Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЯФРАКЛАР КОЕЛМАСЫН ИДЕ

Яфраклар коела, яфраклар... Нәкъ шулай ел саен бу нәрсә.. Күбәләк шикелле талпынып Очалар, аз гына җил бәрсә. М. Әгьләмов. өз. Тәрәзәм каршындагы агач яфракларын җил кага. Моңсу. Ямансу Чү! Бер яфрак озелеп тоште. Тагын берәү... икәү... өчәү... [ \ Сизәм: җәй буе яшел чукларын җемелдәтеп, тирә-якка ямь бөркеп торган агачым тиздән «шәп-шәрә- калачак. Бу — ел саен шулай. Агач матурлыгы да — вакыты белән генә. Нигәдер, келт итеп, профессор Ибраһим Нуруллинның -шәрә кәүсәләр» турындагы сүзләре искә төште: -Әгәр XIX гасыр язучылары геройларның эшхөрәкәтләре турында күбрәк сөйләп бирү белән генә чикләнсәләр, яңа гасырның (XX йөзнең — С. П.) беренче елларында дөньяга килгән әсәрләрдә инде тасвир зуррак урын тота башлый. Беренчеләренең әсәрләре кәүсәләрендә тереклек суы йөгереп тә. шәрә килеш утыра торган агачны хәтерләтсә, соңгыларын исә яңа гына яфрак ярган, ләкин әле шәрәлеге бетмәгән агач белән чагыштырып булыр иде». (XX йөз башы татар әдәбияты, Казан. 1966, 15—16 б.). Әйе. агач язын шаулап яфрак яра. җәй буе балкып утыра, көзен шәрәләнеп кала.. Бер уйласаң, татар прозасы да шулай икән ләбаса. Заманында шәрә агачны хәтерләткән проза күп тә үтми -яфрак яра- башлый. Г. Ибраһимов, Г. Исхакый. Ф. Әмирхан, Ш. Камал һ. б. сүз сәнгате осталары әсәр тукымасын тел-бизәк чаралары белән оста нәкышли белделәр. Моның өчең, билгеле, уңай тарихи шартлар барлыкка килде. Егерменче йөз башында әдәби телнең орфография, фонетика, морфология, синтаксис һ. 6. тармаклары билгеле бер калыпка (нормага) салынды. Өч стиль (югары, түбән, урта) бер-берсенә керешеп, бер кан тамырыннан ага башлады. Чал тарих төпкеленнән килгән традицион сүз-образлар. яңа шартларда сәнгатьчә эшкәртелеп. укучы рухына эстетик азык сыйфатында тәкъдим ителделәр Каләм осталарының яңадан-яңа тасвир чаралары әдәби тел хәзинәсенә зур байлык булып өстәлде Г. Исхакый. Г Ибраһимов. Ш. Камал, Ф Әмирхан кебек талантларның әсәрләрен укысаң, аларның тел-бизәк чараларына гына түгел, һәр аваз-хәреф. грамматик форма, җөмлә төзелеше, телнең эчке серләрен тирән аңлап язуларына хәйран каласың. Октябрь революциясенә чаклы татар прозасы (нигездә, ун-унбиш ел эчендә), янә күчерелмә мәгънәдә әйтсәк, яфрак та ярды, чәчәк тә атты Агач, көзен яфрак коеп, моңсуланып калса, язын янә яфракланып - бәйрәм итә • Кабатлап әйтик, җәй буе табигать матурлыгы булып балкый. Бу матурлык кеше йөрәгенә рухи байлык һәм сәламәтлек шифасы булып ята. Ә инде әдәби әсәрләр кәүсәсе шәрәләнсә, аңа яңадан яфрак ярдыру өчен еллар, дистә еллар, хәтта гасырлар кирәк. Утызынчы елларда һәм аннан соң. чыннан да. проза ••яфраклары- коела башлады. Моның сәбәпләре бик күп. Бу мәкаләнең максаты бер җепкә гәрәбәләр тезгәндәй, аларны тезеп-санап чыгу түгел. Шулай да. бу хакта азмы-күпме мәгълүмат бирү кирәк кебек тоела. Безнеңчә, әдәби тел артык калыплашып китте. Читлеккә ябылган кошлар кебек, ул бер кысага салына башлады. Сүзлек хәзинәсе ярлыланды. Фәнни, публицистик стильләр, газета теле, көтелмәгән әрсез кунак шикелле, матур әдәбият стиленең ишеген ачып керү генә түгел, ө бәлки аның түренә үк менеп 166 кунаклады. Борынгы һем яңа сүзләр, гади