Логотип Казан Утлары
Шигърият

ЙОЛДЫЗЛАРДАН ЭЗЛИМ ҮЗЕМНЕ

Татар язмышы Ашатып га карадын. Эчертеп тә карадын. Ул симерде. . ә үзеңнең Ачлы-туклы тамагың. Кыз да бирдең кияүгә. Ул да бирдең., киленгә: Сөйләшүче бетеп бара Инде туган телеңдә. Ил-җиреңне теттердең. Артыңа да типтердең. Үзең һәрчак аны яклап У гка-суга сикердең Динеңне дә югалттың. Денеңне дә югалттың. Орлыгы да калмас әле Синдәй тиле., юмартның. Корытса да тиягең. Аны мактап сөйләдең. Барыбер бит яратмады Бар сөйкемсез сөягең. Шуңа көн-1 өн каргалдын. Яшәрлегең калмады. . Кемлегеңне әйтеп бирдем. Үзен уйла калганын.. Өмет ае Башкалам дип килом сиңа. Казан, Бабаларым сиңа табынган Рәхәтләнеп мәгәр йөри алмыйм Хөр түгел син яулап алынган Ят исемнәр сеңгән урамнарда Адашмыйча йөреп буламы’ Ай яктысы эз итм түбәләрдә Кат ты-катлы тәре урманы Бәйсезлеген жуйган милләтләрне Халык диеп әйтү яраса Татарга да кеше кагылмаган Берәр почмак шеш ләбаса1 Җаша җылы булсын анда баргач. Өмет ае торсын күгендә! Ә хәзергә андый пайтәхетне Йөр тәм бары күңел гүрендәАтсын әйдә, юыйк юшкыннарны. Каерып ал бөке-чакмасын. Хәмер көче җитмәс хәсрәтләр бар. Шул арыннан алла сакласын Чаллы Яулап алу тиз була ул, Буйсындыру бара озак. Мәкерле бер аучы кебек, һәрбер чатка тезгән тозак. Син дә кереп каптың. Чаллы, Күңел әрни шуны сизеп. Татарлыгың шикле инде — Үзләштерде... КамАЗ төзеп. Сугым вакыты Китеп торыйм мәллә моннан бүген? Авыл өсте тоташ кан исе. Кыерлыйлар гына малкайларны, Югалтканнар кызгану хисен. Яшәү мөмкинлегең бүтән төрле Була алмагач, кешем, ни кылыйм. Аңласам да, күңел риза түгел, Күреп йөрүләре әй кыен. Яшим диеп шулай кылан икән, Симерт тә суй, имеш, гел малны. ...Үзебез дә, хәер, кем өчендер Яшәп өлгертәбез лә җанны. Ул да шулай өзгәләнә микән, Кызганамы киткәндә алып? Үз язмышын уйлап куя микән, Моңсу башын мендәргә салып... Җир тоткыны Аңлый алмый гомер үтеп бара: Нигә күңел шулай ярсына? Йодрык кадәр йөрәк тынгы бирми, Бәргәләнә, җирне тарсына. Яралгысы шунда калганмы соң? Югарыга таба тартыла. Талпын дисәң, очып китәрсең күк... ...Такканнар шул — Җирне артына: Җилтерәтеп кире сөйрәп ала. Җаның гына китә ахырдан. Яшәп интегергә хөкем алган Мәхбүс төсле кеше — бахырҗан... Күңел сынып китә кайчакта. Булсам да бик чыдам, түземле Җирдәгеләр кага башласа. Йолдызлардан эзлим үземне Бер микъдарда шәраб чөмерсәң дә, Бөтен кеше тигез исермәс Җебедем дип телен чишелмәсен. Айнык утырганнар кичермәс. Мәхәббәт тә тигез тилертми шул, Артык каударланма тиктомал Син ярсынган чакта бүтән якның Хисе кузгалмавы ихтимал. . Үз йолдызым Минем хужам Кәжәмөгез! Язмышымны шул үзгәртә Гамблемне гел күзәтә. Ялгыштыра, я төзәтә. Сөенгәнме, көенгәнме. Аваз салып мин туганда? Әйтә алмыйм Үзем бик шат Өлешемә ул тигәнгә Килеп аласын да беләм. Кадерләп каршы аласын Йолдызлар бит кеше түгел. Ятим итми үз баласын Мөмкин булса Узган безнең матур кичләр Йөрер-йөрмәс Күңелдәге тойгыларны Белер-белмәс Йомшак килеш кулларыңны Кысар-кысмас Сылу чакта билләреңне Кочар-кочмас Теләк барда яннарыңа Килер-килмәс Нигә йөрдек икән шулай Иләс-миләс'’ Инде белдем, без булганбыз Тиле-миле. Кайтарып куй шул елларга Кире мине Мәдинә Рәхимкулова,