ЗАМАНА БАЛАЛАРЫ

Бу әсәрнең бер өлеше үткән ел ‘•Казан утларыянда (Ne 11) укучыга тәкъдим ителгән иде инде Анда суз озак еллар дәвамында кулларын Татарстан тезгенендә тоткан, әмма шул ук замана корбаннары — «олылар» турында барган иде. Әлеге язмаларның төбендә, бер караганда, минем баштан узган шәхси шатлык-кай- гылар. хәсрәт-сөенечләр ята. Шуңа күрә мин. бу язма безнең бүгенге сәяси көрәшебезгә ярдәм итә алырмы, дигән сөаль тууын да күз алдыма китерәм. Әйе. үткәнне гел искәятка төшереп торуның хаҗәте юк. ул берьяклы урам, аның буенча кире кайтып булмый Узып киттең бетте, вәссәлам. Әмма әлеге язмаларга нигез-өлге биргән Алабуга педагогия институты бүген милләтара ызгышларны көчәйтү үзәгенә әверелеп бара. Шул уку йорты доцентлары А. Вәлиева. Ә. Насыйбуллин. Н. Вердеревская һ. б. татар халкының бәйсезлегенә. суверенитетка каршы көрәш алып баралар Шул институтның татар теле, фольклоры буенча хезмәт яклаган кайбер галимнәре, олимп тынычлыгы саклап, читтән күзәтеп торалар. Кыскасы, тормыш кузгаткан сорауларның күбесенә җавапны нәкъ менә үткән белән бүгенгенең бәйләнешендә генә табып була. Чынбарлык хыялдан көчлерәк, диләр. Аннан килеп, партаппарат, парткомиссия турында, чын исем-фамилияләрен атап бәян иткән әсәрләр бездә күп түгел. Тормышны тәрәзәдән карап язылган калын-калын. уйдырма һәм хыялый китаплардан туйган укучы, бәлки, бу уйланулардан үзенә рухи азык табар. И ЯЗМЫШ. ЯЗМЫШ... лтмышынчы еллар уртасында Алабуга. Чаллы якларына иске, олы ишкәкләре, көпчәкләре белән суны шап-шап кыйнап, җанга, күңелгә талгын рәхәтлек, илаһи бер тынычлык бирүгә сәләтле иске пароходлар йөри иде. Хәзер метеорлар сәгатендә уза торган юлны, икешәр тәүлеккә сузып, гомер агышын санап, кирәксә-кирәкмәсә, көтүдән калган бозау төсле, туктаусыз тавыш биреп, барыбер сине тиешле урынга китереп җиткерә торган иде ул акрыннар. Аларның һәр пристаньда әле алды, әле арты, әле яны белән үлчәп, ашыкмыйча гына тукталышка керүе, аңа эләгү хыялы белән яр буенда мәш килеп йөргән Ютчыклы, көянтәле, такта чемоданлы кешеләрнең этешә-төртешә керү-чыгу капкасына сылануы күңелдә бер истәлек булып калган. Алабуга пристане күренгәнче, сине төрле чокырларга, борылышларга, сукмакларга бай. халыкларның ничәмә гасырлар тарихына шаһит Тәлгат ГАЛИУЛЛИН (1938) тәнкыйтьче, филология фәннәре докторы, профессор. КДУның татар филологиясе, тарих һәм кончыгым телләр факультеты деканы «Илһам чишмәләре». «Дәвамлылык». «Гомер учагы» һ. б китаплар авторы. Казанда яши. А ШьЛҖПЖА Т ә л г а т Г алиуллин сары балчыклы текә яр. күтәрелештән үк башланып киткән нарат урманы эченә оялаган каен. усак. юкә. миләш, шомырт, чикләвек агачлары каршылый Кинәт Чулман-Кама буендагы борынгы, ямьле тарихи шәһәрчекләрнең берсе Алабута пәйда була. Ул кемгәдер ошарга тырышкан чибәр килен төсле, бөтен матурлыгын, сылульп ын берьюлы ачып сала. Сул якта, иң югарыда, килгәнкиткән кешене, болгар бабайлар истәлеге «шайтан шәһәре» манарасы каршы алып, күзәтеп, кинәш биреп тора, бирерәк шәһәр читенә алып менүче сырлы тимер баскыч, янә тау. ун якта олы елганың дәвамы да. башы да булып Тойма инеше җәйрәп яга. күп санлы күлләр, төрле стильләрдә салынган чиркәү гөмбәзләре ялтырый Шәһәр икс елга буена, җил-давылдан саклый алырлык үзәнлеккә сыланып утырган. Сайлый белгәннәр бит урынны кесәләрендә кандидат, доктор димим, иң гадәти диплом кисәге дә булмаган бабайлар Әнә бит безнең акыллы башлар кыр уртасына, җил тегермәне утыртасы урынга кала салып куйдылар. Җитмәсә, герой-шагыйрь исемен мыскыл иткәндәй. «Җәлил» дип атадылар үзен. «Яңа Алабуга» да. хәер, шундый ук Әлбәттә, хатыным Галияне, өч яшьлек улым Илшатны алып һәм бар мөлкәтемне төяп. Алабуга матурлыгы белән тәэсирләнер өчен сәфәр чыгуым түгел иде. Алабуга педагогия институтының рус һәм көпбатыш әдәбиятлары кафедрасына укытучы булып килүем. Берәү булса, «өлком үзе җибәрде», дип тә өстәп куяр иде. Пароходка утыруның сере бер генә купец Стахеевлар шәһәренә башка юл белән килеп булмый диярлек Автобус йөрми. Вятка аша күпер юк. самолет очмый, ә тимер юл Алабугадан 100 чакрым ераклыкта удмурт шәһәре Можгада урнашкан. Ул юлда йөргәнче, пристаньда бер атңа пароход көтеп утыруың артыграк Безне ике машина белән математика укытучысы Тәвриз Мөбарәков каршы алды. Әллә каян «Победа» юнәткән һәм йок машинасы да алып төшкән. Пристань тавын көчкә менеп, өйгә җитәр-җнтмәс. бензины бетеп, арттан чатыр-чытыр атып, чаткылар чәчеп кайтса да. бу «Победа» минем өчен иң изге машиналар рәтендә калды Йөртүчесенең буе дисәң—негр баскетболчыларың бер якта торсын! Керәшен егетенең кушаматы да «бер ярым Иван» икән. Машинада бик сәер утыра, җилкә— түшәмдә, баш рульгә иелгән, югыйсә, түбәне тишеп, башны шунда чыгарып куясы була Шул «Победа» тормышыбызда беренче үз фатирыбызга төшерде. Ахырзаман җитеп, берәр көтелмәгән сәбәпләр аркасында. оҗмахка эләксәм дә. ул чактагы шикелле бәхетле була алмас идем, дип уйлыйм. Дүрт ел буенча Казанда кеше почмагында, керогаз янында, хуҗа хатынның күзенә чалынудан куркып яшәү шул чаклы туйдырган иде. Беренче мәлне суы юклыкны, бәдрәфнең урамдалыгын. юешлеген лә сизмәдек. Без бәхетле идек. Тормыш юлымның башында шактый вакыт «кеше өстендә» яшәвемнең соңрак Алабуга пединституты халкына файдасы тигәндер дип уйлыйм. Хезмәт хакы бәләкәй, социаль як ran бичара, хокук белән якланмаган зыялының үз почмагы гына булырга тиеш ләбаса' Шуңар, ректор булып эшләгәндә, минем ярты вакытым укытучылар!а. хезмәткәрләр!ә квартира өчен тартышып узды Нефтьчеләр, төзүчеләр, арматура, чүпрәк фабрикасы хуҗалары, соңрак КамАЗ кешеләре белән дустанә яшәргә тырышуымның төбендә институтка күбрәк торак юнәтү HUMIC HI ты Алабугада тапкан беренче танышым табак битле, коңгырт мыеклы, шактый тулы гәүдәле Тәвриз Мөбарәков үзенчәлекле һәм әллә ничә катлы шәхес булып чыкты Әдәбиятны бик ярата, тагар җан ты. сә тэт те укытучы Вакыты белән бик кырыс, хәтта шәфкатьсез, миһербансыз да булып китә ала икән. Бик сирәк кешедә менә шундый бер-берсси«> капма-каршы сыйфат тар бергә сыеша У’ ■ сине җаныннан күбрәк яратуы турында елый-слый сөйләп, биш минуттан хатыныңа «Ташла син бу начар кешене», дип үгетли башларга мөмкин Тәвриз белән танышуымның, хәтта Алабуга якларына юл алуымның төп сәбәпчесе-—фани дөньяны бик иргә ташлап киткән, күп еллар дәвамында Татарстан радиокомитетының дикторы, әдәбнят-сәнгать тапшырулары баш редакторы булып эшләгән Рим Кәримов. дисәм, шаять, ялгыш булмастыр. Лирик җанлы, эчкерсез шәхес, талантлы актер, шигырьгә, гомумән, матурлыкка гашыйк. Рим Кәримов, университетны тәмамлагач. Алабуга педагогия институтына татар әдәбияты укытырга җибәрелгән иде. Ярты елдан соң ул олыгаеп, җитлегеп кайтып төште Казанга Группадашларын, фольклор экспедициясендә бергә йөргән егетләрне җыеп алды да: «Сез олы дөньядан, чын кешеләрдән аерылып. Казанда сөрсеп ятасыз. реаль тормыш һәм Джек Лондон егетләре — Алабугада!» — дип. безне шактый әрләде, мещанлык сазлыгына батуда гаепләде безне Рим Кәримов. кечкенә бүлмәне тутырып ишекле-гүрле йөреп. Берәүгә дә каршы әйтү түгел, авыз ачарга да рөхсәт юк, кунак тәмам рольгә кереп җитеп, үзенә якты идеал, таяныч маяк буларак кабул иткән укытучыларының исемнәрен дә әйтеп салды: Тәвриз Мөбарәков һәм Гаяз Сәләхиев. Алар өчәү бер бүлмәдә яшиләр, бик дус торалар икән Рим беренчесенең ике сыйфатын «күчереп алган». Берсе— кешегә фамилия белән генә эндәшү. Икенчесе—ваклашасың, вакланма. ваклама, вагайма, син надан, син миңа ошамыйсың... кебек сүзләр белән кырт кисү, «наданны» урынына утырту. Икесен бергә ялгагач, ут белән суны кушкандай, теләсә кемне бәреп егарлык гыйбарәләр туа: «Галиуллин, син миңа ошамыйсың». «Юсупов, син ваклашасың». «Калимуллин. син надан» һ. б. Мондый мөрәҗәгатен ул «фәнни» яктан дәлилли бара. — Исем ул — кушамат. Этнең, мәченең, читлектәге кенәринең кушаматы бар Кеше алардан фамилиясе белән аерылып тора. Шуңар да. без Алабугада үзара мөнәсәбәттә фамилиягә күчтек. Рим Кәримов нәфрәтендә дә. мәхәббәтендә дә максималист иде. Аның ялкынлы монологларын тыңлаган һәркемнең шундый яхшы, изге, беркайчан да акча санау, бурычны кире сорау кебек ваклануларны танымаучы кешеләрне күрәсе килү табигый дип уйлыйм. Рим. бер кайтуында, Мөбарәковны шул чаклы дәртләнеп, илһамланып мактады ки. хәтта үзе дә кайдадыр шундый изге зат яшәвенә чын күңелдән ышана башлады бугай. Менә шул Тәвриз мине каршы алды. Безнең байлык хатын теккән алты ак сәрпинкә капчыкка сыйган иде. Дүртесе—китаплар. Шуларны өйгә ташладык та. киттек кибеткә. Очрашуны, квартираны, уңышлы эш башлауны шактый гына «юдык». Бераз квартираны карыйсы, урнашасы килү дә табигый. Ә безнең мәрхәмәтле каршы алучыбыз китәргә ашыкмый. Машинасы белән Иванны да җибәрми, минем әдәбиятны, сәнгатьне белүемне тикшерә. Горький. Фадеев үлемнәренең сәбәпләрен сорый, режиссер Эйзенштейнның туган елын белешә... «Галиуллин, син миңа ошамыйсың» кебек. Кәримовның һушын-акылын алган җөмләне әйткәч кенә. «Победа»га чыгып утырды. Үпкәләмәдем Ни әйтсәң дә. «беренче чыганак»ны тыңладым. Ничек кенә булмасын. Мөбарәков Алабугадан бәхет эзләп читкә чыгып киткәнче, мина дустанә мөнәсәбәттә калды. Беренче көнне шәһәр мине ямьле табигате, мул суы. нәкъ Балтыйк буйларындагы шикелле, бихисап күлләре, яшеллеге, чал борынгысы белән таң калдырса, иртән анда яшәүче кешеләре һәм җан ияләре белән «бәреп екты». Алабуганың Бродвее— йомь?ры таш җәелгән, ямь-яшел агач башлары бср-берсенә тиеп торган Карл Маркс урамына аяк баскач, этләрнең күплеге артык сәерсендермәде. мондый кечкенә шәһәрләрдә кеше тере, җанлы дөньяга якынрак була, шулай тиештер дип фараз кылдым, ә менә кешеләре гаҗәпләндерде: очраган икенең берсе сукыр, икенчесе—милиция киеменнән. Бу аптыраш минем хәбәрдарсызлыгым, наданлыгым аркасында гына булган икән. Алабугада сукырларның бик олы хуҗалыгы һәм тирә-якта бердәнбер атаклы милиция мәктәбе урнашкан икән. Нибары оч факультетлы педагогия институтында татарын өчен яныпкөеп йөргән ике кеше табылды. Берсе — дөньяның ачысын-төчесен татыган, күпне күргән Маһинур апа Файзуллина Ире кара һәм гаранты елларда кулга алынгач, аңа «халык дошманы» хатыны буларак. Казанда калырга рөхсәт бирмичә. Алабугага сөргәннәр Нечкә хисле, тыйнак, ашка-суга оста Маһинур ханым кызы белән шунда урнашкан. Ул сугышка чаклы ук Тукан Җәлил иҗатларына багышланган мәкаләләр бастырган. әдәби процесста шактый катнашкан. Үзенең әйтүенә караганда, ул татар хатын-кызларыннан беренче фәннәр кандидаты икән Гомерен татар әдәбиятын укытуга, өйрәнүгә багышлаган, халкының киләчәге очен борчылып, хафаланып арабыздан китеп барган Маһинур апаның урыны оҗмах түрендә, яткан туфрагы җиңел булсын Ифрат татар җанлы, эчкерсез, самими кеше күренгән иде ул мина Пенсиягә чыккач та. тырыша-тырмаша мутант оныкларын Казанда фатирлы итеп калдырды. Ничек аңа рәхмәтләр укымыйсың1 ! «Вечерняя Казань» газетасы 1991 елның 13 март санында Алабуга педагогия институты укытучысы Ария Хәбиб кызы Вәлиеваның «Мутанты— нелюди» исемле татарга каршы язылган, җанны өшетерлек үчле, әшәке мәкаләсен урнаштырды. Белүемчә, әлеге чыгыш башка милләт, бигрәк тә рус кешеләренә искиткеч тирән тәэсир ясады. Ник дисәң, хат авторы — татар, доцент, укымышлы кеше, ул да русларны кысуга, җәберләүгә түзә алмаган, аларны яклап ярсулы оран салган «Шәһрн Казан». «Социалистик Татарстан» һәм башка газеталарда да мәкалә татар халкын күрә алмаган, шовинизмның ачык бер чагылышы буларак бәяләнде Әле генә сүз Маһинур Фәйзуллина турында барды, кинәт кара рухлы, өтек эчтәлекле бер мәкаләгә сикердек. «Вечерняя Казань» — татарны сүгеп дан алган газета, биредә искитмәле нәрсә юк. диярсез Бәген хикмәт шунда: Ария Вәлиева Маһинур апа баласы Кызы да озак еллар дәвамында шул ук уку йортында гатар студентларына әдәбият, димәк ки. кешелеклелек, игелек, дуслык дәресләре укы га. мәктәп методикасына өйрәтә. Итагатьле тагар балалары Ария ханымның кайбер жи- тешсезлекләренә күз йомдылар, рәнҗетмәделәр, доцент хезмәте хакы алып, үзе әйткән икс «мутантны» үстерергә матди мөмкинлек тудырдылар Кызының сабыр сабы ычкынганы очен анасы гаепле түгелдер. Бәлки. Маһинур апа исән булса, инде үзе дә алтмышның өске ягына атлап, акыл теше чыгарга вакыт җиткән кызына тайгак, пычрак юлга төшәргә, үз халкына каршы көрәшкә күтәрелергә киңәш бирмәс иде. Шунда ук. алма агачыннан еракка төшми, дигән икенче бер мәкаль күңелне тырный Ни әйтергә дә белмим. Ария ханым белән 20 ел