Логотип Казан Утлары
Публицистика

НИЯТЕБЕЗ ПАКЬ, ЮЛЫБЫЗ ТУРЫ

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ ПРЕЗИДЕНТЫ МИНТИМЕР ШӘЙМИЕВНЕҢ 1992 ЕЛНЫҢ 19 ИЮНЕНДӘ БӨТЕНДӨНЬЯ ТАТАР КОНГРЕССЫНДАГЫ НОТЫГЫ

Кадерле кунаклар, ватандашлар татар халкының газиз уллары һәм кызлары! Без бирегә, үзебезнең тарихи Ватаныбызга. үз дәүләтебез Татарстанга төрле тарафлардай, төрле илләрдән җыелдык Без бүген Җир шарында көн күрүче татарларны берләштерүче. барлык татарлар исеменнән рәсми сүз әйтә алучы олы һәм вәкаләтле мәҗлес. Атабабаларыбыздан калган. 1арихнын иң кырыс җилләрендә дә тузма! антаушалмаган гадәт буенча сезгә: «Исәнимин килеп җиттегезме? Өстәлләребез түгәрәк, мәҗлесебез мөбарәк булсын!» дип әйтергә рөхсәт итегез. Ә тарих җиле, язмыш җиле татарларны континентлар, илләр буйлап сипкән дә сипкән ата-аналар улда- рыннанкызларыннан. туганнар бер- берссннән. дуслар дусларыннан аерылган. Без бүгенгә кадәр Сибе ш чәчәк җисыр искемдә. Өзелә үзәк исеме тишкәндә. дип бер-беребезне сагынышып, сулыгып-сульп ып җырлыйбыз Бүген Казаныбыз! а Баш корт станда. Үзбәкстанда. Казагыстанда. Төмән өлкәсендә. Уралда. Идел буенда. Мәскәүдә һәм Санкт-Петербургта, Ссбердө, күрше республикаларда һәм өлкәләрдә. Бердәмлек дәү.чәг- ләрендә яшәүче ватандашларыбыз килде. Татарлар көн итмәгән республиканы яки өлкәне табуы кыен һәм алар барысы да дәүләтебезнең башкаласы Казаша үзләренең вәкилләрен җибәргәннәр • Чит илләрдә яшәүче милләттәшләребез хакында аерым әйтергә телим. Озак еллар буе без алар белән әйбәт тәп аралаша алмадык Монда безнең гаеп юк. Тарих, ачы язмыш шулайрак булды Үзгәртеп корулар белән бу багланышлар юлга салына башлады Татарлар Татарстанга килеп мәдәни, фәнни һәм экономик элемтәләр урнаштырдылар, сабантуйларда булдылар, үзләренең туган-тумачаларын, ата-бабаларының каберләрен эзләп таптылар, яңа дуслар булдырдылар. Ә безнең граждан- пар туганнары, дуслары, коллегалары янына башка илләргә бардылар. Без моңа чын күңелдән шатланабыз, һәм. ниһаять, безгә АКШтан, Төркиядән. Финляндиядән. Германиядән. Польшадан. Япониядән, Австралиядән. Кытайдан. Швециядән, Норвегиядән, Румыниядән абруйлы делегацияләр килгән күркәм көн дә җитте. Татарстан Республикасы аларның барысына да: «Уртак Ватаныбызга рәхим итегез, кардәшләр, милләттәшләр!» дия ала. Кайда гына яшәсәләр дә. татарлар Татарстанның чын патриотлары булдылар һәм моның өчен мин аларның барысына да олы рәхмәтемне белдерәм! Минем Указым нигезендә чакырылган бу Конгресс татарлар яши торган төбәкләрдә халыклар арасындагы дуслыкны тагын да ныгытуга юнәлдерелгән фактор булып хезмәт итәр дип өметләнәм һәм моңа иманым камил. Безнең ниятләребез ак, алар беркемнең мәнфәгатенә дә аяк чалмый, һәм без бу хакта бөтен дөнья каршында ачыктан-ачык әйтәбез. Халкыбыз өлешенә михнәтле язмыш туры килде. Анда горурланып сөйләрлек сәхифәләр булган кебек, үтә авыр түбәнсетү еллары да булды... Бүген узганнарны искә гөшереп яраларга тоз саласы да килми, ләкин дәреслекләрдә, фәнни һәм матур әдәбиятта тарихыбызның гаять дәрәҗәдә бозып күрсәтелүе йөрәкне әрнетә. Татарлар турында ялган- уйдырмалар бихисап күп җыелды шул. Кайбер халыкларда татар сүзе үзе үк курку һәм ышанмаучылык тудырды. Татар халкы мондый гаделсезлеккә лаек түгел. Ул гомер-гомергә тыныч хезмәт белән шөгыльләнде, икмәк үстерде, сәүдә итте, китаплар бастырып таратты, татар балаларына гына түгел. Шәрык халыкларының күпчелек ул-кызларына мәгърифәт нуры чәчте, укытты, сугышырга туры килгәндә дә, фәкать үзенең газиз җирен яклады. Без дөнья җәмәгатьчелеге аңында «явыз» татарлар, та- тар-монгол изүе хакында уйдырмаларны юк итәргә, безнең халкыбызга һәм республикабызга карата ялган карашларны бетерергә тиеш. Без гасырлар буена кешеләрнең аңына сеңдерелгән таушалып беткән фикерләрдән арынуның гаять кыен эш икәнен аңлыйбыз, татарлар турында чын дөресен генә бәян итүнең каһарманлыкка тиң икәнен беләбез, шуңа күрә безнең халкыбызны ачыктан-ачык яклаучы Лев Николаевич Гумилев кебек тарихчыларга чиксез рәхмәтлебез. Тик. кызганычка каршы. мондый галимнәрне бармак белән генә санарлык шул әле. Татар халкы үзенең үсешендә Төрки каганлыгы. Болгар дәүләте, Алтын Урда һәм Казан ханлыгы чорларын узды. Аның артында мең еллык дәүләтчелек тарихы тора. Заманында бездә Алтын Урда яки Казан ханлыгы чорларына караган хәлләр турында бөтенләй сөйләнмәде һәм язылмады. Бүген без турыдан-туры әйтергә тиешбез: бик