ТАТАР ХАЛКЫНЫҢ БАТЫР УЛЫ

Казан угларыпнын 1986 елгы 2 санында «Батырша батырлыгы» исемендә дә тарихи очерк урнаштырылган иде Журналда тарихи роман басыла "башлау унаеннан мин әлеге очерктан фикерләрне кабатламыйча, ана кайбер өстәмәләр кертеп, халкыбызның батыр улы турында тагын искә алырга уйладым. Билгеле булганча. Габдулла Гали углы Мәзгыйльдин (Батырша) хәзерге Башкортстан республикасының Балтач районы Карыш авылында игенче Гали ага гаиләсендә 1715 елда дөньяга килә. Гали ага. гаиләсе Карыш авылының барлык кешеләре кебек үк. мишәр-татар токымыннан булган. Кайбер тел галимнәре мишәрләрдә фамилияләр күбесенчә баба исеменнән, ә казан татарларында ата исеменнән ясала, диләр. Мин үзем бу фикер белән килешмәсәм дә. Габдулланың фамилиясе Галиев түгел, ә Мәзгыйльдин булган дип уйлыйм (Мәзгыйльдин гыйлем иясе дигән кушамат дип әйтүчеләр дә бар) Физик яктан куәтле, фикере көчле, бәхәсләрдә жиңү яулавы өчен Габдуллага Батыршаһ дип яхшы гына кушамат биргәннәр. Батырша туган Карыш авылы тарихы исә Рус патшалыгының яулап алу сәясәте, башкортлар жирен колонизацияләү белән бәйле. 1552 елда Казан дәүләтен яулагач. Рус дәүләтенә көнчыгыштагы күчмә халыкларның җирләрен үзләштерү кирәк дип саналган. Башкорт күчмә, далаларының уртасында Уфа елгасының Агыйделгә койган жирендә 1580 елларда Уфа шәһәре-крепосте төзелә Ул шул өлкәнен хәрби, сәяси һәм идарә үзәге булырга тиеш була. Аны башкорт халкыннан нык сакларга кирәк дип тә уйлаиыла Шунын өчен крепостьта нык хәрби көчләр гот у гына түгел, ә аның тирәюнендә дә ышанычлы хәрби көчләр урнаштырыла XVI гасырда Йомышлы мишәрләрне («служилые мещеряки») Россиянен коньяк чикләрен ныгытуда оборона сызыгын (валлар, кальга крепостьлар) төзүдә киң файдалансалар. XVII гасырда аларны көнчыгышка күчереп утыртып, шул ук максатта файдаланганнар XVI! гасырда күпләгән мишәр авыллары Уфадан гоньякта да. көньякта да барлыкка киләләр Бер документ хәбәр иткәнчә. Башкортстаннын төньяк-көнба тышында бу вакытта башкортлар бик аз булалар («Археология и этнография Башкирии ' Уфа. 1971 ел 22 б ) Тагын бер факт: XVII гасырда 35 йортлы Карыш авылы XVIII йөздә зураеп киткән һәм үзеннән хәзерге Чишмә районына, ягъни Уфаның көньягына Салихова дигән авылны төзергә кешеләр бүлеп чыгара алган. Бу авылда да мишәрчә-татарча сөйләшкәннәр Татар халкының мишәр этнографик төркеме Идел һәм Ока елгалары ярында монда күптәннән утырган кыпчак кабиләләренең берләшүеннән һәм аларга болгарларның кушылуыннан оешкан. Казан татарлары дигән төркем исә Идел- Кама болгарлары һәм аларга бераз шул ук кыпчак кабиләләренең кушылуыннан төзелгән. Бу ике ишм рафик төркемнең бер халыкны тәшки г игүе фәндә ныклы исбат ителгән. Батырша үзе дә. «Безнең болгар бабаларыбыз •> дип язып калдырган Аның милли чыгышын тикшергәндә, патшага язган хатларына игътибар итсәк, анда да үзен башкортлардан аерып язганын күрербез XVIII гасыр галиме. Багыршанын замандашы 11 II Рычков га шул ук фикердә «Мишәрләр шул ук тагарлар алар, бары тик исемнәре белән генә аерылалар», ди ул Менә документлар тагын ни сөйли: «Деревни служилых мещеряков Кульбарисово (Сабасво гож). Янагушево. Сгонеево. Байбако (или Бнбаков). Кемеево. Бабаево. Мряснмово. Умкеево (Турнико тож). Башезап. Арбаш (Багильдино гож). Дсуш. Урюш (или Ургуш), Угеш. Акберднно (Подлубово гож). Кении. Тимкино, Богданова, Карыш. Иштиряково... Они выходцы из Алатырского, Курмышского, Арзамасского уездов (ЦГАДА, 1173 ф., I алынма, 1119—саклау берәмлеге (Бу архив документларын бирүе өчен Д. Б. Рамазановага зур рәхмәт.) Икенче берсендә болай язылган: «дер. Карыш является одной из самых ранних мишарских деревень, возникших в Осенской дороги». Мишәр диалектының