Логотип Казан Утлары
Публицистика

БАШКОРТ ҺӘМ БАШКЫРТ

 I

Халык исемендә халык тарихы саклана. Берәр халык турында сүз барганда иң элек анын исеменә игътибар итәләр Кайдан, ничек барлыкка килгән, кем сүзе һәм нәрсә аңлата, кайчан кулланыла башлаган — берсе дә калмый. Рус сүзе турында инде гасырлар буена бәхәс бара. Татар турында да бәхәснең тынып торганы юк Барлык халыклар исемен тикшерү гаеп саналмагач, әйтик, башкорт атамасының нәрсә аңлатканын белергә тырышу да гаеп саналмаска тиеш иде сыман. Ләкин чынлыкта бик үк алай булмады шул. Башкорт халкының һәм башкорт сүзенең килеп чыгышын тикшерү башкортның үзенә генә түгел, татарга да кагылса да. безнең өчен бу әлегәчә тыелган тема булып кала бирде. Татарның башкорт белән дуслыгы турындагы сүзләрдән башка ни дә булса әйтсәң, ни өчендер башкортны кимсетү һәм мыскыллау булып аңлашылды Шуна күрә без үзара мөнәсәбәтләр турында, тарих турында сөйләгәндә «дус»тан. «интернаци- онализм»нан башка сүзләр кулланмаска тырыштык. Кунакка йөрештек, мактаныштык, бер-беребезгә бүләкләр альт бардык. Шул ук вакытта Башкортстаннын үзендә татарга. Казанга карата күз күрмә! ән, колак ишетмәгән дошманлык котырды. «Карабах» иң элек Карабахта түгел, нәкъ менә Башкортстан җирендә башланды Гомер-гомергә тагар исәпләнгән авыллар көчләп «башкорт»ка әйләндерелде, татар мәктәпләре ябылды, татар теле, татар әдәбияты урынына көчләп башкорт теле, башкорт әдәбияты укытыла башлады. Халык санын алу вакытларында татарларны көчләп, куркытып һәм төрлечә фальсификация кулланып, «башкорт» яздылар Башкортстан- да татар язучыларын, атаклы шәхесләрне, беркем белән һәм берни белән исәпләшмичә. җинел генә «башкорт» ясадылар Эшләр шул дәрәҗәгә барып җитте — хәтта Тукайга, Галимҗан Ибраһимовка «башкорт чапаны» кидерергә, «башкорт курае» тоттырырга азапланулар булды Башкортча әлифбаның Октябрь революциясеннән соң гына барлыкка килүе бөтен дөньяга мәгьлүм булса да. борынгы башкорт әдәбияты турында, «башкорт классиклары» Кол Галиләр. Акмуллалар турында сөйләнүләр көчәеп китте. Башкортка әйләнергә теләмәгән татарларны төрлечә кысу, җәберләү һәм мыскыл итү табигый хәлгә әйләнде Үз милли хокукларын яклап көрәшкән татарларга, нәкъ Фирганәдәге сыман. «Казанга китегез' Татарстанга китегез!» —дип кычкырдылар Күзенә ак-кара күренмәгән кайберәүләр Татарстанның көнчыгыш районнарына дәгъва белдерүдән дә тартынмадылар. Татар белән башкорт һәрвакытта да дус-тату булган дип әйтәсем килми. Шулай да безнең беркайчан мондый күңелсез һәм хурлыклы хәлгә тарыганыбыз булмагандыр кебек Монда барыннан да элек Мәскәү кулы уйнаганлыгын апачык итеп әйтергә кирәк Ләкин монда башкорт милләтчеләренең дә роле юк түгел Озак вакытлар дәвамында башкорт үзең татар белән чагыштырганда ни өчеггдер кимчелекле итеп сизгән Милләт буларак үзен күрсәтү өчен аңа. бер яктан, рус хакимлеге комачауласа, икенче яктан, татар комачаулаган яисә комачаулый сыман тоелган Элегрәк ул кысучыларга каршы баш күтәрү белән җавап биргән булса, хәзер инде мондый нәрсәләр мөмкин түгел Шуна күрә дә ул бүген, олы абзыйга аркаланып, үзенең иң якын туганына, кан-кардәшенә ташлана Хәер, монда башкорт халкының бер гаебе дә юк Аны күбрәк башкорт тиресенә төренгән татар манкортлары кыздыра Х II Башкорт I урында беренче мәгълүматлар X гасыр! а карый Бу хакта башлыча гарәп авторлары яза Соңгырак чорларда безнен якларга килеп чыккан Көнбатыш Европа сәяхәтчеләре дә башкортларга