Логотип Казан Утлары
Публицистика

САГЫНУЛАРЫ БИНИЬАЯ

Яшгл чирәм зчләргнә Былбыл баласы качкан Сагынуларым биниһая — Җирдән күкләргә ашкан . Халыкның бу илаһи, матур сүзләрен җан тетрәткеч сагышлы бер көйгә җырлый ул. Җирдән күкләргә ашкан сагышны җырчы кемнән кайдан, кайчан алган? Менә шул хакта язарга, шул җырчы турында сөйләргә җыенам Әйе. ул җырлаган җырлар сагыштан тора. Сүзләре, көе. моңы, тавышы — барысы да сагыштан тора. Сөйгәнеңне, дустыңны, яшьлегеңне, туган җиреңне, якын кешеләреңне, үткәнеңне, киләчәкне сагыну... Әйе, әйе. хәтта киләчәкне сагыну! Әдәм баласы киләчәген дә сагына булса кирәк. Бу сагыну бәхетле яшәргә омтылып, килер көнеңне өметләнеп көтү, киләчәгеңә ышану, ахрысы. Сагынуның биниһая күп төсмерләре бар Барсы да аның җырына, моңына сыйган Ул чын мәгънәсендә сагыш җырчысы Кем ул дисезме? Моң сөючеләрнең яраткан җырчысы — Рафаэль Ильясов. Шөкер, бүген инде сүз иреге килде, сагыш һәм моң сүзеннән курыкмыйбыз. Юкса бит моннан бөр-ике дистә еллар элек сагышлы, моңлы көйләрне. сагыну сүзләре кергән җырларны, шигырьләрне кайбер музыка белгечләре, тәнкыйтьчеләр яратмыйлар иде. андый җырлардан уттан курыккан кебек куркалар иде. Концертларда андый җырларны җырлатмаска тырышалар иде Янәсе, сагыну кешенең күңел төшенкелеген чагылдыра, совет кешесе андый булмаска тиеш, янәсе, сагыныр өчен безнең илдә сәбәпләр юк Ягъни, сагынырга нигез юк. без сагынмаска тиеш, чөнки без бәхетле илдә яшибез, сагынуның, моңның безгә кирәге юк. Җырчылар бәхет турында җырларга тиешләр Менә шулай куелган иде җырлар язмышы. Ә бәхет дигәнебез хәзер дә хыял гына Топтәй уйлап карасаң, сагыну, сагыш хисе — татар халкының күңелен тоташ биләп алган халәт ул. Безнең халык сагынмыйча яши алмый Аның яшәве сагынудан тора. Чөнки халкыбыз дөнья буйлап таралган, туып-үскән иленнән еракларга китеп яшәргә мәҗбүр ителгән. Күпләр туган җиреннән, нигезеннән аерылган, ата-анасыннан. туганнарыннан, якыннарыннан, дусларыннан, сөйгән ярларыннан аерылган, -агач яфраклары кебек сибелгән». Рафаэль Ильясов — халкыбызның шул олуг сагышын җырлаучы җырчы. Сагыш — мәхәббәт юлдашы диләр Аның җырларында мәхәббәт назлы, татлы ярсулы, тирән сагыштан тора -Әйткән идең». «Оныталмасам нишләрмен» -Йөрәк сере». «Өметемне өзмә генә» кебек мәхәббәт җырлары аның башкаруында тыңлаучы күңелен саф. көрсез килеш сакланган мәхәббәт хисләре белән иркәли Рафаэль Ильясовның күкрәк түреннән тигез агылып чыккан йомшак, тумыштан килгән табигый тавышындагы сагыш төсмерләрен сүз белән аңлатып булмыйдыр шикелле. Тыңлыйсың, тыңлыйсың да. гаҗәпкә каласың нинди көче, нинди кодрәте бар икән ул тавышның? Нинди назы, нинди тылсымы бар икән? Ул күңелеңне, җаныңны, бөтен халәтеңне биләп ала. тормыш ваклык- 166 Сәнгать ларын оныттыра күңелне биеклеккә югарыга ашкындыра Татлы хыял диңгезендә йөзгәндәй татлы кичерешләргә биреләсең, шул татлы җыр дөньясында яшисең Рафаэль кешене үзенең тавышы белән әнә шулай тылсымлый. Ул җырлаган көйләрнең җаны бар, рухы бар. Тыңлаучының бәгыренә үтеп керә хисләрен нечкәртә, күңелен сафландыра. Сез Рафаэль Ильясов башкаруында «Яшьлегемә кире кайтыр идем». «Олы юлның тузаны». «Шахта». -Галиябану». -Күн авылы кое-. -Яшьлегем тургае». -Юксындырсаң, нишләрмен-. -Әйткән идең- кебек җырларны игътибар белән кабат тыңлап карасагыз, чынлап та бу җырларның җаныгызны сафландыруын тоярсыз Ул башкарган җырларның берсенә генә — «Юксындырсаң, нишләрмен» җырына гына тукталыйк әле Марс Макаровның Хәсән Туфан шигыренә язган бу җыры беренче карашка гади генә кой кебек Халык көйләре стилендә язылган Рафаэль башкаруында ул кой киң колачлы, киң яңгырашлы, тирән мәгънәле җырга әверелә Халкыбызның борынгы көйләренә хас көтелмәгән бормалары белән үзенчәлекле шул ук вакытта ул хәзерге заман җырларыбызга хас киеренке хәрәкәтчән, ярсулы агымда Бу җыр күңелдә шундый үзәк өзгеч киеренке сагыш уята, аны тыңлаганда сулыш алмаска тырышасың, сулыш алсаң, җырның иң гүзәл аһәңен ишетми калырсың кебек Синсез үте тиңсез үте Иртөпөрем.кичләрем Аена түзем, елына түзем, Мөңгесенө нишләрем’ «Аена түзем, елына түзөм- . Җыр шушы урында кёше күңелен югарыга, биеклеккә аштыргандай көчәеп җанны тетрәтә Әлеге җыр уңаеннан Хәсән ага белән Рафаэль Ильясов арасында булган бер сөйләшүне искә төшерик әле Хәсән ага үзенең юбилее алдыннан радиокомитетка килә Эшләпәсен салып куе чал чәчләрен артка җилпи дә җайлап кына сүз башлый — Син, Рафаэль туганым, минем бәйрәмдә катнашмый калма инде минем сүзләргә язылган бөр-ике җырны җырла инде. яме.—ди Шундый олы затның, -индедип кенә, тыйнак кына үтенүен кире карарга базмыйча Рафаэль болай Ди — Мактаулы исемнәр алган җырчылар шоһрәт казанган артистлар җырласа. Сезнең бәйрәмегез күңеллерәк үтәр иде Хәсән абый Хәсән ага сабыр гына' — Юк. Рафаэль туганым, син нәкъ минем күңелем теләгәнчә җырлыйсың миңа шул кирәк иде.— ди Рафаэль Ильясов бу юбилей концертында катнаша һәм Хәсән аганың сүзләренә язылган җырларны башкара Ә инде -Юксындырсаң нишләрмен» җыры юбилеи концертының иң югары ноктасына җиткән моң булып залны тетрәтә Җырчы репертуарында композиторларыбыз әсәрләре һәрвакыт зур урын алып тора Юк. ул ноталардан өйрәнеп җырлаучы гына түгел, һәр әсәрне йөрәге аша үткәрә, җырны яңабаштан тудырган кебек нотага җан орә җырның иң асыл мәгънәсен ача Нәтиҗәдә ул үзе генә ачкан, үзе генә сурәтләгән үзенчә җыр тудыра Әсәр яңа яңгыраш ала. яңа тормыш белән яңгырый Композитор- ларыбыздан ул аерата М Мозаффароө С Садыйкова Р Яхин Б Гайсин, яшьләрдән Р Хөсәнов. М Макаров И Закиров җырларын яратып башкара Хәзер аның Сара апа Садыйкова белән булган озак елларга сузылган иҗат дуслыгы турында берничә сүз Сара апаның бик күп җырларын беренче тапкыр Рафаэль Ильясов сәхнәләрдә җырлады, радио аша яңгыратты «Оныта ал- масам, нишләрмен». -Арча кичләре- -Татарстан минем Республикам- -Балкый Шәйморза утлары- -Йөрәк сере» кебек җырларны ул тыңлаучының йөрәгенә уеп салгандай итеп башкарды Сара апа белән бергәләп ул озак еллар дәвамында сәхнәләрдә чыгышлар ясады Сара апа иҗат концертларында кат нашып. Татарстанның бик күп районнары авыллары буйлап һәм илебезнең бик күп төбәкләрендә гастрольләрдә йөрде Шул көннәрне искә төшереп сагынып сойпи уп - һәр җырны кайнар алкышларга күмел кабат-кабат җырлаталар иде Сара апа мөлдерәп торган күзләре белән безгә шундый итеп карый ул күзләрдән никадәр моң. никадәр шатлык сирпи. аның доньяда яшәвенең ботен мәгънәсе җырларында икәнлеге күзләрендә чагыла иде» Рафаэль Ильясов беркайчан да артык кычкырып, -тавыш күрсәтим әле» дигәндәй җырламый Әкрен генә, табигый тавышы белән, тавышының «тәмен белеп җырлый Әлбәттә хәзер инде микрофоннар заманы Аның әкрен генә, җайлап кына җырлавын кирәк чакта микрофоннар көчәйтә дә ала Юк, ул тавыш белән уйнамый, кеше тавышының нәфислеген саклый Күренекле композиторыбыз Җәүдәт ага