Логотип Казан Утлары
Публицистика

АНАЛАР БӘХЕТЕ ӨЧЕН КӨРӘШҮЧЕ

ЯЗУЧЫ РӘИСӘ ИШМОРАТОВАГА 75 ЯШЬ

Әдәбият дөньясында кайбер әдипләр кулларына каләм алу белән танылып өлгерәләр икенчеләре урта яшьләрдә танылалар, ә менә өчен- челөренө танылу бәхете өлкән яшькә җиткәч кенә насыйп була Бу хәл әдипнең язу алымына да. язмыш аңа бүләк иткән тормыш биографиясенә бәйле рәвештә дә бара. Рәисә Ишморатова. башка әдипләр кебек, ун- жидө яки егерме яшендә кулына каләм алмый Җир йөзендә утыз ел яшәгәч кенә каләмгә тотына. Моның кайбер сәбәпләре бар. Әдибәнең тормыш юлы белән танышканнан соң аның ник шулай килеп чыгуына төшенәсең 1986 елны дөнья күргән «Татар совет язучылары» китабында әдибә хакында мондый сүзләр әйтелгән «Рәисә Гыйниятулла кызы Ишморатова (Чеб- дарова) 1917 елның 20 июлендә Чистай шәһәрендә хезмөткөртегермөнче гаиләсендә туган Җидеелшөгыльләнә лык мәктәпне һәм Чистай шәһәрендәге рабфакны тәмамлагач, бөраз вакыт Арча (хәзерге Биектау) районы Коркачык авылы тегермәнендә әтисе янында эшли, аннары Азык-төлек институты каршындагы югары курсларда бөр ел укып кайткач, Казан тегермәннәр трестында лаборант була Боек Ватан сугышы башлангач, өти-өнилөре янына кайта һәм Арчада ачылган эвакогоспитальдә сестра-хозяйка булып урнаша. 1942 елда аны Эчке эшләр халык комиссариаты (НКВД) системасына эшкә алып. 1943 елны фронт якларына җибәрәләр Ул 1945 елга кадәр Украинаның Виница шәһәрендә Дәүләт куркынычсызлыгы комитетында оператив эшләрдә эшли Казанга кайткач та. 1946 елның сентябреннән 1949 елга хәтле, шушы системадагы эшен дәвам иттерә Ә 1952 елдан бирле Р Ишморатова әдәби иҗат белән генә Менә бу—Рәисә ханымның кулына каләм алганчы булган тормыш юлы Шактый ук зур һәм катлаулы язмыш! Ә бу зур тормыш алга таба аның иҗаты өчен бик тә кирәкле бай материал булып әверелә Рәисә Ишморатованың илленче елларда язган хикәяләреннән күңелгә ятышлысы, минем уемча, «Килен кайткач- хикәясе Мин аны беренче тапкыр китаптан укымадым артистлар укуында радиодан ишеттем Ире сугышта үлеп калган тол хатын Фатыйма улы Илдарны бик зур авырлык белән карап-багып үстерә Илдар Ленинград хәрби Академиясен тәмамлаган офицер булып җитешә Өйләнә — башлы-күзле була Менә шуннан соң инде хикмәтләр башлана Килен дигән көйсез яшь хатын ирен гел әнисенә каршы котыртып агулы еландай ыжгырып тора Ике бозауга кибәк аера белмәгән кайбер булдыксыз ирләр мондый чакта хатын коткысына бирелә торган булалар шуның белән газиз аналарына мәңгелек яра ясыйлар Илдар исә хатын ягына аумый Әнисенә рәхмәте зур булганга күрә аңардан җан җылысын, уллык-балалык кайгыртуын кызганмый Бик авыр шартларда, дөньяның ачысын точесөн күреп үскән Илдар хатынын үз ягына аудара — әнисен хөрмәтләргә мәҗбүр итә Хикәяне мин алтмышынчы елларда тыңлаган идем. Шуннан соң егерме еллап вакыт узгач -Аналар- исемле хикәя һәм очерклар китабында ул хикәяне кабат очраттым -Бәлки мине артистлар тавышы, модуляция алдагандыр- - дигән