Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЮЛБАРЫС ТЫРНАГЫ МАҖАРАЛЫ ЧЫНБАРЛЫК

Иң әүвәл сезгә шундый бер сорау бирәсем килә: Толбаевны белә идегезме? Хәтерегезгә төшерегез әле: Толбаевны. Толбаевны' Хәзергеләр белми, әлбәттә. Ни пычагыма кирәк аларга синең Толбаев дигәнең?! Ә безнең замандамы у-уу! Дөньясын дер селкегеп күрсәтте ул бәндә.. Толбай әдипләр белән гаять дус булып кыланды «Әби патша» сыманрак. Ә үзенең кесәсендә һәрвакыт таш иде. теге яки бу язучыга томырырга гына торды. Иң бәйләнгән язучысы, революциядән соң бездән китеп Төркиядә яшәүче Гаяз Исхакый булды, һай, сүкте дә инде эмигрант язучыны, каһәрләде, хурлады, ярый әле аның сүзләрен әдип үзе ишетмәде, белмәде. Хәтта шуңа барып җитте ки: төннәр буе утырып Г Исхакый шәхесен пычратырга омтылып кандидатлык диссертациясе дә әмәлләде, әмма аны яклый алмады, чөнки язманың фәнни кыйммәте юк дип табылды. Мона бик исе китмәде, чөнки Толбаевта башкаларга тәтемәгән хокуклар ансыз да җитәрлек иде у.т елларда. Шул хокуклар аны ТилебаЙга әйләндерде дә инде Көннәрдән бер көнне язучы һәм галим Нәкый Исәнбәткә, аның олы хезмәтләрен искә алып, академик исеме бирү мәсьәләсе күтәрелә. Билгеле. үтенеч белән Мәскәүгә барып тезләнгәнче, башта Толбаев хозурына килеп басасың тәртибе шул. Башлап йөрүчеләр шулай эш шләр дә. «Нинди академик тагып?! дип акыра Толбаев Академиклар Мәскәү кулында, кирәксә, шуннан чакырып китерегез» Ул бу мину тларда үзенең диссертациясен исенә төшерде. Кабине гына кайбер галимнәрне җыеп, әсәрен тикшертүгә сарыф иткән вакытын кызганды, гарьләнде, бүген шуның үчен чыгаруы иде Сталин лагерьларында җәфа чиген кайткан Хәсән Туфан өчен фатир юллап килүчеләргә, иң элек сез аның канда булганлыгын исенә төшерегез, дип кенә җибәрә. Җыелышларда үт фикерен ярып салучы Әмирхан Еникины бунтарьлыкта, фиркасезлек! ә гаепли. Җене сөймәгән тагын бер язучысы бар иде Толбаевнын Нәби Дәүли. «Кабан күле саега. Болак сасып яга. табигатьне корытабыз, чарасын күрергә кирәк! Читләрдән оят», дип. Толбайның канына тоз Сала юрган иде Нәби ага Аңа да җавап кыска: бу сиңа I ермания гүгел. кайдан кан туыңны бик яхшы беләбез, янәсе. Яшьлеге белән абай гамый- ча. кызып китеп, әче сатирик хикәя язып бастырган Батуяла чак-чак кына тимер рәшәткә артына керен утырмый калды, заманасы-ние үзгәребрәк кипе, өлгермәделәр. Кыланышлары кырга сыймады Толбаевнын. Соңыннан инде, иптән куылгач, әдипкә бер бүлмә кызганган әлеге гиранның уналты районла унҗиде дачасьпг. сигез мунчасын, берничә урышта сунарчылык тыюлыИ гын, колхозлар хисабына тотылган умарталыкларын санадылар, милләттәшләренә карата эшләгән этлекләрен белделәр. Әмма без бүген Толбаевка озаклап туктарга җыенмыйбыз, башкисәр улының акыл ирешмәслек маҗараларын да тәфсилләп тормабыздыр. Хәзер сүз Тилебай-җитәкченең юлбарыс тырнаклы Назыйм Яраганов дигән койрыгы һәм кешеләргә биниһая бәла-казалар китергән, шулай да вакытында тиешле җәзасын тапмаган Илмир хакында барачак. Бүген кешеләр ул агулы ерганакларның юлын күмәргә, саф сулы яңа чыганак эзләп табарга тиешләр. Гомере буе зиннәтле зур бүлмәгә, дәрәҗәле урынга кызыгып яшәде Назыйм Яраганов. Хәер, ул аларга тиенде дә. Соңгы бүлмәсенең затлылыгын гына күр син! Икенче катның буеннан-буена сузылган биек зал, иркен дә. якты да, бөтен стенасы аксыл-сары сафьян белән тышланган. Урындыккәнәфи тышчалары да шул ук төстә. Баш очында җидешәр утлы җиде яктырткыч балкый. Арка якта - чәй бүлмәсе, тагын да арырак— ялныкы! Юк, шәһәр Советында эшләгәндә Назыйм Яраганов бо- ларны күрмәде. Назыйм юлбарыс тырнагы тагылган алтын чылбырны бармагына урап уйнады. Уйлары исә, еракта калган һиндстанны гизде. Тагын бер әйләнәсе иде шул якларны! Мәскәү түрәләре, кайбер шәһәр мэрларын җыеп, алдынгы тәҗрибәне өйрәнү өчен, аларны һиндстанга җибәрергә ниятлиләр. Казаннан кеше сорагач, Толбаев шунда ук үзенең яраткан шәригы Яраганов фамилиясен атый, алай гына да түгел, аны сәяхәтчеләрнең җитәкчесе итеп билгеләтә, һиндстанның күп шәһәрләрендә булдылар алар. Назыйм шәһәр Советы хисабыннан бихисап бүлөк-сувенирлар алып барган иде, тукталган һәрбер шәһәр саен шуларны өләшеп йөрде. Бомбей шәһәре мэрының хатыны Советлар иленнән килгән яшь, чибәр егет бүләк иткән чигүле татар читеген аеруча ошатты һәм. җавап рәвешендә, үзенең муеныннан шушы юлбарыс тырнагыннан эшләнгән амулетны салып бирде. Гади генә талисман түгел икән ул. икенче көнне шул хакта шәһәр газеталары шау килде. Язуларына караганда, һиндстанның чытырманлы бер өлкәсендә кеше ашаучы бик зур юлбарыс яшәгән, күп кешеләрнең башына җиткән ул, исәннәргә әйтеп бетергесез курку салган. Ниһаять, юлбарысны атарга мәҗбүр булалар, халык иркен сулыш ала. Ерткычның тешләреннән, тырнакларыннан исә сувенирлар ясап саталар. Бер тырнагы Бомбей шәһәре мэры хатынына бүләк итеп бирелә. Бәясе—Американың йөз мең долларыннан да кыйммәтрәк, чөнки тырнакка һиндлеләр- нең эпосыннан берничә шигырь күчереп язылган. Дөньяда тиңе юк бу амулетның! Уйнады-уйнады да бүлмә хуҗасы бөти-амулетны үз муенына киеп карады. Килешә икән болай килешүен, тик республика күләмендәге җитәкче кешегә ярап бетмәс шул, партия бюросына чакыртып шелтә чәпәп куюлары да ихтимал. Элек яраган. Бөти кешене хәвеф-хәтәрдән саклаган, яу чыкканда җиңү китергән. Шулай икән, димәк ки. талисманның урыны да түрдә, өстәл башында, хуҗасының күз алдында булырга тиеш. Алтын чылбырны Назыйм каршысындагы алтын каләмле кытай ручкасына — монысы кытайлылар бүләге чорнап та куйды. Әйдә, җиткер әмереңне, юлбарыс тырнагы! Изгеләр әмеренең сәгате-минуты белән ирешүенә ышанасыгыз киләме? Рәхим итегез! Ишектә алсу яңаклы, кара керфекле, яшел күз кабаклы, шәмәхә чәчле, көмеш тырнаклы, нечкә сыйраклы секретарь кыз күренде. 62 — Назыйм Тәлгатович, сезгә бер капитан ыргыла. Йомышы ни? Шәхси йомыш, ли. Назыйм кызга текәлде Тегесе көтә бирде Башка чак булса, ник керүләрен ачыклап бетермичә, бусагадан атларга рөхсәт тә итмәс иде бу челән кызыена Ярар, яңа вакыты, өлгерер әле анысына да. Нишләп шул тиклем нечкә икән сон моның аяклары? Кая бармакчы, ни кылмакчы бу киртә таяклары белән? Кем алган аны монда эшкә? Сүрияне кара Толбаевның секретаре, шушындый челән идеме соң?! Тутырган тавык күк йөрде ич Әгәр авыл малайларының каз көтә торган таякларына охшаган булсамы. Толбаев түгел. Брежнев үзе кушса да өйләнмәячәк иле Яраганов ул Сүриягә. Бала китермәсә дә. кеше арасына ияртеп чыгарлык чибәрлеге бар. Икесе тиң врачка күренделәр, резус-фактор дигәннәре дә гуры килә югыйсә, ә бала юк. Садыйков дигән профессор i урысын әйт те: «Аппарат ватылган шул монда, юкка өметләнмәгез», диде. Ә менә шушы таяк сыйрак итәк тутырып бала үстерер әле. әгәр моннан вакытында китсә Мин көтәм. Назыйм Тәлгатович. Яраганов рөхсәтен белдереп баш какты. Артыннан кызны кызганып карап калды. Милиция капитаны керә-керешкә кулын күкрәгенә куеп, бөгслә-сы- гыла Яраганов өстәленә таба якынлашты Кара, кешеләрдән чын маймыл ясап бетергәнбез икән инде. Синең белән үзен горур тотып сөйләшерлек бер генә адәм дә калмады, ахрысы Бу да бирергә түгел, сорарга кергән, билгеле. Утырыгыз, диде хуҗа, керүчегә тәрәзә буеннан урын күрсәтеп. Мөмкин кадәр кыска готыгыз Милиция капитаны Сатлыганов фамилиясе шулай икән үзенең авыру хатыны, икс баласы, университетның кичке бүлегендә укуы һәм бик начар шартларда яшәве турында сөйләде - Сез дөрес кермәгәнсез, капи ган. дип бүлде аны. ниһаять. Яраг а- нов. Мин бит хәзер Советлардан киттем. Партия җитәкчесе, бурычлар бөтенләй башка, аңлыйсыздыр Сатлыганов, йөгереп килеп диярлек. Яратанов алдына, келәмгә тезләнде. Барысын да белеп кердем. Зинһар куып чыгармагыз. Назыйм Тәлгатович «Берәр мәсьәлә килеп чыкса. |уры үземә керегез», дигән идегез ич Хәтерлисезме, узган җәй Вахитов мәйданында шоферьныз бер шәхси машинаны бәрдергән иде Беркетмәне, күз алдыгызда ук. үз кулларым белән ертып iашладым. Наратлыктагы дачагыздан кайтуыгыз иде, исегездәме? Үзегез вәгъдә иткәнгә Ярар-ярар. тор, капитан кешегә һич тә килешми* Башка чарам калмады, алачыгыбыз сиксән сигез терәү.ге. дип дәвам итте Сатлыганов Алдадылар, миңа бирәсе фатирны икенче берәүгә төрттеләр. Берсенә дә ышанмыйм хәзер Инде менә, гафу итегез, ин зур кешегә, кем әйтмешли, юлбарысның үзе янына керүем Хикмәти хода, угын кыек атып, туры тидерде Моны әйтәсезме” диде бүлмә хуҗасы, бөт шә ымлап. Саг г ы г a нов сүзләреннән биниһая һушланып Башка җирдә күрә алмассыз сез аны! И һәм, юк та. дип эләктереп алды капиган Ахырда һәммәсе дә Сатлыганов теләгәнчә килеп чыкты Аңа фагир вәгъдә иттеләр. Әмма Яраганов хәерчесен болай ансат кына чыгарып җибәрергә ашыкмады. Үзе генә белми йөргән, күн икән ( ат тытановньш бу фани дөньяда гаепләре: яшьләр үзара сугышып йөриләр, я г паркының рәте киткән, хулиган студентны митинг ясап күмгәннәр, чуалышлар, гайбәт күбәйгән, җөмһүрият җитәкчеләренең дәрәҗәсен төшерәләр Барысына да милиция, шул җөмләдән. Сатлыганов гаепле икән — Без гаепле, мең кат без гаепле,—дип тәкърарлады капитан,— Төзәлербез, и һәм, кирәк икән, утка-суга керербез Бераз уйлап торды да әйтеп куйды: — Бәлки, дачагызда берәр нәрсә табылыр, Назыйм Тәлгатович. Балта эшенә кул ябышып тора минем. — Дәүләт эше белән шәхси мәнфәгатьләрне бутамыйк, Сатлыганов. Кичке якта бик мөһим әмер җиткерелер үзегезгә! * * ♦ Толбаев үзе күп сөйләшеп торучылардан түгел. Кисә дә куя. Ачуы кабарган чакларда тукмак кадәрле йодрыгын уйнатып алырга да күп сорамый. Ә үзе бердәнбер малаен тәртә арасына кертә алмый җәфалана, чөнки тегесе йөгәннән- бөтенләй ычкынган. — Кем идең, кем булдың?— дип сорау куйды ул бүген Яраганов алдына.