ТАРИХИ БАГЛАНЫШЛАР

Билгеле булганча, мәдәни элемтәләр халыклар арасында бик борынгы заманнарда ук башланган Бу мәкаләдә исә — Урал буе татарларының Урта Азия халыклары белән булган культура монөсәбәтләре XV—XVI гасырлардан башлап Октябрь революциясенә кадәрге дәвердә күрсәтелә Казан ханлыгы вакытында татар халкы Урта Азия белән багланышларын Болгар халкыннан мирас булып калган традицияләр нигезендә дәвам иттергән Ул элемтәләр икътисади өлкәдә дә культура өлкәсендә дә булган Мисалга Һинд солтаны үзбәк Бабыр ханның 1532 елда Мөскөүгө Казанга илчеләре килгән. Казаннан 1549 елда Боерган сөет Бохарага барган "Үзбөкстан ССР тарихы-нда: «Күп нөкышлар һәм шигырьләр язган кеше буларак. Шәйбани хан тарафыннан Голөм Шади Казан ханы Мөхәммәт Әмингә җибәрелгән Казан шагыйре Мөхәммәдьяр Галишир Нәваи әсәрләрен яхшы белгән».—дип язылган Көнчыгышның классик шигърияте белән татарлар Урта Азиядә танышканнар. Төркестан сәүдәгәрләре Идел буенда күп һәм еш булганнар Алар исеме белән Казанның бер елгачыгы таҗик аталып йөргән Шул ук вакытта Бол- гар-Казаннан алынган «болгари- сортлы күн Урта Азиядә дә эшкәртелгән Казан архитектурасында да Урта Азия йогынтысы булган Чыганакларның азлыгы сәбәпле, ул вакытлардагы культура элемтәләрен бөтен тулылыгы белән ачыклый алмасак та. югарыдагы фактлар мондый мөнәсәбәтләрнең нык булуын күрсәтә Идел буе Мөскәү дәүләтенә кушылгач татар халкының Урта Азия белән бәйләнешләре яңа чор кичерә Ул да үзенә генә хас сыйфатларга ия була һәм Урта Азиянең Рөсәй тарафыннан яулап алынуына кадәр дәвам итә Бу 300 ел эчендә татарлар белән Урта Азия халыклары культура багланышларында яңа юнәлешләр, формалар туа һәм үсә XVI гасырның икенче яртысында Мөскөүгө Ташкент, Бохара. Оргөнечтөн байтак илчелекләр килә Шулай ук Мәскөүдән Бохара, Ташкент һәм башка шәһәрләргә илчеләр, шымчылар бара Бу илчелекләрдә татар йомышлылары зур роль уйный Алар тәрҗемәче хатчы, озата баручы арадашчы һәм илчеләр сыйфатында байтак эш башкара Мөскөүдә һәм аннан соң Петербургта чит ил эшләре коллегиясендә аларның тулы бер төркеме булган Дәүләт грамоталары һәм төрле хатлар, эш кәгазьләре Урта Азиягә һәм башка Көнчыгыш илләренә (мәсәлән Иранга) татар телендә язылган Аннан килгәннәре урысчага татарлар тарафыннан тәрҗемә ителгән Мәскөүдән баручы һәм Урта Азиядән килүче илчеләр, сәүдәгәрләр кебек үк, күп вакыт Казан ның татар бистәсенә тукталган, ә кайвакыт айлар буена шунда торганнар Мондый җанлы мөнәсәбәтләр, әлбәттә, ике якның да мәдәни байлыгын арттырган XVI йөздә йомышлы татарлар Урта Азиягә илчеләр сыйфатында да йөри башлаган Мәсәлән. Байбир Таишев, Исәнчура Байкишевлөр иптәшләре белән анда барып, дәүләтләр арасындагы мөнәсәбәтләрне ныгытуга әһәмиятле өлеш керткәннәр Байбир Таишев 1585 елда Хива һәм Бохара илчеләре Хуҗа Мөхәммәт һәм Мөхәммәт Гали белән Мөскөүгө өйләнеп кайткан, ө 1589 елда янә шул дәүләтләргә илче итеп җибәрелгән Патша архивында XVI гасырда Бохара ханы Габдулпадан Оргәнеч ханы Әҗемнән. Ташкент ханы Дөрбиштөн Мөскөүгө килгән илчеләрнең язмалары, хатлары булган, ләкин хәзергә кадәр сакланмаган XVII гасырда илчеләр алмашу, дипломатик аралашу тагын да көчәйгән 1616 елдан 1747 еллар арасында бары бер Хивадан гына да Рөсәйгө 27 илчелек Салам АЛИШЕВ (1929) тарих фонноре докторы тотар Л.