Фәизинең кеше тавышының нәфислеге турында әйткән сүзләре искә төшә Кеше тавышы музыканың башка яңгырашларыннан үзенең җанлы һәм нәфис булуы белән беренче урында тора. Кешенең җан көзгесе булган җыр иң элек кеше тавышы аша безнең күңелләргә барып керә бит. Әлбәттә ул тавыш көчен күрсәтер өчен түгел ә җырның эчтәлеген дөрес һәм матур итеп ача белер өчен кулланыла Италиянең бер профессоры үзенең укучысына -Нигә сез болай кычкырасыз?.. Сез җырлагыз! Онытмагыз шуны, паровоз да бик каты кычкыра, ләкин аны берәүнең дә тыңлыйсы килми»,— дигән Очрый бит әле шундый үзенең кочле тавышына гашыйк булып, башын югалткан җырчылар. ..-■ Рафаэльнең халык көйләрен башкару осталыгы турында аерым сөйләргә, бу осталыкның төрле якларына, төрле нечкәлекләренә үзенчәлекләренә тукталырга кирәктер Халык көйләрен ул халыкның үзе җырлаган кебек гадилек белән әмма үз моңы белән баетып кирәк кадәр генә, тиешле урыннарда гына матур бормалар (мелизмнар) кертеп, көйләргә яңа бизәкләр өстәп башкара Бу җәһәттән Алмагачлары ■ коен җырлавын искә төшерик. Үзе күптәнге һәм бик күп җырчылар тарафыннан җырланган көй ул. Казан татарларының урам көенә әверелгән әйтергә кирәк, хәтта бераз таушалган көй Рафаэль башкаруында кой бөтенләй яңа сулыш алып, яңа рух белән яңгырый Үзе тирән мәгънәле, үзе бераз шаян характерда, дәртле заманча. Җыр тыңлаучыны уятып җибәрә, елмайта, күңелләренә шатлык өсти, Ә борынгы озын көйләрне башкарганда Рафаэль халкыбызның авыр язмышы турында тирән уйландырырлык итеп, йорәк ачысы белән җырлый. Халкыбызның гасырлар буена изелеп килүе, хокуксызлыгы Р Ильясов башкарган борынгы көйләрдә югары эмоциональ кодрәт белән яңгырый Менә без башкорт халкының атаклы -Сандугачҗырын тыңлыйбыз. Кайда гына сайрый сандугач? Кайда сайрый сандугач’ Кайда? Халыкның бәхете, өмете кайда?.. Җыр өнә шул сорауларга җавап эзләгәндәй яңгырый Бу җырны бик күп башкорт һәм татар җырчылары җырлады Рафаэль аларның берсен дә кабатламый, үзе яңа сандугач табып, үзенчә сайрата Борынгы озын көйләрне яратып башкаруы белән бергә, ул сугыш елларында һәм сугыштан соңгы елларда чыккан, хәзер инде онытылып бара торган көйләрне җырлап, аларны халкыбыз күңеленә кабат кайтара -Өй артында шомыртым Рәйхан ОзатуШахта- Сарман Болын». «Бәгърем». «Өнсә- ■ Кошларга- кебек җырлар, яңадан тугандай, бүгенге көннәр яме булып яши башладылар Халкыбызның күренекле җырчылары Р. Ваһапов. 3. Басый- рова Ф Кудашева, Г Рәхимкулов Р Тимерхановалар иҗатын дәвам итеп, әлеге җырларны бүгенге яшь буынга тапшыру бик изге эш Чын җырчы гомер буена җырларга өйрәнә Рафаэль дә әлеге күренекле өлкән җырчыларыбыздан шулай ук бүгенге мәшһүр җырчыларыбыз И Шакиров Ә Афзаловалардан чын халыкчан моң белән башкару алымнарын өйрәнә. Күренекле опера җырчылары Ф Насретдинов. А Аббасов 3 Хисмәтуллиналар- дан да ул үзенә кирәк нечкәлекләрне өйрәнә. Башкалардан өйрәнә әмма ләкин аларны кабатламый Үзенчә җырлый. Җырчыны җырчы иткән бик күп сыйфатларның берсе—җырчының бер кемгә дә охшамаган үз тавышы булуы. Андый җырчыны тыңлаганда башка бер җырчы белән дә бутамыйсың Рафаэль дә шундый Күктә йолдызлар бихисап күп һәр йолдызның үз урыны, үз нуры. Безнең җырчыларыбыз да күп. Алар һәркайсы халык күңеленә үз нурын сирпи. Үз нурың белән балку өчен, әлбәттә, җырчының югары музыкаль белемгә ия булырга тиеш икәнен истә тотарга кирәк Рафаэль Казан дәүләт консерваториясен тәмамлый Дөрес, ул оркестр музыканты әзерли торган факультетта укый Гобойчы булып чыга ул һәм Пермь опера театрына эшкә җибәрелә, оркестр музыканты булып эшли башлый Ә аңа хәтле узган сукмаклары турында, әйдәгез, үзеннән сөйләтик. «. 