— һәм кем аркасында? — Билгеле инде... — Дәшмә, ичмасам, шул малайга күз-колак та була алмагач, ник асрыйм мин сине. Сүрия әрәм сиңа, валлаһи. Ә комсомолда күпме өстерәлеп йөрдең, шул студентлар белән уртак тел таба белмисең. Булдыра алмыйсың икән, башкаларны куш Аннары ул картлар тагын, трамвайчы кыз... Син бар килеш, башкага кушыйммы? Әнә кая үрелдең бит, кайберәүләрнең төшенә дә керми торган дәрәҗә, берәү булса, чәче белән җир себерер иде. Әҗәтеңне тиешенчә түли белергә кирәк. Булдыра алмыйсың икән, бигайбә, иртәгә үк йомшак җиреңә тибәчәкмен. Иң элек Сүриягә шалтыратып әйтәм әле, белеп торсын, тарасын мамыгыңны бераз. — Тарадыгыз ич инде. — Алайса, күз алдымнан югал! Лифт ишегенә җиткәч, уйланып торды Назыйм. Әйе, Толбаев үстерде аны. хак әйтә. Институтта үз янында аспирантурада калдырды, аннары партком секретаре булып сайлангач. Назыймны комсомол комитетына тәкъдим итте. Өч ай дигәндә икесе дә партиянең шәһәр комитетына барып кунакладылар. Шуннан китте дә китте. Болары өчен рәхмәт аңа. Ә нигә ул һаман Сүрияне китереп кыстыра соң әле? Имеш, аңа да. миңа да ярдәм иткән. Кешеләрне үстерүенә үкенә ахрысы Толбаев. Сүрия Мөслим районында гади пешекче кыз була. Толбаев районга килгәч, гадәттәгечә, зур табын әзерләнә, аш-су чыгаруны, билгеле инде, иң чибәр кызга йөклиләр. Ояла-ояла гына ризык ташып йөри Сүрия, кулларыкулга йокмый, хәрәкәтләре җитез, күзләре очкын чәчеп тора, үзе яшь. сөйкемле, әйе, егылып китәрлек сылу. Бераз кыза төшкәч. Толбаев әйтеп куя: — Бу кызның урыны - шәһәрдә! Бер атнадан соң Сүрия Казанга килеп урнаша. Фатирлы да була. Кыскартылган программа белән укып, өч елда педагогия институтының биология факультетын тәмамлый. Имтиханнарын еш кына институт ректоры Туишев кабинетында кабул итәләр. Сүрия Толбаев белән Ту- ишевка лимонлы чәй ясап кертә, аларга елмаю бүләк итә. Институт тәмамлагач та кыз барыбер үз эшен ташламады, рөхсәт итмәделәр. Сүрия, чыннан да. бер кашык су белән йотарлык кыз иде. Йомры гәүдә, лампа куыгыдай балтыры, озын керфекләре күзләренең серле карашы әсир итә. Назыйм беренче күрүдә үк гашыйк булды үзенә, юк-бар сәбәп табып, Толбаев тирәсендә бөтерелде. Хуҗа моны сизми калмады.'билгеле. Тора-бара кызны үзе үк димләде аңа. Тик... ярый әле башка бер юанычы балдызы Ләлә бар дөньяда. Студентлар мәсьәләсенә килгәндә, Толбаевның улы кемнәр бсләндер тәпәләшкән. Шул көнне студентларның берсен трамвай астына этеп керткәннәр. Трамвай йөртүче кыз танып калган, имеш. Ә өченче көн теге студентны демонстрация ясан күмделәр. Бөтен шәһәр аякка басты Җепнең очын Толбаев малаена китереп бәиләмәкчеләр. һәлак булган егетнең әтиәниләре республика прокуратурасына барганнар, үтерүчене табып бирүләрен галәп иткәннәр. Улларының өчесен уздырып, рухына Коръән багышлаткан кичтә, әкрен генә ишек шакыйлар. Ике егет килеп керә Абзый кеше, сез теләсә ни сөйләп йөрисез икән, ташлагыз ул гадәтегезне. Улыгыз юк бит инде — аны барыбер терелтә алмассыз. — ди боларның берсе. — Сез кемнәр? дип кызыксына бичара ата. — Безнең кемлекне беләсегез килсә, әнә. җиткән кызыгыз бар. аны саклагыз! Чат саен теләсә нәрсә лыгырдап йөрмәгез, милиция, прокуратура юлын онытыгыз! Без кисәттек: кызыгыз турында уйлагыз! . Милиция, врач белешмәләрендә язылганча, «уңышсызлыкка юлыгып, фаҗигале рәвештә һәлак булган студент эше» шуның белән туктатыла. Трамвай йөртүче кыз да берни күрмәгән, беркемне танып калмаган икән. Ул хәтта килгән журналистлар белән лә сөйләшергә теләмәгән. Әмма Толбаев улының этлекләре кимеми. Үзенә кисәтү ясаган өчен, беркөн ул институт ректорына барып керә дә өстәленә пычак кигереп кадый. Ректор, йөрәге туктап, егыла һәм шуннан мантымыйча дөнья куя. Толбаевка хәлнең кискенлеген аңлаталар. Вакыйга Толбаев малаен Са- рытау университетына күчерү белән тәмамлана. Ул чаклардан бирле Иделдә җиде тапкыр су ташыды, җиһанга җиде яз, җиде көз килеп китте, сигезенче көз исә. шактый соңарды. Беренче кар да Яңа ел алдыннан гына күренде. Сәвия тунын киеп маташмады, иңенә генә салды, аягына читек урынына тапочка эләктерде. Нәрсә, телефон-автомат урамның каршы ягында гына ич. Дус кызын чакырыр да керер, ул арада туңып үлмәс әле Урамдагы аппарат бик начар эшли иде. Сәвия каг-кат кычкырып сөйләште. Гөлсем, мин әле бу Сәвия Гөлсем! Ул арада телефон будкасына кайры тунлы, озын буйлы, чибәр генә бер егет килеп сөялде. Сәвия аңа әллә ни әһәмият биреп i ормады, рәхәтләнеп сөйләште. Ниһаять: Кил яме. кә гәбез' диде дә трубкасын элеп куйды. Исәнмесез! Менә кызык,- дип сүз катты чибәр егет Гөлсем кемнәргә килә инде, болай булгач: сезгәме, әллә безгәме? Мин бит аны каршы алырга чыктым, менә кабат шалтыратыйм, дигән идем. Безнең иртәдән үк сөйләшенгән, башкалар җыелып бетте. Гөлсемне генә кәгәбез. Димәк, сез дә безгә керәсез, әнә теге йортка, тулай торак янындагы. Таныш булыйк - исемем Илмир. Сәвия үзенең киенмәвен, халатт ан булуын, менә тун бөркәнеп, тапочкадан гына чыгуын, шакт ый туңуын, өенә керергә ашыгуын әйтте Илмир үзенең чәшке бүреген Сәвия башына батырды. ку ныгыннан алып, өстери үк башлады Кыз карышты, егет өстерәде. Кулын җайсызрак борганга, авыртуына түзә алмыйча атлары мәҗбүр иде (. әвия Кычкырыр иде кичке сигезенче яртыда ник сөрән сала бу юләр, диярләр тагын Подъездга кергәч, Сәвия бөтенләй үҗәтләнде. Өстемдә киемем юк бетте-китте. Алайса. Гөлсем, килгәнче генә кереп торырга димләде Илмир. кунакларның таралып бетүләре ихтимал икәнен әйтеп каралта, кыз күнмәде Ул арада өске каттан көчек иярткән бер хатынның төшеп килүе күренде. Егет Сәвияне почмакка ныграк кысты, аваз салырга ирек бирмәде. Хагын туктап, карап-карап торды да төкереп китеп барды. 6. »К У » М- 6 Алар өченче катка чаклы менделәр, фатир ишеген ачып, егет кызны эчкә этәрде, аннары ишекне бикләп тә куйды. — Шикләнмә, бездә беркем дә юк! —диде. Йорт хуҗасы кунакның тунын көчләп салдырды, аны шифоньер эченә томырды, ә кофтасын кәнәфигә ыргытты. Чыннан да. өйдә беркем юк икән, бернинди дуслары җыелмаган. Илмир Гөлсемне бөтенләй белми булып чыкты Имештер. Сәвияне күрүгә һуштан язган, әгәр ошатса, гомергә шушында яшәп калыр. — Бу нинди бала караваты соң?—дип кызыксынды Сәвия. — Кызымның истәлеге итеп саклыйм. Нарасыемны явыз хатын үзе белән алып качты. Шикләнмә, чишен, әйдә! Сәвия ризалашмагач, Илмир. аның иңнәреннән тотып, урындыкка сылады, өчкә кадәр санаганчы чишенергә боерды. Кыз күз яшьләре белән җавап кайтарды. «Алайса, мин сине шушында хәл итәм, безгә кергәнеңне беркем күрмәде»,— дип. Илмир Сәвияне караватына сугып екты... Ерткыч җанвар кызны көчләп кенә калмады, садистларча кыланды Сәвия һуштан язды. Хатын аңына килгәндә, теге бәдрәф ягында иде Карават шыгырдауга ук. Илмир кире борылды, ыжгырып Сәвия өстенә килә башлады, ләкин аның елмаюын күреп, туктап калды. — Син нәрсә, бар инде, яхшылап юын. дигән булды Сәвия. Ниһаять, җиңгәнлегенә тәмам инанып. Илмир бәдрәф ишеген ябып ук куйды. Нәрсәдән шикләнәсең ишек бикле, ачкыч үзе белән ич аның. Сәвия бая ук шәйләде: балкон ишеге бераз ачык тора. Бердәнбер котылу урыны шул. Халатын гына эләктерде дә балконга чыкты Түбән карады, йөрәге жу итеп китте, караңгыда өченче кат артык биек тоелды. Исән калган тәкъдирдә дә гомерлек имгәк булачак Кызын исенә төшерде. Нишләргә икән соң? Менә-менә теге бандитның чыгып җитүе ихтимал, ни әмәл кылырга? Балкон баганасына ябышып. Сәвия икенче катка төште, астагыларның тәрәзәсен шакыды, килүче, кертүче табылмады, өйдә юклар, ахрысы. Яланаяк килеш балкон кырыендагы ниндидер тимергә басты да су торбасына үрелде. Нәкъ шул чакта урамнан шаяра-көлә килүче өч пар күренде. — Коткарыгыз, зинһар, коткарыгыз! Егетләр-кызлар ук аткандай балкон турына килеп бастылар. — Сикерегез, үзебез тотып калабыз! диделәр. Бу Илмир дигәне кем соң? Паспортыннан күренгәнчә, әнисе Сар- кина Ләлә, әтисе—Саркин Барый, үзе Саркин Илмир була Назыйм Тәлгатович Ярагановның бу «сарык бәрәненә» (авылда Барыйларның кушаматлары шундый) ни катнашы бар. дисезме? Хикмәт тә шунда шул! Бу сиңа Толбаевның азактан Иделдә җан тәслим кылган малае гына түгел. Сөйли китсәң, һай, озын бу тарих... Ләлә сигезьеллык мәктәпне тәмамлап, авылдан Казанга килгәндә чандыр гына бер кызчык иде. Укырга һәвәслеге бик үк ташып тормаганга, апасының элеккеге һөнәре кулай булыр, үзе дә тазарып китәр, дип. аны шәһәрнең унынчы һөнәр училищесына пешекчелеккә укырга керттеләр. Билгеле инде, партия хезмәткәрләренә махсус салынган йортның ындыр табагы кадәрле өч бүлмәсендә икәү генә яшәгән Сириянең бертуган сеңелесен тулай торакка чыгарып җибәрәселәре килмәде—кыз һөнәр алгач та, Ярагановларда яшәп калды. Шәһәр тормышына тиз күнекте Ләлә. Чибәрлектә исә апасыннан да уздырган иде ул. Баштарак Назыйм аны. балага санап иркәләде. Сүриясе һаман да бала тапмый. Ләлә әнә шул бушлыкны тутыра сыман иде. Ай. шулай булып кына калса икән ул! Ләлә багалмасы булып җитеште. Теленә дә шайтан төкергән диярсең: «Җизни, күңелем синнән бизми». 66 «Жизни үзебезнеке!» —дип, янбашы белән суктыра да китә, төртә дә уза. үзе башын артка борып, озын чәчләрен җилфердәтеп. энже тешләрен балкытып елмая Сөйкемле, бик тә сөйкемле кыз Ләлә Эштә, аш-сута дигәндә аңа тиңнәр юктыр. Назыйм балдызы пешергән ашларны мактап туя алмый. Дус-ишләре арасында оятсызрак шаяртулар да ычкындыргалый башлады «Балдыз ул җизнәкәйнең башланмаган кибәне». «Балдызның ун боты җизнәкәйнеке, дигән китап ...» Ләлә мондый шаяртуларга да тиз күнекте, чибәр, җитәкче җизнәсенен мактавы ошый иде ана Апасы ял йортына киткән чакларда аеруча рәхәтләнеп шаярыштылар Яныннан узып барганда йомшак җиренә җизнәсенен шапылдатып китүләрен дә кабул итә иде инде кыз. Бервакыт шулай, Сүрия чираттагы ялга киткәч, алар икәү генә дачада яшаделәр Тәүге кичтә үк. рәхмәт төшкере тычкан, эшне көйләде дә куйды. Йортның икенче катында йокларга яткан Ләлә, үрсәләнеп, аваз салмасынмы: Җизни, тычкан кыштырдый, мин куркам. Төш, алайса. Башта бер караватта икесенә ике юрган иде, аннары берәү генә калды.. Озакламады, Ләлә үзе белән мәктәптә бер сыйныфта укыган Барын дигән егеткә кияүгә дә чыкты, дөресрәге, кияү үзе Казанга күчеп килде Компрессор заводына слесарь итеп эшкә урнаштырдылар Тимер-томыр арасында чиләнеп үскән механизаторга бу һөнәр күптән таныш иде, тиз алдырды Яраганов сөекле балдызы өчен җәһәт кенә ике бүлмәле фатир юллады. Аннары, әллә җитлегеп, әллә бераз гына ашыгып шунда өйләрендә сабый елаган тавыш ишетелде, Ләлә ике гаиләгә бер малай алып кайтты. Илмир менә шул чәрелдек була инде. Саркинның үзенә караганда баҗасы яратарак төште әлеге курчакны, аның белән рәхәтләнеп уйнады, үчти-үчти иттерде, сөйде, иркәләде. Шуңа да бик иркә, тотнаксыз, тәртипсез булып үсте Илмир Мәктәптә чакта ук әллә ниләр эшләп бетерде. Сигезенчедә укыганда классташына ияреп кайта да сабакташының үзеннән алты яшькә өлкәнрәк апасына ябыша. Икенче мәртәбә үзе белән бер ишек алдында яшәүче студент кызга ташлана, атты бәреп ега, җирдә ауната, киемнәрен ерта Хәзер үк әти-әниең янына керәм дигәч кенә, ычкындыра тегене Болары әле өйрәнең осте генә, куерагы төптәрәк. «...район эчке эшләр бүлеге. Беркетмә 552. 1 сентябрь. 19... ел. Җинаять эше № 6554. 20.00 сәгатьтә М Горький исемендәге ял паркында гр. И Саркин тоткарланды. Ул, исерек килеш, гражданка Т. Петрованы көчләүдә гаепләнә» Тикшерү башлана Шаһит буларак Петрованын иптәш кызлары чакыртыла, алардан күргән-белгәннәре турында белешмә яздырып а тына, Суд-мсдиңина ти.