СИРАТ КҮПЕРЕ

Большевиклар партиясенең XII съезды ачылырга ике-өч кон чамасы вакыт калып бара Илда вакыйгалар киеренке Төрле төбәкләрдә i килгән делегатлар берсеннән-икенчесе күңелсезрәк һәм борчалырак хәбәрләр китерә Җимереклек, гәртилсезлек. үзара низаглар урындагы иптәшләрнең желегенә үткән Шулар өстенә милли мәсьәләнең чишелмәгән булуы киеренкелекне бермә-бер арттыра төшә. Соңгы араларда гына «Грузиннар эше» дип гелю керюн вакыйга хакында да Кремль сарайларында төрле нмешмимешләр таралып өлгергән Бу уңайдан Ильич махсус хат язган икән, дип ю сөйләделәр. Ул. грузиннарның милли дәүләтчелек эшенә чамадан тыш тыкшынуларын килештермичә. Сталин, Орджоникидзе һәм Дзержинский) а каты ук бәрелгән дә иде булса кирәк. Үзен дөньяның кендеге итеп хис итәргә өйрәнеп килгән Генераль секретарь хаста кешенең канә)атьсезлегенә кулын гына селтәсә, калган икесе беркадәр сагаерга һәм телләрен тешләп торырга мәжбүр Кон кичкә авышкан бер мәлдә Мирсәет Солтангалиев янына Баку- дан әле генә килеп төшкән Нәриман Нөриманов килеп керә Гадәттәгечә җылылык белән күрешеп хәл белешкәннән соң. азәрбайжанлы аркадашы Мирсәеткә жигди йомыш булуы хакында хәбәр итә Аңлашыла ки. кабинетта сөйләшә торган сүз түгел бу бодай булгач Октябрь инкый- лабынача ук фиркә әгъзалары булып юрган ике большевик, шул рәвешле. эш бүлмәсеннән урамга чыгарга мәжбүр булалар ГПУ органнарының күзләре күпне күрүе, колаклары күпне ишетүе сүзсез дә аңлашыла, мәгълүм була һәр икесе өчен Алла сакланганны гына саклармын, дигән гыйбарә халык тарафыннан нәкъ шул елларда әйтелмәдеме икән9 ' Киңәш-табыш игү теләге белән Нәримановның. башка берәү янына гүгел. нәкъ менә Солтангалиев янына килеп керүе бу очракта беркадәр көтелмәгән хәл иде Чөнки, әле 1922 елның көзендә генә милли дәүләтчелек һәм авгономияләшгерү мәсьәләләренә мөнәсәбәттә үзара жигди бәхәскә кереп, күпләргә мәгълүм бу пан аңлашылмаучанлык туган иде араларында Нөриманов ми г ти республикалар төзү идеясенә икенчел мәсьәлә дин караучылар тарафында иде Мирсәетнең фикере безгә ачык Мнн ялгышканмын Син хаклы булгансың, дип башлады сүзен Нәриман Нәрнманов Хәтерендәме, көнчыгыш коммунистларының 2 иче киңәшмәсен.т » каршы чыккан идем мин үзенә Урыннардагы вакыйгалар синең хаклы икәнлегеңне исбат итте бүген Ахыры Башы 4.5 саннарда Б Үткәннәрне барлар заман түгел. Теге чакта Нәримановның үзен аңламавы кәефен шактый ук кырган булса да, Мирсәет ул хакта искә алмаска тырышты. — Нәриман агай,— дип. үзенең хөрмәтен белдереп, олылап җавап кайтарды Солтангалиев— Сезгә булган мөнәсәбәтемне беләсез. Мин һич үпкәләмим. Ул вакытта да сез — үзегезчә, мин — үземчә. һәр икебез дә хаклы идек Бу безнең яңа тормыш корудагы эзләнүләребез нәтиҗәсе. Стратегиядә исә безнең арада каршылыкның булганы юк. — Рәхмәт.— дип, Мирсәетнең аркасына кагылып куйды Нәрима- нов.— Җылы сүзең өчен рәхмәт Шулай да сөйләшер сүзгә якынрак килик әле. «Грузиннар эше» хакындагы проблеманы шулай куертулары сине дә уйландырган булса кирәк?!. Спасс капкасы каршыннан узып, Кызыл Мәйданга килеп чыккан иде алар. Нәриманов сынаулы карашын кардәшенә текәде. Ипле, мәһабәт кеше иде ул, күз карашы ук иманлы. — Уйландырмыймы соң!.. Мдивани белән мин даими элемтәдә. Башка иптәшләрнең дә ни уйлаганын, ничек сулыш алганлыкларын ачык күреп, тоеп торам. Сүз берләшкәндәй. Кызыл мәйданның кыл уртасында туктап калган иде алар. Сүзләре җитди. — Милли кадрларга, җирле халык фикеренә түбәнсетеп, бармак аша гына карарга теләү галәмәте — Нәримановның күзләре маңгайдагы җыерчыклар авырлыгыннанмы. кысыла төштеләр.— Үзәктәгеләр — акыллы, ә Бак>да яисә Тифлистә. Казанда яисә Бохарада шуларның әмерен үтәүчеләр булырга тиешле. Мөстәкыйльлек кабул ителми. Милләтләр һәм республика дип авыз суын корыту да, бил бөгеп, баш кагып торучылар өчен генә. Башыңны калкытасың икән — син контрреволюционер, халкыңны искә төшердеңме — милләтче. Империячел фикер яңа, патша заманындагыга караганда да кыргыйрак рәвеш ала бара бүген. Синең өчен, беләм. яңалык түгел болар. Мирсәет. Җаным әрнегәнгә, каным катканга сөйлим. Баш кагып куйды Солтангалиев. Күбрәк «пролетариат» һәм «интернационализм» хакында рухланып сөйләргә күнеккән Нәриманов авызыннан мондый сүзләр ишеткәне юк иде бит әле аның. — Килешәм Килешәм. Нәриман агай... — Әйе. «Грчзинпар эше» турында иде бит әле сүз. Күңелем сизә, моның белән генә тәмамланмас кебек бу ыгы-зыгы... — Мин дә нгх гай уйлыйм, Нәриман агай. Грузиннардан башлау Коба өчен чаршау гына булмагае, дигән шигем бар. Янәсе, иң элек үз улымның колагын бордым. Аннары башкаларга да кизәнергә тулы хокукым бар, дигән мәкер ятадыр төсле бу эшнең төбендә. Як-ягына күз төшереп алды Нәриманов. Алар икәүдән-икәү генә иде. Арлы-бирле узып торучылар булса да. озын колаклар күренми әлегә. — Кобаны мин яхшы беләм. Гомер буе хаким булырга теләде. Буйсынучы юк иде үзенә. Инде менә Кремльгә хуҗа булды. Аннан сөреп чыгару җиңел булмаячак аны. Киңәшеп эш итү һәм бер-беребезгә якынрак булу хәерле. Әйтергә теләгәнем шул! Юкса...— Ни әйтергә икән диеп уйланып торгач, башын чайкап алды Нәриманов.— Әйе. юкса һичкайсыбызга көн калмаячак. Таякның иң юаны синең, минем кебекләр башына төшүе ихтимал.. — Белмим шул, дип. икеләнүдә торып калды Мирсәет. Нәримановның сүзләрендә хаклык бар. әлбәттә. Әмма, ни генә булмасын. Сталинга ышанычын югалтмаган иде бит әле ул. Дөресрәге, югалтудан курка, югалтыр!а теләми иде... Алар озак еллар дәвамында бергә аралашып эшләгән кешеләр. Фикер уртаклашып, ризык бүлешеп яшәгән еллар да эзсез узмаган. Аның көчле, үзен хәйран калдырган сыйфатларын белгән кебек, житешсезлекләрен дә аңларга, гафу итәргә гадәтләнгән иде Мирсәе!. Ышаныч зур нәрсә. Ышанычны сакларга кирәк. Кыл өстен- 10 дә эленеп торса да сакларга ышанычны .. Ул югалдымы — бетте.. Әнә шундый хакыйкатьтән чыгып, тешен кысып түзсә түзде. Сталинга каршы эш йөртмәде Мирсәет Өстәвенә, яхшымы-яманмы. ул бит Генераль секретарь да әле. Сталинга ул ышанычын югалтса. Нәриманов югалтса, башкаларга, гади коммунистларга ни кала'” Партияне нинди язмыш котә? — Нигә тынып калдың? Ник дәшмисен. Мирсәет9 — дип сорарга, аны уйларыннан бүлдерергә мәҗбүр иде Нәриманов — Куркып калдыңмы әллә9 ... Әйе. таякнын юаны безнен башка төшүе ихтимал — Юк.