1954 елның сентябрь ае Казан музыка училищесына кереп йоргән көннәр бүгенгедәй хәтеремдә Менә кабул итү имтиханнары бара Икенче каттагы зур гына бүлмәгә музыкаль сәләтебезне тикшерү өчен берәм-берәм чакырып алалар да кайсыбызны җырлатып, кайсыбызны берәр инструментта уйнатып карыйлар Ә укырга керергә теләүчеләр бик күл иде Ниһаять миңа да чират җитте Бүлмә ишеген ачып кердем дә, каушап югалып калдым Бер сүз әйтә алмыйм. Бүлмә уртасында миңа таныш булмаган әмма бик матур ялтырап торган кара төстәге бер нәрсә (соңыннан белдем — рояль икән ул) янына бастырып, җырлатып карадылар Кара урман ны җырладым Җырлап туктагач. бүмөдәге абый-апалар үзара русча сойлөшеп алдылар Шуннан соң арадан бер озын буйлы, мәһабәт гәүдәле матур киенгән абый миңа якынрак килде дә елмаеп -Җырчы буласың киләмени’’. — дип сорау бирде -И бала бала! Без сине әле җырчы булырга укыта алмыйбыз Син бик яшь бит әле Нибары 14 яшьтә дисең Җырчы булырга укыту өчен кимендә сиңа 18 яшь тулган булырга тиеш- .— диде Бу абый училищеның директоры Ильяс абый Әүхәдиев булган икән Шулай итеп, җырчы булам дигән хыялларым челпәрәмә килде Елавын еламадым, шулай да тамагыма төер килеп тыгылды Кичергән кичерешләремне тоепмы, кыяфәтемә ярлы ос-башыма игътибар итепме күңелләрендә кызгану хисе уянды, ахрысы, тагын русча сөйләшеп алдылар Бармакларымны, тешләремне караганнан соң. шул ук абый болай ди -Әгәр училищеда бик укыйсың килсә, сиңа башка бүлеккә керергә тәкъдим итәбез Менә бу абыеңда укырсың, дип, урта яшьләрдәге бер укытучы абый белән таныштырды Әлбәттә риза булдым Шулай итеп мин Мәскөүдә укып белем алган Боек Ватан сугышы кырларында утны-суны кичеп кайткан инде чәчләренә чал иогергөн гобойчы Мобарөк Батталов классында укый башладымХалкыбызның борынгыдан килгән уен коралы курайга тартым йомшак тавышлы, молаем аһәңле инструментны яратып китә Рафаэль Гобойдан аерылмыйча. училищены, аннары консерваторияне тәмамлый Халкыбыз койлөрен гобойда чын халыкчан моң белән бик матур башкара Гобойчы булып калырга да момкин булыр иде аңа Әмма күңелендәге моң байлыгы кайнап, ярсып тора һәм ул Казанга кайтып җырлый башлый Сагыш һәм моң җырчысы дип сүз башлаган идек Сагыш турында сой- лөшик, моң турында бер-ике сүз әйтик Сагыш белән моң икесе дә бер- бөрсөнө үрелгән, берберсен тулыландыра торган рухи кыйммәтләр. Алар күбрәк төрки халыкларга, бигрәк тә татар-башкорт халкына хас кыйммәтләр дияргә була Чонки башка милләтләрдә моң төшенчәсе бөтенләй юк та шикелле Моң ул безнең татарның җанында канында Шулай бупгач ул аның җырында яңгырый торган илаһи бер серле гүзәллек, серлө аһәң, татарны татар иткән аһәң, милли сыйфат Моннан егерме утыз еллар элек сагышны кысырыклаган кебек моңны да җырдан, гомумән, сәнгатьтән кысырыклыйлар иде Хәсрәт музыка белгечләре зур-зур мактаулы исемнәр алган композиторларыбыз да моңга каршы -сугыш ачканнар- иде Әле дә хәтеремдә. Татарстан композиторларының бер конференциясе булган иде Әлбәттә инде татар музыкасы турында сүз рус телендә барды А Леман. Я Гиршман кебек үзебезнең- музыка белгечләребез акыл сатты -Что такое мон’’—диләр «Не надо нам мона'- диләр Татар җырларының җанын алырга чакырган шикелле аның моңын алып ташларга