XVIII ЙӨЗДӘ ТАТАР ЯҢАРЫШ ХӘРӘКӘТЕ

Чукындыру: гамәл һәм нәтиҗәләр атар янарыш хәрәкәте турында кемнәр генә нинди фикер әйтмәгән! Бер- берсенә каршы килүчеләр дә. бер-берсен инкяр итүчеләр дә бар. Ул хәрәкәтнең чикләрен билгеләүдә генә дә фикер аерымлыклары кимендә ике гасырга сузыла. «Мостафадел әхбар»да һәм «Асармда Ш Мәржани белән Р Фәхретдинов Болгар, Алтын Урда заманыннан XVII йөз азагына кадәр араны «сикереп» үтәләр, ул аралыктагы вакыттан материаллар сакланып калмаган диярлек. Ива- най, Җансарый, Юныс Орувилар кебек XVII йөз азагы кешеләре. Мортаза Симети, Мансур Борындыкыйлар кебек XVIII йөз башы укымышлылары бу хезмәтләргә, татар тормышында кабат җанлануның беренче хәбәрчеләре буларак килеп керәләр Шул яңару вәкилләре төсендә тәкъдим ителәләр Ягъни. Мәр- жаниләр карашынча. татар тормышында яңару билгеләре XVII йөз азагы — XVIII йөз башларында күренә башлый Казанда гарәп хәрефләре белән татарча беренче басма китаплар чыгаручы (XIX йөз башы). Г Бурашов, И Хәлфиннәр даирәсе дә. чьи арган китапларына караганда, шундый ук фикердә торганнар Әмма XIX йөз башларында төрле төбәкләргә сибелеп яшәгән Г Утыз Имәни, Г Курсави. Әбелмәних Каргалый. Кандалый кебек укымышлыларның инде XVIII йөздә яшәгән элгәрләре белән бәйләнешләрен*«оныта» башлаганлыкларын күрәбез. XIX гасырның соңгы ун-унбиш елында боларның үзләрен дә «оныталар». «Татар тормышында яңару хәрәкәте Ш Мәржани эшчәнлегеннән башлана»,— дигән яңа караш мәйдан) а чыга Мәржани шәкертләре һәм мәктәпләргә яңа аваз методын кертү өчен көрәшүче беренче буын җәдитчеләр шул карашта торалар. 1905 ел революциясеннән соң туган телебездә вакытлы матбугат барлыкка килә. Гәзитжурнал битләрендә инде яңару хәрәкәте күпчелек очракларда 1905 елдан башланды, дип күрсәтелә башлый. Бу караш әдәбиятка да килеп керә. Октябрь революциясеннән соң, татарларда яңару (Г Ибраһимов аны «ин- тибаһ»— «уяну», «күз ачу» чоры дип атый) башлап Ш Мәржани. К. Насыйрилцр эшчәнлегендә күренде, дигән бердәм караш урнаша. Әмма конкрет фактларга мөнәсәбәттә бу чик бик җиңел генә теге яки бу якка күчерелә. Мәсәлән. XX йөз ,башы әдәбияты турында сөйләгәндә. Г. Тукай. Ф. Әмирхан һ. б. татар тормышында яңаруны башлап җибәрделәр, дип күрсәтелә. Г Курсави турында сүз чыкса, яңаруның чиге шундый ук жинеллек белән XIX йөз башына да күчерелә Яңаруның мәгънә эчтәлегенә карашта да шундый ук күптөрлелек хөкем сөрә. Бер урында аны схоластиканы җимерә башлау дип, икенче очракта культура нигезе булган укыту системасын үзгәртү яки тормышка эстетик мөнәсәбәтнең искергән традицион формаларын төптән үзгәртү, дип билгелиләр. Мәсьәләгә караштагы бу күптөрлелек өлешчә татарлар арасындагы иҗтимагый хәрәкәтләрнең тарихи үзенчәлеге белән аңлатыла. Абсолютизм шартларында татар ХАЛКЫ җәмгыятьнең иң түбән катламнарында калдырылган була. Колониаль халыклар арасында җанлану, хәрәкәт омтылышы дәһшәтле эзәрлекләүләргә дучар ителә Менә шул сәбәп тәэсирендә, татарлар арасындагы прогресс көрәшчеләре үзләре үк. халыкны законсыз эзәрлекләүдән саклау өчен, бу хәрәкәтләрнең Мәсгут ГАЙНЕТДИНОВ (1929) галим, филология фәннәре кандидаты. "Давылларда, җилләрдә» китабы һәм куп кенә гый 1ьми хезмәтләр авторы. Казанда яши Т билгеләрен эзләрен яшерергә, дөньяга чыгармаска тырышканнар Бу хәл үткән гасырнын икенче яртысында матбугат эшләре активлашканга кадәр, ә өлешчә исә вакытлы матбугат мәйданга чыккан көннәргә чаклы шулай дәвам иткән Шул рәвешчә, хәрәкәт турындагы мәгьлүматнын азлыгы ана башы, дәвамы, азагы күз алдында булган тузы бер процесс итеп карарга комачаулый Яналык өчен көрәшнең кискенле! е дә яңарыш чикләрен һәрчак шул соңгы дәвер киңлегендә генә алырга мәжбүр иткән Анарчы булган бик күп фактларның бу дәвер белән бәйләнеш җепләре, кызганыч ки. игътибардан читтә калдырылган Нәтижәдә Ш Мәржани шәкертләре, җәдитчеләр. XX йөз башы эшлеклеләре һәммәсе үзләре яңаруны башлаучылар рәвешендә мәйдан тотканнар Югарыда бәян ителгән мәсьәләгә карашта төгәлсезлекләрдән котылу өчен, ин башта «янару»ның үзен төгәл билгеләмә белән чикләргә кирәк Яңару дигәндә. схоластика, мәктәп, әдәбиэстетик формалар үзгәрү һ. б. түгел, бәлки, барлык халыклар тарихындагыдай, урта гасырчылыктан (феодализмнан) арыну, капиталистик үсү юлына чыгу, шул хәрәкәтнең тарихи юлы күз алдында тотылырга тиеш Ә бу «урта гасырчылыктан арыну» хәрәкәтенең башы, баскычлары исә татар халкы тарихында, аеруча аның мәдәни үсешендә шактый ачык күренерлек уелып калган. Казан ханлыгын җимерү белән бер үк вакытта Мәскәү дәүләте татар феодал сыйныфын юкка чыгару сәясәтен дә актив үткәрә башлый 1 Төп төрәк булган сыйныфнын җимерелүе татар урта гасырчылыгын җитди тетрәтә. Иҗтимагый тормыш га игенчеләрнең әһәмияте күтәрелә. XVI гасырның икенче яртысыннан башлап туктаусыз дәвам иткән халык хәрәкәтләре мөһим тарихи эчтәлек белән байый Шул үзенчәлекләрнең чагылышы буларак, рухи тормышта демократик башлангычлар өстенлек итә башлый. («Чура батыр». «Сәйфелмөлек». «Чынгыз- намә» һ 6.). Беренче Петр чоры—татар феодал сыйныфын юкка чыгаруда яңа сәхифә, бер үк вакытта, татарлар арасында ачыктан-ачык көчле янару хәрәкәте башланып китүгә дә җирлек булды. Әмма бу хәрәкәт, царизм эзәрлекләве нәтиҗәсендә. гадәттән тыш озакка сузылып, төгәлләнмәгән хәлдәге 4—5 баскычка бүлгәләнә. 1. Пегиция хәрәкәте һәм янару омтылышының царизм тарафыннан тар-мар ителүе (1713 1753). 2 Халык күтәрелешләре чоры (1755—1790). 3. «Абыз агайлар» крестьян укымышлылары хәрәкәте (1790—1840) 4 Ш Мәрҗани. К Насыйрилар чоры, тамырланып тотрыклы кысалар пәйда булу (1840 1890). 5 Җәдитчелек хәрәкәтенең башлануы (1890 1905). Хәрәкәтнең беренче дәверендә яна төр «йомышлы татарлар» катлавы һәм «ясаклылармнын «Йомышлы» өлеше зур активлык күрсәтә Әйткәнебезчә. Беренче Петр заманы татар җәмгыятендә дә көчле яңару хәрәкәтен башлап җибәр,) Бу хәрәкәтнең элгәрстс дәвере шундый зур тетрәнеш чыгара ки. самодержавие кимендә ун ел чамасы (1742 -1753) турыдан-туры аңа каршы чаралар күрергә мәжбүр була Петр чоры яңалыкларын күтәреп алырлык социаль көч татар җәмгыятендә дә була. Ул социаль коч шул чорда формалашкан яна төр йомышлы тагарлар төркеме иде. Русиядә. социаль төркем буларак, йомышлы татарлар XIV XV йөзләрдә үк формалаша башлый Аерым татар феодаллары хан яки берәр көчле морза белән конфликтка керә дә. эзәрлекләнүләрдән качып, күрше урыс кенәзләренә хезмәткә үтә Урыс кенәзләрс. аеруча. Мәскәү дәүләте андый феодалларны бик хуплап каршы алганнар Эре феодал лар мөстәкыйльлегенә, таркаулыкка каршы көрәштә Мәскәү кснәзләре шул «йомышлы» («служивый») татар феодалларына да таяна _ Русиядә шуннан соңгы гасырларда йомышлы татарлар күбәюне архивтагы «Кырым йорты» эшләрс»нә карап га билгеләп була Анда Мәскәү дәүләте белән Кырым арасындагы атчабарларның. тылмачларның байтагы тагар икәнлеге күренә Кырымга барып кайткач, башкарган эшләре өчен хезмәт хакы итеп аларга кайчак утарлар да бирелгән Шул рәвешчә. Дала чиге буенда Тамбов. Воронеж губерналарында биләмәле байтак йомышлы татарлар төркеме барлыкка килә Гализ Г Татарларда сыйныфлар тарихы М 1925 6 7 6 Бу татарлар арасында атчабарлык, тылмачлык вазифасы атадан балага, аңардан оныкка күчкән, күрәсең. Мәсәлән. 1499—1505 еллар арасында Тәвәккәл дигән татар Иван III тапшырган йомыш белән ике мәртәбә Кырымга барып кайта.1 Ә 130 елдан сон шул ук эштә Мостафа Тәвкилев дигән кешене очратабыз.2 3 4 5 6 7 Петрнын Бессарабия походында (1711) катнашкан тылмач Алексей (Котлымөхәммәт) (1675—1764) Тәвкилев тә шул ук нәселнең дәвамы булырга тиеш. Теркин, Иран, Урта Азия, Казагыстан. Кавказ ханлыклары белән бәйләнештә һәм ерак Себерне үзләштерүдә дә татарлар төрле йомышка (атчабар, тылмачлык) тартылганнар. Аларның бу ерак илләргә сәяхәттә мөһим роль уйнаганын, мәсәлән. Англия сәяхәтчесе Җенкинсоннын 1557—1559 елларда Хива һәм Бохара ханлыкларына сәяхәте мисалында күрергә була. Урал елгасы тамагында тылмач татар бу экспедицияне һөҗүмнән, һәлакәттән саклап кала Әмма XVII йөздә үк инде царизм татар феодалларының бу төркеменә каршы да хәлиткеч һөҗүмгә күчә Беренче чиратта, төп татар җирләреннән читтәрәк яшәгән татар алпавытлары юкка чыгарыла. Касыйм ханнары әледән- әле чукынырга мәҗбүр ителәләр «Шура» хәбәренә караганда. 1629 елдан Ярослав губернасы Романов өязендәге татарларны чукындыру башлана? Бу татарларның чукындырудан саклауны сорап 1647 елда патшага язган зарлары сакланып калган һәм. ниһаять. 1681 елда Низовой (Югары Волга) шәһәрләре районында яшәгән татарларны чукындыру турында хәлиткеч указ чыгарыла. Көньяк чик районнары да (Воронеж, Тамбов) бу указ гәэсиренә тартылалар? Фажигале бу процессның барышын, мәсәлән, «Исторические акты, относящиеся до обращения в христианство при царе Федоре Алексеевиче князей, мурз татарских...» (1681) дигән китаптагы материалларга карап, өлешчә күз алдына китереп була. Реакцион руханилар бу чараларны, гомумән, татарларга каршы һөҗүмгә сигнал дип кабул итәләр, читрәк өлкәләрдә татарларга каршы погром башлап җибәрмәкче булалар. Мәсәлән. Тобольск митрополиты Павел 1685 елда, татарларны бу шәһәрдән читкә куу турында рөхсәт сорап, хөкүмәткә мөрәҗәгать итә? Мондый эзәрлекләүләрнең җиле Идел буе татарларына да сизелә башлаган, күрәсең, патшадан яклау сорап Ишбулат абыз. Надирша Шигаев дигән иптәше белән Мәскәүгә барып. 