Логотип Казан Утлары
Публицистика

Иҗтимагый-мәдәни тормышыбыздан

МИЛЛӘТНЕҢ ИҢ ЗУР ҖЫЕНЫ 19 июньле башланып 22 июньгә кадәр барган Бөтендөнья Татар Конгрессы милләтебез тарихындагы ин моһим вакыйгаларның берсе булып калачак Конгресска татарник горле кыйтгаларга чәчелеп яшәүче меңнән артык вәкиле килгән иде. Ин күп санлы делегацияләр АКШ, Төркия һәм Финляндиядән булды. Моннан тыш Австралия. Канада. Румыния, Польша Франция. Япония. Кытай. Германия һәм башка илләрдән дә вәкилләр бар иде. Ә БДБ илләре арасында ин зур делегация Россиядән килде Бөтендөнья татарлары җыенында республика Президенты Минтимер Шаймиев зур чыгыш ясады Ул татар халкының бай тарихы. бәйсезлек өчен көрәш баскычлары турын да сөйләде Татарстанның икътисади, сәяси хәленә, суверенлыкны ныгыту юнәлешендә башкарылган эшләргә, алдагы бурычларга тукталды Бу конгресс халыкларга, дәүләтләргә. Берләшкән Милләтләр Оешмасына Татарстанның бәйссзлсгсн ганырта чакырган Мөрәҗәгать кабу г итте Даими эшләүче орган буларак. Бөтендөнья Та тарлары Контрес сының башкарма комитеты оештырылды Ул Татарстан ҖөмһүриятенсИ башка дәүләтләр белән күпкырлы элемтәләрен ныгыту, татар милләтен берләштерү, мөдөни-зтннк мөнәсәбәтләрне үстерү өчен җавап бирәчәк Йомгаклау сүзе белән Президент М Шаймиев чыгыш ясады Икенче көнне конгресс эше секцияләрдә дәвам итте. Кунаклар шу тай ук Казан Сабан туйларында катнаштылар 22 июнь көнне Бөтендөнья Татар Конгрессында катнашучылар шәһрн Болгарга сәяхәт кылдылар КОНГРЕСС ИСЕМЕНӘ КОТЛАУЛАР Бөтендөнья Татар Конгрессы барган көннәрдә аның исеменә күп санлы котлаулар алынды Россия Федерациясе Президенты Борис Ельцин җибәргән котлауда мондый сүзләр бар «Конгрессның эше гомумтатар проблемаларын хәл игүгә. Татарстан республикасында һәм Россия Федерациясендә милләтара татулыкка, халыкларыбыз арасында гасырлар буена килгән дуслык җепләрен ныгытуга булышлык итәр, дигән ышаныч бел- дером». Шулай ук АКШнын элеккеге дәүләт сек ретаре, күренекле политик Генри Киссинджердан да телег рамма килде О.тешчә ул бодай дип яза «Ике континент Европа һәм Азия тоташкан җирдә урнашкан Татарстан, зур көч-кодроткә ия булган хәлдә, үз төбәгендә икътисад өлкәсендә һәм интеллектуаль сферада мөһим роль уйный алыр» Шулай ук Берләшкән Милләтләр Оешмасында үз вәкиллекләре булмаган милләтләр һәм халыклар оешмасы исеменнән генераль секретарь Микаэль ван Праг әфәндедән, һ б лардан да котлау телеграммалары алынды КАЗАНДА КОРБАН ГАЕТЕ Мөселманнарның ин зур бәйрәме булган Корбан гасте быел 11 июньдә беренче мәртәбә рәсми төстә зурлап үткәрелде Татарстан Югары Советы карары белән б) көн алдан ук ял дип игълан ителгән иле Шуңа күрә милли мәркәзебезнең үзәгендә Сөембикә манарасы янында бу юлы халык аеруча күп җыелды Татарстанның баш мөхтәсибе Габделхак хәзрәт Саматов вәгазь укыды Аннары Корбан гаете намазы башланды Бәйрәм намазын татарлар белән бергә Төркия. АКШ, Германия. Япония. Әзәрбайжан. К азат ыстан һәм башка бик күп дәүләтләрдән килгән мөселманнар укыды Сөембикә манарасы янындагы гает намазы беренче мәртәбә телевидение аша күрсәтелде Ә Мәскәү мәчегендәтс гает намазын Останкино каналы аша карау мөмкин булды ХАЛЫКАРА ТЮРКОЛОГИК КОНФЕРЕНЦИЯ Бөтен дөньяның төрки телле халыкларын өйрәнүче галимнәре үзләренең чираттагы конференциясен уздыру өчен Казанга җыелды Бу фәнни форумга чит илләрдән 200 ләп (шуларның 150гә якыны БДБ дәүләтләреннән) галим килгән иде Татарстанның үзеннән катнашучылар исә 160 кеше булды Конференцияне Татарстан Югары Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәт шин ачты Үзенең кереш сүзендә ул Татарстанның икътиса- ди-сәяси яктан БДБга кергән байтак дәүләтләрйоп өстен торуын басым ясап әйтте Аннары АКШ профессоры Кәмал Карпат. Мәрмәрә университеты профессоры Надир Дәүләт һ б галимнәр чыгыш ясады Конференциядә катнашучы галимнәрсек цняләргә бүленеп эшләделәр М ИРСӘЕТ СОЛТАН I АЛ И EBIIЕҢ 100 ЕЛЛЫГЫ Сталинның милли политикасына принципиаль рәвештә каршы торган, ил халык тарын сортларга аеру белән килешергә теләмәгән көчле рухлы революционер һәм дәү.