Логотип Казан Утлары
Роман

БАТЫРША

Алтынчы бүлек

Ирендек тавының һәр ике ягына Нугай юлы авыллары сибелгән Мәгәр һәркайсында тормыш-мәгыйшөт агышы бер төрле диярлек Карбураннарына мохтаҗлык булмаган кышкы айларда нәсел-ырулары төпләнгән авылларда ничек кирәк алай җан саклаган башкортлар, җирләр кибеп, үләннәр мал авызына эләгерлек булуга, аяусыз салкыннардан сакланган өйләрен, каралты-кураларын калдырып. бала-чагаларын, малтуарларын, урын-җирләрен. савыт-сабаларын төяп тау араларындагы җәйләүләргә кузгалалар Шуннан инде авыллар кара көзгә хәтле ташландык мазарга охшап кала Алай да тома ятимләнеп. бөтенләй иясез калмый авыллар Җәйнең теләсә кайсы вакытында морҗаларның берничәсеннән булса да сыек төтен күтәрелүен күрергә, кизәк янудан чыккан әчкелтем исне сизәргә, берән-сәрән калган этләр өрүен ишетергә була монда Шәрә маңгайлы Ягалча тавы итәгенә сыенган Ташавыл — әнә шундыйларның берсе Ягалча тавы астындагы кизләү буеннан көнозын тимер чыңы ишетелә Алачык татар-башкорт авылларына хәрәм нәрсә Шуңа да мондагысы тирә-юньдәге халаекларга үтә тансык, тәҗел Менә шуңа да Ташавылның урамюлларын җәйләрен дә үлән басмый, килеп- китеп йөрүче өзелеп тормый монда Яшь булса да исеме бөтен Нугай юлына таралган, хәтта Иртешнең теге ягына — кыргыз-кайсак урдасына барып җиткән корыч куллы, киң күкрәкле, ару-талуны белми торган тимерче Әмин эшли биредә Алачык— аңа моннан дүрт ел элек вафат булган атасыннан мирас Бәндәнең үз күңелендә булмаса. бер түгел ун останың аягы арасында уралып үссә дә, аңардан рәт чыкмый. Бөтен хикмәт—кешенең йөрәгендә, аның ата-баба һөнәренә ихласлыгында. Әмин исә нәкъ өнә шундый малай иде. атасының һәр хәрәкәтен, осталыгын үз итте. Балигъ булып җиткәндә ул инде тимерче осталарның мәңгелек сере булган булат кылычлар коя. алмас очлы дип даны чыккан ук башаклары ясый иде Аның даны авылдан-авылга. иләүдөн-иләүгә таралды Тимерлек шундый урын инде ул. авылда аңа йомышы төшмәгән кеше юк диярлек Тимерчесе нинди генә булмасын, хаҗәте барлар шунда бара Янә дә килеп апачык бит әле ул адәм балаларының очрашу, тел кашып, күңел ачу, фикер алышу, дөнья хәлләрен ишетү урыны да Ташавыл алачыгы да—тирәкүрше авылларның, ул гына да түгел, бөтен Бөрҗән иләүе халаекларының очрашу урыны Дәвамы Башы 7 нче санда. И Узган ел исә алачыкка килеп-китеп йөрүчеләр бермә-бер артты Тагы да гаҗәбе — бәндәләрнең йомышлары үзгәрде Элегрәк килүчеләрнең хафасы — чиләк-көрәк, авызлык-ияр булса, хәзергеләрнең гозере— кылыч та сөңге, чукмар да ук. Мәгәр әле монысына да әллә ни исе китмәде Әминнең Җөяуксыз. кылыч-сөңгесез ир-егет була ди мени?1 Ялгызы гына өлгерә алмагач, күрек басарга, тимер таптарга агасы Чурашны да чакырды Инде икәүләп тә өлгерә алмый башладылар Сизенде егет Бөрҗөн башкортлары яуга әзерләнәләр Язгы ташудан соң елгалар ярларына кайтып, юллар төшә башлаган чак иде Ирәндек буенда әллә каян гына Брагин дигән түрә пөйда булды Үзе генә дә түгел утызлап солдаты, төрле яраннары, пешекчеләренә хәтле бар. имеш Берәүләр аны Оренбурдан килгән дип сөйләсә, икенчеләре. Петербурдан ук. дип бәхәсләштеләр Халык теленә кергән төрле имеш-мимешлөргө караганда, таулардан асыл ташлар җыеп, аларны эшкәртмөкче-шомартмакчы. кальгалар салу өчен таш чыгармакчы. чынаяк заводы өчен ак балчык эзлөмөкче икән бу түрә Мәгәр алачыгына көн саен ишөлеп-ишелеп килеп торган шомлы хәбәрләр агалы-энеле тимерчеләрнең дә колакларын торгызырга мәҗбүр итте Имеш. Брагин түрә, ниткәндер мәкерле язулар күрсәтеп, халаекларның кайсын куркытып, кайберсен юмалап, тирө-яктагы Ти- мөш. Куян. Анык вә башка авылларның күп кенә җирләрен үзләштергән. Әмингә ни, аның җире юк — хәбәрләрнең болары бер колагыннан керде, икенчесеннән чыкты Тик үзләренең Ташавыл янындагы Ягалча тавына кемнәрдер килеп, борынгыдан калган таш базлары тирәсендә казынып йөрүләрен анда кабат эш башларга җыенуларын үзе күргәч кенә. Брагин турындагы сүзләрне шигәеп тыңлый башлады — Брагин түрә Елан-Этколның сакалын йолкып аткан' — Теге явыз Буранголның дүрт атын талап алган! — Килмешәк түрәнең солдатлары Атнаголның үгезен суеп ашаганнар' — Килмешәк Моратшаның күз алдында хатынын көчләгәннәр Монысы инде ата-баба күрмәгән кыргыйлык, мөселманнарның ишеткәне дә булмаган ерткычлык иде Бөрҗөн иле гөж килде Әмин агасы Чурашның кулыннан эш төште Ул, ашыга-кабалана. каяндыр табып алган богау йозагын төзәтте, тиз генә авылга кайтып, хатынын келәткә бикләп куйды Әминнең хатыны юк Әмма һич кенә дә башка сыймаслык хәбәр аны да гаҗиз итте Егет, еш кына эшен ташлап, уйланып утыра торган булып китте Алай да хәл кул кушырып утыра торган түгел Йозак мәсьәләсе бер Чураш башына гына килмәгән икән Шушы гомергә тиклем өй бикләүнең ни икәнен белмәгән башкортлар һәм татарлар, бер-бере белән ызгыша-ярыша. йозак ясатырга тотындылар Йозак шаукымы тына башлаган көннәрнең берендә алачыкка Ходайбирде мулла килеп чыкты Шушы җөйгә хәтле башкалар кебек үк мал асрап, кара эшне сөреп көн күргән озын буйлы, какча гәүдәле бу бәндә быел гына Ташавыл мәчетенең имамы булуга ирешкән иде — Бөн ул шакшы бәндәне байтактан белом.— дип башлады мулла бераз тыңкышрак тавыш белән—Йөрүзөн буенда шул ташлары белән җентекләп йөрде Бер җөй таш ваттым бөн аңарда Шунда күргәннөрем- нө ходай тәгалә берәүгә дә язмасын Яшь хатыннарга вә кызларга кул сузып, халаекларны кан елатты явыз Пәһлеван гәүдәле Чураш. мулланың авызына керердәй булып, аның каршына киләп басты Әмин дә алар янына тартылды Ходайбирде исә. керфексез соры күзләрен учак янындагы күмер чуманына текәгән хәлдә, хикәятен дәвам итте — Ханкилде атлы берәүнең кәләше кызганыч булды бигрәк тә Егетнең әйләнәсен ишеткәч, Брагин аңа кәләшен өч көнгә үзенең тирмәсенә китерергә боерган. Билгеле инде, Ханкилде ризалашмаган, ул гынамы, түрәгә камчы белән янаган. Шуннан бөтенләй майлагандай булды түрә, яхшатланып, туйны укмаштырып йөрде, мәҗлеснең түрендә иде Туйда ул, Ханкилденең мәңгелек дусты булырга ант эчеп, кияүне хәмер белән кыстады да кыстады Тегесе исә, Брагинның үч алуыннан куркып, эчте дә эчте Төн урталарында тәмам исереп егылды, бахыр. Ходайбирде туктап калды, авызына җыелган суны лач иттереп җир идәнгә төкерде Әмин белән Чураш икәү бердәм аңа тартылдылар: — Соң, соң? Шуннан? — Исерек кияүне келәткә кертеп салдылар. Мәҗлес таралды Брагин исә, кияүнең вә киленнең ата-аналарын, карендәшләрен солдатлары белән куркытып, кәләшне үз тирмәсенә алып киткән Алачыкны авыр тынлык басты. Чураш, аллашма гәүдәсе белән алпанталпан килеп, өенә торып чапты. Әмин исә тышка чыкты, кизләү янына килеп, чирәмгә утырды да тирән уйга талды Әйе, ул әле тормышын хатын-кыз белән бәйләмәгән Мәгәр ниндидер бер килмешәкнең төбәк назлыларын мыскыл итүе аның да намусын җәберли Әле теге чакны. Моратша хатыны белән булган хәлне ишетүгә, егетнең күз алдына алтын чәчле Асылбикә килеп басты Асылбикә һич кенә дә башкорт кызларына охшамаган алтын-сары чәч ике калын толым булып биленә хәтле төшкән, күзләре — җитен чәчәге Гәүдәсенең һич кенә дә кипмәгән җире юк Чишмә буеннан узып барганда Асылбикә үзе күреп алды егетне Күрде генә түгел, бер мизгелгә туктап калды, кояш балкыгандай елмайды һәм, атына кисәк селтәнеп, сикертеп чабып китте. — Асылбикә!—дип кычкырып җибәрде Әмин һәм аның каршына атылды—Сиңа сүзем бар, Асылбикә! Кыз, тезгенен кисәк тартып, атын кинәт борды һәм тауга ыргылды: «Сүзең булса, куып җит!» Әмин кызның бу кыланышын шаяртуга да юрады, үзен кимсетү дип тә сыкранды — анык кына ничек аңлатырга да белмәде Шуннан инде Асылбикәнең чыркылдап көлүе тимер чыңы арасында да ишетелгәндәй тоела башлады Ул Асылбикәне юксынды, төннәр буе, кайчак көннәрен дә шул чибәр хакында уйланды: Асылбикә — аның буе җитмәслек асыл зат! Ул инде кызны күңеленнән бөтенләйгә чыгарып ташларга җиткән көннәрнең берендә, Асылбикә алачык янында тагы үзе күренде, шулай ук атыннан төшми генә эчкә кычкырды: — Әй, егет, алтын балдак ясый беләсеңме?? Әмин аның каршына атылды — Белом, Асылбикә! — Беләзек тә коясыңмы? — Коям Синең өчен беләзеген дә, чулпысын да, йөзеген дә тау итеп өеп куярга әзер, Асылбикә! — Яратасың алайса?! — Яратам, Асылбикә! Кыз, гадәтенчә, атын бер урында борып, атылган уктай чабып китте «Яратсаң, яучы җибә-рр!» Әмин, ярлы булса да, горур егет, шулай ук тимерне кызуында сугарга күнеккән Озын-озын сузмый, Ходайбирде мулланы үгетләп, Исәнбай авылына, Байбул старшина өенә юллады Күңеле, җәрәхәтләнгән кош сыман, юкка сыкранмаган икән егетнең. «Авызын ачса, үпкәсе күренгән йолкышка бирердәй кыз юк миндә», дигән җавап алып кайтты Ходайбирде Могҗиза булмый калды Егет, бар тырышлыгын куеп, кызның исемен йөрәгеннән чыгарып атты Мәгәр Моратша хатыны турындагы хәбәр эчен айкап алгандай 16 булды Брагин Моратша хатынына түгел, нәкъ менә Асылбикәгә кулын суза сыман тоелды аңа Тик болай хатын-кызны биктә тотып яшәү, яисә аңа тагылып, гел саклап йорү—тузга язмаган хәл бит инде Ир-ат халкы аулакта очрашып киңәш-коңаш итәргә тотынды Яшерен сүз өчен иң кулай урын, әлбәттә. Әмин алачыгы иде Башта Брагин түрәдән иң зур җәбер күргәннәрдән сакалы урынында кара кутыр йорткән Елан-Эткол. хатыны мыскылланудан кара шәүләгә калган Моратша һәм Атнагол килде нишләргә, ничек котылырга бу ходай орган бәндәдән? Бәрхеттәй йомшак, куе кара сакалыннан колак какканына ахыр чик хурланган Елан-Этколның сүзе бер булды — Җир йөзеннән юк итәргә кирәк ул бәдбәхетне1 . Моратша урыныннан ук сикереп торды — Үзем дөмектерәм мин ул кабахәтне! — Без болай итеп караек1 — Ходайбирде мулла салмак сүзе белән барын үзенә каратты—Котлымөхәммәт морзага шикаять язып, тамгалар җыяек, Оренбурга чапкыннар җибәрөек' «Үз корсагы, үз мәнфәгате хакына иманын саткан Төфтилөүдөн игелек иңәр димсең?!» Ир-егетләрнең җыелып киңәшүләрен дәшми- тынмый гына тыңлап йөргән аннан инде жалу вакыйгасының ни белән бетәсен сүзсез генә көткән Әмин әнә шулайрак фикер йөртте Иләү халкы тәшвишләнеп һәм шомланып Төфтилөү морзадан җавап коткөн коннөрнең берендә. Әмин алачыгы янына ослөре елкылдап торган атларда биш җайдак килеп туктады Тимерченең чираттагы кылычын киндер маенда чыныктырып маташкан чагы иде Шөбһәләнеп, ишек ярыгыннан тавышлар килгән якка бакты Килүчеләрнең берсе — тимеркүк айгырга атланганы — ияреннән җәһәт кенә сикереп төште, тезгенен янәшәсендәге солдатка ыргытты да болайга таба атлады Әмин аны. башкалар сойпөве буенча чамалады — әлеге бәндә, һичшиксез, Брагин түрә иде «Сизенгән кабахәт.— дигән уй үтте егетнең башыннан һәм күңелен хәвеф басты.— халаекларның монда җыелып, киңәш-табыш итүләрен белгән Димәк мәрхәмәт көтәсе юк» — Так-с, кылыч коябыз, корал чүкибез, ә чибәр егет?' — диде ул. тыныч кына тимерчегә карап Аннан солдатларга борылып кычкырып җибәрде — Заабра-ать' Драгуннар алачык хуҗасына ташландылар Әминне, ат сыртына салып. Сапсал ям станына таба алып киттеләр Брагин түрәнең тирмәләре һәм солдатларның аннан-моннан корыштырган казармаларының шунда икәнен белә иде Әмин Егетне караңгы, дымлы базга ябып куйдылар Асылбикәнең үзенә яр булмаячагын белгәннән бирле, дөньяда яшәсәм ни. яшәмөсөм ни. диебрәк йөргән егет, дом-караңгы баз почмагына чүмәшеп соңгы айларда беренче тапкыр чын-чынлап үз язмышы турында уйлана башлады Бетте аны болачыларга теләктәш дип ка- лудник итеп озатачаклар Биш елгамы, ун елгамы әллә гомерлеккәме? Салкын базда әлеге уе тәмам ачыкланып, бөтен чынлыгы белән каршына басты Үләсе килми аның Бу дөньяда кыз югалту бер нәрсә, башны югалту исә — бөтенләй башка Ни аяныч, хәзер инде котылу өчен бер өмөл-чара да юк. хак язганны күрергә кала Иртәгесен аны баздан чакырып чыгардылар Караңгыда ятып сизмәгән дә көн инде тәмам кызып җиткән, шәүләләр шактый кыскарган икән Брагин ак күлмәк-ыштаннан гына тәбәнәк ятагында ниндидер хуш исле тәмәке пыскытып ята иде Кереп килүчеләрне күргәч тә урыныннан кузгалмады, башын яктыга борып, саф татарча сорап куйды — Димәк, корал коям димсең? — Мин — тимерче, галиҗәнап — Моселманга тимер белән шөгыльләнергә ярамый1 • *у,м 17 Анысын гына белә Әмин — атасы мәрхүм гел әйтә килде: «Бу бик хәтәр эш, улым,—диде,— урыс патшасы чүкеч тотарга кушмый безгә» Алай да егет башын диванага салырга булды — Минем бабам да, атам да тимер чүкеп көн күргәннәр, галиҗәнап. — Так-с, аңлашыла. Караңгы бер авылда рәхәтләнеп корал коеп яттыгыз алайса?! Моның өчен, егеткәем, мәңгелек каторга сиңа! — Ни диим Аллаһ тәгалә шулай язган икән . — Болван! Алла түгел, патша хәзрәтләре шулай язган аны. Әй, солдатлар, кулына богау салыгыз! Драгуннар, тыз-быз чабышып. Әминнең кулларын тышаулап куйдылар — Инде ни дисең? — Брагин ятагыннан торды Аннан солдатларга кычкырды: — Кулларын азат итегез! Драгуннар, богау йозагын ачып, егетнең кулларын чиштеләр — Чыгыгыз!—дип боерды түрә, чылбыр чылтыратып маташкан гаскәриләргә—Тимерчегә ашарга бирегез! Солдатлар, күз ачып йомган арада, күздән югалдылар Ул да түгел, берсе өстәл сыман нәрсәгә салкын ит белән ипи кертеп куйды, кружка белән су китерде дә үзе янә гаип булды. — Ә син утыр, тартынма!—диде Брагин аңа.— Син иртәгәдән кәйләләр, зур чүкечләр, ломнар ясарсың Бу хәтлесен бөтенләй көтмәгән иде Әмин Әлеге мизгелдә аңа дөньяда Брагиннан да яхшырак кеше юктыр сыман тоелды Ул аның Моратша хатынын көчләвен дә, башка явызлыкларын да гафу итәргә, хәтта аягына егылырга әзер иде — Ясыйм, галиҗәнап! — дип кычкырып җибәрде егет. Яз җитүгә, Бүрҗән иленә янә афәт килде — Брагин үзенең солдатлары һәм яраннары белән кабат әйләнеп кайтты Бөтен җир өстеннән, елгакүлләрдән һәм ачык зәңгәр күк йөзеннән сафлык бөркелеп торган бу язгы мәлдә явызлык вә әшәкелек дигән нәрсәләр бәндәләрнең башына да килми иде Брагин түрәнең дә быелгы сәфәрен яхшыга юрадылар, инде, шаять, акылына килгәндер, дип өметләнделәр Чыннан да, хәзер аның гамөлшөгыльлөрендә начарлык юк кебек. Җирләр кибеп, аяк астына сукмак төшүгә, түрә Ягалча тавыннан таш чыгартырга тотынды Шул тарафтагы олы-олы базлардан таш ваткан авазлар тәмам көчәеп җиткән көннәрнең берендә, Брагин, ике солдат ияртеп, Әмин янына килеп чыкты. — Тырышлыгыңны мактыйм, егет,—диде ул, алачыкка керә-кере- шкә.— Коралларны күп ясыйсың, тик кәйләләрдән зарланалар — Минем кәйләләремме начар?! — Әмин җилтерәп алачыгының почмагына килде һәм агасы Чураш саплап куйган кәйләләрнең берсен өемнән тартып алды Брагин агарынып китте һәм солдатлары артына сыенды. Мәгәр тимерчедә түрә кайгысы юк иде бу мизгелдә Аның намусына төкерделәр һәм ул акланырга тиеш. — Карап тор. түрә! Ул, иләмсез кизәнеп, чуерланып торган ташка кәйләсе белән китереп орды—таш дүрт кисәккә аерылып китте Тик анысын карап тормады Әмин, кәйләсен кочаклап диярлек, Брагин каршына йөгерде — Менә, күрең! Брагин кәйләне кулына алды, янчелгөн урын юк иде — Егет икәнсең'—диде Әминнең йөрәге тантана итте ул көнне. Тик юкка горурланган икән Кичкә таба аңа кәйләләргә тел тидергән Таһир картның кыйнап ташлануын хәбәр иттеләр Аһ, белгән булсамы? Белгән булса, камчы астына үзе ятар иде Әмин Бүрҗән иле «аһ!» итте бу хәлгә Мәгәр бу хакта бер-бер киңәшкә килергә өлгермәделәр урыс атнасының икенче көнендә солдатлар тирә-як авыллардагы бар халыкны Сапсал ям станыннан ерак булмаган Талкыш күленә куып йөри башладылар Агач чиләкләр күтәргән бәндәләр белән юллар тулды Алачыгы янында басып торган Әмингә аларның сөйләшүләре килеп иреште — Кичә, якшәмбе кон, сәрхуш хәлендә күлдә балык тотып, кәеф- сафа корып йөргәндә. Брагин түрә алтын балдагын суга төшереп җибәргән, ди Ул балдакны аңа әби пашта үз кулы белән биргән булган икән Шуңа да бик кайгыра, имеш. Брагин Халаекларга күлнең суын сосып алырга боерган Сүзләре дөрес булса да гаҗәбе юк Көнозын, аннан соң төн буе эчеп чыккан түрә ни боермас?1 Айныгач, акылына килеп, барын куып кайтарыр әле Юк. кайтмады халык Гомер бакый кешеләрнең өннәрендә түгел, төшләрендә дө күрмәгән бу мәшәкатьтән читтә калса да. бер Әмин генә калгандыр Тимерченең эшен өзәсе килмәде бугай түрәнең Ходайбирде мулла бар икән тагын Кичке буйда, көн сүрелгәч, мулла үзе алачыкка килеп чыкты Нидәндер куркынган, гаҗизләнгән сымак иде ул Алачыкка керүгә, артыннан ишекнең келәсен элеп үк куйды, шыпыртлап кына — Менә.