сөйләм лексикасы, поэтизм диалектизм һ. б. тел берәмлекләре әсәр тукымасында хаклы урын алудан мәхрүм ителә башладылар Телнең тәэсир итү көче, эстетик йогынтысы рухи азык булу сыйфаты, халыкчанлыгы кимеде Әлбәттә, ташны тишеп чыгып үскән үлән кебек, әдәби тел алга таба баруында дәвам итте Моны “Гомер Бәшироә стиле». -Фатих Хөсни стиле-. «Әмирхан Еники стиле» дип сөйләшүләр дә раслап тора. Гомәр ага Бәши- ров — телнең гәүһәрләре, энҗе-мәрҗәннәре белән ихлас эш итүче әдип Ул һәр сүз төркеме, грамматик чара, җөмлә төрләренең прозада поэтик яңгырашына зур игътибар итә Тасвир бизәкләре идеяле эчтәлекле, эмоциональ була. Телнең грамматик төзеклеге ягыннан да ул үрнәк-өлге күрсәтүче Фатих ага Хөснинең стиль үзенчәлеген без кайчак -уйнак тел» дип кенә бәялибез Бу уйнак тел безне әсәр башында ук тылсымлы, сихри дөньяга алып керә дә китә Халык тарафыннан иҗат ителгән мөкаль-өйтем гыйбарә чагыштыру. метафора һ. б тел чараларын чын осталарча эшкәртә ала ул Үзе дә яңадан-яңа поэтик бизәкләр иҗат итә Сүз сайлауның никадәр авыр икәнлеге мәгълүм инде «Нинди генә предмет булмасын, аны белдерә торган фәкать бер сүз җанландыручыхөрәкөтлөн- дерүче бер фигыль, характерлы билгесен ачыклауиы бер сыйфат була».—дип яза Мопассан Стендаль Бальзакка язган бер хатында исем алдыннан яки аннан соң сыйфат кую өчен еш кына унбиш минут уйлануы турында әйтә Әмирхан ага Еники әйбернең эчке һәм тышкы билгесен ачыклау өчен мәгълүм бер сыйфатны, аның хөрәкөт-хөлен чагылдыручы бер фигыльне күпме, ничә минут эзлидер — монысын инде үзе генә белә Әмма аның сүзләрдәге эчке мәгънәгә гаять нык игътибар итүе бәхәссез Кыскасы, алар өчесе дә — сүз сәнгате осталары Индивидуаль стиль булу—язучы өчен зур бәхет Бу. билгеле, халык теле диңгезенең гаять киң һәм тирән булуына, аның төбендәге энҗе-мәрҗәннәрне чүпли белүгә аларны әсәр тукымасында иҗади файдалана алуга һ б объектив һәм субъектив шартларга бәйле Ничек кенә булмасын, язучының индивидуаль стиле формалашу аның үзен генә данламый ө бәлки зур милли әдәби процессның үсешен төге яки бу чордагы торышын, киләчәк перспективасын башка милләтләр хөкеменә куярга да ярдәм итә Г Бәширов, Ф Хосни. Ә Еники әсәрләрен укыганда Г Ибраһимов Г Исхакый Ш Камал. Ф Әмирхан стиле үзенчәлекләре дә сизелә Димәк бу өлкәдә традиция тамырларына берәү дә балта белән чапмаган Ул тамырлар башка түтәлгә күчереп утырткач яңача үсеп китү сыйфатында дәвам иткән Г. Кутуй. И Гази. М Әмир. Г Әпсәлөмов, А Расих кебек әдипләрнең дә үзләренә генә хас стиль аерымлыклары бар Г Ахунов. Н Фәттах. М Хөсөнов А. Гыйлөҗев. М Мөһдиев. X Сөръян. Ә Баянов һ б язучылар татар прозасы стиле үсешенә төрле дәрәҗәдә өлеш керттеләр Ләкин бүгенге татар прозасы күпләрне канәгатьләндерми «Минем аңлавымча бүгенге татар прозасының 80—90 проценты уртакул әсәрләрдән тора» — дигән иде Н. Фәттах («Гаделлек нигез булсын» Казан утлары. 1989. № 11. 