игътибар итәләр. Бу уңайдан Ибн-Рустә. ИбнХәүкәл. Ибн-Фадлан. Әл-Бәлхи Плано Карпини. Рубрукларны күрсәтергә була Арада иң атаклысы, әлбәттә. Ибн-Фадлан Барлык авюрлар башкортларны узып барышлый гына, сүз арасында гына телгә алсалар. Ибн- Фадлан аларга аерым туктала һәм безнең өчен күп кенә кыйммәтле мәгълүматлар теркәп калдыра Ибн-Фадлан тасвирлавынча, башкортлар сугышчан халык булалар «Без алардан курыктык һәм алар белән ничек гә уяу-сак булырга тырыштык, чөнки алар төрекләрнең иң яманы башкаларга караганда да кеше үтерүгә әвасрәк ләре». дип яза Ибн-Фадлан' Башкортлар турында ул тагын шундый сүзләр дә әйтә: «Берәр кеше икенче бер кешене очратса, ул аның башын кыеп төшерә, башын алып китә, гәүдәсен калдыра»1 Ибн-Фадланнын менә шушы һәм шуна охшаш кайбер башка сүзләре башкорт галимнәренең бик нык зчен пошыра X гасырда татарларның бабалары болгарлар ислам дине кабул итәләр, чит илләр белән дипломатик мөнәсәбәт тәр урнаштыралар, шул ук вакыт га башкортлар, имеш кыргыйлык хәленнән дә чыкмаганнар Тигезлек түгел ич бу Моннан мен еллар элек башкортлар, чыннан да. бернинди тәртипкә буйсынмаган һәм очраган бер кешенең башын чабып төшерүдән тартынмый юрган юлбасар булганнар бугай. Шуна күрә башкорт исеме лә «бапг-кырт'» дигән мәгънәдәге сүзләрдән ясалган, ахрысы Башкорт турында менә птунлыйрак аңлатма бар Бу сүзне «башы-корт1» дип аңлатучылар да юк түгел Корт монда «бет» дигәнне белдерә Монысы инде күрәләтә мыскыл булып янгырый Ләкин Ибн-Фадланда бет турында да әйтелгән шул Күрәсез, башкорт башкырт сүген о белән язсаң да. ы белән язсаң да. бөтен бер халыкны мыскыл итү өчен җай чытып кына тора икән Башкорт атамасын «баш-кырт1» яки «башы-корт1» дип аңлатучылар күбрәк татарлар булган Татар галимнәре түгел кара халык, надан халык Галимнәр исә бу сүзне башкачарак аңлаталар Кайберәүләр башкорт сүзендәге кортны «бүре», дип. шгшны «бүз» дип исәплиләр Тулаем бу «бүз бүре- мәгънәсендә) е сүз булып чыга. Бүз бүре -соры бүре»гә әйтәнә ала Башкорт галиме Р Кузеев гә кортны «бүре» дип. башны -җитәкче», «беренче» («главный») дип аңлый Тагар галиме М Зәкиен башкортны башка-ар-т рәвешендә тарката һәм әлеге сүзне «чит кабилә кешеләре белән катнашкан кабилә» дип ашлата' М Зәкисв гипотезасының дәлилсезлеге үзеинән-үзе аңлашылып тора Шуңа күрә бу хакта фикер алышуның кирәге дә юк Ләкин башкорттагы кортны «бүре» дип аңлаучылар белән бәхәсләшмичә мөмкин түгел Башкорт ут «бүз бүре» дигән гипотеза безне ышандыра аямаса да. башкорт баш бүре гипотезасында нидер бар сыман тоела. Борышы төрки телдә «бүремнең корт дигән атамасы булган Угы» телле төркиләрдә курт әле дә -бүре» дигәнне белдер») Мәсәлән, төрек тәртә шулай Төрки гернең бүрегә Iабынган булулары би гге.те нәрсә Шулай игеп, башкорт тар кайчандыр баш курд яисә баш корт «баш бүре» булганнар бутын чыга Киңрәк мәгънәдә бу «бүрегә табынучы баш ыру кабилә, әйдәүче, җитәкләүче ыру кабилә», дигән сүз бу та Менә нинди бөек һәм изге сүз икән ул багикорт башкурт' Ләкин, беренчедән, багикорт телендә бүренең корт (курт) дигән исеме юк Икенчедән, башкортларның кайчан да булса кайда да булса «баш бүре» баш ыру-кабилә булулары билгеле түгел 1919 елның 23 мартын га нг ь тан ителгән Башкорт АССРны исәпләмәгәндә, тарихта берәр төрле гөркн башкорт дәүләте булуын без белмибез. Өченчедән, бүрегә (куртка-кортка) борынгы горки горней барлык ыр\ к.