XVIII ЙӨЗДӘ ТАТАР ЯҢАРЫШ ХӘРӘКӘТЕ

(Чукындыру: гамәл һәм нәтиҗәләр) 1746 елда, эшендәге ниндидер зур кимчелекләр өчен, Казан губернаторы А Г Загряжский урыныннан төшерелә*. Яңасы килгәнче эшләр губернатор ярдәмчеләре - хәрби көчләр командующие бригадир Бердекевич. Казан шәһәр коменданты полковник Блохин, полиция башлыгы полковник Маматов кулына тапшырыла. Патша һәм Сенат, аңлашылса кирәк, хәрбиләр хөкеменә тапшырылган Казанга яңа губернатор билгеләргә ашыкмый Мәчет яндырулар күмере сүнеп бетмәгән, күчерүләр, өстәмә салымнар, талаулар кочәя барган бер заманда патша һәм Сенат Казан бердекевичларыннан, маматовларыннап нәрсә көткәнлеген бу соңгылар бик яхшы аңлаган. Казан губернаторлыгын үз кулына алу турында татлы уйларга күмелгән Бердекевич, әрхәрәй Лука Конашевич белән киңәшеп. Маматов ярдәмендә булса кирәк, татарларның куркынычлы кузгалышка әзерләнүләре турында ялган әләк-хатлар яздырып, махсус ялланган керәшеннәр аркылы губерна секретаре Полянский, комендант Блохин, полицмейстер Маматовларга бирдерә. Бу хатларда, масленицаның беренче көнендә татарлар, жыелып. Казанда яши торган урысларны суярга әзәрләнүе хәбәр ителгән була Хатлар хакында шунда ук Сенатка хәбәр бирәләр Казанда гаскәр аз булуын күрсәтәләр. Ялган сигнал буенча күтәрелеп, үзләре генә уйлап чыгарган күләгәләр белән сугышканда, мондый бердекевичлар даһи «таланты» күрсәтергә сәләтле. һичнинди каршылыксыз, ялгышу-кичегүсез, бюрократик машина хәрәкәткә килә. Хәрби коллегия Оренбург ныгытмаларындагы драгун полкларына, Саранскидагы Ростов, Азов полкларының оч ротасына ашыгыч рәвештә турыдан-туры Казанга таба кузгалырга боерык бирә. Тамбов янында торган Левашев командасындагы оч полк Казан губернаторы ихтыярына тапшырыла. Казанга губернатор килеп житкәнче бу көчләрнең һәммәсенә Бердекевич җитәкче итеп билгеләнә. Ют арыда күрсәтелгән гаскәрләр Каманың бирге ягындагы татар авылларына һәм Казанның татар бистәсенә урнаштырылалар Билгеле, бу гаскәрләр тынычлык, тәртип саклый торган көч рәвешендә түгел, бәлки үч алу. жәза отрядлары буларак китерелә. Татар халкы авылларга кертелгән андый отрядларны «бирәннәр командасы» дип атый. Андый командалар авылларда халык хисабына яши- икмәген тартып ала, терлекләрен суеп ашый, һичнинди закон, кагыйдә белән якланмаган халыкның хатынкызларын көчлиләр, ирләрне бер сәбәпсез суктыралар, җәзалыйлар. Халыкны куркытыр өчен, аерым кешеләр кыйнап, кайсылары атып үтерелә, кемнәрнедер төрмәгә, «хөкем!ә» озаталар. Кыскасы, өлкә хәрби көчләр тарафыннан аяк астына салып таптала, тар-мар ителә. Хатлар буенча кичекмәстән тикшерү башлап җиберергә күрсәтмә бирелә. Сенат ашьпыч рәвештә Грековны Казанның яңа генерал-губернаторы итеп билгели Ана шундук Казанга китәргә, юлда, Мәскәүнең аръягындагы авылларда, татар шымчылары, үгетчеләре юкмы икәнен яшерен аныкларга. Казанда тикшерү ипләрен тизләтергә күрсәтмә бирелә. . Хатны китерүче керәшеннәр һәм аларнын танышлары: «Татарлар шул чакта шулай янады», «Болай дип әйткән иде»—дип ызгышлар вакытында ачу белән әйтелгән янау сүзләрен бу «эш»кә китереп кушалар. Полиция башкисәрләре ул мәгънәсез янау сүзләрен «мас- ' ЦГАДА. 248 ф 5 тасвир, 238 төпләм Бу бүлектәге һәммә материал шушыннан алына һәм аның битләре текст эчендә күрсәтелә. Ахыры Башы 7 санда. леницаның беренче көнендә Казанга һөҗүмгә әзерлек» дип раслату эшендә үзләре теләгән максатка ирешмәстән туктамыйлар Сенатнын бу эшне тикшерү планында тирә-яктагы авылларга ышанычлы кешеләр җибәреп, татарлар арасында очрашулар, җыслыш-киңәшмәләр юкмы икәнен яшерен тикшерергә дә кушыла Андый тикшерүискәнүләр башта һичнинди нәтиҗә бирми Ниһаять. Яна Чишмә ныгытмасы төбәгенә җибәрелгән капитан А. Жданов Кама аръягында. Шушма елгасы буенда, татарларның ниндидер очрашуы булганлыгы хакында бер хәбәртә юлыга Инде шул очрашу (киңәшмә) хакында материаллар туплый башлыйлар. Туймәт авылынын Шәяхмәт Туктамышев шул киңәшмә карары нигезендә бер керәшен авылына сөңгеләр сатып алыр! а килгән, имеш (87. 104 бб ). Юныс авылының Биккол Ьикиев тә, җәзала:аннан сон, Шушма елгасына Жори һәм Нугай юлыннан 18 авыл вәкилләре җыелганын күрсәтә Ул киңәшмә Ибрай авылында Якуб дигән кеше өендә үткәрелгәнлеге аныклана (91 б.) Шул киңәшмә карары нигезендә. Зирекле авылының сотнигы Исмәгыйль Лебасов авылларны фетнәгә әзерләнер: ә чакырып йөргән, имеп: (110 6.) Исемнәре аталган кешеләр кулга алына. Алардан, әлбәггә. бу очрашу әлеге хатларда күрсәтелгән вакыйгага әзерлек булганын раслауны таләп игәләр һәм. кирәкле җавап алганчы, иң шәфкатьсез рәвештә җәзалыйлар. Кайдадыр, ниндидер киңәшмә җитәкче орган булуын Казан губерна кәнсәсе Сенатка коточкыч серләрнең ачылуы итеп тәкьдим итә Бу яңа дәлилләр нигезендә яна полклар хәрәкәткә китерелә. Тагын күп татар авылларына «бирәннәр командасы» кертелә (111 б). Татар иле тарихындагы иң кара, иң дәһшәтле көннәрне кабат башыннан кичерә 1748 елда Якупны кулга алып. Казанга китерәләр Ул үзенен мир эшләре буенча, мир хисабына, Санкт-Петербургка барганын, мир акчасын ничек туздыруы турында хисап алыр өчен, төрле авыллардан аның өенә оч сотник, бер абыз, икс урысча грамоталы кеше җыелуын, ике кон аның өендә булуларын, фетнә турында һичбер сүз кузгалмаганын сөйли (124 б ) Ут күрсәткән кешеләрне дә тотып китерәләр Җәзалап сорау алулар вакытында башка катнашучылар исемнәре дә аныкланып, барлыгы ун-унбиш кеше кулга алына Инде тикшерүчеләрнең төп игътибары ул кешеләрдән сорау алуга юнәлә. Кайбер сотниклар, җәзалап сорау алган вакытта түрәләргә кирәкле беркетмәгә кул кунсалар да. төп гаепләнүчеләр Якуб һәм Актау авылы сотнигы Рахманкул Арысланов. дүрт-биш мәртәбә каты җәзалап сорау алганда да, тик элекке: е әйткәннәрен :снә раслый Бу хакта хәбәр ал: аннан соң. Сенат 1748 елда, ут белән җәзалап (яндырып, пешереп, көйдереп) сорау алы: ыз. дип күрсәтмә бирә Җәй көннәре якынлаша Шулкадәр шау-шу күтәреп, күп гаскәрләрне хәрәкәткә кигереп башланган тикшеренүләр бер нәтижһ дә бирми «Якуб эше»ндә һаман унсигез авыл сотниклары турында гына сүз бара Халыкның газабын кузгаткан губерна башлыклары инде гаскәрләрнең Казан губернасыннан чакырып алынуларыннан куркалар Яңа ялган «эш»ләр кузгатырга гуры килә. Баштагы кебек үк шау-шу белән. Пермь провинциясе Кунгур өязендәге тагарлар. Тәфкилсвне талар өчен. Мингәлә якларына һөҗүм итәргә әзерләнүе ачыкланганын 1748 елда Сенатка хәбәр итәләр Бу «куркыныч» хәлне фаш итүдә дә махсус әзерләнгән керәшеннәр :оп рольне уйный Казан хәлләрендә әле кешене ышандыра алырлык күпмедер госмер бар Пермь «эш»сндә исә ясалмалык, ялган үтәдән-үтә күренеп тора. Петербург инде бу эшне тагын да сузу-каг лаулан- дыруны теләми, гиз арада тикшеренүләрне азагына җиткереп, гаскәрләрне үз тобә:ено кайтарып җибәрү турында күрсәтмә бирә 11 Неплюев кебек үткер сәясәтчеләр бу нннен ялганлыгын баштан ук аңлыйлар Җәй җитә Урал буе далаларында. Казахстанда халыкларны төрле хәвефле хәрәкәт ихтималыннан саклап торыр өчен. Оренбург полкларын ашыгыч рәвештә үл урыннарына кайтару кирәк булып кала Неплюев бу хакта апрель аенда ук инде Сенатка һәм Хәрби коллегиягә рапорт артыннан рапортлар җибәрә Казан түрәләре гаскәрләрне татар авылларында яшәгүнен губерна халык тарын иң сошы чиккәчә хәлсезләндерүнең яңа чараларын эзли күрәсең, 1743 елда Сенатка яңа хат табылуы турында хәбәр ителә Шул ук кул белән шул ук тагар