дәвамында бер кафедрада ипләп тә, мин аның мәкаләдә юл уңаенда мактанып алган, дүрт гел белүен дә (шулар арасында үле латин геле дә aiалган), бик тирәндә үз халкына агулы нәфрәт саклап йөрүен дә белмн-сизмн калганмын Әнисе белән азмы-күпме татарча аңлаша алганын хәгерлим. тагар әдәбиятын, матбугаты укын бармаганын исә тәгаен белом Ни очен Ария Хәбиб кызы үз халкын шулай каһәрли ана гаеп ташлый соң’1 1937 елда әтисен нахакка кулга алып, тагарлар ук аткан өченме? Милләтенең азмы-күпме уянып, рәнҗетелгән тарихын, кимсетелгән язмышын аңларга омтылуы күңелен болгат гымы? Мәкалә уңае бе гән матбугатта чыгыш ясаган кешеләр анын зчтәлегендә тирән мәгънә птәп. әллә ниткән югары фәлсәфи, әхлакый биек текләргә күтәрелеп китәләр Минем очен бу бик гади һәм аңлаешлы нәрсә «Мутанты нелюди- мәкаләсе авторы халәтенә, бил бөгеп, тез чүгеп яшәвенә риза, башка милләткә хезмәг игеп сындырылган гагар халкының мескен тектән ки г гән авазы гына Иҗтимагый ноктадан ки ген бәяләгәндә, бу күренешнең гәбендә башка милләт а гдында ялагай ian\ яхшы аг гы бу ту. -мәхәббәт дивидентлары» яулап алу ята Башка берни түгел Ария ханым ире һәм 109 урыс милләтенең санын арттырган балаларына ш>лай ярарга тырыша. Янәсе, ул аларга шул чаклы тугрылыклы, жанын бирергә, халкын сатарга әзер. Ә бит дус-ишләренә. якыннарына ялагайланып, тәлинкә тотып, мәкалә авторы, методист буларак, олы хата ясый, телиме-теләмиме, ул үзе үк ике халык арасындагы дуслыкка чөй кага, урыс милләте кешеләрен, бигрәк тә мутантларны куркыта, өркетә, көрәшкә өнди, баррикадаларга чакыра. Бу чыгыш Алабуга өчен очраклы күренеш булса бер хәл иде. Редакторы татар кешесе булган «Новая Кама» газетасы җирле халыкның мәдәниятенә, теленә, үзаңы үсүгә каршы көрәшендә «Вечерняя Ка- зань»нан калышмаска тырыша. Анда да педагогия институты укытучылары өлгерләрнең өлгере, булганнарның булганы 1991 елның 18 февралендә Казан телевидениесеннән барган «Уяну» исемле тарихи-документаль тапшыруга ике меңгә якын кеше уңай бәя биреп, аны янәдән кабатлауны сорап хат яза. Тапшырудан ризасызлык белдергән ике генә хат килә Казанга. Икесе дә Алабуга шәһәреннән. Берсе Ария Вәлиева хаты булса, икенчесенә кул куйган алты кеше арасында жирле институт доценты, элеккеге «марксист» Ә Насыйбуллин фамилиясе бар. Гомерләре тамак ялына узган сәер буын. Аларны Хрущев «җепшеклеге» дә эретә алмады, яңартып коруның жилләре дә мүкле йөрәкләренә үтеп кермәде. Аяз көн кебек ачык мәсьәлә тирәсендә сүз куертмастан, Алабуга педагогия институты педагогика кафедрасы укытучысы Тәзкирә ханым Шәрипованың миңа язган хатыннан гына бер гыйбрәтле өзек китереп үтәсем килә. «Татарлар белән русларны берләштерергә җыенганнар, дип сөйләгән, имансыз хатын (Ария Вәлиева — Т Г.) Чыннан да. «Уяну» фильмы бүгенге көндә бик кирәк. Без болай да бит инд? үзебезнен тарихны белми яшәдек, хәзер күзне ача башлаганбыз икән, үзебезнең үк манкортларыбыз тырышатырыша русларны безгә каршы котырталар» Фикер ачык, төгәл әйтелгән, минемчә. Янәдән Алабуга педагогия институтын бизәгән шәхесләргә кайтыйк. Татар өчен тырышып йөргән икенче шәхес — фаҗигале язмышлы, Кырым татарлары шагыйре, галим, тәнкыйтьче, рус әдәбияты кафедрасы мөдире Керим Решидов иде. Бездә аның шигырьләре Керим Җаманаклы дигән имза белән басылып чыккалады. Алабуга якларына ничек һәм кайчан килеп урнашуы хакында соравы кыен иде. Күрәсең, Сталйй Кырымны төп халкыннан көчләп азат иткәндә, бу якларга чыгып киткәндер Хатыны Рәшидә ханымның Казаннан булуы да. ихтимал, аларнын бу якларда төпләнүенә ярдәм иткәндер. Мин ап-ак чәчле, сары йөзле, кысык күзле, шактый олы гәүдәле бу кеше кул астында нибары берничә ай эшләп калдым. Аны рак дигән зәхмәт алтмыш яшендә арабыздан алып китте. Дөресен әйткәндә, Алабугага күчеп килүемне җиңел кулдан Рим Кәримовка «сыласам» да (ул үзе Алабугада өйләнеп, аспирантурага кереп, бик тиз Казанга әйләнеп кайтты), чынында мәрхүм Хәсән Сәрьян белән 60 еллык юбилеена килгәндә, үзе җитәкләгән кафедрага мине Керим ага кодалады. Мин аңа бик тә рәхмәтлемен. Ул Татарстанның мәгариф үсешенә керткән өлеше, туган халкын бабалары җиренә кайтаруга тырышыптырмашып йөргәне өчен дә игътибарга һәм ихтирамга лаеклы шәхес Бер мәлне шагыйрь Әхмәт Гадел белән аның шигырьләрен, тәнкыйть мәкаләләрен сайлап алып, тәрҗемә итеп, бастырып чыгару идеясе белән дә янып йөргән идек. Кыскасы. Алабуга педагогия институтында татар мәдәнияте турында кайгырту менә шул ике өркетелгән, куркытылган, сындырылган кеше җилкәсендә икән Ректоратта «милли мәсьәлә» җиңел хәл ителгән, хәзерге КамАЗның югары эшелонындагы шикелле, татар кешесе җитәкчелектә юк диярлек. Ректор вазифаларын тарихчы ханым К П Петрова башкара, аның беренче урынбасары, хәзер Израильгә чыгып киткән, матсма- 110 тик Г А Фреймам, читтән торып укучыларның хуҗасы Каверзин дигән иптәш. Шуна күрә кайчандыр гөрләп эшләп килгән татар теле һәм әдәбияты бүлегенең ябылуы да. нигезен, таянычын югалткан кафедраның юкка чыгуы да табигый Караул кычкырырга да. SOS бирергә дә кеше юк. Еламаган баланы ашатмау — мәгълүм хакыйкать Бер шагыйрь "Халыкның рухы-иманы барыбер туган телдә»,— дип язуы белән мең хаклы Рус. инглиз мәктәпләрендә белем алган, үз туган телен нечкәләп белмәгән кеше үз милләтенең кайгы-хәсрәтен тирәнтен аңлаучы, халкы өчен жанын фида кылырга әзер торучы шәхес дәрәҗәсенә күтәрелә алмый, гадәти бер функционер булып кала Аның рухи таянычы юк Бер миллионлы эстон халкын үз телләрендәге мәктәпләр Һәм бигрәк тә югары уку йорты коткарып, милли аңга ия. мөстәкыйль милләтләр рәтендә саклап калды Милли мәктәпләр кичергән фаҗигане башка халыкка, үзәккә сылап калдыру берьяклы булыр. Соңгы 20—30 елда татарның үзе арасыннан ана телен белмәгән, белергә дә теләмәгән, үз милләтенең әхлакый, дини, яшәеш йолаларын тәненә, рухына, канына сеңдермәгән яңа буын күтәрелеп. бик күп мөһим урыннарны биләп алды. Алариың күбесе өчен нинди аллага хезмәт итү, кайсы пәйгамбәргә табыну барыбер, тик тамак тук. өс бөтен, балга сабы кулда булып, кесәдән акча саекмасын. Мәскәү яратсын Күбесенең хатыны башка милләт кешесе булып, нәселе аның үзендә яшәүдән туктар. Ул кавемне «кыйбласыз татар» дип атау дөрес булыр кебек Ә хәзер безгә халык киләчәге өчен җан аткан, гаделлек өчен көрәшә белгән нечкә күңелле, сизгер кешеләр, кыю җаннар кирәк. Хәер, аларга ихтыяж беркайчан кимемәде, әмма сталинизм дәверендә андый зыялы шәхесләр кургашка азык булдылар. Шуннан өзеклек барлыкка килде. Милләтләрнең көннән-көн якыная, кушыла, уртак телгә күчә бару теориясе без төзегән жәмгыятьнең югары казанышы буларак тәкъдим ителгән имансыз елларда татар теле һәм әдәбияты укытучыларын әзерләү үзеннәнүзе кысы га. юкка чыгарыла килде. Алтмышынчы еллар уртасында бу сәясәт, шул рәвешле. Алабугада татар кафедрасын ябуга алып килде, шундый ук җинаять элегрәк Тобол пединститутында эшләнде. Педучилищеларда татар бүлекләре кырылды Татар мәктәпләре күпләп ябылу сәбәпле, әлеге фәнне укытучыларга да ихтыяж кимеде Хрущев- Брежнев идарә иткән заманнарда вак авыллар перспек- гнвасыз дип игълан ителә, аның мәктәбе дә бетерелә, олыракка кушыла. Ә милли мәктәпләрнең күбесе менә шул «вак комплектлы», дөресрәге, комплектсыз булып чыга, район, колхоз, совхоз үзәгендә урнашкан зур мәктәптә укыту рус телендә алып барыла Анда инде бабалары мирасын. Тукай телен онытуны мәртәбә, зыялылык санаган, алда әйткән түрә балалары укын Соңгыларына татар теле факультатив рәвешендә дә кирәк түгел. Кем инде «кухня телен» өйрәнеп баш катырсын да. вакыт әрәм итсен, ди Сон. кечтеки мәктәпләрдән күчкән укучыларның ата-аналары ни өчен тагар телендә сыйныфлар булдыруны. барын саклауны таләп итми гиярсез Татарны милләт буларак юкка чыгара килгән әлеге кыюсызлык, язмышка буйсынып яшәү, коллык психологиясе җиңеп чыга бу очракта Арада әрсез, елгыр, үзфикерле. үзбәяле ата-ана килеп чыкса, тагарлар үзләре үк аларнын гайрәтен, кикриген менә мондыйрак гәлилләр белән шиңдерәләр: «Син нәрсә, үләргә аягын сузган татар телендә укы тын. баланны надан калдырасың киләме? Почмак геле аттестаты белән ул кая бара ала да. кемгә кирәк’’ Югары уку йортына, артыннан төртүче булып, керсә дә. укый алмаячак Балаларың да үзен кебек тракторчы, хатының төсле сыер савучы булып ка гсын дисеңме ■ Аң ташы гса кирәк, йөрәк парәсенә бары изгелек теләгән ага-ана әлеге киңәшләр белән килешә, нәтижөдә мәктәптә гагар сыйныфы ачылмый кала Тыйнаклык яхшы сыйфат, әмма ул милли мескенлеккә, карусызлык- ка әйләнсә, анысы инде—фаҗига. Зөлфәт «Безнекеләр» шигырендә бу хакта дөрес яза: Безнекеләр—сабыр. Безләрне шул Сабырлыктан гына танырлык Бик тамырлы булып чыкты бсзнен Бар дөньяга мәшһүр сабырлык Телне кисеп, артны ямасалар. Безнеме сон ачу җилкетер0 Юк. без сабыр! Безнекеләр һәрчак Рәхмәт укып, сакал селкетер.. Дөрес, поэзиягә җилле, давыллы, романтик шагыйрь буларак бәреп кергән, инде җитлеккән Илдар Юзеев халыкны нәкъ шунын киресенә үгетләү юлына баса: Һәлакәттән кешелекне, Җирне тотып калырлык. Тик бер көч бар. илаһи көч: Сабырлык.. А Гыйләҗев, киресенчә: «Нигә шулкадәр юаш без? Нигә шул кадәр рухсыз, көрәшсез яшәгәнбез?’..» — дип ачынып яза («Казан утлары», 1990, № 8).Ярый, менә без, мәгариф өлкәсендә эшләүчеләр, татар мәктәпләренең шауламыйча, кычкырмыйча, бик сабыр гына үлеп, урыс, башкорт телләренә күчеп баруын ни өчен шулай тыныч кабул иттек соң? Күп еллар буена Татарстан мәгариф министры булып эшләгән кадерле академигыбыз Мирза Мәхмүтов җәмәгатьчелекне матур, ялтыравык чыгышлары белән таң калдырып, мәрткә җибәреп, «сабырлык даруы» белән йоклатып тоттымы? Аны да аңлап була, хәер, туктаусыз чит илләргә йөреп, олы халыкара мәсьәләләр белән шөгыльләнеп, аннан докторлык диссертациясе, соңрак Татарстанда урнашкан оборона заводлары, хәрби мәктәпләр, берише уку йортлары төсле, бөтенләй хаҗәте булмаган фәнни-тикшеренү институтын ачу белән мавыгып (дөрес, агай-эне башка советлардан борып кайтарган докторлык диссертацияләрен «Мәхмүтов институтында» бик җиңел яклый, диләр), берничә сыйныфлы милли мәктәпләрне юкка чыгару. Казандагы бердәнбер 35 нче татар мәктәбен бетерү, шәһәрләрдә мәгариф җитәкчелегендә җирле милләт вәкилләреннән кешеләрнең бөтенләй диярлек калмавы кебек «вак-төяккә» игътибары. вакыты җитмәде. Поезд бер рельсыннан төшсә, аны кабат бастыруы бик кыен нәрсә икән шул. Аның мәгарифтән «котылганына» да шактый вакыт үтте, ике министр алышынды, янә яңасы килде, әмма үзгәреш аз. Хәзер дә татар телен укытуның күп мәктәпләрдә, бигрәк тә шәһәрләрдә, сүз өчен, күз буяу, үзебезне үк алдау, кыскасы, хыялый дөнья тудыру, өтек өмет хисабыннан гына эшләнгәне сер түгел. Шомартырга, күпертеп, арттырып күрсәтүгә шул чаклы өйрәнгәнбез, алдашуга җиңел барабыз Ә вакытны югалткан берәүнең дә аны кире таба алганы юк. Инде янәдән Алабуга якларына әйләнеп кайтсак, беренче мәлдә институт эшенә, фәнннләбрәк әйткәндә, аның үзенә бер «микроклиматына» өйрәнүе шактый кыен булды. Авылда туып үссәм дә, университетта уку, эшләү һәм ТӘТИдә өч ел кече фәнни хезмәткәр булып йөргәндә галимнәр, язучылар белән аралашу үзенә бер шәһәр һәм мәдәният чирканчыгы биргән, күрәсең. Алабугада, аралашыр мохит булмау, институтны үз эченә бикләнүгә алып килгән. Ялгыз агачны корт басар, диләр. Җәмгыятебез, илебез төсле үк. ябык, «ярым хәрби» оешма булып киткән. Ә үз «эчендә дә» әле югары уку йорты йолалары (ул педагогия институты булып 1953 елда гына оеша), җитди фәнни юнәлешләр юк. табынып карап торган җиде-сигез фәннәр кандидаты да. гыльми эзләнүләрдән күптән читләшкән өлк$н буын кешеләре. Кафедралар, каби- 112 нетлар булуга карамастан, тәнәфес вакытында бер укытучы да дларга керми, мәктәпгәгечә. уртак укытучылар бүлмәсенә юл ала. кулын юа да. гомуми сөйләшүгә. гайбәткә кереп китә берсе кичә кибеттән алган әйберен күрсәтә, базар бәяләрен сораштыралар һәр көнне диярлек җыелыш. Гыйльми совет утырышы коммунистларның тәрбия, әхлак, якты киләчәкне якынлаштыруга багышланган кайнар сөйләшүләре, дип уйлый күрмәгез берүк. барысы да озын-озак профсоюз җыелышлары. Гадәттә, көн тәртибендә әхлак мәсьәләсе: ин- тим-шәхси характердагы хатларны кычкырып уку һәм тикшерү Берәве чит. матур апага күз салган өчен ире өстеннән язып бирсә, икенчесе, артыннан сөйрәлеп йөреп тә үзенә өйләнмәгән егетне тәртипкә чакыруны сорап профсоюзга мөрәҗәгать итсә, өченчесе үзе аспирантурада чакта, хатыны ирләр белән чуалып, шул чорда сөяркәсенә язган хат тарын кулга төшергән «бәхетле» ир