ӨЧ АЯКЛЫ АТ

Үзең белән ал, Кәбир!..

Кемдер аның чәчләреннән сыйпый, битләреннән үбә иде. Малай куркып уянды, дөресрәге, уяныр-уянмас хәлдә сәер авазлар чыгарып, «лып» итеп урынына торып утырды. — Ипләп... Саташасың, Кәпир... Тукта, кем эндәште аңа? Эндәштеләрме? Кайда ята ул? Бамбук кайда булган? Ай нурларының яктысы, ике алтын көлтә булып яя тәрәзәләрдән бәреп кергән дә, өйдәге тузан бөртекләрен чагылдырып, мич авызына барып кисешкән. Малай исә шул нурлар ясаган өчпочмакның дөм караңгы уртасында иде. Арып-талчыгуның, йөрәк өзлегүенең чигенә чыккан, шул сәбәпле шактый йокласа да, йокысы һич кенә дә туймаган Кәбир әле һаман айнып җитәр-җитмәс хәлдә яңадан урынына аварга дигәндә генә якында, бик якында, колак төбендә назлы пышылдаган тавыш ишетте: Саташасын вет... Ә-ә. Нәстүк бит әле бу! Ул бит аларга куна төште! Аты караулы, өсте-башы ямаулы, карыны тук, күзе ук бит аның! Нәстүк тә, нәкъ Кәбир кебек, нур көлтәләренең караңгы почмагында утыра икән ләбаса. Ул, торып, ялан аяклары белән салкын идәнгә басты, аннан куллары белән идәндә кармана башлады: — Нәстә югалттың? — Оеклар. — Мин аларны юган... Кәбир, ай нурларын ерып, ишеккә таба атлады: — Атны карап керәм — Мин тә. Нәстүк сәкедән сикереп төште, чөйдәге фонарьнең куыгын салдырып, аңа ут алды. Алар икесе берьюлы яктырды. Инде кыз булып житешеп килгән, күкрәк төерләре шактый ук түгәрәкләнгән Нәстүк яшьлек чаялыгы белән иңбашларын сикертеп куйды һәм. фонарьне кулына алып, тышка юнәлде. Кәбир аның артыннан иярде. Алар икесе дә яланаяк иде. Туфракның суынып бетмәгән, чыкның төшеп өлгермәгән мәле иде. — Кара, песдә нинди матур!—диде Нәстүк уңга таба күрсәтеп. Ай Дәвамы. Башы 6 санда. К якында гына шарлап агып яткан Сабыр елгасына төшеп чишенгән дә шәп-шәрә килеш су керә иде... Абзар капкасының келәсен ачып, алар эчкә үттеләр. Көтелмәгән борчудан тынычсызланып булса кирәк. Бамбук күшәвеннән туктады Малай түшлекне тикшерде. Ат уң аягына ял бирергә тырышып, аны ярым асылынган хәлдә тота иде. Кәбир аратирә коелгалаштырган солы учмаларын якадан утлыкка салып, тарау солы яшелен рәтләштерде һәм Бамбукның ялларыннан сөеп куйды. Байтал аңа бар нәрсәгә битараф кебек тоелды. Аның ярым ябык күзләрендә дә әллә ни укый алмады Ат янадан чемченә башлады. Эчереп кара. Нәстүк аңа гулы чиләк сузды. Бамбук суны яртылаш эчте һәм. борылып, башын яңадан утлыкка тыкты. Эченә җылы йөгерде Кәбирнен Теләсә, тагын эчәр дип, ул чиләкне янәшәгә куйды Алар абзардан чыктылар. Ай яктысына өйрәнгән күзләргә хәзер фонарь кирәкми иде инде. Нәстүк аны сүндереп, өйгә кертеп чыкты Кәбирне җитәкләп, елгага тарга башлады. Әйдә, су керәпес! Песней монда тирән пуа пар! Ю-у-ук, диде Кәбир бу эшнең төнлә, аннан да бигрәк кыз кеше белән мөмкин түгеллегенә икеләнмичә — Бездә төнлә су кермиләр Ә пес керәпес! диде Нәсгүк борсаланып Йөзә пелмисен мәллә? Йөзә белә Кәбир. Су керер иде ул. ыжламас та иде Тәмам уянып җиткән, хәтта йокысы да качкан малай чынында исә ояла иде их. әгәр аның шәһәр малайлары кия торган, китапларда сүрәтләнә торган кыска ыштаны булса! Трусик диләр шикелле аны Кеше генәме. хатын-кыз белән ничек кенәләр игеп шәрә-бака килеш су керәсең, ди9 Ояты ни гора! Өйдә аларны шул ук айлы көлтәләр, шул ук куе исләр п.шч\ һава каршылады Алар үз урыннарына менеп кунакладылар. Хәзер йокы да килми иде кебек. Кочакла мине. Кәпир. . Өшедем. . Нәстүкнс Кәбир утырган уңайдан гына ун кулы белән кочаклады Нәстүк исә аңа таба борылды, ике кулы белән кочаклап, күкрәгенә кысты һәм ике бит алмасыннан чут-чут үбеп тә алды: Юра та ган сани. чуным! Юрататан! Нәстүкнең тирәннән килгән тойгысына әле балалыгы белән бәһа бирә алмаган, шуңа күрә әллә ни аптырамаган, әмма мондый хәл белән беренче тапкыр очрашкан Кәбир. сискәнеп, сорап куйды Нәрсә дидең син? Ярагам сине, җаным, дидем Хакым пармы пар! Син дә мина шулай диген. Йәле, әйтеп караган! һы. Башка бер нәрсә дә эндәшмәде Кәбир Шулай дип әйтсә ни дә. әйтмәсә ни? «Яратам сине, җаным...» Бәлки әйтергәдер9 Бәлки ул сүз Нәстүккә аш тозы кебек кирәк сүздер? Бәлки аның «йөрисе» киләдер’ Аларның авылында бит бер-берсенә күзе төшкән егет белән кызны шундук «йөриләр» дип чыгаралар. Кәбирнен дә бар «йөргән» кызы Ничегрәк онытып торган ул Мәүсилане? Өченчедә укыганда төште күзе бу класстагы иң мөлаем кызга Малайлардан бервакытта да рәнҗеттер- мәдс ул аны Бер мәлне Кое Төбе Сабирларга инәсенең яшьлек дусты Сәбилә апа кунакка кайтып төште Ул Тула дигән шәһәрлә шикәр заводында эшли икән. Дөньяда иң тәмле нәрсәнең шикәр икәнлетен аңлады Кәбир. Сәбилә түтәй аларга йодрык кадәрле өч шакмак шикәр бүләк иткән иде. Инәсе аны вак-вак телемнәргә бүлеп, канладыр яшерде чәй янына исә берәр валчык кына куя торган булып китте Әмма ма тай үз өлешен Мәүсилагә дип саклады Көннәрдән бер көн өч нәни шакмак шикәрне чәй кәгазенә төрде. «Мәүсила, б> сиңа миннән поси тка. ошл ма», дип хат язды һәм барысын бергә шырпы кабына салып. Харис дусына тапшырды. Алуын алган Мәүсилә, әмма җавап язмады, чукынган нәстәкәй... — Әйтмисенмени, Кәпир?—диде Нәстүк моңсу гына. Әйтергә итә дә бит малай, тик нәрсәдер тота, нәрсәдер җитешми. Аңа янында аты. Бамбугы, ат күзендәге нур җитешми иде кебек. Бу сүзләрне кечкенә йөрәктән кысып чыгару өчен Соры Бүре. Бөкебаш Галләмнәр эзәрлекләвеннән котылырга кирәк иде. Абзар -иясенең Бамбукны саклаячагына ышанырга, тагын да әллә кемнәр һәм әллә нәрсәләрдән көч алырга кирәк иде шикелле... Ул тирән итеп сулап куйды. Йөрәге кысылды һәм дөпелдәп тибә башлады. Анда нәрсәдер утлы төен булып төенләнде, менә-менә шартлаячак! Әйтә ул бу сүзләрне, ник әйтмәсен, ди? Нәстүк үзе сорагач! Җир җимерелмәс әле! Ул күзләрен четергәтеп кысты... — Юратан сана, чуным! — Чыннанмы, чуным?! Нәстүк яшен тизлеге һәм дәһшәтле көч белән Кәбирне яңадан күкрәгенә кысты һәм аны сәкегә аударды. Ул шатлыгыннан нишләргә белми, малайның чәчләреннән, битеннән иркәли, сыйпый, ярата, сөя, үбә. аннан тагын иркәли, тагын үбә, сөя һәм үзенең дә шулай сөеләсе килеп, борсалана иде. — Син пит миннән өч яшькә генә пәләкәй, Кәпир.. Песнен атте дә аннедән өч яшькә пәләкәй... Әле үсмер чорына кереп тә җитмәгән малайдан үзенә карата шундый ук теләктәшлек тапмаган кыз идәнгә сикереп төште, ай нуры көлтәсендә нурланып, бөтерелә башлады: — Мин сина иртән тәмле ашлар пешергән! Чырлар чырлап, күңе- ленне күтәргән! Син кайгыгы пер качан да пирешмәгән, Кәпир. хаклы чынным!.. Әйт, кәзер чырлаган, әйт, кәзер пиегән!.. Әйткәнне көтми, ул җырлап бии башлады: Юрататып тужерне. Пече-пече хурине, Юрататан эн савине. Кучран нехса кулнине. Ши-ши шехерса. Керсе кайре вермана. Ыран кампа килеп төсе. Улталаре вал мана...* Кыз идәндә тыпырдап әйләнде. Аның тавышы искиткеч саф һәм моңлы иде Бер караганда бөтенләй ят моң һәм телдә, икенче бер караганда искиткеч кардәшлек бар иде. Аңлашылмавы белән аңлашыла һәм киресенчә. Биегәндә Сабыр буе таллары сыман сыгылмалы гәүдәсенең килеш-килбәтенә, җырланган җырына, көтелмәгән илаһи көч белән яктырган йөзенә тап килеп, самимилек һәм табигыйлек сыйфатлары аңа сине тагын да якынайта, бу күренешнең гади бер тамаша, кылану түгеллегенә ышандыра иде. Таң калудан авызын ачкан малай, шатлыгыннан нишләргә дә белми, шаркылдап көлеп җибәрде... Нәстүк тагын да тыпырдап алды. * Яратам мин яулыкның Вак сары чәчкәлесен. Яратам мин сөйгәнемнең Күземә карап көлгәнен Әче итеп сызгырды да. Кереп китте урманга Иртәгә кич киләм. диеп. Алдаларга булганга. Ниһаять, алар икесе дә аякларын салындырып, сәкегә утырдылар. Кәбиргә кайнар дулкын бәрде. Йокыларын да онытып, төне буе серләштеләр алар. Шушы шапшаклык шартларында, сабый чагыннан ук авылның иң төпкеле саналган ат алачыгында, җылы сүзгә һәм иркәләүгә саран, сүгенү-җикеренүгә искиткеч бай ир-ат арасында яшәп, ана кадереннән дә мәхрүм Нәстүк, күрәсең, аны тыңлый һәм аңлый алырлык адәми затны зерә дә сагынган иде. Кәбир аны бүлдермәде Аның ун яшьлек тагын бер туганы—сенелкәше бар икән Картинәләрендә тәрбияләнә, ди Атасы сугышларны башыннан азагына кадәр үтеп, хезмәттән былтыр гына кайтып төшкән. Яраларын төзәтеп, кайдадыр госпитальдә яткан Нәстүкнең әнисенең — баягы хатын була инде —ул сугышта чакта колхоз хисапчысы Инәкәнтәй белән чуалуын ишетеп, авылга кайтмаска да карар итә. Чуалу гынамы, дип тә өстәп куйды кызкай Ел саен диярлек хатын алыштырган, холкына килмәсә. куып та чыгарган Инәкәнтәй бер караганда инәсе белән үз йортында, бер караганда Нәстүкләрдә. ике йорт арасында яшәп йөрегән. Хәбәрсез-нисез кайтып төшкән Чтапан дәдәй. Кышкы зәмһәрир суыклар икән Өенә керсә, анда җәелеп, исерек Инәкәнтәй утыра. «Сине үлде дигәннәр иде. бәй, үлмәдеңмени’» ди ана оялмыйча Инәкәнтәй «Мин тиз генә үләргә җыенмыйм әле. ди Чтапан дәдәй. Хәзер сезне куып чыгарам, аннан бу йортны көлгә калдырам, урынында яңа йорт бетерәм. аннан соң да бик озак яшәячәкмен әле » һәм шунда ук Инәкәнтәйне инәләре белән бергә куып та чыгара Ике баласын алып, шул ук кичне ат алачыгы өенә ат караучы булып урнаша Төнлә кире кайтып, йорт-җирсн казыгына кадәр яндыра Авылдашлары сүндерергә тырышалар, ләкин ул алардан сүндерттерми. Анфиса сеңелен картинәләре тәрбиягә алган икән Нәстүк белән Чтапан дәдәй менә шушында дөнья көтәләр. «Песнен йорт урынында кәзер көл-күмер генә калган, атте пыел пүрәнәләр волакагь иткән, көзен пуратырга тырышкан», диде кызкай, кайчан да булса бер зур. якты өйгә кайтып керәчәгенә өметләнеп... Нур көлтәләре атып килтән таң як i ысында сыегая барып, өйне тоташтан оетканда гына йомылды аларның күзләре. Бер толыпка бер булып түшәлгән ике гәүдә, ике баш. ике йөрәк шул ук вакытта ике сиземләү, ике тәртип белән яшиләр иде Өшемәсен дип. Нәстүк Кәбирнен аркасын толып чабуы белән япкан һәм аны муеныннан кочаклаган Кайчандыр тарих тирәнлегендә бер халык булып, аннан аерылган, ике телгә, ике моңга, ике дингә инәнгән ике халыкның ике гөнаһсыз һәм рыясыз баласы тигез тында йоклый иде ...Малай чаң суккан тавышка уянып, күзләрен ачса яп-якты! Нәстүкнең урыны күптән суынган Караса, ул һаман да шул агач сәнәген тотып, мич тирәсендә кайнаша. Мичнең ялкыны аның биг а гмаларын тагын да алсулата төшкән. Чәче өстеннән артка чөеп бәйләгән кызыл яулыгы да шул ялкыннан кабынып китәр төсле Бар үткәнен оны i кан хәтерсез кеше сыман, җылы толыпка төренгән Кәбир урынында иркәләнеп яга бирле. Аруы җитеп, ул хәтта пинжәген дә салырга оныткан Хәер, әйбәт булган салган хәлдә, күлмәгенең җиңсез икәнлеген күргән булыр иде Нәстүк. У яптың та мәллә? Малай елмаеп җибәрде. Иркәләп кенә эндәшә иде аңа Нәстүк Кәбирнен үзенә ачуы ки ген китте Кояш Сабыр таллары өстенә үк күгәреп өндер, мөгаен оолли иркәләнеп ятарга синең ни хокукың бар'* С оры Бүре һәм Бөкебаш тарның нәфсссе Тушкырга җит мәс дип уйлама, энекәем! Малай сикереп торды Оегын шунда. Ул сәке йөзлегенә куелган оегын аллы. Алар юылган һәм таслан бөкләнгән иде Рәхмәт, Нәстүк!. Тапкиларын да шунда. Ул сәке астыннан чегән юлбашчысы бүләк иткән чүәкләрен чыгарып, бер мизгелгә сокланып торды, аннан тагын исенә килеп, тиз генә киенде һәм ишеккә юнәлде... Ихатага кергәч, уң кулда, фурман үрәчәләренә кунаклап алган ирләргә тап булды. Тәмәке борхыта-борхыта үз хәлләре хакында сөйләшкән мужиклар Кәбиргә артык игътибар итмәделәр кебек. Чтапан дәдәй алар арасында юк иде. Абзарның ачык капкасы аша үтеп, ул шым гына Бамбук аранына якынлашты. Туктап, тыңлый башлады. Байтал бер җай белән генә утлыкта сайлана иде. Эчтә кемдер мыгырдангандай тоелды. Малай аран ишеге аша үрелеп карады. Чтапан дәдәсе, үз телендә нәрсәдер укына-укына, атның имгәнгән аягын киң тасма белән урый иде... Дәдәй тирә-ягына төкеренде дә ниндидер дарулар һәм май салынган шешәләр тотып, араннан чыкты. — Ә-ә, кодай пәндәсе, тордынмы? — Тордым, Чтапан дәдәй. Рәхмәт инде сиңа... — Сине мужиклар күрдеме? — Әллә ни игътибар итмәделәр. — Якшы, кәзер кеше яман. Күргәндәй күрмәгәне якшы.— Кинәттән генә сүзне икенчегә күчерде.— Пиян пуаз күренә пит... Малайның күзләре таралып китте. — Әйе, әйе! Прокрайнемер, өч-дүрт айлык. Мин пеләм! Пик тә сылу күренә Пампук .. Пләмәнни пия, күрәсен. То-то.. Колынны саклаган кирәк, Кәпир. {Сәзер син аны кума. Үз хуты пелән генә кайтсын, ярый? — Ярар, Чтапан дәдәй,—диде Кәбир әле биянең буаз булу хәбәрен сеңдерергә өлгермәгән хәлдә.— Бамбукның аягына син нинди дару сөрттең? — Кодайга шөкер, аяк шешмәгән. Мин аның ике аягынын палтыр пеләзекләрен үлчәп, сравнивать иткән. Елек мае кибә, значит, палтыр корый пашлый. Пампукның елек мае кипмәгән, значит, яшәгән! Карарга, личить итәргә! — Ул яшькелт күзләрен челт-челт йомып, малайның иңенә дусларча сугып куйды. — Бамбукның аягына син нинди дару сөрттең?—дип кабат сорады Кәбир. — Әй, кодай пәндәсе, тәки пелергә телисен, ә? Вына алар!—Ул кулындагы шешәчекләргә ымлап.— Кунжут мае, әбләпих мае... Татарлар анысын чырга мае диләрме? Вынысы курослеп суында кайнатылган зирек каерысы булган. Екстрат! Мин сина поларнын парысын да пиргән! Мә!.. Малай дару һәм «екстрат»ларның барысын да алды. — Ә син Бамбукны нәрсә дип өшкердең? — Вынысын да ишеткән, ә! Сина армиядә контрразведкада кезмәт итәргә дә пула, Кәпир... Нәстә дип өшкергән? Пихамбарга молитва укыган. Эткә-кошка, пүрегә тоттырма, дигән. Мал-туарны ишәйт, дигән... — Ә кем ул Пихамбар? Абзар иясеме? — Җирдә һәр нәстәнең Пихамбары булган. Сеснен Апзар иясе дә Пихамбар булган. Кеше иясе — Тәнре. Песдә — Тәнре, сесдә—Алла, урыста — Бог. Мин Пихамбарыбыздан сесне исән-сау кайтарсын дип, теләкләр теләгән . Әйдә, пес нишләп вында озак сөйләнеп торган, Нәстүкнең ашы суынган вет!.. Алар өйгә юнәлделәр. Кайсы җигәргә ат җитәкләп, кайсы урында җигеп, ирләр ихатадан таралган иде. Курага керер алдыннан, кәжәнкә бурычын үтәгән аралык чөйләрендә әлүле аркан-бау, шул ук камыт- ыңгырчак, өстәрәк, кул җитмәс төштә, почмактан почмакка асылынып торган самосад яфраклары тапкырына җиткәч, Чтапан дәдәй сер чишкән сыман әйтеп куйды: — Әллә сон песдә генә каласынмы, Кәпир? Күрәсен, минен малайлар пулмаган. Матур итеп өй петерәбез — и живи! Чыннан әйтәм, каласынмы? Атынны итеп тапшырабыз. Анаң тегеннән кайтканчы тор песдә! 