сөйләменә стильләштереп язылган бу хатта автор Ьердекевичны «Син безнең брат, ү т кешебез», дип атый. Ә губернаторны исә «юләр», «сатлык» дип начар сүзләр белән тирги Хатта татарларның Казанны яндырырга әзерләнүе хәбәр ителә «Масленица вакыйгаларывнда татарлар губернаторга секретаре аша 18 мен сум акча биреп. тама:ын тыгылдырдылар Губернатор бистә байларына. бистә байлары хатыннары белән губерна:ор өенә кунакта йөрешәләр. Эл:өредә Кабан күле буена сакчылар куелмаган иде Гаскәр кертелгәнне күреп, «атарлар фе:нө күгәрмәде, корал тарын, дарыларын төнлә Кабанга ташладылар ла иртән исән-сау өйләренә, авылларына таралышып килеләр, ди хатны ягучы (247 249 б.) Хат полинмей- стер Маматовка адресланган һәм Бердекевич белән бергә укылсын дип күрсәтелгән Хатны алу белән Бердекевич. Маматовлар. Сенаттан санкция көтеп тор- мастан, ашыгыч чаралар күрәләр Татар бистәсенә Горин командасы һәм яңа алынганнар отрядлары кертелә. Бистәдә һәр квартирга очәр солдат урнаштырыла. Нәкъ сугыш кырындагы кебек, аерым урыннар! а пикетлар куела: көн- төн хәрби разъездлар йөреп тора. Хәллерәк татарлар тотык итеп кулга алына, Саранскндан майор фон Гекенберг командасында өч сотня Казанга чакырыла Әмма Сенат бу хат хәбәренә карата комарлык күрсәтми Бары ул хатны язучылар белән генә кызыксына. Шундый «куркыныч хәлләр» турында кисәтеп торган өчен 500 сум акча биреләчәк, дип игълан эләргә, хәбәр таратырга боерык бирә. Билгеле, бу 500 сумны алырга берәү дә килми. Сенатны татарларның Казанны яндыру ихтималына караганда (ул анын ялган икәнен яхшы аңлый), дәрәҗәле чиновнигына ихтирамсызлык (губернаторны сүгү) күрсәтү күбрәк борчуга сала. Ул тагын бер мәртәбә ут белән җәзалап сорау алырга, яңа мәгълүматлар табылмаса, шул тикшерү материаллары нигезендә карар чыгарып, кулга алынганнарны хөкем итәргә һәм тикшеренүләрне туктатырга күрсәтмә бирә. Инде тикшерү хат мәсьәләсенә генә каратыла. Хатлардагы кайбер үзенчәлекләр нигезендә. Сенатта: «Бу хатларны Бердекевич яздырмады микән?»—дигән шик туа. Моны тикшерүнең планы эшләнә. Губернаторга, яшерен рәвештә, хатларның нәкъ үзенә охшаган күчермәләрен әзерләргә, шуннан соң ул күчермәләрне, инде бу хатларның кирәге бетте, дип ачыктан-ачык яндырырга күрсәтмә бирелә. Бер үк вакытта әлеге керәшеннәр кулга алынып, хатларны кайдан «табу»лары, кем язганлыгы хакында җавапка тартылалар. Соңгы хатны Чура авылының керәшеннәре Сергей Иванов һәм Павел Афанаев Черек күл яныннан «табып» китергәннәр. Кулга алыну Сергей Ивановны шүрләткән, күрәсең, ул «февраль аенда масленица алдыннан миңа, Чура авылына. Павел Афанаев килде. Ул бистә керәшене Якупта әрхәрәй подъячие Прибыловский язган хатлар барлыгын сөйләде. Аларга ул хатларны ташлаганнары өчен унар сум акча тәкъдим иткәннәр икән Павел Афанаев исә Сергей күрсәтүләрен кире кага һәм элеккеге хатларны ташлаган кеше керәшен Моисей Герасимов»,—дип күрсәтә (260 б). Губернатор «Керәшеннәр җавабында һич тәртип, мәгънә юк. Җәзалап хакыйкатьне әйттерер идек, императрицаның идарә урыннарында яңа чукынганнарга гаделлек, хакыйкать нигезендә йомшак мөнәсәбәт күрсәтергә, дигән указы бар. Нишләтик?» — дип Сенаттан киңәш сорый Сенат, иң каты чаралар кулланырга, хакыйкатьне ачарга, дип боерык бирә. Әмма Бердекевич. Конашевичлар да йоклап ятмаганнар, төрмәдәге керәшеннәргә, сорау алганда, үзләрен ничек тотарга кирәклеген каты кисәткәннәр, күрәсең. Бистә керәшене Яков Лукьянов (Якуб) җәзалау вакытында да: «Мин әрхәрәй подьячие Прибыловскийдан, укытканда малаемны кыйнаган өчен үч алу, яла ягу максатында шулай әйттем. Аңардан һичнинди хат алганым юк»,- дип күрсәтә Яков Прибыловскийнын гаепсезлеген раслады, дип әрхәрәй подьячиен. сорау алмастан, төрмәдән азат итәләр. Хатларны кемгә бирергә, кая тапшырыга күрсәтмәләр бирүче Алексей Федоров (Саин) хатны язучыны тәгаен белгәндер (өч хатны да аның аша алалар) Әмма ул икенче мәртәбә җәзалап сорау алу вакытында ук үлә, (дөресе — үтереләдер). Шуннан сон «Керәшеннәрнең җавапларында һич тәртип юк, мә: ьнә табу кыен булганга, сорау алуларны туктатырга», -дигән карар чыгарыла. Ел артыннан ел үтә. Гүя. бу керәшеннәрнең төрмәдә утыруларын да оныталар. Бер-бер артлы Сергей Иванов. Афанаевлар да теге дөньяга күчә. 1757 елда гына Сенат исән калган Яков Лукьянов белән Моисей Герасимовларны чыбыркы белән кыйнап җәзаларга һәм Рогорвикка гомергә каторга эшләренә сөрергә карар чыгара (335 б ). Хат мәсьәләсе буенча чокчынуларның бер очы. әйткәнебезчә. Бердекевичка да кагыла. Әмма Бердекевичны «тикшерүләр» Прибыловскийныкына караганда да мәгьнәсезрәк һәм нәтиҗәсезрәк тәмамлана. 1748 елның көзендә Бердекевич губерна кәнсәсе турында шундый ук ялган әләкләр яздырырга инде татарлар арасыннан кешеләр эзли башлый. Җь1елышхәрәкәтләр турында эзләнүләр өчен яз башында Яңа Чишмә ныгытмасы төбәгенә җибәрелгән капитан Аверьян Жданов сотник Дусәй Искандеров белән очрашып танышкан була. Ул чакта, куркытып һәм янап. Жданов Искәндәревтан Якуб Мостаев өендә татарлар җыелу турындагы хәбәрне сөйләткән. Инде Жданов. Бердекевич исеменнән, аңа тагын биш-алты сотник табып, губерна секретаре һәм башкалар өстеннән, салымнардан азат итәргә вәгъдә биреп ришвәт алды, дип әләк язарга куша. Әләкне Бердекевич Сенатка җибәрәчәк, анысы бу мәсьәләне тикшерүне Бердекевичка тапшырачак. Бердекевич исә тикшеренүләрне сезнең файдага хәл итәчәк, дип ышандыра ул (278 б.). Ләкин Искәндәрев бу хакта 104 Сенатка түгел губернаторга хат язып хәбәр итә Губернатор ул хәбәрне Сенатка җиткерә Сенат өченче хат белән бу яна әләк әзерләү арасында уртаклык барлыгын шунда ук чамалап ала (губернаторга кизәнү) Сенат, баштагы хатлар текегы белән шаһәдәтнамәләр арасында охшаш сыйфатлар булмасмы дип. Бер- декевичка яшерен гикшерү үткәрәсе итә. Сенат Хәрби коллегиягә Бердекевич хезмәт иткән районга инспекция сылтавы астында, әлеге тикшерү бурычын аңлатып, кеше жибәрергә күрсәтмә бирә. Әмма, карга карганын күзен чукымый дигәндәй. Хәрби коллегия бу эшкә катнашудан баш тарта «Бездә андый жавап- лы эшкә ярарлык кеше юк Неплюсвта андыйлар бардыр да. генерал-майор Штокман немец урысча белми, полковник Игиатьсвнын дәрәжәсс буенча, бриг адирны тикшерергә хокукы юк Сенат генералитеттан үзе теләгән кешене үзе билгеләсен», дип жавап кайтара Сенат бу эшкә башта генерат-майор Козловны. соңра. Петр Сумароковны һәм шул ук көнне оченче берәүне Семен Раев- скийны билгели. Бу хәлгген мәгънәсен анлата торган материаллар «эш»тә юк Күрәсең, Хәрби коллегия тирәсеннән кемнәрдер баштан ук бу эшкә каршы чыккан, билгеләгән кандидатларны бармаска үгетләгән Мәскәүтә барып җиткәч Раевский да бу гшгән баш тарта. Мәскәү анын урынына статский советник Иван Баметовны билгели Ләкин Бамстов Сенат һәм Хәрби коллегия теләмәгән характердагы кеше булып чыга. Патшаның, Сенатмын чиновникларның, чиркәүнең татарларга карата чын ниятләрен ул белеп бетермәгән, күрәсең, дөрестән дә мәсьәләнең асылын табарга, аңларга хәрәкәт итә башлый Сенатка җибәргән язуында ул: «Татарлар яхшы коралланган икс сотняга да каршы тора алмас иде Полковник Фраундорф. гаскәр белән татарларны коралсызландырырга йөреп. 