чакыралар Имеш музыка интернациональ булырга тиеш Имеш, татар җырын рус та. башка милләт кешесе дә тыңларга җырлый алырга тиеш Бу фикерне кайбер татар композиторлары да белгечләребез дә яклап чыктылар Әмма җаннарында татар моңы тибрәнгән, халыкчан рухта иҗат итүче композиторларыбыз бу моңкортлыкка каршы чыктылар М Мозаффаров Җ Фөизи 3 Хөбибуллин Р Яхин С Садыйкова кебек чын милли иозле композиторларыбыз гасырлардан килгән асыл аһәңнәребезне моңнарыбызны үз иҗатларында саклап калдылар күңел түрләрендәге моңнарын халкыбызга бүләк иттеләр Халыкчан моң белән җырлаучы җырчыларыбыз Р Ваһапов. 3 Басыйрова Ф Кудашева. И Шакиров. Ә Афзалова Ф Солөймановапар хал кыбызның гүзәл моңнарына тугры калдылар Казның мамыгын йолкып таш- лаган сыман, җырларыбызның моңын кыркып ташларга ирек бирмаделер. Моң сагында нык тордылар. __ Р Ильясов та халкыбызның моңына шулай тугры булып, репертуарын Лервакыт моңлы, халыкчан җырлардан төзи. Ул үз-узена бер вакытта да хыянет итми музыка дөньясындагы, сәхнәләрдәге төрле агымнарга, тиз үзгәрә торган модаларга иярми, җил кая таба иссә, шул якка ава торган кайбер артистлардан үзенең тотрыклылыгы белән аерылып тора. Килешле тегелгән затлы костюмыннан алып, ботен килешкилбәте, бөтен хәрәкәте, үз-үзен тотышы халык күңеленә якын. Шулай булмыйча. Р. Ильясов бит авыл баласы Татарстанның Чүпрәле районы. Түбән Чәке авылында туып үсә ул. 9 балалы гаиләдә дүртенче бала булып доньяга килә. Аңа 11 яшь тулганда әнисе үлеп китә. Сугыштан соңгы авыр елларда ятимлектә үскән баланың күңеле тулы моң була. Авыл баласы авыр эш эшләп үсә. Рафаэль дә. ат җигеп, салам, печән ташырга, борчак чабарга, башка күп эшләр башкарырга өлгерә. Гомере буена җитәрлек моң. сагыш ала ул туган авылыннан. Р Ильясов еш кына мине үзенең концертларында катнашырга чакыра. Еш кына Чүпрәле районына барабыз. Чүпрәледө аны инде аерата яраталар Рафаэлебез. Чүпрәлегә кайтканда, поездда ук Чүпрәле ягында яшәүче якташлары кебек мишәрчәләтеп сөйли башлый. Артист дуслары көлешеп «Кара өле. Рафаэль дус. син дә мишәр икәнсең бит! Мишәрчә сиптерә башладың!»—диләр һәм ул шаяртып җырлап та җибәрә Безнең район Дыржаной. Бездә өпөй ыржаной' Дыржаной дигәне — Чүпрәле инде Чүпрәлесен шулкадәр ярата ул. ел саен диярлек концертлар белән кайта. Болай гына, туган ягын сагынып кайтулары да еш аның. Үз уллары итеп, якташыбыз дип хөрмәтлиләр, Рафаэль кайткан дип. бөтен Чүпрәле кузгала. Бөтен районга бәйрәм төсе керә. Олысы, кечесе, яше, карты — бөтенесе концертка килә. Залда өле күк күкрәгәндәй көчле алкышлар, әле шаулашып көлгән тавышлар яңгырый. Яки зал тынлыкка чума, күз яшьләрен сөртеп алучылар да күренә Өч сәгатькә якын сузылган концертта бер генә битараф кеше дә булмый Район, авыл җитәкчеләре, укытучылар, колхозчылар. бер-бер артлы сәхнәгә менеп рәхмәтләрен әйтәләр 30 елга якын җырлап, Рафаэльнең кыяфәте, килеш-килбәте кебек үк. аның тавышы да үзенең сафлыгын, матурлыгын җуймый. Күренекле нәфис сүз остасы Фәйзи ага Юсупов -Бал бозылмый, артист картаймый».— ди торган иде. Бу сүз. әлбәттә, артистның талантлысы. җырчының яхшы тавышлысы турында әйтелә. Ильясовның да тавышы үзгәрми. Яшь вакытында ничек ягымлы, йомшак аһәңле булса, хәзер дә шундый Яшь вакытында нинди төсмерләр белән яңгыраса. хәзер дә шул төсмерләрен саклый Ә бит тавыш дигән нәрсә дә картая Гадәттә, еллар узу белән җырчының тавышы карлыга төшә, тупаслана башлый Көйнең иң әһәмиятле бормаларын алу җырчы өчен авырлаша. Ни гаҗәп, бу кайберөүләргө кагылмый. «г. Әллө татарның 6өтен җырын җырлап бетерергә кирәкме? — ди РафалСЬЛппаиПАо, ТА1П Р халкь! нА агы бөтөн җырны да җырлап бетерергә җыенсак, бу залдан без берничә айсыз чыгып китә алмабыз бит' Әйдәгез концертны исән-имин төгәлләп, бу залдан таралышыйк! .