гои ләләре табышан Бүре барлык төркиләрнең изге хайваны саналган Шугы күр.» башкорт гарны гына бүрегә табынучылар, җитмәсә итлидер башлык ролен үтәүчеләр итеп аңлату тарихи дөреслеккә туры ки гми ' Путешествие Ибн -Филана на Волгу М -.1 . 1939. 66 бнт ' М 'з'зокнев Татар халкы тсленсн бар гыкка китүе Камн. 19ГТ. 179. ГЯОбитыр Дүртенчедән, борынгы башкортларның бүрегә табынган булулары-булмаулары гомумән, билгеле түгел. Ибн-Фадлан башкортларның бер төркеме җылан- га, икенче төркеме балыкка, өченче төркеме торналарга табына, барлык башкортлар ир кешенең женес әгъзасына табыналар һәм ai ачтан ясалган женес әгъзасын муеннарына тагып йөриләр, ди1 Әгәр дә мәгәр башкортларда бүрегә табыну булган булса, гарәп сәяхәтчесе бу хакта да. һичшиксез, берәр нәрсә әйтеп калдырган булыр иде. Шулай итеп, башкорт — баш бүре гипотезасы да ялган белән ялгышны берсе өстенә икенчесен өю нәтиҗәсендә генә барлыкка килгән икән, дип әйтә алабыз. Шуңа күрә әләге гипотеза да галимнәр тарафыннан яклау таба алмады? III Башкорт атамасының нәрсә аңлатканын белү өчен эзләнүне, безнеңчә, бүгенге башкорт патриотынын милли хисләреннән яисә интернационализм карашларыннан түгел. бәлки бөтенләй башка нәрсәдән -тарихтан, читтән, ерактан башларга кирәк. Төрки халыклар борын-борыннан кояшка табынганнар. Кояшка табыну аларнын телендә, дини-мифик карашларында, йолаларында, гореф-гадәтләрендә һәм сәнгатьләрендә чагыла Кояшка табынуның формалары һәм символлары төрлечә булырга мөмкин Монда без үзәклек принцибына гына игътибар итмәкче булабыз. Бу принципның төп эчтәлеге шуңа кайтып кала, җирдәге барлык җанлы-җансызның атасы — кояш. Кояшны олылаучылар иң көчле, иң изге халыклар Мондый халыкларның патшалары кояш уллары исәпләнелә. Кояш улларына һәм кояш дәрәҗәсендәге изге патшаларга карата кадер-хөрмәт тә зурдан булырга, ягъни барча кешеләр, барча халыклар кояш улын олыларга һәм берсүзсез аңа буйсынырга тиеш Патшаларның урыны һәрвакыт түрдә, югарыда, уртада булган. Патша бөтен илнең хакиме исәпләнгән Ил башлыгы бер генә ыру-кабиләдән, бер генә нәселдән билгеләнеп куелган. Ләкин бөтен ил белән, гадәттә, өч-дүрт ыру-кабилә җитәкчелек иткән. Менә бу өч-дүрт ыру-кабилә аксөяк, башкалар—кара сөяк саналган Мәсәлән, Казан халыгында шундый бүленеш хөкем сөргән. Казан ягы — ак як. Казаннан читтәге җирләр - кара як. дип аталган. Кара якны кыр ягы дип тә йөрткәннәр. Эшкәртелгән һәм иген игү өчен яраклы җир татарда басу дип атала. Кайчагында кыр сүзе дә басу мәгънәсен белдерә ала. Шулай да бу аның төп мәгънәсе түгел. Кыр ул читтәге, кырыйдагы җир һәм аның игенчелеккә бернинди катнашы юк. Яр кыры, урман кыры, авыл кыры дигәндә һәрвакыт читтәге, кырыйдагы җир кисәге күз алдына килә. Кыр сүзенең кыра варианты да билгеле Себер төркиләрендә ул шулай кыра дип атала’. Кыр-кыра сүзе карадан үзгәргән, дип фикер йөртәбез. (Моның шулай ук шумерча «чит жир» мәгънәсендәге курадан үз! әргән булуы да ихтимал). Кайчан һәм кайда9 Кайчан икәнлеген төгәл әйтә алмасак та. кайда икәнлеген без шактый дөрес чамалый алабыз. Бу хәл, безнеңчә, иң элек Төньяк Африкада, борынгы Мисыр җирендә булган. Кара төс татар телендә кайчагында уңай сыйфатларны белдерә ала. Мәсәлән. кара күз, кара чәч һ б. Тик шулай да кеше! ә карата кулланылганда кара ин начар һәм иң каргалган төс булып аңлашыла. Кара ул түбән дәрәҗәле, надан, томана, булдыксыз, динсез, тәртипсез, башбаштак кебек сүзләрне алыштыра ала Кара йөз, кара йөрәк дисәк, бу инде туры мәгънәсендә