Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЯҢАЧА КАРАШ КИРӘК

Татар әдәбияты тарихы-ның дүртенче томында совет чоры, атап әйт// I көндә, аның 1917—1940 еллардагы үсеше яктыртыла һәм бу этап ' ’ түбәндәге чорларга бүленгән Гражданнар сугышы чоры әдәбияты (1917—1920). Егерменче еллар әдәбияты (1920—1931), Утызынчы еллар әдәбияты (1932—1941) Мәгълүм бүленешкә ярашлы рәвештә китапта әдәби чорларга характеристика ясалган, жанрлар торышына анализ бирелгән һәм классикларның әдәби портретлары тасвирланган Мондый бүленеш, мондый композиция әйтергә кирәк, 1960 елда чыккан -Татар совет әдәбияты тарихы-нда да урын алган иде һәм бу урыс, тугандаш халыкларның -Әдәбият тарихлары- очен шулай ук күптәнге олге булып килә Бер караганда, тамырланган бу күренешкә каршы чыгу урынсыз дәгъва кебек Чынлап та әдәбият тарихын ничек бүлгәләсәң дә барыбер түгелмени? Иң мөһиме — «тарих-үзе фәнни нигезле, җанлы, кызыклы итеп язылсын! Әмма, юк шул. әдәбият тарихын чорларга бүлү формаль, техник мәсьәлә генә булып кала алмый. Ул чын мәгънәсендә методологик, фөнни-төорөтик проблема рәвешен алып, безнең аңыбызда -тарих-ның гамәли рәвешен барлыкка китерүче моһим факторларның берсенә әверелә Шуның остенө. академик басмаларга нигезләнеп, бездә әдәбият тарихы буенча урта мәктәп һәм югары уку йортлары очен программалар төзү һәм дөреслекләр язу гадәте бар Димәк, бу очракта әдәбиятның чорларга бүленеше турыдан-туры укыту эшенең нөтиҗөлөлөгенө йогынты ясый методик проблема тосөн ала Шул фикерләүләрдән чыгып караганда, алга куйган мәсьәләнең, һичшиксез, гаять җитди, актуаль булуы аңлашыла Һәм ул. безнең карашыбызча, принципиаль сөйләшүгә мохтаҗ Без дигәндә мин Башкорт дәүләт университетының татар теле, әдәбияты кафедрасын күздә тотам Без анда үзара киңәшеп совет әдәбиятының традицион бүленешеннән баш тартырга, яңа периодизация нигезендә укытырга булдык Татар совет әдәбияты тарихын укытуның оригиналь нигездәге программасын да тозедек Һәм мәгълүм программа яктылыгында шәхсән минем үземә - Татар әдәбияты тарихы-нда чагылыш тапкан бүленешнең -кытыршылык-лары аеруча күзгә нык бәрелеп тора Беренчедән, әдәбият тарихын дистә һәм аннан да азрак елларга бүлгәләү вак чорлар белән чуарлау вакыт, заман каршында инде үзен акламый Бу хәл әдәби күренешләрнең хаотиклыгына, кабатлануына китерә һәм эре масштаблы үсеш тенденцияләре билгеләнә алмый Икенчедән әдәбиятны чорларга аеруда элеккеге зур хата — иҗат процессының үз закончалыкларына нигезләнүдән бигрәк җәмгыятьнең тарихи үсеш баскычларын күздә тотып эш итү кабатлана Нәтиҗәдә, татар совет әдәбиятының теге яки бу чордагы әдәби хәрәкәтен характерлау башлыча аерым замандагы социаль культура, әдәбият өлкәсеннән фактлар тезмәсе коруга кайтып калган Татар совет әдәбиятының тасвирланган өлешендә, кызганычка каршы фәнни проблемалылык әле бик зәгыйфь сиземләнә Мәсәлән утызынчы елларның әдәби хәрәкәтен яктыртканда илнең социаль-экономик хәленә мәдәни торышына, язучыларның оешу мәсьәләләренә чиктән тыш зур игътибар бирелсә дә. татар әдәбиятының эчке үсеш закончалыкларын. язучыларның актуаль идея-эстетик эзләнүләрен уртак иҗат при нцилларын барлау, билгеләү көбәк әһәмиятле эш бөтенләй читтә калган Хәер әдәбият үсешендәге координаль күренешләрне тотып алу. андагы үзәк проблемаларга чыгу тарихи чорларны дорес. фәнни нигездә билгеләгәндә генә мөмкин. Әдәбиятны чорларга бүлүнең фәнни нигезе кайда? Иҗат процессында төрле-төрле баскычларны.