^Л „1Л".К?^ПаР асты? да баянчыга соңгы җырны башларга ымлый Соңгы дип җырлаганнары соңгы булмый, тагы җырлаталар Ә баянчы белән ул үзен 170 1989 елны Р Ильясов «Яшьлегемә кире кайтыр идем» дигән программасы белән күрше өлкәләрдә дә концертлар куйды. Ульяновск шәһәрендәге концертларында мин дә катнашкан идем. Ульяновск шәһәрендә Чүпрәле. Буа, Апае якларыннан күчеп килгән татарлар бик күп яши. Алар үзләренең якташлары Рафаэль Ильясов концертларына бик яратып йөрделәр. Тамашачылар аны сәхнәдән чыгармыйлар Сәхнәгә үтенеч язулары ява Рафаэль халык үтенгәч сораган һәр җырны диярлек башкара Аннары көлемсерәп залга дәшә: Армадыгызмыни өле? Әллә бүген таң атканчы утырырга булдыкмы?— Зал гөр килеп, көлешә-көлешө кул чаба -Утырабыз! Тагын җырла!»—дип сәхнәдә шундый күркәм тота, аңа иң якын иҗат дусты, таянычы итеп хөрмәт белән карый. Сәхнә түрендә алар бер сулыш белән сулаучы җанга әйләнәләр Баянчы белән ул инде күз карашлары аша гына да аңлаша Баянчы аның тавышын нәкъ кирәк урында гына көчәйтеп, тулыландырып, матур аһәңнәр өстәп, бизәкләп, баетып уйный Р Ильясоәның яраткан баянчыларыннан Рөгьде Халитов турында берничә сүз. Әгерҗедә туып, Әгерҗе сәхнәләрендә кечкенәдән тальян гармун уйнап үскән. Казанга килеп югары музыкаль белем алган Рафаэль Ильясов белән Рөгьде Халитов 30 елга якын бергәләп сәхнәдән төшмәделәр, илебезнең күпме төбәкләрендә, күпме шәһәр, авылларында концертлар бирделәр Шулай бергә- бергә матур, зур иҗат юлы үттеләр. Бүген инде Рөгьде Халитов — Татарстанның атказанган сәнгать эшлөклесе, сәнгать фәннәре кандидаты Халкыбызның дистәләрчә уен коралларын өйрәнеп, шул турыда фәнни хезмәт язган галим Казан педагогия институтының музыка факультеты деканы, бик күп музыкантлар, баянчылар укытып, әзерләп чыгарган тәҗрибәле укытучы Соңгы елларда Р Ильясов сәхнәләрдә шундый ук сәләтле баянчы Алмаз Имаев белән чыгышлар ясый Төгәлрәк әйткәндә. 1968 елны ук. Алмаз Имаевны үзенә аккомпаниатор итеп чакыра Опера театры оештырган Урал шәһәрләре буйлап барган зур концертларда катнашып, алар халкыбызның танылган опера җырчылары 3. Хисмөтуллина, Ф Насретдинов. Р Билаловалар белән бергәләп чыгышлар ясап, өч елга якын гастрольләрдә йөриләр Әле музыка факультетының икенче курс студенты гына булуына карамастан. А Имаев зур артистлар белен тамашачылар алдында чыныгу үтә Еллар узгач Р Ильясов яңадан Алмаз Имаевка мөрәҗәгать итә Алмаз Имаев — Рөгьде Халитовның шәкерте Р Ильясов сәхнәләрдә дә. радио аша җырлаганда да баянга кушылып җырларга ярата Халкыбыз күңеленә иң якын уен коралы булган баянга тугрылыклы. Шуның өчен халык күңеленә якын да Җырчы турында сүз йорт- кәндә, аның тавышы, башкару осталыгының бик күп матур үзенчәлекләре турында тәфсилләп сөйләргә мөмкин булыр иде. әмма яхшы җырчы турында барсын да язып бетерү мөмкин түгел Җыр сөючеләр Р Ильясовны заманыбызның күренекле җырчысы дип таныйлар. Хөкүмәтебез дә аның хезмәтләрен югары бәяләде. Аңа «Татарстанның атказанган сәнгать эшлөклесе» -Татарстанның халык артисты» дигән мактаулы исемнәр бирелде Әлбәттә, бу мактаулы