дошман дигәнне аңлата. Жир йөзендә кара тәнле, кара йөзле кешеләрнең бары гик Африкада гына булуы һәркемгә мәгълүм дип исәплик Әйтик, моннан ун-унбиш мең еллар элек тә шулай булгандыр, дип уйларга тулы нигез бар Мисыр кешеләре ак тәнле, европеоид кыяфәтле булганнар. Кара тәнлеләр белән иң элек, күрәсең, алар очрашкан һәм караларга карата дошманлык та иң элек аларда барлыкка килгән. Бу хәл бүгенге татар телендә бернинди үзгәрешсез дип әйтерлек сакланып килә. Борынгы Мисыр кешесенең бөтен тормышы Нил елгасына бәйле булган. Монда ул иген иккән, җимеш, яшелчә үстергән, мал-туар, кош-корт асраган. Нил үзәненнән беркадәр читкә киткәч тә бернинди иген, җимеш, яшелчә үсми торган ' Путешествие Ибн-Фадлана на Волгу. 66 бит ' В А Никонов. Этнонимия «Этнонимы». «Наука». М . 1970.. китабында. 18 бит ’ В В Раддов. Опыт словаря тюркских наречий. С.-Пб., 1893 1911, 735 бит комлы чүл башланган. Чүлдә төрле ерткычлар һәм ниндидер ят. дошман, кара кешеләр яшәгән. Нил үзәне u.t булса, менә шул чит жирләр кыр (кыра-кара) булган. Шуна күрә дә ил катнашында ясалган сүзләрнен барысы да яхшылыкны, изгелекне, байлыкны, муллыкны, тәртипне, оешканлыкны аңлатса. кыр-кыра катнашында ясалган сүзләр бары тик кире сыйфатларны гына белдергән Мәсәлән, кыргый, кырау, кыран. кырылу һ б Кьи-кыркын бү)ен. гомумән, кызларны анлата. ләкин элегрәк бу сүз кыр ягыннан китерелгән кара тәнле кол хатын-кызны гына белдергән булса кирәк Мәсәлән, чыгытай телендә кыркын «кара тәнле кол кыз» дигәнне, кырнак «төрекмәннәрдәге һәм кыргызлардагы (казакълардагы?) кол кыз» дигәнне аңлаткан' Кырык сүзе дә кыр катнашында ясалган Кырыкмаса-кырык бик күп. иксез- чиксез дигәнгә туры килә. Ләкин «илдә илле, кырда кырык» дисәк, кырык илледән азрак булып кала Димәк, u.i һәм a.i.ie күбрәк һәм көчлерәк була Кыр-кыры кабиләләре никадәр дошман булып тоелмасын, ил кешеләренә алар белән дә аралашырга туры килгән. Ил кешеләре кырга яу чапканнар, караларның авылларын галап кайтканнар Шул ук вакытта каралар ла тик ятмаган жай чыгу белән алар да бай күршеләренә каршы ябырылганнар Шул рәвешчә илне каралардан, дошманнардан саклау зарурлыгы барлыкка килгән Чик буйларын баштарак илнең төрле җинаять өчегг хөкем ителгән үз кешеләре саклаган, ара-тирә бу эштә буйсындырылган, юашлатылган караларны файдалана башлаганнар. Кырда яшәүче кара ыру-кабиләләрнен төп вазифасы дәүләтнең чик буендагы җирләрен дошман яуларынан саклау булган Торки телдә кара сүзе төсне яисә язу карасын гына аңлатмый. Боерык фигыльдән һәм язу карасыннан тыш аның тагын халык һәм гаскор дигән мәгънәләре дә бар. Төрки халыкларның ин әүвәлге ватаны, бүгенге галимнәр исәпләгәнчә. Көнчыгышта Монголия. Алтай якларында гүгел. Көнбатышта Мисырда, Шумерда. Урта диңгез бассейны илләрендә булган Төрле табигый һәлакәтләр, сугышлар, ызгышлар нәтиҗәсендә алар үзләренең ватаннарыннан күченеп китәргә мәжбүр булганнар Аларның күпмедер өлеше төрле халыклар арасында тара- лып-гогалып беткән. Әмма төньякка һәм көнчыгыш якларга таба хәрәкәтләнүчеләр иксез-чиксез далаларда, буш жирләрдв яңа дәүләтләр, яңа берләшмәләр төзен, безнең көннәргәчә исән калганнар Көнчыгышка таба хәрәкәтләнүче күч мәләр хәзерге Моги олия һәм Кытай җирләренә кадәр барып җиткәннәр Әүвәлге ватаннарында идарә һәм хуҗалык ысуллары нинди булган булса, монда да тулысыңча дип. әйтерлек шул килеш калган Алар кояшка табынганнар һәм үзләренең патшаларын изгеләштергәннәр. Дәүләт белән аксөяк тор идарә игк.