ЗАМАН СУЛЫШЫН ТОЙМАСАҢ...

ЯЗУЧЫ ҺӘМ ГАЛИМ АЛЬБЕРТ ЯХИН БЕЛӘН ӘҢГӘМӘ Альберт абый. Сезнең элегрәк -Чаян- журналында баш редактор булып эшләвегез әле хәзер дә күпләрнең хәтерендә Торгынлык еллары булуга карамастан. Сез җитәкләгән басма үзенең кыюлыгы һәм кызыклы әсәрләр күплеге белән аерылып тора иде Сезнең яңалыктан курыкмый торган тәвәккәл редактор булуыгыз турындагы сүзләр ул чакта безгә университетта укучы яшь журналистларга да килел ирешә иде Университетта укыта башлагач та Сезнең яшьләргә белем бирүне заман рухына яраштыру буенча зур эксперименталь эшкә тотынуыгыз мәгълүм Татар әдәбиятын укытуда Сез кертә башлаган яңалык әдәби җәмәгатьчелектә зур кызыксыну уятты Әңгәмәбезне шушындый сораудан башлыйк әле бу яңалык нинди ихтыяҗдан килеп чыкты соң? — Заманында мин дө укучы бала идем Ин яратмаган дересөм әдәбият булды һәр язучы турында бөр үк нәрсә сөйләүне аңламадым да. яратмадым да. Бөр заман үзем укыта башладым Гамәлдәге дәреслекләрдән укытуның шактый ук күңелсез эш икәнлеген белдем Шуңа күрә яхшымы яманмы үземчө укыттым Моның өчен мине һаман яманлап орышып килделәр -Ча- ян-да эшләгәндә дө ул дөреслекләр эчне пошырып торды 70 елларны дөреслекләр турында -Кәҗә сакалын селкетә исемле фельетон яздым Анда бер әсәргә карата әйтелгәннәрне юри башка әсәргә каратып бутап бирдем Берни үзгәрмәде Бу сүзләр, ике тамчы су кебек бөр-берсенө охшаганнар иде Фельетон чыккач, министрлыкта зур сүз булды «Дөреслек лөрне башка авторлардан яздырырга- дигән карар кабул ителде Һәм аларны башка авторлар язды да Ләкин дәреслекләрнең сыйфаты бик аз үзгәрде Күрәсең, заманы шундый булгандыр Мине ул вакытта да берәр дөреслек язарга кыстап йорделөр Баш тарттым чонки дөреслек язарга әзер түгеп идем өле Мин университетта әдәбият укытам Шулай килеп чыкты инде татар әдәбиятының ботен чорын да укытырга туры килде Әдәбиятның яңа теориясен ойрөнми торып нинди дә булса яңалык кертү мөмкин түгеллеге аңлашыла иде Шуңа күрә яңа теория өйрәндем Ә студентлар белән мәктәпкә практикага баргач әдәбият укытуның аяныч хәлдә булуына тагын бөр мөр төбә төшендем һәм менә үзем яңа программа язарга булдым Дөрес башта Шөлөдө һәм Казанның 10 мәктәбендә үзем укытып карадым Балаларның белем, аны үзләштерү дәрәҗәләрен һәм психологиясен өйрәндем Яңа программаларга конкурс игълан ителде Мин дә язып җибәрдем һәм беренче урынны алдым Шуннан соң дәреслекләрнең үзен дө язарга тотындым 12 «К У • М » — Әдәбият укытудагы бу яңалыкның төп принциплары, ягъни нигезе нәрсәдән гыйбарәт? — Әдәбият укытуның ике ягы бар Иске дәреслекләрдән укытканда укытучылар нинди генә яңа методикалардан файдалансалар да нинди генә әсбаплар күтәреп керсәләр дә барыбер сыйнфый корәш. дошманнарга нәфрәт элеккеге тормышның яманлыгы, диннең әшәкелеге совет тормышының матурлыгы турында сөйләргә тиеш булалар. Шуңа күрә башлап дөреслекләрнең эчтәлеген үзгәртергә кирәк