«м >/»ы< me i шреидо ол-ыкии биш китап акторы Камнди чши Б килгән 1615 елда Хивага йомышлы татар Дөүлөкөй Дөүлөтхуҗин илче булып бара һәм Рәсөй белән Хива мәмләкәте арасындагы монәсәбөтлөрне юлга сала Ул Өргәнечтә дә булып кайта. Тарихи әдәбиятта күбрәк иранлы Галимәрдән Даутов һәм Казан татары Йосыф Касыймовларның илчелеге яктыртылган. Аларның икесендә дә байтак татарлар булган. Ә Даутов биш мәртәбә Төркиягө. Хива һәм Бохарага барып, урыс дәүләтенә зур хезмәтләр күрсәткән. 63 әсирне, шул исәптән, өч татарны Рөсәйгә алып кайткан Йосыф Касыймов үз вакыты өчен укымышлы, алдынгы фикерле кеше булган Ул 1675—1678 елларда Хива. Бохара һәм Һиндстан илләрендә Рәсөй илчесе булып йөри. Күп мәгълүматлар җыя. географик белешмәләр туплый. Белемлелеген ихтирам итеп, аңа анда калырга тәкъдимнәр ясала Ләкин ул. 18 урыс әсирен сатып алып. Казан аша Мәскөүгө әйләнеп кайта, хокүмәт алдында тулы хисап бирә Көнчыгышны төптән өйрәнгән академик В Бартольд аның турында: Касыймов урыс дәүләтенә Урта Азия һәм бүтән Кончыгыш Азия дәүләтләре белән мөнәсәбәтләр урнаштыруда зур хезмәт күрсәткән эшлеклеләренең берсе булды».— дип язды. XVIII гасыр дипломатлары арасында Котлымөхәммәт Тәвкилев аерылып тора. Ул 1714—1717 елларда Беренче Петр кушуы буенча Урта Азия илләрендә йөреп кайта Мәскәүдә аннан килгән илчеләр белән үзе сөйләшүләр алып бара. Императрица Анна Ивановна һәм вице-канцлер Остерман 1740 елда Хива илчесе Артык Батыр Разумбаев белән сөйләшүләр алып барганда да ул арадашчы һәм тәрҗемәче Вазыйфаларын үтәгән К Тәвкилевнең казакъларны һәм башкортларны Рөсәйгә кушу буенча эшчәнлеге дә күпләргә мәгълүм нәрсә XVIII гасырның икенче яртысында Бохарага илче булып Мәндияр Бикчурин, Г Дөүешевлар бара Казан татары Борнашев дипломатик максатта 1794 елда Бохарада, ә 1800 елда Поспелов белән Ташкентта булып кайта Алар дәүләтара дипломатик бурычлар гына үтәп калмыйлар, бераз фәнни эшчәнлек белән дө шөгыльләнә Аларның җыйган материалларында, сөйләгән, язган хисапларында географик һәм этнографик белешмәләр дө бар XIX гасырда барлык дипломатик хезмәткәрләр дә диярлек үз эшчәнлекләрен фәнни тикшеренүләр белән бәйлиләр Шулардан гасыр башында М. Хөсәенов, Ф Котлымөхөммөтовны, 1850 елларда А. Юнысовны күрсәтергә мөмкин. Татарларның Урта Азия халыклары белән булган культура багланышлары милләттәшләребезнең сәяхәтнамәләрендә, юлъязмаларында да чагылыш таба. Сәяхәтнамәләре дөнья күргән һәм әдәбиятыбызда киң урын