда хезмәт ресурсларын шыплап тутыру һәм аерым-тору-яшәү структураларының хасил булуы куәтле мәдәни йогышы белән бергә барырга тиеш иде кебек. Без нәрсәне күз алдында тотабыз? Әлбәттә, барыннан да элек, яшәү урыннарында мәдәният сарайлары, кинотеатрлар кебек культура учаклары телләрендә эшләүче балалар оешмалары, шулай ук ике теллелекне истә тотып эшләүче урта мәктәпләр һәм ПТУлар. Хәлбуки, әле бүгенге көндә дә мәдәният оешмалары челтәре бик сыек, аеруча — югарыда телгә альт киткән бистәләрдә. Әйтик, шәһәр халкының яртысы яши торган Казанның аръягында өч районның һәркайсында татар һәм рус телләрендә театрлар булырга тиешлеге үзеннән-үзе күренеп тора кебек булса да. монын булганы юк. Кем әйтмешли, юктан күп нәрсә юк Кешеләрнең анына. психологиясенә һәм. димәк ки. үз-үзен тотышына мәдәни йогынты ясаунын икенче юлы массакүләм информация чаралары аша ята. Кызганычка каршы, субъектив фактор эшчәнле! сидәге бу элемент асылда юкка чыгарылды: татар һәм рус телләрендә чыгып килгән дистәләрчә басма матбагалар, татар театрлары ябылды (республика башкаласында бер генә театр калды, икенчесе авыл халкына хезмәт күрсәтүче күчмә театр гына иде) Җирле радио һәмтелевидение бүгенге конгә кадәр бик кыска вакытка тына эфирга чыталар Күп кенә әйбәт гадәтләр, әдәп-итатать. социаль институтлар җимерелде, иман-шәригатькә бик нык зыян килде Шунын нәтиҗәсе буларак, татар халкының зыялы катламы, сөртеп алгандай, бөтенләй диярлек юкка чыкты. Күңеленнән иманы качкан кешене туры сукмактан алып баруы гаять тә авыр эштер Әүвәледән килә торган структураларның җимерелүе гүяки атомнардан гына торган көпшәк җәмгыять хасил булуга китерде әйтерсен лә кешеләр атомнарга әверелә дә. халык шуларнын җыелмасы булган «массага» әйләнә Бу масса үз кануннары белән кыскамы, озынракмы вакыт зар яши торган төркемнәргә оеша башлый. Шушындый фонда җинаятьчелекнең канат җәюенә әллә ни гаҗәпләнергә дә туры килми Бездә һәм чит илләрдә үткәрелгән тикшеренүләр люмпенлашкан халык катламнарының ин хас сыйфаты тосендә аларнын ачык- тан-ачык һәм сугышчан әхлаксызлыгын күрсәтәләр Бу төркемнәрдә кешелек дәрәҗәсе бик гүбән бәяләнә, хезмәтне санга сугу юк. монда социаль һәм көнкүреш азгынлыг ы хөкем сөрә «Тяп-ляп» кебек бандалар шытып чыгуын һәм үсмерләр арасындагы җинаятьчелекнең бүгенгедәй киң таралуын алдан кисәтергә һәм булдырмый калырга мөмкин идеме соң9 Бу сорауга төрле җаваплы урыннарда утыручыЛар төрлечә җавап бирәчәк. 1987 елда Казаггга СССР Эчке эшләр министрлыгының егерме кешелек комиссиясе килеп, җәмәгать тәртибенең, җинаятьчелекнең торышын тикшерде Комиссия статистика мәг ьлүматлары һәм хисаплары белән килешмәде. Комиссия әгъзалары дәлилләрне һәм фактларны үзләренчә карарга теләп, кичләрен, сиздермичә генә кунакханәдән чыгып, шәһәр урамнарында) ы «гәртип»не үз күзләре белән күреп, күбесе эшләми торган автомат телефоннардан үзләре шалтыратып-шал тыратып каралылар Шул күзәтүләр һәм дәллиләр нигезендә СССР Эчке әтиләр министрлыгы коллегиясендә тикшереп карау өчен белешмә