БАТЫРША

Икенче кисәк

 Унынчы бүлек арышбашка ул Сөмбеле йолдызлыгының урталарында кайтып төште. Кайнарлыгы суынмаган иле Ул бит, туган туфрагына аяк басуга, шәкертләренең һәм фикердәшләренең бер ишен Гәйнә-Уса якларына, икенчеләрен - Себер юлына, өченчеләрен Чи- сгай вә Казан тарафларына чыгарып жибәрмәкче. халаектарны дәррәү күтәрелергә чакырып, чаң сукмакчы' Мәгәр ниятен җиренә җиткерергә ашыкмады Суынып-сүрелрп. шикләнсп-шөбһәләнсп калуының сәбәбе бөржөннәрнең артыннан куып җитеп тапшырылган хәбәрләре ите Ис. Бөрҗән иләүе гулысынча купмады. Себер юлыныкылар исә бөтенләй ai тарга да менмәде, хәтта гомерлек гыйсьянчы саналган Юлай булып Юлай старшина кымшанмады. Өстәвенә. Оренбур ягыннан бихисап урыс пулклары килә икән, дигән сүзләр йөри. Чөй өстенә тукмак, дигәндәй, кичә генә соңгы төнгелегендә аны куып җиткән чапкын болачы башкорт тарның, йорт-жирләре белән, кыр казаклары ягына качып китүләрен әйт те. Димәк ки. ул ниятләгән, ул уйлаган дәррәү кузгалу барып чыкмады Нишләргә’ Мондый хәлдә Гайнә татарларын күтәрергәме’ 5 й-исәпләрс шулкадәр дә буталчык, авыр иде ки. Батырша тәмам чиртә сабышты, урыша ямы Шул чарасыз көннәренең берсендә капкасы төбенә дүрт енбайлы килеп туктады: «Узарга ярый тыртайдыр бит». икәннәре ишетелде Бу көннәрдә ялтызы бәргәләнеп, шулкадәр йончыган иле кн. тавышка җиңеләеп киткәндәй булды, Миһманнарына каршы чыкты Батырша. Йөрәге сизенгән икән, килүче Гәйнө абызы Исхак мелла иде - Сөйләгел, Гәинәдә ни хәл вә ни хәбәр’ Хәлләр әүвәлгечә, — дип башлады Исхак, суза төшеп Ха таек- лар көтә-когә көтек булдылар, мәгәр коралларын ташламалы тар Сон безгә өчдүрт булса да кешеңне җибәр, хәзрәт, йорттагы мишәрләрнең инанмат ы вә куәтләнмәге өчен Гәйнәләр үзләренең ялгыз түгел текләрен белсеннәр Хәердер, дип җаваплады Батырша Ахыры Башы ?. х нчс саннар ы К Шыгырдап ишек ачылды һәм бусагада Зөлхәбирә күренде i л әллә ире хафасыннан, әллә яңарак кына өченче оланыннан котылганга, гәмам суырылып, ябыгып калган иде. — Сиңайтәм. табын әзер.— диде ул. гадәтенчә сабыр гына Табында кабат яу турында сүз чыкмады. Кунаклар самавырда пешкән йомырканы арыш ипие белән ныгытып, чәй эчеп алдылар да кайтыр юлларына кузгалдылар. Батырша исә үзе белән ерак юлдан кайткан Борһанны эзләп китте. Көтмәгәндә урамда Ибраһим аглы шәкертенә юлыкты Ул егетне мәдрәсәнең тып-тын ихатасына алып керде һәм. як-ягыиа каранып алганнан сон. йомышын әйтте: — Хәзер үк ат менеп ал да. Орыш ауылыннан Тәләкәйне. Миргасыйм карьясыннан Максудны вә Уразколны һәм дә Торнадан Йосыф мелланы алып килгел! Өйләдән соң дәшелгәннәрнен дүртесе дә мәдрәсәдә иделәр инде. Мулла кунакларны һәм үзенең төп ярдәмчесенә әверелеп беткән Борһанны мәдрәсәнең караңгы һәм салкынча бүлмәсенә алып керде, озын- озакка сузмый, нотыгын сүзләде: — Сезне аның өчен өндәдем.— диде ул. Исхак абыз килеп-киткәннән бирле ныгып, көрәеп киткән тавышы белән.—Иң яхшы атларыгызга менеп. Гәйнәгә барыгыз!.. Егетләр аның чакыруын беравыздан кабул иттеләр: Динебез хакына жаныбыз фида улсын! — диделәр Алай да Йосыф мелланың үз фикере бар икән: Вәлинигъмәг. бәне Гәйнәгә җибәрмәгез. бәне Әй буена юллагыз, анда белешләрем күптер.— диде ул. — Хәердер, бигрәк тә әйбәт! Егетләрне өйләренә озат гы да үзе урамга чыкты Батырша Ул инде ябай халык белән очрашуны тансыклаган, алар белән сүзләшүне сагынган иде. Йортыннан ерак та түгел ихата киртәсенә таянып торучы ике адәмне күреп алды. Солтан Акбалтыр углы белән агасы Мостафа икән Мулла килә-килешкә сүз катты — Ни сүзләшәсез? Бераз дәшми торганнан соң. Солтан телгә килде: — Гәйнә иләүе халкы атларга атланалар, бире таба киләләр дию күптән ишетәбез. Әгәр ул тарафлар килсә, безнең мишәрләребез дә һич икеләнми атларга менәрләр иде. Сабыр итегез, өметегезгә жи гешерсез.—дип юатты аларны Батырша. Ирләр шулай сөйләшеп торган арада, авыл башында ниндидер атлылар күренде Кулларында сөңге, җилкәләрендә ян-садаклар Кораллы бәндәләр күренүгә. Батырша тетрәнеп китте — халаекларның кузгалуы микәнни?! Мәгәр аның өмете акланмады. Атлылар Карышбаш аша узучы арттагы авыллар булып. Бөрҗән башкортларына каршы пахут чыкканнар. имеш. Бу хакта апа әлеге дә баягы Гәләкәй сөйләде. Батыршаны күрүгә, егет орышлылар төркеменнән аерылып чыкты да хәзрәтне бер читкә тартты, ашыга-кабалана тезәргә тотынды — Әй. хәзрәт, указ килгән. Нугай юллары кузгалганнар, ыстаршина Яныш камандасы. атларга менеп, анлар өстенә барсыннар! - дип. Әмма, хәзрәт, күңелегезне хуш тотыгыз, бәнем Гәйнәгә бармакымдан пахутка бармакым хубрактыр Мөселманнар кузгалуга, бән үз кулым астындагы кешеләрне сезнең карамакка алып кайтырмын. — Хәердер... Батыршага яңа мәшәкать өстәлде. Гәйнәгә бару өчен янә ике кеше табарга кирәк иде. Ул Борһанны табып, аңа Мөслим старшина камандасыннан Әхмәрне, казанлы Исмәгыйльне алып килергә кушты Батырша уенда күргөн-ишеткәннәре яңарды, шуларның берсе, нарат шырпысы сыман, миенә төртелеп калды. Димәк ки. Яныш ыстаршина Бөрҗән халаеклары остенә пахут чыга. Бит ул вирнай ыстаршиналар да мөселманнар ләбаса! Күңелләрендә аз гына иман заты булса да. үз кан- кардәшләреиә кылыч күтәрмәсләр. Тик үгетләргә кирәк үзләрен' Бүген Сөләйман старшина янына барын «китешмәс инде анысы. Ә менә Яныш Чуртанлыкүлдә генә Бүген үк кузгалмаган булса, өлгерә! 5 л капкасына «киткән жирсннән. кисәк борылып, ике чакрымдагы Чуртанлыкүлгә китеп барды Хәерлеге булсын. Яныш бүген яна туган сабыйдай аек. башына кәләпүш киеп, тирләп-пешеп чәй эчеп утыра иде. Мәгәр чырае чыгык. хафа-хәсрәте йөзенә чыккан Алай да мулланы ачык каршылады Ни хәл вә ни хәбәр. Яныш агай? Старшина указ килүен, анда ниләр язылганын сөйләп бирде - Әй. Яныш агай.— диде Батырша дустанә^ генә.- үзегезгә мәгълүмдер, жаһил урысларның гайәтдән кичкән золымлыклары вә җәфалары сәбәбеңдәй мөсслманнарымыз төрле бәлаләргә тарып торалар Мөсе- лманнарымыз илә бергәләп, дин вә дөньямы» мәнфәгате хакына, ул хәсис вә гайәтдин кичкән залим вә жаһил каферләргә жавап бирик, аларның золымлыкларына каршы чыгыйк мәллә, дим*’! Яныш авыр суган куйды, дәшми-тынмый гына чынаягындагы чәен эчеп бетерде һәм кунагы кебек үк — әйтерсең, гомерлек ахирәте жылы һәм йомшак игеп сөйләп китте Әй. вәлинигъмәт. барча хәлләр мәгълүмдер Беләбез ке.м. галимнәрнең җәфалары хәлдән кичкәндер вә коннән-көн аргадыр Әле менә тагы йорт ларымы зла аз бәһагә эшләнә торган дегет ку г- ланын күн ясау гыслын. халаек.тарыбызга балык мае сатып алырга боерылды. Бср-ике сум чыгарыр жирдә ун-егерме сум тотарга калабыз. Әй. нигә сүлән торырга?’ Карап гораск. кем алдыра гәпкә. шу г якка аварбыз. Бу кадәр дә сайсызлыктан каны кайнап чыкты Багыршанын. үзе дә сизмәстән тавышын күтәрде Хак сүзне әйтмәк гиешледер. Яныш агай. Сәнен хәлең хәйләсе беткән, йоны житкөн төлкегә охшаштыр Артыннан эт басып житкәч. койрыкны гаһ унга, гаһ сулга салыр Юк. сабыр гына утырып булмас, ыстаршина! Ул эчелеп бетмәгән чынаягын этеп куйды, кисәк торып, урыныннан кузгалды, кайнарланып чыгып китте Иртәгесен башка старшиналар белән киңәшергә тиеш булса да. өлгерми калды Батырша. Мишәрләрнең байтагы, һәрнакыг тагыча. бола кубарган халаеклар остенә пахутка чыгып киткәннәр иде инде Мулла, оясына ерткыч янаган ана кош мисалында, йорты белән мәдрәсәсе арасында туктаусыз йөрегго-йөрсиә. Гайнәдән хәбәр көтте Әмма хат- хәбәр күренмәде Шнк-шөбһә. борчы ту-гасаби тану эчендә сәгатьләр, көннәр үтте, ашкынулы уйлары ташкынында яныгы шашынды Б.ыыр- ша. Ихтилалның илһамчысы жнбәргән дүрг кеше һәм аның яуга фагыЙ- хасы Гәйно тарафларының коеф-ха гәг гарен үзгәртте дә куйды Моңа чаклы үзләренең уй-пия гләрен иң якыннарына га белдерергә шөбһәләнеп йоргөи кешеләр, баштанаяк коралланган хәлдә, урам-мәйданнарта чыктылар. берсен-берсе гиз үк. менә бүген үк каферләр остенә кузгалырга ярсыттылар. . Ул арада Гәйнә нлөүснә яңа хәбәр таралды Имеш ясак гы татарлар урыс авылы Медянки tar ы Шәвкун бакыр заводына һожүм иткәннәр имеш. Торговиж һәм Сокольск хәрби ныгытмаларын камаганнар, имеш. Быково авылы урыслары Ачиг кальгасына качын китеп кенә котылганнар Халык тәмам кызды, ярсы гы. шашты Ниһаять, яу дәртеннән алгысыган татарлар түзмәделәр, волость үзәге Кызылъярга габи кузгалдылар 28 август иргөсендә монда жые.