1682 елда бистә Казан татарларын «служилый» итеп санау турында грамота алып кайта. Ул грамотада, патшага хезмәтләре өчен, бистә татарларьчта акчалата һәм икмәк белән хак бирелмәстән, стрелецлар кебек, хезмәттән азат вакытларында һәртөрле һөнәр һәм сәүдә эше белән шөгыльләнү һәм сәүдә пошлинасы түләү тиешлеге күрсәтелгән була Шул грамота буенча, бистә татарларының гаризасы нигезендә. Ишбулат абыз бистә мәчетенә мулла итеп билгеләнә? 1749— 1750 еллар ызгышларында үз хокукларын исбатлауда Ишбулат абыз грамотасы бистә татарлары кулында аз санлы юридик документларның иң мөһимнәреннән берсе була К. Насыйрилар телендәге «Ишбулат мулла заманы» дигән гыйбарә дә шул вакытларда мәйданга чыккан, ахры Татар йомышлыларының гагын бер төркемен элеккеге Казан ханлыгы морзаларының сакланып калган токымнары тәшкил игә Билгеле булганча. Казан алынган көннән башлап рус хөкүмәте халыкны сәяси берләштерүгә сәләтле татар феодал сыйныфын - морзаларны бөтенләй бетерергә йөз тота 1553— 1557 ел чуалышларында гына да 1560 бәк һәм морза юк ителә? Мәскәү яклы булган татар феодалларының күренеклерәкләре исә. хезмәткә чакыру сылтавы белән, дәүләтнең көнбатыш районнарына күчереп урнаштырылалар Үз халкы белән бәйләнешләре өзелгән мондый феодаллар икенче-өчснче буында ук инде фамилияләре буенча гына татар булып калалар? Ә татар җирлегендә калган эре һәм вак феодаллар, дәүләт тарафыннан оста оештырылган әхлакый-сәяси һәм икьтисадый кысрыклаулар, эзәрлекләүләр тәэсирендә, шундый ук тизлек белән юкка чыга баралар Әмма бер үк вакытта урыс хөкүмәте аерым гатар феодалларына хезмәтләре өчен җир һәм төрле льготалар биргәләп торырг а да мәҗбүр 2 ЦГАДА. 123 ф. П-төпләм, 798 1105 6. б 3 Шунда ук. 123 ф. 1-төпләм, 18 эш. 1629 б . ’ «Шура». 1908, № 22. 682 бит 5 П. С. 3. (Полное собрание законов). II. i 315 бит № 867 ’ Малов Е. О татарских мечетях в России Казань. 1868. 25 бит 7 ЦГАДА: 248 ф 14 оп . 803 эш. 958 960 бб 1 Г. Газиз. Татарларда сыйныфлар тарихы. 6 7 бит. • Никольский Н В Конспект по истории народностей Поволжья. Казань 1919 24 6. була Мәсәлән, чирек 1асыр бус диярлек зур восстаниегә җитәкчелек иткән жиңелмәс Җангалигә каршы сугышта катнашкан һәм аны тотып, хөкүмәт кулына тапшырганы өчен, йомышлы морза Уразгилде һәм Чүрүчәй Хужашка Казан өязендә утарлар бүләк ителә.' Хөкүмәт сәдакасын эләктерә алган башка морзаларның «хезмәте» дә. ул шартларда нәкъ шул характерда, үз халкына зыян китерү! ә генә юнәлтелгән була алган. Шул «хезмәт»ләр үк инде бу морзаларны сыйныф яки милләт вәкиле буларак түгел, күбесенчә сыйнфый, милли йөзен югалткан арзанлы ялчы итеп таныталар «Йомышлылармнын санап үтелгән төркемнәре аларнын морза өлешен тәшкил итә. Әмма XVII йөздә үк инде йомышлыларнын башкарак характердагы һөнәрче һәм игенче төркемнәре дә формалаша башлый. Югарыда дәүләтнең төрле (йомышларына) тартылып та. вак һөнәрчеләр— податныйлар саналып килгән Казан бистәсе татарларының. Ишбулат мулла алып кайткан указ нигезендә. 1682 елдан рәсми рәвештә йомышлылар катламына күчерелгәнен күрдек 1 Йомышлыларнын үзенчәлекле зур бер төркеме көнчыгыш төбәкләрдә. Казан өязендә. Кама аръягында. Оренбург далаларында. Урал буе төбәкләрендә барлыкка килә Воронеж ягы йомышлыларыннан аермалы буларак, боларга хезмәтләре өчен җир һәм крепостнойлар бирелми Алар игенче катламының үзенчәлекле бер төркеме булып калалар. XVII йөз урталарыннан башлап ук инде бу төркем йомышлылар татар иҗтимагый хәрәкәте’ үзәгендә тора башлый, дип уйларга нигез бар Көнчыгыш йомышлыларының бу активлыгын хөкүмәт вәкилләре дә үз вакытында билгеләп үткән Бу төркем арасында. XVII йөздә үк яна типтагы (морза булмаган) йомышлыларнын иҗтимагый һәм фикри традицияләре формалаша башлый Беренче Петр дәвере реформаларын кабул итә һәм куәтли алырлык социаль коч татарда нәкъ менә шул йомышлылар булдылар Бу дәвердә феодаль-патри- архаль экономика, тормыштагы йомыклык гатар феодал сыйныфы өстенә ябырылган какшаткыч һөҗүмгә юлыга Идел буе игенче хуҗалыклары ирексездән шактый көчле сәүдә мөнәсәбәтләренә тартыла Гаскәрне драгун һәм йок атлары белән тәэмин итү. армиягә һәм яна башкала Петербургка кирәкле азыктөлекне җиткереп бирү, беренче чиратта, зур су юлы буендагы уңдырышлы җир гәрдә яшәгән Идел буе крестьян хуҗалыкларына йөкләнә, алардан икмәк сатып алу эше дә оештырыла Чирек гасыр буе туктаусыз дәвам иткән сугышлар крестьян нардан алына торга!! түләү-салымнарны күп мәртәбәләр үстереп җибәрә Ул салымнарны түли алыр өчен крестьян яна керем чыганакларын табарга, авызыннан өзеп, соңгы сыныгын булса да базарга чыгарырга, сатарга мәҗбүр була Шул рәвешчә, крестьян хуҗалыклары сәүдә мөнәсәбәтләренә гаргыла Халыкның чит донья, тирәлек белән мөнәсәбәте, географик хәбәрдарлыгы да киңәя Авыл агайлары, рекрутлыкка эләгеп, патша мәнфәгате өчен ерак җирләрдә сугышып йөри, күпләр дәүләт күләмендәге төрле авыр эшләргә тартыла Халык кузгатылып, шулай масса күләмендә хәрәкәткә, эшчәнлеккә җәлеп ителгән көннәрдә, татар феодализмының нигезенә дә балта чабыла 1713 елда Беренче Петр, биләмә-у тарларын алу белән янап, ярты ел эчендә, христиан динендәге крепостнойлары булган тагарлар «бусурман» феодаллары чукынырга тиеш, дигән указ чыгара Гагар феодалларының гөп массасы чукынмый Указ нигезендә, хөкүмәт аларнын биләмәләрен һәм крепостнойларын тартып ала «Чабаталы морза» булып калган мондый «фсодал»ларны ясаклы крестьяннар һәм «йомышлы» крестьяннар белән гинләүдә. 1719 1721 елларда үткәрелгән беренче ревизия (халык санын исәпкә алу) соңгы хәлиткеч адым булды Бу җан исәбе алу буенча, чабаталы морзалар хокук ягыннан крестьяннар дәрәҗәсенә төшерелә һәм кораб эшләренә лашманнар исемлегенә языла Аларнын шу лай тулысынча вак милекче крестьян хәленә калдырылуы буржуалашута йот готы г- ган шар I. гарда капитализм үсүе өчен иң кулай җирлек тудыра Нәтиҗәдә, XVIII йо г банты гатар җәмгыятендә дә капиталистик үсү билгеләрен ачык төсмерләргә була Бисгә гатарлары (мәсәлән, түбәндә телгә алыначак С Уркнн һәм аның улы) Әстерхан. Кавказ. Хива. Бохара. Иран, ерак Кяхтага кадәрле киң Себер базар лары белән сәүдә мөнәсәбәтләре урнаштыралар Авылларга да сәүдә капиталы тамыр җәйгәнен күрәбез. Мәсәлән. яңа үзләштерелә башлаган Оренбур ‘ Ipcmii'c грамоты и разные документы, собр. I Матовым. К I'M)?. 7 II 66 111 АДА 248 ф 14 оп 8(П шг.958 960 66 ' АК1Ы исторические. 5 т №87, IJ9 6 төбәгендә сәүдә эшләрен юлга салу өчен, 1744 елда Казан ягыннан 200 татар гаиләсен Оренбурга (Каргалыга) күчерү турында указ чыга Татарларда социаль катламлану шул дәрәҗәгә җиткән, күрәсең. 1740 елларда бөлгенлекнең соңгы чигенә баскан татар авылларында хәлле 200 гаилә шунда ук бик җиңел табыла. XVIII йөз башларында татарлар арасында капиталистик үсеш өчен кирәкле булган иң кулай иҗтимагый җирлек шул рәвешчә барлыкка килә. Әмма ул, колония коллыгы шартларында яшәгән халыкта тагын да куәтлерәк үсеп-кинәеп китә алмый. Царизм татарлар арасындагы һәртөрле яңаруга, җанлануга шикләнеп карый; яңалыкны бөреләнгән көннәрендә үк туңдырып, үтереп торучы иң консерватив, реакцион феодаль көч буларак кына мәйдан тота. Шул рәвешчә яңару чикләнә. Әмма аның сулышы шактый көчле булганын күрәбез Феодаллар (морзалар) сыйныфы белән бергә «йомышлы татарлар» катламы да юкка чыгарылмый Киресенчә, хөкүмәтнең бу чарасы татар йомышлыларын тотрыклы социаль бердәмлеккә китерү, аларның оешуын җиңеләйтү юнәлешендә мөһим адым була. Социаль бердәмлек йомышлыларны көчәйтә, аларның активлыгын арттыра Шул ук вакытта йомышлылар сан ягыннан да бик нык үсә Чөнки дәүләт буйсындырылган халыкларны идарә итүдә, алардан салымнар җыюда, рекрутлар алуда, югарыда саналган кебек төрле эшләрне оештыруда җирле халык арасыннан чыккай күп санлы старосталар, йөзбашлар, старшиналар, тылмачлар кебек кешеләр ярдәменә мохтаҗ Мондый «йомышлы»ларны, 1адәттә, крестьяннарның үзләре эченнән— укымышлырак, хәллерәк, активрак кешеләр арасыннан алалар. Шул рәвешчә, XVIII йөзнең беренче чирегендә татар җәмгыяте «йомышлылар» һәм «ясаклы татарлар» дип аталган, милек, хокук һәм җәмгыятьтәге урыны буенча, бер-берсенә шактый якын булган, нигездә, ике крестьян сословиесенә генә калдырыла. Феодаль жирбиләүчеләр катлавы юк ителгәч, «йомышлы» татарлар шул заман тормышының югары баскычындарак торган «җитәкче» сословие булып кала. Әмма бу сословие Петргача чордагы феодал йомышлылардан инде бик нык аерылып тора. Иң мөһиме — аларның җир биләмәләре һәм крепостнойлары булмый. Дәүләтнең төрле эшләрен, йомышларын башкарган өчен, аларга сәүдә итүдә кайбер мөмкинлекләр бирелгән. «Йомышлылар» иң чикләнгән мөмкинлекләрне дә максималь файдаланырга тырышканнар Кыскасы, аларныц бөтен эшчәнлекләрендә буржуаз яралгылар өстенлек итә, алар капиталистик үсү юлына омтылышлы, шул үсүгә сәләтле булалар. Бу катламның актив вәкилләрендә күренгән авантюр, маҗаралы тормыш белән яшәү кебек сыйфатлар да «йомышлы»ларның капиталистик үсү юлына йөз тоткан социаль төркем икәненә тагын бер дәлил Мәсәлән, XVII йөз азакларында. Урта Азиядән укып кайтышлый. Юныс бине Иванай Оруви казакъ ханы Чыңгызның Мөһелбикә исемле кызына өйләнеп, аны иленә алып кайта.8 