—диде ул. үзенә сәерсенеп карап торган егеткә,— төзкир- намө Абдулла Мөзгытдин. ягъни мәсәлән, мулла Батырша язган Яшер Халаөклар Талкыш күле буенда җил куып йөрүдән бушагач, ирләр белән бергәләп укырбыз! Тагы ике көннән алачык янына бер төркем ир-ат җыелды Егетҗилкенчөклөрдөн икөвен Ягалча тавына менгезеп җибәрделәр, кеше- кара күренсә, остөн таш тәгәрәтергә куштылар Монда калганнар алачык буендагы чирәмгә түгәрәкләнеп утыруга. Ходайбирде җилән җиңеннән Батырша хатын чыгарды һәм. керешсез-нисез. бераз койләп укырга тотынды ~Бөн. Абдулла Мөзгытдин. бар вә бер алланың һәм пәйгамбәребезнең мәрхәмәтенә омөт итеп » Алачык янын кабер тынлыгы басты, кылган сабакларындагы камкаларның кыштырдаулары ишетелгәндәй булды хәтта Ходайбирде хатның соңгы юлын укыгач та. тынлыкны бозарга җөрьәт итүче табылмады Шулай байтак утыргач кына Моратша — Әйа. гайрәтле ирләр бетмәгән икән әле дөньяда.—дип куйды — Амин!—дип. аның сүзен куәтләп куйды Ходайбирде Төзкирнамәне хуплап, бер дога кылып өйләренә таралдылар Иртәгесен исә Әмин алачыгына килеп, учагын кыздырып җибәрергә өлгермәде, тышта ат тоягы тавышлары ишетелде Ул да түгел, ишек ачылып китте һәм бусагада Байбул старшинаның кызгылт сакал-мыек баскан борчулы чырае күренде Егет тетрәнеп куйды, ләкин аны-моны сиздермәде Ә башыннан яшен тизлегендә «Чистый эт икән кичен җыелганны белеп тә алган-,—дигән уй үтте Йортавайның тавышында исә усаллык та. мыскыл да сизелми иде — Саумы, кияү.— диде ул, йөзен мөлаемлык белен тутырып Исәнләшүен исәнләште Әмин, мәгәр кунакның сүзенә игътибар биреп җиткермәде Аның барлыгын Байбул старшина чыраендагы таныш чалымнар җәлеп иткән иде Менә кемгә охшаган икән Асылбикә! Шул ук кызыл бакыр сыман чәч вә сакал-мыек. шундый ук зәңгәр күзләр Ә чыраенда ниндидер нур һәм мөлаемлык. Байбулның «кияү- дип эндәшүе аның миенә соңрак иреште һәм ул иләү агасының күк чәчәктәй күзләренә текәлде Нәрсә шаяртамы?' Мәгәр старшинаның сүзләре самими иде — Төге чактагы җавабым очен кичер кияү Хата миндә Әлеге дө баягы комсызлык боза бәндә баласын Әйдә әзерлән, берсекөнгә — туй! Егет аңа, бу әллә чыннан да ычкына башлаганмы дигәндәй, сына- улы карап торды да көлеп җибәрде: — Нинди туй, Байбул агай? Бәне үләндерергә җыенсаң хәлем юк бәнем. Хода кушып, жәен Чураш агамның маллары ишәйсә, көзгә туй сыман нәрсә ясап та булыр иде. Хәзергә, ашарыбызга да такы-токы. — Бән сәннән туй ясарлыгың бармы, дип сорамыйм, кияү,—дип кызды старшина.— Бар мәшәкать-чыгымны үзем күтәрәм. Югыйсә, Асылбикәгә кулын суза башлады теге битсез. — Брагин сәнең дустың бугай. Байбул агай? — Андыен дустлардан ходай сакласын! — Соң бит, бәнем үз өем дә юк, Байбул агай Чураш агам берлә киңәшми торып... Старшина чынлап торып кызып китте, түбәтәен сандалга ташлады. — Үзенең нө сүләгәнен колагы ишетмиме әллә Байбулның? Үземдә яшәрсез! — Йортка кергәнче, утка кер, дигәннәр борынгылар. Өй өлгергәч, никахны яңа нигездә уздырырбыз, Байбул агай Йортавай ярсый ук башлады, тынычсызланып, баскан урынында таптанырга тотынды, тавышын шактый күтәреп әйтеп салды — Брагин түрәнең кул уйнатуы бүген генә түгел ләбаса. Бел: сай- ланыпсырланып тору юк Йә берсекөнгә никах, йә мәсхәрәләнгән Асылбикә! Байбулның тәкъдименә күнүдән башка чарасы калмады Әминнең. Ләкин никахны тынычлап уздыру язмаган икән аларга Икенче көнне, икенде намазыннан соң, атын кара тиргә батырып, Байбул старшина янә алачыкка килеп җитте. — Ишетеп тә өлгергән теге сасык,—дип кычкырды — Асылбикәне тирмәсенә китерергә кушып ике солдат җибәргән Егет катып калды. Бармаклары кысылудан чүкеченең сабы чытырдады кебек. — Нишлибез соң, Байбул агай. — Бән Асылбикәне келәткә бикләп куйдым — Кораллы солдатлар йозакны ватмаслармы димсең? — Бүген-иртәгә генә ватмаслар. Кызны дүшәмбе көн үзем китерәм, диеп әйтергә куштым бән солдатларга. Ә сән бүген кичкә үк ирләрне җый! Түрәләрдән Бикбулат вә Алкаш ыстаршиналарны, Исмай сотникны, башкаларны үзем дәшәрмен Яшерен оран авазы бөтен Бөрҗән иләүенә таралды Кичке ахшам вакытына Әмин алачыгы янына ике йөзләп ир-егет җыелган иде инде. Күбесенең җилән-чапаннары астында—кораллар Шушы көч-куәттән тагы да гайрәтләнеп киткән Елан-Эткол алачык түбәсенә үк менеп басты һәм, һич куркып-өркеп тормастан. кычкырып сөйли башлады: — Ирләр! Ишеткәнсездер, теге кабахәт иләүнең гүзәле Асылбикәне рисвай итмәкче. Шул хәлгә дә түзеп торабызмы, ирләр?! Аның кыюлыгы башкаларга да күчте—барысы бер тавышка үкереп җибәрде — Үлем! Үлем!! Үлем! Шулчак Моратша сикереп диярлек аягына торып басты: — Фатиха бирсәгез, бән ул дуңгызны бүген үк —дип кайнарланды һәм җиләне астыннан хәнҗәр тартып алды —Әйтегез генә! — Ашыкма, әүвәл бән аның сакалын йолкырга тиеш,—дип каршы төште Елан-Эткол. Җыендагылар тәмам кызды, әле бер, әле икенче тарафтан нәфрәт авазлары ишетелеп кенә торды: — Үзем суям бәдбәхетне! — Тереләй тиресен туныйм! — Бәңа тапшырыгыз, бәңа! Салмак чайкалып, Байбул старшина торып басты — Бүген монда иң нык җәберләнүче кеше — минем кияү Әмингә тапшыраек без бу әманәтне! Эшләр болай ук тирәнгә киткәч моңа кадәр аны-моны дәшми бер читтә утырган Бикбулат белән Алкаш старшиналар үзара чышын-пошын нидер сойләшеп алдылар Бикбулат, мәртәбәле булырга тырышып кына. мәҗлес уртасынарак узды, комеш төсенә кергән сакал-мыегын сыпыргалап алды да вәкарь белән сүз башлады — Туктагыз әле, җәмәгать, кызмагыз! Аннан соңгысын кем җыеп алыр, йә?! Тоягебезгә чирү килер йорт-җирләребезне туздырыр, үзебезне дарга асар, хатыннарыбызны, бала-чагаларыбызны кол итәр Йә шул да булдымы егетлек?! Елан-Эткол, аңа очып кунардай булып, каршысына килеп басты — Сөн халаекларны куркытма. Бикбулат' — Патшаның чирүе кара болыттай.— дип карулашты Бикбулат — Анысыннан да шүрләгән юк.—дип Елан-Этколга ярдәмгә чыкты Байбул Кыр казакълары белен былтырдан бирле юкка гына мәслихәтләшәбезмени? Җаек аръягындагы канкардөшләр теләсә кайчан үз йөзләренә сыендырырга әзерләр безне — Ие шул. кысырыкка килә башласа, далага — әллүр1 — Бала-чага булмагыз, туган төяк —дип Бикбулат нидер сөйли башлаган иде дә. аның авызын тиз томаладылар Тегесе, кулын селтәп урынына ук китеп барды Мәгәр элек утырган җиренә туктамады кизләү буендагы атлар оеменө таба атлады Алкаш старшина. Исмай сотник һәм тагы байтак кеше аның артыннан кузгалды — Китсеннәр Куркакларның кирәге юк безгә! — дип калды алар артыннан Елан-Эткол һәм монда калганнарга аны-моны уйларга бирмичә. сүзен дәвам итте—Димәк ки. менә болай. ирләр Иртәгә — якшәмбе Брагин түрә, гадәте буенча. Талкыш күле буена сәйранга төшәчәк Монысы рас — бән белештем инде Иртүк күлне камап алабыз да Җыен төн урталарында гына таралды Мәгәр түшәккә ятучы булмады бу төндә, һәркайсы соңге-кылычын. ук-җәясен барлый-карый иде Итәгенә томан сырпаланып торган Ирендек тавына таң яктысы төшкәндә. баштан-аяк коралланган йөз егерме ир күл буенда иделәр инде Елан-Эткол кайсы тарафка күпме кеше яшеренөсен билгеләде аларга камыш уйдыгының куерагын, кулайрагын үзе күрсәтеп йөрде Брагинга иң зур үч саклаучылар төркемен түрә тукталырга тиешле урынга якынрак урнаштырды Бу вакыт исә Бикбулат яклылардан сигез дистәгә якын кеше ашыгыч рәвештә. Исмай сотникның Сакмар буендагы җәйләвенә җыелды Бикбулат старшина үзе сүз алды һәм берәүгә дә бәхәсләшер урын калдырмыйча, сөйләргә тотынды —- Барыгыз да ишеттегез булыр, ирләр теге ахмаклар бүген кузгалмакчылар Бикбулат ыстаршина әйтте диярсез муеннарын сындырачаклар алар Без яуга кушылмайбыз* Урыслар үзебезнең авыл-җәйлә үләргә килеп, безнең бәндәләргә, йорт-җирләребезгә кул сузганда гына коралга тотынырбыз! — Кайсыдыр — Аерылганны аю ашар.— дип кычкырды Башка каршы килеп торучы булмады Ул арада табынга кымыз чыкты, кай арада пешереп олгерткәннәрдер. табагы-табагы белән ит килде — җәйләүдә шау-шулы, уен-көлкеле мәҗлес башланды Берзаман ям станы ягыннан доңгер какканнары ишетелде бер төркем җайдак Талкыш күленә таба килә иде Бераздан алар сөзәк ярдагы чирәмлеккә тукталдылар да ат сыртларындагы йөкләрен бушата башладылар Күп буе ыгызыгы белән тулды Солдатлар тирмә куйдылар, аяк астыннан коры-сары җыеп, ут ягып җибәрдевәр Урта яшьләрдәге кыска чәчле, ялангач ботлы марҗа су читенә үк килеп, савыт-сабалар белән әвәрә итәргә тотынды Ул арада солдатларның икесе каяндыр, камышлар арасыннан, зур гына көймә куып килделәр, аны ярга терәп үк куеп, түрәне көтә башладылар. Брагин исә көймәгә утырырга ашыкмый иде. Ул. гадәтенчә. төнозын эчеп чыккан бугай, күңеле — һаман да шул шайтан суында — Әй, Сидоркин, эчәргә китер!—дип кычкырды ул. Иртәнге өлешен эчеп алгач, кәефе күтәрелеп китте бугай. Брагин, авызы эченнән генә нидер көйли-көйли көймә янына килде. Солдатларның икесе, кармак-ятьмәләрен алып, хуҗалары артыннан ташландылар Болар кереп утыруга, көймәдәгеләре ишкәкләрен кулларына алдылар һәм җай гына кузгалып киттеләр. Алардан ерак та түгел куе камышлыкта яшеренеп яткан Елан- Эткол йодрыгы белән Әминнең янбызына төртте: — Вакыт, бик вакыт! Әмин аягына басты, садагыннан үзе ясаган иң яхшы угын җәя керешенә кидерде Озаклап төзәде Атып җибәрде Бер үк вакытта диярлек аның колак төбеннән генә, выжт-выжт итеп, тагы ике ук очып үтте Борылып караса. Моратша белән Чураш, бушап калган җәяләрен иңнәренә салып, күл уртасына бакканнар. Кайсының угы тигәндер, аркылы тактага утырган Брагин кисәк тартылып куйды, ни өчендер аягына басты, аркасында, нәкъ йөрәге турында, өч укның да «койрыклары» тырпаеп тора иде Түрә . гөрселдәп ауды. Көймә капланды Брагин белән бергә аның дүрт солдаты да суга чумды Берсе йөзә белми иде. күрәсең, кире калкып чыкмады, калганнары җитез генә йөзеп киттеләр — Берсен дә ярга җиткермәгез!—дип боерды Елан-Эткол, үзе исә күл уртасына таба аллы-артлы ук яудыра башлады Башка урыннарда яшеренеп ятучылар да йөзүче солдатлар өстенә ук атарга тотындылар Аларның өчесе берьюлы диярлек юкка чыкты. Укчылар, үзләренең гаярьлекләреннән канәгать булып, масаешып торган арада. Елан-Эткол: «Ур-р-а!»—дип үкереп җибәрде һәм үзе башлап түрәнең ярдагы станына ташланды. Бичара солдатлар, түрәнең хәмер чүлмәге тирәсендә ялманып, хәтәрлекне бик соң сизеп алдылар Бераздан инде бар да тынды — ярда канга баткан үле гәүдәләр генә аунап ята иде Солдатлар белән әвәрә килгән арада, су читендәге кыска чәчле марҗаның авызына курай кабып күлгә чумганын берәү дә абайламый калды Тирә-юньнең тынып калуын ничек сизенгәндер, хатын, шашынган кабандай, атылып күлдән чыкты, хуҗасыз атларның берсенә атланды, һәм Оренбурга таба чабып китте. Көткәннәренчө, солдатларның казармада калганнары изрәп йоклыйлар иде әле Елан-Эткол канлы кылычын болгап алды һәм башлап казармага кереп китте Калганнар аның артыннан ташландылар Казарма акырышкан, ыңгырашкан тавышлар белән тулды, аяк астында кан пычтырдады. Ул арада казарманы ялкын чолгап алды Болачылар бәрелә-сугыла тышка чыктылар һәм, канлы өрәкләр сыман. Сапсал ям станы башлыгының өенә ташландылар. Башлык исә эшнең нәрсәдә икәнен сизеп алган икән — ишеген ачмады Мәгәр аны ачтыруны кирәгүче дә булмады Кулына кисәү тотып, Моратша килеп җитте, өйнең дранча кыегына ут салды. Бу вакыт исә ярсыган кешеләрнең икенче төркеме өмәт ишеген каерып атты Казарма сымаграк озын агач йорттагы ямчыларга тимәделәр. авылларына таралырга куштылар Кояш төшлеккә җиткәндә, элек Сапсал ям станы дип. зурлап йөртелгән урында тау-тау булып күмер өемнәре генә калган, ә көчәеп киткән җил кайнар көл буранын дала буйлап куа иде. Болачылар исә янгыннан шактый читтәге кылганлы түбәгә басканнар да үзләре майтарган эшнең нәтиҗәсенә карап катканнар. Һич кенә 22 дө сүз катучы юк. йөзләрендә газап һәм үкенү. Шул рәвешле күпме басып торганнардыр ниһаять. Елан-Эткол телгә килде — Йә. инде нишлибез, ирләр? Барысы берьюлы уянып киткәндәй булды, мәгәр җавап бирергә ашыгучы күренми иде Үлем тынычлыгын Байбул старшина бозды — Бәңа кайтабыз. Никах мәҗлесен үткәрергә кирәк ләбаса1 Җиденче бүлек Кара кайгы Неплюевның түгәрәкләнеп, күркәмләнеп киткән тормышына майның уночендә бөреп керде Әле иртәнге буйда гына шау- гор итеп уйнап, чыркылдап көлеп йөргән Коля төштән соң хәле бетеп караватына егылды Көнне-төнне. алны-ялны белми казна мәшәкате артыннан чапкан Неплюевның кулыннан эш төште, сөекле оныгы яныннан китмәс булды Коляның хәле начарланганнан-начарлана барып, ул кичке эңгер-меңгердә җан бирде Бәла үзе генә йорми. диюләре дөрес икән Бердәнберенең үлүе кайгысыннан һушы китеп егылган Татьяна килен иртәгесен, таң аткач та. аягына баса алмады Доктор һәм өйдә булган бар кеше аның янына ташланды Өсте-өстенө килгән казадан эченнән генә «ах-ух» килеп йоргөн Иван Иванович кинәт кенә тәне кызышканны абайлап алды, шуның артыннан ук аны бизгәк тота башлады Хәлен берәүгә дө сиздермәде губернатор, хинин сорап алды, шуны эчеп куйды — җиңеләеп, савыгып киткән сыман булды һәм. гадәтенчә, бөтен барлыгын биреп, оныгын күмү эшлөрөн оештырырга кереште Ниһаять, майның унбишендә нәни Коляны җирләп кайттылар Малайның анасы да җиңеләеп киткәндәй булды Инде Неппюевка да үзен- үзе карар чак җитте Ул. кәефе юкка сылтап, йокы бүлмәсенә кереп бикләнде Мәгәр хәлен башкалардан яшереп кала алмады — кичке буйда куәтле бизгәк аны ятакка кадаклап куйды Ике тәүлек буе яныннан китми йогергөләп йөргән доктор юкка гына тырышмаган икән, майның унсигезендә губернатор йокысыннан шактый кәефле уянды, яткан җиреннән генә бер стакан кофе эчте — Хәлем бүген әйбәт, доктор Син. батенька, бераз ял итеп алыр идең ичмасам.— диде Врач чыгып киткәч торледөн-төрле уйлары белән ялгызы ятып калды Иван Иванович Аның бар игътибары үз халәтенә сәламәтлегенә юнөлтелгөн иде Берәүне дө кабул итмәде йомшак җылы урында назланып ята бирде Янына кайгысыннан кара коелган Николай ике тапкыр кереп чыкты чыгуын Тик улы аны түгел ата үзе юатты хәсрәтле баласын Ниһаять, дөньяның бар ыгызыгыларыннан мәшәкатьләреннән. соңгы ике тәүлектә интектергән саташулардан арынып тыныч һәм рәхәт йокы белән баһадирларча йоклап китте Сәгать кондезге икеләр булды микән ишетелер-ишетепмөс кенә шыгырдап ишек ачылды, аягы очларына гына басып, бүлмәгә тагын Николай килеп керде — Ни бар, Коля'’ Тегесе авыр гына көрсенде — Без башта сезгә белдереп тә тормаска идек тә. хәл бик җитди булгач Нөплюев ятагыннан күтәрелеп, терсәгенә таянды — Сузма. Никола, сөйлә' — Нугай юлында башкортлар кузгалган, атай Экспедиция начальнигы Брагинны үтереп ташлаганнар. Сапсал ям станын тар-мар иткәннәр — Хәбәрне кем китерде? Хәзер үк бирегә чакырыгыз! Ул да түгел, Николай чәче-башы тузган, күлмәге теткәләнеп беткән бер хатын ияртеп килеп керде. — Сез кем буласыз?