булырга мөмкин Ул да, йола буенча, язмаларны шатлана-шатлана профкомга кигереп бирә һәм бик кырыс тикшерү таләп игә. Хатлар килми торса, профком үзенә шөгыль ззләп. «халыкка чыга», әллә нинди шәхси зшләр уйлап таба Натуралист, тормыш-көнкүреш язучысы шул җыелышларда утырса, язарына күпме азык табар иде! Ул чорда профком рәисе педагогика кафедрасы мөдире, илле бишен тутырган Зыя Әхмәров иде Җыелыш көнне, мәжбүри рәвештә, үтүкләнгән. җөйләре куылган, ап-ак костюмын кияр, президиум өстәле артына берүзе чыгып басып, көн тәртибен раслатыр да. татар колагына ямьле акцент белән, нәүбәттәге хатны укуга керешер. Зал шыгрым тулы булып, чебен очкан тавыш та ишетелмәс. Җыелышларны вакытны заяга әрәм итүнең әшәке бер алымы дип санаучы акыллы баш скептиклар да. кинога мөкиббән киткәннәр дә шунда утыра Ир белән хатын арасындагы мөнәсәбәтләрне аныклабрак сурәтләүләргә барып җиткәч, хәтта өлкән педагогыбыз да каушабрак кала. Оялып кына: — Бәлки, бу җирләрен укып тормабыз? — ди. Хатын-кыз тавышы —■ Нәрсә сез? Тулысынча укырга кирәк. Безгә бит кеше язмышын хәл итәсе! / Рек гор ханымны алыштырган. Казаннан җибәрелгән Е. Тихонов бу куркыныч шөгыльне туктатуга иреште. Бер ел кафедрада эшләгәннән сон. миңа филология факу гьгеГынын башлангыч сыйныфлар өчен укытучылар әзерләү бүлеге буенча декан ярдәмчесе эшен тәкъдим иттеләр Биредә кадрлар белән кытлык икән, ярдәм итмичә булмас дип. яңа вазифаларны үтәргә керешкәч кенә, мине кинәт «күтәрү»нсн серенә төшендем. Бу белгечлекнең читтән торып уку •төре генә калган һәм анда да студентлар кабул итү туктаты тгжн булып чыкгы Бүлек исә башка белгечлек алырга теләүчеләр исәбенә, өреп тутырылган һава шары төсле «күбенгән», беренче курска кабул ителгән илле урынына оч йөзләп кеше укын йөри Югары партия мәктәпләре гомуми югары беттем бн-рен. диплом тоттырып чыгарсалар да. тәгаен бер Һөнәргә өйрәтмиләр Күбесе партия, совет, комсомол, профсоюз аппаратында утыра Шундыйларның күбесе, шул исәптән. Алабута г ор- комының беренче секретаре Л Чернов га. өченче курска студентлыкка «язылган» «Язылганнар», дим, аңлы һәм җаваплы рәвештә әйтәм, чөнки аппарат кешеләренең сиксән проценты сессиягә йөрми соңрак, машинасы б^лөн килеп, укытучыларны кунак итеп, зачеткасына бәяләр җыеп китә икән Ярлы укытучы халкына мондый «тыныш билгеләре» шулай ук кирәк Тик шул ук Гәвриз Мобароков турында гына, коньякларын зчә. уылдыгын тәмли, тутырган тавыкларын ботарлый әмма бәяне куймый «Син надан, тагын килерсең!» дип. иң олы җитәкчеләрне дә буш зачетка белән озагкатаган. дип сөйлиләр. Тирә-як район, шәһәр җитәкчеләренә ярарга тырышып ректор да. декан да чама хисен югалтканнар, тикшерә башлагач, бернәрсә ачыкланды: уку планын^ярым-йорты үтәп, ел ярымда институтны тәмамлаучылар да, техникум, училище дипломы белән өченче курска «теркәлгәннәре» дә байтак кына. Без капчыкта ятмый, бу тәртипсезлекләр өлкә комитетына, Мәскә- үгә барып житә, бер-бер артлы комиссияләр килеп төшә, факультет мөстәкыйльлеген югалтып, бүлек хәленә төшеп, филология факультеты составына кертелә. Декан эшеннән куыла, Казаннан яңа ректор килә. Менә шунда тәртип урнаштыру өчен, бу як кешеләре белән аралашмаган, тузанлы, кара эштән курыкмый горган декан ярдәмчесе кирәк булган икән, һәр көнне диярлек унар-унбишәр кеше институттан чыгарыла башлады. Кемнеңдер авырткан сөяленә дә басылгандыр, үпкәләп, ачуланып йөрүчеләр дә, куркытып караучылар да булды. Яшь чак, диңгез тубыктан, дигәндәй, бернәрсәгә карамыйча, ректоратка үземнең фикерләрне язма рәвештә җиткерә тордым, шул исәптән үзебезнең беренче секретарьны да студент вазифаларыннан «азат» иттек. Алабугада эшләү дәверендә фирка хуҗаларының төрлесен күрдем. Леонид Георгиевич ифрат татар җанлы кеше булуы өстенә, институт хәлләрен аңларга, кулыннан килгәнчә ярдәм итәргә омтылып торуы белән күңелдә калган. Институттан чыгарган өчен дә үпкә сакламаган икән үзе, соңрак, берничә тапкыр үзенә чакырып, идеология буенча сәркатип булырга димләде. Минем анык, төгәл, нәтиҗәсе күренеп торган эштән аерыласым килмәде. «Алабуга Сусловы» була алмый калдым. Бу конкрет шөгыльнең киләчәк өчен файдасы зур. мәктәбе җитди булды. Документлар белән эш итәргә, кешеләр белән аралашырга өйрәнеп калдым. Бу гамәли тәҗрибә алдагы дүрт елда уку-укыту һәм фән эшләре буенча проректор, 1971—1986 елларда ректор булып эшләгәндә дә ифрат та файдалы нигез булды. Дөньялар имин торса. Алабуга пединституты үткән юлны, аның укытучылар әзерләүгә керткән өлешен киләчәк буын тарихчылары тәфсилләп өйрәнерләр, мөһерләрен сугарлар әле Аннан сон. институт — үзе бер абстракт төшенчә, аның эчтәлеген кешеләр билгели. Аларның барысы турында сүз алып бару шулай ук мөмкин түгел. Шуңа күрә фикер каймагын 80 еллар уртасында институт тормышында шактый зур урын алган, ахыр чиктә Алабуга югары мәктәбен икегә бүлүгә алып килгән бер вакыйга тирәсендә төерләргә булдым. Утлы күмер Сталин төрмәләре, ГУЛАГ иле фаҗшалары, хокук саклау оешмаларының хокуксыз халыкка каршы кылган явызлыклары әдәбияттә шактый тулы яктыртылды. Татар прозасы да бу гомуми фаш итүгә Ибраһим Сәлаховның «Колыма хикәяләре»н өстәде. Хәзер бу юнәлештә кабатлана да башладык: А. Солженицын. В Гроссман. В. Шаламов, якташыбыз Е. Гинзбург язганнарга нәрсәдер өстәве дә кыен шикелле. Әмма шул ук чорда залим Сталинның мәкерле хыялы тудырган гаҗәеп көчле бер оешма эшчәнлеге турында без бик аз беләбез, бөтенләй язмыйбыз. Аның ил, партия тормышында, халык язмышында тоткан урыны турында «Дети Арбата» романында А. Рыбаков кына азмы-күпме мәгълүмат биреп үтә. Башка әсәрне хәтерләмим. Хикмәт шунда: илдә урта гасыр инквизициясе котырынган чорда ук, «троцкңчы», «солтангалиевче», «җидегәнче», «милләтче» тамгасы алган зат. прокуратура тикшерүчесе кулына килеп кергәнче, фирка контроль комиссиясенең тегермәне аша үтәргә тиеш иде. Шунда «иманын» укыткач, дөресрәге, яшәүгә дәртен, ихтыярын сындыргач, ник туганына үкен- дергәч, фиркалене казыйга, төрмәгә илтеп тапшыралар. Шул караңгы елларда төп юнәлешләрен алып, вазифаларын ачыклап, көчәеп, ныгып калган комиссияләр КПССның соңгы минстынача. партаппаратның төп җәзалау, үзфикерле. үткен, чая. зыялы коммунистларнын муенын «кытыклау» урыны, халыкны тезгендә тотуда төп таянычы булып кала килде Парткомиссиянең чәчәк аткан, димәк ки. котырынган чоры имзасыз хатларның, имеш-мимешнең, чыш-пышның. ялган язмаларның житди дәлил, рәсми дәүләт документы бударак бәяләнгән чоры — үкчәсенә янартып кору һәм демократия баса килгән «сугышчан» торгынлыкның сонгы. черек елларына туры килде (Әлбәттә. 30—40 нчы еллар бу үлчәүгә куелмый). Ул аның соңгы сулышы, үлеме алдыннан ачыргалануы булгандыр, күрәсең. Миңа бу оешма белән очрашырга, күрешергә, аралашырга насыйп булды. Бу хикәяттә сүз өлкә парткомиссиясе уздырган бер «эш» турында гына барачак. Ләкин шул тар гына мәйданда да аның кешедә коллык психологиясен уята, рухны сындыра белү алымнары, юнәлеше, мөмкинлеге ифрат төгәл чагыла Адәм баласына һәр чорда үзенең бөтенлеген. эчк$ бәйсезлегсн, әхлакый дөньясының пакьлеген, кабатланмаслыгын саклап калу жиңел булмаган. Ә безнең тоталитар режим намус, вөҗдан, шәхескә игътибар кебек төшенчәләрне арзанлы демагогия белән алыштырды, аяк астына салып таптады. Шул ук шикаять хатларның ерак чал тарихы бар. Ул—-кешенең явызлана, усаллана баруының бер билгесе генә гүгел, вакыты белән үзен башкача яклый алмаган шәхеснең иҗтимагый тигезсезлеккә каршы көрәш алымы да. Мондый хатларның шул ике ягын да трагедияләрендә һәм сонетларында Шекспир даһиларча ачып биргән. Ялган сүз, гайбәт, пычрак язма Рәсәйдә генә күпме олы шәхесләрнең башына җитте?' Әмма белүемчә, бер генә демократик илдә дә имзасыз хатларны җитәкче фирканең болай «зурлаганы» юк Кызык хәл: Үзәк комитет. Совет хөкүмәте бик олыдан кубып, барабаннар кагып, байраклар күтәреп, тантаналы карарлар кабул итә. Журналистлар хәтсез шаулый, тау-тау мәкаләләр, китапчыклар басыла Әмма әлеге карарда кабул ителгәннәрнең күбесе (хәтта берсе дә) үтәлми, бер оешма да анын гамәлгә керүе белән кызыксынмый, тикшерми Шул ук чорда үзәк оешмаларның берсенә папирос кәгазендә, хәреф хаталары белән басылган, автор фамилиясен куярга «оныткан» тәнкыйть хаты килеп төшсә, парткомиссия байтак кешене эшеннән аерып, командировкалар юнәтеп, язма күрсәткән юнәлеш буенча чыгып китә Барлык хатларны да шулай тикшергәннәр икән, дигән беркатлырак фикер тумасын берүк. Анда да алшартлары бар җитәкче өстеннән артык күп язалар, туйдырды яисә хатта пычратылган коммунистка партап- параттан кемдер (әлбәттә инде, инструктор түгел, югары дәрәҗәле иптәш) күптәннән теш кайрап йөри Ә болай шикаятьне олыдан кубып өйрәнү һич гә мәҗбүри гүгел. гомуми сүзләрдән торган җавапны кул куеп җибәрү мәсьәләне ябу өчен бик гә җиткән Бу хәтлесе әле ишетеп, чамалап белгәнем генә иде Үз башыңа төшкәч кенә чын башмакчы булып җитешәсең, диләр Минем күктә канатсыз очкан бер чор Профессор таныклыгы кесәдә, китаплар чыгып, мәкаләләр басылып тора, дус-ишкә кытлык юк Күптәнге таныш Рәис Беляев идеология секретаре булып Казанга күчкәч, ул инде мине бе лә, аяк терәп, курыкмыйча эшләргә, яшәргә мөмкинлек бирер дигән уй-хыял күңел г үрендә аяк бөкләп у т ыра Хәер, анын белән мөнәсәбәтемне. күрше авылдан булуымны, абыйсында укуымны, олы дәүләт серен саклагандай яшерә башладым «Сез бит дуслар икән», дин бәйләнсәләр. «юк, начальство белән каберен якын булмасын» кебегрәк шаярту белән котыла идем Әмма безнең «ачык» җәмгыятьтә берәр нәрсәне йомып калып буламы сон? Тормыш ниндидер өстәй иңгән, кемнеңдер акыллы башында бөреләнгән кануннар буенча гына яшәми икән. Аның үз табигый тәртибе бар, кеше аңа җайлашырга, буйсынырга тиеш. Көтелмәгәндә килеп чыккан бер хәл мине җиргә төшерде, ыргылып барган тулпарны тышауга куярга туры килде. Партия аппараты мине бөтенләй көтмәгәндә эзли башлаган. Алабуга парткомиссиясе рәисе шалтырата икән. — Тәлгат Нәбиевич, сезгә сәгать бердә минем бүлмәдә булырга кирәк. — Нәрсә бар? — Өлкомнан институтны тикшерергә бригадачыга, иртәнге автобус белән, ректорны чакырып куегыз, диделәр — Бер дә хәбәрләре булмады. Нидән шулай зурлыйлар икән? —дип телгә салынам. — Әйтергә кушмаганнар иде. Дуслардан яшереп булмый Бер имзасыз хат Үзәк парткомиссиядән әйләнеп кайткан. Өлком. гадәттә, безгә тапшыра торган иде андый язмаларны тикшерүне, бу юлы үз кешеләрен җибәрергә булган. — Комиссия составын белмисезме? — Юк. җитәкчесе, өлкә парткомиссиясенең мөдир урынбасарымы, инструкторымы, әйтә алмыйм. Фамилиясе—Липатиикова Табигый ки. күңелгә шом. вәсвәсә бәреп керде. «Кунаклар»ның максатниятләре турында беләсе, тынычланасы килә. Җанга тия, сөяккә төшә торганы — билгесезлек, ачыклык җитмәү. «Тыныч» көннәрдә көрәш авыррак, яшертен дошман күп мәртәбә хәтәррәк, диләр. — Сез аның белән танышмы? — Күргәнем бар. Берәр җитәкчене эшеннән алырга, партиядән чыгарырга кирәк булганда, шул хатынны җибәрәләр.— Артыграк әйтеп ташлаганын аңлап алды шундук егетем. — Сезгә куркырга урын юк. дип уйлыйм, эшегез яхшы бара, Беляев белән якташ. Хушыгыз, соңармагыз. Комиссияләрне күп күрде инде «авыл» пединституты торгынлык елларында. Тикшерүләрнең төрлесе була: алдан билгелесе. бер-ике кешедән торганы, аерым мәсьәлә белән генә кызыксынганы... Сылтау табып сыйланырга йөрүчеләре дә аз булмады ул елларда. Күзне йомсаң, әле хәзер дә, төсле чемоданнар күтәргән, җилкә аша сумкалар аскан, сеткалар тоткан тикшерүче, киңәш бирүче, тәҗрибә белән кызыксынучы затлар, гәрәбә 1әсбих төймәләре төсле, үтә күренмәле булып, җемелдәшеп тезелешеп күз алдына килеп басалар Барысы да диярлек кешечә эшләнә торган иде. бер ай, атна элек институтка шалтыраталар: кунакханә. маршрут мәсьәләләре алдан сөйләшенеп, тиешле белешмәләр язылып. фин кәгазендә бастырып куела торган иде. Бу Комиссия башкаларга охшамаган. Хәер, көтмәгәндә килеп төшеп, бухгалтерияне селкеткәләде- ләр. складларда яткан, читкә киткән әйберләрне барладылар. Вакыт узсын, чабата тузсын, дип угырмасаң, эшләгәндә барысы да ал да гөл генә булып тормый Шикаягь хатлары да, партия өлкә комитеты бүлегенә чакырып сөйләшүләр дә. райкомда аңлашулар да чыккалый. Институт — катлаулы, җанлы организм, анда туктаусыз хәрәкәт, үсеш, яңарыш, һәр көнне диярлек бөтенләй көтмәгән җирдән бер-бер хәл чыга да куя. Син аны ишектән көтәсең, ә ул, мунча пәрие төсле, тишек түшәмнән төшә. Үзем дә күктән иңмәгән — шул ук чәчәк аткан, нык үскән социализм җимеше. Кеше арба җиккәндә, чана белән чыкмадым, хәлдән килгәнчә тырышкан булдым. Иншалла, хәзер кешене төнге бердә, күршеләр, балалар йокыга киткәч алулар юк. менә көндезге бергә ипле генә чакырдылар. Җиде- ме-сигезме кешедән торган бик абруйлы комиссия булып чыкты. Сыйфатларына I ына игътибар итегез: СССР Педагогия фәннәре академиясенең әгъза корреспонденты А. Кирсанов. Казан пединституты парткомы сәркатибы Ю Бабанов, янә бер проректор, өлкомнын фән бүлеге 116 инструкторы республика ОБХСС хезмәткәре, квартиралар бүлү бүенча белгеч, профсоюз әһеле һ. б Кем генә юк иде ул бригадада'.’