юнәлешләрне калкыткан, ө икенчеләрен әдәбият мәйданыннан төшерткән иң мөһим фактор ничек дип атала? Әлбәттә, бу — идеология Ләкин идеология сәнгать түгел әле ул. Монда иҗтимагый фикер һәм сәнгатьне кисештергән, тоташтырган иң мөһим ноктаны табарга кирәк. Ул. һичшиксез, кеше концепциясе! Әдәби этаплар, чорлар алмашыну механизмын күзәткәндә нәкъ менә кешегә карата булган карашлар эволюциясенең анда көчле генератор булып торуын күрәбез Кеше концепциясендәге һәртөрле яңарыш-үзгәрешлөр образлы фикерләү өлкәсендә иске стереотипларны ватып ташлый, шәхеснең рухына, холык-фигыпенө. характер сыйфатларына һәм тормыш күренешләренә карата яңа бәяләрне китереп чыгара. Шулай ук иҗат принципларында, стиль, сурәтләр системасында принципиаль яңалыклар формалаштыра башлый. Немец шагыйре һәм галим Иоһанс Бехернең мәгълүм сүзләрен хәтерләми һич мөмкин түгел «Яңа әдәбият яңа стильдән дә, яңа формадан да түгел, ө иң элек яңа геройдан башлана» Шул фикерләүләрдән чыгып эш иткәндә совет өдьбиятын чорларга аеру, димәк, тарихи планда кеше концепциясе эволюциясен җентекләп күзәтеп чыгу, андагы үзгөреш-яңалыкларны билгеләү ул. Әмма Татар әдәбияты тарихы-ның без сүз алып барган китабындагы чорлар бүленешендә әлегө үзгәреш-яңалык- ларның төп критерий булып торуын тану момкин түгел. Әйтелгәнчә, анда бүленеш социалистик җәмгыять төзелешенең этапларына карап корылган. Әмма бу —мәгълүм хезмәт авторларының гаебе генә түгел. Совет әдәбият белеме, чынлап та, әлеге этапларны совет кешесенең формалашуындагы баскычлар итеп санап килде. Иллюзияләрдән арыну өчен үзгәреш чорына килеп керергә, хәбәрдарлык дәвере нәтиҗәләрен тоярга кирәк иде Хәзер безгә инде яхшы ачык Октябрьдән башланган дәвер берьяктан безнең прогрессив әдипләрнең кешегә карата тирәннән, тарих топкеленнән килгән иң яшерен өметләрен. тарихи оптимистик, кайнар пафослы гуманистик карашларын гәүдәләндерергә мөмкинлек бирсә икенче яктан, социализм төзү барышында һәртөрле субъектив омтылышлар, акланган һәм акланмаган социаль экспериментлар, командачылык һәм суллык шапырынулары шәхес иреген чикләү кеше рухындагы табигый, изге кыйммәтләр белән каршылыкка керделәр. Аннары совет кешесенең чын асылын бөтен тулылыгы белән ачып салган Бөек Ватан сугышы башлану, демократик нормаларны тергезергә теләп совет кешесе яшәешенә яңа рух өргән партиянең XX съезды булып узу Кыскасы, менә болар совет кешесенең аңына, әхлагына тирән эз салган тарихи этаплар. Татар әдәбиятында аның конкрет чикләрен ничегрәк билгеләргә мөмкин9 Октябрь социалистик революциясеннән соңгы беренче унъеллыкны без татар совет әдәбиятының тәүге дәвере итеп саныйбыз Bv милли иҗатның гаҗәп бай. субъектив көчләр белән тоткарланмаган, буылмаган, объектив үсешле, төрле стильле, төрле юнәлешле, кызыклы эзләнүчән. омтылышлы чоры Революция коммунизмның ашкындыргыч идеяләре һәм аер> «а Ленин шәхесе белән сихерләнгән бу чорның һәрбер әдибе кабатланмас индивидуальлек белән аерылып тора, үзенең анык билгеләнгән шәхси стилен раслый. Әйтик, һ. Такташ — бунтарь гыйсъянчы соңыннан