ГЫЙБРӘТЛӘР АЛСАК ИДЕ...

Сөйләшү башлыйбыз: БЕЗНЕҢ ТОРМЫШ. БЕЗНЕҢ ӘДӘБИЯТ. Хөрмәтле укучылар! Белгәнегезчә. журналыбыз битләрендә кызыклы роман һәм повестьлар даими басыла килә Алар арасында татар халкының соңгы еллардагы тормышын чагылдырган әсәрләр төп урынны алып тора Мисал өчен, соңгы ич елны гына алсак та. журналыбыз битләрендә татар халкының хәзерге чор тормышын күрсәтүгә багышланган әсәрләрдән түбәндәгеләр басылган «А. Гыйләҗев «Ба tma кем кулында?» (7—8 сан. 1990 ел). М Маликова «Фидая» (10 11 сан. 1990 ел). 3. Хөснияр «Каешлану» (6 сан. 1990 ел). Г Ахунов • Гомер юлы» (1—2 сан. 1991 ел). Ф Гыйльми «Зәйтүнәкәй — акчарлагым» (9 сан 1991 ел): Ә Баянов «Җәй белән җәй арасы» (6 сан. 1991 ел): Н Фәттах «Кичү» (7—8 сан. 1991 ел) Ә. Галиев «Авылдашлар» (9—Ю саннар. 1992 ел): А Хәлим «Өч аяклы ат» (6—7 сан, 1992 ел) һ. б. Үткән елның 10—11 нче саннарында без сезнең игътибарга язучы Фоат Садринең бүгенге көн тормышына багышланган «Таң җиле» исемле яңа романын тәкъдим иттек. Шул уңайдан, сезне журнал битләрендә башланачак сөйләшүгә чакырдык Сөйләшүнең темасы — «Безнең тормыш. Безнең әдәбият» иде Бу санда әнә шул сөйләшүне башлап җибәрәбез. Анда язучыларның, тәнкыйтьчеләрнең һәм шулай ук укучыларның актив катнашуларын көтеп калабыз.

Аерым кешеләр кебек, тулаем җәмгыять тә даими рәвештә үсеш-үз1 эреш кичереп тора һәм теләсә кайсы җәмгыятьтә дә яхшы, алдынгы карашлы кешеләр була. Алар, җәмгыятьнең тискәре көчләре белән каршылыкка керәләр, шул юлда шактый газапларга да дучар булалар Әдәбиятыбыз сонгы унъеллыкларда бездәге шушы хәл-әхвәлне ничек сурәтләде соң? Бу өлкәдә бездә җитди сүз әйтү булдымы0 Ягъни, төгәлрәк әйткәндә, язучыларыбызнын бүгенгене бәяләүдә һәм киләчәккә күз ташлауда зирәклекләре кай тирәдә булды0 Тормышыбызның әдәбияттагы сурәтләнешенә бәйләнешле рәвештә шул турыда бергәләп уйланыйк әле. Фоаз ГАЛИМУЛЛИН (1941) әдәби тәнкыйтьче, филология фәннәре канОидаты Бүгенге татар әдәбиятын яктырткан китаплар авторы. Казанда яши А Әйе. бу дөньяда намуслы кешегә яшәве авыр. Бигрәк тә безнең җәмгыятьтә Ник дигәндә, җылы, төшемле урыннарнын күбесенә сәләтләре буенча түгел, бәлки әшнәлек юлы белән килгән түрәләр үз әйләнә-тирәләрен ялагайлар белән чолгап алырга тырышалар Чөнки беләләр болай иткәндә җанын тыныч. Кул сынса җии эчендә, баш тишелсә - бүрек эчендә Курыкмыйча дөньясының артына гибеп яшәргә мөмкин Әнә шундыйларның без А Гыйләжевнең «Балта кем кулында ’». Р Мөхәммәдисвнен «Кенәри чиглек кошы» әсәрләрендә аеруча гыйбрәтле игеп сурәтләнүен күрдек. Мондый капкорсаклар бер нәрсәне оныталар шеш. гула торг ач. барыбер тишелгән шикелле, көннәрдән бер көнне хәрам ризык өчен жавап бирер!ә туры киләчәк Ихтимал, аларнын кайберләре хөкем алдына да басмаслар, ләкин намус, вөҗдан хөкеме бар бит әле Андыйларга. гадәттә үлем газабы да катырак була Моны меңәр еллык тәжрибә раслаган бит инде Ә менә күңеле тулы изгелек, яктылык булган, бары тик игелекле гамәлләр белән мәшгуль кешенең гышкы кыяфәте белән дә бүтәннәрне жәлеп итүчән булуы, дөнья белән алыш-бирешен дә шактый җиңел өзүе хакыйкать Фоат Садриевнсн «Таң җиле» романындагы Нуриасма апа әнә шундый бәхеткә ия сирәк кешеләрнең берсе Нуриасма. Исемнәр буенча белгеч Г Саттаров китабында Әсма исеменең бик өстен, югары дәрәжале. боек дигән мәгънәләргә ия булуы турында әйтелә. Шуның өстснә «Нур» дигән матур сүз дә өстәлгәч. Нуриасма исеме тагын да яктырып китә, аның .татлылыгы арта Җиһанга якты нурлар сибүче Кояшыбызны гаңда сөенеп көтеп алып, кичен хәер-дога белән озатып калып гомер иткән Нуриасма үзе дә җылылык, я! ымлылык, игелеклелек чыганагы булып тоела Гомерен керсез-тапсыз үткәргән Нуриасма әсәр ахырында гөнаһлы бәндәләр өчен әхлакый хөкемдар югарылыгына күтәрелә Аның бәхиллеген алу кешеләр өчен ип олы бәхет булып кабул ителә, кире жавап ишетү исә теләсә нинди хөкемнән дә катырак булып чыта Әнә Бөрия дигән бозык хатын җиңгәсе Нури асмадан «бәхил» сүзен кабул итеп алырга бик тә теләр иде Ләкин мондый үтә газиз сүзне ишетмәү аның мәгънәсез яшәгән гомеренә бирелгән гадел бәя Бәрня өе алтын-көмешкә күмелгән, сандык тулы акчалы хатын ахыр чиктә үзенең иң фәкыйрь һәм рухи ярлы икәнен сизә башлый. Нуриасманы исә фәрештәгә тиңләргә мөмкин. Тагар хатыннарына хас затлылык. сабырлык, эшчәнлек, вөҗдан чисталыгы боларның һәммәсе әлеге образда шактый тулы тупланган Йә. әйтегез, кияүгә дә чыкмаган башы белән, кыз килеш башка берәү тарафыннан урамга ташлап калдырылган баланы алып кайтып, булачак иренә аны үзенеке дип әй гергә кемнең кыюлыгы җитәр икән?! Бу бөек серне бәген дөньядан гомер буе яшереп сакларга, малайның ягим икәнлеген сиздермәс өчен аны икеләтә яратырга Нуриасмага аз көч кирәк булмагандыр. Әтиләре үлгәч, шушы Фәрит ике энесе, бер сенлесе өчен ага урынына калган икән, бу инде әлеге гаиләнең газа әхлак нигезенә корылганлыгын рас.