Логотип Казан Утлары
Шигърият

МАТУР БАБАЙ

Чор куркыныч булган Шул чорда да Булганбыз ла без шук малайлар! Шуклык өчен колак бора торган Авылга бер Матур Бабай бар һай. соклангыч иде яралары! Кылыч, камчы, богау эзләре Зарланганын һичкем ишетмәде. Сызланганын беркем сизмәде. Тиран чоры мыни шул балачак’’ Без кәлҗемә буын сизмәдек: Матур бабай гел Ысталин сыман. Бигрәк чибәр! диеп сөйләдек Их, егетләр! — дияр иде бабай. Яратуны сезме беләсез?! Сез бит көлеп кенә үбәсез дә. Үбеп туйгач ятып көләсез Ә мин менә Чапай белән чакта Бозлы суны йөзеп чык гым да Чибәркәйнең кочагына аудым Сикергәндәй булдым упкынга! Ә сез?.. Шаян бабай. Матур Бабай! Тәрәзәңнән карап торасың. Шомыртларын аша карыйсын да Серле игеп тамак кырасың. Матур Бабай! Йортың алдындагы Ак шомыртлар һаман куерды Ил тутырып чәчәк атарга соң Ходай үзе мәллә боерды? Ак шомыртлы синең йорт ышыгың. Урам ягындагы читәнең Аулак оя булды гашыйкларга, Мин дә аны читләп үтмәдем... Ләхетлеккә такталарың әзер... Шаккаттырдың кинәт авылны — Хәтта ләхет такталарың, бабай, Сөю нуры булып кабынды. Көннәрдән бер гаҗәеп бер көндә Сискәндереп Сәрби апаны, Алып чыкмасынмы Матур Бабай Ләхетенә дигән тактаны! — Чөкердәшсен әле гашыйклар! — дип,— Борчылма, дип,— карчык, бул тыныч!— Ясап куйды шомырт ышыгына Гөл шикелле матур утыргыч. — Былбыл моңыннан да дәртлерәк шул Мәхәббәттән янып әйткән сүз... Гомер буе юктан йомгак чорнап, Юк йомгакны, карчык, сүткәнбез! Килче, кая, бер кочаклыйм әле... Шомырт исе килә бөркелеп! — Яшьләр сүзен тыңлап котырасың! — Сүт шул утыргычны, карт тиле! ...Кайттым. Күрдем. Матур Бабай салган Йорт нигезе иңгән. Чүп баскан. Безне кавыштырган утыргычның Эзе дә юк хәтта ичмасам... Участковый миңа сөйләп бирде: — И туганкай, ниләр әйтергә? Күптән дөньяда юк Матур Бабай, Елмаюы гына хәтердә. Сөя белми бугай яңа буын... Бер дуңгызы, әнә. нишләде — Гашыйкларга дигән утыргычта Төнбоектай кызны көчләде! Матур бабай үлгәч, Утыргычта Сүгенешеп һаман эчтеләр һәм тән язар өчен Матур карттан Калган йортны хәтта иштеләр. Денсез буын килде бу дөньяга — Итек салмый түргә менүче. Бисмилласыз агач утыртканбыз — Шуңа сөмсез аның җимеше! .. Матур Бабайлы чор! Сөю чоры! Җилләреңә кадәр исемдә! Төш күрмичә йокла. Матур Бабай Безне күрүең бар төшеңдә Оҗмахта да шаяртасыңдыр син Җәннәт бакчасымы чын бакча'1 Их, гашыйклар сайрашадыр анда Минем утыргычта таңгача! Сөю сүзе сеңгән шомырт исе Менә кайда иде чын җәннәт! Кош сайра гыл үбешәләр анда Кайтып килик мәллә, җәмәгать* 1 !. ...Кемнәр булып үсәр бүген җиргә Яланаяк баскан малайлар? Яраттыра торган утыргыч юк һәм күптән юк Матур Бабайлар Чишмә күзләре Сиксрәм дә чыгам чиеннән һәм Карт бер каен ындыр артында. Җаны елый мәллә шул каенның? Төпләреннән чишмә саркыла Юклыгына күптән ул каенның Йомылдылар чишмә күзләре Карашларын аның гоймак булып. Үле җиргә килеп тезләндем ...