алган - Исмәгыйль сәяхәте- киң билгеле. Исмәгыйль абзый 1751—1774 елларда Урта Азия. Һиндстан һәм башка илләрдә йөреп кайткан Аның турында махсус әдәбиятта байтак материал булганлыктан, бу урында озак тукталып тору кирәкмәстер Ләкин шуны әйтергә кирәк аңа кадәр дә Урта Азиягә сәяхәт иткән һәм андагы шәһәрләр аркылы Мәккәгә хаҗга барган милләттәшләребез булган Алар сәяхәтнамәләр язып яки матбугатта бастырып калдырмасалар да күргәннәрен, ишеткәннәрен, минемчә һичшиксез, ватандашларына, авылдашларына җиткергәннәрдер Сәяхәтләрен тасвирлаучылардан М Мөдинәи. М Хәсөниләрне күрсәтергә мөмкин. XVII гасырда яшәгән Янсара Хафиз XVIII йөздәге Мортаза Галиев. Гали Габдерөшитов. Г Туймөхәммөтов һөм кайбер башка сәяхәтчеләр турында без бик аз беләбез Аларның исемнәре Ш Мөрҗани Р Фәхретдинов һәм кайбер бүтән галимнәрнең телгә алулары буенча гына безгә килеп җиткән. Күбрәк билгеле булганнарыннан 1774—1804 елларда ботен Урта Азияне һөм һиндстанны гизеп чыккан пугачевчы Гобәйдулла Эмировны Җәгъфәр Галиев- не, 1820 еллардагы сәяхәтче Мортаза Фөйзуллинны Бикчуринны күрсәтергә була Аларның сәяхәте турында хәбәрләр халык арасында язма рәвештә дә. телдән дә киң таралган булган Культура багланышлары бигрәк тә мәгариф өлкәсендә нык үскән һәм тотрыклы булган. Бохара. Сөмәркант һәм башка Урта Азия шәһәрләре мәдрәсәләренә татарлар борынгыдан ук. XVIII гасырда бигрәк тә күп барган Р Фәхретдиновның -Асар-ында андый кешеләрнең йөзләрчә исемнәре китерелгән Укыту системасы гәрчә дини-схоластик эчтәлекле булса да. бу мәдрәсәләрдә шәкертләр телләр өйрәнгән ө сәләтлерәкләре төрле кулъязмалар, китаплар укып шактый тирән белем ала алганнар Шундыйлардан Тайсуган авылы мөдәррисе Габдрахман Туймохәммөтевне. Борындыктан Мансур Габдрахмановны. Яңа Әлмөт авылыннан Җәгъфәр Алишины. Курсадан Габденнасыйр Күрсавине күрсәтергә мөмкин... Г Курсави Бохарада зур тырышлык белән иске кулъязмаларны, борынгы китапларны, матур әдәбият һәм дини карашларны тирөнтен өйрәнә шулар нигезендә динне яңарту юлына баса Аның исеме белән татар иҗтимагый фикер үсешендә туган яңа юнәлеш башлана Курсави өйрәтүенә кеше язмышының алдан ук күктә билгеләнгән булуына шикләнү, дөреслекне танып белүгә һәм хезмәткә чакыру кешенең фикер йөртү сәләтенә аның хезмәте тиешле нәтиҗәләр бирә алуына ышану кешене беренче планга кую хас Искелектә катып калган, дини догмаларга каршы чыккан өчен Бохара әмире аны үлем җәзасына хөкем итә Дуслары һәм фикердәшләре ярдәмендә ул үз иленә качып кайта ала һәм хәзерге Татарстанның Арча районы Курса авылында зур мәдрәсә ачып, балаларны яңача укыта башлый Аның фикерләре өйрәтүе киң тарала Бохарадагы кебек үк. Татарстан җирлегендә дә алдынгы фикерле кешеләр аны яклап искелеккә каршы чыгалар Бу көрәш дөньяви һәм фәнни белемнәрнең үсүенә юл ача. Мәдрәсәләрдә төрле кеше укыган Алар арасында, әлбәттә фикерен үстермичә дини