лый Йә. әйтегез, иренең күрше хатыны белән йөрүен күреп та. шау-шу куптармыйча, кешелек дәрәҗәсен саклап калырга кемнең көче житәр иде икән?! Бу хыянәтнең сәбәбе үзенең гиешенчө хатын-кыз була алмавыннан икәнен төшенеп, ирен яңадан яулап алу өчен иң дөрес ю лны табарга күңел сизгерлеге зирәклеге һәм ихтыяр көче җиткән хатын бездә ихтирам уятмыймыни9 Йә. әйтегез, тудырып үстергән кызы тарафыннан куып чыгарылган кай- нанасын үзенә алып, аны ун ел тәрбияләү, актык сулышынача хөрмәтләү һәм тагын ирсез коеячә дүрт баланы аякка бастыру, һәрберсен Кеше игеп үстеру өчен күпме түземлелек таләп ителгәндер! Шуның өстснә, авыл я.мс. аның иминлеге, бөтенлеге, төзеклеге өчен борчылып, балалары белән тау битләренә агачларга хәтле утыртырга аңа нинди илаһи коч ярдәм итте икән’’ Мондый кешенең үзен иң бәхетле җан иясе итеп санарга хакы бар Моны тою зур әйбер Ләкин, шул ук вакытта, үзе дә сизмәстән, Нуриасма ялган идеаллар колына да әверелә. Аның бик күп матур сыйфатлары (һәм Нуриасма кебек бик күпләрнеке) алдауга корылган җәмгыятебездә рәхимсез файда таны г- ды. аларның хезмәт нәтиҗәләре социализм строеның өстен катлаулары тарафыннан оятсызларча үзләштерелде. Нуриасма изге дип исәпләгән нәрсәләр бары тик нормать җәмгыятьтә генә кыЙммәгкә ия бу тирга мөмкин иде Ә болай ул кешегә каршы коры ә ан мәкер җәтмәләре белән урагып алынган иде Чыннан да, күмәк эшкә әллә ни исе китмичә, үз җаен г ына кайт ыргып яшәгән Хәдичәләр «егерме стлан коммунизм булачак» дип ашлаткан райком инструкторына «әкият сөйләмәгез» дип әйткән Хәдичәләр, җае туры килгөша кешенен тиресен тунап байлык җыйган Бәрияләр ул елларда дөресрәк яшәгән түгелме соң? Алар акыллырак булып чыга ич! Чөнки боларның күзеннән социализмның гаделлегенә ышану пәрдәсе күптән төшкән Мәҗит Хөснуллин кебек читтән килгән колхоз рәисләренең күп очракта гастролер икәнлекләрен аңлау өчен дә әлләни акыл кирәкми Әнә бу капкорсак колхоз исәбенә нинди йорт җиткергән! Аннары аны сатып җибәргән. Хәзер исә әллә кайдагы туган авылында йорт салу өчен күмәк хуҗалыкның бөтен мөмкинлеген эшкә җиккән. Шофер Гарифҗанның исерек икәнлеген күрә торып, Хөснуллин аны әнә шул урлап оешачак өенә бүрәнә алып кайтырга урманга җибәрә. Нуриасма кебек үк изге җанлы Рәмзинең үлеменә дә колхоз рәисе иң әүвәл үзе гаепле. Аның шул гөнаһсың каплау өчен, күрәләтә торып, врачлар «Гарифҗан рульгә аек хәлдә утырган» дигән белешмә бирәләр. Үлгән Рәмзинең хатынын ферма мөдире итеп билгеләп, бүтәннәрне башкача җайлап, Хөснуллин эшне үз файдасына үзгәртүгә ирешә. Нуриасма белүенә караганда, «һәммәсе дә Хөснул- линга килеп тоташа иде. Врачлар аның кулында. Ул аларга колхозның түшкә- түшкә итен, чиләк-чиләк балын, капчык-капчык икмәген озата. Аптека мөдирләрен әйткән дә юк. Халыкка дип кайткан барлык кыйммәтле дарулар райкомның беренче секретаре белән Хөснуллинга китеп бара, дип сөйлиләр. Халык җилкәсендә кәеф-сафа корып, җинаять өстенә җинаять кылып, үз башларын тына саклап яшәүчеләр менә шушы идарә йортыннан алып Мәскәүгә кадәр берберсе белән бәйләнгәннәр». Колхоз рәисенең кодрәте аның прокуратура тикшерүчесен уч төбендә биетүендә бигрәк тә ачык, җирәнгеч булып күренә Бөтен тикшерү-хөкем әһелләре райкомга һәм хуҗалык җитәкчеләренә сатылып беткән җәмгыятьне хокукый дип әйтергә мөмкин түгел иде шул. Шушы шартларда дөреслекне яклаучы Нуриасма. әлбәттә, кара каргалар арасындагы бердәнбер ала канат булып кала. Улы Мизхәт тә. дуслыкка тугры калам дигән булып, караны ак диючеләр ягына баса. Мондый шартларда, өстеңә ябырылган пычрак ташкынга каршы тору өчен, әйтеп бетергесез ныклык, үҗәтлек кирәк Ләкин кешенең намус көченә чама булмаса да. йөрәкнең мөмкинлекләре чикле икән шул. Гомер буе дөреслек юлында җәфа күреп яшәгән Нуриасманың йөрәге дә хуҗасына хезмәт итүдән баш тарта. Әмма шунысы кыйммәт: Нуриасма апа үзенең дөньяда яхшы исем, менә дигән уллар-кызлар. оныклар, игелекле эшләр калдыруына сөенеп үлә. Ә менә аракы сатып кеше бозып ятучы Бәрияләргә үлгән чакта беркем дә бәхиллек сорап килмәс. Нуриасма бәхиллеге - гаделлек, изгелек юлына фатиха дигән сүз. Бу ананың бөеклеге әнә шунда. Дөреслек