92 — Ю-у-ук,— диде малай бераз иркәләнеп —Мине көтәләр. Мин тагын килермен Без тагын килербез, Чтапан дәдәй. Бамбук белән Икенче бер үтенечен дә әйтергә форсат тапты ул. мизгелдән файдаланып. -Нәстүк белән безгә кунакка килеп чыгыгыз. Чтапан дәдәй Их. безнең авылның матурлыгын күрсәң! Кешеләре дә ифрат әйбәт. Ат караучы Сәми бабай үзе генә ни тора — Килерпес, Кәпир. килерпсс. Карамал пазары сеснен якта вет? Шул пазарны күрергә тип күптән хыялланган мин... Малай, ниһаять, күңел төбендә яз канын да уртаклашырга булды: — Әгәр мине эзләп килүче булса, әйзә күрмәгез инде. . Нәстүкне дә кисәт... — Әйттем вег син контрразведчик дип! —Чтапан дәдәй ишек алларына кадәр яңгыратып көлеп җибәрде Молчок-молоток!.. Ә син майларны ташлама. Пына вынысы үлекне суырган. Вынысы кожаны йомшак тоткан. Икенче сорт. Ир-ат вет сортларнын төрлесен яраткан' ул шаян күз кысып куйды —Әйдә, кердек Нәстүк сәкегә ашъяулык сыман тукыма җәеп, туралган чөгендер һәм кичә Кәбир күчтәнәч итеп биргән бәрәңгене кушып пешергән кайнар шәнге кизерсп куйды. Ул шул ук кызыл күлмәктә, чәчләрен матур итеп тараган һәм үргән. Күкрәкчәсендәге з әнкәләре бүген тагын да ялтыра- урак, тагын да зенлерәк иде Кәбирне саф мөселманча, аякларын бөк- ләтеп, түргә менгезеп утырттылар. Берәр савыт сөт. кулга алгач та таралырга торган тары тәбикмәге табынны патшалар табыны дәрәҗәсенә күтәрде. Пес вында үсепес бер кәҗә тотапыс. диде Чтапан дәдәй сөткә ишарә ясап Пыел тагын перне алырга исәп пар.. — Мин аны сауган! — дип тә өстәде Нәстүк Кәбир аның күзләренә карарга ояла иде Бу оялуда туганлашудан яратылган шатлык та, үзеннән канәгаз ьсезлек тә. өмет һәм өметсезлек тә чагылгандыр — Чәй пармы? —дип сорады дәдәй Тавык җим пелән. затар чәй пелән туйган, ди... Өчесе дә рәхәтләнеп көлделәр. Аларга кушылып, чөйдә асылынып торган аеры бөятле камытлар да көлде шикелле. Нәстүк мичтән икенче бер чүлмәк чыгарды. Төрле үләннәргә мәтрүшкә дә кушып төнәтелгән чәйне балчык көрәгәләргә салгач, ой эчендә хуш исләр таралды Сөттән соң әллә ни эчәсе килмәсә дә, эчте малай бик тә тәмле иде Нәстүкнен иртәнге чәе!.. Кәбирнсң бу иң шатлыклы минутлары иде Әмма китәр мизгел дә җитеп килә шул. Авыр, газаплы иде малайга күңеленә якын кешеләр белән аерылышу. Ул дулкынланып һәм геләр-теләмәс хәрәкәтләр ясап, түрдән төште, почмактагы капчыгын өстерәп чыгарды Чөйдәге камчысын уң кулына алды һәм «Менә мин китәргә дә әзер!» дигәндәй, хуҗаларга карады Нәстүкнен ай кебек якзы һәм түгәрәк йөзендә ниндидер җепселләр тартышып куйды, ул атасы алдында бер нәрсә дә әйтә, юньлерәтле хушлаша да алмау гарьлегеннән карашын читкә төшерде һәм табын өстен ашъяулыкның чиг-чизләре белән каплаштырган арада астан гына пышылдады — Мин осата чыккан Бер нәрсә дә сизенмәгән Чтапан дәдәй ишекне ачып тышка атлауга, Нәстүк кискен хәрәкәт ясап, ишекне кысты һәм Кәбирне кочаклап, ялвара башлады: — Тагын кил. чәме? Мнн көткән, чәме! Онытма, чәме. Ул елый иде. Зәңгәр күзле, җитен сары чәчле, өтер кебек кенә җыйнак матур борынлы Нәстүк аңа хәзер үзеннән дә ныграк кызганыч иде Буйта анардан беразга гына озынрак бу и ан һәм ялан аяклары оелән җир идәнне җылыткан бу кызкай аңа бер карында яратылгандай якын һәм үз күренде Үз гаиләләрендә кыз бала булмаганга, күрәсең. Кәбир кызлы йортларны илаһилаштырырга өйрәнгән. Кызлар алар ир туганнарын ничек кенә иркәләп үстерәләр! Ә Кәбирнең беркеме дә юк: утын киссә да. суга барса да, идән юса да —үзе. Шуңа күрә ул Нәстүккә бертуган апасына караган кебек карый. - Килермен,— диде Кәбир Нәстүктән арынып. Син дә кил. Чта- пан дәдәй белән бергә килегез. Безнең авыл бик матур. Кешеләре дә әйбәт Ул чыкты. Нәстүк аның артыннан ияреп килде дә, ихата читәненә җитәрәк туктап калды. Чтапан дәдәй Бамбукны араннан алып чыгып, эчереп маташа иде. Атның тузанын һәм күбектән кипшенеп тозга әйләнгән төкләрен юеш чүпрәк белән сөртә-сөртә, ул тагын бер мәртәбә кисәтте: — Матри, кума. Үс жае пелән барсын. Кайтып җиткән. Кара, мин ана нинди итек кидергән? Бамбукның бәкәленә гүя кара итек кунычы кидерелгән иде. Малай капшап карады: төшәрлек-нитәрлек түгел. Җөе дә күренми. Чтапан дәдәй тезгенне атның муенына урап бәйләде, ялларыннан кагып, сөйде һәм йөгән аелыннан тотып, капкага таба борды. Йә. кәерле сәгатьтә! Татарлар әйтмешли, бүдәнәдән — май, ябалактан йон, эткә-кошка тоттырма!.. Кадер сәгатенең тәмамлануын аңлаган Бамбук, Чтапан сыман авыр тын алып, капкага таба титаклады. Ихатадан чыктылар. - Ишледә туктамый пулмас сина. Туктасак, минен күптәнге пеле- шем Нәби петчәгә туктаган. Ул да минен кек конюх... Күп итеп сәлам әйтерсен. Хәленне анлар. Анлардай кеше... Малай алдына-артына карамый аты артыннан китеп тә бара иде инде. — Тукта, кодай пәндәсе! дип кычкырды Чтапан дәдәй.— Шулай исәннәшми дә китәсенмени? Ул йөгереп килгән Кәбирне сөякләрен сындырырдай итеп күкрәгена кысты. Өлкән ир кадерен күрмәгән малай аңа атасына сарышкан кебек сарышты. Дәдәй җир сыман коргаксыган кулын сузды: — Мә пишне! — Ун булсын!..— диде Кәбир аның кулына үз кул яссуын шапылдатып сугып. — Вына шулай. Вына пу ирләрчә!.. Чтапан күңеле йомшарып булса кирәк, кырт борылды һәм абзарга юнәлде. Кәбир Бамбукны куып җитте, бераз баргач, артына борылып карады Артта, инде истәлеккә әверелеп барган кечкенә өйнең почмагына сөялгән тал чыбыгыдай Нәстүк аңа яулык болгый иде... Артта — яшел үлән, Нәстүк һәм Чтапан дәдәй. Алда—тагын таулар һәм үзәннәр. Инде ничәнче тапкыр авыл очындагы Сабыр күпере аша үтеп, яңадан таллыкларга күмелделәр. Бамбук хәзер чабарлык хәлдә түгел иде. Аягың нык авыртамы, Бамбук? - Минем авыртмаган җирем юк. Аннан бик сагындым да... Бүген кайда кунабыз? — Ишледә. Аңа унбиш-уналты чакырым гына калды. Кичкә барып керербез, алла боерса... Мине атлар янына алып барырсың, яме? Ат караучылар атнын җанын аңлый белә... — Ярар, Бамбук. Чтапан дәдәй дөрес әйтә. Минем карынымда дүрт айлык көмәнем бар. Инде җиленемә сөт төшәргә дә күп калмады. Син мине кыйнама, яме? - "Ярар. Бамбукҗан... Аларның күптән болай җанга-җан сөйләшкәне юк иде. Бамбук колын турында хәтергә төшергәч, малайның йөрәген яңа хафа көйдереп 94 алды —нигә соң әйтте Чтапан дәдәй байталның буаз булуы турында? Бәлки, белмәсә яхшырак булыр иде. Үзләре белән беррәттән уйнаклап чапкан сабый Бамбукны күз алдына китереп, малай елмаеп куйды — Син мине бүген ешрак туктатып ашат,—диде Бамбук —Тоз алырга онытмадыңмы? — Юк. онытмадым. Чтапан дәдәй безгә тоз да бирде. — Рәхмәт төшкере. Су эчкәннән соң син аны миңа шикәр урынына гына каптырырсың, ярармы? — Ярар, Бамбукҗан Бүген һава җиләс, көн тымызык иде Кояш исә бал исе белән тулган сары рәшәдә эрегән. Җир дә дымлы иде бу тирәдә. Төнлә яңгыр сибәләп узган, ахрысы. Тын алуы да җиңел. Кичә генә бөркүлектән җәфа чиккән чәчкә һәм үләннәрнең күзләре һәм йөзләре тулаем ачылып китеп, һәр тарафка хуш ис тарата, күңелне җилкендерә. Бамбукның тын алышы исә кипкән курайның көзге җилдәге гыжылдавын хәтерләтә Алар сөйләшеп баралар. Кәбирнең туктаусыз сөйләшәсе, кем белән- дер киңәшәсе килә иде — Мин бер кыз белән таныштым, Бамбук. Исеме — Нәстүк — Күрдем. Бик матур, уңган кыз. Сез төнлә минем янга кергән идегез. Кулъяулык бүләк итмәдеме? — Син нәрсә сөйлисең, Бамбукҗан? Ул бит минем апа, ә мин аның энесе. Кулъяулыкны кызлар бары тик йөрегән егетләренә, булачак кияүләренә генә бүләк итәләр. — Бәй, син дә аның кияве булырсың. — Ха-ха-ха-ха! — Малай юлдан күзен алмыйча яңгыратып көлеп җибәрде Миннән нинди кияү ди?! Мин бит әле армиядә дә хезмәт итмәгән. Аннан, беләсең. Бүләктә күзем төшкән кызым бар биг . — Беләм. Мәүсилә. Гел генә вак борчаклы күлмәк кия ул. Инәсе Фәриха белән күп тапкырлар йөк тартканым бар. Гаиләдә берсеннән- берсс кечерәк дүрт ятимә Вәсилә. Мәүсилә. Әсилә. Гөлсинә. - Дөрес. Бамбукҗан. Мәүсиләгә былтыр хат та язып җибәргән идем. Әмма Мәүсиләгә дигән хатымны, ялгышып, Сталинабадтагы Гадел абзыйга, Гадел абзыйга дигән хатны Мәүсиләгә салып җибәргәнмен, малай. Абзый да югалып калмаган. Хатында: «Дөрес эшлисең, Кәбир туган. Мәүсилә, инәсенә һәм Вәсилә апасына тартса, уңган кыз булыр Кулыңнан ычкындырма», дип язган Оятыннан жир тишегенә керердәй булды Кәбир — Ха-ха-ха-ха! Хәзер инде тугайны тутырып. Бамбук көлә иде Кояштан күләгә төшмәгәч, вакытның чамасын белү кыенрак иде Төшке уникеләр бардыр, дип чамалады малай Юлның Ишлегә кадәр таллыктан баруына куанып та куйды Бамбукның гамагын туйдырып алганда да зарар итмәс. Кәбирнең исә ашыйсы да килми. Ул бүгенгә тук иде. Арттан ыргып чапкан тояк тавышлары ишетелгәндәй итте Байталның колагы укка, Кәбирнең колагы сизгер чукка әйләнде Борылыштан әлегә беркем дә күренми иде. Әмма килә тояк тавышы, көчәя килә' Йөгереп барып, байталның тезгененнән эләктереп алды һәм таллыкка өстери башлады Тегесе ашыкмады Малай аның артына чытып этте һәм камчы белән кизәнеп, лабылыкка яшереп өлгерде Җайдакның яшендәй атылып үткән гәүдәсе тал куерымы аша кызарып кына чагылды Тояк тавышлары, ниһаять, офыкка сеңде. Кем булыр ул? Кәбир байталны тагын да эчкәрәк алып керде Язгы ташкыннарда Сабыр елгасы ташыган тиресле ләмдә, үлән дугалы атны күмәрлек булып котырып үскән иде Чтапан дәдәй Бамбукның күкрәгендәге ярасына да ниндидер кара дару сөрткән булган икән Аны черки-чебен, кигәвеннәр сырын алалар да. борын энәләрендә тәмсез тәм тоеп, күрәсең, яра тирәсендә бөтере теп- бөтерелеп, корсак һәм җилен тәңгәлләренә куналар Кәбир. ат кузгалагы өзеп алып, канэчкеч кигәвеннәрне куа башлады Еракта, инде уң яктан, тагын да тояк тавышы шәйләнде. Бер мәлгә ул тынып калгандай һәм кычкырган тавыш ишетелгәндәй итте. «А- а-а-а!» Тояк тавышы яңадан кабатланды, яңадан туктады һәм яңадан шомлы аваз белән алышынды. Менә җайдак бар көчкә ыргылып килеп, аның тәңгәленә җиткәч, кинәттән генә а гын тыйды һәм апачык итеп аваз салды: — Кә-ә-ә-пи-и-ир!... Малай нишләргә дә белмәде, һич тә көтелмәгән бу кунак — Нәстүк иде. Тәмам шомланган Кәбир куе үләнне аралап, юл тарафына ташланды. Бер-бер хәл булганмы әллә? Җиргә түшәлгән коры-сарыны сындыра- сындыра, ул юл буендагы таллыкка чумды һәм ат өстендәге Нәстүкнен рәвешен тәмам таныгач, башын тыгып кына эндәште: — Монда кил, исәр! Нәстүк атыннан төште. Тынычланган Кәбир аңа каршы чыкты. Атның тезгененнән эләктереп, Бамбук ягына тартты. Кулына төенчек тоткан кызкай шатлыгыннан югалып калган кыяфәттә әлегә эндәшми- тындашмый гына Кәбир артыннан иярде. — Бер-бер хәл булды мәллә, Нәстүк? Чтапан дәдәй җибәрдеме? — Юк,— диде кыз тыныч кына.— Үсем килгән.— Аннан үпкәләгән тавыш белән өстәде:—Ник килден дә, ник килден... Сине күрергә! Синен мине күрәсен килмимени? Малай бик җитди мәшгульдә иде. Алар үләнгә утырдылар. — Сина ашарга пирергә оныткан,— диде Нәстүк төенчеген чишеп — Ачыктыкмы? — Юк,—диде Кәбир кырыс кына. Ашъяулыкта таш кебек каты алабута икмәге, бер дистә чамасы тәгәрәтеп пешерелгән бәрәңге ята иде. — Кайдан алдың? — Ник алай сорыйсын? — Нәстүкнең йөзендәге елмаю сүнде.—Пес шулай кәерчемени? Пайда күрсен — котты пулсын, кәерчедә күрсен — кайдан алдын? — Мин болай гына, Нәстүк... — Яратсан, аша,—диде кызкай яңадан елмаеп. Ашыйсы килмәсә дә, малай күчтәнәчләрдән авыз итәргә булды. Читеннән генә булса да, икмәкне сындырып капты. Нәстүк исә, шуны гына көткәндәй, кояшта тагын да алтынлана төшкән чәч толымнарын артка сыдырып ташлап, дулкынлана-дулкын- лана сөйләргә тотынды: — Син киттен, аннан атте үлән апкайтырга урманга китте. Шундый күңелсес пулып калды. Өйгә кергән — син юк, апзарга кергән—син юк. Үсе ач. агы храмуй, мин әтәм. Күршепес Үстинәгә рәкмәт. Пәрәнгесен дә, икмәген дә пиргән... Ул бераз тынып торды, аннан тезләрендә шуышып килеп, Кәбиргә укталды. — Синсес мин янгыс, Кәпир... Миңа куркыныч, Кәпир.. Ал мине үсен пелән... Кума мине, Кәпир!.. ’ Нәрсә әйтергә белми аптырап калган малай авызын ачарга да өлгермәде, Нәстүк ике кулы белән бит алмаларыннан чормап алып, үзенә тартты: — Мин эсер... Мин апзарда иң якшы җүгән салган да качкан... Мин синен пелән киткән, Кәпир чуным!.. — Кайда алып барыйм мин сине?—диде Кәбир чыннан да тирән борчылуга төшеп — Өйдә беркем дә юк бит, Нәстүк... — Икәү яшәрпес... Ат синеке, мин синеке пулган... — һы Миндә кәләш алу кайгысы әк әле. Миңа ат өчен җавап бирәсе бар. — Ат өчен минем җавап пирәсе юкмы? Син пит миңа, хаклы чын- ным, дип әйттен. Алдадынмы? Кыз җиргә капланды Кулбашлары тартышып-тартышып ала Ул елый иде. Әйе. сугыш аларны ифрат иргә өлгерткән, шуңа күрә тормыш үзе генә тудырган шартларда иртәгә әйтеләсе сүзне бүген әйтергә мәҗбүр иде бу гөнаһсыз җаннар. Нәстүк инде мәңге дә чыга алмас мәхәббәт түгәрәгенә кергән иде. Җир буйлап кузгалган язгы ташу сыман, һәркемгә үз вакытында килә һәм аннан котылып булмый торган бу изге, илаһидан илаһи хис мәхәббәт хисе Нәстүк җанының шагыйрәнәлеге. шәхсәнә сафлыгы, рухи каһарманлыгы белән бергә кушылып, тагын да аяныч- лырак көчкә ия булуы белән куркыныч иде. Мәхәббәтенең чәчкә ату чорына ат менеп бәреп кергән бу адәм баласы йөрәк алмасын үзе кебек үк шагыйрәнә, үзе кебек үк шәхсән саф икенче адәм баласына бүләк итә алмаганы өчен үзен иртә. бик иртә гаепли түгелме? Әйе. ул белә бу минутлар Нәстүк тормышында бүтән кабатланмаячак. Бүгеннән алып ул икенче булачак, икенче түгәрәккә керәчәк Кәбир өчен бу түгәрәкләр алда иде әле. Кәбир аның янына килде һәм юата башлады. Шулчак колагына Ишле юлында җиңел арба келгердәгәнс ишетелеп китте - Тукта! Тавышыңны чыгарма, Нәстүк!.. Кәбир, дөньясын онытып, юлга ташланды. Кул сырты белән яшьләрен сөртәсөртә. Нәстүк тә аның артыннан иярде Болай да куе таллар арасында алар җиргә сузылып яттылар һәм юлны күзәттеләр — Атлар кешнәмәсә генә ярар иде. дип пышылдады Кәбир — Кешнәсә, алар вында пес икәнлеген каян пелә? диде бернәрсә дә аңламаган Нәстүк Ниһаять, борылыштан җигүле ат күренде. Кәбир шундук таныды бу участкауай Сәйфуллин җигеп йөри юрган Кара айгыр иде Арбада кычкырып һәм көлешеп сөйләшеп, үзләрен тотышларына караганда, бераз кызмача булган Сәйфуллин белән Бөкебаш утыра. Бар үзәнлеккә аракы исе таралгандай итте. Арбада, гүя, тумпак башлы Бөкене һәм фуражкалы Сәйфуллинны түгел, юып һәм киендереп, икс арба кендеген утыртканнар. Ургача тизлектә юртып. Кара айгыр Кәбирләр тәңгәленнән үтеп тә китте Их, туктатып кына сорашырга иде инәЛнең хәлләре ничек икән? Сорарлык кешеләрме соң алар! Малай ачуыннан ике йодрыгы белән җирне төйде - Нәстүк... Бу кешеләр минем арттан киттеләр. Миңа хәзер үк кузгалырга кирәк, югыйсә. - Нәстә пулды, Кәпир? Кемнәр алар? Сөйләп торырга вакыт юк. Нәстүк Аңла! Икенче бер очрашкач, сөйләрмен Малай.'ашыгып, чәчелеп яткан күчтәнәчләрне капчысына тутыра башлады. Аннан Нәсгүкнеи бөтенләй күңелсезләнгәнен күреп. Эстәде: Мин сине быел кыш утырмага килеп алыйммы’ Минем инәй утырма кызларын бик тә ярата... Ал. Кәпир. ал! дип сөенде Нәстүк Мин киләм! Әле үсемне алмасан, атымны пулса да ал Мин аны синен өчен урлаган. Синен өчен!.. Пампукны минә пир. Үзем караган'. Алар юлга чыктылар Юк, Нәстүк. Син кайт. Алар, мөгаен, ат алачыгына керми калмас. Мөмкин булса, син аларны куып җитеп, узып китәргә тиешсен. Әгәр алар керсә, «Күрдек без ул малайны, кичә генә бездә кунып чыкты, совхозга китте, әлегә кайтканы юк», диген Мин сине кышкы айларда утырмага килеп алырмын Бамбук белән, яме? Хуш Малай юлга төшкән Бамбук артыннан атлады Нәстүк аны куып җитеп, тагын да кысып кочаклады Син мине иарынер оньпа алмаган. Кәпир! Парыпер онытмаган Хаклы чынным!.. Ул атына атланып. Тушкырга таба торып олакты Еллар утар Ятмыш суамагы Кәбнрне гагын ла Нәстүк тупсасына алып килер. Ләкин язмыш аларны бик гиз очраштырмас Кояш чыгып, тагып да кыздыра башлады. Җирдән көйгән каурый исе килә. Урман һәм таулар, болын һәм үзәннәр кояш эссесендә куырылып, бар мохиткә ниндидер сәбәпсез рәнҗү тойгысы кичергән, барысы бер җепкә теркәлгән тереклек салкын чишмә дымы турында хыялланган сыман. Ә кояшка нәрсә? Ул бөек битараф. Күкнең җавапсыз гөмбәзенә калыккан да, үзен, гүя. һәртөрле кайгыртучанлыктан азат итеп, аяусызлык белән бар нәрсәне көйдерә, киптерә һәм шундый ук аяусыз- лык белән яшәтә. Әйе, үз өнендә яткан сукыр тычканга, көндезен йоклаган ябалакка кирәкмәгән кояш менә шушы көеп яткан далаларга яңгыр иҗат итүче буларак кирәк иде. Быел да ачлык булыр микәнни, ходаем? Ул хәзер артка борылып карамаска булды. Алар инде кайтып җиттеләр дияргә мөмкин Бамбук кына чыдасын. Иртәгә кичкә инәсен газаплаучыларга чик куярга тиеш ул. Туктап, капчыгыннан төргәк чыгарды. Аннан берничә вак кына кисәкле таштоз чыгарып, пинжәк кесәсенә салды Бамбукны куып җитеп, тоз каптырды. — Бәлки сусагансыңдыр? Сабырга борылыргадыр? — Әлегә кирәкми. Тоз сусауны баса. Рәхмәт сиңа. Тоз минем бәбәемә дә кирәк. Юл агачлык әсирлегеннән котылып, үргәрәк сукты, һәм арыш басуы читеннән китте. Вакытыннан иртәрәк саргая иде арыш. Сулдан, аста бормаланып-бормаланып аккан Сабыр буйлап офыкка ниндидер кызыл тасма сузылган. Авылдан икмәк таларга килүче упалнамучлар кия торган галифе чалбарларның кызыл тамгасына охшатты аны Кәбир. Келәт янында эшләүче хатыннарның оят җирләренә кадәр капшап торалар алар. Әнә, Мәүсиләнең инәсе Фариха түтәйне култык астында алып чыккан бер кадак бодай өчен чак-чак кына утыртмалылармыни былтыр? Иген булырмыюкмы, анысы билгесез, ә менә упалнамучларның көткән кунаклар сыман озакламый килеп җитәчәкләре көн кебек ачык. Безнен Бүләккә һаман да шул кап-корсак Спирдон килер инде, дип уйлап куйды Кәбир. Керәшен татары диләр аны Кем була икән ул. керәшен татары? Исемнәре генә урысныкымы? Шул гынамы? Ниһаять, җиләс җил исеп куйды. Башаклар диңгезе дулкынланып аллы. Туган як җиле! Кәбир туган ягына гына хас булган исләрне тойды. Инде өченче тапкыр үз мәгарәсенә төшеп барган кояшның кайнарлыгын саклаган нурларыннан да тотып алды ул бу каберле, җанга якын исләрне Юк. Ырынбур даласының куе әреме исе генә түгел, анда шул ук әрем катыш чәчкә, шул ук әрем катыш юкә балы, шул ук әрем катыш кавын исләре бар анда. Туган як җиле! Ничә яшь сиңа? Нигә шулай якын син? Кәбир онытылып кулларын җәйде һәм. карашын Бүләк якларына юнәлтеп. иркен сулады. Ул үзен гомергә булмагандай көчле тойды. Нәстүк бүләк иттеме бу көчгайрәтне? Чтапан дәдәйме? Әллә аның атын пычак астыннан йолып калган чегәннәр юлбашчысымы? Көчле генә түгел, ул бай да иде. Бик бай иде. Дөньяда аңардан бай кеше юк, әгәр булган хәлдә, ул үз байлыгын барыбер алыштырмас иде Шушы берничә көн эчендә аның белән әллә нинди үзгәреш булды: буе да үсте, гүя аңа аксакал бабайлар акылы да керде шикелле. Шушы хистән сискәнеп, ул арыш басуына карады. Җил тынган. Ә басу һаман дулкынлана. Җилсез дә ничек тирбәлә, дулкынлана ала ул? Кем көч бирә? Ни дип дулкынлана? Кешене җыр да шулай җилсез дулкынландыра бит Аның җырлыйсы килеп китте. Әмма җырламады. Тынлык кирәк иде ана Гүя. үтелгән юллар, очрашылган кешеләр җырламаска кушты үсмергә. Әгәр алар барысы да Бөкебаш кебек игелексез булсалар, бәлки җырлаган да булыр иде. Әйе, ул кешеләр игелексез һәм имансыз булсалар, ул, ач, 98 ялангач. 