әзерләнде. Анда эшнең торышына объектив бәя бирелеп. ТАССР Эчке әтиләр министрлыгына сизелерлек ярдәм игәр өчен өстәмә техника, штаглар һ б. бүлү турында рекомендацияләр күрсәтелгән иде Ләкин боларнын берсе дә тәтемәде чөнки республиканың элеккеге башлыгы үз «мәхәлләсендә» хәлнең әйбәт булуын раслар өчен бәген кочен куйды Ул вакыттагы Союз министры Власов аның белән килеште һәм әлеге белешмә коллегиядә каралмады Мәскөү комиссиясе җитәкчесе С Суханов тикшерү йомгаклары буенча «Советская Татария» газетасына мәкалә язган иде. әмма ул басылмый калды Бу очракта нинди нәтиҗәгә киленә сон? Номенклатура үтенә аз гына ran төшерә торган информацияне дә читкә чыгармау өчен теше-тырнагы белән тырышты' Ул гражданнарның иминлеге хакында түгел, ә үг мәнфәгатьләрен генә кайгыртып яшәде Шуңа күрә дә элеккеге социаль-политик структураларның бөтен җитәкчеләре дә шәһәр проблемалары белән кызыксынып а гарны өйрәнәсе һәм бетерәсе урында «матур» отчетлар төзүче белгечләр бу гып утырдылар Хокук саклау органнарында гына түгел, дәүләт идарәсенең башка буыннарына да. кагыйдә буларак, мәгълүматсыз кешеләр үтеп керле Аларны сайлау бердән бер критерий шефка һәм администратнв-команда системасы кануннарына шәхси бирелгәнлек критерие буенча гына барды Шушындый ук «кадрлар»ны мәктәп- гә һәм педагогия идарәсенең башка буыннарында да күпләп очратырга була Ин яманы шунда алар, бу урыннарда эшләү өчен мәгълүматсыз булу тары өстснә. кеше баласы язмышы белән бөтенләй кызыксынмыйлар Хәер, күп кенә очракта андыйларның үз балалары да күп кенә очракларда нормаль торг ип ияләре булып чыкмыйлар Чыннан да. әгәр дә яшьләребез «бозык» икән, моның сәбәпләрен җәмгыять нсн бозыклыгыннан эзләргә кирәк Үсмер егетләр арасындагы җинаятьчелек җәмгыятьтә бара торган барлык негатив күренешләр белән гурыдан гуры бәйләнгән. Тулаем республикада да. башка габыздаг ы хә г дә шуны күрсәтә Хакимиятнең өстәге эшелоннарының һәм шул исәптән хокук саклау органнарындагы күп кенә кешеләрнең до «астыртын» экономика (теневая гкономика). крнмнногсн катлаулар белән үрелеп үсә башлавы да оешкан җинаятьчелеккә каршы нәтиҗәле көрәшкә, җәмгыятьне сәламәтләндерергә бик нык комачаулык итә. Катлаулы да. җитди дә сорау туа: ничек сон бу җинаятьчел дөнья үз ягында кануны да. башка төрле дәүләт институтлары да. җитештерү чаралары да армия дә. инстигуциональ идеология һәм политика да булмавына карамастан, яшьләрне көннән-көн үзенә ныграк җәлеп итеп, алар арасында үз йогынтысын киңрәк гарата бара? Бер сүз белән генә җавап биреп булмый бу сорауга. Беренчедән, җинаятьләр гизлек белән һәм даими үсә барганлыктан, аларга каршы көрәш аппараты фактларны ачып, ә судлар ул «эшлләрне карап бетереп бара алмый Җинаятьчелекнең үсеше тәэмин ителә, ә бу инде шәһәрдә һәм республикада криминоген хәлне катлауландыра, социаль-криминоген мәйдан киңәйгәннән киңәя һәм төпләнә бара. Икенчедән, хокук саклау органнары һаман да әле өстәге структураларның телефон басымыннан арына алганнары юк. Бу басым еш кына куллары да. намуслары