иде Мин шулай эшләдем дә Программаны да, димәк дәреслекләрне дә системага кордым Система теориясе дигән фән бар Заманында мине шуны өйрәнгән өчен генә дә гаепләп, -ул буржуаз фән өйрәнә- дип. хәтта университетның кайбер профессорлары югары оешмаларга хәтле хатлар да яздылар Ә ул фән нибары катлаулы күренешләрне ничек өйрәнү турындагы фән иде Әдәбият — үзе бик катлаулы күренеш Ә аны укытуда өстәвенә укучы белән укытучы да катнаша Әйтик бер үк вакытта, бер үк дөрестә балаларны логик фикерләргә дә (югыйсә анализ ясый алмый), сәнгатьчә уйларга да. әсәрнең матурлыгын тоярга да хискә бирелергә дә өйрәтергә кирәк. Шул катлаулы эшне ничек башкарып чыгарга? Шундый чакта система теориясе ярдәмгә килә Минем дәреслекләр бәйләнеш табуга корылган Әгәр дә әсәрнең эчтәлеге әсәр тозелешендә катнашкан өлешләрнең бәйләнешендә генә ачыла икән, димәк, эчтәлек табу өчен әсәрнең өлешләрен һәм алар арасындагы бәйләнешләрне табарга кирәк, дигән сүз Ләкин әсәрне ничек итеп өлешләргә бүлергө? Бу бүленешнең иң күп кабатлана торган биш нигезе барлыгы беленде Укучы бала шуларны ойрәнгәннән соң. теләсә нинди әсәр өстендә үзе баш ватып утыра ала Әлеге нигезләрнең әле берсен куеп карый, әле икенчесен Тапкач, шатлыгыннан кычкырып җибәрүен үзе дә сизми кала Баланың шундый шатлыгына укытучы шатлана. Аннары балалар бәйләнеш төрләрен өйрәнәләр һәм шулай ук әле берсен, әле икенчесен куеп карыйлар. Шул рәвешле башта аерым әсәргә анализ ясыйлар аннан соң әдәби төрләргә анализ ясау үзенчәлекләрен өйрәнәләр Шундый ук юл белән аерым язучылар иҗатына бәя бирәләр Тик хәзер өлешләр булып әсәрләр хезмәт итә Өйрәнү объекты тагын да катлаулана төшә әдәби чорларга да шул ук алым белән бәя бирелә Ә өлешләрне хәзер аерым язучылар иҗаты тәшкил итә Укучылар башта әсәр эчендәге бәйләнешләр аша эчтәлек табалар, аннан соң әсәрләр бәйләнеше аша язучы иҗатына хас эчтәлекне һәм стильне табалар Соңыннан язучылар иҗаты арасындагы бәйләнешне табып, андагы уртак проблемаларны темаларны чорның үзенчәлеге дип бәялиләр Ләкин әдәбият тарихи үсештә өйрәнелә бит әле Моның өчен өлеш итеп чорларның үзен алырга кирәк була һәм чорлар бәйләнеше табыла Чорлар арасындагы уртак сыйфатларны мирас, дибез Аерманы яңалык дип бәялибез. Кыскасы, яңалык — әдәбиятны катлаулы бер система итеп өйрәнүдә һәм аның системасын табуда Күрәсез, шулай иткәндә дәрес белән дәрес һәм дәреслек белән дәреслек тыгыз бәйләнештә торалар, һәр дәреслек алдагы ел дәреслегенең дәвамына әйләнә һәр дөрес алдагы дөреснең дәвамы була. Ләкин, шул ук вакытта, тәмамланган, нәтиҗәләре чыгарылган бөтенлек тә тәшкил итәләр. Әдәбият укытуның икенче ягы — укыту методикасында. Дөреслекләрнең эчтәлеге методика төрен үзе әйтеп бирә Класста укучы хәзер күбрәк уйларга һәм сөйләргә тиеш була Әйтергә кирәк, бу методика укытучының эшен катлауландыра. ләкин бик кызыклы итә Хәзер аңа кочак-кочак әсбаплар