1елләр белмәгән, илләр гизмәгән, чатан атны йөрә.е белән диярлек күтәреп килгән малай, үтә алыр идеме бу юлларны, күрә алыр идеме бу кешеләрне? Туган як җиле! Күләгәләр, шәүләләр һәм колактагы сихри зеңләү! Сагыну һәм наз. анан елмаюы һәм яшел үлән’ Кәбирдә курку дигән нәрсә бетте. Бөкебашларнын алда түгел, артта булуы аңа нишләптер тынычлану китерде. Бамбукның нр..к урынны чамалап. Кабир су керен чыкты Колач салып йөзәрлек булмаса да. тәкъдир кушкан төштә үз-үзенә «упкын- табып, йөзде, уйнап, куллары белән дулкыннар чайпалтты, чумып, су астында . 99 озак кына тынсыз торганнан соң, нур сыман тишелеп чыгып, чуерташларны тезләре, корсагы белән ышыра-ышыра, ярга шуышты. Киенгәч, аңа җиңел булып китте. Аты янына килеп, ул тагын капчыгын чиште. Ипидән ипи исе дә килми иде. Шулай да Нәстүккә рәхмәт. Ул ипинең бер өлешен Бамбукка каптырды. Учак ягып, бәрәңге тәгәрәтеп алды. Ярый әле чегән туганнар аның шырпысына кагылмаганнар. Шырпы бит хәзер алтын бәрабәренә йөри! Бер колак көпшә җыеп алып килеп, ул ипине сусыл азык һәм бәрәңге белән бергә сыптыра башлады. Алар тагын юлга төште. Юл янәшәсендә, сул яклап, каен катыш имән урманы башланды. Малай үзе дә сизмәстән җырлап җибәрде: Кара да гыналай урман, караңгы төн. Яхшы атлар кирәк үтәргә. Көтмәгәндә йөрәктән өзелеп чыккан нәзек, яңгыравык тавыш кайдандыр бер төркем чәүкәләр тубалын күтәрде. Ничәмә-ничә көн бергә булып, үз ирке белән бер генә тапкыр да җырламаган малайның әле килеп моңы чишелүен ишетеп, Бамбук та башын кәңкәйтеп куйды. Заманалар авыр, еллар ябык. Дус-иш кирәк дөнья көтәргә.. Бамбук туктады. Кәбир аңа тагын да тоз каптырды. — Әйдә, малкай, бераз тын ал. — Хәлем бетте, Кәбир. Башкача бара алмыйм. — Күп калмады, Бамбукҗан. Әнә, Ишле дә күренә инде. Анда сиңа тагын да сөтле солы ашатырбыз... Байтал малай сузган икмәкне теләр-теләмәс кенә чәйнәде. Малкайга көч бирә торган азык эзләде ул тирә-якта. Капчыкта калган биш-алты бәрәңгенең файдасы булмас. Арырак яшелләнеп яткан басуга йөгереп, бер кочак башакланып килгән бодай яшеле алып килде. Анысын да чәйнәштерде байтал. — Әйдә инде, малкаем!.. Үзәк өзгеч иде бу аһәң. «Аңлыйм да бит, нишлим соң?» дигәндәй үзе дә аптырап торган байтал, ниһаять, көчен туплап, алга ыргыды. Алар кузгалганда чәүкәләр юл читендәге агачларны яңадан сырып өлгергән иде. Кемдер һау-һаулаган, җиңелчә генә чыбыркы шартлаткан тавышлар ишетелгәндәй булды. Күп тә үтми, каенлыкның авылга җитеп кенә тукталган тәңгәленнән атлар өере килеп чыкты да, уңга борылып, Сабыр буена төшә башлады. Куе тузан аша ишетелеп кенә калган тавышлардан Кәбир аларның ат кунасына баручы малайлар икәнлегенә ышанды. Ерак китәрме алар? Таба алырмы атлар көтүен Кәбир? Нәрсә булса да булыр, дип, малай Бамбукны шул якка борды. Кыңгырау тавышларын чамалап, алар тапау болынлык 1ан барды да барды. Күз тәмам бәйләнде. Атлар һаман да күренмәде. Юрган кебек йомшак, куе, тыгыз кондырак үлән оя-оя итеп оешкан бүтәкәлеккә, эчкә таба бу бүтәкәлек кыска күрәнле сазлыкка әйләнә башлады. Кыңгырау инде якында гына чыңлады. Малайлар сөйләшкән, сызгырышкан тавышлар да ап-ачык ишетелә. Күрәсең, алар агачлар артындагы акландалар. Байтал белән янәшәдән барган Кәбир аяк астының тотырыксыз булуын сизенде. — Тукта, Бамбук. Байтал туктады. Урынсызга шикләнмим микән дип алга ун-унбиш адым ясарга өлгермәде, аяк кинәт йомшарды, ялган яшел юрган ертылып китте һәм ул үзенең мизгел эчендә тездән сазга батуын сизми дә калды. Бер аягын чыгарам дигәндә икенчесе тагын да тирәнрәк батты. Сазлыкның сасы, үзле ләме тездән югары күтәрелеп, бот төбенә дә җитә башлады. Суыра 100 аны сазлык, суыра болай булгач! Бар тирә-як караңгы. Айнын да юнълс- рәтле яктыртмаган, бер игелексез сәгате иде. билләһи! Бамбук, ыңгырашып, аңа таба елышкандай тоелды. — Килмә. Бамбук, батабыз!.. Кот-ка-ры-гыз! — дип кычкырырга тотында ул—Кот-кары-гыз! Хужасынын һәлакәткә эләгүен күзе белән үткер күргән һәм ана берничек тә ярдәм итә алмаган байтал, бу акыллы һәм сизгер хайван, сызлаулардан, михнәтле юлдан, тозлы тирдән һәм кан басымыннан иңрәгән башын югары чөйде һәм кешнәп җибәрде Кичке тыныч һәм тымызык һава урталай ярылды. Артта шаулашкан тавышлар ишетелде. - Монда ки-ле-гез!—дип чакырды малай тавышларны. Монда- а-а!.. Тавышлар якынайды. Кемдер авыр итекләр белән дөпелдәп килеп, аңа бау ыргытты. Инде күкрәгенә кадәр сазга сеңгән малай бауның очын эләктереп алды. Караңгыда шаулашкан кешеләр, күмәкләп, аны тартып та чыгарды. Малайлар бәлагә тарыган һәм бөтенләй таныш булмаган атны, аннан да бигрәк үзләренә тиң үсмерне күреп, уратып алдылар Син кайдан, әй? Моннан киләмени кеше? Бу бит убыр чокыры Туктагыз, малай актыклары! .тип тынычландырды аларны арадан бер өлкәне.— Кешегә тын алырга ирек бирегез ичмасам! Барыгыз атларыгыз янына, учак тергезә торыгыз. Көш-көш-шу-у' Үзен коткаручының йөзен юньләп күрә алмады Кәбир Шунысын гына абайлады озын буйлы, көр, кискен тавышлы иде ул. Сизенүенчә, ул нәкъ Чтапан дәдәй әйткән ат караучы Нәби булырга тиеш Бу безнең убыр чокыры, знат. Белмәгән кешегә турыдан чыгам дип алдануы җиңел. . Кайбер елларда шулай җәй буе быкырдап яга Теге ярда калган Бамбукны, урагын, бирге ярга чыгарырга кирәк иде Алар гүмгәләктән түмгәләккә сикереп, байтал янына ашыктылар Нәби булырга тиешле кеше алдан юл саба Кайсы авылдан буласың? Кайдан киләсең'’ Малай, форсаттан файдаланып, кыскача гына барысы хакында да сөйләде. Бер сәгать чамасы вакыт үтүгә, алар урау-урау сукмаклар белән Бамбукны азлар табырына алып килделәр Учак янына житәрәк. тугарылып куелган һәм яшел печән тутырылган фурман янына туктадылар Барысын да аңлап алган Нәби Бамбукны ике каен арасына кертте һәм нәкъ Чтапан дәдәй кебек, тасма дилбегәне ике каглап. бер очын бер каеша бәйләп, икенче очын атның күкрәге астыннан у гкәреп. икенче каенга бәйләргә азапланды Ат кадәр атны күтәрү, аны бигрәк тә күтәрткән килеш агачка бәйләү бик тә уңайсыз иде Мәкәрим, Рәхмәтулла. Рәхимҗан! дип кычкырды ул учак янында кайнашкан малайларга — Килегез әле монда, тун колаклар! Ук кебек атылып килгән малайлар Нәби абзыйларына честь бирделәр. Ярдәм итешер идегез... Озак га үтми, ал саны җирдән бераз күтәртелеп куелган Бамбук авызына ук тартып китерелгән фурманнан хуш исле үлән кымтый баш- |.| п.1 Кунак бар. егетләр... Син. Мәкәрим. агыңны ал да авылга О син. Рәхимҗан. . Абзый малайларның колагына пышылдап, нидер әйт гс Есть, иптәш командир!. Малайлар юк булды. Беренче карашка гына кырыс каты ку_ггы. кискен кеше күренгән ирнең балалар белән балаларча кый.гана ое це тетрәтте Кәбирне. Тояк тавышлары ишетелеп кенә калды Учак яны га тынды Нәби байталның сыртыннан сыйпаштырып, куллары «күн итек» тәңгәленә җиткәч, малкай тынычсызланды — Газаплана,—диде Нәби абзый.— Сөйләргә теле генә юк бит, бахыркайның... Ир белән ат икесе дә бер ак сөттән яралган газиз җаннар алар. Бер сабырлык, бер канат ир-атка...— Исенә килгәндәй, ашыктырды Әйдә, учакта җылы җитәр. Ачыккансыңдыр да, знат... Исемен ничек була? Ачыгудан бигрәк ләм көпесе белән капланган киемдә ул үзен бик сансыз тоя иде. — Ничауа... Алмаш киеме дә табылыр. Үзебезнең кулда, знат... «Үзебезнең кулда». Кәбир бу сүзләрнең мәгънәсен аңламады. Нәрсә үзебезнең кулда? Атмы? Киемме? — Сез ат караучы Нәби абзый түгелме?—дип сорарга җөрьәт итте малай учак каршына килеп чүгәләгәч. — Нәкъ үзе булабыз. Ә син аны кайдан белдең? - Мин бүген Тушкырда Чтапан дәдәйдә кунып чыктым. Ул сезгә күптин-күп, чуктин-чук сәламнәр тапшырырга кушты. — Ә-ә. шулаймыни?—Нәби абзый җанланып китте.— Нигә аны баштук әйтми торасын, туңколак? Чтапан-петчәне күрдең, знат? Нихәлдә яши? Үзенең дә «туңколак» булуына куанган Кәбир артык эчкә кермичә генә сөйләп бирде. Елга буеннан малайларның шат шаулаган тавышлары ишетелде. — Балык сөзәләр,—диде Нәби абзый.— Мин аларны эшләтеп ашатам... Үз даирәсен сагынган Кәбиргә малайлар белән бергә буласы килеп китте. Әмма һичничек тә мөмкин түгел иде бу. Беравыкка тын калдылар. Тынлыктан файдаланып, Кәбир әйтеп куйды: — Сездә ат кунасына фурман белән йөриләр икән... Нигә алай дисең? Сездә йөрмиләрмени? — Безнең Сәми бабай кунага ат өстендә генә бара. — Беләм мин Сәми абзыйны... Ул сүзен тәмамлый алмады. Тегеләр авылдан урап та килделәр. - Әйдә өс киемнәреңне югалаштырыйк, булмаса,— диде Нәби абзый аттан сикереп төшкән Мәкәримнең кулыннан төенчек алып.— Корысын киярсең, знат. Алар елга ярына килделәр. Малай чишенергә дә, кеше киемен кияргә дә уңайсызлангандай итте. — Кайдан килгән көйсез кияү? — Нәби абзыйсы аны дусларча гына кыздырып алды, -Чишен дигәч, чишен. Бер дә читнеке түгел, мин сугышта чак га вафат булган улымныкы... Малай чишенеп ташлап, елгага төште. Аның белән янәшәдә айның алтын ыргагы да йөзде. Күлмәк-ыштан бик таман булып чыкты. Сирәк- сарак сөйләштергәләшеп. алар Кәбирнең пычрак киемнәрен юдылар. Нәби абзый ата-анасы, туганнары хакында сорашты. — Җиңеп кайтуын кайттык,— диде ул Кәбир хикәятеннән соң авыр сулап Әмма бер дә рәте-чираты юк дөньясының... Син әйткән Бөке- баш Галләметдиннәр баш безгә. Ә без, Чтапаннар һәм Нәбиләр, җиңүчеләр. знат, Бөкебашлар җигеп йөри торган айгырларны карыйбыз... Чтапан белән күптән таныш без. Фронтка да бергә киттек... Әмма юллар аерылды. Шәп кеше ул, Чтапан!.. Юылган киемнәрне күтәреп, алар учакка таба юнәлделәр. Балык шулпасының исе бар тарафка таралып та өлгергән. Учак тирәсенә түп- түгәрәк итеп сырланган малайлар катына җиткәч, Нәби абзыйлары көтелгән сорауны бирде: Ну, балык мул эләктеме, туңколаклар? Теге җәен тагын ычкынды, Нәби абзый, ул нәкъ безнең Салих кебек, хәйләкәр икән... — Син аның зурлыгын күрсәң! Монавы фурман кадәр бардыр!.. Эләгәсе эләкте шунда, диде казан янында кайнашкан малай. Салих дигәннәре шул икән.—Биш-алты ташбаш, кызыл канат — Шомарта, Нәби абзый, шомарта.—диде балык сөзүне оештырган Рәхимжан Үзем санадым. Иөз дә утыз ике ташбаш, өч йөз алтмыш биш шыртлака, алты йөз унбиш кызыл канат — Салих киметсә, син арттырырга оста инде. знат. диде Нәби абзый тыныч кына. Балык пешүгә, Салих энем, иң зурысын кунакка, аннан бәләкәйрәген көрәштә җиңүчегә бүлеп куй . Нәби белән Кәбир учакның җылы тыны җитәр аралыкта ике чатлы казык кагын, аркылы агач суздылар да. юылган киемнәрне кипшенергә элеп куйдылар Озынча бакыр йөзле, кечкенә буйлы, җиң ертыгыннан терсәкләре чыгып торган Рәхимҗан, камыт аяклы, гел көлеп кенә сөйләшә торган Мәкәрим атларны табырлау өчен сүзсез генә караңгылыкка чумдылар. Яраталар Нәби абзыйларын малайлар Кәбир ышануынча, ул аларны ат кунасына бик теләп йөртә, көрәштерә, йөгертә, мөмкин булганда, тамакларын да туйдыра икән. Әнә ул фурман тапкырындагы каенга эленгән ике чалгыны алды да, үләнлерәк җир эзләп, китеп барды Малайлар белән бергә Кәбир дә аның артыннан иярде Күн тә үтми, төнге болынны парлы чалгының выжт-выжт итеп үлән кырыккан тавышлары басты. Икенче чалгы белән Кәбир төшкән иде Нәби абзый пакусын катлап чыкты, чабылган печәнне чалгысы белән күбәләде: - Учак тирәсенәрәк түшәгез Алар кире учак янына килгәндә Рәхимжан фурманнан иске паласлар, бишмәтләр алып, үлән өстенә җәеп маташа иде — Көрәшчеләргә бүләк әзер! дип каршылады аларны Мәкәрим казан янына түшәлгән какы яфракларына пешкән балык бушатып — Йәгез. туңколаклар, тотыныгыз.—Нәби абзый казанны бер чит- кәрәк алып куеп, учакка коры-соры өстәде. Үрчеп киткән озын телле ялкыннар яктысы малайларны гына түгел, бөтен болынны яктыртты Алдан ук кисәтеп куям: хәрәмләшмичә, аяк чалмыйча көрәшергә, знат Хөкемдар үзем! . Малайлар. Кәбирне санамаганда, сигезәү иде Алар тәүдә ике төркемгә бүленеп көрәштеләр. Аннан җиңүчегә җиңүче чыкты Рәхимжан тыңкыш Имаметдинне чырк итеп кенә җиргә чәпәде Рәхимҗанны чегән* тә охшат ан кара малай Зикаф баш аша очырды. Соңгылар булып Зикаф белән Мәкәрим очрашты Кәбир бөтен күңеленнән Мәкәримнең җиңүен теләде Сәер исемле, үскәч, сакал җибәргән хәлдә, нәкъ теге сакалбайлар кебек булачак Зикаф аңа нәрсәсе белендер ят сөяк тоелды. Этәр ул җиңсә, кем белә, каршы чыгарга Кәбир үзе дә күп сорамас иде Билләреннә^ эләктерешеп алган малайлар, җирне сөреп, бер-берсенен көчен һәм ныклыгын сыный башлады. — Ә-тә-тә-тә-ң, дип көрәшчеләрне тирәләп әйләнде Имаметдин Бирешмә-ң Мәкәрим, кабыргасын сана-н, Зикаф' Җирдән күтәр. Мәкәрим! Әнә шулай! Мәкәрим Зикафны чынлап та җирдән аерган иде Күп тә үтмәде, у т тегене күтәргән килеш өерелдерде лә. янтаеп, әйләндереп тә салды Болын гөр килде. Нәби абзый какы яфрагында парланып яткан кызыл канатта алды да: — Туңколакларның бердәм карары буенча иң зур балык җиңүче Мөкәримтә тапшырыла, дип тантаналы рәвештә игълан итте — Кул чабыгыз, туңколаклар! Бердәм кул чаптылар Монысы кунагыбыз Кәбиртә! Туңколаклар тагын да болынны яңгыратты Ә хәзер, ипи шүрлекләрегезне казанга якынайтыгыз _ Ипи шүрлекләре даими буш булган малайлар, кашыклар белән коралланып, казанны сырып аллылар Шулпасы да. балыгы да ифрат тәмле булды Корсаклары тулган туңколаклар, болын буйлап йөгерешә, куыша башлады — Сез, төн убырлары, знат, көчләп яткырмасаң, ята белмәссез,— дип оран салды Нәби абзый.— Ну-ка, по ранжиру, ложись! — Есть, тауариш командир!.. Кәбирнең карашы бушап калган чуен казанның төбенә төште. Артып калган балык шулпасының өресендә ат күзе булып ай ялтырый иде. Кәбир Бамбугы янына хәл белергә барды. Байтал яшәү өчен тырышып ята иде. Ул аның ялларыннан яратты. — Мин дә ятам, Бамбукжан. Икебез дә иртәгәсе соңгы сикерешкә көч туплыйк... Малайлар үзләре белән алып килгән палас-бишмәтләрен ябынып, хуш исле үләнгә түшәлделәр. Иң читтән озын буйлы Салих, аннан кыскарак Зикаф. аннан такырбаш Имаметдин, аннан Мәкәрим, аннан Рәхимҗан һәм башкалар тезелде. Нәби абзый әйтүенчә, солдатларның буй чамасыннан чыгып тезелүе ранжир дип атала икән. Ул үзе белән янәшәгә Кәбирне яткырды. Алар чүпрәк палас, аның өстеннән тун да ябындылар. Сүрәнәя төшкән учак уты калтырана-калтырана янәшәдәге агачларны яктырта. Байталны татлы борчыган кыңгырау тавышлары ишетелеп куя. Пошкырып һәм тояклары белән дөпелдәп, тышаулы атлар үлән кетердәтә. Алар арасында авыр тын алып. Бамбукның да үлән чүпләш- тергәне шәйләнә. Карын тук. Җылы. Өс бөтен. Күктә йолдызлар... Газаплы да. күңелле дә икән бу тормыш! Малайлар тагын пышылдаша, көлешә башлады. — Табышмак әйтәм, табыгыз! — диде Рәхимҗан.— «Ике чите салынган, аңа ирләр ялынган». Нәрсә була'? — Бишмәт! — Ха-ха-ха! — Чабата! — Хи-хи-хи! Бу сәер табышмак малайларның һушын алды. — Таптым-ң,—диде палас астыннан чыелдап тыңкыш Имаметдин.