МАЛ БҮЛӘБЕЗМЕ?

Кем малы? Аны кемнәр бүлә? Ничего? Бүленгән өлешләре гаделме'7 Өлегә шушы сорауларның берсенә дә җавап юк. шуңа карамастан барыбер күңелдә бер сәбәпсез шом барлыкка килә Чонки мал бүлү бик сирәк очракта гына гаугасыз, рәнҗүсез тәмамлана Адәм баласының табигатендә аның психологиясендә канәгатьлеккә караганда комсызлык көчлерәк булганга шулаймы икән ул. әллә мал бүлү һәр очракта диярлек гаделсезлек белән тәмамлангангамы? Бергә кушу, уртаклашу киресенчә сирәк очракта гына канәгатьсезлек уята, чөнки уртаклашу— дуслар эше. бүлешү — дошманнарны кы Башкорт һәм татар галимнәре, башкорт һәм татар әдипләре берәр фән әһелен, язучыны, күренекле шәхесне бүлә башласалар. Паола Веронезеның бөр рәсеме күз алдыма килеп баса -Солөймөн пәйгамбәр хөкеме- дип атала ул рәсем Ике хатын Солөймөн пәйгамбәргә бер бала алып килгәннәр Хатыннарның икесе дә -бала минекедип бара «Ярый алайса,—ди Солөймөн пәйгамбәр.—сезнең икегезне дә рәнҗетмәс өчен баланы урталай бүлеп бирем- Баланың чын анасы, аны газапланып тудырган хатын шундук баладан баш тарта Юк. миңа ярты бала кирәкми, аңа бирегез, ди Һәм Сөләймөн пәйгамбәр баланы нәкъ шул баш тарткан хатынга бирә «Казан утлары-ның 1991 елда чыккан 12 нче санында Әдхәт Синугылның «Бер мираска — ике караш- (Акмулланың тууына 160 ел тулу уңаеннан) исемле мәкаләсе басылган Сүз Әхәт Вилдановның Уфада басылып чыккан -Мәгърифәт, яктылык йырсыһы- дигән китабындагы төгәлсезлекләр турында бара Китаптагы барлык төгөлсезпеклөрне. риясыз ычкынган һәм уйлап эшләгән ялганнарны бергә кушып әйткәндә. Ә Вилдановның китабы Мифтахетдин Акмулланы башкорт милләтеннән икәнлеген исбатлауны күздә тота Күренекле әдипләрне, галимнәрне, тарихта тирен эз калдырган зур шәхесләрне бүлү инде күптән бара Аның башлануына ничә ел икән? Илленче елларның азагында мин -Һади Такташ иҗатының башкорт шигъриятенә тәэсире- дигән темага диплом эше яздым Һади Такташ, чыннан да башкорт шигъриятенә тәэсир иттеме икән? Бу турыда башкорт галимнәре һәм шагыйрьләрнең фикерен беләсем килеп, тоттым да Башкортстан язучылар союзына хат яздым Дистәгә якын хат белән җавап килде Әйе Һади Такташның башкорт шигъриятенә ясаган тәэсире көчле иде диделәр алар Ә бүгенге көндә шундый хатка җавап килөр идеме икән? һәм җаваплар ничегрәк булыр иде? Минем шуны бөләсем килә. Шул хаттан соң башкорт галимнәренә, башкорт шагыйрьләренә. әдипләренә карата ихтирам хисе уянган иде Ул ихтирамым әле дә яши Шул ук вакытта шушы ике милләтнең интеллигенциясе арасында мал бүлү башланса, ничектер күңелсез булып китә Югарыда күрсәтелгән -Солөймөн пәйгамбәр хөкеме дигән рәсемдә күрсәтелгән низаг искә килеп төшә Шушы ике халык галимнәре әдипләре арасындагы -мал бүлүгә- әһәмият бирми дә башлаган идем Пүчтөк эш бит, нигә борчылырга? -Бер мираска—ике ка раш»ны укыганнан соң исә нигәдер җан әрни башлады Акмулланы ничек тигезләп икегә бүләргә? Икегә генә түгел өчкә бүләргә кирәк бит әле Ә нигә соң казакълар үз олөшпөрөн сорамыйлар? Аларга да бит бер олөш бирелергә тиеш һәм иң читене, иң гонаһка барып җиткән мәсьәлә — мәрхүмнең каберен казып мәетне җир