лперүе кызның чыннан да зыян күрүен раслый Димәк, тимер рәшәткәнең ишеген ачар чак килеп җиткән. Монда инде Ярагановсыг бернәрсә лә барып чыкмаячак Ләлә Саркина ашыгыч рәвештә командировкада!ы җизнәсенә телеграмма җибәрә Тегесе ике сәгать дигәндә әйләнеп тә кайта, йоклаганнарын уят тыра, утырганнарын аягүрә бастыра Район эчке эшләр бүлегендә дә. Яраганов кабинетында да ыгы-зыгы башлана Петроваларнын иске йортның бер бү гмәсендә чиләнүләре, пенсиядәге карчык акчасына көн күрүләре ачык тана Икенче конне инде район эчке эшләр бүлегенә Пстровадан яңа гариэа алына. Ул беренче гаризасын артык дулкынланудан, йөрәге кубудан, ашыгычлык бе тән язып г ашлаган икән. Саркин Итмирта карата бернинди ачу готмый, җинаять эшен туктатуны үтенә Атна ахырында Петрова* лар унынчы кварталдагы яңа төзелеп беткән йоргка күчеп китәләр Фатир эче яңа җиһаз белән гула Шуннан соң Илмирны Барый Саркин түгел, юлбарыс тырнаклы Яраганов үз кулына ала. аңа нукта урынына тимер авызлыклы йөгән кигезә. Йөгән дигәнебез —югары белемле ике репетитор, шуларның берсе —фән кандидаты, белем бирүчеләр, акылга утыртучылар. Ярагано- вның йөзәрлекләрен ай саен каерып баручылар. Әлеге ике кеше бу авыр йөкне телләрен салындырып ике ел буе тартып бардылар. Тик тирләп- пешеп тарткан арбалары гына буш булып чыкты, институтның өченче курсына җиттем дигәндә, дәресләргә йөрмәве, тапшырылмаган имтиханнары күбәеп китүе сәбәпле, студент Саркинны институттан чыгаралар. «Юлбарыс тырнагы» өчен бердәнбер чара кала — Илмирны хәрби хезмәткә озату, ләкин еракка түгел. Биектау районына гына, нибары бер елга. Аның каравы, кайткач, Илмирны институтның кичке бүлегенә, дүртенче курска кабул итәләр. Күрәсез, югары уку йортыннан вакытлыча куылуның файдалы яклары да бар икән. Күчерү турындагы приказга берьюлы өч кеше кул куя: факультетның деканы профессор Б. Сундуков, партбюро секретаре В. Галиуллин, профком рәисе С. Баһабиев. Бәйләнеп кара син шуннан соң?! Илмир комсомол эшенә җибәрелә, җизнәсе Яраганов юлыннан китә. Өлкәннәр үрнәгендә ул анда бик тиз өстәл төяргә, тамак ярып акырырга, хәтта чаманы белештермичә сүгенергә өйрәнә. Заманы шул. урыны шул. «Яшьләр белән эшләү алымнарын камилләштерү» буенча семинарлар, табигать кочагында бергәләп ял итүләр оештырып, атналар буе юкка чыгып тора хәзер Илмир. Көтеп-көтеп тә күренмәгәч. Гөлфиясе, кечкенә кызын кочаклап, тагын җизнәләренә йөгерә. Җиңелчә генә шау-шу булып ала. Моңа тәмам күнегеп җиткән Гөлфия дә үз көнен үзе күрә башлый. Хәйран гына күңелле шөгыль икән ул үз көнеңне үзең күрү... * * * Сәвия үз фатирында гына күзен ачты, аңына килде. Сеңелесе Зифа һәм дус кызы Гөлсем ни уйларга да белми утыралар иде. «Әнием кая?» — дип кызы да аптыратып бетергән. Болай гына калдырырга ярамый бу эшне,— дип. Гөлсем милициягә хәбәр итте. Өч минут дигәндә. Теләшеваларга җинаять эшләре буенча оператив бүлек хезмәткәрләре Исламов белән Гармунов килеп тә җиттеләр. Алар Сәвияне үзләре белән милициягә барырга чакырдылар. Юл уңаеннан Илмирларга кагылдылар, ләкин җинаятьче өйдән чыгып киткән иде. Сәвия ни дә булса язар хәлдә түгел иде әле. ул сөйләгәннәрне Исламов язып барды, ахырдан сөйләүченең үзеннән кул куйдырды, тәртибе шул. Зыян күрүче үз кулы белән язып бирсә яхшырак, әлбәттә. Еш кына алай килеп чыкмый шул. Ә кул куйдырыла. Җитди эш.—диде Исламов, милиция дежурныена. t Республика прокуратурасында майор Сатлыганов дежурлык итә икән, ул да бик тиз килеп җитте. Әнә кая үрмәләгән, инде бер зур йолдызны эләктерергә дә өлгергән безнең таныш. Кыскача кайда, кем белән ни булганын сорашты да: Менә бу өстәлгә утырыгыз, барысын да бәйнә-бәйнә языгыз.— диде майор Сәвия Теләшевага. -Ә сез ул егетнең фамилиясен хәтерләмисезме? Ачыкладык. Илмир Саркин—диде Исламов. - Ә сез. егетләр, комачауламагыз, бүлмәдән чыгып торыгыз. Теләшев белән озак кына сөйләшкәннән соң, ике инспекторга машинасын биреп, җинаятьченең гөнлә дежурлык итүче хатынын, ягъни Гөлфия Саркинаны алып килергә җибәрде. Майор Сатлыганов холыксызланды, ишекле-түрле йөренде, туктаусыз тәмәке пошкыртты, Теләшеваны әллә нинди сораулар белән тин- 68 терәтте. Аннары ул милиция дежурные янына чыкты, кемгәдер шалтыратырга тотынды Телефон трубкасын учы белән томалап, дежурный- дан татарча аңлыйсынмы, дип сорады. Тегесе, әйдә, сөйләшә бир. дигәнне айлап ы. Мин әле бу. Сатлыганов. диде майор телефоннан Көчләү. И һәм. бозыклык юлы белән эшләнгән... Ил мир Саркиннан шикләнәләр. Хәзер хатынын алып киләләр. Нишләргә кушасыз'’ Сатлыганов мәсьәләнең шактый четерекле булуын, куллан килгәннең барысын да эшләргә тырышачагын әйт ге. Соңыннан - Яхшы кеше баласы, диде ул дежурныйга. «Юкәдә икән чикләвек!» дип уйлап куйды дежур милиционер Ләкин бу инде аның эше түгел әнә. тикшерүче, прокурор үзе шөгыльләнсен Гөлфияне дежурлыктан вакытлыча гына җибәрделәр. Ике оперативник белән кайтып кергәндә Илмиры өйдә юк иде. кызы әниләрендә, хатын көндез үзе илтеп куйды Диванда целлофан пакетка салыш ан сары кофта, шефоньер эчендә ясалма тиредән теккән тун аунап ята Идәндә йомшак тапочка, оекбашлар, хатын-кызның эчке кисме Болар берсе дә минеке түгел, диде Гөлфия. Үзе кайда икән соң? Әйтә алмыйм. Яшь. чибәр хатын көрсенеп куйды. Аның беренче эше генә түгел инде, җайлый, котыла килә. Хәзер сез мине кире этемә илтеп куегыз инде, авыруларны ялгыз калдыра алмыйм, диде Гөлфия, бу хәлләргә артык исе киiмичә Ә әйберләрне үзегез белән алыгыз, безгә кирәкми алар Әлегә ярамый, рөхсәт юк Сәвия прокурор өчен алты битле гариза язды, бер генә летальне дә төшереп калдырмаска тырышты Шулай да Сатлыганов аны иртәнге сәгать бишкә чаклы тинтерәтте ’Гаризасын кире алырга кыстады, җинаять эше кузгатмавын үтенде, кешелекле булырга чакырды. Бәлки мохтаҗлыгыгыз бардыр? - Сез ни турында? дип сорады Сәвия Зыян күрүче буларак дим. И һәм. матди ярдәм, мәсәлән. Андый чакта акча кызганмыйлар. Канберәүләргә иркенрәк фатир кирәк Яшь гаилә кызганыч, бер селтәнү белән җимереп ташлавыгыз ихтимал. Шуны әйтмәкче идем. Йә. ни дисез? Ьә тки гәптән җирдән уйлап карарсыз Балагыз да бар. Тирәнгә җибәрүнең ахыры Иптәш майор, сезне телефонга 39 нчы кварталда мәет табы нан. ашыгыч рәвештә шунда чакыралар икән. Сатлыганов. киткәндә. Исламов кулы белән ягы нан гариза-беркег- мәнс дә. соңт ы ал т ы бит лесен дә үзе белән а тды Эш судка барып житкоч, Сатлыганов. теге чакта зыян күрүче гариза язхдан баш тартты, тип белдерәчәк. Кварталга барышлый юл уңаеннан машинасында Гөлсемне оснә кадәр озатып куйды. Юл буе сөй тәнен барды Бердә чынга охшамаган бу хәтәр. и һәм. югыныр тык нәрсә лә юк монда, һичкем күрмәгән, беркем ишетмәгән. Кешене ничек җәзага тартасың’ Бәлкем Теләшсвага сез аңлатырсыз, юкка чан су та у т н һәм. үзе генә ямьсез булып калачак. Бодай әле уртак тел табулары ла бик мөмкин - Нинди уртак тел? Зыян күрүчегә саллы тына тиеп тү тәртә тиеш булалар Монда акыл белән эш итәргә кирәктер, минемчә Ул арада шәһәр буенча телеграмма тапшырылды «Казан июһәрешн район эчке эш тә/> б) « < тарафыннан җинаятьче Саркин Измир Барый улы ээтәнә, туган елы. чш ‘ ш җире >ш \рыиы Тотылган очракта кичек шнт.т \л(ыр ит}» .ч • гора ш РОВД начальнигы, полковник II Батыров. тапшырды Hypo*, каин итте— Ә Сәлимуллина» Иртәгесен Теләшеваның эчке киемнәрен экспертизага җибәрделәр. Сәвиянең үзен дә тикшерделәр, аның уч төбе, кул сырты һәм аяк табаны икенче дәрәҗәдә өшегәнлеге ачыкланды. Эчке киемнәрдән кан таплары табылды. Саркиннарның балкон турысында карда аяк эзләре калган. Җинаятьченең гаебе расланды дияргә дә була. Әмма шуннан соң маҗара башлана, кәгазь боткасы пешерелә. Сәвия Теләшевага шул тозсыз ботканы ашарга кушалар. Милиция идарәсеннән кайтып кергән Сәвияне Илмирның апасы белән җизнәсе көтеп утыралар иде. Сүрия ханым балавыз сыгарга тотынды, начальник Яраганов гомерендә беренче мәртәбә иренен чәйнәп канатты. Аннары алар икәүләп Сәвиядән милициягә язган гаризасын кире алуын сорадылар, ялындылар, ялвардылар. Хуҗабикә ризалашмады. — Илмирлардагы гун, тапочка чыннан да сезнекеме? — дип кызыксынды Сүрия. — Минеке. — Назыйм, бар, чап, әйберләрне хәзер үк алып кил. Яраганов чыгып киткәч: — Әйдә, матурым, иркенләп бер сөйләшик әле,— дип дәвам итте Сүрия.— Үзең дә әни кеше, ата-ана хәсрәтен аңлыйсындыр. Күреп сөйләшергә үзләре килә дә алмадылар, әниләре түшәк өстенә ауды, кара кайгыга төште, бик борчыла. Бердәнбер уллары бит. юкка гына харап булуы бар. — Ник «юкка»? Үзе гаепле ич! — Соң, аптырагач әйтәм инде, диде Сүрия, әңгәмәдәшенең итәгенә бармак очларын тиереп.— Сабыйларын кызганам, кызлары синекеннән дә кечкенә, нибары өч яшьтә. Тагын ни бит. Илмир яшьләр арасында эшли башлады, нинди дәрәҗәсе калсын болайга киткәч. — Әйтәм комсомол значогы таккан, уйлаган идем аны... Сүрия торып басты, өй эчен әйләнеп чыкты, башын селкеде, чыраен сытты, ниндидер ят елмаю белән елмаеп куйды. — Өйдәш торулары җиңел түгелдер сиңа да,—диде ул хуҗабикә хәленә кереп.— Бу ягыңны җайлау Яраганов өчен чүп тә тормый. Телисең икән, акча ал, күпме сорыйсың? — Сез нәрсә, мин тән сатучымы әллә? —«Ситуация» диләр моны, җан кисәгем. Биш мең азрак булмасмы? Җидене сора! Табарбыз! — Әгәр мин сезне милициягә җиткерсәм. — Нәрсә дип? — Монысын Сүрия кистереп, тавышын нык күтәреп әйтте.—Эшне бөтенләй ябып куюлары да бик ихтимал, шунысын онытып торам икән бит. Ул арада тун, тапочкалар күтәреп Яраганов кайтып керде. «Булдымы?»— диде ул, тирләгән маңгаен сөртеп. — Юк әле. Уйларга бирик!—дип хатыны китәргә ашыктырды. Ярагановларның соңгы ышанычлары кодагый, ягъни Гөлфиянең әнисе иде. — Ничек, җаный. Илмирны гафу иттеңме?— дип сорады кодагый. — Җинаятьче җәзасын алырга тиеш. Гаризамны югалткан булганнар, икенчене яздым, бүтән тикшерүчегә, артык сикерә алмаслар,- диде Сәвия. — Ай-Һай. җаный, барып чыгармы икән? Яраганов бөтен республиканы уч төбендә биетә бит ул, «юлбарыс тырнагы» диләр аны. — Чыгарырбыз, Мәскәүнең үзенә барып җитәрмен! Шунда көтелмәгән хәл булып алды: кодагыйлары әллә нишләде, елап ук җибәрде. -— Әрләмә әле мине, җаный, сабыр ит.— дип башлады ул сүзен — Алар гозерләгәнгә генә килгән идем, гафу кыл Каптырсаң, җаный, чыкмас тишеккә дөмектер шул бәдбәхетне. Әти-әнисе. бигрәк тә Ярага- новлар сине зур акчага сатып алмакчылар. бирешмә Шул имансызнын әшәкелекләреннән йөрәк авыруы алдым үзем дә Баламны шул гына харап итте, шул бозып бетерде Нибары ундүрт яшендә иде Гөлфиям, өйләнүен өйләнде үзенә, ә бозыклык юлы белән яши. Әйтергә телем әйләнми әшәке җан! Төрмәнең түрендә черергә тиешле кеше ул. имансыз. Сәвия бу кадәресен көтмәгән иде. Кызы өчен сызланучы әлеге хатынны ул чын күңеленнән кызганды, аңа теләктәшлек белдерде, тынычландырды Маҗараның күңелсез сериясен заводта күрсәттеләр Заводның партия комитетында Саркиннар исеменнән язылган гариза алынган икән Анда КПСС әгъзасы С. Теләшеваның әхлаксызлыгы. кеше гаиләсен бозарга маташуы турында бик хәтәр сүзләр бар Сәвиянең тәртибен тикшергән, аның кемлеген ачыклаган арада милиция идарәсендә Илмир- ның яхшылыкларын тасвирлаган белешмәләр туплана торды Шу тарның кайберләренә күз салыйк әле. «...