161 б ) Бу бик куркыныч бит Әлеге егерменче йөз башында яшел шәл ябынган проза агачларының ботаклары яңадан шәрәләнәме? Шулайрак килеп чыга шул Тәнкыйтьчеләр дә сизә моны -һәр эшнең үз җае. үз кое була Берәү тегүче берәү тимерче, берәү күмерче булып тамак туйдыра ди Ф Миңнуллин —Шигырьче булып, язучы булып тамак туйдыру очөн. тел белү сүзләр ярдәмендә җанлы сурәт, тормышчан динамик картина тудыру сәләте кирәктер дисәң — юк икән Бүгенге роман-повөстьларның. бүгенге хикәяләрнең күбесен телсез авторлар язган Баксаң, җанлы сурәт динамик картина дигәнебез үзе дә дефицитка өйләнеп бара, безнең әдәбиятны безнең прозаны эчтәлек сөйләү алымы информацион стиль басыл-күмеп китә икән» («Кичермәсләр безне кичермәсләр » Казан утлары. 1989 № 11. 137 б ) Әйе. килечек буын кичермәс Нәрсә бу? Торгынлык икътисади хәерчелек сәяси йомгак чуалу тәэсиреме әллә? Әдәби тел. әдәби әсәрләр теле язучылар теле дип сөйләшебез Билгеле бер чорда әдәби тел сәнгатьле сойлөм сүз сәнгате торышын шул вакытта иҗат иткән каләм осталары әсәрләренең төл-стиль хәзинәсенә карап билгеләргә туры килә Кол Гали (XIII йоз) Мөхәммәдьяр (XVI йоз) Утыз Имени (XVIII—XIX йоз). Г Кандалыи (XIX йоз) әсәрләренә лингвистик анализ ясап, алар иҗат иткән чорның әдәби телен күз алдына китерәбез Ә инде XX йознең икенче яртысындагы проза телә торышы шуп чорда иҗат иткән язучылар әсәрләре төпө-стилө байлыгының гомум синтезы нигезендә бәяләнә Телнең проза әсәрләренә җан. кан сулыш бирә алмавында төрле сәбәпләр бар Шуларның берсе, безнеңчә стиль мәсьәләләрен аңлап бетмәүдә. Телнең сүзлек составы, грамматик төзелеше барлык стильләр өчен уртак Ул стильләр әнә шул уртаклыкны үзенчәлекле куллану нәтиҗәсендә аерыла. Публицистика стильдә мәсәлән сурәтлөү-тасвирлау чаралары азрак кулланыла. Анда төп максат—укучы яки тыңлаучының аңына тәэсир итү. фикерләрнең логик дөреслегенә ирешү Бу яктан ул фәнни стильгә тартым. Ләкин һәр фәндә үз терминнары 'ансамбле- хөкем сөрә Публицистик стиль аларга колачын ныклап ачарга бик яратмый Матур әдәбият стиле телсурәтлөү чараларына мул була Анда укучының күңеленә, йөрәгенә эстетик тәэсир итү максаты куела, язучының фантазиясенә тулы ирек бирелә, тел материалы әдәби әсәрнең идея-эчтөлегенә. ул чагылдырган чорга, сюжеткомпозициягә. герой-персонаж- ларның характер үзенчәлекләренә, фигыльхолыкларына карап сайлана. Билгеле, бу әйткәннәргә карап, стильләр арасына -Кытай стенасы- корып та булмый Алар бер-берсенө керешә. Әйтик, публицистик стильдә матур әдәбият стиленә хас үзенчәлекләр була. Һәм. киресенчә, матур әдәбият стиле публицистик стиль дулкыныннан азат түгел. -Дулкын- сүзен шуңа кулланам повесть. романнар публицистик стильгә капканы бигрәк киң ачалар шул. Нәтиҗәдә ул дулкын булып агыла да. матур әдәбият стиленең нәфислеген, эстетик кыйммәтен, тәэсирлелек сыйфатын каплап китә Бу күбрәк тарихи, революцион корәшне чагылдырган производствога багышланган әсәрләрдә шулай була. Вакытында -Язгы җилләр- романы да шуңа тәнкыйть ителә иде Листовкалар, прокламацияләр, тарихи вакыйгаларны солдатлар урынына тезеп бару—бо- ларның барысы да әсәрнең ямен-тәмен югалта. Хәзер мондыйлар яңгырдан соң калыккан гөмбә кебек, һаман үрчи бара. Бу. бәлки, соңгы вакытта күп язучыларның журналистикадан килүенә бәйләнгәндер Бәгъзе берәү гомумән гел публицистик стильдә яза Хәер, аны публицистик стиль дип тә булмый әле Бу стиль бит сүзләргә -саран булуны» аеруча ярата Ә теге иптәш матур әдәбият стиле эчендә публицистик стильнең иң начар формаларын күрсәтә Елга урынына суза башлый ул салкын