— Әйтмим генә-ң... — Сиңа ышансаң,—диде кемдер.— Менә мин таптым. Колаклар! — Юләр! Колаклар ул хатын-кызларда юкмыни? Тагын да дәррәү көлештеләр. Рәхимҗанга үзенә әйтергә туры килде. Баксаң, ул һәркемгә таныш нәрсә икән: — Бүрек!.. — Вәт, әй, үзебез шуны киеп йөрибез, ә үзебез... Кармавычлар әйтешик, кармавычлар! — Үзең башла! — Сезнең кызлар безнең кызларга кер тукмаклаштырмакчылар иде, тукмаклашт ырсалар. тукмакларын алып килсеннәр, тукмаклаштыргала- масалар, тукмакларын биреп җибәрсеннәр... Шактый каты төш булып чыкты бу тел кармавычы. Күпләр телләрен сындырды: — Тукмаклаштырмасаларасан... ман... мак... сак... — Малайлар, йоклагыз, дим! Иртәгә бәйрәм түгел... Әмма алар тыелып кына көлүләрен дәвам иттеләр. Нәби абзый. Бүләк кунагы гына әйтсен дә! Ниндирәк кармавычлар әйтәләр икән аларда? Отып калыйк!.. — Тыңлагыз,— диде Кәбир.— Карамалыдан кара малайга чана карамалатырга биргән идем, карамалады микән кара малай, карамаласа да. карамаламаса да. карамалаганына да, карамаламаганына да карамыйча, карап кайт. Ул карамаламаса. үзем карамалармын. Амин!.. — У-у!.. — Бу Бүләкләрнең очына чыгарлык түгел... Кәбир, иртәгә иртән син безгә моны язып бирерсен. Без теге оч малайларының һушын алачакбыз1 Нәби абзыйларының ачуын кабартудан шөлләгән малайлар ябынган хөлләләре астында гына сөйләшә башладылар Малайлар, җитте, знат! Ниһаять, барысы да тынычланды Озакламый алар берәм-берәм мыш-мыш килеп йокыга талды. Төн суыгы җиргә төшә башлады Кәбир колак салды: Бамбукнын йөгән тимерләре фурман үрәчәсенә бәрелеп- сугылын ала. Ул күкнең асылташлар белән ачылган гөмбәзенә бакты. Әнә. Алтын Казык Әнә Җидегән йолдыз Урыны-урыны белән йолдызлар тыгыз кишәрлек булып сибелгән Бу йолдызлар барысы да күккә ашып, йолдызга әйләнгән ир-ат йөрәкләре генә түгел, ир-ат күзләре булып та тоела башлады малайга Кайда икән хәзер Бамбукнын күзе’’ Кайсы йолдызда? Агасы-анасы. Чтапан дәдәйнен. Нәстүкнен. Нәби абзыйның күзләре һәм йөрәкләре кайсы тирәдә яктырта? Иңен иңгә терәп, аның белән янәшәдә генә Нәби абзыйсы гырлап йоклый Димәк, аның хәзер гәүдәсе генә җирдә. Ә күзе йолдыз булып, күктән яктырта. . Чәчкә таҗы кебек, малайның да күзләре йомыла башлады Менә ул саташып һәм төшләр күреп, йокыга галлы ... Бамбук белән Кәбир Ишлсдән Бүләккә очып баралар, имеш Аста Сабыр елгасы, таулар һәм үзәннәр күзгә чалынып кына кала «Синең канатларын ял итсен, минем канатлар җитеп торыр», дип зндәшә, имеш, аңа байталы Менә алар Сабыр буасындагы су тегермәне битләвенә, нәкъ авыл кырыендагы каберлек янына очып килеп төшәләр. Карасалар, Соры Бүре тешләрен ыржайтып, кабер казый «Мин ач. мин әрвәхләрне ашыйм'» ди. имеш ... Саф салкынлык тоеп. Кәбир күзләрен ачты Тан атып, җир өсте яктырып килә. Нәби абзыйсының урыны буш Ул үз паласын кунак малае өстснә катлап япкан да. каядыр китеп югалган. Таңда төшкән чыктан авыраеп китеп, гәүдәне баса башлаган җылы палас эченнән кулын чыгарып. капшап карады салкын юештән шундук качты әйе. чык мул гына төшкән икән шул. Кичә кичергән вакыйгалар һәм теге аг кунасы күренешләре телсез кино булып күз алдында җанланды. Кайтасы аранын нибары сигез-гугыз чакрым икәнлеген искә төшергәч, җиңел сулап куйды. Саташу катыш күргән төшләре дә хәтеренә килде аның. Соңгы вакытта бер-берсеп дәвам иткән бер үк төшләргә аптырамый иде инде ул хәзер «Туңколаклар» изелеп йоклый. «Минем кебек ятимнәрдер инде», дип уйлап алды малай Ул кичә кичен генә танышкан дусларының өсләреннән шуышып бишмәтпаласларын рәтләде дә Бамбукка таба атлады. Таң алсулыгында йөзгән каеннар уемына килеп җиткәч, ул көтелмәгән күренешкә апгырап. туктап калды фурманның теге ягында ана аргы белән баскан да. Нәби абзыйсы байталның муеныннан кочкан һәм банты белән аттың ялларын сөрә-сөрә. нәрсәдер мыгырдана иде. Елаган төсле дә тоелды ул Кәбиргә. Ат исә ашавыннан туктап, башын Нәбигә борган, борыны белән аның аркасын, җилкәсен, муены җитә алган һәр төшен фыр да фыр килеп, «ынхыһы-һыынхыһы-һы» кебек авазлар чыгарып исни.. Аларга комачауламаска тырышып. Кәбир арба астына чук те. аны хәзер Нәби абзыйсыннан һәм Бамбуктан арбадагы калдык печән каплый иде Кинәт Нәби ялдан аерылды, байталның бантын үзенә каратып, куллары белән аның йолдыз кашкасыннан сыпырып төште, кү з тәренә укт алды. аңкауларын күтәртеп, тешләренә кадәр тикшерде, аннан татын югары үрләп, колакларыннан сыйпады һәм татын мыгырданды Бу юлы кайбер сүзләре ап-ачык итне телде Булмас . Булмас И малкай' Куллары белән сыйпый-сыйпый ул байталның арт санына таба китте, янбашка җиткәч, анда өтергә охшап төзәлгән яраны тикшергәндәй итте. Ул Кәбиргә исерек кебек күренде. Әмма Нәби якты пыяла кебек аек иде. Бамбук . Бамбук. —дип пышылдады ул.—Димәк, син дә исән?! Соңгы бер атна эчендә нәрсәләр генә күрмәгән-кичермәгән малайның бу кадәре аптыраганы юк иде әле. Кайдан белә Нәби абзыйсы Бамбукның исемен? Ул сорамады. Кәбир әйтмәде ләбаса!.. Менә ул аттан аерылды, чайкала-чайкала каеннар арасындагы алсулыкка керде һәм кесәсеннән ниндидер ак тукыма чыгарып, нәкъ Бамбук каршына җәйде; авыз эченнән сөйләнә-сөйләнә, чабаталарын чишеп ташлады һәм сөттәй ак тукымга басып. Кәбир бөтенләй аңламаган телдә кычкырып, тәкбир әйтә башлады Нәби абзыйсының мәкаме искиткеч матур иде. Ул аның өчен ниндидер бер чабаталы «знат» түгел, ә илаһи бер зат булып яктырды. Иртәнге саф һавада әйтелгән тәкбир җанга кереп яңгырады Әле генә тын торган, әле генә мыгырданган, әле генә елаган кеше хәзер җырлый диген син, ә? Бер аякларына басып, бер яңадан сәҗдәгә китеп. Нәби абзыйсы намаз укыды. Менә ул кул яссыларын кушырып, намазын багушлауга да барып җитте: Хәтәр сугышларда башлары югалган ватандашларым, барлык тере һәм тере булмаган рухлар ихтыярына кабул ит. илаһым. Үз табигатең һәм чит табигатьләр иминлеге хакына! Балаларым, балаларымның балалары хакына ошбу Кәбир атлы ятим сабый, рыясыз ат җаны — Бамбук кардәшемне, сугышларда исән-аман сакдап калдырган канатым итеп, барлык сырхаулардан азат иг. күктән очырт, җирдән йөгерт, илаһым! Ошбу ир-ат җанын кош-корт күзеннән, кешебашлы козгыннар кулыннан сакла, илаһым! Кан-Күрәзә кошы, ялваруларымны ишет. Бу газиз җаннарны ат каракларыннан, дошманнан ерак йөрет! Куам төн карасын, ходай ярлыкасын, үлегә — иман, терегә бәрәкәт!.. Амин!.. Урыныннан күтәрелеп, намазлыгын җыештырган арада аның алдында Кәбир калкып чыкты. Иртәләгәнсең,—диде Нәби кулындагы таслап төрелгән намазлыгын кесәсенә салып. Аның күзләре кызарган һәм дымлы иде. Нигә йокламыйсың? — Йокым туйды. — Туйды, знат? — Ул башы белән Бамбукка ымлады.— Ярыйсы гына тырыштырган Алдында салганны әйтәм. Мин аны эчердем дә. Бик акыллы, нәселле мал күренә. Җигәләр идеме? Җигәләр генәме! дип кычкырып җибәрде Кәбир.— Иманын савалар. Нәби абзый! И-и, мондый бияне шулай алҗыталармыни... Буаз да күренә, знат. Исемен ничек дидең? - Бамбук. Нәби абзыйның болай да аксыл йөзе тагын да агарынып китте. — Бамбук, знат... Авылда шулай кушканнармы аны? — Военкоматта кушканнар, диләр. Ул сугышта да булган, имеш. Безнең колхозда бердәнбер пашпортлы ат. . — Алай икән. Колакка ничек соң? — Элегрәк колакка каты булган. Хәзер әлләни сизелми. - Бамбук... Исеме дә мәрәкә, знат. Ул нәрсә була икән инде? Нәби абзыйсы әллә белеп, әллә белмичә биргән булды бу сорауны. — Бик тә җылы якларда үсә торган агач диме шунда... Бамбук, знат... Шулай дип уйлаган идем шул. Ул атның башын кочаклап, аның томанлы күзләрен үз күзенә терәде. Менә без тагын очраштык. Бамбук Туган илебездә. Шөкер! Исәннәр бер килеп очраша икән... Ул хәзер чынлап та елый иде. Күрәсен күргән, кем әйтмешли, яшисен яшәгән, ашыйсын ашаган ир үзенең күз яшьләреннән оялмады да. сөртергә дә ашыкмады. Ул тагын да йөзне йөзгә, күзне күзгә текәп. Бамбукка эндәште Таныйсыңмы син мине. Бамбук? Воронежны хәтерлисеңме, картлач? Кәбир өчен күргәне-ишеткәне серле төш булып тоелды Ул да. үзенә-үзе ышанмыйча, байталның күзләренә капланды. Әле генә томанлы бәбәкләр зәңгәрсу энҗе булып яктырган иде Ак каеннар чагылгандай була ал арда. Таныйм, диде Бамбук Таныйм, Нәби Әмма моны Кәбир генә ишетте. Таныйсың шул... Танымасан. син дә еламас иден. Нәби кесәсендә кулъяулык-фәлән эзләп, тапмагач, намазлык тукымасы белән атның күзендәге яшьләрне сөртте дә, аннан үзенекен сыпырып алды Таныйсың, знат... Бу могҗизага әле һаман да ышанып җитмәгән малай, бер караганда, бөтенләй мәгънәсен югалткан сорау бирде Син Бамбукны кайдан беләсең. Нәби абзый? Нәбинең йөзеннән дәһшәтле шәүлә үтте. Ул күңеленнән малайга рәнҗегәндер дә, мөгаен Мин аның белән. . сугышта... бергә булдым. —диде ул. гүя. һәр сүзне авырлык белән сыгып чыгарып. —Аңлыйсыңмы син. сабыем* Бамбук минем фронтташым, җиккән атым Ул мине үлемнән коткарып калды. Фронтта атларны... җигәләр дә мени? Җигәләр дә шул. энекәем Кил әле монда!. Ул малайны үзенә тартып алып. Бамбук янына кигерде һәм алгы ботына төртеп күрсәтте: Шәйлисеңме сан эзләрен? «191» дигәнне сиземлисенме'.’ Ул баш бармагын йон белән капланган эздән үткәрде Кызган тимер белән баскан тамга ул. знат Бөгәшкән, кәнешне. йон баскан Ул Кәбирне җилтерәтеп диярлек байталның арткы уң боты тәңгәленә алын килде. Тагын да бармагы белән эзләр сызды. Күрәсеңме. «РККА» дип язылган булган? Рабоче-крестьянская Красная Армия, знат. Әлбәттә, күңел күзе күрмәсә. аны тоймаска да мөмкин. Алты ел үткән бит бу тамгаларга, алгы ел! Кәбир куанычыннан тәмам түземлеген жуйды Бамбукны сугышта булган дип сөйлиләр иде. дөрес икән' дип өзгәләнде ул. Нәби абзый, сөйлә әле. сез аның белән ничегрәк табыштыгыз? Ул ничек сине коткарып калды? Озын тарих ул. Кәбир энем. Бер килеп чыгарсын әле. иркенләп сөйләрмен, яме? Ә син кыскача гына сөйлә Сугыш хатирәләрен һич кенә дә искә төшерәсе килми бит әле Монандый матур иртәлә, знат Сөйлә инде! Син аны сөйләргә, мин аны белергә тиеш Нәби атның янбашындагы яра эзенә төртеп күрсәтте Миңа дип очкагг снәрәт кыйпылчыгы эзе ул Нинди снәрәт иде соң ул. Нәби абзый:’ Зурмы, бәләкәйме ’ Нәби абзыйсы көлемсерәми түзмәде Алар бераз чигкәрәк китеп, үләнгә ут ырдылар. Син гүлке моны малайларга сөйләмә Күпертергә ярата >.i туң- колаклар Аннан бер дә мактанырлык нәрсә юк монда Без фронтка Бамбук белән Кыргыздан ук бергә киттек Ул безнен як агы. гик белә генә алмадым кайсы хуҗалыктан9 Ә ул. знат. болай килеп чыкты Безне бер рәтжә, атларны каршыдагы рәткә тезделәр Муеннарында язу исеме, ничә яшьтә. Аның исеме дә. җисеме дә миңа ифрат ошады Акчунга үз хутыбыз белән бардык, аннан шалуннарга төялеп, алгы сызыкка 1942 елның башы иде, знат. Без Бамбук белән комендантский взводка билгеләндек Корал-снәрәт ташырга. Ошады мина куе бурлы. Сизгер. Йөккә дисәң йөккә, меңгегә дисәң, меңгегә әзер. Әллә кайлардан танып ала. сызгыруым була, килеп тә җитә, малкай. Тамакка да талымсыз. Шунысы әкәмәт, мин аның бия икәнен алгы сызыкта гына белдем. Бүген килеп аптырыйм, Кәбир энем, ничек эләккән ул сугышка? Комиссиядән ничек үткән? Бияләрне алмыйлар ие дә бит... Бары тик айгырларны. алашаларны гына алдылар. Айгыр малын шундук печтерәләр иде. Ә бу бия! Атлары җитмәгәч, берәр колхоз военкоматка күз буяп, алаша урынына байтал тыкканмы? Әллә башка берәр сәбеп булганмы — хәзер аны кем белә инде. Әгәр мин аны Кыргызда, йә Акчунда белгән булсам, мөгаен, баш тарткан булыр идем. Ярый әле белмәгәнмен. Аһ. атлар күп кырылды, атлар исә кешедән ким кырылмагандыр. Безнең белән килгәннәр сугышның тәүге айларында ук кырылып бетте диярлек. Кавалеристларга атларны Кубаньнан китерделәр. Безгә алар эләкмәде. Сөлек кебекләр Өйрәтелгәннәр, мин сиңа әйтим. Әкчә белән кабыргасына төртәсең — алып олага, аяк очы белән төртсәң шып туктый, тезләнә, өстендәге җайдагы белән бергә җиргә сылашып ята, ышанасыңмы? Күпме гомерләрне саклап калды ул бахырлар... Нәби абзый күзләрен челт-челт йомып, беразга сүзсез калды. Ул зиһенен җыя алмый азапланды шикелле. Мин кайда туктаган идем әле? — Күпме, гомерләрне* саклап калды ул бахырлар!.. — дип ярдәмгә ашыкты Кәбир. Әй. шулай бит әле. Воронеж күп тапкырлар кулдан кулга күчте. Бер тапкыр без камалышта калдык. Вәт. энем, кайда булды кырылыш һәм туралыш! Әле исләремә төшсә, атлар кешнәве колак пәрдәләремне тетрәтә, мин сиңа әйтим... Шулай, егермеләп җигүле ат, снәрәтләр төяп, обозда барабыз. Хәтердә, юл сирәксарак агачлыктан килә. Язгы-көзге быжык вакыт, кар-яңгыр. Кинәттән, сулдан, кара тәрелер ташкыны килеп чыкмасынмы! Дошман танкылары, знат. Фашистларның. Кәбир энем, күкрәкләрендә дә тәре, танкыларында да тәре... Безнекеләр, пушкаларны кирегә борып, танкыларга ут ачмасынмы! Без ике ут арасында калдык... Без мондый чакларда, камыт бауларын бушатып, атларны җиргә яткырырга бйрәткән идек. «Ложись!» дип кычкырам. Юк, Бамбук бушатылган камыты белән каерып, тимер юл астындагы күпергә алып кереп китә һәм туктый, знат. Мин йөктән сикереп төшеп, камыт бавын бәйләп торганда, арттан көчле шартлау яңгырый, ә Бамбук күкрәк тавышы белән әче кешнәп җибәрә... Уң беләгемә нәрсәдер каты итеп сукты, шинель җиңеннән кан да ага башлады... (Нәби абзый күлмәк җиңен сыдырып, тирән яра эзен күрсәтте). Менә ул... Бамбук, мескен, каты яраланган булып чыкты. Снәрәт ярчыгы аның янбашын чөереп алган. Безнең обоздан ике-өч кенә йөкче исән калды. Әгәр Бамбук күпер астына алып кермәгән һәм миңа дип килгән снәрәтне үзенә кабул ит- мәсә.. без икебез дә кара җирдә черегән идек инде, энем... Кадер-хөрмәт белән күмелгән солдатлар һәм атлар сирәк булды сугыш га. Бигрәк тә атлар. Тереләре — кадерсез, үлгәннәре — каберсез, знат. Җирдә ятып калды алар, кош-кортка азык, сабынга чимал. Авыр яралы атлар атып үтерелде, форсаты булганда, суеп, солдат казанына озатылды... Без Бамбук белән госпитальгә эләктек. Мин—кешеләр, ул —атлар госпиталенә, знат. Аерылышыр алдыннан мин аңа паек шикәремне каптырдым да. йөгәнен салдырып алдым. Истәлеккә, знат Ул йөгән минем биштәремдә сугыш юлларын үтеп, өемә кадәр исән кайтты, энем. . Бу хәбәрне ишеткәч, Кәбирнең йөрәге ярсып тибеп куйды. Алар тагын тынып калдылар. - Туган җиреннән киткән солдат белән атның яңадан туган җирен- 108 дә очрашуы бу бит эскерттә табылган энә. Кәбир энем,— дип тынлыкны бозды Нәби абзый Күпме гомердән сон.. Мин сина ярдәм итә алам. Әйтик. Бамбукны син миндә тәрбиягә калдырасын. Телисен икән, атка алыштырабыз. Җитәкчеләргә минем сүзем үтә.. Юк. диде малай кырыс кына кисеп.