ҮР АРТЫНДА ҮРЛӘР

Зәки, мин синең фән докторы булуыңа да. полковник дәрәҗәсенә ирешүеңә дә артык аптырамыйм. Синдәй булдыклы, тырыш һәм кыю кеше өчен әллә ни гаҗәпләнерлек эш түгел болар. Әмма мине таң калдырган бер ягың бар: утыз-кырык ел урыс арасында булып, ходайның бирмеш көнендә шул халык телендә сөйләшеп яшәгән кеше татар телен ничек шулай бөтен нечкәлекләре белән белә ала икән?! Мин — гомерем буе Татарстан китап нәшриятында мөхәррир булып эшләгән кеше — синең әсәрләреңне тел төзеклеге ягыннан сынап укыйм, ләкин чатаклыкларга сирәк юлыгам... Болар — фронтовик шагыйрь Мәхмүт Хөсәен сүзләре һәм алар, әйтергә кирәк, нәкъ минем авызымнан тартып алынган диярсең. Чыннан да. гаҗәп бит! Зәки Зәйнуллин әсәрләрен укыганда. аның теленең образлылыгына. сыгылмалылыгына, шаянлыгына-шуклыгына. халыкчанлыгына кем генә сокланмый икән? Әйтерсең, кеше гомере буе бары тик татар мохитендө генә яшәгән дә. фәкать язучылык эше белән генә мәшгуль булган! Аның үзе туып-үскән Башкортстан- да яшәүче татарларның җирле сүзләрен әсәр тукымасына табигый нәкышләп урнаштыра баруы үзе бер эстетик ләззәт бирә. Ул «капшый-капшый» димәс. •сормәнә-сөрмәнө- дияр, -базмыйурынына «базнат итү- дип җибәрер. - курка»ны — -шыртлый-, «ана бурзай-ны — -инә бурзай-, «мәктәп почмагы»н — «мәктәп мөеше». «ни- гә-не — -ния>- дип әйтер... Әйе. язучының теле — аның күңел көзгесе. Ул шуның ярдәмендә тулысы белән үзен ачып сала — укучы исә аны йә кабул итә, яки кире кага. Зәки Зәйнул- линны сүз сәнгате остасы итеп танымыйча мөмкин түгел. Мин. туган телебез белән ләззәтләнергә теләсәм, Ф Хөсни, Ә Еники. Г. Бөширов. Н Исәнбәт. М Мәһдиев. X. Сарьян әсәрләрен алып укыйм. Боларга соңгы елларда 3 Зәйнуллин өстәлде Мин генә 174 шулай уйламыймдыр. Бу инде кулына иҗат каләме алган кеше өчен аз нәрсә түгел. Татар халкының элек-электән килгән данлыклы, олы мәдәни үзәкләре булган. Шуларның берсе — Эстәрле. Шәһәрне хәтерләткән базарлы бу зур авылның иң олы мактанычы, әлбәттә, аның мәдрәсәсе. Әнә башкорт карты Яңгыл да нәрсә ди: "авылыгыз менөн укымышлы халык һаналаһыгыз-. Мәдрәсәнең үткән гасырдагы мөдәррисе Нигъмәтулла Тукаевны авторның зурлап искә алуы да юкка түгел. Мәгърифәт утын бу авыл кешеләренең йөрәгендә менә шундый затлы мөдәррисләр кабызып калдырган. Татар галәмендә генә түгел. Көнчыгыш илләрендә дә милли-азатлык хәрәкәтендә иң күренекле теоретик һәм гамәли эшлеклелөрдөн хисапланган шәхесләрнең берсе Мирсәет Солтангалиев та шушы авылның мәдрәсәсенең тәрбиясен күргән гали зат. Әмма, билгеле булганча. Солтангалиевка инанган юлыннан ахырга кадәр бару насыйп булмый. Канэчкеч Сталин үзенең иң беренче корбаны итеп шушы М Солтангалиевны сайлый һәм аны юк итә. Әмма, мул сулы чишмәнең бер урынын томаласаң, ул икенче урыннан челтерәп ага башлый. Шуның кебек, сиксәненче елларның икенче яртысында милләтебезгә чын азатлык яулау өчен көрәшне яңадан тергезеп, үрләтеп җибәрүчеләрнең берсе шушы төбәк каһарманы Зәки Зәйнуллин булды. Латвия башкаласы Ригада ул татар җәмгыяте оештырып, латышларның гаделлек өчен көрәшен хуплау сәясәте алып барды. Аның Латвия телевидениесеннән ясаган чыгышы бик күпләрне сискәндереп җибәрде «Бу җөмһүрияттә бары тик латыш теле генә дәүләт теле булырга тиеш!» дигән карашы исә урыс теллелөрне аңа каршы аякландырды. Ләкин шуннан башка ул биредәге татарларның мәнфәгатен