сүзләрне, аннан тегендә-монда боргалап, әллә кайларга алып китеп адаштыра сине. Укыганда инде әлеге яфраклы күркәм агачларны күрмисең, чытыр-чатыр арасында гаса- биланып йөрисең Шушы урында бер чагыштыру кулланасы килә Минем Агыйделнең атлап кына чыга торган урыннарын күргәнем бар. Анда, арттырып әйтсәк, башка урыннарда сирәк очрый торган кеше буе чәчәкләр үсә. Таҗларының бүрек зурлыктагылары бар Аларны аллы-гөлле күбәләкләр кунып назлый. Матурлыкка кошлар мәдхия укып шатлана Ә көмеш сулы Агыйдел. бу сихри гүзәллек белән иркәләнеп, шул ук вакытта үз горурлыгын саклаган хәлдә, тавыш- сыз-тынсыз гына ага да ага. Тиздән аңа төрле яктан башка вак елгалар килеп кушыла башлый Кайберләре ферма тиресләре, кайберләре май заводы пычрагы. кайберләре нефть мазутлары ташый аңа. Ләкин хәзергә Агыйдел бирешми әле Үз өстенлеген саклаган хәлдә, -ак- дигән данын югары тотып, ага да ага Ә инде әлеге күп төрле елгалардан килгән -кара- таплар -ак-ны капласа. Агыйделнең сихри тылсымлы, поэтик матурлыгы бетте дигән сүз Матур әдәбият стиле дә шулай. Әгәр ул башка стильләр пәрдәсе белән төренсә, үзенең эстетик сыйфатын, эмоциональлеген, сәнгатьлелек дәрәҗәсен саклый алмый. Сүз сәнгате осталары моны аңлап эш итә Алар стильнең җаен, эчке серләрен, чамасын белеп язалар. Г. Ибраһимовның -Безнең көннәр-. -Тирән тамырлар» романнары Кызыл чәчәкләр- повесте зур тарихи вакыйга, революцион көрәшне чагылдыралар бит Аларда публицистик элементларның булуы— табигый хәл Бар да ул Ләкин аны сүз рәссамы сиздерми. Икенче төрле әйтсәк публицистик стиль матур әдәбият стиле эчендә йотылып кала Нәтиҗәдә сәнгатьлелек өстенлек ала Бу тел-сурәтлөү чараларын зур осталык белән куллана белүгә бәйләнгән. Г. Ибраһимовның прозасында 8220 фразеологик әйтелмә, ике меңләп чагыштыру, шул чамада метафора бар. Төрле поэтик фигуралар әсәр тукымасына матур бизәк булып чигелә Ләкин аларның күплеген укучы сизми дә Чөнки сүз. фразеологик әйтелмә, сурәтләү чаралары бер-берсе белән эчке яктан бәйләнеп әсәрнең идея-эчтөлеген ачыклау аз сүз белән күп мәгънә аңлату җанлы картина тудыруга ярдәм итәләр Соңгы чиктә алар язучының эстетик идеалы дөньяга карашы фикер киңлеге офыклары белән җайлаша Стиль эволюциясе кичермәгән зур язучы сирәктер Мәсәлән, Г Ибраһимов иҗатының баштагы чорында матурлыкны -ялтыравыклы- сүзләр белән тасвирларга тырыша. Вакыт-вакыт абстракт чагыштыру, метафоралар белән дә эш 168 итә Моның өчен аны бик урынлы тәнкыйть итәләр Билгеле, сүз сәнгате остасы тел белән шаярырга ярамаганлыкны тиз аңлый, соңрак тел-стиль мәсьәләсендә классик үрнәк күрсәтә «Иң башта мин авыл картлары сөйли торган бик гади авыл теле белән язарга тырышып карадым.—дип яза Гомөр ага Бөширов —Миңа авыл кешеләренең сойләү теле бик ошый, алар арасыннан картларның тирән мәгънәле тапкыр һәм үткен телләре аеруча кызыксындыра иде Әмма бу гадилекнең эчке мәгънәсенә һәм -серенә- соңрак кына төшендем Гадилекнең дә төрлесе була икән бит! Минем кайбер очерк һәм язмаларымның теле эчтәлекнең тирән мәгънәсен бирергә көче җитә алмаслык беркатлы, шактый ук примитив тел булып чыкты Шунлыктан, билгеле андый тел дулкынландырмый укучыга көчле йогынты ясый алмый иде Баштарак язган хикәяләремнең дә теле