хакына бернинди чигенүләргә бара белмә! ән, хәтта кече улы белән ара бозылуыннан да курыкмаган ана образы — укучыда чиксез хөрмәт уята Язучы Ф. Садриев үзенең уйлануларын шушы бер ноктага — намуслы яшәү тирәсенә туплап бик дөрес иткән. Соңгы елларда язучыларыбыз намус, гаделлек мәсьәләсен әсәрләрдә еш күгәрәләр. Дөрес. Р Төхфәтуллин, Ә. Еники, А. Гыйләжев кебек әдипләребез укучының игътибарын ул якка элеккеге елларда ук юнәлтәләр иде Р Төхфәтуллиннын «Йолдызым» повестен гына искә төшерик. Әле 1960 елда, ягъни коммунистлар фиркасенең хакимияте аеруча көчле бер чорда, ул әлеге иҗтимагый оешманың, дөресендә дәүләтне муенчаклап алган бер катлам җитәкчеләренең, кыек куллы бәндәләр белән бер кашыктан ашаулары, моңа комачаулаган намуслы кешеләрне үз ихтыярларына ни рәвешле буйсындыру алымнарын күрсәтеп бирде Хәтерегездәдер, анда Хәмдиев фамилияле райком хезмәткәре образы бар. Гөлзифалар колхозының рәисе һә.м склад мөдире күмәк малны ничек теләсәләр шулай тоталар. Әлбәттә. Хәмдиев кебекләргә дә өлеш чыгаралар. Моны үткен күзле Гөлзифа сизә һәм башта, Хәмдиевне намуслы җитәкчегә санап, ана бу турыда сөйләп бирә. Тегесе чара күрергә вәгъдә бирә. Бу очракта шушы Хәмди- евнең, шактый көннәр узгач, Гөлзифага әйткән сүзләре гыйбрәтле: Каракны бит аны өстендә тоткан яхшы. Хәзер бик авыр мәсьәлә шул инде ул. Аннары, сеңлем, син бу арада эшкә салкын карый башлагансың. Ярамый алай. Үзең комсомолка. Анда безнең туганнар кан коя, илнең язмышы хәл ителә, ә син тылда ятып җиңү эшенә аяк чаласың. Кара аны! Күрәбез, колхоз исәбенә ашаучылар мафия булып оешканнар. Алар райкомда эшләүчеләр белән бер булып эш итәләр. Шуңа күрә андыйлар белән көрәшү күп очракта мөмкин түгел Ярый, Гөлзифага әлеге хәлдән чыгарга Мөнир дигән егет ярдәм итә. Югыйсә, Хәмдиев дигән бәндә, Гөлзифа турында чүп-чар гайбәт җыеп, шактый җитди «эш» ачу нияте белән йөри башлаган була инде. Җитәкче оешманың кешеләр язмышын әнә шундый интригалар оештырып «хәл итүен» моннан да оста күрсәтеп булмыйдыр Заманында А. Расих. М. Хә- 142 бибуллин, X. Хайруллин, Г Ахунов. В Нуруллиннар кебек авыл мәүзутына уңышлы әсәрләр яжа г иткән азучыларыбыз да шушына охшаш күренешләрне сак кына булса да бирә бардылар Җәмгыятьнен бодай барса алга таба да ман- тымасын унай геройлар авызыннан булмаса. тискәреләренең сүзләре аркылы булса да искәртергә тырыштылар һәр жөмлә партия цензурасы иләге аркылы үткәрелгән ул заманнарда шуннан да артыгына өмет тоту мөмкин түгел иде Бүген исә бу мәсьәләләр хакында кыю язылган әсәрләр укыйбыз. Фәрит Гыйльминең «Зәйтүнәкәй акчарлагым»» дигән хикәясе шу ларның берсе Элеккеге татар тормышының каһәрле яклары турында сүл чыкса, еш кына М. Гафуринын «Шат ыйрьнен алтын приискасында» повестенда! ы бер күренешкә игътибарны юнәлтүләр була иде. Имеш, алтын юып интс! үчеләр янына прииска хуҗалары бертуган Рәмиевләр әнә ничек итеп пөхтә, матур киенеп килгәннәр. (Кешеләр тиргә ба гып эшләгәндә, болар шәмдәй төз гәүдәләрен күрсәтеп йөрүдән тәм табалар, янәсе.) Ләкин шушы хуҗалар йөзләгән кешеләрне эш. яшәү чыганагы белән тәэмин иткәннәр, тамакларын туйдырганнар Белүебезчә, аларнын миллионнар туплаганчы, йә баш. йә мал дип. нинди тәвәккәллекләргә барганлыкларын да истән чыгарырга ярамый Җәй көне үз приискаларын бер карап китәләр икән, монда мин үзем бернинди дә гаеп-кыск күрмим Анын каравы, алар бире!ә гаиләләре, балачагалары белән килгәннәр Мөселманча яшәү рәвешенең бөтен шартын китереп, кирәгендә эш белән мәшгуль булып, вакытында намаз укып, гадәтчә генә күңел ачып, бераз шушында торып китүләрендә бернинди дә хилафлык юк Әлбәттә, совет хакимияте урнашып ун ел тулып узгач, «буржуйлар»нын тетмәсен тетү ин модада чагында М Гафури да. заман шаукымына иярен, миллионер шагыйрьгә соңлап булса да рәсми идеология күңеленә сары май булып ягардай сүз әйтүдән тыелып кал.! алмаган Ләкин «а»ны әйткәч, «бмсын да әйтү тиеш иде Шул ук Рәмиевләрнсң Орск ягындагы Юлык авылында 1898 елда мәһабәт игеп таш мәчет салдырулары, зур мәдрәсә ачулары, русча укыта тор!ан мәктәп булдыру тары, хәлфә-у кылучыларны үз исәпләренә тотулары, хәпа китапханә оештырулары турында да ник әйтмәскә'7 Билгеле булганча. 1919 елда шушы китапханәдә күренекле драматургыбыз М Фәйзи эшли Алай гына да түгел, егермеләп приискаларынын һәрберсендә мәдрәсә ачып бирүләре дә мәгълүм Шушы бертуганнарның «Вакыт» газетасын. «Шура» журналы!! чыгаруларын да өстәсәң, аларнын татар .