— Авылга мин аны үзем алып кайтырга тиеш. - Киреләнмә. Әйдә, болай итик. Безнең «Динамо» колхозы хәлле генә исәпләнә, беләсең. Аның машинасы да бар. Без Бамбукны машинага салып илтәбез, ә? Юк. диде малай. Мин аны үз аягы белән алып кайтам. Хәзер күп калмады. Син дә бер туңколак икәнсең, диде Нәби ачуланып китеп. - Ул чакта мин сиңа нәрсә эшли алам соң? Бу бит, энекәем, ни дисәң дә уртак ат бит икебезнең ат! Бамбукның йөгәнен бүләк ит миңа,— диде Кәбир сабыр гына. Шул гынамы? Нәбине капма-каршы уйлар биләп алды, күрәсең. Ул мәсьәләнең шулай гади хәл ителүеннән еларга да. көләргә дә белмичә, офыкка күз салды. Сүзләрендә ниндидер рәнжү дә чагылып куйгандай итте. - Синең белән сөйләнеп утырып Әнә. кояш та күтәрелеп килә, соңламыйк, тагын! Әй. туңколаклар, йокы симертүчеләр, торыгыз' Алар икәүләп сүнгән учак янына китте. Малайлар, уянып, урын- җирләрен җыештыра башлады. Рәхимҗан. Имаметдин, Зикаф. Зәкәрия, атларны габырлый башлагыз. Ә син. Мәкәрим, монда кил әле! Йокысы күз керфекләрендә эленеп торган малайның иңнәренә кулын салып, ягымлы гына эндәште: Син хәзер тиз генә бигеңне чылатып ал да. авылга сыпырт Сабира апаңнан кәҗәнкәдәге сандыкта яткан йөгәнне алып кил. яме? Кан-Күрәзә кошы нинди кош була ул. Нәби абзый? дип сорады Кәбир тегенең кәефе урынына утырганнан файдаланып Ә син кайдан ишенең аны? Тыңлап тордыңмы? Әйе Кан-Күрәзә кошы дисең, знат. Фәрештә ул. Ат каракларының кан дошманы Ат урларга чыгар алдыннан алар, Кан-Күрәзә кошы күрмәсен, дип мул гына хәер өләшәләр. Бу фәрештә кошы урланган атларны яңадан урлап, хуҗаларына кайтарып бирә Кы-зы-ык!. Кызганыч була күрмәсен, дим. Безгә Бамбукның нәселен ничек кенә булса да саклап калырта кирәк, энем Әгәр байталга Бүләктә ниндидер куркыныч янаса, шундук миңа хәбәр итәсең, ярыймы0 Ә мин аткан ук. знат. Килештекме? Килештек. Күк гөмбәзе сары томанда иде. Бал ява. диде Нәби күккә ишарәләп Игеннәрне белмим, ә менә бал, кара кыраулар гөшмәсә, быел булачак. Каен чаукалыгы артында гына тояклар дөпелдәгәне ишетелде Малайлар хәзер атларны куып, кайтып та китәчәк Менә аерылалар ла Көбирнең күңелен яхшы кешеләр белән саубуллашканда гына була торган моңсулык, ниндидер якты сагыш биләде Исән бул. Кәбир! дин кычкырышты малайлар Тагын кил! Үзегез лә килегез! Атлар табыры, бал сарысында саргаеп, авыл тарафына йотылды Кәбирнен кинәт тән генә үләнгә ятын үксисе килен китте Ярый диме’ Малай ташландык учакка иелде. Юк, анда очкын әсәр- гөсе күренмәле. Ул аңа үзләренең хуҗасыз калган өен хәтерләтте Ниһаять. карашы аркылы ат ач га эленеп юрган киемнәренә төште Пәрәмәч, кеше киемендә ләбаса! Ул ашытып-ашытып күлмәген салып ыргытты Тукта! Нәби абзыйсы ана таба килә иде. — Салма! Алар миннән сиңа бүләк. Олы малаемның төсе итеп киярсең Кәбирнсң тартынганын чамалап, өстәде Кеше киеме димә. Таман бит? Таман, знат! Ул арада булмады, җан-фәрман чабып. Мәкәрим дә килеп җитте. Кулындагы капчыкны җиргә ыргытты. Төбендә ниндидер авыр нәрсә бар иде. күрәсең, капчык дөпелдәп куйды. Кәбир турында сөйләгәч. Сабира түтәй бер бидрә чамасы бәрәңге һәм куырган киндер орлыгы салды... Әй, рәхмәт төшкере хатып,— дип куәтләде Мәкәримне Нәби абзый. Ә минем шул хакта әйтергә һушыма да килмәгән . Йөгәнне онытмадыңмы соң? Мәкәрим капчыктан йөгән китереп чыгарды. Калын каештан катлап тегелгән һәм чит-читләре җиз атламалар белән каелган бу армия йөгәне Кәбиргә бүген иң зур бүләк иде. Ярыйсы гына саллы йөгәнне кулына алып, ул Бамбук янына барды һәм йөгәнен алыштырып кидерде. Аның ышануынча, бу йөгән Бамбукны үзе үк күтәреп кайтырга тиеш иде... Алар Кәбирнең дәүләтен бергәләп тутырдылар. Тетелеп, сәләмәгә әйләнгән бер җиңсез киндер күлмәген, юганнан соң да балаклары гармун күреген хәзерләтеп бөгәрләнгән соргылт чалбар аламасын, йөгәнне тыктылар. Чират Сабира түтәй бәрәңгеләренә җиткәч, малай авыр була, дип карышты. — Булмас. Булса, үзең күтәрә алганчы ал. Иң өзек чак. знат. Искесе беткән, яңасы өлгермәгән... Үзе бер генә нәрсә дә бүләк итә алмавына үкенде ул. Әмма хәлдән чыкты. Капчыгыннан өзек дилбегә алып, Нәби абзыйсына сузды: - Бамбукның дилбегәсе. Истәлеккә булыр... — Рәхмәт. Бәрәңгенең яртысын да алмады ул. Алар атны «бишекмтән төшерделәр. Сөяге чатнаган булырга кирәк.— диде Нәби, атның бәкәленнән кулын шудырып.—Андыз төнәтмәсендә тотарга кирәк, знат. Нәби, күзләрен йомып. Бамбукны тагын бер мәргәбә муеныннан кочаклады, ялыннан сөйде һәм колагына нидер пышылдады. «Бирешмә, ’фронтовик», диде шикелле. Бераз баргач, малай борылып карады. Аклан уртасына аякларын аерып баскан Нәби абзыйсы һәм җете сипкелле Мәкәрим аңа кул болгыйлар иде... Имәнлек таулары биек... Бамбук атламы хәзер инде бала атламы иде. һәр сикереш туктап диярлек хәл алу белән аралашканга күрә, ул чынлап та бала атламына тиң иде. Алар авылга кереп тормадылар. Әллә кайлардан караеп яткан юл тасмасы буйлап Ишленең аргы очына суктырдылар. Юл хәзер калкулыкка күтәрелә, аннан сөзәк битләүдәге бодай басуы аша бара да, авылга кайтып җиткәнче иң озын үрләрнең берсе Имәнлек урманы үренә килеп т өртелә. Өч чакрым чамасы бардыр бу үрнең озынлыгы. Аннан калын урман башлана. Тагын үр. Соңгы, хәлиткеч үр. Түбәгә менеп җиткәч, аста, Сабыр үзәне буйлап ике рәт булып кына утырган Бүләк уч төбендә сыман күренә. Кайтып та җитәбез бит, Бамбук! Ялгызы бул^а да. Кәбир ялгызлык тойгысы кичермәде. Малайлардан аерылганнан соң ул ниндидер бергәлек өмете белән як тырды Инде кайтыпТситәр алдыннан гына очрашырга теләми иде ул Бөке- башлар белән Бврынга хуш исле тау бөтнеге исе бәрелде. Туган як 110 бөтнеге, саумы! Кәбир. юлдан чыга язып, камыл төбенә капланды һәм җирне кабаткабаг иснәде көннәр буе кояш табасында кыздырылган туфрак Бамбук аягына ябылган дарулар, күкерт исе белән аңкыгандай тоелды. . Җирдән күтәрелгәндә ул капчыгының шактый авыр булуын искәрде. Күпме мөлкәт аның капчыгында! Теләсә, хәзер туктап, учак яга. бәрәңге тәгәрәтә, байталны ипекәй һәм ярмалы бәрәңге белән сыйлый ала Өч көн эчендә ничә гапкыр бушап, ничә тапкыр тулыланып калды аның капчыгы! Көч-хәл белән өстерәлеп барган, янбашларына инде тагын көмеш тир төрткеләре сытылып чыккан Бамбуктан сорап куйды Нигә шулай? Байтал аңламады - Мин әйтәм. нигә сорашкан хәерчегә кешеләр бирергә ашкынып тормыйлар, ә сорашмаган хәерчегә үзләре бирәләр’’ - Сорашкан хәерчедә сер юк. Кәбиржан. Ә менә сорашмаганда - бар. Кешелә эдә сер кызганудан өстен. - һы... Бамбукжан әйткәч, бәлки, шулайдыр да Кәбир. мәсәлән, кызгануда да сер булуы мөмкин, дип исәпли Менә ул байталны кызгана, әмма аңа кигезелгән йөгән шушы кызгануны үзенчә серле итә. Кәбир. гомумән, һәр нәрсәдә сер эзли, тик таба гына алмый, чөнки аның тирәсендә серләрнең серен белгән кешеләр җитешми кебек Әйтик, малайның кайдадыр чыгып олагуы авыл өчен генә түгел, дәүләт баганалары булып исәпләнгән адәмнәр өчен дә серме? Сер Бөкебашларнын совхозга имгәнгән ат артыннан ки i үе серме? Түгел. Ә нигә түгел? Чөнки алар бу хәбәрне яшермәделәр, киресенчә, мөмкин кадәр халык белүен теләделәр Аларга моннан төшем бар. Азмы җир йөзендә сер'.’ Нигә, ни өчен, нәрсә исәбенә яна бу кояш тәүлек, ай. ел, гомерләр әйләнәсенә'’ Нәрсә исәбенә тибә аның йөрәге? Бармы аңарда йөрәк'’ Тереклекне бар иткән кояшта йөрәк булмагач, нигә ул кояш баласы кешедә бар? Кешедә дә. хайваннарда да йөрәк булгач, нигә соңгылары сөйләшә алмый'’ Нигә яшь тә. тир лә тозлы? Кан нигә кызыл? Бамбук бодай басуын чыгып җитте дә. туктады Тоз Ул байталны кылган катыш бүтәкә үләнгә тартты Капчыгыннан ипи алып, икегә бүлде. Пинжәк кесәсендәге тозы чамалы калган икән Бармак башы кадәр тоз кисәген Бамбукка каптырып, калганын кәгазенә төреп, кесәсенә тыкты Ул иртән ашамаган иде. Малай белән байтал алмаш-тилмәш ипи ашый башлады Үз йөгәнеңне таныйсыңмы. Бамбукжан’’ Танымыйммы соң! Воронеж янында, госпитальгә китәр алдыннан салдырып аллы бит аны миннән Нәби Елады ул минем белән аерылышканда Мин дә еладым . Син чынлап та Муса бабай аты нәселеннәнме? Әйе Сугышка кайсы авылдан, кайсы колхоздан киткән идең? Ярлскәүдән Ишеткәнен бармы шундый урыс авылын’’ Чапаев колхозы диләр аны Син анда ничек барып юлыктың? Муса табырында без барлыгы унике ат жаны булганбыз Бер айгыр Аны Тәңкә дин атаганнар Җиле алаша Бер бия Бурлы бия Минем картиной Бер тай. Бер кырыкмыш Бер колын Минем инәй була инде. Утыз өченче елгы ачлыкта бешен Өченче Интернационал колхозы аларның берничәсен күрше хуҗалыкларга сатарга карар итә Бешен нәселне бик теләп алалар a rap Бигрәк гә бия һәм саулык кырыкмыш, колыннарны Минем инәй. дүрт яшьлек бия. иң кыйммәт хакка Ярлскә- үләргә са г ыла — Сиңа хәзер ничә яшь? Мин бик карт инде. - диде Бамбук уфырып. Унынчы яшем белән барам. 1939 ел колыны мин... Мин бу йөгәнне бары тик сиңа гына кигезәчәкмен. Бамбук!- дип кычкырып җибәрде малай яланны яңгыратып—Мин бүтән атларны җикмәячәкмен дә! Ун яшь карг диме? Менә мин уникедә!.. — Мин иртәгә үләчәкмен. Кәбирҗан.. диде байтал чәйнәмен йотып җибәреп. — Син нәрсә сөйлисең. Бамбукҗан?! Хискә бирелеп китеп, акыл бәеннән ычкынган малай йодрыгы белән байталның маңгаен төя башлады. -Син нәрсә сөйлисен?'. Без яшәячәкбез Бамбукҗан... Менә күр дә тор, яшәячәкбез!.. Соңгы кабым ипие белән ул үләнгә сыгылып төште. Бамбук исә, бер нәрсә булмагандай, бүтәкә кырка башлады. Күпме ятканын ул хәтерләми. Авыр уйлардан арынырга теләп, ул Нәбине исенә төшерде. Кара син аны, Кәбирләр авылының култык куенында гына яшәгән икән Бамбукның сугыштагы хуҗасы! Кем уйлаган? «Ерактагын якыннан эзлә»,— дип халык юкка гына әйтмәгән икән шул. «Ерак куйсаң, якыннан алырсың», дип тә өстәгән. Менә бит Бамбукны да язмыш бик ерак куйган, әмма якыннан алдырган. Колак төбендә генә каты үлән өзгәләштергән Бамбукның күзләренә инде ничәнче тапкырлар бакты Күзнең күгәрчен йомыркасын хәтерләткән, зәңгәрсу, төпсез тирән мөлдерәмәсендә үз йөзенең чалыш чагылышын күреп, таң калды. Атның күзе дә аның күзендә чагыла микән? Ниһаять, алар Имәнлек үрләрен яулау өчен кузгалдылар. Үрнең беренчесе, урманнарның икс як кысымыннан котыла алмыйча, сөзәк кенә күтәрелә-күтәрелә дә, талчыккан юлчыга бераз гына булса да хәл алырга мөмкинлек биргәч, уйсулыктан тагын да текә—хәлиткеч үргә әйләнә. Урман исә юлны тәгәрмәч эзенә кадәр кысрыклый, урыны- урыны белән муенына элмәк салып, бөтенләй бумакчы иткәндәй күренә... Байталның көрчеккә терәлгәне инде көн кебек ачык. Гүя. яңа гына тоякланган колын, буыннары тота алмагач, инәсенең җилененә борынын төртеп, имчәген каба да, үзенә тотыныр тотка, басып торырлык хәл таба. Гүя аның күзләре яңа гына ачылган, көнбагыш мәмәе кебек вак сөт тешләре әлегә ана сөтеннән башка бер азыкны да үткәрә алмый. Кайда ди ул өченче көнге фырылдап ыргу һәм ухылдап сикерүләр! Атлам белән сикерү арасындагы аерма тәмам сүнгән. Ул бары тик ике арткы аяк көче белән генә үзен алга этәрә. Бу гарьлекне авыр кичергән байтал ниндидер сәер тавыш чыгарды. «Их!» — дигән кебек ишетелде Кәбиргә. Малай атны узып, ун-унбиш атлам атлады да. йөзе белән аңа таба борылды. Борын тишекләре чамасыз киңәйгән Бамбук, гыжлап һәм пошкыра- пошкыра тын юлларын чистартып, аның кочагына егылырга дип кереп килә. Кайчандыр совхозга барганда беренче тапкыр күргән һәм хәзер күзенә каен шырпысы булып кадалып елаган кояш Имәнлекнең текә үреннән Бамбукны этәреп алып менеп килә. Менә ул Кәбиргә килеп үк терәлде. Малай читкә тайпылды. Байталның ике күзе дә йомык иде. Нәрсә, туган иленә сукыр килеш тә юл сабамы малкай'’ Әллә ул. шулай күзләрен йомып, сызлануларын басарга тырышамы'’ Әллә уйланып- моңланып, туган туфракка басу шатлыгын кичерәме? Колын салырга җыенмыйдыр бит югыйсә?! Уйсуга аяк баскач, тагын да туктап ял иттеләр. Соңгы түтәрәм ипи дә Бамбук карынына юл алды. Кояш төшлектән авышканда кузгалдылар. Имәнлек үренең иң текә өлеше башланды. Кинәттән Бамбук, тау текәсенә менә алмый, артка шугандай тоелды. Ул аяклары белән тырыша-тырмаша җирне ыргакларга итә. Ат туктады. Малай аның янына йөгереп килде һәм ябык күзләренә текәлеп кычкырып җибәрде: — Бамбук! Байтал җавап бирмәде. Ярамый! Хакың юк Ишетәсеңме’’! Малай нишләргә белми, үрсәләнеп, йодрыклары белән тезбашларын кыйный башлады Нигә эндәшмисең?! Ярдәм итәр идең, ичмасам... диде ниндидер өн. Янбаштан Әллә җирнең үзеннән килгән бу тавыштан канат ланып киткән Кәбир атны янбашыннан этә башлады. Кузгалгандай итте теге. Аркасындагы капчыгын агач төбенә ыргытып, икеләтә көч белән этә башлады Кан-Күрәзә кошы!.. Ярдәм ит!.. Ат кадәр атның унике-унөч яшьлек малай ярдәменә мохтаҗлыгы да булмагандыр, бәлки. Әмма бөтенләй ярдәмсез калган, таза йөрәк исәбенә генә өстерәлеп булса да цлга елышкан ат. үзен биләп алган ташландыклык, ятимлек тойгысыннан котылырга теләп, янындагы икенче бер шундый ук таза ир бала йөрәгеннән өстәлгән дәрт һәм дәһшәт белән генә тере калачагын аңлый, күрәсең. Бу минутта шушы хакта бөтенләй уйламаган ир белән ат мәңгелектән килгән ир-ат бердәмлегенең коръән сүрәсе иде. Кечкенә ир җаннан күчкән кечкенә очкын зур куәт өсти иде ана. Бер адым алга ял. Адым алга ял. Атны җан ачуы белән алга этәргән Кәбирнсң алдыннан кызыл күлмәкле кыз йөгереп үткәндәй булды... Агачлар өстеннән киеренке җил исеп куйды. Нәселле кәүсәләр, ыңгырашып. чайкалыштылар. Алга, бары тик алга! Мәңгегә атасыз, әлеге хәтта анасыз, күкрәкләрендә үр җилләре кураен уйнатып, кеше биргән күлмәк-ыштанда, кеше биргән кәвешләрдә, сугышларны үтеп исән калган, явызлар пычагы астыннан очраклы гына котылган атны этәреп, черегән богаксатак. мурыган үлән, тамырлар исе белән пошлыгын яткан урман төпкелләреннән йөрәге сыман күтәреп алып чыгып килгән малай кемең булыр ул синең, туган ил? Кем өчендер бик гә кадерле, кем өчендер бик тә кадерсез, туфрактан яралган, кояшта карайган, җилдә җилләнгән, кырла көрәйгән, илдә иләнгән. төптән, бик тирәннән күтәрелгән бу гере тамыр, тормышның зирәк һәм хисле бер күзәнәге кемең булыр ул синең, туган ил? Кешелек басуының тук бөртекләр белән тулышырга ният тоткан бер башагы, болыннар чәчкәсенең күзләве, иртәсен дә. кичен дә. төнен дә. көндезен дә дөньяга инәлеп, мәңгелек сагыну авазлары салган, явызлык бе гән очрашканда сыкраган-сыкгаг ан. янаргау булып күкрәп чыккан бу сабыең кемен булыр ул синең, туган ил? Хәлдән тайган ике җан иясе, ир һәм ат. го"» гы игр тамчы лары белән җирне ашлап, ниһаять. Имәнлек үренең иң югары ноктасына менеп җиттеләр. Монда донья якты, һава кискен һәм кояшлы иде Урман авызына җитен килгән малай, әллә гүбәнгә, авыл тарафына карарга тартынып, әллә бу кадерле минут ләззәтен тагын да сузарга тырышып, карашын күгәрмичә, тирләрен сөртте Ягггь яфракларны шыбырдатып, кайнар күкрәкне, ут булып янган бит алмаларын, колакларны рәхәт салкынлык белән изрәтеп. җил исте. Якында гына кәккүкнең сакау тавышы ишетелде. «Иргә сакаулангансың». Бамбук исә сөйрәлүен дәвам итте Туктасын иде ул. Бераз ял игәрләр иле Инде кая ашыгырга? Әмма байтал туктамады, һаман да ябык күзләренең кара керфеге белән капшый иде ул юлны Чтапан дәдәй кидергән «итек» шакгый чыдамлы булып чыкты таушалмады да, урыныннан да кубарылмады Башын гүбән иеп алган байтал «Мина хәзер барыбер» дигәндәй, һәр нәрсәгә битараф күренде. Ыргып чабу, юрту түгел, аны хәзер ат ran бара тип гә булмый. Аякларын гына алмаштилмәшли Капшанып кына җирне җентекли. Яралы аягыннан таяныч эзләгәндә ыңгырашмый да кебек «Бил- гсссздә гәвәккәл коткара» Малайның хәтеренә инәсенең яратып кабатлый торган мәкале геште. Кенгене генә түгел, җанварны да тәвәккәл когкара, күрәсең. Беренче көнне гел ыргып кына чапкан аг авылына җнгорок менә шулай капшанып кына барачагын башына кигердеме икән? Менә сонгы борылыш. Менә алар хәзер урман авызына килеп чыгачак Аннан тирәкләр һәм карт өянкеләр арасында куе үлән эчендә юан аркан сыман ишелеп яткан авылы күренәчәк .. Аннан юл ук булып түбәнгә атылачак һәм... Нәрсә инде сөйләп торырга!.. Соңгы адымнар. Бер.. Ике.. Унбиш... Егерме... Агачлардан төшкән шәүлә һәм күләгәләрнең үзенчәлекле үзгәрүен, тирә-якның кычкырып яктыра төшүен чамалап, ул күзләрен жирдән күтәрде һәм тау түбән карады анда исә. җир йөзендәге иң тирән тынычлык, матурлык һәм килешкәнлек белән рәшәдә җәйрәп, туган авылы Бүләк ята иде.. Малай йөгерә-атлый байталның алдына чыкты, күзләре йомык башны күкрәгенә кысты һәм кулын авылга таба сузып, кычкырып җибәрде: Мбамбо-бимбо! Сама-рана-сама. Бамбукҗан! . Болай да күрәм мин, тиле... Атның сары тоз сарган керфекләре ачык иде. Ул Бамбукны сулга, урман кырыена тартты. Тегесе бер сүзсез буйсынып, яралы солдат сыман алга шуышты. Капкалый тор, диде малай байталның башын үләнгә төртеп.