караңгылык дөньясыннан чыга алмаган томана муллалар да аз булмаган Ләкин безне күбрәк алдынгы фикерле, аң-белем алып кайта алган кешеләр кызыксындыра Дөньяви, файдалы белемнәр таратуда шул ук мәдрәсәләрне бетереп кайткан шәкертләрнең бер өлеше мактаулы эш башкарган С. Ибраһимов XVIII йөздә үк «Җир балык яки үгез өстендә тора, дип әйтү — ул әкият, җир әйләнеп йөрүче бер җисем-,—дип язып чыга Әбүбәкеров тыйб гыйлеме (медицина) буенча күп фәнни белешмәләр җыя һәм фәннәр өйрәнергә чакыра Б. Шерилов тарих өйрәнә һәм тарихи вакыйгаларның хронологик таблицасын төзи Г. Габдрахманов бик күл телләр өйрәнә һәм шуңа башкаларны чакыра, телләр акылны баета, ди Г Габделмөннәнов арифметика китабы төзи Бу өлкәдә ике төбәк кешеләре берләшеп эшли, тырышлыклар уртак була Идел буе татарлары Урта Азиядә укыйлар да, укыталар да Ә Урта Азия кешеләре аларны укыта, кайберләре мәсәлән Ишнияз Ширниязов Идел һәм Урал буйларында үзләре мәдрәсәләр тотып сабак бирә, мондагы кешеләрне Урта Азия халкы һәм мәдәнияте белән таныштыралар Күренекле татар мәгърифәтчесе, тарихчы галим Ш Мәрҗани Бохара. Сәмөркант шәһәрләрендә үзлегеннән уку белән шөгыльләнгән Курсави кебек ул да андагы мәдрәсәләрдә схоластик укыту белән канәгать булмаган Борынгы кулъязмаларны, тарихи чыганакларны тирән өйрәнү, аны дөньякүләм танылган зур галимгә өйләндерә Аның 1865 елда Казанда бастырып чыгарган -Горфател хавакыйн ■> хезмәте аеруча әһәмияткә ия Бу китапта ул Европа тарихчыларына әле билгеле булмаган Көнчыгыш чыганакларына таянып Төркестан һәм уйгырлар — X—XII йөзләрдәге Караханидлар — тарихын язган Шулай ител. Урта Азия тарихын тикшерүгә үзенең зур өлешен керткән Татарлар һәм Урта Азия халыклары арасында культура багланышларын үстерүдә үзара китап алмашу, кулъязмалар җыю зур әһәмияткә ия булган М Хосәенов «Мин 16 өл буена (XVIII гасырның ахыры —XIX гасырның башы) Урта Азиядә, Әфганстан һәм һиндстанда гарәп фарсы төрки татар һәм үзбәк кулъязма китаплары җыеп, бай котөпханө ясадым аларның бер өлеше яңа мәктәпләр өчен дөньяви (фәнни) дәреслекләр төзүгә нигез булып хезмәт итә алалар-,—дип язып калдырган Р Максудов. X Якупов. Ф Габделгазизов һәм байтак башка кешеләр XVIII гасырның икенче яртысында һәм XIX гасырда да шундый ук эш белән шөгыльләнгәннәр Ә Дәүләт Галиев Бохарада китап сатуалу эшен оештырган Ш Мәрҗанинең Урта Азиядән бик күл китап һәм кулъязмалар алып кайтуы күп кешегә мәгълүм Ул вакытларда Казанда инде дини китаплар гына түгел, ә бәлки ике төбәк халыкларының да мохтаҗлыгын канәгатьләндерүче фәнни, әдәби китаплар да басыла башлаган Татар әлифбасы, «Сәйфен Молек- кыйссасы «Йосыф китабы- Низами Газөли әсәрләре һәм тарихи язмалар басылып чыккан һәм аларның тиражы берничә йөз меңгә җиткән Бер үк вакытта китаплар, кулъязмалар өстендә уй-фикөр иорту әдәби тәнкыйть һәм текстологик эш тә алып барылган Әле XVIII гасырда ук