! Барысы да мине — Октябрь районының кара урман эченда адашып калган Кычытканлы авылында туып-үскән, бер аягын Ленинград блокадасында өздереп кайткан чатан Нәбиулла малаен тикшерү максаты белән килеп төшкәннәр! «Бер горурлык хисе» дә дөрләп кабынырга мөмкин бит әле күнелдә. Житәкче дигәне кырык-кырык биш яшьләрдәге, тулы гәүдәле, болай да артык житди йөзенә үзенә бер дәһшәтле тосмер биреп торучы калын пыялалы күзлек кигән, ясалма чәчле ханым — Липатникова Валентина Георгиевна иде Озын өстәлнең бер ятына «кунаклар» тезелешеп утырды, каршы якта берүзем калдым Ханым алдында яткан блокнотын ачып, минем исем, фамилияне кычкырып укыды да. комиссия әгъзаларын йөгертеп кенә атагач, вакытны заяга әрәм итмичә, эшкә үк ябышты Аны сөйләшү дип атау дөрес үк түгел, ул сорау алу шикеллерәк бер нәрсә булды. Синең менә бу хәгле ят кешеләр алдында жавап бирәсен киләме, юкмы — мондый әдәп кебек төшенчәләрне берәү дә искә алмый Гүя син бер мәхбүс. Сыерлар су эчкәндә, бозаулар боз ялый, дигәндәй, комиссиянең башка әгъзалары авызларын ачып, суларга да куркып, тыңлап утырдылар Система шул сорау жавап куркыту—курку, янау — эндәшмәү Бант ниндидер томан эчендә акрын кыймылдый, реакция бер уч демидрол йоткан кешенеке төсле Сүз минем Казан янында гына түгел. Юрмалада торгызылган дача, уңгасулга сатылган дипломнар. благ белән кереп тулган студентлар, өемне ремонтларга алып киткән төзү әйберләре, шоферыма чиратсыз бирелгән квартира, рәнҗетелгән. кыерсытылган, эштән куылган укытучылар, тагын һәм тагын әллә нәрсәләр турында барды Әй герсең лә. анадан тума чишендерделәр дә. үзәк урамнан алып баралар Институт тормышы, уку-укыту шөгыльләре. фәнни эзләнүләр турында кызык өчен генә лә ләм-мим сүз юк Комиссия башлыгы, ниһаять — Хәзер институтка юл тогыгыз! дигәч, комиссия әгъзалары, дәррәү күтәрелеп, ишеккә юнәлде Әмма башлык берсенә ым какты — Ә сез калыгыз, бер минутка' Юлыннан туктатылган кеше текә маңгайлы, сирәк чәчле, урта яшьләргә якынаеп килүче, кип яңагына һәм күзләренә караганда, татар кешесе иде Менә бу иптәш, республика БХСы майоры институтта инде бер атнадан арп.гк эшли, диде ханым, миңа ясаячак эффекттан алдан ук канәгать калып. Йәгсз әле. ниндирәк эшләр майтара алдыгыз"’ Инсгитугтаг ы психологик халәт мине кызыксындырмады, әлбәттә Күбрәк гараж, склад, спорт базасы, ашханә тирәсендә булдым Хәзер- io бернәрсәне ачыкладым ягулыкны кычкыртып урлыйлар, машина йөртүчеләр сәгать санын арттырып яза. ректор шоферы уку-укыту мастеры акчасын алып яга. Башка күзәтүләремне язып бирермен Майорны шак гар катып тыңлаганда, күтләр маңгайга менде, колакларның кызарганын сизеп гә. каршы яктагы көзгедән күреп гә торам Явыз мәкер шулай таң калдырды. Иптәшнең вак-төяк ачыш тары мине борчымый, бх «үсеш кыенлыклары» нмчөмә Мәскәү тикшерүче тәренең актларын бизәмәде инде. Үрмәкүч минем тирәдә күнгәннән җәтмәсен кора башлаган, үзем ваемсыз, гамьсез, саксыз һәм сансыз булып, баскычы алынган салам түбәдә утырам икән, шоферлар урлаган бензинны сибеп, ут гop race генә калган. Соңыннан барысы да ачыкланды Майор төп «көчләрдән» элегрәк килеп, кунакханәдә урнашып, читтән торып укучылар төркемендә югалып. аралашып, башын юләргә салып, склад, гараж, бинаның аскы катында урнашкан ярдәмче бүлмәләрдә йөреп, күргәнебезчә, әллә ни майтара аямаса да, шактый имеш-мимешне ишеткән, күргән, теркәгән. Склад мөдире белән шундыйрак «тәҗрибә» уздырып караган. Хатынның исемен алдан белешеп, төче генә сүз башлап җибәргән. — Сәлам бирдек, Анна Алексеевна! Аңа гадәттә Нюра апа, Нюра түти дип кенә эндәшәләр. Бу ыспай ирегетнең шулай сүз катуы шактый усал мөдирне дә эретеп җибәрә. — Кем буласың, энем? — Сез кызык кеше, Анна Алексеевна, оныткансыз да, без бит үткән ел ректорнын квартирасын яңартканда, батареялар, олифа, пыяла, кадак алган идек. Быел безне дачасын төзеп бетерергә Казанга җибәрергә ниятли. Сездә ниләр барын белешеп алырга кушты. Бер-ике литр спирт та яздырырмын, диде. Анна Алексеевна—күпне күргән кеше, тәти егетнең бик үз булып, озын итеп сөйләшүен ошатмый башлый. — Кирәк булса, үзе әйтер, проректорын җибәрер. Майорга уйлану өчен материал бар. Мөдир үткән .ел ректор квартирасына төзелеш кирәк-яраклары китүне инкарь итмәде. Ә соңрак хөрмәтле Анна Алексеевна белән документ күрсәтеп сөйләшербез... Склад мөдире — бик эшчән, исраф итүләрне өнәмәүче, чын хуҗа кеше. Ләкин теленә шайтан гына түгел, газраил үзе төкергән. «Тәти егет»нең милициядән икәнен белгәч, үзенең шулай алданганына бик нык гарьләнә, әлеге очрашуны институт буйлап сөйләп йөреп, соңыннан майорны складына якын да җибәрми. Пенсия яшендәге хатын белән сугышып булмый бит. ’ Таба алган җитешсезлекләрне теркәгән кәгазьләрен тапшырып, җитәкчедән уңай бәя алгач, майорның минем белән ачыктан-ачык сөйләшәсе килеп китте. Гаражда тәртип урнаштыру, ремонт эшләрендә нарядларны дөрес ябу һәм башка хуҗалык эшләре буенча «дусларча» киңәшләрен бирде. Рәшит атлы икән. Комиссия терәге, кунак кеше, тыңламыйча булмый. Сизеп торам, күңел түрендә бик тә әйтәсе килгән, миен бораулап, бимазалап торган уе бар. Ул—һәркемгә мәгълүм «фәлсәфи» характердагы фикер булып чыкты. — Безнең халыкны мин аңламыйм, бер-берсен батырырга, төрмәгә тыгарга әзер... Ә менә Кавказ халкы ничек дус, тату яши, милиция профессорны яклый, профессор, кирәк чакта, үзенең сакчыларын коткара Ике кулның бармаклары төсле аралашып, яклашып, терәлеп яшиләр. Мин ир-егетне тыныч кына тыңладым, бүлдермәдем, вөҗданын аз-маз гына корт кимерсә дә. яхшы бит. дип юрадым — Соң, сезне икенче шундыйрак эш белән җибәрсәләр, мәсьәләне грузиннар күзлегеннән чыгып бәяләргә тырышып карагыз әле! — дидем. Комиссиянең беренче рәсми эш көнендә үк институтны танырлык түгел: умарта оясыдай, малай-шалай таяк тыккан кырмыска түмгәгедәй зил-зиләбә килә. Мондый җанлылык беренче сентябрьдә дә һәр ел булмый. Коридор тан&пп йөзләр белән тулы, максатлары төрле: беришесе мәзәк эзләп килгән, икенчеләре чакыру көтеп йөри, өченчеләре, ректор шымчылары абайламый калганда, шыпырт кына тикшерүче янына чуму хыялы белән килгән. Теләктәшләр, дуслар, дошманнар, гайбәтче озын гелләр, элек «идән астында» утырган халык, битарафлар — барысы бергә буталган. Әлегә партбюро бүлмәсенә берәүне дә кертмиләр, «планерка» бара, һәр әгъза каршына төгәл бурыч куела: «хатта китерелгән һәр өтерне, ноктаны төбенәын да арзанракка ычкындырмас?.. Бу юлы инде җыелыш горкомның күпчелек бюро әгъзалары, өлкә парткомиссия рәисе һәм коммунистларының йөз процент катнашы белән вакытында башланып китте. Ябык партия җыелышы. Залда яртысы пенсия яшендәге адәмнәр, институт эшен җилкәләрендә алып баручы, мине яклыйаңлый алырдай кешеләр «баррикаданың», ишекнең теге ягында калдылар Мәсьәләне бөтен коллектив белән тикшерергә дигән тәкъдимне партаппарат кабул итмәде. «Без коммунист Галиуллиннын персональ эшен тикшерәбез».— дигән арзанлы демагогия җиңде. Җыелыш алдан ук ныклап һәм һәрьяклап әзерләнде. Инде шактый сузылган, туйдыра башлаган бу галәмәтләргә нокта куеп кайтасы дип. 130 өлкә парткомиссия рәисен үк җибәргәннәр. Ул үзенең максатын, вәкаләтен шәһәр комитетында беренче очрашуда ук ачыктан-ачык әйткән, коммунистлар ничек хәл итсә, өлком шуңа риза, партиядән чыгарып, эшеннән азат итүгә дә каршы түгел, дигән. Бу фикере шунда ук егерменче гасыр элемтәсе ярдәмендә миңа килеп җитте, җыелышта бу тәкъдимне беренче булып сүз алган хат авторы Урманов кертте. Липатникова каләменнән төшкән бәяләмәдә институт тормышы, башкарылган эшләр турында чирек уңай сүз дә әйтелмичә, мөмкин булган бөтен җитешсезлекләр. үсеш кыенлыклары, бездән тормаган проблемалар бер кеше өстенә өелгән. Бәялә рус теле арсеналында булган тискәре сыйфатлы эпитетлар мул кулланылган, буяулар тыңлаучыларның хисенә, психикасына яман тәэсир итәрлек, йомшаграк нервлыларны авыруга сабыштырырлык куе төсләрдә бирелгән. Тикшереп, уйланып, шикләнеп вакыт уздырасы түгел, кулга йозак кидереп, алып кына кисәсе гаеплене. Эшләп торган кеше турында бармактан суырып чыгарып, юкны бар итеп шундый усал, миһербансыз нәтиҗәләр ясап булуына үз колагым белән ишетмәсәм. хәзер дә күчермәсе алдымда ятмаса. билләһи. ышанмас идем. Кеше күңеленең иң тирән катламнарында яткан азгын хисләрен уятып, җитәкчегә яисә башка берәр затка каршы һөҗүмгә күтәрү алымнары бездә ифрат яхшы эшләнгән икән Липатникова бу мәсьәләдә җитлеккән, партаппаратнын кеше рухын сындыра алырлык бик күп алымнарын ифрат иҗади үзләштергән булып чыкты. Комиссия эше йомгагы бәяләмә язманың исеме генә дә теләсә кемнең шиген, икеләнүен. ышануын, өтек өметен чәлпәрәмә кигерерлек иде Андый хокук бирелмәү сәбәпле, татар теле кешене каһәрләүгә артык җайланмаган, үсмәгән, шуңа күрә атаманы язылган гелендә китерәм -О серьезных нарушениях и недостатках, нездоровой обстановке в Елабужском государственном пединституте и неправильных действиях, повелении ректора, члена КПСС г. Галиуллина Т Н ». Эчтәлектә «шыксыз үрдәк бәпкәсе- турында бер генә уңай фикернең дә урын ала алмавы аңлашылса кирәк Аннан килеп, һәр нәрсә фирка исеменнән эшләнә, ә аңа тел тидерергә дә. кагылырга да ярамый иде әле. Аерым кешене төрмәгә озатып була, ә партияне хөкемгә таргып кара?! Ул биргән мөмкинлекләргә, чиксез иреккә, хакимияткә кызыгып, шактый намуссыз, йөрәгендә изге утсыз кешеләр кереп тулды да заманында аның сафларына. Рәис «гөнаһлар дәфтәрен» укып бетергәч, мине яратмаган, миннән гарык булган, туйган кешеләр дә сулышлары бетеп, югалып калды лар Тып-тын Патша туган тантаналы мизгел диярсең Авыр тынлыкны таратып, сорау бирергә батырчылык игкән кеше дә табылмады хәтта Әлбәттә, институтны тикшергән комиссиянең әлеге нәтиҗәдә чагылган мина карата күралмаучыл мөнәсәбәте элек мине аклап, яклан килгән, битараф укытучыларны да аптырашта калдырды Кем инде батып барган көймәгә төшеп утырсын! Сөйләүчеләр бихисап күп булды, җыелыш сигез сәгатькә сузылды L l гл г 1.1 иг гл Р сүзләр, шәхси үч алү, үпкәсен рәхмәтен хуплавын әйтеп калырга ашыгу. Зал мунча ташы кебек кызды, су ташласаң, пар күтәрелер сыман хәлгә килде бер мәлне һәр нотыкчының үз сейләү .11ымы хо гкы, фигы ie бар Берсе нахак бәла ягудан, әрләүдән, тәрбияләүдән, акыл сатудан тәм тапса. икенчесе купшы мактау юлына баса, өченчесе килгән-ки ггән буш кул бе ын катмыйм. сөйләгән сүз, аткан ук булмаса да. ярап горыр шунда гип. буш җөмләләр, гомуми сүзләр гезегг китә Соңгылары миңа бераз я i иторь». тынычланырга мөмкинлек бирәләр Вакыт узып, әлеге хәлләргә башкачарак карарга мөмкин тек тугач, минем бу җыелышны нишләптер океанга тиңлисе килде Аның тозы, җылылыгы төрле җирдә төрлечә була диләр Ә давыл бөтен пычракны. күбекне, башка файдасыз нәрсәләрне астан өскә чыгарып, яр буена ыргыта Бу очракта «күбекнең» мөһим өлешен өлкән буын ир-ат халкы тәшкил итге. Иң явыз, .миһербансыз сүзләр алар авызыннан чыкты Ни өчен безнең халык олыгайган саен шулай шәфкатьсезгә әйләнә икәнен өздереп әйтә алмыйм Күрәсең, ирлек хасияте кими барган саен, кеше вагая. 1иенен саный, үзеннән яшьрәкләрне күрә алмый башлый. Арткан үч. көнчелек якыннарга, бергә эшләгән оешма кешеләренә күчерелә Пенсия акчасының тормышның очыночка ялган баруга җитмәве дә аны гарьләндерә Машинада узып киткән шома чырайлы һәр түрә аның шәхси дошманына әйләнә. Эшләгәндә җыела килгән үпкә, каргыш, аяу да кайчандыр бер түгелергә, тышка чыгарга тиеш. Кая соң гыйлемле аксакаллар'” Халкыбызның илаһи йолалары шулай югалып, ташкан астында калдылармыни? Аяныч! Өлкәннәрнең явызлыгы, кемнедер күрә алмавы (сүз минем хакта гына түгел, аларга барыбер, мине алыштырган ректор белән дә шул ук «операцияне» тизрәк һәм уңышлырак башкардылар), минемчә — шәфкатьсез. мәксез, кешелексез җәмгыять тәрбиясе, шәхеснең бәясе бетү нәтиҗәсе. Җыелышта төрле тамгалар ябыштырып, шәхси үпкәсенә иҗтимагый. сәяси яңгыраш сөмсере бирергә тырышып, чәпчеп миңа каршы чыккан кешеләрнең күбесе—пенсионерлар. Урманов. Арсланов. Насый- бул.