халкы өчен кылган гамәлләренең зурльн ы тагын да ерактанрак күренә Болар М Гафури! а мәгълүм идеме? Шикләнми әйтергә мөмкин, белгән ул аларны Ләкин большевиклар каләмеңне мең күз белән күзәтеп торганда, бар. «буржуймларнын унай ягын әйтеп кара! Башың ике булса! Ярый. хуш. инде совет чоры түрәләренең «приискаларга» ничек килеп йөрүләрен күздән кичерик Бу эштә безгә Ф Гыйльми әсәре ярдәм итәр Әйе. бу катлам, әхлакның бәген кануннарын атлап чыт ып, үзләре белән бергә башкаларны да. аеруча яшь буынны аларча тәрбияләүдә аз ииләмәдс Чөнки аларга биләгән урыннарында нык басып гору, һаман саен көчәя барган азгынлык омтылышларын канәгатьләндерү өчен яңадан-яңа куштаннар, «айт» дигәнгә «тайт» дип торучылар, һәм. әйтер!ә кирәк, йә ирекле рәвештә, йә шуңа мәжбүр ителгән корбаннар кирәк иде Ф Гыйльми шулар җәннәтенең бер кечкенә генә читен ачып күрсәтә. Татарстан элеккеге бөек илдә ин кыерсытылган өлкәләрнең (әйе. Мәскәү өчен ул җөмһүрият түгел иде) берсе булып, халкы да түбән сорт лип бәяләнде Тантаналы утырышлардан сон уздырыла торган хөкүмәт дәреҗ.чхндәге концертларда тагар артистларының чынашын тыңладыкмы без? Юк! Ил үсешенә олеш керткән халыкларны сана! анда союздаш җөмһүриятләрнең милләтләре генә искә алынды һ. б. Татарстанга башлык итеп читтән китерелгән, исемнәре генә татарча яңгыраган түрәләр яшәп күрсәттеләр дә соң! Төрле төбәкләрдә алар өчен салынган күңел ачу ханәләрен генә ал син. Ф Гыйльми дә шундый «теге йорт»ларның берсе ерак бер авылның иң матур, җәннәт урынына салынуын әйтә Шул районның түрәләре аны «Минзәлөләрнекеннәи әйбәт булырга тиеш'» дип салдырганнар Шулай булмаса, аларнын эшчәнлекләре. башларын ташка орсалар да. тиешенчә бәяләнмәячәк, янәсе Көннәрдән бер коште «теге йортка» Хуҗа килеп төшә Моны белгәч, район дәррәү аякка баса' Көтүчедән алып райкомның беренчесенә кадәр һәммәсе Хуҗаның күңелен күрү өчен тырышалар (. ый-хормәгнең чите юк Ләкин Хуҗага бу I ыни җитми Ана кичке чәйне чибәр саф. яшь кыз ясап бирергә тиеш икән Алай тына да түгел, бу кы! юнен анын ятагында уздырыр!а да бурыч ты Шу тай булмаса. Хуҗаның күңелен күрдем дип уйлыйсы да юк Димәк у i синен миеннән канәгать булмаска, шунардан теләсә нинди нәтиҗәләр ясарга мөмкин Классик язучыбыз М. Гафури боларны күрсә, нәрсә дияр, аларны үз әсәрләрендә ничегрәк итеп яктыртыр иде икән? Иманым камил, биредә сурәтләнгән мир үгезләрен берәр әсәренен үзәгенә куеп сурәтләүнең бер-бер җаен тапмый калмас иде ул! Мине иң хәвефләндергәне шулай да әле бу түгел. Боларны инде төзәтеп булмый, бары тик шулай гыйбрәт итеп сөйләргә генә кала. Мине иң борчыганы — шушы хуҗаларга алмашка әкренләп яңаларның әзерләнүе һәм килүе. Моны Ф Гыйльми дә ассызыклап күрсәтә. Егерме дүрт яшьлек Равил мәктәп директоры булып эшли. Ул үз коллективында пионер вожатые булып эшләүче унсигез яшьлек Зәйтүнәне ярата. Аларның икесе арасындагы мәхәббәткә укучы соклана башлый. Ләкин, көннәрдән бер көнне колхоз рәисе Равилгә үзенең сөйгәнен теге Хуҗага «кичке чәй эчерергә» җибәрергә куша. Равил бала-чага түгел, урман эчендәге аулак өйдә Хуҗаның кызлар белән нинди «чәй» эчүен яхшы белә. Шуңа күрә, аның мондый тәкъдимне ишеткәч «Бу мөмкин түгел, мин рөхсәт итә алмыйм...»— дип белештермичә әйтеп куюы да бик табигый. Ләкин колхоз рәисенең: «Ул синең хатынынмы әллә? Түгел! Уйла!.. Син ахмак малай түгел!»—дип әйтүе була, егетнең ихтыяры сына, сөйгән кызын үз карьерасы өчен корбан итә. Нәтиҗәдә, төн буена мәсхәрәләнгән кыз иртәгесен үзүзенә кул салырга мәҗбүр була. Равил, өлкән кешеләрдән күреп, әгәр өстен катлау арасында калырга теләсәң, бүген һәм алга таба ничегрәк эш итәргә кирәклеген шактый яхшы төшенгән Ул инде кешеләрне үзе өчен ике сортка бүлгән Берәүләр аңа аралашырга яраклы кешеләр: райкомда эшләүчеләр, халык мәгариф бүлеге мөдире, колхоз рәисе. Икенчеләре — гади халык, «кара сарык». Әнә Зәйтүнә ана авыл егетләре-кызлары янына уен кичәсенә барырга тәкъдим итә. Бу сүздән Равилнең коты оча. Чөнки кичә генә партиягә кандидат итеп алынган кешегә андый җирләргә барып йөрү килешә торган эшмени? Ул. киресенчә, авыл халкыннан читләшергә, биек коймалар артына яшеренергә, серле булып калырга тиеш. Кешеләр аңардан куркырга тиешләр. «Куркалар — димәк, мине хөрмәт итәләр!» — ди ул Әйе. түрәләрнең эреләре дә, ваклары да шушындый җирәнгәч фәлсәфә белән коралланган иде. Мондыйлар утырган урыннарында калу өчен, сөйгән кызларын гына түгел, туган ата-аналарын да, һич авырсынмыйча, сатып җибәрә ала! Ә. Баянов— тормышта бара торган тенденцияләргә иң сизгер әдип — «Таш