күтәреп керү хаҗәте калмый. Кеше абстракт төшенчәләр белән генә уйлый ала. Ә теләсә нинди күргәзмә предметы төшенчәне алыштырып килә һәм уйларга комачаулый башлый. — Шулай ук бу яңалыкның максаты турында да берничә суз әйтеп китсәгез иде. — Педагогика фәнендә дәреслекләргә куелган шартларны санап тормыйм. Мин аларның барысын да үтим Дәреслеклөрдөге яңа эчтәлек андагы система тудырган максатлар турында гына сөйлим Берсен программада яздым Бер балыкчы хәерчегә балык биреп китә Мә. тамагыңны туйдыр-.— дИ ул көнне балыкчы ашап йоклый Икенче көнне балыкчы берни дә бирми, ләкин хәерчегә иртән диңгез буена килергә куша һәм үзе белән алып, балык тотарга өйрәтә Хәерче шулай итеп хәерче булуыннан туктый — көн дә тук була Максат ______________________________________________ үз баш уйларга ойрөту. Дөрес нәтиҗәне тапкач, укучы шатлана дидем Үз хезмәтеңнән шатлану кешене үзен кеше итеп тоярга омрә-ә Горур итә Мин моны бик мөһим тәрбия юнәлеше дип исәплим Әсәргә анализ ясаганда да укучы логик фикерләргә тиеш була Анализ ясый—әсәрне олешләргә тарката, охшаш элешләрне җыя синтез башкара аннары гомумиләштерә Логик фикерләү аша ул әсәрнең эчтәлеген һәм андагы матурлыкны таба Хәтта башкалар күрмә!ән эчтәлекләргә һәм матурлыкларга да тап була Әсәргә бөяне укып чыгып та, анализсыз да биреп була, диләр. Әсәрнең исеменә карап китапның тышына карап та бәя биреп була, билгеле Ләкин әсәр байлыгы фәкать анализда гына ачыла Шулай булмаса. тәнкыйтьчеләрнең кирәге дә булмас иде Матурлыкны күрергә һәм аңа карап сокланырга ойрөту — максатларның берсе Әсәрнең эчтәлегендә кешеләр язмышы, кичерешләре ята Укучы персоналлар кичерешләрен үз кичерешләре итеп кабул итәргә тиеш Шуңа күрә дөреслекләр дә күбрәк кешеләрнең күңел дөньясы турында сөйләнә Бала кеше игелеккә шәфкатьлеккә, әдәпкә башкаларга теләктәш булып персонажлар кайгысын кичереп өйрәнә. Әдәбият эчтәлегендәге өхлаккө ойрәтү — топ максатларның берсе Аннары дәреслекләрдә иҗат дәресләре дө. гомумән иҗат эшләре дә күп Сәнгатьчә фикерләргә әсәр тозелешен анализлап һәм үзе язып оирөнө бала Шулар остенә. тагын бер бик мөһим максат—укытучыларның абруен күтәрү максаты да бар Моңа кадәр укытучы дөреслекләрдә язганны сойпөп, укучылардан шуны кабатлатып сөйләтүче Вазыйфасын гына үти иде Хәзер ул укучыла рны уйлатып кына калмый, үзе дө уйларга тиеш була Ул балаларга китапларында юк нәрсәне эзләтә, юнәлеш бирә, өстәмә сораулар куя Чынлап торып укытучыга әйләнә — Элеккеге, ягъни традицион алымнар белен бәйләнеш ни дәрәҗәдә саклана? Без күнеккән юл ботенләй ук алышынамы, әллә олешчә генә үзгәрәме? Кискен үзгәреш булса, аңа психологик әзерлек соралмыймы икән? — Элеккеге дөреслекләрнең эчтәлеге белән яңа дәреслекләр эчтәлеге арасында бәйләнеш юк Соравыгызны ачыклыйм сез мәктәптә күнеккән юл ботенләй алышына Ләкин укыту процессы да бар бит әле Укыту процессында бик күп