23 авылдан биш мылгык га таба алмаган. Шул татарлар арасында яшәгән Биләр, һәм Чишмә воеводалары фетнә турында бер хәбәр дә ишетмәгәннәр», ди Мондый фикерләрдән Сенат түрәләренең чәчләре үрә тора Алар «Ул үзенә тапшырылмаган эшкә тыгыла», дигән сылтау белән Баметовны тизрәк бу эштән читләштерү яг ын карыйлар Шуннан сон Бердекевич мәсьәләсен тикшерү эше 1751 елда Калубаровка тапшырылган билгеле «Тырышлыклары» өчен. Бердекевич инде бу вакытта «бүләк» алган була, документта аны генерал-майор дәрәҗәсендә күрәбез. Бу дәһшәтле вакыйгаларның да соңгы битләре әлеге «эш»тә юк Кулга алынган бичаралар, гаепсез булганнары хәлдә, җәзага тартылган булырга тиеш Ә гаскәрләр кире үз урыннарына кайтарылгандыр Шул рәвешчә, татар бистәсе һәм авыллар хәрби көчләр аяк аегына салып таптатыла Әмма гаскәрләр китү татарларны эзәрлекләүләрнең туктатылуын аңлатмый Солдатлар талавы, жимерүе аркасында авыллар инде тәмам сафган чыгарыла Казанның татар бистәсен дә шул хәлгә калдыру өчен, өч-дүрт елга сузылган таг ын бер шундый ук вәхши погром үткәрелә Бу погромда да баштаг ы дәвердәге кебек үк. хөкүмәт ул эшне башкаруны башлыча җирле сатраплар ихтыярына ышанып тапшыра. Бу соңгы баскычта әрәхәрәй Лука Конашевич. губернатор Греков кебек дәһшәтле бәндәләр елтырлыгы алгы сафка чыга 1748 елның көзендә Хәрби коллегия: ныгытмалар тирәсендә. 130 сажин ераклыккача, биналар булмаска тиеш, ныгытма эчендә шәхси өйләп калдырылмаска тиеш, дигән карар чыгара Казан ныгытмасы (Кремле) эчендә һәм тирәсендә исә оч монастырь, алты чиркәү һәм күп попларнын атач өйләре урнашкан була Көн тәртибенә аларны күчерү мәсьәләсе куела 1749 елда зур янгын булып. Казанның тагар бистәсе бөтенләе белән янып китә. Элек Кремль тирәсендә яшәгән поплар «Татар бистәсенең урыны Ка унга иң якын җирләр. Христиан динендәге кешеләр булган җирдә һәм чиркәүләргә якын урыннар да мөселманнар яшәмәскә тиеш, дигән указ нигезендә, татарлар аннан куылса, без ойләребезһе шунда күчереп салыр идек», тип Казан епархия сс бантлыгы Лука Конашевичка гариза бирәләр Лука Конашевич 1742 елгы яшын турында «Татарлар, үчләнеп, шаһөргә ут төрттеләр», дип патшага шикаять яза Кремль тирәсендә яшәүче поп зарны каядыр күчереп урнаштыру мәсьәләсе чыкканда, аларга урын әзерләр өчен. 1749 ел янгынын (1742 ел янгынына жавап дигән булып) ул үте оештырган булу ихтималы ла юк түгел Ьу Шикне Л Конашевичныгг татарларны бистәдән кууга чамадан тыш тырышуы да куәтли Поплар хатын да ул үзе киңәш биреп яздырган булуы, бик мөмкин Лука губернаторга поплар хаты турында доклад яза Губерна кәнсәсс шул мәсьәлә буенча Сенатка мөрәҗәгать итә Хәкимнәрнең санкциясен кәгеп тормастан. бер үк вакытта Лхка Конашевич бистә татарларына каршы көрәш башлап җибәрә Янгынның икенче көнендә үк яна ой салуга керешә алырлык хәлле хуҗалыклар бистәдә байтак булган. Әмма аларны төзү эшләрен башлаудан катгый тыялар Тиздән Лука Конашевич. Зөя архимандриты Сильвестр һәм «Крешенская конторамның ике майоры җитәкчелегендә бер төркем фанатикларны җыеп, татар бистәсе уртасында, «булачак чиркәү» урынын билгеләп тәре кагу тантанасын оештыра Татарлар яңа көчләүләр турында губерна кәнсәсенә үтенеч бирә Әмма губернатор бу вакыйгаларда тулысынча әрхәрәй яклы була Шуннан соң инде бистә выборныйлары гаризалар белән Сенатка йөри башлый Лука татарларга каршы Синодны өстерә Дөресрәге, ул үзе Синод киңәше белән Казанда эш йөртә Билгеле булганча. 1552 елда татарлар шәһәрдән Болак һәм Кабан артындагы баткак җирләргә куып чыгарыла. Тырыш хезмәт белән алар ул баткаклыкларны да тәртипкә китергәннәр, күрәсең. Инде әрхәрәй, урыс обывателенең татар бистәсе җирләренә күзен кыздырып, ике халык арасына яңа дошманлык орлыклары чәчәргә омтыла. Әрхәрәйне бистәне яндыручы итеп күрсәткән К. Насыйри язмаларында бистә халкының ул көннәрдәге хәле шактый калку сурәтләнә: «Ул арада әрхәрәй үзенең һаман мөселманнарга җәбер кылуында мәсыйр булып, бистәне яндырып, вә һәм мәчетләр, өйләр салырга рөхсәт бирмәенчә, мөселманнарны издихамда (тыгызлыкта) калдырып, вә һәм чукынсагыз — торыгыз, чукынмасагыз шәһәрдән чыгыгыз, дип кысып, күп яманлыклар кылыр икән... Ул арада бистә янган, һәммә жире пусто булып, кеше буе алабута, кычыткан, тигәнәк үсеп, халык алабута эчендә ятыр икән. Бистә халыкынын олуглары — Ишбулат мулла углы Габ- деразак дигән кеше икән Аксак Каратун аңа бигрәк каныгыр икән, ягъни халыкны чукындырырга ирек бирмидер, нәсихәт кыладыр дип. Кешеләр җибәреп, мөселманнарны, кыйнап-cyi ып, тәгъзиб (газап) кылырлар икән Ул вакытта бистәдә. Чумарлар бабасы. Йосыф дигән вә һәм Тәкә Сәйфулла атасы Ибраһим дигән бик һиммәт (гайрәтле) егетләр бар икән Алар Аксак Каратуннан килгән кешеләргә каршы алабута арасыннан күсәкләр күтәреп чыгып «Монда ник килдегез? Сезгә ни кирәк?» - дип каршы торырлар икән. Аксак Каратун кешеләре: «Кая Габдеразак?» — диерләр икән. «Менә Габдеразак' дип, Йосыф бабай белән Ибраһим күсәкләрен күрсәтерләр икән. Шулай итеп. Габдеразак бабайны Аксак Каратун кулына төшермичә сакларлар икән. Аксак Каратун урамнар чатына качлар (тәреләр) утыртып, урамнарда драгуннар йөртеләләр икән. .»1749 елның 28 июнендә бистә «выборный»лары— мулла Мөхәммәтәмин Ермаков һәм Исмәгыйль Килеев тә үтенеч белән Сенатка килеп җитәләр. Бу үтенечтә бистә йомышлыларының дәүләткә хезмәтләре санап чыгыла. Кабан. Болак арты җирләренең татар бистәсенә бирелүен раслый торган дәлилләр китерелә. Сенат утырышында бу гариза да тикшерелә Сенат: «Казан дәүләтенең эчке төбәгендәге шәһәр. Анда чиркәү һәм башка биналарны ныгытма эчендә калдырырга мөмкин булмасмы икән?» — дип белешергә, губерна кәнсәсеннән исә шәһәр тирәсендәге буш җирләр һәм татар бистәсе турында мәгълүматлар сорарга, дигән карар чыгара. Хәрби коллегия. Казан ныгытмасы эчендәге барлык хосусый биналарны читкә чыгарырга, ныгытмадан 130 сажин читтәрәк, ныклы план буенча, кин урамнар калдырып өйләр төзәргә, дигән карар кабул иткән икән һичнинди чара таба алмаган Сенат: «Чиркәү хезмәтчеләре, обывательләр, шул исәптән, татарлар да үзләренең элекке урыннарына өй салсыннар»,—дигән каршылыклы карар чыгара. Хәрби коллегия карары нигезендә, чиркәү хезмәтчеләре үз урыннарында калдырыла алмаганлыгы күренеп тора. Димәк, Сенат карары, читләтеп әйтү рәвешендә, башлыча бистә татарлары таләбен канәгатьләндергән була. Мөхәммәтәмин Ярмәк улы кул куеп, шул указны алып кайтып китә. Указ хәбәрен алу белән. Лука Конашевич атлар җиктерә дә. үзенә карашлы авылдан җәйге чиркәүне сүтгереп. татар бистәсенә китереп, тәре каккан җиргә өйдереп куя Аңа «Изге Елизаветта чиркәве» дигән исем бирәләр Инде: «Без, алла дошманы татарлар өй салсын дип. изге чиркәүне сүтә алмыйбыз»,— дигән сылтау табыла. Мөхәммәтәминнәр кабат Сенатка баралар һәм татарларның кышка каршы балачага белән урамда (өйсез) калуы турында яңа үтенеч бирәләр Кабат Сенат алдында тартышулар башланып кигә Синод Сенатка язган хатында Луканын эш-хәрәкәтләрен яклап чыга. Сенат татар бистәсе, мәчетләре һәм зиратлары планын, бистә территориясенең күпмесе чиркәү һәм монастырьга алынганын күрсәтеп җибәрүне сорый. Губерна кәнсәсе инженер-подпоручик Зверев алган планны җибәрә Бу планда татар бистәсе җирләре азайтып күрсәтелгән була. 1750 елнын җәендә бистә татарлары Сенатка бөтен бер вәкиллек булып киләләр Алар 1750 елда Сенатка унлап үтенеч бирәләр Бу вакытта инде бистәдә 106 элеккеге 378 йортнын 150 се төзелгән була. Үтенечләр буенча, бистә татарларының кәсебен, матди хәлләрен берникадәр күз алдына китерергә мөмкин Алар Адмиралтейство!