пан җайдаклар, авылга гына сыешмыйча, ындырлар артына ук бүселеп чыкканнар иде һәркайсы сөйли, кычкыра, кулларын бутый. Хәер, игътибар- лабрак тыңлаучыга аларның ни дәгъвалауларын, нәрсә таләп игүләрен аңлавы мөмкин иде. Әнә берсе—гөп кебек тазасы, бөтен битен көрән сакал-мыек басканы шашып-тилереп кычкыра: — Әй, халаек, бирән зәхмәтенә тарыган ыстаршина Абдул Хужагол углын тотып дөмектерергә кирәк! — ди. - He шул. үзебезне йотканчы, җанын җәһәннәмгә олактырырга! Йодрыкларын бутый-бутый акырышкан бәндәләр, ләгьнәт-карг ышларын онытып, базар мәйданындагы ике җайдакка текәлделәр. Ул да түгел, берсеннән икенчесенә күчә-күчә. авыл буйлап сүз кипе: — Акбаш батыр! Акбаш батыр! — Тегесе—Мостай баһадир! — Әйа. болар булгач, эш пешә! Инде алгы дистәне тутырып килүенә карамастан, яшьләрчә җитез һәм чос Мостай исә бер горкем ирләргә ниндидер эш боерды Тегеләре базар мәйданы артындагы бура янына ашыктылар Гыйсъянчы татарлар башлыгы Мостай арбага менеп басты, беләгенә чукмар аскан уң кулын күтәрде—шау-шу тынып калды. — Гәйнәләр!— дип кычкырды ул, карлыккан тавышы белән базар мәйданын күмеп — Без бүген ялмавыз ыстаршина Абдук Хужагол углы белән аның ялганчы би т екчесен хөкем итәбез. Ошбу ике сасык, бер сүздә булып, халаекларны талады, анларнын канын эчте. Инсаннардан указ кушканнан артык ясак җыйды, шул акчага баеды Җитте! Базар мәйданы өстендә кук күкрәгәндәй булды — йөзләрчә бугаз берьюлы дәһшәтле сүзне кабатлады: - Үлем! Үлем!! Үлем!!! Әмма Абдукны асарга иртәрәк иде әле. Халык, аны хөкем игәртә, дип. бердәм кычкырса да. мәйданның бер ят ында аерым гөркем аксакаллар үз сүзләрен әйтмәгәннәр иде әле. Мостафа арбадан төшеп, алар янына килде: Әйа. аксакаллар, сез нә дисез? Безнең сүз—ил сүзе булыр. —диде күрер күзгә аксакалларның барыннан да өлкәнрәк чал карт -Халаекларны алдап, харам мал җыйган. динебезне, шәритагь-йолаларыбызны санламаган адәм имгәгенә элмәк фарыз Ил-җиргә гыйбрәт улсын! Амин Ул соңгы сүзен әйтеп бетергәндә, Мостай инде дар агачы янында иде. Ул. килә-килешкә, бая гына үзе басып нотык тоткан арбаны эләктереп алды һәм. аны җиңел генә сөйрәп, элмәк астына китереп куйды. Хөкемгә гартылган старшинаны шуңа бастырдылар, муенына элмәк кидерделәр. Егетләр төркеме шаулашып, аның аягы астыннан арбаны гартын алуга, Абдулла Хужагол углы һавада асылып калды Ничә еллар буе үзен кан елаткан түрәләрдән үч алу ләззәте авылга җыелган халаекны гаярьләндерсп. комарланлырып җибәрде, яшьрәкләр, баш өсләрендә йодрыкларын, камчыларын болгый-болгый, кычкырышырга тотынды, тар: — Акбаш батыр' Алып бар безне кальгалар өстенә! — Усасын да. Көңгерен дә туздырып ташлаек! — Дөрләсен бөтен Чулман буе! Сүзгә бик үк оста булмаса да. Акбашка да арбага менеп басарга туры килде—халык гөжләүдән туктады — Ашыкмаек, егетләр^—дип башлады гыйсьянчылар башлыгы, сабыр гына.— Бар кадәр алаиларны барлаек. башлыкларны җыеп сүләшә- ек. Тагы ике көннән, йәгьни ашлык сугу аеның берендә. Уса-Коңгер юнәлешендә кузгалырбыз. Җыелу урыны — Кызылъяр авылы, базар мәйданы. Сентябрьнең берендә базар мәйданы иртә таңнан гөрләп тора иде инде. Бит дистә чамасы егет, атларына менеп алганнар Менә алай башлыгы да күренде, мәгәр ул егетләрне куандырмады Бераз көтәек. җыела төшсеннәр. — диде Акбаш һәм каядыр китте. Яугир егетләр чарасызлыктан тел кашып, ярсыган йөрәкләрен басар өчен, усал сүзләр кычкырышып торган арала, авыл башында ниндидер атлылар күренде Йөз иллеләп җайдак! Кулларында кы.тыч-сөңге. иңнәрендә ян-садаклар Чырайлары нурсыз вә ачулы иде Җитмәсә, башлыклары -базык гәүдәле ир уртасы кеше, мондагылар янына килеп житүгә. дәһшәтле боерды Коралларыгызны ташлагыз да өйләрегезгә таралыгыз' Болачылар аның сүзен уенга алдылар Ник дигәндә, алар инде яна алай башлыгын танып өл!ергәннәр иде Күршедәге Барды иләве старшинасы Туктамыш Ишбулат углы! Ул биз моннан атна элек кенә, болачыларнын Тулва туз аендагы җыенында. Гәйнә иләве старшинасы Абдул Хуҗагол углын үлтерергө кирәк дип. халыкны үзе үк котырткан иде Нишләп әле бүген үзенең кан дошманы Абдукны аскан егетләргә мондыен көфер сүз сүзли? Туктамыш старшина, болачы егетләргә остән генә мыскыллы карапкарагт торды да. янә үкереп җибәрде Йә. ни дин каттыгыз?! Марш, марш өйләрегез!ә' Егетләр инде аның уйнап сөйләмәвенә төшенделәр Мәгәр 6} бәндәнең кинә! үзгәрү сәбәбен аңламадылар Кая ул. әлеге кызу көннәрдә икейөзле һәм мәкерле адәмнең игендәге этлекләрен анышу! Базар мәйданындагы хәлне җиткергәннәр күрәсең атын камчылап Акбаш килеп җитте, ярсу айгыры Туктамышныкы өегенә менә язып, тыелып калды — Сән нишлисең, ыстаршина?! дип үкерде ул. уйнаклаган атын бер урында тота алмыйча Кит. хәзер үк югал күз ал тыннан* Ул зыңгылдатып кынысыннан кылычын тартып чыгарды, аны башы остенә күгәрде Шул мәлдә нидер сызгыргандай булды Акбашның киң күкрәгенә тал саплы ук килеп кадалды Алай башы гаҗәпсенеп, як-ягына каранды, аннан кисәк чайкалды һәм гөрсе i гәп жиры барып төште Аны яклап кылычларын алган тагы биш-алты егетнең дә гомерләре шулай у, к уктан киселде. Болачыларнын калганнары, кинәт хәрәкәткә килеп, авылдан читкә ташландылар Мостай аларны Кызы гъярдан икс чакрымда гына куып җи т re. Тукта, туктагыз! Кая барасыз'’! Егетләр әле кая баруларын да. ни кы тачакларын да белмиләр иде Мостайны күреп, исләренә килделәр Мостай исә тыныч кына әйтеп салды Хаклык сездәдер, мөгаен Туктамышныкылар шактый ишле күренә. бул!ан коч белән генә кыйрата алмабыздыр үзләрен Ярый, әйдәгез Карышбашка. Батырша хәзрәт кагына. Нишләргә кирәклеген ул әйтер! Гәйнәгә дип юл чыккан егетләр кнггеләр дә. суга төшкәндәй, юк булдылар. Бер көн кот те аларны Багырша. ике кон көт ге. үзе читлектәге җәнлектәй йөренде Гаҗизлектән аптырагач. Яхьята ютта җыенырга. Гәйнә хәлләрен белен кайтырга кушты Янә ике кон узды Ниһаять, капкасы төбендә таныш түгел җәяүле пәйда бу тды Әлеге бәндә сәлам бирмәде, телсез кеше сыман шым тына билендәге калтасыннан язу чьи арды Бу мәктүп кемнән вә сән кемсең? дип сорады мул та. теткәләнеп беткән хатны ку тына алып Сәер юлчы шунда тына телгә килде һәм серле генә сөй тән китте Әй. хәзрәт, бәнсм кем идекүм вә бу язу кемдән идүкс сәна хаҗәт дәгүл Бу язу гчендо ат т.ләм ителгәнне үзеңә хаҗәт эшкә җәһәтлән Вә ләкин бу дустлык мәктүбе Борай җамәтатеннән дәю белтел Борай якларыннан, димәк ки. дусты Сөләйман старшинадан Му т та язуга бакты, шуннан файдаланып, юлаучы юкка чыкты Мәгәр Батырша инде ана игътибар итеп тормады, ул бөтен барлыгы белән хат эченә кереп чумган иде. «Имам-әл-мөселман мәллә Баһадиршаһ хәзрәтләренә әгъләмдер.—дип укыды ул. иреннәрен кыймылдата-кыймылда- та - Сән ислам дине хакында һиммәт игеп. Гайнәгә дүрт кеше җибәр- гәнекеңне динебезне дошманнары — монафикълар аңлап, ул дүрт кешенең артыннан тәкърар-тәкърар күп кешеләр җибәргәннәр. Анларны тоту өчен вә халаекларны алдаулар, куркытулар берлә күңелләрене чүктерер өчен. Әмма Гәйнә халаекларының ярымы атларга атланганнар иде. ШуЛ хәлдә ул монафикъларның кешеләре барып, вурлар тотарга килдек, халаекларда андый вурлыкка һич киңәш юктыр дип. кешеләр өстенә кешеләр тәкърар-тәкърар барып, халаеклариың күңелләрен чүктереп, бәндәләр ике яры бүленгәннәр һәм кешеләр дә үтерелгән. Тагы ни хәлләр булырын ходай белсен, кашки, халаекларны куәтләндерү өчен күп кешеләр җибәрегезче. дәхи үз хозурыңда кешеләр алып торган булсаңызчы?! Ул динсез монафикълар ошбу төндә үзеңезне һәлак итмәк кәсдендә торалар Бик тизлек вә һәм саклык берлә башыңызны коткаруга җәһәтләнегез!» Хат уйланырлык иде Батырша, кайнап-кайнарланып. Борһанны эзләп китте. Карышбашта булган кадәр бәндәләрне җыярга кушты. Үзе исә өенә ашыкты Кайтып керүенә, чоландагы җәясен, садагы белән укларын барлады, яу купканнан бирле беренче мәртәбә остазбикә- се белән ачыктан-ачык сөйләшергә булды. Зөлхәбирәне ак якка чакырып кертте. Анысы ике айлык кызы Зәнваны. имчәгеннән аермый гына, түшен каплый-каплый килеп керде: — Ни бар. атасы? Батырша хатыны каршына килде, бер кулы белән йомшак кына сабыйны тотты, икенчесен Зөлхәбирәнең аркасына салды һәм сагышлы сүз башлады: — Әй. җәмәгатьләрем, күземнең нурлары, күңелем сөрурлары. хәлләребез мөшкелдер, үземне һәм дә сезне саклый алмадым. Бүген төндә йортыбызны монафикълар камап алуы, орыш булуы ихтимал Бәна исә качып китәргә туры килмәгәе. Остазбикә, нә кылгансың? Йортта каласыңмы. әллә бәнем берлә китәсеңме? Яисә берәр шәкертем берлә Урал аръягына, туган төбәгеңә озатыйммы?! Зөлхәбирә бәләкәчен күкрәгенә кыса төште: - Ни күрсәк тә. бергә, хәзрәт!.. Батырша соңгы төнен хатыны