канәгатьләндермәдеБу хакта күп фикерләр әйтелгән. Пушкин мәсәлән, әдәби телне халык теле дәрәҗәсенә төшерү түгел, ө бәлки халык телен әдәби тел югарылыгына күтәрү максатын куя. М Горький халык телен -чи- тел әдәби телне мастерлар тарафыннан эшкәртелгән тел. ди Гомөр ага Бөширов. әйтелгәнчә, тел диңгезендә бер аркылы, бер буй йөзеп, аның төбенә чума-чума. энҗе-мәрҗәннәрне күп җыйды, шулар ярдәмендә югары художестволы әсәрләр иҗат итте Намус» романы—шуның бер үрнәге Әмма анда да вакыт-өакыт югары стильгә күбрәк табыну бар шикелле Ә инде -Туган ягым—яшел бишек - тә тел чамасын саклау нык сизелә Боларның барысы да телнең, матур әдәбият стиленең эчке мөмкинлеген, җаен, рухын аңлап эш итәргә кирәклекне искәртә -Тел — мая мая булма- са—зая- ,—ди бит халык. Соңгы вакытта прозаикларның тел чирәмен актарырга җиң сызганулары сизелә Әмма кайберәүләр тәтигә кызыккан баланы хәтерләтә. Яки болын чәчәкләренә ярсып ташланучыга охшыйлар. Халыкның -Баллы сүз баш өйләндерә»—дигәнен дә искә алырга кирәк. Бер урынсыз сүз яңа күлмәккә ямаулык салуны хәтерләтеп тора бит ул Соңгы вакытта тәнкыйтьчеләрнең проза әсәрләренә җитди тирән объектив анализ ясаулары сизелә. Ә менә сәнгатьчә осталык тел. стиль мәсьәләләрен яктырткан мәкаләләр, кызганыч, аз языла Ә бит Г Исхакый, Ш Камап Г Бөширов. Ф Хөсни. Ә Еники, А. Расих. Г Ахунов. А Гыйләҗев М Мөһдиев X Камалов һ б прозаикларның әсәрләре торле яклап лингвистик анализ ясауны көтеп тора Моның файдасы әдәбият мәйданына килгән бүгенге яшьләргә генә түгел, киләчәк буын очен дә зур булыр иде Язучы әсәрләренең халыкчанлыгын да теленә лингвистик анализ ясамыйча ботен яклап ачыклап булмый Башкорт дәүләт университетындагы -Тел чишмәсетүгәрәге әгъзалары бервакыт бу олкөдө шактый җитди шөгыльләнде Алар Г Ибраһимов әсәрләрендәге төп үзенчәлеген башка сүз сәнгате осталары әсәрләренең тел үзенчәлегенә чагыштырып карадылар Хәтта ярдәмлекләр (бәйлек, теркәгеч, кисәкчә) куллануда да Г Ибраһимов әсәрләрендәге халыкчанлык рухының башкаларныкына караганда остенрөк икәнлеге исбатланды Поэзия теленә анализ ясаганда мисаллар белән эш итү кыен түгел Ә менә прозада мәсьәлә катлаулырак Анда мисаллар китерү шактый кыен Шуңа күрә бу мәкаләдә андый юлны сайлый алмадык Билгеле, нинди генә катлаулы, каршылыклы чорда яшәмик хәзерге таләпчән укучының эстетик зәвыгы һаман үсә бара Аңа йорөгенө шифа күңеленә рухи азык итеп апырлык әсәрләр кирәк Бу максатка ирешә алмаучылар саны һаман сирәгәя бара икән —бик күңелсез хәл Йомгак рәвешендә шуларны әйтәсе килә безгә җанлылык, халыкчанлык, новаторлык, тел һәм сгипь осталыгы, сәнгатьлелек һ 6 сыйфатлар җитешми Традицион төл-сурөтлөү чараларын әзер килеш куллану үзгәртү генә дә җитми язучы үзе дә өледән әле яңаларын иҗат итәргә тиеш Бер швед филологы Роже Мартен дю Гараның (1881 -1958) -Тибо гаиләсе» исемле ботен доньяга билгеле булган күптомлы романының 1817 битенә лингвистик анализ ясый Һәр биттә бөр яңа сүз-образ булуын исбат итә Боларның барысы да хәзерге прозаикларны нык уйланырга мәҗбүр итә Ничек кенә булмасын, янә бөр мәртәбә кабатлыйк әдәби әсәрнең эстетик йогынтысы көчле булырга тиеш Күчерелмә мәгънәдә әйтсәк, яфраклары коелып шәрә агач хәлендә калмасын хәзерге татар прозасы