лирик реалист Г Ибраһимов — кырыс романтик М Гафури. Ш. Камал А. Шамов кебекләре исә җиргә береккән реалистлар. Г Камал. К. Тинчурин — сатириклар Ф Бурнаш. Ш Усманов. М Максуд әсәрләрендә революцион аскетизм идеяләре ярылып ята К Нәҗми, ике дә уйламый, үзен имаженист итеп белдерә, ө Г Кутуй — футурист итеп таныта. Үзләренең кыю экспериментлары белән X Туфан. Сирин. М. Крымов шигырь мәйданына атыла. Бу чорның әдәби хәрәкәтендә кискен бәхәсләр, дискуссияләр, каты сыйнфый һәм идеяви көрәш бара Шул катлаулы процесста эчтәлеге белән социалистик. формасы белән милли татар совет әдәбияты формалашып туып килә Социалистик реализмның төп принциплары билгеләнә Бу чын мәгънәсендә яңа әдәбиятның эзләнү һәм билгеләнү чоры Татар совет әдәбиятының «утызынчы еллар- дип аталган дәвере хакында безгә җитди һәм принципиаль сөйләшү кирәк Әдәбият тарихының дүртенче 158 томы үзгәртеп коруның дүртенче елында доньяга чыкты Ләкин хезмәт хәбәрдарлык рухына тулы җавап бирә алмый Аның байтак олешләре кызганычка каршы торгынлык чорының иллюзияле, догматик карашларыннан чыгып яктыртылган Утызынчы елларның иҗатына шәхес культы китергән аерым зыяннар санап үтелсә дә ул халыкчанлык партиялелек ихласлылык принципларына тирән зарар ясаган фаҗига итеп тамгаланмый Китаптагы шәхес культы турында сөйләнгән урыннар киемгә ак җеп белән типчелгән ямаулыкны гына хәтерләтә — контекстка һич тә ябышмый Ә гомумән алганда, китап авторлары утызынчы елларны -чын мәгънәсендә романтик сихерле заман- итеп күрәләр һәм анда күбрәк милли иҗатның триумфаль җиңүләрен билгелиләр Әйтик, торгынлык заманында бәйрәм докладларында яңгыраган купшы фразаларның даими кабатлануы моңа дәлил түгелмени? -Утызынчы елларда татар совет поэзиясе халык тормышын үсештә хәрәкәттә күрсәтү, хезмәт кешесенең рухи дөньясын характерын һәм әхлагын сурәтләү юлында җитди уңышларга ирешә- (362 б ) -Поэма һәм баллада жанрлары утызынчы елларда зур уңышка ирешә (377 б ) «Утызынчы елларда җыр жанры да зур уңышларга ирешә- (378 6.) -Проза һәм драматургиядә дә яңа үрләр яуланды - (533 б.). Кыскасы, уңышлар, уңышлар һәм. әйтелгәнчә романтика Тик чын романтика булды микән ул? Закон һәм команда белән куркытылган хезмәт кешесендә булганмы романтика? Көчләп колхозларга кертелеп, ачлык елларда гаиләләре белән чебен урынына кырылган крестьян массаларында булганмы бу югары күңел халәте? Яисә юк-бар гаепләр тагып реприссиялөнгән тормәләрдә газап чиккән, үтерелгән интеллигенция вәкилләрендә яисә репрессиялөнүдән куркып үз уен. үз сүзен әйтергә җөрьәт итмәгән чиновниклар рупорына әверелгән идеология хезмәткәрләрендә булганмы романтика? Бәлки бу бөтенләй ялгандыр. Сталин заманына җайлашкан куштаннарның безнең заманга килеп ирешкән ялган бер оне генәдер? Мин художникның тойгыларына һәрчак тирән ышанам Менә бит Фатих Хөсни утызынчы елларны үзе кичергән кеше Әмма аның -Утызынчы ел- романы күптән безнең алда шул дәвернең тирән драматик фаҗигале язмышларын ачып салган иде Танылган тәнкыйтьче Г Нигьмөти - Кызыл Татарстан- (1928. 13 июль) газетасында басылган бер чыгышында татар поэзиясендә төшенкелек мотивлары көчле булу турында яза Ул яшь шагыйрь Ш Маннурның •Безнең еллар җыры җиңел түгел, без җырлаган җырлар сагышлы- кебек шигырь юлларын китерә дә. «Мондый кара пессимизм ноталары яңгыравын ни дип аңлатырга?