Белорус татарлары авыз иҗатыннан

«Чын белорус телен татар tap саклап калган» - дисәләр, ышанырсызмы' Шикләнергә ашыкмагыз, чөнки бу сүзләрдә хакыйкать юк түгел. Беларусь җирендә татарлар XIV гасырдан бирле яшиләр. XVI йөзнең икенче яртысыннан баш tan исә нигездә. Туктамыш хан сугышчыларының варис лары булган татарлар ана телен югалта башлыйлар Күрәсең, шуны сизеп, алар милләт буларак үз-үзләрен саклап калу өчен дин мәсьәләсенә аеруча зур игътибар бирәләр Шул дәвердә гарәп хәрефләре белән башлыча белорус телендә язылган китаплар I«китабы») барлыкка килә Кириллица белән чагыштырганда 46 гарәп хәрефенә нигезләнгән белорус татарларының теле баерак булган, ахрысы һәрхәлдә, үзенчәлекле әлифбага ия булган китаплар иске белорус телен бернинди үзгәрешсез дияр гек бүгенге көнгә кадәр алып килгән Шунысын да әйтергә кирәк башта урыс патшалыгы соңыннан большевик tap хакимияте астында яшәгәндә белорус теле бик кадерсезләнә. җитди тел булып саналмый, торле яктан кысырык.шуларга дучар ителә Гарәп хәрефләре белән язылган китаплар исә. колонизатор tap игътибарыннан, күрәсең, читтә кала, чонки андый китапларга каршы корэис нигездә, торкимоселман төбәкләрендә бара Ничек булса да. әлеге татар китаплары («китабы») белорус теле вә тарих белгечләре очен чын мәгънәсендә алтын хәзинә булып тора Пһ ның белән беррәт- тән. китапларда конбатыш татарларының тарихи вакыйгалары әкичт-риваяшьләре. торле дини текстлары һ. 6 зур урын алган Белорус татарлары телендә сакланып калган татар сүзләре дә еш очрый саф (ряд), иман, дуа (дога) хамаил (шамаил). минбар, мизар (мазар, ягъни каберлек), джума (җомга), курбан. байрам. рахмат, садага (садака), ахрат (ахирәт, побратим мәгънәсендә>. малай, галъма (ашамлыкның бер төре), буза (эчемлек). баурсак. джэйма (җәймә. ягъни камыр җәймәсе) һ. б Бу санда укучылар игътибарына белорус татарлары китабыннан бер әкият тәкъдим итәбез. Тәржемәчедән ТАПКЫР ЕГЕТ Укыйк әле изге китапмын бер сүрәсен вә шуннан сон бер борыш ы хикәятне тыңлыйк Борын-борын заманда. Ләхесганнын1 кончит ыш жирләрендә яшәгән. ДИ. Салават исемле егет Булдыклы, акыллы, тапкыр егет булган ул. ләкин ничек тырышса да. үзен һәм ата-аналарын ярлылыктан чыгара алмаган Ниһаять, бервакыт әйтә ул аларга Газиз әтием, сөекле әнием' Күрәсез ки. мин сезгә таза тормыш кора алмадым Өйдә сукыр бер тиен дә юк Ро.хсәт итсәгез, мин сезне берәр бай кешегә хезмәткә биреп, үзем бәхет эзләргә китәр идем Алла боерса, баермын, соңыннан сезне үз яныма алырмын 'Лохсстан урта гасырларда татарлар Польшаны шулай атаганнар Бирелә сүз Польшаның кончыгыш. агыш Беларусьның көнбатыш жнрләрс турында бара Егет рөхсәт ала һәм газиз ата-анасын бер байга алып килеп үтенә башдыи: — Бай әфәнде! Ике колым бар, ләкин аларны ашатырга бернинди чара калмады, чөнки