— дип, каршы төшәр көч тапты үзендә Солтангалиев.— Таяк бүлешер заман түгел. Төшсә төшәр Тал чыбыгы ашап үскән малайлар ич. безгә күнегәсе түгел. Ил язмышы, халкым язмышы гына имин булсын. Калганнары үтәр, һәммәсе вакыт эше Елмаеп куйды Нәриманов — Мирсәет, партия съездында сөйләргә җыенган нотыгыңны калдырып тор әлегә. Рәсми сүзләргә кабинетта да өлгерербез «Син» һәм «мин» дигәндә, иң әвәле үзебезнең төрки милләтләрне күздә тотуым иде. Сталинның төркиләргә мөнәсәбәтен беләсең. «Грузин эше» узды, инде чиратта кем?1 . Татармы, башкортмы, әллә Туркестанмы ’ — ‘ Азәрбайҗанны искә алмадыгыз. — Азәрбайҗанга ук бус җитмәс әлегә. Безгә үрелү файдасыз. Кавказ тарихын ул яхшы белә Күршедә Төркия — Димәк?.. — Әйе, татарлар пошыра аның эчен. Сездәге милли аң үсеше.. Сездәге кадрлар Сездәге хәрби берләшмәләр — Ул кадрлар, ул хәрби берләшмәләр революцияне яклап сугышты - Сугышты. Белом, дип. уйлы карашын Мирсәеткә текәде Нәриманов.— Әмма бер хакыйкатьне искә төшерәм солдатлар сугышканда 1ына кирәк. Ә дошман тар-мар ителдеме, алар күңелгә шом сала . Ярар, калдырып юрыйк, диде Мирсәе!, сүз сөрешен ошатмыйча Борын төбендә — партия съезды. Көн тәртибендә милләтләр язмышы. Нишлибез? Нәкъ шул мәлдә аларның янәшәсеннән узып барган бер төркем тукталып калды Таныш авазлар яңгыратты Кызыл мәйданны Бәй. Мирсәет, сез түгелме соң бу? Нәриманов аш өстәленә китереп салынган була инде Әлбәттә, куертылган, күпертелгән сурәттә һәм очраклы бу мәжлескә, Солтангалиев оештырган буржуаз-ми г- ләгчеләр фракциясенең конспирацияле утырышы, дигән яңгыравыклы яманат та тагы лып өлгерә 1923 ел. Апрельнең 25 нче көне. Киеренке бер түземсезлек белән көтеп алынган көн. Xil съездның милли секциясендә хәлиткеч фикер алышулар көне. Генераль секретарь үзенең йомгаклау сүзендә ниләр әйтер? Троцкий сүз алырмы, әллә бу юлы да дәшми калуны артык күрерме? Ленинның съездга язган хаты игълан ителерме? Мирсәет Солтангалиев нинди юл сайлар: гадәттәгечә, хакыйкатьне ярып салырмы ул, әллә баш очында куера барган болытлар аны да сагаерга мәҗбүр итәрме? Мдивани, Нәриманов һәм Рыскуловлар кайсы юлны сайлар?.. Сорауларның чиге-чамасы юк. Кем шул сорауларга тәгасн җавап бирә алыр икән?!. Инде бер атнадан артыкка сузылган съезд күп нәрсәгә ачыклык кертте дияргә була. Сталин сүзе— канунга әверелә бара, күпләр тарафыннан бәхәстән югары буларак кабул ителә. «Милләтләр» һәм «халык», «хезмәт ияләре» дигән сүзләр күз буяу өчен генә. Генераль секретарь ни боерса, илдә шул булачак. Яшисең килсә, дәрәҗәле урыныңны саклап калыйм дисәң—дәшмәвәң мең алтын. Тагы да отышлырак юл — партиягә, аны «дөньякүләм бөек җиңүләргә җитәкләп баручы» Генераль секретарь иптәш Сталинга мәдхия уку. Күпләр, бик күп гайрәтле ирләр шул юлларның йә тегесен, йә монысын сайлап, үзләренә, улларыкызлары вә оныкларына бәхетле матур киләчәк тәэмин итү турында хыяллангандыр, һич ни әйтеп булмый, ниятләре изге. Әмма сорау кала: ул ниятләр тормышка ашармы?!. Революция принципларыннан ваз кичкән «ялагай»ны кол итеп, дәшмәүчеләр белән җирне ашлау осталары хуҗа булып куймасмы социализм чаршавы артына поскан бу бөек империягә?!. Әйтеп булмый әлегә, белеп булмый. Әдәми затны оятлы иткән, һәм соң чиктә харап итәчәк бер сыйфат бар, ул да булса— бүгенге көн белән яшәү. Ягъни, гамьсезлек, тарихка, үткәнгә гамьсез булу. Тарих — ул тәгәрмәч кеби. Анда югары яисә түбән тараф булмый. Үзен югары санаган — түбән төшә, түбәндәге—күтәрелә. Феодализм, социализм, коммунизм-—болар һәммәсе уйдырма. «Изм»нарга, гомумән, ышанмагыз. Кешене алдау адәми затны тарихта адаштыру өчен хакимнәр уйлап чыгарган .озак кына алар. Ә колбиләүчелек булган! һәм бүген дә дәвам итә. Теге яисә бу рәвештә колбиләүчелекне хәтерләтмәгән җәмгыять табыгыз, күрсәтеп карагыз сез миңа. «Изм»нар колларны алдау, бер рәвештән икенче рәвешкә күчерүнең тышкы алдавычлары гына алар. Җитмеш ел «диктатура хуҗасы» булган эшче сыйныф татымадымы шуны?! Хезмәт ияләре җәмгыяте булган соңгы дәвер «изм»нары шуны исбат итмәдеме?! Мирсәет Солтангалиев йокысыз төн үткәрде. Әмма кәефе зарланырлык түгел, хәлиткеч бәйгегә ашкынган яхшы аттай сизә иде үзен. Фатыйма белән кара-каршы утырып чәй эчтеләр. Кызлар тәмле төшләр күреп йоклый иде эле. Җиде тулып килгәндә ул урамга чыкты. Съезд башланганчы эш урынына кагылып узасы бар, күрешеп сөйләшергә теләүчеләрнең дә булуы бик ихтимал. Зур таш күпернең уртасын узып барганда, үзенә каршы очраган беренче кеше үк исеме белән дәште аңар. Гаҗәпләнмәс җиреңнән гаҗәпләнерсең. Сез Мирсәет Солтангалиев түгелме? — дип сорады ул саф татар телендә. Әйе. дип, баш какканга кадәр, иң элек күздән кичерде ул бу кешене. Яше кырыктан узган. Гадәти киемдә. Урынлы-урынсыз бәйләнеп, танышлык эзләп йөрүчегә охшамаган. Мин сезне танып бетермим кебек, агай. Кем дип белим үзегезне? Мирсәеткә якын ук килеп басты ул Як-ягына карангалап алды Ни кадәр зур күпердә икәүдән-икәү генә булсалар да, саклык максатыннандыр, пышылдауга күчте. — Минем кемлегем әһәмиятле түгел,— диде ул. җитди рәвеш алып — Әмма сезгә киңәш итәр сүзем бар — Тыңлыйм... Көттермәде теге. Кыска һәм төгәл жөмләләр белән аңлатырга кереште: - Сезне кулга алырга жыеналар. Съездга бармаска кинәш итәм Барсагыз, сүз сорамагыз һичкем белән очратмагыз, сөйләшмәгез бүген Балаларыгыз бар. Хатыныгыз яшь Туганнарыгыз Шуларны онытмагыз. Кем буласыз? Болар сезгә каян мәгълүм булды.