кызыклы укыту алымнары туган Аларның барсы да диярлек бик файдалылар. Аларның берсеннән дө баш тартырга кирәкми Әйтик дөрес буена диярлек укучыларны уйлату һәм сойлөтү алымын без уйлап чыгармадык Мин аны уңышлы үткәрү өчен шартлар гына тудырам ягъни уйлау өчен балага нигез бирәм. Аннары һәр укытучы яңа дәреслек материалын үзенә кулай алым белән бирә ала Яна программаның концепциясе ботенләй башка Шуңа күрә, сез әйткәнчә үзгәреш кискен Укытучыларны югары уку йортларында кызганычка каршы үзбаш уйларга ойрөтмилөр Кемдер билгеле, аптырап та калачак Ләкин зама налар үзгәрү белән әдәбият эчтәлеге дө үзгәрүен укытучылар яхшы аңлый Хәзер аларның хәле бик авыр Алар һаман иске дөреслекләрдән укытырга мәҗбүрләр Шуңа күрә укытучыларга яңача укытуны үзләштерүдә ярдәмгә килергә тырышабыз да инде һәр дөреслек-хрестоматия очен укытучыларга кулланма язам Укытучы үзе шул кулланмадан оирөнө Анда биремнәргә соралган җавап вариантларыннан алып, остөмө аңлатмаларга инша темаларына нәтиҗәләргә, хәтта дөрес планнарына кадәр язылган Андый кулланманың булганы юк иде әле — Сез үзегез дө мәктәпләрдә укытып, тәҗрибәләр үткәреп йорисәз Ул тәҗрибәләр ниндирәк нәтиҗә бирә? — Мин язасы дәреслеген автор башта үзе укытып, сынап карарга тиеш дигән фикердә торам Югыйсә балаларның ни язганны үзләштерү дәрәҗәсен сорауларга җавап бирә алу-алмавын ничек беләсең Мин башта булачак дөгилек темаларын үзем укыттым хәзер дө дәресләр бирем Ике мәктәптә э«с перименталь класслар бар Ул классларда яңача укыту кирәклегенә темам ышанган. тәҗрибәле бик яхшы укытучылар укыта Шәле (Питрөм районы! һәм Казандагы элеккеге 10 мәктәп экспериментларны берьюлы башлап жиб-»р делөр Шәле укытучысы Язиле Харисовна алдагы уку елында унынчылармы яңача укытачак Казанда Тихния Миргалимоәна кызганычка каршы башка гимназиягә күчте класс алышынды Ләкин ул башка урында да яңача укыта Яңача укытучы башка педагоглар белән дә элемтә зур Шулай итеп дөреслеккә кергәнче һәр тема башта мәктәптә сынала. Эксперимент үткәрүчеләргә рәхмәтем зур. Алар миңа киңәшләре белән бик нык ярдәм итәләр Тиешле шартлар тудырып, даими рәвештә ярдәм итеп торучы Шәле мәктәбе директоры Наил Газизовка да. җае чыкканда рәхмәт әйтеп китим әле. Ә укыту нәтиҗәсе турында миңа әйтүе кыен Шуны гына раслый алам, эксперимент үтүче класслар башка фәннәрдән дә әйбәт укыйлар. Шәле укучылары шигырьләр хикәяләр язалар Аларның иншаларын һәм әсәрләрен район газетасы даими рәвештә басып бара. — Яңа алымны раслаганда очраган иң зур каршылык нәрсәдә? Укучыларда? Укытучыларда? Галимнәрдә? — Каршылык зур дип зарланмас идем Киресенчә, бар да ярдәм итәргә генә тора Халык мәгариф министрлыгы хезмәткәрләре кыстый-кыстый, куалый-куалый яздыралар Һәр яңа дәреслек белән шунда ук танышып, хуплап баралар. Укучыларны искечә укытуга хәзер көчләп тә күчереп булмый Мин укытучылар белән бик күп очрашуларда булдым