уй белән әсәрне кабат укыдым— тәэсирем кимемәде Хатын кыз кулы белән кайнана һәм килен, ана һәм бала мөнәсәбәтләрен, ул мөнәсәбәтләрнең тышкы чагылышын, психологиясен яхшы бөлеп язылган хикәя икән бу Бу хәл мине соендордо Җыентыкка тупланган алты хикәянең алтысында да ясамыйча чөчәкләми-чукламыйча язылган тормышчан әсәрләр булуы күңелгә ятты Бераздан мин Рәисә ханымның иҗаты белән ныклабрак кызыксына башладым Бер нәрсәгә төшендем «Аналаркитабындагы хикәяләрнең тормышчанлыгы очраклы хәл түгел икән, аларның авторы еллар буе республикабыз районнарында йөреп, дистәләгән очерк бастырган, ә бу җыентык — шул хезмәтнең сөземтәсе икән Моннан егерме биш еллар элек басылып чыккан кече күләмдәге әсәрләр бүген дә искермәгән. Сәбәбе гади болар — гаиләгә кагылышлы әсәрләр. Гыйбрәтле хәл - -әле күптән түгел генә гаилә язмышы, ана — улы — килене һәм ана — кызы — кияве мөнәсәбәтләре әсәрләрнең үзәгенә куелмый иде. Ә менә заманнарның үзгәрүе, көнкүрешебездәге кискен үзгәрешләр яшь буынны тәрбияләү мәсьәләләрен алгы планга китереп чыгарды. Шулай булгач, табигыйдер ки. җәмгыятьнең күзәнәге булган гаилә үзенә игътибарны ныграк сорый башлады Гомерендә байтак бала тәрбияләп үстергән, алардан күңел җылысын кызганмаган Рәисә ханым гаилә проблемаларын беркайчан да исеннән чыгармаган икән. Моннан үзебез өчен кирәкле бер нәтиҗә ясый алабыз әдәбиятта, тормыш материалын сайлаган чакта, үзең яратып алган һәм шуны барлык аспектларында белә торган өлкәң булу — язучыны уңышка алып килә икән Соңгы елларда Р. Ишморатованың «Рәйхана» исемле повесте бәхетле язмышка очрады. Аның хакында авторга хатлар килеп тора, укучылар конференцияләре уза. Повесть 1985 елны «Казан утлары» журналында дөнья күргәч, шул ук елны аерым китап та булып басылып чыккач, күп санлы укучылар да, язучылар җәмәгатьчелеге дә әсәрнең тормышчан икәнен әйттеләр. Мин бу фикергә кушылам. Эвакогоспитальдә эшләгән шәфкать туташы Рәйханәның татар хатынкызларына хас мөлаемлыгы, борын-борыннан килгән шәфкатьлелек сыйфатыбыз, авыруларны сабыр гына бага белү — аны җанга ятышлы образ итә. Госпиталь тулы тормыш белән яшәгәнне төгәл детальләрдә, ул тормышның мәшәкать-газапларын. авыр сыкрануларны, теш кысып түзүләрне сурәтли белеп сурәтләгәнгә күрә, әсәр безне ышандыра Хәтеребезне яңарта. Боларның һәммәсе өстенә. доресрәге шул киеренке шартларда Рәйханәның әти-өнисе белән булган мөнәсәбәте дә әсәрнең тукымасына бик төгәл кереп урнашкан Түземле-сабыр булуы белән генә абруй казанмый Рәйхана. Тормыштагы ныклыгы, гүзәллеге, шул гүзәллекне гүзәл килеш саклый белүе икейөзле бәндәләргә отпор бирүе белән дә, характер буларак, зурая, камилләшә бара. Югарыда телгә алынган тормыш биографиясе менә кайчан үз дигәнен итә. Әгәр повестьның авторы сугыш елларында Арча эвакогоспиталендә эшләмәгән булса, сугыш мәхшәрләрен Украинаның Виница каласында күр- мәсә. «Рәйхана» повестенда шул авыр заманның төгәл детальләрен укучыга