-— дип гаҗизләнеп сорау куя Ул гына түгел, утызынчы елларның байтак рәсми, купшы каләмле тәнкыйтьчеләре дә татар шагыйрьләре арасында кулак мещан буржуа мистикасына төшүчеләр күп булу турында һаман-һаман язып киләләр Утызынчы еллар тәнкыйтендәге тагын бер -зар-га игътибар итмәү момкин түгел С. Борһан -Кызыл Татарстан- (1928. 26 август) газетасында басылган бер мәкаләсен -Матур әдәбиятта кризис- дип исемли -Соңгы вакыттагы татар әдәбиятын җентекләбрәк тикшерә башласак, шаблон, маузугсызлык төшен келек. плакатчылык язарга вакыт таба алмау кебек нәрсәләрне бик күп очратып булаТатар әдәбиятындагы кризис турында -Кызыл Татарстан- газетасы алга таба да гел искәртеп килә -Безнең юл- -Кызыл яшьләр- кебек газета журнал лар да шул турыда чаң сугалар Милли иҗаттагы кризис күренешен Г Нигъмөти дә таный -Безнең язучылар арасында авыр җитди һәм зур маузугларга тотыну дан качып кечкенә вак һәм күбесенчә шәхси кичерешләргә кайтып калган маузуглар переживаниесе яхшы ук көчле күренә- Бу юллар -Кызыл Татар стангазетасының 1928 ел, 13 июль санынан алынды Әмма бер дистә ел узгач нәкъ шундый төшенке фикерне М Җәлил дә кабатлый -Безнең язучылар әле һаман хәзерге тормышның топ проблемаларыннан читтәрөк торалар ө күбрәк шәхси тормыштагы артык типик булмаган, артык зур әһәмияте күренмәгән вак очраклы күренешләр белән мавыгалар »(Совет әдәбияты 1941, 1- 2саннар 110 бит) Мондый фактларны искә алганда мәгълүм чор иҗатының -уңышлары- турында кычкыру килешерме? Сталинизм дәверендәге татар әдәбияты һичшик сөз. гаять катлаулы эчке каршылыклар белән тулы тоткарлыклы үсеш чоры ул Тик аның чикләре кайда? Кайчан башлана бу драматик дәвер? Әйтелгәнчә. Сталин исеме белән бәйле шәхес культы күренешләре турында фикерләүдә китап авторларына киңлек, тирәнлек җитми Шәхес культының 159 зыяны турында язганда алар бер торкем язучыларның «әдәби процесстан һәм укучылардан көчләп читләштерү-не «язучылар арасындагы дуслык мөнәсәбәтләренең ныгуына шактый зур комачаулык ясау-ны һәм иҗатта ясалма конфликтларны. «тормышны бизәп, шомартыл күрсәтү омтылышының урын алуына китерү»не генә санап үтәләр Ә бит совет иҗтимагый фикерендә күптән «сталинизм- дигән төшенчә йори Сталинизм — Сталин гына түгел, һәм шәхес культы гына түгел, бәлки еллар дәвамында өскорма күренешләрендә социалистик демократия принципларыннан кискен тайпылып, законсызлыклар һәм әхлакый- этик гаделсезлекләр нигезендә формалашкан зур иҗтимагый тарихи дәвер ул. Сталинизм дәвере әдәби хәрәкәтендә иҗади брхәс. эстетик фикер алышулар кими, тегә яки бу иҗат юнәлеше, стиль форма эзләнүләре йомыла, иҗат эшендә командачылык административ йогынты ясау көчәя һәм шуларны санга сукмаган хор рухлы язучыларга карата вульгар социологизм һөҗүме җәелә. Үтә конкретлыкка омтылганда әлеге чорның башын РАПП эшчәнлеге җәелгән 1928 елга килеп тоташуын искәртми момкин түгел. 1929 елда РАППның киңәйтелгән пленумында татар әдәбияты турында доклад тыңлана һәм субъектив резолюция кабул ителә Революциягә чаклы татар әдәбиятының топ йөзе буржуа әдәбияты булмыйча мөмкин түгел иде ТАПП һәм башка татар секцияләре үзләренең составларын тазартырга тиешләр Әлеге резолюция уңае белән татар язучылары алдында торган бурычларны билгеләп. ТАПП җитәкчесе Гомәр Гали болай дип яза -Бөтен маскаларны ачып ташлап «Син кем. синең сәяси йөзең ничек, нәрсәләр эшләдең һәм нәрсәләр эшләргә җыенасың?»