ярлылыкка тәмам дучар булдым. Сатып алмассызмы? Колларым ачлыктан үлсә, тәңре мине кичермәс. Мин үзем ерак якларга сәфәр кылмакчымын, мал эшләмәкче. соңыннан колларымны кире алмакчымын... — И улым,— ди бай,—нәрсәгә кирәк соң миңа әүкатендә булмаган бу картлар? ж 1 — Алла хакы өчен, бай әфәнде, ярдәм итче, алар сиңа тугрылык белән хезмәт итәчәк, теләсәң нинди әмереңне үтәячәкләр. Үтенеп, баш иеп сорыйм... — Ярый, инде алайса... Йөрәгем таштан түгел ләбаса. Тик бу ике картлач өчен нәрсә бирим икән соң сиңа, егет? — Карт өчен — бер карт алаша да ярый, карчык өчен — бер иске толып бирерсең. Бай шундый арзан бәягә бик риза булып, егетнең сораган хакын түли. Салават та канәгать — ни әйтсәң дә, ат белән толып иясе булды бит. Карт алашага атлана да юлга чыга бу. Бер көн бара, ике көн... бер атна, ике атна... Юлда тәмам арыган бер җайдакны куып җитә. Егет аны сәламли, сораша башлый: — Юлың бигрәк озын, ахрысы, атың да көчкә атлый, үзеңнең дә йөзең караңгы. Сер булмаса, кая барасың? — ди. Юлчы ерак илдәге бер хөкемдар кальгасына' махсус хат илтергә бара икән. — Алайса интекмә шулай, миңа гына бир хатыңны, мин нәкъ шушы калага юл тотам,—ди егет. Йомышчы бик нык шатланып хатын юлчыга бирә дә, кире өенә кайтырга дип борыла. Салават исә юлын дәвам итә. • Бервакыт ул әлеге хатны ачып, укып карарга була. Хатта: «Кальгага ошбу мәктүпне альт килгән адәмнең башын кисәргә һәм колгага кадап куярга»,—дип язылган икән. «Ай-Һай! — дип гаҗәпләнә егет.— Димәк, хатны укып, мин үземне дә, теге юлчыны да үлемнән коткарам булып чыга». Аллага рәхмәт укып дога кыла да юлын дәвам итә Салават. Көннәрнең берендә егет зур вә матур бер калага якынлаша. Кальганы биек, калын таш койма уратып алган. Корылманың тышкы ягында бихисап колгаларга кадап куелган кеше башлары күрә. Салават, батыр егет булса да, шушы тамашаны күреп, ирексездән көрсенеп куя. «Биредә ниндидер сер бар. Бер көн буДса да бу шәһәрдә кунып карыйм, серне белим әле».—дип уйлый егет һәм зур тимер капкага таба юнәлә. Кала эчендә фәкыйрь генә бер алачыкка сугыла егет. Алачык ишеген бер карчык ача, егетнең йомышын сорый. — Әбекәй, арыган юлчыга кунарга рөхсәт итче,—ди Салават. Күптән түгел генә карчыкның бердәнбер улы үлгән булган икән. Мәрхүм угылына охшатамы, әллә ялгызлыктан интеккән буламы, хуҗабикә егетне бик теләп, куанып каршы ала, аңа кече бүлмәдә урын җәя, кичке ризык хәстәрли, ягымлы сөйләшә. Салават та хуҗабикәгә «әнкәй», дип эндәшә, рәхмәтләр укый. Ятар алдыннан егет шундый сөаль бирә: — Әбекәй! Нигә бу шәһәр янында колгага кадалган кеше башлары эленеп тора? — И угылым, белмисеңмени? Тыңла алайса, ИВсөй-ләп бирим,—ди карчык һәм егеткә гаҗәеп хикәятне бәян кыла. Шәһәр хөкемдарының искиткеч матур һәм төрле дин-гыйлемнәргә ия булган бердәнбер кызы бар икән Бихисап кенәз, король, башка югары дәрәҗәле Затлар ул кызны үзләренә яучылап караганнар, байлыклар, алтын-көмешләрне .