ирештерә алыр идемени?! «Рәйхана» повестена уңыш алып килгән тагын бер шартны әйтмәсәк. бигүк дөрес булмастыр. Әлеге повесть басылып чыкканчы ук Рәисә ханым инде берничә повестьның авторы иде «Милиция лейтенанты» — моның бер мисалы. Бу—шулай ук яшь буынны тәрбияләүгә багышланган әсәр Милиция органнарын якыннан белеп иҗат ителгән повесть Ул җитмешенче еллар башында «Казан утлары» журналында басылып, СССР Эчке эшләр министрлыгы үткәргән конкурста бүләк алуга иреште Югарыда телгә алынган бер хакыйкатьне искә төшерик Рәисә ханым каләмне кулына утыз яшьләрдә генә ала. дидек Эзлекле әдәби белеме булмаганлыктан. аңа үзлегеннән күп өйрәнергә, юлында очраган кыенлыкларны җиңеп чыгарга, шул исәптән кайбер каләмдәшләренең аны язучы итеп танымаска тырышуларына да еллар буена җанында күтәреп барырга туры килә. Холкындагы ныклык һәм ихласлык булмаса. ихтимал, гайрәте чигеп, каләмне ташлаган да булыр иде. Ләкин ур үҗәт бер ныклык белән алга бара. Хәтерлим. «Милиция лейтенанты»н мавыгып укыдылар. Бу — «Аналар» җыентыгыннан соң бер адым алга китү иде. Кыскарак, тыгызрак итеп яза белү, сюжет-композицияне оештыра алу чагылды әлеге әсәрдә. Шулай да әле бу повестьта персонажларның тышкы физик портреты белән эчке психологик портреты кушылып җитми иде. 1980 елны басылып чыккан хикәяләр китабында геройларның тышкы портреты белән күңел дөньясын бер бөтен итеп куша алган хикәя күрдем мин «Чәчәкләр» хикәясе. Автор бу хикәяне Чистай каласында Ярлылар комитеты председателе булып эшләгән әтисе Гыйниятулла Чебдаровка һәм әнисе Гыйшкыйҗамалга багышлый. Җир йөзендәге иң кадерле кешеләргә — әтиең белән әниеңә багышлана торган хикәянең һәр яктан өлгергән. камил булуы сорала бит инде. Үзеңнең бу эшеңә-гамөлеңә чамадан тыш җаваплы каравың кирәк. Фронтовиклар сүзе белән әйткәндә, бу — үз өстеңә ут алу белән бер «Чәчәкләр» хикәясен укып чыккач, авторның әлеге әсәрне 188 әти-әнисенө багышларга хакы барлыгына ышанасың Бәләкәй генә хикәядә ниндидер сабыр моң эчке мөлаемлык олы язмышлар бар Әсәр беренче юлларыннан ук бәзнең кондөлек тормышыбызга карата җылы-лирик монәсәбәт белән ачылып китә •«Ничә еллар инде менә дүрт катлы йортның икенче каттагы тәрәзәләренә карап узам Кышкы суык, ул тәрәзәләргә оста рәссамнар көнләшердәй бизәкләр төшереп, ак пәрдә яба Яз җитеп кояш карау белән тәрәзә төбендә яран. кына, роза гөлләре шау чәчәккә күмелә Чүлмәккә утыртылган ой гөлләре янында, бәләкәй генә пыяла вазада беренче чәчәкләр умырзая аннары энҗе чәчәк, шомырт тәлгәшләре, бераздан канәфер чәчәге күренә Көзгә кадәр шулай. Бер-берсен алмаштырып, төрле төстәге чәчәкләр тәрәзәне балкытып торалар Алар беркайчан да шиңми Төгәл язылган күренеш Сүзләр гади, үтемле Мин дип сөйләүче лирик герой көннәрдән бер конне күрә — тәрәзә тобендә чәчәкләр юк Ни булган’’ Шомланып ойгө керә Өй буш. салкын Чәчәк яратучы абзый вафат Ап-ак чәчле, төенчек кадәрле генә бер әби урын өстендә авырып ята Ипләп