яклый алмый иде Миңа бу кешенең Ригада никадәр олы абруйга ия булуын үз күзләрем белән күрергә. З i Китап күзәтү андагы байтак милләттәшләр белән очрашып сөйләшергә туры килде Кем белен генә сөйләшсәм дә андагы татар үзәге җитәкчесенә ихлас хөрмәт сиздем Армия полковнигы өчен бу шактый хәтәр иде Ләкин иманына турылыклы әлеге шәхес башкача эшли алмагандыр ««Полковникны озату» әсәрен -Идел» журналында укыган һәркем күңелендә аның героена карата ихтирам барлыкка килә 3. Зәйнуллинның Татарстан мәркәзе Казанга кайтуы да эзсез калмады Дөресрәге, ул биредәге милли хәрәкәткә көч өстәп җибәрде вакыйгаларның тизләнүенә сәбәпче булды Ш Мерҗани җәмгыяте президенты буларак. эшчөнлеген шулкадәр кыю җәелдереп җибәрде ки. моңа кадәр халыкны җитәкләп барган кайбер әһелләр дә аңардан шөлләп калды Милли Мәҗлес оештыру корылтаен чакырудагы тырышлыгы очен аңа халкыбыз берәр вакыт үзенең олы рәхмәтен әйтер әле (Дөрес. Милли Мәҗлес президенты итеп үзен сайлауларына ризалык бирмәвенә мин. аңа әйтмичә генә бераз үпкәләп тә йөргән идем ләкин ул вакыттагы шартларда шулай кирәк булгандыр дигән уй күңелне йомшартты тагын.) Халкыбызның икенче бер асыл заты Фәүзия Бәйрәмова Татарстанда Рә- сей президентын сайлауга каршы ачлык игълан иткәч, 3 Зәйнуллинның унлаган зыялы белән бергә шушы акциягә кушылуы үзе генә дә күп нәрсә турында сөйли Мондый киң колачлы, абруйлы оештыручы. көрәшче халыкны әйдәп баручы ничек тәрбияләнә? Зәки абыйны күрө-белө башлаганнан бирле миңа шушы сорау тынгылык бирми Моңа күпмедер җавапны мин аның -Сугыш алды малайлары- дигән китабын укыгач таптым Бу җыентыкны тәшкил иткән повестьларның икесе дә (-Сугыш алды малайлары- -Зират күперен чыккач») чын хәл-әхвәлләргә, авторның үз күргәннәренә нигезләнә Хәер. аның миңа укырга туры килгән һәр әсәре диярлек шулай Моны аңлап та була мәгънәле тормыш юлы үткен бу кешенең үз тәҗрибәсендә булганнарны башкаларга җиткерердәй күңел байлыгы шулкадәр күп. әле без алга таба да аларны уку бәхетенә ирешербез Аның бер әсәрдән икенчесенә күчә бара торган бер герое бар. ул — Зиннур Булатов Зиннурның прототибы автор үзе Аның әтисе -писарь- Лотфулла абзый балаларына -байлык җыегыз, үзегезне кайгыртыгыз» дими, бәлки күңелләренә - ил мәнфәгате турында уйлагыз- дигән гамь сала 3 Зәйнуллинның кайда гына булса да. халык, милләт мәнфәгатьләренә өстенлек бирүе әнә шуннан киле Укучы күз алдыннан сугышка кадәрге һәм аннан соң булган авыр елларның бөтен кырыслыгы аша узган синең белән минем кебек гап-гади гаиләләрдә туыпүскән малайлар язмышы үтә Татар ирегете остенө төшкән авырлыктан аларның иңнәре сыгыла. Ләкин сыкранмыйча түзә белү алга куелган максаттан тайпылмау кебек сыйфатлар аларны тормыш дулкыннары остендә батырмыйча тотып тора Япь-яшь малайларның бүре аулау вакытында алган психологик-ихтыяри чыныгулары аларга гомер буе кирәк була Азу тешләрен ыржайтып, өскә ташланырга торган бүреләрне Зиннур Булатовларга тормышта соңыннанрак та еш очратырга туры килә Әмма теге вакытта нигезе салынган холык ныклыгы һәрвакыт ярдәм итә Аның әтисе исә халык зирәклегенә ия булган гаять акыллы әкият картын хәтерләтә башлый. Бөхтияр тавы дип аталган текә биеклектән чаңгы белән шуып төшәргә куркып калганлыгын сойлөп биргәч. аның үз улына биргән киңәшенә генә игътибар итик -Ул тауның син тәүдө башына менмә, иң астан башла Башта