Логотип Казан Утлары
Хикәя

БИГРӘК ШӘП ИЛЕБЕЗ!

Мин килгәндә райком алдында биш-алты кеше бөтерелә иде. Озын чәчле, битләрен йон баскан ир-узаманнар кулларындагы транспарантны селкәселкә нәрсәдер кычкыра Сүзләрен анлап булмый, иллә мәгәр язулары әллә кайдан ук аермачык күренеп тора. «Коммунистларны кырыгыз!» — Ишеккә якын бармагыз, райком сургучланган,— дип миңа каршы төште милиционер. — Эшләпәм калган иде бит әле — Юк, юк, ярамый! Президент указын җиренә җиткереп үтәргә кирәк.— Милиционер баштанаяк миңа күз йөгертеп чыкты да:—Әй, абзый.— диде.— Эшләпә нәрсә ул хәзерге заманда?! Башыңны сакла. Ул да булмады, сакаллы әзмәверләр, йодрыкларын болгап, миңа табан атлады. Эшләпә кайгысы китте. Баш исән чакта тизрәк моннан ычкынуың хәерле. — Үлем партократларга! — дип, артымнан акырып калды сакалбайлар... Бу мәхшәрне Шомабаев абзый каршыдагы райсовет тәрәзәсеннән карап торган икән. Ул мине үзенә чакырып алды. — Дә-ә, энем, хәлең хөрт хәзер Шомабаев абзый озак еллар райком секретаре урынында утырды Институтны тәмамлап, зоотехник булып эшләгән җирдән райкомга инструктор итеп ул алдырган иде мине. Ризалыгымны да сорап тормады «Партия органнарына нәкъ синең кебек перспективалы яшьләр кирәк»,—дип кенә әйтте. Ләкин Шомабаев абзый белән озак эшләргә насыйп булмады Дөньялар үзгәреп, власть партия кулыннан ычкына башлагач, райкомны ташлап, райсоветка күчте ул — Ярый әле вакытында китеп өлтердем,— диде Шомабаев. шатлыгын яшермичә.— Йөрер идем этү синең сымак фетнәчеләр рәтендә — Мин фетнәче түгел! — Йә, ярый, ачуланма. Шаярып кына әйтүем — Шомабаев дусларча аркамнан сөеп куйды.— Шулай да киләчәк тормышын хакында җитди уйларга кирәк Кайда барасың хәзер? Кем сине эшкә ала? Син бит партократ! Мин, нәрсә әйтергә белми, җилкәмне җыердым — Ярар, борчылма,—диде элекке хуҗам, мәрхәмәтле елмаеп — Шомабаев абзаң исән чакта ким-хур булмассың Мин сиңа файдалы Марсель СӘЛИМОВ (1949) Башкортстанда чшауче чзучы-сатирик Уфада Б>ч Мәска- чыккан китап tup («Тагврмочм чана» я Күгәрчен соте» һ.б.) авторы «һәлак» журналы 8 М бер киңәш бирәм Син. энем, хәзер Демократик консерваторлар партиясенә бар Аның җитәкчесе Олпат Кылтапович. Сиңа кадәр райкомда эшләп киткән иде. Бик таләпчән, принципиаль кеше. Синең кебек тәҗрибәле аппаратчыны читкә типмәс. Шомабаевның киңәшен тотып, мин яңа партия хуҗасына юл тоттым. Олпат Кылтапович дигәннәре чынлап’та бик таләпчән булып чыкты. — Сәяси биографияңдә кара таплар юкмы? — дип сорады, күрешкәч тә. — Юк шикелле. Минем җавабым аны канәгатьләндермәде. Шуңа күрә соңгы вакытта бөтен кешегә дә бирелә торган бердәнбер демократик сорауны чәпәде: — 19 августта нәрсә эшләдең? — Мин фетнәче түгел! — дидем, тегенең тел төбен аңлап. Әмма ул төпченүен белде: — Конкретно итеп әйткәндә? — Конкрет әйткәндә, баз казыдым. — Кемгә? — диде ул, кинәт сагаеп.