арбалар, кәрванлап китереп өйгәннәр, әмма ләкин чибәркәй малга-дәрәҗәгә дә. рщцарьалыпларның хәрби данына да кызыкмаган. Бары тик бер шарт белән кияүгә чыгарга риза икән: килгән егет хөкемдар кызының бөтен сөальләренә дөрес җавап табарга тиеш. Әгәр дә ки егет патша кызы белән акыл ягыннан тиңләшә алмый икән, аны җәллад кулына бирәләр, ә җәлладның эше мәгълүм: корбанының башын гәүдәсеннән аерып, колгага утырту. Шулай итеп, кальга янында тагын бер шәһәрчек — кисек башлар шәһәрчеге барлыкка килгән. 'Кальга — крепость, замок. Ошбу хикәятне тыңлагач. Салават гаҗәпләнә, тирән уйга бата Аннары әйтә: И әбекәй, синең рөхсәтен белән, мин зур гыйлемгә ия булган ул чибәр кыз янына барып, бәхетемне сынап карар идем. Аллаһе тәгалә ярдәм итсә, хөкемдарның кияве дә булырмын әле. Барып чыкмаса инде, язмыш ихтыяры - Угылым, алла хакы өчен йөрмә, теге кызны котыртма, башыңны сакла, үтенеп сорыйм! Әбекәй, тыйма мине, мин инде, һичшиксез, барырга булдым. Кем үлемнән курка шул бәхет кошын үзеннән куа. — Алай булгач, тәнре үзеңә ярдәм кылсын, жиңеп кайт, балам, дип хәерфатихасын бирә аңа карчык Салават, кала хөкемдарының мәһабәт Сараена барып, зур тимер капканы кага. Сакчылар, егетнең ниятен белгәч, аны Сарай хуҗасына озаталар - Бөек патша хәзрәтләре! ди егет Мин кызыгыз белән фәлсәфә кылып. дингыйлсмне сөйләп карамакчы идем Рөхсәт итсәнчс һай. бичара. Башыңнан колак кагасын киләмени9 Боген сорауларга җавап тапмасаң, теге дөньяга юл тотачаксың лабаса Хуп. мин риза. Кызыгызга да шулай әйтсәгезче. Ниһаят ь, патша кызы тәвәккәл егетне үз янына чакырып ала. Хезмәтчеләр егетне кыз бүлмәсенә озатып, алтын кәнәфигә утырталар Бүлмәгә өлешчә генә киенгән патша кызы кергәч, мескен егет һушын югалгып егыла яза кыз. чыннаы да. шулкадәр чибәр, сөйкемле икән' Сөйләшергә генә түгел, тыныч кына карарга да мөмкин түгел бу оҗмах хурына! Ә кыз юри кыланамыни йә бер ягы. йә икенче ягы белән боргалана, ак нәфис гәүдәсен, фәрештәдәй йөзен балкыта Егетнең шундук авыз сулары янып кибә, акылы томанлана, ләкин ул тиз генә үз-үзен кулга ала. шундый халәттә бер сорауга да җавап таба алмаячагын төшенеп Йә. гүзәл ханым, киен әле Йөзеңне дә кашта, чөнки безнен дин шулай куша Шуннан сон мине дин-гыйлемдо сынап карасан да була, ди Ярар соң. ди кыз һәм сорауларын яудыра башлый Егет исе алтын кәнәфидә утырган килеш тыңлый - Син нәрсә өстендә утырганыңны беләсеңме? ди кыз Үземнең ыштан өстендә утырам, дип җавап бирә егет Кылычсыз килеш кем кемне чаба ала? Диңгездә кылыч борышчы дәү балык бар Шул балык кораб корсагына борынын майга керткән кебек кенә кертә. Кем үз каберендә кырык кон елап яткан? - Юныс пәйгамбәребезне