Логотип Казан Утлары
Публицистика

УНИВЕРСИТЕТЛАР ҮРНӘГЕНДӘ

Татар мәдрәсәләре тарихы, белгәнебезчә, бик ерактан. Болгар дәүләте чорыннан ук башлана. Россиягә караган дәвердә оешкан иң мәшһүр уку йортларын гына санасаң да зур бер исемлек барлыкка килер иде Оренбург губернасында унсигезенче гасырдан ук халкыбыз мәдәниятен һәм мәгърифәтен үстерүгә сиземле өлеш керткән Каргалы авылы (Сәет бистәсе) һәм Эстәрлебаш авылы мәдрәсәләрен генә искә алыйк. Каргалыда. мәсәлән, татар, башкорт халыклары тарихында тирән эз калдырган хәрби җитәкче һәм шагыйрь Салават Юлаев (1752— 1800) күренекле имам һәм шагыйрьләр Габдерәхим Утыз-Имәни (1754—1834). Әбелмәних Каргалый (1782—1826). Һибәтулла Сәлихо- влар (1794—1867) белем алып чыкканнар Эстәрлебаш мәдрәсәсендә шулай ук танылган шагыйрьләр һәм җәмәгать хәдимнәре Шәмсетдин Зәки (1825— 1865), Гали Чокрый (1826—1889). Мифтахетдин Акмулла (1831—1895) укыган. Гомумән алганда, татарлар күпләп яшәгән төбәкләрдә генә түгел. Россия империясенең төрле почмакларында да татар зыялылары тарафыннан байтак уку йортлары булдырылган, алар үз милләтебез вәкилләреннән тыш тугандаш төрки халыкларга да хезмәт иткәннәр. Каргалы. Эстәрлебаш яисә Казан ягындагы атаклы Кышкар мәдрәсәсендә тәрбия алып чыккан хөлфәмөгаллимнәр илебезнең төрле якларына таралып, яңадан-яңа мәктөп-мәдрөсөләр ачканнар Анда укучылар соңыннан татар, башкорт, казакъ халыкларының йөзек кашы булырдай шәхесләр — әдип һәм шагыйрьләр, галимнәр матбугат хезмәткәрләре, инженерлар булып өлгергән Шунда ук халкыбызның киләчәген кайгыртучы алдынгы карашлы руханилар да гыйлем эстәгәннәр Татарның мәгърифәтчел рухлы дин әһелләренең эшчәнлеген бәяләү өчен бу очракта бер генә мисалга тукталасы килә бүгенге казакъ әдәбиятына һәм язма казакъ теленә нигез салучы акын Абай (Ибраһим) Конанбаев башлангыч белемне Семипалатта яшәгән татар Әхмәт Риза хәзрәт мәдрәсәсендә алган Узган гасырларда башка тугандаш милләт вәкилләреннән дә байтак кына мәгълүм шәхесләрнең зыялыларыбыз тарафыннан укытылып, татар мәдрәсәләре шәкертләре төркеменнән чыкканлыкларын беләбез Унтугызынчы гасырның икенче яртысын Казан. Оренбург. Уфа мәдрәсәләренең элек дан тоткан Боха- ра. Сөмәрканд кебек мәгариф үзәкләре белән ярышка чыккан һәм. заманча тәрбия бирүгә юнәлеш тотулары нәтиҗәсендә, бик абруйлы саналган шушы кадими белем үзәкләрен артка калдыра башлаган дәвер дип карарга кирәктер Менә шушындый алдынгы уку йортларының берсе сыйфатында унтугызынчы гасыр азакларында Оренбург шәһәрендә -Хөсөения- мәдрәсәсе калкып чыккан һәм. әйтергә кирәк, тиз арада шөһрәт тә казанып өлгергән Җәдитчә белем бирүче мәдрәсәләрнең һәрберсендә диярлек, дин белеменнән тыш. ислах таләп иткәнчә, дөньяви фән-гыйлем бирүгә дә юнәлеш тотыла, география гомуми тарих, хисап алгебра физика, химия һ 6 дәресләр кертеләләр Бу җәһәттән бигрәк тә бай сәүдәгәрләр— Оренбургтагы Хосәеновлар- ның -Хөсөения». Троицкигагы Яушевларның -Мөхәммәдиямәдрәсәләре уңай 138 Т якка аерылып торганнар, аларда аерым-аерым фәннәр буенча бай җиһазланган кабинетлар да оештырылган Мәҗит Гафури 1898 елның көзендә Троицк шәһәрендә Яушеөларның -Мөхәммәдия »се белән танышуын болай тасвирлый -Мәктәпкә барып керү белән миндә бертөрле гаҗәпсенү туды, аның моңарчы үзем күргән мөктөп-мөдрөсөлө- ргә караганда башка икәнен күрдем Ишектән керү белән берәү мине туктатып ни өчен килгәнемне сорады чабатамны чишенергә кушты -Шәкертләр теге бүлмәдә сабак алалар-—дигәч, коридор буйлап шунда киттем Уңга карасам — андагы бүлмә карават белән тулган һәммәсенең дә өсте ап-ак нәрсә белән ябылган Бүлмә бик таза һәм матур Сул яктагы булмөдө — озын өстәл, аның тирәсенә урындыклар тезелгән Өстене төрилкө кашыклар куелган Хәл фө дөрес биргән бүлмәне акрын гына ачып кердем дә арттагы буш партаның бөр як читенә утырдым Шәкертләр һәммәсе дә бер төсле киенгәннәр Стенага ашъяулык зурлыгындагы төсле буяулы кәгазь (географик карта) эленгән Кыскасы, бу мәктәптә моңарчы мин күрмәгән яңалык һәм башка төрле тәртип күренеп тора Мин монда укучы шәкертләрнең бәхетенә кызыктым Үземнең өстемө кигән җиләнемне, башымдагы мескен бүрекне билемә бәйләгән кызыл башлы тастымалны боларның киемнәренә чагыштырып, уңайсызланып калдым - Күренә ки, байтак татар мөктөп-мөдрөсөлөреннөн аермалы буларак, монда шәкертләр таза тормыш шартларында яши һәм укыйлар мәдрәсә җитәкчеләре аларны уку кирәк-яраклары белән дә, кием-салым һәм яшәү шартлары белән дә тулаем тәэмин иткәннәр Монда заманча җиһазлы уку классларыннан тыш йокы, ашау-эчү бүлмәләре дә булдырылган Әлбәттә мондый уку йортларының чыгымы зур, шунлыктан андыйларның саны да чагыштырмача аз Ул вакытта татар мөктәп-мөдрөсөлөре очен патша хөкүмәте бер тиен дә тотмыйча, киресенчә. аларны өзлексез эзәрлекләп торуы гына мәгълүм Оренбург шәһәрендә мәшһүр миллионер-сөүдөгөрлөр, абыйлы-энелө Хосө- өновлар тарафыннан 1889 елда ачылган «Хосөения» мәдрәсәсе дә уку-укыту тәртипләре буенча М. Гафури истәлекләрендә китерелгән шартларга туры килә «Хөсөөния»дө дә укулар, башлыча, түләүсез оештырылган була: уку кирәк- яраклары. ашау-эчү. кием-салым — ботенесө дә әлеге байлар хисабыннан «Хосөения» мәдрәсәсенең чагыштырмача кыска вакытта татар, башкортлардан тыш Казагыстан. Урта Азия һәм Кавказ халыклары арасында да абруй казануының төп сәбәбе шушылар һәм. әлбәттә заман таләпләренә җавап бирердәй рәвештә укыту булган Чөнки беренче көннән үк «Хосөения» мәдрәсәсе төп максат итеп алдынгы карашлы мөгаллим һәм галимбөлгечлөр әзерләү юнәлешен ала Башка мәдрәсәләрдән аермалы буларак, мулла-мөзин- нәр биредән бик аз чыгалар Мондый фактны иске караштагы зыялыларыбыз- ның бөр ише. зур гонаһка исәпләп, патша җөнабларына. Синод әһелләренә һәм Диния нәзарәтенә кат-кат язып, әләкләп торалар имештер -Хөсөөния- мәдрәсәсе. чынлыкта моселман кануннарын алга сорүче уку йорты түгел, аның йөз шәкертеннән нибары сигез-уны гына мулла-мөзин булып китәргә әзерләнә Бу «гаөплөүлөр»дө. әлбәттә, дөреслек бар -Хосөения- үз заманында иң алдынгы карашлы Европача фикер йортүче шәхесләр тәрбияләүгә йөз тота Мәсәлән, тарихчы Зәки Вөлиди Сөгыйть Рөмиев Ильясбөк Кудашев-Ашкадарс- кий, Мирхәйдәр Фәйзи. Афзал Таһиров Шамил Усманов. Шәехзадә Бабич. Көрим Хөкимов һәм башка бик күп язучылар җәмәгать эшлөклөпөрө илчеләр— шушы мәдрәсә шәкертләре һәр елны мәдрәсәне уңышлы тәмамлаган берничә шәкерт миллионер Хөсөөновлар билгеләгән стипендия исәбенә чит ипләргә китеп укуларын дәвам иттергәннәр Алар арасында Истанбул Каһирә Дөмөшкъ Бейрут кебек мөселман доньясында мәгълүм уку үзәкләреннән тыш Россия Франция Бельгия университетлары һем институтларында укып. Европача белем үстерүчеләр дө булган Шунлыктан бу мәдрәсәне төгәлләүчеләр арасында физика, математика химия кебек тогәл фәннәрне тирөнтен үзләштерүчеләр дө медицина белгечлеген сайлаучылар да байтак Оренбург шәһәре үзе дө унтугызынчы егерменче гасырларда татар доньясында үзенә күрә бер мәгърифәт һәм мәдәният үзәге буларак танылган Бу җәһәттән ул фәкать Казаннан гына калыша Хәер Оренбург каласының барлыкка килүе дө Казанга бәйле Россиянең көнчыгышка үтеп керүе һәм элекке Казан губернасы чикләренең Уралның көнчыгыш тарафларына җәелүе нәтиҗәсендә Казан губернасын икегә бүлү хаҗәте туа һәм Анна Иоанновна патшалык иткән унсигезенче гасырның утызынчы елларында Оренбург шәһәренә нигез салу һәм яңа губерна булдыру хакында указ чыга Губернаны оештыру һәм яңа башкала урынын сайлау вазифасы сенатның обер-секретаре И К Кириллов җитәкчелегендәге вәкаләтле комиссиягә тапшырыла. Бу комиссиягә тарих һәм география белгечләре галимнәр В. Н. Татищев белән П. И. Рычков та керә Ә хәрбиләрдән милләттәшебез полковник (берничә елдан соң генерал) Котлымөхәммәт Төфкилев (1675—1766) тә була. Чөнки бу комиссиягә туплар белән көчәйтелгән ике укчы полк, төрки-татар солдатларыннан торган тулы булмаган бер полк һәм өч йөз илле атлы казактан гыйбарәт гаскәр дә беркетелә. Бу гаскәр җир бүлү эшләреннән башлап, булачак шәһәргә нигез ташын салырга да моңа комачау итәргә ниятләгән җирле халыкка карата -чапкын чабарга» да тиеш булган Тәфкилевнең Оренбург губернасын оештыруда катнашуы моның белән генә дә чикләнми билгеле Патша хөкүмәте аны биләмәләре Урал суының көнчыгыш ярыннан башланган казакъ хан-солтаннары белән элемтә урнаштыруда һәм аларны Россиягә кушылырга үгетләүдә дә оста куллана. Оренбург шәһәренә нигез ташы 1743 елның апрель урталарында салына Бу вакытта инде экспедиция белән элек берничә ел Төркиядә илче булып торган җирле халыкларның телен һәм гореф-гадәтләрен яхшы ук белгән бик усал сәясәтче И И Неплюев җитәкчелек итә. Яңа каланы төзү өчен солдатлардан тыш меңәрләгән татар, башкорт крестьяннары да куып китерелә. Бер үк вакытта экспедициянең хисапчы хезмәтен дә башкарган П. И Рычков: -Бу кешеләрнең ашатылуы солдатча иде. көненә икешәр тиеннән эш хакы түләнде».