а эшкә беркетелгәннәр Эштән буш вакыт тарда һөнәр һәм сәүдә белән шөгыльләнәләр Кәрван сарайда кайберәүләрнен үз кибете бар. икенчеләр рус сәүдә! әрләре киоетен хак түләп арендага алып файдалана. Әстерхан. Кавказ, казакъ даласы. Хива. Бохара. Себер. Иран белән сәүдә мөнәсәбәтендә торалар Инде бистәдән байтак кеше качып киткән, калганнарын да Лука шуңа мәжбүр итә. Лука хезмәткәрләре бистә татарларына карага күп башбаштаклыклар эшли. Төзегән өйләрне кабат җимерәләр, кешеләрне сәбәпсез кулга алалар, консистория базына ябып, кыйнап, көчләп, җәберләп, бистәдән күчү турында! ы кәгазьгә кул куярга мәҗбүр итәләр, кул куймаса. көчләп чукындыралар Мәсәлән. 1750 елнын 8 гыйнварында әрхәрәй экономы унбишләп полицай ярдәмендә бистә старшинасы сотник Бикмәт Котлинны кулга алып китеп, кыйныйлар, көчлиләр, соңра чукындыралар. Кулга алу вакытында шау-шуга җыелган халык «Суд карары нигезендә. закон буенча, җинаять эшләгән кешене генә кулга алыгыз». дигәч, эконом һәм аңа ярдәмләшүче полиция: «Сотникны гына түгел. һәммәгезне шулай берәмләп алып бетерәчәкбез» дип җавап кайтаралар (872 б.). Исмай. Йосыф Котлиннар, 20 кешедән !ариза җыеп. Оренбургның Каргалы бистәсенә күчәргә рөхсәт сорап. Сенатка килгәннәр Сенат атарга Казаннан Оренбурга күчәргә рөхсәт бирми 1750 ел указы белән Сенат «Чиркәү салынган тирәдән татар өйләрен күчерергә Аларның бу урында күпме җирләре булган булса, бистәгә якын урында чиркәүгә карашлы җирләрдә!!, күршедәге Пләтән яки Поповка дигән монастырь авылларыннан шул кадәр үк урын кисеп бирер) ә Бистәнең яна чиркәүдән читтә калган почмагына татарлар: а үзләренең иске урыннарына өй салырга рөхсәт итәргә Татарлар бер җирдәрәк яшәргә тиеш Аларның йортлары арасында урыслар һәм яна керәшеннәр яшәмәскә тиеш» дин яңа күрсәтмә бирә «Күчеп килгән Казан татарлары булса, андыйларны кире Казанга куып җибәрергә» дип. Оренбург губернаторына да указ җибәрелә Оренбург губернагорынын Сенатка җавап хатыннан күренгәнчә. 1745 1740 еллар арасында Адмипалтийская контора рөхсәте белән Казан бистәсеннән ир затыннан 141 җан (22 гаилә) Оренбурга күчкән. 500 дан артык хуҗалык иске урыннарда кала 400 гө якын хуҗалык җире яна чиркәү урыны дип билгеләнә Җирләре чиркәүгә калдырылган хуҗалыклар йә Пләтән авылы кырына, яки Поповка авылы җирләренә күчеп утцрырга тиеш була. Бу күченүчеләр өчен яна кыенлыклар туа. Пләтән кырыннан кисеп биргән җиргә генә алар сыеша алмыйлар Димәк, бистәдән ерактагы жиде-енгез йортлы Поповка авылын Пләтән кырына күчереп. Поповка урынына болар урнашырга тиеш була Аларны әз хуҗалык белән дәүләтнең бетмәстөкәнмәс салымнарын гүләү мәсьәләсе дә борчый Үз өй урыннары яна чиркәү өлешенә калган Мөхәммәтәмин Ермаков. Исмәгыйль Килисвлар кабат Мәскәүгө киләләр дә. татарларны бер-берсеннән аермыйча һәммәсен Поповка кырына күчерүне сорап. Сенатка гариза бирәләр Сенат моңа каршы килми Беренче карашка әллә гги әһәмият ле булма!ан менә шул факт, бистә вакыйгаларында гына 1үгел. юмумән. XVIII йөз башындагы янару өчен көрәш тарихында бер дәвернеңсощы чик сызыгы булып тора Хәрәкәтнең дәүләтчелек, дәүләткә хезмәт игү идеалы белән рухланган, патшадан, сенаттан гаделлек, закон эзләп табу өметендә ЯШӘГӘН баскычы тәмамлана Шул чиктән Уркиннар. Батыршалар. Морадлар. Пугачев полковниклары исемнәре белән характерлан! ан яңа заман башлана Бу заман байрагына инде дәүләт, чиновниклар гаделсез.тек төренә каршы. милли мәсхәрәләүләргә каршы кискен көрәш шнгарьләре ягылган Өйләре янган, утар урыннары тартып алынган йомыштылар ү мэре үк бистәне башка җиргә күчерүне губернатор, әрхәрәй күсәк белән кыйнап мәҗбүр иткән нәрсәне сорап. Сенатка гариза бирәләр Әмма бу йомыш тылар җиңелүе татар халкының тезләнүе түгел иде Җәмгыять тормышы i арка ту чигенә җиткәндә дә. татар халкы барыбер царизм тәкъдим иткән хурлыклы чукынуны кабул итми Бистәдә Мөхәммәтәминнәр тәкъдимен хупламый, бу капиту тяниягә аяк терәп каршы торырга карар бирә. Бистәнең бу каршылык күрсәтүе Сөләйман Уркнн чыгышында аеруча калку чагыла _ Сөләйман Уркнн* бистәнең бай сәүдәгәре Улы Давыт белән бергәләп ерак Себер (Троицк. Эрбет. Тубыл. Томск) ярминкәләрендә сәүдә игә Аның 'Архив материалларында аның фамилиясе Уркин. F Маловиын -О Новокрагк1ккой конторе» диюн китабымда Нуркмн; Ш Моржаии.ы Чуркин. К Насыйрила Куркин дип бирелә Яушьпс (Явшенка) авылында — 6. Тамгач авыланда—13 крепостное һәм җир биләмәләре булган. «Эш»тә аңа һәм Мөэмин Атнагулов. Мөнасыйб Абдрязаков дигән ике иптәшенә икешәр елга бирелгән паспорт күчермәсе китерелә. Пеләшләнә башлаган чал чәчле, аксыл йөзле, соры күзле, буйчан (178 см) бу картка ул чакта 68 яшь булган. Кәсебендә адым саен законсызлыклар. башбаштаклыклар белән бәрелешеп яшәргә мәҗбүр бу гайрәтле ирне бистә хәлләре тәмам ярсыткан. кискен көрәшкә кушылырга мәҗбүр иткән. Җәй башында Мәскәүгә килгән выборныйлар арасында аның исеме дә бар. Ул да башкалар да: «Казаннан, Лукадан качып, яшерен рәвештә паспортсыз килдек, кайтырга паспорт бирегез»,—дип сораган. Мөхәммәтәмин мулла татарларның һәммәсен бергә күчерү турында указ чыгартканнан соң, бистәдә калган милләттәшләребезне моңарчы күрелмәгән төстә тагын да дәһшәтлерәк эзәрлекләүләр башлана. 1751 елда, бистәнең күпме җире яңа чиркәүгә бирелгәнен билгеләр өчен, инженер подпоручик Зверевкә шул биләмәләрнең планын алырга боерык бирелә. Зверев, Лука Конашевич. Греков һәм губернатор ярдәмчесе Толстой Поповкада татарларга тапшырыларга тиеш җирләрне күздән кичерәләр Сенат һәм Синод карары нигезендә, барлык татарларны аермыйча Поповка җиренә күчерергә кушыла. 1751 елның җәендә Себердә бергә йөргән иптәшләре белән С. Уркин Сенатка шикаять бирергә кабат Мәскәүгә килә. Мөхәммәтәмин үтенечләрендә бистә халыкларының шул җиргә хокукларын раслый торган документларга томанлы ишарәләр, аннан өзекләр генә бар. С. Уркин үтенеч белән ул документларның төгәл күчермәләрен Сенатка тапшыра («Ишбулат мулла указы» һ. б.). С. Уркин Казан белән тыгыз бәйләнештә тора. Яңа эзәрлекләүләр турындагы хәбәрләр Казаннан килеп җитүгә, ул шунда ук яңа үтенеч белән Сенатка керә. Анда ул оятсыз көчләүләрне санап китә: бер гаепсез кешеләрне төрмәгә ябалар, богаулап, үтергәнче кыйнап, Поповкага күчәргә ризалыгы турында кул куярга мәҗбүр итәләр. Казан полицмейстеры Исмәгыйль Котлинның өен. кар базын, ашханәсенең түбәсен җимерткән. Пләтән ир-атларыннан иллеләп кеше җыелып. Уркин йорты коймасының 57 баганасын кискәннәр, 61 түтәл яшелчәсен таптап юкка чыгарганнар һәм йөзгә якын алма куакларын кискәннәр. Тагын җиде кешенең бакча коймаларын җимереп, яшелчәләрен таптап, алма куакларын кисүләрен яза ул бу шикаятьтә (974 б.). Губернатор һәм полиция боерыгы буенча, Поповка авылы крестьяннарының өйләре шул җимерелгән бакчалар урынына күчерелергә тиеш, имеш. Аларны яңа чиркәү тирәсендә калдырылган җирләргә урнаштырырга мөмкин ич. Пләтән бәндәләре зур урам очын койма белән киртәләп куялар — юлны каплыйлар. Губернатор һәм аның яраннарын катнаштырмыйча, бистә халкын эзәрлекләүләрне закон һәм указлар нигезендә тикшерү үткәрелүен сорый Уркин. Шул тикшерелүләр тәмамланганчы, бистәдә иске урыннарына өй салып урнашкан 500дән артык хуҗалык Поповкага күчергә мәҗбүр ителмәсен, ди. Губерна кәнсәсенең Сенатка хәбәр итүенә караганда, тиздән бистәдәге барлык татарларны полиция көче белән Поповка кырына күчерүләр башлана. 