остенө күтәреп бүлгәләргә микәнни? Бәлки боек шагыйрьнең шигырьләрен генә бүләргә кирәктер? Татар җирендә язылган шигырьләрне татарларга, башкорт җирендә язылганнарын башкортларга һәм казакъ җирен К дә иҗат ителгән шигырьләрне казакъларга бүлеп бирергә кирәктер? һәм бәлки аның каберенә дә өч таш куярга кирәктер? Өчне куймаган очракта да, кабер ташының беренчесен табып урынына утыртырга кирәктер, бәлки? Кешелек дөньясында иң зур гөнаһ бар Ул —мәетнең истәлеген пычрату (осквернение праха) дип атала Кабергә куелган ташны урлап алып китеп, яңа. ялган таш кую әнә шул эш түгелме соң. •■Бер мираска — ике караш-ны башка кеше язган булса, мин әллә ни әһәмият тә биреп тормас идем. Әдхәт Синугыл язган Мин аны ихтирам итәм. Әле менә шул мәкаләне укыганнан соң туктаусыз җан сыкрый Әдхәтнең шигырьләрен яратып укыйм, аның чын-чыннан культуралы, интеллигент шәхес булуын беләм Ләкин язмаска кирәк иде ул мәкаләне1 Бу очракта андый тәнкыйть сүзе, әллә ничек, урынсыз тоела Ни сәбәп? Әдәби әсәрне, фәнни эшне тәнкыйтьләп була. Андый тәнкыйть әдәби әсәрдән фәнни эштән ялгышлык яисә төгәлсезлек табып, дөресе ничек булуын күрсәтә Баштанаяк ялганга корылган, ялганны максат итеп алып, шул ысулда язылган мәкаләгә исә тәнкыйтьнең ярдәме тими. Андый мәкаләне тәнкыйтьләп тә булмый Гомумән, шагыйрьнең яисә башка берәр күренекле шәхеснең нинди милләттән булуы фәнне кызыксындырмаска тиеш. Үзен галим санаган кеше мондый эш белән шөгыльләнергә дә тиеш түгел Кемнең нинди милләттән булуын ачыклау — кадрлар бүлегендә эшләүче вак чиновник эше. Кемнең кайсы милләттән булуын ачыклап, анкетаның бишенче пунктына теркәү КГБ өчен эшләнә иде. Бигрәк тә җаваплы эшкә яисә зуррак урынга утырыр алдыннан кирәк була иде кемнең нинди милләт вәкиле булуы. Хәтта хатыны нинди милләттән икән дип җентекләп тикшерәләр иде әле кайчакта. Галимне, минемчә, бары тик гыйльми мәсьәләләр генә кызыксындырырга тиеш Минем өчен, мәсәлән. Акмулланың шигырьләре феноменаль, башка шагыйрьләрнең иҗатларында чагылмаганча үзенчәлекле булуы белән кызыклы Ул — мәгърифәтче Башка мәгърифәтчеләрдән Акмулла шул ягы белән аерылып тора: ул— гамәли мәгърифәтче, турыдан-туры аудиториягә мөрәҗәгать итеп, үзенең аудиториясендә яшәп, үзенең укучылары һәм шәкертләре белән турыдан-туры мөнәсәбәткә кереп эш итүче остаз, шагыйрь, чичән, сердәш, киңәшче һәм дәрвиш Акмулланың өстенә алган пәйгамбәрлек вазифасын русча бер сүз белән дә аңлатып була, ул — проповедник. Проповедниклыкны ул татар, башкорт, казакъ, кыргыз арасында алып барган һәм, гаҗәп талантлы шәхес буларак, шушы дүрт телдә дә аңлашырлык лексика туплап, шул төрки телләрнең күбесендә актив кулланылган сүзләр белән шигырь язган. Ул бит әле шигырьләреннән тыш, аудиториягә турыдан-туры мөрәҗәгать итеп, аларның телендә дә сөйләшкән булырга тиеш Шигырь язу аның гаҗәп зур күләмле эшенең бары тик кечкенә бер өлеше генә булган дип әйтергә тулысынча хакыбыз бар Мулла буларак, ул Коръән укыган, кирәк чакта яшьләрне никах- лаштырган бәхөс-низаг чыккан очракта казый булып, хокем дә чыгарган Акмулла масштабындагы шәхес, билгеле, игенчелек