Комсомол эшендә үзен яхшы оештыручы итеп күрсәтте һәрвакыт то- гәл. тәртипле, башкару осталыгына ич Профессиональ-техник училище директоры урынбасары X Закиева». «ВЛКСМ олкә комитеты оештырган «Данко» зона комсомол мәктәбенә барды Актив. Тыйнак. Гаиләсе үрнәк гаи ю . Характеристика партбюро утырышында расланды Партбюро секретаре А Кудашев» Мондый кешене утка салырга, суда батырырга, төрмәгә ябарга ярыймы соң? Кирәк икән, кәгазьләрне, белешмәләрне тагын да өстәргә, күрсәтмә бирергә була, аларны тормышка ашыручы гына табылсын «...шул ук вакытта Саркинның кыланыш шры социаtb-әхлак нормаларын бозу булып тора, чонки ул өйләнгән кеше, хатыны, баласы бар Кол и ктивта тикшерергә тәкъдим ителә. Прокурор I Сергин» КПСС райкомының оештыру-масса эше бүлеге мөдире Ш Тахгисв телефонга үрелә. - Сез нәрсә, Саркинны кулга алмакчы буласызмы әллә. Яшь коммунистны? — Эшне кабул иттем генә, берни дә әйтә алмыйм, дн яна билгеләнгән тикшерүче Ламберов. Без аңа үзебез дисциплинар чара күрәчәкбез Бу «беренче» фикере, аның сүзләре. Шәт. аңлагансыздыр?. Нәтиҗәдә өр-яңа кәгазь языла: «Гражданка С. Тсләшсваны көчләү турындагы җинаять итте. РСФС Р җинаять кодексының 208 статьясы, икенче пунктына таянып, тикшерү барышында тиешле дәлилләр табылмау сәбәпле, тукта тыла Район прокуроры, беренче класслы юрист В Испорчин» Туктатылмый гына торсын әле! Хөкем япен һәр очракта «Юлбарыс тыршп ы», муеннарына алтын чылбыр ураган мөртәтләр генә хәл итми Гадел хөкем сагында үз эшен яратучы, аны җиренә җиткереп башкаручы намуслы юристлар күбрәк Газеталар язганча. Хатыни Хәоиоу т шн шундый юристларның берсе Ул. хокукларыннан ту ты фаи ы танып, «юлбарыс тырнат ы» тирәсенә тупланган мафиягә каршы чыта, эшне туктату турындагы карарны яңадан ачыклауны таләп итә. аны тәҗрибәле тикшерүче кулына тапшыра Гөлфиягә үз көнен үзе күрү алай начар түгел иде. киресенчә, ул аңа шул чаклы ошап китте ки, эшкә барышлый-кайтышлый булсын, яки буш вакытларында дисеңме, берәрсе белән танышмаса. каны кызыша башлый. Шулай бер көнне аларга үзе белән бергә эшләүче шәфкать туташы Виолетта Садриева килеп чыкты. Тегене-моны сөйләшеп утырдылар, соңгы яңалыкларны уртаклаштылар. Ләкин икесенең дә әйтелеп бетмәгән яшерен серләре калды әле. — Диләрә кайда соң? — Ул авырып тора шул, тамагы шешкән, әниләргә илтеп куйдым үзен, әле дә ярый алар бар,— диде Гөлфия.— Берәр банка бал кертеп чыгарга кирәк балага... Кая да булса ычкынырга күңеле җилкенеп тора иде Гөлфиянең. Ул көзге каршына килеп басты. Бизәнүнең соңгы модасын Казанда беренчеләрдән булып Гөлфия үзләштерә. Керфекләренә калын итеп сөрмә тарта, үүз кабакларын яшелләтә, яңакларына алсу иннек сөртә, иреннәрен шәмәхәгә буйый. Киемне кыска кияргә ярата. Очлы үкчәле түф- ләдән чыкчык басып яныңнан бер узып китсә, муеның кыегаеп калуы да ихтимал. Чатка чыгып басуга, яннарына «Жигули» килеп туктады, дөресрәге, аны Гөлфия туктатты. — Чау! — дип сәламләде Гөлфия шоферны. — Безне алмассыз микән? Мондый чибәрләрнең аяк астында туфрак булырга риза! Гөлфия шоферны шунда ук ошатты. Теле тегермәнне шәп тарта икән, бар шул егетләр дөньяда! — Кая илтеп куйсам да югалтырмын төсле үзегезне, әллә машинада гына каласызмы, кызлар?! — Аптекага!—диде Гөлфия. Шофер, Гөлфия даруга кергән арада, сорашты һәм белде. Гөлфия — ирдә булса да, ирекле кош икән, егетләр белән танышу-дуслашудан беркайчан да баш тартмый. «Кармак салып карарга ярый моңа, чибәрлеге бар»,— дип фикер йөртте шофер егет. — Кузгалдык,— диде Гөлфия, үзе эчен тотып, көләргә ябышты.— Моны кара.— диде ул Виолеттага кечкенә кәгазь пакеттагы боҗраны күрсәтеп Японнарныкы, ди. Берсен биш сумга төртте. Миңа кирәкми, сиңа булсын Виолетта. Ә хәзер шофер безне Подлужныйга илтеп куяр. — Башта мине кертеп калдырырсыз инде. — Эш — шоферда. Исемегез ничек соң сезнең, егет? — Әнвәр. Эштә Әнвәр Газизович дип йөртәләр. — Бик кызу егет икәнсең син, Әнвәрчик. сабыр ит бераз! Күреп торасыз: казандагы сөт кайнап чыкты, ярмасы салынган, мае әзер — ботка пешәчәк! Виолеттаны өенә илтеп куйгач. Әнвәр Газизович кузгалырга ашыкмады, чөнки ул матур хатыннарны үз гомерендә күп очратты. Төп башына бер генә мәртәбә утырып калмаган, шуңа күрә, җиде кат үлчәп, бер тапкыр гына кисәргә ярата. Ачыктан-ачык сөйләшеп, аныклап бетермичә урыныннан кузгалмаячак. Аннары, бәлки, акчасында алып тормас. «Аз гына ял» дигән булып, бер-ике дәртләндергеч мәзәк тә сөйләп ташлады. Ни өчен Әнвәр Газизович дип йөртүләренең серен ачтьг Үзе завод профилакториенда теш технигы булып эшли икән. Ә болай. һөнәре буенча, авиация институтын тәмамлаган, моторлар төзүче конструктор Инде менә кешеләрнең сәламәтлек сагына баскан — изге эш. төшеме дә әйбәт. Авызларын алтын белән тутырырга яратучылар аны олылап Әнвәр Газизович дип йөртәләр, ди. Хәзер моңа үзе дә күнегеп беткән. Яше егерме җидедә, ләкин өйләнмәгән, ялгыз башы ике бүлмәле фатирда яши. — Күңелсез түгелме соң? Алдыйсындыр әле?.. — Ник алдыйм, килгәч күрерсең. Әнвәр Газизович блокнот битенә язылган телефон номерын сузды. Гөлфия исемен әйтте, шалтыратырга вәгъдә бирде Тикшерделәр ни дә Илмирны, рәхмәт кәгазе язып тоттырдылар ни—ана барыбер, мыегы да селкенми. Өч көн буе заводның спорт һәм ял лагеренда типтереп ятканнан соң гына шәһәргә илтеп куюларын сорады «Маяк» рестораны турында машинадан төште — Ресторан ябыла, дигәч кенә исәп-хисап ясагты Илмир Сон инде. Гөлфиясе җиденче төшен күрәдер, кара, өйдәме икән ул бүген? Кайсы сменада эшләргә тиеш бу атнада? Юк, хәтерләми Йоклый бирсен! — Әй, бер генә минутка! - Ул төнге сменадан кайтып баручы билгесез хатынның беләгеннән эләктереп алды. Җибәрегез! Каравыл, ярдәмгә!!! Хатынны этеп җибәреп, Илмир теленә килгән бөтен әшәке сүзләрне тезде, икешәр-өчәр катлы итеп сүгенде. Ул арала янына икс егет һәм бер милиционер килеп тә җитте. Үзен район эчке эшләр бүлегенә алып киттеләр, акт төзеп, айныткычка кертеп салдылар. Иртәгесен суд булды, кичәге батырлыгы өчен илле сум «премия» билгеләделәр үзенә, җәһәт кенә илтеп i үләргә туры килде Илмир ялгышты. Гөлфиясе һич тә төш күреп азапланмады, кичке чаралар турында көндездән үк кайгыртып куйган иде ул. Әүвәл телефоннан шалтыратты: — Әнвәр Газизович кирәк иде! диде Мин бу. Кем сорый? - Чау! Әһә. таныдым, Гөлфия матурым икән Рәхмәт шалтыратуына! - Алым син. гөлем син кәгеп алган малым син Шалтыратуына өметем калмаган иде инде Бүген күгемә кояш булып чыктың, сине кийларга гына алып барыйм икән?! дип тезде Әнвәрчик. I өлфия машинага кереп утыргач. — Ераккарак! Кибеткә туктап, коньягын да. очрашу хөрмәтенә шампан шәрабен дә алды, татар ашлары йортыннан пешкән тавык, өчпочмак ншеләрен дә төрдерде Әнвәрчик «Монда да сугылыйк әле!» дип. «Бүләкләр» кибетеннән кыйммәтле хушбуй алып чыкты. ~ Машина элдерде генә. Без аларның кайларга баруларын, кайсы урман аланлыкларына тукталуларын карап йөрмик әле. ни сөйләшкәннәрен дә тыңламыйк. Алты-җиде сәгать буе сөйләшмәгән сүз. кылмаган гамәл калмагандыр. Анысы алар эше. Ниһаять: _ - Уһу! диде Гөлфия, сәгатенә күз сал ы п Уникенче ярты булып килә, кайтырга вакыт Минамы, матурым'.’ Кызым әниләрдә. Ә теге... кем әле.. Илмирны әйтәсеңме? Мин анардан гарык Бүген кайтып йоклыйдыр, бәлки. Мин сиңа шундый китаплар күрсәтермен, матурым, исен-акылын китәр. Китаплар минем хобби Тик укып кына өлтерә алмыйм Фал китабым да бар Галәм белән дә кызыксынам фантастика Хәзер чит планеталардан килеп йөрүчеләр ешайды андый мәгълүмат тарны аерым җыям, әгәр сорасалар, бу темага сәгатьләр буе гекция укый а там Китаплар күп миндә Берсенә Мәскәүдә мең сум бирделәр, сатмадым, мин аны үзем дә 350 сумга алган идем — Китап-китаптыр инде,—диде Гөлфия, артык исе китмичә. — Әй, матурым, алай түгел ул... Әле идәннән түшәмгә чаклы итеп эшләтәм шкафларны, бер дуста күреп кайттым, шәп мәгәр. Стенкага гына күпме китап сыйсын соң?! Эшләр күп әле минем алда, матурым. Менә синең киңәшләрне дә тыңларга исәп. — Безнең йорт,—диде Гөлфия, узып китешли. Гашыйклар өчен иң яхшы дәва — музыка, ишектән керү белән Ән- вәрчик магнитофонын уйнатып җибәрде. Төн рухына бик тә тәңгәл килә иде Салих Сәйдәшевның «Шәрык биюе». Көтеп алынган төннең кадерен белергә кирәк! Алар төн буе «бәйрәм» иттеләр... Телефон гашыйклар өчен — хәтәр нәрсә. Юлбарыс тырнагы шикелле. Бер эләктереп алса, ычкындырмый һич тә. Аннары үзеңнең бармакларың ук телефонга сузылырга гына тора. Сөйләштерә, көлдертә, очраштыра. Гөлфия дә еш әйләндерде телефон тәлинкәсен. Әйләндергән саен куна калды. Бер көнне иртән кайтып кергәч. Илмир сорау алырга тотынды: — Кайда кундың? Башын түбән иеп, Гөлфия сүзсез генә кухняга юнәлде. — Кайда йөрисең син. ә? — Син йөргән юлда. — Мин өйдә йокладым. Ярый әле бүген чит хатынның тунын күтәреп кайтмагансың. Сүз сөрешен аңлап алган Илмир әкрен генә хатыны янына килеп басты. Гөлфиянең чырае качкан, иреннәре, күз кабаклары шешенгән, мамыгын тәмам тараганнар иде. — Әйдә, матур гына сөйләшик әле, ни булды?—диде Илмир. Гөлфия, ни булганын түкми-чәчми хикәяләде. Башка хатын булса, әллә ниләр уйлап табар, елый-елый чәчен йолкыр,антлар итәр, ышанма күргән күзеңә — ышан әйткән сүземә, дигәндәй, инандырып ук бетермәсә дә барыбер иренең күңеленә вәсвәсә салмый калмас иде. Юк, Гөлфия андыйлардан түгел, әйтсә, турысын әйтә. — Очраштыр мине шуның белән,— диде Илмир. — Ярар,— диде Гөлфия. Мине кыйнатырга чакырасыңмы?—диде Әнвәрчик. — Әнвәрчик!.. Бозау ич ул. Аның сине күрәсе килә, үзеңне! Нәрсә, син аннан хуже что ли? Бүген син киләсең, иртәгә — мин. Әнвәрчик тәвәккәлләде. Ләкин саклык чараларын күрергә дә онытмады. карт бүренең койрыгын бозга кагыра алмаслар, шәт. Әнвәрне ирле-хатынлы икәүләп көтеп торалар иде тегеләр. Ирләр үзара таныштылар. — Гөлфия белән танышсызмы? — диде Илмир. — Ие. — Ничә тапкыр очраштыгыз? — Ике. — Биш тапкыр,—диде Гөлфия. — Йокладыгызмы? — Юк. — Бишесендә дә!—диде Гөлфия. — Булды шул.— диде Әнвәр, борылыр урын калмагач. — Булса. Гөлфия синнән авыру эләктергән бит.