тин. Гайнуллин. Елизов кебек кешеләр иде Аларның мине «үзләренеке» дип кабул итмәвенә шатланып та куям. Алар рәтенә басмавым яхшы— хәзер яшьләр күзенә күренүе бик тә читен булыр иде. Гомумиләштерүгә һич кенә дә дәгъва итми торган тагын бер күзәтүем: кыенлык килгәндә, иҗтимагый фәннәр һәм педагогика укытучыларына ышыклануы суга таяну белән бер. алар һичкайчан да кеше өчен башларын бүкәнгә куймас икән. Эш гөрләп барганда, син аларның мәсьәләләрен хәл итә, китапларын чыгарыша, диссертацияләрен яклауга булыша, чиратсыз машина алып бирә алганда, алар һәрвакыт кул астында, яныңда тора, -көйгән ис» килә башладымы, бар да яныңнан таяр: туганнарыннан телеграмма суктырыр, конференциягә чакырту оештырыр (хыял дисән—диңгез), әмма җыелышка килмәс, килсә дә чыраена күпмәгьнәле битарафлык чыгарып. мода журналын актарып утырыр! Ә сиңа каршы чыгыш ясарга җыенганнары шифаханәдә ятса да. качып чыгар, барыр сәяхәтен кичектерер, туганын күмәргә кайтмас Менә шундыйлар алар Маркс оныклары. Макаренко варислары. Бик үк тугры булмаса да. бик үк тугры түгел бәндәләр дә изгеләр кебек чыгыш ясый. Миңа хәерхак кешеләр бер тирәгәрәк җыелышып утырганнар, берсе өстәлдәге рәсемнәрне өйрәнә, икенчесе тәрәзә рамаларындагы тутыккан тупсаларны барлый, өченчесе күршесе белән гәпләшә. Аларның мине яклап урыннан күтәрелерлекләре юк. ректорга якынлыклары өчен бүгенге очрашуга алып килгән хатта алар i искәре геройлар рәтендә, һәркан- сына берәр тамга салынган. Аннан соң. алар һәр җыелышта нотык тотып, каешланып, керләнеп беткән кешеләр түгел. Кулуарда чыгыш кирәксә, рәхим ит. ә трибунага чыгып Андыйлар әнә алгы рәтләрдә утыра. Ректорларын берәү дә якламаган дип уйлый күрмәгез берүк Андыйлар күбрәк тә иде. Калай әтәч кебек кызып-кызып сөйләүче яшьләр шактый булды. Институтта эшләп, ялга чыккан саф күңелле хатын-кызның мине кызганып, хаксызлыкка гасабиланып. җаннары меңгә өзгәләнгәнен, күңелләре ихласлыгын күрсәгез иде' Фәридә Морадый- мова. Саимә Латыйпова кебек олы рухлы шәхесләр трибунадан жы- лыи-җьглый сөйләделәр, акылдан шашмаска, әхлак кагыйдәләрен онытмаска чакырдылар. Әмма хискә корылган чыгышларга эзлеклелек, дәлилләр җитешми 132 Сүз бирү тәртибе исә нык уйланылган Чөнки яманлыкка юнәлеш биреп торучы үзәк бар. президиум алар яклы. Тарихны искә төшерегез Оешканлык, үз көченә ышану 1917 елда аз санлы большевикларга властьны үз кулларына алырга мөмкинлек бирде. Кырык өченче аудиториядә үзем өчен тагын бер «ачыш» ясадым. Кеше үзенә турыдан-туры кагылмаган хакыйкатьне, әрнүне, сызлануны, гарьләнүне аңларга һәм күрергә өйрәнгәнче, явызлык, кабахәтлек дәвам итәчәк, жәмгыять әхлакый үсешендә дини һәм рухи дөреслекләрдән баш тарткан, аларны анафемага биргән урында таптаначак Җавап сүзгә мин үземчә чын-чынлап. озак итеп әзерләндем Әмма бу жыелышта әллә ни майтарып булмаслыгын аңлавы кыен түгел иде. Парткомиссия бернинди иллюзиягә дә урын калдырмаслык итеп «эшләгән». Миңа алдан. Казанда ук билгеләнгән жәза бирелмичә, халыкка өйгә таралырга рөхсәт булмаячак Арыган, талчыккан кеше исә теләсә нинди тәкъдимгә риза, тизрәк бу тынчу залдан чыгып китәргә генә кирәк' Ике чыгыш тыңлыйсы калды институтның партбюро секретаре Г Петровның сөйлисе бар һәм шәһәр партия оешмасы хужасы нәтижә ясарга тиеш. Беренче ора гор белән институтка бер чорда килдек, базаларыбыз бергә тәгәрәшеп үсте, бер табактан ашаган, эчкән ризыкның исәбе-хисабы юк. Партбюро секретаре булып теләп, тәмләп утыра. Сүзгә осталыгын. жөмлә төзи белү, юморны сигемләү сәләтен күрсәтергә мөмкинлек бар. һәрвакытта тыңлаучы табып була. Фәнни эше барып чыкмады Алдан Казан университеты, аннан Ленинград педагогия институты аспирантураларында укып, һәртөрле белем күтәрү, ижат ялы. командировка кебек мөмкинлекләрне ахыргача кулланып га. диссертаңиясен очлап чыга алмагач, ул бу эшкә кул селтәп, физиканы ташлап, политология белән шөгыльләнә башлады Тән чирне үзеннән чыгару юлын табарга тиеш барыбер. Үземә кешеләрчә, хәтта дусларча мөнәсәбәтенә шикләнмәгән егетем бер мәлне кискен үзгәрә, кирәксә-кирәкмәсә дә тәртәгә гибә башлады Гаеп үземдә дип уйлыйм Хикмәт шунда: югары уку йортларындагы кайбер укытучыларга кандидатлык, докторлык диссертациясен яклама- саң да. фәнни һәм методик әсбаплары булса, доцент, профессор исемнәре бирелергә мөмкин. Әлбәттә, кемдер бу эш артыннан армый-талмый йөрергә, жаваплы кешеләр белән очрашырга, аңлатырга, исбатларга тиеш Доцентлык кенәгәсен кесәсенә салуга, фирка секретареның аркасы уклау йоткандай катты Аңа эчке, рухи йозен ачу һәм үзен күрсәтү өчен менә шундый бөр терәк кенә кирәк булган икән Шуңа күрә хәзерге чыгышының да мина каршь/ буласына шикләнмәдем дә диярлек Шик нигезле булып чыкты Ул. шикаятьтәге күпчелек фикер горне яклан; «Мин аңа бу житсшсезлекләре гурыида әйткәләдем, әмма соңгы вакытта ул беркем белән лә санашмый, кеше сүгенә ко гак салмый, бюрократлашып житге һәм ректорга бу бозыклыклары өчен җавап бирергә вакыт», дие тәмамлады сүзен пединститут коммунист тары житәк- чесе. Сүзне Алабуга хуҗасы татар жире тудырган үзенчәлекле шәхесләрнең берсе II Курмашев алды Баһадир гәүдәсе, салмак йөреше, өлкәннәр белән сөйләшкәндә, үз фикеренә ябышып ягмыйча. .•йгкон белән килешә белүе ярдәм иттеме, хәзер тәгаенләве кыен, әмма ул гомерен табынның гүрендә, үрнәк-өлге җитәкче бу тарак уздырды С әйдәшкәндә. халык теленнән иңгән берәр акыллы гыйбарәне күзәтүне, әйтемне вакытында кыстырып куя белә Гагарчасы чамалы түрәләр анын мәзәкләреннән, сөйләкләреннән, үзләрен урынлы мактап куюыннан мөкиббән китеп, аны гел үзләре белән йөрттеләр Өлкә комитетының беренче секретаре итеп Усманов рас тангач Курмашев аның якын киңәшчесе, сердәше, яраткан аксакалы булып китте Алабуга партия оешмасын җитәкләү, түшкә РСФСР Югары Советы депутаты билгесе тагу, соңрак тыныч кына «Кама» агропромы рәисе булып күчү, кыскасы, тормыштан үзенә кирәген алып калуга юл ачу — Усманов мәхәббәтенең җимеше иде. Безнең тоталитар җәмгыятьтә менә шундыирак кешеләр аеруча рәхәт, тыныч гомер кичерәләр шул. Бу юлы Йолдыз Вагыйзовичка хәйләкәр осталыгын җыеп, ректорны да рәнҗетмичә («астына су керсә дә, барыбер үзебезнең малай»), коммунистлар һәм өлком кешесе алдында да абруен төшермичә, җыелышны ипле генә төгәлләргә кирәк иде. Болай да авыр дөньяны без үзебез катлауландырабыз,— диде ул.— Кулга кул тотынып, бер түгәрәктә йөрисе урынга, бер-беребезгә баз казыйбыз, кешене шунда төртеп төшерергә омтылабыз. Бу дусларча да, заманча да, коммунистларча да түгел. Сез бит барыгыз да иң кимендә югары белемле, акыллы кешеләр. Менә горком күпме вакыт инде бары тик институт белән мәшгуль. Эшкә килеп керсәң, сездән берәресе көтеп утыра, кемнәрдер канәгать түгел. Ректор турында. Кемдер барыбер эшләргә тиеш бит ректор булып. Иртәгә мин килсәм, белеп торам, минем өстән дә барыбер язачаксыз. Алай ярамый, иптәшләр, бетерергә кирәк бу тәртипсезлекләрне... Әйе: берәү урлый алаша, берәү карый тамаша. Партаппаратның төп максаты — үзенә охшамаган, каршы төшкән кешене әхлакый имгәтү, рухи буйсындыру. «Кеше бар—проблема бар, кеше юк — проблема юк». Бу гыйбарәне Сталин үлеп яраткан, диләр. Тиран кешене физик юкка чыгаруны күздә тоткандыр, әлбәттә. Әмма шәхесне әхлакый сындыру, психик имгәтү дә вакыты белән физик югалтуларга торырлык иде. Шәрәфетдинов «эше» «Эше» сүзен укыгач кайберәүләр мавыктыргыч детектив көтәр. Әмма бу язмада сүз гадәти бер вакыйга, аппарат уеннарының гыйбрәтле бер «эше» турында барачак. Урманов белән Быкова иптәшләрнең ул чорда Соломенцев җитәкләгән оешмадан әйләнеп кайткан хатларында икенче «халык дошманы» (беренчесен, чуваш кардәшләр әйтмешли, «үсепес тип пеләпес»), институтның Чаллыдагы факультеты деканы Зиннур Шәрәфегдинов булып чыкгы Яшь кеше өстенә пычракны кызганмыйча, подаукалап тондырганнар. Санап бетерерлек түгел: факультет суыткычын өенә алып киткән, тыйнаксызлык үрнәге күрсәтеп, биш бүлмәле менә дигән фатирга кереп утырган (өч баласы барын, әнисе аның белән яшәвен әйтергә яхшысынмаганнар), үзен тәкәббер, эре тота, милли хисләренә ирек бирә, туганы, ата хөрәсән Гавазга ике-өч ставка түли, институт машинасы белән туган авылына кайтып килгән һ. б. Шул гаепиамәләр буенча Липатникова бригадасы тулы тикшерү оештырды, мәсьәләне партия җыелышына чыгарды. Әйтергә кирәк, Шәрәфетдинов балтасын коега төшермәде, үзенең хаклыгына ышанычын югалтмыйча, үзен кыю тотты. Аның егетлеге ике мәсьәләдә ачык күренде. Парткомиссия эше нәтиҗәсен тикшергән җыенда ул. кешеләргә яла ягу, микроклиматны бозу, туктаусыз хатлар язуы өчен профессор Ур- мановның «шәхси эшен» көн тәртибенә кертүгә иреште. Парткомиссия һәм райком вәкилләре мондый борылышны көтмәү сәбәпле, югалып калдылар. Гомер буена алдан күрсәткән, сызылган юлдан йөрергә өйрәнгән кешеләр өчен буразнадан читкә чыгарудан да куркыныч нәрсә юк. Ул гына да түгел, Зиннур Тәлгатович кат-кат чыгыш ясап, дәлилләр китереп, халыкны «көрәшкә» күтәреп, Урмановка каты шелтә бирдерүгә иреште. Табигый буларак. КПССнын Чаллы Комсомол районы комитеты. Урмановның үзе өстеннән яза башлавыннан оркеп. «первичка»нын карарын расламады. Бездән соң килгән буын коллык рухыннан җиңелрәк арына. Алар һәр әйткәнгә разый булып тормыйлар, үз фикерләрен ярып сала беләләр Вакыйганың 1986 ел башында барганлыгын, яңартып коруның әле беренче иртәнге нурлары гына күренә башлаган чор булуны да онытмыйк «Үз эшенә йөрәген, җанын-тәнен биргән кешеләрне җәберләү, кызганычка каршы, безнең җәмгыять өчен гадәти хәл»,— дип яза «Известия» газетасы (1990. 3 август). Җөмһүрият парткомиссия рәисенең икенче максаты да бар икән: Шәрәфстдиновны деканлыктан азат итү Бу хакта сөйләшүгә инде райкомда нигез салынса да. җыелышта күтәрергә нигәдер базмадылар. Яшь декан белән шундыйрак аңлашу булды — Безнең илдә кешегә бәяне эшенең нәтиҗәсенә карап бирәләр. Дөрес. Чаллыга факультетлар белән күчеп, биредә шактый эш башкардыгыз. Яңа бинаны коруда да. тулай торакны төзүдә дә сезнең өлеш бар Шул ук вакытта онытмыйк, бу объектларны шәһәр салып бирде,—диде аппарат кешесе, мактавында чама хисен югалта баруын сизеп Тикшерү күрсәтүенчә, сез төп эшегез, үз Вазыйфаларыгыз белән аз шөгыльләнгәнсез! — Мәсәлән?—диде декан, кыска сөйләү үрнә1е күрсәтеп. — Бармакта саныйм. Соңыннан дәгъвасы булмасын Чаллыда урнашкан факультетларда дус. эшчән коллектив тудыра алмагансыз Хат язу осталары Урманов белән Быкова кайда эшлиләр? Сездә? Алар ректор өстеннән туктаусыз яза. коллективның астын-өскә китерә, безгә дә тынычлык юк (менә бит ничек борып куеп була мәсьәләне) Димәк, тәрбияви эш сезнең тарафтан начар куелган Яныгызга шактый туган-тумачагызны. дус-ишегезне җыйгансыз. Дүртенчедән, юрком секретаре, ничек әле фамилиясе, кыскасы, баш идеологыгыз сезне Мәскәү самолетыннан төшкәндә, бик арыган, таушалган килеш күргән Шәрәфетдинов бу уйдырма гаепләүләрне «бусагадан» кире кага. «Деканлыктан, бәлки, вакытлыча китеп горырга кирәктер сезгә, дөньялар тынычланганчы», - дигән тәкъдим дә кабул ителми «Мине, һәрхәлдә. гыйльми совет сайлап куйды, ул хәл итәр», дип кенә җавап бирә Мин янә яшьләр өчен шатланам боларда партия сүзеннән урманда бүрегә юлыккан кеше төсле кот чыгу, сүзсез буйсыну, курку рухы малай чакта Сталинны күмүне күргән кешеләрдәге тосле ямьсез, бозык төс алмаган. Миңа «Эшеңнән китү хакында гариза яз», дисәләр, шунда ук каләм белән кәгазьгә ябышып, шундый җигешсезлекләрсм булуга карамастан. озак еллар буена ышаныч күрсәтеп, ярдәм игеп эшләткән өчен партиягә, министрлыкка рәхмәтләр әйтеп, укытучы эшенә күчерүне сорар идем (соңрак нәкъ шулай китеп тә чыкты) Ә яшьләр кулга каләм алырга да. тезне җиргә иңдерергә дә ашыкмый. Миңа иң кыен мизгелләрдә, үзләренең репутацияләрен бозу, кемгәдер ошамау кебек нәрсәләр белән санашмыйча, нәкъ менә Шәрәфе!- диггон кебек яшьрәк буын ярдәмгә килде Минем белән бергә ar ray яшьләрнең фәнни, эш буенча үсүләренә зарар китермәде кебек Кеше язмышы өчен янып-көеп йөрү а тарның үзләрен дә үстерә тибеннәрен знрәкләггдерә. гражданлык рухларын ныгы га Хәзер әлеге егетләрнең берсе ректор, икесе проректорлар дәрәҗәсенә күтәрелүләрен искәртеп узу белән генә чикләнәм бу урында. Липатникованың башкаладан ияртеп килгән, урында габылган күп санлы ярдәмчеләре РСФС Р хокук кодексыннан «җитәкченең туганнан туганы турыдан-гуры ярдәмчесе, урынбасары бу гып эшли а тмый» дигән аңлатма габып бирәләр Ә Шәрәфе! динон. нарт комиссия санап чыгаруынча. минем әтинең гуган сеңслссенен малае икән Зиннурга «Үзегез гариза язып эштән китсәгез, яхшырак булыр».