да чиста булган яхшы белг ечләрнең вөҗданнарын буярга теләмәүләре аркасында эштән китүләренә сәбәп була. Ә бу үз чиратында милициянең сугышчан сафларын йомшартуга китерә. Милициядән башка сәбәпләр белән дә китәләр— бу асылда эш хакының түбән булуы, торак белән начар тәэмин ителү һ. б. Алар тотылган энергиягә, тәвәккәллеккә һич тәңгәл түгелләр. Кадрларның органнарга караган берничә тапкыр күбрәк түләүче кооперативларга савылуы тенденциягә әйләнеп бара, һәм, ниһаять, хокук саклау органнарына, мондый дәүләт оешмасына яг элементлар үтеп керүен дә күрсәтми булмый. Бу хәл көрәш һәм профилактика органнарындаг ы әхлакый-сәяси һәм хокукый тотрыклылыкны бетерә, профессиональ механизмны эчтән боза: эшнең ритмына, һөжүмчәнлеге. нәтиҗәлелег енә зыян килә. Шулай итеп, ничек соң бу җинаять дөньясы үз карамагында бернәрсәсе булмаса да, җәмгыятькә, дәүләткә, меңнәрчә кешеләргә һөҗүмчән төстә каршы тора ала. дигән сорауга гомумиләштерелгән җавап мондый гына була ала: димәк, бу дөнья кулында кануны да. анда кертелгән үз кешеләре йөзендә хокук саклау органнары да бар. дәүләт чиновникларын сатып алып, ул хөкүмәтнең үзенә йомшак каравына ирешә, шул ук түрәләр аркылы дефицит булган фонд материаллары һәм җитештерү чараларына элгәшә Җинаять дөньясы үз кооперацияләреннән тыш та бүгенге көндә үзенең идеологиясен һәм нормативларын урынлаштыра. ягъни теләсә кайда, нормаль хәл буларак, кешеләрне сатып алу һәм ялган, ришвәт һәм дәүләтне алдау, караклык һәм фәхишәлек таратыла. Мафия төркемнәренең тырышлыгы белән тора-бара җәмгыять үзе дә җинаятьчел була бара Җәмгыятьнең, дәүләт җитәкчелеген социаль яңарту, хокукый дәүләт формалаштыруда нинди социаль көчләргә таянырга соң. дигән сорау алга юкка гына килеп басмый. Шушы глобаль мәсьәләләрне хәл иткәндә генә яшь буынны коткарып калу, аңардан ил-йорт иминлегенең иртәгәге гаранты булырлык социаль таза шәхес формалаштыруга ирешергә мөмкин булачак. Субъектив факторның эшчәнлегендәге тагын бер җитешсез як — ул кануннар һәм нормативларның тиз үзгәрүчән чынбарлыктан, социаль идарә таләпләреннән артта сөйрәлүе. Күп кенә очракларда бу хәл хокук органнарының аяк-кулын бәйләп тора Хәтта Казанда әлеге «өерләр» (группировкалар) белән көрәшне яхшырту өчен дә Мәскәү рөхсәте кирәк булды. Республика прокуратурасы җитәкчесенең фикеренә таяныйк Үсмер яшьләр мәсьәләсе буенча Л. В. Агеевага җавабында ул. олешчә, менә нәрсә ди: «Җинаять кануниятендә группировкаларга бәйле җәмгыять өчен хәтәр булган гамәлләр өчен җаваплылыкны күз алдында тота торган махсус нормалар булдыру кирәк. Алар хокук институтларының һәммәсен дә колачлый алырлык булырга тиеш. Җәмгыятькә каршы группировка дигән төшенчәне: лидерлыкны, әгъза булуны, катнашу, сатып алу. янау һ б. ны канунияткә кертү зарур Әлеге оешмадан ирекле чыгуны тоткарлауның бөтен төрләре өчен хокукый җаваплылык булдырырга һәм андый ирекле чыгучы өстеннән җаваплылыкны алуның хокукый механизмын эшләү кирәк». Бик ачык та һәм бик кирәкле, хаклы да позиция. Группировкалар бит күп яктан