гомумтатар телендә бер тармак икәнен фән күптән инде исбат иткән. Батыршаның хатларын тел җәһәтеннән тикшерү дә шул ук нәтиҗәгә китерә. Үз вакыты очен шул кадәр матур һәм оста итеп язу куәтен Батырша татар мәдрәсәләрендә тирән белем алу, татар халкы тарихын яхшы үзләштерү һәм тирәкяк тормышын үткен күзәтү нигезендә булдырган. Зирәк акыллы яшь егет мәдрәсәләрнең иң алдынгыларын сайлый алган. Тайсутан авылы мәдрәсә җитәкчесе Абдрахман Тайсугани үз заманы өчен галим булган. Батырша аңа барган. Сүз уңаеннан әйтәсе килә, 1980 елда бугай, Тайсутан урта мәктәбенең 250 еллык юбилеен зурлап үткәрергә уйлаганнар иде. Иж-Буби мәдрәсәсенеке кебек. Барып чыкмады, ахры. Мәктәпләрнең юбилейларын уздыру бик зур тәрбияви һәм сәяси әһәмияткә ия юкса. Иж-Буби мәдрәсәсе һәм мөдәррисләренең юбилее 1990 елда бөтен халыкның горурлык хисе астында үтте. Инде, Ташкичү авылы мәдрәсәсенең мөдәррисе Абдессәлам Ура- ев —ахун үз вакытының атаклы эшлеклесе, Батырша аңа да килгән. Ташкичү мәдрәсәсен Батыршадан соң йөз ел үткәч атаклы галим һәм мәгърифәтче. Ш Мәрҗани тәмамлаган. Бу фактлар үзләре генә дә бик күп нәрсә аңлатсалар кирәк. Мондый югарылыктагы мәдрәсәләр Башкортстан җирендә XVIII гасырда булмыйлар әле. Монда авыл мәктәпләре булган, ә күп җирдә «балаларга татар грамотасы укыту» (Урысча документлардан алынган сүзләр) буенча шәкертләр эшләп йөргәннәр. Батырша, югарыда телгә алынган мәдрәсәләрдә гыйлем алганнан соң, халыкка хезмәт итә башлый. Бу мөхтәрәм юлда ул байтак уңышларга ирешә. «Гайнә татарларының Илеш мулла авылында ел ярым гыйлемендә тордым»,—дип яза ул үзе. Ягъни шул авылда имам-Мөдәррис булып, халыкны мәгърифәткә өндәп, начарлыктан качарга, яхшылык кылырга өндәп тәрбия иткән. Бу авыл шулай, Илеш мулла авылы дип аталган булса кирәк. Анда татарлар яшәгәнлеге шик астына алынмый, чөнки башкортлар булса, Батырша аны искәртеп үткән булыр иде. Аннан соң 4 ел буе Исет төбәгендә Мөслим старшина авылында шул ук хезмәттә эшләгән. Бу инде мишәр авылы булган. Инде Батыршаның төп фикере, восстаниенең дә төп максаты булган идея турында әйтик. Ул Батыршаның халыкка язган өндәмәсендә чагыла: «Без (патша) хөкүмәтен бетереп, үзебезнең укымышлы голәмәләребездән торган милләт мәҗлесе төзергә һәм аның идарәчелегендә булырга тиешбез!» Патша хөкүмәте, кулына корал тотып сугышучыдан да бигрәк, әнә шул бәйсезлек, халык азатлыгы идеясе җәелүдән коты очып курыккан. Батыршаның патшага язган хатында «ак патша»га ышану да, ул үткәргән сәясәттән шикләнү дә бар. Ләкин бу хатларның төрмәдә язылган булуларын да истән чыгармаска кирәк... Ә өндәмә иректә, халык массаларын көрәшкә күтәрү өчен язылган. Батырша җитәкчелегендәге азатлык хәрәкәтенең татар һәм башкорт халыклары тарихында тоткан урыны, әһәмияте бик зур. Ул бу халыкларның социаль һәм миллиазатлык көрәшендәге бер эпизод яки күренеш кенә түгел. Ул — милли-азатлык хәрәкәтендә, мөстәкыйль үз дәүләтеңне булдыру өчен көрәштә алга киткән бер адым, яна баскыч. Батыршага кадәр баш күтәрүче татар-башкортлар үз дәүләтләрен булдыру юлында «хан күтәрергә», хан сайлап куярга омтылалар. Батырша исә беренче мәртәбә голәмалардан торган «Милләт мәҗлесе» сайлап куюны, аның кулына бөтен хакимиятне бирү мәсьәләсен күтәрде. Бу инде мөстәкыйль дәүләт өчен гасырлар буена үсә барган фикер юнәлешендә бер баскычны икенче баскыч белән бәйли торган чылбыр иде. Батыршадан соң Мулла Mopa r: «Болгарны торгызырга вакыт җитәдер»,—дип оран салды. Озак та үтми, Пугачев восстаниесендә катнашкан татарлар үзидарә гамәлен тормышка ашыра башладылар. XIX йөз үзенең тагын да яңа фикер юнәлешләрен, мәгърифәтчелекне алып килде. Ләкин бәйсез дәүләт төзү фикере бервакытта да сүнмәде...

Реклама