вә балалары белән үткәрмәкче итте. Аларны юлга әзерләде, ризыклар, кирәк-яраклар төенләште Тәрәзәләргә сыек яктылык сирпелүгә, урамнан тавышлар ишетелгәндәй булды. Батырша кабаланып урыныннан төште, тәрәзә буена килде. Нәкъ аның йорты каршында кораллы җайдаклар йөренә иде. Ул. тын алырга да шикләнеп, баскан урынында катып калды. Кемнәр вә күпме кеше булыр? Тик болай торып урамдагыларның кемнәр икәнен дә. саннарын да белеп булмый иде. Кем белә, алар бәлки мәдрәсә артлап. Карыш суы буеннан да камаганнардыр. Шунысы хак. бу кадәр атлыларның таң тишегеннән йортын урап алулары тикмәгә түгел. Батырша алдагы якка чыкты, бала кочаклап яткан Зөлхәбирәгә эндәште: — Җыен, остазбикә! Балаларны киендер дә. мәдрәсәгә килерсез. Бән анда булам. Ул ук-җәясен алып, мәдрәсәгә килгәндә, егетләр инде бар да аякта, ни кылырга белми аптырашып торалар иде. Хәзрәтне күрүгә, аңа ташландылар: — Әйа. хәзрәт, һәр тарафтан камап алганнар. Йөз илле чамасы булырлар. Ни кылаек. нишләек9 — Иә, ярар, бөтенләй үк хәвефкә төшмәгез. Ходайга тәвәккәл итеп, авылдан чыгып карарбыз Нәние Зәнваны күкрәгенә кысып. Таҗик белән Зөләйханы җитәкләп ост азо и к.) кичеп житте. Егетләр дә атларын житәкләп килделәр Капкага житәрәк, барысы да коралларын орыш хәленә китерделәр. Ләкин сугышырга туры килмәде — урамдагылар, аларга карап, тын гына кымшанмый торалар иде. Бу яктагы йортларга сыена төшеп, авыл башына таба киттеләр. Дошман як һаман да шулай тораташ сыман хәрәкәтсез. Борчулы киеренкелек эчендә дүрт-биш йорт арасы үтүгә, алда Янышның давыл яллы аты күренде. Старшина, юлны кисәргә ниятли иде булса кирәк, айгырын урамга аркылы атлата. Батырша төркеме якынлашуга, ул кынысыннан кылычын тартып алды, гайрәтләнеп кычкырды — Әй. хәзрәт, кан койма, орышсыз ю.п а' Бер көнлек жнр китеп. Чирмеш урманына керделәр Монысы инде Карышбашнын үтәдән-үтә күренә торган вак-төяк агачлыклары түгел, чын мәгънәсендә карурман. Ул Чулман н геле буйлап ерак-ерак тарга сузыла бер кереп адашсаң, исән-сау чыгармын димә Кая карама, анда чирмешләр утынбүрәнә кисеп ягалар Аулаграк жир эзләп йөри торгач, сазламак уртасындаг ы калкулыкка, куе наратлыкка урнаштылар Инде төннәр сизелеп суытты аннан-мон- нан гына корыштырган куышларда терек тек итешле түгел Тик качак баигы тагы кая барсын да. ни эзләсен?! Сөңге очлары һәм куллары белән чокырлар казын, өсләрен ботак-сатак белән тома гадылар. Мәгәр көтелгән иминлек килмәде Утынчы чирмеш гәр тлә юри. әллә ялт ышып, биш-ун кешелек төркемнәр булып, әле аннан, әле моннан стан янына килеп чыта торалар Шулай беркөнне. Батырша нарат төбендә үзләренең язмышлары хакында уйланып утырганда, торлакта чит-ят кешеләр пәй та булды Батырша янәшәсендә яткан ян-жәясенә үрелде. чакыры гмаган кунакларга каршы күтәрелде Нә йомыш, знакумнар?! диде ул. сүс сыман сакалы кендегенә житкән. бераз бөкре картка каран Тегесе ча т мыегын сыпырып алды, кызарган күзләрен соргкәләдс. дустанә тавыш белән сүз катты: Сеснс пик күп корал ты кешеләр эслилор ераккарак китегез! диде ул. Каптырырлар. тәки катыр жиппәрср ләр үсегесне Алар үз телләрендә нидер сөйләшә-сөйләпгә китеп бардылар. Мулланың фикере яктырып куйды, баядан бирле янында уралган Яхъяга эндәште Җыеныгыз, күчәбез! Көнярымлык юл китеп, очсыз-кырыйсыз урманның икенче бер төбәгенә төштеләр Яна урында да шул ук хафа, шул ук уй Кешеләргә жы.ты урын, ригык кирәк Күпме баш ватсаң да. егетләрне азык эзләргә жибәрүдән башка чара юк иле. Калган икс атта дүрг егет «сунарга» китеп барды Батырша гүрг яулашы, хатыны, оч баласы белән торып ка тлы «Сунарчы тар» исә иртән дә күренмәделәр Ачлыкка ү »е гү зә иде әле Батырша Ә менә бала тарның өзгәләнүләренә чыдар чама юк Чарасызлыктан гажизләнгән мутта жөясен-угын алын, урман арасына керен китте Берәр киек атып булмасмы тни. ярты кон йөрде, мәгәр көзге урман, киек-җәнлекләре кырылып беткәндәй, гын вә аулак иде — у т ынчы чирмешләрдән качып беткәннәр бугай Башын салып кайтып килгәндә, кечерәк бер аланда поши күреп алды Җәясенә ук элде, керешен тартты. Инде агам дигәндә, аландагы җанварның тышаулы ат икәнен шәйләп алды, җәясе үзеннән-үзе җиргә төште. Ул кыйналган-изелгән хәлдә куышына кайтып егылды, күзләрен йомды Әмма тынгылык тапмады нәни Зәнва туктаусыз елый, өч яшьлек Зөләйха, әледән-әле шыңшып. ашарга сорый, җиденче яшенә чыккан Таҗик та өзлексез анасын йөдәтә. Бу хәлдә ата йөрәге ничек түзсен?! Батырша ашкынып куышыннан чыкты Яхъяны ияртеп, теге аланга таба китте. Бәхетләренә, ат һаман да шул урында кырау суккан үлән сабаклары чемченеп тора иде. Тышавын чиштеләр дә. атны җитәкләп станга таба алып киттеләр. Икенче көнне төш вакытында аларны ике дистәгә якын чирмеш урап алды. Кулларындагы чукмар-күсәк, балта-сөңге булуына караганда, ниятләре изгедән түгел. Башлыклары әлеге дә баягы бөкре чирмеш карты Тик ул теге көндәгедәй нык үзгәргән — кызгылт күзләрендә хәтәр очкыннар. — Пес сесне,— дип башлады ул. кыю гына,— пер айдан пирле урманыпызда асрыйбыз, сесгә һич яманлык итмәенчә һәм дошманыгыска мәгълүм итмәенчә. Ахыр сес пестә яманлык иттегес. атымысны суй- дыгыс. Инде куркамыс. үсемесне үлтерерсес. дип Коралларыт ысны пире- гез. үсетез китегес! Рәнҗүле булсалар да. бәгырьләре катмаган икән — чирмешләр борылып киттеләр Әмма инде качакларга да монда калу мөмкин түгел иде. Булган кадәр әйберләрен төенләделәр дә кузгалдылар. Үлән баскан сизечер-сизелмәс урман юлыннан ике чакрым чамасы үттеләр. Батырша инде кулайрак урынга туктап, төн уздыру хакында уйланып бара иде. Кинәт артта Зөлхәбирәнең җан ачысы белән кычкырганы ишетелде — Сиңайтәм! Борылып карауга, шаккатты мулла Урман юлында ниндидер җайдаклар айкала, кемнәрдер кычкырыша, балалар чырылдый Башта ул. ук атмакчы булып, җәясен күтәрде. Әмма бу эшнең мәгънәсезлеген абайлап, янын җиргә аны, үзе гаиләсе ятына ыргылды Яхъя исә сөңгесен кулыннан ычкындырмады, өстәвенә мулланы иңеннән тотып алды: Чү. хәзрәг. кызма! Аларны коткару мөмкин түгелдер. Үзең генә харап булырсың. Күрәсең ич, атлыларның исәбе юк Батырша баскан урынында катып калды, ике күзе төбендә дә энҗе бөртеге булып яшь күренде, калтыранган иреннәре арасыннан йөрәгенең ярасы саркып чыкты: Җәмәгатьләрем, күземнең нурлары' Сезне һәм үземне яраткан бер ходаема тапшырдым, бәхил булыгыз! Яхъя исә, җан талашып, аны агачлар арасына сөйри иде: - Әйа. хәзрәт, соңарабыз! Чыннан да. җайдаклар инде аларга борылганнар, атларын камчылап. урман юлыннан киләләр иде Остаз белән шәкерт урман ешлыгына кереп югалдылар. Өркетелгән боланнардай, ярсып-шашынып төнката күпме юл үткәннәрдер, яктырып килгәндә, бер чишмәгә тап булдылар. Туктап ял итә- итә. озаклап салкын су эчтеләр һәм чишмә башындагы зирекләр төбенә утырдылар Шунда, ничек туры килсә, шулай йоклап киткәннәр Ниндидер тавышка сискәнеп, икесе берьюлы уянганда, дөнья ап-ак тын гына утырып тәүге кар ява иде. Искәрмәстән бер-беретю карадылар, икесе бертавыштан кычкырып җибәрделәр: — Әйа. нә кылаек! Нишләргә белми, зар-интизар булып утыра торгач. Батыршаның чырае яктырып китте, колагына остазы Габделрахманнын сүзләре ишетелгәндәй булды: «Башына бәла-каза төшсә, үземә килеп егыл!» — Әй. мелла Яхъя, кузгал, китәбез.— диле ул. аягына калкып- Казан юлына Тайсуганга. Остазым Габделрахман ярдәменнән ташламас! Шулаен шулай да. тик кай тарафта сон ул Тайсуган9 Карурманда аша чамасы уралдылар Ачлыктан хәлсезләнеп, нәүрүз бүресе мисалына житкән бу ике бәндәгә егылып үлүдән башка чара калмаган иде һич көтмәгәндә. шактый киң урман юлына килен чык i ы лар Яңа яуган карны арба тәгәрмәчләре ергалаган. Димәк, моннан кемнәрдер йөри, димәк, якын-тирәдә аиыл бар' Әжәл.