9 Мортаза Симети, белем эзләп, Дагыстан якларына барып чыга. XVIII йөз башларында ике мәртәбә хаҗда була. 2 Иштирәк Ишмәтов иптәшләре белән Петербургка армия өчен атлар куып илтә, (1716) Тәфкилев (1675—1764) урыс разведчигы булып, ярым тоткын хәлендә, ике ел казакъ урдасында яши һәм Әбелхәер ханны Русия кул астына күчү ятына аудара (1730 еллар). Гайса Кашаев татарлар өчен төрле телләргә өйрәтә торган мәктәп ачуны үтенеп, Сөбханкол Иманколов тимер рудасы табып, шуны эшкәртергә рөхсәт алыр өчен, 1730 елда Мәскәүгә килгән? Мондый тынгысыз хәрәкәтчәнлек бу социаль катламда типик бер күренешкә әйләнеп калган. Урал буеннан Төньяк Кавказга килеп, царизмга каршы сугыш ачкан, Казанга кйтереп асып үтерелгән Солтан Морад,4 Урал буеннан Кашгаргача араны кылыч уйнатып гизгән, рыцарьлыгы, галимлеге белән хәтта дошманнарын таң калдырган, күп санлы мәкерле дошман тозагына төш- мәстән. тарих сукмакларында эзсез югалган милли-азатлык көрәше батыры Карасакал’ да шул «бакча»ныц җимеше икәнен тынгысыз маҗаралы тормышы күрсәтеп тора Яшь кәсептәшләрен дә ияртеп Кяхтага (Монгол-Кытай чигенә) кадәр булган исәпсез Себер базарларын гизгән бистә сәүдәгәре Сөләйман Уркин. Оренбург чигендә Урта Азия белән сәүдә эшләрен эзгә салган Арсланов, Мансуров. Казан якларыннан күчеп китеп Оренбург янында Сәгыйть бистәсенә ниге° салган 200 татар сәүдәгәре болар һәммәсе шул социаль катлаудан. ' Р Фәхретдинов, Асар, П жез. 38 б 9 Р Фәхретдинов, Асар. II жез. 33—36 бб ’ ЦГАДА. N 248 ф 5 тасв., 238 эш. 10 16 бб 4 Материалы по истории Баш АССР. II кисәк, 1936, 232, 238 295 бит. ’ Шунда ук. 377—494 битләр. Китерелгән мисаллар ук бу социаль катламнын төрле төркемнәрдән торганын күрсәтә. Юныс Оруви. Мортаза Симети кебекләр анын укымышлылар төркемен тәшкил иткән Бу төркем, урыс халкы арасында мәгариф эше яңару белән бер үк вакытта, татарда да ислам мәгарифен янарту кәсебенә җин сызганып керешкән. Авыр тарихи шартларга да карамастан, мәктәпмәдрәсәләр челтәрен барлыкка китер! ән 1726 елда Казаннын Татар бистәсендә икс катлы мәчет салынган Аның аскы катында мәктәп-мәдрәсә булган. 1769 елда экспедициядә йөргән Н П Рычков та татар авылларынын хәтта иң кечкенәләрендә дә мәчет булып, шул мәчет мулласы авыл балаларын укытуы турында яза һәм укытуны «хаклы рәвештә мактауга лаек», дип. югары бәяли ' 1742 елгы мәчет җимерүләр шаукымы заманында Казан өязенең үзендә генә дә ким дигәндә 536 мәчет, димәк, шуна якын санда мәктәп булган Ягъни, беренче Петр дәүләт көче белән урысларда «Цифер мәктәпләре» оештырган көннәрдә, татар җәмәгатьчелеге. дәүләттән бер тиен ярдәм алмыйча (киресенчә, кыерсытулы эзәрлекләнү шартларында), һәр авылда дип әйтерлек, мәктәпмәдрәсәләр челтәрен барлыкка китерә Бу мәгариф системасы XIX йөз азакларынача яшәп килә XX йөз башларына кадәр кулланылышта булган «Әлифба» китабы язылуы да шул чорга бәйләнә аны XVIII йөз башында яшәгән Мортаза Симети әсәре дип күрсәтәләр? Юныс Оруви гың математика буенча хезмәте «Фәраиз әс-(?иражия»гә шәрехе безнең көнгәчә килеп җиткән Бу мәгариф челтәрен тудыручылар арасында, тиздән замандашлары «Остазы көлли» (һәммәнең остазы) дигән шәрәфле исемгә лаеклы дип тапкан шагыйрь Габдессәлам бине Уразмөхәммәт’ кебек күренекле мөдәррисләр. 1740 елларның фажигале кысымнарына жавап буларак оештырылган халык хәрәкәтенә җитәкчелек иткән Батыршадай шәхесләр җитешә Багыр- ша кебек белемле һәм сәләтле эшлеклеләр тәрбияләп үстергән Габдрахман бине Туймөхәммәтнең* Тайсуган мәдрәсәсе кебек гыйлем учаклары бу төркем эшчән- леген күзаллауга җирлек була ала Икенче төркемне игътибарларын икътисадый эшчәнлеккә бирүчеләр дип билгеләргә мөмкин Алариың эшчәнлегсн һәм үзенчәлекләрен Ташкент сәүдә юлын ачкан Ш Арслановлар. әйткәнебезчә, Сәгыйть бистәсен салучы татарлар мисалында күрергә була Алар Оренбур якларына килеп, ярты Европага тиң Казаг ыстан һәм Урта Азия белән сәүдә эшләрен күрелмәгән дәрәҗәдә җанландырып җибәрәләр Шул заманда Оренбург генерал-губернаторы булган И И Неплюев тә болар хезмәтен һәм аның нәтиҗәсен: « шундый тырышлык күрсәттеләр ки. 1745 елдан Оренбурның мәшһүр сәүдәсе башланып китә аллы», дип югары бәяли Өченче төркем административ эштә катнашучылар: старосталар, сотниклар, старшиналар социаль катламнын иң күп санлы, ин өлгерлек күрсәтүче, иң шау-шулы, халык эченә сеңгән төркеме Шуна да күрә бу яңа социаль катламның сыйфат үзенчәлекләрен дә күбесенчә шул төркемгә карап билгеләргә мөмкин Бу төркем дәүләт органнары белән бәйләнештә үзен татар халкының рәсми вәкиле итеп сизә, кәсебен рәсми яктан, дәүләт тарафыннан да раслатырга, үзләренә урыс дворяннары файдаланган микъдардагы хокуклар алырга тырыша Шул максатына ирешү юлында аның бердәнбер таянычы, терәге үз халкы арасындагы абруе, тәэсире Әле генә татар феодал сыйныфын юкка чыгар!ан самодержавие, бу катлам йөзендә тагын да эшчәнрәк, акгиврак сословиене аякка бастыруга бара алмый Самодержавиене үзләренә кирәк юнәлештә күпмедер ташлама ясарга мәҗбүр итәр өчен, бу катлам прогресс өчен армый-талмый көрәшергә, халыкны оештырырга, анын кирәк зорен дау ran йөрүче «выборныйлар». «ходок»лар буларак мәйдан тотар! а мәҗбүр Әмма йомышлылар самодержавие белән килешергә, аның теләсә нинди хезмәтен һәр минутта чын күңелдән үтәргә дә әзер торалар Моны, мәсәлән. A II Волынский эше буенча Мәскәүгә «выборный» булып барган (1730) Габдүш Госманов хаты буенча ачык төсмерләп була Ул тикшерүләр барган бер вакытта «Казан. Зоя. Сембер өязеннән качкан татарлар һәм үзгә халыклар Утра өязендә торалар Ул кешеләрнең кайсы подушнайдан, кайсы корабельный эштән качканнар Вә янә шул югарыда язылган бапча өязләрдән, кайсынын атасы, кайсының бабасы килгән Рәхимле падишаһымы^ ул кешеләрне кайтарырга боергай ирле Уфа өязеннән авыз саен йөреп сорарга Ул йортта язы пан rarapiapia Уфа өязенең башкортлары кайсысы 1 Рычкои II П Журнал или дневные записки путешествия Пб. 1770. 5 бит. * Ибраһимен Ф Безем әлнфбалан башлана Казан. 1973. 40. 319 бб • Р Фәхретдинен. «Асар». II жсэе. 42 бнт ‘ Шунда VK. 44 50 битләр кыз биргән, кайсысы — кыз алган, кайсысы дус булган. Ул башкортлар югарыда язылган татарлар өчен рәхимле олуг падишаһның указына бәхәс итмәгәйләр ирде. Рәхимле падишаһ боергай ирде, ул югарыдагы кешеләрне мән мескенгә кайтартырга кушкай ирде. Шул югарыда язылган Уфа өязеннән мең душ кеше табар ирдем». - мәгънәсендә хат язып бирә.' Хат аңларга кыен рәвештә надан язылган Шуңа күрә икенче көнне бу хосуста хат авторыннан сорау алалар. Анда ул үзен бер отряд составында шул качкыннарны эзләргә җибәрүләрен сорый. Кама аръягында Көнчыгыш төбәкләрдәге татарлар арасында да шул ук халәт булганын күрәбез. Шул ук 1730 елларда Әлмәт тирәсендәге авылларның берсендә яшәгән мәшһүр Нәдер старшина, тирә-яктагы барлык старшиналардан имза җыеп илнең Көнчыгыш төбәкләрен казакъ, каракалпак, калмык кебек күчмә халыклар һөҗүменнән саклар өчен, үзенә «барабан, кылычмылтык һәм байрак» бирүләрен сорап. Сенатка гариза бирә. Читтән гаскәр кирәкми, мин Казан, Уфа өязе татарларыннан гаскәр оештырып, авылларны (һәм дәүләт чикләрен) дошманнардан саклармын, ди. Үзен атаман итеп билгеләсәләр, фетнәләрне бастырып. башка һичнинди чуалышларга юл куймаска да вәгъдә бирә. Сенат бу мәсьәлә буенча тикшеренүләр, чокчынулар башлап җибәрә. Билгеле, аны Нәдер старшина ярдәмендә көнчыгыш чикләрен саклау мәсьәләсе түгел, бәлки Нәдер- нең нинди кешеләрдән, кайсы вакытта күпме гаскәр җыя алуы мәсьәләсе кызыксындыра. Ул тикшеренүләр җыелмасы «Татар Нәдер Уразмәтовне үзен «выборной» дип игълан итүе өчен җәзалау хакында эш» дип атала. Кызганыч ки, Нәдер турындагы материаллар саклана торган без күртөн «эш»ләрдәа бу старшинаның татарлар арасындагы нинди көчләргә ишарәләве һәм башкорт старшиналарының ул тәкъдимгә мөнәсәбәтен күрсәткән кайбер кәгазьләр генә сакланган... Беренче Петр заманы йомышлы татарлар катламының гадәттән тыш ныгып, көчәеп китүенә уңышлы җирлек булды. Империя төзелү чорында йомыш- лылар дөрестән дә үзләрен мөһим, мәгънәле дәүләт эшен башкаручы тарихи көч итеп сизә башлыйлар. Әмма колониаль коллык шартларында «йомышлы»ларның социаль урыны шактый тотрыксыз иде. Бер яктан, алар дәүләт өчен мөһим эшләрне башкаралар. Дәүләт эшендә алар арасыннан тылмачтан Оренбур комиссиясе командиры урынбасары дәрәҗәсенә кадәр күтәрелгән генерал-майор Котлымбәт Тәфкилев (1675—1764) кебек кеше үсеп чыккан. Әмма XVIII йөзнең беренче яртысында аңардан башка тагын берәр татарның Петрның «Дәрәҗәләр турында» указы тәэсиренә эләгә алганы мә1ълүм түгел. Йөзбашларына, старшиналарга хезмәтләре өчен җир биләмәләре бүләк ителүе дә билгеле түгел: хезмәт хакы да бирелмәгән. Алар халыктан бераз йолыккаласалар да. нигездә үз хуҗалыклары хисабына көн кичергәннәр. Татар тормышындагы «дәрәҗәләр табелендә» исә алар өчен укып мулла булу һәм, бюрократия киртәләрен ерып үтеп чыга алса, сәүдәгәрләр сословиесенә күчү мөмкинлеге генә булган Язмышларының шул үзенчәле! с аларны хәлле крестьян белән бер үлчәмдәгерәк катлам итеп калдыра, ягъни шул заман крестьян сыйныфына якынайта. Татарлар арасында бу әрсез, эшчән социаль катламның формалашуы беренче Петр вакытында ук инде хөкүмәтнең игътибарын үзенә җәлеп итә: дәүләт алар арасына ничек тә таркаулык кертергә, матди яктан көчсезләндереп, әхлакый, сәяси, хәрби кысулар белән аларда курку хисе уятырга —аларны активлыктан тыярга тырыша. Дини-рухи яктан морзаларны халык массасыннан аерыр өчен, 1713 елның 3 ноябрь указы чыгарыла (П. С 3. № 4273). Бу указ нигезендә чабаталы морзаларның утарларын алу да шул «йомышлылар»ны матди яктан көчсезләндерү икәнлеге бәхәссез. 