эшен, мал асрау гыйльмен һәм сәүдә-финанс гамәлен дә белми калмаган. Балаларга дәрес бирү, укырга- язарга өйрәтү — бусы инде табигый хәл Гомумән, унсигезенче гасырның азагыннан алып, егерменче гасыр башына кадәр яшәгән татар руханиларында Ренессанс чорына хас универсализм, киң тармакта хәбәрдар булу күзгә ташланып тора. Шушы фикерне дәлилләү өчен Шиһабетдин хәзрәт Мәрҗәни белән Ризаэтдин Фәхретдиновның исемнәрен атау да җитә торгандыр дип уйлыйм Ренессанс ысулында иҗат итү Акмулланың шигырьләрендә җәйрәп ята Өстенә алган пәйгамбәрлек вазифасын эшкә ашырганда Акмулла, һичшиксез. татарлар белән татарча, башкортлар белән башкортча һәм казакълар белән казакъча сөйләшкән Ул чакта бу тугандаш телләр бүгенгегә караганда бер-берсенә якынрак торганнар Ленин бабай ярдәмендә халыкларны сортировать итеп, аларның араларын чик белән бүлгәннән соң. төрки телләрдәге аерма елдан-ел көчәя алар бер-берсеннән ерагая башладылар. Акмулла исән чакта башкортлар аны үз шагыйрьләре итеп санаган булулары да мөмкин һәм әгәр бүгенге кондә дә аны үз итсәләр, бу эш өчен мин башкортларны гаепләмәс идем Шуны да истә тотарга кирәк Күренекле шәхесләрне башкорт итәргә теләп дәгъва куптарганда, күптән сынап йорим, башкорт галимнәре беркайчан да төшеп калганнарны сайламыйлар Кол Гали. Мәҗит Гафури һәм менә Әхәт Вилданов әфәнде -дәлилләгән» Мифтахетдин Акмулла Шушы мәкалә белән минем татар галимнәренә, әдипләренә мөрәҗәгать итәсем килә Башкортлар татарның күренекле шәхесләренә кул сузганда бу эшкә бер дә каршы килергә ярамый Гомумән бу темада бәхәсләшүнең бер тиенгә дә кирәге юк Әйтик Акмулла күләмендәге шагыйрьне тагын берничә милләт үз итсә — ул аларга да җитәр, безгә дә калыр Боек шәхес бүлеп алганга карап кына кимеми, киресенчә, аның күләме, әһәмияте арта Шунысын да онытырга ярамый «мал бүлүфәнне баетмый, киресенчә, вакытны һәм кочне алып фәнгә шактый зур зыян китерә Кабат морәҗәгать итеп үтенеп сорыйм хәтта безнең барлык язучыларыбызны. галимнәребезне, тарих битендә эз калдырган шәхесләребезне йөз процентка башкорт итеп бетергән очракта да. җавап язып вакыт әрәм итәргә кирәкми Киресенчә андый галимнәргә рәхмәт кенә әйтергә кирәк' Безгә реклама ясыйлар бит Әллә вакытларын һәм көчләрен шул татардан башкортлык эзләп исраф итеп бетергәнгә, Башкортстан галимнәре үз әдәбиятларындагы бер гаҗәп зур казанышны шушы көнгә кадәр бәяли алмыйлар Сүз Талха Гыйниятуллин иҗаты турында бара. Бу язучының әсәрләре, һичшиксез, дөнья әдәбияты тарихына кереп калачак Беренчедән. Талха сугышның моңа кадәр беркем күрсәтә алмаган ботенләй яңа ягын ачып бирде Гыиниятуллинның әсәрләрендәге сугыш теге -ура- кычкырып атакага бару белән генә чикләнми Ул җиңүгә һәм җиңелүгә дә әһәмият бирми Җиңү һәм җиңелү—вакытлы хәл Без бүген шул нәтиҗәне күрү бәхетенә ирештек җиңүче вөҗдан хөкеме каршында җавапка тартылып бар җинаятьләре өчен җәза ала Талханы сугышның адәм баласы психологиясенә ясаган тәэсире кызыксындыра Сугыш дигән нәрсә көшенең психологиясенә көчле тәэсир ясый Шул тәэсир инде күптән юкка чыккан бик борынгы кыргыйлык чорындагы әшәке инстинктларны уятып, җан