— дип. очраклы танышының кулына үрелде Мирсәет Әмма тегесе тоттырмады. Сүзем бетте дигәнне аңлатып, кырт борылып, китәргә каерды — Сүз иясе белән йөрми Кардәш буларак, яхшы нияттән кисәтүем... — Юк.— дип. йөгереп барып каршысына чыкты аның Мирсәет—Зинһар, ашыкмагыз Сез кайдан9 Монда кем җибәрде үзегезне?... Ир-ат тагы да җитдиләнә төште. Күренеп тора, шаярмый иде ул. Кисәгү минем эш. Саклану чараларын күрү — сезнеке.—диде һәм инде жиде-ситез адым ераклашкач, ярым борыла төшеп, өстәрг.» кирәк тапты: Хәлегез яхшыдан түгел, беләм Төркия посолына мөрәжә- 1ать итсәгез генә инде Мохтар-бәй шуны әйтергә кушты ул көтә сезне Бүген яисә иртәгә килеп чыксын, диде Таныш түгел кешею артык каныга алмады Мирсәет Ул китте, күздән югалды Мирсәеткә дә юлын дәвам иттерүдән башка чара калмаган иде. Дөрес, адымнары күпкә акырынайды. инде анык хәзер башы салыча төште. Ни эшләртә белгән юк Шуның белән генә бетсә икән. Эш кабинетын ачып керүтә үк. игътибарын өстәлгә яткан конверт җәлеп итте. Аңардан башка бу бүлмәдән ачкыч һичкемдә юк Ә ишек бикле иде «Монысы ни дигән сүз таты Монысы нинди хикмәт»,—дип. мыгырданды ул үзалдына. Әйтерсең, монда ялгызы тына түгел. Янәшәсендә аның һәр хәрәкәтен күзәтеп торучы ят бер кеше бар диярсең «Иптәш Со лтангалиев! Сездән шуны үтенәбез партиягә тарках 1ык кертмәгез. )•? аташу зарыгыз белән миллзз республика вәкилләрен Ленин һәм Сталин сызган дорес юлдан адаштырмагыз. Үзегезгә ышанучы булмас барыбер Чөнки һәммә намуслы большевик өчен сезнез) кем. ягъни Төркия. Әфганстан һәм Иран шпионы бх зуыгыз. Советлар иленең дош маны басмачлар башлыгы Зәки Вә шдинең мәс хәкзпәше икәнлегегез аермачык мәгълүм Коммунистларча сәлам белән, бер пюркем милли республика вәкилләре > Чиста ак кәгазыә язу машинасы белән урыс телендә суктырылган әлеге сүзләрнең кем һәм нинди максаттан анарга җиткерелгән булуы сер түгел иде. әлбәттә Дәүләт йортының ябык ишекләрен теләсә кем ачып-ябып йөри торган еллар түгел Ә ГПУның кулы җитмәгән, күзе күрмә!ән. колаты ишетмәгән җир юк Кызык килеп чыта бит әле бу. Гомер булмаган хәл Зур таш күпердә очратан билгесез «кардәше» белән серле хат арасында турыдан-туры бәйләнеш бардыр кебек һәм боларның кичә яисә иртәгесен түгел, нәкъ менә бүген. 25 апрель иртәсенде бер-бер артлы кабат тануы ла очраклы түгелдер Димәк, кемгәдер, нәкъ менә бүген аңарга рухи тәэсир яисә басым ясау кирәк булган Кемгә? Аның бүгенгә бәхәсләшер, фикер каршылыгына керер кешесе бер генә— Генераль секретарь Иосиф Сталин. Димәк. С талин’! 2 «К У - N>» Шулай да чыгыштан баш тартмады Солтангалиев: «Милли мәсьәләнең иптәш Сталин тәкъдим иткәнчә куелышы белән мин тамырдан килешә алмыйм. Бу аны хәл итәргә омтылу түгел, киресенчә. тагы да ныграк буташтыру, җепнең очын һичкем яңадан кайтып сүтә алмаслык итеп чуалтудан гына гыйбарәт. Икенче, ягъни милли палата төзегән булып, зур эш кылган сыман шуңа басым ясауны күзгә төтен җибәрүдән гайре һични диеп әйтеп булмый. Милләтләрне вә милли республикаларны сортларга, хокук күзлегеннән төрле-төрле дәрәҗәләргә аеру, бүлү кала икән, бу милли мәсьәләне хәл игү дип атала алмый, киресенчә, илнең сәламәт нигезенә бомба тыгып калдыру буларак кына бәяләнә ала. Социаль тигезлеккә нигезләнгән җәмгыять гозергә керешкәнбез икән, нигә әле аның нигезенә милли тигезсезлек иңдерелергә тиеш?! Социализмга империя күлмәге кидертү кемгә кирәк?! Шуцардан чыгып, автономияле республика һәм барлык милли өлкәләрнең дә хокукы яңадан каралырга һәм күтәрелергә тиеш дип саныйм СССРныц тулы хокуклы субъекты булу-булмау һәркемнең үз эше. һичнинди рәнҗетү яисә мәҗбүр итүгә юл куелмасын. Бу—бер. Икенчедән, монда доклад ясаган кайбер иптәшләр җирле милләтчелекне пыран-заран китерделәр. Әмма, кызганычка каршы, бу күренешнең нидән гыйбарәт булып, каян килүе хакында уйланып торуны кирәк санамадылар Үз-үзебезгә сорау бирик әле: нәрсә соң ул җирле милләтчелек? Бөек державачылык шовинизмы белән килешергә теләмәү һәм шуңарга каршы чыгу, үз-үзеңне милләт буларак саклап калырга омтылу түгелме?! Әгәр шулай икән, бу — милләтчелек түгел, ә бөекдер- жавачылык шовинизмына каршы табигый реакция буларак кына бәяләнә ала. Милли мәсьәләдә үзен олы белгеч санаган кайсыбер иптәшләрнең шуны аңламавы кызганыч әлбәттә...» Съед тәмамлангач та икенче көнне иртәнге сәгать тугызда Мирсәеткә ашыгыч хәбәр китерделәр: «Иптәш Сталин көтә». Бу чакыруның буласын чамалый иде ул. һәм күңеле белән аңарга күптән әзер иде. Большевикларча кара-каршы утырып бер фикер алышырга да. ике арадагы һәммә аңлашылмаучанлыкларга нокта куярга вакыт җиткән иде инде. Чөнки алар арасында хәл ителмәслек каршылыклар юк. булса да милли дәүләтчелек мәсьәләсенә мөнәсәбәттә фикер каршылыклары гына. Сталин, съезддагы йомгаклау сүзендә, үзе дә Солтан- галиев тәкъдим иткән тезисларның нигезле икәнлеген танырга мәҗбүр булды, кире кага алмады. Димәк. Генераль секретарь белән ике арадагы бу сөйләшүдә мәсьәләгә ачыклык кертү мөмкинлеге булачак... Сталин керүчегә урын тәкъдим итте һәм сорау бирергә ашыкты. — Дөресме шул. Солтангалиев иптәш, сине Төркиягә качарга ниятләгән диләр? Көлемсерәми чарасы юк иде Мирсәетнең. — Минем үз Ваганым бар. һәм берәүдән дә качарга җыенмыйм, иптәш Сталин. Ә күңеленнән уйлап куйды: «Тагы Төркия. Күпердәге очраклы кеше телендә дә. өстәлдәге язуда да. Генераль секретарьның телендә дә Төркия... Моңа нигез биргәне булмады ич әле аның?!. Гаҗәп...» Төп сорауга җавап алынды дигән сыман, иркен сулыш алды Генераль секретарь һәм төребкәсен көйрәтеп җибәрде — Мин дә шулай уйлыйм Сезгә берәүнең дә янаганы юк... һәм моның өчен сәбәп тә күрмим. Бу предметсыз сөйләшүне туктатырга ният итеп, сүз сөрешендә- кискен борылыш ясады Солтангалиев. Иптәш Сталин. — дип. кулындагы кәгазьләрен өстәлгә куйды ул.