1713 ел указы XVIII йөздә инородецларны чукындыру хәрәкәтенең башлангыч ноктасы булды. Шул указдан рухланып, 1714 елда Алексей Раифский дигән монах Казан губернасында миссионерлык эшен җәелдереп җибәрә ’ Бу эшчәнлек дәүләт тарафыннан да кайнар хуплана. Чукындыру чыгымнарына тотарга дип, дәүләт 1720 елда Казан епископы Тихонга 1000 сум акча билгели «Мөселманлыкка каршы миссия» чыгымнарына Казан әрхәрәе конторыннан һәр ел 666 сум акча бирелсен, дигән указ (I. IX. 1722) чыгарыла Шул ук вакытта татарларны аерымлау чаралары да күрелә башлый. Урал буйларына качып китүләрне туктатыр өчен дигән сылтау белән. Казан һәм Уфа ' ЦГАДА. 248 ф, 5 тасвирл . 238 төпләм. 490 491 б. б 1 ЦГАДА. 248 ф 4 тасвирл . 169 төпләм: 7 тасвирл, 387 төпләм. ’ Архив чыганакларыннан лип күрсәтелмәгән христианлаштыру тарихы материаллары Е. Маловнын «О Новокрещенской конторе» (1878) дигән китабы буенча алына губерналарында хәрби заставалар тозү башлана. 1729—1730 еллардан Кама аръягы саклану сызыгын кабат янарту эшләре башланып китә Кама-Чирмешән аралыг ындагы төбәкләргә отставкадагы һәм запастагы драгуннар күчереп утыртыла Алар хәрәкәтчән ландмилиция отрядларына берләштереләләр Кичуй. Яна Чишмә кебек ныгытмалар төзелә. Кече жөз казакълары Русиягә кушылып, дәүләт чикләре Арал диңгезенә якынлашкан көннәрдә Кама буенда хәрби ныгытмалар төзүне чик сызыгын ныгыту дип карарга мөмкин түгел. Чик сызыгы Урал аръягына күчкән XVII йөздә үк Камада ныгытмалар төзү (1652—1656). нигездә, татарбашкорт халыкларын аеруга каратылганын революциягә кадәр үк Мөнир Һади билгеләп үткән иде: «Казан вә башкорт йирләре забт ителгәч, аялар арасындагы мөнәсәбәтне бетерер өчен. Кама аръягы сызыгы бина ителмеш ..»' Казан Кремлен төзәтү эшләре башлап жибәрү2 кебек чаралар да нигездә шул максатка, шул социаль катлау активлыгына басым ясауга каратылган иде Әмма Анна Ивановна. Елизавета Петровналар заманындагы дәһшәтле хәлләр белән чагыштырганда. Беренче Петрның бу чаралары мәсьәләне нигездә сәяси юл белән хәл итүгә юнәлтелүе аңлашыла Объектив тарихи процессны сылтау итеп, ул әле, стихияле афәт сыман, гаепсез халык өстенә ябырылмый, бәлки шул процесс нәтиҗәсендә тууы ихтимал хәлләргә алдан ук әзер торырга гына тырыша Икенчедән, аның бу хәрәкәте үзеннән соңгы патшалардагы милли чикләнгәнлек төсмерен дә ул кадәр кискен рәвештә сиздерми әле. Мәсәлән, шул ук елларда ул. элеккеге боярлар кебек үк, илне законсыз жәберләү-талау юлына баскан урыс дворяннарының бозыклыкларын тикшерү эшен дә башлап жибәрә Тарихчыларның әйтүенә караганда, андый дворяннарны да ул. тәхеткә утырган елларында стрелецларны туздырганы кебек, шәфкатьсез тармар итәргә жыена Иран белән башланган сугыш бу жәза көнен кичектерә һәм Беренче Петр кабат бу мәсьәләгә әйләнеп кайта алмый үлеп китә.’ Йомышлы татарларның дәүләт хезмәтенә атлыгып торулары да Петрда аларга карата берникадәр ихтирам уяткан, ахры 1749 -1750 еллар вакыйгаларында татарларның үз хокукларына дәлил итеп кигергән Петрнын Әстерхан указын (19.V1.1722) шул ихтирамның чагылышы дип бәяләп була. Анда указны үтәмә- үчеләрне каты жәза белән куркытып, христиан динендә булматаннарны көчләп чукындырмаска, мөселманнарның каберлекләрен һәм мәчетләрен туздырмаска, дип күрсәтелгән була.4 Йомышлы татарлар карашында дәүләтне һәм закон нигезендә оештырылган тәртипләрне идеаллаштыру кебек гамәлләр Петрнын шул типтагы чаралары тәэсирендә мәйданга чыккан булырга тиеш Патшаның шундый сәясәтенә жавап буларак. Беренче Петр дәверендә йомышлы татарлар эшчәнлегендә, үз халкы хокукларын даулап йөрүгә караганда, дәүләт хезмәтенә омтылу теләге өстенлек итә Беренче Петр үлгәннән соң дәүләтнең йомышлы татарларны эзәрлекләве, сугыштагы кебек, ачыктан-ачык хәрби көч белән тар-мар итүгә Йөз тота Җирле хакимнәрнең шундый сәясәт үткәрүенә жавап рәвешент ». татарларның югары катлам бюрократ иягә каршы көрәше дә һаман киңрәк колач ала Бу хәрәкәтнең башында йомышлы татарлар тора Шул процесс тәэсирендә, тагарлар үзләрен бердәм, бер халык игеп сизә башлыйлар. Бу чорда татарлар арасында башланган һәртөрле хәрәкәт (мәгариф) челтәрен төзү, мөрәҗәгатьләр язу (һ б) халыкның менә шул милләт булып оешуының тышкы чагылышына әйләнә Ул хәрәкәтләрдә катнашучы лар «бөтен халык исеменнән» сөйлиләр Моңарчы сизелмәгән бу яңалык хөкүмәтне сискәндерә һәм бик тә ярсыта Аңа чик куям, дип хөкүмәт татарларга карата кискенрәк, аяусызрак чаралар күрә башлый Эзәрлекләүнең көчәюе А П Волынский Казан генерал-губернаторы булган 1725 1730 ел ларда күзго ташлана. Губернаторлыгының соңгы елында ул халыктан үз файдасына «салым» җыйдыра Вакыйга болай була: 1727 елда Сенат Иранга тәрҗемәче итен җибәрер өчен’ Казан өязендәге татар муллаларын җыю турында әмер бирә Бер елдан бу указ юкка чыгарыла А П Волынский әмернең үзгәртелгәнен яшереп, сезне Иранга барудан азат итәм. дип муллалардан үз файдасына акча җыясы итә Муллалар үзләре дә бу кармакка эләгергә әзерләнгән ' «Шура». 1909. № 14. 433 б ’ 11ГАДА. 248 ф ' тасвир . 102. 107 төпләм. ' Никольский II В Конспект по истории народностей Поволжья. Казан. 1919. 58 59 б'б « ЦГАДА, 248 ф. 14 гаспнр. 803 төпләм. 968 6 Бу указный оригиналы Ссяагта табытманына ишарәләп. I Малой кебек кайбер тикшеренүчеләр аны татарлар уй.гап чыгарган норсә кебек бәялиләр Е Малов О новокрещенской конторе, 1878 243 6 * I I.ки I Га тартарда сыйныфлар тарихы Казан. 1925 була. Зөя өязеннән Персиягә җибәрелергә билгеләнгәннәре «Калыр өчен берәр чара юк микән?»— дип. Коллар авылы йомышлы татары Габдулла Атманов аша губернаторның ышанычлы хезмәтчесе керәшен Василий Кубанецка мөрәҗәгать итәләр. Икенче көнне үк В Кубанең: «Губернатор белән сөйләштем Авыллардан акча җыеп. Мәскәүгә гариза бирүчеләр җибәрергә киңәш итә».- дип җавап кайтара. Иранга җибәрер өчен Казанга җыелган муллаларны да авылларга, халыктан акча җыярга кайтарып җибәрәләр Сайланган челобитчиклар акча җыеп. Казанга килгәч. В Кубанец: «Мәскәүгә барып җәфаланып йөрүнен кирәге юк. Татарларны Персиягә озатмау турындагы указны губернатор үзе чыгартырга вәгъдә бирде»,— дип акчаларны алып кала 1 1730 елның җәендә Сабаның Йосыф мулла Мөхәммәтев һ. б Персиягә тылмачлыкка җибәрелергә билгеләнәләр Алар Казан сәүдәгәре Яков Каменев аша губернатордан үзләрен бу сәфәрдән азат игүне сорар өчен Казанга Саба сәүдәгәре Рәим Аитовны җибәрәләр (125 б ) А П Волынский Я Каменев аша бу муллаларга: «500 сум акча бирсәләр, аларны Персиягә китүдән азат итәм»,— дигән хәбәр ишеттерә. Муллалар: «Бездә ул кадәр акча юк шул».— диләр Я. Каменев, губернатор сүзләре нигезендә булса кирәк «Өч деншик алып чыгыгыз да өязләрдән җыегыз. Карышучылар булса, Казанга (губерния канцеляриясенә) алдырыгыз».—дип киңәш итә (125 б.) Шул рәвешчә. Арча юлы авылларыннан — 402 сум. Алат юлы авылларыннан 115 сум җыеп губернаторга китереп бирәләр. Губернаторның «эшләре» көйләнә Ул арада Мәскәүдән яңа указ килә 1 нче ревизия буенча. Воронеж губернасында яшәүче йомышлы татарлардан 12087 кеше Казан адмиралтействосына лашманлыкка язылган була 1729 елның 24 апрель указы еракта яшәүче лашманнардан ясак кына алып Воронеж губернасы өчен лашманлыкны Казан. Зөя өязендәге ясаклы татарларга йөкләргә күрсәтмә бирә 10 11 Әмма 1730 елның 17 июль указы Казан. Зөя өязе татарларын лашманлыктан азат итеп, бу эшне кабат воронежлыларның үз җилкәләрендә калдыра (105 — 106 бб). Инде А. П Волынскийга «лашманлыктан азат итү» указы өчен татар авылларыннан акча җыйдыру мөмкинлеге туа. Авыллар гөж килә Старшиналар, сотниклар халыктан акча җыеп, Иранга китүдән, лашманлыктан котылган кебек үк, бөтен авыр салымнардан котылу фикерен илгә тараталар. Акча җыю хәрәкәте Казан, Зөя өязе чикләреннән чыгып. Идел буенда татарлар яши торган бөтен өлкәләрне иңләп ала. Бу хәрәкәтне оештыруда старосталар, сотниклар актив роль уйный. Авыл җәмәгатьләре шул эш артыннан йөрер өчен махсус кешеләр сайлап, аларга үз исемнәреннән эш йөртергә тулы хокук бирә Шул хәрәкәт кызган бер вакытта. А. П Волынский Казан генерал-губернаторы эшеннән азат ителә Ул Мәскәүгә кайтып китә Татарлар, «выбор- ный»лар сайлап, шунда ук аның артыннан Мәскәүгә вәкилләр җибәрәләр. Сенатның бу мәсьәлә буенча тикшерү материалларында ул вәкилләрдән Җөри юлы Дусайкичү авылы татары Юзәй Атнагулов. Башавы авылыннан Мәмәт Ермаков (Ярмәк улы). Зөя өязе Әмин авылы татары Биктимер Әхмәтовлар исеме бар Зөя өязе Шәмәк авылы татары Гайса Кашаев Мәскәүгә ясаклы татарлар балаларына төрле телләр өйрәтер өчен мәктәп ачарга рөхсәт сорап килгән була (10 б). Соңыннан килүчеләр артыннан ана «Волынский эше» буенча йөрергә җыен карарын җиткерәләр. Юшады авылыннан Габдуш Госманов та Мәскәүгә элегрәк килгән. Ана мир җыены таныклыгын Мәскәүгә «сәүдә эше белән килгән» Саба сәүдәгәре Рәим Аитов тапшыра (16 б) Арча юлы Байкы авылы татары Сөбхан- кол Иманколовның да Мәскәүгә килгәненә инде өч айдан артык үткән була Ул Берг Коллегиясенә, тимер рудасы табуы турында хәбәр итәргә теләгән Югарыда күрсәтелгән «вәкилләр» белән бер өйдә яшәгән Тегеләр моңардан «мир эшләре» буенча йөрүен үтенгәннәр «Вәкилләр» А П Волынскийдан 2500 сум акчаны кире кайтарып бирүен сорыйлар. Бу вакыт инде кайбер хәбәрләр Сенатка да килеп җиткән була Казанның яна губернаторы Михаил Владимирович Долгорукий декабрь, январь, февраль айларында Казан һәм Зөя өязләре татарларыннан Волынскийның үз файдасына акча җыйдыруы турында тугыз шикаять хаты алуы турында Сенатка хәбәр итә Губерна канцеляриясе Казан өязеннән 79 сотникны, Зөя өязеннән ике сотникны чакырып сорау алг ан һәм шул күрсәтелгән хәлләрнең дөрестән дә булганын ачыклаган Сенат һәм Казан губерна канцеляриясе да- 10ЦГАДА. 