дәү балык йоткач, ул балык эчендә кырык кон елап яткан. Кем кабергә кермәс борын үлем г азабын татыган? Әюп пәйт амбәр. Ул унсигез ел бик авыр чирләп яткан Аны берьюлы ике мең корт ашаган, шуңа күрә Әюп пәйгамбәр кичергән коточкыч газап үлем газабыннан да дәһшәтлерәк булган. Маладис. егет! Ә хәзер миңа анадан тумаган дүрт җан иясен әйтеп кара Беренчесе бабабыз Адәм, икенчесе анын хатыны Хава Өченчесе алла тарафыннан бар ителгән һәм оҗмахта Ибраһим өчен берничә мен ел буена сакланган бәрән Дүртенчесе Мөхәммәт пәйгамбәрнең Салих кушаматлы дөясе Кем. гөнаһсызны харап итеп, ялган сүз сөйләп акланган? Гөнаһсыз Йосыфны анын туган энеләре харап иткәннәр, ә өйгә кайткач, аталарына Йосыфны бүре ашады, дип ялган сөйләгәннәр Мисырга килгән унике кеше ничек итеп алты мең кешегә әверелгән' Йакуб үзенең унбер улы белән Мисыр-йортка барып җиткән Шул ук вакытта диярлек аның янына Йосыф кешеләре дә килгән, барлыгы алты мен инсан җыелган. Кыз. төрле-төрле сораулар биреп, кичкә кадәр сынады Салаватны Аннары әйтте: Хуп! Бүгенгә кайтып китәргә мөмкин Иртәгә татын кит. катлаулырак сөальләр бирермен Шунысы өчен дә рәхмәт, якты йөзле ханым' Бәлки, иртәгә дә ходай миңа ярдәм кылыр, ди егет тыныч кына Теге әбинең алачыгына кайта ул Карчык исә и куана, и гаҗәпләнә Балам, ничек исән-имин чыктың ул оядан9 Сине көтә-котә саргаеп үлә яздым лабаса Бөтен сөальләргә җавап таптым, әбекәем. Егет йокларга ятты, ләкин күзенә йокы кермәде, башында төрле уйлар чуалды. , Иртәгесен чираттагы сынау башланды. Кыз. чыннан да. катлаулырак сораулар әзерләп куйган икән. - Нинди агачта унике ботак, һәр ботагында утыз яфрак бар, эче — кара, ә кайрысы — ак? Ул агач ел дәвамындагы вакыт булыр, һәрбер елның—унике ае, айның утыз көне бар. Агачның эче — кара төн, кайрысы — ак көн. Нинди кош йомырка салмавы сәбәпле үрчеми, ләкин кимеми дә? - Ел эчендәге вакыт - ул кимеми дә, үрчеми дә. - Нәрсә ул: аяк-куллары юк, ә ике тылсымлы теле бар? — Алланың каләме. Ул каләм белән Коръәннең «Әлһәм-дәлилләһи» һәм башка өлешләре язылган. — Берәүләр ялган сөйләп тә оҗмахка кергән, ә икенчеләр хакыйкать әйтеп тә җәһәннәмгә дучар булган. Кем алар? — Ялган сөйләүче ожмахлылар — Йосыфның мәкерле энеләре була. Алар Йосыфны коега ташлап калдырганнар, аталарына исә аны бүре ашады, дигәннәр. Соңыннан алар Алла алдында гафу үтенгәннәр һәм Аллаһе тәгалә боларны кичергән. Шулай итеп, ялганчылар оҗмахка эләгү бәхетенә ирешкәннәр Хакыйкать сөйләп тә тәмугка эләгүчеләргә килгәндә, шуны әйтергә кирәктер: алар — христиан белән яһүд булырга тиеш Чөнки христиан, яһүдне мыскыл итәргә теләп, аңа: «Сез балбалны үпкән халык»—дигән. Яһүд үз чиратында христиан кешесенә: «Ә сез һаман да икона белән балбалларга табынасыз»,—дигән. Икесе дә дөресен әйткән. Үзләре тәмугка дучар