зәз эш- лсклссе Мирсәет Солтанталиев исемен дөнья халыклары яхшы белә Ул шәрык дөньясын- --- Тышлыктагы сурәтләр ---------------------------------- Беренче биттә: «Батырша». Уфа шәһәре рәссамы Мэлс Вафин эше. Ю ФИЛИМОНОВ фоторепродукциясе Дүртенче биттә: танылган шагыйрь, драматур! Рөстәм Мингалим. М КОЗЛОВСКИЙ фотосурәте. да бара торган милли азатлык хәрәкәтенең атасы дип санала. Июнь аенда менә шушы олы шәхеснен юбилеена багышланган тантаналар булып узды 12 июнь көнне Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында Мирсәет Со- лтангалиев кичәсе үтте. Аны кереш сүз белән Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев ачты М Солтангалиевнең тормыш юлы һәм күпкырлы эшчәнлегс турында докладны Татарстан Җөмһүрияте Премьер-министрының беренче урынбасары. Татарстан Фәннәр Академиясе президенты Мансур Хәсәнов ясады Казан мәдәни үзәгендә М. Солтангали- евкә багышланган фәнни конференция булды. Шунда ук бу олы шәхеснен тормыш юлын яктырткан күргәзмә ачылды. М Солтангалиев исемендәге мәйданда торгызылачак һәйкәл нигезенә таш кую тантанасы да булды. М. ШӘЙМИЕВНЕҢ АКШ ҺӘМ КАНАДАГА, ЕВРОПА ИЛЛӘРЕНӘ ВИЗИТЫ Бәйсез Татарстан дәүләте дөнья илләре белән үзенең бәйләнешләрен үстерү буенча бер-бер артлы ныклы адымнар ясый Республика Президенты М Шәймиевнен АКШ һәм Канадага. Европа илләренә булган эш визиты әнә шуңа мисал булып тора Президент һәм делегация әгъзалары үзләре булган илләрнең күп санлы эшлекле вәкилләре белән очраштылар. Казан аэропортын реконструкцияләү һәм Алабуга автомобиль заводында яңа жиңел машиналар җитештерү. нефть эшкәртү заводы төзү һ б төрле хезмәттәшлек турында килешүләргә ирештеләр. «КАЗАН УТЛАРЫ»НА 70 ЯШЬ Журналыбызның 70 еллыгы бу олуг бәйрәмнәр белән бер вакытка туры килү дә аерым бер мәгънәгә ия иде. 18 июнь көнне Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында булган зур тантанада бу бигрәк тә ачык чагылды. Залда жир шарының төрле кыйтгаларыннан жыйналган хөрмәтле кунаклар бик күп иде Тантананы Республика Җөмһүрияте Премьерминистрының беренче урынбасары Мансур Хәсәнов ачып җибәрде Кереш сүзендә ул журналның милләт тормышында тоткан бик тә мөһим урынын билгеләп үтте, «милләт өчен мәркәз булган калабызда ••Казан утларыбалкымаса. дөнья буйлап чәчелгән милләттәшләребездә туган җирне сагыну хисе болай ук дөрләмәс иле» диде. Аннан соң журналның баш мөхәррире шагыйрь Равил Файзуллин сүз алды Ул бүгенге сәяси һәм мәдәни вакыйгалар яктылыгында «Казан утлары» тоткан төп юнәлешләрне бәян итте, алла торган бурычларга тукталды Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ринат Мөхәммәдиев. «Ватаным Татарстан)’ газетасы баш мөхәррире Мөнир Әһлиуллин. «Сөембикә» журналы баш мөхәррире Роза Туфитулова, «Татарстан хәбәрләре» газетасының баш мөхәррире Ренат Харис. «Салават күпере» журналының баш мөхәррире Зиннур Хөснияр. Казан дәүләт университеты профессоры Миркасыйм Госманов. Балык Бистәсе районы администрация башлыгы Хатыйп Газизов. Татарстан Югары Советы депутаты Фәндәс Сафиуллин. Уфадан килгән күренекле шагыйрь Наҗар Нәҗми, язучы Аяз Гый- ләҗев һ. б. чыгыш ясаучылар да журналга югары бәя бирделәр Чит илләрдән «Азатлык» радиосы вәкиле Фәрит Иделле. Австралиядән Сәгыйть Садрн әфәнделәрнең чыгышы аеруча зур игътибар белән тыңланды Тантаналы кичәдә Татарстан Югары Советы Рәисе урынбасары Зилә Вәлиева «Казан утлары» журналына Татарстан Президентының Мактау грамотасын тапшырды Тантаналы кичәнең икенче өлешендә Татарстан җыр һәм бию ансамбле зур концерт куйды. 3ICVPMA fl ГА ҺӘМ АНДА ЭШЛӘҮЧЕЛӘРГӘ БҮЛӘКЛӘР Татарстан Республикасы Президенты М Шаймиев Указы белән татар әдәбиятын үстерүдәге зур хезмәтләре өчен һәм чыга башлавына 70 ел тулу уңае белән -Казан утлары»' журналы Мактау грамотасы белән бүләкләнде Әдәбият һәм сәнгатьне үстерүдәге казанышлары өчен журналның баш мөхәррире урынбасары Рашат Мияссәр улы Низамиевка һәм проза бүлеге мөхәррире Шамил Мәгыйзь улы Маннаповка «Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлсклесе» дигән мактаулы исемнәр бирелде.