—дип белдерә. Шул ук галимнең тасвирлавынча. Оренбург крепосте элекке нугай ханнары биләмәсенең бер почмагында, нугайларның Актүбө каласы урынына салына. Актүбө каласы исә Явыз Иван яулап алганчы. Басман хан биләмәсе булган Хан сугыш кырында һәлак булганнан соң бу каланың каберлегенә кайтарып җирләнгән. Оренбургка нигез салганда бу каберлек бар иде әле. дип яза галим -Хосәения ■■ мәдрәсәсенә нигез салучы бертуган Хосөеновлар тумышлары белән — Оренбургның Каргалы бистәсеннән Гади авыллардан зур булганлыктан һәм кайчандыр -Сәет бистәсе» дип нигезләнгәнлектән, аны шулай «бистә» дип тә. «шәһәр» дип тә атау гамәлгә кергән Бу авыл үзәгендәге бай йорт- утарлар, шәһәр җирендәгечә. икешәр катлы итеп салынганнар, мәчет һәм кибетләр, өйләрнең аскы өлешләре зур-зур итеп тау ташыннан күтәрелгәннәр һәм каладагы биналардан аларның һич кенә ким урыннары юк Күккә ашкан мәчет манаралары да шәһәр күренешен хәтерләтә Егерменче гасыр башларында Каргалыда ун мең чамасы кеше яшәгән Авылда унбер мәхәллә булган Шагыйрь Ишнияз бине Ширниязның атаклы мәдрәсәсеннән тыш монда берничә мәктәп-мөдрәсә. шул исәптән хатын-кыз мөгаллимәләр әзерләүче мәктәп тә эшләп килгән Губерна эшен җайга салу өчен башлыча Казан каласы чиновниклары күчерелгән булса, җирле халыклар арасындагы алыш-бирешне һәм Урта Азия сәүдәгәрләре белән элемтәне җайга салу өчен исә Каргалы авылына ике йөзләп татар гаиләсенең күчереп утыртылуы мәгълүм Алар, нигездә, Чистай. Мамадыш өязләренә караган авыл сәүдәгәрләре булганнар Атаклы миллионер Хөсәеновларның Каргалыга барып төпләнүче бабалары Иманкол Мамадыш өязе Кибөхуҗа авылыннан була Иманкол варисларының шәҗәрә тезмәсе болай килә—Габдрахман — Гобәйдулла — Хөсәен — Гали... Бөлгенлеккә төшкән сәүдәгәр Гали Хөсәеновның өч улы — беренче хатыныннан туган Әхмәт (1837—1906) белән Мәхмүт (1839—1910). икенче хатыныннан туган Гани (1839—1902) ятимлектә үсәләр Аталары үлгәндә аларның иң өлкәне Әхмәт тә малайлыкка ялланып көн күрерлек яшьтә генә була Беләкләре бераз ныгый төшкәч, ул мөстәкыйльлеккә чыга — яз айларында күпләп йомран тота да шуларның тиреләрен сата, җәй көннәрендә балчык базында, сатуга дип. кирпеч суга Кыр. дала буйлап йомран аулап тамак туйдырган көннәрен онытмасын дигәндәй, авылдашлары аңа -йомран» кушаматы тагалар Әхмәт исә шул рәвешчә тырышып, үз сәүдәсен башлап җибәрердәй мая туплый. Бертуган Хөсәеновларның тиенне тиенгә куша барып, мал-мөлкәтләрен уңга-сулга исраф итмичә эш йөртүләре мәгълүм Әмма иң гаҗәбе шунда, болар үзләре баер очен генә түгел, башкалар да шундый ук мөмкинлекләргә ирешсен, дип тырышалар миллионнарының байтак өлешен халык ихтыяҗын канәгатьләндерү өчен тоталар Хосөеновлар төп максатларын мөктөп-мәдрөсәлөр ачуда һәм аларда мөгаллим һәм хәлфәләр булдыруда күрәләр. Шулай ук үзләре 140 яшәгән төбәктә Казан якларында дан тоткан «Иж-Буби», «Мөхөммәдия-лөр ише зур бер мәдрәсә ачуны, анда заманча итеп укыту мөмкинлекләре тудыруны үз бурычлары саныйлар Моннан да изге максатның булуы мөмкинме?! Беренче гильдия сәүдәгәрләр Хөсөеновларның шушы изге максат өчен нәрсәләр кылганлыгына күз салыйк. Әхмәт һәм Мәхмүт байлар унтугызынчы гасырның соңгы чирегендә Казан төбәгендә генә дә егерме мәчет һәм мәдрәсә, мәктәп ачалар Шәһәр, авыл мөчет-мөдрәсәләренә алдынгы карашлы мулла һәм мөгаллимнәрне туплап, аларга еллык хезмәт хакын түләп баралар Оренбург өлкәсенең дәүләт архивында Казанның 5 мәхәлләсе каршындагы мәктәп укытучысының Хосөеновлардан эш хакы алуына распискасы саклана Хөсәеновлар җөмгысе кырыклап мөгаллимгә эш хакы түләп торганнар, ике йозләп мәктәп һәм мәдрәсәне уку-укыту әсбаплары белән тәэмин иткәннәр, аларның биналарын төзекләндерү максатында да ярдәм булдырганнар Алар шулай ук Эрбет. Мәкәрҗә ярминкәләрендә. Урта Азиянең Самарканд, Коканд шәһәрләрендә һәм хәтта ислам дине үзәге Мәккәдә дә мәчет һәм мәдрәсәләр ачканнар Үз хисапларына Россиянең һәм Европаның мәшһүр уку йортларында белем алучы студентларны укытуны да үзләре өчен бик саваплы бурыч санаганнар һәр елны берничә сәләтле егет алар билгеләнгән стипендия хисабына Петербург. Мөскәү Саратов. Томск. Каһирә Бөйрүт. Истанбул югары уку йортларына укырга җибәрелгән Әхмәт һәм Мәхмүт байлар тозелеш эшләренә генә дә йөз меңнән артык акча тотканнар. Дала ягы авылларына нарат бүрәнәләре бик ерактан китерелгән. Мәчет, мәдрәсә биналарын исә алар башлыча нарат бүрәнәләрдән генә салдырганнар, табигый таш булган урыннарда гына төзелеш шул таштан башкарылган. Габделгани бай Хөсәенов мал-мөлкәтен ике туганыннан аерып эш йөртә Мондый мөгарифмәдөният учакларын ачуга Габделгани бай утыз мең сум күләмендә башлангыч чыгым билгели. Ул 1898 елда Каргалы авылында Истанбул университетын тәмамлап кайткан галим һәм язучы Фатих Кәрими ярдәмендә, авыл мөгаллимнәренең белемен күтәрүгә ният тоткан берьеллык мөктөп- курслар ача Бу мәктәп Каргалының Әюбхан Ибраһим хәзрәт мәхәлләсендә ачыла. Анда һәр елны җәдитчә укыту ысулларын йөзгә якын мөгаллим үзләштерә. Бу мәктәптә укырга дип шәкертләр Россиянең төрле почмакларыннан, шул исәптән хәзерге Казагыстан һәм Төньяк Кавказ. Әстерхан төбәкләреннән дә киләләр Соңыннан милли әдәбият һәм сәнгатебез дөньясында зур галим булып танылган профессор Габдрахман Сәгъдинең шушы мәктәптә белем эстәп чыгуын да әйтеп үтү урынлы булыр Моннан тыш шул ук Каргалы авылында авыл мөгаллимнәре әзерләүче кызлар мәктәбе дә эшли башлый Гани бай бу мәктәпне оештыручы җитәкче итеп шушы төбәкнең иң алдынгы карашлы кешеләреннән саналган шагыйрь һәм җәмәгать эшлеклесө Дөрдөмәнднең хатыны Мөһүбө ханым Рөмиөваны билгели Гани бай 1901 елда Оренбург шәһәрендә Мөһүбө ханым һөм башкалар ярдәмендә сигез сыйныфлы үрнәк кызлар мәктәбе оештыра Бу мәктәпнең уку программасы рус кызлар гимназиясе төртип-программаларына якын була Шунлыктан аны Октябрь революциясеннән соң да япмыйлар Җитәкчесе мөгаллимә Фатыйма Әдһөмова исемендә. -Адамова мәктәбе- буларак, ул 1925 елга кадәр эшли Бу мәктәпне байтак кына күренекле хатын-кызларыбыз тәмамлап чыгалар Алар арасында мәктәп мөдире Фатыйма абыстайның ике кызы да була. Соңыннан алар үзләре дә бу мәктәпнең абруйлы укытучылары булып җитешәләр Хәдичә - географиядән ө Зәйнәп рус теленнән укыта Монда белем алган Багбостан Моэминова исә. соңыннан -Багбостания- кызлар мәктәбен оештырып. милли мәгърифәтчелек өлкәсендә абруй казана Шулай итеп, бертуган Хөсәеновлар узган гасырның җитмешөнче-сиксөнен- чө елларыннан башлап революциягә кадәр Казан Оренбург Уфа Самара губерналарында һөм башка шәһәрләрдә алтмышлап мәктәп һәм мәдрәсә булдырганнар Алар тарафыннан уку-укыту әсбаплары белән тәэмин ителгән мондый уку йортларының саны исә ике йөзгә якынлаша. Кайбер белем учаклары, шул исәптән -Хөсөения- мәдрәсәсе дә ярлырак шәкертләр өчен бушлай укуга көйләнгән Алар ашау һөм интернатта түләүсез яшәүдән тыш. хәтта өс киемнәре белен дә тәэмин ителгәннәр Бу льготалар ярлылар өчен генә түгел ерактан киләп укучылар өчен дә фәннәрне яхшы үзләштерүчеләр өчен дә каралган була Шәкертләрнең өс киемнәре — кара төстәге затлы постаудан тегелгән утыртма якалы кәзәки һәм чалбар, ак күлмәк — реаль училищеларда укучылар киеменә тартымрак була Башларында — татар кәләпүше. Элекке еллар матбугатында Хөсәеновлар -бакчасы-на байтак кына кара ташлар ыргытылды Янәсе, мөктөп-мәдрөсөлөрне алар байлыкларын киләчәктә ишөйтү ниятеннән чыгып кына төзегәннәр. Имеш, алар мәчет салу белән күбрәк мавыкканнар, мөктәп-мөдрәсөләр оештыру белән түгел -Хөсәения» мәдрәсәсе утарына да иң өүвөл таш мәчет утыртып куйганнар.. Безнең карашыбызча, Хөсәеновлар. әлбәттә, диндарлыкның югары дәрәҗәсендә үк тормаслар да. динне һәм дини йолаларны хөрмәт иткәннәр. Билгеле. Мәкәрҗәдә яисә үзләренең сәүдә багланышлары булган Бохара. Коканд, Сөмәрканд төбәкләрендә мәчет торгызганда алар, ислам дине кануннарына буйсыну белән беррәттән. сәүдә эшләренең барышын күпмедер дәрәҗәдә яхшыртуны да истә тотканнардыр Эшлекле кешегә андый сыйфатлар һәм күрәзәчелек тә хас, моны инкяр итеп булмый. Ләкин -халыкны талап җыйган миллионнарын кая куярга белмөгөнлектөн генә мәчетләр торгызуга тотканнар», дигән фикер белән килешәсе килми. Алар байлыкны башлыча -халыкны эксплуатацияләп- түгел, ерак Азия белән Европа базар мөнәсәбәтләренең үзенчәлекләреннән чыгып таба белгәннәр. Хөсөеновларның дини кануннарга гына таянып эш итмәгөнлекләренә дәлилләр җитәрлек китереп булыр иде Ә ник соң алайса алар авыл саен үз мәчетләрен булдырырга тырышканнар? Аллаһы тәгалә каршында, дин әһелләре алдында аклану өченме? Юк Заман таләбе, әхлакый нормалар шундый булган Патша законнары. Изге Синод дип исемләнгән югары дини оешма таләбе һәм карарлары Рәсәйдө яшәүче барлык халыклар өчен, шул исәптән, мөселман динендөгелөр өчен дә берсүзсез үтәлергә тиешле саналган Бу канун- талөплөр нигезендә дини һәм дөньяви эшләр бер-берсеннән аерылгысыз булганнар. Кешенең рухи халәтенә йогынты ясаучы ике мөстәкыйль юнәлеш — белем бирү өлкәсе белән дин шушы кануннар нигезендә бер-берсенө беркетелеп куелган, барлык башлангыч уку йортлары (мәктәп, мәдрәсәләр) фәкать чиркәү һәм мәчетләр карамагында гына яшәргә хокуклы саналган. Менә нигә Хөсәеновлар. берәр авылда кечерәк кенә мәктәп ачарга уйласалар да, анда иң өүвөл мәчеткә нигез салырга тиеш булганнар. Нәкъ менә шушы сәбәпләр аркасында гына да безгә кардәш казакъ авылларында даими эшләүче мөктәп-мөдрәсөләр булмаган диярлек. Авылның