булган. — Йә, егет, әйтеп бирче, шайтанның исеме ничек? — Иблис. - Адәм атабыз теге дөньяда ничә ел яшәгән? Мең ел. — Тәмуг уты кемне вакытыннан алда үзенә алган? — Үзенең Һабил атлы энесен үтергән Кабилне. Бу юлы да тапкыр егет бөтен сорауларга дөрес җавап таба. Ә патша кызы борчыла башлый, үзенә урын табалмыйча йөри, чишелмәслек табышмак-сорауларны уйлап интегә. Менә өченче көннең иртәсе җитә. Егет тагын килеп, алтын кәнәфигә утыра. Патша кызы аны янә сыный башлый. - Әйтче миңа, егеткәем, кем элек кеше булып, соңыннан төрле бөҗәккә һәм җанварларга әверелгән? - Үрмәкүч, маймыл, каплан, шәүлегән, чырайсыз ябалак, мәче, тычкан, куян, карга, попугай, бөркет, күбәләк, бүре, фил һәм башка күп хайван, кош- корт -барысы да элек кеше булып йөргәннәр. Шуннан тыш, күктәге Зөһрә йолдызы да әүвәл кеше булып яшәгән. — Ни сәбәпле соң алар кеше сыйфатларын югалткан? Ходай тарафыннан бирелгән җәза ул. Гайсә пәйгамбәрнең карамагында җитмеш кяфер кеше булган. Әлеге кяферләр Гайсәнең изгелегенә, авыру-имгәкләрне аякка бастыру сәләтенә ышанмаганга, дин-әхлак йолаларын үтәмәгәнгә, Гайсәдән мыскыллап көлгәнгә күрә Аллаһе тәгалә аларны төрле бөҗәк вә хайваннарга әйләндергән. Әйтик, ике егет бер кызга гашыйк булып бср-берсенә төрле киртәләр корып маташкан, кыз исә егетләрнең бәхәсен юри кыздырып торган, шуңа күрә ходай аны Каргага әйләндергән. Яисә шәүлегән тарихын алыйк Иң әүвәл ул — бер кешенең чит ирләр белән мавыгучан Салита исемле хатыны булган. Ире рөхсәтеннән башка теләсә кая йөргәне өчен ходай аны куянга әйләндергән. Үрмәкүчнең элеккеге халәте кабердәге мәетләрне «чишендереп» кәсеп итүче кешедән гыйбарәт. Гаять чибәр, ләкин ирен санга да санамаган, җиңел холыклы, чит ирләр белән уйнашчылык иткән хатын күбәләк кыяфәтенә кергән. Кеше байлыгын таларга яраткан бер ир-атны ходай филгә әйләндергән. Алланы да санга сукмаган бер чамасыз горур хөкемдар бөркеткә әйләнгән... Шул рәвештә егет җитмеш кяфернең бөтенесен дә элеккеге гөнаһларын вә хәзерге йөз-кыяфәтләрен әйтеп чыга. Кыскасы, өченче көй дә егеткә уңыш китерә. Хәзер инде Салават үзе кызны сынап карамакчы: — И-иһ, туташым! Үзеңне сынап карарга вакыт җитте түгелме? Йәле, минем сорауга жавап табып кара. Таба л масаи— миңа кәләш булырсың, карышсак нәфис башын «колгалар каласына» эләгер, килештекме? Ярый, дип ризалаша кыз. — Чыннан да. бу эшкә нокта куярга кирәк. Йә минем, йә синен өстенлек булырга гиеш Алайса тыңла. Бер егет әнисен җилкәсенә күтәргән, үзе әтисенең иңнәренә атланган, шул килеш юлга чыккан Юлда ана Газраил очраган, ләкин мәрхәмәтле хода егетне үлемнән коткарган Мин нәрсә һәм кем турында сөйләдем'.' Кыз бер уйлый, ике уйлый, өч уйлый, төрле ысуллар ярдәмендә табышмакны чишәргә тырыша, ләкин ничек тә булдыра алмый Ниһаять, әйтә ул егеткә: Ай. маладис! Синең кебек галим вә булдыклы егетне очратканым юк иде әле. Уздырдың мине, хак Алай да иртәнгә чаклы сабыр итик әле. яме’’ Иртә белән дә жавап табалмасам мин синен ихтыярында. Егет хужабикә өенә кайтып ки гә. Кыз исә тирән кайгыга батып кала Йөрәге гарьлектән әрни аның. Тегесен-бусын уйлагач, кыз бер мәкерлек кылырга тәвәккәлли Кичен ул гади күлмәк киеп, танымаслык буянып, йөз-кыяфәтен үзгәртеп, исерткеч һәм тәмле-тәмле ризыклар алып, егет торган алачыкка юнәлә. Килеп житә. ишек кага Ни кирәк? дип сорый карчык Әбием, өйгә керергә рөхсәт итегезче. дип ягымлы, тәүфыйклы кылана кыз. Кер әйдә, кер, балам. Кыз рәхмәтләр укып, гуп-туры егет бүлмәсенә үтә. Егет бу кызны күргәч сорый: - Сәлам, кызгынай йөзең алтынай Ни йомышың бар9 Кыз оялчан елмая, кара толымлы башын аска ия дә әкрен генә әйтә. Әй, егет, мин сина таптыйк булдым бит Бөтен шәһәр халкы синең турында, синең динле, гыйлемле, төскә матур булуыңны мактап сөйли, патша кызы белән акыл сынашуда җиңүеңә соклана Патша кызын да бик гүзәл, хур кызы диләр Хе* Тапкансың! Аның кебек кызлар дөнья тулы' - ди егет Бу сүзләр кызның күңеленә нык тия. күрәсен. ул ябык изүле күлмәген вә чуклы яулыг ын гиз генә сала, сгетнен киң җилкәсенә ак кулын куя. назлы карашы белән егетне иркәли. Каф тавы хәтле җыелган төкереген көчкә-көчкә йотып, акылдан шашкан егет кызны кочагына ала. Кыз исә исерткеч эчемлек, татлы ризыклар чыгара Төне буе алар эчә-ашый. серләшә, үбешә, яратыша Кирәк вакыгны сайлап, кыз сорый Батырым, бер сөаль бирсам, ни әйтерсең? Сора, иркәм, мен сора Син геге патша кызына биргән табышмакны ннчек уйлап чыгардың икән? — Әнисен җилкәгә күтәреп, үзе әтисенең иңнәренә атланган егет мин ул. Ярлылыкка төшкәч, әни өчен иске толып, әти өчен карт алашаны алдым Юлда бер сәфәрче мина хат бирде. Анда, кальгага ошбу мәктүпне алып килүченең башын кисәргә, диелгән иде.. * Егетнең хикәясен тыңлаганда кыз эчтән бик куана Таң атар алдыннан гына өенә кайтып. Салаватны каршы алырга әзерләнә башлый. Егет исә уянгач һәм айныгач, вакыйганы искә төшерә, кызның чынында кем икәнлегенә төшенә. һәй. бетте башым! дип сукрана ул. һәм Аллага ялварып, белгән догаларын укый багнлый. Аллаһе тәгаләнең ярдәме тигәндер, күрәсең, чөнки шул вакыгта Салават үт ятагы түшәгендә алтын йөзекне шәйләп ала. Балдакның кыйммәтле ташы да бар, ташында патша кызының исеме язылган Шул мәлдә егетнең күңеле күтәрелә димәк, яшәргә була әле, аллага шөкер! Йөзекне кесәсенә гыга да Салават, хөкемдар Сараена бара Патша кызы, әлбәттә, табышмакны чишеп әйтә, азасына жинү турында хәбәр җибәрә Егетне Патша янына алып китәләр Шунда Салават әйгә Мөхтәрәм падишаһ! Сезгә бер сүзем бар иде Әйтергә рөхсәт итегезче Нинди сүз әйтә алыр инде ул үлем алдыннан'’ диешә патша яраннары II.I t lap 1ә бврер я паи ui ian гыг ipi.ip , Сөйлә, егет! ди шунда хөкемдар. Кызым белән өч көн акыл саттың, бәлки, миңа да берәр кызыклы нәрсә әйтерсең Падишаһым-солтаным. —дип башлый сүзен егет.