—диде Иван Иванович. — Брагинның кухаркасы мин. — Сөйләгез, ни бар анда сезнең? — Ворлар Брагинны үтереп, күлгә салдылар. — Рәте белән генә тәфсилләп сөйләгез! Әлеге хәбәрне ишеткәннән соң, Неплюев беравык уйланып утырды, аннан, берни булмагандай, тыныч кына улына эндәште: — Менә нәрсә, Никола! Бар, әйт: бу хатынны ашатсыннар, эчертсеннәр, адәм рәтле киемнәргә киендерсеннәр! Николай хатынны ияртеп, ишеккә таба кузгалды, тик бусагага җитә алмады артында губернаторның яшьләрчә саф тавышы яңгырады: — Тукта! Комендант Бахметевка җиткер хәрби совет җыйсын! Бүлмәдә ялгызы калгач. Неплюев чайкала-чайкала аягына торып басты, мундирына үрелде Башында исә уй ташкыны кайный иде: ялкын һәрчак чаткыдан кабына ич. Янып киттеме, ансат кына сүндерермен димә. Ай-Һай, күп шул янар нәрсә бу якларда! Губернада ясаклы башкортлар гына да тугыз мең йорт чамасы Типтәрләре алты меңгә якын. Мишәрләр ышанычлы ышанычлысын. Мәгәр алары — мең ярым тирәсе... Уһу, шул кадәрле халык бердәм кузгалсамы?! Ул инде, чыкмакчы булып, тоткага үрелгән иде Ишек үзеннән-үзе ачылып китте, һәм каршында купшы полковник Исаков пәйда булды. —У-у-у! Сәламәтләнүегезгә шатмын, Иван Иванович!—дип төчеләнде ул,— һич кенә дә борчырга исәбем юк иде, галиҗәнап, тик... — Нәрсә булды?—дип бүлдерде аны Неплюев — Ниткәндер коткы Татарлар өмәттә җыелышып укып утырган. — Ярый, калдыр,—диде Иван Иванович, кәгазьне бөтереп кесәсенә тыкты. Аллы-артлы кабинетына керүче хәрбиләрне барлап, үз алдына уйланып утырды Иван Иванович Генераллар да полковниклар, подполковниклар да капитаннар Хәрби осталыклары чамалы булганга, сугыш театры фараз ителгән урыннардан меңнәрчә чакрым ераклыктагы Оренбурга килеп бөялгәннәр алар Нишлисең, башкача сайларлыгы юк губернаторның, шушы калай әтәчләр белән эш итәргә, киңәшкән булып «уйнарга» кала Һәм шулай итте дә губернатор, офицерлар урыннарына урнашып бетүгә, мәсьәләне бөтен кискенлеге белән ачып салды: — Бүрҗән волостенда, ягъни Нугай юлында—бунт, әфәнделәр! Карашын янәшәсендәге акыллы, аек фикерле Төвкилевкә төбәде Неплюев Морза инде кибәк тутырган чыпта кабына охшап бара, аңардан нинди дә булса эш көтү — суга таяну белән бер. Алай да, Төв- килев — үзенең канкардөшләре белән көрәштә акыл туплаган карт бүре. — Уйланып утырыр вакыт түгел, әфәнделәр,— дип дәвам итте ул, җитди төстә.— Бунтны бастыру эшенә бүген үк керешергә кирәк. Подполковник Исаков! Купшы Исаков сикереп торды, ни үле, ни тере хәлдә катып калды — Сез,—дип дәвам итте губернатор, аңа карап,— бүген, хәзер үк, махсус команда башында Cancan ям станына чыгып китәсез Максат: явызларны исләренә китерү, бунтка катышмый калганнарны куркыту. Борларны эзләп табарга һәм аларның тамырларын корытырга. Явызларның үзләрен, аларга ярдәм итүчеләрне тотып, монда озатыгыз! Беркемне һәм бернәрсәне кызганып тормагыз ватыгыз, җимерегез, сындырыгыз! Подполковник, үлемгә хөкем ителгән әсирдәй, өметсез чырай белән чыгу юлына китте Бүлмәдәгеләр иркен сулап куйдылар Әмма губернатор киңәшмәне ябарга ашыкмый иде әле: — Бригадир Бахметев1 Үрге Җаек һәм шул тирәдәге башка крепостьларга чапкыннар җибәрегез, андагы мишәр, башкорт старшиналарына һәм регуляр командаларга минем фәрманны җиткерегез' һөҗүмгә күчсеннәр' Салсалга таба хәрәкәт итүче барлык хәрби коч белән җитәкчелек итү сезгә йөкләнә! Бүген үк Воздвиженск крепостена чыгып китегез! — Баш өсте, галиҗәнап! — Экспедицияне әйбәт башкарып чыгарсыз дип ышанам бригадир'—дип сүзен дәвам итте Неплюев.— Шуңа да бунт бастырылганнан соң, старшиналарның яңаларын читтән китерегез' Икенчедән, баш күтәргән Бүрҗөн волостеның урта бер җиренә яңа крепость салдыра башлагыз Әйтик, Зилаер крепосте Анда Казан драгун һәм пехота полкларының алты ротасын урнаштырырбыз Уңышлар телим комендант' Кинәт барысының да теле ачылды Тәвкилев тә урыныннан кузгалды. — Син кал әле, Алексей Иванович,— диде аңа губернатор, бераз серле итеп — Мә, укы һәм тәрҗемә ит! — Иван Иванович аптырабрак калган Тәвкилев алдына кәгазь төргәге чыгарып салды Морза шигәеп кенә кулына алып, күңеленнән исә ниндидер бер ләззәтле хис дулкыны узды Шөкер, яшь, гайрәтле чагындагы һөнәре һаман да ярап куя бит әле «Я, Абдулла Мазгутдин, уповая на Бога и милость пророка, следуя стезям потомков его учеников, воспоминаю и вразумляю высшее повеление вам, в российском государстве живущим и от неверных россиян разными нападками и коварствами обидимым и пришедшим во изнеможение и не состояние и в том пребывающим следующим образом Тәвкилев туктап калды Әлеге көфер сүзләрне, үзе язгандай, куркынып, губернаторның күзләренә карады, калтырана-калтырана әйтеп куйды — Бу бит Бу бит халыкка мөрәҗәгать бу, морза Кем соң ул Абдулла?' — Ниндидер бер мулла булса кирәк Ялгышмасам, Себер юлыннан Ибраһим хәзрәтнең аңа ахунлык рисаләсе әзерләп йөргәнен хәтерлим Халыкта Батырша дип йөртәләр үзен Губернаторның иң зур ике түрәсе вакыт дигән нәрсәне оныттылар Әйтерсең, ниндидер бер мулла язганны түгел, патша хәзрәтләренең гаять мөһим указын укыйлар Неплюев мөрәҗәгать белән шулкадәр кызыксынган иде ки хәтта донесение белән керергә теләүчеләрне дә кабул итмәде Әнә шундый киеренкелектә ике сәгатьләп вакыт үтте Ниһаять, Тәвкилев соңгы җөмләне тылмачлады — На сих днях и соптана турецкого из Турции войска на Астрахань пришли для воспротивления и умерщвления оных неверных россиян — Морза кәгазьне өстәлдәге яшел постау остенә ташлады да пайтәхет театрындагы драма артисты сыман, хисләнеп кычкырып җибәрде— Аһ, кабахәт, ах. явыз! Халаекларны яуга өнди бит. әшәке җан' Неплюев та телгә килде һәм, гадәтенчә, сабыр гына — Дошманны ахмакка санарга ашыкма мерза!—диде Неплюев урыныннан ук торып китте һәм бүлмәсен бер өйләнеп килде —Әйе, әйе. алар, без уйлаганча, ахмак та. көчсез дә түгелләр — Губернатор өстәп артына килеп басты һәм Төвкилевнең күзе алдында канлы сугыш белән җитәкчелек итүче генералга әверелде—Менә нәрсә, Алексей Иванович. бүген үк кыргызкайсакларның Кече йөз ханы Нуралигө. урта йөз ханы Абпайга хат языгыз ырудашларын башкортларга ярдәм күрсәтүдән. аларны яннарына сыендырудан тыйсыннар! Сүз уңаенда ханнарның бездән алтышар йөз сум хак алып торуларын да исләренә төшерергә кирәк Хәер, аларын үзем язам Сез исә улым Николай Иванович белән бергәләп, кыргыз-кайсакларның старшиналарына, батырларына, халыкка сүзләре үтәрдәй башка күренекле кешеләренә махсус морө- җәгать әзерләгез! Бүләкләрне һич кызганмый вәгъдә итегез, ләкин сүз арасында куркытып, йөрәкләренә шом салырга да онытмагыз. Никадәр генә ашыкмасын, подполковник Исаков, үзенең командасы белән, Талкыш күле буена майның егерме икесендә генә килеп җитте Беренче эше итеп ул, яраннарын ияртеп, Сапсал ям станын барып карады Биредә, чыннан да, көл-күмер өемнәре генә утырып калган, тирә-юньдә им өчен бер җан иясе күренми. Этләр генә дә очрамый, ичмасам. Мондый хәл экспедиция эшен шактый катлауландырып җибәрсә дә, Исаков югалып калмады Көл-күмер өемнәреннән читтәрәк тирмә куйдырды һәм офицерларның берсен ям станы башлыгы итеп билгеләде. Күзәтүчеләр, бик озак йөреп, кичке буйда гына әйләнеп кайта башладылар. Хәбәрләре бер үк — билгеләнгән юнәлештә күпме генә бармасыннар, кеше-карага тап булмаганнар. Тик иң соңгысы булып кайткан төркемнекеләр генә күлгә таба шактый зур кораллы отряд якынлашып килүен әйттеләр. Күл буенда әмер авазлары ишетелде Солдатлар, мылтыкларын тотып, камышлыкка яшеренделәр Ул да түгел, теге як ярда сөңгеләр, ян-җәяләр белән коралланган атлылар төркеме күренде Исаков инде: “Пли!»—дип команда бирергә җыенган иде Шул мизгелдә отряд алдында килүче кызыл сакаллы бәндәнең сөңгесендә ак чүпрәк күреп алды Ул арада җайдаклар тәмам якынлашты. Исаков тылмачы колагына иелде, шул арада күл буеның дәһшәтле тынлыгында саф татарча әмер яңгырады — Тукта, туктагыз! Коралларыгызны ташлагыз! Алдан килүченең аты кадаклангандай туктап калды Башкортлар башлыкларын урап алдылар, нидер киңәштеләр бугай Аннан инде сөңгеҗәяләрен, кылыч-укларын җиргә ташладылар Килүчеләрнең кара сакаллысы. яше. тазасы. Исаков каршына җитү белән, җиңел генә сикереп атыннан төште һәм, күптән күрмәгән туганын очраткандай, шатланып бил бөкте, сүзен әйтте: — Бикбулат ыстаршина булабыз. Менә монысы — Алкаш ыстар- шина. Старшина үзләре белән таныштырган арада, башкалары да атларыннан төшеп, подполковник алдына килделәр һәм башларын игән хәлдә катып калдылар. — Яхшы.—диде Исаков, коры гына.— Йомышыгыз ни? — Әйттем ич, түрә әфәнде: без патша өгъзәм хәзрәтләренә вирнай кешеләр булабыз Сезгә ярдәмгә дип килдек, ягъни мәсәлән вурларны аулашырга — Шунысы кызык, ворлар кая соң? Гомумән, волостьның халкы кайда? — Подполковник янәшәсендәге капитанга күз кысты — Качтылар, урман-тау араларына качтылар Җаекның теге ягына. кыр казаклары янына шылучылар да бар. диләр. Ул сүзен әйтеп бетерә алмады, солдатлар, кинәт ташланып, сигезе- сен дә эләктереп алдылар Исаков бәрелешнең нәтиҗәсен көтеп тормады, мәһабәт буйлы, ыспай ярдәмчесенә кычкырды — Капитан, ут! Башкорт җайдакларының дистәләбе кан эчендә җирдә ятып калды. калганнары исә -ә- дигәнче атларына атланып, якындагы урманга таба чабып киттеләр Драгуннарның зур төркеме артларыннан төште. — Менә шулай.— дип зур канәгатьлек белән нәтиҗә ясап куйды Исаков һәм өлгер капитанга таба борылды.— Бу туземецларны таң белән Оренбурга озатырга кирәк. Таң яктырганда, атын ак күбеккә батырып, губерна үзәгеннән чапкын килеп төште. — О-о, киек сунарчының каршына үзе йөгереп килеп чыгар, имеш,—дип каршылады аны Исаков.— Бик вакытлы килдең. Менә рапорт. Неплюев җәнапләренең үз кулына тапшыр — Әлбәттә,— диде ерак юл килүдән тәмам талчыккан майор.— Тик алар бу көннәрдә генә укый алмаслардыр, мөгаен — Иван Ивановичның килене дөнья куйды бит — О-о. губернаторны белмисең икән әле син—дип бүлдерде аны подполковник.— Килене түгел, үзе үлгәндә дә дәүләт мәнфәгатен кайгыртачак ул Күрәм, син дә бер дә юкка чапмагансың, майор — Сез хаклы, подполковник Менә, сезгә өстәмә инструкция китердем Кул куеп алыгыз Исаков чапкын сузган кенәгәгә кул куйды да ашыгып пакетны ертты һәм андагы юлларга төкәлде -Качкын явызларның калганнарын— агай-энеләрен, хатыннарын, бала-чагаларын — кыскасы бөтен токымнарын тотып, Оренбурга озатыгыз, мөлкәтләрен конфискацияләгез, мал-туарларын суеп, гаскәриләрне сыйлагыз!» Агачлар арасында нидер шатырдады, дөпелдәгәндәй булды Учак янындагылар. бердәм борылып, шул якка карадылар Караңгыга күзләре ияләшергә өлгергән иде инде — аның Әмин икәнен тиз танып алдылар Егетләр коралларын урталыктагы карт юкә төбенә ташладылар Байбул старшина исә. чукмарын кулына тоткан килеш учакка якынлашып килүче Әмингә каршы атлады — Шөкер, кияү, исән-аман икәнсең Йә. ниләр бар анда? — Яна, бөтен Бөрҗән иле яна,—диде Әмин авыр гына һәм атының тезгенен Асылбикәгә тоттырды—Мәхшәр анда, бабай Солдатлар ур- манәрәмәлөрне тарап йөриләр Хатын-кыз дию юк. бала-чага дип тә тормыйлар, кулларына эләккән бер адәмнәрне богаулап Яман калага озаталар Аларны урап алырга олгергөн качаклар уфтанулы итеп корсенеп куйдылар Кемдер учак терелтеп җибәрде — аланга кот кунды — Димәк ки, кыр-казаклар янына олагудан башка чара юк.— дип сөйлөнәсөйлөнө, Байбул учак янындагы имән тобенә утырды — Сүзең хак, ыстаршина.—дип Байбул әйткәнне җөпләде Моратша.— күрәләтә кулны богаулатып булмый бит инде — Ие шул, ирекле көннән катыр китәргә димәгән — Монысы Чураш күкрәгеннән сыгылып чыкты Инде шул нияткә килеп беттек дигәндә, старшинага каршы утыручы ЕланЭткол телгә килде — Күгәрченгә кайда да бодай диләр диюен дә ул казак сах- оаларына бөр дә җан тартмый бит әле. җәмәгать Әллә соң көзгә хәтле сабыр итәбезме? Бөрҗөнне мөнге саклап ятмаслар бит инде ул драгун дигәннәре! — Уйлама да. Эткол агай.— дип аңа каршы төште Әмин.— тамырны корытмый торып, китәргә охшамаганнар Зилаер суы буенда яңа кальга сугып яталар — Сән. Эткол. халаекларның күңеленә вәсвәсә салма инде1 Старшина әйткәнне бердәм күтәреп алдылар — Ие шул, дорест Монда калу ярамас — Ихтыярыгыз алайса—Елан-Эткол салкын кан белән тәкәббер генә барына каршы чыкты.— Бөн илемдә калам1 Барыбыз да посып бетсәк, ул явызларны Уралдан кем куар?! Тынлыкта Әминнең кырыс тавышы аеруча куәтле яңгырады — Бөн сөнең белән. Эткол агай! Байбул старшина, итәгенә утлы күмер чәчрәгәндәй, отөлөнеп аягына басты, артында торган Әмингә таба борылды — Сән шулай дисең дә. кияү, безне кем карар да. юлбасарлардан кем саклар Ие, елкы көтүе ишле Аннан да битәр теләсә кайсы фасикъның күзе төшәрдәй яшь хатының бар бит әле Нәрсә, аны язмыш карамагына тапшырасыңмы?! Монысы инде Әминнең иң авырткан җире, чи йөрәк ярасы. Чыннан да, Асылбикәдән башка мизгел дә тора алмый бит ул хәзер Аның дәшмәвен ризалашуга юрады Байбул һәм җиңүче кыяфәтендә сүзен тукуда булды: — Шулай, җәмәгать, иртән таң белән кузгалабыз Көн яктысында Җаекка җитеп, бер-бер агачлыкта яшеренеп торырбыз да, төнен елганы кичәрбез Аръяк ярда безне.иркенлек вә хөрлек көтә! Башкача старшина белән бәхәсләшүче табылмады. Бары бер ЕланЭткол гына: — Бәнекеләрне ярдәмеңнән ташламассың, ыстаршина,—диде Иртәгесен кояш чыгып килгәндә тулы бер яу булып кузгалдылар. Кояш кыр-казаклар ягына авышып түбәнәйгәндә. Җаек буена килеп чыктылар. Текә ярдан ике-өч чакрым гына остәрәк зур булмаган каенлык бар икән. Әмир кәрвандагыларга шунда җитеп туктарга һәм ял итәргә кушты. Кояш казак даласына төшеп чумганнан соң, кичке эңгер-меңгердә кузгалдылар Җаек буендагы тынлык шулкадәр ымсындыргыч иде ки, яр кырыйларын кабат карап-тикшереп чыгу башларына да килмәде. Тик барыбер Әмин һәм аның егетләре һаман да кәрван башында иделәр әле. Асылбикә исә иренә тагылган сыман Гаиләсен Җаекка кадәр озатып баручы Елан-Эткол белән Байбул старшина да аларга кушылды. Менә алар инде ярның сөзәкләнебрәк торган җиренә җиттеләр, су буендагы таллыкка таба төшә башладылар Шулчак әллә каян гына, җир астыннан үсеп чыккандай, каршыларында дистә ярым чамасы ир-егет калыкты Кулларында кораллары юк югын, мәгәр килеш-кы- яфәтпәренә караганда — Җаек казаклары. Ул арада берсе, мундирына караганда, офицеры Әмин атының тезгененнән тотып алды — Тукта! Туктагыз1 ! Мин рус каравыл отряды башлыгы капитан Лядомский Сез кемнәр һәм болай төн уртасында кая барасыз? Аны-моны хәйләләп, сүз куертып торыр ара юк иде Әмин билендәге чукмарын тартып алды һәм. әлеге офицер аңына килеп өлгергәнче. каты кизәнеп, аның башына сукты — тегесе «эһ» тә итми авып төште Янәшәдә генә кылыч чыжлаганы ишетелде, ул да түгел капитан белән янәшәдә килгән капралның канлы башы әрекмәннәр арасына тәгәрәде. Беренче уңыштан кайнарланган Елан-Эткол канлы кылычы белән капралларның икенчесенә кизәнде Мәгәр анысын чабарга өлгермәде, Асылбикәнең бәләкәй, җыйнак хәнҗәре тегенең җилкә тамырына батып кергән иде. Егетләр дә тик тормый һавада кылычлар сызгырды, сөңгеләр айкалды — беравыкта аяк асты кан белән тулды. Казакларның барысы да диярлек җирдә аунап яталар иде инде Тик берсе тал арасына чигенеп, яшеренде Моннан чакрым ярым чамасы ераклыкта гына отрядның төп көче төнге ялга тукталган иде. Казак шунда ашыкты. Качакларның исә уңга-сулга карап торыр вакытлары юк иде. Байбул старшина, атын камчылап, яр өстенә менеп китте һәм көтүчеләргә елкыларны елгага таба куарга кушты. Алай да елганы тынычлап, исән-имин кичү насыйп булмаган икән Баштарак кузгалганнар теге якка чыгып җитәргә өлгермәделәр яр башында казаклар төркеме күренде, гөрселдәтеп мылтыктан аткан тавышлар ишетелде. Бәхеткә, алар тал куаклары баскан су читендә ни барын юньләп күрмиләр, болай куркыту өчен генә аталар иде Аның каравы, яр өстендә торганлыктан, үзләре качакларга көндезге сыман ачык күренә. Уклар очканы ишетелде — текә ярдагылар берәм-берәм җиргә кадалдылар Һөҗүм сөрлекте, казакларның калганнары борылып кирегә йөгерделәр 28 Әмин чираттагы угын атмый тыелып калды, җәясен иңенә салып, елгага таба борылды Бакса, каршында — Асылбикә — Сөн, сән нишләп монда, Асылбикә?! — дип кычкырганын сизми дә калды Әмин.