Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЯҢАРЫШ ҺӘМ САТИРА

Яңарыш рухы көчәю, тормышта тәнкыйть һәм үзара тәнкыйтькә юл ачылу соңгы елларның көлке шигъриятендә дә үзенең шифалы йогынтысын сиздерә. Элегрәк һәр әйткән сүзенә каршы күсәк көтеп гадәтләнгән шигъри сатира бүген авыз тутырып сөйләрдәй темаларга, проблемаларга үтеп керде. Илленче елларда ук баш калкытып, тора-бара тагын да тирәнрәк үсешкә ирешкән бюрократлык темасы да соңгы ун елда чор таләп иткән үзәк мәсьәләләр белән бәйләнештә үзенең яңа аспектларын ачып җибәрде Ягъни, бер яктан бу тема «түрәкратларны», куштаннарны, ришвәтчеләрне, әшнәләрне, формальлекне күз - дә тотса, икенче яклап, үзгәртеп кору, яңарту проблемаларына, милләт, тел, азатлык мәсьәләләренә юл ачты. Мондый көн кадагына суккан темалар хакында сөйләгәндә иң элек Г Афзалның яңа шигырьләрен телгә алу кирәктер. Бюрократның көлкеле сурәтен торгызу ягыннан шагыйрьнең «Көзге алдында уйлану» әсәре кызыклы Үзендә түрәләргә кирәкле барлык сыйфатларны туплаган типның килбәтен сурәтләгәндә автор сатирик буяуларны кызганмаган. Г. Афзал, гомумән, сиксәненче елларда бюрократлык темасына байтак әсәрләр иҗат итте. Аксөяк түрәләрдән мыскыллы көлгән «Балыкчы һәм балык турында» шигыре, эшлексез карьеристларны камчыла! ан парчалары шагыйрьнең фикри кыюлыгын, иҗади җитлеккәнлеген күрсәтеп торалар. Безнең бүгенге көндәге иң көчле бу сатирик шагыйребез турында соңгы елларда «Казан утлары» журналында байтак кына мәкаләләр басылды /Кара «Казан утлары» № 5. 1991 ел; № 12. 1991 ел; № 5. 1990 ел/ Мондый консерватив түрәнең сатирик образын гәүдәләндерүче әсәрләр М Саттаров. А. Буланов, Ф Яруллин һәм башка күп шагыйрьләребез тарафыннан да иҗат ителде М Саттаровның халыкчан стиль белән язылган «Уйна, дустым, гармуныңны», «Эштән чыгарылган түрә бәете». «Бюрократ әби». «Чыдам Вильдан» кебек шигъри әсәрләрендә сатира уты халык белән исәпләшмәгән, калын тиреле карьеристка юнәлтелә. Түрәләрдәге «кемнең кулында — шуның авызында» дигән яшәү принцибы Ф Яруллинның «Рәис сайлау» шигырендә дә көн яктысына чыгарыла. А Буланов — кыска шигырьләр остасы. Тәнкыйтьнең кан дошманы булган үзсүзле, минминлеге чиктән ашкан бюрократка ул «Минем урынга». «Шәптән түгел», «Искә алдылар», «Соңару» шикелле дүрт кенә юлдан торган үткен сатираларын юнәлтә. Икс генә җөмләдән торган диалогта да ул ачы рәвештә фаш итә, комик эффектка ирешә: — Куп акчалы, эшсез эшкә Йерисем килә, әти! — Ыштыр бит! Минем урынга Утырыр иде тәки Н. Арслановның бюрократлар эшлексезлеген, әрәмтамаклыгын ассызык- лаган «Бюрократлар оясында» шигырендә атап үтәргә кирәк, «Эт —эткә, эт- койрыкка» принцибы буенча яшәгән түрәләрнең эше боерыкка, формальлеккә генә кайтып калуын күрсәтә автор. Сатира угын нәкъ бюрократның үзенә төбәгән сатира әсәрләре соңгы унъеллыкта шактый күп иҗат