тәре житмәгән икән әле юл аларны бәләкәй генә татар авылына алып төште. Ярлы |ына атайның жылы өе. таралып пешкән тары боткасы алар очен фәрештә канаты булды Качаклар юл сораша-сораша. бер уңайдан хәер эсти-эсти. Нәдертә килеп чыкканда, дөньяда инде кыш иде Туңудан тешләре-тешкә тисә дә. Тайсуганга якты күздә керертә базмадылар, кайсысыныңдыр ындырында. саламга чумып, карангы төшкәнне көттеләр Габделрахман аларны ачык каршылады, мәгәр чыраенда һәм үз-үзен тотышында ниндидер шик-оркү сизелеп тора иле Табынны мулдан әзерләIте. әмма хатын-кызларга урам як тәрәзәләрне томаларга кушты Аннан инде кунакларны өстәл янына утыртты һәм. алар сүз баш таганны да кот ми. әйтеп куйды. Бон сәнсн хәлләреңне беләмен — Әй. Баһаднршаһ. дип өзгәләнде Габделрахман. кашытып кулына алып, инде оч-дүрт тапкыр пыр туздырдылар мәдрәсәне һәр шәкерт тән пашпурт таптыралар, ата-баба- сы хакында төпченәләр Монда сыгынсагыз, үзегез дә кабарсыз, бәнс дә хур иткәйсез. Йәтез. аштан үрелегез!. Сөйләшми генә шулпага ябырылдылар Батырша. үпкәләгән баладай. дәшми-тынмый ашавында булды. Тик ни дисең инде монда’’ Бәлки, чыннан да. хәл шулайрактыр Хак. Тайсуган олы юлдан ерак гүгел. узып-китеп йөрүче өзелмидер Димәк, аулаграк авыллар ятына авышырга кала. Андый тыныч жир исә Шушма суы буенда тына Уйларын Габделрахман бүлде Ачуланма. Баһадиршаһ. һич кенә дә сыендыра алмыйм Мунчада йоклап ЧЫ1Ы1ЫЗ да. иртүк кузгалырсыз, боерган булса /Анасы. мосафирларга ипи. жылы киемнәр әзерлә' Итле токмач тансыклаткан иде. Алай да ашы-аш булмады Багыр- шапып Бар дөньяга рәнжеп. теләр-теләмәс кенә таматын туйдырды да. Яхьяны ияртеп, мунчага китте Алар йокыларыннан торып. Зәй буе әрәмәсенә төшкәндә, кон әле яктырмаган иде. Елгага жнтәрәк. Батырша туктады һәм кайчандыр үзе кинәнеп печән чапкан аланнарга карап, уйга калды Колагына Тутыяның көмеш тавышы ишетелтәнләй булды дөнья яктырып китте Әмма рәхәт мизгел күз ачыпЙомганчы юкка чыкты, каршына мен сорау лы кар ты юл килеп басты Пә, мелла Яхъя, нә кылаек? 1 етссе уянып киткәндәй булды, беренче кар күренгәннән бирле ун тап йөргәннәрен сытып чыгарды Әй. хәзрәт, алланың язмышыдыр им ди Әнә теге тат тыкка керәек тә. кар оезенә ятып, ачлыктан нә суыктан туңып үләек' Юк. диде мулла, кискен генә, үземезне-үземез үлтермок шәригатебезгә хәрәмдер Терек жаида өмид бар. диләр Хак тәгаләнең рәхмәтенә омттд озмәек. Сүзен әйтеп бетерде дә. кисәк борылып, тар сукмактан Зәйгә таба төшеп кит те Батырша Адымнарының ныклы һәм ышаныч ХӘСрӘТЮ КЫНф<>1 ■ Сүз КИ1ТЫ Әй. хәзрәт, вә нлла. сәпе беләмез вә һәм сәна кәсд итмеш дог үл ир дек. Во ләкин бер кешенең умарталарын ватып, балын угрлаган сәбәбле, ауылымызны тикшереп, тәмам иткәннән сон. кешеләрне мәсҗедкә җибәргән ирдем... Старшинаның хәерхаһлыг ына күңеле булды Батыршаның: — Әй, ыстаршина. сәңа мәгълүм итимен ошбуны кем. бәнем олуг падишаһымыз хәзрәтләренең үзенә әйтергә тиешле сүзем вә йомышым бардыр.— диде.— Ул сүземне вә йомышымны падишаһымыз хәзрәтләренә җитештерүгә һичбер хәл җай таба алмакаңлык очен. сәңа килгән ирдем. сән бәне үз ихтыярым вә 1еләгем илә Уфа кальгасына илтер очен. — Сезне тапкан кешегә, хәзрәт, мең сум ярлыкаш тәхсыйс. кылынгандыр,— диде Сөләйман, куанычлы хәбәр әйткәндәй, шатланып. Бу кадәр сезнең падишаһка кирәклегез барлыгы һәм дә бона сезне яшереп калу момкин дәгүл. Әлбәттә, сезне Уфага илтермен. Анда уз сүзегезне үзегез мәгълүм итәрсез. Аулакта күзгә-күз калгач, старшина артыгын сузмаска булды: — Вәлинигъмәт. күңелегезгә рәнҗү китермәгез.— диде ул. өстәлгә карап.— безнең сезгә яманлык кәсдебез юктыр. Сез үзегез фәһем иясе — аңлыйсыз булыр: «Сән үзе килде».— дип мәгълүм игмәкемездән. безгә файда юктыр вә һәм сезгә дә булмас. «Үзебез тогып алдык».— дидек исә. безгә мең сум насыйп булыр, алла бирсә! Батыршаның яңагынр суктылармыни?! Ул сискәнеп китте, тәне кызышып чыкты, йодрыклары кысылды, бөтен вөҗүде үч һәм ачу белән тулды, менәменә дус старшинасы өстенә ташланып, аны буып ташлар хәлгә җитте. Алай да түзде, сабыр итте. Сөләйман уйнап кына әйтәдер, менә хәзер колеп җибәрер, кызарыр һәм тупас шаяртуы очен гафу сорар дип көтте. Әмма тегесе пошынусыз һәм тыныч иде: — Әй. хәзрәт, хафаланмагыз, өметегезне өзмәгез, падишаһымыз рәхмәтледер.— дип сөйләнде ул. әле дә шул хәерхаһ тавышы белән — Бәнем камандадан Сәлимҗан берлә Гайнулла да катыр киттеләр, һичбер зарлары вә яман хәбәрләре ишетелмидер . Ак якка әзмәвердәй ике егез килеп керде. Багыршаны эләкзереп аллылар да. күз ачып йомганчы, кул-аякларына богау салдылар. Бераздан Батырша суына төште һәм. иреннәрен чәйни-чәйни. үзалдына әйтеп куйды: Алтын күргәч, фәрештә дә юлдан яза. диюләре хак икән. Калганы төштәге сыман бик гиз булып үтте Шомлы фәйтун моннан йөз илле чакрымдагы Уфага таба кузгалды Инде төн таңга авышуга карамастан, урамның ике ягын тутырып халаеклар бөялгән. әмма алар көчсез вә чарасыз. Бары сагышлы вә хәсрәтле авазлары гына ишетел- гәләде: — Хуш. хәзрәткәемез' — Бәхил бул. вәлинигъмәт! Офыкга 1756 елның тугызынчы август таңы яктырып килә иде. Унбишенче бүлек Юлда берничә ат яндырып. Уфадан чапкын килеп төште һәм Не- плюевка пакет тапшырды. Аның күптән көтелгән хәбәр икәнен сизенде Иван Иванович һәм ялгышмады—Уфа канцеляриясе атаклы коткычы Батыршаның тотылуын җиткергән иде. Мондый сөенечле хәбәрләр губернаторга икеләтә көч-куәт, егәр өсти Ул тиз үк подполковник Исаковны чакыртты. Уфага чапкын әзерләргә кушты Үзе исә боерык-инструкция язарга утырды. Батырша эшенә ул шәхси секретареннан башка кешене катнаштыра алмый иде Мие гаҗәеп гизлек белән уйлый, каурый каләме кәгазь бите өстендә йөгереп кенә торды губернаторның, явыз вор Батыршаны бик көчле сак астында Оренбурга китерсеннәр! Конвой башлыгы Батыршаның кул-аякларын- 26 дагы богауларны шәхсән карап-күзәтеп торсын, тукталган, яисә кунган урыннарда махсус сакчылар һәм кораллы пикетлар булсын! Әлеге конвой башлыгы игеп билгеләнгән капитан, явызның үз-үзенә ул-бу кылмавын. дүрт күз белән күзәтсен Ашаганда тамагына сөяк кадалмасын тагын итнең йомшагын тына бирсеннәр' Августның егерме өчендә Батыршаны Оренбурга китереп җиткерделәр. Нсплюев. бу гажөеп затны күрү өчен, төрмәгә чапты Анда баргач нибары бер сорау бирде — Уфа ятынын Себер юлы. старшина Яныш Абдуллин карамагындагы Карышбаш авылыннан мишәр мулласы Абдулла Мәзгытдин. кушаматың белән атасак. Багырша синме’’ - Мин! - диде Багырша горур гына Нсплюев башка сорау бирмәде, кинәт борылып чытып китте. Я палыгын Сенатка хәбәр итәргә ашыкты Бүген Оренбург төрмәсендә явыз вор белән Очрашуын, анын чыннан да Абдулла Мәзгытдин. ягъни Батырша икәнен тәфсилләп язды. Бераз уйланып утырды да: «Сездән өстәмә таләп килгәнче, башка сорау алмыйм». дип тә өстәп куйды Августның егерме алтысында Сенат Батыршаны Петербургка китерү хакында карар кабул иткән икән. Нәкь ярты айдан сон шул турыда указ килеп төште Хәтта аны аулаучыларны да онытматаннар. иң ахырта «Аны тотучы старшина Сөләйман Девасвны. өметләр бат татып, идарә игүче Сенатка юллагыз». диелгән иде Бүлмәсенә өркә-шүрли генә килеп кергән капитанны күргәч. Инан Иванович урыныннан ка гкынып куйды һәм кулы белән өстәле яныннан урын күрсәтте. Кыланышына караганда, ул һич кенә дә ызтышырга җыенмый иде Әмма Болконский утырмалы, өстәлдән ике алым чамасында басып калды — Сезгә, князь, диде Нс-нлюен.— бер тоткынны Мәскәүтә хәтле озыгып куярга кирәк Тоткын ифрат та явыз һәм куркыныч' Менә шуңа да әлеге бурычны сезгә йөкләргә булдык Менә монда мин махсус инструкция әзерләп куйдым Неплюев. кулына ниндидер кәгазь тоткан хәлдә, аягына басты. Укырсыз, өйрәнерсез- әле вакыт бар Хәзерлек нпенә исә бүгеннән тотынырга кирәк Юл чыгымнарына биш йөз сум акча билгеләнде Бөркәү.те махсус арба ясатырга тиешсез «Кадерле кунак»ка тун. чикмән, ыштаннар, бүрек, бияләйләр, жы ты аяк киеме, күлмәк, уравычлар. астына салырга киез сатып алырсыз Тоткынны ашату өчен көненә алты тиен кара пан Туйганчы һәм тәмле ашарга жнтәр дип уйлыйм Барлык чыгымнарны менә шушы шнурлы кенәгәгә язып барырсыз .. Әнә шул көннән башланды да инде тамаша Болховскнй көннәр буе сәүдә рәтләрендә уралды, тимерчеләр, балга осталары янына барып чыкты Батырша өчен өсте ябу ты махсус арба ясатты, зраг чинарга, тип егерме биш олау юл гады, атлар. жы ты киемнәр сатып алды Кич төрен исә әлеге инструкцияне ятлады Негглюевнын теләсә кайсы минутта шул хакта соравы бар Юлга сентябрь азакларында тына кузгалдылар Алда атларта атланган казак сотнясы. алардан соң пар аг жигелгән көймәле арба та Батырша. аның янәшәсендә һәрдаим икс сакчы, офицер һәм капрал. Төп йөккә ягап башлыгының шулай ук пар атлы күн тышлы фәйтуны. анттан инде мылтыклы .драгуннар төялгән егерме биш олау тагы пан Ай ярым дигәндә С амара. Арзамас. Муром. Владимир калалары һәм жирләре арт г.