борынгы заманнардан башлап хәзерге көннәргә кадәр татарларның тарихы тулысыңча, дөрес һәм бернинди бозуларсыз күрсәтелергә тиеш. Бу—безнең ата-бабаларыбызның изге мирасы һәм без бер генә тарихи гамәлебездән дә баш тартырга җыенмыйбыз. Татар милләтенең тарихы гаять катлаулы һәм фаҗигале. Гөрләп чәчәк атып утырган Болгар дәүләте һәлакәте — югалтуларның иң әр- нүлесе һәм зурысы. Фәкагь үзенең түземлеге, мәгърифәтле һәм зирәк булуы аркасында гына халкыбыз исән калды, аякка басты һәм Алтын Урта дәүләтендә лаек урын алды. Алтын Урда җимерелеп. Казан, Себер. Әстерхан. Кырым ханлыклары оешкач, үсәр өчен халык яңадан үзендә көч тапты. Тарихта күбрәк хәрби походлар һәм «дошманнарны» җиңү бәян ителә. Күрәсең, моңардан котылып булмыйдыр. Ләкин тарихта халыклар арасындагы сәүдә һәм мәдәни багланышлар зуррак әһәмияткә ия. Тарих гаять авыр ач елларда татарлар һәм русларның бер-берсенә ярдәм 4 итүләре, бсзнен төбәктән чыккан осталарның рус шәһәрләрен төзүдә катнашулары, һөнәрчелек әйберләре, мехлар, бизәнү әйберләре алышу - лары хакында күп кенә гыйбрәтле фактларны саклаган. Тарихчы М Худяков: «Руслар дәүләтчелек культурасы нигезләре белән татарлар аша таныштылар», дип яза. Татарлар һәрвакыт үзгә диннәргә тигез карадылар, башка халыкларның мәдәниятләрен ихтирам иттеләр. Безгә бүген тарихыбызны дөрес бәян иткән тарих дәреслекләре генә түгел, изгелеккә һәм түземлелеккә өйрәткән китаплар да кирәк. Дошман эзләү беркайчан да яхшыга илтмәде һәм илтмәячәк. Татарлар турында нәрсә генә сөйләсәләр дә. милләтебез бернинди гамәле белән дә үз йөзенә тап төшермәде. Безнең оялыр урыныбыз юк Халыкның иң күркәм сыйфатлары буыннан-буынга күчеп барды, алар камилләштеләр, кайберләре вакытлар узу белән төшеп калдылар, ә кайберләре алдагы буыннарга тапшырылды. Менә шул сыйфатларның берсенә аң-белсмгә омтылышка аерым тукталасым килә. Күп кенә галимнәр татарларның бу асыл сыйфатын гаҗәпсенеп, басым ясап күрсәтәләр. Татарларның көнкүрешен һәм холык-фигылен озак еллар өйрәнгән Казан университеты профессоры Карл Фукс сокланып: «Читтән килгән һәр кешегә, гомумән алганда. Казан татарларының башкалар белән, хәтта Европа халыклары белән чагыштырганда да, белемлерәк булуы, һичшиксез, сәер тоелырга мөмкин. Укый һәм яза белмәгән татарны якташлары кешегә санамыйлар һәм ул. гражданин буларак, башкалар арасында абруйсыз», дип язып калдыра Хәзерге шартларда мондый сыйфат гаять мөһим, чөнки, ахыр чиктә, нәкъ менә белемле булу безне дөньяның алдынгы милләтләре рәтенә бастырырга мөмкин Тагын бер нәрсә хакында да әйтәсе килә. Безнең халкыбыз беркайчан да үзен кол итеп тоймады һәм нәкъ менә шуңа күрә Степан Разин. Емельян Пугачев һәм башка крестьян күтәрелешләрендә татарлар күпләп катнаштылар да Муса Җәлил кебек каһарман шәхес тә шушы җирлектә туды Тагарлар иң кыен елларда ла хакыйкатьнең тантанасына ышандылар. Мәгълүм миссионер Ильминскийның әйтүенә караганда, татарлар үзләрен дәүләтле халык итеп тойганнар һәм. чыннан да. дәүләтчелекне торгызу иҗтимагый аңда беркайчан да үлмәде Ул әкиятләрдә. риваятьләрдә, җырларда яшәде, аның хакында шагыйрьләр, политиклар сөйләде һәм язды Монда мин Рәшит Ибраһимов. Муса Бигиев. Риза Фәхрстдинов, Фатих Кәрими һәм Садрый Максуди кебек мәшһүр исемнәрне исегезгә гөшерәм. Бу шәхесләр дәүләтчелекне торгызуның бердәнбер дөрес толын күрсәттеләр дип әйтеп булмый, билгеле Ләкин алар азатлык көрәшенә шактый зур өлеш керттеләр Бу мәсьәләне хәл кылуда Гаяз Исхакый. Хөсәен Ямашса. Мулланур Вахитов. Фуат Тук- гаров, Мирсәет Солтангалмев кебек социал-демократлар да үз юлларын тәкъдим ит теләр Октябрь революциясеннән соң үз дәүләтебезне төзүнең берничә варианты булдырылды Берәүләре Идел-Урал штагы төзергә чакырдылар, икенчеләре милли-мәдәни автономия белән чикләнергә кирәк дип чыктылар. Совет власте исеменнән Мулланур Вахитов Татар-Башкорт Республикасы проектын тәкъдим итте. Мәгълүм булганча, бу идея дә тормышка ашырылмады. Аның урынына берничә вариантта, шул исәптән бүген дә яшәп килә юрган хәлендә. Татарстан Республикасы төзү планы нәйда булды. Без Татарстан автономияле республикасы төзелү фактына бүген ничек кенә карасак та. аны шулай да уңай күренеш дип бәяләргә кирәктер Автономиягә таянып тулы хокуклы дәүләтчелек өчен көрәшне дәвам итәргә мөмкин иде Монда баштарак республикаларның союздашларга һәм автономияләргә бүленмәвен дә искәр icii китәргә кирәк Татарстанның хокукларын кысу 1922 