Логотип Казан Утлары
Публицистика

КЕШЕЛӘРНЕ ЯКЛАП ЯШӘДЕ

Гомере буена шигырь язып, бу гүзәл һәм авыр ижатка тугры калган шагыйрьләребез бармак белән генә санарлык дисәк, ялгышмабыздыр Ярты юлда бүтән жанрларга күчеп иҗат итә башлаучыларны гаепләмим. Ә тугрылар оттырмады Авырлык белән, газап белән булса да шигърият тавына менеп җиттеләр алар. Нури ага Арсланов та шундый шагыйребез иде Дөрес, ул күп еллар төрле редакцияләрдә рәссам булып эшләде Шигырь тамак туйдырмаганлыктан. шагыйрьнең кайдадыр кемдер булып эшләве безнең татарда табигый нәрсә. Нури ага бәхетле булды, озын гомер кичерде. Тугрылыгы, турылыгы, киң күңелле булуы, бар барлыгы белән кешеләрне яклавы, халкыбызны канлы тарихы белән бергә яратуы — аның гомерен озайткандыр. Үз халкының бөтен әрнүгазапларын җаны аша кичергән, кайгы-шатлыклары белән яшәгән шагыйрь халкына зур мирас та калдырды. Олылардан—олы мирас кала. Ә әдәбияттагы кәрләләрдән берни дә калмый диярлек Ул дистәләрчә шәкертләр тәрбияләп үстерде. 3 томлык шигырь. 2 томлык югары дәрәҗәдәге тәрҗемәләр калдырды. Үзе исән чакта ук халыкның мең-мең рәхмәтен ишетте Шагыйрь гомере буена дөреслек өчен дөрпәде-янды. Әгәр яшәешебездә дөреслек җиңеп килгән булса — ихтимал, ул әле йөзгә кадәр яшәр иде Тагын шуны ассызыклап үтәсе килә: бу арслан җанлы шагыйрьдән үзе үпгәч куркучылар кимемәде Куркып яшәгән булса, куркаклык аның гомерен бик күпкә кыскарткан булыр иде Димәк, шигърият белән батырлык — бертуганнар Алар- ны бер-берсеннән аерып булмый. Аерсаң — шигърият булмый Шәкертләренә ул бу турыда бик еш сөйли иде Шагыйрь былтыр 14 апрельдә фани дөнья белән саубуллашып, безне һәм шигъриятне ятим калдырып китеп барды Соңгы көннәрендә ул шигърияттән димәк дөньядан аерылырга туры киләчәген уйлап моңайды - Кара урман җырын кат-кат җырлады һәм елады. Укучыларыбызга тәкъдим ителә торган әлеге шигырьләр шагыйрьнең архивыннан алынды Бу шигырьләр — аның иҗатының бер юнәлешендәге сызмалар гына. Үзе исән чакта беркайда да бастырмаган ул аларны Бопарын да. тагын бик күп басылмаган шигырьләрен дә безгә укырга вакыт җитте Алар шагыйрьнең зурлыгын аңларга ярдәм итәрләр Мирас булып калган байлыгыбызны барлый белик.