мәчете юк икән — мәктәбе дө була алмый. Мәчетне исә. күчеп йөргәнлектән, салмаганнар алар. Үзләре исән вакытта бертуган Хөсәеновлар да. аларның варислары да берничә мәртәбә патша хөкүмәтенә һөм Синодка мөрәҗәгать иткәннәр әгәр безгә, мәчет салмыйча гына, мәктәп һөм мәдрәсәләр ачарга рөхсәт бирсәгез, шул ук чыгымнар белән, халкыбызны аң-белемле итү эшенә, бермө-бер күбрәк өлеш кертә алыр идек, дигәннәр. Ләкин патша хөкүмәте аларның бу изге максатын хупламаган, һәрвакыт тискәре җавап килгән. Мәгариф өлкәсендәге эшчөнлеккө хиреслек Хөсөеновларга ничек йоккан соң? Бердән, ул - начар» заманнарда халыктан чыккан байларга һөм зыялыларга үзләрен тудырган милләт файдасына берәр саваплы эш башкару гомумән Хас булган Халык өчен китапханә, театр, музей тотучылар яисә Җәмгыяте хәйрияләргә акча күчерүчеләр русларда гына түгел, бездә дә күп булган. Татарда, әйтик, фабрикант Акчуриннар төрки-татар телендә беренче булып басыла башлаган һәм халык арасында киң рәвештә таралган -Тәрҗеман» газетасына байтак кына матди ярдәм итеп килгәннәр Моны алар, билгеле инде, газетаның оештыручысы һөм мөхәррире Кырым морзасы Исмәгыйль Гаспралы- ның соңыннан үзләренә кияү булганлыгы өчен генә түгел, беренче нәүбәттә милләтне агарту, аң-белемле итү ниятеннән чыгып эшләгәннәр. Алтын прииска- сы хуҗалары бертуган Рәмиевләрнең дө татар телендә матбугат булдыруга, туган телебездә бастырылып таратылган китапларга тоткан һөм шулай ук уку-укыту эшләренә керткән өлешләре — өнә шул изге нияттән чыккан. Бу җәһәттән Әхмәт бай Хөсөеновка бәйле истөлек-хатирөлөр бик гыйбрәтле. Ул юкка-барга акча исраф итүне бер дә өнәмәгән. Тормышта үзе бик тыйнак яшәгән Юл йөргәндә дә еш кына икенче класс вагоннарына билет ала икән һөм моңа гаҗәпләнүчеләргә. -Голөмөдөн аерым булуны яратмыйм»,—дип әйтә торган булган. Аның җәдитчә укытуга йөз тоткан мәктәп һөм мәдрәсәләр ачуга булган хиреслеген замандашлары Әхмәт байның үз язмышына бәйләп аңлаталар Әхмәт бай үзе. алда тасвир ителгән сәбәпләр аркасында, тотрыклы белем ала алмаган: иске гореф-гадәтләргә нигезләнгән авыл мәдрәсәсенең нибары дүрт 142 сыйныфын тәмамлаган. Әмма белеменең сай булуын бик тиз аңлаган һәм «Яшьләребез аңлы, белемле булып җитешсен өчен безгә яңача укыту ысулларына тизрәк күчү зарур дигән төпле бер карарга килгән Әхмәт бай Хөсөенов әйтә торган булган -'Сәүдә мирасымны биш сумнан башлап дүрт миллионга җиткерә алганмын икән, димәк барып чыккан бер ахмак түгелмен Ә инде дүрт кыш укып та язарга ойрөнә алмавым — иске мәдрәсә кимчелегеннән килә, шунлыктан без җәдитчә укытуны алга сөрәбез!» Сәүдәгөр Хөсәеновлар васыятьләрендә дә. шушы изге максатка тоту өчен, бик зур мирас калдыралар Шул акчага алар варисларына яңадан-яңа мәктәпләр ачарга кушып калдыралар үзләре өчен саваплы дип саналган бу юлдан тайпылмауларын үтенәләр Әхмәт бай Хөсөенов белән туганы Мәхмүт бай шушы максатка тоту өчен ярты миллион чамасы мирас билгелиләр Шуңардан Казандагы «Мөхәммәдия • һәм Уфадагы «Госмания мәдрәсәләренә өчәр мең сум. Оренбургтагы Җәмгыяте хәйриянең -Белек» бүлекчәсенә егерме биш мең сум күчерелә Әхмәт бай вафат булгач 1906 елда ук -Белек» җәмгыяте башка байлардан җыелган акчаны да кушып Оренбург шәһәрендә йорт алып зур гына китапханә ача. Аңа күренекле җәмәгать эшлекг^се һәм мәгърифәтче Исмәгыйль Гаспралы исеме бирелә Революция көннәрендә Хөсәен Ямашев исеме белән аталган бу бай китапханә бүген дә өлк4 шәһәрендә яшәүче татар-башкорт укучыларына хезмәт итеп килә Моннан тыш Әхмәт һәм Мәхмүт бай варислары алда телгә алынган кызлар мәктәбе - Багбостания-не ачуга да олеш кертәләр Мәктәп ябылганчы (революциядән соң), аның мөгаллимнәренә эш хакын түләп торалар барлык сыйныфларда укучы кыз балаларга ел саен ос киемнәре тектерелө Бу мәктәп каршында ел саен авыл мөгаллимнәренең белемен күтәрү курслары эшли, шушы максат очен генә дә Хөсәеновлар тарафыннан ун мең сум бүлеп бирелгән була Әхмәт һәм Мәхмүт Хосөеновларның варислары 1910 елда Каргалыда да заманча белем бирүче -Мохөррәмия» дигән үрнәк кызлар мәктәбе ачалар Әлеге уку йортында кызларга гомуми белем бирүдән тыш тегү. чигү, бәйләүгә өйрәтү дә яхшы оештырылган була Шунысы да әһәмиятле. «Багбостания» белән -Мохөррәмия» мәктәпләренә тотылган байтак чыгымнар олкөн Хосәеновлар васыятьнамәсендә каралмаган була, боларын аларның балалары, аталары тоткан юлга тугры булуларын исбатлап, үзләре бирә Бу җәһәттән сәүдәгәр Хөсөеновларның васыятьләрен үтәүдә аеруча тугрылыклы булып калган Шәрәфетдин Мәхмүт улы Хосөеновны телгә алу кирәктер Атасы Мәхмүт бай вафатыннан соң -Хосөения» белән җитәкчелек итү дә аңа йоклөтелә Габделгани байның да балалары аталары билгеләгән юлдан тайпылмыйлар диярлек Мәктәп һәм мәдрәсәләргә даими рәвештә матди ярдәм итү остенә. алар да мәгърифәтчелек һәм мәдәният өлкәсенә үз өлешләрен кертәләр Оренбург шәһәрендә --Хосөения мәдрәсәсеннән тыш даны икенче урында булган -Вөлия-не оештыручы һәм тотучы — Гани байның олы улы Мохөммәт- вөли мулла Татар әдәбияты классигы Галимҗан Ибраһимов нәкъ менә шушы «Вәли мулла мәдрәсәсе»ндө жиде-сигеэ ел белем ала Соңыннан мәдрәсәнең эчке тәртипләренә карата беркадәр тәнкыйди карашта торса да алган белеменнән һич зарланмый. Әйтергә кирәк, кондөлек татар матбугатында иске гореф-гадәтләргә мокиб- бөнрәк булганлыгы очен ярыйсы ук тәнкыйтьләнгән -Дин вә мәгыйшәт- (1906—1918 елларда Оренбургта нәшер ителә) журналының башында торучы да Мохөммөтвөли мулла Хөсөенов Бу журнал аның тарафыннан оештырыла һәм 1918 елга чаклы аның акчасына нәшер ителә Гани байның икенче улы Газиз Хосөенов байтак еллар Оренбург губернасында мөселманнар Җәмгыяте хәйриясенә җитәкчелек итә шул исәптән атасыннан капган мирасның да бер өлешен шушы җәмгыять ихтыяҗларына даими күчереп тора Байның өченче улы Хәмит Хөсөенов «Хосөения- мәдрәсәсенең идарәче байлары белән берлектә байтак эш башкара атасы мирасына ачылган авыл мөктөп-мөдрәсөлөре тормышында якыннан торып катнаша Кондөлек сойлөмдө Идарәче байлар һәм зыялылар» дип документларда -Попечительләр Советы» дип теркәлгән идарә Хосөения» мәдрәсәсе эшләрен нөн тыш. шәһәрдән читтәге мөктөпмөдрөсөпөр белән дө элемтәдә тора һәм күпмедер дәрәҗәдә аларга булышлык күрсәтә Әхмәт баи васыятьнамәсендә шушы идарәгә караган чыгымнарны каплау кирәклеге дө истә тотыла Моннан 143 тыш бу документта дәреслекләр һәм кулланмалар бастырып чыгару өчен һәр елны биш йөз сум акча бүлеп бирү карала. Татар яшьләренә Россиядәге һәм чит илләрдәге югары уку йортларында белем алу өчен дә Хөсәеновлар шартлар булдырганнар иде. Әхмәт бай васыятьнамәсендә табиб һәм инженер һөнәрләрен үзләштерергә омтылучы яшьләр өчен дә чит-ят дөньяда яшәп укырдай күләмдә стипендия түләү планлаштырыл- ган була. Россия гимназияләренә, реаль училищеларына, коммерция мәктәпләренә кереп укучылар өчен дә өстәмә кызыксындыру чаралары каралган була. Әлбәттә, мондый стипендияләр беренче чиратта «Хөсөения» мәдрәсәсен уңышлы тәмамлаучыларга һәм Хөсәеновлар ярдәмендә ачылган мөктөп-мөд- рөсөләрнең чыгарылыш сыйныфлары укучыларына бирелә. Аларны билгеләү һәм бүлү исә күмәк рәвештә, алда телгә алынган Идарә утырышларында уздырылган Әхмәт Хөсөенов васыятен үтәү аның үлеменнән соңгы беренче елларда энесе Мәхмүт бай өстендә була Мәхмүт Хөсөенов үзе вафат булганчы —1910 елга кадәр —абыйсы йөкләп калдырган бурычларны тулысынча үтәп килә. Ә үзенең үлеменнән соң бу эшне улларына — Шәрәфетдин белән Хөсәенгә тапшыра. Мәгълүм булганча, бертуган Хөсәеновлар мәгърифәтчелек өлкәсендә башкарган олы эшләрнең иң мөһиме, әлбәттә, -Хөсөения» мәдрәсәсе белән бәйле. Милләтебезгә утыз елдан артык армый-талмый хезмәт иткән бу уку йорты иң зур ихтирамга лаек. Татар дөньясы бу мәдрәсәдә белем алган шәкертләре хисабына гына да күпсанлы олуг шәхесләргә баеды. Үз халкына фидаиларча хезмәт иткән бу шәхесләрнең исемнәрен санап чыгу өчен генә дә аерым бер китап язу кирәк булыр иде. Өстәвенә, «Хөсөения-дө татар һәм башкорт яшьләре генә түгел, казакъ, үзбәк, кыргыз, каракалпак, карачай, нугай һәм башка тугандаш төрки халыкларның вәкилләре дә белем алганнар. -Хөсөения- мәдрәсәсенең мәгариф өлкәсендәге эшчөнлеге совет власте елларында да өзелмәде шул нигездә яңа төр институтлар оешты, аның хөлфө- мөгаллимнөре халкыбызны аңбелемгө өндәү эшләрен яңа дәвердә дә дәвам иттеләр Дөрес, соңыннан мәдрәсә тарихына кырын караучылар яисә аның әһәмиятен кечерәйтеп күрсәтергә омтылучылар булды. Әмма СССР Министрлар Советы тарафыннан чыгарылып килгән рәсми документларда бу уку йортының әһәмияте инкяр ителмәде «Хөсөения» мәдрәсәсен төгәлләүчеләр, белем дәрәҗәсе буенча, совет чорының Укытучылар әзерләүче институтларын тәмамлаучылар белән тиң белемле дип расланды. Бу карарда «Хөсөения- белән беррөт- тән Казандагы «Мөхәммәдия- һәм Уфадагы «Галия- мәдрәсәләре дә күрсәтелгән иде. Оренбург каласында «Хөсөения-гө кадәр дә рәсми һәм рәсми булмаган мөктәп-мөдрәсәлөр, татар-башкорт яшьләренә белем бирердәй уку йортлары булган. Бу бәхәссез, чөнки Уфага күчерелгәнче үк Идел-Урал буе һәм Себер төбәге мөселманнарының Диния нәзарәте нәкъ менә Оренбургта оеша башлый, шул хәл монда яңадан-яңа мәчетләр