елда, республикалар сорт тарга бү тенгәч, башланды Милләтләр эшләре буенча халык комиссары Сталинның уры- нбасары Мирсәет Солтангалисв моңа кискен каршы чыкты. Аның чыгышы өерелеп килә торган диктатура турында беренче кисәтү булды һәм бу фаразлар тулысынча акландылар. Сол гангалиевнең дөньяда сәяси процессларның үсүе, колониаль системаның җимерелүе. Россиядә миллидәүләт төзелеше турында фикерләрен вакыт үзе раслады. Хәзер аның исеме һәркемгә мәгълүм һәм бу көннәрдә без аның тууына 100 ел тулуны тантаналы рәвештә билгеләп үттек. Ул үз халкының азатлыгы, тигез хокуклы булуы өчен генә түгел, Казагыстан, Төркстан, Әзәрбәйҗан. Әрмәнетан, Грузиянең хокуклары хакына да көрәште Сталин моңа түзеп тора алмады. Солтангалиев һәлак булды, ләкин аның идеяләре яши һәм алар өченче дөнья тарафыннан байрак итеп күгәреп алынды. Бүген Франциядә, Япониядә. Англиядә. АКШта, Төркиядә, Алжирда һәм башка илләрдә аның турында хезмәтләр дөнья күрде. Бу аның өчен генә түгел, ә бөтен татар халкы өчен дә зур мәртәбә. 1936 елда, СССР Конституциясе кабул ителгәндә, Татарстан үзенең хокуклары турында мәсьәләне кабат күтәрде. СССРның соңгы Конституциясен кабул иткәндә дә республиканың хокуклары мәсьәләсе яңадан кузгатылды һәм ул элеккечә үк калды. Ниһаять, хәбәрдарлык һәм демократия чоры халыкның башка союздаш республикалар белән тигез хокуклы булырга омтылышына яна куәт бирде. Без. Яна Огарево процессында катнашып. Союз яңа принципларда үзгәртеп корылсың өчен шактый күп көч түктек һәм үзебезнең позицияләребезнең дөрес булуына күпләрне инандыра алдык. Ләкин Союз таркалды һәм Татарстан Республикасына яңа сәясәт булдырырга туры килде. 1990 елның 30 августында дәүләт суверенитеты турында Декларация игълан ителде. Ул Татарстанны суверен дәүләт итеп белдерде, үз территориясендә Республика законнарының өстенлеген таныды, җирне, җир асты байлыкларын, табигать хәзинәләрен һәм башка ресурсларны республиканың күпмилләтле халкы мөлкәте итеп беркетте. Сәяси-хокукый планда бу хокукый дәүләт нормаларына туры килә. Ул татар һәм рус халкының да, Татарстанда яшәүче башка милләтләрнең дә мәнфәгатьләренә җавап бирә. Декларация республикада милләтара мөнәсәбәтләрне ныгытуга хезмәт итә һәм мин аның бөтен татар милләтенең демократик омтылышларына туры килүенә чын күңелдән ышанам Шуңа күрә дә бу көн бездә, хаклы рәвештә. Республика көне, олы бәйрәм көне. 1992 елның 21 мартында уздырылган референдум Татарстанны Россия Федерациясе һәм башка республикалар, дәүләтләр белән үзенең мөнәсәбәтләрен тигез хокуклы килешүләр нигезендә билгеләүче суверен дәүләт, халыкара хокук субъекты дип игълан итүче сәяси курсны раслады Шик-шөбһәләр алып ташланды. Без үз юлыбызны сайладык. Күпләр референдумның нинди катлаулы шартларда узуын, республика халкының нинди тупас сәяси басымга дучар булуын беләләр. Ләкин бернигә дә карамастан, без сайлаган юлыбызга тугры калдык һәм референдумны тиешле югарылыкта уздырдык.чит илләрдән, күрше дәүләтләрдән, төрле партияләрдән, иҗтимагый оешмалардан һәм хәрәкәтләрдән килгән күпсанлы күзәтүчеләр безнең сәяси ныклыгыбызны һәм демократик принципларда эш итүебезне үз күзләре белән күреп ышандылар Референдумга әзерләнгән көннәрдә без АКШта. Германиядә. Польшада. Австралиядә. Бердәмлек илләрендә. Россиянең күп өлкәләрендә яшәүче милләттәшләребездән бик күп хатлар һәм телеграммалар алдык. Бүгенге мөмкинлектән файдаланып мин аларның барысына да чын күңелдән рәхмәт әйтәм. Хөрмәтле дуслар, сезнең ихлас теләкләрегез безгә һәрвакыт көч һәм ышаныч биреп тора. Республиканың бөтенхалык тавыш бирү юлы белән билгеләнгән статусы Татарстан Республикасының яңа Конституциясе проектына ни- 6 гез итеп алынды. Без халыкара стандартларга туры килә торган Конституция әзерләргә тырыштык. Халыкара хокук нормалары республиканың эчке законнарыннан өстен йөргәндә генә безне башка дәүләтләрнең заныячагын яхшы беләбез. Шушы югары мөнбәрдән торып мин сезне һәм халыкара җәмәгатьчелекне Татарстанның кеше хокукларын, халыкларның хокукларын саклауда халыкара нормаларга хилафлык китермәячәгенә ышандырам Бу безнең сәясәтебезнең нигез ташы' Без Татарстанның борылыш чорына аяк басуын яхшы аңларга һәм яңа чынбарлыкка туры килерлек сәяси фикерләү булдырырга тиешбез. Республика дәүләтара һәм халыкара мөнәсәбәтләр субъекты, халыкара хокук субъектына әверелә бара. Аның җилкәсенә дәүләтара договорлар һәм килешүләр төзү һәм аларны үтәү