УЙМАК УЙЛАР

( Кгше буяу турынйа) Вакыт, хезмәт, намус, белем, үз-үзенә хуҗа булу, кешедәге физик, акыл һәм әхлакый көч — менә ул барлык байлыкларның иҗатчысы. К УШИНСКИЙ Яхшылык кылу хакында сөйләнү — бу әле яхшылык кылдым дигән сүз түгел, уйфикерләрдә гадел булу — эштә гадел булырга тырышуның күләгәсе бары АРИСТОТЕЛЬ Әгәр кешегә хезмәт итми икән, акыл дигән нәрсә куркынычка әверелә. СОФОКЛ Иң элек яхшылыкка өйрән, аннары зирәклеккә, чөнки беренчесеннән башка икенчесен үзләштерү мөмкин түгел. СЕНЕКА Хәтта үз-үзең-белән ялгыз калганда да начарлык турында уйлау һәм гамәл кылудан сак бул. Башкалар!а карый үз-үзеңнән ныграк оялу кыйммәт. ДЕМОКРИТ Зур әхлак юк икән, андый җирдә зур шәхесләрнең булуы да шикле. Р РОЛЛАН Җәмгыятьтә яшисең икән, җәмгыятьтән азат булу мөмкин түгел. в ЛЕНИН Кеше җәмгыять өчен яратылган. Ялгыз яшәр өчен аңа сәләт ю. кыюлык та бирелмәгән. У БЛЭКСТОУН Кешене табигать тудырган, ләкин җәмгыять аны үстерә һәм камилләштерә. В БЕЛИНСКИЙ Кешеләр арасында кайнашын кына кеше үз-үзен танып белергә сәләтле. И ГЕТЕ Бүтәннәрдән башка да яшим, дип уйлаган бер ялгышса, миннән башка яши алмыйлар, дип масаючы икеләтә ялгыша. •\ Ф ЛАРОШФУКО. Җирдәге бөтен матурлыклар — кояштан, тормыштагы бөтен яхшылыклар — кешедән. M ПРИШВИН һәрбер кеше — китапка тиң, аны укый белергә генә кирәк. У ЧЭННИНГ Бик тиз генә аңлаешлы кеше, гадәттә, кызыксыз була. м ГОРЬКИЙ Кешеләр беркайчан да тоташтан яхшы яисә тоташтан начар гына була алмый. Ф ЛАРОШФУКО Кешенең кайсы да булса сыйфатын бәяләр өчен, әлеге сыйфатның күпмедер өлеше үзеңдә дә булу зарур. В ШЕКСПИР Үз-үзен өйрәнмәгән кеше башкалар хакында беркайчан да ныклы фикер туплый алмас. Н ЧЕРНЫШЕВСКИЙ Яхшы кеше дигән исем яхшылык эшләүгә карап түгел, начарлык эшли белмәү сәләтенә карап билгеләнә. в КЛЮЧЕВСКИЙ Әгәр эчке матурлык белән яктыртылмаса, бернинди тышкы матурлык та тулы була алмый. в гюго Үзеңне хезмәттән азат итү — җинаятькә тиң. л толсто

Реклама