нг, карасоякләр чик буе җирләрендә яшәгәннәр Урга гасырларда Абакан һәм Кем (Енисей) буйларында барлыкка килгән Цигу биләмәсенең исемен кайбер галимнәр Кыргыз дип аңлаталар Кытай ятмаларындагы Цигуны Г Е. Грум-Гржимайло Билге каган кабер ташында телгә алынган чак халкы исеменә тәңгәл дип исәпләгән' Шу л рәвешчә, кыргыз агама сы «чик буе кешесе (халкы)» дигәнгә туры килә икән Чик сүзенең 1 варианты чит булачак Күрәсез, чак чат. кыр очесе до бер үк мәгънәдәге сүзләр булып чыкты Б г к. V гасырда, ягъни монная 2400 еллар элек яшәгән Геродотнын «Исгория»сендә Кремны (Кырым) атамасы бар’ Кыр катнашын га яса нан Кы рым да кайчандыр ниндидер төрки дәүләтнең чше. чиге кыры исәпләнгән. иш әйтә алабыз Бүгенге Украинаның Кырымга якын урнашкан булма да ш ыибарга лаек Укра(ина) борынгыдан килә торган кыр җирләре атамасының славян ташкай варианты гынамы, әллә соң ул Рус дәүдә г сиен яңарак чорда барлыкка килгән көньяк кырын аңлата микән ’ IV Идел буе болгарларының дәүләт төзелеше дә бик борыш ы горки принципка нигезләнгән Монда да оч кабилә хакимлек иткән һәм алар, күрәсең, аксөяк саналган Болгар иленең чик буе җирләрендә яшәүче төрки һәм төрки булмаган ыру-кабйләләр каралар исәпләнелгән. Бүгенге Татарстанның көнчыгыш районнарында I ына түгел, төньягында һәм көнбатышында да кыр катнашында ясалган авыл исемнәре очрый Мәсәлән. Буа, Кама Тамагы, Куйбышев районнарында Кырлангы, Кыр Тәүгелдесе, Кыртапа, Кырый Йорткүл дигән авыллар. Арча Я1ында Кырлай, Саба ягында Кырбаш авыллары бар. Бу төбәкләр, күрәсең, кайчандыр Болгарның, ихтимал, хәтта Казанның кыр җирләре булгандыр, дип уйларга туры килә. XII XIII гасырларда мордваларның бер өлеше русларга, бер өлеше болгарларга буйсынган. Әлеге мордва җирләре дә Болгарның кыры булгандыр, дип әйтә алабыз. Болгар дәүләтенең көнчыгышында һәм коньягында башкортлар яшәгән. X гасыр авторы Ибн-Хәүкәл, мәсәлән, «башҗирт»ләрнең бер өлеше болгарлардан көньякта яши, ди6 . Әл-Бәлхи «башҗар»лар ике кабиләгә бүленәләр, бер кабилә Тузлар иленең чик буенда, болгарларга якын җирдә яшиләр Алар болгарларга буйсына. «Башҗармларнын икенче кабиләсе бәҗәнәкләр белән чиктәш, ли7 . Монда шуңа да игътибар игәсе килә: башкортларның ике кабиләсе дә чик буена урнашкан. Болгарга Урта Азия ягыннан - көньяк-көнчыгыштан килгән Ибн-Фадлан да иң элек башкортлар белән очраша8 . X XII гасырлар өчен дә. соңгырак чорлар өчен дә Болгар иленең чикләре тогел билгеле түгәл. Без бары кайбер маякларны гына күрсәтә алабыз. Мәсәлән, Лаврентьев елъязмасында 1229 елда болгарларның Җаек (хәзерге Урал) елгасы буендагы сакчы гаскәренең монгол яулары белән очрашуы турында әйтелә9 . Димәк. Болгарның көнчыгыш чикләре Җаек буеннан үткән. Болгарның көньяктагы чикләре бу вакытларда хәзерге Самара шәһәреннән астарак булган дип уйланыла. XIII гасыр башында Болгарга монгол яулары басып керә, болгарлар җиңелә һәм Болгар иле Чыңгыз ханның өлкән улы Жуҗи биләмәсенә әверелә. Жужи улусында Алтын Урда дәүләте барлыкка килә. Алтын Урда таркалгач, XV гасырның икенче чирегендә, элекке Болгар иленең төньяк җирләрендә Казан ханлыгы оеша Казан баштарак Яңа Болгар дип атала. Бу аның Болгар варисы булуын, дөресрәге, шундый варислыкка дәгъвасын белдерә. Ләкин чынлыкта Казан элекке Болгарның барлык җирләренә түгел, хәтта төньяктагы җирләренә дә тулысынча хужа була алмаган. Казан ханлыгының көнчыгыш биләмәләре Нократ һәм