— Илдә һәммә милли низагларга киртә булырлык чаралар күрү кирәк безгә, һәм бу эшне иртәгесе кәшә калдыру ярамас... — Кирәк —дип, уйланган атлы булып утырды Генераль секретарь Сәламәт кулы белән өстәлгә суккалап алды — Кирәкнең чамасы юк Әмма ничек?.. - Менә, монда әзер проект тәкъдим ителә,— дип. кәгазьләрен Генераль секретарьга сузды Мирсәет — Бу минем озак еллар дәвамына тупланган тәҗрибә һәм эзләнүләрем нәтиҗәсе. — Әзер проект дисен инде, ә?.. Калдырып тор. танышырмын — Төзәтмәләр һәм тәкъдимнәргә юл ябык гүгел, иптәш Сталин. Үзегез беләсез, мәсьәлә бик җитди. — Дөрес, мәсьәлә бик җитди.— Үзе һаман бармаклары белән өстәлне шакылдата. Нидер уйлый, гаме башкада. Икеләнә, бер фикергә, нәтиҗәгә килә алмый иде кебек Сталин.— Төзәтмәләр дә кертербез Тагы бер ун-унбиш көннәрдән очрашырбыз әле. Фикерләшербез __ — Димәк, ун көн,- дип. Сталинның күзләренә текәлде Мирсәет. Сүзне тәмамланганга санап, урыныннан торды — Әйе. ун көн Ашыктыра да алабыз, әлбәттә. ■— Мин түзәргә өйрәнгән, иптәш Сталин Көтәрмен. Ашыкмыйк — Карарбыз Генераль секретарьның ни өчен чакырганлыгы һәм нәрсә хакында фикерләшергә нияг иткәнлеген аңлый алмады Мирсәет һәм бу анын өчен озак еллар уйланып та җавап табылмаган сер булып калачак. Ни әйтергә җыенды икән Сталин анарга шул көндә'’ Нигә икеләнә калды' Нигә фикернең җеп очын югалтты? Бер дә үзенә охшамаган иде ул. Әллә сонгы мәртәбә күзгә-күз очрашып калу гына булдымы теләге Мирсәетнең гафу үтенүен, йә булмаса икеләнүен, сагаюын тоемлыйсы килдеме икән Ни генә булмасын, аны ишек катыныча озатып килгән Генераль секретарь кәефле түгел иде Кул бирешүләре дә сәер генә килеп чыкты. Карашлары булсын, куллары булсын, магнитланган сыман, бер-берләреннән аерыла алмый торды Майның дүртенче көне Сонгы араларда элгәре вазифалары өстенә Федераль җир комитеты рәисе игеп тә билгеләнгән Мирсәет Солтангалн- ев өчен катлаулы көн булды бу. Ул илнең төрле төбәкләреннән килгән дистәләгән вәкил һәм делегацияләрне кабул итте Җир бүленеше өлкәсендә дә бәхәс һәм четерекле мәсьәләләрнең очы-кырые юк. Берәүне лә рәнҗетмичә, тарихта җөй калдырмыйча хәл итәргә, җайга салырга кирәк һәммәсен Чияләнгән төенне хәтерләткән төньяк Кавказ үзе генә ни тора Бөре һәм Бәлөбәй өязләренең язмышы да әле булса хәл ителмәгән Килгән вәкилләр катгый рәвештә үзләрен Татарстанга кушуны таләп итәләр... Көн кичкә авышып килгән мәлдә эш бүлмәсендә телефон чылтырады. Гадәтләнелгән таныш аваз иде югыйсә Әмма бу юлы да көндәлек ыгы-зыгыга чумып онытылган Мирсәетне сискәндереп куйды Бераз каушый төшеп, төребкәгә үрелде ул Кулына алды — Әйе. тыңлыйм Элемтәдә Шкирятов. Үзәк Контроль Комиссиясеннән Сезне федераль җир комитеты рәисе Солтангалиев игътибар белән тыңлый, иптәш Шкирятов. Менә нәрсә,- дип. бер мәлгә сүзнең җаен таба алмынчарак тордылар аргы тарафта. Вакыт табып, хәзер үк ЦККга килен чыгуыгыз* сорала, иптәш Солтангалиев - Бераз көттерә төшсәм, гафу игәрсез, диде Мирсәет, стенадагы сәгатькә күз төшереп Тагы бер сәгать, сәгать ярымнан сугылырмын Хәзер үк' дип боердылар аргы тарафтан Мирсәет аңарга әйтеп бетерергә ирек бирмәде, ярты юлда өзде сүзен: — Иртәш Шкирятов. кем белән сөйләшүегезне онытып җибәрәсез түгелме?! Ишек катында торучыларны кабул итеп бетергәч тә килермен... һичшиксез, килермен... Сүзне тәмамланганга санап төребкәне куйды да. ишек катына узып. Дагыстаннан килгән бер төркем тау халыклары вәкилләрен керергә чакырды. Әмма Шкирятовларны да озак көттермәде. Бер сәгать чамасы уз- дымыюкмы. ул Үзәк Контроль Комиссиясе рәисенең кабул итү бүлмәсендә иде инде. Үзен ни сәбәпле чакырганнарын белмәсә дә, канатланып. очынып килде ул монда. Бер-бер яңалык, яңа хәбәр ишетергә өметләнеп килде. Чынлап та яңалык көткән булып чыкты аны монда. Уена да кереп карамаган яңалык Ул килеп кергәч тә. кабул итү бүлмәсендә утырып торган дүрт-биш ир-ат каударланып, ничектер сөрлегеп куйдылар. Берьюлы үрә торып бастылар Әмма... сәлам бирү өчен түгел. Аңа таныш булмаган ике егет ишек катына үтте. Берсе эчтән ишекне бикләп куйды. Мондагыларның үзенә бердәнбер таныш кеше Менжинскийга мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр иде Мирсәет. Бу ни дигән сүз? Нинди тамаша бу?! Аңлатуыгызны үтенәм... Җавап бирергә ашыкмады Менжинский, нибарысы елмаеп куйды. Нәкъ шул мизгелдә арт тарафта торып калган ике адәм, көтмәгәндә Солтангалиевнең өсгенә ташланды һәм кыргыйларча аның кулларын каерырга керештеләр. Тик бу алай ук җиңел эш булып чыкмады Вакытында сизенеп калдымы, балык сыман шуып кына чыкты Мирсәет тегеләрнең кулыннан һәм ялт кына аркасын стенага терәп кулын кобурага тыгып өлгерде. — Селкенмәгез.— дип боерды ул. үзенә янә ташланырга әзер булган әзмәвердәй егетләргә— Кисәтәм. башыгыз ике булмаса. коралга тотынырга уйламагыз. Менжинский үзенең егетләренә тынычланырга киңәш итте. Мирсәетнең елгырлыгыннан хәйран калып, башын чайкап куйды. — Гайрәтле кеше син. иптәш Солтангалиев. — Гайрәт турында сөйләшергә килмәгәнсез, иптеш Менжинский. Аңлатуыгызны үтенәм: нинди нигездә яисә кем боерыгы белән кулга алырга җыендыгыз мине?... — ЦККның партколлегиясе карары нигезендә.— дип. әлегәчә кулында тотып торган кәгазь битен Мирсәеткә сузды ул.— Таныша аласыз, рәхим итегез. Бер кулы кобурада иде һаман. Сул кулы белән үрелеп, кәгазьне алды һәм күз йөгертеп чыкты Солтангалиев. — Бу—копия. Аның дөреслеген кем исбат итә ала? Бу кәгазьнең дөреслегенә мин ышанмыйм.— дип. тавыш күтәрергә иткән иде ул. Әмма, көтмәгәндә. ЦКК рәисе кабинетыннан нәкъ шул мәлдә Валериан Куйбышев килеп чыкты, һәм Мирсәеткә таба атлады — Мин исбат итә алам. Менә монысы оригиналы.— дип, Мирсәетнең партиядән чыгарылуы һәм ГПУ тарафыннан кулга алынырга тиешлеге хакындагы карарны аның үзенә сузды. — Иптәш Куйбышев, -дип. калтыранган аваз яңгырады.