1751 елның 6 июне Яңа бистәгә нигез салынган көн1 . Җирләре чиркәү кулына күчмәгән татарлар исә. «Вәкилләребез кайтканчы урыныбыздан кузгалмыйбыз»,— дип кенә җавап кайтаралар, сүзләрендә нык торалар. 1751 елда ук инде губерна кәнсәсе С. Уркинга каршы суд гаугасы башлап җибәрә. «С. Уркин үзендәге калмык малайларын көчләп сөннәтләткән, ислам диненә күчергән»,— дигән гаепләү белән, аны кулга алып. Казанга конвой астында кайтарып җибәрүне Сенаттан сорый. 1751 елгы хатында Казан губерна кәнсәсе Поповка крестьяннарының өйләре. сүтелеп, татар бистәсе бакчаларына күчереп салынганын хәбәр итә. 1751 елда Уркин үтенечләре һәм Казан губерна кәнсәсе хатлары нигезендә. Сенат «Яңа чиркәүгә дип калдырылган җирләрдә яшәгән 200 йорт татарларны Поповкага күчерергә, калган җирдә яшәүче татарларны күчермәскә: губерна кәнсәсе карары белән өйләре җимерелгән булса, кабат үз урыннарына өй салырга рөхсәт итәргә»,— дип указ чыгара. С. Уркин үтенечендә тәкъдим ителгәнчә, мәсьәләне тикшерү өчен полковник Колударов (соңра — Бердекевич) җитәкчелегендә комиссия төзелә. Поповкага күчәргә риза булмаган өчен генә кулга алынган һәммә кешене азат итәргә күрсәтмә бирелә Ә губерна кәнсәсе исә элекке ‘Яңа бистә башта Поповка урынына салынган. 1774 елда исә Поповкадан хәзерге урынына күчерелә. указларда, барлык татарлар Поповкага күчерелсен, дип күрсәтелмәгән хәлдә бу гаугаларны ни очен кузгатуы турында кичекмәстән Сенатка аңлатма язарга мәҗбүр ителә Поповка крестьяннары татар бистәсе җиренә түгел, бәлки Пләтән авылына күчерелер! ә тиеш була Пләтән бәндәләренең бистә татарларын җәбер- ләвен тикшерүне полковник Колударов комиссиясенә тапшырырга, комиссия материалларны өйрәнеп тә берәр карарга килә алмаса, үз фикерләрен белдереп ул .материаллар Сенатка тапшырылыр! а тиеш, дип күрсәтмә бирелә (1034 б ) Губерна кәнсәсе Сенатка 22 битле аңлатма җибәрә Анда татарларның христиан динендәге кешеләргә якын җирдә яшәмәскә тиешлеге турында 1743 ел указы. Лука Конашевич хатлары һәм Синод күрсәтмәләре буенча эш йөртелүе күрсәтелә. Әмма 1751 ел указы да Казандагы гаугаларга чик куя алмаган. Лука Конашевич. указны алгач та. элеккечә эш итәргә карар бирә. 1751 елның 16 октябрендә руханилар һәм фанатиклар белән яңадан тәре күтәрел иске бистәгә килә дә аның нәкъ уртасында урнашкан Бикмәт Ермаков. Әбдерәшнт Мөмәдәли- св. Хөсәен Габдулов өйләрен җимертеп, шул урынга яна тәре кага җылы таш чиркәү салыр өчен урын билгели. Тиздән яна чиркәүгә нигез дә салып куялар Бу хәбәрне алу белән С. Уркин шул хәлләр турында яна үтенеч белән Сенатка керә Яңа салынган чиркәү тирә-юнендә әле һичкем яшәмәвен сөйли, җылы чиркәү кирәксә, элек калдырылган җирдә дә ана урын җитәрлек, дип күрсәтә. Губерна кәнсәсе аңлатма хаты күчермәсен алганнан сон. С. Уркин 1751 ел декабрендә Сенатка тагы гариза бирә Монда ул. губернатор боерыгы буенча, бистәдә 70 йортнын түбәсе түшәме һәм мичләре җимерелү турында яза Полиция капитаны Яков Левашов 100 кешелек команда белән бистәгә килеп мичләрне түшәмнәрне җимерә. Аерым өйләрне бөтенләй сүтеп ташлыйлар, халыкның милкен талап китәләр Аннары шул ук хәл Маматов җитәкчелегендә өченче кат кабатлана. Полиция идарәсе йорт коймаларны кабат күтәрүгә юл куймый Койма белән сакланмаган йортлардан төнлә барлык нәрсәләрне урлыйлар. Полицмейстер җимерелгән түшәм һәм гүбәларкс төзәтүне лә тыя Лука Конашевич губернаторга язган хатында. Синодтан указ алганга кадәр, калган җирләрдә татарлар! а өн салырга рөхсәт итмәвен сорый. Уркинны исә. чиркәү! ә. диш ә каршы көрәшеп йөрүче явыз, дип гаепли Шул ук гаепне ул татар халкы өстең© дә ташлый, моны «чирмеш һәм ар кызларына өйләнәләр» дигән кебек «какшамас» дәлилләр белән раслый Бу шау-шулар вакытында Казан шәһәре кешеләренең кайберсе Татар бист.ь се хисабына бөтәеп калырга тырышкан Афанасий Чублнн дигән кеше иптәшләре белән 1750 елда ук Болак буена урнашкан иске татар каберлегенә гире һәмсабын заводлары сала Данила Крюков. Иван Протопоповлар бистәдән шәһәргә килә торган юлны бикләп бакча утырталар һәм каберлек өстеннән яна юл салырга мәҗбүр итәләр. Иван Мухин. Василий Уржумов. Родион Карпичсвләр каберлек өстенә йортлар салалар, яшелчә бакчалары ясыйлар Бистә татарлары җәберләүләр турындагы барлык материалларны туплап Колударов-Бсрдскевич комиссиясенә тапшыруны Рәхмәтулла Хөсәсновкә йөклиләр. «Биредә губернатор, полицмейстер, инженер командасы җәберләүләре дә язылган Безнең комиссия! ә Пләтән мужиклары җәберләүләрен тикшерү ипе генә йөкләтелде». дигән сылтау белән, комиссия ул материалларны 1752 елда кире кага. Р Хөсәенов у i материалларны Сенатка җибәрә Бердсксвнч комиссиясенең 1753 елда Сенатка җибәргән хисабына алмагачларны кисү, коймаларны җимерү нәтиҗәсендә бистә га тарларына 982 сумлык зарар китерелгән, дип билгеләнә Әгәр түләтик дисәгез, законда күрсәтел!өн тәртиптә, ул җимерүчеләрнең исемен атап, судка бирегез дә аларнын гаепле икәнен исбатлагыз, дигәч, тагарлар Пләтән сгаршина тарын хөкемгә тартып карыйлар Бу хөкем мәшәкатьләре судлашып йөрүче татарларның берәр ай төрмәдә ятып чыгуы белән тәмамлана (1118 119166) Казандагы хәлләрне ТӨГӘЛ күз алдына китерер, шул урынның планын а пар өчен. Сенат Казанга махсус геодезия офицеры җибәрергә була 11Һ т максат белән 1752 елда Казанга капитан Иван Алябытн килә. Лука Конашсвнчка да. Сенатның төгәл карарын алганга ка гәр. кышкы чиркәү төзүне туктатып торырга күрсәтмә бирелә Гнздән капитан Алябьев Сенатка Каганның тагар бистәләре планы белән командировкасы турында язма хисабын тапшыра Чиркәүтә иркен men 250 йорт урнашIырыр пак урын калдырылган. Әле!ә анда биш рухани һәм <к-р керәшен ■шн юрган алты йорт бар «Тагарлар шекке бистә урынына 123 йорт салюннар әле!ә күпме кешенен йортсыз булуы миңа билгесез», дип күрсәтә ул Янгынгача ул җирдә 215 йорт булган Поповка урынына (Яна бистәдә) тагарлар 128 йорт салган. Яз көне су күтәрелеп, бу авыл урынын шәһәрдән аера Аннан ике ай ярым буе көймә белән генә Пләтән аша шәһәргә чыгарга мөмкин була. 1753 елда, ниһаять, татар бистәсендә дүрт ел ярым буена дәвам иткән башбаштаклыкларга чик куйган указ кабул ителә. Бу указда. Иске бистәдә өй салган татарларны үз урыннарында калдырырга, чиркәүдән ераграк жирдә алар- га мәчет салуны рөхсәт итәргә күрсәтмә бирелгән Шул указга кадәр йорт салмаган татарларга Иске бистәдә өй корырга рөхсәт ителми Бу указны С. Уркиннын иптәшләре Мөэмин Атнагулов һәм Мөнасыйб Әбдразаковлар алып кайта Уркин үзе исә нәкъ шул көннәрдә башка бер «мәхшәр көнен» башыннан кичерергә мәҗбүр ителә. С Уркин башкаларга караганда булдыклырак, гайрәтлерәк шәхес кенә түгел, бәлки тагарлар арасындагы шул хәрәкәтнең оештыручыда рыннан, җитәкчеләреннән берсе Моны гурыдан-туры раслаучы дәлилләр булмаса да. ихтыярсыз шул фикерне уята торган документлар байтак. Мәсәлән, Сенатны да ул бик тиз үз фикере белән хисаплашырлык хәлгә куя алган. Сенат аның белән мөнәсәбәтләрне ныклы канунын нигезгә куя. анын фикерен, таләпләрен игътибарсыз, җавапсыз калдыра алмый (ул куйган таләпләр сүзгә сүз диярлек указларда чагыла). С. Уркин —царизмның ерак яшерен максатларын аңлый алган, шул мәкерле максатка каршы хәрәкәтнең дөрес юлын билгеләгән алдынгы сәяси фикер иясе, сәяси эшчәнлеккә сәләтле кеше буларак күз алдына килә Мәсәлән, татарларның Поповкага күчәргә теләмәвен, ул: «Поповка шәһәр чигеннән тышта» —дип дәлилли. Ягъни Поповкага күчү ул — бистә халкын иманага — крестьянлыкка күчерүнең беренче адымы. С. Уркин эшчәнлеге аша бу көрәштә бистә татарлары арасында күпмедер оешкан максатлы хәрәкәт булганын төсмерли алабыз Губерна кәнсәсе һәм әрхәрәй конторасы Сенатка һәм Синодка бу мәсьәлә буенча язган хатларының күчермәләрен татарларга бирмәгән билгеле. С Уркин исә үтенечләрендә шундый хатлардагы фикерләр белән бәхәскә керә Күрәсең, ниндидер юл беләндер ул хатларның күчермәләрен кулга төшереп, Казаннан Уркинга җибәреп торганнар. Гомумән. С. Уркин Мәскәүдә вакытында Казан белән сизелерлек яхшы оештырылган тыгыз бәйләнештә торган. Казан генерал-губернаторы Грековның мөнәсәбәте дә С Уркиннын гадәги- дон өстен, бистә татарларының гамәли башлыгы кебек бер кеше булуын искәртә. Греков җыелган күп халык алдында аңа. «Мин сине, сотник Котлин кебек, көчләп епископка озатып чукындыртам...»