Логотип Казан Утлары
Шигърият

Кичектергән сәфәр

Офыклар! а ураның мин китәр идем! Нигә алгысыта мине бу сәфәр? Инешләргә исләм дә юлны юрыйм — Күрәннәре күзләремне кисәләр. Күрәсезме, монда йөргән өрәкләр дә Зәңгәрсу ай нурларыннан өртелгән... Азга гына ваз кичсәм дә бу сагыштан. Гөләпләрнең керфоснә төртсләм Китәр идем дәверләргә әверелеп! Мине алгысыткан ачык ишектән Ләкин жирдән баш калкыткан үлән аша Гөрләвекләр челтерәвен ишетәм Чәбәләнә бер кош куак арасында. Ни көтим мин канатлан!ан куактан? Дөнья минем бугазымнан кысып тотты. Борчылма, дип. шул дөньяны юатам Гөмбәзләр!ә орынып, аһ. китәр идем* Яфрак сыман коеп кеше сүзләрен Тик кем сөртер дымлы иреннәре белән Офыкларда күз яшемнең эзләрен? Хәсрәт Бу нинди дөнья булды сон9 Бу нинди нинди нинди Аның белән зураям дин. Мин авыш булдым инде. Кузгалганнан бирле юлга. Җилләрен юллый ачы... Ркаил ЗӘЙДУЛЛА (1962) шагыйрь «Кочш IN кр «/>• •Күрлмы> һ. 6 китип шр авторы. М Җ.ми.1 бүыге лауреаты Киламда чши Кыйблага йөзне борырга Хет бер җилкән булсачы Башны куеп җиргә — үксим. Тып-тын авыл зираты. Мин дә соң әллә җиһанга «Ят яратыл ган»нар заты? Гүргә иңдердем әтине, Ләхет төбе алкын су... Чайкалды да күк гөмбәзе. Кымшанып куйды басу. Күккә сикерде чыршылар. Сабырлык бир, и Аллам! Каләмем сары мәтегә, Алкын суга буялган. Бу нинди дөнья булды соң? Бу нинди., нинди... нигә.. Язны алып киләсе җил Кырда ак кәфен тегә. Ташлыйлар туфрак кабергә. Ә мин... мин үксим, үксим... Нигә шундый мәрхәмәтсез, Шундый гаделсез Күк син? Әтием, кадерлем минем, Алкын су аккан якта. Саклармы урманнар исен Өстендә имән такта... Бу нинди дөнья булды соң? Бу нинди... нинди... ничек... Үлгәнче барыр озата Язмышым — кара көчек. Без дә яшәгән булабыз — Хәсрәтле, гамьле Адәм! һәр мизгел афәт сагалый. Көтә бер читтә матәм. Кем юата алыр инде? — Сузылам да ишектән, Яр буендагы талларның Сулкылдавын ишетәм. 6 апрель. 1990 Зиярәт Килдем менә... Беләм, беләм юкса Зиратларда сагыш йогасын. Кипкән үләннәргә сыенган да Тын калган жил Кыла догасын Тыгыз һава нннәремә баса. Тубыктан ук инәм, и раббым! Чабуына ябышам бу дөньянын. Яраттым мин аны. яраттым Өянкеләр көянтәләр булып Иеләләр.— Татар холыгы Бугазымнан кайнар сумаладай Акты төннең караңгылыгы! Юксыну да зыңҗыр сыман икән! Кысты туфрак, кысты аягым Авыр төштән уяткан күк. Мина Син кул суздык, дөнья А ядын Эзләп киттем сине гомер аша. Зират каеныдай якты син! Бугазымнан кайнар сумаладай Акты төн акты төн. Нәни бер сер Җылы бүлмәдә салкын ылыстан Бөркелә кышкы урман һавасы Сискәнә дә жан җил булып исә. Ап-ак кар булып килә явасы Күздән югала дуслар, танышлар. Эзләрендә гик карлар лузаны Курантлар чынын көтәм мин ялгыз. Сизмим сезнең күк' гомер узганны Кемдер озата, кемдер каршылый Сынык күңелгә бармы