ландырып җибәрә Гыйниятуллин үзенең әсәрләрендә менә шушы феноменны күрсәтә алган Аннан соң ул сугышның канга сеңеп калуы, сугышка катнашкан кешегә гомер буе тәэсир итеп торуы һәм шуның аркасында тулысынча бер буынның сугыш корбаны булуы турында яза Әйтик Толстойдан аннан соң Хемингуэйдән соң (-Сау бул, корал-) сугыш турындагы әдәбиятка әллә ни яңалык өстәгән язучы юк диярлек иде Башкорт язучысы Талха Гыйниятуллин табигый тыйнаклык белән дөнья әдәбиятына зур олеш кертеп куйды Белмим башкортның әдәбият белгечләре кая карый торганнардыр’’ Әллә бу зур һәм үзенчәлекле иҗатны яктыртырга аларның тешләре үтми әллә Гыйниятуллин ның каны чиста түгел. Кан чисталыгын тикшерү бит ул гөнаһсыз эш түгел Теге Алман фашистлары чорында кан чисталыгын өйрәнү белән мавыгуга әле бит бары тик ярты гына гасыр үтте Талха Гыйниятуллинның иҗатын өйрәнү белән шөгыльләнгән очракта, аның әсәрләрендәге яңалыкларга таянып дистәләгән докторлык диссертациясе язарга момкин Татар галимнәреннән мин шуны үтенер идем бу язучының иҗатын ойрөнө башларга иде' Әгәр шушы эшне татар галимнәре башлап җибәрсә, беренчедән, башкортның әдәбият белгечләренә зур ярдәм булыр иде. икенчедән, бу эш таш белән атканга аш белән ату булыр иде Минем туган авылым Ык елгасының сул як ярына урнашкан Уң як ярдан Башкортстан җире башлана Шушы ике тугандаш милләт күп гасырлар бер табыннан ашап шатлык-михнәтне үзара бүлешеп колонизация шартларын бергә кичереп, сокланырлык матур мөнәсәбәттә яшәп килгән Башкортстанда туып үскен татар язучыларын, шагыйрьләрне алыйк Алар аеруча моңлы һәм яңгыравыклы итеп яза беләләр, чонки ул төбәкләрдә фольклор исән сакланган халык табигатькә якынрак яшәгән һәм борынгы гореф-гадәт борынгы йолалар күбрәк сакланган Гади халык арасында дошманлык хисе яшәвен белмим мин һәм аның булуы да момкин түгел Язучыларның зурлары, галимнәрнең чыннары арасында да татар-башкорт дошманлыгының булуы момкин түгел Совет чын барлыгы, гыйльми галимнәр белән бөррөттен номенклатур галимнәр дә әзерледә Урта белемсез вуз дипломына ирешү, фәнни эрудициясез мөстәкыйль фикер иортөргө өйрәнеп тормыйча гына диссертация язу һәм шуны яклап фен кандидаты, фен докторы дигән дәрәҗәне күрсәтүче диплом алу Андыиларның фәнни -багажлары- шуның белән чикләнә иде Менә шушы юл белән галимлеккә ирешкән көше ничек инде фен белән шөгыльләнә алсын? Башкорт һәм татар галимнәре ике милләт язучылары арасында еш кына кубып киткән чүлмәк давылын наданлык һәм культурасызлык кына аңлатып бөтерә алмый Колониаль изелүгә дучар булган империянең дагалы итеге астына эләгеп имгәнгән милләтләргә хас гауга бу -Бүлгәлә һәм идарә ит» — колониаль сәясәтнең барлык кануннары шушы аксиомадан башлана Татар белән башкортны маңгайлары белән чәкештермәгән очракта, ничек шушы ике горур азатлык сөюче халыкны тулысынча буйсындырып, кол итеп булыр иде икән? Инглиз колонизаторларының һиндстаннан китүенә ярты гасырдан артык вакыт үтте. Британия империясе кан коюсыз диярлек таркалды. Бәрелешүгә, кан коюга якыная башлау белән инглиз колонизаторлары пароходларга төялеп, туган җирләре Альбионга кайтып