— Бар. бабайдан калма! — Бән сәннөн башка суга кермим, Әмин! Тагы да бәхәсләшёп торыр ара калмады Казаклар сулдан килеп чыктылар бу юлы Акылга да утырганнар бугай, баягыча алагаемга килмиләр, талларга ышыклана-ышыклана. ата-ата якынлашалар. Качаклар да җавапсыз тормыйлар билгеле, күренгән бер карачкыга төбәп ук яудыралар Ләкин аларның аркаларына аскан садаклары бушап бара иде инде Әмин садагыннан соңгы угын суырып алды һәм. аны якынлашып килгән казакка төбәгән хәлдә, кычкырып җибәрде: — Суга, суга сикер, Асылбикә! Соңгы угын очырып җибәрде дә. кисәк борылып, Җаекка ыргылды егет Тик йөгереп китә алмады—үзеннән өч адымда гына Асылбикә кан эчендә аунап ята иде Ул сөйгәне янына ташланды — Колынкаем, нәмә булды сәңа?! Җавап түгел, ыңгырашу авызы да ишетелмәде — Асылбикә җансыз иде Әмин, хатынының җансыз гәүдәсен күтәреп алырга дип. җиргә иелде Нәкъ шул мизгелдә таллар арасыннан әзмәвердәй казак килеп чыкты, Әмингә мылтыгын тоби башлады Егет сөйгәнен кулыннан ычкындырып җибәрде һәм, ярсып, дошманы остенә сикерде, хәнҗәрен сабына кадәр аның күкрәгенә кадады Ул кабат Асылбикәсе янына йөгерде Мәгәр бу юлы да хатынның гәүдәсен күтәреп ала алмады Кырыеннан гына Елан-Эткол чабып үтте, кыргый тавыш белән Әмингә кычкырды — Үлеләр белән маташма, ахмак! Чыннан да, Елан-Этколның үкчәсенә басып диярлек ат кебек дүрт казак йөгереп килә иде Җан саклау теләге мәхәббәттән куәтлерәк икән Әмин ике-өч сикерүдә су читенә җитте, елгага ташланды Ул теге як ярга чыкканда, исән калганнар бар да бер урынга — Коры чокырга җыелганнар иде инде Шаулашмый гына мондагыларны барлап чыктылар Асылбикәдән башка тагы оч кеше югалган икән Байбул старшина, ике кулы белән башын тотып, шашынгандай һаман бер үк сүзләрне кабатлый иде — Елкыларым, аһ, елкыларым1 Ярты көтүем харап булды! Бу вакыт исә теге як ярдагылар да шулай ук күңелсез шөгыль белән мавыгалар иде капитаннан кала, ике капрал, җиде казак үтерелгән, прапорщик һәм янә дә егерме тугыз казак авыр яраланган Ашыгырга. бу җенле елгадан читкәрөк китәргә кирәк Кыргыз-кайсаклар ягындагы качаклар да кабаланалар иде, билгеле. Таң атканчы. Җаектан ераграк китеп, бер-бер җөйләүгә барып егылу фарыз Елан-Эткол исә хатыны, балалары белән саубуллашты да, бөтенләй башка якка — Җаекның үрге агымына таба кузгалды — Тукта, Эткол ага. бән дә аръякка бит Асылбикәм көтә! — Әмин дала түренә таба кузгалган якташларына да. ялгызы чаукапыкка ашыккан ЕланЭтколга да борылып карамады, кабаланып Җаекка таба китеп барды Елгада су салкыная башлаган иде инде Ләкин Әмин моны сизмәде Үзен аска сөйрәгән коралларын саклый-саклый. эт сыман тын гына йөзеп, Җаекны кичте Агымны исәпкә алуы дөрес булган икән, нәкъ баягы кыргын урынына килеп чыкты Атылып Асылбикә янына килде, хатынының кулларын, аякларын, битен капшап-капшап карады —аның өчен дөньядагы иң асыл затның гәүдәсендә кабер ташы салкынлыгы иде Ул ярының баш очына утырып, тирән уйга чумды Шул хәлендә әллә онытылып киткән, әллә инде черем итеп алган, Әмин күзләрен ачканда, бөтен яр буен сөт күбеге сыман ак томан баскан иде Егет каударланып Асылбикәне күтәреп алды. Бераздан кичә генә үзләре килгән эзгә төште. Бу мизгелдә ул кайгыра да, елый да алмый, бөтен җаны-тәне үч һәм нәфрәт белән тулып ташыган иде аның Сигезенче бүлек Батырша көнен дә, төнен дә Гәйнәдөн хәбәр көтте Мәгәр анысы башка яктан — Урал буеннан килеп ишетелде. Аның иртән йокысыннан торып, кулына комганын тоткан хәлдә, абзарлар ягыннан кереп килеше иде Уйламагандакөтмәгәндә каршында Яхъя пөйда булды. Егет, әйтерсең. әле генә чабыштан кайткан: — Хәзрәт.—дип кычкырды ул, сәлам бирергә дә онытып,— Нугай юлында бөрҗәннәр кузгалган! Мулла беравык дәшә алмый торды, аннан инде үзен-үзе кулга алды, тынычлыгын сакларга тырышып, әйтеп куйды: — Белеп сөйлөйсеңме. мелла Яхъя, әллә чүбек чәйнәүчеләр гайбәтен генә кабатлыймсың? — Алдаса, теге бәндә алдыйдыр, хәзрәт Бүген төн мәдрәсәдә Урал аръягында гыйлемлектә торып. Туруйскида бер сәүдәгәрдә хезмәт итүче шәкерт кунып чыкты, Ул әйтә: бөрҗәннәр купты, ди. Урыс түрәсен үптереп күлгә салдылар вә үзләре посып беткәннәр, ди. — Кая. үзен чакырың әле! — Ул таң белән китеп барды шул, хәзрәт. — Ал-лай.— Батырша телен тешләгәндәй тынып калды һәм шактый көттереп кенә сүзен әйтеп бетерде—Хәбәреңнең чынын-ялганын белгән кеше юк. Шуңа да бу хакта авызыңны ачып берәүгә дә дәшмә — Өлкәнрәк шәкертләр дә ишеттеләр бит. хәзрәт — Аларга да әйт: сүзләп йөрмәсеннәр. Иртәнге чәе чәй булмады мулланың Гомер булмаганны, тары чәчү хафасы турында сүз кузгаткан Зөлхәбирәсенә җикерде хәтта. Ярый әле әйтешүләре зурга китмәде, ишек шыгырдаганы һәм аның артЫннан ук: “Хуҗалар үдөме?»—дигән тавыш ишетелде. Ул да түгел, өйгә сакал- мыегын пөхтә итеп кыркыткан, аксыл чырайлы берәү килеп керде Гәйнә иләүеннән мелла Исхак иде бу. — Әссәламегаләйкем, хәзрәт. Исән-аман торамсыз? Сәлам алынып, гореф-гадәт буенча хәл-әхвәл сорашкач, чәй янына утырдылар Кунак беренче чынаягын эчте дә сүзенең асылына күчте: — Безнең урман тарафлары. Гәйнә кешеләре — барчамыз өзер- мез Бәне сез хәзрәтләргә хәбәр бирү өчен җибәрделәр — Хәердер.—дип куйды Батырша, бүген иртәдән бирле беренче тапкыр күңеле булып —Әлхаль сабыр итеңез. Бән Оренбурга барып киләем, ул тарафларның хәлен беләем Кабат хәбәрләшербез, иншалла тәгалә. Оренбург сылтау өчен генә, төп йомышы аннан да арырак — Нугай юлында аның Шул якларны урап, андагы камил бәндәләр, галим- голәмә белән киңәшми генә, хәзер инде ни дә булса майтару мөмкин түгел Бөрҗәндәгё хәлләр хак булса, алар киләпне тулысынча чуалта. Андыен ук ерак сәфәргә чыгу өчен пашпурт кирәк. Анысын юллаганда. инде күп кенә бәндәләрнең теленә кереп өлгергән Нугай юлына барам, дип әйтеп булмый да. Оренбурга исә сылтавы бар— ахуннар янына барышы, янәсе. Нияттән гамәлгә бер генә адым Ул Кузьма писыр янына барып кайтырга булды. Вакыйган, дусты аны бер сүздән аңлады. Иске паспортка язылганнарны пычак белән кырып ташлады да. шунда ук нидер язып, «яңа»сын 30 әмәлләп бирде Йомышының болай һич көтелмәгәнчә ансат хәл ителүеннән куанган Батырша. кайтып китәргә дип. урыннан кузгалган иде инде Әмма Кузьма авыз ачарга да бирмәде өстәле янына утыртты, бәләкәй генә имән мичкә белән ачы бал китереп куйды Ихлас күңелдән кунак итүне кем бәһаламый7 Батырша да чишелеп китте Тәмен белеп кенә, ләззәтле сөйләшә-сөйләшә. сыйланырга тотындылар Үзе мөселман булмаса да. Кузьма мондагы халаекларга хәер- хаһ бәндә, аларны кызганып вә жәлләп берсеннән-берсе аяныч хәлләр бәян итте Аннан инде сер итеп кенә знакумына зур яңалык җиткерде — Урыс йортына хәвеф төште бит әле. Батыршаһ Ислам даирәләреннән гаскәр килә, имеш, дигән сүзләр йөри Кала-кальгалардагы чирү кешеләренә фәрман бар — дарыны коры тотарга, орышка әзер торырга дип Димәк, түрәләр инде нидер сизенгәннәр Димәк Нугай юлына баруны ашыктырырга кирәк Шушы мизгелдә сәфәренә чыгардай булып, өенә ашыкты мулла Юл ерак, заманалар аман түгел — иптәшкә берәр ышанычлы юлдаш булса икән, дип уйланды ул Бердәнбер таяныр кешесе Яхъя аның. Мәгәр аны алып китсәң. Зөлхәбирә ике кулсыз калачак Мостафа углы Борһан ризалашса әллә7 Соңгы вакытта, төгәлрәк әйткәндә. Батыршаның тәзкирнамәсе халаеклар арасында мәгълүм булгач. Карышбашның урта тормышлы кешесе Мостафа углы — буйга шәп кенә шәкерт, мулласы тирәсендә еш чуала башлады Бервакыт хәтта җомгадан соң мәчет ишеге төбендә остазы белән мәҗлес корып утырды Егет Батыршаның чакыруын бәйнә-бәйнә укыган һәм аны чын йөрәктән кабул иткән Бүгеннән яуга чыгарга, халаекларга җәберзолым китерүчеләрне җир йөзеннән юк итәргә әзер Ие, юлдашка шул егеттән дә кулае булмас дигән нәтиҗәгә килде Батырша кайта торгач һәм юл уңаена ук Мостафаның тәрәзәсен шакыды Сүз кыска булды Егет үзе дә. атасы да мулланың ниятен хупладылар Атларны Сөләйман старшинадан алды Батырша Карышбаш белән Оренбург арасы йөрмәгән юл түгел, сәфәргә кинәнеп кузгалдылар Өстәвенә, юлларның ныгып җиткән дөньяның гөлгә күмелгән чагы Мондый мәлдә ил-җир күреп йөрү — үзе бер гомер Алай да юл азабы — гүр газабы Син никадәр генә ашыксаң да. ул үзенекен итә Яман калага атна дигәндә генә барып җиттеләр Омәткө урнашып тәмләп кенә кайнар аш ашап, чөй эчеп алуга. Батырша тагы каударлана башлады Борһанга иркенләп ял итәргә кушты да. үзе Ибраһим ахун янына кузгалды Сәфәрнең сылтавын чынга ашырырга, эзен югалтырга кирәк иде аңа Монысына җае да бар — ахунлык рисаләсе хакында сүз кузгатыр — Әйа. Баһадиршаһ, бик көттереп, зарыктырып кына йөрисең.— дип каршылады аны ахун һәм. остөле артыннан чыгып, аңа ике кулын сузды— Әссәламегаләйкем, узың. мелла, менә моннан утыр' Без монда, сөнең хакыңда ахунлык рисаләсе төзеп куйганыек Себер юлына ахунлыкка — Бөңа мәгълүм, вөлинигьмәт Фәтвагызга тәшәккермен — Афәрин. Баһадиршаһ афәрин Ул рисалөне төзеп, мөһеребезне басып вә кул куеп, Гөбделсөлам ахунга бирдек, сезгә төслим кылыр өчен Аны кабул итеп алгайсыз' — Без кемнәрне дин мәртәбәсе илә зурлаганыгыз өчен хак тәгалә сөзләрне йөзен ачып хөрмәтләсен Вә ләкин кабул итмәде дип рәнҗү талмагайсыз. бу хәлдә телөмөйбез — Анысы нө диюең тагы, мелла Баһадиршаһ7 — Күрәсез, дөньялар буталып тора, вөлинигьмәт Рас булса, бор- җөннөр купкан, диләр өнә — Хәбәрең хак хагын Вә ләкин Борҗөн илөүөндөге хәлләрнең сезлөргө нө катнашы булыр икән? Сүз белән мавыгып, теленнән ычкынганын сизми дә калды Батырша: — Нугай юлындагы ялкын Себер даругасына да үрләмәс дип кем әйтер? Ие янгынның безне дә ялмап алуы бар бит. Йортына ут капканда, кем генә кул кушырып утырыр икән?! Ибраһим сискәнде, алдындагы кәгазьләрен караган булып беравык дәшми торды Аннан инде, Батыршаның сүзенә куангандай, әйтеп куйды: — Бирсен ходай! Әйткәнең фәрештәнең амин дигәненә туры килсен! Батырша артыгын сөйләп ташлавын абайлап, телен тешләде, кашлары астыннан гына Ибраһимга бакты Үз булып, телне чишәргә маташуы түгелме? Алла сакласын, үз мәнфәгатен яклап башыңны катыр җибәртүе бар Андыйлар янында саграк булуың яхшы һәм ул сүзне башка юнәлешкә борырга ашыкты — Гәбделсәлам ахун хәзрәтләре ни хәлдә торалар, вәлинигъмәт? Исәнаманнармы, сезнең катка кипгәлиләрме? Ибраһим ахун да аның хәйләсен аңлады һәм уенга кушылып китте. Әңгәмә сузылды, ул инде Батыршаны туйдыра башлады. Тагы ни дип утырмак кирәк? — Китим, вәлинигъмәт — Әйа. чәй эчми торыпмы? — Кыстамагыз, вәлинигъмәт. губерна кәнсәсендә йомышларым бар. — Мәйлең алайса.— диде Ибраһим, килешеп һәм сүзен кабат ахунлык мәсьәләсенә борды—Рисаләне алып китмәйбез дисез икән, соңы- рак үземез җибәрермез — Иншалла тәгалә, хәер улыр,—диде Батырша. чыга-чыга. Хәзер инде аны монда бер генә нәрсә дә тотмый иде Борһан белән икәүләп өмәттә тамакларын туйдырдылар да. Гәбделсәлам ахун янына киттеләр. Каргалыда алар теге чакны үзендә кунып чыккан Гәбделсаттар шәкерт янына фатир төштеләр. Якташы белән очрашу бигрәк тә ярап куйды Батыршага. егеттән күңеленә хуш сүзләр ишетте Чәйдән соң алар икәүләп. Гәбделсәлам ахун мәдрәсәсен карарга барган булып, урамга чыгып киттеләр. Мәчет янындагы аулакка җитүгә, сабырсызланып сорады Батырша — Ни хәбәрең бар9 Егет як-ягына каранып алды, икәүдән-икөү икәнлекләренә инангач, сөйләп китте: — Каргалы татарларын, үгетләп-үгетләп. Бөрҗән иленә пахутка җибәрделәр Без анлар белән сүзләштек: башкорт җәмәгатьләре гаярьрәк вә куәтлерәк булса, анларга кушылыгыз, кырыла башласалар, анларның котылмагына вә һәм һәлак булмакына сәбәпче улыгыз, дип — Хәердер. Тагын ни хәл вә ни хәбәр? — Кичә өмәттә ике шәкертне очраттым. Хәер, тиз үк үзләрен алып киләм.— Гәбделсаттар өмөт ягына китеп барды — Кая барасыз?—дип сорады алардан Батырша. — Урал аръягында гыйлемлектә торып. Казан ягына өемезгә кайтып барамыз,— диде шәкертләрнең мөлаем чырайлысы.— Туруйскида тора торган чирү кешеләре — мишәрләр һәм башкортлар хәбәр җибәрделәр бик саклык белән торыгыз, халык бик тиз күтәрелер, диделәр. Ишеткәннәре ымсындыргыч өметле дә. хәвефле дә иде Әмма бу яклардагы чын хәлне Гәбделсәлам ахун гына төшендереп бирә алыр, мөгаен. Батырша. ашкынып, остазы белән күрешү сәгатен көтте. Очрашу урыны итеп мәдрәсә тәгаенләнгән иде Монда да кала рухы кагылган икән, Гәбделсәлам аны иркен генә якты бүлмәдә каршылады. Әллә Каргалы килешкән, әллә инде замана җилләре кагылган. Гәбдел- 32 сәлам тәмам мәһабәтләнеп олпатланып киткән Өстендәге бәрхет казакие затлы җөббәсе, олуг тантаналарда гына урала торган ак ефәк чалмасы һәм бик пехтә итеп түгәрәкләп кыркылган көмеш сакалы аны чын кала зыялысы итеп күрсәтә Элеккеге Ташкичү мөдәррисеннән якты чырай да үткер күзләр калган — Хуш килдең, кем мелла Баһадиршаһ, түрдән узың.