ачылуга этәргеч була. Ә беркадәр соңрак биредә, патша хөкүмәте рөхсәте белән. Оренбург генерал-губернаторы Һеров- скийның башкорт-татар гаскәрләре каһарманлыгын -исәпкә алуы- нәтиҗәсендә Кәрвансарай мәчете төзелә башлый. Бүген дә шәһәр архитектурасының горурлыгы саналган шушы мәчет каршында мәдрәсә дә оеша Тиздән ул хәтта Каргалы авылындагы атаклы мәдрәсә белән -ярышу- дәрәҗәсенә күтәрелә. Татар мәдәнияте күгендә якты эз калдырган, әмма иҗаты бүгенге көн укучысына аз мәгълүм булган шәхесләрдән әдәбиятчы һәм тарихчы Габделбарый Батталовның әнә шушы Кәрвансарай мәдрәсәсе шәкерте саналганлыгын да искәртик. -Хөсәения-нең тууына һәм аның киләчәктә тотачак юнөлеш-программасы- на күпмедер дәрәҗәдә Оренбургтагы башка уку йортлары да йогынты ясаганнар Бигрәк тә ул уку йортларының җирле халыктан хәрби хезмәткәрләр һәм патша идарәчелеге өчен чиновниклар тәрбияләүгә юнәлеш тотканнары һәм аларда эшләгән татар укытучылары бу җәһәттән булачак мәдрәсәнең -өлгесен» төзүдә зур эш башкарганнар Мәсәлән. И И Неплюев исемендәге хәрби училищеда («кадетлар мәктәбе» дип тә йөртелгән) «туземец»лардан гаскәри кадрлар әзерләп чыгарыла. Шуңа күрә биредә татар һәм башка көнчыгыш телләрен 144 укытуга да җитди әһәмият бирелә Нәкъ менә шушы уку йортында Иванов һәм Кукляшевларның татар теле дөреслекләр* һәм сүзлекләре тезелә Бу чорда Оренбургта шулай ук рус-татар. рус-казакъ казна мәктәпләре дә ачылалар Җирле халыкларны руслаштыру сәясәтеннән чыгып, патша хокүмәте империянең кончыгыш губерналарында һәм Себер. Урта Азия шәһәрләрендә өч һәм бишьеллык мондый мәктәпләрне күпләп ачарга тырыша Алда әйтелгәнчә унтугызынчы гасыр урталарында Оренбургта шундый ике мәктәп эшли башлый Аңа да милли тел һәм гореф-гадәтләрне азмы-күпме белгән укытучылар тупланалар 1759 елда Казанда ачылган Беренче гимназиянең дә Оренбург төбәгендә яшәүче татарлар тормышына йогынтысы зур була Билгеле казна мәктәпләренә дә бу гимназиягә дә башлыча, элекэлектән патшага тугры хезмәт иткән морза, бөк. төрле гаскәри чин балалары тупланалар. Аларның уку чыгымнары халыктан өстәмә түләтелгән салымнар хисабына каплана, ө бу укучылар -губерна стипендиатлары- булып исәпләнә Унтугызынчы гасырның икенче яртысында исә татар-башкорт казна һәм гаскәри мәктәпләре очен укытучылар тәрбияләү максатында Оренбург укытучылар мәктәбе (- учительская школа ) ачыла Бу мәктәпкә керү өчен өүвәп аның каршындагы бер еллык әзерлек курсларына кабул ителүчеләр татар теленнән һөм арифметикадан имтихан тотканнар Аңа татар мәдрәсәләрендә башлангыч белем алган, унбиш яшьтән дә яшь булмаган үсмерләр алынган Бу мәктәптә ислам диненә багланышлы дәресләрдән кала барлык фәннәр русча укытылсалар да. шәһәр төбәгендәге милли мәктәп һөм мәдрәсәләр өчен аның ачылуы, әлбәттә бик әһәмиятле була Шушы уку йортын бик яхшы билгеләренә генә тәмамлаганнан соң шунда ук укытырга дип калдырылган Гайса морза Еникеөв -Хосөения- мәдрәсәсенең укыту программаларын тозөшүдө катнаша Укытучылар мәктәбенең әзерлек курслары мөдире. Казан университетын тәмамлаган Ш Шәһиөхмөтов та бу эштән читтә калмый Оренбург Укытучылар мәктәбе директор-инспекторы титуляр советник Усман Юзәй улы морза Саинов та. башта Казанның Беренче гимназиясен, аннары шунда ук университет курсын тәмамлаган зыялы буларак, мәдрәсәнең киләчәк язмышына зур йогынты ясый Шушы җәһәттән Казан университеты белән Беренче гимназия эшчөнлегенө дә игътибарны юнәлтеп алыйк Россия дәүләте мәнфәгатьләрен яклау очен ачылган бу уку йортларына әкренләп татар зыялылары балалары да аяк басалар Патша хокүмәте бу омтылышка кирәкле юнәлеш бирү очен мофтигә хат белен морөҗөгать итә Казан. Уфа. Оренбург губерналарындагы тугрылыклы моселман балаларын Казан гимназиясенә укырга бирергә ондөгез. диөпә ул хатта 1831 елда мофти Соләиманов урындагы җәмәгатьчелеккә өндәүләр язып тарата. -Балаларыгызны губерна идарәләре хисабына гимназиягә укырга җибәрергә чакырам- -дип белдерә Элегрәк мофти бу юнәлеште чирканыч алган була дин башлыгының улы Мирзаҗан дигән берәү гимназия бусагасын 1809 елда ук атлап керә, әмма аннан үрнәк тәртип белән кайтмый Бу юлы исә мөфтинең морөҗәгате эзсез калмый — утызынчы елларда Казан гимназиясендә утызлап, ә кырыгынчы елларда иллеләп татар һөм башкорт балалары белем апалар Укучыларның күпчелеген Оренбург төбәгеннән чыккан татар балалары тәшкил итәләр Гимназия бөтереп кайткан яшьләр әлбәттә. Оренбургтагы мәдәни тормышка йогынты ясамый калмаганнар Ә -Хосөения-нең киләчәк язмышы хәл ителгәндә, күргәнебезчә, аларның кайберләре турыдантуры катнашканнар яисә аның юнөлеш-программасын билгеләүгә этәргеч булганнар Белгәнебезчә Казан гимназиясендә татар телен һөм халык авыз иҗатын ойрәнүгө дә әһәмият бирелгән беренче әлифбабыз да шушы уку йортының кончыгыш телләре укытучысы Ибраһим Хәпфин тарафыннан тезелгән Аннары монда аның улы хәлфәлек иткән Гимназияне уңышлы төгәлләгәннән соң югары белем алуга омтылучы якташларыбыз да байтак булган Мәсәлән 1813 елда Оренбургта офицер га иләсендә туган Гайса Мохөммөт улы Бикмиев Оренбург губернасы стипендиясенә укып гимназияне тәмамлагач 1832 елда Казан университетының филология факультетына кабул ителә Диплом алып чыккач исә Ймскидагы хәрби училищега укытырга җибәрелә Әмма туган шәһәре белән дә элемтәсен озми Татар теле һөм әдәбияты дөреслеге болөн сүзлеге -Диван хикәят татар-ны (1859) язган Оренбурглы Салихжан Бикташ улы Кукляшөв та —Казанның Бере нче гимназиясендә белем алучыларның беренчөлөреннөн Соңыннан. 1836 елда ул да Казан университетын тәмамлый аннары фән кандидаты сыйфатында чХөсәени.ч» мәдрәсәсе һәм мәчете. Оренбургның Неплюев исемендәге хәрби училищесына, көнчыгыш телләрен укытырга җибәрелә Гыйльми хезмәтен Казанда бастырган дәвердә ул инде училищеның өлкән укытучысы һәм подполковник дәрәҗәләрендә була. Гайса да. Салихҗан да әлеге хәрби училищеларның - азиатский- дип йортелгән махсус курс-факультетларында укыталар. Болар — татарлардан беренчеләр булып Казан университеты дипломын алган шәхесләр Дөрес, алардан берничә елга элгәрерәк ирекле тыңлаучы сыйфатында университетта Ибраһим Хөлфинның улы Шәңгәрәй дә укыган, ләкин укуын тәмамламаган Алтмышынчы елларда университетның физика-математика факультетын морза улы Мөхәммәдьяр Биглов та уңышлы тәмамлый һәм туган ягына. Оренбург гимназиясенә укытырга җибәрелә Аңардан берничә елга соңрак шул ук уку йортының юридик факультетын Ш. Шаһиәхмәтоө 3 Сыртланов һәм Ә Мөхөммәдьяровлар төгәлләп кайталар да Оренбург казна мәктәпләрендә укытырга керешәләр Билгеле. Казанның гимназия һәм университетларында укып кайткач башка төр хезмәтне сайлаучылар да байтак Әйтик табиб дипломы алучылар да. офицер хезмәтен сайлаучылар да булган Менә шушы шартларда унтугызынчы гасырның сиксәненче елларында абыйлы-энеле Хөсәеновлар һәм аларның фикердәшләре Россиянең югары уку йортлары дәрәҗәсенә якын торган мәдрәсә ачу хыялы белән яшиләр Баштарак мәдрәсәне Каргалы авылында ачарга ниятләп йөриләр Ләкин соңыннан бу фикердән кире кайталар һәм -Хөсәения- Оренбургта арендага алынган берничә бинада 1889 елның көзендә, ниһаять, ишекләрен ачып җибәрә Үзара килешү буенча аңа нигез итеп моңа чаклы эшләп килгән оч мәдрәсә алына -Хәйретдин хәлфә мәдрәсәсе - -Дамелла Шаһимәрдан хәзрәт мәдрәсәсе- һәм -Сөнгатулла әфәнденең төрек мәдрәсәсе- Бу мәдрәсә һәм мәктәп җитәкчеләре Вәлиев Хәйретдин. Утәгәнов Шаһимәрдан белән Галиев Сөнгатулла -Хөсәения-нең төрле сыйныфларында хәлфә-мөгаллимнәр булып калалар Бу мәдрәсәләрдән фәкать Шаһимәрдән хәзрәт уку йортында гына югары сыйныфлар була Казан губернасы. Малмыж өязе Түнтәр авылында туып-үскән Шаһимәрдән хәзрәт -Хөсәения- мәдрәсәсе тарихында да якты эз калдырган шәхес санала, башлыча гарәп телен һәм гарәп илләре тарихын укыта. Бүгенге көндә Оренбургның дәүләт архивында мәдрәсә тарихына кагылышлы алтмыш өч берәмлек документ саклана. Мондый эчтәлекле материаллар 146 шулай ук Уфа шәһәре архивларында да булырга тиешләр Әйтик. Диния нәзарәте архивында Узган гасырның туксанынчы елларында шәһәр үзәгеннән читтөрөк. татар бистәсе белән ике арада, мәдрәсәнең үз утарын төзү өчен заманына күрә бик кыйммәт хакка җир мәйданы алына. Озакламый шунда «Хөсәения»нең өч катлы төп уку корпусы, таш мәчете имам өе һәм мәдрәсәнең хезмәткәрләренә исәпләнгән ике катлы «орак биналары өчен нигез салына Барысы да—нык таштан һәм кирпечтии Мәдрәсәнең төп бинасы 1905 елда төзелеп бетә һәм шәһәр буйлап таралышкан шәкертләр шушында тупланалар Бу оч катлы иркен йортта заманча җиһазпандырылган уку классларыннан тыш бай гына китапханә һәм ашау-эчү, йокы бүлмәләре дә була. Мәдрәсә утары бүген дә исән (Монда егерменче елларда Халык мәгарифе институтлары һәм Татар педогогия техникумы эшләде, хәзер исә Оренбург авыл хуҗалыгы институтының агрономия факультеты урнашкан ) Мәдрәсә утарын төзүдә өлкәнең хәзерге Шарлык районы. Мостафа авылы кешеләре дә саваплы эш башкаралар балта осталарын әйдәүче — күренекле артист Хәлип Әбҗәлиловның атасы Галиулла оста була, десятник вазифасын Муса Җәлил атасына баҗа тиешле Хаммат Сөйфет- диноө үти «Хөсәөнияхдә уку дәвере ундүрт еллык була өч баскычлы