жаваплылыгы төшә, ул халыкара оешмаларда катнашу хокукы ала. Нәкъ менә шуңа күрә Татарстан халыкара нормаларның, шул исәптән Берләшкән Милләтләр Оешмасы Уставы принципларының үтәлүен гарантияли. Шунысын да әй гергә кирәк, Татарстанның позициясе торган саен дөньяда аңлау таба һәм хөрмәт казана бара. Татарстанда безнең республиканы әүвәлгечә Россия составындагы гапгади бер «автономия» сыйфатында сакларга тырышучылар да. Россия Федерациясе белән элемтәләрне тулысынча өзәргә чакыручы сәяси көчләр дә бар әле Карашларның тегесе дә. бусы да кабул ителерлек түгел. Без сәясәтебезнең һәм экономикабызның нигезен тәшкил итүче үз суверенлыгыбызны корбан итә дә һәм шул ук вакытта Россия белән озак еллар яшәп килгән экономик һәм мәдәни элемтәләрне өзә дә алмыйбыз. Без үзара мөнәсәбәтләрдә иң кулай һәм җайлы юлларны табарга тиеш Экономикабыз да. геополитик хәлебез дә. Россиядә миллионлаган милләт тәшләребезнең яшәве дә моны эшебездә исәпкә алырга мәҗбүр итә. Без тулаем тагар халкы турында уйларга бурычлы. Мин Татарстан бөтен татар диаспорасын берләштерүче булырга һәм Россиянең милли сәясәтенә җигәрлек дәрәҗәдә йогынты ясарга тиеш дип исәплим Бу өлкәдә хәл игәсе мәсьәләләр бик күбәйде Әйтик, тагар халкының ихтыяҗлары өчен Россия информация чыганакларыннан файдалану мәсьәләсе. Без Россия радиосы һәм телевидениесе Россия Федерациясенең барлык халыкларына, шул исәптән сан ягыштан икенче урында торган татар милләтенә дә. эзлекле рәвештә эфирда күпмедер вакыт бирергә тиеш дип саныйбыз Бу мәсьәлә безнең тарафтан Россия җитәкчелеге алдында да куелды һәм аның уңай хәл ителәсенә вәгъдә алынды. Кызганычка каршы. Россиянең гомуми информация чаралары милли мөнәсәбәтләрдәге кискенлекне йомшартуга ярдәм игәсе урында сш кына моның нәкъ киресен эшлиләр. Татарстан турында дөрес булмаган хәбәрләр, бездәге тормышны фәкать берьяклы гына яктырту халыклар арасында берберсенә ышанмау гудыра Татарстанда сәяси процессларның үсеше күп очрак га Россия белән мөнәсәбәтләргә бәйле Дәүләт суверенлыгы хакында Декларациябезгә һәм референдум йомгакларына каршы килгәнгә. Федератив Килешүгә Татарстан кул куймады Безнең фикеребезчә. Россия Федерациясенең дәүләт төзелеше принциплары тиешле дәрәҗәдә демократ ия һәм федерализм таләпләренә җавап бирми Теләсә кайсы федератив дәүләттә вәкаләтләр асган (субъекттан) өскә федераль органнарга тапшырыла, һәм бу җәмгыятьнең ныклыгына, демократиклыгына нигез булып тора Ә менә Россия белән Федератив Килешүгә килгәндә, барысы да киресенчә килеп чыга Әгәр республика Федератив Килешүгә кул куйса, ул тәмам үзенең йөзен югалтыр һәм булган хокукларыннан ла колак кагар иле Референдум йомгаклары һәм Ют ары С оветның соңыннанрак чыгарылган карарларына таянып, Татарстан Россия белән икс яклы мөнәсәбәтләрне Договорлар нигезендә төзүгә юл тота һәм шул ук вакыгга аның бөтенлеген лә бозмын Татарстан һәм Россия арасында дүрт тапкыр сөйләшүләр узды. Позицияләрдә күпмедер аерма булуы ачыкланды. Ләкин шул ук вакытта үзара аңлашу өчен реаль юлларның калуы күренде. Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы делегацияләре арасында 1992 елның 30 марты — 2 апрелендә узган консультация йомгаклары теркәлгән беркетмәдә «Татарстан Республикасы белән Россия Федерациясе арасында аерым мөнәсәбәтләр урнаштыру кирәклеге турында» язылган. Бу хәл безнең—Россия Федерациясе белән үз иреге белән ассоциациягә керергә омтылган суверен дәүләтнең— сәяси статусын ныгытыр дип ышанабыз. Агымдагы елның 11 июнендә мин Б. Н. Ельцин белән очраштым, без анда әлеге Килешүнең текстын эшләү буенча сөйләшүләрне дәвам итүнең кирәклеген тагын бер кат расладык. Очрашу үзара аңлашу рухында узды. Безнең республикада татарлардан кала руслар, чувашлар, мордвалар, удмуртлар, марилар һәм башка милләтләр яши. Татарстанның суверенлыгы республикада көн күрүче барлык күпмилләтле халыклар исеменнән игълан ителде. Без ике телне—татар һәм рус телләрен— дәүләт телләре итеп беркеттек. Боларның барысы да безнең өчен бик мөһим нәрсәләр. Геополитик хәлебез һәм демографиянең торышы бездән тарихыбызны да, бүгенге чынбарлыгыбызны да исәпкә алган үз сәясәтебезне булдыруны, дөнья бердәмлегенә керүдә аерым юллар эзләүне таләп итә. 18 майда узган Татарстан халыклары съезды безнең адымнарның дөрес булуын раслады. Дәүләт суверенлыгы турында Декларация, чыннан да, милли мәнфәгатьләрне дәүләтнеке белән яраклаштырып республикабыз халыкларын