китап» әсәрендә байтак еллар элек инде бу теманы күтәргән һәм аның авыр нәтиҗәләргә китерәчәген кисәткән иде Кызганыч, партия әдипләрнең акыллы сүзенә үз вакытында колак сала белмәде. Бу исә аның үзен үк тирән упкынга китереп чыгарды. Әйе, күз яшьләре бервакыт якадан китереп тота шул Ә намуслы яшәү — гомерне озайта, аны мәгънәле итә. Ни үкенеч, бик күпләр бу хакыйка гькә эш узгач кына төшенә. Гомер, вакыт—аккан судай хәрәкәттә. Бер үк суга ике тапкыр кереп булмый, диләр. Язучыларның исә бер үк темага кат-кат алынуларын очратырга була. Г Ахуновнын «Гомер юлы» романын укыгач, шундый фикергә килдем. Бу әсәр 1985— 89 елларда язылган. Билгеле булганча, бу язучыбыз моннан егерме еллар элек, ягъни 1970—71 елларда «Чикләвек төше» повестен биргән иде. Әлеге әсәрләрнең икесе дә (гәрчә тормышыбызның төрле чорларын яктыртсалар да) бер үк темага: җәмгыятебез белән кеше, тарайтыбрак әйтсәк, ул вакытларда үзен ходай тәгаләдән дә өстен куйган коммунистлар партиясе белән аның әгъзалары арасындагы мөнәсәбәтләрне күрсәтүгә багышланган. Г. Ахунов—олы биографияле, гомерендә күпне күргән, күпне кичергән, ходайнын һәр бирмеш көнне әдәбият мәйданында иҗат иткән кеше. Шул ук вакытта. Язучылар берлеге җитәкчесе буларак, партия өлкә комитеты тирәсендә, илнең Югары Советы депутаты буларак, Мәскәү җитәкчелеге мохитендә дә күп йөргән шәхес Гади халык тормышыннан да аерылып торган чагы булмады аның. Шулай булгач, аның үз заманы тормышын яхшы белүенә кем шикләнер икән? Сүз илленче еллардан алып бүгенге көнгә кадәр булган вакыт аралыгы турында бара. Үзе яшәгән елларның бөтен катлаулылыгын әдәби әсәрләрдә сурәтләп биргән язучы тарих өчен бик игелекле эш калдыра. Г. Ахуновнын «Чикләвек төше» белән «Гомер юлы» әсәрләрен янәшә телгә алуым очраклы түгел. Бу соңгысын укыганда, телисеңме-теләмисеңме, Халикъ Саматов белән булган хәл-әхвәллар параллель рәвештә искә төшәләр һәм табигый генә уйлап та куясың: бу икенче әсәрен язып, инде үз вакытында шактый уңышлы дип табылган повестында гәүдәләндерелгәннәргә язучы нәрсә өстәгән9 Алдан ук әйтеп куям, романның соңгы битен (журнал варианты турында сүз бара) ябып куйгач, күңелдә канәгатьлек туа. Г Ахунов элеккеге әсәрендәге уйларын бу юлы яна югарылыкта дәвам иттерә, җитмешенче еллар башында әйтеп бетермичә күп нокталар белән калырга мәжбүр булганнарны каләменнән түгә. Ин мөһиме, коммунистлар партиясенең жәмгыятьтәге урыны турындагы уйлануларына күпмедер дәрәжәдә йомгак ясый Әйе. партия, ничек кенә гажәп тоелмасын, илебез җәмгыятенең нигезен какшатучы коч булды Аның эшчәнлегенд.эге бер якны гына карыйк Ул да булса кешенен түбәнгерәк урыннан югарырак баскычка күтәрелүенә куелган шартны. Мин. комсомол һәм партия райкомнарында эшләп алган кеше, бик яхшы белам бары тик эш өчен янып, булсын дип йөреп кенә өскәрәк күтәрелеп булмый иде Алай була торган булса. Кукмара райкомының «мәңгелек» инструкторы Фәрхинур Вәлиуллина әллә кем булган булыр иде Юк. ана шул сызыкны атлап чыгу мөмкин булмады. Чөнки түрәләр алдында тәлинкә тоту гадәте юк иде Мин үтем дә моны бик гиз сизеп алдым Яшь чак. көч-куәт бер кочак Партиянең бик акыллы, әмма тормышта кулланырга ярамый торган матур сүзләренә ышанып, мин бик «хәтәр» башбаштаклык эшләп ташлаганмын Көннәрдән бер көнне «Дружба» колхозы парткомы секретарьссз калды Читтән килгән бу кешене каядыр икенче урынга күчерделәр Колхозның үзәге Иске Кенә (Мултан дип тә йөртәләр) исемле мари авылында. Карыйм, колхозның рәисе дә җирле кеше түгел, каяндыр килгән татар кешесе Партком секретаре шушы авыл кешесе булса, монарлан эш отар гына иде Лаеклы кешесе дә бар Тоттым да партбюрода А. Гриюрьев дигән укымышлы т ына, оештыру сәләтенә дә ия. абруйлы мари егетен такьдим иттем Шунда мариларның куанулары! Әле дә күз алдымнан китми Ләкин бу минем үземә шактый кыйммәткә төште Күз ачып йомганчы район мәдәният Йорты директоры итеп күчереп тә куйдылар' Кычытмаганны кашып, мариларны номенклатурага кертеп йөрмәсен, янәсе Партиянең кадрлар мәсьәләсендәге төп хаталарыннан берсе. Г Ахунов әйтмешли, аңа «1ырышып ярамый кеше, койрык болгап ярый» Әгәр дә партиягә күпчелекнең карьера, түрә булып үрмәләү өчен кергәнлеген искә алсаң, бик куркыныч әйбер бит бу. Алар эшнең рәтенә төшенү, хезмәт ияләренә игелекле булу, үзләре җитәкләгән коллективларны үрчемле эшкә оештыру урынына «болан итсәм, райком, обком секретаре нәрсә әйтер икән?» дигән үлчәм белән эш иттеләр Төп тырышлык партия түрәләре алдында яхшы атлы булып күренергә