— дип яный (1234 б.). Генерал-губернатор теләсә кем белән чат саен әрләшә торган зат булгандыр, дип уйлый алмыйбыз. Сенатка хатында да губернатор, өлкәнең иң зур түрәсе, үзен С. Уркиннан яклауларын сорый, епископ та (Лука) шул хакта ук үтенә. Ничек тә С Уркиннан тулысынча котылыр өчен алар законның иң шәфкатьсез матдәсенә мөрәҗәгать итәләр. Исай Исмәгыйлов дигән бер бистә татары Әстерханнан Манжу Кижяков дигән ятим калмык малаен сатып ала Аннары бу баланы сөннәткә дә бирә. 1748 еллар шаушуы башлангач, бу сер чишелеп, үзенең элмәккә эләгәсең сизеп алгач, ул чукына, әрхәрәй йортында яши һәм фамилиясен дә Лука исеме буенча, «Лукин» яздыра Шул Иван Лукин, Лука Конашевич белән киңәшеп, билгеле, (яки аның киңәше буенча), рухани консисториягә (чиркәү судына), «С Уркин йортында сөннәтләнгән калмык балалары яши»,— дип әләк яза. 1749 елда Лука, Конашевич С. Уркин белән әлеге калмык малаен кулга алып консисториягә тапшыруларын сорап, губерна кәнсәсенә мөрәҗәгать итә. Әмма бу вакытта С. Уркин сәүдә эшләре белән Себергә киткән була. Лука бу хәбәрне Синодка җиткерә Синод бу мәсьәләне тизләтү чараларын күрмәгәне өчен г убернаторга кисәтү ясый. 1750 елда бистәдә һәм өязләрдә, татарлар арасында яшәгән барлык калмык ирләрен һәм хатыннарын тикшерү өчен, губерна кәнсәсенә җибәрү турында губернатор күрсәтмәсе таратыла 1750 елның яз башларына таба Уркин Казанга кайта. Аны калмыклары белән кулга алырга дип барсалар. Гөлсолтан дигән хатыны: «Ике атналар элек ул хатыны һәм балалары белән каядыр китте»,—дип белдерә. Бистә сотнигы Котлин: «Халык аның Мәскәүгәме, Питер- бургамы киткәнлеге турында сөйли». — дигән хәбәрне ишеттерә. Уркиннын малае Давыт Манжу белән Себердә сәүдә кылып йөри икән, губерна кәнсәсе ул кешеләрне табып һәм конвой белән Казанга кайтаруларын үтенеп Эрбет ярминкәсенә һәм Кяхта ныт ытмасына хат җибәрә Губерна кәнсәсе: «Үзенең гаепле икәнен белеп, икенче мәртәбә инде Казаннан качты», дип. Уркинны тотып Казанга җибәрүләрен үтенеп Сенатка мөрәҗәгать изә. Моны ишеткән Уркин үзен консисториягә җибәрмәүләрен, мәсьәләне Адмиралтейство конторасындагы үз командалары аша тикшерүләрен үтенеп 110 Сенатка гариза бирә. Бу гаризаны Сенат утырышында тикшерәләр. Уркин һәм калмыклар турындагы «эш»нс кичекмәстән Сенатка җибәрүләрен сорап. Казан губерна кәнсәсенә хат юллыйлар. Губерна кәнсәсе Уркин «эш»ен Сенатка ике ел бус җибәрми, бәлки анын үзен Казанга, консистория хөкеменә кайтаруларын дәгъвалап (күрәсең, анардан үч аласылары бик килә). Сенатка хат арты хат яудыра Уркин да. шул хатлар буенча аңлатмалар биреп. Сенатка гаризалар яза. Сснаг «Бу мәсьәләне тикшерү өчен Бердекевич һәм Колу даров җитәкчелегендәге комиссия төзәргә. Шул комиссия тикшеренүләрне бетергәнче Уркин һәм анын иптәшләрен эзәрлекләмәскә, аларга басым ясамаска» дип карар чыгара Уркин исә: «Бу эшкә губернатор һәм анын кәнсәсе тыкшынмаса. мин комиссиягә губернаторның халыкны бөлгенлеккә төшерүен, ришвәт алуларын исбат итәчәкмен». дип вәгъдә бирә. Яна оештырылган комиссия, тикшерү башлар өчен, консисториядән һәм губерна кәнсәсеянән «эшмләрне сорый, әмма губерна кәнсәсе инде аларны Казандагы комиссиягә дә бирми 1751 елда Бердекевич Сенатка: «Губерна кәнсәсеннән әле һаман «эш»ләр килгәне юк Уркин үзе дә юк Улы Йосыфны китертеп сорау алсак, әтисен Петербургта диде»' дип яза 1752 елгы үтенечендә Уркин бу «сорау алумларнын ничек булганы турында Сенатка шикаять бирә Хәтта өендәге хатын-кызларны да кулга алып ике атналап газаплаганнар. Үзе турында ул: «Мин гаепсез, шунлыктан үлемне түгел, жинелрәк җәзаны да көтмим, ди Качканым да юк Беренче комиссия вакытында сәүдә эшләре белән Себердә идем, икенчесе исә выборный булып Сенатка үтенеч белән килгән вакытка туры килгән», дип аңлатма бирә 1752 елда Сенат Уркинга «Кичек мәстән комиссиягә кайтырга», дип күрсәтмә бирә Дөрестән дә. С Уркин Казанга кайга «Эш»тә: «С. Уркин калмыкларын һәм кызларын тикшерү комиссиясенә кигерде» дигән язма бар. Әрхәрәй Уркннны. әлбәттә, шәфкатьсезрәк закон элмәгенә эләктерергә тырыша. Бистә сәүдәгәре Үтәгән Солтанов кулындагы бер калмыкны әләк буенча тикшергәндә, анын сөннәт ләнмәгәнлег с беленә. Уркин калмыклары белән дә шул хәл килеп чыкса, барыбер гаепләргә урын калсын, дип. анын кулындагы башкорт хатыны Яхшыбикәнең улы Юлдашны калмык Садбашка малае дип күрсәтүне оештыралар, сатып алынган икс Бохара кызын калмык дип. аларны ислам диненә тарту гаебе тагыла Уркинның башкорт кызы Яхшыбикә турындагы күрсәтмәләре игътибарга лаек Яхшыбикә Акай батыр милкеңдәге Мукай авылыннан Бер урында Уркин «...Башкорт комиссиясе аны миңа драгун аты бәрабәренә югары Минзәләдә указ чыгарып бирде, дип күрсәтә. Икенче урында исә. Яхшыбикәне Мннзәләдә бер драгун офицерына car алар Офицер аны Казанда Уркинга сага, гип күрсәтелә (1335 б.). Бу Яхшыбикә башкорт кузгатышы җитәкчеләреннән Акай батыр яки анын якыннарының кызы булып. Уркин аны шундагылар үтенече буенча, әсирлектән йолып калу өчен. Минзәләгә махсус барып сатып алган булу ихтималы да юк түгел Шуңа күрә ул бутала, гөгөл җавап бирә алмый Яхшыбикә. Ишбулат дигән татарга кияүгә чьнып. Яүшәк авылында яши Инде 36 яшендәге Яхшыбикәнең 10 яшьлек малае Юлдашнын 26 яшендәге Садбаш малае була алмас- лыгын. Бохара кызларының да калмык түгел икәнен исбаг игү Уркинга авыр булмый Хәер, бу исбаг игүләрнең кирәге дә калмый Комиссиядә Манжунын сөннәтле булуы аныклана да Уркин белән икәвен шунда ук кулга алалар Комиссия «Манжудан җәзалап сорау алырга». дигән карар чыгара Җәзалардан интеккән Манжу 1752 елда христиан диненә күчәргә ризалык белдереп гариза яза Аны азат игеп, әрхәрәй оенә озаталар Анда Манжу С Уркин турында әрхәрәй теләгән рухта күрсәтмә гәр бирә ү ген Уркин өендә, хужанын күз атдыгг- да сөннәтләделәр, дип күрсәтә. Уркин үг кулындагы калмык малай тарын бистә абызына биреп укыткан Алар татарча укый-яза беләләр Уркннны Манжу белән кара-каршы китереп сорау алалар Инде Манжу «Сөннәтләнү Уркин боерыгы буенча булганмы-юкмы моны белмим Ул хакта һичкемнән ише I конем дә булмады» дип күрсәтә Үткәндә биргән күрсәтмәсен исенә төшергәндә «Сөннәтлектән вакытта, күрше бүлмәдә кем белендер кычкырып сөйләшкән ир-ат тавышын ишеттем Шул кеше Уркин булмады микән, дип кенә күрсәтүем» рәвешендә анык булмаган җавап белән чикләнә «Уркин ислам законнарыннан нәрсәләр өйрәтте?» дигән сорауга «Сакал сыпырырга һәм ураза тотарга өйрәтте». дип җавап кайтара Менә шунда ИНЯС У ркинга үзен акларга юл ачыда Ул «Кая сорагыгчы. тагын нәрсәгә өйрәттем икән», дип сорый