— Коммунистларгамы, демократларгамы? — Берсенә дә түгел. Бәрәңге салырга баз казыдым. Фетнә мәлендә ялда идем. — Тукта, бу ничек була инде? Илебезнең барча прогрессив карашлы патриотлары Ак йортны саклады, демократияне яклады. Ә син баз казып яткансың. Фетнәчеләр җиңсә, подпольега качырга җыенгансыңдыр, бәлки. Кем белә, әллә син шуның өчен баз казыгансың... Ю-ук, мондый шикле биография белән безнең партия аппаратына эшкә алу мөмкин түгел. Син инде, энем, эш сорап, бүтән партияләргә мөрәҗәгать итеп кара.— Ул миңа Консерватив демократлар партиясенең адресын бирде. Көчкә эзләп таптым бу оешма резиденциясен. Кала читендәге ташландык йорт подвалында булып чыкты. Андагы партия лидерының сораганын да көтеп тормыйча: — Мин фетнәче түгел! — дидем. Тик аның моңа исе китмәде. — Ничава, булырсың әле,— дип кенә куйды —Күпме утырдың? — Кайда? — Төрмәдә! — Мин төрмәдә утырмадым, райкомда утырдым. — Хыянәтче! — дип кизәнде ул миңа, ачуланып.— Яхшы чакта үкчәңне күтәр? Азак аңладым: бу оешмада консерва заводы җитештергән әйберләрне партияләп чәлдерүчеләр әгъза булып тора икән. Шуңа күрә алар үз «эшмләрен подпольеда, ягъни идән астындагы подвалда алып баралар. Район үзәгендәге сәяси мохиткә кул селтәп, туган авылыма юл алдым. Колхоз рәисе белән без яхшы танышлар—мине райкомга алганчы бергә эшләгән идек. Шуңа күрә тартынып-нитеп тормый туп-туры үзенә кердем. - Менә, — мин әйтәм,— теге вакытта син җибәрергә теләмәгән зоотехник үзе кайтып төште. Элекке камытны кияргә әзермен. Иске дустым икеләнеп калды. — Кайтуың әйбәт лә ул. тик... — Нәрсә, әллә колхозда эш юкмы? — Эш бар ла ул, тик. Оппозиция көчле бездә. Ә син, ни дисәң дә, райкомда эшләгән кеше — партократ. Менә гаҗәп! Әллә миннән шикләнә инде? — Яхшы белгеч икәнеңне белом. Тик башкаларның шикләнүе ихтимал. Фетнәчеләрне канат астына ала. дип миңа гаеп ташлаулары бар — Котың очмасын.— дидем аңа, ачуым килеп.— Мин фетнәче түгел. Янаев белән бер колхозда эшләмәдем, синең белән эшләдем. Павлов белән дә бергә төшереп утырганым булмады. Синең белән генә. — Шулаен шулай. Тик барыбер махсус комитет карарыннан башка сине эшкә ала алмыйм — Анысы нинди комитет тагы? — Элекке коммунистларның демократик яктан тотрыклы булу-бул- мавын ачыклаучы... — Баш катты бит бу комитетлардан! — Тс-с... Антидемократик сүз сөйләмә.— Рәис дустым телефон аппаратына ишарә ясады.— Берәрсенең тыңлап торуы бар Хәзер демократия бит. — Ә теге комитетыгызның хуҗасы кем соң? — Бутаушев әфәнде. Син аны беләсең. — Комбайн белән иген урлаганы өчен партиядән куылган Артавыл бригадирымыни? — Нәкъ үзе. Тик ул хәзер бригадир түгел. — Ә кем? — Артавыл Азат халык фиркасенең генеральный секретаре. — Оһо! — Президент коммунистлар партиясен япкач, Бутаушев әфәнде парторг бүлмәсен сургычлап куйды. Хәзер бәләкәй генә урынга тәгаенләнгән кеше дә мотлак аның иләге аша үтәргә тиеш Шулай булгач, дускаем, зинһар, мине 1афу ит инде. Рәис яныннан чыккач, Бутаушев әфәндене эзләп киттем. Ул үзенең коттеджында бразилия кофесы эчеп, япон телевизоры карап утыра иде — Демократиягә кабер казучыларга коммунистик сәлам! — дип, мыскыллап каршы алды ул