башлангыч ибтидаи сыйныфлар, дүрт сыйныфлы урта белем бирүче рошдия бүлеге, дүрт сыйныфлы тулы булмаган югары белем бирүче игъдадия бүлеге һәм оч еллык югары белем бирүче галия бүлеге Теләгән шәкерт игьтидадияне тәмамлагач та гомуми, ягъни башлыча авыл җирләрендәге мәктәп һәм мәдрәсәләрдә укыху момкинлегө биргән таныклык алып чыгып китә алган Рошдия бүлегеннән соң да торлө һонәр училищеларына күчеп укучылар ишле генә булган Мәсәлән, Риза Фәхретдин, Закир һәм Шакир Рәмиевләрнең уллары шулай иткәннәр һәм. Оренбург реаль училищесын тогәлләгәннән соң Россия һәм чит ил институтларында укып, инженерлык дипломнары алганнар -Хосәөния-нең танылган хәлфәсенең улы Шамил Усманов та рөшдиядөн соң һөнәр училищесында белем ала Мәдрәсәдә шәкертләр саны биш йоздән артмаска тиеш булса да, кайбер елларда анда укучылар күбәеп киткән Могаллим-хөлфөләр саны утыэ-утыз бишкә җиткән Аларның хезмәт хакы бүтән мәдрөсәләрдөгедөн шактый артыграк, шунлыктан иң тәҗрибәле һәм белемле укытучыларны сайлап алу мөмкинлеге бул1ан -Хосәения-нең педагоглары арасында торле-торпе губерналардан чакырылган мөхтәрәм шәхесләр байтак. Патша хөкүмәте тарафыннан «Иж- Буби» мәдрәсәсе таркатылгач та кайбер абруйлы хәлфәләр эшне Оренбургта дәвам иттерәләр. •■Хөсәения- мәдрәсәсендә шәкертләр русча укырга һәм язарга да өйрәнгәннәр. Элегрәк бу хәл башлангыч сыйныфларда гына булган. 1895 уку елыннан рус классы җитәкчесе итеп тәҗрибәле педагог, мәдрәсәнең Попечительләр советы әгъзасы Гайса Еникеев эшли башлый. Рус классы укытучысына хезмәт хакын земство түли. Патша хөкүмәте тарафыннан 1874—1875 елларда кабул ителгән тәртип буенча, мәдрәсәләрдә Россиядә басылган дәреслекләр генә кулланыла алган Шушы тәртипкә һәм заман таләпләренә нигезләнеп. «Хэсе- ения» мәдрәсәсе хәлфәләренең күпчелеге үз белгечлекләре буенча русча чыккан дәреслекләрне татарчага күчерү белән дә. ана телебездә дәреслекләр язу белән дә шөгыльләнгәннәр. Укыту, тәрбия мәсьәләләренә багышланган китаплар, куллан ма-дөреслек- ләр бу елларда күпләп басылып чыгалар. Аларның кайберлөренең авторлары— шулай ук «Хөсәения»гө мөнәсәбәтле шәхесләр. Мисалга Казанда Учительская школаны тәмамлаганнан соң 1902 елда - Хөсөения-гә хәлфә итеп чакырылган Гаяз Исхакыйның тәрбия мәсьәләләренә караган иҗатын алырга була. Башка хәлфәләрдән Шаһидулла Вахитов------------------ Гыйлем хисап» (1901. 1911); Нургали Надиев ---------Ибтидаи мәктәптә хисап укыту ысуллары» (1917); Хәнәфи Бакиров— Гыйльме табигыя дәреслеге», ике кисәк (1918); Габдулла Ибраһи- мов-Шонаси — «Мохтәсар химия». ике басма (1910. 1912); «Хикмәт табигыя дәреслеге». (1916); Шакирҗан Ибраһимов-----------------------------------------------------Рәсемле фәнни кыйраәт- (1910); Зәки Вәлиди — «Кыскача төрек-татар тарихы» (1912); «Ходаяр ханның соңгы көннәре» (1915); Фатих Кәрими—«Мохтәсар җәгърөфия» (1899 елдан башлап алты басма); «Кыскача җәгърөфия» (1914, 1915); Харис Фөйзи-Чистопули— «Ысул җәгърөфия» (1900—1905 елларда биш басма); Ризаэтдин Фәхретдинов — «Исмәгыйль сәяхәте» (1903), -Ибн Фазланның Болгарга килүе» (1915); Борһан Шәрәф — «Иран мәктүпләре» (1909) һ. б. хезмәтләре бар. «Хөсәения» мәдрәсәсенә, нигездә, югары галия сыйныфларда белем бирүгә хокукы булган хәлфәләр генә алынганнар, аларның укыту сәләте идарәче байлар тарафыннан тикшерелгән. Мәдрәсәдә беренче нәүбәттә, ул замандагы барлык мәдрәсәләрдәге кебек, дин дәресләре һәм дин тарихы, дини кануннар укытыла, гарәп, фарсы телләре тирөнтен үзләштерелә. Башкалардан аермалы буларак, татар телен һәм әдәбиятын өйрәнүгә дә зур урын бирелә Өч класслы рус теле һәм әдәбияты бүлеге булуы «Хөсәения»не башка шундый дәрәҗәдәге уку йортларыннан аерып тора. Ләкин бу җәһәттән Хөсәеновларга да, «Хөсө- ения -нең идарәчеләренә дә байтак кына тәнкыйть сүзләре ишетергә туры килә. Искелеккә ябышып ятучы зыялылар һәм дин әһелләре Диния нәзарәтенә дә. югары хөкүмәт оешмаларына да «Хөсәения» мәдрәсәсендә рус телен укытуны тыюны таләп итеп шикаятьләр язалар «Шушындый абруйлы мәдрәсәгә мөселман динен һәм кануннарын гасырлар буена эзәрлекләп килгән бер тел буларак, рус телен укыту харам»,— дип баралар. Мәдрәсә эшчәнлеге күп мәртәбәләр Диния нәзарәте вәкилләре һәм Оренбург уку округы инспекторы тарафыннан тикшерелә һәм даими күзәтү астына алына. Ләкин шуңа да карамастан, яшьләрне заманча белемле итү максатын алга сөргән «Хөсәения» мәдрәсәсендә башка милләтләр һәм мәдәниятләр белән аралашу чарасы булып барган рус телен өйрәнүдән читләшмиләр. Киресенчә, шәкертләр таләбе буенча бу тел тиздән югары сыйныфларда да укытыла башлый. Аннары озакламый шуңа өстәп немец һәм француз телләрен өйрәнү дөресләрен дә гамәлгә кертәләр. Дөньяви фәннәрдән »Хөсәения» мәдрәсәсендә Россия тарихы һәм мөселман дөньясы тарихы, әхлак һәм фәлсәфә, логика һәм үз-үзеңне ничек тоту кагыйдәләре, педагогика һәм башка дәресләр керә Башлангыч сыйныфларда матур язу, сызым, рәсем ясау һәм соңрак музыка дәресләре дә булдырыла. 1905 елдан соң шәкертләр оркестры оешкан. Ә 1917 елның көзендә. -Хөсәения» мөгаллимнәре һәм шәкертләре көче белән мәдрәсә каршында -Музыка-драма» дигән җәмгыять оеша. Шушы җәмгыять үз хисабына «Музыка-өдәбият» исемле кызыклы гына җыентык бастырып чыгара. 1918 елда исә монда музыка мәктәбе дә ачыла, анда мәдрәсә укытучыларыннан тыш рус музыкантлары да катнашалар. Тиздән аның директоры итеп булачак мәшһүр композитор Салих Сөйдәшөв сайлана. Шушы музыка мәктәбе тыңлаучылары арасында элекке ■•Хөсәения» шәкерте, композитор буларак танылачак Җәүдәт Фәйзи дә була. 148 Медресе шәкертләре тегел фәннәрдән гадөти хисап (арифметика), алгебра, геометрия һәм тригонометрия кануннарын өйрәнгәннәр Аларга шулай ук физика. химия, астрономия табигать белеме һәм география фәннәреннән дә ныклы белем бирелгән Унтугызынчы гасырда бу җәһәттән -Хөсөения- белен -Иж- Буби- мәдрәсәләре генә бер-берсенө якын торганнар дип әйтергә була Фәннәрне өйрәнүгә күпме вакыт бүленгән соң? Менә 1906—1907 уку елына караган атналык расписание Ибтидаи сыйныфлар өчен ана теле —17 сәгать, интикад (дини эчтәлекле әсәрләр белән танышу) — 3 с.. әхлак мәсьәләләре—3 с.. Коръән сүрәләре —11 с, мөнәҗәт уку — 3 с гыйбадәт кылу—4 с. тарих, географиягә кагылышлы хикәятләр — Зс гомуми тарих — 2с. география — 1 с . хөсне хат (матур язу) — 2 с.. физика һәм сызым дөресләре — 5с хисап—8 с. Рошдия сыйныфлары өчен Коръән тәдриж —8 с.. дин тарихы—8 с.. әхлак мәсьәләләре — 4 с . гомуми тарих—8 с география—4 с . хисап — 4 с һәндәсә (геометрия) — 4 с.. физика — 4 с. татар теле —12 с.. гарәп теле—8 с. рус теле —18 с Игъдадия сыйныфлары өчен дини хокук мәсьәләләре—4 с., гомуми тарих—6.. география — 3 с.. физика — 3 с химия—3 с. табигать тарихы —3 с . алгебра —Зс.. геометрия һәм тригонометрия — Зс.. астрономия —1 с.. психология логика, фәлсәфә тарихы —5 с. хокук —2 с, гигиена медицина — 1 с., политэкономия, сәүдә эше — 6 с ысул дәфтәре (бухгалтерия) — 1 с. гарәп теле һәм әдәбияты — 7 с татар теле һәм әдәбияты—7 с . рус теле һәм әдәбияты — 10 с . немец теле —11 с. Игъдадиянең дүрт еллык дини юнәлешле сыйныфлары өчен (шәкертләр таләбе белән бу бүлек 1907—1908 уку елыннан бетерелә) әхлак — 4 с . дини хокук —12 с.. гакаид (теология)—6с . гомуми тарих — 4 с география —Зс дин тарихы —Зс., физика — 2с химия — 2с . табигать тарихы — Зс.. алгебра —2 с . геометрия—2 с.. астрономия — 1 с.. психология — 2 с . логика —2 с . фәлсәфә тарихы — 2с , хокук — 1 с.. гигиена, медицина — 1 с . бала тәрбиясе—2с . гарәп теле һәм әдәбияты — 5 с татар теле, әдәбияты — 5 с.. рус теле һәм әдәбияты —6 с.. фарсы теле —3 с . Коръән тәфсире — 6 с. Мөхәммәт пәйгамбәр нотыклары— 3 с.. дини хокук — 2 с.. дини фәлсәфә — 1 с Гомум белем бирү бүлегендә унынчы елларда француз телен өйрәнү дөресләре дә өстәлгән Атналык уку сәгатьләре, әлбәттә кырык сигез сәгатьтән дә артмаган Көндезге ашау-эчүдөн һәм ял иткәннән соң шәкертләр, кизү торучы хәлфәләр җитәкчелегендә, киләсе көн дөресләренә кичке әзерлек сәгатьләренә җыелганнар Менә мәдрәсә шәкерте, язучы Сөгыйть Агишның ул елларга караган истәлекләреннән бер өзек «Хөсәения-дә дин дөресләре белән бергә физика математика, география, туган тел. рус теле дә укытыла, рәсем һәм физкультура да бар иде Мәдрәсәдә гомуми ятак һәм биш вакыт намаз үтәү өчен идәненә яшел постаудан намазлык җәелгән бөр бүлмә дә бар иде Мәдрәсәдә төп дәфтәргә теркәлгән синең исемең алдында бер номер була Әйтик, ул номер 32 нче Ботен җиргә — ашханә остөлеңө. сөлге куя торган әрҗәңә, сандык бүлмәсендәге киштәңә, кроватеңа һәм партаңа шушы номер язылган була Шуны да әйтергә кирәк, кемнәрнең тәэсире бөләндер бу мәдрәсәдә әдәби хәрәкәт шактый көчле иде Шагыйрь Һади Такташ та әллә шушында укый, әллә килеп кенә йөри иде. әмма аны без бик еш күрә идек Исхак Башмаков дигән бер шагыйрь дә бар иде Мәдрәсәдә кулъязма рәвешендә чыга торган журналда Кәрим Фәйзи һәм башкаларның да шигырьләре еш күренә иде» Хдрөеновларның варислары берничә мәртәбә Россиянең Дәүләт Думасыннан һәм Россия мәгариф министрлыгыннан -Хөсәения» мәдрәсәсен Диния нәзарәте карамагыннан алуны һәм хосусый бер уку йорты итеп кенә