— Моның хакыйкать икәнлеген сез дә раслыйсызмы?.. — Раслыйм. Партия һәм Советларга каршы элемент буларак кулга алынасыз. Күзләренә кан йөгерде, бугазына йодрык кадәр кайнар төер килеп тыгылды Үз-үзен кая куярга белмәде Солтангалиев. Шул мәлдә үк. үз чигәсенә пистолет терәргә һәм барыннан да котылыргамы әллә, дигән уй да килгән иде. Тик шундук кире кайтты андый яман уйдан Партия һәм Советларга каршы кыл да кыймылдатканы юк ич аның. Нахак гаеп күтәреп китәргә ярамый дөньядан. Кинәт, бер нәтиҗәгә килеп, кобурадагы коралын өстәлгә китереп салды ул. һәм кулларын артка куеп Үзәк Комитет секретаре Куйбышев- нын каршысына барып басты Гаепле булуымны раслыйсыз икән, инде богауны да үз кулларыгыз белән салыгыз, иптәш Куйбышев Сүзем шунын белән тәмам, дигәнне аңлатып, кырт борылды һәм аркасын куйды ул Үзәк Комитет секретарена Иптәш Менжинский. - дип боерды Куйбышев.— Салыгыз богау һәм алып китегез үзен — Сез! Бары тик сез генә.— дип. җилкә аша карчыганыкыдай күз карашы белән янә Үзәк Комитет секретарен чукып алды Мирсәет Шундый карарга кул куюдан җирәнмәгәнсез икән, монысына гына түзәрсез, шәт. Менжинский. — дип. Куйбышев тавышын күтәрде янә Тегесе, ни эшләргә икән дип. бертын икеләнеп торгач, ярдәмчеләренә таба ымлады — Алыгыз... Ике җилкәсенә очып кунган ГПУ егетләренең берсе үзенең ничек идәнгә килеп төшкәнен, икенчесе ни рәвешле ишеккә табан мәтәлчек агып китүен сизми дә калдылар. Солтангалиевнен алай җиңел генә бирешергә түгел иде исәбе. Әйттем ич,— дип. этәреп җибәрде ул үзенә таба гайрәтләнеп килгән егетләрнең өченчесен — Кулга богауны Үзәк Комитет секретаре иптәш Куйбышев кигерәчәк. Башка һичкем түгел. Менжинский.— дип. чираттагы мәртәбә тавышын күтәрде Куйбышев Алып чыгып китәсезме аны, юкмы?! Без төрмәдә түгел, иптәш Куйбышев, дип. шундук ачыклык кертергә ашыкты Мирсәет. Бу большевиклар партиясенең Үзәк Комитеты бинасы Тавышгауга чыгару сезнең файдага түгел Көтәм Ике кулын сузып Куйбышев каршысына килеп басты ул янә Туры төбәлгән карашын тегеңәргә текәде Менжинский кушылды сүзгә Ялынуга охшатып мөрәҗәгать итте Без корал куллана алмыйбыз, иптәш Куйбышев Солтангалиевнен үҗәтлеген беләсез. Бәлки, чынлап та. аның бу үтенечен канәгатьләндерергә кирәктер, ничек уйлыйсыз',’. Үзең кигер, дип фырылдады Куйбышев Аннан Мирсәеткә мөрәҗәгать итте Ул кидерсен. Менжинский да җаваплы хезмәт кешесе Юк! Минем партия билетына ГПУ органнары түгел, сез хуҗа булырга җыенасыз. Иң элек кулны богаула, ул кадәр батыр икәнсез Аннан, ихты яры к Менжинский янә егетләренә ым какты. Богауны Куйбышевка китереп тоттырдылар Унҗиденче елдан большевиклар партиясе әгъзасы булган күренекле рево гюционер һәм дәүләт эшлеклесе. шул рәвешле, богауланды Мирсәет Солтангалиевнен кулларына РКП(б) Үзәк Комите- гы секретаре Валериан Куйбышев кара тимердән эшләнгән богау кигерде. Мирсәет башка берни хәтерләми Күзләрен томан басты, ачы. юеш гөман Нибарысы. Менжннскийның булса кирәк «Төрмәгә», - дигән боерыгы гына колак яфракларына ябышып калды Солтангалневнын кулга алынуы турында хәбәрне Сталинга Валсри- ан Куйбышев үзе җиткерде. Бар нсчкәлсклөренәчә бәйнә-бәйнә сөйләп чыкты Куйбышев Сүз арасында. ГПУ егетләренең Солтангалиевкә белә- зек-богау кигезә алмый иза чигүләрен дә искәртергә онытмады, үзенең исә моны бик җиңел башкарып чыгуын әйтте Күн креслода башын артка ташлап, төребкәсен төтәтә-төтәтә канәгать чайкалып утырган Сталинга әлеге хикәяләү олы ләззәт китерә. - Булдыргансыз, иптәш Куйбышев,— дип куя шул урында Генераль секретарь.— Синең чын полководец булуың миңа күптән мәгълүм.— Ярым ирония төсмерен эченә алган мактау сүзеннән яңакларына кызыллык йөгерә Куйбышевның. Ул моны ихластан кабул итә, әлбәттә. Генераль секретарьның Самара янындагы вакыйгаларны хәтерләп сөйләвең тоемлап өлгерми. Мактау сүзләре очындырып җибәрә үзен. — Гайрәтле икән, татарин,— дип куя хикәяләүче.— Менжинский бер почмакка посты. Ә егетләре идәндә тәгәрәшә. Җаваплылыкмы үз өстемә алмый чара калмады... — Тарих онытмас... Партия онытмас,—дип мыгырдана, тегенең күңелен күрә Сталин. Ә уе башкада... — Иптәш Сталин,— дип мөрәҗәгать итә шунда Куйбышев.- Батырлыгым бәяләвегезгә рәхмәт анысы. Тик минем җаным тыныч түгел. Битараф карашын кабинетның ерак почмагыннан алмый гына сорарга мәҗбүр була Генсек: — Җаныңа ни булды?! Сөйлә. — Солтангалиевнең яклаучылары күп, иптәш Сталин. Телеграммалар ява башлады. Өзлексез шалтыраталар да. . — Хат һәм телеграммадан, гавәм сүзеннән өстен була белергә кирәк, полко-во-дец! — Алай гына булса икән. Үзебезнең политбюро әгъзалары арасында да моңардан бер-бер мөгез чыгару яисә файда күрү җаен кайгыртучылар булачак. Троцкий, мәсәлән... Зиновьев... Бухарин. — Шөлләмә, полководец! — Төрекләр бу эшне зурдан күтәрергә җыена дип ишеттем тагы. Иран һәм һиндстан матбугатында да аның исемен төрләндерәләр икән... Тамырлары әнә кай тарафларга киткән контрның. — Төрләндерсәләр соң,— дип бүлдерде аны Сталин.— Димәк, без дөрес эшләгәнбез аны кулга алып. Французлар, инглизләр дә кызыксына әнә, минем үземә шалтыраталар. Халыкара Интернационал вәкилләре түгел ич, череп баручы буржуазия кызыксына. Димәк, без дөрес эшләгәнбез Солтангалиевне кулга алып. Шулай түгелмени, полководец?!. Сталинның бу көнгәчә алай дип дәшкәне юк иде әле Куйбышевка. Ә бүген «полководец» та «полководец». Солтангалиевне кулга алудагы каһарманлыгы күтәрдеме аны шул югарылыкка, әллә Генераль секретарь. гадәтенчә, түбәнсетеп сөйләшәме аны шулай. Шик төште тәшүен, әмма шик урынсыз дигән нәтиҗәгә килде Куйбышев. — Сез хаклы, иптәш Сталин. — Әле бүген беләсезме кемнәр килде минем янга? дип сорап куйды Генераль секретарь. — Белмим, иптәш Сталин. Сез генә беләсез. — Теркин посолы Мохтар-бәй килгән. Үзе генә дә түгел, беренче урынбасары Азиз-бәйне дә иярткән. Ха-ха... Нинди йомыш белән дип уйлыйсың?.. Канәгать елмаеп куйды Сталин. Тагы да киерелә төшеп ботын-ботка атландырып алды. Куйбышев белән әңгәмә кылудан тәм таба иде ул. — Сез генә беләсез, иптәш Сталин. Әнә ич нинди кызыклы һәм уңай әңгәмәдәш ул Валериан Куйбышев. — Төрек җәмәгатьчелеге исеменнән Солтангалиевне азат игүебезне үтенәләр. Төркиядә ул билгеле кеше икән, әнә. Бу көнгәчә аның һәр хәрәкәтен җентекләп күзәтеп килгәннәр. Зыя Гокальп һәм Йосыф Акчура атлы галимнәре минем исемгә махсус үтенеч юллаганнар Безнең Со- лтангалиев язмышы белән Мостафа Кемаль паша үзе кызыксына икән хәтта. Менә ничек, иптәш Куйбышев. Әнә кемнең кулына беләзек кидергәнсең. Аңлашыламы? — Аңлашылмыймы соң. аңлашыла, иптәш Сталин Шулай да сез тирәнрәк аңлыйсыздыр, иптәш Сталин — Син хаклы, полководец Беләсеңме кем ул Сол гангалиев”— дин уйга калып торды бермәл Генсек. Әмма. Куйбышев «Сез яхшырак беләсез, иптәш Сталин».