Кәбел- гаэый Баһадир ханның «Төркиләр шәҗәрәсе» дигән атаклы китабы өстендә Күк Куян авылы мулласы Нигъмәт Максудов. Әстерхан мөдәррисе Ахун Хуҗа Мәскөүдө Мортаза Төвкилевлар эшли нөсхәләренең күчермәләрен төзиләр аларны чагыштырып чыгалар искәрмәләр язалар Ә татарның беренче мөгърифәтчеләреннөн Ибраһим Хәлфин аны җиренә җиткереп редакцияли һәм 1825 елда Казанда нәшер итә Урта Азия һәм Идел буеннан чыккан кулъязма һәм басма китаплар һәр ике як халыкларына хезмәт иттеләр, аларны үзара таныштырдылар һәм якынайттылар XIX гасырның уртасында, ягъни Урта Азияне Россия яулап алганчы, анда биш меңнән артык татар яшәгән. Алар да кардәшләре арасында культура багланышларын киңәйтүгә, тирәнәйтүгә зур өлеш керткән. Бу багланышларның югарыда күрсәтеп үтелгән формаларыннан тыш. башка төрләре дә булган, әлбәттә Без монда экономика һәм сәүдә мөнәсәбәтләренә кагылмыйбыз Бу үзенә бер зур тема. Ләкин әнә шул татарларның XIX йөз урталарында Ташкенттан ерак түгел җирләрдә беренче мәртәбә бәрәңге үстерә башлауларын әйтеп үтәсе килә. Шулай итеп. Рәсәй белән Урта Азия арасында мөнәсәбәтләрнең үсүендә татарлар билгеле бер роль уйнаган. Культура элемтәләренең гомумән үсүендә исә барлык халыклар да — үзбәк, татар, урыс, таҗик, төрекмән һ. б. үз өлешләрен керткән. Урыс халкының өлеше һәм йогынтысы исә XIX гасырның икенче яртысыннан көчәеп китте һәм үсә барып, хәлиткеч роль уйный башлады. Урта Азиянең Рәсәй яулап алуыннан (XIX гасырның 60—70 елларыннан) башлап Октябрь революциясенә кадәр чорны без ике төбәк халыклары арасындагы бәйләнешләр үсүенең өченче баскычы дип саныйбыз. Чөнки бу заманда шул өлкәдәге элеккеге юнәлешләрнең һәм формаларның эчтәлеге үзгәрә, аларның яңа сыйфатлары барлыкка килә, яңа формалар һәм күренешләр килеп чыга. Патша самодержавиесе һәм реакцион эшлеклеләре. Кауфман кебек гене- ралгубернаторлары халыклар арасында дусларча мөнәсәбәтләрне буарга, җирле халыкларны югары культура җимешләренә якын китермәскә тырышсалар да. алдынгы урыс, татар, үзбәк зыялылары массаларга файдалы булган, алар ихтыяҗын канәгатьләндерә торган матди һәм рухи байлыклар тудыру өчен тырыштылар һәм шуның өчен көрәштеләр. Академик В Бартольд шул чорның культура мөнәсәбәтләренә бөя биреп болай дип язды: -Урта гасырларда Идел ярларына культура Бохара һәм Хивадан китерелсә. XIX гасырда Идел буе татарлары урыслар аркылы Европа культурасы белән танышып, үзләренең Төркестан кардәшләрен агарта башладыларБу чорда электәге дипломатик мөнәсәбәтләр юнәлеше татар халкы вәкилләренең Урта Азиядә урыс дәүләт учреждениеләрендә хезмәт итүләре белән алмашына Губерна канцеляриясендә һәм башка урыннарда байтак кына татарлар эшли. Элеккеге сәяхәтчеләрнең башкарган эш формасы фәнни тикшеренү эшләре эченә кереп бетә. Мисал өчен Заһир Бигиевнең Казанда 1908 елда басылып чыккан -Мавәраэннөһердә сәяхәт- дигән китабын алып карыйк. Бу