— Мин хәзер!.. Агачлар арасындагы мүк үләнгә ләпәшеп төшкән капчыкны табып, аркасына артмаклап маташканда, үзеннән астарак, борылыш артында тәгәрмәч келтердәгән. кешеләр сөйләшкән тавышлар ишетте. Малайның төсе качты, тыны буылды. Үрдән, һичшиксез, атлы арба менеп килә. Ул йөгерә башлады. Малайның аяк чәлтерләрс иң җитез тәгәрмәч тырнакларыннан да җитезрәк хәрәкәт итә иде. Ниһаять, тавышлар ерагаеп калгандай булды. Атны яшереп өлгерергә кирәк! Бөкебашлар булып чыкса, нишләрсең? Кинәттән аның күз аллары караңгыланып китеп, йөрәген нәрсәдер тотты. Ут капкандай, үңәче яна. теленең кипкән аңкауны капшарлык та хәле юк. Егылып китмәс өчен ул юл читендәге имәнгә сарылды... Өлгерергә кирәк! Секундлар ел сыман озын тоелды Кәбиргә. һушына килгәндәй, кесәсеннән тоз валчыгы чыгарып капты һәм тел өстендә әйләндерә башлады. Тоз тәмен тойган аңкау селәгәй белән тулды. Арба тәгәрмәчләре, купшы теркелдәп, якынлашып килә. Эчен борып алган катудан котылып, яңадан байталына ташланды. Тизрәк, малкай!.. Ул атын урман куерымына этәрде. Өлгерергә! Инде тәмам исәнгерәгән, шуның аркасында берни дә аңышмаган Бамбукны көчкә-көчкә генә чикләвек куакларына алып кереп өлгерде Менә агачлар арасыннан, агымсу аша чуерташ сыман караеп, кара айгыр күренде. Шулар, билләһи газыйм!.. Әнә Сәйфуллин фуражкасының кызыл каюы агачларны телеп килә. Әлегә Бөкебаш күренми. - Мә Кәбир соңгы тоз кисәген Бамбукка каптырды һәм колагына пышылдады. — Бүтән сорыйсы, тавышыңны чыгарасы булма!.. Нәзек чикләвек чыбыклары арасында үзе дә бер шундый чыбыкка әверелгән малай җиргә сеңеп, бар игътибарын арбага юнәлтте. Урман авызына чыгу белән кара айгыр Кәбирләр ягына борылды да туктады. Малай тәмам тынсыз иде. Фуражка, гер сыман дөпелдәп җиргә сикерде. Үрәчә эченнән мыгырдана-мыгырдана Бөкебаш калыкты. Ул җылак хәлендә иде, күрәсең. Төшә алмый азапланганнан соң, ниһаять, жиргә ләпәште. Кәбир аркасындагы капчык та капчык. Галләметдин дә капчык иде. Юлчыларның мондый хәлдә булуы малайга көч өстәгәндәй итте. Сәйфуллин һәм аягында чак басып торган Бөкебаш башта кече йомышларын үтәделәр, аларга кушылып, айгыр да бушанды. Участкауай билен язды да, арба кузласы астыннан ниндидер төенчек тартып чыгарды. «Баш төзәтергә табын кораштыралар», дип уйлап алды малай. Тегеләрнең үзара сөйләшкән сүзләре бигүк ишетелеп җитми иде. Аркасындагы капчыгын салып ташлап, ул урман авызына таба шуышты. Яшеренеп тыңлау өчен янәшәләрендәге куе зелпе куагы бик ятеш булып 114 чыкты. Сәйфуллин фуражкасын һәм наганлы каешын салып ыргыткан Бөкебаш исә Кәбир тарафына карап, кырын яткан. Ул гадәттәгечә бик йомшарган һәм йончыган иде Бите, күз кабаклары, танавы — барысы берьюлы шешенеп, йөзе күзсез, башы танаусыз бер ит түмгәләгенә әйләнеп калган. Бу түмгәләкнең бердәнбер исән әгъзасы - ул зур гына ярык, Я1ъни иреннәре бүртенеп күпергән авыз иде Менә түмгәләк дерелдәде. ярык ачылгандай итте: — Балы ичкергән ие. чабакының Әйдә, чал әле. иптәш лейтнат! Сәфәр! Әйтер идем инде Сәйфуллин ямьсез итеп сүгенде. стаканнарга аракы койды Бер маңка малай әзмәвердәй ике ирнең ике көн вакытын ашасын әле! Суга төшкән балта1 . - Кайткандыр ул. нибуч. Авылдадыр. Алар эчеп җибәрделәр. Бөкебашның теле ачылып киткәндәй булды Чугыш заманнары булчамы? Бу ат өченме9 Мме1 Чажт! Авыз ярыгы тагын ла ниндидер ымлыклар, аһылдаулар һәм уфылдаулар хасыйл итте. - Мучаны әйтер идем Бер нәчтә дә белми, имеш Мин чминәдә идем. имеш. Калхуз атын харап игкәне өчен бер ун ел чәпәчән. белер ие. нибуч... Балы ичкергән дип тормадык, без аны барыбер йөгерттек' Бөкебаш, кәефе килеп. «Җомга» көенә җыр сузды Әби Гюлен псчсрган Чамарчкий кичсрлон Әбскосм ачуланма. Без илсрәк төчерган Син бик азынма, ксше-кара күрүе-ршетүе бар. Заманаларны беләсең... Сәйфуллин аңа тавык боты сузды. Мә, кимер Курыкмыйм! Монда мин влачть, чин влачть. иптәш лейтнат! диде дә Бөкебаш. кочек кебек мырылдап, тавык боты кимерә башлады Кәбиртә бу манзараны күзәтүдән дә авыр эш юк иде. Шул ук аклан, шул ук үләннәр, т өжләп очкан шул ук кигәвеннәр һәм энә караклары Монда Бөкебашлар һәм Кара айгыр тына яна икән. Хуҗалар аның аркалыгын төшереп тә тормаганнар. Милиция аты текә күтәрелгән камыт аша буылын, үлән сирәкләргә тырыша. «Озак утырмаячаклар», дип уйлап алды малай . Кайткан дисең, ызначит? —диде йөзенә алсулык йөгергән Сәйфуллин тагын да аракы коеп. Ә ничек кайткан ул? Атын җилкәсенә салыпмы? Ышанмыйм мин моңа. Нитә аны башка авылларда күрмәгәннәр? Беркемнән дә ярдәм сорамаган? Ат дворларына да кермәгән? Нәрсә диде безгә теге чатан чуваш9 Күбәләкнең канатсыз очуы мөмкин, ә менә ат малының оч аяклап кайтуы мөмкин түгел, дидеме? Сүзнең Чтаттан дәдәй хакында баруын абайлаган малайның йөрәге кысылып куйды Муса картның балыннан зеңкегән башыңны айнытып, әйт син миңа нигә авылларга кермәгәннәр дә. нигә аларны күрмәгәннәр? Ул малай актыгы Хозыр Ильяс түгелдер бит ’! Кәбир үз юлының дөрескә чыгуына ышанды Авылларда төнгелеккә туктамаулары акланды, димәк Куна ятын, Муса бабаларын шактый яфалатан. шактый талаган икән болар! Атны Казагыстан далаларына алын чытып таймагандыр бит? Шулай түгел дип раслый аласынмы? Сәйфуллин Бекебашка ни өчендер ачулы иде Исерткеч ләззәтендә изрәгән Бөкебаш сүзгә юмартланып кит ге. Синен сүзеңә ышанып йөрегән мин дүрәк Бөкебаш күз кабакларын ачарга маташты Булыр ул бандиттан, булыр! Инәче, гтучкай. чтатья буенча китчен. ә малайга вчесоюзный розыска бирәбез и бачга! Сеңер җепселләренә кадәр кимереп чәйнәлгән сөяген үзе аша артка чөйде Сөяк Кәбирнсң аркасына килеп төште. Анычы да монычы. ике көн ял иттек, иптәш лейтнат! Колхоз эче бетми у т — Нинди статья? — Мәсьәләләренең торышын төптән белгән кешеләргә хас вәкарь белән дәвам итте Сәйфуллин. Нинди статья ди тагын? Кичә совхоздан сөйләшкәндә прокурор ярдәмчесе ачыктан-ачык әйтте бит: гражданка Садрыеваны яклап, авылдашлары мөрәҗәгать итте, кайбер нәрсәләрне ачыклыйбыз да. тикшерүне туктатабыз... Ат хакын түләтәчәкләр, ә гражданка Садрыева иртәгә туп итеп Бүләккә кайтып төшәчәк... Бөкебашны яшен суккандай итте. Күз кабаклары шар ачылды. Ул хәтта торып утырды. Авыз ярыгына кайдандыр папирос килеп кунды. Алар тәмәке кабыздылар; аклан өстендә яшь җитен сүсе сыман күгелҗем төтен таралды. Әле генә ишеткән хәбәрләр Кәбирне чиксез куандырды да, борчыды да. Димәк, инәсен әле булса йозактан чыгармаганнар. Димәк, ул өйдә түгел. Кемнәр мөрәҗәгать иткән аны яклап? Үзе кебек солдаткалардыр инде. Ревкомиссия Рәис абыйлары оештыргандыр. Нәрсәләрне ачыклый пркарул? Атнын хакын тулаем чәпәп куйсалар. Бамбук аларның үзләрендә калырга тиеш буламы? Шәп булыр иде дә бит, ул кадәр акчаларны кайдан алмак кирәк? — Чулай җиңел генә котылачакмы ул, иптәш лейтнат? Чучы контра нәчеле безне җиңәчәкме? Чтрам!.. — Алда күз күрер. Монда Мусаның кысылышы юк микән. Ат кайтса, безнең хәл хөрти. Кайтмаса...—Сәйфуллин тастымал кадәр 1ө- тен чыгарды,- Кайтмаса, Санияның балдак-йөзекләрен даулап йөрергә форсаты калмаячак. Үзенә балдак кидерәчәкбез... — Бу бүләкне күрчә, Чаҗидә чинең алга үзе ятачак, менә күр дә тор!—диде кеткелдәп Бөкебаш. Чаҗидә чинең кулдагы кош балачы инде... Ә менә Чанияны чин генә чындыра алачың.. Чин чындырчаң, кулыма үзе керәчәк! — Сандыкны юньләп яптыңмы, әйберләрне пыран-заран ки гермәдеңме? — Анда пыран-заран китерерлек бер иәчтә дә юк. Барычы да чин кушканча, иптәч лейтнат! — Бөкебаш уфыргандай итте.— Тик менә чуны- чы гына, балдаклар төрелгән похарунка кәгазен дә алып чыкканмын... — Шуннан?! Нишләттең инде аны? — Ертып ыргыттым. — Ишкәнсең икән ишәк чумарын!.. Малай бик ачык аңлады — Сәйфуллин кушуы буенча Бөкебаш аларның өйләренә басып кергән һәм депутат Саҗидәгә бүләк итү өчен инәсенең балдакйөзекләрен урлаган. Башка сыймаслык хәбәр иде бу. Юкка гына кызышмаган булган теге чакта Саҗидә ул алтын-көмешкә! Димәк, болар оятсыз рәвештә яр бүлешәләр. — Чыгар әле Мучаның икенче чечәчеп! -диде ачуы кузгалган Бөкебаш.— Утырган тек утырган, иптәш лейтнат!.. Сәйфуллин төенчектән икенче акбашны чыгарып, кырлы стаканнарга голт-голт аракы салды. — Әгәр ат кайтмаса. аның белән бер-бер хәл килеп чыкса, шахмат тактасында безнең йөреш әзер: гражданка Садрыева җиккән социалистик дәүләт малы һич кенә дә бүредән түгел, ә кешегә тамак ялына ялланып, бүрәнә ташыганда җәрәхәтләнгән, һәм башкалар, һәм башкалар. Аңладыңмы? Менә ул документ. Сәйфуллин кесәсеннән кәгазь алып күрсәтте.— Син нәрсә, мине илле чакрымда яткан совхозга юкка барып йөрегән дип уйладыңмы? Безне аңлаган кешеләр анда да бар! Ул каһкаһәләп көлеп җибәрде. Бамбук тарафыннан, урман эченнән, ботак шартлап сынган тавыш ишетелде. Табындашлар шул якка борылдылар. Бамбук аягын алыштырганда булдымы бу саксызлык? Шатлыкка барысы да т ынычланды. — Син аны... соң? Сәйфуллинның соравы үтә дә оятсыз иде. — Әлбәттә!—диде Бөкебаш. Ычпрашиваешь тагы.. Тагын да оятсызрак жав an яңгырады. Алар үләндә тәгәри-тәгәри көлештеләр. Хәбирнең карашы якында гына сары елан булып яткан каешка һәм алтатарга төште Әллә атылып чыгарга да. наганны кулга төшереп, атып үтерергәме үзләрен? Эһ тә итми чәнчелдерер иде. билләһи! Әгәр алар аны тотсалар, сыптырып алырга камчысы да янда юк, ичмасам. Чин кушкан нәрчәләрне мин иртәгә рәтләрмен Барычы да булыр. Күп кирәкми.— диде Сәйфуллин Берәр капчык он. берәр сарык түшкәсе, атка бер-ике центнер солы шунда. Минем зонада синнән дә ышанычлырак кешем юк, Галләметдин абзый Эр-рәх-мәт. Чәйфуллин иптәч. яме! дип чыйнап җибәрде Бөке- баш. Мине чулай дөреч аңлаган кечеләрнең табанын үбәргә әзер мин' Ул Сәйфуллинга таба шуыша башлады - Табаныңнан гына үптер. иптәч лейтнат! Сәйфуллин, җирәнеп булса кирәк, аны игек табаны белән этәреп җибәрде Зерә, мин чиңа әйтмим... Мин. Чәйфуллин иптәч. бик тә йомчак күңелле кече. Берәрче җылы чүз әйтчә дә җылыйм мин Исерүнең аръягына чыккан Бөкебаш чынчыннан елый иде Чин мине убажать игәчеңме? Мин ч-чине н-нык уб-бажагь итәм. Ччәйфуллин! Ул тагын да шуышып барып, участкавайны үбәргә маташканда, тегесе кырыс кына читкә этәрде. Мин ч-чинең өч-чен яраткан хатынымның ч-чандыгына кереп, б-беләззекләрен урладым, аңлыйчыңмы чин шуны?.. Әгәр бу турыда тагын да бер тапкыр искә төшерсәң Берәр кешегә чыгарсаң, мин сиңа да статья табармын. Смотри аны. гражданин Зыятдинов!. Куркытма чин мине, к-куркытма,— диде Бөкебаш күз яшьләрендә йөзен Мин болай да курка торганнардан курка торганнардан гүгел!.. Онытма, Чәйфуллин. бербер хәл булча, хафа чын икәү бүлешәбез, булдымы? Чал тагын берне Чын дучлык өчен. Чәйфуллин' Участкавай шешәне бушатты. Чәкештермичә генә эчеп җибәрде Аракысын авыз тирәсенә дә кигерә алмас хәлгә җиткән Галләметдин аны бүлснә-бүленә чөмерде, стаканның төбе изүенә түгелде Аек фикерләү чамасын югалтып, ул теленә нәрсә килсә, шуны мыгырдана башлады Мин чоциаличтик ярыч алдынгычы Мин районда бер брита дир! Ә чин кем? Чания тәнендәге бет чин Минем тәндәге бет' Мин бәхегчез. Кайтмыйм, хатын янына кайтмыйм! Дөрес эшлисең, диде түземе беткән Сәйфуллин. урыныннан сикереп торып. Айныгач кайтырсың. Яланда йокы тәмле була ул! Синең белән бергә авылга керергә оят!.. • Участкавай атына утырып, авылга йомылды. Тук-та-а-а! Сәйфуллин белән бер дә юктан, һич кенә дә көтмәгәндә килеп чыккан низагның үз файдасына тәмам танмаячагын исерек баш белән булса да чамалап алган Бөкебаш. дүрт аяк танып басты һәм лап-лоп килеп, сөрлегә-сөрлегә йөтерле Тук-та-а-а. Чәйфул- ти-и-ин! Нар күгәрчен кебек гөрләшеп табынга у тыртай юлдашларның сәфәре менә шулай әкәмәт кенә тәмамланды Ишеткән-белгәне һәм үз күзләре белән кичергәне өчен чиксез шат иде малай Ул зелпе куагы артып нан чытып, табын янына килде. Табындашлар ташлап киткән атпъях тык Зөлхиҗә әбиләрендә күргән ашъяулык иле Ярыйсы тына зур ипи түтәрәмен култык астына кыстырып, ул ашъяулыктагы буш шешәләр һәм сөяк, калдык-постыкны зелпе төбенә җилгерле дә. яраткан «әбисенең ашъяулыгын бөкли-бөкли. байтал янына үтте Ипи исен сизгән ат аның ятына сузылып, һаваны тешләде Мә. Бамбукҗан Безне сатмаган өчен Чтапан дәдәйтә рәхмәт Нәстүккә дә рәхмәт Дөрес. Бамбукҗан Чегән юлбашчысына да . — Нәбигә дә... — Кайтып җиттек бит, Кәбиржан. — Әйе. Бамбукҗан Рәхмәт инде сиңа... - Сиңа да. Әле без синең белән күп тапкырлар ат кунасындагы ярышларда чабырбыз, алла боерса. Аягым гына төзәлсен. Кралов яланнарыннан сиңа утын һәм печән ташырбыз. Сәми карт урынына ат караучы булып та килсәң, ә, Кәбиржан? Минем шундый яшисем килә... Авылны күргәч, миндә өмет уянды. Күр дә тор, аягым тиз төзәләчәк!.. Алар урман эченнән акланга чыктылар. Кәбир авылга кадәр ялтырап яткан юлга карады. Бөкебаш күренми иде. Кояш инде дүртенче тапкыр офыкка кереп чумарга әзерләнә. Кәбир ашыкмады. Авылга кичләтеп, атлар кунага китмәс борын кайтып керү аның теләгенә хуш килә. Бамбук хәзер атламын тышау салынган сыман бик вактан ишә. Аның артыннан, җиңүче кебек күкрәк киереп, Кәбир атлаштыра. Бер мизгелгә ул үзен чынлап та сугыштан кайткан җиңүче- солдат итеп күз алдына китерә. Күкрәге тулы орденмсдальләр... Аркасында исә түккән каны өчен түләнгән бер капчык акча. Шыгырдап юрган йөзлекләр. Менә аны малайлар, карт-коры сырып ала... Ул бала-чагага жиз медальләр, йөзләрендә адәм чырае калмаган ач авылдашларына төргәк-төргәк акча тарата... Ул авылын йотлыгып күздән кичерде. Матур дисәң дә матур шул аның Бүләккәе! Исеме генә ни тора - Бүләк! Кемгә бүләк? Ул инде авылын икенче хис, икенче көч белән, җитлеккән ир-ат булып ярата иде. Яратуыңны сынау өчен еракка китеп карарга кирәк икән. Менә Кәбир дә еракка китеп карады. Салкын кышларда әгәр таудан тауга түбәне япсаң, бер авыл халкы бер өйдә яшәп, бер самавыр чәйдән җылына алыр кебек Әмма нигә алай түгел? Нигә бертугандай яшәргә тиешле кешеләр бер-берсенең бугазыннан ала? Юклык шулай иттерәме? Гомеренең башында туган шушы бик гади сорау Кәбирне шулай ук гомере буе җәфалар, нигә? Җир шары әйләнүдән туктагач кына туктармы мондый аһ-зар һәм рәнҗеш? Кураҗиләк чишмәсе чокырына төшкәч, шәфәкъ күзгә күренеп куерды. Берничә атлам җирне сазламыкка әйләндереп яткан чишмә алкымы- на җиткәч. Бамбук кисәк кенә туктады. Эчәргә булдыңмы? Юк. Алайса мин эчәм... Малай кушучы белән үзагымда җылына төшкән чишмә суын уртлады. — ӘйДә, малкай. Соңгы омтылыш. Күп калса, бер чакрым калгандыр... Мин колхоз дворына кайтмыйм. Анау казыкны суырып ал да, маңгаемның кап уртасына тондыр. Кәбиржан. Үтер. ас. кис. суй — анда кайтмыйм... Кәбир аны ничек кенә иркәләмәсен һәм юхаламасын, байтал кымшанмады да. Гүя ул аягүрә җан биргән иде Моңарчы Бамбукҗанны мондый халәттә күргәне булмады малайның. Аның йөрәген нәрсәдер телеп, яндырып үтте. — Колхоз дворында бит синең дусларың! Ирекле атлар!.. - Үтенәм, Кәбирҗаң, калдыр!.. Анда коллар гына!.. Коткар!.. - Син мине коткар! Күтәреп булса да алып кайтам мин сине... Якында гына гырлаган тавыш ишетелде. Малай шул тарафка ташланды. Ни күзләре белән күрсен - сазламыкка буй салып. Бөкебаш йоклап ята. Песи сыман тавышсыз-тынсыз якынаеп, өстенә иелде: менә бу, ичмасам суйсаң да уянмас иде. Галләметдиннең сасыган авыз тирәсен, сары керфекләренә кадәр шешенгән йөзен кичке эре чебеннәр сырып алган Менә ул коллар хуҗасы. Дөресрәге, ирне аттан аерып кол итүче кол. Кәбирнең башыннан әллә нинди хәтәр уйлар үтте Пәкесе чегәннәр 118 табырында калды шул. Малай бу фикердән тиз арынды Исенә килеп, капчыгыннан камчысын алды. Ун кул беләзегенә киле һәм камчы очын һавада чажлатып. Бөкебашнын йөзе өстендә кизәнде Йөрәккә җыелып килгән гәрьдән сабырлык. Бөкебашлардан килгән, алар сеңдергән коллык өстен булып чыкты, күрәсең. Сукмады. Галләметдин дә кеше бит Бәлки, ятимнәрне юкка рәнҗеткәнен бер килеп анлар Анламаса. үсә төшкәч Кәбир үзе аңлатыр Аңласа, үзе килеп гафу сорар Бөкебаш. Малай читкә төкереп куйды. Әшәке гырылдау баскан бу тынчу аралыктан тизрәк котыласы килде аның Бәлки байталны .