— дияргә өлгерми калды шулай да—Солтан- галиев — ул лакмус кәгазе. Ишеткәнен бардыр шундый кәгазь бар диләр.. Аны яклап хат җибәргән, тавыш күтәргән һәммә кеше -партия һәм халык дошманы Без шул рәвешле аның үзен генә түгел, тышкы һәм эчке дошманнарыбызны да ачыклаячакбыз, фаш итәчәкбез әле Шушы вакыйга сәбәпле без меңәрләгән, күп меңәрләгән дошманнарыбызны ачыклаячакбыз. Татарлар арасында аеруча күп Советның дошманнары Дәшми утырудан изаланган Куйбышев салпы якка салам кыстырырга кирәк тапты: Сез беләсез, сез ачыкларсыз, иптәш Сталин Әмма бу юлы сүзе җайсызрак килеп чыкты Ә Генсек андынны тиз тота, сизгер андыйга. Күтәрелеп текәлеп карап куйды ул әңгәмәдәшенә «Үз аңындамы бу?!» Юк инде, сез ачыкларсыз, иптәш Куйбышев' ГПУ ачыклар Юк. юк. дип кыбырсынып алды Валериан. Түземлелек кирәк иде дә бит ләбаса Әмма батыр будырта бик-бик теләсә дә. җаваплылык ны үз өс генә алырга күнекмәгән, нишлисең Миннән җитәр, иптәш Сталин Мин болай да аңарга богау кигезгән кеше - Куркасың' дип. күзләрен хәйләкәр кысып, сөзеп карады Генсек Ялат айларны үз итсә дә. ул да аларны яратмый иде бит Курыкмыйм. иптәш Сталин. Үзәк Комитет секретаре исеменең абруен саклау кирәк дип беләм - Менә нәрсә, дип бүлдерде үзен Иосиф Сталин Урыннарлаты партия һәм совет җитәкчеләреннән күмәк хатлар күренә башлады соңгы арада, һәммәсе аны яклый, аны азат итүебезне үтенәләр. Куйбышев пын алдына бер бәйләм хат китереп салды ул.- һәммәсе милли республикалардан Моны туктатырга кирәк Менә нәрсә' Әнә, анда Тат республика җитәкчелеге тулы составында нота җибәргән Политбюро исеменә! Нн җитмәгән үзләренә, дип. сүз кыстырыр җай таба Куйбышев Менә бит ничек дип язалар. Сталин кабалана төшеп хатның өченче битен табып ачты Тыңап кара әле син аларны «Солташ а.тпев- ның һәммә Көнчыгыш автономияләр һәм өлкәләрне оештыру һәм ныгыту юлында эшләгән эшләре онытылырлык кынамы сон » Болар дөресме соң. иптәш Сталин'’ Татар-башкорт өчен. Төркестанлылар һәм Казах өчен, берочтан башка вак милләтләр өчен җанын бирергә әзер иде ул. Бугазга-бутаз килеп чәйнәтте Россия коммунистлары өчен бу кирәк идеме сон? Хикмәт әнә нәрсәдә!. Сталин сөйләп барган җиреннән шып туктамасынмы шунда Куй- бышевка ни ка та'.’ Кара син аларны! дип. башын чайкап куйды Гаҗәп халык бу татарлар тәртә арасына кертермен димә үзләрен Әнә. әнә. дип күтәреп алды Генераль секретарь Мин сезгә нәкъ менә шундый бурыч йөкләргә җыенам да инде Төртә арасына тыгарга һәм авыз тыкларга кирәк үзләрен Масаймасыннар Юкса, грузин коммунист ларыннан та болайрак азындылар сонт ы арада Янәсе, аларда Октябрю ә кадәрге чор стажы булган большевиклар бар Тәртә арасына тытарта һәм авызлыкларга дип. Сталин тарафыннан үзенә йокләтелгән бурычны кабатлады Куйбышев Борчуга төште Моны ничек эш тәртә соң’’ Политбюродан түбәндәге карар үткәрергә кирәк бер-ике атнадан соң барлык ми ; ти төбәк төрдән җаваплы хезмәткәрләрне җыярга һәм Сонант а тиенне фаш игәргә Бу шгне оештыру һәм башкарып чыту сиңа йөклөте.тә. иптәш Куйбышев — Фаш итү өчен дәлилләр, кирәк, иптәш Сталин. Ә алар, белүемчә аз һәм җитәрлек түгел. Солтангалиев законны яхшы белә, аларны ул шундук кире кагачак. Мин моны эшкә Дзержинскийның катышмавыннан ук аңладым... Ленинның да хупламавы ихтимал. — Кем кире кагачак? — дип тавышын күтәрде Сталин. Йөткере- нәйөткеренә мәкерле рәвештә елмаеп алды.— Ленин юк инде ул: Син аны юк дип сана. Ә Солтангалиев төрмәдә. Сак астында. Куллары богаулы... һәм ул богауны иптәш Куйбышев салган. Докладтан дәлил таләп итүче булмаячак. Ышандырырлык итеп сөйләү, гаепләү генә сорала сездән. Партиягә һәм Советларга каршы дип игълан ителгән халык дошманын һичкем якларга җөрьәт итмәс. Җаваплы работникларның, большевикларның психологиясен аңларга вакыт инде сезгә дә, иптәш Куйбышев. — Аңлыйм, иптәш Сталин, аңлыйм. Ә соң мине татарлар кан дошманнары итеп күрмәсме? Татар бөтен Россия буйлап таралган. — Күрмәсләр!.. Шул эшне башкарып чыксаң, киресенчә, син татарлар өчен иң күренекле шәхескә әверелерсең. Казанда үзәк мәйдан Солтангалиев исемен түгел, Куйбышев исемен йөртер. Татарстандагы шәһәрләргә, авылларга, заводларга бирерләр синең исемеңне. Куйбышев исеме төшләренә керә торган булыр татарның. Кызыклымы?..— дип, мәкерле, әмма юмарт көлеп куйды Генсек.— Син беләсең, мин бушка сөйли торган кеше түгел. Сүземдә тора беләм... Майның унтугызынчы көнендә РКП(б) Үзәк Комитеты Политбюросы гадәттән тыш утырышка җыела. Ябык ишекләр артында ил агалары И. В. Сталин, В М. Молотов, Я. Э. Рудзутак, Г Е Зиновьев. Л. Б. Каменев, Л. Д. Троцкий, Н И. Бухарин. К Б. Радек һәм В. В. Куйбышев катнаша. Алар Мирсәет Солтангалиев эшен алга таба ничек дәвам итәргә һәм ничек очлап чыгарга дигән сорауга җавап бирергә тиешле. Юкса, ыгы-зыгы шул дәрәҗәгә җитеп килә ки, әйтерсең, илдә шушы «Эш»тән тыш җитди мәсьәлә калмаган. Үзәк Комитетта да Солтангалиев, Совнарком бүлмәләрендә очрашып күрешүчеләрнең дә телендә ул гына. Почта һәм телеграммалар турында да әйтеп тә торасы юк. «Солтангалиев кайда?» «Солтангалиевне азат итегез!..» Политбюро әгъзалары да икеләнүдә. Чөнки һәммәсе дә аның чын большевик булуын, сүздә генә түгел, күп мәртәбәләр эштә дә күргән