китапта элеккегечә сәяхәтнең ничек баруы турында гына түгел ә башлыча фәнни белемнәр, тарихи белешмәләр турында сүз бара. Автор шәһәрләр һ. 6. объектларны, халык тормышының кайбер якларын күрсәтеп кенә дә калмый, фәнни-тарихи материалларны, үз фикерләрен пропагандалый. XIX гасырның 60-елларыннан Урта Азияне һәм аның халыкларын фәнни өйрәнү, гомумән, нәтиҗәле рәвештә үсеп китә. 1890 елларга инде анда фәнни оешмалар төзергә мөмкинлек туа. 1897 елда Рәсәй географик җәмгыятенең Төркестан бүлеге. 1895 елда Ташкент археологик түгәрәге эшли башлый Фирганәдә Сәмөрканттө һәм Сыр-Дәрьяда статистика комитетлары барлыкка килә. Фәнни өйрәнү өлкәсендә татарлардан Бикчурин, Батыршин. Борнашев кебек кешеләр XIX йөздә активлык күрсәтәләр XX йөз башында аларның саны арта бара. Мирсалих Бикчурин. мәсәлән, Урта Азия шәһәрләренең торышын, архитектурасын, халыкларын, алар арасында һәм Рәсәй белән булган сәүдә торышын ойрөнә һәм шул хакта мәкаләләр бастыра. Галимхуҗа Юнысов XIX гасырның беренче яртысында ук Идел буеннан күчеп. 1870 елларда Ташкентның -хөрмәтле нәсел гражданиныдигән исем ала. Европа культурасын һәм фәнни белемнәрне массалар арасында таратучы доктор-врач Батыршин Ташкент халкында зур абруй казана. Урта Азия шәһәрләрендә татар мәктәпләре ачылу, татарча, үзбәкчә газета-журналлар чыгару, китаплар бастыру культура багланышларының тирәнәюен. киңәюен күрсәткән яңа тармаклар булып тора 1873 елда Ташкентта беренче татар мәктәбе. 1886 елда Казалыда беренче (җәдит) татар мәктәбе ачыла. Менә бу яңа методлы татар мәктәпләренең саны 1910 елда Урта Азиядә 89 га җитә. Ә барлык татар мәктәпләренең саны 137 булган. -Аларның төп әһәмияте шунда булды ки. —дип күрсәтә академик Бартольд.— алар йогынтысында башка җирле яки милли мәктәпләр дә берничә елдан соң яңача укыта башладылар- Татар мәктәпләрендә укучылар үзбәк, казакъ, төрекмән, татар, кыргыз балалары булган. Ләкин халыкларның мондый бердәмлегеннән һәм аң-белем алуларыннан курыккан патша хөкүмәте 1911 елда бу мәктәпләрне яба, бетерә башлый. Шул елның 1 гыйнварында чыккан патша указында: үзбәк балаларын татар укытмасын татар балаларын үзбәк укытырга тиеш түгел дип язылган була. Бу инде «Бүлгәлә һәм хакимлек ит- дигән принципны тормышка ашыру иде Татарларга каршы чыгарылган, аларның Урта Азия халыклары белән туганнарча элемтәләрен кисү юлында эшләнгән чара һәм указларның бу беренчесе генә дә. соңгысы да түгел иде 1806 елда ук патша хөкүмәте татарларга анда йорт тотарга, җир алырга, предприятиеләргә һ. б. шундый милеккә хуҗа булырга катгый рәвештә тыйды Бу бик каты закон иде Шулай булуга карамастан, халыклар арасында дусларча мөнәсәбәтләр дә. культура багланышлары да өзелмәгән Уку-укытудан башка юнәлешләрдә дә байтак эшләр эшләнгән. Матбугат олкәсендә бу бигрәк тә ачык күренә 1870 елда Урта Азиядә беренче газета------Төркестан хәбәрләре- урыс телендә чыга башлый. Соңрак аның «Төркестан вилаяте газетасы дип аталган үзбәкчә кушымтасы чыгарыла. Гарәп шрифтлары Казаннан китерелә Аның хәреф җыючылары да (М. Каримов), редакторлары да (И Ибраһимов Ш Ибраһимов. М Чанышев) татарлар булган Генерал-губернатор тәрҗемәчесе Ш Ибраһимов 1871 елда «1872 елга календарь- исемле беренче үзбәк китабын бастырып чыгара. 