248 ф. 5 тасвир, 238 төпләм. 118—119 б. б Алда бу делодан алынган материалнын битләре текст эчендә генә күрсәтеләчәк 11Лашманнар саны 1817 ел указы чорына 120000. 1836 елларда 160500 кешегә җиткәне билгеле цралеренө якын торган А. П Волынскийньш бу хәлләрдән хәбәрдар булмавы мөмкин түгел. Шуңа күрә ул татарлар белән араны тизрәк өзәргә ашыга. Волынский вәкиле Андрей Борисов: «Алпавыт бүген-иртәгә Мәскәүдән походка китә Ул походка китсә, бер тиен дә ала алмыйсыз Хәзер ул сезгә 800 сумнар кайтарып бирергә риза Коры кул белән калмыйк, дисәгез, шуны алыгыз да. 2500 сумны тулысынча алдык, дип язу бирегез», дип киңәш итә Выборнынлар уйлашалар, уйлашалар да. 16 мартларда тылмач Алексей Тәфкилев өендә 2500 сумга расписка биреп, шул 800 сум акчаны алалар 1731 елның 18 мартында Казан губернаторы хәбәрләмәсе Сенат утырышында тикшерелә башлый. Сенат А П Волынскийны чакыртып, аңардан шул мәсьәлә буенча сорау алырга карар бирә. Әмма йә «өйдә юк» дип. яки «авырый, һичкемне кабул итә алмый» дип. ике баруында да Сенат секретарен Волынский өенә кертмиләр. Сенат бу зур түрәдән ничек тә жавап алыр өчен дүрт пункттан торган «сораулык» төзи һәм аны гаепләнүченең өенә җибәрә 1731 елның 24 мартында Волынский бу сорауларга жавап кайтара. 26- 27 мартта «ходок» булып килгән татарлардан сорау алына Бу «вәкил- ләр»нен җаваплары буенча татарлар арасындагы хәрәкәтнең программасын якынча билгеләр! ә була. 1. Ясак җыюны откупшикларга бирмәскә. (Күренә ки. ясак турында да сүз кузгатыла, ягъни хәрәкәт йомышлыларнын гына түгел, гомумән, барлык татарларның, шул җөмләдән, ясаклылар мәнфәгатен яклауны да максат итеп куйган) 2. Авыл арасында сатылган ат өчен пошлина алмаска, ярминкәләрдә сатканда гына пошлина түләтергә 3. Бакуга һәм Гиляш а (Төньяк Иран) татар укымышлыларын тылмачлыкка җибәрмәскә 4. Качып киткән ясаклы татарлар салымнарын авылдашларыннан түләтмәскә 5. Поташ эшләренә, поташ заводларына татар авылларыннан целовальник- лар алмаска. 6. Авылларга урманнардагы кораб эшләренә яраксыз агачлардан һәм чыбык-чабыктан файдалану хокукын бирергә 7. Татарларны башкалар өчен лашман эшләренә җибәрмәскә Бу таләпләрнең барысы да татар халкының дәүләт белән үзара мөнәсәбәтләрен закон белән билгеләнгән ныклы бер тәртипкә кую өчен көрәшкә кузгалганын күрсәтә. Казан. Зөя өязләрендәге татарлардан губернатор файдасына өстәмә салым җыелганын бу ходоклар да раслый Авыллардан акча җыюга ярдәмләшер өчен. Волынский хәтга губерна идарәсеннән солдатлар да җибәртә Выборныйлар җавабында ачыкланган фактларны искә алып Волынский өчен яңа сораулык төзелә. Бу түрә файдасына күпме акча җыелганын аныклар өчен, акча җыелган авыллар сотникларын кабат җавапка тартырга, акча җыюда катнашкан деньшикларңы табып, алардан сорау алырга Казан губерна идарәсенә күрсәтмә бирелә Сенат боерыгы буенча, ахры, акча җыю эшендә зур активлык күрсәткән унбишләп старшина ку п а а пана Хәрәкәтнең колачы ачыт рак билгеләнгән саен Сенат тикшерүендә дә А. П Волынский фигурасы артка чигенә бара һәм. ниһаять, бөтенләй күздән югала «Эш» татарлар арасындагы хәрәкәтне җентекләп тикшерүгә генә кайгыгг кала Дөрестән дә. Волынский кыланышларын болай тәфсилләп сөйләр өчен әллә ни зур сәбәп юк. Колониаль коллыкта яшәгән халыкның зур түрәләр, хисапсыз күп бюрократия тарафыннан алдап талануы искитәрлек нәрсә түгел Әмма, милләт булып оешу чорына борылганда, татар халкы арасында булып үткән шул шактый көчле иҗтимагый хәрәкәт гадетн хәл түгел иде Бу хәрәкәтнең рухын дәүләт белән халык арасындагы мөнәсәбәтләрне кануный ныклы бер кагыйдәгә нигезләү теләген Беренче Петр реформалары тәгсирсндә татар җирлегендә ярал тан алдынгы бер карашның чат ы тышы дип бәяләп була Анын яшәвенә юл кую татарларда гына түгел, гомумән. Русиядә прогрессив көчләр язмышы өчен шактый нәтиҗәле булыр иде Әмма Беренче Петр тәрбияләп үстергән дәүләт тшлсклсләре. сәяси яңаруны яклаучы көчләр, үз тәренең ешшаль табигатьләре буенча моны аңлаудан әле шактый ерак торганнар Урыс җәмәгатьчелеге эчендәге алдынгы демократик көчләр до әле тиешле дәрәҗәдә формалашып җитмәгән иде Нәтиҗәдә, татарлар ■расында ы яңару аардане ы үто фажи| «ле агмышаа ran була Ха тар каганлыгы вакытыннан ук көнчыгыш славяннар Дала халыклары тарихы даирәсенә тартылалар. Киң Кыпчак даласы халыклары белән көнчыгыш славян кенәт.тск тәре арасындагы сәяси бәйләнешләрне тагын да ныгытуда мон гол явы (1236—1240) соңгы хәлиткеч вакыйга була. Урыс кенәзлекләре дә Алтын Урда белән тыгыз бәйләнештәге урдалар— олыслар статусын алалар. Дала берлегендә урыс кенәзлеклоренә. өлкәнең этник-г сот рафик үзенчәлекләренә бәйле рәвешлә, хәтта берникадәр унайлырак мөмкинлекләр дә булган. Дала халкы (күчмәннәр) тарихында һәрчак зур активлык күрсәткән аерымлану омтылышы бу этннк-географик чик буе төбәкләрен үзенең табигый әшнәсе дип санаган. Аерымлану омтылышын — далада яна сәяси берләшү үзәге булу дәгъвасын күтәргән төрки олысларга каршы көрәштә үзәк хөкүмәт тә мондый дәгъвага этник яктан хокукы гок дип саналган урыс кенәзлекләрендә үзенең иң ышанычлы таянычын гына күрә. Берләшү юлына баскан Мәскәү кенәзлеге бу ике кара-каршы көчне үз файдасына бик оста файдалана Дүртенче Иван заманындагы Мәскәү сәясәте моңа ачык мисал. «Казан Сарай миссиясен үзенә алырга тели».— дигән шохмньг куертып, урыс дипломатиясе Җаек буе. Әстерхан-Кавказ төркиләренең Казанга каршы берлеген. Кырым ханлыгының бу берлеккә эчтән теләктәшлеген тудыруга ирешә Шул көчләрнең һәр яктан тоташ кысрыклавы тгәтижәсендә. Казан үз теләге белән Мәскәү ихтыярына тапшырылырлык халәткә җиткерелә. Казанны басып алуын Иван Грозный бабаларының биләмәсен үз кулына кайтару дип атый Бу урыс дәүләтенең яңа хәрби-сәяси программасы иде Ягъни Мәскәү инде Даланы берләштерүне максат итеп алган яңа үзәк. Алтын Урданын. соңрак исә. гомумән. Чынгыз империясенең варисы, бердәнбер мирасхуры буларак мәйдан тота башлый. Бу дәгъвага берникадәр законлы төс бирер өчен, күз буяр өчен генә булса да. Мәскәү патшалары үз сарайларында татар ханзадәләрен асрый башлыйлар. Алар дәрәҗә ягыннан урыс кенәзләреннән өстен куелалар, һәрчак патша янганда буталалар, патша янында утыралар. Иван Грозныйның Опричнина елларында Касыйм ханы Симеон Бикбулатовичны Земщина «патшасы» итеп «күтәрү» шамакайлыгы. Алексей Михайловичны хәтта төнлә уянып чиркәүгә гыйбадәткә барганда да татар ханзадәләре озата баруы тарихта билгеле. Бер үк вакытта мондый йолалар, күрер күзгә генә булса да. татарлар урыс халкының «тиң хокуклы» союздашы икәнен дә искәрткәннәр. Беренче Петр бу шамакайлыкларга кискен чик куя Малай чагыннан ук булачак патша күңелендә Мәскәүнен Нимес бистәсенә мәхәббәт уяна, ягъни Петр малай чакта ук инде Русиягә Көнбатышка якынаю кирәклеген сиземли башлый. Патша инде үз тирәсенә татар шаһзадәләрен түгел. Көнбатыш белгечләрен җыя башлый Бу әһәмиятсез, очраклы бер хәл генә түгел. Бу урыс дәүләте тарихи үсешенең яна баскычка үтүе билгесе - урыс дәүләтенең татарларга һәм. гомумән, Дала халыкларына мөнәсәбәтенең гәптән үзгәрүе иде Инде Русия мондый буйсындырылган халыкларга. Көнбатыш Европа колонизаторлары кебек үк. колониаль коллар итеп кенә карый башлый. Урыс патшалары тирәсендә татар ханзадәләре урынын Лефортлар. Минихлар. Бироннар биләп ала. Татарларның дәүләт хезмәтенә ашкынулы гражданлык активлыгы уянуы дәүләт аларның элеккеге юк-бар сәяси ролен дә тулысынча юкка чыгаруны максат иткән һәм шул юнәлештә эзлекле чаралар күргән көннәргә туры килә. Татарларның уяну хәрәкәте башлангыч чорында ук. шул рәвешчә. Русиядәге гаять көчле реакцион урта гасырчылык белән генә түгел, көчле империягә әйләнгән урыс дәүләте белән дә иң кискен конфликтка юлыга. Беренче Петр үлгәннән сон ул керткән яңалыклар язмышы зур куркыныч астында кала. Яңалыкка каршы ажгырып торган реакцион көчләрнең ярсуын бераз булса да тынычландыру очен. аларта ниндидер ташламалар ясау кирәк иде Хакимнәр бу вәхши көч «авызына» Идел буе халыкларын ташлау белән котылырга уйлый. Бу адым яңа империя хөкүмәтенең реакцион руханиларга, урта гасырчылыкның ин күп тармаклы һәм актив катламына, үзенең традицион (көчләп чукындыру!) сәясәтенә турылыклы калуын искәртүгә, шул рәвешчә, алар каршылыгын берникадәр нейтральләштерүгә дә төбәлгән сәясәт иде. Идел буе халыкларын чукындыру сәясәте әнә шулай тагын да дәһшәтлерәк күләмдә кабат җанландырыла. Реакцион православие тарафдарларын күпмедер