— дигән сөальне куярга - («Безнең юл». 1929, 8—10 саннар. 16 бит ) ТАПП җитәкчелеге озак көттерми, язучыларны дуска һәм дошманга аерыр, сыйнфый чистарту эшен башлый 1930 елның җөендә татар башкорт язучыларын сискәндергән «Җидегән» уйдырмасын да сталинизмның мәкерле бер чагылышы итеп исәпләргә кирәк Төхфәт Ченәкәй 13 августта -Башкортостан» газетасында «Идарәгә ачык хат» бастыра, ә 19 августта бу хатны «Кызыл Татарстан - күчереп баса һәм зур шәрехнамә бирә Газеталар татар, башкорт язучылары арасында -партия сызыгын бозып пролетариат әдәбияты һәм аның куйган принципларына каршы көрәш алып бару»чы яшерен оешма ачылды дип белдерәләр. Милли язучыларны җинаятьләрдә гаепләүләр төрмәгә утыртулар башлана. Профессор И Таһи- ровның «Кем ул Солтангалиев?» (Казан утлары 1989. 4 сан) дигән мәкаләсендә билгеләп үтелгәнчә ОГПУ органнары «Җидегән» оешмасының эшчәнлеген со- лтангалиевчылык белән бәйлиләр «Җидегәнчеләр солтангалиевчылык идеяләрен таратканнар имеш» Ләкин бүгенге көндә әлеге хәтәрнең халыкка карата геноцид политикасын үткәрү өчен корылган интригалар икәне безгә яхшы ачык Бу елларның вакытлы матбугатын күзәткәндә чиновникларның матур әдәбиятка административ һөҗүмен бик ачык тоясың Мәсәлән Сафа Борһан яза •■Партияле язучының пролетариат идеологиясенә илтә торган бөек хезмәте әле файдалы хезмәт рәтенә саналмый Әйтик, бер партияле язучыга сигезенче март көне уңае белән доклад ясар өчен повестка килә Бу язучы партия комитетына барып «Мин хикәя язамын, мине доклад ясарга җибәрмәгез».—дисә дә. моның сүзенә колак салмау гына түгел бик нык пешереп җибәрәчәкләр. Хәтта партиядән оторваться иткән, дигән бер караш туса да гаҗәпләнерлек түгел...» («Кызыл Татарстан». 1928. 26 август) һәм бу чорда партиянең совет әдәбиятына җитәкчелек итүе аның турыдан- туры язучыларга боерык бирүе дип кабул ителә Газетадан бары бер җөмлә китерик «Европаның 50—100 ел буена төзегән техникасын 10 ел эчендә узып китүне бурыч итеп куйган Советлар Союзының поэзиясе дә менә шул бурычны тормышка ашырганда партиянең төп юлыннан барырга һәм аның лозунгыларын ударникларча үтәргә тиеш .» («Кызыл Татарстан». 1931. 30 август ) Мондый командачылык басымы астында нечкә иҗат дөньясы нинди югалтуларга очрый, ни дәрәҗәдә зәгыйфьлек кичерә — бу исә безне тагын да ныграк уйландыра тешәргә тиеш Совет әдәбиятының формалашу һәм үсү процессын өйрәнгән галим дә. әдәбият тарихын укыткан укытучы да мөгаен, килешерләр әдәбиятны ялангачландырган пролеткультчылык идеяләре ЯШЬ татар язучыларына да тискәре йогынты ясый ышанычлы традицияләрдән, реализмнан читләштерә. Ләкин, күзәтүемчә бу гарип идея-эстетик концепцияләр системасы үзенең йогынтысын үз вакытында, егерменче елларда түгел бәлки шактый соңлап, сталинизм дәверендә көчәйтә төшә Сәбәбен аңлау кыен түгел егерменче елларның 160 сәламәт. демократик атмосферасы һем аеруча әйдәп баручы халыкчан партияле әдипләр Г Ибраһимов. М Гафури Һ Такташ Ш Камал Ф Бурнаш черек сектант идеяләргә тиешле отпор бирә барсалар, сталинизм дәвере татар әдәбияты