юнәлде Моның бәрабәренә гомуми эшкә зыян китерү алар өчен берни дә тормады Г Ахунов сүз бара торган икс әсәрендә дә шушы мәүзугны тирәнәйтеп, әлеге хәлнең афәтле якларын ачуга язучылык сәләтен туплый Укучы белә. «Чикләвек тошс»ндә. дүрт мең ңентнер ашлыкны күгәрткән дигән сылтау белән, райком секретаре Байназаров колхоз рәисе Саматовны япеннән алу мәсьәләсен куя һәм моты ирешә дә. «Гомер юлы»нда да шул ук хәл Утыз жиде яшьлек колхоз рәисе Галинур Айтуганов ашлыкны райком таләп иткән вакытта чәчмәве (жир өлгерүгә карап эш итүе), икмәкне хөкүмәткә киптереп тапшыруы (чи тапшырсаң, план үтәү очен бермә-бер артык бирергә кирәк) сәбәпле районның бу мәсьәләләрдә планны үз вакытында үтәвен өзгән булып чыга. Гомумән, анып үз акылы үзендә, шугы күрә колхоз елдан-ел ныгый гына бара Болар, әлбәттә, «райкомга бар җирдә дә буйсыналар, бар җирдә дә партия җитәкчелек игә» дип кагып калган райком секретарьлары Байназаров. Тимергалиев ншеләр өчен гадәттән тыш хәлләр Халикъ. Галинурлар исә мондыйларга тамак төбенә утырган балык кылчыгы нде. Шунысы кызык. Халикъны урыныннан алырга килгәч. Байназаров партбюро җыя. Анын әгъзаларын колхозның гомуми җыелышында райком ихтыярын якларга күндерү берни дә тормый. Ләкин җыелышта Халикъны урыныннан алу мәсьәләсе тавышка куелгач, шушы алты коммунисттан гайре беркем дә кул күгәрми Биш йөз колхозчы намуслы булган, ә алты коммунист исә үз фикерсез, өстән кушканга мөһер сугып утыручы гына булып кала Мондый эш стиле партиянең җәмтыять өчен куркыныч көч булып әверелә баруы турында сөйли нде «Гомер юлы»кда исә Тимергалиев. үзе килгәч, шулай ук нн әүвәл партия активын җыеп а га Әмма, бәхеткә каршы, эш шуннан артыкка кигмн Биредәге коммунистлар Галинурны эштән алу мәсьәләсен җыелышка куюдан баш тарталар Сорауның: «Райкомның авгоритегы бер тиешә дә тормыймыни’ дип куелуына да аларның җавабы әзер «Партия исеменнән сөйләүчеләрне күргән бар бешен Үзенең шәхен мөнәсәбәтен партия бәясе дип җиткерергә килгәннәрне дә. шөкер, күрмәдек гүгсл. күрдек» Шу тай игеп. Тимергалиев җиңелә Әлбәттә. 1985 елдан соңгы шартларда вакыйганың мондый борылыш алуы табигый иле Ләкин ахыр чиктә. Ха гикъ кебек үк. Галинур да рәислеген ташлап китәргә мәжбүр бута Димәк, нәтиҗә бер — райкомнарның җыелышлардан башка да җирле кадрларга тәэсир итәрдәй көчләре зур иде шул. Күргәнебезчә, җәмгыятебез үсешенә комачау булучы көчкә әверелгән мондый партиянең алга таба да яшәргә хокукы булмагандыр Шулай булмаса. ул юк кына сәбәпләр аркасында тиз генә җимерелеп төшмәгән дә булыр иде. Г. Ахунов соңгы әсәрендә бик кызыклы бер күзәтү ясый. Ул да булса эш рәтен белүче, «киребеткән» кешеләргә карата райком җитәкчеләренең тискәре мөнәсәбәтләренең күчемлелеген ачып сала. Тимсргалиевка эшне тапшырганда райкомның элеккеге Беренчесе Ханзафаров аңа баштан ук Айтугановлар турында (райондагы иң акыллы һәм булдыклы колхоз җитәкчеләре хакында!) күңел кайтарырлык бәяләмә бирә. «Айтугановлар, —ди ул,- коммунист булсалар да, партия солдатлары димәс идем мин аларны Барлык урында ил кушканны, партия кушканны үтәп тору нык җәелгән бер заманда, болар, үзләренчә кыланган булып, райком эшенә аяк чалалар Килгән-киткән түрәләргә күрсәтер өчен файдалан син аларны, вәләкин азындырма. Айтугановларның икес'снен берсеннән котылырга кирәк сиңа». Аз да түгел, күп тә түгел, нәкъ менә шулай ди. Шунысын да әйтергә кирәк, эшнең мондый стиле райкомнарга гына хас түгел иде, өлкә комитеты. Үзәк Комитет та шул ук сәясәт белән эш итте, шуңа охшаш алымнар кулланды. Әмма Г Ахунов — әсәрләрендә райкомнарны тәнкыйть иткән язучы —өлкә комитетын гаделлек урнаштыруда арбитр итеп сурәтләргә омтыла. Тимергалиев эшне кирәгенчә оештырмаган өчен эштән алына. Фәһим. Галинур Айтугановлар да гаделлек эзләп шулай ук обкомга баралар һәм, гаҗәпкә каршы, табалар да Ә обком дөреслекне табу урыны идеме соң? Юк шул! Обком, гаделлек органы булса, татар телен урысныкына алыштыру кампаниясенә каршы тора алган булыр иде Обком, кеше мәнфәгатьләрен кайгыртучы булса, кемнәрдер подвалларда интеккән чакта аның түрәләре үзләренә фатирсарайлар ясатмаслар, халыктан оялу хисенә ия булырлар иде Обкомда аз гына булса да халык мәнфәгатьләре турында уйлау булса, тарихыбызны шулкадәр бозуга юл куелмас иде. Обком, ак гамәлләр кылучы булса, Гаяз Исхакый. Гайнан Вәисов кебек тарихи шәхесләр эшчәнлегенә үз вакытында тиешле бәя бирелер иде. Мондый дәлилләрне тагы да куярга мөмкин Шуңа күрә, райкомнарны тәнкыйтьләп тә. өлкә комитетын сөттән