Чулман буйларына кадәр сузылган. Көньяк-көнчыгышта исә бу вакытта яна дәүләт — Нугай ханлыгы хакимлек иткән. Элекке Болгарның Җаек- тан алып Чулманга кадәрге җирләре, шулай итеп, нугайлар кулында калган. Нугай ханлыгы белән Казан ханлыгы арасындагы чик буе сызыгы тотрыклы булмаган, ахрысы Кайбер елларда Казан ханнарының хакимлеге Чулманның аргы ягына - Агыйделгә, Уфа суы тамагына (хәзерге Уфа шәһәре тирәләренә) кадәр барып җиткән. Башкорт дип языла торган сүзне без башкырт дип язабыз һәм «баш кыр-т» рәвешендә таркатабыз. Болгарның һәм Казаннын көнчыгыш, көньяк-көнчыгыш җирләре гасырлар буена баш кыр — иң әһәмиятле чик буе булган һәм гасырлар буена монда чик буйларын саклаучы «баш кыр кабиләләре» — башкыртлар яшәгән. Шуңа күрә дә Ибн-Фадланнан алып рус авторларына кадәр барысы да диярлек башкыртларның сугышчан булулары, ханнарга-патшаларга атлы-корал- лы гаскәр белән хәрби хезмәт күрсәтүләре турында язалар. Ни өчен Болгарның, Казаннын көнчыгыш, көньяк-көнчыгыш җирләре баш кыр булды икән соң дигәндә, шул—бу төбәкләргә якыннан гына Көнчыгыш белән Көнбатышны, Төньяк белән Көньякны тоташтыра торган олы сәүдә юллары үткән. Якыннан гына бөек даладан шулай ук бар нәрсәне кырып- җимереп олы яулар үткән, барлык иле-көне, мал-туары белән кубып канлы илбасарлар үткән. Яулар-сугышлар һәм ил-көн белән күченүләр вакытында ' Б Н Заходер Каспийский свод сведений о Восточной Европе, том II. 28 бит. 7 С И Руденко Башкиры. Историко-этнографические очерки М —Л., 1955, 31 бит 8 Путешествие Ибн-Фадлана на Волгу. 66—67 битләр. 9 С М Шпи.тсвский Древние города и другие булгарско-татарские памятники в Казанской губернии. Казань, 1877, 159 бит дошман халыкларның чикне үтеп, йортка басып керү куркынычы булганлыктан, бу яктагы кыр җирләрне саклау беркайчан да үзенең әһәмиятен югалтмаган. Яу куркынычы булмаган очракта да чик буе җирләрен саклау һәрвакытта кирәк булган Бит сәүдә юллары тыныч булса, сәүдәгәрләр дә күбрәк йөргән, дәүләт казнасына керем дә күбрәк килгән Шу на күрә дә Болгар һәм Казан ханнары баш кыр җирләрендә махсус чик буе кабиләләре тотарга мәҗбүр булганнар да. XV XVI гасырларда башкыртларнын бер өлеше Казан ханлыгына, бер өлеше Нугай ханлыгына, бер өлеше Себер ханлыгына буйсынган Буйсыну төрлечә булырга мөмкин. Әйтик, бала атага-анага буйсына, солдат командирга буйсына, кол хуҗага буйсына. «Башкыртларнын Казан ханлыгына нинди формада һәм нинди дәрәҗәдә буйсынулары турында язма истәлекләрдә бик аз мәгълүмат сакланган», дип яза башкырт тарихчысы А. Н.Усманов1 Ләкин, шуңа да карамастан, бүгенге тарихи хезмәтләрдә Казагг-башкырт мөнәсәбәтләре шактый бозып, ямьсез итеп тасвирлана Казанга карата буйсындыручы гына түгел, басып алучы, талаучы кебек сүзләр кулланыла Башкыртларнын Рус дәүләтенә кушылуларына 400 с.т тулу уңае белән язылган хезмәт гәрендә Р Кузеев белән Б. Юлдашбаев «Вековая зависимость от Казани, угнетения, бесконечные унижения и притеснения, которые они испытывали от завоевателен, сказались на их позиции в заключительный период войны Башкирские войска покинули Казань и уигли в свои земли? дип язалар. Тагын да « башкиры отказали в поддержке Казанскому ханству. Это было своеобразным выступлением против угнетения, в течение столетия притеснявшего и грабившего башкирский народ»1 . Шуңа охшаш фикерләр «Татарстан АССР тарихы»нда да .. Казаклар да сугышчан һәм ирек сөючән халык булалар. Аларнын да төп эше атлы таскәр