мәгълүм сәбәпләр аркасында саклану каршы тору кечен сизелерлек югалта аны пролеткультчылыкның, вульгар социологизмның зарарлы микроблары басып ала Нәтиҗёдө. бу чор әдәбиятында кешене схематик ялангачландырып гәүдәләндергән принциплар, тормыш һәм иҗат законнары белән каршылыкка кергән алымнар формалаша, тамыр җәя Догматик эстетика, әйтик лириканы шәхеснең субъектив хисләренә индивидуализмга гына корылган форма ител карый, аның объектив чынбарлыкны гәүдәләндерү мөмкинлекләрен искә алмый һәм ахыр чиктә ул совет халкына чит-ят настроениелөрне чагылдыручы жанр итеп бәяләнә Бу чор эстетикасы романтизм сәнгатен дә реакцион итеп саный, юмор сатираны совет әдәбияты өчен чит ят алымнар торкеме ител исәпли Нәтиҗәдә бу чор әдипләре чынбарлыкны чагылдыруның күп кенә сыналган формаларыннан мәхрүм ителәләр Һәм кайсы гына жанрны алсаң да катлаулы заман тормышыннан халык кичерешләреннөн. тойгыларыннан читләшү тенденциясе күренә Ике төрле дөреслек яки ярым-йорты дөреслекләр калка Бер якта Сталин, партия чиновниклары күрергә теләгән иллюзияле дөреслек икенче якта — халык кичергән кырыс, фаҗигале дөреслек Язучыларның күбесе исә шуларны бер итәргә кушарга омтыла, хакыйкатькә намусына хыянәт итә.. Мин бу очракта барлык язучыларны да аклап аларны -тарих тарафыннан ихтыярсыз тагылган бәла- каршында тәмам гаепсез, -үз чорының намуслы уллары- (535 б ) итеп күрсәтүче китап авторлары белән һич тә килешә алмыйм Чынлыкта бик күп язучыларның ялгышы да гаебе дә зур Менә Сталинга дан җырлау мотивын гына алыйк Кайсы гына язучыбыз мәдхияләр укымады аңа9 ' Әйе. килешәм, бар. яши ул әдәбиятта идеал кешеләр шәүләсе Әйтик X Ямашев. М Вахитов кебек ялкынлы революционерлар. Газинур Җәлил кебек батырлар шәхси тормышыбызга ничаклы рухи ямь мәгънә осги Һәм җәмгыять үзенә рухи үрнәк биргән идеал шәхес остазлардан һич тә туймый киресенчә, ул һәрчак аларга кытлык кичерә Әмма Сталин шәхесе тормышта ничек үз асылына туры килмөсө. әдәбиятта да аның культы хакыйкать белән каршылыкка кергән күренеш булды Ихтыярсыздан Пушкин әкиятендәге көзге искә төшә — Әйт. көзге, дөньяда иң матур иң гүзәл зат кем ул? — Син, син. шаһзадә!— ди көзге Безнең аерым язучыларыбыз да шул көзге хәлендә калмаганнармы соң9 Г Галиевның -Даһига тавыш биргәндә- исемле очеркында • шәхес культы галәмәтләрен ачкан бер гыйбрәтле эпизод бар Сайлау участогында бөр төркем хатын-кызлар төн буенча Сталин портретын чәчәкләр, тасмалар. чуклар белән бизәп чыкканнар Инде сурәт тә. зал да купшы итеп бизәлгән Ләкин үз теләкләре белән -кешеләр һаман бизиләр һаман матурлыйлар. • • Мәгълүм чорның каләм ияләре дә өнә шул хатын-кызлар кебек кыланалар чамасыз панегерик булып китәләр Алар халык иҗатындагы әдәбият арсеналындагы һәртөрле сәнгать чараларын, тропларны Сталин образын бизәүгә хезмәт иттерәләр Сталинизм дәвере татар әдәбиятында -үзебез хуҗа илгә бүген без- мотивы еш яңгыраса да. асылда аның каһарманнары -бөек ата- кулындагы уенчык курчак булдылар Әсәрләрдә ул апарның язмышларын хәл итте Аларга -бәхет, шатлык- олөште Аларның иң интим, яшертен уйниятләрен дә бөлеп торды, киләчәккә шәхси планнарын да корды Әйе әйе байтак шигырь нәкъ шуны раслый -Ә уп илнең һәрбер кешесен сынап, танып белә һәр кайсының өметен хыялын ул бик