берләштерә, барысына да үзләренең мәдәниятләрен, телләрен, мәгариф системасын үстерергә мөмкинлек бирә. Татарстанның чын дәүләтчелеген урнаштыруда аның экономикасының бөтендөнья экономикасына үтеп керү, халыкара хезмәт бүленешендә үз урынын таба алу сәләте мөһим шартларның берсе. Моның өчен Татарстанда көч-куәт һәм егәр аз түгел. Барлыгы 3,7 миллион кеше яшәгән Татарстан төп экономик күрсәткечләр буенча элеккеге Союздагы иң үскән ун республика рәтенә керә. Ул күп тармаклы экономикага ия. Республикада югары технология таләп итүче производстволар тупланган. Бездә йөк автомобильләре, кораблар, самолетлар һәм вертолетлар, компрессорлар, радиоэлектроника әйберләре, электротехник приборлар, медицина җиһазлары һәм кораллары, сәгатьләр һәм башка бик күп нәрсәләр җитештерелә. Бу әйберләрнең шактый өлеше теләсә кайсы фирманыкы белән ярышырлык һәм 80 нән артык чит илләрдә мәгълүм. Татарстан 34 миллиард киловатт-сәгать электр энергиясе җитештерә һәм аның бер өлешен башка төбәкләргә җибәрә. Республикада нефть химиясе тармаклары да яхшы үсеш алган. Алар- дан полиэтилен, шиннар, ашламалар, көнкүреш химиясе һәм башка кирәкле товарларны җитештерүне атап китәргә була. Татарстан нефть чыгара торган дәүләт. Аның еллык күләме 28 миллион тонна тәшкил итә. ә чыгарырга мөмкин булган запаслар якынча 2 миллиард тонна дәрәҗәсендә бәяләнә. Битумлы нефть запасларыбыз бар, аның күләме 7 дән алып 12 миллиард тонна чамасы булыр дип фараз итәләр. Бу киләчәккә зур өмет уята торган күркәм саннар. Хәзерге вакытта республикада нефтьнең яңа, перспективалы чыганаклары ачыла. Тегүчелек, мех әйберләр, аяк киемнәре, мебель җитештерү тармаклары да яхшы гына үскән. Экономиканың аграр секторында 300 меңләп кеше эшли. Республика ел саен якынча 3,2 миллион тонна ашлык, 800 мең тонна шикәр чөгендере. 270 мең тонналап ит, 1,6 миллион тонна сөт, 1,3 миллиард данә йомырка, җитәрлек күләмдә бәрәңге һәм яшелчә, шулай ук башка күп кенә авыл хуҗалыгы продуктлары җитештерә. Республика үз халкын башлыча үзендә үскән азык-төлек белән туендыра. Татарстанда Фәннәр академиясе төзелде, фундаменталь фәннәргә, гамәли юнәлешләргә бәйле проблемаларны, технологияләрне хәл итү буенча йөзгә якын фәнни-тикшеренү институты эшли. Аларнын интеллектуаль продукциясе чит илләрдәге партнерларда да кызыксыну уятырга мөмкин. Әле күптән түгел генә эшләнмәләрнең һәм продукциянең шактый өлеше оборона хаҗәтләренә карый иде һәм киң кулланучылар өчен ябык булды. Хәзер аларнын күбесеннән «яшерен» тамгасы алынды. Бүген хәрби промышленность предприятиеләренә аеруча кыен, ләкин Татарстан халкына гаять зур табыш китерерлек куәтләрнең иң күп өлеше нәкъ менә шунда тупланган. Конверсияләнә торган предприятиеләрдә дәүләтнеке булмаган структуралар белән бергәләп эшләү өчен хезмәттәшлекнең яна ысулларын эзлиләр Күп кенә кызыклы эшләнмәләр күренә дә башлады инде. Дистәләгән еллар дәвамында экономиканың үсеше үзәк диктаты аегында барды һәм аның структурасы республика мәнфәгатьләренә җавап бирмәде Никадәр генә гаҗәп тоелмасын, 45 ел буена нефть чыгарып. Татарстан бүген ягулык-майлау материалларының аерым төрләренә зур кытлык кичерә. Республика күп еллар дәвамында ике үзәк (Союз һәм Россия) өчен савым сыеры булды, аларның икесенә дә буйсынып, ул үз халкының иң мөһим ихтыяҗларын да хәл итәргә җай тапмады Республиканың яңа статусы үсү өчен киң мөмкинлекләр ача Без экономик суверенлыкны гамәлгә кертү өчен барысын да эшләргә әзер торабыз Бу юнәлештә беренче адымнар ясалды инде. Бүген табигый ресурслар халыкныкы. Татарстан Республикасы үзенең табигать ресурсларын, беренче чиратта нефтьне һәм нефть-газ химиясе продуктларын чыгаруны һәм сагуны мөстәкыйль башкара. Промышленность предприятиеләренең күпчелеге безнең карамакка күчге Экспортка китә торган продукциягә лицензияне үзебез бирәбез Россия белән исәп-хисапны бер каналлы бюджет принцибы буенча башкарабыз. Бәйсез Дәүләтләр Бердәмлегенә керүче барлык илләр кебек үк, Татарстан да базар мөнәсәбәтләренә күчә Ләкин без базарга керүнең «йомшак» формасын сайладык Шуңа күрә халыкның аз тә тмин ителгән өлешен яклау системасын төзергә, халыкның сатып алу сәләтен сакларга, кешеләрнең хәерчеләнүенә юл куймаска тырышабыз. Авылга ярдәм итү. фермерлыкны үстерүне һәм шушы нигездә халыкның үзен-үзе азык-төлек белән тәэмин игүенә күчүне экономик сәясәтебезнең иң мөһим сыйфагларыннан берсе итеп карыйбыз һәммә җирдәге