— дигән киңәшне бөтенләй бушлай колагына пышылдадылар. Шәрәфетдинов: «Мин берни дә язмаячакмын!»— дип. райком бинасыннан ук чыгып китте. Безнең күз алдында, сөйләсәң кеше ышанмаслык гаҗәеп бер метамарфоза пәйда булды: Татарстан коммунистларының өлкә парткомиссиясе рәисе безнең шикелле үк кеше рәвешенә кайтып төште. Сүзләре шаяру кебек, әмма тавышында үтенеч, сорау. «Әйтсәм, әйтим инде. Мина. Шәрәфетдиновны деканлыктан азат итү турындагы приказның күчермәсеннән башка. Казанга кайтырга рөхсәт юк. Зинһар, шуны эшлик инде! Әмер — секретарьдан». Партаппарат кешеләрен кызганып чәчләр агарды, яшь гомерләр үтте инде. Баш бирмәс Шәрәфетдиновны. гаризасыннан башка, парткомиссия басымы астында, төрле уйдырма сәбәпләр табып, эшеннән азат иттек. Ә икенче көнне декан, кодекстан соңрак дөнья күргән, аңлатмалар китабын күтәреп килде. Мәгълүм параграфта буйсыну турыдан-туры булган очракларда да. сайлап куела торган урыннарны (декан биш елга гыйльми совет тарафыннан, яшерен тавыш бирү юлы белән, сайлап куела) җитәкченең туганнан туганы рәхәтләнеп били ала, дип ачык, төгәл итеп язып куелган Акка кара белән. Әмма инде соң. Мин — янәдән аппарат уены корбаны Приказ күчермәсе өлком парткомиссиясе рәисе кесәсендә мәркәзебез Казанга китте. Шәрәфетдинов каршында мин икеләтә гаепле кеше: әүвәл факультетына Хәй Урмановны алып кайтып утырттым (үзең тапкан мал. капчыгың тутырып ал. дип әйтерлек хакы да бар иде аның). Аннан бик үк законлы булмаган приказ «селтәдем». Шулар өчен күңел җәрәхәте әле дә саркып тора. Шул көннән алып миемне бер уй бораулый. Партиягә рәхмәтләр укьпанда, без кемне күз алдында тота идек соң. күзгә күренмәгән, капшап карап булмаган идеалнымы, рәшәнеме, әллә аның башында утырып, халык исәбенә болытсыз күк астында, «махсусларда» ял итеп, сәламәтлеген төзәтеп, олы эшләр белән шөгыльләнәсе урынга, яшь җитәкче Шәрәфетдиновны мәкерле юллар белән булса да эшеннән алуны намус эше санаган аппаратның аерым кешеләрен шулай зурлыйбызмы? Хәер, Шәрәфетдинов нибары берничә ай «бәйсез» доцент булып, түшәмгә төкереп яшәп кала алды. Коллектив аны әүвәл кафедра мөдире итеп сайлап куйды, аннан деканлыкка кайтарды. 1990 елда Чаллыда республикада өченче мөстәкыйль педагогия институты ачылгач, ул аның ректоры итеп билгеләнде. Кайчандыр Шәрәфетдиновны деканнан азат итүгә «ирешкән» Р Беляев («әмер» биргән секретарьны мин шунда ук таныдым) үзе дә аппарат уеннары корбаны булып, өлкә комитетыннан китте. Күрше авыл малаена. Чаллыда эшләгәндә, ниндидер үпкәсе, әйтелмәгән «васыяте», үче булгандыр. Номенклатура, кемнедер «акылга утырту» җае чыкканда, форсатны кулдан ычкындырмый торган иде. Язмыш аларны тиңләде. Аксубай киңлекләрендә бер-берсенә сыенып утырган, борын-борыннан уртак базарлар корып, шатлык-кайгыны бүлешеп. киленнәр алышып яшәгән Карасу белән Шәрбән авыллары чишмәләре суын тәмләп, болыннарын таптап, урманнарын гизеп үскән 3. Шәрәфетдинов белән Р Беляев хәзер икесе дә институт ректорлары. Данлыклы КАИ. КХТИ кебек шәһәр уртасындагы иң яхшы биналарга урнашкан инс! и тутларның татар халкына күпме файдасы тия торгандыр, төп милләт вәкилләреннән җитәкчеләр, укытучылар, студентлар күпмедер — әйтә алмыйм, алар күбрәк үзәктәге министрлыкларга хезмәт итәләр, ә Чаллы педагогия һәм Казан мәдәният институтларының милләтебезнең рухи, әхлакый, сәяси үсешен, туган телебезнең, әдәбиятыбызның киләчәген билгеләүдә иң мөһим кылларын кулларында тотып баручы көчләр булуы бәхәс уятмас кебек. Бер тәртәгә җигелеп, тартасы гына калды авыр йөкне күрше авыл егетләренә, бер-берсенә карага миһарбан- лылык һәм шәфкатьлелек үрнәкләре күрсәтеп. Вак-төяк үпкәләрне онытып! 136 Җитмепгенче-сиксәненче елларда Алабуга горкомында булган кеше хәтерләми калмас: икенче катка күтәрелгән унайга «районный алдынгы пропагандистлары» дигән мактау тактасы эленеп тора Җиренә җиткереп эшләнгән стенд, күләмле рәсемнәр битараф калдыра алмый. Хуҗалар утырган якка узганда, алар сине тутыккан кадак төсле бер ноктага төбәлгән, тоныклана барган күз карашлары белән озатып, әйтерсең лә. фатиха биреп калалар. Алабуга пединституты укытучылары Сәхибуллин белән Хәйруллинның фотолары икесе янәшәме, чиратлашыпмы, бу күргәзмәдән төшмәделәр Ике аерылмдс дус! Ирләр татулыгы турында күпме дастаннар, риваятьләр чыгарылган, шигырь-романнар язылган?! Мондый ахириләрне татарын Әсәк белән Косәк дип йөртә. Фикерләү рәвешләре, тормыш юллары, кылган гамәлләре, иртәнге хыяллары, тирәлеккә мөнәсәбәтләре аларны шул чаклы якынлаштыра, тышкы охшашлыклары да бераз килсә, алар Сиам игезәкләренә көндәшлек тудыра алырлар иде Биографияләрендәге уртак гомуми урыннарны саный башласаң, кул бармаклары гына җитмәс. Белем урта мәктәптән, югарысына чаклы, читтән торып алынган Ул чорда Казанда кадрларны кирпечтәй «сугып» торган югары партия мәктәбе бар иде Эштән аерылмыйча уку ул чорда кешенен активына языла, күкрәк киереп, мактанып йөрерлек бер нәрсә иде: янәсе, көндез укып, ыштан туздырып йөрми абзагыз. белемен лә куш учлап ала, якты киләчәкне якынлаштыруга да үзеннән 1амәли өлеш кертә Әнә бит Горький каләменнән төшкән бер герой да: «Уку кеше исәбенә яшәү түгелме сон ул?» дигән сорау куя Сәхибуллин белән Хәйруллинның көндез укырга мөмкинлекләре дә булмый Икесе дә Боек Вагай сугышында катнашып, шактый батырлыклар күрсәтеп, фронтовиклар дулкыны белән халык хуҗалыгына килеп кушылалар һәм шактый еллар дәвамында партия һәм совет номенклатурасы дигән «хезмәт армиясе» сафын Морты районында бизиләр. Хрущев заманында кыскартылгач. Алабутаны бәхетле итәләр Әхәт Сә- хибуллонич сигез-тугыз ай тирәсе яна горкомнын беренче сәркатибы вазифаларын да үтәп ала. Әмма тупаслыгы, дорфалыгы, ни тәртибен белмәве һәм агымдагы хәлләрне ходай кызганмыйча биргән юан гавышы белән, күк алласы Зевс кебек, күк күкрәтеп кенә хәл итү юлына басуы өчен каты себерке белән, ягъни башка эш урыны тәкъдим ителмичә, куыла. Әүвәл озак кына шифаханәдә ял итеп ала (партаппарат бу алымны бик тә яратып «эшкә» җигә иде), шунда киләчәк язмышы турында уйлана башлый. Горкомнын җайлы бүлмәсендә утырганда ук. шәһәрнең аргы чигендә, буш. иркен кырда, дүрт катлы затлы бинада урнашкан оешма күңелен кымтырыклаган аның «Күр әле син. яшь егетләр, чибәр кызлар, кирәкле эшемне кырган кешеләрдәй, бинага бер керәләр, бер чыгалар, шәһәрдә дә. кәҗә тәкәләредәй сикерешеп, тыз-быз килеп йөргән булалар Ә әрәм тамак укытучылары! Державага тиенлек файдалары юк. нечкә муенны та гегукка ii.iii.in поргфе и. күгәреп Һааа 11.1 i uii.i j n.ni ки I • i.-p яныңнан Бюрога чакыртып, кирәкләрен бирәсе иле дә. өлгерә алмый калдым Кемнәр генә хөкүмәт акчасын кесәсенә салып ятмый институтта: Гитлер эзәрлекләвеннән качкан Австрия яһүдс. сатлык җаннар токымы, башы Ссбсрдә черергә тиешле Кырым татары. Саратов өлкәсеннән куылган немецлар дисеңме, һәммәсе балга очыгг килгән кортлар Партия йогынтысы җитешми. Миңа калтай гомеремне яшь буынны коммунистик рухта тәрбияләү эшенә багышларга кирәк булыр'» Институт ректоры горкомнын элеккеге беренчесен партия гарихын- нан өлкән укытучы игеп алырга шатланып риза була Татарстанда бу хәл табитый аппараттан кысып чыгарылган яисә «янган» кешене югары уку йортларына марксизм укытырга җибәрәләр. Казан институтларындагы иҗтимагый фәннәр укытучыларын күздән кичереп карасагыз, күбесе томшыгын партия, комсомол эшендә чыныктырган булыр! Шул рәвешле, зыялылар урынын ярым-йорты белемле, тыңлаулы, ихтыярга мохтаҗлыгы сизелмәгән кешеләр алып куя. Белемне аннан-моннан чүпләгән өйрәнчекләр, партаппараттан куылган кешеләр әлеге фәннең абруен артык күтәрә алмадылар шул. Иртәгесе көне өчен тыныч булсын дип, Сәхибуллинны институт советында сайлап куярга килешәләр. Ялкынлы чыгышында ректор ханым (булачак укытучысына уңай бәя бирә: янәсе, бездә теоретиклар биниһая, буа буарлык, әмма тормышны белгән, сүзе белән эшен кушып алып барырдай шәхесләр юк диярлек Хәзер ул безнең алда утыра. Тавышыгызны кызганмавыгызны үтенәм. Мин үзем Әхәт Сәхи- булловичны рәхәтләнеп сайлаячакмын! Яшерен тавыш бирү башлана. Барысы да. үгетләүне чынга алып, зәхмәтне уздырып та куярлар, дип коты чыккан совет рәисе, үзе кара шар тәгәрәтә. Бер генә уңай тавышка да лаек була алмый кичәге шәһәр һәм район хуҗасы, һәммәсенә оят. аклану, кызгану, кызару, эчке шатлану. Хатаны хисап комиссиясенә сылтап (дөрес санамаганнар, бутаганнар), ректор Сәхибуллинны бер атнадан янәдән совет утырышына куя. Шул ук «югары» бәя кабатлана. «Эшсезлек бездә, капитализм калдыгы буларак, фәлән елда ук бетерелде, кешенең хәленә керергә кирәк, партия үзе өнәмәгән кешеләрне кире алмый» кебек, ректорның шактый буталчык, эклектик чыгышыннан соң. сайлау кәгазьләре таратыла. Бу юлы укытучы буласы кеше бер уңай тавыш җыя. башкалары каршы, әмма берлекнең калган егерме дүрт әгъзасы да «сызмаганы минеке иде» дип, күкрәк кага, бичараның кулын кыса. Утны-суны кичкән Әхәт Сәхибуллович югалып калып, кулын салындырып, балавыз сыгып утыра торганнардан түгел. Череп таркалган, мәгънәсез бәндәләрдән торган совет каршы дип кенә институтта эшләү ниятеннән кайтып булмас. Икенче көнне үк республиканың мәркәзенә юл тота һәм өлкә комитетыннан яшь белгечләргә генә бирелә торган путевка белән кайтып төшә Дусты Сәхибуллин «батырлыгын» кабатлап, Хәйруллин да политик экономия укытучысы булып институтка килә. Вакытка җайлаша белү ягыннан әлеге Мөһаҗирләр бик күпләргә үрнәкөлге дәресләре бирәләр Совет аша сайланып кую вакыты җитәр алдыннан алар, куштан мәче төсле, үзләренең изге теләкләре, яхшы киңәшләре белән һәрвакыт синең янда сырпаланыр Кесәләренә югары уку йорты укытучысы таныклыгын салып куйгач, алар фәнгә мөнәсәбәтләрен ачыкларга керешәләр Мөнәсәбәт дигәне шул инде — фән кандидаты дәрәҗәсе кирәк боларга. Бу дәрәҗә, хөрмәт һәм ихтирамнан тыш. икеләтә артыграк хезмәт хакы да тәэмин итә бит! Үтә хәйләкәр, үз эченә бикләнгән Хәйруллин. аспирантурада йөреп карап, үзеннән фән әһеле чыкмасын вакытында аңлап, түләүле һәм мактаулы иҗтимагый эшкә күчә. Марксизм-ленинизмның горком каршындагы кичке университеты ректоры булу аңа тормышын шактый җайлап җибәрергә мөмкинлек бирә. Бөтен Алабугасына ике генә ректор! Тормыш тәҗрибәсе, сизгерлек Сәхибуллинны исә җайлы гына тема ярларына алып чыга: фәлән-фәлән елларда КПСС аграр политикасының Идел буе авыл хуҗалыгын күтәрүгә керткән өлеше турында. Эш ифрат җайлы гына барганда, ике уңайсызлык килеп чыкмасынмы! Берсе чит телдән имтихан тапшыру. Ул беркайчан да бернинди тел өйрәнмәгән, әлифне таяк дип тә белми, теләсә кайсы тел аның өчен шүрәлеләр яши торган кара урман-чытырман. ә инде мөстәкыйль үзләштерү турында сүз дә була алмый. Димәк, корабка зарар китерми генә, бу «айсберг»ны әйләнеп үтәргә кирәк. Усал телләр аның шул чордагы идеология хуҗасы Сусловның кабул итү бүлмәсендә айдан артык ятуы 138 турында сөйләнделәр Ничек булганын алла гына белә, һәрхәлдә, чит телдән имтихан бирмәве яклау өчен киртә тудырмады Икенче кыенлыгы житдирәк иде шул. Сәхибуллин әфәнде диссертациясен якларга өлгерә алмый калды, кешегә ышанучан Хрущевны яраннары бәреп чыгардылар Йөз алтмыш битлек әлеге диссертациянең исә алтмыш би геннән артыграгын кадерле Никита Сергеевичтан алынган сылтамалар, өзекләр, мәдхияләр тәшкил итә Шуларны башка чыганакларга алыштырырга туры килде ана. «Хрущев»ны - Ленинга. «Пленум» сүзен «съезд»га әйләндерә-әйләндерә шактый чиләнә ул Әмма инде, кандидат һәм доцент кенәгәләрен кесәгә салгач, фәннен «ф» хәрефен дә ишетергә теләмәде Әхәт Сәхибуллович Шулай итеп, ике дусның берсе университет ректоры, икенчесе фәннәр кандидаты булып алды. Әлбәттә, аларга да майлы ботка күктән төшеп, өстәлгә килеп утырмый. Адымны алдан уйлап, һәр хәрәкәтне партия карарларына турылап, үзара киңәшеп эшлиләр. Ин элек алар теләсә нинди җыелышның президиумын бизәү җаен табалар Берсендә Хайруллин Сәхибуллинны тәкъдим итә. икенче җыелыш башында нәкъ киресе эшләнә. Әйткәнебезчә. Хәйруллин икенче кеше булып сүз ала. гадәттә «Мин тагын бер кат экономик белемнәрне фәнни пропагандалау файдасына басым ясарга мәжбүрмен Империалистик милитаризмның һөҗүмчән хәрәкәте көчәйгән дәвердә һәр кеше «экономиканың экономияле булырга тиешлеген» аңлап яшәргә тиеш. Бу буш һәм матур сүз генә түгел.» Биттә бер мускул да хәрәкәткә килми, ике олы йодрык өстәл өстенә нык итеп