канәгатьләндергән шушы чара дәүләтнең татарларга карата ниятләренә дә җавап бирә иде: бу халыкка колониаль коллык камытын кидерер өчен, алардагы яңаруны, җанлануны үтерергә кирәк. Моңа исә халык арасына таркаулык кертү аша гына ирешергә мөмкин иде. Чукындырудан нәкъ шул таркаулык кертү максаты күзләнгәнен шул заманның материаллары да ачыктан-ачык исбатлап тора. Көчләү, җәберләүләр белән халыкның бер өлешен генә чукындырса да. самодержавие керәшен татарларын ислам динендә калган кардәшләренә картны куюга ирешә: ислам динендә калган татарларның чукынган кардәшләренә карата ачуын кыздыра Боларнын үзара бәрелешүләрен тыю сылтавы астында, халыкны ачыктан-ачык хәрби көч яр- Дәмсндә кысу, җәберләү, тала у-көчсезләндерү процессы башлана ЦГАДАда Зөя провинция консәсенсн шул чордан сакланып калган «эш»ләре бар (441 ф.) Бу «эш»лориен күбесенә керәшеннәр белән иске диндә калган татарлар арасында бер-берсенең атын, малын урлап сую. игенен таптату, йортын ул төртеп яндыру, кызын хатынын көчләү; күсәкләр белән сугышу, үтерешү кебек әшәке, мәгънәсез ызгышларны тикшерү материаллары тутырылган. Аларга карап: '•Әйе. иаризм халыкны үзара ызгыштыруда шактый зур нәтиҗәләргә ирешкән1» дияргә генә кала Кыскасы. XVIII йөзнең икенче чирегендәге чукындыру тарихы татарларда башланган милләт булып берләшү, яңару, җанлану хәрәкәтенең буылу тарихы ул XVIII йөзнең утызынчы елларыннан чукындыру хәрәкәтендә яна этап башлана Җирле хакимнәрнең, поплар, миссионерларның халыкларны чукындыру кебек эшләрен оештыру һәм координацияләү өчен. 1731 елда Зоядә «Новокрешенская комиссия» дигән оешма төзелә. 1740 елның 17 сентябрь указы белән ул оешма «Новокрешенская контора»га әйләндерелә Бу оешманың үзәге итеп Зоядәге Богородица монастыре, оешманын җитәкчесе итеп исә архимандрит дәрәҗәсенә күтәрелгән миссионер Алексей Раифский билгеләнә. 1732 елда А Раифский чукындыру эшләрен җәелдерү турында үзенен проектын Синодка тәкъдим итә. Әмма аңа үзенен планнарын гамәлгә ашыру насыйп булмый кала 1732 елда Казан епархиясенә башлык итеп билгеләнгән Илларион (Рогалевскнй) белән А Раифскин 'Новокрешенская комиссия»гә бирелгән акчаны бүлешкәндә ызгышалар. бер-берсе өстеннән Петербургка әләк яза башлыйлар. Дәүләт акчасын үзләштерүләре фаш ителгәч. А Раифскийны Петербургка чакырып алалар һәм ул инде шуннан кабат әйләнеп кайтмый аны «Новокрешенская комиссия» эшеннән читләштерәләр 1735 елда Илларионны да Казаннан Черниговка күчерәләр Шуннан соң да әле икс-оч ел буе бу комиссия эше эзгә төшә алмый. 1738 елда архиепископ Гаврил да Казаннан Устюгка күчерелеп. Казанга әрхәрой итеп Устюгтан Лука Конашсвич китерелә «Крещенская контора»ның дәһшәтле эшчәнлек еллары менә шул Лука Конашсвич әрхәрәй булган елларга туры килә. Бу чорда инде хөкүмәт гә чукындыру эшен яңабаштан оештырырга керешкән була 1740 елда җирле халыклар телен белгән угызлап грамотлы поп габып. миссионерлык эшенә әзерләү өчен Петербургка җибәрү турында указ чыгарыла Синод аларны. Петербурга җибәрмичә. миссионерлык ипенә Казанда гына әзерләргә күрсәтмә бирә (ПС 3 . XI № 8090) 1740 елның 11 сентябрендә Казан. Әстерхан. Сембер. Нижегород. Воронеж губерналарындагы мосслман һәм мәҗүси инороде- цларны чукындыру турында указ чыгарыла. Е Малов бу указны «чукындыруның төгәл инструкциясе һәм программасы» дип агын Указ «Новокрешенская конторамны материал һәм кадрлар белән тәэмин игү эшен яна баскычка күтәрә Дәүләт чукындыру эшенә һәр елны ун мең сум акча, биш мен чирек икмәк бирүне планлаштыра ( аратов белән Царицын арасында яна керәшеннәр өчен мен кешелек авыл салып. анда ике поп. бер дьякон, өч церковник билгеләргә, чукын- маганннрдан җыеп, елына попларга алтмыш сум акча, алтмыш чирек арыш һәм бодай оны дьяконнарга кырык сум. кырык чирек он. церковник ларга утыз сум һәм утыг чирек он бирү планлаштырыла Указ буенча. «Новокрешенская кон- тора»нын штаты яңартыла һәм киңәйтелә Бу коггтора җитәкчесе итеп Мәскәү Духовная Ака темня укытучысы Дмитрий Сеченев билгеләнә Аңа биш ярдәмче һәм кирәк кадәр со г гаг тар бирү тиешлеге күрсәтелә Бер ел да үтми. Д Сеченев тагын дүрт ярдәмче сорап Синодка мөрәҗәгать итә Синод анын үтенечләренә һәрчак уңай мөнәсәбәт күрсәтә Мәсәлән. 1740ел указында яна чукынган кешеләрне иске диндә казган кавемдвшләрс арасыннан күчерү (аеру) тиешлеге күрсәтелгән була Бу күчерү ипләренә җитәкче игеп Андрей Жуков дигән кеше билгеләнә Әмма бу кеше гырг-нн ti.iiы Д Сеченевны канататыәнлерми 1742 елда ук шгдс Д Сеченев аның урынына Зөя шәһәренең элеккеге воеводасы Борис Ярцевны тәкыим итә 1742 е г га бу ипкә Ь Ярцев билгеләнә 1742 елнын сентябрь башында Д Сеченев Нижеюрод епискобы итеп билгеләнгәч. Синод «Новокрешенская контораны Зоядә калдырыргамы? Конторага җитәкчелеккә кемне билгеләргә’» гип анардан ук киңәш сорый 1740 ел указында яна чукындырылганнар арасында христианчык катый- дәләрсн җәю максатында һәм һәр ха тыкнын үз эченнән шул телне яхшы белгән рухани lap ә гер i-ү эчен. Каэан епархиясендә һәркайсы утызар укучы укытырлык дүрт яна керәшен мәктәбе ачу тиешлеге дә күрсәтелгән Аларны оештыру эшен иаризм А Г.гифскиП проекты нигезендә. 1735 ел тарла ук башлап җибәрт әи була Ул эш | 749е г га II4H.I г амэлтоатиа Иһндый гәвамлы г азаплар белән оештырылган бх гүрг бәләкәй мәктәп гомерсез булалар 1753 елда Казанның Татар бистәсен г ■ Кабан кү ге бхенда «Ү юк яңа керәшен мәктәбе» төзелә. Зөя. Алабута. Царсвокакшайск (Йошкар-ола) мәктәпләре исә ябыла Аларнын укучылары Казан яңа керәшен мәктәбенә күчерелә. Бу мәктәпләрдәге укучыларны ата-анала- рыннан көчләп тартып алып җыялар. Ул балалар котычкыч язмышка дучар була. М М Щербаков «Статистика в рассуждении России» дигән язмасында ул мәктәпләр гурында: «Яна керәшен мәктәпләре укучыларының күбесе ачлыктан үлеп бетте»,— дип күрсәтә. Мәктәп бинасы таушалып шул дәрәжәгә житә ки, 1792 елда ремонт ясау мәсьәләсе күтәрелгәч, аңа ремонт ясау мөмкин түгеллеге ачыклана һәм яңа бина салырга мәҗбүр булалар Әмма яңа бина да ул мәктәпне юкка чыгарудан коткарып кала алмаган Күренә ки, халыклар язмышында бу мәктәпләр дә, «Новокрещенская контора» кебек үк, дәһшәтле роль уйныйлар'. Миссионерларны саклар өчен дигән сылтау белән махсус командалар оештырыла, һәр губерниядә бу командаларга житәкче итеп чипы майор дәрәҗәсеннән дә түбән булмаган «комиссарлар» билгеләнә. Мәсәлән, Нижний Новгород губерниясендәге отрядка башлык итеп майор Гаврило Ларионов, Казан губерни- ясендә майор Лазарев, Воронеж губерниясендә майор Борис Ярцев, һәммә командаларга житәкче итеп исә коллежский советник Федор Вячеслов билгеләнә. Самодержавие бу көчләүләргә халык каршылыгын булдырмау чараларын да алдан кайгырта. Мәсәлән. 1728 елда патша губернатор һәм воеводаларга: «Халыкларны чукыну юлыннан аздыручыларны эзләп табарга, аларны һич кызганусыз үлем жәзасына тартырга, мәчетләрен яндырырга», - дип наказ биргән була. 1740. 1742, 1744 елларда бу «наказ» ны кабаткабат искә төшереп торалар Җирле хакимнәр, патша шулай төртеп күрсәтеп, рухландырып тормаса да, халыкларны эзәрлекләүдә чикне-чаманы белмәгәннәр Мондый «наказ»ларның чьпуы эзәрлекләнүче халык үзенә һичбер кайда ярдәм, таяныч, закон таба алмасын, яклауны эзләп йөрмәсен, дип күрсәтүгә генә хезмәт иткән Җәмәгатьчелекне куркытыр өчен һәм фаҗигале хәлләрнең сәбәбен эзәрлекләнүче. җәберләнүче бичараларның үз өстенә ябып калдырыр өчен, царизм нәкъ шул чорда шау-шулы тикшерүләр һәм хөкемнәр башлап жибәрә. Аларның нидән гыйбарәт икәнен, мәсәлән. Зоя өязе. Әстерхан. Оренбур процессларына карап билгеләп була. 1742 елда хөкүмәт губернаторларга мөселманнар Мөхәммәт диненә мәҗүсиләрне үгетләмиләрме? Мөмкин булган барлык чаралар белән шуны тикшерергә һәм гаеплеләрне каты җәзаларга»,—дип күрсәтмә бирә. Зөя өязендә, сөннәтләнмәгәннәрме. дип барлык чувашларны комиссиядән үткәрәләр. 33 сөннәтле чуваш ислам динендә булганы, 260 мәҗүси чуваш сөннәтле икәне. 26 чуваш кызының татарга кияүгә чыкканлыгы ачыклана. Тикшеренүләр һәм суд эшләре 1749 ел урталарына кадәр дәвам итә. Чувашларны исламга күчәргә үгетләгән, дип 16 татарны кулга алалар һәм мәңгегә Себергә сөрергә, дип хөкем итәләр Сөннәтле чувашларны христиан диненә күчәргә үгетләргә, риза булмасалар, камчы белән суктырырга, татарга кияүгә чыккан хатыннарны ирләреннән. балаларыннан аерып, үз халкы арасына кайтарырга һәм чукынырга «үгетләргә» дигән карар чыгаралар «Крещенская контора» шикаяте буенча. Синод аларның балаларын татарлар кулында (әтиләрендә) калдырмаска, чукынган чувашларга өләшергә тәкъдим итә һәм Сенат шул хакта карар чыгара (П С ЗХШ №, 963). Әстерхан губернасында калмыклар арасында да шундый ук тикшеренүләр үткәреп, татарлар күпмедер калмыкны мөселман итү турында шаулы тикшерү башланып китә2 Оренбур губернасында да (Җаек шәһәрендә) утыз татарның калмык хатыннарына өйләнгән булуы ачыклана. Татарлар: «Ата-бабаларыбыз Җаекка күчкәннән бирле бездә калмык кызларына өйләнү гадәт булып калган Кайсыбызның әнисе, кайсыбызның әбисе калмык», - дип күрсәтәләр. Сенат Әстерхан һәм Җаектагы калмык хатыннарын татар ирләреннән аерып алып, Ставрополь әязенә, чукынган калмыклар арасына күчерергә һәм чукындырырга дип карар чыгара Әмма монда аларны — «мөселманлыкка аздыручыларны» Оренбурга һәм Әстерханга җыеп, каты җәза белән янап, киләчәктә бу халык белән һәртөрле бәйләнешне туктатырга кушу карары гына чыгарыла. Шул рәвешчә, һәр яклап әзерлек чаралары күрелгәннән сон. ясалма шау-шу тавышлары астында 1740 елда Идел буе халыкларына каршы һөҗүмгә сигнал бирелә Ләкин. Анна Ивановна үлгәч, тәхет тирәсендәге шау-шулар бу эшне берникадәр кичектереп торырга мәҗбүр итә. Елизавета Петровна тәхеткә утыргач һәм берникадәр сәяси тотрыклылык төсмерләре сизелгәч үк, миссионерлар бу мәсьәләгә кабат әйләнеп кайталар. Руханиларны үз ягына аударудан файда күрергә комарланган Елизавета Петровна аларның тәкъдимен ике куллап күтә1 Е Малов. Новокрешенские школы в XVIII в Казань. 