затлар. Әмма... Күтәрелеп бәрелергә, үзен гаепләргә ашкынучылар булмаса да, күкрәк киереп якларга торучылар да күренми, һәркемнең үз мәшәкате, үз сәясәте... Троцкий белән Рудзутак кына Солтангалиев эшен күпертүнең урынсыз икәнлеген әйтергә җөрьәт иттеләр. Алары да, узып барышлый дигәндәй, сүз уңаена гына. Сталин исә үзенең Солтангалиевне башкаларга караганда күпкә яхшырак белүе һәм хәтта үз итүе, якын итүе турында искәртергә онытмый. Ләкин, нишлисең, янәсе, дуслык-дуслык белән. Ә инде партия һәм ил мәнфәгатьләре шәхси дуслыктан күп югары. Куйбышев тәкъдиме белән, тагы ике атналардан милли төбәкләрнең җаваплы вәкилләре катнашында бер киңәшмә уздыру турында карар кабул ителә. ГПУга исә бу эшне тагы да җентекләбрәк өйрәнү кирәклеге искәртелә. Көннәр уза тора. ГПУдан яңа мәгълүматлар күренми. Ә Солтангалиевне азат итүне кемнәр генә таләп итми!.. Татарстан хөкүмәте: Совнарком рәисе Мохтаров, Үзәк Башкарма комитеты рәисе Рәүф Сабиров һәм тагын дистәләгән имза куелган хат белән Сталинның үзенә инде икенче мәртәбә мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр. Ул мөрәҗәгатьнең нөсхәләре башка Политбюро әгъзаларына да җиткерелгән. (Әлеге мөрәҗә- 24 гатьта татар әдипләре Фәтхи Бурнаш вә Шамил Усманов имзалары да бар). «Мирсәет Солтангалиевне яхшы белгән кешеләр буларак, аны басмачылык хәрәкәте белән элемтәгә керүдә гаепләүне катгый рәвештә кире кагабыз Бу кулга алыну аның милли республикалар ихтыяҗын кайгыртуы һәм XII съезддагы принципиаль чыгышы өчен кайбер иптәшләр тарафыннан үч алу буларак кына аңлашыла...» Сталин үз нөсхәсендәге әнә шул юллар астына зәңгәр карандаш белән сызган. «Әнә ни'ек. әнә кемгә кизәнәләр...»—дип уйлаган булса кирәк үзалдына, һәм. билгеле, хатның ахырына кул куярга жөрьәт иткән унбиш тагар шул сәгатьтән Генераль секретарьның хәтер дәфтәрендәге кара исемлеккә кертелген. Боларга һәм Соларны үз иткән кешеләргә, якыннарына, туганнарына, бала-чагаларына мәрхәмәт булмаячак, дигән сүз бит бу... Генераль секретарьның җанында тынгылык юк. Әле кичә генә, ягъни 1923 ел маеның 22 көнендә аңарга ярдәмчесе А Назаретян хикмәтле хат китерде. Солтаигалиевнен Лубянка төрмәсеннән Сталинга һәм Троцкийга атап язган хаты. Төз һәм тыгыз юллар белән язылган 80 битлек хат. Исеме генә хат. Ә чынлыкта автобиографик роман. Төн буе. керфек какмый укып чыкты аны Сталин һәр җөмлә, һәр сүз артында үзе белгән, үгснә күнгән таныш һәм якын булган татар большевигын күрде. Солтан- галиспнс Укып чыккач та. үзалдына әйткән беренче сүзләре шул иде: «Сынмаган Төрмә дә сындырмаган үзен Үзенә үпкәләсен'» Ике нәрсә аеруча кәефен кырды Сталинның Беренчесе, хатның үзенә генә түгел, ә Троцкийга да язылган булуы. Троцкийны аның белән янәшә, тигез куюы Икенчесе, гафу үтенәсе, баш иясе урында, төрмәдә дә аек фикер йөртүе. Үзен ил һәм милләтләр язмышы өчен жаваплы кеше итеп тоюы. Акыл көче, фикер зирәклеге Нәрсә-нәрсә. әмма боларны гафу изә, күгәрә алмаячак ул. . Димәк, башлаган эшне ярты юлда калдырырга ярамас. Ашыгырга кирәк! Ашыктырырга Майның 24 нчс көнендә янә җыела Политбюро Кон тәртибендә әлете дә баягы гнул ук мәсьәлә: Солтангалисв эшен хәзерләүнең торышы һәм HI ьлан изелгән киңәшмәгә әзерлекнең барышы ГПУга. аерым алганда Мснжинскийга. тагы бер мәртәбә кнсәгү ясала: «дәлилләр аз, дәлилләр җитәрлек түгел». Киңәшмәгә вәкилләрне милли төбәкләрдән генә чакыру турындагы карар үзгәртелә Килүчеләр дәррәү Солтангалиевне якларга керешсә, нишләрсең?! дигән шик килә бер акыллы башка. Урынсыз булмый андый шик. Шуны истә тогын, гөрле өлкәләрдән, өстәмә рәвешзә. рус милләтеннән булган унбиш жаваплы партия хезмәткәрләрен чакырырга карар кылына. Ул киңәшмәдә Үзәк Комитет һәм Политбюро әгъзаларының бер фикердә булырга тиешлеге катгый төстә мәжбүрнләштерелә Докладчы билгеләнә Мирсәетнең хобәрсез-кисәтүсез кунарга кайзмый калуы Фатыймага ничек тәэсир игкән reie аңлашылса кирәк Төн уртасынача. менә кайгыр, менә кайгыр, дип көтеп йөрде у.г аны нң элек Аннан тәрәзәгә барып капланды Мәскәү елгасы аша тоташтыручы Зур таш күпер бушап кал гаи Берән-сәрән үтүче гәр күренсә дә. аның җиңел һәм ашкынулы йөрешен хәзерләтүче булмады Гөлнарны йоклатырга яткан җирдән Рәсидә дә оеп киткән иде. Кызлар мес-мес килеп йоклый. Ярый әле алар белми, аларның күңеле тыныч, дип уйлап куйды Фатыйма. Юкса, уяу булса, Рәсидә ямансуларга керешкән булыр иде инде күптән. Әтисенә бер дә харап бәйләнгән бала шул. Әти диеп күзен йомган кебек, әтисен эзләп йокыдан уяна. Барын да аңлый кызый. Фатыймага инде ияләшсә дә, әле булса «әни» диеп ихластан әйтә алмый газаплана. Керфек тә кага алмады ул төнне Фатыйма. Гомер булмаган хәл иде бит. Юлдан кайтып кермәсә, эштән бушамаса да, Мирсәетнең һичкайчан эзсез югалганы юк иде әле болай. Командировкага китәсе булса өйгә кагылмый үтми, соңга каласы булса хәбәр сала торган иде. Ә менә болай. ипле генә эшләп йөргәндә суга төшкән балта сыман югалуы һич мөмкин түгел иде аның Өйдә хатыны һәм ике кызчыгы үзен ничек көткәнлекне белә ич ул. Исән булса, тәнендә җаны торса, юк-юк болай булмас иде. Нигә юрарга, нинди нәтиҗәгә килергә белми аптырады бахыр. Кояш чыкты һәм таң атты. Ә Мирсәет юк та юк. хет бер кеше килеп җанны тынычландырырлык бер-бер сүз әйтсә икән... Ниһаять, кызлар уянды, алар сорарга кереште әтиләрен. Фатыйма алдады: әтиегезнең эше бик күп. диде, соң гына кайтты да. иртүк кире китеп барды. Сезне йокыдан уятырга кызганды, диде. — Эттә безне сөйдеме соң? — дип сорап куйды нәни Гөлнар. Ялганга бер керешкәч, туктыйм димә, ялганын дәвам итте ана. Хәер, бу очракта әлеге ялган, хакыйкатьтән игелеклерәк булгандыр бәлки. — Иртән дә. кичен дә сөйде. Икегезне дә сөйде.— диде ана. Шунда Рәсидә чираттагы мәргәбә хәйран калдырмасынмы үзен. Тугыз яшьлек бала авызыннан ишетәме ул моны. — Син алдыйсың, әни,— диде ул. «Әни» сүзен авырлык белән әйтте, әле күнегергә өлгерә алмый газапланган чагы иде.