ителде. Ал арның байтагы «Чаян» журналында дөнья күрде. И Юзеев. Ә. Рәшитов. Р Зәкиев. М. Хөсәен. X Хөснуллинның түрәләрне көлке угына алган шигырьләрен талантлы әсәрләр рәтендә атарга була Җәмгыятьтә бюрократлыкның конкрет чагылышы булган әшнәлек, ришвәтчелек, формализм күренешләрен тәнкыйтьләүне һәрбер сатирик үзенең бурычы санады дисәк, ялгыш булмас. Р. Зәкиев «Йөри кәгазь» шигырендә: Ун багана, ун ишек. Контор саен ун модир Кәгазьләр шома йөргәндә Кәгазь чыдар, ил болер. —ди. гыйбрәтле итеп. Бюрократлыкка яшәү мөмкинлекләре тудыручы куштаннар галереясе инде 60—70 еллар сатирасында ук формалашкан иде. 80 нче елларда исә алар янына 164 Я «яңа вәкилләр» өстәлде. /Кыелышта тәнкыйть дигәч, үзен-үзе кыйнаучы куркакка” /Ә Фәтхетдинов «Үз-үземне» . тәлинкә тота-тота бөкрәйгән ялагай К Гыйльмуллин «Лакей»', түрәләр авызына табынган мөртәт Н Акмалов «Боерык көтәбез»/, түрә бөкре булса, бөкрәя, сакау булса, сакаулана торган хамелеоннар /Ш. Галиев «Куштанлык»/ - әлеге типларның яңа сыйфатлары әнә шундый Әсәрләрдән күренүенчә, мондый көлке типлар берни белән дә кызыксынмаган, киләчәк турында кайгыртмаган, ансыз, соры, кечкенә кешеләр түгел. Аларнын күпчелеге үзләренең карьерасы, байлыгы хакына дәшми, «сынык өмет итеп» түрәләргә койрык болгый, җәмгыять тормышы хакында түгел, үз кесәсен кайгыртып хәсрәтләнә. Мондыйларның икенче бер кәсебе — каян булса да урлап-йолкып мал жыя Мәсәлән, Г Рәхимнең «Ләтчә» сендәгс Гафый. «Койрыклы балыклармдагы сатучы. Р. Абдулның «Ничек телен бара?» шигырендәге «үз көче белән» колхоз печәненә ия булучы Шәмсемөхәммәт. Ә. Рәшитовнын «Тә-әк» шигырендәге төзелештәге барлык әйберне Плюшкин сымак өенә ташып гадәтләнгән Мәрдәгалләм, И. Хөснетдиновның «Син уйлама. » шигырендәге колхозның өч танасына акт төзеп, туй ясаучы мөдир боларның барысы да үзләрен бик булган кешеләр дип саный. Аларнын тормыш фәлсәфәсе хөкүмәтнекен алу караклык түгел, ә булдыклылык кына Мондый типлар Г Латыйпның «Үзеннән зур кашык». Ф Яруллинның «Габдулла белән Мөнип», Н Арслановны» «Тотыла» әсәрләрендә дә кыю чагылдырыла Көлке типлар арасында ин куркынычлары яңарышны, үзгәрешне ашламыйча эш итүчеләр түгел, ө төсләрен гиз алмаштырырга сәләтле хамелеоннар, бүгенге көндә дә властька омтылган торгынлык варислары Сошы чорда мондый типларны фашлаган әсәрләрдән сатирик яктан куәте, зәһәрлеге, реальлеге белән аерылып торганы Ә. Баяновнын «И, шамакай» шигыре. Сатирик шагыйрь бүген халыкның әйдәүчесе кыяфәтенә керергә омтылган шамакайның үткәндәге кылган эшләрен фаш итә. Үз вакытында ялган отчетлар белән мавыккан, илне бөлдереп, геройлык исеме казанган типка ул: Үзең Ә.) бит бирмәдең мах Хәреф җыйнап китап язгач, А ямаштырдың тышлыкларын. Исемнәрен бутап тагын. Ничә тапкыр бүләк алдың, — ди. Баксаң, Шамакай үзгәртеп коруда да алга омтыла. Үзендә булмаганны «намус, вөждан», дип сөрән сала Автор бюрократлыкның яна кыяфәткә керүенә игътибар итә, киләчәкне андыйлардан арындырырга чакыра 1989 елда «Чаян» журналында дөнья күргән тагын бер гыйбрәтле эчтәлекле әсәргә тукталып китик М Саттаров Тукай традицияләрен дәвам игеп язылган «Күзләре ачылмаг ан Сталин шәкертләре ни диләр» шигырендә торт ынлык чорында алданып, рухи яктан зәгыйфьләнгән халык язмышын күздән кичерә Кул чинтык без куп мәртәбә. Аң юмыйча бер нәрсә дә ~ Селкенмәдек таш тоем без Җилберҗилбер җил бәрсә дә. Юрган ябып йоклап яттык Акы I саттык, борчак аттык. «Бу ялган речь'» «Буржуаз» дип Чын гыйлемне читкә кактык. — ди Сатирик күз яше аркылы көлеп. Әсәрнең нәзирә жанрында язылуының өстенлеге шунда: торгынлык тарафыннан алданган халык турында сөйләгәндә автор Тукайның мәдрәсәдә томаланып яткан надан шәкертләренә ишарә ясый Мондый ассоциатив фикерләү комизмны көчәйтә төшә, көлүне куәтли Җәмгыятебездә барган яңарыш рухы сатирик шигърияткә торган саен иңә бара Тел. ми г гәг ягмышы хакын га борчы г. ми I ш агаг тык м проблемаларның берсе булып кигге Сатирада яната омтылу, искене инкяр игү белән бергә, үткәндәге хаксызлыкмы хокем итү, югалтулар белән бәйле трагик мотивлар килеп керә Г Рәхимнең «Идел» журналында дөнья күргән «Оран» шигырендә күг яше аркылы көлү, ачы сатираның тирнк уйланулар безән үрентесе бирелгән Шагыйрь әхлак бетүгә кайгырып, түрәләргә әле дә жил-янгыр тимәүгә пошына Алар туган илдә туган телне Яклаудан да гаеп табалар. «Туган телем—дәүләт теле».— дисәм. Милләтче дип ярлык тагалар. Икенче бер «Кыю шигыр»ендә /үземә сарказм белән/ автор эпиграф итеп газеталардагы мондый җөмләне ала: «Үзгәртеп кору елларында илдә цензура тыюлары туктатылды.» Г Рәхим мондый күрсәтмәнең чынбарлыкта тулысынча инкяр ителүен ачып сала. Кыю шигырь язучы, «җилкәсе артында заман сулышын тоеп», әсәрне үзгәртергә мәҗбүр була. Сиксәненче еллар көлке шигъриятендә үзенең пародияләре, эпиграммалары белән танылган талантлы сатирик Л. Леронның «Мәскәүгә хат» шигыре үзгәртеп кору сатирасына булган таләпләргә иң тулы җавап бирердәй әсәрләрнең берсе Эпиграф итеп шагыйрь Тукайнын «Ни кылырсың Тотса Мәскәүләр якаң?» дигән сүзләрен сайлый Милләт горурлыгын таптап, милли дәүләт интересларын санга сукмыйча, үзәккә табынуны автор ачы сарказм белән фашлый Сатирик шигърияттә мондый, хакыйкатьне беренчеләрдән булып кыю рәвештә ачып салган шагыйрь «безне һәрчак әткәләп һәм типкәләп» торган Мәскәү абзыйларына нәфрәтләнеп болай ди: Әгәр тел бик озынайса, Йолкы да ташла телне Хәер, йолкып ташларлык тел Калмады бугай инде. Ил язмышын, кешелек язмышын бәяләгән гыйбрәтле фикерләр — соңгы чор сатирик шигърияте өчен хас үзенчәлек. Өметләрдә алдануны, хыялларда адашуны бүгенге күзлектән чыгып бәяләү көлкене лирик-фәлсәфи һәм трагик мотивларга баета. М. Галиевның «Алдану» шигыреннән