г калды, ин ге менә Мәскәү губернасы буйлап баралар Баштарак. бигрәк гә Оренбург белән Самара арасын үткән V. губернатор инструкциясенең Һәр сүзенә ябышып ни итте Болховскнй Батыр ша кулдан ычкына күрмәсен, алай-болай үзенә зыян салмасын, елга- күлләр кичкәндә, су та г ашланмасын! Бара торгач, хәлләр үзгәрде Гагар һәм башкорт жирләре артта калды Өсгәвенә. көннәр тәмам бозылды, туктаусыз яңгырлар койды. юллар ат-адәм үтә алмаслык баткакка әверелде. Драгуннарны һәм офи»; церларны сагыш, битарафлык басты Капитан инде атка атланмый, iел диярлек фәйтунда. назланып бара. Эч пошуын басар өчен дип. исерткеч тә капкалый башлады. Чүлмәкчедән күрмәкче дигәндәй, драгуннар белән бүтән офицерлар да аракы эзләү, кәеф-сафа кору белән мавыктылар. Поручик Левашовны әйткән дә юк: көнен дә. төнен дә кызмача. Берзаман күмәкләшеп эчү гадәткә әйләнде. Мөселман динендәге татар казаклары гына әлеге типтерүләрдән читтәләр. Мәгәр аларның барысы да диярлек Батыршага хәерхаһ, тоткын качып китсә, сөенешерләр генә. Башын мендәренә салып, изрәп барган князь йоклап ук киткән икән. Шыгырдап фәйтун ишеге ачылуга, уянды, билендәге кылычына ябышты. Мүкәләп кереп килүченең Левашов икәнен күргәч кенә эченә җылы йөгерде. Биш йөз... ик чиләкле завод... ик... аракы заводы.— дип сөйләнде поручик, икылдап.— Тулы мичкә, ик... китерергә куштым ик. Җитәр бит?! Волховский торып ук утырды: Молодец, поручик. Инде шәп кенә алан да табыгыз!.. Тагы чирек сәгатьтән кәрван ялга туктады. Юл буенда ук чабылмаган печәнле иркен генә алан, эчтәрәк тагы бер кечерәк ачыклык шәйләнә. Каны язылып, тәне кызышып киткән капитан, мәж килеп чатырлар корып, аш әзерләп маташкан кешеләр янында басып торудан җиксенеп, тоткын арбасы янына китте. Күзе ияләшә төшкәч кенә монда алай ук дөм-караңгы түгеллеген, арбаны томалаган күн ярыкларыннан төшкән яктылыкның ярыйсы ук икәнен абайлады, арткы почмакта киез өстендә бөкшәнеп яткан мулланы күреп алды. — Нихәл соң. Бахадир-шаһ?! Жалуың юкмы9 Сакчылар кыерсытмыйлармы үзеңне?—дип сорады. Батыршаның аягы очындагы карагай кискәсе селкенеп куйды, зынҗыр чыңы ишетелде. Әмма тоткын дәшмәде, икенче ягына борылып HI ты. Аның өчен җавапны арба тә!эрмәче белән маташкан сакчыларның берсе бирде: — Пычагым булсынмыни аңа?! Карагыз аны! — дип янады Волховский, урысчага күчеп.— Этлек исәпләп ятмасын ул вор. Андый-мондый хәл була калса, башларыгыз- ның гәүдәләреннән аерылулары бар! Ул әйләнеп килгәндә, һәр ике алан шактый җанланган иде инде. Офицерлар һәм драгуннар аш пешкәнне дә көтмәгәннәр, аракыдан авызланганнар. һәр учак, һәр табын янындагы шау-шулы бәхәсләр шул хакта сөйли. Бераздан исә кәрван тукталган мәйданнарда кәеф-сафа тәмам кызды. Батырша арбасы янындагы сакчылар да табын янына китеп барды. Сакчыларның һәр сулышын гоеп. ишетеп яткан Батыршага шул гына кирәк иде дә инде. Ул. урыныннан горып, богау чылбыры җибәргән кадәр, ишек янына килде, аны сыза гына ачып, учаклар ягына бакты: гаскәриләрнең берсендә дә дөнья кай) ысы калмаган. Монысы бигрәк тә ярады. Батырша көймәнең алгы ягына куелган талчыбык чуманнан чүкеч һәм чыра пычак табып алды, ашыгып үзе беркетелгән карагай кискәсе янына килде һәм. богавын, таш кебек каты түмәр өстенә куйды да, аны кисәргә тотынды. Чикылдаган тавыш аландагыларга ишетелмиме, дип тукгый. гын- лаптынлап тора да. янә әшнә керешә Батырша. Манма тиргә табып маташа торгач, богау тимере киселеп чыкты. Аланда һаман да шул мәхшәр икәнен күргәч, аяклары иреккә тиенгән тоткын ипләп кенә, наратлыкка кереп китте. Ярый әле. пычагы белән чүкечен үзе белән алган иде Чакрым чамасы жир киткәч, таза гына имән төбенә тап булды һәм. инде каударланмый гына, кулындагы богауны ватарга тотынды Хәзер ул ирекле кош. дүрт ягы кыйбла! Кыйбланың кая икәнен генә белми Хәер, аңа бер генә юл кирәк — пайтәхеткә илтә торганы Әйе. ул барыбер Петербурга. патша хәзрәтләре каршына барачак Ләкин кул- аяклары богаулы мәхбүс булып түгел, үз ихтыяры белән бирелүче яу башлыг ы булып! Ул да түгел, олуг бер елга ярына килеп чыкты Суның киплеге байтак, тирәнлеге дә юк түгел бугай — кайнап, бөтерелеп ага Җәен монда кораблар да йозә торгандыр, мөгаен Ата-бабаларнын Ука дәрьясы дигәннәре шулмы, әллә башка берәр елгамы? Батырша шулай уйланып торган арала, ни беләктер җилкәсенә китереп суктылар Ул чайкалып китте, ләкин егылмады, гәүдәсе белән артына борылды Үзеннән ике адымда гына, шәрә кылычын тотып озын буйлы, газа драгун басып тора иде Урман арасыннан һай-һаулап бер төркем исерек солдат килеп чыкты Алар, килгән шәпкә. Батыршага ябырылдылар аны сугып ектылар да. тупас күн итекләре белән аны гипкәли. таптый башладылар «Әжәлем шушы икән».— дип уйлап алды мулла, куллары белән башын тотты, иманын әйтеп калырга ашыкты Шулчак кемнеңдер кискен боерыгы яңгырады Туктат ыз! Тоткынга тырнаг ыг ыз белән дә яг ылмаг ыз! Ашыга-кабалана Болконский белән Левашов килеп жнттс Алар ерактһн ук капрал әмерен кабатладылар Тәмам таптап ташлаудан котылса да. Батырша аягына басарлык түгел иде инде. Драгуннарның кайсыдыр иске япанча сөйрәп килде. Мулланы шунда салдылар да дүртесе дүрт почмагыннан тотып, кәрван тукталган урынга алып кит теләр Болконскийның йөзе киндер булып калган, күзләре куркулы Шүрләрсең дә. Ба I ыргпа үлгән гәкьдирдә. аның үзен ю гар агачы көтә Шугга да ул ашыгырга булды. Хәзер үк кузгалырга ла. гөн буенча барып. Мәскәүгә җигәргә һәм бәлане юрмә шифаханәсенә урнаштырырга* Дүрт почмагыннан тартылган япанчада талгын гына чайкалып баручы Багыргпа исә кул-аяклары. гәне*башы сызланудан, саташулы-уяу хәлдә, ишетелер-ишстелмәс кенә ыңгырашын бара Ул әледән-әле онытылып китә һәм. йә берсеннән-берсс ямьсез төшләр күрә әнә аны гомер бакый эзәрлекләүче Каракош ки ген чыкты, башына кунды һәм миен чукый башлады. Ул уянып китте һәм. башы сызлаудан бигрәк, төше өзелүгә гасаби- ланын. тешләрен шыгырдатты, ыңгырашты Упал панчы бүлек ГыЙсьянчы мулланың тотылуы укае белән гомер сөргән урыннарыннан кубарылучылар Батыршаның гаиләсе һәм көрәштәшләреннән башка да байтак иде Августның егерме алтысында Оренбурга өткән углы Давыт белән старшина Сөләйман Денаев ки ген гоштс Багыршаны ышанычлы ку гларга тапшыргач. Сөләйман янә авыраеп китте, һич сәбәпсез туңып-калтырап йөдәде, хәле тәмам бетеп, урынга егылды А г.ганын рәхмәте табиплар. им-томчы гар. хәтта тирө-юньдәгс иң абруй гы мулла гар да булдыра алмаганны Уфа кәнсәссннән килгән бер кәгазь кисәге әйләндерде тә салды старшина икенче көнне үк аягына баегы Ә acre хикмәтле кәгазьдә старшина Сөләйман Деваевны. мәг ьлүм яр гыкаш акчасын а гу эчен. Оренбурга чакыра гар и ге Ходаның хикмәте диген, шул көннән бөтенләй үзгәреп китте ул Көймәле арба әзерләтте һәм ерак юлны назланып кына үтәсе итте Н Булмады Кабат ялгызлыкта узган ике көнен гел диярлек намазлык өстендә үткәрде мулла. Өченче көнне исә аны тагы өскә чакырттылар 111\ г ук бүлмә, шу i ук затлылык, шул ук байларча киенгән Ычтапан Әмма бу юлы ул Батыр шаны йөз ел күрмәгән туганын очраткандай кыланды, каршы килеп мулланы кулыннан алды, җитәкләп, йомшак кәнәфигә кигереп утыртты Шунда гына күрде Батырша бүлмәдә тагын бер яңалык бар икән кәнәфиләр янына бәләкәй генә өстәл куелган, өстендә жиз самавыр, анысы тирәсенә хәлвә, бал ише тәм-том куелган. Самавыры моңлы изеп сайрап утыра. Ошбу күренеш Батыршаны әллә нишләтеп жибәрде. күңелен әллә кайларда калган Карыш буйларына алып китте. Ярый әле. Ычтапан сагышка батарга бирмәде аңа. нурлы бер мөлаемлык белән сүз башлады: — Без нәрсәдә калган идек әле. Батырша әфәнде? Ә. әйе. диннәрнең аерымлыклары турында. Аларны һаман бар дип саныйсызмы? — Санап утырсаң, бардыр инде алар. Ычтапан. Вә ләкин, ни бит... Безнең сүзгә кирәкмәсләрдер - Юк, юк. аларны белү бик тә кызык. Мин. мәсәлән, син сөйләгәннәр хакында уйлап караганым да булмады Йәле, йә? Батырша янә уйланып калды: — Каратуннар тагы.— дип куйды. — Алары кемнәр була инде? — Сез урыслар аларын «монахлар» дин йөртәсез. — Кызык, монахларга ни булган? - Анысын сән якшырак беләсең. Ычтапан. Каратуннар гомер бакый һөжрәләрдә ялгыз башлары яшиләр, гаилә кормыйлар, нәсел калдырмыйлар Пәйгамбәребез Мостафа галәйһис-сәлам исә нәселсезлекне гаепләгән. Вакыйган аңлы рәвештә җиһанда нәсел калдырмау — зур гөнаһ. Ычтапан. Ә сезнең дин шуны яклый. - Монысын инде арттырыбрак җибәрәсез, мулла. Монахлар алар шул ук дәрвишләр ләбаса. Ә мөселман дөньясы дәрвишләр! ә бай. - Ие. ахмаклар һәр кавемнәрдә бар һәм булып тора. Саф мөселманнар анларны гаеп итә. дәрвишлекне нәсарәннәр уйлап чыгарган, дип саный. Левицкий дәшмәде. Фу-у. тукта, аның максаты йолкыш бер мулланың сүзләрен жөпләп утыру түгел ләбаса. Дилбегәне кулга алырга, һөҗүмгә күчәргә вакыт Левицкий самавырга үрелде, саф кытай чынаягына хуш ис чәчеп торган чәй ясады: — Авызыгыз кипкәндер. Батырша әфәнде, чәйләп җибәрик! Авызы кибүе дә хак Аннан да бигрәк инде күптән самавырдан агызып чын чәй эчкәне юк. Б1мсынып куйды, кәсәгә үрелде. Әмма сәхра исләре чәчеп торган чәйне бер генә йотып куйды да. янә фәлсәфәсенә чумды: Диннәремезнең аерымлыклары, аларныц кайсы яхшы, кайсы яман икәне диндарларның эшкә мөнәсәбәтендә дә бик ачык күренә. Ычтапан. Коръәндә: хезмәт кешеләргә аларны туендыру, мәгыйшәтләрен яхшырту вә гөлбакча итү. сәгадәтләрен арттыру вә һәм тәрәккыят, яңарыш өчен бирелә, диелә. Шуңа да иҗтиһад итү. сөенеп-очынып. җиң сызганып эшләү, хыянәтсез гадел хезмәт, тир түгү, ни дә булса бар итү. гыймарәг кылу — мөселманларыбызныц асыл сыйфатларыннандыр. Ычтапан Чөнки җиһанда маңлай тире а!