Бөек хәбәр

 *Бер-береннән ни турында сораша алар' Боек хәбәр турында » Коръән «Хәбәр» сүрәсе Алда ни буласын белми күзен йомып баручылар. шуның өчен адым саен көтмәгәнгә таручылар. безне анда ни көтә дип уйлый-уйлый аручылар. тиздән бәя төшә диеп ихлас өмет итүчеләр. акча алыштыруларга аждаһа кебек үчлеләр. йә Алладан, йә Иблистән бөек хәбәр көтүчеләр. кайсы күбрәк вәгъдә итсә, шуның белән китүчеләр. ул хәбәрне бүген сезгә әйтәчәкмен үзем, кыеп: кояш чыкты. һава иссез. юл тотрыклы, ә су сыек — сөенә белегез! « һәм без сезне муоп итеп яраттык һәм тыныч шну вакыты дип сезгә тонне билгеләдек. һәм яшәу вакыты дип сезгә кешле билгеләдек Коръән «Хәбәр» сүрәсе Таңнан торып, киеп камыт, тартып арба, әй эшлибез янәсе лә бәхет арта Әйе. арта! Мангайлаг ы җыерчыклар Япь-яшь килеш күбебезгә бөкре чыккан Шаярзабыз Яшьләр житкәчтен кырыкка, ние I ажәп. эшләр дә китә шырыкка Ныклап баксаң әле гомернең уртасы, ә күбебез инде яшәунсн туртасы Маңгай белән җир сөрәбез көннән көнгә без Вакьпның беләбез бит көнен генә Реши ХАРИС (1941) шагыйрь татар һәм рус телләрендә донья курган купсанлы шигырь кшпап лары авторы Ул М Җә лил мендәге премия лауреаты Казанда яши Төне дә бар! Ул бит йомшак зәңгәр юрган, ә Җир өсте ятак итеп яратылган. Көндез эшлик! һәм ул шулай тиештер дә... Ә төннәре, алла кушып,—сөешергә! 3 «...котылу урыны бар — баглар һәм йозем бакчалары. вә тулы түшле яшьтәш хатыннар, вә тулы саба.» Коръән «Хәбәр» сүрәсе. Аллы-гөлле чәчәк тулы баглар, тулы түшле япь-яшь хатыннар, тулы саба., һәр ир-затның моңа мөмкинлеге, хәтта хакы бар. Тыныч өйләр, урман аланнары, алып ирләр йөри көлешеп. Тулы саба... һәр хатынга болар күпме кирәк, шулай тиешле... Кул җитмәслек йолдыз мени болар?! һәм җитә дә- әйтсәк дөресен Канатлылар болытларны коча, аяклылар йөри йөрисен... Хәмер елгалары, еллар агып, тутыралмый безнең бугазны, түшле хатыннарга бурычлыдыр ирләрнең дә Җирдә бик азы, кайгылардан ләкин котылу юк... Безгә бу Җир никтер бүген ят... Аңлы килеш онытылып булса, җәннәт булыр иде бу дөнья. ♦ * * Күкләр тетрәп, баш түбәмә коелган мәлдә йолдыз, һич көтмәгәндә калганда ни маяксыз, ни юлсыз. «Яшәргәме, чикләргәме?» дигән уйлар җәтмәсен өзәргәме, әллә... ме дип, икеләнгән чакта — Син, Син җанның елдырымына өстисең тере ялкын, канда батмас, туңда катмас, ут алмас татар халкым... Бакый Урманче Исендәдер, исендәдер. Бакый ага. кыш көне дә кайткан идек без Казмага, бодай гына, иснәргә авыл һавасы — калада авылдан килгән кем табалсын сулагач та җан исерә, акыл айный торган һава! . Хәзер моны мин дә аңлыйм. Син ул чакта бик яшь идең—җитмешенә бер чакырым иде әле... Чит кешегә сөйләсәң дә ышанмастыр — жегәреңнен утыз яшьлек ун хатынга