Казан яшьләре күренеше Андый бүтән шәһәрләр күп түгел. Инде прокуратура булып прокуратура хәлне аңлап тиешле хокукый нормалар әзерләгән икән, аларны нәтиҗәле куллануда бернинди дә киртәләр булмаска тиеш иде кебек Хәлбуки, андый карар кабул итү өчен тагын Мәскәү кулы кирәк Үз вакытында ТССР Прокуратурасы андый норманың кирәклеген СССР һәм РСФСР прокуратуралары алдына куйган булган иде. Хәлбуки. Татарсган прокуроры күрсәтеп үткәнчә. Мәскәүдә яшьләр компанияләренең үзара сугышы Казан күренеше генә, дип карап, андый норманы канунга кертергә кирәк дигг тапмадылар Шушыннан инде бер нәтижә килеп чыга: нормативлар, һәр регион үзенчәлекләренә каран, урыннарда хәл ителергә тиеш Шулай булганда Татарстан җитәкчелегенең һәм аның хокук саклау органнарының активлыгы һәм жаваплыдыгы югарырак, идарә итү нәтиҗәлерәк, сыгылмалырак булыр иде Шушыны да истә тотканда, таять мөһим икътисади, сәяси, милли һәм башка мәсьәләләрне хәл итү зарурлыгы белән бергә. Татарстан Республикасы Суверенитеты турыныты мәсьәләнең тарихи хаклы куелганлыгы ачык күренеп тора Тулы бәйсезлек Республикага средстволар һәм кеше ресурсларын җинаятьчелек белән көрәшү аны булдырмауның озак вакытлы һәм оператив эшкә каралган ысулларын тормышка ашыруга мөмкинлек ачачак Базар мөнәсәбәтләре шартларында хәлнең катлаулануы Батар экономикасының үсеше, предприятие һәм социаль-көнкүреш сфераларында (сәүдә, коммуналь, көнкүреш хезмәте оешмалары һ. б ) хосусыйлаштыру котылгысыз рәвештә эшче көчләрнең мәгълүм бер өлешен эштән чыгарып ташлаячак Бу процесс бүлемле-бүлемле булыр Искерәк профессия иясе булган олырак яшьтәге кешеләр әйбәтрәк һәм, әлбәттә, яшьләр белән үсмерләр профек - сиональ яктан әлс формалашып житмәтөнлектән, артык кешеләр булып чытачак лар. Базар шарт ларында социализмның гуманлык һәм башка кыйммәт төре санга сут ылмаячак Эшсез калган яшьләр нишләр сон? Аларнын бер өлешен мафия оешкан җинаятьчелек суырып алачак. Бу өлеш энәсеннән жебенә каләр криминаллы булачак Бу бик аңлашыла, чөнки сайланыш әүвәлгечә криминаль ориентация билгеләре буенча бик каты булачак Аерма хәзер бу хәлнен күмәк төс алып, системага салынуында тына булачак Яшьләрнең калган өлеше урам стихиясенә биреләчәк Шуның белән асылда урлашу һәм талау кебек төрлечә криминаль специальләшкән төркемнәр артачак Шуның фонында гәргипссзлекләр, хутитанлык, җәмәгать урыннарын ы ■>' таксызлыклар эшләү күбәеп, җәмәгать тәртибенең торышы гагын да кат лау таначак Моның бөтенесе бергә шәһәрләребездә әх лаксыз-жинаягьчел тәртипнең -ч ген тек алуына кигерертә мөмкин Ачылмаган жинаягьтәрнен һәм астыртын .