да ШУШЫ гырылдау өметсез иткән һәм туктаткандыр9 Башка бер генә дә чарасы калмаган Кәбир. таш сыман атылып, ат янына ыргылды һәм үзенең нәрсә эшләгәнен дә белмичә, селтәнә башлады: Менә сиңа! Менә миңа! Менә сиңа! Менә миңа!. Байтал белән алмашлап, ул үзен дә каезлады. Әмма гугры юлдаш бу очракта җавапсыз иде Менә сиңа! Менә миңа! Менә сиңа! Менә мина! Атны һәм үзен кыйнап, ул хәлдән тайды. Ахырда, җиргә бөгелеп төшеп, аякларыннан кочты һәм инәлә башлады Йомры тоягым... Тырнак колагым Ялбыр ялым Нечкә бөерем. үлмә Үлмә, җаныкаем Ул байталның артына чыкты да, янбагйына капланып, елый баш лады Үрсәләнеп үксү һәм гырылдау бергә кушылды Әйдә, малкай Әз генә калды бит' Ул байталны бар көченә этәргә тотынды Фәрештәләрнең «Амин!» дигән мизгеленә туры килде, күрәсең, ыңгырашып һәм как сөякләре белән иске арбадай шыгырдап, ат кузгала бирде Кузгалды шикелле Әйе. кузгалган икән шул. рәхмәтләр төшкере! Малай яшь аралаш елмайды Карыш арты карыш юлны җентекләп, алар авылга килеп керле Күз бәйләнеп өлгермәгән, менә хәзер таудан тузанга батып, көтү төшәр мәл иде Сабыр күпере гәбендә каз бәпкәләре белән чыр-чу килеп маташкан Сәрбиямал карчык очрады. Әле теге як ярдан ук сәер хәрәкәтләр ясап, күпергә кереп килгән җан ияләрен шәйләгән әби» үз күзләренә үзе ышанмагандай. уң кулын каш өстенә куеп текәлде дә. аннан, инде күпер аша чыгып өлгергән Кәбирне танып алып, кычкырып җибәрде И-и балакаем! Сул кулындагы каз каурыйлары яңадан җиргә төшеп капланлы Кайтып киләсезмени? Ул Кәбирне кочаклады, барлык әгъзаларын тикшергәндәй капшап карады ла дога кылды Ходай тәгаләгә рәхмәт, барлык тән шерифләрең исән, атын ла исән ләбаса' Авылда бит сезне югалттылар . Әллә нинди сүзләр йөри, балакаем Карчык тагын да укынып аллы Инәңне кайчан чыгаралар, хәбәр-хәтер юкмы’ Иртәгә, диде Кәбир һичбер икеләнүсез. Иртәгә. Сәрбиямал әби. Шулай гына була күрсен инде, балакаем һаман да догаларын укынып, карчык арпа калды Менә, ниһаять, кайчандыр, әле Кәбир дөньяга килмәгән елларда кисеп төшерелгән манарасының сөлдәсе һаман да җиргә сеңешен яткан иске мәчет клуб бинасы, олпат тирәкләрнең ябалдашы астында сукыр тавык кебек утсыз чекерәеп утырган каргатасы йоргы кәноөләр тирәсеннән дә исән-аман үтеп киттеләр. Аннан Сайфуллин килеп чыгар ла. инәсеннән түгел, инле малайдан һәм аттан сорау алып, икесен бергә шунда ябып куяр төсле тоелды Әмма кәнсәләрдә ир-ат кайгысы түгел, үлем тынлыгы хөкем сөрә иде Кайдандыр Бөкебашнын сәлбер колаклы малае Сәмих калкып чык ты Ул Кәбирлән ике класс түбән укын Агана сәлам әйт, без кайт тык' — Өйдә юк әле ул,—диде малай сабыйларча беркатлылык белән.— Инәкәй, аны, кайтса да, өйгә эз бастырмыйм, ди... — Кайда соң ул? дип сораган булды Кәбир. — Кайда булсын. Йөридер әле шунда берәр җирдә дуңгыз сидеге чүмереп,— диде сабый инәсенең сүзләрен кабатлап. Аннан, йөгереп килеп. сорап куйды:— Атыңа нигә итек кидердең, әй? — Кызык итеп. Кәбирдә Бөкебашлар гаиләсенә, аның балаларына карата бернинди дә дошманлык тойгысы сакланмый. Үзеннән ике генә яшь бәләкәй Сәмихның сабыйлыгы гына сәерсендерде аны. Ул аңа әллә кайларда торып калган балачагы булып күренде. Аннан, аталы балалардан шактый ятсына, читләшә, хәтта аларны ничектер кызгана да иде Кәбир. Ата кешеләр балаларын гел генә тиргәп, гел генә сыртларын каезлап торган кебек тоелалар иде. Кибет турыннан үткәндә болдырга әллә кайдан кызарып күренгән кибетче Казак Әгъләм, аның артыннан шулай ук кызмача Аккүз Сафа, Шытыр Гыйләҗләр чыкты. Нигә аны җәфалап алып кайтып маташтың?—дип кычкырды исәнлек-саулык сорашудан алда Аккүз Сафа. Иткә тапшырырга иде... Ул тешләрен ыржайтып, авызын һавага элде. Бу Шытыр Гыйләҗгә ошап бетенкерәмәде, ахрысы. Нәрсәдер эндәште. Аккүз шундук көлүеннән туктады. — Маладис. энекәш! Егет икәнсең...— дип кычкырды болдырдан Шытыр. Алда салам түбәсе кичке шәфәкъ ялкынында янган ат абзары күренде. Үзләре килеп егылачак хәлиткеч ноктага җиткәч. Кәбиргә моңсу булып китте. Гүя яшәүнең мәгънәсе, кызыгы беткәндәй тоелды. Ул бүген кич, бүген төнлә бер ялгызы караңгы өйдә нишләр? Аның бу мизгелне озайтасы килде. Бер мәшәкатьсез калу кайгысын кичерде ул. Адымнарын ат җентекләгән адымнарга җайлап, янәшәдән бара башлады. Бамбукның «сүнәм, менә сүнәм» дип барган күзләрендә өмет очкыннары күрәсе килде аның. Әмма күзләрдәге баз караңгылыгы тагын да тирәнәйгән сыман иде. Малай сул як бите белән ялга сыенып, тын гына пышылдады: Бмамбо-бимбо... Сама-рана-сама... Без әле яшәячәкбез, Бамбук... Байтал җавап бирмәде. Кәбир кулын пинжәк кесәсенә тыкты. Тозның кыйпылчыгы да калмаган шул. Шул шифалы тозны каптырса, ат җанланыр сыман тоелган иде югыйсә. Ачык капка аша алар ат абзары ихатасына үттеләр, һәркайдагыча әрле-бирле сугылып, уйнаган һәм тешләшкән тай-тулаклар, эш камытын салганнан соң кое тирәсендә өнсез калган алашалар барысы аларга борылып карады шикелле. Сабыр буендагы әрәмәлектән шомырт әчесе бәрде. Малай керфекләренә менә-менә саркырга торган күңел чыкларын басарга тырышты. Байтал коега юнәлеш алды. Читчитләрен яшел мүк сарган улакның өстәге тишегеннән су саркый. Улакта озак ягудан кургашын төсенә кереп оеган һәм авырайган суны Бамбук берничә тапкыр уртлады. Авызлык тимеренең хәлсез генә зеңләве тирә-якны уята алмады. Байтал башын күтәрде һәм, һавадан ниндидер исләр, авазлар тотарга тырышып, колакларын шомрайтты. Таза, чит ирен-борыннар тыгылудан болганмаган су тели, ахрысы, бу, дип. Кәбир сиртмәле чиләкне кое авызына төшерә башлады. Кое бурасы эчендәге төпсез караңгылык Бамбук күзләрендәге баз караңгылыгы белән бер күренде малайга. Улакка, шамбырдатып, таза су салды. Әмма ат селкенмәде дә. Ул кинәттән башын тагын да югарырак чөйде һәм, хәлсез өзлеккән тавышлар чыгарып, кешнәп җибәрде: — И-һа-һа-һай!.. Кәбир үзенең йөзенә җәелгән нурлы елмаюны җыеп өлгерә алмады, хуҗалык кирәк-яраклары саклана торган кара келәттән Сәми карт килеп 120 чыкты Һәм. . урынында катып калды. Аннан, һушына килеп, көтелмәгән мосафирлар янына таш булып атылды. Дулкынланудан булса кирәк, аның сүзләре бәйләнешсез иде Ә-әй, Кәбир майкаем! Белдем мин... Сизендем мин шулайдыр диеп.. Исәнсаулар, димәк?! Ул малайны хуш исле печән исләре аңкыган кочагына алды Исәнме. Бамбук ахирәткәем!. Котылдык, болай булгач.. Карт байталның ялларыннан какты, яралы аякларыннан, күкрәк тапкырларыннан сыйпады Хуҗасын таныган ат. ыңгырашкан, инәлгән авазлар чыгарып, аны иснәштерде. Котылдык, болай булгач Пәйгамбәр син, Кәбир майкаем! Әйе, пркарулга хат язып, җәмәгатьтән бардык Галләм тәре!.. Сабирҗаңга рәхмәт Иртәгә сөйләрмен, ямен’ Сәми картны туктатыр әмәл юк иде Сина Нәби абзый күп итеп сәлам әйтте. Бамбук анын Ишледәнме? Нәбиме? Карт аны тагын бүлдерде Ифрат кыналар да һәйбәт кеше ул Нәби Атны үземә тәрбиягә алыр идем, ди. Бамбук анын фронттагы Атны Нәбигә тәрбиягә'” Сәми картнын уемтык сакалы кашына менде. Син нәрсә? Нәрсә. Сәминең үзенең кулы юкмы? Йөрәге юкмы'’ Көпшәсендә дарысы чыланганмы? Үз атымны мин үзем тәрбияли алмыйммы9 Димәк, синеңчә, майкаем, мин дастуен түгел?! Ул күзләрен челт-челт йомып алды Малай бу сүзләрне ник әйткәненә үкенде Үзем аякка бастырам мин аны Хәзер үк! Ат залатуй фонд Красной Армии! Кем әйткән? Даһи Сталин әйткән! Бу хакта бүтән ишетмим, колагына киртен куең!.. Хәзер үк кулыннан ычкындырудан курыккандай, ул атны абзарга әйдәде. Бамбук аның ихтыярына буйсынып, абзарга таба шуышты Тирдән һәм бер урында торудан суынып, аркасында таш булып каткан капчыгының авырлыгын тойган Кәбир дә. үзендә сәер бер ятимлек тойгысы кичерен, алар артыннан иярле Мен җәфа аша атны аранга керттеләр Бар, Кәбир майкаем, сәндерәдән яшел печән төшер. Мин келәттән солы алып килөм. Галләметдин тәре айгыры солысыз да торып торыр... Бабасы ямшәеп бет кән бидрәдә солы алып килгәндә Бамбук утлыктан тсләртеләмәс кенә игеп печән берәмтекли башлаган иде Күрдеңме? Ашат ан малда өмет бар, дигән борынгылар Димәк, өметсез түгел, дип сөйләнә-сөйләнә, Сәми карт ат алдындагы печәнне бераз чигкәрәк этеппереп, утлыкка тас куйды һәм солы салды Ашап беткәч, тагын өстәрбез Шуннан аякка да басып китәр, ходай кушса Бар, син монау бидрәләр белән су алып кереп куең Кәбир кире кергәндә бабасы байталның корсак астыннан каеш үткәреп маг аша иде. Әйдә, ярдәм итен Ул каешны ат корсагы астыннан сулды Бүгенгә без аны бүтән борчымыйбыз Калганына иртәгә тотынабыз. Кәбир майкаем Аннан ма лайның иңеннән сөеп куйды Ә син олыгаеп киткәнсең, димме? Бөркет инде, бөркет Кан-Күрәзә кошы, мин сиңа әйтим! Сәми бабасы күпме белсә дә. аның авызыннан беренче тапкыр ишетелгән бу сүз Кәбиргә. чыннан да. канат куйды Анысы нәрсә тагын9 тип сораган 6} мы у i бе гмәмешкә салы шып. Бабасы ишетмәде, ахрысы, җавап бирмәде Каешны баганага бәйләгән арада ул соравын тагын кабатлады: Finгкән Кан-Күрәзә кошы була ул, Сәми бабай9 Бәй, ишеткәнен юкмыни9 Кан-Күрәзә кошын белмәгән булсаң, менә бел: ат каракларының аяусыз дошманы Бамбукны безнең > тебездән урларга маташкан үзебезнең ат караклары дошманы Кан-Күрәзә нә кичлә ген. йә төнлә урланган а г ларны кире хуҗаларына кайтара Менә син аны кайтардың, майкаем. Караклар ул коштан синнән нык кур- калар. Ai урларга барыр алдыннан караклар, Кан-Күрәзә күрмәсен, дип. аңа корбан бирәләр. Алар синең инәңне корбан итәргә тырышты. Булдыра алмадылар, иншалла, булдыра да алмаслар!.. Алар эшне тәмамлады. Буш абзар эчен җанландырып. Бамбук үзенчә яшәргә тырышып кыштырдый иде. Араннан чыктылар. Ихатада атлар ишәйгән иде. Бар. майкаем, кайт, ял итең. Мин бүген кунача бармыйм. Монда кунам.— диде Сәми карт. -Күңелең тыныч булсын Иртән күрешербез. Тукта! диде малай нәрсәнедер кинәт исенә төшереп. Мин хәзер!.. Ул атылып абзар эченә, аннан аранга үтте һәм, байталдан гафу үтенгән сыман сылаштырып-сыйпаштырып, башыннан йөгәнне салдырды. Миндә торсын, Бамбукҗан.. Кем белә, югалып куюы бар... Ни дисәң дә, колхоз, күмәк хуҗалык бит...—дип пышылдады ул. байталның колагына кайнар тыны белән өреп Үзем белән алганга рәнҗемисеңдер лә? Юк. диде Бамбук. Синдә торсын. Сакла, ярыймы? - Саклармын. Бамбукҗан. Иртәгә кадәр исән бул. - Хуш, Кәбирҗан. Рәхмәт сиңа. Сын-сөякләремне туган җиргә кайтарганың өчен рәхмәт. Бугазга килеп тыгылган төердән буылып, ул абзардан чыкты. - Нигә салдырдың? -- диде Сәми карт малайның кулындагы йөгәнгә аптырап - Кирәк. - диде Кәбир кырыс кына Бу бик истәлекле йөгән, Сәми бабай. Иртәгә сөйләрмен әле... Сәми бабасы белән хушлашып, Кәбир теләр-теләмәс кенә адымнар белән атлар алачыгыннан урамга чыкты Аркасындагы йөк хәзер һич кенә дә йөк гүгел иде. Иң зур йок иңнән төште. Ләкин ул шатлык кичермәде Киресенчә, шомы арта барды. Моңа кадәр, әйтик, берничә көн буе булса да. Бамбук «аныкы» иде. Хәзер аныкы гүгел. Күмәк хуҗалыкныкы. Аның язмышын күмәк хуҗалык хәл итәчәк Мир белән. Күмәкләр, барлык мир кыерсыттырмас әле. дип уйлады малай, киңәшеп эш итәрләр. Алар ат абзарына якында гына яшиләр. Менә Кәбир беркайчан да бикләнми, келәсе салынмый торган имән ишекне ачып, өенә керде. Анда да гүр тынлыгы хөкем сөрә иде. Капчыгын салып, идәнгә куйганда Нәби абзыйсы биргән бәрәңгеләр доңгылдаган тавыш чыгарып, аңа нәрсә эшләргә кирәклеген төшендерде. Бик нык ачыккан иде шул. Әмма гамак туйдырудан да җитдирәк эшләр бар икән үз өеңә кайткач. Ул көзге каршына килде. Урыны-урыны белән көмеше кубып, акшарланып беткән көзгедән үзен таный да алмады: кичке караңгылык аша аңа күзләре эчкә баткан, йөзе аска сузылып төшкән һәм олыгаеп калган адәми зат — бөтенләй икенче, аңа охшаган, ниндидер алмаш Кәбир карап тора... Ул сандыкны ачты да, чүпрәк-чапракларда бутанганнан соң, кирәкле кәгазьләр, атасының сугыштан язган хатлары, заем облигацияләре саклана торган савытны тартып чыгарды. Барысы да урынында, әмма инәсенең атасы похоронкасына төрелгән көмеш алка-беләзекләре генә юк иде. Димәк. Имәнлек урманы акланында Сәйфуллин белән Бөкебаш юкка гына сатулашмаганнар... Малай ихатага чыкты. Чит-читләрен әрекмән һәм кычыткан баскан читән абзар эченә керде. Анда да шул ук гүр тынлыгы иде Авыл очыннан кәжә-сарык бәэлдәгән, сыер малы бакырышкан тавышлар ишетелде. Көтү төшә, күрәсең... Аңа дөнья да, үзе дә икенче иде хәзер. Бер кочак утын алып кереп, ул учагын тергезеп җибәрде . Йөрәге бездә кала Кәбир Кәбир . Күзен ачса - сәкедә, аның белән янәшәдә Харис дусты утыра. Үткән борчылу һәм кайгыларны төн йокысында тәмам оныткан Кәбир яткан җирендә иркәләнеп кенә сузылды һәм. йокысыннан айнып, елмаеп җибәрде: Килмисең дә... күренмисен дә... Моңа кадәр бер-берсеннән аерылып, бер сәгать, бер көн дә тора алмаган икс ахирәт күрешеп тормый гына кочаклаштылар Үзең миңа әйтмичә дә киткәнсең әле...— диде Харис үпкә катыш. Дус, имеш. Кайтканыңны әле генә белдем. . Кәбир аның күзләрендә ниндидер шом, ул әлегә әйтергә ашыкмаган үтә җитди хәбәр барлыгын гойды. - Нәрсә, бер-бер хәл булдымы? Әйт!.. Мине сиңа Сәми бабай җибәрде... Харис, беркем д$ ишетмәсен дигәндәй, аның колагына пышылдады:—Эшләр хөрт, малай... Нәрсә булды? Әйт тизрәк! Бамбукны суялар!.. Киттек, малай! Булмас!.. Бу кадәр озак йоклап ятканы өчен оялуынын чите юк иде Кәбирнен Кемнең кулы күтәрелер?! Булмас сиңа Сәми карт җибәрде, дим бит Алар урамга чыт ып. ат абзарына таба җилдерделәр. Мал суючы карллар чүпрәккә төрелгән үткен пычакларындеул г ык аегына кыстырып китеп баралар иде. Үзем тап булдым, малай Бәлки суйганнардыр да инде Кәбир шып туктады, дустын үзенә таба тартты: Син нәрсә сөйлисең? Син нәрсә сөйләгәнеңне беләсеңме’! Алар авыл урамы буйлап мичәүле ат сыман алга томырылдылар Ат абзары ихатасының Сабырга барып текәлгән тәңгәлендә кайнашкан кешеләрне күреп. Кәбир шыбыр тир булды Капкадан урап та тормыйча, алар ихата эченә читән аша гына сикерделәр Җирдә нары т дан яткан Бамбукны күреп, әллә үзе күзләрен йомды, әллә көн караңгыланды... Бер сүз белән әйткәндә, ул таш булып катты Әмма үзен шундук кулга алып, тирә-юньне күздән кичерде аяклары аркан белән бәйләшән килеш, кыйблага каратып, яны белән җиргә төрселдәтел- гән Бамбук; башы күренми, теге якта; бастырыкларының очын дүрт аякны бер итеп бәйләгән юан аркан астыннан тыккан, аны карын өстеннән байтал кымшана да алмаслык итеп үткәргән һәм үзләре шушы бастырыкка атланып алган Аккүз Сафа белән Ярар Ярыяхмәт. атның баш тәңгәлендә, теге яклап, үзләренең бурычына төшкән иң гадәти эшләрен уңышлы башкарып чыгу өчен урын-җир. бау-тияк, чүпрәк- чапрак хәстәрләп маташкан Актык Тәминдар һәм Шытыр Гыйләҗ. читән буендагы эре ташларда кояш нурында кайралып аткан бо.тай ла үткен пычаклар.. «Нәрсә көтәсең?! Әле соң түгел!» Бамбук шулай эндәшкәндәй тоелды Кәбиртә. Тегеләр малайларны абайламый иде әле Кәбир дусына күт кысты. Харис исә. һәрвакыттагыча. аның өчен утка керергә әзер иде Алар пычакларга габа атылдылар. Туктагыз! Пычак тар белән коралланып алган ике үсмер дүрт ир-узамаша ташланды Бастырыкка түшәлеп хәл җыйган Аккүз Сафа белән Ярар Ярыяхмәт. көтелмәгән һөҗүмчеләрдән куркып, читкә янтайды Нәрсә булганлыгын а^шып өлгермәгән Аккүз Сафа һәм Шытыр Гыйләҗ аптырап калдылар Бамбук! дип кычкырып җибәрде Кәбир үзәк өзгеч тавыш белән. - Бамбукҗан! Өлкәннәрнең мондый кыюсызлыгыннан файдаланып калырга тырышкан малайлар байталның аякларын чорнаган арканнарны кисә, тураклый башлады. Авыр тын алып гырылдаган Бамбук тыпырчынырга тотынды һәм. Кәбирне тавышыннан танып булса кирәк, җирдән башын калкытты һәм җан ачуы белән кешнәде: - И-һа-һа-һай!.. һа-һай!.. Эшнең асылын иң тәүдә Аккүз Сафа аңлап алды. Ул аргтан килеп, тимер тырма сыман куллары белән Кәбирне каерып алырга дигәндә генә, пычактан сакланып, җикеренде: Ташла пычагыңны, маңка малай!.. Актык Тәминдар исә Харисны җилләп очырды. Әле һаман бернәрсә төшенмәгән Шытыр. ана каз кебек. Кәрим тирәләй йөренә башлады: — Э-э-э... Малайлар, дим, малайлар... Бу атны суярга ярамый! Сез шуны беләсезме? — Кәбир белән Харис пычакларын айкап, яңадан байталга ярдәмгә ташландылар.— Ул сугышлардан исән кайткан фронтовик ат! Китегез, барыгызны пычактан үткәрәм!.. - Нәрчә. карап каттыгыз! — Артта Бөкебашның буш мичкәдәй дөбердәгән тавышы ишетелде.— Тотыгыз, бәйләгез үзләрен!.. Кәбир, юлбарыс сыман ажгырып, шешенгән Бөкебашка таба килә башлады. Ул бүген Ябалак иде. Кара әле, кара. Чин кемгә кул күтәргәнеңне беләчеңме. чаба- кы? Фронтовикка күтәрәчеңме?—Артка чигенгән Ябалак мал суючыларга уратып алырга ишарә ясады да, малайларны үзенә якын китермәс өчен шарт-шорт чыбыркы шартлата башлады.