кебек үк. бездә дә җитештерү кими, ләкин соңгы вакытта без аның төшү гемпын киметә алдык Без хәрби промышленность комплексын конверсияләүнең программасын эшләдек һәм югары квалификацияле кадрларны, бар булган техниканы тормыш өчен кирәкле продукция җитештерүдә файдаланырга ниятлибез. Шул ук вакытта промышленностька инвестицияләрне киңәйтергә уйлыйбыз Бездә хосусыйлаштыру программасы бар Ул чынлан торып базар мөнәсәбәтләренә күчүне тизләтер дигән өмет яши Татарстан экономик яктан торган саен халыкара хокук субъектына әверелә бара Бердәмлек илләре белән турыдан-туры килешүләр төзелә, дөньяның күн кенә дәүләтләре белән элемтәләр активлаша. Дәүләтчелекнең аякка басуында хокук юлыннан барып, без иң якын араларда чит ил капиталын тарту өчен ныклы закон нигезләре булдырырга ниятлибез Бег Венгрия. АКШ.'Теркия. Англия. Канада. Австрия. Япония һәм башка күп кенә илләрнең фирмалары һәм концерннары белән шактый әйбәт экономик мемтәләр урнаштыруга ирештек Файдалы байтак килешүләр төзелде Чит ил партнер тары Татарстан белән нык кызыксыналар. Аларны безнең чимал, промышленность һәм фәнни куәтләребез, һава. су. тимер һәм шоссе юллар кисешкән уңайлы урышта урнашкан булуыбыз, гүләү сәләтебез һәм төоәктәге сәяси тотрыклылык үзенә тарта Без чит илләрдәге инвесторларга закон нигезендә гарантияләр бирү, тиешле инфраструктура төзү өчен кулдан килгәннең барысын да эшләячәкбез. Июльдән җирнең ясалма иярчене аша телефон элемтәсе эшли башлаячак, банкларыбыз халыкара банклар белән исәп-хисап ясарга керештеләр, без халыкара хезмәт бүленеше шартларында эшләү өчен кадрлар әзерләргә керештек һәм башка күп кенә планнарны тормышка ашыра башладык. Теләсә кайсы милләт турында чыгарылган нефть тонналары, үстерелгән ашлык яки башка продукциягә карап кына түгел, ә аның мәдәниятенә. фән һәм техника өлкәсендәге казанышларына, атаклы, шәхесләренә, сәяси эшлеклеләренә, язучыларына, шагыйрьләренә, галимнәренә карап фикер йөртәләр. Бу җәһәттән без бәхетле милләт. Татарлар дөнья мәдәниятен үстерүгә шактый зур өлеш керттеләр. Монда барлык атаклы кешеләрнең исемнәрен китерү кыенрак булса да. кайберләрен әйтеп „үтүне кирәк саныйм. Кол Галинең XIII гасырда язылган «Кыйссаи Йосыф» поэмасы бөтен дөньяга билгеле. Халык дастаны «Идегәй», күп кенә киртәләрне җимереп, ниһаять, басылып чыкты һәм рус теленә тәрҗемә ителде. Халыкка мәгърифәт таратуда Курсави, Шиһабетдин Мәрҗани, Ризаэтдин Фәхретдинов, Хөсәен Фәезханов, Каюм Насыйри. мөгаллим Хәлфиннәр династиясе һәм башка бик күп шәхесләр бәяләп бетергесез гаять зур роль уйнадылар. Бу гасыр язучылары һәм шагыйрьләреннән беренче итеп бөек Тукай исемен атарга кирәктер Татарда яңарышның башлануын билгеләп, ул гасыр алмашынган чорда калыкты. Ул чын мәгънәсендә милли шагыйрь иде, аның бөтен тормышы халык белән, аның киләчәге белән бәйле булды. Аның иҗатының асылы хакында ул — халык өчен әрнү, татарны дөньяның бөек халыклары белән бер рәттә күрергә теләү,—дип әйтеп булыр иде Шул ук вакытта Тукай киләчәккә илткән юлның үз-үзенә бикләнгән милли даирә аша түгел, ә тел-лөгать һәм белем алмашу аша узуын бик яхшы аңлаган. Ул юкка гына төрки халыклар арасында беренчеләрдән булып Пушкин. Лермонтов. Некрасов шигырьләрен тәрҗемә итәргә алынмаган. Аның рус халкына мөнәсәбәтне чагылдырган юллары яхшы мәгълүм. Һич бетәрме тарихи бу бергәлек. Без туган бер .җепкә бергә теркәлеп. Кайберәүләргә Тукайны яңадан, хәзерге чорда укып чыгу һич тә зарарлы булмас иде. XX гасыр башында милли театр туа, татар китабы һәм вакытлы матбугат киң тарала. Шагыйрь Дәрдмәнд. язучы һәм сәяси эшлекле Гаяз Исхакый. татар прозасының классигы Галимҗан Ибраһимов, татар драматургиясенә нигез салучы Галиәсгар Камал, шигырьдә яңарыш ясаучы Сәгыйть Рәмиев, Һади Такташ һәм башка бик күп күренекле җәмәгать эшлеклеләренең гаять куәтле агымы бәреп чыга. Милли музыкантлар пәйда була. Алар арасында Салих Сәйдәшев аеруча сөекле композитор булып танылды. Тагар опера, балез һәм симфоник музыка сәнгатен Ф. Яруллин. Н. Җиһанов яңа биеклеккә күтәрделәр, һәм бүген без сәнгатебезне дөнья киңлекләренә алып чыккан композитор Софья Гобәй- дуллина, биюче һәм режиссер Рудольф Нуриев, биюче Ирек Мөхәммәдов исемнәрен зур горурлык хисе белән телгә алабыз. XX гасыр башында милли промышленностьның һәм сәүдәнең тиз үсеше күзәтелә һәм ул Россия экономикасында сизелерлек урын да ала. Татар эшмәкәрләренең мәдәниятне үстерүгә матди ярдәм