белән чик буе җирләрен саклау була. Казан ханлыгындагы башкыртларны Рус дәүләтендәге казаклар белән яисә, киресенчә. Рус дәүләтендәге казакларны Казан ханлыгындагы башкыртлар белән чагыштырырга булыр иде Казан җиңелгәч, чик буе халыкларына карата Мәскәү патшалары нинди дә булса яңалык уйлап тапмаганнар. Алар, берни үзгәртмичә. Казан политикасын гына дәвам иттергәннәр. Шунлыктан без. Мәскәү патшаларының башкыртларга карага нинди мөнәсәбәттә булуына нигезләнеп. Казанның башкырттарга карага нинди мөнәсәбәттә булуын да күз алдына китерә алабыз Башкырг тарихчысы А Н Усманов язганча, буйсындыруның баштагы чорында руслар башкырг чарның эчке идарә эшенә бөтенләй тыкшынмыйлар Рус язмаларында «каралар» («черные люди») дип аталган башкыртлар белән бнләр- бәкләр. соңыннан старшиналар идарә итә Халык җыеннары да беркадәр үз көчендә кала Ислам дине һәм җирле халыкның гореф-гадәтләре, йолалары тыелмый. Башкыртлар Рус дәүләте казнасына ясак гүләргә, үз исәпләренә гаскәр булдырырга, сугышларда катнашырга һәм Мәскәү дәүләтенең көньяк-көнчыгыш чикләрен күчмә халык яуларыннан сакларга тиеш булалар' Тарихи чыганакларны җентекләп өйрәнгән В Н Витевский язганча, башкыртлар Рус дәүләте казнасына бик аз еллык ясак («небольшой ясак») түләргә тиеш булалар. Бу ясак 90 тиенлек бер батман балдан. 80 тиенлек бер төлке тиресеннән яисә 40 тбенлек бер сусар тиресеннән гыйбарәт10 11 Әгәр башкыртлар Казанга да шундый ук күләмдәге «небольшой ясак» түләгән булсалар. Казан ханнарының бер гасыр буена башкырт халкын изүе, талавы турындагы сүзләрне бүгенге тарихчыларның гадәттәге бер уйдырмасы дип кенә исәпләргә туры киләчәк. Болгар ханнары да, Казан ханнары да тора салып үзләренең караларын талаукөчләү белән шөг ыльләнмәгәннәрдер, дип уйларг а кирәк Казан ханлыг ын- да төрки булмаган халыкларны көчләп төркиләш герү яисә мөселманлаштыру политика үткәрелмәгән. Казан ханлыгы чорында мордва, чувашлар да. мари удмуртлар да тулысыңча үз телләрен, үз йолаларын, гореф-гадәтләрен сак лап кала алганнар. Бары тик Казан җиңелгәч кенә төрки булмаган халыкларга карата да, татарларга карача да горле көчләүләр көчләп чукындырулар, көчләп урыслаштырулар. көчләп җирнс-суны чартып алулар һәм бернинди кызг анусы г асу- кисүләр башланган Бу чорда рус патшаларының канлы политикасы бары башкыртларга гына артык кагылмаган Мәскәүнең дала ягындагы чик буе җирләрен саклау зарурлыгы бегмогөнлектән, рус патшалары башкырг җирләренең борынгыдан кн.гә торган статусын үзгәртмәскә тырышканнар Шул ук вакытта төрлечә кысуга, җәбер-золымга түзәр тәкате калмаган элекке Казан халкы -тагарлар, чувашлар, мари, удмург. мордвалар авыллары-авыллары белән «ирекле» башкырт ягына агыла башлыйлар Монда килгәч алар хуҗалардан җир сатып алалар һәм озакламый үзләре дә жнр-су хуҗаларына әвереләләр Башкырг җирләрендә авыллар-гггәһәрләр барлыкка килә, һөнәрчелек үсә башлый Башкырглардан алына торган ясакның азлыгына һәм «башкырт» булуның өстенлекләренә кызыгын. Казан ягыннан күченеп килүчеләр үзләре теләп «баш кырт» язылалар. Мондый башкырглар арасында тагарлар, чувашлар, удмург. марилар гына түгел, хәгга русларда, дала ягыннан килгән казакь-кырг ызлар да була Башкырг ягына күченү гасырлар буена дәвам итә һәм бары 1863 елдан соң гына туктап кала’ Бүгенге көндәге «башкорт»ларның күпчелеге менә гнул күченүчеләрдән гыйбарәт 1 А II Усманов. Күрсәтелгән хезмәт 39, 137.138 битләр. * А II Усманов. Күрсәтелгән хезмәт 17 бит 11 Д. Б Рамазанова Формирование тагарашх говоров Юго-Западной Башкирии Казань. 