киттеләр. Алар киткәннән соң милләтләр арасында бугазлашу, кан коюлар булды. Тегеләр менә без идарә иткән чакта колониаль халыклар үзара дус яшиләр иде. күрәсезме, без киткәч нишлиләр, дип колониаль сәясәтне акларга азапланып та карадылар. Нәкъ шул сүзләр Кавказдагы кан коюга карата да кабатлана. Патша чорында башкортлар ничөмә тапкыр колонизаторларга каршы баш күтәреп азатлык юлында шәһит китте. Татарлар исә, (сүз колга әйләнмәгән, азатлык тәмен югалтмаган татарлар турында бара бер генә сәгатькә дә үзләренең мөстәкыйль яшәгән чорларын онытып тормадылар. Империя олтаны астында яшәү милләтләргә никадәр генә авыр булмасын, патша чорында алар бүгенге хәлгә җитеп бетмәгәннәр иде Троицкидагы. Уфадагы Оренбурдагы татар яшәгән барлык төбәкләргә җан җылысы, мәгърифәт нуры биреп торучы үзәкләр . Шул тобәклөрдөн күтәрелгән Галимҗан Ибраһимов. Дәрдемөнд, Сә- гыйть Сүнчәлөй. Сөгыйть Рөмиев. Шәехзадә Бабич кебек шәхесләр. Гомумән, башкорт ягының мохите. ни сәбәптер, талантлар тәрбияләү өчен бик тө шифалы булган. Татар белән башкорт арасындагы киеренкелек -халыклар дуслыгы- байрагы астында алып барылган җаһиллекнең чәчәк аткан чорында. Шакировлар һәм Табеевләр хакимияте вакытында көчле үсеш алды Татар мәктәпләрен бетерү паспортка һәм анкетага татарны башкорт итеп теркәүне башкорт халкы оештырмаган. Ул гаепле түгел. Бу эштә ике тугандаш халыкның катнашы да. гөнаһы да юк. Шакировның куштаннары, аның иярченнәре, аларның Мөскәүдө Старая площадь сараенда утыручы хуҗалары өчен кирәк булган ул җинаять. Башкорт һәм татар галимнәре, башкорт һәм татар язучылары арасында гауга кузгалган очракта, аның каян килеп чыгуын аңлар өчен шул милләтләрне бетереп, алардан -тарихи бердәмлек- дип аталган манкорт ясау процессын тикшерергә кирәк. Татар галимнәре һәм язучылары мине аңларлар дип ышанам. Туктатырга кирәк бу файдасыз вакчыллыкны Рәнҗемәскә тырышырга кирәк татарны башкорт итеп күрсәтүчеләргә. Бу ике милләт арасындагы тугандашлык ерак гасырларга киткән. Халыкта тугандашлык хисе әле дә исән, әле һаман яшәп килә. Күп гасырлар буе берберсенә ярдәм итеп, авырлыкларны бергә кичереп яшәгән ике тугандаш халыкның бүләсе малы бирәсе әҗәте юк икәнлеген галимнәр, язучылар, башкорт һәм татар интеллигенциясе аңларга һәм аңлатырга тиешләр. Дөрес, автономия төзегән чакта бу төбәктә дә Карабах феноменын кыстырып калдырырга тырышканнар. Шуңа карамастан, акыл белән, шөфкать- лелеккә таянып эш иткәндә, ике туган арасында бернинди низаг һәм киеренкелек булуы мөмкин түгел Киресенчә, башкорт халкында мул сакланган фольклор байлыгы, аларның табигатькә якынрак яшәүләре, бу халыкка хас самими- лек татардагы чыдамлык, мөстәкыйльлек чорыннан бүгенге көнгә кадәр килеп җитә алган көнкүреш культурасы киләчәктә дә кирәк булачак. Бәлки менә шушы сыйфатларның синтезы һәм шуны үзләштерү тәэмин итәдер башкорт ягында талантлы шәхесләрнең күп булуын? Ике тугандаш халык алдында торган катлаулы мәсьәләләрне дуслык шартларында гына уңышлы хәл итеп булачак. Мин шул мәсьәләләрнең әйбәт хәл ителәчәгенә чын күңелдән ышанам. J992 елның феврале. Переделкино.

Реклама