анык бөлә- Г Кашшафның -Ана шатлыгы- (1940) хикәясендә колхозчы Нәзирә Мәскөүгө Сталин янына бөтенсоюз киңәшмәсенә чакырыла Ул күп еллар элек югалткан улын эзли һәм менә ниһаять, аны әлеге киңәш мөдө, Кремль залында таба ■— Иптәш Сталин ди Нәзирә апа үзенең Кремль трибунасыннан ясаган речендә ифрат дулкынланып,— сөеклебез син безнең' Син безгә яхшы тормыш бирдең Син минем ахыргы теләгемне дә үтәдең Син улымны һәм мине чакырып китердең дә шушы шаулаган Москвада очраштырдың. Хикәядән күренгәнчә -боек ата- ана белән улның фаҗигасен белеп торган һем менә ниһаять ул аларны очраштырып бәхетле иткән -Шулай итеп кеше тормышларының буен һөм аркылысын Сталин дип исемләнгән яңа -алла- кисеп үтте. Хәтта Ә Ерикәй кебекләр -Шул исемне әйтеп йоклап китә, шул исемне әйтеп уяна- —дип бу -алла-ны сабый җаннарына да кертеп утыртудан тайчын- мадылар Бу инде рухи бушлык һәм җайлашу иде Җайлашу Кем үз намусы һәм халкы каршында иман сатып дан-дәрөҗө ала? Кем каргалган юлдан югары үрмәләгән саен кеше буларак һаман түбән тәгәри? Болар, һичшиксез, каләм кече зур булса да карьерачы, вак жанлы умырткасыз, зәгыйфь адәмнәр Һәм шуңа күрә мондыйлар үз заманында ничаклы гына бу исем белән кәперөел йөрмәсеннәр, вакыт, хакыйкать алардан изге титулны тартып ала. Ә халык үз хәтереннән җуеп ташлый. Күпме алар, менә шундый фаҗигале әдәби язмышлар, үкенечле биографияләр. культ корбаннары! Юк. шәхес культы һич кенә дә зыянсыз була алмый. Чөнки культ буш урында тумый, туа алмый Аның мәкерле психологиясе, талымсыз шартлары бар. Культ ул имгәнгән, кол җаннардан төзелгән пирамида башына менеп кунаклый Димәк, шәхес культы белән янәшәдә шәхесләр трагедиясе, халык фаҗигасе ята. Кешене чын шәхес, гражданин итүгә түгел, ә кол ясауга булышучы культ күренеше, сталинизм безнең әдәбиятыбыз өчен чиксез зарарлы иде. ул реалистик кеше концепциясе белән тирән каршылыкка керде Аны фаш итү — репрессиясәнгән каләмдәшләребез, шул ук -минем халык каршында гаебем юк. тарих үз сүзен әйтер ■ дип тулы хакыйкатьне көтеп җан биргән Галимҗан Ибраһимовлар каршында кешелек бурычын үтәү Аны фаш итү — чын мәгънәсендә әдәбиятыбызның сафлыгы, югары идеялелеге. сугышчанлыгы өчен көрәш Һәм шәхес культының иҗатка китергән зыяннарын ачып салу ул һич тә татар әдәбиятының казанышларын инкарь итү түгел, бәлки аның ачылмаган мөмкинлекләргә, идея-эстетик ачышларга сәләтле зур әдәбият булуын раслау Инде төп темага якынлашыйк. Сталинизм дәвере безнең әдәбиятта кайчан төгәлләнә, иҗат кешесе турында рәсми-ялангач бюрократларча фикерләүләрдән. өдәби-эстетик догмалардан ничек арына? Бу мөһим мәсьәлә турында уйланганда безгә, һичшиксез, партиянең XX съездын игътибар үзәгендә тотарга кирәк. Ләкин Бөек Ватан сугышы чоры дип аталып, аерым өйрәнелгән дәвер белән ни эшләргә? Без Боек Ватан сугышы елларын аерым чор итеп түгел, ө 1928—1955 елларга, ягъни социализм дәверенә нисбәтле рәвештә өйрәнергә тәкъдим итәбез, һөм безнең кафедра мондый бүленешкә ышаныч белән карый. Чөнки сугыш еллары әдәбияты экстремаль шартлар тәэсирендә эчтән тирән үзгәрешләр, атап әйткәндә, иҗат шартлары кискенләшү, әдәби сүзнең роле үсү, вак жанрларның активлыгы көчәю һәм реализм, халыкчанлык принципларының камилләшүен кичерсә дә. формаль яктан әдәби