дәвасы? Җылы бүлмәдә салкын ылыстан Бөркелә кышкы урман һавасы Ел саен безнең шул ук өметләр Килергә тиеш мина дигәне Киткәннәргә мин күптән битараф. Искәрмим инде юкса килгәнне Дөньяның ләкин нәни сере бар. Минем өчен дә кемдер тырышкан Бөркелә кышкы урман һавасы Җылы бүлмәдә салкын ылыстан Төсләр Балачакның күп төсләре җуелган, Ә бу — Бүген булган кебек тоела. Суларда чайкады апа керләрен. Карап тордым шуны, өйгә кермәдем. Бәләкләгән чакта күзләр чагылды, Яктыртты ул балкыш тирә-ягымны. Агара икән кер агымсуларда. Тик куллар гына никтер алсулана... Күз алдымнан китми менә һич кенә Ике кызыл кисәү ак кар өстендә. Ут каба калса керләргә әгәр дә, Өйдәгеләр әзер андый хәбәргә. Мине генә борчый, очкын эләгеп Янып китмәсен дим, юган күлмәгем. Тәрәзәдән карый әнкәй килә дә. Керергә вакыт җиткәндер өйләгә. Мин, ахрысы, ул көн шуны искәрдем. Суларда чайкады апа хисләрен. Ут каба калса карларга әгәр дә, Ике алма кайсы якка тәгәрәр?.. һәйкәлләр Двусмысленны все постаменты на территории татар В Сосиора Терцины Шәһәрдә эңгер дә үзенчә Куера урамнар өстендә... Беркем юк беркемнең исендә. Нинди моң—һәйкәлләр күзендә? һәрвакыт төшәләр юлыма... Аста җир сыкранып куя да. Сак кына сөякләр уяна. Шул сызлау күченә кулыма. Казанда һәйкәлләр терелә! һәммәсе эңгергә уралган, Вокзалга чабалар урамнан. . Мәскәүгә кайтырга, кирегә... Түрәнең әмере бер генә: Абдулла, ишеккә йозак ас! .. Беркем дә рөхсәтсез озатмас — һәйкәлләр мәңгелек сөргендә. Кат-катлап сүгенә постта мент1 ... Ленинны тота да бөтереп. Синме бу? — ди,— тагын, и өтек! һәм эзли төн ката постамент. Мснт — милиционер Күк капусы Яшел үләннәрнең бәгыренлә ак кар. Кыш буена дөнья болытларны аклар. Җылы эзләп үлән жиргә сыгылган ла! — Күккә карый икән ул да егылганда.. Сусыл ылыслардан оеп коела бәс. Язга кадәр инде каплар безне гөмбәз. Нарат пумаласы омтыла да өскә. Күк капусын ясый манчып яшел төскә. Хан тирмәсе кебек түм-түгәрәк ак өй. Кем соң ул — төн ката шакый, шакый, шакый.. Яшел үләннәрем төренгәннәр акка.. Үлән жаны китә, ачылырмы капка'1 Эт татар Спи, младенец' Не то злому Псу-тапшрину отдам! М Цмхгасы ♦T5* Күтәр, төшер, менгер, татар! Муенга ас! Өстерә! Мәгърипкә жит! Ш арыкны ал — Әнә хужаң өстерә Без беркемнең баласын да Алмадык тартып ансы . Йокласын ул төшләр күрен һәм елмаеп уянсын Үссен, типкәләсен безне. Түзәрбез, димә, ничек? Койрыгы кисек этләр сез! һәм мин үзем дә көчек Куалар юлдан һай-һулап. Җирдә юк безгә бәһа. Безнең кан белән тукланган Юха күптән аждаһа Сиңа дигән тәре, татар! Җилкәгә сал! Өстерә! — Ишәйгән әнчекләреңне Синең өскә өстерә. Өрмибез инде, шыңшып тик Коч сорыйбыз Алладан... Ә алар безнең исемне Бүки итә ич һаман. Йом күзенне. беркем тимәс Тик бәхилләш, әй бала — Алабуга өсләрендә Шомлы гәүдә чайкала