ызып вә көч сарыф итеп табылган икмәктән дә ләззәтлерәк икмәк улмастыр. Бәнсм остазым Гәбделрахман әтә торган иде: мәңге яшәрмен, дип тырыш, бүген үләрмен, дип гамәл кыл! һәм халаекларыбыз шулай итәргә тырышалар да. Күңелеңә авыр алма! ыл. Ычтапан. сезнең халык ялкау. Менә шуңа да падишаһ анларны крипаснуй правы дигән коллыкта тота Безнең моселманларыбыз исә. шөкер, крипаснуй правы дигән нәрсәне белмиләр. Чөнки болай да иҗтиһад итәләр, тырышып эшлиләр Монысы Левицкий өчен янә чын-чынлап яңалык иде: Туктагыз, сабыр дип бүлдермәкче булды ул Батыршаны. Ләкин тегесе гүя аны ишетмәде дә. үзенекен тукуында булды Мөселманларыбызныц тагы бер әгълә сыйфаты - гыйлемлектер. Чөнки гыйлем тәхсил иту. ягъни белеклек туплау — һәр мөселман өчен фарыздыр Коръән Кәримдә гыйлемлеккә өндәү жиле йөз илле урында телгә алына Анысы. Батырша әфәнде, бер генә дин дә уку-мәгърифәтне инкарь итми Христианнарда да мәгърифәткә өндәгән китаплар бихисап Бәлкем шулайдыр да. бән адарын белмәем. Күрмәдем, укымадым Аның каравы, сезнең Иван патша Казанны алганның сонында. мал-мөлкәт талау белән генә калмый, китапханәләрне, әллә ничә гасырлар җыелган елъязмаларны, шәҗәрәләрне, тәварих төпләмнәрен яндырта. Ханлыктагы дүрт йөз сиксән өч мәсҗсд белән бергә шул ук микъдарда мәдрәсәләр дә көлкүмергә әверелә. — Сугыш — сугыш инде ул. мулла. Анда мал-мөлкәт кенә түгел, рухи хәзинәләр дә юкка чыга. — Алаймы?! Ә 1742 елның сезнеңчә нуябернен унтугызынчы көнендә чыккан мәгълүм указ нигезендә. Казан өязендә дүрт йөз унсигез, Тубын губернасында туксан сигез, Хаҗитархан йортында өч дистә мәзжед җимерелә вә яндырыла. Алар берлә бергә, әлбәттә, йөзләрчә мәдрәсәләр, бихисап китаплар да һәлак була. Болары да сугышмы’! Бән ул чорны үзем күреп беләмен. Идел-Урал төбәгендә олы кыргыннар булмады Искәндәр дә ярты дөньяны басып алган, мәгәр мәдрәсәләр яндырмаган. бәлки үзе яулаган җирләрдәге бәген китапларны җыйдырып. Мысырда искитмәле китапханә ачкан Левипкийның башы үзеннән-үзс иелде, йөзе тимгел-тнмгел кызарып чыкгы. Ул инде бу авызына шайтан төкергән мулла белән бохет-носихәт юлы белән генә тараталар Коръән Кәрим тәфсирләренең берендә мондыен хикәят бар Мөхәммәт рәсүлуллаһ Мәккәдән Мәдинәгә күчеп ки.нәнлә. аның сәхабәләре арасында Әнсар дигәне дә була. Бераздан монда Әнсарның уллары да күчеп киләләр Баксан, анлар нәсара тине тоталар, имеш Аталары аларны ислам диненә күчерергә аш итә. Teie юре исә. ис ымны кабул иiмибез, ү з динебездә калабыз, диләр Бәхәс куба Ата. аны хәл игү нияге белән. Мөхәммәт хәзрәтләре катына кил»», хәлне аңлатып бирә һәм әйтә "Кыямәт көнендә гаиләмнең бер өлеше оҗмахта рәхәтләнүен, икенчесенең тәмуг га газаплануын күреп ничек түзәрмен’» ди Рәсүлуллаһ аңа у i ларын тынычта калдырыр! а куша «Диндә көч тәү юк. тугры ют бодай ла бик яхшы аерыла». ш Безнең болгар бабаларыбыз да исламны үт ирекләре, үз теләкләре берлә кабул кылганлар Ан тарны көчләүче булмаган. Левицкий елмайды, сабыр гына дәшми торды, аннан әйтте — Гарәпләр сугышы хакында укыма! ансыз икән Укыдым, нишләп укымаем. ди’ Батырша кабат чәчрәп төнне Очрашканнарыннан бирле беренче тапкыр бутан. Левицкий мәсхәрәле көлеп җибәрде: Ха-ха-ха! Ә җнһад’' Исламның каферләргә каршы мәге сугышка чакыруы шул VK үз динеңне коч гәп iaiy бит инде у г. мулла! Юк' Җнһад ул гадел сугыш. Мөселманлар. гадәттә. бигрәк тә үзләрен рәнҗетеп диннәрен мыскы г таганда гына, җнһад игълан итәләр. Сән. Ычтапан. әлеге сөалең берлә бәңа таш аттың. Ие. без куптык, кузгалдык вә җиңелдек. Моңа безне сез, урыслар, мәҗбүр иттегез, Ычтапан. — 1755 ел тугызынчы октябрь указы белән Лука Канашевич Белгородка күчерелде. Казанга аның урынына Коломнадан Гавриил Креме- ницкий китерелә. Батырша әфәнде. Сильвестр Гловатский да эшеннән алынды. Ә, әйе. сез әле ишетмәгәнсездер: 1756 елның егерме оченче августында императрица җәнапләре исламның христиан дине белән тигезлеген таныган, мәчетләр салырга рөхсәт ителгән. — Эгтән бер тотам йон! Левицкий төксе генә әйтеп куйды: — Мин сезне аңламый башладым, мулла. Үзегез кабул итәчәк мөхтәрәм дингә пычрак агасыз Ташлагыз, әйдәгез, дуслашыйк! — Югиндс. Ычтапан. баскынчыларның әшәке динен кабул итә ал- маем Иманымны сатмаем! Иман сату — анаңа хыянәттән дә яманрак! Левицкий кара янып чыкты, сакчыларына ыслады: — Алыгыс-с-с бу фанатикны! Черсен таш капчыкта!. Ниһаять, җәйге матур көннәрнең берсендә аны тышка алып чыктылар. богау чыңы астында каядыр алып киттеләр. Ниндидер тимер капка янына икән. Менә ул шөкәтсез шырыйлап ачылды һәм Багырша алдында суга төшә торган шыксыз таш баскыч пәйда булды. Шул мизгелдә генә ул үзенең дәрья өстеннән алты сажин чамасы калкып торган утраудагы кальгада тоткынлыкта ятуын төшенде. Вә ләкин бүген соңгы көне, имеш. Аны җыйнак,җиңел корабка кертеп утырттылар. богау чылбырларын утыргыч тактасына кадаклап куйдылар һәм тагы да шыксызрак, шөкәтсезрәк кальга-зинданга Шлиссельбургка алып киттеләр. Кораб кузгалганда. Невада 1757 елның ак төне хакимлек итә иде. Дәһшәтле төн Ул коточкыч тынлыктан уянып китте. Юк. бер генә аваз-өн дә ишетелми. Кинәт җилкәсен борып чеметеп алгандай булдылар, ул да түгел, шул җире үзәкләргә төшеп кычытырга тотынды. Мулла, башын бер якка бора төшеп, сул кулы белән җилкәсенә үрелмәкче булды Әмма анысына тагылып, уңы да кузгалды — зынҗыр чыңлап алды. Әһ. бу богаулар! Бер генә көнгә, һич югы бер сәгатькә, котылып булыр микән шулардай?! Ул ятагында торып утырды. Кашынуыннан арынып, кабат урынына ятты, янә тыңлап-тыңлап торды Юк. су чыпылдавы да. аралыкта аяк тавышлары да. ишек катында сакчының кыштырдавы да ишетелми Тынлык кына да түгел, әллә нинди дәһшәтле өнсезлек бу. Кай вакыт икән соң: көнме, төиме, тан алдымы9 Шуны чамаларга тырышып. Батырша башын ишек ягына борды, озак кына дөп караңгылыкка карап горды. Ниһаять, шәйләде, ишек ярыгыннан сизелер-сизелмәс кенә төшкән яктылык саргылт түгел, аксыл иде. Димәк, тон узган. Дөньяга яңа көн тууы турындагы нәни генә хәбәр аны шыксыз уйларыннан арындырып җибәрде. Әйа. исәбенчә, бүген аның янына сакка изге күңелле Гришка басарга тиеш Үз уеннан үзе канатланып, сәкесенә торып утырды, йөрәге ниндидер куаныч белән өртелде. Гришка сакта көнне. Батырша оч тәүлек «ураза»дан соң, авыз ача. үзенең бәндә икәнлеген онытмаслык булса да сөйләшкәләп ала Тукта, үзе кая соң әле бу Гришка? Әллә соң ялгыштымы, бүген анын кизү чираты түгелме? Алай дисәң дә.. Ишек катында, гел генә сакчы утыра торган җирдә берәү дә юк бугай ла. Шөгыльсезлектән интеккән Батырша кабат сәкесенә сузылып ятты Бу юлысында инде ул coin ы вакытта көн-төн жанын галап торган мөһим уйларына чумды Ие. Гришканын әйтүенә караганда, хәзер тышта, урыс исәбе белән. 