—Бүген төнлә кЫзы- гызның пулатыннан бер тылсымлы күгәрчен очып киткән. Ул очканда жиргә зөбәржәт-энжеләр коелган Ахырда күгәрчен мин куна торган йортка очып керде, шунда мин аны ак канатларыннан тоттым, да теләгәнчә анын белән уйнадым. Аннары күгәрчен кулымнан ычкынып китте Бармак арасында кошнын бер каурые гына торып калды. — Йә. егет, күрсәт әле теге каурыйны! Салават йөзекне күрсәтте. Йөзекне таныгач, патша ачуланды, кызын сүгә башлады: — Аһ. каһәр суккан кыз! Ялганчы бала! Йөзегең ничек бу малайга эләкте? — дип сорый кызыннан. — Бу минеке түгел ләбаса!—дип аклана кыз. Алайса үзеңнекен алып килеп күрсәт! Тиз арада китермәсән. бу малайны ирекле кылырмын, ә сине... сине... күз күрер!.. Бар! Курыккан кыз патша пулатыннан йөгереп чыкты да. туп-туры алтын остасына йөгерде. Алтынчыгым, мәрхәмәтлем! Синен бөек оста икәнлегеңне күптән беләмен. Зинһар өчен, миңа бер сәгать эчендә яңа алтын йөзек ясап бирче. Атсыз бармагыма сыйсын, йөзекнең кашы зөбәрҗәт булсын, калынлыгы минем керфек. киңлеге минем каш кеби булсын. Шуны башкарып чыга алсаң, теләсәң нинди хак түләрмен, теләсәң нинди теләгеңне үтәрмен! — Эшләрмен,—диде алтынчы һәм. чыннан да. бер сәгать эчендә патша кызына әлеге йөзекне ясап та бирде. Зөбәрҗәт ташка кызның исеме дә язылган иде. Кыз йөзекне атасы пулатына алып килде. Патша үзе дә, кенәз вәзирләре дә. төрле яраннары белән хезмәтчеләре дә ике йөзекне чагыштырып карадылар һәм шундый нәтиҗәгә килделәр: әйе. икесе дә - патша кызыныкы, әмма йөзекләрнең берсе—искерәк, икенчесе ор-яңа... Эшнең асылын аңлаган патша кызына болай диде: Бу егет сина ир булыр, балам. Аның кебек тапкыр, гыйлем, вә акыллы кеше безнең якларда юктыр Амин. Сарайдагы кешеләр куанды. Дөресен әйткәндә, патша кызы инде үзе дә егетне ошата башлаган иде. Бигрәк тә теге төннән соң... Патша сараенда зур туй мәҗлесе ясадылар. Ул җиде көн, җиде төн дәвам итте. Тәмле ризыклар, эчемлекләр белән мең казан, мең чүлмәк тулган иде. Кияү белән кәләш исә йокы бүлмәсенә кергәч тә, гадәт буенча, озак вакыт акыл сынашып, табышмак әйтешеп утырдылар. Шуннан соң берникадәр вакыт узгач. Салават газиз ата-аналарын чакыртып язма хәбәр сала. Карт белән карчык Салаватның шулкадәр биек дәрәҗәгә менүенә чиксез шатланалар, хатны хуҗаларына күрсәтәләр. Хуҗа әфәнде, билгеле. аларга шундук ирек бирә, юлга бәхет теләп озата... Хөкемдар вафат булгач, шәһәр аның бердәнбер кияве Салават кулына күчә. Салават. Аллаһы тәгалә ярдәме белән, халыкка гадел хакимият кылып, бик озак яшәгән, ди... Белорусчадан Фаяз ФӘИЗ тәрҗемәсе. («Бәйрәм» журналы. Минск. 1991. 1 сан

Реклама