мондый юлларны китерик: Уйный дөнья, чоеп-чөеп китерә дә. Килә бер көн шундый итеп салып таптый. Корыч ирдән аударылган һәйкәленнән Сабый бөгеп сындырырлык кашык ясый. Күренүенчә, бу юлларда алданулар, югалтулардан күз яше аша көлү дә, чынбарлыкка гомумфәлсәфи караш та. киләчәк турындагы икеләнүле уйлар да берләшә. Чор сатирасында урын алган киләчәк турында уйлану мотивлары, бер яктан, кешелекнең рухи мохите мәсьәләсенә бәйләнсә, икенче яктан, җирнең киләчәге, табигать язмышы проблемасына барып тоташа. Экология, табигатьне саклау темасы 50 еллар сатирасы өчен ят булса да. 60—70 елларда ярыйсы гына эшкәртелде. Ә соңгы унъеллыкта шагыйрьләр бу проблема буенча тагын да җитдирәк уйлана башлады. «Чаян» журналы битләрендә дә шактый гына әсәрләр дөнья күрде. Болар арасында күтәрелгән проблемасы, фикри колачы һәм күләме, сатирик чаралары белән аерылып торган әсәр Зөлфәт ижатына карый. «Җирдән кайтышлый» исемле зур күләмле шигъри әсәрне автор «Жалу тикшерер өчен Кояш системасына килеп киткән «Дезинфекция» исемле Очар Тәлинкә командиры гаризасы рәвешендә тәкъдим итә Имеш, Җир җиһан башлыкларына шикаять яза. Үзәктә —экология проблемасы, кешелек кулындагы Җирнең киләчәге мәсьәләсе. Кешенең Җиргә мөнәсәбәте, аның язмышын кайгыртыр! а тиешлеген автор тикмәгә генә фантастик сюжетка төрмәгән. Образга фантастик характер бирүче интенсив комик күпертү һәм үткенләү сатира теориясендә гротеск дип атала Ю Борев сүзләре белән әйтсәк: «Гротеск әйберләрнең яшерен элемтәсен сурәтли, аларның эчке микъдарын күрсәтә, ә чынбарлыкта алар турыдан-туры күзәтелү- чән. конкрет тоем белән торган килбәттән мәхрүм». Шагыйрь биредә гротеск алымын кулланып сурәтләрнең җанлыгына, фикер тирәнлегенә дә ирешә Җирнең киләчәге проблемасын кешелек киләчәге, яшь буын проблемасы белән янәшә карау Г Рәхим иҗатында да чагылыш тапты Табигать тапталу белән бергә яшь буынның да күңеле тузанлануга пошынып шагыйрь болай яза Сары балчык... Тузанлы юл... Көтү таптаган ярлар... Нахал оныклар үстерә Без сөйгән асылъярлар 60 70 елларда куәтләнеп киткән эчкечелеккә каршы корәш 80 елларда да үэснен актуальлеген югалтмады Бу тема буенча нн актив эшләүче сатирик М Саттаров булды Шулай ук Ш Маннапов. Ф Яруллин. А Буланов эчкечелекне фашлаган уңышлы әсәрләр ижат итте М. Саттаров үз ижатында фольклор традицияләрен. Тукай мирасын нжади дәвам итә Эчкечелеккә каршы язылган «Әлкәш Ибрай бәете-. ••Унбиш тәүлеккә утырган Бәдри бәете». «Самогончы Хафиз бәете» әсәрләре дә халыкның бәет стиленә нигезләнеп ижат ителгән Автор сатирик типларын фашлау ны монолог алымын кулланып баыкара Аларнын кылган эшләрен, жәмгыятькә һәм гаиләләренә китергән зыяннарын халыкчан гади тел белән үзләре тарафыннан СӨЙЛӘТӘ. Ш. Маннаповның «Үз каланчасыннан». -Сәлам белән Аракың». «Дару гына» әсәрләре дә эчкечелек кебек куркыныч