1881 елда Казаннан тагын бик күп шрифтлар белән яңа һәм тәҗрибәле наборщикпар Ш Биккулов. Г Яушеә. Б. Биктимировпар киләләр Алар тиздән җирле халык телендә матбугат эшен киң рәвештә юлга салалар Ш Биккулов монда соңгы көннәренә кадәр (1920 елда үлә) эшли һәм күп санда үзбәк, казакъ һ. 6. наборщикларын үз һөнәренә өйрәтә Аны -үзбәк, китабының Гутенбергы- дип атыйлар Ш Биккулов һәм аның кебекләрнең эшчәнлеге халыклар мәгърифәтенә хезмәт итү үрнәге ул Мондый хезмәт рус. үзбәк, татар, казакъ, кыргыз, төрекмән һ б халыклар мәдәниятенең үзара баетышуына китерде. XIX гасыр ахырында — XX гасыр башында Урта Азия шәһәрләрендә байтак типографияләр ачыла, урыс, үзбәк татар, казакъ телләрендә газе- тажурналлар. китаплар бастырыла Аларның күбесе демократик юнәлештә була Бу өлкәдә Урта Азия халкы вәкилләре белән татарлар кулга-кул тотынып эшләгәннәр Г Тукайның 80 еллык юбилеендө үзбәк халык шагыйре Гафур Голөм болай әйтте: -Беренче үзбәк шрифтларын беренче хәреф җыючыларны биргән, яңа мәдәнияткә юл ачкан татар халкына, аның фидакарьләренә рәхмәтебезнең чиге юк Яңа заманның беренче укытучылары безгә Татарстаннан килде, бу заман телендә беренче әлифбалар Казанда басылды - Урта Азия халыклары әдәбияты белән татар әдәбиятының багланышлары бик киң һәм күп тармаклы Сөнгать олкәсендә дә безнең багланышлар тар түгел. Әдәби, үзешчән сәнгать кичәләре, музыка түгәрәкләре оештыру һәм үткәрү эшләре үзбәк, татар, казакъ арасында бергәләп 1900 еллардан башлана 1911 елдан башлап Урта Азия шәһәрләрендә Г Кариев җитәкчелегендә Сөяр» К. Шамил һәм Гыйззатуллина-Волжская җитәкчелегендә -Нур- труппаларының гастрольләре һаман булып торган Тиздән татар драматургларының пьесаларын файдаланган үзбәк театрлары эшли башлаган Үзбәк, казакъ, кыргыз һ б. халыкларның борынгыдан килгән баи культуралары бар Аның җимешләре белән татар халкы электән үк файдаланган үзенеке кебек итеп якын күргән, шагыйрьләре илһам алган Татар халкының культура байлыклары да Урта Азия халыклары өчен уртак булган юмарт тәэсир иткән Татарлар күптән инде Рөсөй дәүләтендә урыс халкына якын яшәгәнлектән, шартлыча Европа культурасы дип аталган яңа доньяви мәдәни ятнө алданрак һәм тизрәк үзләштергәннәр Шуның белән бергә урыс әдәбияты һәм культурасы XIX гасырның икөнче яртысында билгеле сәбәпләр нигезендә бик тиз үсеп китә һәм Европадагы башка илләр культурасын әйдәп баручыга өйләнә. Бу моһим фактның татарларга, алар аша Урта Азия халыкларына хәлиткеч йогынты ясавы табигый хәл

Реклама