калдыруны үтенәләр. Әмма уңай җавап ала алмыйлар Төгәл фәннәр укыту өчен бу мәдрәсәдә баштан ук аерым билгеләнгән класслар булдырыла, физика һәм химия кабинетлары махсус җиһазландыры- ла 1914 елда, мәсәлән, шушы ике кабинеттагы лаборатория җиһазларын алыштыру һәм укыту барышында кирәк булачак әсбап һәм химикатлар алу өчен генә дә мең алты иоз туксан сум тотылган Еллык гомуми чыгым исә унбиш-өгөрмө мәртәбәгә күбрәк булган Мәсәлән 1915 елда мәдрәсәне тәртиптә тоту ут. су кертү, шәкертләрне киендерү, тукландыру, хәлфәләргә хезмәт хакы түләү һәм торак белән тәэмин итүгә барлыгы өгөрме дүрт мең сум сарыф ителгән Заманына күрә бу — бик тә зур чыгым Мәдрәсә китапханәсендә татар һәм рус телләрендәге дәреслекләрдән тыш гарәп төрек, фарсы инглиз немец, француз телләрендә басылган төрле китал- 149 лар, белешмәләр һәм энциклопедияләр дә тупланган Китапханәгә Россия. Төркия. Мысыр һәм Европа илләре вакытлы матбугаты белән беррәттән күпсанлы матур әдәбият китаплары да алдырылган. Шәкертләр 1906 елда моселман Җәмгыяте хәйрия ачкан "Белек- китапханәсеннән дә файдалана алганнар. Чөнки бу китапханә башта мәдрәсә утарында урнаша. Могаллим һәм үзешчән рәссам Сөләх Камал җитәкчелегендә «Хөсәения-дө шулай ук борынгы шәрык сәнгатен өйрәнү дәресләре дә оештырыла, соңыннан бу мөгаллим үз классын «Шәрык музее»на әверелдерә. «Хөсөения» мәдрәсәсе 1918—1919 уку елы тәмамланганчы яши. Аннары ул «Хөсөеновлар укытучылар институты» итеп үзгәртелә. Утыз ике ел яшәү дәверендә мәдрәсәдә җәмгысы йөз иллеләп мөгаллим һәм хәлфә дәрес бирәләр Ә көндәлек тормыш белән Идарәче байлар (Попечительләр советы) тарафыннан сайлап куелган баш мөдәррис җитәкчелек итә. Андый урынга, билгеле инде, укымышлы гына түгел, дини даирәләр тарафыннан да танылган имам хатиблар сайланган. «Хөсөения» җитәкчеләре арасында дин галиме, казый Габделгалим Дөүләтшин, Габдерәхим Дөминов. галим, язучы һәм әдәбият белгече казый Ризаэтдин Фәхретдинов, Таһир Ильясов бар. Мәдрәсәнең соңгы баш мөдәррисе галим Хәнәфи Бакиров була Әйтергә кирәк. «Хөсөения» мәдрәсәсендә кадими Бохара. Сәмөрканд мәдрәсәләрендә белем алган хәлфә һәм мөгаллимнәр бик аз. Мәдрәсәне оештыручылар да. аның Идарә әгъзалары да Урта Азия белем үзәкләренең укыту һәм тәрбия тәртипләрен өнәп бетермәгәннәр, үзләренә кыйбла итеп, нигездә, мәдәниятле Европа һәм Якын Көнчыгыш югары уку йортларын сайлаганнар. «Хөсөения-гө башлыча Истанбул, Бейрут. Каһирә институт һәм университетларында. Көнбатыш Европа илләрендә белем алган шәхесләр чакырылган. Мәсәлән, мәдрәсәнең уку-укыту буенча баш мөдәррис ярдәмчесе Хәнәфи Бакиров белән тәрбия һәм укыту эшләренең башлангыч дәвердәге илһамчысы саналырдай зыялы хәлфә Фатих Көрими. хәлфә һәм мөдир Габдулла Ибраһи- мовШонаси — Истанбул университетында белем алганнар. Хәлфәләр Муса Би- гиев. Сөнгатулла Бикбулатов. Салихҗан Насыйров, Гобәйдулла Рафиков. Вәли Батталов, Шаһидулла Вахитов — Каһирә университетын, Хәлил Гайнуллин. Cenex Камалетдинов, бертуган Фөйрушиннар Бейрут университетын бетергәннәр. Камил Көрими исә Казан университетын тәмамлаган -Хөсөения» ачылган дәвердә Идарә әгъзалары башында әүвөл Әхмәт бай Хөсәенов үзе тора, аның вафатыннан соң бу вазифаны энесе Мәхмүт бай үти. 1910 елдан башлап Идарә башында «Хөсәения» тәрбиясен алган Шәрәфетдин Хөсәенов тора. Мәдрәсәнең төрле елларда теркәлгән Идарә әгъзаларының исемлеге мондый: Ихсан Биказаков. Нургали Габдуллин. Мәхмүт Госманов. Габделгалим Дөүләтшин, Мәһди Дивишев. Гайса Еникееө, Әбүбәкер Капкаев. Насрулла Керимов. Фатих Көрими Камил Көрими. Шакир Рәмиев. Закир Рөми- ев-Дөрдемөнд, Нигъмәтулла Тимошев, Харис Фөйзуллин-Чистопули. Габдрахман Хөбибуллин. Закир Хәеров һәм Насрулла Ядкәрев Болардан тыш Габделгани Хөсәенов уллары Газиз белән Хәмит һәм Мәхмүт бай Хосәеновның икенче улы Хөсәен дә Идарә составында булалар. Боларның һәрберсе мәдрәсә чыгымнарының бер өлешен үз өсләренә дә алганнар Әйтик, бертуган Рөмиевлөр акчалата матди ярдәмнән тыш узган гасырда ук физика һәм химия кабинетларын җиһазландыруны үз бурычлары итеп саныйлар һәм аларны. нигездә. Алманиядән кайтарталар. Мәдрәсәнең утыз елдан артык яшәү дәверендә табиб вазифасын Исхак Гали улы Медведев башкарган Әлегә аның кайда укып табиб дипломы алганлыгы ачыкланмаган, мөгаен, башкалар кебек үк. ул да Казан университетының медицина факультетында укыгандыр. Фельдшер булып монда озак еллар Ә. Акимов хезмәт итә. «Хөсөения» шәкертләре шактый кырыс тәртип-кагыйдәләргө буйсынып яшәгәнлектән, шәһәрдә йөргәндә дә итагатьлелек, тәрбиялелек белән аерылып торганнар. Бу җәһәттән абыйсы Шакирҗан һәм кардәше Мохтар Ибраһимовлар укыган -Хөсөения»гә барган вакытта Галимҗан Ибраһимовның андагы тәртипне «Вәлия» мәдрәсәсе төртип-төрбияләре белән чагыштыруы бик тә гыйбрәтле, безнеңчә «Көндәш- шәкертләрен ул бик өстен куя. 1905 елгы вакыйгалардан соң мәдрәсә кагыйдәләрен үтәү һәм уку-укыту барышына йогынты ясау өчен Шәкертләр бердәмлеге оештырыла. Бу бердәмлек вәкилләре соңрак мәдрәсәнең Педагогия советы утырышларында катнашу хокукын да яулап алалар. Бу бердәмлек эшендә шәкертләрдән Р Рөкыйби. Г. Максудов Б Шэфиев Г Туктаров 3 Габдееө И Сәүбәнов булачак шагыйрь Шамун ФидаиШакирҗанов. Габдулла һөм Гобәйдулла Мохтаровлар аеруча активлык күрсәтәләр Хосөения» мәдрәсәсендә оештырылган берничә ябык забастовка да башлыча шушы шәкертләр «.итәкчелегендә уздырыла Шәһәр халкын җәлеп итәрдәй шаулы забастовкалар исә монда булмый Мәдрәсәдәге хәлфә һәм мөгаллимнәренең күпчелеге — шул чор татар до- ньясында киң җәмәгатьчелеккә бик таныш кешеләр энциклопедик белемле шәхесләр күренекле җәмәгать эшлеклесе Фатих Көрими (башлангыч чорда даими соңрак факультатив рәвештә укыта) галим язучы һәм дин әһеле Ризаэтдин Фәхретдинов аның улы. Казан һәм Пермь рус югары уку йортларында белем алган Габдрәшит Фәхретдинов күренекле язучы Шәриф Камал, күпсанлы дәреслекләр авторы чистайлы Харис Файзуллин, ислам дине галиме һөм гарәп теле белгече Муса Бигиев. тарихчы Зәки Вөлиди шагыйрь драматург һөм ялкынлы журналист Сөгыйть Рөмиев (үзе дә -Хосөения- тәрбиясен алган зыялы), танылган әдәбият галимнәре Габдрахман Сәгъди һөм Җамал Вөлиди өдип-төрҗемөче —Нигъмәт Еникеев. нәшир һөм әдәбиятчы Шәрәф Борһан һөм башкалар Элегрәк мәдрәсәдә башлангыч сыйныфларда рус теле һөм әдәбияты да өйрәнелгән, анда тәҗрибәле педагог һәм күренекле җәмәгать эшлеклесе Оренбург шәһәреннән Икенче. Оченче һөм Дүртенче Думаларга депутат буларак сайланган морза Гайса Хәмидулла улы Еникеев белем биргән дип әйткән идек Егерменче гасыр башыннан югары сыйныф укучыларына да рус теле керә башлагач, бу фәннән укытучылар санын арттыру хаҗәте туган -Хосөения» мәдрәсәсенең игъдадия бүлеген уңышлы тәмамлаган берничә шәкерт мәдрәсә хисабына Казандагы Учительская школага укырга җибәрелә Тиздән шунда белем алып кайткан бөр торкем яшьләр — Мирсөйфетдин Әхмөтсафин. Зәки Ишаөв. Габдрахман Киникеев. Шакирҗан Кылычбөков Ильяс Кудашеө-Аш- кадарский. Мирсөяф Туктамышев. Хосөен Хакбирдиннар мәдрәсәнең хәлфәләре сафына килеп кушылалар Югары сыйныфларда шулай ук тарих һөм гомуми белем бирү дөресләрен Вәли Батталов. Нигъмәт Еникеев Камил Көрими Шәрәф Борһан М Фөйзуллин Г Йосыповлар алып барганнар Төрки-татарлар тарихын картограф-рөссам Сөлөх Камалетдинов һөм Ибраһим Бикчөнтөев милли тел һәм әдәбиятны Сөгыйть Рөмиев Шәриф Камал Җамал Вөлиди Нәҗип ГасрыйМәөлөнбирдиев. Габдрахман Сәгъди Сөгыйть Сүнчөлөй Тохфәт Чөнөкөев-Сөмөви һ б укытканнар Математика, физика, химия кебек тогәл фәннәрдән дә дөреслекләре мөк- төл-мөдрөсөпөр киштәсеннән тошмөгән зур белгечләр укыта М М Алиев X К Бакиров Н М Вөлишев Ш В Вахитов X. Г Галикөөв Гибад әл Сабур Г С Ибраһимов-Шонаси 3 Г Ишмаев В А Мохөммөдиев К С Мохөммөдиев Н Надиев X Рөмиев Г Рафиков Ф Гобәйдулла Мохөммөт Вөлишев (1886—1935) соңгы дәвердә -Хосөения- мәдрәсәсе Гыйльми советының сәркатибе вазифасын да үти. ө 1915 елда Оренбург милли мөктөп-мөдрөсөлөре инспекторы итеп билгеләнә Утызынчы елларда ул Сөмөрканд педагогия институтының математика кафедрасы модире була Хәнәфи Көрим улы Бакиров (1884—1935) -Хосәения-нең соңгы директоры, физика һөм химия дөреслекләре авторы буларак та билгеле 1920—21 елда мәдрәсә нигезендә Халык мәгарифе институтларын оештыруда актив катнаша Татар, башкорт казакъ һөм гомумшөрык халыклары институтлары дип дүрт өлешкә бүленгән бу уку йортлары 1925 елда ябылгач та Хәнәфи Бакиров Казанга күчөп югары уку йортларында укытырга керешә Утызынчы елларда Казан химия технология институтының химия кафедрасы доценты була Химия һөм физика фәннәре буенча дөреслекләре совет чорында да берничә мәртәбә басылалар Нургали Надиевның (1882—1941) да хезмәт юлы шуңа охшаш Нургали Иделнең түбән агымында урнашкан Сүлөев авылында туа. төпле белемне Казан мәдрәсәләрендә укыганда ала Казанда чакта алдынгы карашлы яшьләр шул иеөптөн Гафур Колөхмөтов белән якыннан аралаша Берничә ел Минэөлө һөм Бозаулык тобөклөрендө укыта 1913 елда могаплим буларак даны тарал гач. -Хөсөения-гә чакырыла Бу мәдрәсәдә дә аның абруе тиз күтәрелә Мәсәлән. аның олкөн хезмәттәше Фатих Көрими Закир Рөмиев Дәрдемөнднең беренче сайланма