ак итеп тасвирлау дөреслеккә хилафлык итү. Шунысы ачык, бу хәлгә өлкә комитеты гына да гаепле түгел иде. Ул бичара, үз чиратында. Үзәк Комитетның колы булды. Шул рәвешле, партия мафиясенең югарыдан түбәнгә кадәр төшә торган тозек структурасы, гаять оста җитәкчелек итә торган коралы бар иде Инде 1985 елдан сон болар хакында шомартмыйча язарга ярыйдыр ләбаса? Г. Ахунов кебек әдипнең моны аңламавы мөмкин түгел Кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләрне, аларнын күңел дөньясын гомере буе кызыксынып өйрәнгән Г. Ахунов аның каравы шул ук номенклатурага керүчеләрнең икейөзлелеген оста ача. Бу бигрәк тә агропром җитәкчесе Сәүбановнын эш- хәрәкәтләрендә ачык күренә Бу кеше, яна хуҗа Тимергалиевкә ярар өчен, аңа атап патша сарае кебек итеп йорт салдыра, беренче секретарьның күрсәтмәләрен кушканнан да арттырып үтәп йөри. Ә инде шул ук Тимергалиевнең астына су кергәч, әлеге Сәүбанов, маскасын алып ташлап, әүвәлге җитәкчесенә бәйдән ычкындырылган эт кебек ташлана Кайда монда әхлак7 Юк ул. Була да алмый Мондыйлар өчен бары бер кагыйдә бар — җае туры килгәндә, башкаларны этеп-төртеп, башларына басып алга үрмәләү, үз җирлегеңне ныгытып калу Юкса, беләләр, номенклатурадан бер чыктыңмы, син инде кеше түгел, бетәсең. Ә кемнең тере килеш бетәсе килсен? Шуна күрә алар, көйле эшләгән чакта бер- берсен куәтләп җан атарга әзерләр, ә берәрсе өстәге түрәләр алдында «иләмсез үрдәккә» әйләндеме, аны рәхимсез рәвеш гә үз араларыннан кысып чыгарырга тырышалар. Г Ахунов моны семьячылык белән чагыштыра. Бездә, билгеле булганча, шушы сүзне бүки урынына кулландылар, берүк семьячылыкта гаепләмәсеннәр — беттең! Тимергалиевнең: «Тәмам тулган икән безнең район Айтугановлар белән Башка чакта семьячылык дип кычкырабыз Айтугановларныкы ничек соң ул семьячылык булмый?» — дигән соравына Гайниев бик тә акыллы җавап бирә: «Семьячылык бит ул бер гаилә кешеләре җыелуда гына түгел. Үз мәнфәгатьләрен генә кайгырткан кешеләрнең бер өергә җыелуларында ул». Бу сүзләрне укыгач, «Афәрин. Гариф абый» — дип куйганыңны сизми дә каласың. «Өер!» Р Мөхәммәдиев үзенең «Кенәри — читлек кошы» әсәрендә моны бик гыйбрәтле итеп сурәтләп бирде. Автор аларны арысланнар өеренә охшата Ерткычлар төркемендәге кебек ук. биредә дә ныклы иерархия кабул ителгән Анын ин югары баскычында ниндидер билгесез (мафиядә житәкченен билгесез булуы табш ый нәрсә) Лев Белялович Аннан бер баскыч кала — сәүдә базасы директоры Арслан Сәхипович (игътибар итегез икесенен дә исеме Арслан) Халык контроле башлыгы боларга шашлык кыздырырга гына ярый Тәмле ризыклар белән тәэмин итүче кибет директоры Капкаев белән алар икесе өстен катлауларга хезмәт күрсәтә. Ләкин бу соңгылары да үзләрен арсланнар рәтендә исәпли Әшнәләрнен арасына кыл да сыярлык түгел Хезмәтләрендә дә кул кулны, ә ике кул битне юа. Кырык-илледән узган бу азгын ирләр, хагыннары- балаларыннан качып, биредә төрле тәтәйләр белән типтерәләр Төнге уникегә кадәр кәеф-сафа кылып «хәлдән тайгач», кинәшмәләрнен шулай озак баруын сүгә-сүгә, өйдәге хатыннары янына кайтып авалар Көндез, кеше кыяфәтенә кереп, житәкчелск дилбегәсен үз кулларына алалар. Кул астындагыларга икенче, өченче сорт кеше дип карап, аларнын хезмәт нәтиҗәләрен шәхси мәнфәгатьләре өчен файдаланалар ЙӘ. әйтегез, болар кемнәр-1 Җавап бер җәмгыятебезнен соры кортлары Мондыйлар үз теләге белән шушы рәхәт тормышларыннан аерылырга теләмәс шул. Әлбәттә, барлык эш урыннарында җитәкчеләрне сайлап кую гамәлгә ашырыла башласа, хезмәт ияләре дилбегәне кемнәр кулына тоттыру-тоттырмау мәсьәләсен момкин кадәр дөрес хәл игәр иде Тик биредә дә. әзергә бәзер булып, кул кушырып утырырга ярамый Ник дигәндә, әлеге «арысланнар» да тик кенә көтеп тормый Лев Белялович сүзләренә колак салыгыз әле «Ьср йодрык булырга кирәк хәзер. Салпы якларына салам кыстырып, кешеләрнең күңелен күрә белергә Таныш-белсшен ишлерәк булу зыян итми Җанны ачмыйсын, авызны ачыбрак исәнләшсәң, шул җитә андыйларга Обстановка шуны таләп итә хәзер, сайлый калсалар шулар хәл итәчәк Димәк, кешеләргә яхшы аглы булган булып жылы урыннарын саклап калу мондыйларның гөп максатына әверелә Ә үз араларында исә бөтенләй туарылып бетәләр, хайвани тормыш белән яши башлыйлар Шулай да эч серләрен «кенәри» .