кенә сөйләшеп китәләр Зөләйха әби Вәли исемле егеткә булган мәхәббәтен сөйли Гражданнар сугышын. Бөек Ватан сугышын узган үзен кайчандыр үлемнән саклап алып калган Зөләйха-сылуга чәчәкләр алып кайтып торган Вәли Сөфәровның — инде дөнья куйган батырның тормыш юлы ачыла Гыйбрәтле дә. чиксез авыр да гомер әмма соклангыч гомер1 Гүзәл Зөләйха белән батыр Вәлинең тышкы портретлары белән күңел матурлыклары бер бөтен булып кушыла бу хикәядә Болар — Рәисә Ишморатованың проза жанрында әкренләп адымлап карышлап үсә баруын дәлилләүче мисаллар Ләкин бит ул әдәбиятка тәүге адымнарында прозаик булып килгән кеше түгел Әдәбиятка ул бер пәрдәле пьесалар авторы булып килде «Директор хатыны-. «Бай кияү «Куркыныч авыру-. «Фирая». «Омтылыш» кебек әсәрләр моның мисалы Шунысы күңелле безнең әдәбиятта яшь каләмнәрне танучы аларга ярдәм кулын сузучы олкән әдипләр һәрвакыт булып торды Рәисә ханымның «Бай кияү» әсәрен беренче булып Таҗи ага Гыйззәт укый Әсәрне ул каткат эшләтеп театр сәхнәсенә кадәр китереп җиткерә Безнең арадан бик иртө киткән фронтовик язучы Гамир Насрый, яшь драматургның беренче пьесаларына уңай бәя биреп «Яшь сталин- чы» газетасында (1954 ел, 12 декабрь саны) «Осталар сафына омтылу» дигән мәкалә бастыра Мондый мөнәсәбәт яшь авторның күңелен канатландырмый Миңа калса. Р. Ишморатовага драматургия жанрында уңыш алып килгән беренче зур әсәре «Тормыш юлында» исемле драмасы булды Илленче елларда Язучылар берлегенең иҗат секцияләре бик яхшы эшли иде Бу әсәрне'тикшергән секциядә мин дә катнаштым. Хәтеремдә — әсәр бертавыштан уңай бәя алды, өлкәннәр аның тормышчанлыгын әйттеләр Ул сүз расланды «Тормыш юлында» драмасы Башкорт дәүләт академия театрында. Башкортстанның Салават Баймак, Ауыргазы колхоз-совхоз театрларында. Республика күчмә театрында уйналды (Хәзерге К Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры ) Озак уйналды бу әсәр Аңа әдәбиятның күренекле вәкилләреннән Мостай Көрим Әмирхан Еники. Ибраһим Гази уңай бәя бирделәр Ә бит болар — юк-бар әсәрне мактый торган әдипләрдән түгел Барлык фикерне бергә туплап әйткәндә әсәрнең кыйммәтен болай билгеләп булыр иде автор бу драмада мораль таркалуның эшкә җавапсыз карауның. укып алган профессияңнән читләшүнең гомуми эшкә дә гаилә мөнәсәбәтләренә дә никадәрле зарар китерүен сәнгать чаралары белән ачып бирә Димәк, беренче зур күләмле пьесада ук инде «гаилә мөнәсәбәтләре» дигән төшенчә килеп керә Без моны исебездән чыгармыйк Чөнки без авторның прозасында инде бу тошенчә белен бер мәртәбә очрашкан идек Төрле елларда Рәисә ханым иҗат иткән очерк һәм хикәяләрдә акчага табынучы байлык артыннан куып намусларын югалткан комсызлар түбән зәвыклы бистә мещаннары фаш ителә Ә бүгенге заман ул кешеләрне күпләп мәйданга чыгарды Бәзнең алардан күз яше түгәсе көннәребез алда әле’ Спекулянтлык, алыпсатарлык. комсызлык күкрәп тора хәзер Кибетләр базарлар караңгы подваллар алар белән тулы Шулай булгач, Рәисә