1762 ел уртасы Нәтиҗәдә ни килеп чыкты'* Чәчләре житен сүсе булып агарды да маңгаендагы буразналары тирәнәйде нибары шул Эзлә ха I лары барып ирешмәде әллә инде падишаһ а тарны ку 1ына алып та укырга теләмәде? Әйа. тәхет очен бер-беренен жанын кыярга, хәгта кем. Гриша әйткәнчә, хәләл җефетен бугазлатырга житкән ул азгын хөкемдарлардан ни көтәсең?! Димәк ки. анын яна бөреләнгән нияте дөрес качарга, фәкать качарга! Аралыкта гор итеп көлешергә тотындылар, мәгәр артыгын иркенли алмадылар, бер офицерның хәтәр авазы Батыршанын җиһаннан тибәрелгән хөҗрәсендә үк аермачык ишетелде: — Это еще что такое? А-ну. разойдись! Ошбу авазларны в.» әмерләрне нәрсәгә дә юрарга өлгермәде, камераның ишеге ачылып ябылды Батыршаһ. уяндыңмы инде, төш җитә бит дип пышылдады Г риша. Мулла богауларын шалтырата-шалтырата торып угырлы. һәм. уянганын хәбәр итү нияте белән, тамак кырып куйды Йә. хәлең ничек. Батыршаһ? Ул тоткын сәкесенә үк утырды Батырша дусты өчен куркып китте Нишләвең бу. Гриша, кабарсын бит’1 — Курыкма! Бүген монда ярминкә Сарайдан ниндидер түр»» гөр килгән, бер бик тә мәгълүм тоткынның хәлен белергә Башлыкларның һәммәсе, сыныкны сылтау итеп, әлеге мәхбүсне канцеляриягә озата. Алай да сак бул. Гришка Сән әле бона бик кирәк1 Нәрсә, йомышын бармы? Бар. Гришка Ике дилбегә тап! Качам, Гришка, ярдәм ит' - Син нәрсә, чынлапмы'* Юри-мырый сүзли белмәем Дилбегәдән эш калмас. Батыршаһ Анысын мин киләсе кизү конне үк алып керә алам. Кисм тченнән билгә урап Акларны молда алын кермә, төн ягындагы дивар ярыгына, гал үсеп чыккан үлән арасына яшер Ярый уйланган' Дилбегә булыр Тик бу хакта бүтән дәшмә! Байтак кына сүзсез утырдылар Батыршанын күңеле нечкәреп кит те. бу игелекле бәндәне кочагына алып рәхмәт әйтәсе. йөзеннән сыйпыйсы килде. Кызык, битс-чырае нинди икән Гришканын’ Бар шул. каферләр араст-гида да бар чын кешеләр Мулла сорап куй гы Сезнең ниткән ат кәмите анда бүген? Тычканга үлем, мәчегә көлке. Батырнгаһ Аңламаом Төшендереп сүзлә' Белмәсән. бел күршедәге казаматта, синең кебек үк мәхбүс бу- И.И1 ил iiiiii.ih у n.ipa, baii.ipin.ih Имнераюр IIH.HI ЧЯТЫНЧЫ Ип тс күн еллар Анар кон саен хәмер эчереп торалар хә ген жине гань» гор ян.ке Хәлбуки, бу аны тилертү очен шгләнә Явызлар максатларына ирешәләр бит тәки... Батыршанын авызы ачылып калды бу сүзгә ни гияргә дә белмәде Дивана! Падишаһлар зинданда утыра ти мени " Ли. Батырша. без бе ten бетермәгән әллә нәрсәләр бар Тарих битләреннән Имчәк яшендәге экс-нмператор Иван Антонович. яг ьнн Иван Алтынчыны һәм анын тан I.KCH ЧИТ И Н » олактыру хакында 1 7 41 елның 2S ноябре ука тын игълан иткәннән соң. тәхеткә яңа угырган I гизавега Петровна уй танып калды һәм кылганына үкенә баш лады Анын ү те һәм варис тары очен хәтәр бу нан злеккегс императорны Россия конгро тештән ычкындырып я пышмыймы ул? Нәни падишаһның туганнары бихисап, әтисе исә принц Антон-Ульрихның бертуган сеңеле- сеДания королевасы... Брауншвейгскийлар гаиләсен Ригада тоткарладылар һәм алар шунда күзәгү астында калдылар. Әмма үзе өчен куркыныч булган әлеге гаиләне ярым иректә тоту Елизаветаны гел генә борчып тора иде һәм ул җәберләнгән гаиләне шуннан ерак булмаган Динамюнд крепостена күчерергә һәм көчле сак астында тотарга әмер бирде. Тынгңлык дигәнең моның белән генә дә килмәде. 1744 елның январенда ошбу мәшәкатьле гаиләне Рәсәй эченәрәк— Воронеж губернасының Ораненбург каласына олактырдылар. Ләкин Брауншвейгскийлар гаиләсенә Воронеж губернасында да. аннан соң да тыныч кына яшәү насыйп булмады. Елизаветаның шиге аларны гомерләре буе эзәрлекләде. Җәен Ораненбургка императрицаның якыннарыннан Корф килеп төште. Анна Леопольдовнаны һәм аның гаиләсен Соловки монастырена озатырга тиешлеген белдерде. Дүрт яшьлек Иван Антоновичны исә ата-анасыннан аерып алырга, исемен Григорий дип атап. Соловкига озатырга кушылган иде. Көзге яңгырлардан тәмам эштән чыккан юллар фәйтуннарга Ак диңгез ярына барып җитү мөмкинлеге бирми. Корф ошбу кыерсытылган гаиләне вакытлыча гына Холмогор каласында калдыру һәм мондагы әрхәрәй йортында тоту фикерен Петербургка җиткерә һәм императрицаны күндерә. Бәхетсез гаилә монда озак елларга туктап кала һәм тоткынлыкта утыз алты ел (1744—1780) гомерен үткәрә. Тәхетнең төп дәгъвачысы Иван Антонович гаиләдән аерым тотыла. Шулай итеп. Холмогорда, махсус комендант һәм аның командасы күзәтчелегендә торып кала. Дөрес, тоткыннарга яшәү өчен акчаны һәм малны кызганмыйлар, әмма икенче яклап алганда... Елизавета патшалык иткән егерме ел гомер эчендә бу бәхетсез гаилә бер генә рәхәт көн дә күрми. Балачага гына түгел, аларны карарга тиешле ялчылар да — һәрчак бик астында. Мәхбүс императорның тоткындагы эне-сеңелләре гарип-гораба булып үсәләр. Иван Антонович шул ук Холмогорда тотылса да. гаиләгә аның кайдалыгы мәгълүм булмый. Аның каравы. Елизавета белә, тәхет варисы— Иван Алтынчы монда да куркыныч тоела аңа. 1756 елның 26 январенда комендант Вындомскийга элеккеге императорны кичекмәстән Шлиссельбург крепостена күчерү турында указ килеп төшә. Иван Алтынчы Шлиссельбург зинданына Батыршадан чак кына алдарак килеп эләгә... Төнне Батырша. керфек какмый, сәкедә аунап үткәрде. Хәер, йокы-* сызлыгы - бер бүген генә түгел. Аны барыннан битәр җәфалаганы — әлеге дә баягы, карчыга борынлы иләмсез Каракош. Ул. төн саен. Батырша янына килеп, аның йөрәген, яисә башын чукый. Адәм баласын өмет яшәтә, диләр. Хактыр. Батырша мәсхәрәләнгән, кимсетелгән, җәберләнгән кешеләрнең берсеннән-берсе аяныч хәлләрен күреп, чыгырыннан чыгар, балтага ябышыр минутларны күп кичерде. Әмма түзде, сабыр итте. Нигә дисәң — өмете бар иде. Бер-берен таш курчаклар мисалында алыштырган падишаһлар үзләренең гамьсезлск- ләре. игътибарсызлыклары, адәми затларны чүпкә дә санамаулары белән аның әнә шул изге өметенә балта чаптылар Шул хакыйкатьне ачыклаганнан бирле сабыр канатлары сынды аның, шуннан бирле өз!әләнә, бәргәләнә, гасабилана Батырша. Кичә аның бәйрәме булырга тиеш иде Вакыйган. Гришка билгеләнгән вакытына кизүлеккә килеп басты — Батыршаның галанган-йолкын- ган йөрәге басылып, тынычланып калды. Менә җаен табып сөйләшерләр, миһербанлы сакчыдан ул ил-җир хәбәрләре ишетер һәм көне. Гришка белән булган башка чаклардагыча, юаныч-куаныч. сөенеч белән үтәр. Әмма кизүлеген кабул итеп алганнан соң, Гришка, алай-болай итүгә, жаен чыгарып, ишекне ачып карады, якын-тирәдә кеше-кара югына инангач, ашыг акабалана хәбәрен тоткынга җиткерде Дилбегәләр булды, Багыршаһ. Алар—сөйләшкән урынла Шуны әйтте дә. каядыр чыгып та кигте Гришка Дилбегә хәбәре апа олы шат тык та. бер үк вакытта, тау кадәр хафа ла а тын кит ге Анын нияге бик гә гади иде. югыйсә һава алырга, дип чыккач, богау чылбыры белән сакчының башын сугып ярырга ла. тиз арала, ди т- бегәләрне эләктереп, диварлар өегенә менә торган юлга ташланырга Тик быел тоткыннарны әле бер тапкыр ла һавага чыгарганнары юк Салкын җәй. имеш. Ул, тешләрен шыгырдатып, урыныннан кузгалды һәм. көн гәлек гадәте буенча, бәрелә-сугыла. кабер урыны кадәр генә җирлә таптанырга тотынды. Ул. бар дөньядан ваз кичеп, үзенен сагыш в.» хәсрәт тулы уйларыннан сыгылып, сәкегә барып утырды. Урынына авып, йоклап киткәнен сизмәгән дә. Мулла кычкырып сөйләшүләрдән уянып кигте Ишек катында ике сакчы иркенләп гәпләшәләр. Тавышларыннан таныды Батырша: сон- ләшүчеләрнең берсе — иртәдән кизү торган солдат булса, икенчесе теге явыз Хомугов Хомутов салмыш иде. Кәефенең шәп икәнен үзе дә рас тарга ашыкты солдат. ~ — Йә. князь, хәлләр гөл кебекме’’ дип сорады Дуңгыз янындагы эт мисалында. - диде Батырша Хомутов, караңгыда кармаланып, сул кулы белән мулланың киндер күлмәге изүеннән алды, йодрыкланган уны белән тоткынның йөзенә китереп сукты Исерек кулыннан ничек кирәк алай котылып Батырша таш динарга борылды, сиптереп кан аккан борынын кулмәгенсн итәге белән юмалады. Булып алган хәл Багыршаның болай да алгысыган йөрәген ярсыт гы гына. «Аяктагы богауларны салырга да. шыпырт кына барып буып ташларга кирәк бу кабахәтне, аннан ни булса - шул» лнп кайнарланды мулла. Ул инде ун аягындагы гимер боҗраны шуытып чыгара ук башлаган иде Шулчак Хомутов нидер мыгырданды, сүгенеп а мы Багырша шым булды, эченнән генә догасын укырга, аллаһыдан сабыр гык сорарг а тотынды Сәгать чамасы үтте микән, сакчы Сиңа да салкынмы, такырбаш? Болан бу гса. гунып у тәрбсэ бс г дип бакырды Батырша җавап кайтармады. Хомугов чыгып киме Куп гә үтмәде, ишек кабат ачылды. Угын алып кергән икән Кочагын га балтасы да булган, күрәсең, шакы-шокы чыра телергә, эре агачларны ярга тарга тотынды Менә ул. балтасын зыңгылдатып таш идәнгә аны да. кабаг чыгып китте. Багыршаның аңына керде: балта аны рреккә агып чыгачак нәрсә! Багырша. үзе дә сизмәстән, торып утырды, ашыга-каба тана аягындагы богауларны салып атты һәм балтага омтылды Нәкь шу i м• ■ ■ г - ишек ачылды. Хомутов килеп керде Батырша я татына чигенеп о перле, йоклаганга сабышты. Сакчы, күмерен мич эченә бушатты ла. анын остенә чыра т.тр элеп пуфпуф итеп орә башлады Багырша күзенә исә шәү т.» т.эр бнешя.