Логотип Казан Утлары
Публицистика

Гыйбрәтле мәгълуматлар

ТАРИХЫБЫЗ ХАТИРӘЛӘРЕ езнең эрага кадер 100—75 меңьелпыклар — Идел буена һем бүгенге Татарстан җиренә берен че борынгы кешеләрнең килеп яши башлавы Безнең эрага кадер IX—III йозлөр — Көнчыгыш Европада һем Идел-Кама буйларында иң атаклы археологик мәдәниятләрдән булган Ананьино культурасы девере бсфыигы төркиләрнең матди һәм рухи мәдәнияте белән бәйле булган әһәмиятле тарихи заман 375 ел — дөньядагы иң зур төрки кабиләләрнең — сеннәрнөң (туннарның) берләшеп Идел буеннан Рейн елгасына кадәрге җирләрне биләгән куәтле империясе төзелү Аның иң кодретле патшасы АТТИЛА 434—453 елларда тәхеттә утыра 552—745 еллар — Төрки каханлыгы яшәгән заман VII йөз башыннан икегә бүленеп Көнчыгыш Төрки каханлыгы халкының зур олешөн борынгы татар(>Утыз татар- -Тугыз татар-) кабиләләре тәшкил итә 632—642 еллар — Азов диңгезе буенда Кубрат хан җитәкчелегендә Бөек Болгар дәүләте яшәгән дәвер 650—965 еллар — Түбен Идел һәм Төньяк Каспий буйларында Хәзәр каханлыгы заманы VIII-X йөзләр — Көнбатыш Себерде борынгы татар кабиләләре җитәкчелегендә Кимек каханлыгы яшәгән заман IX йөз ахыры-Х йөз башы — Идел-Кама буйларында Болгар мәмләкәте оешу 922 (һиҗри белән 310) ел — Болгар илендә Алмас патша җитәкчелегендә ресми рәвештә ислам дине кабул ителү 1236 ел — Болгар мәмләкәтенең мангул гаскәрләре тарафыннан басып алынуы 1243 ел башы — татарның боек дәүләте Алтын Урда (Җучи олысы) төзелү Бу дәүләтнең иң атаклы ханнары Бату (1243—1255) Бәркә (1256—1266) Үзбәк (1312—1342) Җанибәк (1342—1357). Туктамыш (1360—1398) Олы Мөхәммәт (1422 1424—1438) Алтын Урданың кодрәтле әмирләре Нугай Мамай Идегәй (1352—1419 елларда яши) 1380 ел, 8 сентябрь — Алтын Урда белен Урыс дәүләте арасында Куликово сугышы 1420—1430 еллар — Нугай Урдасы оешу 1430—1440 еллар — Алтын Урданың таркалуы 1429—1598 еллар — Себер ханлыгы яшәгән заман 1434—1502 еллар — Олы Урда (Бөек Урда) яшәгән дәвер 1443—1783 еллар — Кырым ханлыгы яшәгән чор 1452—1681 — Касыйм ханлыгы яшәгән заман 1459—1556 — Әстерхан ханлыгы яшәгән дәвер 1445 елның 1 (14) октябре — Казан ханлыгы оешу Аның иң атаклы ханнары Мәхмүт (1445— 1465) Ибраһим (1467—14791 Мөхәммәтәмин (1487—1497 1502—1518 Сафагәрәй (1524—1549) Зирәк ханбикәләре Нурсолтан һем Сөембикә бөек карачылары Булат һәм Нургали Шириннәр олуг сөет һәм шагыйрь Колшәриф 1506 елның 22 мае (5 июне) — 50 меңлек татар гаскәренең 100 меңлек урыс гаскәрен тар-мар итүе 1551 елның 11 (24) августы — Сөембикәне упы Үтәмешгәрәй хан белен Москөүгә әсирлеккә алып китү 1552 елның 2 (15) октябре — Казан ханлыгының Явыз Иван илбасарлары тарафыннан яулап алынуы, татар халкына каршы геноцид (милли юк ителү) башлануы 1558 Сөөмбикөннң туганы Нугай Урдасы бие Гали Өкрам җитәкчелегендә Казан ханлыгын тергезүнең уңышсыэлыкка очрәеы 1615—1619 Җангали җитәкчелегендә татарның милли азатлык кореше 1670—1671 Татарларның Степан Разин күтәрелешендә азатлык өчен көрошүе 1708 Казан губернасы төзелү 1774 12 (25) июль Пугачевның Казанны алуы 1804 Казан университеты ачылу 1886 13(26) IV —1913 2(15) IV Татар халкының даһи шагыйре Г Тукай яшәгән вакыт 1805—1907 Татарда милли азатлык хәрәкәтенең яңа зур күтәрелеш еллары Бу хәрәкәтне езерпеүчепор һем аңа җитәкчелек итүчеләр Исмәгыйль Гаспралы 11851—1814) Габдервшит Иб раһимов (Решит казый 1850-1944) Галимҗан Баруди (1857-1921) Риза Фәхретдин (Риза казый 1859—1936) Габдулла Бубый (1871 -1922) Муса Биги (1875—1949) Иосыф Акчура (1876—1935) Гаяз Исхакый (1876-1954) Садрый Максуди (1879-1957) Шушы дәвердә Бөтен Русия мөселман корылтай- пары үткәрелү 1805- 1914 -Иттифак ол-Мөслимин- яшәгән еллар 1917 