социаль чирнең асылын ачып сала Аракы кешене рухи яктан гына зәгыйфьләндермн. ә аның яшәү энергиясен, сәламәтлеген ала. аны даруга илтеп тери, дигән фикер үткәрә автор. Ф Яруллинның «Эше бетми». «Колхоз гаражында- әсәрләрендә эчкечеләрдән көлү, фашлау алымы фикернең кисәк борылышына нигезләнгән Беренче әсәрдә сатирик бөтен әйберен төзетеп кенә торган Мидхәтне эшчән кеше дип мактагандай итә. Баксаң, ул «Айнык чакта төзәтә, исерек чакта вата» икән Соңгы ун ел дәвамында көлке шигъриятенә ниндидер дәрәжәдә өлеш керткән һәр шагыйрь гаилә-мәхәббәт темасына әсәр ижат итми калмады, дисәк, хата булмас Шулар арасында үзенең көлү талантын шушы темада ачкан шагыйрьләрне аерым атарга да була. Болар Г. Рәхим һәм Ф Яруллин Г. Рәхимнең көлке шигырьләренең бер өлеше юмор өлкәсенә караса «Кыз яулау», «Сөю китсә», «Һади кызы». «Көйләндем» . икенчеләре кешенең әхлакый кимчелекләрен камчылаучы «Эт белән Мәче кебек». -Рас әйтте». «Үтә кайгыртучанлык». «Гел яңача» кебек .әсәрләр сатирик фашлау көченә ия Ир белән хатын, кыз белән егет мөнәсәбәтендәге төрле каршылыкларны чәнечкән мондый шигырьләрендә автор сатирик чаралар, комик эффектка ирешү ысуллары белән гажәеп оста эш итә. Фикерен матур төсләргә, жанлы сурәтләргә төреп бирерю яраткан шагыйрь жор чагыштырулар, күпертеп сөйләү алымын эшкә җигә. Сатирик үткенәйтү һәм аңлы рәвештә зурайту сурәтләнә торган социаль күренешнең аеруча мөһим индивидуаль һәм гомуми сыйфатларын калку итеп күрсәтә, аны күз белән күреп, конкрет тоярга мөмкинлек бирә «Эт белән мәче кебек» дигән шигырьдә ир белән хатын арасындагы каршылыкны ин киеренке ноктага илтеп терәгән «бозау кадәр бер мәче» һәм хатынның мәчесен өзгәләргә ир тарафыннан сатып алынган «ат кадәр эт» арасындагы мөнәсәбәт бөтенләй ко телмәгәнчә корыла Эт белән мәченең дуслашуын күреп Карап тордым да аптырап Кычкырды и аяк тшнп - Хатын яшик a te шушы Эт бе юн мәче кебек' ди ир кеше түземлеген җуеп Халыктагы «эт белән мәче кебек» фразеологик тезмәсенең күчерелмә мәгънәсе белән реаль хәл арасындагы капма-каршылык биредә көчле комик эффект тудыра «Гел яңача» шигыре дә шушы ук алымнар нигезендә ижат ителгән Шәһәрдән кайткан Гөлмөрфуганын загссыз яшәргә теләвен шаг таныл кабул иткән ир-ат. бала ташлап чыгып качкан хатыныннан алимент юллап судьяга баргач болай була Судья минем паспорты мны сорап ала Бер актара оч актара u » t син кәмиткә Загс кирәк. Сапор туган алиментка Г Рәхимнең сатирик шигырьләре дә күңелле сурәтләргә, юморга бай Халыкчан стиль, гади сөйләм образларны жанландыра. сурәт торие реаль итә Ир-хатын мөнәсәбәтеме ул. сөю. мәхәббәт хәлләреме шагыйрь тормыштагы Мөһим күренешләрне тотып ата. аның сурәтләнгән вакыйгалары, әйткән фикере һәрчак тормышчан яңгырый А тар афоризмга тиң. Өйләнгәнче Мин бала булсам иде дә. Син курчак булсаң иде. Өйләнгәч Син карбыз булсаң