хәрәкәт принципиадь яңалыкларга ия була алмады Сталинизмның авыр кара болытлары үзләрен гел сиздереп тордылар 1944 елда кабул ителгән - Татарстан партия оешмасында масса-политик һөм идеология эшләренең торышы һөм аларны яхшырту чаралары турында- моңа ачык мисал һөм сугыштан соңгы унъеллыкта да сталинизм сөреме тарала алмады Кеше турында шул ук ялангач фикерле догматик концепцияләр, вульгарсоциологизм һөҗүмнәре Бары тик яңа дулкыннар өстәлә сугышта ут һөм кан эчендә туган чын хисләрне танымау төрле уйланма, сатлык теорияләргә нигезләнеп, тормышны ал да гөл итеп күрсәтүне таләп итү... Ләкин без татар әдәбияты тарихында Бөек Ватан сугышы еллары иҗатын, мондагы казанышларны кечерәйтергә җыенмыйбыз. Ул шәхес культы чорының догматик өдәби-эстетик принципларын какшатуда беренче зур. җитди удар ролен башкарды Шул эволюция яктылыгыннан чыгып караганда, сугыш чоры әдипләре формалаштырган ике принципиаль яңалык игътибар үзәгендә торырга тиеш Беренчедән, кеше турында рәсми, абстракт, схематик уй йөртү урынына конкрет-реаль фикерләү башлангычы көчәйде Күбрәк җанлы кешеләр, җанлы геройлар бирергә, аларның индивидуаль сыйфатларын күрсәтергә кирәк-,— дип яза М Җәлил фронттан җибәргән бер хатында. Икенчедән, тойгылар палитрасы киңәйде һәм хисләр тирәнлеге, ихласлылык гаҗәп көчле үсеш алды Бу күренешнең сәбәбен Ф. Кәримнең фронттан язган хаты бик ачык аңлата: -Стройда шунысы кыйммәт, бөтен нәрсәне йөрәгең аша үткәрәсең. Минем язган әйберләрем уңышлы икән, моның төп сәбәбе шушы: канымны коеп сугышам, шуның турында хис белән язам-. Кырыс сугыш хакыйкате сталинизм формалаштырган ясалма эстетик модельне аяусыз рәвештә җимерде яраксызга чыгарды һәм яңасына нигез салды Сугыштан соңгы елларда фронтовик шагыйрьләр Ф Кәрим Ә Фәйзи. С Хәким Ш Маннур. Г Хуҗиев Ш Мөдәррис 3 Мансур иҗатлары тирәсендә кылыч кисештерүләр милли әдәби җирлектә эстетик корәшнең кочле булуы турында сойли. Ә Фәйзи үзенең кондөлегендө (12.1.1955.) нәфрәтләнеп бер төркем вульгар тәнкыйтьчеләр турында яза һәм «Без аларга карап иң-иң кыйммәт тойгыларны бүген яшерикме’»— дип риторик сорау куя Ныклы һәм ышанычлы җавап — -юк!- Ф Көрим кебек фронтовик шагыйрьләрнең халык каршында абруе үсү. М Җәлилнең фашист тоткынлыгында иҗат ителгән дәфтәрләре басылып чыгу һәм дөнья җәмәгатьчелеге каршында киң танылуы да сталинизмның әдәби принципларына каршы килү иде Шулай итеп, татар совет әдәбияты илнең рухи өлкәсендә кискен үзгәрешләр ясаган XX съездга ныклы эчке әзерлек белән килде Аннан соң инде татар әдәбиятында 1956—1984 елларны эченә алган, ягъни үзгәртеп корү заманына кадәр булган, бик тә кызыклы, үзенең идея-эстетик эзләнүләре һәм каршылыклары булган колачлы яңа чор башлана Йомгак итеп әйткәндә, укучы безнең, -Татар әдәбияты тарихы- авторларыннан аермалы буларак, татар совет әдәбияты тарихын чорларга аеруда принципиаль яңа бүленеш тәкъдим итүебезне аңлагандыр Без аны 1917—1927. 1928—1955, 1956-1984 еллар белән билгелибез һәм бу бүлүнең фәнни нигезле, заман таләбенә ярашлы булуына тирән ышанабыз Хөрмәтле укучы, әгәр син әдәбиятыбызны өйрәнүче галим йә укытучы, яисә милли иҗатның үсеш мәсьәләләре белән тирән кызыксынучы сөнгатькяр икәнсең, рәхим итеп, бу турыда үзеңнең карашларыңны уртаклашсаң иде