— Мин — влач! Башыгызны төрмәдә черетәм. чабакылар!.. Вакыйга ике түгәрәк эчендә бара иде. Беренче түгәрәк уртасында туктаусыз чыбыркы шартлаткан Ябалак, аны кысырыклап барган малайлар. икенчесендә ал арны эләктерергә чамалаган дүрт ир ураткан. Чыбыркы, ниһаять. Харисның күз төбендә генә яшьнәде. - Әлү-әлү!.. Дусты, үрсәләнеп, күзен каплауга аны эләктерә салдылар һәм. кулларын каерып, пычагын алдылар. Бәйләгез үзен!.. Кәбир. пычагын күкрәк тапкырында тотып, Ябалакка якынлашты. Арттан! Арттан! дип бакырды ул һәм көтмәгәндә генә Кәбир- нең нәкъ йөзе өстендә чыбыркысын шартлатты Күзләрдә утлары гына ялтлады. Ин-нәй!.. Әле инәңне хәтергә төшердеңме, чабакы? — Ябалак котырган кыяфәт белән Кәбирне чыбыркы белән яра башлады. Чин күмәк хуҗалык атын үтерү өчен юлга алып чыктыңмы?! Менә чиңа! Менә чина!. Атың-ниең белән нәчелеңне!.. Кәбирне тотып алдылар һәм кулыннан пычагын бәреп төшерделәр. Тегеләрдән ычкынып китә алган Харис, арттан килеп, Ябалакка таш белән томырды. Аңа шунда ук бау ыргыттылар. Нәрчә карап каттыгыз? Бәйләгез үзләрен! Кайдандыр йөгереп килеп, тыны буылган Сәми карт, тезләнеп, Ябалакка ялвара башлады: Галләметдин туган... Суйдырмаң!.. Мәҗүси бабаларыбыз да үзе җиккән атны суеп ашамаган...Тамагыңа торыр! Суйдырмаң' Минем тамакка эләкмәячәк ул.— дип җикерде Ябалак. Чинең тамак, колхозчылар тамагына керәчәк! Печәнгә төшәбез. Халык ач!.. — Аякка бастырам мин аны. Үтенеп сорыйм. Галләметдин энекәш, харап итмә Бамбук нәселен!.. Нәселе әйбәт инде, анысына сүз юк,— дип куйды Шытыр Гый- ләҗ. — Нинди начел? Битләре тимгелләнеп кызарган Ябалакны үзе уйлаган эштән кире күндерү мөмкин түгел иде.— Казалы нәчел, контра нәчел! Җилдә какланган гәүдәче генә калган инде анын. Чалыгыз, дим бит! Ярар, син әйткәч,— дип Ярар Ярыяхмәт Бамбукка таба атлады. Янәшәдә арба үрәчәсенә бәйләнгән Кәбир тыпырчына башлады — Абзыйлар’.. Буаз ул.. Эчендә алтыны бар!.. Колынласын!.. — Кайдан килгән мал духтыры. дип шаркылдап көлде Ябалак. - Җәһәтрәк кыйланыгыз дим бит! Чуяргамы-чуймачкамы икәнлеген малай-шалай түгел, күмәк хуҗалык, халык хәл игкән. Казага гарыган атны күрә торып үтертергәме әллә? Үлчә. Чанияга җиңелрәк булыр дип уй- лыйчызмы? Чания җәлке. Чания! Үз максатына ирешү өчен Ябалактан Җылак Галләметдин рәвешенә кереп алудан да тартынмады ул Ярарыгыз инде, диде бастырыкка барып асылынган Ярар Ярыяхмәт. - Башлыйк булмаса. < Аркан белән бәйләүдән гулысынча котылырга өлгерми тыпырчынып яткан яралы атны алар яңадан чорнадылар. Сары Зариф Ярыяхмәткә ярдәм игеп, бастырык очына барды. Актык Тәминдар байталның башына ике аят ы белән гезләнде. Катык сыман ак. эчкә баткан күзләрен тагын да эчкәрәк яшергәндәй, карашын очлап, Аккүз Сафа чалгыдан ясалган кыя пычагын кояшта ялтлата-ялтлата ат башы янына килде, сул тезе белән ял яклатып муенына тезләнде Бисмиллаһ иррахман иррахим!. Буаз ул, абзыкайларым Колынласын!. Үзе бәйләнеп куелган арбаны ду китереп. Кәбир тагын да бер тапкыр тыпырчынып алды Күзем күрмәсен, дип булса кирәк, Сәми карт абзар эченә кереп китте. Ябалак тәре! Ябалак тәре! Ябалак тәре' Харис, бәен өзәргә тырышып, арбаның икенче башында бәргәләнде. Нәрчә мыш г'ырдыймыз инде” Ябалак каушап калган сугымчыларга гагын бер гапкыр җикерде. Бисмиллаһ иррахман иррахим Аккүз Сафаның куллары сизелерлек дәрәҗәдә калтырый иде Шулай да ул үзен кулга алды Менә ул сул кулы белән атның үңәченнән тотты, уң кулындагы пычакны җитез хәрәкәт, өйрәнелгән алымнар белән байталның ефәктәй елкылдап торган бугазына ышкуы булды Бамбук «хш- ша-ша-ша» сыман авазлар чыгарды бугаздан чишмә булып ал кан чөпгердс. Бар тирә-якны байталның ямьсез гырылдавы басты Кәбир үз күзләренә үзе ышанмый иде. Гүя. бу бер куркыныч, кыргый төш иде. Бамбук һәр буыны белән тартыша, тыпырчына башлады Бамбукның күзләрендә үз гәүдәсенең шәүләсен күрен. Кәбир тораташ булып калды Бу күзләрдә зәңгәр төпсезлеге белән күк гөмбәзе айкалды, аннан бу зәңгәрлек кечерәйгәннән кечерәя барды, ниһаять, ул күз карасыдай ноктага әверелде дигәндә, анда ниндидер аяклана алмаган кош баласы талпынды-талпынды да. әле генә энҗе булып ялтыраган күт төссез койка сыман оеды, сүнде Керфекләрдән соңгы яшь тамчысы зәңгәр энҗе булып үләнгә тәгәрәде... Гәүдә һаман тартышты, аның һәр тамыры соңгы тапкыр киерелеп бушанды, ниһаять, соңгы гапкыр дертләде дә т ынып калды. _ Малайлар елаудан туктады Мәгънәсе беткән иде Кәбир өши башлады. Гүя. кояш кара янды, җәйге челләдә кар яуды Урамнан, ат абзарын дер селкетеп. Х13 тракторы үтте Тракторчы Биктимер абзыкайларынын Бамбукка кысылышы юк иде Кәбир Бамбукжанның соңгы авазын хәтерләде Хш-ша-ппГша Нәрсә диде ул Кәбиргә’ 11игә алын кайт тыН. дидеме1 Кичәге хушлашуының раска чытуын татын бер мәртәбә, инде үлеме белән дөресләдеме* Нинди кош кагынды аның күзендә? КанКүрәзә кошы мәллә? Сугымчылар атны арканнардан арындырган арада ул тагын бер мәртәбә Бамбукжанының күзенә карады. Ул аны бүтән беркайчан да күрмәячәк. Хәзер анда күктәге ак болыт кисәге тонган иде. Бу күзне, бу карашны Кәбир беркайчан да онытмас: нәрсәдер мәңгелеккә озелде, ир белән ат арасындагы нисбәг җимерелде. Тормыш озак, бик озак ман- тымас. Җыр тынар, әкият яңгырамас. Табигатьтән мул бирелгән һәм иртә өлгергән зирәк ир акылы белән Кәбир шуны аңлады: ир белән ат арасындагы бүгеннән башланган өзеклек тиз генә ялганмас, һәрхәлдә, егерменче гасырда ялгана алмас. Бу өзеклек кешеләрне бик күп бәлаләргә китерер, һәм Кәбир дә тормышының иң кискен мәлләрендә шушы мәсьәләнең уңай чишелешенә, аның никадәр зарур булуына кабат-кабат әйләнеп кайтыр... Бугазына пычак салынгач кына үз күзләре белән күреп ышанды бит ул Бамбук күзләренең үз күзләре сыман сөрмәле булуына. Бу күзләрдә инде беркайчан чегәннәр дә, Нәби. Чтапаннар да. кызыл күлмәкле Нә- стүк тә. Соры Бүреләр дә чалынмаа. Яктыны якты, караны кара итеп тоеп китеп барды ул җир йөзеннән. Үзе эчкән чишмәләрдән, хәтта үзе үстергән бәрәңге чәчкәләреннән оялды Кәбир. Аның яшисе килми иде. - Ычкындырыгыз мине! —дип кычкырды, яңадан ян-якка сугылып.— Чишегез! Югыйсә... - Нәрчә югыйчә? Ябалак аның каршына җикеренеп килде. Авазыннан кичә эчелгән аракының көйгән арыш исләре аңкыды.— Нишләмәк булачың? Сафа. Тәминдар, алыгыз тегечен! Ә мин — монычын!.. Эшләргә бирми, чабатажниклар... Ярар! —диде һәрчак алдан юл ярган Ярар Ярыяхмәт һәм, килеп, Харисны чишә дә башлады Ябалак исә Аккүз белән икәүләп Кәбирне бәйдән ычкындырдылар һәм каравыл йортына өстери башладылар. Җирдән сөйрәлгән малай Ябалакның кулына тешләрен батырды. — А-а-а, бандит!.. Ябалак улап җибәрде. Малайларны кертеп яптылар һәм өсләреннән бикләп куйдылар. Син әтәй белән инәй үчен миннән аласың! — дип кычкырды Кәбир ишекне бикләтмәскә тырышып.—Бамбук та безнең нәсел! Безне генә түгел, малыбыз нәселен дә корытырга итәсең.. Сәйфуллиннан яклатыр өчен син аның сөяркәсенә инәйнең алка-беләзекләрен сандыгыбыздан урладың! Әтәйнең үлемтек кәгазен ертып ташладың! Мин барысын да беләм!.. Ишек ярыгы аша күренгән Ябалакның күзләре аларып китте. Ул беравыкка телсез калды. Нәрсәдер мыгырданды ул танавы астыннан. «Күп бсләчең. Чин әлегә уйланып келәттә утыр, яме. Аннан төрмәгә күчерербез!» һәм келәт ачкычын кесәсенә салып, китеп барды. Якында гына сугымчыларга биргән боерыгы яңгырады: - Җәһәт кыланыгыз! Бачы-тоягы, эчәге-фәләне үзегезгә!.. Харис пәрәвез оясы сарган кечкенә тәрәзәгә капланып, елаудан кызарган күзләре белән сугымчыларны күзәтә башлады. Өлгене, бәлки, алып ташлап та булыр иде. әмма уем алар сьТярлык түгел иде шул. Тәмам күңеле төшкән Кәбир почмактагы камыт өсләренә барып утырды да, учлары белән битен каплап, тын калды. Ул картатасының ак келәтеннән кара каравыл өенә әйләндерелгән каралтыда биктә утыра иде Сугымчылар сөйләшкән сүзләр бирегә сыек мыгырдану булып кына саркыла. Харис ара-тирә аңлатма биреп бара. — Атны туный башладылар... — Эндәшмә, Харис!.. -- Бөкебаш хатын-кызларны куып китерде... Эчәге юарга, ахрысы... — Үзе абзарга кереп китте. Хәзер сәндерәгә менеп, әзерләп куйган шешәсе белән махмырыи төзәтәчәк һәм сәндерәдән Җылакка әйләнеп төшәчәк... — Сөйләнмә дим бит мин сиңа! . Кәбир ишеккә атылды һәм бар көченә дәбердәтә башлады. Аңа Харис га кушылды. Юк. беркемдә дә алар кайгысы юк иде. Ул яңадан урынына килде Аның якты көнгә карарлык батырлыгы житми иде Харис, тәрәзәсеннән аерылып, дусты янына килеп чүгәләде Ул Кәбирне ничек кенәләр итеп тә юатырга белмәде. Кәбир янә урыныннан торды Аның бу зинданнан чыгасы килә иде Тәрәзә кырына килде һәм Хариска текәлде: — Нишлибез, ахи? — Чыгабыз, диде тегесе икеләнмичә. Чыгабыз да. авылдан качабыз. Бу бик кызык иде. Бигрәк тә авылдан качу турындагы фикер Кая качабыз соң, Харис? Шәһәргә. Илдә чыпчык та үлми, диләр түгелме соң? Без дә үлмәбез әле Икәүбез бит . Ә ничек чыгабыз? Харис мич торбасына күрсәтте: Түшәмне купларыйк Аннан дүрг як кыйбла Кәбир дустының тапкырлыгына куанып, аның иңенә сугып куйды Малайлар мич башына менеп, иңнәре белән берьюлы ике гактаны күтәрә башлауга, кемнеңдер ишектә кыштырдаган тавышы шәйләнде Алар песи саклыгы белән ишек кагына килде..Кемдер йозак элгече астына тимер казык тыгарга азаплана иде. Икесе ике ярыкган тышка карасалар, һушлары-акыллары китте: ул Харисның гарип абыйсы Заһир иде! Аскарах, абый, аскарак. диде Харис абыйсына ярым пышылдап Иңеңә куеп күтәрт!.. Заһир исә шактый уңышлы алымнар белән элгечне суыра башлады Көчәнеп, соңгы омтылыш ясады, һәм йозаклы элгеч, тәмам суырылып чыгып, ишек тактасында зеңгелдәде Иреккә чыккан тоткыннар коткаручыларын кочаклан алдылар Җиг- кән чәчле, кабыгыннан арындырылг ан бәрәңге сыман ап-ак йөзле, зәңгәр күзле Заһир үзенең зур эшкә яраганлыгына чиксез куанып, елмая иле Чәпченеп торырга вакытлары да, кәефләре дә булмаган малайлар сугымчылар янына ялгандылар. Ябалакның җикеренүеннән болай да алҗыган, шуңа күрә вакытыннан алдарак килеп, юарга эчәк-карта әзер булмагач, бер читтәрәк сөйләшеп торган хатыннар да, мөкиббән китеп. Бамбукның карынын актара башлаган сугымчылар да абайламый калды малайлар янәшәдәге чана табанлыклары өеме артына постылар. Аккүз Сафа .белән Актык Тәминдар карыннан нәрсәнедер аера алмый азапланды һәм. ниһаять, аерып, бу капчыкка охшаган күкшел коңгырi нәмәстәкәйне читән буендагы кычыткан арасына илтеп томырдылар. _ Малай әтнәке дөрес чамалаган, диде Сары Зариф Дүрг-биш айлык булыр Ходаем, үзең ярлыка. Бамбук нәселенә кул салдым биг Эләгә туачак, әллә үләчәк иде әле у г Ярар Ярыяхмәт канлы пычагын байталның бурлы тиресенә серпе. Без кушылганны гына үтибез, рас! Шулай да күмәргә кирәк булыр, кордаш Җан иясе биг Йөрәк дигәч тә йөрәк булган икән байталда' Актык Гәминдар атның йөрәген суырып чыгарды Ун кила булыр, әй' Ул тияккә асылган йөрәкне читән казыгына элеп куйды Сиңа. Сафа Чалган кешегә Көнбагыш маенда кыздырсаң, үтергән була ул - Закускага! дип шаркылдап көлде Аккүз Бергә авыз итәргә язсын! Анысы инде синнән гора Болай да алсу йөрәк түбәгә менеп килгән кояшта тагын да алсурак булып күренә иде Бу манзараның нәрсә белән тәмамланачагын алдан әйтү мөмкин түгел иде. Аны абзар эченнән ишетелгән тавышлар бүлде. - Әйдә, малай! Иң алдан Харис торып олакты. Аның артыннан Кәбир. Аннан — хатыннар. Аннары гына сугымчылар килеп җитте. Абзарга килеп керсәләр, ни күзләре белән күрсеннәр — ревкомнссия Сабирҗан абзыйлары, Ябалакның, ике кулын артка каерып алып, җиргә тезләндергән: Моннан соң ятимә хатыннар, ятим сабыйлар өстеннән көлмим диген! Харис дөрес сиземләгән булып чыкты. Сәндерәдә баш төзәтеп өлгергән һәм шактый җылынып алган Ябалак хәзер, чыннан да, Җылак Галләметдингә әверелгән иде. Көлмим, Чабирҗан туганкаем, көлмим! Өч тапкыр ант ит! Өч тапкыр ант итәм, дип әйт! — Ант итәм! Ант итәм! Ант итәм!.. Җир ашап ант ит! Җәфалама, Чабирҗан туганкаем... Ничек ашыйм ди инде мин аны?! Ашарсың. Башкаларга ашатасың бит. Йә, кемгә әйтәләр? Җылак чын-чынлап елый башлады. Кызган. Чабирҗан туганкаем... Көлдермә. Мин бит Чанияны җәлләп кенә... Үләкчә безгә нәрчәгә? Халык өчен!.. Сабирҗан абзый, тегенең кулларын тагын да каера биреп, башы белән җир сөрдерә башлады. Чамалап, Сабирҗан! Аккүз Сафа алгарак чыкты.— Үз өстеңә күбрәк аласың түгелме, энекәем? — Сез үз эшегездә булыгыз,—диде Сабирҗан тыныч кына.— Башланган эш беткән эш. Җылак исә, уңга каерыла, иреннәрен җирдән читләштерергә тырыша иде. Аша, диләр сиңа! Кәбир йөгереп килде һәм Җылакның җилкәсеннән шакарып, башын турыга борды, аракы исе бөркелеп торган авызын җиргә ордырды: — Аша! Сугымчылар урында таптандылар. Көлмәгез юк өчен кеше өстеннән! диде Гөлсем түтәй арага кысылып. — Чынлап та, Сания өчен атның суелуы файдалырак түгелмени? Аранда үлгән а г белән акланып буламыни? Аша да куй инде, Галләметдин,- диде эчкерсез беркатлылык белән Рәйхан җиңги. Бер тапкыр бук ашаганнан бер нәрсә дә булмас... Беркем көлмәде. Эш көлүдән күпкә ары киткән иде. Җылак, мыгырданып, иреннәре, тешләре белән кармады һәм башын күтәрде — аның авызы, йөзе, шешенгән күз кабаклары яшькелт ат тизәгендә иде. Хәш-шәрәт! Сабирҗан абзыйлары Җылакны этәреп җибәрде һәм, читкә төкереп, абзардан чыкты. Анда кояш түбәгә күтәрелеп җиткән иде. — Инәң бүген кайтачак, Кәбир,—диде Сабирҗан абзыйсы.— Кайгырма, туган, мәсхәрәгә бирмәбез... Кәбирнең Сабирҗан абзыкаен кочаклап аласы килде, әмма ул инде сугымчыларга күрсәтмә бирә иде: — Кәтрәсенә кадәр келәткә тапшырасыз, Сафа абзый. Бу итне үз халкыбызга ашатырга хакыбыз юк. Тамагыннан үтмәс. Гәрчә ул ач булса да. Итне райүзәк ашханәсенә тапшырачакбыз .. Аккүз Сафа өчен ни өчендер Ярар Ярыяхмәт җавап тотты: Ярар, Сәлимҗан энекәш. Ьсзгә ни, ни кушсалар, шул булыр, Сәлимҗан энекәш... Сабирҗан абзый ашыгыч адымнар белән ихатадан чыгып китте. Көтмәгәндә Кәбирнен күз алдына алка атланган кызыл күлмәкле кыз пәйда булды. Зиһенендә ниндидер кояш кабынды, түгәрәк сызып, сүнде. Ният өлгергән иде. Ул сугымчыларга лаба ат та.ты . - Юк инде, Сафа абзыкаем. Бамбукның йөрәге сезгә закускага ярамас. Эчегез авыртып куюы бар,- диде ул Бамбукның йөрәге безгә кала... Ышанычлы адымнар белән барын, кансырап торган йөрәкне казыктан төшерде. — Күтәреш, Харис! Тиякне ничек җилле шулай учмарлап. алар капкага юнәлделәр. Аккүз Сафа, арба тәртәсен алып, артларыннан ташланды. Әмма малайлар авыл очына таба җилдерәләр иде инде. Бамбукның Кәбир белән Харис уртасындагы әле суынып ла бетмәгән йөрәге лөшлектәге кояш кызуында Муса бабай абзарындагы фонарь сыман кызарып һәм өч ягыннан алтын очкыннар коела иде. Авылдан бер чакрым чамасында, нәкъ Кыргыз юлы өстендә яткан Изге Имәнгә юнәлделәр алар Бик гә борынгы, бик тә тарихи имән лиләр аны. Япа-яланда бер ялгызы көн итә. Аңа ничә яшь икәнлеген аксакаллар да белми Янына басып карасаң, аннан Сабыр-Усылы буйлары күренгәндәй итә. Аталарының сугыш юллары шушыннан башланган, ләкин чит- ят яланнарда тәмамланган... Менә алар Изге Имән янына килеп тә җиттеләр. Аның чагыр сыман киң ябалдашы астындагы күләгәгә керегг. очлы ташлар ярдәмендә һәм тырнак итләрен ерта-ерта. тыгыз туфракны чокый башладылар Йөрәк өчен кабер иде бу. Бамбук йөрәге өчен Адашкан җил имән яфракларын шыбырдатып алды Ниһаять, кабер дә әзер булды. Ике ятим, ике дус дүрт куллап Бамбукның ут булып янган йөрәген кабергә гөшерде. Аларнын куллары да ялкында иде ЭЙдәшми- тынмый гына туфрак коя башладылар Йөрәк күмелә барган саен Нәбирнең Соры Бүрене. Кан-Күрәзә кошын. Нәстүкне. Чтапан дәдәйне. Нәби абзыйсын. инәсен, тагын да әллә кемнәрне, әллә кемнәрне күрәсе, алар- ның барысын да ат җиназасына чакырасы килде Бу тойгы көчәйгәннән- көчәя барды. Кабер алдында бер мизгел тын торганнан соң. алар ябалдаш күләгәсеннән кояшка чыктылар. Арыш басуы дулкынлана, һавада сусыл арыш җимшәне и<е аңкый иде Кешемазар күренмиме, дип Кәбир артына борылып карады Кыргыз юлыннан кулына төенчек тоткан бер шәүлә тирбәлә иде Үз сөяген рәшә аша төсмерләп, малай каршы йөгерде Ул, әлбәттә, аның әнисе иде.

1985 1990 Пицунда Күюпүба - Кишмк Уфа

Реклама