Араларында, бәлки, каршылар да бардыр, ләкин шушы конгөкадәр андыиларны очраткан юк Бар да бик кызыксыналар Әйткәнне тизрәк язып алырга тырышалар. Бик күп һәм бик әйбәт сораулар бирәләр. Мин белгән галимнәр бар да хуплыйлар. Кызыксынып сорашып ярдәм итеп торалар — Сезнең программа кайсы уку елыннан тормышка ашырыла башлар дип уйлыйсыз? — Китап булып басылып чыкканчы бишенче, алтынчы класс дәресләре «Мәгариф» журналында басылган иде Бик күп укытучылар шул дәресләргә нигезләнеп оч ел укыта инде. Быел бишенче класс дәреслеге һәм аңа кулланма дөнья күрде. Димәк, сентябрьдән яңача укытучылар бермә-бер артачак — Сезнең яңа алым турында башка белгечләрнең фикерләре ничегрәк? Новаторлар белән консерваторлар арасында мәңге бара торган корәш бу мәсьәләдә ни рәвешле чагыла? — Укытучылар әйтүенә караганда, укытучыларның белемен күтәрү институтында әдәбият укыту белән шөгыльрәнүчеләр программага һәм дөреслекләргә (дөресрәге «Мәгариф» журналында чыккан дәресләргә) каршы нидер сөйләп яңача укытмаска өндәп йөриләр Яңага каршы кешеләрне «консерваторлар» диләр Күрәсең, сез әйткән консерваторлар шунда оялагандыр инде Тагын. Сез әйткән әлеге «башка белгечләр»гө мин бер генә киңәш бирер идем Яңа программа һәм дөреслек ошамый икән, языгыз соң! Утырыгыз да үзегез языгыз Альтернатив дөреслек булыр Үзләренә кирәкне укытучылар сайлап алырлар дияр идем Ләкин, нинди сәбәбе бардыр, каршы мәкаләләр язалар (Г Саттаров мәсәлән «Социалистик Татарстан- газетасында чыккан мәкаләсендә бишенче алтынчы классларда халык авыз иҗаты укытырга ярамый, аларга борынгы әдәбият укытырга кирәк дип яза), ләкин берсе дә дәреслек язарга утырмый Җитмеш дөрес язуга караганда җитмеш мәкалә язу җиңелрәк, күрәсең. — Дәреслекләр тозү белән эш ничегрәк тора? Ул кулланмалар мәктәпкә кайчан барып җитәчәк? — Әйткәнемчә, бишенче класс дөреслеге һөм кулланмасы басылып чыкты Алтынчы һәм җиденче класс дөреслекләрен, тизрәк донья күрсен дип Министрлык бер китап итеп чыгарырга булды Алары (кулланмалары белән әлбәттә) киләсе уку елына әзер була Хәзергә типографиядә җыелып ята Сигезенче класс дәреслеге нөшрияттә Тугызынчы класс дөреслеген һәм кулланмасын быел җөй язып бетерәм Ул 1994 елда чыгачак. Шулай итеп уң белән унберенче класслар гына кала Аларына тагын ел ярым вакыт кирәк булачак Шулай итеп быел бишенче класс дәреслегеннән башлап, укытучылар ел саен алдагы класс дәреслеген алып торачаклар. ' Язучыларны яңа алым белән таныштыру аларның фикерләрен белешү булмадымы7 Элегрәк яңа алым турында язучыларга берничә мәртәбә сөйләргә туры килгән иде Программа һәм дәреслекләр эчтәлеген таныш язучылар бар да беләләр Ә мин язучыларның шактые белән якыннан таныш Суз уңаеннан шуны да сорап китик әле Сезнең имла алмаштыруга карашыгыз ничек7 Татар мәгарифе һәм теле авыр чор кичергәндә бу эш бик зур зыян китермәсме? Авыру кешене ялан тәпи бозга бастыру