—дип сүз белән китереп терәде тегене Илмир. — Кара, моның ахыры начар бетәчәк. Әйдәле. читкәрәк китеп сөйләшик, Гөлфия син торып тор. Ахырдан Гөлфия ни сөйләшкәннәрен иреннән сорашып белде. Әнвәр бүтән очрашмаска вәгъдә иткән. Дуслашканнар Шәп егет икән Әнвәр Ике ирнең мәсьәләне шулай тыныч юл белән хәл итәселәренә ышана иде Гөлфия. Ул кичне яшь Саркиннарда бәйрәм ясалды. Бер кичлек бәйрәм. Аннары аны икесе дә оныттылар. Трамвайдан төшкәч, кыз туктап калды. Әллә Ваня сөйләгәннәр дөрес инде?! Таллыклар тып-тын. Әле ярты сәгать элек кенә алар бакчада өздереп сандугач сайравын тыңладылар Монда тынлык Бүген җәйнең кыл уртасы, кошлар төн уртасына чаклы гына сайрыйлар, син өегезгә кайтып җиткәндә, кош тавышын ишетмәссең, дин. озатып калды Ванюшасы Чыннан да. Энергоинститут бакчасы тынып калган иде. Сәгать төнге беренче биш минут — Туташ, сезне бер генә минутка мөмкинме? Фәризә борылып карады, туктады. Егет кызга килеп ябышты Бәлки танышып китәрбез. Үзем озатып куям. Мин ирдә бит. Кая әле балдагыңны күрсәт, дигән булып, егет Фәризәнен кулын борып алды, куаклар арасына өстери башлады. Авырлы мин. Егет хатынны тынычландырырга ашыкты, бераз утырып торырга тәкъдим итте, үзен кызгандырып сөйләргә кереште Гафу ит, дигән булды төнге аучы. Мин ычкынып киттем бугай. Хәлем шулайрак. Күптән түгел машина һәлакәтендә ике дустым үлде, аларпы җирләдем, сөйләшер, киңәшер кешем калмады Сүз бозау имезә, диләр. Болар да сөйләшә-сөйләшә шактый җир атладылар. Яшьләр үзәге янындагы бакчага килеп җиттеләр, эскәмиягә утырдылар. Фәризәнең, мин ирле, дигәне бик үк дөреслеккә туры килеп бетмәсә дә, авырлы булуы хак иде. Алар Иван белән бер коллективта эшлиләр. Еш кына кыз егетендә куна кала. Бүген дә. хәер, инде кичәгенәк дисәң дә ярый. Фәризә сменасын тәмамлаганда. Иван килеп тә җиткән иде. бергә аларга кайттылар. Ашап-эчкәч. урамда йөрделәр, аннары егете аны трамвайга чаклы озатып куйды. Җәй уртасы, кошлар турында шул чакта сөйләде. Менә хәзер ниндидер башка егетне тыңлап утыра Фәризә. Ул кабалана башлады. Кайтыйк! Соң инде, бер сәгать утырдык, диде Фәризә. - Башта чишен, сал чалбарыңны! Әлбәттә. Фәризә ризалашмады, юлга чыгып, кешеләрне ярдәмгә чакырасын әйтте. «Шушында үләсең килсә, әнә. бар», диде дә егет тегенең корсагына китереп орды. Аннары, көчләде, хайванча, әшәкелек юлы белән Егетнең кем булуын чамалагансыздыр инде. Әйе. нәкъ үзе Илмир Саркин. Ул бераздан хатынны үзләренә кайтырга чакырды Тете күнмәгәч. синең бүгенге эшләреңне кешеләргә таратам, ничәнче ательеда эшләгәнеңне белам бит. диде, кулын борын, өйләренә өстерәде Бу дустымның фатиры, үзе командировкада, ике көнсез кайтмый әле. дип ялганлады Илмир. Ни буласын укучым алдан ук сизенгәндер Сәвия хәлләре бүген дә кабатланды, ләкин бу эш иң әшәке, кабахәтләк ысуллары беттән эшләнде Озак интектерүдән Фәризә үзен-үзе белештермичә калтыранды, укшыды, косты, аннары аны көзән җыера башлады, ниһаять, һуштан язды. Әмма вәхшинең мона әллә ни исе китмәде. Илмир иртәнге дүртләрдә генә йоклап кипе. Tai ын да монда калырга ярамый иде -Фәризә әкрен генә торып киенде, ишеккә барды, ул бикле иде. Кухняга керле, тәрәзәдән балконга чыкты, торбага ябышып аска таба шуышты, җиргә төпне Сәвия эзләрен яңгыр юган, үлән каплаган шул инде. Бу йорт тирәсендәге шау-шулар да басылган. Хәер, аларны Фәризә белми дә ич. Әнисе, кызын күргәч, елап җибәрде. Чөнки Фәризә яртылаш мәет кыяфәтендә кайтып керде өйләренә. Булган хәлләрне яшермичә сөйләде. — Милициягә бардыңмы? дип сорады әнисе. Ваняга ишетелер, бер айдан туй бит инде. әни. Үз йортлары белән яшәгәнлектән. Фәризәләрнең душлары юк иде. Ул иптәш кызларына барды, чистарынды, сафланды. Узган төн афәтләре һич тә аның исеннән чыкмады, күз алдыннан китмәде. Кисәк-кисәк көзән җыерып азаплады, калтыранды. Ләкин барыбер эшкә барырга кирәк иде. Сменасына иртәрәк килеп утырды Фәризә. «Авырып торам.»—диде хезмәттәшләренә. Ә Ваняның сеңелесе килеп хәлен сораша башлагач, түзмәде, һәммәсен дә ачыктан-ачык сөйләп бирде. - Әгәр милициягә белдермәсәң, үзем барып сөйлим,—диде яшь кыз. Мондый нәрсәне болай гына калдырырга ярыймы соң? - Ә абыең? — Синең ни гаебең бар монда? Аңа әйтми торырбыз. Ул көнне Фәризә, кәефем юк дигән сылтау белән, эшеннән сорап китте. Ни килеп чыгар тагын? Тикшерү бүлеге начальнигы Хагыйп Хәбибуллинның телефоны зәһәр чәрелдәде. Шкафтагы «эш» папкаларын актара иде. тиз генә барып трубканы күтәрде. Исәнмесез. Хагыйп Заһитович! Мин әле бу Батыров,—диде телефоннан сөйләүче коры гына. Тагын Саркин. Хәтерләдегезме? Аналогик күренеш: шул ук фатир, шул ук балкон, шул ук качу ысулы, җинаять алымнары төгәл кабатлана. Кемгә дә булса шалтыратырга өлгермәдегезме әле, Ибраһим Зарипович. дип кызыксынды Хәбибуллин. Алайса, бик яхшы, хәзер үк барып җитәм. калганын шунда сөйләшербез. Начальникның гәмам үзәгенә үтте бит шул юньсез кеше. Суд яклый тегене, прокурор кире кага, суд аклый, прокурор тагын үз билгеләмәсен чыгара, эшне кире кайтара. Инде ел ярымга сузылды, әле очы-кырые күренми — теләсәң-теләмәсәң дә. ниндидер мафия кулы уйный дип әйтердәй буласың. Менә шуны ачыклыйсы иде бит. Хәбибуллин эшне гикшерү-экспсртизадан башлап җибәрде. Бүлмәдә дүрт егетне тезеп утырттылар да зыян күрүчене чакырып керттеләр. - Әйтегез әле. гражданка Сабитова, боларның кайсы җинаятьче сезнеңчә? дип сорады Ха1ыйп Заһитович. — Менә бусы - Илмир исемлесе, үзе әйткәнчә. Ну. мин. мин булам, шуннан нәрсә? дип әтәчләнде Саркин.— Ләкин мин бит сезгә бернинди мәгълүмат бирмәячәкмен. — Сөйләрсең, сөйләрсең, бу юлы ычкына алмассың. — Кайда монда манор Сатлыганов? Китерегез аны. ул тикшерсен, ул барысын да белеп эш итә — Булмаячак Сатлыганов. өмегләггмә аңа. — Ну, сөйләмим. — Теге чакта язылганча, бала вакыгта миегез селкенү, травма атчыгыз дөресме. Саркин? — Беркайчан да бернинди травма алганым юк. операция ясамадылар. наркоман түгел, психоневрологик авырулар исемлегендә тормыйм, гомумән, шифаханәдә ятканым юк. Канәтатьме шуңа? Сез әйткән очрак буенча Сәламәтлек саклау минист рлыгы эксперт иза үткәрде ич инде, анда барысы да язылган, шуны укыгыз, миннән башкасын сорамагыз' Тик шуны искәртәсем килә: ахырдан үкенергә туры килмәсен үзегезгә, юлбарыс тырнагына килеп каба күрмәгез Хәзер үк мине чыгарып җибәрүегезне таләп итәм! — Ашыкма ашка пешәрсең. — Кемнең авызы пешкәнне күреп көләчәкмен әле мин Саркинның сөйләгәннәре магнитофон тасмасына яздырып барылды Ләкин бу әле чын тикшеренү түгел. якынча сөйләшү, хәлне ачыклау гына иде. Хәбибуллин урын-җиргә, кием-салымга төгәл һәм җентекле экспертиза үткәрергә кушты. Анализ нәтиҗәләре күрсәткәнчә, урын-җирдәге. кухня тәрәзәсендәге, балкондагы эзләр җинаятьнең Саркин тарафыннан башкарылуын раслап тора иде. Хәбибуллин бу адәмнең элеккеге җинаятьләрен исенә төшерде Ул чакта да дәлилләр җигәрлек булган, күбесен юкка чыгарганнар Өстәмә дәлилләр таләп игеп, күпме баш әйләндерделәр. Әле суд эше ябылмаган ябылуын. Теге чактагыча тере шаһитлар соран тинтерәтүләре бик ихтимал Телөшеваны күтәреп өенә китергән алгы кешене эзләп таба алмадылар, бәлки габарга да теләмәгәннәрдер. Бу юлы андый хәл кабатланырга тиеш түгел. Димәк. Саркинны иректә калдырырга, аның белән кемнедер очраштырырга һич тә ярамый Ә нишләргә соң'’ Бүген җомга, дүшәмбегә кадәр ничек сакларга бу ерткычны? Дөрес, тикшерүче аны вакытлыча тотыла торган изоляторга ябып куярга хаклы. Ләкин җитмеш ике сәгатькә генә, шуннан артыгы ярамый Без моны чыкмас тишеккә урнаштырыйк. Ибраһим Зарипович, диде Хәбибуллин, район эчке эшләр бүлеге начальятгы. Батыровка мөрәҗәгать игеп Нык яшер, сорасалар. Хәбибуллин Лаеш тирәсенә алып китте, диярсез. Җаваплылыкны үз өстемә алам Кысарлар, тик. зинһар, бирешмә, мине күрсәт - Минем канга да күп тоз салды ул. диде Батыров килешеп Кайтышлый Хәбибуллин шоферын кат-кат кисәтеп куйды Синнән Саркинны Лаепгка илттегезме, дип сорарлар «Илттек», тиярсең Бә гки куркытырлар, янарлар сүзеңнән кайтма, бу шундый ситуация, туган кай. Шимбә иртәсенде мәхшәр купты, яшере нән Саркинны эзләделәр Таякның авыр башы Батыров җилкәсенә төште. Аны телефоннан га. кабинетына кереп тә кыстылар. Берәүләре җайлап-майлап кына сөйләшергә тырышса, икенчеләре тавыш-приказ белән алдырырга омтылдылар, янадылар, өркеттеләр. Гражданин Саркинны Лаешка Хәбибуллин алып китте. ги Батыров, рәсми җавабында Кара, ак «Волга»лар Кама буена чапты Район эчке эшләр бү геге начальнигын готын селкеделәр. Теге бичара. Казан кунаклары кы ганышыннан. каушап калган иде, бернинди Саркинны кигермәүләрен күргәне дә юклыгын раслап антлар итте, өстәлгә партбилетын чыгарып са глы. монысын инде ышандыруның еллар буе сыналган әмәле. гәкин ана ышанмадылар, партбилетыңны өлкә комитетына килеп алырсың, дип аны үзләре белән Казанга алып кайтып киттеләр Чыдасын Батыров. Әмма дә батыр йөрәкле булып чыкты Батыров— берсенә дә бирешмәде. Хәтта килүчеләргә берничә бүлмәне ачып та күрсәтте — юк иде Саркин Булган җирегездә юньләп сөйләшмәгәнсез, карамагансыз,- дип үзләренә бәйләнгәндәй итте әле. «Волга»ларның асфальт игәүләп кузгалып китүләрен Батыров мыек астыннан гына елмаеп карап калды. Икенче рейска тагын бер «Волга» өстәлде, анысына Яраганов үзе генә утырган иде. Йөрәге түзмәде, башкаларга ышанып бетермәде, шуңа кузгалуы иде Ярагановның. Бу юлы. Лаеш милициясе башлыгын әгузе- бисмилласыз гына өшкерергә керештеләр. Сәяси эшләр буенча урынбасары янында кукраеп тормаса, валлаһи, кычкырып елап җибәрергә дә әзер иде начальник. Ул тотлыга-тотлыга баягы сүзләрен кабатлауны гына белде. — Әһә, син шулаймы әле!.. Телефоннан паргия райкомының беренче секретарен тыкырдатып китерделәр. Ә теге мескен, кемнәр чакыртуын белеп, шыр җибәргән иде: исәнләшүенең дә рәте-чираты булмады. — Мондый кадрлар белән ерак китә алмассыз, кемнәрне җыйган бит үз тирәсенә, районны таркатырга тотынган,—дип, гурыдан-туры гаеп ата башладылар беренче секретарьга. — Бир ачкычларыңны,— диде беренче, әзрәк хәлләнә төшеп Актарам казаматыңны һәм үзеңне үк шунда ябып калдырам, акылга утыртам мин сине. Бер сәгатьтән үзеңне бюрога алып килерләр. Актарды, дөресрәге, бергәләп актардылар. РОВДның астын өскә китерделәр, хәтта, шкафларны, бәдрәфләрне ачып карадылар, тик Казан «кунагын» тапмадылар. Казан сәяхәтчеләре саубуллашмыйча гына машиналарына төялештеләр дә китеп бардылар. Начальник тегеләр артыннан, өч бармагын укмаштырып, чукынып калды. Килүчесе кем бит әле — Яраганов үзе. Толбаевның уң кулы. Начальник узгандагы бер вакыйганы исенә төшерде. Гадәтенчә, Толбаев, семинар сылтавы белән, бер көтү яраннарын ияртеп, җәйге ауга килгән иде. Бөтен