тип аталган сөяркәләре алдында да ачып селкемиләр Бу соңгылары аларга бары тик ятакларын ямьләндерү өчен генә кирәк Дөресен әйткәндә. «кенәри»ләртә карата боларнын тулы бер фәлсәфәсе бар Ул бигрәк тә Арслан Сохнпыч сүзләреннән аңлашыла «Кенәри озак яшәми, ди ул. алышынып торулары хәерле». Түгәрәк корсаклы арыслан днгәннәребез генә озын гомерле булырга тиеш икән, ә аларга наз бүләк игүче фәхишәләрнсн, кулъяулыгы кебек, атна саен чистага алыштырылуы мөһим бу лып чыга «Кенәри бәхет кошы» димәкчеләр әлеге арыс ганггар. Әмма тирән ялгышалар Харам ризык белән эч күперткән бу түрәләр белән булырга мәҗбүрләнү кенәри исеме тагылган хатыннарга мең газап алып килә Газап танмаслар иде. яшиселәре килә, форсаттан файда танып күбрәк акча умырып калырга исәпләре Дөнья булгач, әлеге ■•кенәри- дигәннәре да бертөрле генә түгел Бар шушы кәсепне ихтыяри алганнары, бар. Асия кебек, моны мәхәббәт дип алдантаннары Ангор роман үзәгенә хәзерге чынбарлыкта буталып, адашып калган шушы Асия образын куя Аның фәхншәлск юлына төшүенең тарихын эзлеклелек белән ачып сала Бсзнсгт җәмгыятебездә ни өчен Асия кебекләр тәрбияләнә0 Романның катлаулы тукымасы шушы сорауга җавап бирә Ин аянычы шунда кешеләрне проблемага бүлү бездә балалар арасында ук башланган булган бит Карагыз сез ит чабучы кызы Рамилә белән партия хезмәткәре кызы Юлияне Югыйсә, бер караганда, аларны нәрсә берләштерә дип уйлыйсын? Гаҗәпкә каршы, боларны якынайтучы нәрсә әшнәлек, байлык икән бит Икесе до. базаның үзенә барып, ин дефицит товарларны беренче чиратта алу хокукына ия булганнар Кая ул укытучы кызы Асиягә алар артыннан жнгү? Бу нәрсәләр кыг күңеленә җәрәхәт ясый Юк. укытучы кызы үзен болардан өстен куярга теләми, әмма шулар арасында аңа да урын табынмавын аңларга әле Асиянең тормыш тәҗрибәсе дә. уйлау сәләте дә җитми Шулай да яшь кызны матур кием, ресторан уллары, бәллүр чыңнары кызыктыра Чөнки кемнәрдер өчен боларнын гадәт и әйбер икәнен күрә, җитмәсә ходай тәгалә буй-сынны, матурлыкны да аннан кызганмаган Ата- ананын «эш өчен үстерелмәгән кызы», шул рәвешле, үзенә шөгыльне тенте күңел ачу кичәләрендә таба башлый Кеше чыгарган төтенне мин ы чыгарыйм, дип кенә Фнданл исемле бер авыл егетенә кияүгә чыга Әмма i.ioiti.iieHo азгынлык сеңгән бу хатын инде бер иргә генә карап тора аламы сон" X г Хрслан Сохнпыч белән әлеге «мәхәббоз утравында» типтерә башлый. Асиянсч нң зур ялгышы шунда ул моны чын мәхөббәз дип кабул игә Килер бер кон ( >чнпыч дигэнебез, хатыны белән кызыннан аерылып, үзе белән яши башлар дип өметләнә ул Җәмгыятебездәге мондый тискәре нәтиҗәләр соңгы берничә ел җимеше генә түгел. Р Мехәммәдиев романда моннан элеккеге берничә дистә елга да күз ташлый Кешедә бер-беренә ышаныч бетә баруның, алай гына да түгел, әйләнәгирәдәгеләргә ачу туплану процессын әкренләп ачып бара Моны ул Фидаил һәм Гыйлем образлары мисалында күрсәтеп бирә Гыйлем бәхетсезлегенең сәбәбе утыз җиденче еллар тирәсендәге террор булса, Фидаил — җитәкчелектәге әмерадминистраторлык методы корбаны Чөнки аның шаукымы ерак авылларда да тамыр җәйде, һәр авылда кешене төрмә, штраф белән куркытучы бәндәләр бар иде Куштаннар номенклатурасына кереп алган мондый куркыныч затлар авылдашлары өстенә кояш чыгармадылар. Әйтерсең лә. мең күзләре бар: һәммәсен белеп, күреп, чагып торалар Куркуга, таякка нигезләнгән, шундый тәрбия күргән буыннар психологиясенә әле һаман да өстән нәрсәдер басып тора кебек Ә арысланнар төркеменә исә манкортлар. наркоман Җантимерләр кирәк. Чөнки мондыйларны, кирәге чыкса. Лев Белялович ымлаганча, юк игеп тә була Менә нинди кагыйдәләр белән яши әлеге ерткычлар өере Күрәбез, соңгы еллар татар прозасында җәмгыятебезнең хәл-әхвәле төрле яклап һәм шактый үтемле яктыртыла. Иң мөһиме — шул мохитнең кешегә тәэсире сәнгать чаралары ярдәмендә өйрәнелә. Ләкин, кем генә, ни генә язмасын, нәтиҗә бер: алга таба да болай яшәү мөмкин түгел иде Кешене милли рухыннан, горефгадәтләреннән, диненнән аерып, боларның һәммәсен партиянең ясалма, уйлап чыгарылган идеологиясе белән алыштырырга омтылу тискәре нәтиҗәләр генә бирде. Меңнәрчә еллар бөртекләп туплаш ан, камилләшкән рухи кыйммәтләрне бер селтәнү белән юкка чыгару башыннан ук дөрес түгел иде. Ә хәзер кешелек җәмгыяте тудырган барлык игелекле нәрсәләрне заманча үстерү, аларны адәм балаларына тагын да якынайта төшү генә изгелек юлына алып чыгачагын онытмаска тиешбез. Хәзергә әле без каләмдәшләребезнең тәнкыйть белән мавыгып китүләрен дә күреп торабыз. Шулай да әдәбиятта тәнкыйть рухы үзмаксат булып әверелмәсен иде Безгә бүгенгебезне, киләчәгебезне яхшырак, кешелеклерәк итәргә булышса гына, аның мәгънәсе булыр. Язучының каләме барыннан да элек шуңа хезмәт итәргә тиеш. Ә сез ничек уйлыйсыз?

Реклама