— диде ул. кәнәфидән урын күрсәтеп—Бән дөресрәге без сәне күптән көтәбез' Бераз серле итеп әйтелгән шул сүздән соң Гәбделсәлам туктап калды, почмакта торган калай тышлы сандыгы янына килеп, аны ачты һәм кулына кәгазьләр алды Батырша исә сүзнең ахунлык рисаләсе хакында барачагын чамалап, тыйнаклык күрсәтергә тырышты, дәшми- тынмый гына көтте. Мәгәр ахун һич уйламаганны әйтеп куйды — Әллә соң безнең хат сезләргө барып ирешмәдеме мелла Баһадиршаһ! — Көлчәр иләүенең Исмагул дигән бәндәгә тапшырылганы булса, алдым бән аны. хәзрәт, укыдым Гәбделсәлам янә ишек янына узды, туктап, байтак кына нидер тыңлап торды Аннан кабат өстәле янына килеп, кәгазьләрен җәеп салды — Алар да шикләнәләр шул. мелла Баһадиршаһ халаекларны кузгата кузгатуын да. үзе яу башлыгы булырга разый микән, диләр — Алар дигәнегез кемнәр инде, хәзрәт? — һай, Урал буенда бик күп алар галим-голәмә, корьән-хафиз. ыстаршина вә башка камил кешеләр Хак тәгалә кушып, тәвәккәлләсәгез, әлеге олуг җөрьәт итсәгез, үзләре белән күрешерсез боерган булса — һаман да шиклөнеп-шобһөләнеп торам шул вәлинигьмәт Бөн- нөн яу башы чыгар микән? — Безнеңчә, мелла Баһадиршаһ. узаманлыкка иң кулае — сән — Шулай димсез дә. вәлинигьмәт бик тә олуг вә җаваплы эш бит Ахун акрын гына урыныннан торды, шәкерте каршына килеп, аның күзләренә текәлде һәм көйли төшеп җыру әйтте Карчыга карап очар — тауны курсе Ир-егет кылыч алыр—йауны курсе1 Бу мизгелдә остазы, дин әһеле булудан элек, шагыйрь иде Димәк ки. фатыйхасын шагыйрь буларак бирә Шагыйрь сүзе — халык сүзе инде ул' Мулла үзен кинәт кенә тагы бер баш биеклеге үсеп киткәндәй тойды аягына калкып, Гөбдөлсәламне кочаклап алды — Җыруыгыздан бихуш вә тәшәккермен. вәлинигьмәт1 Гәбделсәлам аның кочагыннан арынды һәм кулларын шәкерте җилкәсенә салган хәлдә, әйтте — Сүзем улдыр бездән фатыйха. Баһадиршаһ' —Кинәт шыгырдап ишек ачылды, бүлмәгә хәлфәләрнең кайсыдыр килеп керде Гәбдел- сөлам борылып карамады, берни булмагандай үрелеп, кәгазьләре арасыннан берсен кулына алды һәм аны Батыршага сузды—Ахунлык рисаләсен кабул итеп алгайсыз' Амин' Дога кылдылар Ул арада теге хәлфә шкафтагы калын китапларның берсен алды да кабат чыгып китте Ишек ябылгач Гәбделсәлам шыпыртлап өстәп куйды — Күргөйсөз. монда серләшеп утыра торган урын түгел Кичкә бә- нем өемә чөйгә рәхим итәсез! Аларга кичен дө җәелеп серләшү насыйп булмады Чөйгә галим- голәмә. мулла-мунтагайдан ике дистә чамасы кеше килгән иде Табындагы нигъмәтләрдән җилләр исеп, чөй эчелгәч тарала башладылар Гәбделсәлам. җаен чыгарып. Батыршага ым какты калырга кушты Соңгы кунагын озатуга, сүз башлады з -к у • 1* н 33 — Тагы ике-өч көн сабыр итәргә туры килер, мелла Баһадиршаһ! Безнекеләр узаманнарның сүзен алырга киттеләр Каргалы авылында ике-өч көн буена ничек тик ятармын,ничек итеп сәгатьләрне үткәрермен, дип борчылган иде Батырша Вакыт дигәнең җитми дә калды Аның килүен каян ишетеп,ничек белеп бетергәннәрдер— һич күрмәгәнбелмәгән бәндәләргә кадәр ашка чакырып йөдәттеләр аны Әлеге мәҗлесләргә күбрәк сәүдәгәрләр, һөнәрчеләр вә тагы әллә кемнәр җыела. Болар инде мулла-мунтагай сыман бер-береннән тел яшереп утырмыйлар. Аларның сүзләрен тыңлый-тыңлый, байтак нәрсәне фараз итте, аннан да битәр төпле бер фикергә килде. Әйе, таш кызып җиткән, шуннан да соңга калырга ярамый, халаекларны күтәрергә кирәк, дип уй йөртте гыйсьянчы мулла. Ул шулай өзгәләнеп сый-хөрмәт эчендә уздырган икенче көннең кичендә, аны Гәбделсаттар шәкерт болдырда ук каршы алды һәм ахунның мәдрәсәдә көтеп торуын хәбәр итте Көндезен шактый зур булып күренгән мәдрәсә кичке караңгыда кечерәеп, ятимләнеп калган сыман. Бары тик бер тәрәзәдә—әлегедә баягы хәлфәләр бүлмәсендә генә ут яна. Батырша шунда юнәлде Гәбделсәлам бернинди керешсез-нисез сүз башлады — Агыйделнең аръягында. Бөрҗөн иләүендәге беренче ям станыннан ерак түгел, Чаршау каен янында мул сулы чишмә булыр. Күрешү урыны улдыр. Кем алдан килсә, ул намаз укып ултырмыш. Әлхасыйл, сезгә иртә таңнан кузгалырга кирәк Баһадиршаһ! Хәерле сәфәр! Дәшмәс юлдашы Борһан белән билгеләнгән ям станына өченче көнне төш вакытында гына барып җиттеләр. Атларын урнаштырып, өмөттә үзләренә урын-җир көйләүгә, Батырша бер тустаган су эчте дә. тамак та ялгап тормастан. ишегалдына чыкты, бер тарафка өеп куелган каен агачлары өстенә күтәрелде, Гәбделсәлам әйткән якка—дала киңлегенә текәлде. Күз күреме җирдә, вакыйган, чаршау сыман булып торган каенлык шәйләнә Аннан астарак, биредән караганда, яшел билбау булып күренгән чишмә бормалана. Чакрым чамасы җир булыр. Ул иярендәге капчыгыннан намазлыгын гына алды да чаршау каенга ашыкты Якын-тирәдә җан иясе барлыгын белдергән бернинди билге күренми Нишлисең, көтәргә кала-,— дип уйланды ул. Аннан, намазлыгын ачыклыктагы калкуырак урынга җәйде дә. намазга оеды Беренче рәкагәтен укып бетермәде, җир астыннан чыккандай, әллә кайдан гына дүрт җайдак күренде Алар сөйлөшми-нитми генә чишмә янына килеп туктадылар да ашык-пошык тәһарәт алдылар, намазлыкларын Батырша янәшәсенә үк җәеп, гыйбадәткә тезләнделәр-. Аллага согынулары чын күңелдән түгел иде бугай, Батырша соңгы тапкыр -Аллаһе әкбар»ен әйтүгә, арадагы өлкәнрәге, мәгәр таза бәдән- лесе сәлам бирде, саф мөселманча күреште вә сорап куйды. — Әй мөсафир, кем буласың вә кай тарафларга юл тотасың? Батырша башын күтәреп, аның йөзенә бакты Бу бәндәне һәм аның юлдашларын танымый иде ул Аларның нишләп йөрүләре хакында да хәбәре юк Шуңа да чишелеп китмәде, сүзенең очын яшеребрәк җавап кайтарды: — Ил кыдырып йөрүче булырмын — Кайсы галимнең мәдрәсәсендә торып укыдың? — Карышбаш мәдрәсәсендә сабак алдым — Әйа, мулла Баһадиршаһ хуш торамы? Монысы инде ачыктан-ачык сөйләшүгә ишарә сыман иде. — Бик хуш тора, үзегез күргәнчә.— диде Батырша. Әллә аңламадылар, әллә чишелеп китәсе итмәделәр: — Безнең аны күргәнебез юк шул.—диделәр. Сүз киселеп калды. Башкортлар бу сәер мосафирның Батырша хәзрәт булуыннан әле һаман да шикләнәләр иде бугай, тапталмаган кылган өстенә ашъяулык җәйделәр, төен-капчыкларын алып килделәр. 34 ашарга утырдылар Юлаучыны да табынга чакырдылар Сузне ялгау Батыршага калды — Үзегез кайсы иләүләрсез? Ни йомыш белән йөрисез? Җавапны өлкөнрәкләренең карчыга борынлы, тәвәккәл чырайлысы бирде — Бөрҗән халкы буламыз, ыстаршиналык эше белән йөримез Монысы инде тегеләрнең чаршау ачулары иде — Сезнең Бөрҗән халаеклары посып беткәннәр, дип ишетәмез Инде сезлөр дә качып барасызмы’ — Иө, вурлар посып китделәр, берчә халык калдык Инде Батырша да кемнәр белән эш йөртүен төшенеп алды һәм, тегеләргә акланырга бирми, һөҗүмгә күчте — Ник «вурлар» дисез? Нәрсәләрегезне угрлап киттеләр? Барысы исеменнән дә һаман да бер шул табак битле адәм сөйләшә иде: — һич нәрсәмезне угрламадылар Падишаһ әмереннән баш тартыл китделәр — Падишаһның кайсы әмереннән баш тарттылар? — Завут башлыгын юлдашлары илә үптерделәр — Ул завут башлыгы бик усал вә залим бәндә иде.— диде икенчесе.— Куркытып вә талап, малларыбызны алды, җиремездән-суымыз- дан ирексез итте Хәтта кем хатыннарымыз вә кызларымызны күзебез алдында көчләп зина кылды — Падишаһ ул завут башлыгына шундый эшләр эшләргә әмер иткәнме? Халаекларыгыз падишаһның шул әмереннән баш тартырлармы? Чишмә буенда бер ялгызы аллага сәҗдә итеп утыручы бу бәндәнең гади бер мосафир түгеллегенә инандылар бугай, ашауларын да онытып, җиргә тобөлделөр — дәшмәс булдылар Батырша исә. туры сүзе белән аларны һаман саен богә баруын күреп, урыныннан купты — Сакалларыгыз агарган, сурәтләрегез хуш Әмма гакылларыгыз һәнүз агармаган Чын сүзегезне яшерәсез Мөселман — мөселманның ярдәмчеседер Әлхасыйл. бәне үзегез дип белегез Бән — мелла Баһа- диршаһ! — диде Кинәт оөрмө китереп бөрдемени?! Башкортлар җиргә капландылар — Торыгыз, әй. соекле бәндәләр,— дип боерды Батырша Башкортлар берәм-берәм башларын калкытып, кайсы намазлыгына, кайсы кылган япмасына тезләнде Мәгәр сүзне әлеге дә баягы узаманнары дәвам итте — Әй, вөлинигьмөт, рас әйтәсең сүзләргә базмый торабыз Безнең тарафларымыз шикләнәдер, дүрт даруга халкы берьюлы хөрәкөтләнөек дип Ничә мәртәбә халкымыз Котлымбәт морзага барды Ниплүй яна- ралга да ялварып карады һич файда табылмады Ата-бабаларыбыз били торган җирләремезне, суларымызны ташлап китәр хәлгә җиттек — Ташларга түгел, якларга кирәк, кем’ — Бән Борҗөн илөүеннән Елан-Эткол буламын, — дип сүзенең башына кайтып тоштө узаман—Тегә хәсис түрәне олактыруда башлап йөрүчеләрнең берсөмен Кыр-казаклар даласына посып баргач җирдән кире туган төягемә кайттым менә Сөн вөлинигьмөт сүзләгәнчә, илем- җиремне яклау вә саклау өчен Моңа чаклы утырган егет тә аягына калыкты — Алар бөнем бәхетемә балта чаптылар, яп-яшь бикәчемне үптерделәр Соңгы кяфернөң җанын җәһәннәмгә җибәргәнче сугышырга ант эчтем Бән — тимерче Әмин! Егетләрнең ыспай гына сакал-мыеклы чибәре телгә килде — Посып киткән Байбул йортавай урынына тәгаенләнгән яңа ыста- ршина —мишәр Абдул Ваһап, кяферлөрдөн гайре, залим булып чыкты Кыргыз-кайсак йөзенә качып киткәннәрне аклап сүз каткан атаемның чыраена камчы сукты Канга — кан! Җир йөзеннән юк итәчәкмен бөн ул кабахәтне! Шуны эшләмәсәм, Яубасар Аздуров исеме хәрәм булсын! — Сүзләрегез хакдыр вә мактаулыдыр.—дип куйды Батырша — Хуш. инде, тәкъсир, сәне кем дип белик?—диде ул, дүртенче юлаучыга карап. Горур бәндә җавап бирергә ашыкмады, һич селкенми таш сын сыман утырган җиреннән ачулы төкереп җибәрде: — Кыпчак иләүеннөн Көчекбай атлы булабыз.—диде. Ул янә туктап калды һәм байтак кына дәшми утырды. Аннан янә төкереп куйды, күкрәген киерә төште һәм вәкарь белән сүзен дәвам итте.— Сөн, ахун, шуны бел тау халкы— яу халкы. Нугай даругасыныкылар орышка атлыгып торалар. Бөрҗөн вә Кыпчакныкылар гына да түгел. Тамьян, Үсергән, Тангавыр вә башка иләүләр... Атларымыз дагаланган, кылыч- ларымыз кайралган, сөңгелөремез очланган, ян керешләре тартылган Без инде Себер даругасыннан Юлай вә башкалар белән дә сүз беркеттек Әй буена, янә дә килеп, кояШ баешындагы Уран. Гәрәй, Ирәкте вә Гайне вулысларына да атчабарлар җибәрдек Әлхасыйл, дүрт даруга- ныкылар дәррәү кубарга дип торабыз. Алай да. хәзрәт. — Без әз. дип шикләнәсең инде, кем. Көчекбай?!—дип бүлде аны Батырша—Хафаланма! Нугай юлы кузгалу белән, дала вә урман тарафындагы бар халаеклар күтәреләчәк, Гәйнә ягында биш йөз мишәр вә мең типтәр атларга менәргә әмер көтә Чуваш-мукшылар вә чирмеш- арлар да форсатны кулдан ычкындырмаслар. Казан татарлары һәм дә кыр-казаклар безне яклап яу чыгачак! Боларны бән белеп вә ышанып әйтәмен. Көчекбай! — Ул хыялындагы якты өметләрен дә эшкә кушты— Шунысын да исегездән чыгармагыз, узаманнар: Кырымның куәтле вә кодрәтле ханы да безнең якта, күп меңле чирүе Хуҗитарханга килеп төшкән, дигән хәбәр бар. Әлхасыйл. көчкуөт җитәрлек безем. — Әнә шунысы тормышка ашмас дип. куркам да инде бөн. хәзрәт! — Андый шигең нидән? — Анысы үзеңә дә мәгълүм түгелме, хәзрәт? Халаекларга язган кыздырмак хатында бөтен урысларга каршы ябырылырга котыртасың, диләр Анау завутлардагы кол урысларны да кыйратыйкмы инде, йә? — Әйа, кем, Көчекбай, ниткәндер хата бу! Эш урысларын рәнҗетергә чакырганым юк. Киресенчә, аларны үз ягыбызга аударасые. дим Вә әй хәсрәт, тәгьризнамәне ялгыш шәрехләгәннәр микәнни?! Көчекбай да урыныннан кузгалды: — Аңлаучылар гына түгел, — диде ул.— Шуны әләм итеп. Батырша хәзрәт урысларны кайратып бетерергә чакыра, дип, оран салып йөрүчеләр дә җитәрлек. Ыстаршина Сатлык Йөүкөев, аның тарафдарлары Йомахуҗа Бирдегол углы. Аптырак вә Ишалы Көлембәтовларны әйтәмен бән - Баһадиршаһ дигән әүлия пөйда булган: завутларны җимерергә урысларның җәмгысын чабарга өнди-,— диеп халаекларны котырталар Исәпләре — яу кубу белән, завут-кальгаларны вәйран итеп, анда яшәүчеләрнең малларын талау. — Алла сакласын, диң, Көчекбай! Андыен эшкә бүгеннән чик куярга кирәк Кайда ул Сатлык ыстаршина? Торган җире еракмы? — Анысы кыен эш түгел, вәлинигъмәт,—дип сүзгә янә Елан-Эткол кушылып китте.—Хаҗәт бар икән, бүген кич үк очрашырга була Сатлык белән Әнә. егетләр озатып куяр. — Үзем барам!—дип кычкырып җибәрде Әмин. — Сәнең гайрәтле егет икәнеңне беләбез.— диде Көчекбай, егетнең салпы ягына салам кыстырып.— Вә ләкин никадәр генә гаярь булсаң да ялгызың гына саклый алмассың яу башын Бәнем егетләрем белән бергә иртә таңнан кузгалырсыз... Ихтилал башлыгын, Борһан белән Әминнән тыш, Көчекбайның өч дистә егете озата барды. Сатлык старшинаның ике тау арасындагы 36 җәйләвенә килеп җиткәч, бу чараның һич кенә дә артык булмавы ачыкланды Мул сулы инеш ярына сыенып утырган тирмәләр янында көтүче ише ябай башкортларга караганда ян-сөңгеле егетләр күбрәк иде Алай да сер бирәсе итмәде Сатлык старшина кунакның каршына килеп, аны ияреннән күтәреп алды — Төкле аякларың белән, вәлинигьмәт. хуш киләсең!—дип. ак тирмәсенә җитәкләп алып китте Сатлыкның озын колаклары әйбәт эшлиләр, күрәсең, җәйләүдә инде олы кунакны каршылау өчен бар да әзер казан-казан ит пешкән саба-саба кымыз тирмәгә үк кертеп куелган Аннан да гаҗәбе шул бирегә хәйләкәр йортавыйның бөтен тарафдарлары җыелган Хуҗа аксакалларны табынга утыртты, җамаякларга үтә төҗел очраклар өчен саклап тоткан каты балны салдырды һәм сүз башлап — Ниһаять, узманнар. без дә куәт алган яшь шоңкардай аягыбызга ныгытып бастык,— диде — Канатыбызны бик тә ышанычлы җәйдек Безнең хәзер әүлиягә тиң гакыллы, гайрәтле башлыгыбыз Баһадиршаһ хәзрәтебез бар1 — Әйдәгез, яу башлыгының исәнлеге хөрмәтенә' Ул чем-кара сакал-мыегын кул аркасы белән генә сорткәләп алды да нотыгын сөйләвендә булды — Йә. күптән көткән көнебез килде Югыйсә, кылыч-хөнҗөрләре- бөз тутыга, ян-җөялөребез языла башлаган иде инде Кодрәтле яу башы әмерен бирүгә, туган төбәгебезгә сөлек күк ябышкан завутларны кайрата, чакырылмаенча килгән урысларны чаба башлыйбыз Яздырган җирләребезне вә югалткан малларыбызны кайтарып алыр сәгать сукты, узаманнар! Табынның төрле ягыннан дистәләгән тавыш аңа куәт биреп куйды — Хак әйтәсең. Сатлык, афәрин' Балыкны куе суда тоткан яхшы! Батырша аларның йоннарын уңайгарак сыпырырга тырышты — Олы яуга әзер торуыгыз да. гайрәтегез вә дошманга нәфрәтегез дә — әйбәт! Тик бер-беребезне аңлап җиткермәү дә бар икән бит әле Завутлардагы кол урыслар вә кара халыклар рәнҗетелмәсеннәр иде азаматлар' Ул өйтөсөн әйтеп бетермәде, тавыш купты — Аңлашылмай каферлөрне кыйратырга үзең оран салдың лаба- са! — Динемезнең иң авыз дошманы — шул урыслар бит инде! Батырша кулын күтәрде — табын тынып калды Ихтимал башлыгы һаман да шул тыныч тавышы белән яуның мәсләген шәрехләргә тотынды Әмма Сатлык яклылар һич кенә дә аны аңларга теләмиләр иде Мулла тагы һәм тагы сөйләде — халык кузгалышын олы максатка бору зарурлыгын тәкрарлады Менә Сатлык үз янындагы фикердәшләренә күз кысты һәм буйсынулы тавыш белән сойләп китте — Ярый, хәзрәт, ярый Сөн вәлинигьмәт әйткәннәргә разый без Түрәләрне вә мөртәтләрне генә кыйратырбыз ил-җирне дәҗҗал кавеменнән тазартырбыз Тик боланың көнен-сөгатөн генә әйт' — Анысын инде, узаманнар, бән ялгызым хәл итмәем.— диде Батырша. чыраена канәгатьлек чыгарып — Якын арада күп халаеклар катнашында корылтай җыярбыз шунда барын хәл итәрбез Мулла Сатлык старшина җәйләвендә куна калырга булды Үзлегеннән аның җансакчысы булып киткән Әмин Батыршаның карарын хуп- ламаса да. кайтарып сүз әйтмәде, алай да Көчекбай егетләрен әлегә ак тирмә тирәли урнаштыруны кирәк тапты Уйланып ята торгач, таң беленде Мулла җәһәт кенә тирмәдән чыкты һәм пыскып янган учак янында утыручы Әмингә атларны иярләргә кушты Тояк һәм өзәңге тавышына хуҗа да торып чыкты хәлне аңлап алуга, үпкө-рөнҗү сүзләре яудыра башлады Мәгәр Батыршаның карары ныклы иде Сатлык старшина җәйләвеннән дүрт-биш чакрым җир китүгә, җай даклар икегә аерылды. Көчекбай егетләре үз юллары белән китеп бардылар, Батырша исә, икесе ике канатына әверелгән Борһан һәм Әмин озатуында күптән тансыкланган Мөслим авылына борылды. Кичә генә аерылышкандай, тыйнак вә ыгы-зыгысыз күрештеләр. — Хәлләр ничек монда?