куелган — Кичә кич икенче каттагы аудитория яныннан узам, сәгать алтылар тирәсе. Утлар балкып яна. лаборантның исе дә. эзе дә суынган Эзләп киттем, күрше бүлмәдә яулык чигеп утыралар Алдан килешеп куелганча, урыннан берсе реплика гашлый Ул бит сезнең политэкономия кабинеты Шул. шул. Мин хәзер халык байлыгын саклауда өлкәннәрнең бурычын яктыртуга күчәм. Үземә дә тәнкыйть булачак Рәислек итүче, чыгыш ясаучыларның алдан әзерләнеп куелган исемлеген тәмамлан, җыелышны ябып куярга ниятли Ләкин барып чыкмын Өченче рәттән сойли-сөйли килә Сәхибуллин президиум өстәле янына Соңгы кеше булып сүз алуының да мәгънәсе бар җыелышка бәя бирү, мөһер сугу һәм үзенә чаклы чыгыш ясаучылар арасында лаеклы урын алу. Соңрак, үзе тсләмәсә до, аны трибунага күтәрмичә калдырмый башладылар Ректорга «оппозиция» алдан ук аның янына үзенең бер вәкилен утырта һәм кирәкле фикер, тәнкыйть сүзләре белән коралландыра иде Сәхибуллинның чьи ышы г адәттә өч кисәктән тора алдан җыелышка мөнәсәбәтен ачыклый, аннан бүген макталган кешегә бәйләнә, соңыннан, конъюнкт урага карап, йә уңай, йә тискәре нәтиҗә ясый Олы гәүдәсе фикерләү рәвешенә килешеп тора Мин чыгыш ясау теләге белән килмәдем бүгенге җыелышка Доклад ошады. Карап торам мәсьәләне чын-чынлап тикшерү юк Кеше космоска чыгу, генетиканың серләрен ачу заманында мактанышып утыру килешми Карагыз, түшәм ага. акт тар залының акшары коега, ректор хуҗалык бүлеген эшләтми, яклый Кул кулны юа. Хэйру г гнн үзе дә изге кеше түгел, тик бүген дөресен ярып салды, институт га утлар сүндерс гми. кешеләр урында утырмый Горкомга тапшырыгыз, безгә газеталар өченче көнне генә килеп җигә, нәрсәгә безгә ул макулатура Бег марксизм-ленинизм укытучылары, гормышнын аны сафында барырга тиешбез Җыелыш әзерләнмәгән, тәкъдимнәр уйланы гмаган. болан ярамый, иптәшләр. Алар катнашмаган. чыгыш ясамаган җыелыш «булдыга» саналмый Икенче көнне үк горкомда тавыш чыга: «институтта коммунистларны чакырмыйча, яисә алар өйдә юклыктан, чирләүдән файдаланып, яшерен җыелышлар уздырып яталар. Чик куелырга вакыт мондый башбаштаклыкка». Сан ягыннан институтта коммунистлар аз, җәмәгать эшенә ашкынып торучылары тагын да санаулы булу сәбәпле, уртак язмыш сон чиккәчә якынлаштырган ике дус, күп еллар дәвамында берсе икенчесен алыштыраалыштыра, партбюроны җитәклиләр, һич югында алмаш- тилмәш идеология буенча секретарь ярдәмчесе вазифаларын үгиләр. Башка кеше аяк терәп каршы килгәндә, ахириләр тыйнак кына, «безнен тәҗрибәбез үзебездә генә ятмасын, халыкка әйләнеп кайтсын», дип сөй- ләнә-сөйләнә, әлбәттә, аз-маз ялындырган булып, үзләре өчен ифрат файдалы шартлар куеп, ризалык бирәләр Торгынлык заманында партбюро ректорның аяк-кулын бәйләүче зур көч иде. Табигый ки, Сәхибуллин үзен сайлама! ан советны, андагы уенны оныта да, гафу итә дә алмый. Ректор-ханым туктаусыз эзәрлекләүгә, партия исеменнән алып барылган тәнкыйтькә, тавышка түзә алмыйча, Татарстаннан ук чыгып китә. Аны алыштырган Е. Тихонов та, дүрт елын да тутыра алмыйча, чирләп, кире Казанга кайта. Соңрак бу хезмәтне башкарган кешеләрнең кәефләрен һәм биографияләрен бозуга «игезәкләр» шактый өлеш керттеләр. Бу конфликтларның төбендә идеологик, сәяси килешмәү, укыту методлары өчен бәхәсләшү ятса, бер хәл иде һәр яңа хуҗа белән бозылышуның сәбәбе артык дөньяви, тупас реалистик .нәрсәләр иде. Туксан тугыз тапкыр яхшылык эшләп тә Сәхибуллин белән Хәйруллинның берәр таләбен кәнагатьләндерә алмаса, ректор шунда ук, «дошман лаге- рына» күчерелә. Усал хәтер яхшылыкны тиз онытучан Сорау тууы мөмкин Институт җитәкчеләренең еш алышынуында ике марксистның ролен күпертебрәк күрсәтү юкмы? Алар һәрнәрсәне булдырырдай көчле шәхесләрмени? Безнен җәмгыятебезгә эш яратмаган, әмма партия исеменнән китап сүзе сөйләп, демагогия белән шөгыльләнеп, үзләренә тыныч һәм рәхәт тормыш тәэмин итә белгән әрсез кешеләр зур зыян китерделәр М Булгаков каләме тудырган Шариков-Швондерлар гына түгел алар Калканнары шул ук ике төр тимердән — наданлыктан һәм «сыйнфый сизгерлектән» ясалган булса да. Үз-үзләрен тоту рәвешләре, тормыш ләззәтләренә мөнәсәбәттә иҗтимагый фәннәр укытучылары паргаппаратка якын торалар. Аларның күбесен хакыйкать әхлакый категория буларак борчымый, ялган һәм алдау белән томаланган намуслары, мүкле йөрәкләре туктаусыз ялда. Б> «горурлык» аларның шәхси сыйфаты түгел, ә безнең тоталитар режим бәйтссендә иҗтимагый фәннәр укытучылары тоткан аерым урыннан килә. Әйтерсең лә алар—партиянең халык арасына чыккан фәрештәләре. Әлеге фән әһелләренә жил-яңгыр тидерү тыела иде. Аларның йөреше, җилкә сикертүе, арканы туры тотуы, күз карашы, кул белән һаваны кисүе үк үзгә, бөтенләй башкача. Горький 1919 елда, большевикларга оппозициядә торганда: «һавалы наданлык — иң куркыныч нәрсәләрнең берсе»,—дигән һәм властька килгән кешеләр арасында шуның яралгыларын күреп ачынган. Иҗтимагый фән әһелләре арасында коммунистик якты киләчәк, шәхес иреге, хокукый азатлык, бәхетле балачак, халыклар тигезлеге кебек гыйбарәләргә чын күңелдән ышанып йөргәннәре дә булгандыр, әлбәттә. Шулай да андыйлар азчылык дип уйлыйм. Чөнки марксист дигән затның башкача уйларга, шикләнергә, «үзеннән өлеш» кертергә хакы юк иле Ул шул хәленә өйрәнә, күнегә, буыннары, фикерләре бер юнәлештә кагып кала. Дөньяның иң кешелексез җәмгыятен аклау, хокуксыз халыкны алдау өчен дөньяда бер яктан да тиңе булмаган идеологик армия тотты 140 партия Үз мәнфәгатьләре өчен фиркабыз беркайчан да мал жәлләп, ваклашып маташмады Хәзер иҗтимагый фәннәр укытучыларына авыр көннәр килде Марксизмленинизм гыйлеме, яңартып кору таләпләренә буйсынып, йөзен, исемен үзгәртү белән мәшгуль. Кызганычка каршы, асылы, җисеме әлегә шул ук кала килә Сәхибуллин белән Хәйруллин һәр адымда партияне яратырга. Ленин идеалларына iугрылыклы будырт а өндәп яшәсәләр дә. үзләре тормыш бирә алган бер генә гамәли сөенечтән дә йөз чөермәделәр. Аларнын мәчеләре дә куян тота Әйтик. «Жигули» машиналары халыкка сатыла башлауга, аның Алабуга исемле матур калада тукталыш ясаган беренче данәләре үк марксизм укытучыларынын җылы кулына килеп керде. Бирмичә кара аларта. «йолкынган йонын» Магадан! а очып барып жнтәр! Гуманистик хис. ни әйтсәң дә. пропагандистларның умыртка сөягендә шул. Машиналарны сорап йөдәткән кара. сары, шома ир-егетләрне кызганып, сатып та җибәрделәр. Читкә киткән беренче машинаны икенчесе, өченчесе алыштыра, өр-яңа «Волга» гараж бусагасын әкрен генә үтеп, эчкә уза. Квартира мәсьәләсе дә туктаусыз көн тәртибендә торып, әйбәттән яхшыга әйләнә тора. Искеләренә бала-чага, туган-тумача урнаша килә. Берәү дә алар белән низагька кереп, кәефен бозып торырга теләми Хикмәт куркуда түгел, сак кеше явыз этне котыртмауны мәгъкульрәк күрә. Алабуга педагогия институтына дәүләт комиссиясе рәисе итеп чакырылган мөхтәрәм галим Әбрар Кәримуллин исә үзен башкачарак тота. Фронтта булу, яшьләре бер тирәдә булу Казан кешесе белән Сәхибуллинны бер мәлгә якынлаштырып куя Әбрар ага кордашына дистә еллар буена дөнья күрә алмыйча яткан. iarap халкының килеп чыгышы на багышланган кулъязмасын укыта, соңгы сугыш турында сүз чыккач та бер үпкәсен әйтеп сала: «Геройлыклар күбрәк очучыларга һәм та- ныш-белешкә бирелде, ә бездәй авыл малайларына, окопны борынын белән казып, ут астында күпме калсаң да. зур бүләкләр тәтемәде», ди Кинәт кабынган дуслык, көтмәгәндә дошманлыкка әверелә Сәхибуллин имтихан барышында студентларга «Кызым, әтиең кая эшли». «Улым, әниең нинди хезмәт башкара», ә инде техник фәннәр һәм хезмәт факультетының читтән торып укучысы эләксә. «Жигуливга көпчәк юнәтеп, двигательне ремонтка куеп булмасмы, кебек «марксистик-ленинчыл» сорауларны күп бирер!ә яратучан. Алабу!а укытучылары аның бу «сәерлекләренә» күнеккән, игътибар да итми Туры һәм кырыс, үҗәт рәис исә мондый әрсезлеге өчен имтихан алучыны бер кисәтә, икс әйгә, файдасы тимәгәч, «фронтовик дустын» аудиториядән үк куып чыгара Соңгысы кыза, туарыла: пичек инде ул кафедра мөдирен, шундый олы кешене, аның үз фәненә имтиханга кертмәскә мөмкин" Институт җитәкчелегендә дә яклау тапмагач Казан галименең әхлакый йөзен фаш итеп. Боек Ватан сугышына начар мөнәсәбәтен, «үзнәшер» китапларын теләсә кемгә укытып йөрүен бәян кылын, өлкә комитетына чат илтеп тапшыра Соңгысы дисседентлар рәгендә үк йормәсә дә. рәсми идеологлар өнәп бетермәгән үзсүзле шәхесләренең берсе санала С өйләшү-аң- лашулар кырыс була. Шуннан соң профессор йөрәк авыруы белән шактый вакыт шифаханәдә ятын чыкгы Чынлыкта бу конфликтның нигезе ■ ирәндәрәк. Үзе белемсез кеше гыялы. үзфикерле. кыю шәхес гәрне яратмый. жаны-гәне белән күрә а гмыу Хәзер бөтен ил үзгәртеп кору, коллык психологиясен корыту iid.ni- низм режимын яңача. демократик мөнәсәбәтләр белән алыштыру очен көрәшә Иҗтимагый фәннәр укытучылары һәрвакыт гормышның алгы сызыгында булды, дибез һәрхәлдә, алар үзләре шу гай кабаг i.ipia ярата lap иде. Сәхибуллин белән Хәнру.т шинын яңартып коруга мөнәсәбәтләре Ничегрәк булды дигән сорау тууы табигый Алар бертавыштан — Без инде күптәннән яңача, үзгәреш рухында яшибез,— дип җавап бирерләр дип уйлыйм. Югалып кала торган түгелләр. Шулай да кеше, оч кат «марксист» булса да. олы дәнья җилләреннән качып котыла алмый. Хәйруллинның холкы күзгә күренеп бозылды. Бергә эшләүче иптәшләре, коллегалары белән чәбәләнеп, ямьсезләнеп, мөнәсәбәтне горком, прокуратура аша ачыклауга җиткереп, шәһәр һәм институт җитәкчелеге белән арасын бозып бетергәч, пенсиягә чыгып, квартирасына чаклы алыштырып. Түбән Камага күчеп китәргә мәҗбүр була. «Ә Сәхибуллинның хәлләре ничек? — дип сорарсыз инде, табигый ки. Студентларга ул хәзер яраткан сорауларын азрак бирә, ди Кешегә беркая да тынычлык юк Усал телләр аның турында «күптән түгел Сталин редакциясендә чыккан «Кыскача курс»ны шыпырт кына төпләтеп алган» дигән хәбәр таратып йөриләр, ди. Төпләтсә ни, һәркемнең яраткан китабы була. Җыелыштан соң яздым Свекле яр ярын сатты. Кадерле дус дусын сатты һәм күңелдә йомарланып, «Швбпә» дигән елан ятты. IГчпи .4(0 м.г Гарьләнү, рәнҗүле хәтер күңелне ярсытып, йөрәкне уч төбендәге мәхбүс кошчыктай сикертеп торса да, йөрәк төшенкелеккә бирелмәде, инсаният барыбер биниһая матур, дәү төсләргә бай, күңелле иде. Сырт сынса да. сер бирәсе килми. Мин үзем белән булган хәлләрне кемнеңдер явыз, усал ихтыярына гына кайтарып калдырырга җыенмыйм. Без. һәммәбез, шул исәптән партаппарат кешеләре дә — рухи наданлыгыбыз, тарлыгыбыз, яхшыны күрмәвебез нәтиҗәсендә төзелгән тоталитар җәмгыять коллары, шуның кибешкән җимешләре. Җыелыштан соң явызлык, усаллык, үчлек кебек төшенчәләрнең нигезләре турында чигәләрем чатнап, кан тамырларым кызыл чөгендер төсенә кергәнче уйландым Явызлык белән көрәшү, аны юкка чыгару әмәлләрен тапмасам да (аларны тәгаен берәү дә белмидер), мин анын кайбер «серләренә» төшендем бугай. Иң әүвәл бер парадокс күзгә ташлана. Явызлык белән кешелеклелек төрле кыйблаларда яткан төшенчәләр кебек күренсәләр дә, алар кайсыдыр нокталарда үзара кисешеп, хәтта якынлашып та китәләр икән. Икесенең дә төбендә әхлакка яисә әхлаксызлыкка корылган күзаллаулар, дөньяны үзенчә кабул итүләр, бәяләмәләр ята. Шулай ук усаллык — ке- шелеклелеккә. әшәкелек шәфкатьлелеккә караганда көчлерәк. Бигрәк тә безнең хокуксыз җәмгыять шартларында. Аннан соң беренчеләрнең хәрәкәт ысуллары, «эш алымнары» ифрат төрле, гади акыл аларны кабул итеп түгел, тәфсилләп аңлап, бәяләп тә җигкерә алмый. Явызлык үзенә ышанган кешеләрне тәсбих дисбесе кебек бер җепкә тезә, уйланган эшнең ахырына җитмичә, боҗрадан чыгармый. Аңлатуы кыен булган сихри көч, усал ният төрле-төрле кешеләрне уртак максат юлына алып чыга Аларны якынлаштырган императив дөресме, ялганмы, илнең экономик көче үсүгә, милли аң дәрәҗәсен күтәрүгә ярдәм итәме-юкмы — ул яклар исәпхисапка алынмый. Ихтыяр бердәмлеге аларны алга әйди, каядыр, кем беләндер көрәшкә, тартышка чакыра Араларны аныклау, көрәш чараларын сайлап торыш юк Шикаять хат, аноним телефон хәбәре, имеш-мимеш, гайбәт, колактан-колакка сер әйтү кебек алымнарның һәммәсе дошмани объектка черки тешләве тикле генә 142 булса ла, әхлакый борчылу, физик уңайсызлык тудыра алса, «орден әгъзалары» гарафыннатг хуплана, яхшы, файдалы табыла Бу вакытлы берлек каймакта дуслыктан көчлерәк булып чыга Җиңелгәндә дә. агулы угын кадап, пычрак эшен башкарып өлгерә әлеге көч Ахыр чиктә, явызлык җиңелә килә Кешелек тарихы шуның шаһиты Тираннар үз вакытлары белән үлеп, гильотинаны ремонтлаган