урманны айкады, әмма бер генә кыр тавыгы да. көртлек, төлке дә ата алмады. Шуннан соң тавыш куптарды, беренче секретарьны селкеде, башкаларны тиргәде, оештырып җиткермәгән өчен Ярагановка да эләкте. Нәрсәсен оештырасың инде, җәй уртасында үрдәк аталар димени, кош-коргның йомырка өстендә утырган, бала чыгарган чагы бит әле. Кама-Идел тыюлыгына! —дип команда бирде Яраганов. Ул көнне күп кенә кошларның йомыркалары суынгандыр, инде дөньяга чыккан сары авызлы чәрелдекләрнең байтагы туйдыручысыз ятим калгандыр. Югыйсә. «Юбилейная» фабрикасыннан алып килгән тавыклар да җитәрлек иде. Патшалар ухасы ансыз булмый икән ул. Башта тавыкны пешереп алалар, аннары шуның шулпасына киек кошлар, чөгә, корбан балыкларын салалар. Менә сиңа патшаларның балык шулпасы!.. Әкәмәт истәлекле булды ул пикник, ахырдан шул хакта мәзәк итеп бик озак сөйләп йөрделәр. Ни өченме? Кызыклыгы өчен. Урман аланында ике табын әзерләделәр. Берсе — түрәләр һәм аларның күңелен ачучылар өчен, икенчесе - шоферларга, җыен вак-гөяккә. Шоферлар, кара халык, шулпа пешкәнче дип. куаклар арасында аз-маз күтәргәләп утыралар, карта сугалар. Шулчак табын уртасына күктән шап-шоп итеп пешкән тавык ява башлый, парлары чыгып тора! Бу ни? ~ Аңлашыладыр: патша шулпасы хуҗалары пешкән тавыкларның күбесен ботыннан готып агач арасына томыралар икән. Кем ашап бетерсен аны?! Яраганов белән начальник шунда якыннан танышкан иде. Инде башка очрашырга насыйп итмәсен... — Хәзер кая? — дип сорады шофер, шәһәргә кергәч. — Батыров этләнә, күрәсең, тагын кысып карыйк юньсезне' Әмма ышанычлары барыбер акланмады Батыровнын ватылмас чикләвек икәнен күреп. Лаеш хәле кабатлануын сизделәр Батыровны иңбашларыннан тотып селкеп гә булмый, кешесе ул түгел, үз дәрәжәсен бик яхшы белеп эш итә. Әмма йомгакны сүтәсе жепнея очын табасы иле бит Юрист халкының фикере аллан йөгерә, вакыйгаларны узып баручан була, шул эзлеклелеге аны куелган максатына илтеп җиткерә дә Үзләре телендә әйтсәк, логик фикерләү осталыгы, диләр моны Бу юлы ла нәкъ шулай килеп чыкты: Саркинны эзләүчеләр Хәбибуллиннын шоферына барып ябыштылар. Алай-болай, агай-эне. син яхшы, намуслы шофер, барысын да белеп торасың, начальствога тугрылыклы хезмәт итәсең Кичә-бүген дә эш җитәрлек булгандыр үзеңә - Бүген мин беркая да чыкмадым, диде шофер — Кичә дибез, Лаешка баруыңны әйтәбез. — Ә-әә. — Сез анда Саркин дигән берәүне илтмәдегезме? — Озаттык, нигә, ярамый идемени9 дип. бераз кыландырып та җибәрде шофер егет Алдан сөйләшенгән иде ич Менә сиңа пәрәмәч! Озаттык, ди бит. Ә алар милиция идарәсенең тикшермәгән тишеген калдырмадылар. Юк. ниндидер ис бар монда Шулай да версиянең икесе Лаешка килеп терәлә Димәк, куркак начальник дигәнебез нык яшергәндер, башка биналары бар. күрәсең. Тарихны хәтерлик. Лаеш шулпасын эчүчеләре, элек-электән үзенең төрмәләре белән дан тоткан авыл бит ул. Безгә дә Лаеш шулпасын чөмертә бу. вәт. эттән туган! Бәлки, Саркинны аннан да ераккарак алып киткәннәрдер?. Соңгы шикле сорау «сәяхәт челәр»не өченче гапкыр Лаешка барудан туктатып калды. Алар күрше район телефоннарын эшкә җигәргә карар кылдылар. Их. вакытсыз ычкынды бит Толбасв та. Күрсәтер иде күрмәгәннәрен җыен әкәм-төкәмнең. Үз күләгәләреннән куркып яшәүчеләр арасында калды бүген Ярагапов. Гаиләсен алып ике көнгә авылга кайтып киткән иде Хәбибуллин \ зс генә белмәде, туктаусыз шалтыраудан телефоннары чак-чак кына янып чыкмады. Дүшәмбе көнне Хәбибуллин. прокурордан санкция алып. Саркинны тикшерү изоляторына кертеп утыртты. Моның ни икәнен юристлар һәм җинаятьчеләр үзләре яхшы беләләр. Төрмәгә килеп эләксәң, аның ишеген бары 1ик суд кына ачып чыгара яки дәлилләре ышанычлы булган прокурор хәл кыла башка юлы юк. Ә суд карары өчен гикшерү үткәрәсе бар Ярагапов юрист түгел шул, мондый хикмәтләрне кайдан белеп бетерсен. Ул. Лаеш урманындагы шикелле, туры төбәп a iарга өйрәнгән Тыюлыкта. Толбаев өчен җиде үрдәк атып, рекорд куйды бит ул геге чакта. Тормышны хәзер дә шулайрак. туры төбәп агу дип белә Әмма заманалар үзгәрде, һай. үзгәрде Республика прокуратурасына кара күзлекле, карашы чырайлы, ләкин ифрат та һавалы бер адәм килеп керле Җайлап-майлап сөйләтүчеләрдән түгел икән, кем тарафыннан җибәрелүен белеп кылана, соравын турыдан бәрде Йә. Саркин белән нишләмәк буласыз инде сез Гомердә булмаган хәл сабыр холыклы Хәбибуллиннын KHHOI ачуы кабарды Шулай ла үзен тыеп калды, күтәрелеп бәрелмәде Ниндирәк кеше икән соң бу? Ни әйтәсе билгеле инде Үзе ниндирәк кеше Яны* юньсез адәмнәрне күп күрде юрист , алар белән көн дә диярлек очрашып тора. Менә шулай, пырдымсыз кереп, тупас кыланучылар сирәк очрый. Әллә бераз шаяртыргамы икән үзен, дип уйлап куйды бүлмә хуҗасы. — Нишләтик икән соң гражданин Саркинны? Миңа сезне, бик коры кеше, дигәннәр иде. — Нәрсә, юешләндем димәкче буласыңмы? — Ә сез шаян икәнсез! — Алайса... исем-фамилиягезне әйтмәдегез, эш нәрсәдә? - Үзем дә шуннан башлаган идем шул,— дип дәвам итте килүче — Ни бит. яхшы кешеләрнең баласы, Саркинны әйтәм. Юньле кеше баласы җинаять өстенә җинаять эшлиме? Кергән кеше кабат үзенең элекке хәленә кайтты, кара янып чыкты, башын артка чөеп җибәрде: янәсе, күр, без кемнәр, төшеп калганнардан түгел. Шулай да сез кая барып төртелгәнегезне онытмасагыз икән!... Хәбибуллинның әңгәмәдәше янаулы тонга күчте. Тагын ни әйтәсе калган икән соң моның? Бәлки, тәмам ачылып бетәр. — Кая барып төртеләчәк инде мин? - «Юлбарыс тырнагы», диләр аны, бер эләктереп алса —ай-ай, нык каптыра, тыныгыз да чыкмас. \ , — Туктагыз әле. тукта, Саркин үзе дә әйткән иде миңа ул тырнак хакында, төшенеп җитмәдем, башкалардан да колакка чалынды, кем ул «Юлбарыс тырнагы?!» - Муен тамырыңнан каптырып алмыйча белмисең инде анысын, хөрмәтле начальник. Барысы да «Юлбарыс тырнагы» турында сөйлиләр, ә аның кемлеген яшерәләр, куркалар, димәк, яшерен эш йөртүче булып чыга. Эзенә төшәргә тырышып карады Хәбибуллин, ләкин шушы көнгәчә берни дә ачыклый алмады. Тирән базда утыра явыз. Сүз көрәштерүнең файдасы юк иде. Милиция чакыртып, бу беткән җан белән озак маташасы килмәде Хәбибуллинның. Ин яхшысы —кирәген әйтеп озату. - Теге чакта, чыннан да, сезнең тарафтан кемнәрдер сатып алынды, сорау алу беркетмәләре юкка чыгарылды, эшнең сузылуына ирештегез,— диде Хатыйп Заһитович, суд карарын укыгандагы шикелле аяк өсте басып.— Әнә. улыгыз (кем ул сезгә?) изоляторда ябылуда, кодрәтегездән килсә, тартып чыгарыгыз! Монда инде юлбарысның тырнагы гына түгел, казык теше дә үтмәячәк. Шуны белеп китегез. Әлеге «илче» ишектән чыкканда, имән бармагын кәкрәйтеп, кара күзлеге турысында берничә мәртәбә селкеп алды. Хәбибуллин аңлады: «Юлбарыс тырнагы»ннан сак бул. янәсе. Нәрсә ди әле украинлы бер дусты. «Хохолны дуңгыз мае белән куркытмыйлар» — диме? Дөрес әйтә, юристны да законсызлык белән өркетергә кирәкми — ул аны болай да шәп белә. Саркин эшен үзенә бирүләрен сорап кергән Сатлыганов шик астында калды. Моннан элек тә эшкә аның катнашы булган, беренче беркетмәләрне нәкъ менә ул югалткан. «Мин бернинди беркетмә язмадым, гариза кабул итмәдем».- - дип барды. Шуңа күрә, бу юлы аны Саркин тирәсенә якын җибәрмәделәр. Ләкин теге һаман активлык күрсәтүдән туктамады, кемнәр беләндер сөйләште, кемнәргәдер киңәш бирде, үтенеч тапшырды. Гөлфия Саркинаны ияртеп, берничә мәртәбә эчке эшләр бүлегенә барып чыккан. Тегесе гаризасын калдырган. Имештер. Илмир ниндидер кызны, хатынын көнләштерер өчен генә, алып кайткан, чөнки Гөлфия аңа хыянәт иткән. Дәлилләре бар: партнеры Әнвәр Газизович әйтеп торачак. 80 — Сатлыганов шуннан арлыгын булдыра алмас шул инде, -диде Хәбибуллин. Саркина гаризасын укып чыккач Административ чара күреп, тиешле шелтәсен чәпеп. Сатлыгановны бүтән эшкә күчерделәр Әмма күзгә күренми торган шөпшәләр бызылдады. Алары бигрәк тә Хәбибуллинны чагарга тырыштылар Кемдер Саркиннарның бик зур суммада акча әзерләп куюларын искә төшерде. Юк кына эш өчен акыл җитмәслек сумма, имеш Баштарак Хатыйп Заһитович боларны колак артыннан гына үткәреп җибәрде Ә бер көнне почта әрҗәсеннән табылган хатны укыгач, тәмам хәйран калды. Менә ул хат: «Хөрмәтле Хатыйп Заһитович' Сизеп торам. Сез Саркин мәсьәләсендә принципка киттегез, ахрысы Узгандагы очрак өчен уч алырга җыенасыздыр инде Ул сезгә ни бирә икән — ш \ны төшенмим бары тик коры принцип кынадыр дип өметләнәм. Бер mute башны төрмәгә утыртудын беребезгә дә файда булмас. Әйе. файда бу лмастыр Менә нәрсә. Хатыйп Заһитович. СССР дәүләте тезелгәннән бир te Татарстанда күрелмәгән акция тәкъдим итәм Сигә йөз мең сум Алыгыз һәм рәхәтләнеп кулланыгы з, һич кызганусыз бирәм. чөнки бала кадерлерәк. И t мир бит Саркинныкы түгел минем малай, ышанычыгызга керү өчен серне ачарга туры килде Сәбәбе җитди, үзегез төшенәсездер Принципка принцип уйлап карагыз әле' Икенче вариант Беләсездер, мине «Юлбарыс тырнагы» дип йөртәләр Б\ дөрес. Асылда миндә андый тырнак та бар физик ягын әйтәм Кыйммәте безнең өчен билгесез, бәлки миллион сумдыр, һәрхәлдә, доллар белән берничә йөз мен шәпләнә һиндстан малы Телисез икән -ул сезнеке булыр, тик икенең берсе белән килешик кенә Инде шуңа бәйле рәвештәге операциягә күчик. Ул бик гади Сез юрис т кеше, ниндидер качышлы уены уйнарга җыенмый и. анъиына ышаныгыз, шикләнмәгез Әгәр тәкъдимемә күнсәгез, кичке якта кабинетыгызда яшел ут кабызыгыз бу йөз мең сумны аңлатыр, зәңгәр ут икән мин сезгә Юлбарыс тырнагын бирергә мәҗбүр булам һәм сез аны алырсыз Ике яктан дв гадел булыйк. Качышлы уйнарга ниятләсәгез, мин өченче вариантны кулланырга мәҗбүрмен. Зинһар, дөрес аңлый күрегез, куркытуым түгел, просто, дүртенче вариантым юк әлегә Сездән яшел якты нур көтәм « Юлбарыс тырнагы • 16 август. 