әсәрләренә кереш мәкаләсендә. Нургали Надиевны мәдрәсәнең иң алдынгы карашлы хәлфәләре исемлегендә атый Нургали Надиев 1919 ел көзендә -Хөсөения- мәдрәсәсен яңа төр югары уку йорты итеп үзгәртү комиссиясенең рәисе итеп билгеләнә. Аннары, ябылганчы, бу үзенчәлекле уку йортының эшлекле директоры була. 1925 елда Казанга күчеп китә һәм берара. Г. Ибраһимов сырхаулый башлагач, Татарстан мәгариф халык комиссариаты каршындагы академик үзәкне җитәкли Аннары Казан дәүләт педагогия институтында укыта Егермеләп дөреслекнең һәм гыйльми китапның авторы. Көнбатыш Европа һәм Якын Көнчыгыш илләренең күренекле педагоглары хезмәтләрен татарчага тәрҗемә итеп бастыручы буларак абруй казана Нургали Надиевның шагыйрь Муса Җәлил өчен сөекле укытучы гына түгел, олы киңәшче һәм остаз булганлыгын да искә төшерик Шагыйрь сугышка киткәндә остазына бер чемодан кулъязма һәм документларын ышанып калдыра Чемодан, белүебезчә, илленче елларда Муса Җәлил исеме кабат телгә керер көннәргәчә Надиевлар фатирында хәтәр күздән посып ята. Гарәп телен һәм әдәбиятын, мөселман хөлифөтлөре тарихын Каһирә һәм Бейрут университетларында белем алган белгечләр укытканнар Яисә язучы һәм журналист Закир Хәлим улы Кадыйри кебек Мысырда гарәпчә газета чыгаруда катнашкан тел белгечләре булалар алар Аның -Гарәп сарфы» (1912). -Гарәп нәхүе- (1912) дәреслекләре була. Гарәп мәдәниятенә һәм теленә, гомумән. шәрык дөньясына кагылышлы дәресләрне шулай ук К. А Айдаров. Г Г. Бакыев С. Н Бикбулатов. Г Салихов. М Бигиев. X Гайнуллин. Хәйрулла Усманов (язучы Шамил Усмановның атасы) кебек мөгаллимнәр укыта. Мәдрәсәдә немец һәм француз телләреннән дә дөресләр биргәннәр, дидек Хәлфәләрдән бу телләрне яхшы ук белүчеләр дә булган Мәсәлән. Ф Кәрими белән Г Ибраһимов-Шөнаси французча иркен сөйләшкәннәр Ә махсус укытучылардан. унынчы елларда немец теле буенча Алексей Сергеевич Лазов, француз теленнән Людмила Васильевна Лазова мәдрәсә журналына теркәлгән. Соңгы дәвердә -Хөсәения-дөге хәлфә һәм мөгаллимнәрнең ишле бер өлешен шушы мәдрәсәдә белем алган шәкертләр тәшкил иткән Аларның күпчелеге мәдрәсәне тәмамлагач та Идарәче шура тарафыннан сайланып төрле-төрле югары уку йортларына Хосәенов байларның мирасы хисабына җибәреп укытылган. Мәдрәсә стипендиатлары булып танылган ул студентлар, нинди генә уку йортларында укысалар да. -Хосәения-гө кайтып, дүрт ел хәлфәлек итәргә тиешле саналганнар Мәсәлән, игъдадия бүлеген тәмамлаган шәкертләрнең кайберләре мәдрәсә хисабына даими рәвештә Казанның учительская школасына җибәрелгән Аннан инде алар үз уку йортларына «урыс хәлфәләре- булып кайтканнар. ■ Хөсөения-гө кайтып кимендә дүрт еп укыту тәртибе чит ил институтларында укучыларга да кагылган. Әйтик Каһирә университетына җибәрелүчеләр — Закир Аюханов (революция алдыннан укып кайта, егерменче, утызынчы елларда Башкортстанда педагогия институтында укыта, беренче башкорт әлифбасын төзүчеләрдән) Сөнгатулла Бикбулатов (1885—1956) хәлфә, мәктәп-мәдрәсөләр өчен гарәпчә уку китаплары авторы соңгы дәвердә Казан дәүләт университетында гарәп теле укытучысьГ була Гобәйдулла Рафиков, мәдрәсәдә мөгаллим, дөреслекләр авторы. Әмирхан Сөйфетдинов Вәли Батталов. Салихҗан Насый- ров-Ногманов Латыйф Заһитов. Шаһидулла Вахитов та университет дипломы белән мәдрәсәгә укытырга кайталар. Бейрут университетында укытылган шәкертләр Сөлөх Камалетдинов. Хәлил Гайнуллин. Шакирҗан белән Галимҗан Файрушиннар Камил Кәрими. Искәндәр Мостөкыймов һәм Хәсән Мөхөммәтъяровлар мәдрәсә стипендиясенә Казан университетында белем алганнар. Укып кайткач Камил Кәрими эзлекле рәвештә -Хөсөения-дә тарих һәм юридик фәннәрдән укыта Габделхәй Йосыпов белән Камал Мөхөммөдиев Томск технология институтында белем алалар Укып кайткач мәсәлән. К Мөхөммөдиев мәдрәсәдә алгебра һәм геометрия дәресләре мөгаллиме була Кавказ якларыннан килеп укыган шәкерт Габдулла Хаҗи-Бәкер углы Мостафаев соңыннан Саратов университетын тәмамлый Ә Якуб Сөләйман улы Шинкөвич -Хосәения-не бик яхшы билгеләренә төгәлләгәннән соң Петербург университетының Көнчыгыш факультетында зур белем ала Бертуган Рөмиевлар токымыннан Бельгиянең Льеж шәһәре институтында Тау эшләре белгечлеге буенча инженерлык дипломына Закир улы Гариф белән Шакир улы Әхмәт Рөмиевлөр укыйлар (1914 елда шагыйрь Закир Рөмиев-Дәрдемөнд. кызы Зәйнәп белән, аларның хәлен белергә бара, бергәләп төшкән фоторәсемнәре сакланган) Искәндәр Рөмиев исә Алман илендә инженер дипломы ала. Икенче буын Рәмиевлөр барысы да башлангыч белемне шулай ук -Хөсө- өния-дө үзләштергәннәр Париж Прага университетларына барыл кергән шушы мәдрәсә шәкертләре турында да хәбәрләр бар ләкин бу хактагы архив материалларын табуы читен Яшәү дәверендә -Хосөения* мәдрәсәсен ике мең дә иллеләп шәкерт тәмамлап чыга Шуларның күпчелеге соңыннан торле җәмәгать эшләрендә һәм фән. гыйлем доньясында катнашкан кешеләр буларак мәдәниятебез тарихында теркәлеп калган олы шәхесләр Җ Абзгилдин И Г Әблөзин Л X Әбүбәкер Галим Айдаров Гыйбад Алпаров 3 Л Әминов Сөлөх Атнагулов Фатих Бакиров. С Н. Бикбулатов, С Г Габделганиев М В Галиев Ш Ф Гыйсмәтуллин. Г. Г. Гобөйдуллин. Г С Дөүлөтшин, 3 С Дусаев Шакирҗан Ибраһимов Г В Игдисанов Камил Көрими X X Корбангалиев. Г Максудов X М Мостафин. Г X. Усманов, М X Файзуллин Г Р Фөхретдинов. А Т Хөсәнов Ш С Чураев 3 Шакиров һ б. бар Шушы низамлы мәдрәсә ишегеннән чыккан талантлы шәхесләр исемлеге дә зур Сөгыйть Рөмиев Мирхәйдәр Фәйзи Төхфәт Ченөкөй-Сөмөви Мөхәммәт Гали, Муса Җәлил, Шамил Усманов Афзал Таһиров балалар шагыйре Гобәй дулла Моэминов-Рөдүди Заһид ЙосыповШөркый Нигъмәт Еникеев Галим Айдаров. Ярлы Кәрим Шамун Фидаи. Габдулла БигиМостакаев Амантай (Г С Табулдин) — татар әдәбиятында эз калдырган шәхесләрнең бер олеше генә Башкорт әдәбиятында җиң сызганып эшләгән шәхесләрдән Сөгыйть Агиш драматург М Бурангулов. Гариф Гомөр — шулай ук -Хөсәения- шәкертләре Казакъ әдипләре һем шагыйрьләре Б Ж Жумагалиөв белен җ Телөпбиргөнов беренче казакъ профессоры галим Ходайбиргән Җубанов та шушы мәдрәсәдә белем алып чыкканнар Россиядә беренче мәртәбә зур сәхнәдә татарча театр уйнарга ниятләгән 1905 елның козендө зурлап репетицияләр уздырып Оренбург рус драма театры бинасында беренче спектакль куярга йоргән эшлөклелөрнең дә күпчелеге ■Хөсөөния- шәкертләре Шул ук елның декабрендә, спектакль буласы дип афишалар эленгәч тамаша р>өсми рәвештә уйналмый кала гыела Бу эштә башлап йөрүчеләр һәм театрга ихлас гашыйклар Ильяс Кудашев Ашкадарский- дан тыш И М Әлмөшөв Г Әхмөров (Варлам) Ш С Вахидов Л И Зобөеров И Кугушев. X. Г Мамин (Мираватский). Ш. А Мөүлүтов. Н Н Сакаев В Г Фатыйхов —шулай ук -Хосәения-дө укыйлар Оренбург Казан Уфа. Ташкент Алма-Ата. Ашгабад. Бишкек тарафларын да эшләүче мохөррир һәм журналистлардан да «Хосөения» шәкертләре байтак була Мәсәлән, Рәкыйп Рөкыиби Каракалпакстанда Гобәйдулла Хосөенов Торк- мөнстанда, Сәхи Рөхмөти белән Габдулла Биги Үзбөкстанда Шәрәф Борһан Казагыстанда Совет матбугатына нигез салучылар булып саналалар Илленче елларга кадәр төрле республика күләмендә басылып килгән газетажурналларда мохөррир булып эшләүчеләр арасында без Фатих Мөсәгыйть Лотфи Гаде- лөв. С Алиев М Гобөйдуллин. Г Усманов. Г Керимов Н Сәйфелмолеков һ б очратабыз Мәдрәсә стипендиатлары арасында табиб дипломы алган шәхесләр дә бар Т Ш Сабитов Г К Сәйфелмолеков Б К Сәйфелмолеков Б В Солөйманов - халыкка медицина ярдәмен күрсәтү һөнәрен сайлаган шәкертләрнең бер өлеше генә Халык хуҗалыгының төрле тармакларында хезмәт итеп абруй казангай кешеләр арасында М А Атнашөв, И 3 Рөмиев А X Сүнөев И Сүнөеә Г С Хисамов А Г Посылов, X Г Янбулатоәлар мәгълүм Әлбәттә шәкертләрнең күпчелеге халык мәгарифе өлкәсендә җигөлөл эшләүче хөлфөмогаллимнөр мәктәп һәм мәдрәсә җитәкчеләре совет чоры мәгариф оешмалары җитәкчеләре арасында байтак Алар шулай ук илебезнең төрле төбәкләренә таралганнар татарлар күпләп яшәгән Идел-Урал регионыннан тыш Урта Азиядә мәгариф эшен җайга салучы байтак кадрлар шул исәптән X. Әбүбөкеров И Акчурин. А Мангушөв. X Таналин. Г Усмановлар -Хосөениямөдрөсөсе шәкертләре булганнар Әйтик, гражданнар сугышы чоры комиссары Шамил Усмановның энесе Гали Усманов Төрөкмөнстанда уку-укытуны заман чалаштырып оештыруда актив катнаша соңрак ул Торекмән дәүләт университеты доценты булып озак еллар эшли Аларның туганы Габделәхәт Усманов исә Хөразм һәм Сәмөрканд олкөлөрөндө җаваплы эшләр башкара Мохтар Ибраһимов шулай ук байтак еллар Үзбөкстан башкаласы Ташкентта җаваплы эшләр башкара тугандаш халык телендә басылып чыккан дөреслекләрне тозү һем язуда катнаша Ә Кәраметдин Айдаров Самарканд педагогия институтын әйдәп баручы укытучыларыннан исәпләнә, һиндстан империясен оештыручы хан һәм галим үзбәк шагыйре Заһретдин Бабурның -Бабурнамә» әсәренә багышланган гыйльми хезмәтен яза. Галим Айдаров исә күренекле тел галиме булып җитешә, егерменче елларда Мәскәүдә Халык мәгарифе комиссариаты бүлек модире вазифасын үти. республика күләмендә милли мәктәпләр эшчәнлеге белән җитәкчелек итә Соңрак Оренбург педагогия институтында укыта. ■Хөсөения- мәдрәсәсенең мөгаллим һәм хәлфәләренең халыкны агарту буенча