киная гь- ларнен күп мәртәбәләр артып, әхвальнең бөтенләй үк куллан ычкынуы та ихтимал Катгый кистереп әйтергә мөмкин җинаятьчелекнең тоталь үсеше, аныи базар мөнәсәбәтләре чорында чирү рәвешен алуы. Республиканы критикка ките реп терәп. Республиканың суверенитеты, жономикаиы торт ы ту кебек таять мө һимстратегик планнар һәм программаларны башкару юлында тур чоңгыл хаси т игәргә бик мөмкин Үсеп килүче яшь буынның күпләп-күпләп жәмгыятько картны рәвештәге эшчәнлеккә тартылуы, аларда кулланучы тына ткихолотитгее һәм аңның акчага гына корылган структурасы формалашу, бер яктан тур күләмдә социаль брак китереп чыгарса, икенче яктан, күп тә үтмәстән актуа п техник гехнологик, ижтнмагый-сояси. икътисади, фәнни мәсьәләләрне тормышка ашыруда дефицит та китереп тудырачак Республиканың гомумкешс тек ку тыурасы куркыныч астында калуы ихтимал Бу хәтәрлекләр каршыга килеп басмас борын алданрак кыймы тларт а андый ихгнмаллыкны булдырмау чараларын күрергә кирәк Бу яктан, кар тина и. чараларның берсе булып, яшь буышты коткарып калу тора Монда ип тыгиҗо к- юл ул да булса социаль уңай эшчәнлеккә укуга. >шкә иргу Анын өчен дәүләт предприягиеләре һәм оешмалары аларны эштә файда тануда кытыксың ганрак булырга тиешле Дәүләтнең налог сәясәте яшьләрне эшкә а \ та ттрелпрн ятиеләр. оешмалар өчен фаядалырах игеп корылтай будырта тиеш һәм. • .цхч-и чә, яшьләрдән баш тарту зыянга булсын. Кооперативларга тор тс .о :и-"к.-р ш» ширкәт тәрено килгәндә исә. монда да шундый ук сыт ы тма ты. < та; •• ч•• ; .«• ы п. стимулятор тар «in тәнүе кирәк Яшьтәр ироо ч м > булып, бүгенге көндә гаять актуальгә дә өйләнгәч, бегненч- у ткен м.тсъ-« юне хол итү өчен махсус максатка юнәтелгән акча чигерүләрне ик о : кир-жир Үсмер яшьләрне базар мөнәсәбәте шарт тарында м • туның икенче юлы яшьләрнең үз-үзләреннән хезмәт ширкәтләре .ч-шгырч очен шарт тар булдырудан гыйбарәт Дәүләт оешмалары үсмерләр өчен хезмәт сфера лары, яшенә һәм үзенчәлекләренә ярашлы эш төрләре булдыралар. Бу хәрәкәт үзәкләштерелгән булырга тиеш. Республиканың махсус яшьләр берләшмәсе тарафыннан. Хәзер яшәп килә торган «Яшүсмер» («Подросток») берләшмәсе бүгенге көн таләпләргә җавап бирә алмый инде. Тормыш яшьләрнең хәтта бәләкәй вакыттан ук уртак эшчәнлек белән оешу кабилиятен күрсәтә Бары максатлары гына төрле булуы мөмкин. Алларына ачык максат куеп, конкрет эш тәкъдим иткәндә, алар үзләре файдасына һәм, димәк ки, җәмгыять хакына да рәхәтләнеп эшләячәкләр. Монда берничә мәсьәлә хәл ителә: беренчедән, шәхеснең социальләшүе конкрет эшкә тартылу аркылы бара. Күңеле теләгән эшне сайлап алырлык кына булсын. Икенчедән, үзеннән-үзе оеша торган социаль системаларда уртак эшчәнлекне оештыруда активлык күрсәтү мөмкинлеге ачыла. Күпләр өчен бу оештыру сәләтен үстерү, киләчәктә җитди идарә итү эшчәнлегенә әзерлек мәктәбе булачак. Икенчедән, бу криминаль гамәлләрдән, җинаятьчел социальләнүдән арындыруның бер дигән юлы. Сүз бит аерым бер кешеләрнең язмышы, аларны коткару һәм аларга алгы көннәрдә нормаль тормыш тәэмин итү турында гына түгел, ә иҗтимагый- мөнәсәбәтләрне савыктыру. Республикада социаль прогресс турында бара. Хәтта ирекле базар шартларында да күп кенә функцияләр дәүләт кулында калырга тиеш. Алар арасында иң әһәмиятлесе булып, буыннан-буынга күчүчән- лекне тәэмин итү. кешелек факторын саклау торырга тиеш. Гадирәк итеп әйткәндә. яшь буынны стихия кочагында калдырырга һич ярамый. Юкса, җәмгыять үзен-үзе харап итәчәк