күрсәтүләрен дә әйтеп китәргә кирәк. Аларның тырышлыгы аркасында Мөхәммәдия, Галия, Хөсәения, Иж-Буби кебек Шәрыкта абруй казанган мәдрәсәләр яшәгән һәм үскән. Аларда милли зыялыларыбыз тәрбияләнгән. Без тазар мәдәнияте белән генә горурланып калмыйбыз, безгә Лобачевский, Бутлеров. Бехтерев исемнәре дә бердәй кадерле. Без нәкъ менә Казанда 10 Лев Толстойның. Аксаковның, Горькийнын яшәүләре һәм укулары. Шаляпин һәм Качаловның иҗат юллары башланып китүе белән горурланабыз. Татарстан төрле мәдәниятләр һәм халыклар кушылган җирдә урнашкан. Монда Шәрык һәм Көнбатыш тоташа, төрки һәм славян мәдәниятләре берберсеи баета, ызгышмый-тадашмый мөселман һәм христиан диннәре яшәп ята. Казан гомер-гомергә борынгы мәдәни үзәк булды. Ул бүген дә төрле мәдәниятләрнең үзара кушылып һәм үрелеп үсүенең кабатланмас үрнәге. Без моны кадерләп саклый, үзебезнең һәм башка халыкларның мәнфәгатендә файдалана белергә тиеш. Безнең горурланырлык кешеләребез күп. ләкин шул ук вакытта үзебезне битәрләргә дә сәбәп юк түгел. Бүген Солтангалиевнен керсез исеме яңадан торгызылды. ләкин без теге яки бу сәбәп аркасында илдән китәргә мәҗбүр булган, эшчәнлекләре дөрес итеп чагылдырылмаган яисә бөтенләй онытылуга дучар ителгән шәхесләр каршында зур бурычлы әле. Гомумән, татар диаспорасының рухи тормышын (Бердәмлек илләрендәме. чит илләрдә булсынмы), аның дөнья мәдәниятенә керткән өлешен өйрәнү бүгенге көн бурычы Безнең мәдәниятебез, чыннан да. бик бай. Тик аның хакында, күренекле шәхесләребез хакында, башка халыклар димим инде, татарлар үзләре дә аз беләләр. Аларның һәркайсын искә төшерү һәм барысына да тиешле рәхмәтне әйтер вакыг җитте. Бүген кайсы сәяси эшлекле реакционер, ә кайсысы революционер, кайсы язучыны бастырырга һәм дәреслекләргә кертергә, ә кайсысын онытырга дип баш ватарга кирәкми Аларның һәммәсе дә тормышыбызда үзенең урынын алды Алар барысы ла озак көткән азатлык көнен якынайтырга омтылган кешеләр Алар тормыш юлын лаеклы уздылар Мин монда татар мәдәниятенең данлы традицияләрен дәвам иттерүче күп язучыларның, рәссамнарның, композиторларның, артистларның. галимнәрнең җәмәгать эшлеклеләренен исемнәрен һәм иҗат коллективларын атамыйм Аларны сез үзегез дә яхшы беләсез Аларның күбесе бүген шушы күркәм залда утыра. Республиканың симфоник оркестры. төрле континент ларны татар моңы, тагар биюе белән таныштырган Дәүләт җыр һәм бию ансамбле сәнгатебез күтендә якты йолдыз булып балкыйлар. Татар музыка, сәхнә сәнгатен пропагандалаучы иҗат коллективлары элеккеге СССРның бик күп шәһәрләрендә дә бар Аларның күбесе чын мәгънәсендә профессиональ биеклеккә күтәрелделәр Самарадан «Ялкынлы яшьлек». Мәскәүдән «Хыял». Уфадан «Тальян». Алма-Атадан «Сарман», Ташкенттан «Дуслык». Омскидан «Яшьлек». Чиләбедән «Тан нуры». Оренбурдан «Чишмә». Төмәннән Татар халык хоры. Матни г огорскидан «Айгөл». Новосибирскидан Бию геатры әнә шундыйлар. Әлбәттә, бу исемлекне дәвам итеп булыр иде Киләчәктә ул һичшиксез тагы да озынрак булыр. Минем томуминформация чараларыбыз - газеталар һәм журналлар. радио һәм телевидение турында да берничә сүз әйтеп узасым килә Соңгы ярты тасырда алар өлешенә бик зур кыенлыклар туры килде, ләкин алар гатар мәдәтгиятенен байрагын төшермәде тор Татар халкын рухи һәм әхлакый тәрбияләүдә шушы көннәрдә генә үзенең 70 еллыгын билгеләп үткән «Казан утлары» журналының өлеше зур Үзебездә генә түгел. Бәйсез Дәүләтләр Бердәмлеге илләрендә дә популяр «Чаян». «Сөембикә», яшьләр журналы «Идел». «Ялкын», сабыйлар өчен матур рәсемле «Салават күпере» журналлары да халкыбызга тугры хезмәт игәләр. Газега-журналларны бармак белән генә санарлык булса да. бу басмалар һәр өйгә, һәр гаиләгә, hop татарның бәгыренә үтеп керделәр Алар аша без рухи бат .Танышларыбызны исән-сау сакладык һәм өзмәскә тырыш г ык. Мәдәният бербөтен күренеш. Аны фәкать иҗат берлекләре белән колачлап та. министрлыклар эшенә сыйдырып бетереп тә булмый. Мәдәният ул әдәбият һәм сәнгать, опера һәм балет, сынлы сәнгать һәм архитектура гына да түгел әле. Ул әхлак та. сәяси җитлеккәнлек тә, заманча белем һәм технология дә һәм. ниһаять, көнкүреш тә. Моңа кадәр яшәп киткән буыннар безгә мирас игеп күркәм сәнгать, бөек әдәбият калдырдылар. Аларны яңа биеклекләргә күтәрү безнең бурыч. Бабаларыбыз һәм бабаларыбызның бабалары белемгә сусауны гасырлар аша югалтмый алып чыктылар. Бу изге омтылышны тагын да үстерү безнең бурыч. Өлкән буыннар халыкта