иде дә. Мин пычак булсам иде. Үткен каршы кую нәтиҗәсендә дүрт кенә юлга шагыйрь олы бер тормышны сыйдыра алган. Кечкенә күләмле «Гаилә рифмалары»нда да «ата» һәм «хата», «бала» һәм «бәла», «хатын» һәм «сатыйм», «малай» һәм «давай» сүзләре аша гаиләдәге катлаулы мөнәсәбәтләргә, каршылыкларга ишарә ясый автор Күренүенчә, ул комик эффектка ирешкәндә авазлар гармониясе, сүз яңгырашы, аның күчерелмә һәм туры мәгънәсе белән оста эш итә. Сүз уйнатуны бик тә урынлы куллана: Төшендем мин синең асылыңа Кеше менә шулай асылына Ефәк тасмаларның асылына. Гаилә-мәхәббәт темасы Ф Яруллин иҗатында яңа аспектлары белән ачылып китә. Ир-хатын мөнәсәбәтеннән тыш, аталар һәм балалар, киленнәр һәм каенаналар арасындагы каршылыкларны үзәккә ала аның әсәрләре. Сатира угы өч хатынга алимент түләүче «мәхәббәт корбанын» да /«Мәхәббәт газабы»/, уңган ирга чыгарга хыяллаган эшлексез кызларны да /«Үпкәләттем кызларны»/, власть өчен гаугалашкан ир белән хатынны да /«Белми алар»/, кушылган эшләрне әбиләренә аударып гадәтләнгән оныкларны да /«Кечкенә кеше»/, балаларын анасына ташлаган Әлфинурны да /«Гомер-гомеркәйләр»/, үзендә булмаган сыйфатларны булачак кияүләрдән таләп итүче Гөлзәбирәне дә /«Таләбе бик югары»/ өлешсез калдырмый. Шунысы игътибарга лаек: Ф Яруллин тапталган сюжетлар, кабатланган вакыйгаларны читтә калдыра. Аның фикер юнәлеше дә, фашлау.объекты да үзенә кадәрге сатирада очрамый диярлек Мәсәлән, «Алмашыну» шигырендә автор Сания белән Даниянең татулыгын, бөтен нәрсәләрен, хәтта ирләрен дә алмашып яшәүләре турында сөйли. Үтте айлар, утте еллар. Бетте әйбер алмашырга. Калды бары йодрык кына «Алмашырга», «аңлашырга». Әйтергә кирәк. Ф. Яруллинның көлке шигырьләре кимчелекләрдән дә мәхрүм түгел. Автор кайчак фикерне озынга суза, күпсүзлелектән котыла алмый. Бу исә сатираның көчен киметә төшә, төссезләндерә «Сатирик әсәрләр өчен төп таләпләрдән берсе — кыскалык. Кирәгеннән артык озынга сузу, күпсүзлелек шигъри сүзнең эмоциональ көчен киметә»—, дип бик дөрес язган иде сатира белгече Ү. Гыймадиев. 80 еллар шигъри сатирасындагы гаилә-мәхәббәт темасы хакында сөйләгәндә Ш Маннаповның соңгы елларда дөньяга чыккан «Дәште кызый», «Жигули», «Импорт», «Элек һәм хәзер» кебек тормыш ыгы-зыгысын, яшь гаиләләр проблемасын эченә алучы әсәрләрне атамый үтеп булмый. Автор бүгенге яшьләр, киләчәк гаиләләр турында борчыла, әхлакый бозыклыкны кешенең тышкы матурлыгына, саф мәхәббәтне рухи бушлыкка каршы куя. «Дәште кызый» шигырендәге лирик герой, мәсәлән, үтеп баручы кызның сынына, гүзәллегенә соклана. Яхшы егеткә тап булсын иде. дип кенә изге теләктә торганда, кызның аңа: «Эй, ты козел, дай-ка закурить!»