— диде Батырша. атыннан төшүгә. — Һаман да шул бер балык башы инде, хәзрәт,— диде Мөслим старшина, кичен өзелгән сүзне дәвам иткәндәй— Күп кенә мишәрләребезне, Салчугыт вулысыннан ун башкорт йортын көчләп чукындырдылар Тун угырлап тотылган берәүне Тубыл әрхәрәенә илтеп биргәннәр дә муенына «тавык тәпие» асканнар, чыдар хәлләр калмады, хәзрәт. — Күбенә түзгәнне, азына чыдарсыз. Тиздән кузгалабыз! Ерактан килгән кунакны каршыларга, яннарына күрше-күлән, йөзбашлары вә башка куштаннар җыела башлады Сүз үзеннән-үзе Батыр- шаның бәләкәй адашы Апушның булачак туена, мәһәр вә бирнә ише дөнья мәшәкатьләренә күчте. Кайчандыр адашына биргән сүзендә торды Батырша. Егетнең яшь бикәче белән никахын үзе укыды. Мәгәр теге чактагыча Мөслим якларында туарылып ял итә алмады, туй мәҗлесе тәмамлануга, Мөслим старшинаның ерак урмандагы чолыклыгына китеп барды Монда аулак һәм тыныч иде. Ниһаять, көннәрнең берендә аулак чолыклык чал Уралның әллә кай төбәкләреннән килгән гайрәтле ир- егетләр. иярле атлар белән тулды Кемнәр генә юк иде монда! Инде Батыршаны танып белгән Елан-Эткол белән Көчекбай да, кызу канлы Яубасар да, Юрматыдан Моталлап Көлчекәев, Үсергәннән Куәт Кин- җәголов, Тамьяннан Качкын Самаров. Ямансары Җаббаров та, Сатлык һәм аның тарафдарлары янә бик күп аксакаллар... Мөслим старшина, гадәтенчә, сер бирмәде — тулы бер яу хәтле кунакларга ашны мул әзерләтте. Әмма корылмайга җыелганнарның хафасы ашау-эчүдә түгел иде Киңәш-табыш соңарганнар килеп җиткәнче үк башланды. Сөйләүчеләрнең телләрендә бер генә сүз — кичекмәстән кузгалу. Бигрәк тә ЕланЭткол белән Көчекбайның тавышлары таләпчән — Иртәгәдән калмый кузгалабыз!—диләр. Мәгәр бу олы җыенда алар сыман кайнар башлар гына түгел, салкын акыл белән эш итүче дөнья күргән аксакаллар да байтак иде Ярты төн буе бәхәсләшкәч кенә, әсәднең июльнең унында атларга атланырга булдылар. Мәҗлес халкы аксакаллар сүзен бердәм кабул итте, кайберләре инде китә дә башлады. Шулчак кыпчаклы Көчекбай оран салды: — Тагы бер киңәш бар бит әле, узаманнар. Ниплүй янарал кыр- казаклар йөзенә шымчы җибәргән Кыргыз-кайсакларны безгә каршы котырту өчен. Нишлибез? — Нишлибез дип, озын-озак баш ватасы юк монда,—дип кычкырды аңа каршы Елан-Эткол—Артыннан куа чыгарга вә һәм чукмарга алырга үзен! Аксакаллар фатиха бирсә, бән үзем алынаем бу эшкә! Алан аңа бер тавыш белән гөрләп җавап бирде — Афәрин, Эткол, бар, башын чап шул мөртәтнең! Җыен төн уртасында бетсә дә, болачылар көн яктырганны көтмәделәр, дөм караңгылыкта эреп юкка чыктауаар Батырша Мөслим старшина китергән кара-туры айгырга атланды. Ияргә менеп алган Әмин белән Борһан аның янәшәсенә бастылар Өч җайдак Урал киңлекләренә чыгып китте Алар халаекларны яуга өндәделәр Күк Уралның һәр ике битләвендә ат дагалары астыннан очкыннар чәчелде, сугышка өндәгән оран авазы әллә кайлардагы ерак аймакларга яңгырады: — Әй, халаек, яу-га! Яу-га-а-а! Тутызынчы бүлек Батырша атланган кара-туры урманны яңгыратып кешнәп җибәрде— үзенең аунап үскән төягенә кайтуын сизде хайван Купшы юкәләр артында Мөслим старшинаның чолыклыгы урнашкан ачыклык шөйлөн- де Әмин белән Борһан Батырша артыннан чаптырып киттеләр Кечерәк кенә аланга килеп чыгуга, мулла атын тыйды—ярсый башлаган кара айгыр кадаклангандай туктап калды Аның кырыена җитүгә юлдашлары да атларын туктаттылар. Соңгы вакытта ешаеп киткән яңгырлар шифасыннан булса кирәк, бөтен аланда әрсезләнеп, кылган түшәге кабарган. «Әйа, узган гомернең эзе калмый,—дип уйлап алды Батырша, көрсенеп—Хәер, монда булып үткән җыеннан соң да айдан артык вакыт үтте шул инде Ага гомер, су кебек саркыйМәгәр Батыршаны сәерсендергөне бу түгел иде әле Чолыклыктагы кабер тынлыгы гаҗәпләндерде аны Ә бит. сөйләшү буенча, бүген биредә олы яу алдыннан соңгы тапкыр очрашырга, киңәшергә булганнар иде Баксаң, җан ияләре ботенлөй күренми Нәрсә бу? Әллә соң яудан ботенлөй баш тартуларымы Нугай юлыныкыларның9 ' Тып-тын гына булып, утырып яңгыр ява «Спас башлануы микәнни?»,— дип уйлап алды мулла, кайнарланган битенә тамгалаган вак тамчыларны җиңе белән сорткәлөп —Әлбәттә, спас — урыс исәбе белән. августның җиденче көне» Ни кылырга белмәгәнлектән. юк-барны уйланып торган арада, якында гына коры чыбык-чабык шартлап сынганы ишетелде — аланның теге ягындагы каен төбендә бер карачкы пәйда булды Батырша иңендәге җәясенә үрелде, юлдашлары исә кылычларын кыныларыннан тартып чыгардылар. Карачкы дигәннәре —ярсу болачы Елан-Эткол иде. Башлап Батырша исенә килде һәм, сорап куйды — Халаеклар кая? — Кешеләрме? Кешеләр котө-котө көтек булдылар, Батыршаһ! — Нихәл итмәк кирәк, юлы бик мәшәкатьле,— диде мулла Аның тыныч тавышы Елан-Этколны ярсытты гына — Бүгенгесен генә әйтмим,— диде ул. дорфаланып—Һаман көтәбез. һаман мәрәлибез — сүз дә сүз Җәй үтеп бара әнә! — Шул хакта киңәшергә дибез ләбаса — Тагы сүз! — Елан-Эткол ачуын селкеп атарга тырышкандай, ярсып җиргә токерде—Юк инде, Батыршаһ, юкка тел кашудан туйды халаеклар. Без иртәгедән кузгалабыз1 Әйдәгез1 — Бәрәкалла, хәерле сәгатьтә1 Батырша атын килгән юлыннан кабат китеп баручы Елан-Эткол артыннан әйдәде, юлдашлары аңа иярде Караңгы лапылыкларда кулларын-битләрен тырнатып, киемнәрен талатып байтак бардылар Менә алда ниндидер ачыклык яктырды — йөгерек сулы инеш ярына килеп чыктылар, су буйлап үргә таба тагы бераз бардылар да. каралып торган йозъяшәр карагайлар төбендә торлесе-торлө яры бәйләп куелган ат оеренә тап булдылар — Айгырларыгызны шунда калдырыгыз!—дип боерды Елан-Эткол Инешне чыгуга текә үр башланды Атлаган саен үр текәләнде. алга бару кыенлашты Батырша, күн итекләре белән капшанып, калкып- калкып торган ташларны эзләде — шулар саклап калды таеп егылудан Алай да текәлек хәттин ашты — мулла буылырга тотынды Ул бер мизгелгә генә туктап, башын күтәрде һәм каршында түбәсе болыт томанына ашкан дивар сыман таш кыя күреп алды -Кая алып бара бу шашкан җан?» — дип уйларга өлгермәде әллә каян — өстән Елан-Эт- копның ондәве ишетелде — Бөнем арттан мүкәләп керегез! Эндәште дә үзе юкка чыкты Батырша эт сыман дүрт аяклап алга үрмәләде һәм. һич уйламаганда, бүре өнен хәтерләткән тишеккә тап булды. Батырша башын мәгарә авызына тыкты, бисмилласын әйтте дө. караңгы куышлык буйлап мүкәләп китте. Әмин дә аннан калмый үрмәли иде Әлеге әкияти юл күпмегә сузылгандыр да никадәр вакыт үткәндер, берзаман алда адәми затлар гөрләшкән тавышлар ишетелде, ул да түгел, күзгә зәгыйфь кенә яктылык чалынды. Тагы бер талпынуга, саран гына яктыртылган шактый киң вә иркен мәгарәгә килеп чыкты мулла. Башта ул көрәнсу диварларның төрле ягындагы ярыкларга кысты- рыпкыстырып куелган чырагларны гына күрде, чыртлый-чыртлый яналар. Батырша. каршындагы иң якты чырагка карап хәл алган арада, каяндыр күләгәдән берьюлы берничә тавыш ишетелде — Әйа. вәлинигьмәт, исән-аман икәнеңне күреп, хуш булдык! Кемнәрдер аны култыклап алды, каршыдагы иң зур утка таба алып китте. Сөремләнеп янган чыраг күләгәсендә шомарып беткән таш ята икән—тансык кунакны шуның өстенә утырттылар. Хас мөселманнарча сәлам алышу, исәнлек-саулык сорашу башланды. Алай да бу серле төн бәндәләрне ашыктыра иде. Батырша хәлне тиз абайлап алды һәм. әңгер-меңгергә ияләшеп җиткән күзләрен мондагыларга төбәп, сорап куйды — Чакырылган кемсәләр бар да җыелганмы? — Себер юлының Шайтан-Күдөй иләүеннән Юлай ыстаршина күренми. — Юлай булып Юлай шундыен җыеннан калыр икән?! — Өченче угланы туган, аңа Салават дип ат куя, имеш.— Бәрәкалла. бик тә мөбарәк эш,— дип. читкәрәк киткән сүзне үзенә кайтарырга тырышты Батырша.— Кем белә, явыз Каракошның канатларын ботарлау нәкъ әнә шул угланнар — Салаватлар өлешенә тияр, шөять... Әй&, ни хәл вә ни хәбәр?! Яшьләрдән киң күкрәкле, карчыга борынлы, бөркет карашлы егет уртагарак чыкты, ихтилал башлыгына туры карап, ярып салды: — Сүз боткасыннан тәмам гарык, хәзрәт Эш кирәк, гамәл! Моңа кадәр бер читтә тын гына торган Елан-Эткол халыкны этә- ега, теге гаярь егет кырыена килеп басты — Яубасар хагын әйтә, Батыршаһ! Артыгын түзәр чамабыз юк. Качкын Самаров сүзгә кушылды: — Сез ярсуын ярсыйсыз да, яшьләр, к-хым, ни бит әлә Ян-җәясен вә кылычын тотып яу башына басар узаманыбыз ачыкланмаган. Сатлык старшинаның сабыры төкәнде, Качкын сөйләп бетергәнне дә көтмәстән. — Кем әйтә безне яубашсыз диеп? Әүлиягә тиң гакыллы. Гали батыр күк гайрәтле Баһадиршаһ хәзрәтебезгә ни булган?! Алып барсын безне кара йөрәкләр өстенә!—дип кычкырды — Хак, саф алдына бас. вәлинигьмәт! — Атларга, ирләр, атларга! — Аллаһе әкбар, аллаһә әкбар' Тау куышындагы адәмнәр, тәмам кызып, берсен-берсе тыңламыйча. үкерешкән шушы мәлдә, шәүлә булып кына урталыкка Көчекбай узды, күк күкрәгәндәй кычкырып җибәрде — Тукта, шашмагыз! Сез менә вәлинигьмәт яу башына бассын, дисез. Сүз дә юк, моңа гаярьлеге дә, гакылы да җитә аңың. Вә ләкин Баһадиршаһ хәзрәтнең үз шөгыле бар. Ул — сүздер. Мәгълүм булганча, сүз кылычтан үткердер Әйа, вәлинигьмәт. тыңлама шул кайнар башларны! Үз юлыңа кит. күтәр халаекларны —бөтен Урал. Идел менсен атларга! Бусын, йәгъни эшнең иң олысын — халаекларны кыздырмакны сән генә булдырасың, хәзрәт! Ә кылыч, чукмар тоту — нәрсә ул?! Үзен 40 ир-егет дип чутлаган һәркайсыбыз алыр аларын Әлхасыйл төбәктәге яу башына басарлык егетләр җитәрлек монда Әйа, ирләр, Баһадиршаһ хисен, кузгатсын бар халаекны, ут салсын, янгынны дөрләтсен1 Елан-Эткол белән Яубасар тарафдарлары сикерешеп аякларына бастылар — Көчекбай хагын әйтә! — Татарын-типтәрен вө мишәрне дә күтәрергә кирәк1 — Бар, вәлинигьмәт, кузгат бөтен мөселманны! Батырша да аягына калыкты — Үзем дә хаклык Көчекбайда диеп уйлаймын. ирләр,— диде — Ялгыз учак ялкынланудан дөньяны ут алмый Янгынны Агыйдел вө Каридел ярларында да, Чулман вә Идел буйларында да дөрләтергә кирәк безгә Әлхөмде-лилаһи-рабби-л-галөмин! Сатлык һәм аның тарафдарлары, сүзләре аста калудан үртәлеп кисәк урыннарыннан кузгалдылар, мәгарәнең бер тарафына ташландылар Ул якта тау куышының тагы бер авызы булса кирәк Тынлыкны ярсуы басылып бетмәгән Яубасар бозды — Әйа, хәзрәт, ашыга күр — кузгат гәйнәлөрне вә һәм дә башкаларны1 Мәгәр юлың ерак вө хәтәр, Батыршаһ, үзең берлә берәр дистә егет алың' Сакланганны саклармын, дигән хода — Борчылма, егет! Ышанычлы юлдашларым бар бәнем Әмин вө Борһан Төнката бер кәлимә сүз әйтми шәүлә булып кына йөргән Әмин борсаланып куйды, очрашканнарыннан бирле беренче кат ил әүли- ясына каршы дәште — Бигайбә, вәлинигьмәт, сөнең берлә бара алмаем Йөрәгемдә үчнөфрөт ташый бәнем Асылбикәне харап итүчеләрнең җаннарын җәһәннәмгә олактырмый торып Сүзен әйтеп бетермәде, тамагына ниндидер төен калкып, буылып калды егет Батырша кулын аның җилкәсенә салды, юатасы итте — Хәердер Ниятеңә мөдех, Әмин' Иншалла без икәвебез генә дә узарбыз юлны —Ул кулын егетнең җилкәсеннән алды, йодрыклап аны өскә күтәрде — Шокер, бу кул әле җөя-ук вө кылычны нык тота Янә дә килеп, тарафдарларыбыз карья саен Дошманнарыбыз күп икән, дустларыбыз да җитәрлек Сойлөшө-сойлөшө чыгар якка кузгалдылар Кочекбай иң зур һәм иң якты чырагны кулына алды һәм юл күрсәтеп алдан китте — Ярый, хәерле сәгатьтә Биссмиллаһи Аның тонык кына әйтелгән сүзеннән барысы да айнып киткәндәй булдылар, бердәм теләк теләделәр — Хәерле юл, хәзрәт! — Сәфәрең уң булсын! — Утның зурысын дөрләтергә насыйп өйләсен1 Кара шәүлә булып инеш буйлап китеп барган ике җайдакны күз карашы белән озатканнан соң. карагайлыкны галәм тынлыгы басты Шул хәлдә күпме торганнардыр, өвәл әлеге дә баягы кылбырдык Яубасар телгә килде — Безгә дә йоклап ятуы оят, егетләр, кузгалаек' Җавап котмөде, кулын авызына куеп, боҗыр тавышы белән кычкырып җибәрде Аңа караңгыдан «тәкәрлек- җавап кайтарды Шулчак Көчекбай яудашының беләгеннән тотып алды — Тукта, егетләреңне чакырмый тор. Яубасар* Кая һәм кем остенө бармак буласың? — Бәнем юлым сызган, угым төзәлгән Атаемны мәсхәрә кылган мишәр Абдул-Ваһап ыстаршинаны басу капкасына асмый торып — Кызма. Яубасар Карымта, ие. кан үче алу очен генә купмадык без Бәнем уемча, барчабызның егетләрен туплап, Зилаер кальгасына һөҗүм итү, андагы дырагуннарга кыргын салу пязим — Абдул-Ваһапны юк итү карымта гына түгел, Көчекбай Беләсең килсә, яу мөртәтләрне кыйратудан башланырга тиеш тә Батырша хәзрәтнең сүзе исеңдәдер мөртәт — хас дошманнан да хәтәррәк Нигә дисәң, ул—сатлык җан! Дошман ул — мылтыклы гына түгел, туплы булса да, дошман. Анысы таныла. Мөртәтнең исә кулы буш, куенында— таш Әнә шул таш җитә дә инде ирегетләр башына Юк, бән Япанга, Абдул-Ваһап өстенә барам! Сүзгә Елан-Эткол кушылуы көзге әтәчләрне сүрелдергәндәй итте: — Җитәрегез! Бән, хаклык Яубасар ягында, дип беләм. Вакыйган, башлап үз мөртәтләребезне дөмектерү фарыз Нигә дисезме? Тәүгедән урысларны сугып, кайберәүләрнең хата фикерен расламыйк. Без аерым халаекларга каршы яу чыкмадык, бәлкем ил-җир өстендәге зольмәткә каршы күтәрелдек! Алай да ялгыз башың кузгалырга киңәш итмим, Яубасар. Безне көт. Кайда тупланабыз? Елан-Этколның соңгы сүзе Яубасарны уйланырга мәҗбүр итте Мәгәр нияте какшамады егетнең: — Ыстаршина Абдул-Ваһап вә аның берничә куштаны белән үзебез генә дә сүләшәбез без,—дип гайрәтләнде ул, тавыш-тынсыз гына үзләрен урап алган егетләренә ымлап.— Был егетләр белән бер түгел, ун Япанның астынөскә китерергә була! Ә сез ә сез яугирлөрегезне кичкә Агыйдел буена алып килегез. Очрашу—Караңгы тугайда Әй, Акбулат, айгырны китер! Ниһаять, Яубасарның дулкын яллы тимеркүк айгырын китерделәр. Егет, селәүсендәй сикереп, аның сыртына менеп алды, озак тик торудан ялыккан ат ыргып куйды. Тик шунда ук җайдакның кулы ныклыгын сизде, сабырлана төшеп, авызлыгын чәйнәде Җайдак исә, егетләрен барлап, аларга карап бераз торды да. — Мөртәтләргә — үлем!—дип кычкырып җибәрде. — Үлем! Үлем!! Үлем!!! Ә табигать торган саен шашына яңгыр инде гүя яумый, бәлки куе кара болытлар үзләре җир өстеннән ага кебек. Урманнар каядыр чигенеп, тирә-як Сусылу патшалыгына әверелде, елгалар ярларыннан ташып чыкты, һәр тарафта — су, су, су! Күк гүя котырынган чатнап- чатнап ярыла, гөрелди, әйтерсең мәңгелек чал Урал ишелә Япан авылына әнә шул рәвешле зилзиләнең үзе булып килеп керделәр яугирләр Авыл бик тә таныш иде Яубасарга, ул алдан карап- белеп йөрүчеләр җибәреп торуны кирәк санамады. Алты дистә җайдактан торган алай, томырылып килгән шәпкә, урталыкка — мәчет янына үтте. Ләкин анда тукталмады, шуннан ерак түгел бер тарафта үзе бер кальга булып утырган старшина йортына ябырылды. Шушы җәйдә генә өлгертелеп. башы дранча белән ябылган, мәчеттән дә зуррак бу өй, чыннан да, тулы бер хәрби ныгытманы хәтерләтә иде Ихатасы очлы имән текмә белән уратылган. Биек урыс капка старшина йортының куәтен раслап тора Алай да боначыларның ният-тәдбирлөре текмә вә капка имәннәреннән ныграк иде Яубасар, чаптырып килү уңаена, былҗырап кесәлгә әверелгән җиргә сикереп төште, ике сикерүдә дивар-капка янына килеп җитте, кай арададыр билбавыннан суырып алган чукмары белән каралырга да өлгермәгән капкага ике тапкыр каты итеп орды — имән такта чәрдәкләнеп ярылып чыкты — Әй, эттән туган Абдул-Ваһап, ач! — дип җикерде егет, яңа ха- сыйл булган ярыктан эчкә карап.—Әҗәлең килде. Аваз бирүче булмады, өй һәм лапас кыекларыннан аккан суның чупырдавы гына ишетелә иде Яубасар ярсып, чукмары белән имән такталарны төйде Эчтән, каяндыр лапас ягыннан, ярсып-буылып эт өрергә тотынды Ниһаять, ишек ачылып-ябылды, пычтырдаган авазлар ишетелде, йокылы саңгырау тавыш яңгырады — Кем йөри? Пычагым бармы төн өстеннән? — Әй. ыстаршина куштаны — мишәр Сабир, башым сау калсын дисәң, ач капкаңны!