1868 97—116 бб » П С 3 XIII т № 9722. реп а тырга әчер тора. Әмма татарларга каршы һөжүмгә ниндидер ..онлылык төсмере бирер өчен, берәр сылтау, боерыкка нигез булырлык юридик билгеләмә табарга кирәк була Бу билгеләмәгә сылтауны «Новокретгенская контора» житә- кчесе Дмитрий Сеченев табып бирә 1742 елда ул Синодка татарлар өстеннән шикаять яза Христиан динентәге кешеләр (керәшеннәр) яшәгән жирдә мәчетләр эшләү килешми Алар христиан күнеленә коткы сала, янәсе Патшаларнын «моннан сон яна мәчетләр салмаска», дигән указы бу туга да карамастан, татарлар янадан яна мәчетләр коруны дәвам иттерәләр -ип зарлана Д Сеченев' Синод шул хакта Сенатка рапорт яза һәм патша указьгнн.иг сон салынган татар мәчетләрен жимерергә. янадан мәчет салуны тыярга, хрис н тинендәге кешеләр керәшеннәр булган җирдән татарларны күчереп жибәрерь дигән тәкьдим кертелә Сенат бу тәкъдимнәрне хуплый. Шуннан инде. Сенат карары нигезендә, мәчетләрне җимерү хәрәкәте башланып китә Фактлар бу хәрәкәтнең дә төрле мәкер-хәйләләргә нигезләнеп, җентекләп әзерләнгән булуын күрсәтә. Д Сеченевнын «тыю указыннан сон мәчетләр салу» фикере 1736 ел указын күз алдында тотып языла 1736 елның 11 февралендә Казан губернасына, шул ук елнын 15 мартында Уфа провинциясенә мәчет һәм мәктәпләр салу эшен тыеп указ җибәрелгән була Сенатның «патша указларыннан сон салынган мәчетләрне җимерергә», дигән указы алынганнан соң. Казан губерния канцеляриясендә 1593 елда патша Федор Иванович «Казан воеводаларына җибәргән указны «табалар» Яна «табылган» бу документ нигезендә. 1736 елдан соң түгел. 1593 елдан сон салынган барлык мәчетләрне махсус командалар белән һәр авыл саен җимереп йөрүгә әйләнә Авылларының мәчете 1593 елга кадәр, ягъни шуннан 150 ел элек салынганын исбат итә торган документ, билгеле, бер авылда да булмый Федор Ивановнчнын 1593 елгы «указы»нда да. нәкъ Д Сеченев хатында һәм Синодның Сенатка тәкъдимендәгечә. христиан диненд.эге кешеләр яшәгән җирләрдә мәчетләр булуына борчылу, «соңгы елларда» татарларнын һәр җирдә мәчетләр сала башлавы, христиан динендәге кешеләр яши торган җирләргә якын урнашкан мәчетләрне җимерү, татарларны аннан күчереп җибәрү тиешлеге турында «язылган»2 Кыскасы, татарларда яңару хәрәкәтен тар-мар итү эшен самодержавие рухи дөнья өлкәсенә һөҗүмнән башлап җибәрә Ул заманда мәчетләр бер үк вакытта балаларны укыту урыны да булган Мәчетләрдә китаплар, язма документлар сакланган. я| ыги мәчет китапханә һәм архив вазифасын ла башкарган Самодержавиенең мәчетләрне гыйбадәт урыны итеп кенә түгел, беренче чира па. халыкның мәдәни һәм белем-тәрбия мәркәзләре буларак эзәрлекләвең 1736 ел указында ук инде күреп була Сенатның карар чыгару хәбәре Казанга килеп җитү белән үк. прапорщик Иван Посысальшиков башчылыг ында гарнизон солдатларын җибәреп, шәһәрнең татар бистәсендәге дүрт мәчетне дә җимереп ташлыйлар (53 б ) Авылларда халык каршылык күрсәтмәсен өчен, һәр авылның сотникларын Казанга җыеп. Сенат карарын аларга ишеттерәләр (53 б). Бик тә кулай сылтау һәм «законлы билгеләмә» габып биргән өчен. Д Сеченевнын шунда ук дәрәҗәсен күтәрәләр ул Нижний Новгород губернасы епискобы итеп билгеләнә Вятка. Пермь. Воронеж. Пенза. Сембср. Әстерхан. Себер якларындагы мәчетләрне җимерү буенча да губерна идарәләре белән хәбәрләшүләр башланып китә (13. 55. 179 битләр). 60 123 битләрдә Казан өязендәге авыллар, алардагы йортлар һәм мәчетләр саны, кайда күпме мәчет җимерелү турында белешмәләр китерелә Казан өязендә, бистәнекеләрне дә кертеп. 536 мәчет булган. 1743 елга шуларның418 е җимерелә (154 б) Галич юлындагы 17. Алат юлындагы 91 мәчетнең һәммәсе җиМврело. Жүрәй юлында 97 мәчеттән берсе. Нугай юлында 135 тән илле икесе. Арча юлында 192 мәчеттән алтмыш бише калдырыла «ЭшитәТубыл губернасы һәм Әстерхан авылларында мәчетләр жимерелүтә карашлы кайбер материаллар, статистик белешмәләр дә бар Казан татар бистәсендәге мәчетләр җимерелгәч, биегәнен йомышлы татар вәкилләре (Сәфәр 5 мэров һ б ) үтенеч бирергә Сенагка килеп жигәләп Аннары бүтән өяз төрдән ю воки г.гәр кузгала Түбән авыл сотнигы Бакый Исмаилов. Сембср ояге Мәчәыи гвылы йомышлы татары Мәмәдәли Мөхәммәдев. Пенга өязе Түбән II гҗә авылы йомышлысы Даныт Кудашев иптәшләре белән шул !ЦГ ДДА. 248 ф 14 тасвир. 803 төпләм. 52 б А гда бу грамотный Will йог урталарында шул чор миләренә картын и миссионерлары .перз.ион ялган грамота бузу имнмазын искәртә өязләрнең бөтен татарлары исеменнән мәчетләрне ваттырмау турында бергә үтенеч бирәләр (21 б). Бу үтенечләр шул заманда татарлар арасында зур оешканлык, бердәмлек, тапкырлыктәвәккәллек булганын ачык сиздереп торалар. 1730 еллардагы А П. Волынский мәсьәләсе тирәсендә үзләрен тотышы белән чагыштырып караганда, бу чорда татар халкы арасында рухи үсеш, яңарыш нинди зур тизлектә барганы әйбәт күренә. Әмма, эчтәлекләре буенча, бу беренче үтенечләр әле кызгандыру, жәлләтүгә генә корылган Аларга җавап итеп. Сенат Синодның мәчетләрне жимерү турындагы боерыгын куәтләве турында кабат карар чыгара да вәкил Бакый Исмәгыйль улына кул куйдырып, шуның күчермәсен тоттырып жибәрә (34- 36 бб.) Күрәсең. Синод, мәчетләр жимерергә боерык биргәндә. Сенат указын да көтеп тормаган Юридик дәлилле билгеләмә табып кына бу карарларны үзгәртү мөмкин икәнен тиздән татарлар да төшенә башлый һәм андый билгеләмә табыла да. 1744 елда Казан бистәсе. Зөя һәм Сембер өязләре татарлары исеменнән Ибрай Сивушев. Әбляз Акбирдин, Морсәлим Майков һ б биргән үтенечтә мәчетләрне жимерү хәлләрен сөйлиләр дә яңадан мәчетләр салырга рөхсәт сорыйлар Чөнки мәчетләр халыкны ант иттерү һәм патшага ил исеменнән сәламәтлек теләп дога кылдырыр өчен кирәк, диләр (157 б.). Ягъни мәчетләрнең җимерелүе татарларны анттан — дәүләт каршысында үз өсләренә алган һәртөрле йөкләмәдән азат итә һәм. гомумән, ул заман төшенчәләре буенча, халыкны динсез калдыру аларга үзе теләгәнчә кыланырга хокук бирә, дип каралган Шуңа күрә дәүләт үзенең бу «хатасын» тиздән төзәтергә мәжбүр була. 1744 елда ук инде Сенат Казан. Әстерхан, Себер, Воронеж губерналарында җимерелми калган мәчетләрне яңа указ белән күрсәтмә биргәнгә кадәр җимермичә торырга, дип боерык чыгара (167 б.). Озакламый исә Казан татар бистәсендә 2 мәчет, авылларга 200- 300 кешегә бер мәчет хисабыннан кабат мәчетләр салырга рөхсәт указы чыгарыла (202 б.). Шуның белән мәчет гаугалары берникадәр тына Әмма нәкъ шул көннәрдә татар халкының матди тормышын чыгырыннан чыгаруны күзләп, төрле башбаштаклыклар. мыскыллаулар башлап җибәрелә Бу яңа эзәрлекләүләрне дәртләндерүче дә Дм Сеченев булган. 1740 ел указында яңа чукынган христианнарны (керәшеннәрне) үз кавеме арасыннан күчереп җибәрү планлаштырыла. Бу яңа керәшеннәр арасында ризасызлык уята. Дм. Сеченев Синодка хатында «Күченүләр - керәшеннәргә чукынган өчен җәза бирү сыман күренә, аларны матди яктан көчсезләндерә. Христиан диненә күчкәннәр булган җирдән мөселманнар куылырга тиеш», дип белдерә. Сенат аның бу тәкъдимен дә хуплый һәм 1743 елда христиан динен кабул иткән кешеләр булган урыннан мөселманнарны күчереп җибәрү тиешлеге турында күрсәтмә бирә (209. 362 бб ). 1744 елның яз башыннан татарларны авылларыннан күчереп җибәрү хәрәкәте башланып китә Миссионерлар «күчерү» гаугасын чәчү башланганда кузгатып җибәрәләр Аның ничек үткәрелүен Воронеж губернасы Шацк һәм Тамбов провинцияләре. Касыйм, Калом, Инсар өязләре татарлары исеменнән Бикбай .мирза Терегулов иптәшләре белән биргән үтенечкә карап күзалларга була Авылларыннан татарларны күчереп җибәрер очен. 1744 ел язында Воронеж губернасына командасы белән Б. Ярцев килә. Татарлар, хуҗалыкларын таркатып, ата-бабалары яшәгән җирләрдән күчәргә теләмиләр. Ярцев нәкъ чәчү өсте якынлашып килгәндә, барлык ирләрне кулга ала. Аларны салкында тоталар, кыйныйлар, ачлык белән җәзалыйлар (385 б.) Ир-атсыз калган авылларга, һичкемне чәчүгә чыгармаска, дигән боерык белән солдатлар куялар. Татарларның җирләре игелмәстән кала Икмәксез калган татарлар, ачтан үлмәс өчен, берәр кәсепкә керешү нияте белән, күченергә ризалык бирәләр, күрәсең, аларны азат итәләр. Яңа җиргә килеп урнашкач кына, күчерүче түрәләрнең исләренә җир мәсьәләсе килеп төшә. Алар «Менә татарларны күчердек Әмма бу авылларда аларга бирергә буш җирләр юк икән Җир каян алырга?»—дип Сенатка мөрәҗәгать итәләр. Б Ярцевка Сенат 1745 елда: «Җир белән тәэмин изү мәсьәләсен хәл иткәнче татарларны авылларыннан кузгатмаска (382. 