1989 ел» Ультиматумлы ха т республика прокуратурасын аякка бастырды Тиешле бер вакытка Хәбибуллин өчен шәхси сак билгеләнде Ниһаять. «Юлбарыс тырнагы» баш калкытты аны тозакка эләктерергә кирәк. Прокуратураның Хәбибуллин эшли торган бүлмәсендә атна буе кич ләрен зәңгәр ут янды Ләкин килеп керүче дә. аваз салучы да юк Оператив группа борчыла ук башлады «Юлбарыс тырнагыиның көтелмәгән берәр этлек эшләп ташлавыннан шикләнделәр Язу стиленә, катлаулы ситуациягә килеп эләгүенә караганда, аның башка әмәле дә юк. чыгарга тиеш ул өненнән Әни. менә мин нәрсә таптым, диде Хатыйп Заһитовичның беренче катка газеталар алырга төшеп менгән кече улы Ташла хәзер үк чүп чиләгенә, теләсә нинди тимер-томырны син ташыйсың өйгә, дип тиргәде хатыны улын. Тимер түгел ич ул сөяк, чылбыры гына тимер Бар. ташла. , , . Үз бүлмәсендә сәер хат белән мавыгып киткән Хатыйп Заһитович чак-чак кына ишеген калды тегеләр әрепләшүен һәм агылып диярлек малай янына чыкгы. Каяле. улым. кая. кигер әле шул нәмәстәкәйне монда Әти. чылбырын үземә бирерсең, яме. ачкыч тагып йөрим мин апа. Кайдан ташын? — Безнең почта әрҗәсенә төшергәннәр, кәгазьгә төреп. — Беткәнмени хулиган,—диде хуҗабикә, үзсүзләнеп. Хәбибуллин «чүпне» үз бүлмәсенә алып кереп китте дә җентекләп карарга тотынды. Ай-йай. бар икән монда хәлләр! Чылбыры иң яхшы сыйфатлы, алтыннан эшләнгән. Аның мондый олы тырнакны гомерендә дә очратканы юк. шоп-шома, ялтыратылган, ниндидер бизәкләр төшерелгән сыман. Тиз генә зурайткыч пыяланы алып килде дә. яңадан юлбарыс тырнагына иелде: бөтен бер китап икән бит монда, инглизчә язылган. Зурайткыч белән генә ерып чыгарлык, укып аңларлык түгел, нечкә эш. Чын сәнгать әсәре бу — нинди осталар кулы башкаргандыр үзен?! Ул арада телефон шалтырады. — Хәерле кич. Хатыйп Заһитович! Хәзер үк почтагызны алып менегез әле. Без сүзебездә тордык, инде эш сезгә терәлде.—диде сөйләүче. Шуннан соң телефон еш-еш сигналлар бирә башлады. — Сак эшли, эттән туган,—дип куйды Хәбибуллин.— Үзен танытырга теләми. Моннан берәр сәгать элек кенә алар подъездына бер яшь хатынның кереп чыгуын шәйләүче дә булмады. Почта әрҗәсенә бөти-амулетны шул т өшереп җибәргән иде. «Юк. өйдә сакларга ярамас,—дип фикер йөртте Хәбибуллин,—арзанлы сувенир булырга охшамаган бу». Ул телефоннан үзенә билгеләнгән тән сакчысын һәм ярдәмчесен чакыртып китерде дә республиканың иминлек саклау комитетына китте. Анда юлбарыс тырнагын, рәсми исәпкә теркәп, сейфка бикләп куйдылар. Комитетта Хатыйп Заһитовичка артык күзгә ташланмаска, саграк йөрергә, активлык күрсәтмәскә киңәш иттеләр. Ярагаиов башкалар аша Илмир Саркин белән даими кызыксынып горды, әмма өметләнерлек хәбәр ишетелмәде. Шулай ук борчылырлык нәрсә дә юк кебек. Тик вакыт дигәнең бер дә Яраганов файдасына эшләмәгән булып чыкты. Юк ла. Саркин хакында түгел әле монда. Бер зәһәр депутат Югары Совет сессиясендә ниндидер йорт мәсьәләсен күтәргән. Имештер, «Теплоконтроль» заводының бер төркем эшчеләре череп-ишелеп беткән баракта яшиләр икән. Шулар шәһәр Советы башкарма комитетына килеп, үзләрен кайчан адәм рәтле квартираларга күчерәчәкләрен белешкәннәр. Әйтәләр тегеләргә: сез бит инде күптән тугыз катлы йортта яшисез, барагыгыз моннан өч ел элек сүтелде, диләр. Тикшерә торгач, баракларның үз урыннарында утыруы, тугыз катлы йортның, гомумән, салынмавы, ә йөз меңнәрнең кемнеңдер кесәсенә кергәнлеге ачыклана. Җепнең бер очын Ярагановка китереп бәйләмәкчеләр. Ул үзе белеп тора: бер түгел. биш депутатның да теше үтмәс, җепнең очы нык төйнәлгән, чишәләр икән, аның җаваплы кешеләре бар, куркырлык берни юк. Тик Хәбибуллин гына төп башына утыртмасын. Бүреге белән киңәшкәннән соң, тиешле кешеләренә әмерләрен җиткереп. Яраганов бераз ял итеп кайтырга ниятләде. Вакыт бар әле. ул кайтуга. Хәбибуллин эшне җайлап куярга тиеш. Беркөн шалтыраткач, өметләндерде бит. «Уйлашабыз-уйлашабыз». диде. Тик менә очрашырга омтылуын гына ошатып җиткермәде Яраганов. анысы барып чыкмас, моны ул ныклап төшендерде, тагын бер айдан малай чалбарын салып, минем алда басып торсын, каешны әзерләп куярмын, дип тә шаяртты ахырдан. Рәхәтләнеп көлде Хәбибуллин телефон трубкасына. Ин яхшысы - беразга ярдан югалу, тынычлану Путевкамы” Анысы анын «Тенлоконтроль» заводы эшчеләренә тансык Тик менә сәзХәт кешегә канда уиаирак булыр икән сон” Әлбәттә. Кара диңгез буендагы ял ял түгел инде ул. ата кызны, ана улны белми, мәж килә ха Тык анда бу вакытта Су болгатып авыру гаратып тик яталар СПИДы да ерак йөрмәс хәзер. Аннары Чернобыль фаҗигасе дә гелгә керде Ин яу- гпьгсы БаляЫЙк буе, үзе тыныч, суы саф. шартлар менә дигән рәхәтләнеп кенә ял итегез, тазарып кайгыгыз. Тәтәйләрдән баш тарга күрмәгез тагын, сәламәтлек өчен бик файдалы ул. дип киңәш итте. б> эштә шомарып беткән профсоюз лидеры Авызыңны ерма, дип бүлде аны Яраганов. кара аны. ике колагың тиң үрә зорсын, төрле гайбәткә, имеш-мимешләргә юл куймагыз, төптән килеп эш итегез. Төшендеңме сүзнең ни хакында барганын. «Тепл окон троль» иснәнүчеләрен әйтәм. Син дә кулыңны күп җылыттың, чүп җыюны миңа калдырма Тиреңне тереләй тунармын юкса, белеп тор' Юлбарыс тырнагы тикшерүчеләр кулында, тик ул берни сөйли алмый Талисманның хуҗасын табарга кирәк Үзен «Юлбарыс тырнагы» дип йөртүченең Саркин аркасында әллә ниләр китереп чыгаруы да бик мөмкин. Димәк, җинаятьчене тиз арада суд каршына китереп бастыру хәерле. Хатыйп Заһитович төрле версияләрнең картасын эшләде. Ин әүвәл аның игътибарын майор Саглыганов җәлеп ит те. Саркинных беренче эше анын кулына килеп керә бу кадәрссенә бәйләнеп булмый, чөнки ул көнне прокуратурада дежурлык эше график буенча аңа тапшырылган Ләкин бит зыян күрүче Теләшеваның беренче язган гаризасын да. беркетмә дә Сатлыганов тарафыннан юкка чыгарылган Сатлыгановның Сар- киннар белән нинди бәйләнештә горуын ачыкларга кирәк иде. Хагыйп Заһитович бүлек егетләрен шушы эшкә җикте. Район эчке эшләр бүлегендә заманында Сатлыгановның кем аркылыдыр ансат кына икс бүлмәле фатир алуын әйттеләр. Эш урынындагы чираты әле бик аргга булган, ә торакны гурыдан-туры шәһәр Советы аша эләктергән Шул рәвешле эзләнә торгач. сукмак егетләрнең берсен Яраганов кабинетына китерә. Тик үзе чират гагы ялда икән, күрен сөйләшә алмаган, борылып кайткан. Аның каравы, университетта кайбер нәрсәләрне ачыклаган. Университетның кичке бүлегендә укучы Сатлыганов, берничә имтиханын тапшыра алмый интеккәч, деканатка Яраганов шалтыраткан, милиционерга ярдәм игүләрен үтенгән эшне көнләгәннәр. Сукмакның бусы Яраганов кабинетына икенче якган килеп керә Лаешка да Яраганов дигән кеше килгән түгелме сон? Хатыйп Заһитович шунда ук район эчке эшләр бүлегенә шалтырат гы Бездә Ярагановны белмәгән кеше юк Толбаев ничә мәртәбә килсә. Яраганов та шул чаклы булды, хәтта артыгын да. _ диде эчке эшләр бүлеге начальнигы -Әмма соңгы килүен төшенеп бетермәдек, кемнедер эзләде, жәңҗал куптарып ки гге. Яраганов. дисең инде алайса'’ дип кабатлап сорады Хагыйп Заһитович, беренче мәгълүматны китергән егеттән - «Юрмалачга рәхим итегез. Назыйм Тәлгаговнч, - диде профком рәисе. Ял акчасын да. җиде хезмәт хакы күләмендә өстәмәсен дә алып саллы кесәсенә Яраганов Самолет билетын шул ук профком рәисе кайтарып тоттырды. Питрәч ягыннан бер әрҗә кымыз китерделәр, латышларны милли эчемлек белән сыйларга ниятләде. Коньяк, бальзам алар- ның үзләрендә дә тулып ята Болай булгач, сезне кире бормаслар инде. Назыйм Тәлгаговнч. — Әйе, тик үзе Юрмалада ял итеп ята. Егетнең бу хәбәре әллә ни куандырмады Хәбибуллинны. Әгәр фараз кылу дөрес икән, мондый җаваплы чорда ник китеп барган әле ул ял йортына? Башка сыймаслык хәл бу! Ярар, ә сыйдырып карасак? «Качышлы уйнарга ниятләсәгез, мин өченче вариантны кулланырга мәҗбүр- мен».—дигән ич. Аның белән качышлы уйныйлар түгелме соң? Сизенә, димәк, аңлаган эшнең нинди юнәлеш алуын һәм эзне югалту өчен вакытлыча шәһәрдән юк булып торырга ниятләгән. Аннары бәйләнеп кара син аңа. Ярар, без дә төшеп калганнардан түгел; дип куйды Хәби- буллин үз-үзенә. Судны бу атнадан да соңга калдырмаска иде Энәсеннән җебенә кадәр тикшерелгән, фактлар җитәрлек, барысы дәлилләнгән. Саркиннын да теле ачылды, борылыр урыны калмагач, һәр ике очракны үзе үк расларга кереште. «Эш»не судка тапшырасы гына калды. Табигате матур Юрмаланың, ләкин холыксыз кәләшсыман ул: әле генә күзне камаштыра торган җете кояш балкый, биш-ун минуттан инде, шәһәр өстен ак болытлар басып ала да шабырдатып яңгыр ява башлый, агач ышыгына яшеренергә генә өлгерәсең, тагын ялтырап кояш чыга Яраганов диңгезгә кереп бер-ике чумып алды да, кире йөгерде, суынын салкынлыгын ошатмады, комлыгына яткан иде, көпшәк гәүдәсеннән үтәли җил өрә башлады. Шуннан соң ул яр буена килмәс булды. Аның каравы кафе, ресторанда озаклап утырды, бакча уртасында куелган яшь бала зурлыгындагы шахмат фигураларын шалт-шолт сугып уйнаучылар янына тукталгалады, карап кына торды, үзе бу эшкә катнашырга җөрьәт итмәде, чөнки барыбер оттырачак, игътибарсыз уйный. Ә менә, оттырса да, биллиард өстәле янына еш килде. Монысын акчага маташтыралар, ичмасам, кемлегеңне күрсәтү мөмкинлеге бар. Акча мәсьәләсенә килгәндә, аны рәхәтләнеп тотуның җае да чыкты бит әле. Беркөн шулай ресторанда аз-маз гына төшергәләп утырганда, менә сиңа кодагый дигәндәй. Яраганов өстәле янына ике метрлы, аксыл чәчле, Балтыйк күгедәй зәп-зәңгәр күзле бер чибәр килеп басты. — Лабдиен —исәнмесез!—диде кыз. — Цвекки —сәлам! дип сәламләде аны Яраганов. Ул инде бу сүзләрне беренче көнне үк отып алган иде. Зәңгәр күз белән алар ресторан ябылганчы сыйландылар, икесенең дә буыннары шактый йомшарган иде Чыккач та ерак китмәделәр, шул тирәдәге аулаграк эскәмиягә барып утырдылар. Яраганов кызга тәмам күнегеп җитте, күңеле ял, наз сораган икән шул. Тик менә Сармите— кызның исеме шулай иде — борчыла башлады. — Нишләргә икән миңа?—диде ул кинәт. — Ни булды, Сармите? — Мин бит путевкасыз, Ригада кунакханәдә яшим. — Баш өсте, бүлмәм аерым люкс, - диде Яраганов, шатлыгыннан нишләргә белмичә.— Аннары, башка көннәрне сиңа да барып чыгарбыз. Ә хәзер миңа керәбез. — Мин бик бәхетле бүген, Назарис! Назарис, Назарис... Ошатты бит Яраганов әлеге яңа исемен. Назыйм да, Назар да түгел. Назарис! Нишләп тынчу Казанда ятты икән соң ул шушы көнгәчә?! Менә дөньяның рәхәте!.. Юрмалада төгәл бер атна кунак булгач. Сармите Ярагановны Ригага чакырды. — Хәзер сине. Назарис. якташын Нәфисә Әпсәләмовна белән таныштырам. диде кыз Ярагановны «Ленинград» кафесына чакырып.—Ул монда кунак залының мөдире булып эшли. Ләкин кунаклар заказны Нәфисә Әпсәләмовнасыз гына бирделәр, чөнки бүген мөдирнең сменасы туры килмәгән. Коньяклы кофе эчтеләр, 84 латышларнын милли ашы дуңгыз мае туралган кара борчак ашадылар Яраганов кара уылдык, йомшак пешкән ит. шешәсе белән бер коньяк та китертте. Хәзер кая? Костелга, орган тыңларга! Яраганов колак тондыргыч уылдауны барыбер ошатмады. «Чыгыйк әле, баш авыртып тора», дигән булды. Сармите чыгуын чыкты, тик автобуска утыртып, Назарисны тагын каядыр алып китте — Адаштырмакчы буласың, ахрысы, матурым.