—дип ябырылды Яубасар кызып — Тот капчыгың — мулла булырсың. — Әх, шулаймы!? Ябырыл, ват, сыт егетләр1 — Яубасар шашып үкерде, үзен-үзе белештерми, чукмары белән имән такталарны кыйнарга тотынды Яугирләрдән бер ише ныгытмага сөңгеләре белән ташландылар, икенчеләре каяндыр калын киртәләр, бастырык ише нәрсәләр сөйрәп килделәр — гөнаһсыз капканы җимерү башланды Тоташ яңгырда күшегүләре җиткөң иде. күрәсең, вату ниндидер бер дуамал ләззәт белән башкарылды, капка уылып — коелып төште Алай башлыгы керө-керешкә мишәр Сабир өстенә ташланды һәм чукмары белән бер сугуда тегенең башын изде Абзарлар ягыннан атылып килүче икенче җансакчыны исә Әмин сөңгегә күтәрде Ишегалдын кыргый чырылдау күмде Старшина йортын саклаучылар тагын да юкмы дип як-якка каранганда. лапаслар рәтендә янә бер бөләкәйрөк өй күреп алды Яубасар Шунда ташландылар Әмма әле бая гына икенче җансакчы чыгып килгән ишек эчтән бикле булып чыкты Димәк анда тагы кемдер бар Хәер, фаразлап тормады алай башлыгы Старшинаның писаре мишәр Айдукның Абдул-Ваһап ихатасында яшәп ятуы билгеле иде аңа Ах хәсис битекче. бикләнеп алган бит' Яубасар каударланып тәрәзәгә килде, бер тибүдә аның пыяласын коеп төшерделәр Мәгәр үзенә эчкә үтәргә туры килмәде — ике-өч егет, op-яңа рамнарны ватып-сытып өйгә томырылдылар Ул да түгел, ишектән килеп чыктылар Үзләре белән ак күлмәк-ыштаннан гына булган писарьны да өстерәгәннәр — Йә. битекче. ясак кенәгәләрен чыгар'—дип җикерде аңар Яубасар.— Тиярдән артыгын җыйганны косар көнегез җитте, кабахәт' Айдук мүкәли-мүкәли аягына басты һәм һич көтмәгәндә алай башлыгының битенә төкерде — Менә сиңа кенәгә, вор' Без вирнаипарны падишаһыбызга хыянәткә этәрәсең, бәдбәхет' — һа. шулаймы?! — Яубасар писарьны пычракка сугып екты, егетләрдән биш-апты кеше битекче өстенә ябырылды — Җанын җәһәннәмгә олактырмай торыгыз, егетләр' —дип боерды алай башы һәм. корбанын бөркетләреннән аралап, канга баткан Айдук өстенә иелде—Йә. чыгар кенәгәләрне' Писарь эшнең уен-муен түгеллеген төшенде бугай, авызыннан канлы күбек агыза-агыза ыңгырашты — Кенәгәләр Абдул-Ваһап агайда Яубасар аны тыңлап тормады, кисәк борылып, төп ойгә таба китеп барды Ике-оч адым ясауга, артына борылды һәм аптырашып торган боначыларга тыныч кына әйтте — Теге җиреннән асарга үзен! Писарьны кычкырта-кычкырта лапаска таба сөйрәп киттеләр Баш күтәрүчеләрнең бер төркеме старшина өен урап алган иде инде Әмин — Ачмый, явыз —дип сукранды Яубасар аңа җавап кайтармады ашыгып ишеккә килде аны тартып карады Авыр имән ишек эчтән ныгытып терәтелгән иде Егет болдыр рәшәткәсе аша җиргә сикерде, киң иркен ян тәрәзәгә килде һәм чукмары белен аның буяулы рамына орды—чалдырап пыяла коелып төште „ , и — Өй. сатлык җан чык!—дип кычкырды Яубасар Кылганнарыңа җавап бир! Кайтарып дәшүче булмады Яубасар. каты кизәнеп рәшәткә тимеренә китереп сукты Шул минутта эчте горселдөп мылтык атылды — алай башлыгы янында кайнашучы егетләрнең берсе эчен тотып җиргә чүкте Бар да тәрәзә яныннан читкә чәчелде — Яхшылык белән чыгасыңмы сән. уйнаштан туган Абдул-Ва- һап?! —дип кычкырды Яубасар. тәрәзә буендагы диварга ышыкланып Җавап урынына янә мылтык шартлады, тик инде ул бу юлы берәүгә дә зыян китерә алмады — Ут, ут китерегез!—дип үкерде алай башы, үртәлеп.— Каен тузы, печән ташыгыз, ишекне тыштан боргычлап куегыз! Шулчак Яубасар кырыенда уралган бәләкәй буйлы чандыр егет шатлыклы кычкырып җибәрде: — Бәнем ат сыртында җир мае да бар ич! Чаптырып бер турсык җир мае алып килделәр, аны яңа өйнең диварына һәм йомычка өеменә сиптеләр Калганын инде ут үзе хәл итте Башта ул авыр гына ялкынланып китте, бераздан инде бөтен йортны ялмап дөрләде Бу вакыт инде боначыларның күбесе урамга чигенгән, абзар өрлегенә урта бер җиреннән асып куелган писарь да тынып калган иде Авыл исә. әйтерсең берни белми, берни күрми иде Ник кенә бер капка ачылсын да. урам-тыкрыкларда ник кенә бер җан иясе күренсен Этләренең абайлап-котырынып өрүләре генә Япан кешеләренең мыштым гына нидер көтүләре турында сөйли иде Алай да старшина йорты дөрләп яна башлауга өй түбәләрендә, абзар-кура кыекларында ир- атлар күренгәли башлады кешеләрдә — үз мөлкәтләрен саклау хафасы. Мәгәр үз мәнфәгатьләре белән кайнатучыларның күбесе карт-коры икән. Урамда баштанаяк коралланган атлылар күренде — яшьләрдән ике дистә чамасы кеше баш күтәрүчеләргә кушылды Старшина йорты һәм аның хуҗасы тулысынча янып беткәнен күзәтеп тору. Япан авылындагы шул кальга-йортны камаганда шәһит киткән егетне күмү өчен тимерче Әмин башында биш егет калдырдылар да. үзләре Агыйдел буена таба кузгалдылар Давыл тынды, яңгыр басылды Алай Караңгы тугайга килеп җиткәндә исә, әйтерсең табигатьтә берни дә булып узмаган, күк йөзе бөтенләй ачылып, сөмбелө кояшы бар куәтенә кыздыра башлады Өйләдән соң йөзләп егете белән Елан-Эткол килеп җитте, шатлыклы ыгызыгы, төртмә сүз белән сәламләшү, танышу башланды: — Йоклап та күрсәтәсез соң. егетләр.— дип каршыладылар алар- ны Яубасарныкылар,— болай булса, ау беткәнне дә сизми калырсыз әле — Йоклаган диярләр. Без инде Сапсал ям ыстанының астын-өскә китердек, дистәдән артык урыс дырагунын теге дөньяга озаттык — Ә без?!. — Беләбез Абдул-Ваһапның җаны кара төтен булып күккә ашып барае Кичке буйда боначыларга Көчекбай алае килеп кушылды Әмин егетләре кайтып төште Көчекбай егетләре граф Сивересның Ыргыз тамагында төзелеп ята торган Вознесенский заводына һөҗүм иткәннәр икән Заводчыга кәнди тотып йөрүче вирнай башкортларны куыл таратканнар. йөз утыз дүрт баш атларын ганимәт итеп алганнар, яңа завод өчен хәзерләнгән бихисап туз һәм бүрәнәне яндырганнар, мәгәр кара эшкә дип куып китерелгән урыс крәстиәннөренө тимәгәннәр — Һай. аяныч, урыс түрәләреннән берсен дә эләктереп булмады.— дип уфтандылар Көчекбайныкылар.— Сизенеп тайганнар Тугайда уен-көлке, мәзәк, төртмә сүз куерды, учаклар янында коралын яисә атын мактаучылар күбәйде, көч сынашулар башланды Алай башлыклары карт тирәк төбендәге учак тирәли утырышып алганнар да. яуның киләчәк язмышы хакында бәхәсләшәләр. Барыннан битәр Көчекбай сүзендә нык тора: — Ни генә димәгез, башлап Зилаер кальгасын урап алырга кирәк Бригадир Бахмәт дырагуннарын кырып салырга Шунсыз көн юк безгә, егетләр Яубасар белән Елан-Эткол башта ук зур кораллы көч белән бәрелешмәү. әүвәл вак-вак отрядларны, бигрәк тә мөртәтләрне юк итү. башка иләүләрнең дә кузгалганнарын көтү ягында иде — Ашыкмаек. башта көч туплаек Аннан инде Бахмәт кенә түгел. Ниплүй янарал үзе дә берни тормай безгә.— дип каршы килә Яубасар. ярсынып Елан-Эткол исә сабыр гына аның сүзен җөпли — Ие. әүвәл берегеп бетү кирәк Ярты төн узганчы бәхәсләшсәләр дә. бер фикергә килә алмадылар Алай да таңнан Зилаев кальгасына таба кузгалырга булып тирәк төбенә ятып йокладылар Япан авылындагы ялкын һәм явыз старшина Абдул-Ваһапның, аның яраннарының рәхимсез үтерелүе күптән көткән оран-чакыру булып, яшен тизлегендә авылдан-авылга, җәйлөүдөн-җәйлөүгө күчте — халаекларны кулларына корал алырга, атларга менәргә дәште Бөр- җәнлеләр белән бер үк вакытта диярлек күршеләре — Тамьян. Тәнгөү- өр, Үсергән иләүләренең халаеклары күтәрелде Аларга Бошман-Кып- чак һәм Чөнкем-Кыпчак волостьлары да кушылды Мәгәр баш күтәрүчеләр берегергә, бер кул астына басарга ашыкмыйлар иде Һәр иләүнең, хәтта һәр бәндәнең, уртак максаттан да элек, -үз» дошманы бар һөркайсы шулардан үч алырга ашыкты заводлар кыйратылды. ям станнары пыр туздырылды, мөртәт «вирнай-лар үтерелде Саташулы тошлөр күрө-күрә тапталган үлән өстендә йоклап ятучы Борҗән апайларының башлыклары алары хакында белмиләр иде әле Болачылар төркеме остендө әллә ничә йөз сөңге ялтырады Бу инде шаяру түгел, олы бер чирүнең кузгалуы иде Башлап Көчекбай үзен кулга алды — Болай сукыр килеш бару ярамас.— диде ул янәшәсендәге Елан- Эткол белән Яубасарга.— юртауллар юлларга кирәк' Атлы күзөтчөләр Каны елгасы буйлап күп тә күтәрелмәделәр юртауллар башы Әмин ике егете белән борылып килеп тә җитте Алда — зур гына болында -вирнай» башкортлар завОдчы Мосоловлар- ның атларына печән чабып яталар икән Атларын тышаулап, чирәмгә җибәргәннәр, имеш Әлеге хәбәрне ишеткәч. Яубасар белән Елан-Эткол егетләрен печәнчеләр янына ашыктырдылар Тугай, чыннан да. гөр итеп тора иде Чалгы янаган, сузып-сузып җырлаган тавышлар ерактан ук ишетелә Димәк ки. куркыныч турында хәбәрләрендә дә юк «Ур-р-р!»—дип өсләренә ябырылуга, әллә каян гына аллы-артлы мылтыклар шартлады — боначыларның икәве атларыннан егылып төште Тик бары берничә көшенең генә каршылык күрсәтүе ташкын булып килгән алайны туктатырлык түгел иде Түшәктәй күпереп торган пакуслар арасына канлы гәүдәләр авып-авып төште Беренче уңыш боначыларны канатландырып җибәрде, шатлыктан чыркылдашып-адаланып дөньяларын онытканнар икән, хәтта алга таба юртауллар да юлламаганнар Урман юлындагы борылмадан кисәк кенә бер төркем кораллы атлылар килеп чыккач кына, исләрен җыйдылар Киеренкелектә үткен бер мизгел тулы бөр гомер булып тоелды Мәгәр уклар атылмады — Әйа. үз мөселманнарыбыз лабаса1 — Курыкмагыз. егетләр' Мишөрлөрбез сезнең якка аварга булдык,— диделәр Шул ыгы-зыгы эчендә кайсы сизеп өлгергәндер кемдер бөтен тавышларны күмәрлек итеп үкереп җибәрде — Качты' Шөрип ыстаршина ычкынды' Җайдак бер күренеп, бер күздән югалып, алга—Мосоловның Ка- ныНикольский заводына таба томырыла иде Халаекларның кан дошманын эзәрлекләп килүчеләр дә кемне һәм ни өчен кууларын яхшы беләләр, атларын кызганмыйлар. Әмма ике алайның очрашуы вакытында Шәрип старшина байтак юл алырга өлгергән иде шул. Җитмәсә, заводы да моннан ерак түгел. Булса ни, боначыларга барыбер ич—бер урыс түрәсенең башкорт җирләренә китереп салган заводын кыйраталар икән, моның ни гөнаһы булсын. Әминнең йөрәге очып китәрдәй булып талпына, каны кайный иде Завод диварлары көтмәгәндә һәм кинәт пәйда булды Манарадагы каравыллар әлеге сәер бәйгене карап-күзөтеп торганнар булса кирәк, авыр имән капка шагырдап ачылды — Шәрип старшина атында очып килгән шәпкә заводка кереп шылды Әминнең дә аты тыяр чикне узып ярсыган иде. Ул тыелгысыз ачык капкага томырылды. Ләкин тегесе шул мизгелдә иләмсез шагырдап ябылды, җайдак дәһшәтле киртәгә килеп бәреләм дигәндә, атын читкә каерып өлгерде Ул арада аллы-артлы мылтыклар шартлады Бераздан исә болачылар апае тулысы белән завод дивары янына килеп җитте Әмма алар филгә һөҗүм итүче черкиләрне генә хәтерләтәләр иде. Боначылардан исә инде өчәве яраланып та өлгерде — Туктагыз! Укларыгызны юкка әрәм итмәгез! Чигенегез!—дип кычкыракычкыра, алай алдыннан Көчекбай чаптырып үтте Инде яугирләр дә завод-кальгага ук атуның иләк белән су ташу кебек үк мәгънәсез бер эш икәненә инандылар, теләр-теләмәс кенә урманга чигенделәр Карурман эчендәге аланга ялга тукталгач. Елан-Эткол белән Яуба- сар кичәгечә бәхәсләшмәделәр, сүзсез генә Көчекбайны тыңладылар, карулашмый гына аның һәр сүзенә ризалык белдерделәр. Бу инде аларның Көчекбайны болачы бөтен апайларның башлыгы итеп танулары иде Ничек кенә итсәң дә. әүвәл дошман ыстанын күзәтү, аның көчкуәтен, ниятен белү кирәк иде. Ишләренең сүзсез ризалыгы белән яу башы булып танылса да, бу эшкә үзе алынды Көчекбай Тамакларын туйдыруга, ул Әминне һәм аның ике егетен ияртеп җәяүләп кенә төзелеп ята торган Зилаер кальгасы юлы өстендәге Преображенский заводына таба китеп барды Күзәтүчеләр кич йолдызлар калыккач кына әйләнеп кайттылар Арыганнар, талчыкканнар Алай да чырайларында — канәгатьлек. Салкын ит кабып, мәтрүшкә чәе эчә-эчә. Көчекбай күргәннәрен һәм ниятен сөйлеп бирде — Чукынган татар Иван Тәүердәшевнең Урман-Зилаердагы заводында дырагуннар күп түгел — нибары биш-ун солдат Мәгәр чирү кешеләре— татарлар вә башкортлар шактый күренә Безнең бөтен өмет— төн караңгылыгында вә завут кальгасының кыр яклап корылып бетмәгән текмәсендә Ул тур әлегә утыртма читән белән генә коршалган. Төн таңга авышканда, шуннан бәреп керсәк. Монда аларны котмилөр иде Завод үлем йокысы белән йоклый. Алай да Көчекбай кинәт ябырылырга тәвәккәлләмәде Алар, Әмин белән икәүләп, утыртма читәнне кеше сыешлы итеп сүттеләр дә аралыктан эчкә үттеләр Көчекбай хәнҗәрен кулына алды, чатыр авызына килде, мыштым гына эчкә үрмәләде Кисәк, төнге тынлыкны бозып, берәүнең әче ыңгырашуы ишетелде Шуның артыннан ук чатыр эчендә ыгы-зыгы купты Калганы тиз һәм ансат башкарылды Таң яктырып килгәндә, заводтагы кораллы кешеләрнең иллесе бугазланган. дистәгә якыны гына Зилаер кальгасына качып котылган иде. Бөрҗән иләүендәге төп кораллы көч тупланган Зилаер кальгасына бүген үк һөҗүм итмәскә уйлаган иде Көчекбай. Анда драгуннар күп. 46 мылтык-дарылары җитәрлек өстәвенә өч данә туплары да бар Зилаер- ны камау һәм алу өчен зур әзерлек һәм дә боначыларның башка айлары килеп җитүен көтәргә кирәк Заводтагы гаскәриләрнең берише качып, кальгага кереп бикләнүе Көчекбайның ниятен бутады ул булган кадәр көч белән крепостьны камап алды Инде эш бу кадәренә җиткәч, ашыгырга кирәк иде Яу башы төрле тарафларга чапкыннар чаптырды, яуга купкан һәр апайны, хәтта һәр кешене Зилаер кальгасы янына чакырды Чапкыннарның берсе Әмин иде Ул күзәтче ике егетен ияртеп, үзенең туган төягенә—Талкыш күле буена юл тотты Мәгәр авылына кайтып җитә алмады. Бәрәкол суы буенда урыс драгуннарының атларына печән чабып ятучы халаекларга тап булды — Нишләп ятасыз, әй?!—дип кычкырды ул, елга буен ярып — Бар мөселман атларга менде Ташлагыз сәнәкләрегезне1 Әйдәгез1 Печәнчеләрнең берсе — әзмәвер гәүдәле булса да җитез хәрәкәт- лесе килө-килешкә агач сәнәген җиргә сугып сындырды Әминнең каршына басты — Әйдә, батыр, алып бар безне1 Әй. Моталлап, атларны китер1 Һич көтмәгәндә болачылар янына зур бер төркем егетләр ияртеп кайтты Әмин Сизә Көчекбай болачылар да өлегә мылтык-тупларга каршы ташланырлык түгелләр Ул тагы өстәмә көчләр көтте Урал буеның яуга күтәрелүен раслаучы хәбәрләр, Көчекбайның йөрәгенә сары май булып ятсалар да. ярдәмгә килүчеләрнең азлыгы аны талый-газаплый иде Хәбәрләрнең соңгысы аның күңелендәге шик-шомны тәмам тутырып, чайпалдырып чыгарды Кичке буйда гына өйләнеп кайткан чапкын һич көтелмәгәнне әйтте — Сатлык ыстаршина алае вә аның тарафдарлары граф Шуваловның Покрау завутын баштанаяк кыйратканнар1 Көчекбай чапкынны куышына алып керде һәм тәфсилләп төпченергә тотынды Хак. Сатлык яклылар этлекләрен эшләгәннәр завутны тулысынча яндырып, чиркәүне вәйран иткәннәр андагы алтын-комеш- не талаганнар Болары ярасын да ди Ә менә андагы кара эштә эшләүче урыс крестьяннарын суеп бетерүләре белән һич кенә дә килешеп булмый Юк. булмый’ Иртәнгә ул инде ныклы бер карарга килгән иде Боначыларның барын бер төбәккә җыеп, киңәш-табыш итәргә. Сатлык ише явызларны хөкемгә тартып, акылга утыртырга, көчләрне туплап артабан бердәм һәм дәррәү хәрәкәт итәргә Туплану урыны итеп Агыйдел буендагы Богелчөн авылын сайлады Көчекбай Үзен алла колы, чиркәү улы дип санаган Неплюев язын Борҗән волостенда булып узган хәлләрдән соң. төннәрен гыйбадәт кылып үткәрә торган булып китте Ярым караңгыда ялгызы укына-чукына да. бүлмәсен яңгыратып -Шокер, бүгенге кон дә тыныч үтте-.