түгелме соң бу? Татар имласына хәрефлар өстәргә кирәк сүз дә юк Ләкин мин сезнең белән килешәм, без бу эшне эшләргә соңгарак калмадык микән Китаплар бастыру елдан ел кими Имла алышынганнан соң чыккан китаплар бармак белән генә санарлык булачак Халык хәзерге хәрефләр белән басылган китапларны укуны дәвам итәчәк Кагыйдәләр яңа, китаплар дәреслекләр иске — тәмам буталып бетәчәкбез дип уйлыйм Хәрефләр өстәр өчен гамәлдәге язу машинкаларының клавиатурасы җитми Минем белүемчә хәзер гамәлдә кырыклап машинка төре бар Аларга махсус сегментлар ясау мөмкин түгел Яңалары юк һәм бик кыйммәт Димәк, күп еллар дәвамында машинкалар иске имла белән басачаклар ә мәктәпләрдә балалар яңа кагыйдәләр өйрәнәчәкләр Берничә хәреф өстәү — күп миллионлы акча түгү дигән сүз Ә бит бүген безнең акча хәтта программаларга дөреслекләргә түләү өчен дә юк Сез беләсезме мәктәп программасын язган авторга күпме түлиләр’’ 300 сум Дөреслекләр турында әйтеп тә тормыйм Дөреслек язып чыгару өчен өпегө автор үзе акча түләргә тиеш була Ә без имла дибез! — Яңа алымга әйләнеп кайтсак, университетның үзендә ул ни дәрәҗәдә яклау таба? Ни дәрәҗәдә кулланыла? — Университетта яңача мин үзем укытам Баштарак татар әдәбияты кафедрасында эшләдем Әйткәнемчә, бер-ике укытучыны санамаганда бу кафедра әгъзалары минем система белән шөгыльләнүгә каршы чыктылар Төрле оешмаларга шикаятьләр яздылар Бу методны мин аларның берсенә дә мәҗбүри такмадым Берәүгә дә комачауламадым Яза бирәләр Буржуаз фән диләр Шикаятьләрнең берсе үземдә дә бар Хәзер мин методика кафедрасында эшлим Монда эш башка Методны бар да яклыйлар Аеруча зур теләктәшлек күрсәтүчеләр - студентлар Мин моңа бик шат Яңа программа һәм дөреслекләр белән күбрәк рус әдәбият кафедрасы әгъзалары һәм тарихчы галимнәр кызыксына Профессор Йолдыз Нигъмөтуллина, академик тарихчылар Илдус Таһиров Рафик Нафигов Миркасыйм Госмановлар. мәсәлән даими рәвештә сорашып ярдәм итеп торалар — Без, ягъни әдәби журнал редакциясе әдәбият укытудагы яңалыкны тормышка ашыруда нәрсәләр эшли алабыз икән7 Үзегезнең теләкләр тәкъдимнәрегез юкмы? — Бүгенге көндә укытучыларның хәле бик авыр Яңа дөреслекләр юк искеләрендә әлеге дә баягы партияле әдәбият, социалистик реализм да коллек- тивлаштыру тантанасы индустрияләштерү тантанасы сыйнфый көрәш тә боек юлбашчылар Алар хәтта иске программадагы -муллаларның татар хатын-кызларын изү эстетикасы- темасын да үтәргә мәҗбүрләр Галимҗан Ибраһимов- ның -Тирән тамырлар-ын Шәриф Камалның -Матур туганда-сын Гадел Кутуи ның -Тапшырылмаган хатларчын Һади Такташ иҗатын мәсәлән укучыларга ничек аңлатырга’’ Журналыгызда дөрес үрнәкләре бирсәгез иде димим Анысы -Мәгариф- журналы эше Ләкин язучылар иҗатын оирөнүдө яңача караш месьөлөсе журнал укучыларын кызыксындырырга тиеш дип уйлыйм Әлеге әсәрләргә бирелгән бүгенге анализны укытучылар дөресләрендә бик теләп файдаланырлар иде

Реклама