Җан түрендә уянды шул чишмә Шавын каен чөеп болытка: «Икәү чагылдыгыз суда! диде. Бөдрә малай, шуны онытма!» Җан түрендә уянган бу чишмә Чылтырасын шулай, җырласын' ...Дөньяда юк чишмә күзләреннән Томраеп син карап торасын Шайтан коткысы Син коега төкерергә өйрән! Угка төкер! Ризык капканда Бисмиллаңны берүк әйтә күрмә' Сүгенеп ят кичен яiканда! Гел атлап чык яткан көянтәне «Эһ-һсм!» димичә ач мунчаны Дустың йортына гел терәп кенә Тергезгәләп җибәр учагын. Кызлы капкаларга дегет буя. Күпләп бурыч ал да— түләмә. Чын дөресен белсәң, эчеңә йом — һичкемгә дә берүк сөйләмә! Өйрәнеп ал аяк чалу серен - Мәтәлсеннәр! Үзең мәтәлдер, Үзең тартып торгызгандай кылан. Тормый икән җырла матәмне. Елый-елый мәдхияләр сөйлә! «Җаным!» —диген җанын алганда. Шулай яшәсәң дә, агай-эне. Туры гына килер таманга! Яраттыр да чыгып ычкын һәрчак: «Көт. җаныем, хәзер кайтам!» дип... А што? — һичкем синең паспортыңа Язмаган бит әле: «Шайтан» дип! Гозер Дулкын гомерен бир миңа. Ходам! — Җил һәм диңгез мине бар итсен. Мине кабер түгел — еракларда Кыяларга тигән күк көтсен... Язсын берүк төпсез күккә ыргып, Азат куәт булып дуларга — Актарылып горур таш кыяга Ташланырга... Шунда тынарга. Гөрселдәсен йөрәк тибешләре. Шул кыядан ашсын күкләргә — Күтәрелсен барлык хыялларым Күкләр белән бергә күкрәргә... ...Исән чакта «Яши» димәсеннәр, «Нинди дулкын килә!» дисеннәр, «Гашыйк булган! Бу кушылган ахры Тиле дулкын белән!» дисеннәр. Мин теләмим язмышларын утның, Җилнең, болытларның, тимернең... Тик бер генә гозерем бар, Ходам: Бир син миңа дулкын гомерен!. . п ...Ниләр генә уйлатмыйсың, диңгез! Каян килә юләр бу фикер9 Чынга ашмас хыял! Ә шулай да... Бәлки Ходай мине ишетер?.. Язгы су Хәтерлисең микән — кар астында Сулар чылтыраган ул кичне? Җир җылынды йолдыз карашыннан, Үзәннәргә язгы су төште.. Чылтырады сулар кар астында... Бу — безнең яз иде! Әле дә Митингитлы сырхау бу дөньядан Колакларым i OHI ан хәлемдә. Элмәк эләр өчен җайлы урын Эзли торган кыен чакларда Кар астыннан шул яз чылтыравы Саркып чыга... Җанны актара. Мин йотлыгып эчәм бу дөньяны! Әллә соң бу үзе язмышмы? ...Җем-җем килеп кар астында ага Мәхәббәтем минем язгы су... Имән Кайчан илһам килгәнен мин беләм һәм һәрвакыт әзер мин ана Борын заманнарда яшәгән бер Имән шавы җанда уяна. Җан күченә, диләр Газраилнең Канат җиле миңа тигәндә Бер өн булып күчәр ахры җаным Мәңге гүләп торт ан имәнгә Йолдыз нурын эчәр ябалдашлар. Нык тамырлар җирдән сут ташыр Гаҗәеп бер яңа язмыш булып. Җир белән Күк миндә тоташыр.. Әлләни сер түгел лә ул бәхет. Күптән аңладым ла мин аны! Бәхет пакь чирәмгә ялгыз ятып, Имәнгә баш салып уйлану..