Манжунын "мөселманлыктан шуннан башка бернәрсә дә белмәве аныклана Уркин «( акал сыпыру, ураза, сөннәт әле мөселманлык түгел Югары Курса ахуны Рәфикъ Ьикссв. Алат авылы мулласы Сәфәр Умяровларны чакырыгыз да, мөселманлыкның нигезе нәрсә, Манжуны мөселман дип буламы икәнен сорагыз»,— дип белдерә. Комиссия губерна кәнсәсенә аталган кешеләрне чакыруны сорап мөрәҗәгать итә. Губерна кәнсәсе Уркинның аклануыннан хәвефләнеп, аны яклаучыларны чакырырга теләми. Уркин Манжуны әләкче Исай Исмәгыйлов Иван Лукин сөннәтләткән булу ихтималын әйтә. Комиссиянең һәм губерна түрәләренең максаты Уркинны батыру түгел, хакыйкатьне ачу теләге булса, әлбәттә, ул кешене чакырып сорашырга тиешләр. «Фәрештә канаты астында —Лука Кона- шевич ышыгындагы җинаятьчене, билгеле, аларның борчыйсы килми Уркиннан, танганы өчен, фәлән законнар нигезендә, «җәзалап сорау алырга»,— дигән карар чыгаралар. Уркин җәзалап сорау алганда да һаман үз сүзен кабатлый, гаепне өстенә алмый Комиссия бу мәсәләдә: «Христиан диненә күчкән кеше буларак, Манжу азат ителде. Ул төгәл дәлилләр белән Уркинның гаепле икәнен фаш итә алмады. Материалларны Сенат карамагына тапшырырга»,— дигән карар белән генә чикләнергә мәҗбүр була. Сенат исә, ул материаллар Уркинның гаеплелеген исбат итә аямаганлыктан, 1753 елда аны төрмәдән азат итү турында карар чыгара Бу кешенең шуннан соңгы язмышы билгеле түгел. К. Насыйри язмаларына ул халык риваятьләрендәге эпик образга әйләнеп килеп керә «...бер сәүдәгәр.. Идел буе калмыкларыннан берничә яшь угланнар сатып алып килгән икән. Шуларны ул заманда бер мәззин мөселман итеп Гайса баба ул калмык балаларын сөннәткә утырткан икән. Ахыр, бу эш урыс түрәләренең колагына төшеп, бу өч кемсәнәләрне алып, һәртөрле газап белән ахырында чукындыргач, Гайса бабаны чиркәү астына ябып асрап, ахыр шунда картаеп вафат булмыштыр. Әмма баягы сәүдәгәр, урыс диненә ихлас куйган булып, хәтта, бер мөселман юлыкканда, аркан әйләнеп һәм мөселманнарның йөзенә карамаган булып, әр- хәрәйне ышандырыр икән. Ләкин үзе иманында сабит булып, мөэзин белән Мәскәүгә китмәккә сүз куешып — вәгъдәләшеп, Мәскәүгә елышмакчы булганнар. Ахыр, мөэзин ничек булса Казаннан китеп, сәүдәгәр ялгыз калгач вә һәм әрхәрәй. бу сәүдәгәрнең урыс диненә ихласы бар кебек сизгәч, Казаннан ераграк, эчкәрерәк әтрафлардан кара халыкны — Нугай юлы һәм Кама аръягы халкын димләп чукындыру хезмәтен кушыптыр. Никадәр аракы, прәннек, зеннәр вә һәм берничә мичкә кач биреп чыгарып җибәрептер. Мәзкүр сәүдәгәр. Казаннан чыгып киткәч, бер уңай урында, ул нәрсәләрне сатып, хәреҗгә акча ясап, шул хәреж белән Мәскәүгә барыптыр. Мәскәүдә, Ука суында коенганда, мөэзин белән сәүдәгәр, бср-берсенең колач салып йөзүеннән танып, юлыгышыплар. Шуннан соң патшага Казан татарларының әрхәрәйдән тарткан җәфаларын күрсәтеп кәгазь биреп, шуннан үзләре Истанбулга качыптыр...»'. Бу дәһшәтле еллардагы коточкыч мәкерләр, гаделсезлекләрнең халык күз алдында гәүдәләнеше булып калыккан Лука Конашевичны исә татар фантазиясе менә болай «жәзалый»: «Аннан соң патша һәм, уянып, Казанга әмер җибәргән. Аксак Каратунны, төшереп, Зөя монастырена япканнар Шунда күп гомер сөреп, ахырында, йөзе тискәре әйләнеп вафат булмыштыр. Безнең бистә халкы, Мәкәрҗәгә барганда, монастырь ишек алдында койма ярыгыннан карарлар икән: Аксак Каратун һаман арлыбирле шунда йөрер икән: йөзе тискәре килгән икән...»1 2 . К Насыйри язмаларында С. Уркин хезмәтенең гадәттән тыш. мөмкин булмаган хәл икәненә басым ясала, шул эпше—«Казан татарларының әрхәрәйдән тарткан җәфаларын күрсәтеп патшага кәгазь бирүне» үтәп чыгар өчен, ул христиан диненә күчкән булып кыланырга. Мәскәүгә качып барырга, «патшага кәгазь биргәч», үзе Истанбулга качып китәргә мәҗбүр С Уркинның хезмәтенә халыкның биргән бәясе менә шундый. Дөрестән дә, XVIII йөзнең беренче яртысында татар җәмәгатьчелеген, иң тирән катламнарына кадәр актив хәрәкәткә китергән ул «үтенеч бирү» хәрәкәте иң киеренке көрәшнең чагылышы иде Бистә аерылу вакыйгалары ул хәрәкәт дулкынының иң югары ноктага күтәрелүе була. Бистә вакыйгаларында хәрәкәтнең яңа зур казанышлары күзгә ташлана. Каршы якны үзе белән җитди санашырга мәҗбүр иткән С. Уркин кебек танылган җитәкчеләр үсеп чыга. Хәрәкәтнең заманына лаеклы рухи нигезе төсмерләнә башлый. Дөрес, әлегә ул киләчәктә үсеп китәчәк милли-азатлык хәрәкәтенең яралгысы дәрәҗәсендә генә. Бу көрәшләрнең тагын бер зур казанышы—татар азатлык хәрәкәтенең алдынгы урыс кешеләрендә теләктәшлек табуы, ике халык вәкилләре арасында үзара аңлашу башлавы. Моны Иван Халезов дигән кеше язып биргән үте ’К Насыйри. Сайланма әсәрләр, т. I. Казан, 1974, 73—74 битләр. 2Шунда ук, 75 бит. нечләргә карап һәм өлешчә Адмиралтийская контора җитәкчеләре Баранчеев һәм Бахметевлар ныгышларыннан төсмерләп була. Татар выборныйлары Сенатка бирергә дигән үтенечләрне Петербургта (яки Мәскәүдә) укымышлы урыс чиновникларыннан яздырып алалар. Генераль почтамттан эштән куылган канцелярист Иван Халезов белән татарлар христиан диненә күчкәннәр салымнарын гүләтмәс өчен гаризалар бирү вакытында ук танышалар Җәберләнгән татарларга ихлас күнелдән теләктәшлек күрсәтеп публицистик пафос белән язылган И Халезов үтенечләре татар выборныйларында да канәгатьләнү хисе уята. Сенат чиновниклары арасында да башкаларга караганда зуррак игътибар казана Ул, Русия законнарын яхшы белгән кеше буларак, бу чорда татарларны эзәрлекләүләрне» закон бозу, җәмгыять нигезләрен какшату икәнен фаш итә. Соша таба татарлар үтенечләрен И Халезовтан гына диярлек яздыра башлый Көрәш кискенләшкән саен. И Халезов гаризаларының рухи кайнарлыгы. законсызлыкларны фаш итү дәрте дә арта бара, алдынгы урыс фикеренең изелгән халыкларны яклап күтәргән авазы булып яшырый башлый. Үз кул астындагы йомышлы татарларны» дәүләткә хезмәтеннән кан-члгь булган Адмиралтийская контора обер комиссары Баранчеев һәм статский советник Бахметов та Бистә татарларын оятсыз рәвештә мәсхәрәләп көчләү, закон бозып җәберләүләргә чыдый алмыйча, керәшеннәр өчен салымнар түләтү чорында, татар хужалыкларынын аяныч бөлгенлеккә төшеп таралуы хакындагы хакыйкатьне Сенатка хәбәр итәләр. Бистәне эзәрлекләү, таркату хәрәкәте вакытында да алар, татарларга теләктәшлек күрсәткәндәй итәләр көчләп чукындырылган сотник Бикмәг Котлинга һәм эзәрлекләнүче С Уркинга. Сенатка барып шикаять бирер өчен, паспорт юнәтәләр. 