—диде Яраганов. автобуска кереп утыргач. Сармитенын култык астына башын төртеп — Назарис! Гаҗәпләнү, иркәләү белән әйтте Сармите бу сүзләрне Ачык һавада! ы этнографик музейга алып барам мин сине Ә син чибәр дә. акыллы да, Сармите! Син үзең Балтика, Сармите! Балти-ка! Рәхмәт, җаным, дип тә өстәде Яраганов. - Нәрсә дидең, Назарис9 — «Рәхмәт»не татарча әйттем. - Рэх-мэт. рэх-мэт. . Тау башында, нарат урманы уртасында үзенең күп санлы һәм күп төрле жил тегермәннәре, сиртмәле, чыгырлы коелары, озын-озын ригалары борынгы йортлары белән этнографик музей күренде. Латвиянең төзек һәм чиста башкаласы Рига шәһәреннән соң бер генә гасырга булса да кире кайту иде бу. Кызык. Ярагановлар авылында элек өсте ябулы ындыр табагын «рига» дип йөртәләр иде Күрше урыс авыллары Зюзино. Наумовкада да шулай атыйлар иде аны Латышларда «рига» торак дигәнне аңлатсын да ди. ә ул ничек игеп татарларга килеп кергән9 Монысы гаҗәбрәк. Төпченеп карый торгач. Яраганов икс арадагы ниндидер уртаклыкны да табып алды. Рига дигәннәре, дистәләрчә метрга сузылган бер төсле тигез бүрәнәләрдән салынган озын бина Аның бер башында терлек-туар асралган. аннан соң утынлык, печәнлекләргә бүленгән, урталыкка сугылмаган көлтәләр, ашлык буралары куелган, шуннан соң торак йорт өлешен ясаганнар Тарихи авыл музее латышларның үткәндәгеләрен мәңгеләштергән. Аннары, алар елга буйларын, милли тыюлык зонасына кергән табигать байлыкларын. җәнлек, кош-корт ларны карап йөрделәр Ригага кичке якта гына кайгып төштеләр. Күргәннәре бай. кичерешләре тәэсирле булса да. Ярагановның күңеле тыныч түгел иде. Әллә күп йөреп йончыдымы, әллә инде Казан хәлләре исенә төштеме нигәдер үзәге өзелде Үзе музей каралы, табигать кочагында йөрде, уй-фикерләре Казаннан арына алмады Ул. бу халәтеннән котылырга теләп, уйламаска ла тырышын каралы барып чыкмады. Инде Сармите «Ай» ресторанына өстери башлагач, ныклы бер карар!а килеп, аңа санап-нитеп тормыйча бер уч акча тоттырды да. үзе элемтә бүлегенә кереп чыгарга ниятләде Ни кирәк, шуны ал: тавык ите. уылдык, коньяк, гомумән, үзен беләсең, дип Сармитене ресторанга озатып калды Шушында килермен. көт. озак тормам. Бирелгән заказның бик тиз үтәлүенә шаккатты Яраганов. - Кая югалдың син. туң баш9 дип чәрелдәде Сүриясе Нигә шалтыратмыйсың? Телеграмманы алгансыңдыр бит’ Тукта, тукталс. юньләп кенә сөйлә, ни булды дип ялварды Яраганов. үзенең эче жу итен китте. Сүриянең аның белән беркайчан ла болай дорфа сөйләшкәне юк иле — Шулмы җизнәлегең, яратуың?—Сүрия үксеп еларга тотынды.- Харап иттеләр балакайны. Сигез ел... — Югары суд бар ич әле, Сүрия, җайланыр. — Син инде үзеңне җайла, яме,— диде хатыны ачу белән.— Барысын да актаралар монда. Ярагановның башка сөйләшер әмәле калмады, телефон трубкасын ташлап, ишеккә юнәлде. Ничек тә иртәгә кадәр түзәргә кирәктер инде. — Ой, ой, ни булды сиңа, Назарис?—дип. куркып каршылады аны Сармите. Чыннан да, мәет төсенә кергән иде Яраганов бу мизгелдә. — Берни юк, хәзер үтәр ул. арылган. Хәзер кая барабыз? — Әйттем ич. миңа, дип. Бер генә чат аша. Син әйткән ризыкларны җыйдым, җитәрлек. Киттек алайса! Сармите диңгезчеләр кунакханәсендә яши икән. Даугава елгасының уң яр буена урнашкан. Тәрәзә каршына кораблар туктаган. Урамы тыныч, аулак. Сайлый белгән Сармите кунакханәне. Бер кичкә — кер мичкә, диләрме, Яраганов иртәгегә кадәр һәммәсенә дә түзәргә карар кылды. Хәер, аның башка чарасы юк та иде бугай бу минутларда. Ашыгып ни бар, бүген-иртәгә генә хәлне үзгәртеп тә булмастыр, юктыр, сабыр итәргә, бушанырга һәм төптән-җирдән уйлап эш итәргә кирәктер. Бу сары телеграмм баганасы белән дә араны иртәгә үк өзәчәк. Кунакханәнең бормалы тар баскычларыннан күтәрелгәндә, аннары керсәң адашып калырлык бормалы тар коридорларны үткәндә Сармите туктап-туктап сөйләп барды. — Беләсеңме, Назарис, элек бу йорт фәхешханә булган. Сугыш елларында, немец офицерлары монда рәхәтләнеп типтергәннәр. Күрәсеңме коридорлар ничек кисәк кенә борыла, тарлыгын кара, тарлыгын! Менә бусы — минем бүлмә, үзем сайлап урнаштым. Эт тә таба алмас үзеңне, шикләнмә! Хәзер без синең белән рәхәтләнеп ял итәрбез, мин шундый арыдым. Назарис, басып торыр хәлем дә калмады. Иә, күтәр башыңны, нигә шул тиклем мәлҗерәдең әле. Берәр рюмка тоткач бетә ул, борчылма! Бәлки коньяк, чыннан да, юып төшерер күңелендәге юшкынны. Ә Сармите такылдый бирсен, аннан ни зыян Кинәт кенә күңелсезләнеп калган Ярагановның кәефен күтәрү өчен кыз барысын да эшләде, өстәлне мул хәзерләде, кыстый-кыстый сыйлады, коньякны рюмкага салып кына торды. Башка чакларда нормадан чыгуны белмәгән Яраганов бүген чөмерде дә чөмерде, ничек түнүен сизми дә калды. — Назарис, тор инде тор, озак йокладың, бар, юынып кил,—диде киенергә өлгергән Сармите. — Баш чатный. — Төзәтерсең, юын. Кичтән җыештырылмаган табынга утырдылар. Яраганов баш төзәтерлек дәрәҗәдә генә коньяк салды. Сармите өстәл яныннан беренче булып кузгалды, тумбочка янына барып утырды. Анда акчалар тузгып ята иде. — Игътибар белән тыңла әле, Назарис.— дип сүз башлады кыз — Синең монда нибары өч мең сум акчаң калган, үзеңә тотарлык кына. Миңа егерме мең кирәк. Хатыныңнан соратып ал әле шуны! — Син—авантюристкамы? Атналар буе хезмәтемнән файдаланганда авантюристка булмадым бер дә.—диде Сармите кинәт кырт борылып. Ул Ярагановны тишеп үтәрдәй итеп текәлде, ике кулын аның тез башларына куйды.— Даваи- давай, сатулашма, дәваланырга кирәк миңа, һәм, уйлавымча, сиңа да- Минем монда бик яхшы профессор бар, ләкин аңа күп акча түләргә кирәк шунсыз алынмый. Үземә генә булса, бәлки ун меңгә дә ризалашыр иде, сине дә әйтсәм, егермесез сөйләшеп тә тормаячак. — Мин авырмыйм бит. Сармите. — Анысын миннән сора инде син, Назарис Миндә —СПИД, диде Сармите. — Чит илгә йөрүче диңгезче егет бүләге Азынганнан-азына бара. Яраганов кисәк кенә айнып киткәндәй булды, коелып ук төште. Каптым, беттем, гомернең өзелүе шушыдыр, дип уйлады ул. Куркуы ачу булып кабарды. Сармитены нишләтергә икән хәзер дип уйлады. Кичә бүлмәгә килеп кергәч. Яраганов чәчәксез, сусыз кукыраеп утырган бәллүр вазаны өстәлдән алып, телевизор өстене куйган иде. Күзе шуңа төште. Тагын бер кат карашы белән бүлмәне айкап чыкты, ләкин ул авыр вазадан да кулай әйбер күрмәде. Син дөресен сөйлисең инде алайса. Сармите? — дигән булды, кызны сискәндермәс өчен, йомшак кына итеп. Минем көннәр санаулы Яраганов. ниндидер бер кыргыйлык белән вазаны эләктереп алды да, аны ике куллап тотып, бар көченә Сармитеның башына китереп орды. Ул ничә тапкыр сугуын да белештермәде, стенага, тумбочка-өстәл- ләргә кан чәчрәде. Яраганов тиз генә пиджагын барып аллы да кесәләренә акчаларын тутырды, паспортын Сармите күкрәгенә яшереп өлгергән икән, шуны күреп, бераз сөенде дә шикелле, кан тапларын сөртә-сөртә. аны акчалары янына салып куйды Инде кеше күзенә бик чалынмыйча гына чыгып сызарга кирәк бу мәхшәрдән. Бүлмәне бикләде дә ачкычны палас астына яшерде. Бәхетенә күрә, вахтер хатын дөньясын онытып кем беләндер сөйләшеп калды — чыгучыны шәйләмәде. Хәер, монда андый төпченү гадәте юк икән. Кичә дә, кем белән керәсез, ник керәсез, дип сорашып маташмадылар Урамга чыккач. Ярагановны яңа курку басты. Туктале, ул бит кеше үтерде. Хәзер кая барырга соң? Кай тарафка юл тотарга? Мәскәүгә? Ленинградка? Башта Таллингадыр, бәлки? Иң элек бу тирәдән ераграк китәргә, әлбәттә, эз калырга гиепг түгел. Эй, такси! Кешесе юк икән. Яраганов аргкы утыргычның бер почмагына кереп сеңде. Кая барабыз? дип сорады таксист. Шәһәр чи генә. Риганың, бер ягы су булса да. өч ягы җир бит аның, гражданин. Яраганов тагын дерт итеп китте, чөнки аңа беркайчан да болай эндәшкәннәре булмады. Җинаятьчеләргә, гаеплеләргә генә шулай дип мөрәҗәгать итәләр. Гомерендә суд юлын күрмәгән адәм бүген кеше үтерде. Юк-юк. аның берәүне дә үтерәсе килмәде. Сармите үзе шуны сорагандай кыланды ич. Нәрсә диде, син дә үләчәк, сиңа хәзер акча кирәкми, диде ул. Мин сезгә йөз сум, мең сум гүлим Миллионермы әллә сез? Шәһәрнең кайсы ягына барабыз, дип сорыйм. Таксист, әллә гаҗәпсенеп, әллә шикләнеп. Ярагановка борылды, аның киндердәй агарынган йөзенә текәлде — Сездә бәхетсезлекме9 дип кызыксынды таксист Шулайрак. — Алайса, сүзем юк. Юл озын иде Яраганов Сармите турында бөтенләй уйламады Ул күңеле белән Казанны гизде. Аны ип беренче төп башына утыртучы Хәбибуллин икән Теге чакта зәңгәр yi яндырып алдаган, шуның аркасында юлбарыс тырнагы кулдан ычкынды. Ул бит аны ничә еллар бәла-казадан саклап килде, карьерага юл ачты Изге әйберне акча урынына салмаска иде шул. Акча гына биргән булса, үкенмәс гә. мондый хәлләр килен чыкмас та иде. бәлки. Җимерелде дөньясы, чәлпәрәмә килде планнар Казанга кайту тәмугка үз аягын белән барып керү түгелме соң? «Син дә. мин дә үләчәкбез», диде бит әле теге әшәке хатын. Үзе дөмекте ич инде. Ә Назыйм нишләргә тиеш? Ул кая бара? Ул кайчан үлә? — Таксист, сулга борыл, асылма юл вагонына утырасым килә, мине шунда калдыр, ә үзең күпердән Гауяның аргы ягына чыгып, мине көт Мә, акчасын хәзер үк ал. Биш данә йөзәрлекне кулына тоттыргач, таксист тотлыгып ук калды. «Бу ничек була, бу ничек була?» дип кабатлап торды. Ә эченнән генә, бу кеше — йә чит ил шпионы, йә бик хәтәр бандит, дип уйлап алды. Милициягә тапшырасы иде үзен... Аска карасаң, баш әйләнерлек биеклек. Ә анда ыжгырып Гауя елгасы ага. Ярагановның мондый тиз агышлы суны беренче күрүе, кичә, гаҗәпкә калып, ярында басып торганнар иде Кичү станциясендә бүген туристлар күренми, билетны шунда ук тоткарлыксыз сатып алды. Вагонда да ике-өч кенә кеше. Ярдан ерагаеп, елга уртасына якынлашкан саен биеклек арта сыман тоелды. Яраганов җиргә, станция ягына карады. Әнә утлы, сарыга буялган ике машина килеп туктады. Милиция! Юк. әнә, кузгалып та киттеләр, аска, күпергә төштеләр. Нигә килгәннәр9 Кая баралар? Каршы як ярга, әлбәттә. Аны эзлиләрме? Булмас ла?! Ә нигә кабаланалар соң? Башта станциягә, вагонга өлгермәгәч, теге якка ычкындылар. Кара, ничек җилдерәләр, инде күпергә дә керделәр... Яраганов сиздермичә генә вагон ишеген ачты да бушлыкка сикерде, аның йөрәк яргыч тавышы гына ишетелеп калды. Күпер өстендә туктап калган милиция машиналарын ул инде күрмәде, гомумән, үзе белән ни булганын белмәде, рәхәтлек катыш газап эчендә йөзгән мизгелен генә тоеп калды. Кичкә таба Ярагановның гәүдәсен Гауя елгасының түбән агымыннан табып алдылар. Врачлар аның суга тончыгып түгел, йөрәге ярылып үлгәнлеген ачыкладылар, һавада очып төшкәндә үк. куркудан шартлаган мәрхүмнең сабыр йөрәге. Тагын шунысы гаҗәп: Ярагановның мәетен Казанга алып кайтырга дип Ригага Сүрия түгел, балдызы Ләлә килгән иде. Әмма аңа җизнәсенең үлеме турында ачык кына берни дә әйтеп тормадылар, фаҗигале рәвештә һәлак булды, диделәр. Казанга кайтып төшкәндә кара-шомырт чәче ап-ак булган иде Ләлә- нең. Килешми икән аңа ак чәч, чибәрлеге югалды. Ак чәч янәшәсендәге кара фаҗига төсмерләрен ул үзе генә чамалый иде