7КИ. 1984. 75 82 бит тор Баш кыр кабиләләре тумыштан ук дигәндәй профессиональ сугышчылар, чик сакчылары булганнар. Шуңа күрә дә аларга авыл-шәһәр кору, утрак тормыш белән яшәү, иген игү тыелган. Үзләренең төп эшләрен онытмас өчен алар бары сугыш һөнәренә өйрәнгәннәр дә аучылык белән шөгыльләнгәннәр һәм тамакларын туйдыру өчен мал-туар асраганнар, умарта караганнар. VII Башкыртларга кагылышлы тагын бер четерекле нәрсә бар. Урта гасыр язучылары безнең яктагы башкыртларны i ына түгел. Дунай буендагы венгрларны (маҗарларны) да «башкырт» дип атыйлар. Мәсәлән. XII гасыр авторы Әбү Хәмид әлГарнати шулай дип яза12. Венгрлар, билгеле булганча, төрки телле түгел. Алар финугор телле халыклар рәтенә карыйлар Шул нигездә безнең яктагы башкыртлар да кайчандыр фин-угор телле булган һәм алар соңыннан гына төркиләшкән дип фикер йөртүчеләр дә бар. Шул ук вакытта венгрлар, киресенчә, төрки телле булмады микән, дип уйлаучылар да юк түгел. Ни өчен дигәндә, бүгенге венгр телендә күп кенә төрки сүзләр кулланыла икән. Идел-Урал буендагы башкыртлар белән венгрларның туганлыгы турында сүз алып бару очен башка төрле сәбәпләр дә җитәрлек Мондый сәбәпләрнең иң әһәмиятлесе шул: венгрларның борынгы ата-бабалары хәзерге Татарстанның көньяк-көнчыгыш төбәкләрендә яшәгәннәр һәм IX гасыр азакларында Дунай буйларына күченеп киткәннәр. Археологлар Каманың сул ягында венгрларга гына хас каберлекләр, каберлекләрдә элекке венгр әйберләре тапканнар Тарихи истәлекләрдә язылганча. Дунай буе башкыртлары (маҗарлар) да сугышчан халык булганнар һәм озак вакытлар дәвамында тирә- яктагы күршеләренең котларын алып торганнар. XII—XIII гасырларда Дунай буе башкыртлары безнең яктагы башкыртлар белән аралашып торганнар, ахрысы. Тарихта маҗар-башкыртларның Идел-Урал буйларына килеп чыгулары һәм мондагы башкыртлар белән кызыксынулары, һәр ике төр башкыртларының бер-берсен аңлаулары турында истәлекләр сакланып калган Венгрларның Идел-Урал буйларыннан Дунай буйларына күченеп китүләрендә дә тирән мәгънә бар Монда, Дунай буенда, аларга кадәр килеп урнашкан һәм аерым дәүләт булып яшәгән Болгария була. Димәк, мажар-башкыртлар күпмедер дәрәҗәдә үзләренең танышлары, ихтимал, хәтта кан кардәшләре янына омтылганнардыр, дип әйтергә була Аннан соң, безнең яктан күченеп киткән маҗар-башкыртлар фин-угор телле генә булмаганнар шикелле. Дунай буе башкыртлары арасында төрки телле бәҗәнәкләр. кыпчаклар һ. б. булуы мәгълүм XII—XIII гасырларда Идел-Урал буендагы башкыртлар арасында «онытылып» калган фин-угор кабиләләре дә булган булырга мөмкин. Төрки телле дәүләтләрдән еракта. Венгриядә фин-угор телле кабиләләр җиңеп чыккан булса. Болгар. Казан шартларында төрки тел җиңеп чыккан. Дунай буенда! ы венгрларның кайчандыр хәзерге Татарстан, Башкыртстан җирләрендә яшәүләре һәм башкорт дип аталулары безнең башкорт-башкырт исемен «баш кыр кешеләре» — чик буе сакчылары дип аңлатуыбызга өстәмә дәлил булып тора. Бу шулай ук башкырт кабиләләренең каршылыклы табигатен, буталчык тарихын аңларга да ярдәм итә. Баш кыр җирләрендә беркайчан ил булып, дәүләт булып оешкан кабиләләр берләшмәсе булмаган Болгар, Казан чорында да. Мәскәү хакимлеге чорында да һәрвакыт монда этник чуарлык өстенлек иткән Тел һәм чытыш ягыннан төрле булган бу чуар төркемнәрне бер сүз — «башкырт» атамасы берләштергән.