исемнәргә ул җиңел генә ирешмәде Бу исемнәрне алу өчен күпме җырлар җырланган, күпме юллар үтелгән. Ә юллар — гастрольләр дигән сүз Авыр бик авыр артист хезмәте Елдан-өл авырая бара ул Чөнки тормышыбыз елданелга авырлаша Бигрәк тә юллар йөрү кыенлаша бара Юллар безнең илдә адәм баласының төненә сызылган канлы җәрәхәт кебек, җир остенө сузылган төзәлмәс яралар сыман Чакыр-чокырлы. сазлы-баткаклы Кышларын юньләп ягылмый торган, җөйләрен чебен тулган бернинди уңайлыклары булмаган кунакханәләрдә. кунакханә элөкмәсә. төрле фатирларда кунып йөрүләр Гастрольлөрдөн ул арып-талып, әмма дәртләнеп, рухланып, яңа иҗат планнары белен кайта Кая гына бармасын, үзен сагынып каршы алган тамашачылар белән очрашу бәхетеннән канатланып кайта — Безнең халкыбызның сәнгатькә мөнәсәбәте һөркайда соклангыч Җы- рыбызмоңыбыз яши, шулай булгач, милләтебез дә яшәячәк —ди ул киләчәккә ышаныч белән.— Бигрәк тә Уфа. Ижау. Ташкент. Ульяновск Мөскөү шәһәрләрендәге тамашачыларыбызның күңелендә милли рух сүнмәгән бу шәһәрләрдә гастрольләрдә йөреп кайткач, яңадан җиң сызганып сәнгатькә хезмәт итәсе килә Р Ильясов, җырчы буларак, халкыбыз өчен бик кадерле иҗат кешесе Тагын шуның остенө Татарстан радиокомитетының музыкаль тапшырулары белән җитәкчелек итүе, музыкаль редакциянең өлкән редакторы булып эшләве— Р Ильясовның тагын бөр зур хезмәте Ике зур эшне берьюлы башкарып ул халкыбызга ике кеше буларак хезмәт итә төсле Бу аның киң колачлы сөнгать эшлөклесе икәнен раслап тора Аның радиога музыкаль тапшыруларның өлкән редакторы булып килүе очраклы хәл түгел 1964 елны аны радиога махсус чакыралар Танылган музыка белгече, үзе дә озак еллар радиода 171 музыкаль тапшыруларның өлкән редакторы булып эшләгән Маһинур Җиһан- шина егетнең музыкаль әзерлеге яхшы булуын, татарча матур итеп яза белүен күреп ала һәм аны бу җаваплы эшкә тәкъдим итә Һәм ялгышмый, Р. Ильясов менә утыз елга якын бу авыр һәм мактаулы хезмәтне намус белән башкара Радио аша яңгыраган йөзләгән концерт программаларын төзү, ул концертларда башкарылган меңләгән җырларның туына, магнитофон тасмасына язылуына җитәкчелек итү, җырчыларның репетицияләрен оештыру, яңа әсәрләрне тикшереп кабул итү. моның өчен художество советы утырышларын үткәрү, фондта саклана торган язмалар турында кайгырту һ б. дистәләгән шундый эшләр радиода санап бетергесез. Концерт программаларын төрлеләндереп көнгә берничә концерт оештырырга кирәк. Соңгы елларда «Музыкаль Татарстан», «Музыкаль очрашулар», «Музыкаль сәхифәләр», «Музыкаль почта». «Радио тыңлаучыларның сораулары буенча концерт», «Таныш моңнар» кебек концертларны радио тыңлаучылар бик яратып көтеп алалар. Бигрәк тә «Таныш моңнар» тапшыруы популяр булып китте. Музыка редакциясенә көн саен берничә дистә хат килә. Р Ильясов бер генә хатны да игътибарсыз калдырмый Ул хатлар кайлардан гына җибәрелми! Анда теге яки бу җырны тапшыруны сорап язганнары, теге яки бу җырчының җырлавын сорап, теге яки бу композитор иҗаты белән кызыксынып язганнары да күп. Атнаның һәр шимбәсендә көндез халык көйләреннән торган зур программалы концерт тапшырыла. Р Ильясов бу тапшыру турында болай ди — Халкыбыз җәүһәрләрен — халык көйләрен даими яңгыратып торырга кирәк. Халкыбызның үз хәзинәсе үзенә булсын, онытыла, югала күрмәсен Халкыбыз моңнарын яшьләребезнең күңеленә җиткезеп, аларны халкыбызның милли байлыгы җирлегендә тәрбияләргә кирәк Әле күптән түгел генә Татарстан