башкарган эшләре дә зур Моны алар «Белек- җәмгыяте аша да. шул заманның вакытлы матбугаты битләрендә дөнья күргән күпсанлы мәкалә-яз- малары аша да башкарганнар Җәй айларында исә -Хосәения-дә башка мөк- тәп-мәдрәсә мөгаллимнәре өчен белемне күтәрү курслары эшләп килгән Алар- да мөгаллим-хөлфәләрдән тыш галия сыйныфы шәкертләре дә катнашканнар лекцияләр укыганнар, физика, химия кебек төгәл фәннәрдән практик дәресләр үткәргәннәр. Мәсәлән, 1915 елда алдынгы карашлы яшь хәлфәләр тырышлыгы белән шундый өч еллык даими курс-мөктәп оештырыла Ә 1917 елда исә кызлар мәктөп-мәдрөсәләре җитәкчеләре өчен дә белем күтәрү җәйге курслары ачыла. Анда уку өчен барлык губерналардан ике йөз илле биш мөгаллимө-абыстай җыела Шушы курсларда дөрес бирү очен -Хөсәения-нең тәҗрибәле могаллимхәлфөлөреннән тыш Касыйм шәһәреннән абруйлы мөгаллимәләр Сара Шакуло- ва, Гөлнур Галиева һәм Мәрьям Аимбәтовалар чакырыла. Соңгысы бу курсларның директоры итеп билгеләнә. Сара Шакулованың моңа чаклы Парижда. Сорбонна университетында белем алган беренче татар кызы булганлыгы барыбызга да мәгълүмдер. Шунысы игътибарга лаек, «Хөсәения-дә укып дин әһеле булып китүчеләр чагыштырмача аз Үз вакытында, «бу мәдрәсәнең йоз шәкертеннән ун мулла да чыкмый», кебек үпкә сүзләрен мәдрәсәнең җитәкчеләренә күп ишеттерәләр. -Дин вә мәгыйшәт- журналы хәтта -Хөсөениямәдрәсәсеннән елына бер түгел, ун елга да бер мулла чыкмый Дини бәйрәм көннәрендә анда театр уйный шәкертләр-.—дип яза. 1917 елның маенда уздырылган Россия мөселманнары корылтаенда катнашучы дин әһелләре арасында да -Хөсәения• шәкертләре азчылык тәшкил иткәннәр -Съезд хатирәләре- дигән китапта анда катнашучыларның исемлеге китерелә шулардан оч кеше алары да төрле мәдрәсәләрнең мөдәррисләре -Хөсәения-дән булып, ун имам Уфадагы «Галия- мәдрәсәсен тәмамлаучылар икән «Хөсәения-дән булган ул өч имам-модәрриснең икесе тиздән югары уку йортларына укытучылык хезмәтенә күчә Заһир Дусаев 1917 елдан ук укытучылык эшен сайлый һәм озак еллар дәвамында Казан дәүләт педагогия институтының доценты була К Айдаров та алда әйтелгәнчә Самарканд педагогия институтына эшкә урнаша Революцион рухлы яшьләр исә бу низамлы мәдрәсәдән бик күп чыга Билгеле, шәкертләрнең рухи яктан шушындый юнәлеш алуына шәһәр тормышы, андагы революцион вакыйгалар да хәлфәләре Сөгыйть Рәмиев Сәгыйть Сүн- чәләй кебекләрнең йогынтысы да булгандыр Большевистик фикерле -Урал» газетасының берара Оренбург төбәгенә үз нурын чәчеп алуы да эзсез югалмагандыр. Алдынгы яшьләргә революцион юнәлеш бирүче булып балкыган •Таң йолдызы- газетасы да. гәрчә Казанда нәшер ителсә дә рухи һә матди яктан Оренбургта ныгып киң дөньяга шуннан борын төрткән Чөнки аны оештыручы яшь зыялылар — «Хосәения»гә бик якын мөнәсәбәтле кешеләр Газетаның булачак мөхәррире Сөгыйть Рәмиевтән тыш биредә күренекле әдип һәм актив җәмәгать эшлеклесе ислахчы Гаяз Исхакый да 1902—1903 уку елында шушы мәдрәсә мөгаллиме—шәкертләрнең остазы булган ич -Таң йолдызы» газетасының чыгымнарының байтагын үз өстенө алучы Беренче Дума депутаты, яшь сәүдәгәр Габдрахман Дәүләтшин да шушы мәдрәсә даирәсенә бик якын кеше —үз баласы булмаган Әхмәт Хөсәенов аны улы дип таныган 154 Мәдрәсә хәлфәләреннән Н Еникеевның 1913 елда ук М Горькийның -Ана- романын. Сөгыйть Сүнчөлөйнең «Марсельеза» һәм Сөгыйть Рөмиеөнең -Интернационал" җырларын татарчага тәрҗемә иткәнлекләрен искә төшерү дә урынлы булыр. Әлбәттә башка хөлфә-модөррислөрнең дә татар халкын икеләтә изүдән арындырып, иреккә яктылыкка алып чыгарга омтылуын ассызыклап үтәргә кирәк Хәтта баштарак -Таң-чылар тарафыннан шактый ук тәнкыйтьләнгән Фатих Көрими кебек «тормышыннан канәгать- олуг шәхесне дә яшьләр күңелендә борын төрткән революцион омтылышка каршы бер кеше булгандыр дип раслый алмыйбыз Чөнки аның иҗаты карашлары, чынлыкта шул ук Гаяз Исхакый. Сөгыйть Рөмиевлөрнөң мәсләгеннән читләшми. Менә шушы җирлек, шул шартлар -Хөсәения» мәдрәсәсе шәкертләренең күбесенең яңа тормыш өчен көрәшчеләр сафына килеп кушылуына сәбәпче була. Яшь хәлфәләр һәм шәкертләрнең күпчелеге унҗиденче ел вакыйгаларын өметләнеп каршы ала һөм илебезнең бөтен төбәкләрендә искелеккә каршы барган кискен корөштө -һәр кеше һөм һәр милләт ирекле яшәргә тигез хокуклы булырга тиөш!» — дигән лозунгны яклап иҗтимагый-сәяси хәрәкәткә кушыла Соңгы ун ел эшләү дәверендә мәдрәсәдән нибары ун гына мулла чыккан булса, яңа тормыш һөм яңа власть очен көрәш мәйданына исә йөзләгән хәлфә һөм шәкерт аяк баса Элеккеге шәкертләр һөм хәлфәләр Кәрим Хөкимов Шамил Усманов. Габдулла Дөүлөтшин, Афзал Таһиров. Әхмәтсолтан Хөбиби Шәһит Ходайбирдин, Гали Шәмигулов. Бөхетгөрөй Шөфиев. Сәхиулла Рөхмөтул- лин. Гобәйдулла Хосөеноө Нигъмәт Еникеев һ б Совет властен урнаштыруда актив катнаштылар күренекле җәмәгать эшлөклелөре булдылар Көрим Хөкимов Оренбург губерна башкарма комитетында Мөселман бюросы башлыгы буларак көрәш мәйданына килсә. 1919—1920 елларда инде Төркестан һөм соңрак Бохара республикаларында большевиклар партиясе җитәкчесе буларак таныла. М. Фрунзе белән кулга-кул тотынышып эшли Ә егерменче елларда ул Иранда, аннары Гарөбстанда илче була Ул үзбәк казакъ төрекмән телләреннән тыш фарсы һөм гарәп телләрен ул халыкларның тарихын һөм гореф- гадәтләрен яхшы үзләштергән була Оренбург губернасының революциядән соң тормышын -Хөсәения» хәлфәләреннән һөм шәкертләреннән башка күз алдына да китерергә мөмкин түгел һәрбер оешма башында диярлек шулар торган Революциядән соң барлыкка килгән күпсанлы газета редакцияләрен дә шулар җитәкләгән Мәсәлән -Мох бир-. -Юксыллар сүзе». -Юл- «Очкын- һөм башка газеталарның мөхәррире Заһид Йосыпов-Шәркый булган -Хаксызлар сүзе- газетасын Афзал Таһиров оештырган. Эстөрлетамакта 1919 елда чыккан «Башкортстан» газетасын өүвөп Заһид ЙосыповШәркый аннары Габдулла Дөүлөтшин җитәкләгән Элекке Хөсәен ия- шәкерте һөм хәлфәсе Габдулла Дөүлөтшин шулай ук тарихта Беренче Совет Башкортстанын оештыручы һөм аның беренче җитәкчесе буларак та мәгълүм бер шөхөс Казагыстанда. Үзбөкстанда. Торөкмөнстанда. Каракалпакстанда беренче совет оешмаларын төзүче һөм оештыручылар исемлегендә дә элек -Хөсәения» мәдрәсәсендә тәрбия алган кешеләр байтак Фатих Бакироө Сәхиулла Рәх мөтулпин Габдулла Мостакаев. Габделәхәт Усманов шундыйлардан Фатих Бакиров соңыннан Ташкентта газетада мөхәррир була, аннары университет профессоры дәрәҗәсенә ирешә Гражданнар сугышыннан соң Шәкүр Вахидов та озак еллар Урта Азия университетында укыта, профессор була Рәкыйп Рөкыйби исә Каракалпакстанда беренче газеталар чыгаруны оештыра озак еллар китап нәшриятын җитәкли Гобәйдулла Сираҗи Бохара Халык республикасын төзүдә катнаша, җитәкче оешмаларда эшли Ваис Рөхимов Мохәммөд ниязов Бохарада партия өлкә комитетының беренче секретаре булып эшли Саный китсәң. Урта Азия республикаларының һәрберсендә егерменче-утызын- чы елларда -Хосөөния- шәкертләренең төрле-төрле тармакларда җигелеп эш- лөгөнлөклөрен ачыклыйсың Күршеләребез булган Башкортстан республикасын оештыруда шулай ук мәдрәсәнең байтак кына элекке шәкерт һөм хәлфәләре катнашканын күрәбез Аерым автономияле Башкортстан республикасын игълан итүчеләрнең башында Зәки Вөлиди Гали Шәмигулов Шаһит Ходаибирдин Сөлөх Атнагупов Бәхет гөрөи Шөфиев Шәехзадә Бабичлар торды Егерменче утызынчы елларда Баш кортстан Автономияле Совет республикасын Афзал Таһиров җитәкләде Партияле һөм партиясез барлык бу иптәшләр бар булган белемнәрен Көчкуәтләрен үзләре башкарган эш уң булсын дип тырышканнар үзләре хезмәт 155 күрсәткән төбәкләрдә тормыш алга китсен, мәдәният, мәгърифәт чәчәк атсынга вакытларын да, көчләрен дә кызганмыйча эшләгәннәр Ләкин бу каһарманнарның күпчелеге утызынчы еллар афәтен дә үз җилкәләрендә кичергән, байтагысының шул заманнарда гомерләре вакытсыз өзелгән Революция еллары комиссарлары Шамил Усманов, Көрим Хөкимов, Афзал Таһиров һәм башка бик күпләр 1937—1938 еллар корбаны булдылар. Әмма бүгенге тормыш ал арның дөрес юлдан барганын раслады. Шулай итеп, җәмгыять фаҗигасе шәхесләр фаҗигасенә барып тоташа.. Әхмәт, Мәхмүт һәм Габделгани Хөсөеновлар, әлбәттә, бик тә саваплы һәм изге эшкә тотынганда—«Хөсөения» мәдрәсәсенә нигез салганда—бу мәгърифәт учагын тәмамлаган шәкертләрнең киләчәктә иске дөньяны — бу сәүдәгәрләр табынган дөньяны тәмам җимереп атачакларын башларына да китер- мөгәннөрдер Алар, нинди генә алдынгы карашлы кешеләр булмасыннар, барыбер иске гореф-гадәтләргә һәм иске тәртипләргә таянган һәм табынган кешеләр Ә шулай да бу сәүдәгәрләрнең мәсләкләре изге—халыкка хезмәт итү булган! «Хөсөения» мәдрәсәсе 1919 елның җәенә исән-имин килеп җитә Бу вакытта мәдрәсәне Совет власте таләп иткәнчә үзгәртү, «халыклаштару» бурычы килеп баса 1918 елда шәһәр мәгариф бүлегенең милли мәктөп-мәдрәсәләре буенча мөдир итеп билгеләнгән Нургали Надиев җитәкчелегендә аны башта «Хөсөеновлар укытучылар институты» рәвешендә үзгәртәләр, ул шушы байлар мирасы хисабына яшәвен дәвам иттерә Ә инде 1921 елдан соң мөдрәсе татар, башкорт, казакъ һәм башка шәрык халыклары институтлары рәвешен, бер бинада урнашкан аерым-аерым дүрт уку йорты рәвешен ала һәм 1925 елгача эшли.