арада гына булса да, халык яшәп, иркен сулап кала Әмма явызлык агуын, җан җәрәхәтен дәваларга еллар кирәк Җәмгыя! ькә тиенлек файда китермичә, хакыйкать турында чат саен сафсата саткан саламторханнар белән көч алышуга күпме хәләл көч сарыф ителә, күпме изге җаннар юкка чыга. Торгынлык елларында миңа ифрат караңгы чырайлы мәзәк сөйләделәр Нахак гаепне, рәнҗетүне күтәрә алмаган берәү, фани дөньяны ташлап киткәннән соң, аклана. Кабере өстенә шундый язулы таш куялар «Тыныч йокла, фактлар расланмады» Кемдер йоклый алмаудан зарланса, ышанмый идем Безнең җәмгыять булдыра алмаган нәрсә юк икән, мин дә ул халәтнең «тәмен» татый башладым. Әмма үчле кешеләр күпме генә тырышып карасалар да. эш «йөрәк тоту»га ук барып җитмәде, «явыз берлек» каядыр хата җибәрде булса кирәк. Әмма аяксыз калып, ярты еллап шифаханәдә аунарга туры килде Безнең илдә кеше, алдынгы милләтләр белән чагыштырганда, 15—20 елга азрак яши. Хуш. шуның биш елын ашау-эчү тәртибе булмауга, аракы, гәмәке кебек зәхмәтләргә кайтарып калдырыйк Ә башка еллар кая югала, кайларда «эри»? Минемчә, бездә психологик халәтнең киеренке булуы, парткомиссия, халык контроле, хокук оешмалары изүе, кирәкмәгән җыелышлар, тикшерүләр, шикаять хатларны күпертү, куркы- ту-өркстүләр. иртәгесе көненә сукыр бер тиенлек ышаныч булмау, шәфкатьсезлек. миһербансызлык, имансызлык, юмер-гомергә рухи таяныч булып торган диннән бизү адәм гомеренең зур өлешен алып китә Кешенең нервысы соң чиккәчә тартылган, ул шартлап өзелергә генә тора «Тормыш ул — көрәш», дигән әйтем дә башка илдә туа алмас иде Тормыш шатлык, ләззәт, бәхет, сөенеч будырта тиеш югыйсә Шул ук вакытта без яши дә белмибез. Иң камил, алдынгы конституциягә нык үскән социализмга ышанып, гап-гади коротка дә өйрәнмәгәнбез Кәүсәне аз-маз селкетү белән, көзге өлгергән чнктәвек төсле, шыбырдап җиргә коелабыз. Алабугада «йөзек капты» булып, озаграк күгәреп яттым тыйнаксызланып Көнчелек хисе күпләрдә җыела, сумала кебек кайный торган Әнә бит Америкада президент хәтле президентны дүрт елдан, бнк яхшы эшләсә дә. ситез елдан аргык тотмыйлар Чөнки халык берүк йөзне күреп туя. арый, икенче яктан, шул вакыт аралыгында шәхес эчке мөмкинлекләрен ачып сала да, аннан кабатлана башлый. Советлар илен бетмәс-төкәнмәс фаҗигаларга алып килгән сәбәпләрнең берсе җитәкчеләрнең сайланып куелмавы һәм үлгәнче утыруы. Унбиш ел ректор булып эшләү артык күп. иртәрәк кузгаласы булган Казан тарафларына да. язмыштан узмыш юк икән Бу эштә шулай озаклаган кешене Алабуга пединститутының кырыс тарихы хәтерләми Петрова К П. дигән ханым гына җиде елга якын утыра алган ректор бүлмәсендә, башкалары бер. ике. оч. дүрт ел Бу оешма исәбендә тагын шундый начар йола бар. Коллектив бер хуҗасын да яхшы игеп, олылап, рәхмәтләп, саубуллашуларын сагынып сөйләрлек итеп озата алмалы Нигә без Шулай бер-беребезне кадерсезлибез, рәнҗетәбез, кеше гомере болай га юш кебек кыска бит. дип уйлап куясың Авыр мизгелләрдә кешеләр ахыргача, йозаксыз сандык төсле ачы га да куя икән. Берәүсс килеп хәл белешә, икенчесе, горком кешеләре чит торак чакта, шыпырг кына, җыелышта тәрәзәдән күгәрченнәр үбешкәнне карап утырган дуслар шикелле, беләкне кысып үтә. өченчесе күз- ләрен яшерә.. Соңгысы йә мине гаепләгәндер, йә җәмгыятебез өчен оялгандыр. Кеше күңеле—төпсез кое. Алабугада мина мөнәсәбәтнең киеренке һәм «үзенчә» икәнлеге һәр адымда сизелеп тора башлады. СССР Язучыларының VIII съездында Татарстан вәкилләре арасында мин дә бар идем Кызык кына җыен булды ул. Президиумда яңартып коруны башлаган Горбачев утыра, ә язучылар форумының агышында ул нәрсә сизелми, шул ук «әдәби генераллар» берберсен мактап, сыйпап, сүз бирешеп әвәрә киләләр, җитәкчелеккә шулар ук сайлана. Мәскәүдән кайткач, җирле гәзит «Новая Кама»ның абруйлы хәбәрчесе М Караваева миннән интервью алды. Андый олы җыелышка Алабугадан делегат беркайчан сайланмаган, үзенә күрә бер вакыйга һәм укучылар күңелендә калырлык булсын, дип. үземчә. съездның рухын, торгынлыктан чыгу авырлыкларын, язучы халкына хас низагъларны ачарга тырыштым Сез инде, әлбәттә, сүз әлеге мәкаләне бераз кыскарту, сипләү турында баргандыр дип уйлыйсыздыр. Юк шул. «Новая Кама» доктор, профессор. СССР Язучылары берлеге әгъзасы дәрәҗәсенә «төшмәде». Шәхсән, миндә рус совет әдәбияты курсы тыңлаган, шәһәрнең идеология башлыгы Долорес Галләмова «Мин белештем, материал яхшы, урын җитми, уборка вакыты бит. тиздән чыгачак».— дип. кат-кат ышандырды. Үзен тыңламадылармы, аппарат уенының бер затсыз алымы булдымы, өздереп әйтә алмыйм. Мәкалә басылмый калды. Мондый хәлләр ешайды. Кешене ахыргача бөгүнең алымнары бихисап күп Әйтик. Алабугада, яхшымы-яманмы. ректор берәү генә. Аңа демонстрация уза торган мәйданга керү өчен бирелә торган пропуск җибәрмәү, тантаналы җыелыш президиумына аның урынына берәр мәктәп директорын утырту, институт мәсьәләләрен калкытып кую өчен трибунага чыгармау, яңа өйне оешмаларга бүлгәләгәндә, институтны «онытып» калдыру, гадәттә аңа бирелә торган ике фатирны, шәһәргә файдасы зуррак, дигән сылтау белән башкаларга бирү, укытучыларга телефон куйдырмау, хәтта партиягә керергә теләүчеләргә урын «тапмау» һәм башка шундый алымнар — барысы да эшкә җигелде. Партаппарата «ялгышкан» кешеләр кирәк түгел икән. Кемдер, бәлки, бу тикшерүләрнең, кысуларның институтка, димәк ки. дәүләткә файдасы булды, дип уйлагандыр шул чорда. Нәтиҗә бөтенләй көтелмәгәнчә булды: элеккеге дус. шәфкатьле, игелекле, шатлыгын, кайгысын бер!ә уртаклашкан, казарма социализмы шартларында мөмкин кадәр бердәм яшәгән коллектив эреде, юкка чыкты. Кешеләр бер-берсенә ышанмый башлады. Әхлакый нигезләр белән санашу бетте. Парткомиссия һәм горком «тырышлыгы» ярдәмендә Алабуга педагогия институты «митинговый» халәткә иртәрәк килеп керде. Олыга — сан. кечегә кадер бетте. Жыелыш һәм парткомиссия рухыннан тиз генә арынып булмасын мин соңрак, инде берничә ел Казанда, университетта эшләү дәверендә төшендем. Бер гыйбрәтле вакыйганы искә төшереп үтәсем килә. 1990 елның язгы көннәрендә өйдә телефон шалтырады. Авторы Мөхәммәт Мәһдиев булып чыкты. Хатыннар, балалар эшкә, укуга, базарга таралышкач, телефоннан бер сөйләшеп ала. хәл-әхвәл сораштыра. университетта кемнең кайчан дәресе барлыгын ачыклап куя тор<ан гадәтебез бар иде. Мин озын-озак сөйләшүгә әзерләнеп, кечкенә урындыкны телефон янынарак тартып куйдым. Әмма мин көткәнчә булмады - Тәлгат. сәлам, сәлам. Безгә тиз күрешеп алырга кирәк Кызыклы гына хәбәр бар миндә. Сиңа карый торган. — Нәрсә булды? — Телефоннан сөйләшә торган сүз түгел. Эшкә барышлый өйгә сугыл әле. Юк кына вакыйгага да зур әһәмият, яңгыраш, уйламаган гөсмер 144 бирергә, шунын өстенә серлелек томаны җибәрергә яратканын белә идем Мәһдиевнен. Иҗатында да. яшәешендә дә ул бер ук. Бүген тавышында уен. кылану сизелмәде. Интонациядә ниндидер эчке-борчылу. дулкынлану бар иде Минем «телефоннан гына әйтмисенме» дигән сүзне кешегә дә санамыйча, коры чыбык сындырган төсле генә, кырт кисте: — Ярамый. Минем телефон тыңлана. Үзең чамаларга тиеш Әдәби персонажлары шикелле үк. табигать баласы Мәһдиевнен үпкәне дә. ачуны да. серне дә эчендә озак саклый алмаганын тәгаен бсләм Яңалыкны вакытында әйтмичә, эчендә озак тотса, мишәр әйтмешли. аның микъдары кәми. чирли башлый. Хәбәр бик җитди булмаса. ул аның бер очын уйлана торырга миңа тоттырган булыр иде тимер чыбык аша. Димәк, дөньялар тыныч түгел Ярты сәгатьтән мин Мәһдиевнен бер кеше генә сыешлы тар коридорлы. лилипутлар өчен дә кечкенә уенчык кухнялы, тыйнак, әмма җанга рәхәт фатирында идем. Ишек йозакларының биген кат-кат тикшереп, форточкалардан ераграк җиргә утырткач (салкын тиюдән курку хикмәте түгел, озын колаклар ишетмәсен), сүзен куллары белән раслый-дәлнлли барып, сөйләп китте. Миңа бүген сине яраткан бер районнан звонок булды Үземдә укыган, җаваплы урында утыручы егет «Галиуллин дигән кешене яхшы беләсезме? Сез бер факультетта эшлисез бугай», ди Менә дигән, ышанычлы мишәр дип. кыска гына жавап бирдем. Әле эшнең нәрсәдә икәнен белмим - Алабугадан Казанга ничегрәк кайтты? Минемчә, нормально кайтты Анда инде озак эшләдең, җитте, башкаларга да үзләрен күрсәтергә мөмкинлек бирик дип. Казанга күчердек. — Без аны безнең районнан депутатлыкка кандидат игеп тәкъдим игәргә уйлыйбыз. Аны белгән, аңарда укыган кешеләр район мәгарифендә күп икән. Иптәшләр белән тагын бер киңәшкәч, мин сезгә хәбәр бирермен, - дип бик җылы саубуллашты. Яз сулары акты, умырзая гомере узды, талонлы май җитте, әлеге сөйләшүнең эзе коры комдагы су төсле югалды. Мәһдиен тә шактый вакыт узып, «микьдары кәми» башлагач кына, серне чишеп салды. Сер юк иде. үз илендә һәркем пәйгамбәр, дигәндәй, нәкъ мин фараз кылгаггча булып чыкты барысы да. — Сөйләшү булды укучым белән. Район рига иде. ди Тик үзәк аппараттан башка кешене китереп кыстырды ran хл урынга, альтернатив кандидатура йә тракторчы (салгалый торган), йә сыер савучы (бнк өлкән яшьтәге) булырга тиеш, дигәннәр Аннан сон. Галиу глиннын Алабугада ректор булып эшләгәндә нәрсәдер булган, дип берничә җирдән хәбәр биргәннәр. Дипломнар сату белән бәйлеме, ди шунда. Беренче секретарь чагында Усманов та кайсыдыр газетадамы, журналдамы аны тәнкыйтьләп чыккан булган. Рәис Беляевның якын дусты да диләр аны. ли Бу вакыйга тагын бер кат җәмгыятебезне, иҗтимагый фикер үсешен сынарга мөмкинлек бирде. «Дуслар» йокламый, нәкъ вакытында яңгырын да яудырып, кояшын да чыгарып, кирәкле хәбәрне, тиешле колакка ирештереп торалар икән һаман да. яңартып кору җилләре үтәдән-үтә исеп яткан заманда да. Кешене юлдан алып ташлауның сыналган алымы Беркем бер нәрсә өчен дә жавап та бирми Хәер, әллә ни исем китмәде, мондый борылышларны газиз башкаем күп күргән, иншалла. соңгысы да булмас Шундыйрак хәлгә юлыккан мәктәп директоры хакындагы хикәят искә төште Җәтмәгә эләккән балык хәлендә калуның классик бер мисалы Бер мәзәкне җае чыккан саен, ә ул һәркемнең тормышында булып кына тора, усал көлүсез, елмаеп искә төшереп ала торган идек дуслар белән очрашканда Мәктәп директоры зур авыр тык белән. бер укучысының атасымы, анасымы аша үзенә затлы бүрек юнәтә. Аракыга каршы га «к. у. м е * 45 указ чыккан мәл, бүрекне «юып» булмый. Шулай да юанычны болай калдырырга да ярамый Директор, хатынын җитәкләп, татар театрының яңа спектакленә бара. Бүрекне назлап-сыйпап. иркәләп кенә гардеробка тапшыра. Спектакльнең эчтәлеге һич кенә дә башка керми, уйда — гел бүрек' Вешал кага директор беренчеләрдән булып йөгереп килеп, йөзенә матур елмаю чыгарып, саннары язылган тимерләрне өлкән яшьтәге апага суза. Ханым пальтоны кигерә, ә икенче кулы буш. Берәр ришвәтле хезмәттә эшләсә, әтисе мирас калдырган булса, ахыр чиктә, бүреген кешегә ялынмыйча гына кибеттән сатып алырлык булса, шаулап тормас иде дә. хәләл акчага алган бүреген кызганып, укытучы тавыш чыгара. Милиция килә, шаһитлар чакырыла, халык җыела, протокол төзелә, куллар куела. Табылырлык булса, урлап та тормыйлар инде аны Өч айлап арлы-бирле йөртә торгач (милициягә, театрга чакыралар, мәктәпкә иске кәгазе килә һ б.), үз бүреген кире сораганына чын-чынлап үкенә башлагач, исемен тәмам пычратып бетергәч, дәгъвачыга күпмедер акча түлиләр. Янә берничә арзанлы бүрек туздыргач, әлеге директорны райком аппаратына күчерү турында сүз куертыла. Яшь. хезмәт ярата, мәктәпне кулда то га, эчми, гаиләсендә тәртип, нәкъ менә коеп куйган идеология бүлеге кешесе. Хуш. мәсьәлә хәл ителеп җитте дигәндә генә, бюро әг ьзаларыннан берсе, ике бармак киңлегендәге маңгаен җыерып, сүз сорый: Без бу иптәш белән ашыкмыйбызмы икән? Мин үзем бу хәлнең шаһиты булмадым. Илләм бик ышанычлы кешенең, шул ук даирәдән, аның татар театрында коточкыч җәнҗал күтәрүе хакында бәйнә-бәйнә сөйләгәне хәтердә. Кемнеңдер кыйммәтле бүреген урлапмы, алыштырыпмы тотылып, милиция килеп, тавыш чыгып, протоколлар төзүгә чаклы барып җиткән эш... Шундый хәбәрдән соң. эш аның файдасына хәл ителмәгәнлеге аңлашылса булыр. Тикшереп, кызыксынып торуның берәүгә дә хаҗәте юк Бернәрсә бәхәссез: әлеге уйдырма аның артыннан гомере буена, озын шлейф төсле, сузылачак. Эз калдырып... Безнең җәмгыятьтә төрмәдән чыккан кеше, мафия әгъзасы, ата карак акланырга, дәрәҗәле урынга утырырга мөмкин. Ә менә имеш-мимеш, гайбәт, шикаять хатлар белән пычратылган кешегә кыенрак Ул гомерен суга төшеп җитә алмаган буш кое чиләге төсле шал- гырап үткәрергә дә мөмкин. Үзебез гөзегән җәмгыять, үпкәләр урыныбыз да юк.

1990 1991 еллар

Реклама