—дигән сүзләре әсәрнең үзәк ноктасын тәшкил итә. Мондый гүзәллек белән тәрбиясезлекнең килешмәс капма-каршылыгы, тышкы ялтырау һәм эчке бушлык арасындагы контраст үткен сатира тудыра. Мондый каршылыкка корылган шигырьләр рәтендә соңгы елларда «Чаян» журналында дөнья күргән И Муллануров әсәрләрен дә атарга була Автор нечкә билле сылу кызларның ялкаулыгын ачып сала, андыйларны сорыкортка тиңли Гаилә-мәхәббәт проблемаларын эченә алган шигырьләр «Чаян» журналында шактый күп басыла. Хәзерге вакытта махсус таныштыру бюролары эшләве мәгълүм. Газета-журнал битләренә күз төшерсәк тә, «төскә матур, һәртөрле кимчелекләрдән азат» кешеләрнең үзләренә тиң яр эзләвен күрәсең. С Гәрә- еваның «Кәләш эзли Ханнан» шигыре дә шушы уңай белән язылган. Булган кәләш эзләүче Ханнан үзен гел яхшы яктан гына характерлый: Я клады ничә ел эшләргә теләмәгәнен Үзенең оч баласына алимент түләмәгәнен. Кон саен сыра залында типтереп гү.ләгәнен. Шушы рәвешле үзен яхшы итеп танытырга уйлаган типнын чын йөзе ачып салына. Сатира буенча белгеч С Бочаров сүзләре белән әйтсәк, көнкүрештә һәрвакыт очрап торган күренешләрнең эчке ншезсезлеген сатирада күпкә калку итеп тоярга мөмкинлек бирелә Кызганыч, соңгы чорда шигъри сатирада бала тәрбияләү мәсьәләләрен, яшьләр проблемасын үзәккә алган әсәрләр бик сирәк очрый. Ә бүгенге көн өчен болар бик тә актуаль бит Яшьләр тормышында кимчелекләр күп Наркоманлык, эчү. тарту дисенме, һәртөрле хулиганлык, җинаять болар барысы да тәрбиясезлек нәтиҗәсе Сатира объектын менә шуларга да юнәлтәсе иде Бүгенге сатираның бу өлкәдә пассив булуы зур җитешсезлек, билгеле Сиксәненче еллар көлке шигъриятенең тематик киңлеге кыска шигырь, эпиграмма, пародия жанры аша да раслана «Пычак кебек үткен шигырь белән мин суярмын сине, халтура!» - дип чыккан Г Рәхим иҗаттагы һәртөрле күз буяучылыкка, «акчачылыкка», сәләтссзлеккә. исем-дан артыннан кууга сатира уты ача. Г Рәхим белдекле тәнкыйтьчеләр, «пешмәгән» шагыйрьләр белән кырыс телдә сөйләшә Мондый әсәрләргә көчле сатирик эффект, фикер үткенлеге хас Поэзиядәге күпсүзлелеккә, фикер чуарлыгына, чиктән тыш абстрактлылыкка каршы һөҗүм итүче мондый әсәрләр автордан стильләштерү осталыгын да. уй үткенлег ен дә таләп итә. Л. Лерон пародияләре исә бүгенге шигърияттәге һәртөрле негатив күренешләрне. бер үк фикернең күп авторларда кабатлануын, әсәрләрнең реаль җирлектән ерак китүләрен, уй-фикернсн эзлекссзлсген. иҗатта ихлас булмауны тәнкыйть итә Шагыйрь үзе ЭВМ сыман; ул йөзләрчәменнәрчә шигырьләрнең юлларын исендә тота, иҗади урлашу, хәрамләшүне шундук эләктереп ала Л. Лсроннын эпиграммаларына портретлар жанлылыгы. уй үткенлеге хас. Боларында да автор каләмдәшләренең күзенә карап, кимчелекләрне ярып сала Күреп үтүебезчә, бүгенге көлке шигъриятенең тематикасы шакгый кин Шулай ла. көлке шигъриятенең көчләрен милли азатлык һәм тел. мәдәният, яшьләр әхлагы, табигатьне саклау кебек көнүзәк булган мәсьәләләргә ныграк җәлеп итәсе иде Милли сатирабызның киләчәге тагын да ышанычлырак булсын