Татарда милли азатлык хәрәкәтенең яңа баскычы Бөтен Русия мөселманнарының яңа корылтайлары үткәрелү (Мәскәү 1—11 май Казан 21—31 июль) 1917 Декабрь Уфа шәһәрендә Милләт Мәҗлесе үткәрелеп -Идел-Урал штаты- тезелү (1918 елда большевиклар тарафыннан таркатыла) 1920 27 май Татарстан АССР төзелү 1990 30 август Татарстан Җөмһүриятенең (Татарстан ССР) суверенлыгы игълан ителү 1992 21 март Татарстан Республикасының бәйсез дәүләт булып яшеәе кирәклеген раслап җөмһүриятебездә бөтенхалык референдумын үгкерү 1992 19—21 июнь Казан шәһәрендә Бөтендөнья татар конгрессы үткерөлү Б РӘСӘЙ ИМПЕРИЯСЕ ТАРИХЫННАН илләтара мөнәсәбәтләргә багышлап, «Правда» газетасы (3 IV 1989) уздырган «түгәрәк өстәл» тирәсендәге әңгәмәләрнең берсендә СССРның халык рәссамы Илья Глазунов алдын-артын уйламый гына «Русия — колонияләре булмаган бердәнбер ил» дип ычкындырган иде Хәер, кем дә гаҗәпләнмәде Чөнки андый фикерләр бүген генә тумаган, җәмгыятебездә алар шактый киң таралган, аны «барлык заманнар һәм халыклар» юлбашчысы хакимлек иткән чорларда да шулай диләр иде Хәзер дә бик төпченеп тормыйлар Төрле төстәге «ямаулыклардан» торган географик картага күз салыйк союздаш республикалар, автономияле республикалар, автономияле өлкәләр, милли округлар — элекке Русия империясе кыйпыпчыклары Барысы да статус буенча, барысы да дәрәҗә буенча Беренче сортлы, икенче сортлы һ б Бу республикаларның кайберләре Союзга чыннан да үзләре теләп кушылгандыр, бәлки, икенчеләрен «үгетләргә» туры килгән, өченчеләре — Балтик буе ипләре Сталин белен Гитлер арасындагы килешүнең җәнҗаллы беркетмәсе нәтиҗәсендә «кергән», дүртенчеләре Тарих яңгыравыклы сүзләр ярата Русия тарихында «колония», «яулап алу», «экспансия» кебек төшенчәләрне табу кыен Анда «яңа җирләрне үзләштерү», «кушу», «кушылу», «үтенече буенча», «составына кергән» кебек тәгъбирләргә өстенлек бирелә Русия империясенең яулап алулары Совет тарих энциклопедиясе мәгълүматлары буенча түбәндәгечә бара 1364 — Коми җирләре Мәскөү князьлегенә бөйлелеккө эләгә 1478 — Карелия Россия составына «керә» 1552 — Казан ханлыгы яулап алына 1557 — Адыгея. Башкортстанның күп өлеше Удмуртия тулысы белен Россия дәүләте составына кертелә 1630 — Бурятия һәм Якутия Россия составына кертелә. 1654 — Переяславль радасы Украинаның яңадан Россиягә кушылуы турында карар кабул ите 1721 — Эстония, шупай ук Видземе, Ништадта төзелгән тынычлык килешүе буенча. Россия империясе составына кушыла, ө Речь Посполитая бүленгәннән соң. Латвия территориясенең калган өлеше дө Россиягә кертелә 1731 — Казагыстанның «үзе теләп» Россиягә кушылуы башлана 1756 — алтайлыларның «үтенечен канәгатьләндерү йөзеннән» Таулы Алтай Россия составына 1771 — Калмык ханлыгы яшәүдән туктый, ул Әстерхан губернасы составына кертелә 1774 — Төньяк Осетия. Олы һәм Кече Кабарда Россия кулына төшә 1783 — Кырым Россия составына алына 1792—1793 — Яссы килешүеннән һәм Речь Посполитаяның икенче тапкыр бүленүеннән соң, Молдавиянең сулъяк ярдагы җирләре, ә 1812 елда Бессарабия Россия өлешенә тия 1771—1795 — Речь Посполитая бүленгәч. Белоруссия җирләре Россия өлешендә кала 1801 — Көнчыгыш Грузияне һәм Көньяк Осетияне Россиягә кушу үткәрелә. 1805 — Карабах ханының яклау сорап мөрәҗәгать итүе нәтиҗәсендә Таулы Карабахны Россиягә кушалар 1810 — Ингушлар «үзләре теләп» рус дәүләтенә керә 1810 — Абхазия Россиягә кушыла 1826 — 1828 — Көнчыгыш Әрмәнстанны Россиягә кушу тәмамлана 1863 — 1864 — Көнбатыш Грузияне кушу үткәрелә 1863 — Төньяк Кыргызстан Россия составына керә XIX гасырның 60 еллары — Казагыстан җирләрен Россиягә кушу тәмамлана 1865—1873 — Коканд Бохара һәм Хива ханлыклары (хәзерге Үзбәкстан) яулап алына 1873 — Хивага каршы походтан соң Каракаппакстан Россия протекторатына эләгә. 