мине. — Кабер түгел, баз... ягъни бәрәңге ямы казучы мин Фетнәче түгел... — Ярар, ярар, акланма. Судта акланырсың. — Судка барып җитәрлек гаебем юк. — Коммунистлар бөтенесе дә гаепле, бөтенесе дә җинаятьче Лениннан башлап! Әйе, хәтта ул да! Шуңа күрә клубтан Ленин сурәтен алып ташлап, аның урынына Рим папасыныкын элеп куйдык. Ә папа астына хәрефләр белән Коръән сүрәсен яздык. — Нигә алай иттегез? — Чөнки без яңача фикерлибез Үзебезнең авыл исемен дә яна фикер нигезендә үзгәрттек. Беләсеңме, ул хәзер ничек атала? Санкт-Артавыл- бург! Ленинградны Санкт-Петербургка алмаштыру хөрмәгенә шулай яңарттык. — Бу яңарыш нәрсә бирә инде сезгә? — Санкт-Петербур! ка яуган чит ил ярдәменнән безгә дә. бәлки, акмаса да тамып куяр Шундый өмет белән Бөек Ватан сугышында һәлак булучылар истәлегенә утыртылган бакчага Ак йортны саклаучылар исемен бирдек. Менә шулай, энем, җиңүче демократиягә хөрмәтебез зур безнең. Ә бу хөрмәт җимешләрен тиздән үзебезнең партия ә!ьзаларына бүлеп бирәчәкбез. — Нәрсә бүләргә итәсез соң? — Колхозны! Аны бүлеп, таратып бетергәч, тарих га беренче булып авылыбызга президент сайлаячакбыз Минемчә, бу урынга миннән дә лаеклы кандидатура юк. Шулай бит? — Шулай шул,—дигән булдым мин. аны ирештереп. Сине Ар- тавылга гына түгел. Аргентинага да президент итеп куяр1а мөмкин — Аргентина? Кайда ул авыл? — һи. шуны да белмисеңме?! Хәер, президент буласы кешегә аның ни кирәге бар! Советникларың белсә, шул җиткән. — Ә син минем советнигым буласыңмы? — Юк' —дип кырт кистем мин.— Андый эшкә башым җитми. Бәй, шулай дими, нәрсә әйтим... Инде менә шундый генсекларның «акыллы җитәкчелеге астында» эшлисе генә калды! Тәүбә-тәүбә, мондый президентның советнигы булып утырганчы, эшсез йөрүең мең артык!.. Шундый уйлар белән мин туган авылымнан чыгып киттем. Хезмәт биржасына барып, эшсез кеше дәрәҗәсендә регистрацияләнергә булдым. Биржага керсәм, үз күзләремә үзем ышанмый торам: элекке райком секретаре колачын җәеп каршы алмасынмы? — Рәхим ит. хөрмәтле эшсез әфәнде! — диде дә мине үзе артыннан ияртте. Райкомны япкач, яңа оештырылган хезмәт биржасына директор булып урнашкан икән ул. Элек бергә эшләгән иптәшләрен, давыл вакытында чебешләрне канат астына алган тавык шикелле, үз янына җыйган. — Син генә калган идең — Ул мине бик зур өстәл янына алып килде - Менә синең яңа эш урының. — Нәрсә эшләргә тиешмен соң мин?—дип сорадым аңардан кы- яр-кыймас кына. — Үзең белгән эшне башкар: кәгазьләр актар, телефоннан сөйләш.— диде иске һәм яңа шефым эшлекле кыяфәттә — Тагы шуны исеңдә тот: хәзер синең хезмәт хакың ике тапкыр артык булачак Бигрәк шәп илдә яшибез дә инде. Нәрсә генә юк бездә! Эшсезләргә ярдәм итү өчен ачылган хезмәт биржаларына тиклем бар хәтта. Эшсезләр ишәйгән саен, биржалар күбәя. Биржалар күбәйгән саен, эшсезләр кими. Чөнки алар биржага эшкә урнаша. Болай барса, безнең илдә беркайчан да эшсезлек булмаячак! Мин, шуны уйлап, совет кешесенә генә хас горурлык белән үземнең яңа эш урыныма утырдым