җитәрлеген син яшерми идең миннән, якын күреп: сокланып яши белүдә, диеп,— сере... Иртә1есен җил котырды, китте буран — кон яктысын ак кар сибеп урлый торган.. Күк белән Җир тоташтылар, ходай кушып. «Минем күккә аша торган чагым шушы, тулпар кирәк, тулпар, - дидең, артлы чана - буран саен никтер йөрәк канатлана ..» Дилбегәне үзең тоттың. Айгыр оча киртләч кырлар буйлап.. Юк. юк, бозваткычтай ерып бара әллә карны, әллә күкне... Ахры, Киек каз юлына менеп җиттек дисәм, дөнья әйләнәсен бер уратып, каршыбызда калыкты Черкен зираты. Син чанадан карга чумдың, чумдың билдән. «Әткәй, әнкәй! Ишетәсезме сезгә килдем», дип кычкырдың. Беравыкка буран тынды, әйтерсең, карга өере, арып, кунды каберләрне саклап торган тирәкләргә... Мөмкинме соң моны сүздә сурәтләргә зиратларда агач түгел, җаннар шавы ега икән кешеләрне, өскә авып Бакый ага. син булып син дә түзмәдең толыбыңны көрткә яптың да тезләндең Балбал кебек.. Дога кылдың онытылып... Яңа өйгән корт астында калды толып. Торып бастың. . Син- Кол Гали, гере «Сагыш» . Мин сорадым «Шушы мени күккә ашу?» һәм син әйттең: «Хәтереңә биклә берүк күккә ашу ул асылда җиргә керү. аннан чыгу... һәм мин чыктым. Басып торам.. Күңелемдә күк тынлыгы, монда буран фәрештәләрен 1узгыга сыный мине... Ишегегез! Мин буранга сыймыйм инде»— дип кычкырдың. Айгыр, өркеп, чапты дулап ак мәрмәр! ә әверелгән кырлар буйлап. Ә син калдың Килсәм яныңа әйләнеп, урыныңда бары пәйгамбәр һәйкәле. Безнең барлык кылганнарны тарих торадыр барлап... Каеннар санын арттырдык имәннәрне акшарлап — алардан, диеп. Җиргә ямь, илебезгә яктылык... Башка агачлар яныннан уздык без күзне йомып... һәм бер заман яңгыр яуды, юды барлык буяуны... Иван булып йөргән татар Имам булып уянды. Гомәр Бәширов Исеңдәдер, шәп хәтерле Гомәр ага, иске журналлардан тузан кагакага, язучылар китапханәсендә генә «урыс башлы татар» белән бер әңгәмә үткәрүең. Җир шары күк эчтән көеп, тәре юкмы йөрәгендә моның, диеп. Йөрәгемә кертә алдың син кулыңны. Капшап таптың аркылыныторкылыны!.. Күзләреңдә тантана итте шулчакны Мефистофель күзендәге зәһәр чаткы. Ышанычың сынды синең, өметең дә күзне кисте, әйләнеп ачы төтенгә. «Йә, нәрсә бу» дияр өчен бәреп йөзгә, бәгырьдәге кылларымны өзәөзә. аркылыны-торкылыны кырыс кына суырып алдың күкрәктәге кынысыннан. Алтын түгел, ялтырап торган корыч ласа! Идегәйләр кулындагы кылыч.