399 бб). аларны кайда нинди җирләргә күчерү мөмкинлеген тикшерергә кушып указ җибәрә (382 б.). Күчерүләр төрле губерналарда булган Шул ук 1744 елда Әстерхан губернасындагы «Солтанавыл» татарларын (1119 кеше) Казан губернасына күчерү турында указлар чыгарылган. Указда шул татарлар арасыннан 73 сабый баланы. Беренче Петрның 1722 ел указы нигезендә рекрутлыкка алып. Архангел һәм Рига гарнизоннарына җибәрү турында күрсәтмә бар Керәшеннәр күчерелгәндә дә мөселманнар «өлешсез» калмаган Мәсәлән, Е. Малов «О новокрещенской конторе» китабында Котыш (Рождественское) авылы керәшеннәрен Кыязлы һәм Кади авылы татарлары җәберләве турында яза. Кади.up Кот ыштан 100 чирек басу һәм 1000 кибәнлек печәнлек жнрләрне. Кыязлылар 60 чирек басу һәм 600 кибәнлек печәнлекләрен тартып алганнар, имеш (131 биг). Бактын исә. бу Котыш авылына Сембер Пенза өязеннән керәшеннәр күчереп утыртылган икән (139 бит) Яна күченүчеләргә җирне Кыяз- лы авылы татарларыннан тартып алалар XV1I1 йөз урталарындагы чукындыру хәрәкәте тогаш менә шушындый ялган, яла. көчләү, мыскыллаулардан гыйбарәт «Новокрсшснская контора» тәхегендә Д Сеченевны алыштырган Стефан (монах булгач. Сильвестр) Головацкий да үз элгәресеннән калышмый 1749 елнын июлендә ул Тубыл митрополиты итеп күтәрелә һәм яңа урында Казан губернасында! ы һөнәрләрен дәвам иттерә Себер татарларының балаларын көчләп тартып алып, чукындырып, христианнарга өләшә, кешеләрне, богау латып. консистория подвалына ташлата һәм азатлык шарты итеп чукынуны куя Шундый ук явызлыкларны ул Урал буе башкортлары арасында да алып бара Анын халыкны көчләүләре җәмгыять өчен шулкадәр хәтәр төс ала ки. Сенат, жир те халыклар аның котырынуларыннан берникадәр яклау таба алсын өчен, башкортлар өчен Оренбурда. Себер татарлары өчен Тубылда ике рухани, ике зур чиновниктан юрган махсус комиссияләр төзергә мәҗбүр була (ПС 3.. XIII т № 9904) Б. Ярцев кебек эшлеклеләр дә «тырышлыкта» болардан калышмаган Нижегород губернасында мордвалар баш күтәреп үзләрен яклый алганнар. Урал. Себер мөселманнары махсус комиссия төзетүгә ирешкәннәр Чукындырулар вакытында, чынлыкта, хәрби хәлгә куелган Казан губернасында бу мөмкинлекләрнең берсе дә булма! ан. Яклаучысыз калган татар халкына карата бу котыр! ан гүрәләр һәр горле явызлыкны чикләнмәгән дәрәҗәдә эшли алган Менә шул таланган, үртәлгән халыктан христиан диненә күчкән кешеләр өлешендәге салымнарны да гүләткәннәр. Нәкь шул өстәмә түләүләр татар яңару хәрәкәтенең матди нигезенә халкыбыз хуҗалыгы тамырына балта чабу булган Беренче Петр 1720—1721 ел указларында «Христиан диненә яна күчкән кешеләр өч елга һәртөрле салымнардан аза! кылынсын»,—дип боерган була. Анна Ивановна заманында (1730 ел) бу указга: «Болардан алынырга тиешле салымнар христиан динен кабул игмәган нәселдәшләренә йөкләтелсен». дигән төзәтмә кертелә 1740 елларга кадәр бу указларның халык хуҗалыгына тәэсире әле ул кадәр сизелми Чөнки бу дәвердә христиан диненә күчүчеләр саны әле бик аз була. Мәсәлән. 1721 1740 елларда Казан губернасында 254660 имана җаныннан 12782 кеше генә чукынган (387 б). Әмма 1740 елдан соң хәл кискен үзгәрә 1740 елда 338; 1741 дә 8348. 1742 дә 12358; 1743 тә 10025. дүрт елда барлыгы 31069 кеше чукындырыла 1746 елдан инде мордва, чуваш, мари, удмурт халыкларын тоташ чукындыру башлана 1744 елда 4895. 1745 тә 10993. 1746 ла 73955, 1747 дә 113392, 1748 дә 38140. 1749 елнын беренче яртысында 2341.3. шул дәвердә барлыг ы 264 788 кеше христиан диненә үтә (592 б). Шулар арасында керәшен татарлары 3451 кешене генә тәшкил иткән (596 б ) Әмма ислам динендә калган татарлар христиан диненә күчкән үз кавемдәшләренең генә түгел. Идел буендагы чукындырылган йөз меңләгән мордва, чуваш, мари халыкларынын салым һәм йөкләмәләрен (рекрут, ямчы һ б) түләргә һәм үтәргә мәҗбүр ителәләр Нижний Новгород. Пенза, Воронеж губерналарында христиан диненә күчкәннәр өчен салымнарны түләү 1744 елда ук инде Казан губернасындагы татарлар өстенә йөклиләр. Кыскасы, татарлар Идел буендагы яна чукынган барлык халыкларның салымнарын түләргә мәҗбүр ителәләр Үз өлешләренә төшкән салымнарны да зур киеренкелек белән генә түләп бара алган хуҗалыклар бу көчләүләр нәтиҗәсендә бик гиз аяктан егыла 1745 елдан башлап татарлар шул мәсьәлә буенча инде Сенатка үтенеч компаниясен башлап җибәрәләр Бу чорны үтенечләр агымының ин көчәйгән вакыты дип билгеләргә мөмкин вәкилләр җибәргән гөбәкләрнсн чикләре чагыштыргысыз киңәя Казан. Ннжнни Новгород. Воронеж. Пенза. Сембер. Вягка вәкилләре үл губерналарындагы татарлар исеменнән бер үк вакытта, бер үк эчтәлекле үтенечләр белән Сенатка керәләр Сенатта бәген гагар халкы исеменнән сүз йөртәләр Сембер губернасы Идел аръягы Карамалы авылы йомышлысы Абушаһман Сәфәрев Тау ягы Югары Чанкае авылы йомышлысы Бимстов. Пенза губернасы Үзән станы Гали авыты сотнигы Ибрай Саранск өязе Ләмбер авылыннан Йосыф Баймиюв төрле төбәк кешеләре 1747 с ша бер бу тын бер ү гснеч бирә ләр «322 б ) Христиан диненә яңа күчкәннәр өчен рекрут бирү халыкны аеруча интектергән Бу мәсьә гә буенча зарланулар башка якны хәтта тоныкландыра да Монын дәлилле сәбәпләре лә бар Беренче Петр заманында рекрутлык хәтта урыслар өчен дә төрмәгә, каторгага китүдән дә куркынычрак булган' Тел белмәгән, чнг диндәге кеше буларак кимсетелгән татар өчен ул кыенлык, билгеле, бермә-бер арткан. Әмма төп сәбәп бу да түгел, халыкның башкалар өчен рекрут биреп, иң таза эшче көчтән мәхрүм калуы да түгел Рекрутлыкта, хәрби хезмәттә, татар халкының хокуксызлыгы аеруча күзгә ташланган Рекрутлык мәсьәләсендә Беренче Петрның татарларга мөнәсәбәтен күрсәтүче документ сакланып калган. Бүтән диндәгеләрдән рекрутлар алу турындагы 1722 ел указы кәгазе читенә Падишаһ үз кулы белән: «Мордва, чирмешләрдән, урыстан алган кебек рекрут алырга, ә татарларны яшьли, хосусан, гарнизоннарга 10—12 яшьлекләрне алырга һәм аларны генералларга, штабчыларга деньщик кылып файдаланырга ..»—дип язып кушан. 1722 елда Сенат бу язуны аерым указ итеп чыгарган2 Оренбур экспедициясе командиры Иван Кнрилловнын хөкүмәткә җибәргән язуында (1734 ел) шундый юллар бар: «Мишәрләр һәм ясаклылар аз булса да Оренбур шәһәрендә хезмәт игәргә билгеләнәчәк, әмма алар анда булганда, хатыннары кысыр калачак, каза тапкан солдатлар исә бөтенләй әйләнеп кайтмаячак Мондый сәясәт бөтен мәмләкәттә борын-борыннан дәвам итә швед, поляк, төрек сугышларында татарлар һәр җирдә алгы сафка бастырылды. Хезмәт иттерү дип саналса да, чынлыкта алар, ил-йортка кирәкмәгәнлектән, һәлакәткә дучар кылынды»2 Күренә ки, хөкүмәт татарларга карата хәрби хезмәтне беренче чиратта шул ук чукындыру, эзәрлекләү, юкка чыгару, геноцид сәясәтен үткәрүгә зур мөмкинлек биргән үзенчәлекле бер чара итеп караган Билгеле ки, татарлар да бу сәясәтнең асыл мәгънәсен, җаны белән булмаса, тәне белән һәрчак сизеп торганнар Шуңа күрә алар рекрутлыкка дәүләткә хезмәт идеалын гамәлгә ашыруның бер чарасы итеп карый алмаганнар, эзәрлекләүләргә каршы торган кебек үк. рекрутлык битлеге астына яшерелгән законсызлыкларга каршы да көрәш алып барганнар. Чукынмаган өчен дип, татарлар башка эзәрлекләүләргә дә дучар ителәләр Христиан диненә күчмәгән һәр дүрт кешенең берсе ат-арбасы белән Эльтон күленнән Идел башындагы шәһәрләргә тоз ташырга җибәрелә һ б. (522 б.). Казан губерна кәнсәсе салымнар *җыяр өчен ят диндәге авылларга унтер офицерлар башчылыгында командалар җибәрә. Бу солдатлар авылларда яши, чиксез җәберләүләр белән салым җыя Түли алмаган кешеләрне кулга ала, шәфкатьсез кыйный Халык, йорт-жирен ташлап, балаларын готык итеп калдырып, туган якларыннан качып кигәргә мәҗбүр була (523 б.). Халыкның гадәттән тыш авыр хәлгә калуы турында тиздән Казан губерна кәнсәсе үзе дә сүз кузгата. 1748 ел башында Сенаттан, гадәттәгечә, салымнар суммасы һәм аның түләнү вакыгы күрсәтелгән хат килә Губерна кәнсәсе. ул салымнарны җыя алмаслыгын белдереп, 1748 елда Сенатка хат язарга мәҗбүр була «Эш»тә, башка бер урында, бу таланулар күләмен бераз күз алдына китерерлек статистик мәгълүматлар да бар: Казан губернасында 1750 ел башына татарлардан 19 389 җан юкка чыккан 64 700 җан салым түләрлек хәлдә түгел Калган 44998 җанны, ягъни бар халыкның өчтән берен каты кысрыклау юлы белән салым түләттерергә мөмкиц Әмма бу аларны да югарыдагы төркем сафына китереп кушачак, диелгән хатта. Күренә ки. хуҗалыкларын күчерү һәм яңа чукынганнар өчен төрле салымнар түләтү сәясәте берничә ел эчендә татар хужалыкларынын 66 процентын таркатып бөтенләй юкка чыгара. Тарихта: «Казан наместниклыгы Петрга кадәрге чорда — Алексей Михайлович заманында. Русия бюджеты керем өлешенең өчтән берен биреп барган»4 дигән сүз бар. Беренче Петр заманында, аңардан соңгы еллар бюджетында да Казан губернасы өлеше яхшы ук сизелерлек булган. Шул керем чыганагының зур бер өлеше мәгънәсез башбаштаклыклар нәтиҗәсендә юкка чыгуы хөкүмәтне инде зур тәшвишкә сала. Өстәмә түләүләрне түли алмаган өчен кулга алынган татарларны азат итәргә, түләнмәгән бурычларны түләтүне дүрт- биш елга кичектерергә, соңынан аны егерме елга бүлеп түләтергә, 1752 елга кадәр яңа чукынганнар салымын татарларга салырга, әмма аны түләүләрне биш елга кичектерергә күрсәтмә бирелә. Инде хөкүмәт каяндыр, ниндидер өегәмә керем чыганаклары эзләү белән баш ватырга мәҗбүр була.

Дәвамы киләсе санда.

Реклама