түбәннән генә шу. Аннан соң әзерөк өскерәк мен Шул биеклектән үзең ойрәнгәнче шу да шу Ныклап шуа башлагач, тагын оскөрөк мен - Зәки бу киңәшне үрләрнең теләсә кай сын буйсындырганда да онытмый Укучыларга ирешкән беренче әсәрләреннән берсенең -Үрләр аша- дип аталуы да юкка гына булмагандыр Әйе, тормыш үрләре текә мәкерле алдаучан Аларны үз ихтыярыңа буйсындыру 3 Зөйнуллиндай йөрәге белен халык бәгыренә тоташкан кешеләргә генә момкиндер 3 Зәйнуллин каләменә хас бер үзенчәлек шунда ул теге яки бу вакыйгадан ясалырга мөмкин булган нәтиҗәне укучыга көчләп такмый Киресенчә. фактны бирә дә. уйлану өчен мә- үзуг тәкъдим итә Мәсәлән. Иркутск хәрби авиация училищесына кергән меңләгән курсантларның өйдән киеп килгән киемнәрен салдырып аларны хәрби формага алыштыру күренешен генә алыйк Командир егетләрнең барысын бер сафка тезеп куя да. өс- башлары иң теткәләнгән малайларны бармагы белән күрсәтә-күрсәтө. иң беренче итеп кием алыштырырга тиешле төркемгә туплый. Хикмәтле хәл. алама киемле бу төркемне тулысы бе- лен диярлек татар-башкортлар тәшкил иткән булып чыга. Югыйсә, командир биредә бары бер бизмән белән генә эш итә — фәкыйрьлек. Күрәбез илдән җыелган ничә мең курсант арасында иң фәкыйре татарлар белән башкортлар икән Укучы моннан үзе тиешле нәтиҗәсен ясап куя. Шуңа охшаш гыйбрәтле мисалларны авторның әсәрләреннән күпләп китерергә мөмкин Язучы каләменең икенче көчле ягы — милләтнең рухын, күңел төпкелләрендә яткан бик нечкә фикерләү һәм хис итү хасиятләрен үзенә даими сурәтләү чарасы итеп алуында, урынлы куллана белүендә. Тапкыр сүзләр, мәзәкләр җырлар аның әсәрләренең тукымасын бизәп кенә калмыйлар ныклы җирлеген дә тәшкил итәләр. Дөрес, әле автор аерым фактлар белән артыграк мавыга, әсәргә килеп кергән теге яки бу кеше образының үт- кәндәгеләрен инәсеннән җебенә кадәр сөйләп бетерергә омтылып, озын сүзлелеккә дә бирелеп алгалый Андый күренешләр ыспай кибәннән төртелеп торган урынсыз - кабыргалар» кебек тоела башлый Болар — сәнгатьлелек гармониясенә зыян китерә торган нәрсәләр Танып-белү ягыннан, дорес. алары да кирәксез әйбер түгел Шулай да язучы үзенең сүз сәнгате белән эш итүен онытмаска тиеш. Шул ук чигенешләрне башка яклары белән әйләндереп кую кайчакта күпкә отышлырак булыр иде Язучы урыны белән повесть жанры үзенчәлекләрен дә онытып җибәргәли Болай дигәндә, каләм әһелләрен һич тә нинди дә булса кыса белән чикләргә теләмим. Китапта (корректорларның күреп җиткермәве булырга тиеш) -казакъка тартымурынына -казакъка тартып» (16 бит). ■ рубль штука- дип әйтөсен -руль штука- (129 бит) итеп язу кебек хаталар да очрап тора. Автор берничә урында эссе кан эчеп • дигән җөмлә куллана, ләкин -җылы кан эчеп- дию уңышлырак булыр иде. Кан. ни әйтсәң дә. эссе үк булмый бит (93 бит) Менә бу җомләне дә аңламый гаҗизләнәсең: ■•Аннары, сарыкны гәүдәгә иң зур баласын күтәреп, үткән юлларын адаш- тыра-адаштыра өннәренә алып кайтып китте (75 бит) Ахыр чиктә болар китапның сыйфатын төшерә, димәк, алга таба игътибарлы булырга кирәк Шунысы куанычлы, халык яратып укый торган язучыларыбыз сафына тагын бер исем — Зәки Зәйнуллин остөлде Бүген — укучы документальлеккә йөз белән борылган заманда — аның пәйда булуы табигыйдер. Инде хәзер чынбарлыкны тагы да сәнгатьлерәк. димәк, үтемлерәк итеп тасвирлау осталыгына ирешүдә үр арты үрләр яулап аласы бар.

Реклама