— дип куя Бүген дә ул эшенә, алласына шокрана кыла-кыла. зур өметтә килде Кабинетына үтәргә өлгермәде секретаре Конбяжев бөтен га- дәт-төртиплөрне бозып алдагы якта ук каршына килеп басты — Бригадир Бахметевтан ашыгыч депеша галиҗәнап1 Иван Иванович, секретарена кырыс карап пакетны кулына алды җилләнеп бүлмәсенә узды Аннан инде ашыкмады каударланмый гына пакетны ачты, теләр-теләмөс кенә язуга бакты һәм тетрәнеп китте Анда бригадирның эре гаскәриләр сыман тигез тезелеп торган хәрефләре белән түбәндәге сүзләр язылган иде -Волостьның Агыйдел буенда яшәүче башкортлары. Мосолов заводыннан үрдәрәк үзләренә яңа җибәрелгән старшинаны (Абдул-Ваһап) писарьны һәм ике мишәрне үтереп ташладылар Аннан исә илле-алтмыш чамасы кеше тупланып Мосолов заводында эшләүче тугры башкортларга һөҗүм иттеләр Күрө- некле старшина Шарил Мерәковны, русларга тугрылыгы өчен, үтерергә маташып караганнан соң, хатыннары һәм балалары белән Сакмар башына таба китеп бардылар» Иван Иванович, хатның ахырына карап, датасын ачыклады— 9 август Губернатор урыныннан торды, киң иркен бүлмә буйлап йөреп китте Кабат борылып килде һәм императрица Елизавета рәсеме каршына тукталды, аның азгын хатыннарча ирләрне ымсындыру өчен махсус шәрәләндерелгән күкрәк алмаларына карап алды, аннан, патшадан киңәш сорагандай, әйтеп куйды: — Нишләргә соң? Кичекмәстән чарасына керешергәме? Әллә... Мәгәр патшабикәнең тук чыраенда һич кенә дә борчылу, пошыну чалымнары юк. мутлык һәм канәгатьлек билгеләре генә Губернатор әле туктап, әле ишекле-түрле йөренә-йөренә озак баш ватты. Торган саен фикере үсте, ныгыды Хәзергә чаң какмаска, яман хәбәрне берәүгә дә әйтми торырга булды Ниятен ныгытса да, күңеле тыныч түгел иде Неплюевның. Аның кулыннан эш төште, менә-менө бизгәк өянәге кузгалыр сыман тоелды Шул халәтендә янә ике көн үтеп китте Бригадир Бахметевтан тагы чапкын килде — фетнәчеләр төркеме барон Сивересның Вознесенский заводына һөҗүм иткәннәр, шунда эшләүче тугры башкортларның атларын алып киткәннәр, бүрәнә-туз ише нәрсәләрне, урман-биләмәлөрне яндырганнар Димәк, ул ялгышты. Димәк, Бөрҗән волостендагы вакыйга очраклык түгел Шундый нәтиҗәгә килергә өлгермәде, өстәленә янә бер пакет кертеп салдылар Хәбәрнең монысы да хәерсез иде Стравин дигән бер прапорщик, Үрге Җаек крепостеннан бригадир Бахметев янына кайтканда, бер генә станциядә дә ни ямчыларны ни драгуннарны тапмаган, бер җирдә исә солдатларның үле гәүдәләренә тап булган, икенче бер урында патроннары тулы патронташка юлыккан Менә тагы бер хәбәр «Фетнәчеләр Бәрәкол елгасы буенда эшләүче тугры башкортларны котыртып, үзләренә ияртеп киттеләр» Калганнарын укып та тормады губернатор Хатлар укып мавыгырга түгел, чарасына керешергә кирәк. Ул, ашыгып, ишеккә килде һәм кабул итү бүлмәсендәгеләргә эндәште — Конбяжев, кичекмәстән Хәрби советны җыярга кирәк! Әйтәсен әйтте дә, ничектер боегып калды Иван Иванович, өстәле артына күңелсез генә әйләнеп кайтты «Юкка гына җыям.— дип уйланды ул үзенең яраннары турында,— барыбер ул болваннардан акыллы сүз ишетермен димә. Һаман да шул үзең селкенсәң генә» Стенадагы сәгать тыңкыш тавыш белән уникене сукты Шуны гына көткәннәр икән, биек киң ишек ачылып китте, күз ачып йомганчы, кабинет офицерлар белән тулды Губернатор керүчеләрне барлап, барына да сөзеп карап чыкты — командировкадагыларыннан башкалары бар да биредә иде. Неплюев саңгырау тавыш белән әйтеп куйды: — Губернада восстание, әфәнделәр Бүлмәдә кабер тынлыгы урнашты Әлеге өч сүзнең ни аңлатуы барына да мәгълүм иде Иван Иванович, сүзем барына да барып җиттеме дигәндәй, беравык тын торды да бастырып кына сөйләп китте — Мәгълүм булсын: бүгенге көндә безнең карамакта унөч полк, ягъни егерме дүрт мең ярым чамасы гаскәри бар. Шуның унбиш меңнән артыгы — регуляр армия солдатлары Болардан тыш губернада дүрт меңгә якын Җаек казагы, бер мең тирәсе чукынган калмык, шул ук чамада татар мишәр һәм башкортлардан торган регуляр булмаган кораллы кешеләр бар Әмма, восстаниенең бөтен төбәкне чолгап алу ихтималын күздә тотканда, бу көч бик аз, әфәнделәр 48 Неппюев туктап калды Бераздан, дивар буена тезелешеп утырган гаскәриләргә карап, сүзен дәвам итте — Полковник Пальчиков1 Бүген үк, менә хәзер үк Донга, Җаекка һәм калмыклар ханы Дундук Дашега чапкыннар җибәрергә кирәк1 Оренбургка кичекмәстән мең Дон казагы, шул ук күләмдә Җаек казагы һәм дә мең калмык җибәрсеннәр1 Монысы буладыр тагы өч мең кылыч Премьер-майор Кублицкий! Чапкыннар Петербургка чапсыннар, Сенат үзе вәгъдә иткән өч драгун полк Болары буладыр янә дүрт-биш мең штык! Кирәге чыга калса, аларга өстәп, тагы Вятка, Себер, Курск. Ярославль һәм Ростов драгун полкларын да далага таба җибәрү турында киңөшелгөн иде Тиз үк Оренбургка таба кузгалсыннар1 Болары үзләре генә дә — сигез-ун мең регуляр армия дигән сүз Пальчиков! Мин сезгә әйтеп бетермәгәнмен Бая аталганнардан тыш, тагы ике мең Дон казагы, биш мең Казан татарын китерүне тәэмин итәргә кирәк! Мәсьәләнең уен түгеллеге аңлашыладыр, әфәнделәр Сүз белән мавыгып, вакыт үткәрмик, кузгалыйк Алла юлдашыгыз булсын1 Офицерлар, дәррәү кубып, ишеккә ташландылар Бер Котлымөхәммәт морза гына, төркиләр яшәгән далаларда очраштыра торган таш балбал сыман, йокымсыраган кешедәй, һич кымшанмый утыруында Ул белә гадәтенчә, губернатор аңа аерым эш кушачак Төвкилев ялгышмады Бүлмәдәге офицерлар чыгып бетүгә, Иван Иванович аның каршына килеп утырды һәм, маңгайга шапылдатып суккандай, керешсез-нисез әйтеп куйды — Менә шулай, Алексей Иванович, янә көрәшкә! — Көләсез, Иван Иванович Нинди яугир инде мин хәзер91 Мич башы хакында уйланыр чак җиткән — Менә монысы белән һич кенә дә килешмим, морза. Иң тирән буразнаны нәкъ менә без картларга — синең белән миңа сөрергә туры киләчәк — Юк инде, Иван Иванович, элеккеге гайрәтле Төвкилев үлде, дип сана — Син мине тыңлап бетермисең. Алексей Иванович—Неппюев өстәленә таба иелде һәм, кәгазьләрен актарып, арадан берничәсен морза алдына китереп салды—Менә монысы — быелның 20 июнь указы Сенат әһелләре восстаниеләрне бастыруда, гомумән, халык белән эш итүдә, кансызлыктан качып, крестьяннар белән саграк эш итәргә боералар. Бусы исә,—ул икенче кәгазьне кулына алды.—24 июльнеке гаеплеләргө җәза бирүдә ифрат сак булырга кушылган Морза чыраен сытты — Борларны башларыннан сыйпарга алайса?! — Сыйпарга да туры килер, Алексей Иванович Минем тәкъдим белән Сенатта императорның махсус манифесты әзерләнә — үзләре теләп тәүбәгә килгән ворлар тулысынча гафу ителәчәк Тәүбәгә кил- мәгөннөрнең бөтен милекләре тугры башкортларга һәм татарларга өләшенәчәк Аны рус һәм татар телләрендә күпләп яздырып, губернага таратасы булыр Мөселманнарга минем исемнән, әлбәттә аларның бары да аңлый торган татар телендә махсус грамота язып таратырга, болага катнашулары өчен үкенеч-уфтану белдерүчеләргә һәрторле байлык-игелеклөр вәгъдә итәргә кирәк Аннан да моһиме — Оренбург ахунының халыкка мөрәҗәгать итүе зарур Кешеләрне тынычланырга чакырсын! Батырша — явыз җинаятьче һәм фетнәчедән башка беркем дә түгел, ул донья болгатучы, аның болага чакыруы ахуннар фатый- хасыннан мәхрүм, шуңа да корьәнгө каршы, диелсен' Морзаның карандашы, ташка төртелгәндәй, туктап калды, карашы түргә таба атлап барган губернаторга текәлде — Ай-Һай. язар микән?! Неппюев басынкы гына көлеп җибәрде <. «к У.» № н — Картайган саен наивлана барасың, морза,—диде ул, ниһаять, көлүеннән туктап.— Ахунның язуы ни пычагыма сиңа?! Гарәп хәрефләрен онытмагансыңдыр, шәять. Үзең яз! — Аңладым, галиҗәнап.— Тәвкилев ашыга төшеп язарга тотынды. Губернатор исә аның теркәп өлгерү-өлгермөвенә игътибар итмәстән, һаман да ишекле-түрле йөри-йөри, этләшү ниятләрен тезүендә булды: — Исемә төшерүеңә рәхмәт, морза Ул Батырша дигән бунтарьны тотып бирүчегә биш йөз сум ярлыкаш акчасы билгелисе булыр Ә бәлки мең сум ук итәргәдер? Минем исемнән язылган грамотада шул хакта да әйтерсең — Бер такырбаш өчен бик күп булмасмы соң ул мең тәңкә? — һич күп түгел. Моның еракка китә торган тамырлары бар, морза. Безгә һич кичекмәстән татарлар белән башкортларны ызгыштырырга, Батыршаның восстаниене Идел-Кама буйларына күчерү хыялын юкка чыгарырга кирәк! Бу эш ике юнәлештә барырга тиеш. Беренчесе — губернада яшәүче татарлар белән башкортларны бер-беренә каршы кую. — Акыллы, акыллы уйланган, галиҗәнап Мондый ташламалар, татарларның күптәнге интересларына туры килгәнлектән, аларны көрәш юлыннан читләштерер. — Тукта, морза, тыңлап бетер. Казан татарларының восстаниегә кушылып китү куркынычы шулкадәр зур ки, аларның ачуын соң чиккә җиткергән архиепископ Лука Конашевич һәм тагы берничә архирей бүтән губерналарга күчерелә. Хөкүмәт хәтта шуңа барачак ки, исламны христиан дине белән бер рәттә яшәргә хаклы дип, мәчетләр салырга рөхсәт бирәчәк. — Ну баш та инде үзегездә, галиҗәнап! Неплюев ялагайлануны кабул итмәде, чыраен сытып, морзаны бүлдерде — Куштанланма, Алексей Иванович. Восстаниенең монысы — элеккеләре ише генә түгел, морза. Региондагы бөтен мөселманнарны тупларга маташа Батырша. Димәк, бу — крестьяннарның гадәти баш күтәрүләре генә түгел Ничек дип әйтим, э-э-э-өйе, Идел-Урал халаекларының азатлык хәрәкәте дияргә кирәктер моны, мөгаен Быелдан, ягъни 1755 елдан, тарихка «милли-азатлык хәрәкәте» дигән төшенчә кереп калыр ахры, Алексей Иванович Атна буе гасабилыкта интеккән алай башлыкларына хәбәрнең өряңасын талчыгып хәлдән тайган юртавыл алып килде — Капитан Шкапский кулы астындагы өтрәт Әүҗөн-Петров заводына бара... Көчекбай утырган ташы өстендә борсаланып алды, аның күзләре очкынланды. — Тукта, утыр!—диде ул, таш кәндигә сабадан җылымса кымыз агызып һәм эчемлек тулы савытны юртавылга сузды.— Инде рәте белән сүлә ничә кеше? Атлылармы? — Бән аларны кичә көндезен Зилаер суы башында күрдем,—дип китапча төзек итеп сөйләп китте юртавыл — Бик тә сак, акрын хәрәкәт итәләр Солдатларга юл сабучы татарның әйтүенә караганда, бер драгун ротысы, ул илле казак белән көчәйтелгән Оренбург казакларының йөзбашы — Бирдебай Көчекбай түзмәде, урыныннан сикереп үк торды: — Шулаймы? Алай ук коточарлык түгел алайса? Һәрхәлдә, безнең теш үтәрлек—Ул янәшәсендә таш өстендә утырган Елан-Эткол белән 50 Яубасарга таба борылды—Менә шулай, узаманнар бән әйткәннәр килә Без урыс пулкларын җиңә алмайбыз Тау-урман арасында, аерым-аерым урап, кыйратырга иде фасикъларны Иә. ни дисез?' Яубасар да. Елан-Эткол да кайтарып сүз әйтмәделәр Бу исә Көчекбайны үртәде, ярсытты гына — Куркасыз алайса?! Ярый, без сездән башка да Әмин' Ишеттеңме сүзнең ни хакында барганын? Хәзер үк бер дистә егет ал да ул урыс әтрөтен эзләп тап! Көчекбай белән Әмин, дошман лагерын өйләнеп, бөтен яклап карап чыктылар Юл сабучы татарның сүзләре хак отряд артык зур түгел, мәгәр яхшы коралланган Әнә, кузлага куйган мылтыклары гына да әллә ничаклы — Күз бәйләнгәндә, дәррәү генә якын киләбез дә. кяферлар өстенә ук яудырабыз.— дип сөйләде Көчекбай Әмингә, кызып-кызып—Бу хәл Шкапскийны ярсытачак Ләкин төнгә каршы эзәрлекләмәс алар безне Шуннан инде без Агыйделне кичәбез да Тар үзәнгә китәбез Ә сөн егетләрең белән монда каласың. Әмин Иртән таң яктысы сирпелүгә, солдатларга янә ук атасыз, үзегез аларның күзенә күрөнеп-күренеп китәсез Алар, шашынып, сезнең арттан ташланачак Әминнекеләр исә бу төндә йокламадылар Агыйдел буен куе томан басты Шуннан файдаланып лагерьга якын ук килделәр Пыскып кына янган учаклар янында калгып утыручы каравылчыларның берсе Әминнең беренче угыннан ук авып төште, әмма йөрәк өзгеч тавыш белән кычкырып өлгерде Чатырлардан драгуннар атылышып чыкты, һөркай- сы мылтыгына ябышты Томан эченнән очып килгән уклар ешайганнан- ешайды — солдатларның бишалтысы җиргә капланды — Әй, сез камап алынган,— дип кычкырды Әмин хәйләгә керешеп Шул сүз җитә калды Драгуннар кай арададыр, билгеле бер тәртипкә тезелеп, тавыш килгән якка ташландылар Ләкин бу вакыт инде Әмин, егетләрен ияртеп, Агыйдел кичүенә кереп бара иде Кысан урман юлы карательларны сөзәк үргә алып менә Чагылның иң биек җирендә болачылар кабат пөйда булдылар Монысында әшәке такмакларын такмаклап кына да калмадылар, мундирлы бәндәләр ягына таба берничә дистә ук та җибәрделәр Ярсыган-шашынган казаклар төркеме моңа игътибар итмәде — сукыр ачу аларны һаман алга әйди иде Менә үзәнгә дә төшеп җиттеләр Төркем алдында ялангач кылычын уйнатып барган Бирдебайның аты. аяклары сумалага ябышкандай, кинәт туктап калды Ул арада, драгуннарын ияртеп, капитан Шкапский килеп җитте — Ни булды, сотник? — дип кычкырды ул. килө-килешкө — Сазлык—Әйдә, бу җәһәннәм базын тиз генә үтик тә берәр хозуррак җирдә тамак ялгарбыз! Күпердән чыккандай, шакы-шокы килеп түшәүлек өстеннән кузгалдылар Агачлар сазламакка күптән салынганнар бугай күбесе чергән— атлар өледәнөле бот төбеннән бата солдатларның әле берсе, әле икенчесе юкка чыга Алай да алга бара отряд, инде түшәүлекнең урта бер җиренә җиттеләр — Чурт. юл түгел —әллә нәрсә бу,—дип сукранды Шкапскии Ул сүзен әйтеп бетермәде нәкъ каршысына юлга аркылы карт чыршы шатырдап авып төште Ни булганын аңышып өлгермәделәр һавада нәрсәләрдер сызгырды ул да түгел капитан чайкалып куйды һәм гөрселдәп түшәүлек өстенә барып төште -Әмин угы ■ дип Борҗән кәшәләре теленә кергән укларның берсе аның күкрәген тишеп чыккан иде Мәгәр урман эченнән сызгырып килгән уклар шулкадәр ишле иде ки. йөзбашында капитан кайгысы калмады Түшәүлек буйлап кирегә чаптырып киттеләр Тик ук атар ара үтәргә өлгермәделәр бу яклап та юлга аллы-артлы икө агач авып төште Чарасыз калган яугирләр бер урында бөтерелергә тотындылар Нәкъ шул мизгелдә төркем естенә гөрселдәп карт карагай ауды — дистәләп кешене һәм атны сытты. Агачлар әле уңнан, әле сулдан егыла башладылар Отряд күз алдында эреп бетә бара иде. Шулчак әллә каян гына ярсу атында Көчекбай килеп чыкты. Кулында— саллы гөрзи Шуның белән әле уңга, әле сулга кизәнеп, каушап калган каратларның башларын изә Ниһаять, солдатларның исән калганнары, исләренә килеп, мылтыкларына ябыштылар. Берсе мушкетын Көчекбайга төбәде, тәтесен басарга чамалый Шуны күреп алды да камчысы белән атына сукты Әмин, ыргып Көчекбай алдына чыкты әлеге драгун остенә ташланды Шул мизгелдә мылтык гөрселдәде — егет бер якка янтайды. Орыш башлануга чирек сәгать тә үтмәгәндер, түшәүлек өстен кан басты, ясалма юл үле гәүдәләр белән тулды. Болачылар тәмам ярсып, орыш комарлыгыннан кызып җиткәндә, Тар үзәндә бер генә исән драгун да, казак та юк иде инде Әлеге канлы мәхшәрдән нибары берәү исән калды Ул да булса, үлгәнгә сабышып ятучы юлбасар татар иде Боначыларның аны эзләп торыр вакытлары юк иде шул Алар Көчекбай белән Әмин һәм шушы орышта шәһит киткән кешеләрнең үле гәүдәләрен, җитөктәге атлары сыртына салдылар да, килгән юллары белән кайтырга чыктылар. Алар үр сыртына менеп җиткәндә, каршыларына, кара болыт булып, Елан-Эткол белән Яубасар апайлары килеп җиттеләр Әмма бола- рына инде эш калмаган иде Урманга җиткәндә, каршыларына уктай атылып килүче җайдак: — Ир-ләр! Оренбурдан бихисап урыс пулклары килә! Кяферләрнең исәбе-хисабы юк!—диде Байтак тын торгач кына Елан-Эткол телгә килде — Яудашларыбызны җирләек тә. өйләребезгә таралаек! Хатыннарыбызны, бала-чагаларыбызны, күтәрө-куа алган кадәр мал-мөлкәтне алып, Җаекка таба кузгалырбыз. Канкардәшләребез — кыр казаклары сыендырырлар әле! Кич җитеп, кояш Бөрҗөн карурманнары артына төшеп чумарга җыенганда, бөтен Нугай юлы купты Хөкүмәт гаскәрләре якынлашудан өркеп, тәмам хафага төшкән ун меңләп татар-башкорт, елкы-сыер- ларын куып, Җаекка таба кузгалдылар Казакъ далаларында үзләрен ни көтүен ’белмиләр иде әле алар

Ахыры киләсе санда