ш мич буенда яткан балта гына ча тынды Ниятен тормышка ашыру очен мән нан га форса г гы мизгел булмавын сизенде Батырша V т ботау чы гбыр- ларын күкрәгенә кысып ипләп кенә урыныннан торды я ган аяк ran гтеен кебек кенә, мич янына киме. Күренеп калган балтага иелде һәм зын җыры шалтырап куйды Хәтәрлекне сизенеп. Хомутов башын мичтән алды, ләкин сон иде инде. Әкияги эңгер-меңгердә, угын ярырга җыенгандай, балтасын ике куллап башы өстенә күгәргән коточкыч бәндәнең шәүләсен күреп алды сакчы һәм шырыйлап кычкырды Батырша. канлы балтасын готкан хәлдә, ишеккә ташланды. Әмма аны ачарга өлгермәде, аралыкта аяк тавышлары ишетелде. Тоткын, диварга сыенып, теге бәндәнең үтеп киткәнен котте. Саран гына яктылыкта аның капрал Никитин икәнлеген абайлап алды. Тегесе, шәм яктысыннан кергән уңайга, берни күрми, һаман —сузылып-сузылып каравында. Кан исеннән исереп киткән тоткынга шул гына кирәк иде. Ул, бар көченә кизәнеп, капралның муенына чапты— йөнтәс баш сәкегә таба чәчрәп китте. Аралыкта йөгерешкән тавышлар ишетелде, әмма Батыршага барыбер иде инде. Кыяфәтендә—кыюлык һәм тәвәккәллек: йә сакчыларны чапкалаптураклап бетерә дә иреккә чыгып ычкына, йә чын яугирларча көрәшеп үлә! Кайсыдыр ишеккә килеп капланды— солдат Лазарев бугай. Бусаганы атлап үтәргә өлгермәде, алдында балта күтәргән өрәк күреп, туктап калды. Тик чигенергә соң иде инде. Канлы балтаның ажгырып өстенә төшүен күрүдән бигрәк, ничектер тоеп. Лазарев башын артка ташлап өлгерде, үткер тимер аның корсагын ярып керде — тирә-юньгә нәҗес исе чәчелде. Батырша. канга һәм пычракка баткан балтасын тартып алып, тураеп баскан гына иде. йөгерешеп килгән сакчыларның дүртенчесе—Епифанов дигәне аның өстенә сикерде. Әмма, елгырлыкка килгәндә, мулла да — төшеп калганнардан түгел. Ул бер якка тайчынды һәм жан ачуы белән тегенең башына орды. Вә әй хәсрәт, балтасы мәрхүмнең муен сөягенә эләгеп калды Шуны тартып алырга маташкан арада, сакчыларның тагы берсе аның сыртына сикерде, тоткынны буып алды. Батырша хәрәкәтләнүдән мәхрүм иде. Шул вакыт, ачык ишектә, кулына янып торган ике шәмле шәмдәл тоткан берәү күренде — хөжрә эче тулысынча яктырды. Керүче камера уртасындагы солдатларның урталыкта калган чал чәчле башка сугып- сугып алуларын күрде һәм кычкырып әмер бирде: — Отставить!!! Сакчыларның башта берсе, аннан икенчесе, башкалар, нишләптер, оеп калган мәхбүсне калдырып, читкәрәк китеп бастылар Менә соңгы солдат та яныннан китте. Баштанаяк канга баткан Батырша, бераз чайкалып торды да, гөрселдәп таш идәнгә ауды. Солдатларның берсе аңа ташланды, өстенә иелеп, иңеннән алды. Тик нигәдер тоткынны күгәрмәде, кулларын каккалый-каккалый. акрын гына турайды һәм шыпыртлап диярлек әйтте: — Ул сап-салкын. әфәнделәр... Казаматта кабер тынлыгы урнашты. Солдатлар тын алырга да шикләнеп торган арада, ишек катындагы офицерның мыгырданганы ишетелде: — Йөрәк параличы! Актны шулай язарга кирәк. Ун елдан соң (Эпилог урынына) Батырша һәлак булганга ун ел үтеп китте. Тарих өчен — ун ел. әлбәттә, диңгезнең бер тамчысы, мизгел генә ул. Мәгәр шул мизгелдә дә Рәсәй хәтле Рәсәйдә ниләр булмас?! Телгә алып сөйләрлек хәлләрнең ип зурысы әлбәт гә, төрле мәкер һәм кан коюлар белән, законсыз тәхеткә килеп, курка-өркә генә панналык итә башлаган Екатерина-Сания властеның ныгып җигүе, морза-дворяннарнын һәртөрле хокуклары киңәюе, кара халыкның гагы да ныграк изелүедер мөгаен Россия чикләрен киңәйтү һәм ныгыту очен яңа сугышлар барды, фән-сәнаигъ сизелеп алга китте, яна каһарманнар үсеп чыкты Суворов. Ушаков. Румянцев. Орлов. Потемкин Әмма тәхет очен калтырау, шүрләү Екатеринаны гомеренең ахырына кадәр эзәрлекләде Тәхет дәгъвачыларының берсеннән бик ансат котылды ул, дорссрә!с. ходай үзе саклады аны. Бу хәл Батырша үлеменең икенче елында булды 1764 елның алтынчы июлендә гаярь офицерлардан Мирович дигәне, тоткындагы император Иван Алтынчыны коткару макса! ы белән. Шлиссельбург калы асының дәһшәт ти каЗ&Мат ПрЫ- на үтеп керде, һәм инде ниятен тормышка ашыра язды, диярлек иде. Әмма оч сакчы сабый чагыннан зинданда газап чиккән <«падишаһ»ны суеп i ашлыйлар — күрсәтмә шундый Ләкин Инан Антоновичның Хо г- моторда энс-сенелләре бер.кәгү бит әле Тик аларыннан котылу җаен да таба императрица — Брауншвейгскийларпы чит илгә олактыра Тик әнә Павел егет булып килә, тәхетне анардан ничек саклыйсың?! Сүз бара торган елларда Екатерина Алсксесвнаның кылган гамәлләреннән иң шау-шулысы 1767 елда яңа законнар чьи ару очен комиссия төзүе һәм пайтәхеткә илнең бот си почмакларыннан депутатлар җыюы булгандыр, мөгаен. Бик шәп законнар чьи арырга дип. башкалага килгән йөзләрчә депутатлар арасында безнең иске танышыбыз - Гайнәдә баш күтәргән халыкны куып таратуда мөһим урын тоткан мөртәт старшина Туктамыш Ишбулат углы да була Падишаһның шул ук елда Казанга килүе дә тарихка теркәлеп калган. Аның 1782 елда Казанны төзүнең генера ль планын ансат кына раславын шул сәяхәг нәтиҗәсе дин карар!а кирәктер. Императрица. Казанда чагында. гатңрлар мәчет салырга рөхсәт сорап, мөрәҗәгать итәләр Екатерина әле күптән түгел генә булып узган Батырша восстаниесен исенә төшерә һәм Казанда таш мәчет салырга рөхсәт бирә Пугачев җитәкчеле! сидәге крестьяннар сугышы башланып, анда катнашучыларның иң күбесе татарлар икәнен белгәч, патшабикә Казанда кылган гамәленең дөреслегенә гәмам инана, татарларга һәм җирдә мәчетләр салырга мөмкинлек тудыра һәм тагы бераздан 1789 елда мөселман пиләренә җитәкчелек итү өчен Диния нәзарәте булдыру һәм Рәсәйнсн беренче мөфтиен раслау турындагы ука па кул куя 1766 елда Тирсәдөге гыныч һәм шактый гаугалы утарында туксан бер яшьлек Котлымөхәммәт Тәвкилев дөнья куя Ничә еллар ха лаекларны кан елатып җыйган мал-мөлкәтне үзе белән а 1ып китә атмый морза. Утары да. Барҗы буендагы бакыр заводы да кол крестьяннары да, йөзләрчә дисәтинә җирләре дә башкаларга кала Мәгәр алар да хәрам малдың игелеген күрә алмыйлар гагы биш елдан соң купкан мәхшәрдә крестьяннар ул мирасның көлен күккә очыралар Кансыз морзадан аны каһәрләп чыгарылган үзәк өзгеч «Тәфтнләү» жыры гына кала Вакыйгалар Батырша үлеменең унберенче елында гагы та куерып китә 1773 е гның сентябрендә Екатеринаның «соек те» у па Панс i Дармштадт принцессасы Вильгельмина булачак Алексеевна белән ярошгере- лә. Бу олуг вакыйга уңае белән бөек князь Павел Петровичның. ягьни тәхет’варисының, тәрбиячесе граф Никита Панин фельдмаршал чины жалованье һәм бихисап бүләкләр ала. Шулвакыт Петербургтан ике мен чакрым ераклыктагы Оренбург янында Пугачев яхг ирләре Яман каланы камап ала Галет «патша» явына күп кенә татар һәм башкорт егетләре дә кушы га Әмма бу батыр йөрәкле халыкларның уллары Пугачевка гына lyie i. падишаһ армиясенә дә кирәк Каган. Оренбург. Уфа калаларыннан авыл тарга чапкыннар ашыга Шуларггың берсе Урал тау гары арасындагы Шайтан Кү гәй илә- вснә килеп җитә. Йөзләп егетен чакырып ала Юлай һәм аларны, гаярь углы Салават җитәкчелегендә. Эстәрлетамакка озата. Салават исә әмерне үзенчә үти. ике меңгә якын татар-башкорт егетләрен *«яхшы падишаһ Петр Өченче» ягына алып чыгарга була. Оренбурга җитәргә җитмеш чакрым җир калгач, ул Биккул авылы янында туктала, яр өстенә сикереп менә һәм ялкынлы сүз әйтә: — Без Үр тамагында үтерелгән биш мең башкортның. Минзәләда үтерелгән Әнгар. Килмәт. Әлшәй. Юлдаш. Әминнең, хәбәрсез югалган Батыршаның үчен Пугачка кушылу белән генә алырга тиешбез!.. Шушы ук көздә, төгәлрәк әйтсәк. 1773 елның II ноябрендә. Нева буенда зур тарих өчен әһәмияте булмаган бер вакыйга теркәлә сиксән бер яшьлек Неплюев дөнья куя Ярсыган халыкта исә Неплюевлар кайгысы юк: ул. Пугачев җитәкчелегендә. Каманы кичә һәм 1774 елның июне ахырында Әгерҗе-Тирса тирәләренә җитә. Баксаң, Тирсә крестьяннары Пугачев килгәнне көтеп ятмаганнар, гомер бакый җаннарына тигән морзаның утарын былтыр ук пыранзаран китереп. Осип Тәвкилевнең чибәр кызын үзләре белән алып киткәннәр Үзләренчә, ирекле мәмләкәт төзегәннәр, башлык итеп гадел, үткен һәм гайрәтле Әбҗәлил Солтановны сайлап куйганнар Тирсәлеләр Пугачевка морзаның гүзәл оныгын бүләк итәләр. Пугачев июльнең беренче төнен Алабугадан жиде чакрым чамалы Саралы авылында, заводчы Красильников өендә үткәрә Кичен ул ип гаярь егетләрнең берсе—Карп Карасьны кабул итә һәм аңа Тәвкилев кызый бирә. Шуннан инде олы яу Казанга таба кузгала, түрәләргә нәфрәттән ярсыган яуг ирләр арасында меңләгән татар егетләре дә була. Пугачев явына сиксән меңнән артык татар катнашуы мәгълүм. Аларның күбесе — әлбәттә. Батыршаның кыздырмак вә егетләмәк хатын укып, аның иманлы сүзеннән гайрәтләнгән азаматлар...

Реклама