хезмәткә мәхәббәт, үз сүзеңә һәм бурычыңа тугрылык, кешеләр белән аралашуда түземлелек тәрбияләделәр. Экономик, сәяси һәм мәдәни чәчәк ату хакына бу сыйфатларны файдалану безнең бурыч. Татарлар кайда гына яшәсәләр дә. безнең мәдәниятебез бер. XX гасыр башында татарларда милли тормышның берничә үзәге барлыкка килде. Уфа. Оренбург. Мәскәү. Петербург. Уральск. Троицк һәм башка шәһәрләр еш кына хәтта Казанның үзе белән көндәшлек итәргә сәләтле мәркәзләр иделәр. Кызганычка каршы, соңгы елларда аларның мәркәзлекләре бетерелде. Бу үзәкләрне яңадан торгызу өчен барысын да эшләргә кирәк. Төрле республикаларда һәм өлкәләрдә яшәүче язучылар бер-берсе белән аралаша алмадылар. Без үзебезнең Үзбәкстанда. Казагыстанда. Петербургта һәм башка төбәкләрдә иҗат итүче рәссамнарыбызны фәкать ишетеп кенә белә идек. Күп кенә татар архитекторлары бөтен ил буйлап шәһәрләр төзеделәр, кинематографистлар барлык республикаларда фильмнар төшерделәр, ләкин үзләренең белемнәрен һәм хезмәтләрен Татарстанга бирүдән мәхрүм иделәр. Бүгенге көннән башлап татар язучылары, композиторлары, рәссамнары, архитекторлары, кинематографистлары. үзләрен, кайда гына яшәсәләр дә, безнең иҗат берлек- ләренең дә уртак гаиләсендә дип хис итсеннәр иде. Мәктәп һәрвакыт милләтнең төп нигезе булып тора. Кеше мәктәптә тәрбияләнә, аның аңына белем, әхлак һәм шәхес нәкъ менә шунда салына. Заман таләпләренә җавап бирерлек мәгариф системасы төземәгән милләт азат була алмый. Кешенең хөрлеге аның аң-белеменнән башлана. Нинди генә кысуларга да карамастан, татар мәктәпләре Россиянең күп кенә төбәкләрендә сакланып калдылар. Милләтләрнең кушылуы турында теорияләр чыккан һәм милли мәктәпләр ябылган заманнарда безнең укытучыларыбыз искиткеч ныклык һәм фидакарьлек күрсәттеләр. Татар мәктәбен нәкъ менә алар алып калды. Аларга нинди генә рәхмәт әйтсәң дә аз булыр кебек. Хәзер Татарстаннан читтә дә татар халык мәгарифен торгызу бара. Ләкин бу гамәл югары таләпләр дә куя: яңа дәреслекләр кирәк, укытучылар кирәк, акча кирәк. Казанның. Татарстанның югары уку йортлары, галимнәре һичшиксез бу проблеманы чишүдә мәсьәләнең үтә җитдилеген исәпкә алып эшләрләр. Милләттәшләребез күмәкләшеп яшәгән төбәкләрдән килгән абитуриентларга, белемнәрен күтәрергә килгән белгечләргә, укытучыларга тиешле игътибар һәм ярдәм булыр Моның өчен Президент каршында төзелгән яшь белгечләр әзерләү буенча халыкара фондны эшлеклерәк файдалану кирәк. Безнең Халык мәгарифе министрлыгы үзенең эшен шушы яңа бурычларны исәпкә алып оештырырга тиеш. Мәдәният министрлыгы да. Президент каршындагы мәдәният фонды да нәкъ шул рәвешле татарларның мәдәни үзәкләрен торгызуда ярдәм күрсәтергә бурычлы. Бу мөһим эштә Бөгентагар иҗтимагый үзәге һәм аның төрле төбәкләрдәге бүлекчәләре дә сизелерлек роль уйныйлар. Сүз дә юк. татар мәгарифен һәм мәдәниятен үстерүдә Татарстанның рәсми органнары да. татарлар яшәгән дәүләтләр һәм өлкәләр дә хуплап күтәреп алырлык дәүләт программасы кирәк. Татарстан хөкүмәте бу юнәлештә кайбер республикалар һәм шулай ук Россиянең өлкәләре белән килешүләр төзи башлады инде. Татар мәдәнияте үсешенә ярдәм итү өчен Татарстанның башка дәүләтләрдәге даими вәкиллекләрен мөмкин кадәр күбрәк файдаланырга кирәк булачак. Алар экономик һөм илчелек вәкаләтләрен башкарып кына калмыйча, чын мәдәни үзәкләргә әверелергә тиешләр. Татарстан Президенты моны татар милләте каршында әхлак бурычы дип карый Бөек мәдәниятнең һәрвакытта да үзенең милли тамырлары була. Гомумкешелек кыйммәтләре мәгълүм милли шытымнардан үсеп киткәннәр Икенче яктан, үз милләтенең мәнфәгатьләре белән яшәгәндә генә гомумкешелек үрләренә күтәрелеп була. Бәлки үзара ярышүчы. берсеи- берсе баетып торучы һәм шул ук вакытта яңа. кабатланмас төсмерләр алучы милли мәдәниятләр әлегә кадәр кешелек дөньясы тудырган иң зур байлыкт ыр!... XIX гасырның ахыры. XX йөзнең башы татарлар өчен мәдәниятнең бик тиз үскән чоры буллы. XXI гасыр чигендә торганда да татар милләтенең һәм аның мәдәниятенең үсешендә яңа күтәрелеш булыр дип ышанасы килә. Минем тарихи гаделлекнең тантана итүенә иманым камил. Сүземнең ахырында Конгресска уңышлар, файдалы очрашулар һәм эшлекле фикер алышулар теләр идем. Мин Конгресста кабул ителгән карарлар татар милләте үсешендә мөһим этап булыр һәм киләчәктә Татарстан Республикасының барлык дәүләт структураларында һәм аның Президенгында тулаем яклау табар, дип ышанам Игътибарыгыз өчен зур рәхмәт