радиосы кулы-аягы белән Мөскәүгә бәйле иде. Атналык программаны Үзәк радиога җибәреп торуыбызны таләп итәләр һәм һәр шимбә көнне тапшырыла торган халык көйләре программасына бәйләнәләр иде Нигә. имеш, һәр шимбәдә яңгырый бу татар халык көйләре?! Нәрсәгә кирәк инде ул көйләр?! Бу милләтебезнең иреген кысарга тырышуның бер формасы иде. Шөкер, хәзер Мөскәү таләпләренә исебез китми, милли моңнарыбызны рәхәтләнеп яңгыратабыз. Заман үзгәрә, җырлар үзгәрә Үзгәрә генә түгел җырлар искерә. Бик кызганыч, ләкин нишләмәк кирәк, заманасында бик шәп яңгыраган, бик матур җырлар да искерә Әлбәттә, беренче чиратта җырның сүзләре искерә. Сүз иске тоелгач, музыкасы да иске булып ишетелә башлый. Сүзләре искергән җырлар белән нишләргә9 Радиодагы редакторларны бу мәсьәлә бик уйландыра Искерде дип җырны фондтан алып ташларга ярамый Әле берничә ел элек кенә без яратып, зур горурлык хисе белән җырлаган «Татарстан минем республикам» дигән җыр (С. Садыйкова музыкасы, Н Дөүли сүзләре) бүгенге сәясәткә ярамый башлады Татарстан минем Республикам, Россиянең матур җирендә Ленин аңа үзе исем кушкан Бәхет телеп, гомер-гомергә сУ зләр 6 ^ ЗНА Ң сөяс® ткө каРшы килә Без бүген Россия җирендә түгел, ә борынгы Болгар бабаларыбыздан мирас булып калган үз җиребездә —үз ТатаР ^ Ь1 л«ЗД^ яшөве6езне исбат итеп, мөстәкыйльлек өчен көрәшәбез. Әйтергә тапап на сҮ злөР е турында радио тыңлаучылар үзләре үк хатлар =™Уп Мр?Р музыканы бу сүзләр белән яңгыратмаска кирәк, дип п өлөр Радио тыңлаучылар сәяси яктан сизгер Редакторлаодан да б^₽мга сааЛ Л т еК Сорала Рафаэль 6үген КҮ" мәсьәләләрдә уйланасүзләре лары өчен борчы^әл итГм^РГЭН матур ’ матУР музыкаль әсәрләрнең язмышлары өчен оорчыла. хәл итү чараларын эзли. Бу мәсьәләдә радио инде художестволы тапшыруларның баш редакторы шагыйпк оГ радио инде хУД°же^ 1 1 — нсНамиры. шагыйрь Әхмәт Рөшитов җитөкчелеген- дө эш башлап та җибәрде Музыкалары матур, ләкин сүзләре искергән кайбер җырларга, бигрәк тә С Сәйдөшев А Ключарев кебек композиторларыбызның музыка хәзинәбезгә классик җырлар булып кергән, халык күңелендә зур мәхәббәт белән яшәгән онытылмас әсәрләренең сүзләрен яңадан язу кирәк булыр. мөгаен Бу эшкә талантлы яшь шагыйрьләрне тартырга ул җырларга яңа эчтәлекле яңа сүзләр язарга, яңа яңгыраш бирергә кирәк булыр Музыкаль оештыру эшенең тагын бер тармагы — Р Ильясовның яшь башкаручылар белән эшләве Бу эш аерата зур игътибар саклык һәм кешелеклелек сорый. Эфирда һәр башкаручының үз тавышы үз урыны бар-.—ди Р Ильясов яшь җырчылар турында сүз чыккач Соңгы дистә елда халык арасында нык танылган җырчылардан X Тимер- галиева 3 Сөхәбиева. А Фәйзрахманов. Г Сафиуллина. 3 Шөрифуллина. И. Биктаһиров. В Ганиева. К Хәйретдинова 3 Хәйретдинов Г Фөрукшин. Ф Сәләхоөлар һәм шулай ук. нигездә, радио аша халык күңеленә юл салдылар Аларны эфирга хәерле юл теләп. Рафаэль абыйлары озатты Көнкүрештә Р Ильясов гаҗәп дәрәҗәдә гади тыйнак, кешеләр белән үзен кече күңелле итеп тота, җайлап сөйләшә, кешенең хәленә керә белә Олыны олы. кечене кече итә Гаилә җанлы кеше. Гаиләсен хөрмәт итә Хатыны Светлана үз эшен яратып башкаручы врач. Кызы Айгөл, улы Алмаз әле укып йөриләр Без еш кына -халык очен хезмәт итәбез- дияргә яратабыз Безнең Тукаебыз - Әйдә, халыкка хезмәткә!дигән Р Ильясов өнә шулай. Тукаебыз әйткәнчә халкыбызга хезмәт итеп, киеренке эшчәнлек белән яши. иҗат итә. үзенең күпсанлы шәкертләрен тәрбияли