ханым драмасының тормышчанлыгын әсәр язылганга кырык еллап вакыт узганнан соң да сизеп торабыз Шунысын да әйтергә кирәктер Р Ишморатова кире типларны сурәтләү бөлән генә чикләнмәде ул чакта аларның антиподлары булган фидакарь җанлы укытучылар мәгариф хезмәткәрләре терлек караучылар савымчы кызлар булдыклы һәм намуслы колхоз рәисләре һәвәскәр сәнгатьчеләр сәхнәгә нур өстәүче данлы артистлар (Гөлсем Болгарская, Галия Булатова һ б) образ ларын укучыга алып чыкты. Нинди генә һонөр ияләре, нинди генә проблемалар юк әлеге очеркларда! Ахырга таба болар һәммәсе бер темага тойнөлө. Ул да булса яшь буынны тәрбияләү Бу — аналарча кайгырту, бу — аналар бәхете очен корөш -Тормыш юлында- драмасыннан башлап. - Яшьлек канат җәйгәндә» пьесасы аша. -Милиция лейтенанты» һәм -Рөйхана- повестьлары аша. үзе белгән, яраткан, эзли- эзли тапкан үз юлына — тәрбия мәсьәләләрен зур итеп күтәрү юлына килеп чыга язучы Бу өлкәдә ул сизелерлек уңышларга ирешә Шушы өлкә аша укучының һәм тамашачының ихтирамын яулый. Ихтимал, аны бу өлкәгә тормышта башкарган җәмәгать эшләре дә алып килгәндер. 1951—1963 елларны ул халык суды утырышчысы. аннары — Актаныш районы -Коммунизмга- колхозының почетлы колхозчысы (бу исемне юкка гына бирмиләр1 ). Татарстан Язучылар оешмасында местком рәисе, инде менә күпме еллар — Татарстан Язучылар берлеге каршындагы көнкүреш комиссиясе рәисе әдипләр тормышын кайгыртучы Әлеге дә баягы—ул башкарган эшләр гел гаилә мөнәсәбәтләренә, тәрбия мәсьәләләренә бәйле. Шулар янына өстәргә онытмыйк, ул безнең хөрмәтле өлкән язучыбыз Риза агай Ишморатның гомер юлдашы, берничә оя баланы карап-багып үстергән ана. Гаиләләр һәм үсмерләр язмышы белән турыдан-туры бәйле булган өлкәләрдә өзлексез эшләү, сугыш елларының авырлыгын үз җилкәсендә татып белү ятимнәр һәм толларның күз яшенә битараф кала алмау аның иҗатының профилен билгеләде, аны әдәбиятның зур һәм җитди юлына алып чыкты. Рәисә ханымның бер автобиографик язмасында мондый юллар бар: «Гомер юлындагы чакрымнарның җитмешенче баганасы күренә башлагач, гәрчә ул бик шартлы билге булса да. артта калган еллар хакында моңарчы булганга караганда бүтәнчәрәк уй йөртә башлыйсың икән Үткәндәге хәлләрне, вакыйгаларны. кешеләр белән үзара мөнәсәбәтләрне, кылган гамәлләрне, ирешкән казанышларны эрерәк иләктән иләгәндәй буласың. Көнендә-сәгатендө бик мөһим булып күренгән уңыш та, үз вакытында күңелне нык кына тырнап киткән тискәре күренеш тә. бу иләктән коелып кала төссезләнә, әһәмиятен югалта Хәтер исемлегенә теркөлердөйлөре исә коелмый да. төсен дө җуймый Алары йөрәккә якын, алары дөньядан кешенең үзе белән генә китәләрдерАкыллы фәлсәфә Катлаулы тормыш юлы узып, -гомер чакрымнарының җитмеш бишенчесенә килеп җиткән әдибе, драматург, прозаик, җәмәгать эшләре фидакаре Татарстанның атказангай сәнгать эшлеклесе. тәҗрибә туплаган кеше генә әйтә ала мондый фикерне Әдәбият—аның тормышы, авыр сынауларны җиңеп чыккан язмышы.