1876 — Россиягә Көньяк Кыргызстан һәм Таҗикстанны кушу төгәлләнә 1877—1878 — Рус-төрек сугышыннан соң Аҗарстанны Россиягә кушалар 1885 — Бөтен Төрекманстан диярлек Россия империясе составына кертелә 1914 — Тува ягы Россия протекторатына әверелә Болары 1917 елда большевиклар хакимияте урнашканчы булган «казанышлар» Аннан соңгылары барыбызга да мәгълүм Тарихның И Глазунов һәм аның фикердәшләре танырга теләмәгән сәхифәләре менә шундый Материалны Әхмәт РӘШИТ әзерләде КҮЧЕНҮЛӘРДӘ ҮЗГӘРЕШ алык саны табигый үрчү һем читтән күчеп килү (механик үсеш) хисабына арта. Табигый үрчү республика халкының милли составына, гореф-гадәтләренә һәм гаиләләрнең матди хәленә бәйләнгән һәм ул гадәттә, кыска вакыт эчендә кискен үзгәрми Механик үсеш исә мәгълүм сәяси һәм икътисади максатлар куйган хакимият тарафыннан шактый дәрәҗәдә идарә ителә Табигый һәм механик үсеш республика халкының тулаем санын гына түгеп аның аерым өлешләре нисбәтен һәм сыйфатын да үзгәртергә мөмкин Моның нәтиҗәләре тиз арада яшәешнең барлык даирәләренә җитди йогынты ясавы ихтимал Шушы җәһәттән тикшергәндә. 1991 ел Татарстанга нинди яңалыклар алып кипде соң? М Х Республикабыз халкының механик үсешен чагылдырган түбендәге таблицадан 1991 елда Татарстанга 98 мең кеше күчеп килүен һем аннан 87 мең кешенең күчеп китүен күрәбез Менә шушы ике санның аермасы җөмһүриятебездә телләнеп калучыларның микъдарын белдерә Минус билгеле саннар исе шул милләтләрнең республикабызда кимүен — күчеп китүчеләрнең килүчеләрдән артыграк булуын раслый Мегълүм ки. тоталитар режим чәчәк аткан заманда Союз җитәкчелеге һәм КПСС юлбашчылары СССР милпөтлерен механик аралаштыру урыстан башка халыкларны тарихи ватаннарында да азчылыкка калдыру аларны зәгыйфьләндер* туган телләрен һәм мәдәниятләрен кысрыклау сәясәте алып барды Республикаларның төп милләтен читкә тарату алар урынына урысларны Һәм кайбер бүтән ят милләтләрне күчереп китерү эзлекле рәвештә тормышка ашырылды Совет империясенең таркалуы бу хөаефле хәрәкәткә дә чик куйды Татарстан халкының механик үсешен күрсәткән таблица мәгълүматлары — шуңа бик ачык дәлил Аннан күренгәнчә хәзер татарларның Татарстанга туплануы башланган — бер ел эчендә тарихи ватаннарына кайтып урнашкан милләттәшләребез саны 9402 кешегә җиткән Милли аң үскен дәвердә һәр милләт үз иленә, үз җөмһүриятенә тартыла — Татарстанда кайбер азчылык халыкларның саны кимүен бары тик шуның белен генә аңлатырга мөмкин 1991 елда Татарстанда урысларның да гомуми саны арткан Бу — республикабызда тормыш дәрәҗәсенең матди яктан тирә-яктагы күп кенә тебөкләрдөгедән югарырак булуы татар халкының башка милләтләргә дустанә мөнәсәбәте нәтиҗәсе Башка илләрдә һәм халыкларда гадәттә кешенең тарихи ватаны һәм туган җире бер ил була Татар бу яктан фаҗигале язмыш корбаны Әмма редакцияләргә килгән үтенеч хатларыннан Татарстанга җибәрелгән аерым вәкилләрнең гозерләреннән беләбез фаҗигале язмышын үзгәртеп җөмһүриятебезгә күчеп кайтырга омтылган милләттәшләребез йөз меңләгән Аларны ташкын кебек Татарстанга агылудан тарихи ватанында торакка мохтаҗлык кулай эш табу кыенлыклары гына тыеп тора Республикабыздан нахак хөкем ителеп яки башка мәкерле алымнар белен кысрыклап читка тибәрелгән милпөттөшлөребөзнең һәм аларның нәселләренең тарихи ватанында яшәргә хакы бар Ләкин әле бүгенге кадер аларны ата-баба нигезенә кайтару өчен махсус законнар кабул ителмәгән тиешле бюджет аерып бирелмәгән Сибелгән чечелген татарның үз иленә җыйналыр көне җитте Былтырның хисабы бу эшнең башлануын раслый Иртәге шушы хәрәкәт тагын да көчәер дип ышанасы