1750 елгы изге Петр һәм Павел бәйрәмендә, иеромонах Патрикий бу эшләре өчен аларга чиркәү мөнбәреннән ләгънәтләр яудыра, аларны. диннән язган кешеләр, дип иг ълан итә Татарларны» бу хәрәкәт - тәгс казанышларында, самодержавиене татарлар таләбе белән исәпләшер! ә мәҗбүр итүдә И Халезов язган үтенечләрдәге сугышчан рухны» да. Баранчеев, Бахметев кебек кешеләр теләктәшлегенең дә өленге юк түгел. Урыс кешесенең изелгән халыклар хәлен, аларны» таләбен аңлавы, шуны яклап аваз бирүе колонизат ор сәясәтенең төп кагыйдәсе «бүлгәлә һәм хакимлек ит» шит арене» какшый башлавын чагылдыра иде Татарларның бу хәрәкәте моңарчы тарихта абайлапмаган яна бер нәрсә булган кебек, аны» белән бәйләнештә туган сыйфатлар да тарих өчен бөтенләй яңа казаныш ГӨШКИЛ иткән Ул «яңа» күренешне» асылын янарыш, урта гасырчылыктан арыну дип аңларга мөмкин. Бу яңарыш өчен гагар тормышында объектив һәм субъектив шартлар җитлеккән иде инде Обьсктив шартлар со- циаль-икьтисадый мөмкинлекләр Югарыда сурәтләнгән вакыйгалар татар җәмгыятендә тирән социаль үзгәрешләр баруын феодаль сыйныфның нигездә юкка чыгуын, крест ьян демократиясендә капиталистик үсеш юлы белән китү омтылышының көчәюен ачык искәртеп гора Крестьян хужалыкларынын багар, сәүдә мөнәсәбәтләренә тартылуы да шул омтылышны куәтли иде Субъектив шартлар халык һәм аерым кешеләрнең шул яңарышны кабул итәрлек, үстерерлек хәлгә килүе дә замана вакыйгаларында ачык күренә: шул яңарышка каратылган эшчәнлеккә С Уркин кебек кешеләр атлыгып торалар. Тагар җәмгыяте яиарыш өчен иггде эшкәртелгән, ашланган, уңдырышлы җирлек хәтснә килгән була Әмма ул басуга яңалык орлыкларын сибүчеләрне шәфкатьсез эзәрлекләп торган самодержавие һәм христиан чиркәве хакимлек итә алар янадык үсентеләрен төбетамыры белән йолкып атырга тырышалар Ләкин тарих агышын алар бөтенләй кирегә бора алмый Югарыда тасвирланган көрәш татарлар арасында яңарыш хәрәкәте икәнлеген аның соңрак урын алачак вакыйгаларга тәэсире дә ачык искәртеп гора Ә ул тәэсир, дөрестән дә. гаять көчле һәм дәвамлы булган карышу хәрәкәте самодержавиене татарлар белән берникадәр сайлашырга мәҗбүр игкән Яна баскычтагы шундый хәрәкәт куркынычы аегында царизм кайбер ту паслык тарыннан әкренләп рәсми рәвештә баш тартырга мәҗбүр булган Тагар халкына чиксез дошманлыгы белән яманаты чыккан Лука Конашсвич 1755 елла Казаннан Ьс г- город шәһәренә епископ игеп күчерелгән. 1756 елнын сентябрь, октябрь укагтары мөселманнардан керәшеннәр өчен рекрут алуны гукгагкан туган. юрган җирләреннән көчләп күчерүләрне шактый чикләгән 1764 елла «Новокрсшенская конторамны ябу турында указ чыгарылган Өчдүрт дистә ел яшәү дәверендә Идел буе халыкларына карата хисапсыз күп әшәкелекләр кылып өлгергән бу оешма corn ы көннәрендә дә яманатын гар.пкан имән урманнарын тикшерергә жнбәрюн подполковник Свсчин мөселманнардан керәшеннәрне сакларга бнл- теләнгән майор Ларионов. Лазарев һәм тагын унбер түрәнең яңа керәшеннәрдән ришвәт «каезлавы» турында Сенатка хат яза. Әмма үзләре дә шул талаучылар белән бергә кесәләрен калынайткан Синод түрәләре, Казан губерна кәнсәсе һәм епархия кебек кодрәтле оешмалар: «Бу хакта жирле халык, крестьяннар үзләре гариза биргәне юк»,— дигән сылтау белән гөнаһлыларны гадел хөкемнән йолып кала3 . Әлеге погромнардан соң татар халкы самодержавие белән мөнәсәбәтләрне кабат мондый кискенлеккә китермәскә тырыша. Икенче яктан, самодержавие дә вәхшәтне берникадәр киметкәндәй итә. Көчәя, җитлегә барган урыс прогрессив һәм демократик көчләре эшчәнлеге, аның татарлар арасында да теләктәшлек уятуы аны шулай ук сагайта. Конфликтлар килеп чыгуга сылтау калмасын өчен, православ руханилар һәм самодержавие таләбе буенча, татарлар урыс һәм христиан динендәге башка халыклар белән мөнәсәбәтләрне мөмкин кадәр чикләргә мәҗбүр ителәләр. Бу теләк татарлар тарафыннан шул дәрәҗәдә төгәл үтәлә ки, шул ук реакцион православ руханилары инде бу адымны татарларны христиан динендәгеләрдән фанатикларча читләшүе, йомыклыгы, кыргыйлыгы итеп бәяләргә ашыга. Царизмның көчләп чукындыру сәясәтенә жавап рәвешендә, татарлар арасында ислам дине тәэсире күрелмәгән дәрәҗәдә арта башлый. Азатлык хәрәкәтен яшерен хуплау мөмкинлекләре дини риваятьләрдә, дини бәхәсләрдә дә барлыгы аныклана. XVIII йөз азакларында ук инде рухи тормышта дин хәтта халык авыз иҗатыннан килгән традицияләрне кысып чыгара башлый. Азатлык хәрәкәте кебек халык язмышы өчен иң әһәмиятле мәсьәләнең дини фәлсәфә, иман чикләрендә гәүдәләндерү мәҗбүри бер нормага әйләнә бара. Шул рәвешчә, яңарыш хәрәкәте «нәтиҗәсе буларак», дин тәэсире көчәя башлый. Заманасына күрә иҗтимагый мәйданда старшиналар, зур ахун, муллалар, бай сәүдәгәрләр активлаша. Бу катламнар тарихын төгәл күзалларлык материаллар әлегә барлан- маган. Әмма билгеле булган кайбер материалларга таянып, аларга бәя биреп була. Яңарыш көрәшеннән соңгы старшиналарның әхлакыйсәяси йөзен, мәсәлән, 1755 ел кузгалышы вакытында хәрәкәтнең җитәкчесе турында хакимнәргә хәбәр итеп, акча эшләп алган Яныш старшина, Батыршаны тотып биреп мең сум бүләк алган Сөләйман старшина Дибаевлар хезмәтенә карап билгеләп була. Халыкның бу типтагы старшиналарга мөнәсәбәтен дә шул шәхесләр язмышы ук күрсәтеп тора: алар икесе дә акча алырга барган җирләреннән өйләренә кайтып җитә алмыйлар, юлда «йөрәк авыруыннан» кинәт җан тәслим кылалар. Руханилар катламы сыйфатлары да шундыйрак булганын морадчылар хәрәкәте турында әләк язган, Морадны һәм аның иптәше Ает Уразмәтовны бәйләп Оренбур төрмәсенә тапшырган (1771) ахун Габденнасыр Габдессәләмов «тырышлыгында» күрергә мөмкин»4 . Бай сәүдәгәрләр катламының типик вәкиле итеп 1802 еллардан соң үлгән Рәкый байны күрсәтергә була. К. Насыйри аңа мондый бәяләмә бирә: «Мөхәм- мәдрәхим бине Вәлид бине Мөслим бине Мәмеш,—Рәкый бай дирләр иде,— Орнаш Башында олуг вә мәшһүр бай иде. һиммәт вә мөрәүвәт иясе адәм иде Хәйрияте күп иде. Яңа Бистәдә урта мәчетне ул бина кыйлдырмыштыр. Фәсыйхелкәлам вә йомшак сүзле галим адәм иде. Вә тәкъвалыгы, вә гайрәтлеге үз заманасында мәшһүр иде. Бай заманында, түрә-караны үзенә багындырып, үз кауленчә гамәл кыйлдырыр иде. Вә угрыларны, вә каракларны тоттырып.— үзенең таштан салган хибесханәсе бар иде,— анда ябып, җәза бирер иде. Юлда йөргәндә, артыннан-алдыннан, казаклар, төрәгъ төрук, төркем булып кычкырышып барыр иде Ахыр гомерендә фәкыйрьлектә вафат булмыштыр»5 . К. Насый- риның Казан сәүдәгәрләрен сурәтләүләрендә: «Фиргавен сыман үзсүзле, холыксыз кеше иде» (Исхак бине Мостафа, 36 бит) Яки: «Күп хатын алмак белән мәшһүр иде. Бер кызны альт, ихласы кайткач аерса, тәмам күп мал биреп вә йорт салып биреп аерыр иде»... кебек сыйфатлаулар да бар. Билгеле, болар арасында инде С. Уркин тибындагы шәхесләр очрамый Иҗтимагый эшчәнлек күрсәтүдән көчләп тыелган өске катлау вәкилләреннән бүтән рухтагы сыйфатлар көтү мөмкин дә түгел. 'Малов Е. О Новокрещенской конторе. 244—245. 251 - 255 бб. гЦГАДА. 1381 ф., 303 тасвир. 281 төпләм, 5.49 бб. 5К. Насыйри. Календарь 1883 елга. 33 бит. Әйе. татар тормышындагы социаль күренешләрдә XV1I1 йөз уртасы вакыйгалары тәэсире үзен һәрчак сиздереп гора торган факторга әйләнгән Менә шуна күрә дә татар тарихындагы соңгы 150 ел эчендәге хәлләрне, элгәреге ерак вакыйгаларны һәрчак истә тотып, шулар белән бәйләп карау мәжбүри булып кала Әйтик, абсолютизмның татар халкын эзәрлекләве шартларында, ике арадагы мөнәсәбәтнең гадәттән тыш киеренкелеге безнең җәмгыятьтәге консерватив көчләр эшчәнлегсн сүлпәнәйтүе игътибарга лаек. Туган халкынын ачу-нәфрәтен- нән куркып, консерватив көчләр асыл табигатьләрен яшерергә мәжбүр була. Мона алар ижтима! ый активлыктан ваз кичеп, үзләренә күпмедер дәрәжәдә якын торган ислахчыларга иярү аша ирешәләр Мондый шартларда татар җәмгыятендә ижтима!ый кәефиятнең рухын билгеләүче яңа идеология яралгыларын тудыручы, куәтләүче бердәнбер көч булып демократик көчләр мәйданга чыга һәм башка катлауларны да үзенә иярергә мәжбүр итә. Дини-мифологик инану лар яна заман татар тормышын кырыс аскетлык, дәрвишлек шаукымнары белән сугарды Әмма демократик көчләрнең өстенлеге татар иҗтимагый анын яна баскычка. Көнчыгыш мәгърифәт челеге югарылы! ына күтәрүгә дә хезмәт итте. Татар иҗтимагый аны. социаль хәрәкәтенең болай үсеп китүе очраклы хәл түгел, сәяси, милли хәятенә баглы канунын үсеш-үзгәреш иде 1976.

Реклама