ласа! Әйе, бер чир бар татарда, Гомәр ага — бер-берсенә ул кушамат, ярлык тага, җайлый белә чыпчык, чумар һом песиен, шаяруга корылганын, сәясиен. Үзең әйттең: — Безнең татар бик гиз кыза, кушаматлар шаярудан шуңа уза... Исендәдер, шәп хәтерле Гомәр ага, көндәй балкып, иңнәремнән кагакага. алып кердең бөек эзләр ишле кырга. «Кылычың бар. . Каләм ит тә җырлар тырна!» — диеп әйттең... Аннан куйдың бераз мактап, араладың мине шулай кушаматтан. һәм мин, менә — яхшыдырмы, ямандырмы — ак кәгазьгә үз хәлемчә җырлар тырныйм. Миндәйләр күп татарның олы кырында, аларга да син кылыч-каләм турында сөйләгәнсең. . һәр халыкка, сирәк-мирәк, үз туксаны туксан булган намус кирәк. Җил исеп куйды да кисеп, һавада йалт-йолт алтын. Иренеп кенә сузылып, мин берсен тотып алдым, каен яфрагы кебеген... Баксам алтыны тутык Без алтын да тутыгырлык нинди заманда тудык? — дигән фикер салкын ялкын — бер кабынды, бер сүнде Китегезме, сары уйлар, шөбһәләнү, көрсенү һаваларда йалтйолт алтын, кояшның юмарт чагы Сүнү алдыннан кабыну. . Күңелдә көз чуагы. Сибгат Хәким Исеңдәме. Сибгат ага (шулай дисәм, үпкәләмә миңа бит син һаман исән), судан чак-чак юешрәктер коры шәраб йота-йота бер утырган идек сайрап, сорау-жавап. җавап-сорау алыштырып, һич чагышмас нәрсәләрне чагыштырып. Ул заманда шәраб арзан, татлы иде Аны эчкәч туган сүзләр затлы иде. кыйммәт иде тарих битләре өчен дә, кыйммәт иде кан тур бетләре өчен дә. чөнки кайчак шундый әңгәмә бетүгә, чакырттылар обкомга йә ксгебегә Белдең. Белдек Ә исеңә төшерүгә, әйтә идең: «Әбиләрен өшкерим лә » Муса кайтты.' Т>фан кайтты Дәрдемәнд тә Ә «Идегәй», ә Гаязлар бары мәрттә алар исән Уянырлар ышаныгыз! Ышансагыз коры булыр ыштаныгыз » Башкаларның белмим ничек. Сибгат ага. минем коры, чөнки яла яга-яга чыныктырып бетерделәр бу да файда дәва алып йөрисе юк әллә кайдан Күптән түгел янә бер дус. шактый азып, хәтта халык дошманы дип атый язды Исендәдер, Сибгат ага, шәп бер кичтә, судай коры затлы шәраб эчә-эчә, сиңа сорау биргән идем туры ярып: «Бүген татарда ничә зур шагыйрь барын әйтегезче. кемнәр алар? Без дә белик...» Йа хода, син шешә тотып, шәраб бүлеп бирдең безгә, беравыкка калдың тынып, күзең түшәмне капшады. Аннан тонык аккорд алды өстәлемдә бармакларың, рояльгә баскан шикелле тармакланып. Әкрен генә әйттең аннан: «Алар... өчәү — берсе Туфан, берсе - Маннурдыр, минемчә, ә тагын берсе, егетләр...» Син тукталдың, иң аз шәраблы стакан сорап алдың, аннан әйттең елмайдың да әллә ничек: «Тагын берсе. . Тагын берсе.. Әйдә эчик салып куйган шәрабларны, айнымасын...» һәм без эчтек. Эчтек никтер торып басып. һәм без моны күп сөйләдек мәзәк итеп, янәсе син бу сораудан шома киттең, «без үзебез дип торабыз» дип әйтмичә... һәм төшендек уйлагачтын әллә ничә: калдыргансың син безгә, чын хәким кебек, тагын берсе мин булырмын дигән өмет. Начар мыни патша булу?!. . Начармы түрә булсаң?!. Дөньяда бик күп яхшылык шулардан, күрә белсәң!.. Шагыйрь'патша булмый, имеш... Бик буласы... Бик тели... Алла буласы килгәнгә, патша буласы килми...

Реклама