— Әтием кайтмады бүген. Фатыйма ни дияргә белми югалып кала язды. — Каян килеп шулай дисең, кызым, Рәсидә. — Әтием сөйгәндә мин һәрчак уянам,— диде кыз, еларга җитешеп.— Бүген ул кайтмады. Син аны тәрәзә төбендә көтеп утырдың. Кем әйтте, каян белдең? — Мин йокламадым. Одеял бөркәндем дә, әтием кайтканны көттем. Фатыйма, аналарча җылылык белән, аркасыннан килеп сөйде, күзләренә бакты кызның. Чынлап та күзләре моңсу, моңсу гына түгел, кайгылы иде Рәсидәнең. Ә Гөлнар әле сабый гына. Ул һични аңламый, ишекле-түрле йөгереп йөрүен белә. Кызларын ашатып-киендереп, ике кулына икесен җитәкләп урамга чыкты ана Мирсәетнең эш урынына юнәлделәр. Эш сәгате җиткәч тә, үзен булмаса, ярдәмчеләре яисә секретарьларыннан бер-берсен очратып белешү иде уйларында. Озак көтәргә туры килмәде. Федераль җир комитетында Мирсәетнең шәхси секретаре булып эшләгән өлкән яшьләрдәге Елизавета Ивановнаны очраттылар. Чәчләре чаларган бу ихлас хатын үзенә бирелгән сораудан хәйран калды. Солтангалиевне үз улыдай якын күрә, хөрмәт итә иде бит ул да. — һичкайда китәргә җыенмый иде, югыйсә,— диде көтелмәгән сорауга җавапсыз калган Елизавета Ивановна.— Кичке сәгать бишенче яртыларда иде булса кирәк. Үзәк Комитетка чакырдылар үзен. Тиз генә барып кайтам дип, җил-җил атлап чыгып китте. Үзен сорап килүчеләр булса, көтәргә кушты Кайтам дисә, кайта торган иде, ни сәбәпледер кайтмады. Гаҗәп... Күзләренә текәлеп торган ике сабый һәм яшь хатынның хәлен аңлап, шундук чара күрергә кереште ул, телефонга үрелде, һәм үзалдына сөйләнеп тә алды. Шкирятов шалтыраткан иде бугай. Хәзер, хәзер ачыклыйбыз аны Алло, иптәш Шкирятовмы бу9 Шкирятов иптәш кирәк иде . Әйе. әйе. федераль җир комитетыннан Ашыгыч эш белән. Дәшми, тынлап торды Елизавета Ивановна Тоташтыруларын көтте булса кирәк. Тын да алмый Фатыйма да көтте Кызларнын күзе дә чал чәчле ханымда. Алар да аның авызыннан тынычландырырлык, ипле сүз көтә Ниһаять, тотыштырдылар булса кирәк. Елизавета Ивановнанын ипле, кайгыртучаи тавышы ишетелде. Иптәш Шкирятов. бу — федераль жир комитетыннан Солтанга- лисв иптәшнен секретаре иде әле. Әйтә алмыйсызмы, ул кайда хәзер? Әйтә алмыйм. Белмим.— дигән коры жавап ишетелде аргы тарафтан. Ул кичә, сәгать бишенчедә сезнен чакыру белән киткән иде Шуннан сон күренмәде. . Ә аны күрү шул кадәр үк әһәмиятлеме? Тетрәнеп куйды ханым, телефон төребкәсен чак кына төшереп җибәрмәде. Әмма шундук кулга алды үзен, сиздермәде Аны эзлиләр Кабул итү бүлмәсендә көтәләр. Мин ни дип жавап бирер!ә тиеш, иптәш Шкирятов Урынбасарлары кабул итсен. Ә ул. үзе кайда соң? Сүзем тәмам,- диде арты яктагы дорфа тавыш —Мин сезгә өстәп һични әйтә алмыйм. Солтангалиевнең кайдалыгын сезгә һичкем әйтә алмас, бу —дәүләт сере. Дәүләт сере?., дигән сүз ычкынды гаҗәпләнүе чамадан узган ханымның авызыннан һәм төребкәне куйды, җавап көтүчеләргә йөз белән борылды Гаять җитди дәүләт эше белрн мәшгуль Мирсәет Хәйдәргалиевич У г. һичшиксез, кайтыр Көттермәс, хәбәр дә итәр, кайтып та җитәр Хушлаштылар һәм кайтыр юлга юнәлделәр. Әмма күнеле тынычланмады Фатыйманың, киеренке билгесезлек арта гына төште булса кирәк Өйгә кайтып, ишекне ачып керсәләр, чак кычкырып җибәрмәде Фатыйма Авызын каплап калды алай да. Алар китеп тортан арада фатирда кемнәрдер булган, нидер эзләгәннәр, актарганнар өйнең астын-өскә китергәннәр. Мирсәетнең эш өстәле бушап калган, тау-тау өелеп торган кулъязмалардан һәм шүрлектәге китаплардан җилләр искән. Әни. бездә кем булган?.. Нигә өйдә шундый тәртипсезлек’ дип. куркынып артка чигенде Рәсидә. Әтиең кайткандыр Кәгазьләрен, китапларын алырга кайткандыр. Ашыккандыр дигән озск-өзск сүзләр чыкты ана авызыннан Үзенең күзе күргәннәрдән чәч төпләре чемердәде Өйгә керергә курка иде ул үзе дә, кызларын җитәкләп кире чигенде Әти гүгел. Безнең әти пөхтә Безнең әти өйнең астын-өскә китерми ул. дип. куркынган күзләрен Фатыймага текәде Рәсидә. Ана читкә борылды, күзләрен яшерде кызларыннан. Әлегәчә чырыкчырык уйнап, һәрнәрсәдән кызык табып йөргән нәни Гөлнар да. тынгысызлана башлап, шыңшып еларга кереште Он ишеген тышкы яктан бикләп. Зур Татар тыкрыгына юнәлде алар Кабалана-кабадана йөгерделәр, әйтерсең, күзгә күренмәгән ниндидер кара көч куа чыккан иде бу гаиләне. Мирсәетнең язмышы турында, бер aiHa сузылган билгесезлектән сон гына, хәбәр җигкерделәр Фатыймага Анысы да озын колаклар аша тына! «Кулга алганнар икән ГПУ төрмәсендә. Лубянкада аерым камерада бикләп я!кыра lap икән. » Балачакта Мирсәетнең иң олы хыялы тизрәк үсеп җитү булгандыр. Үсеп җитү һәм ирекле, мөстәкыйль кеше булып үзең теләгәнчә яшәү. Ерак калаларга—Казанга. Мәскәүгә һәм Ригага барып чыгу турында хыяллана иде төннәр буе. Ни өчен Казан? Бу — аңлашыла. Казан — илнең кай төбәгәндә генә яшәмәсен, татар баласы өчен рухи мәркәз, җан җылысы бөркеп үзенә тартып торган кала. Мәскәү — илнең иң зур һәм матур шәһәре Шулай булмаса, патшалар Мәскәүдә генә тормаслар иде... Ә Рига, Рига ничек һәм ни рәвешле килеп керде икән аның хыялына? Патша армиясендә хезмәт иткән унтерофицер морза абзасыннан ишеткәне булдымы икән? Әтисе үзен орыштымы, «Менә күрерсез, тотармын да Ригага качып китәрмен әле»,— дип куркыта торган иде. Күрәсең, Рига балачак романтикасының иң ерак хыялы булган, диңгез аръякларындагы иң ерак һәм матур кала тоелгандыр аңар. Кызганыч, революция һәм гражданнар сугышы елларында илнең кай төбәкләренә, нинди шәһәрләренә генә барып чыкмады, ә менә Ригада булырга туры килмәде. Казан һәм Мәскәү аның өчен үз булган шәһәрләргә әверелде, ә Риганы күргәне дә юк. Латышлардан күпме та- ныш-белеш, көрәштәшләре бар иде, хәтта шуларның берсеннән Рига турында сораштырырга өлгермәгән. Хәер, яшәр, балачак хыялларын барлар арасы булдымы соң әле аның. Үсмер чактан ук революция дулкынына килеп кушылды һәм ташкын сыман кубарылып-актарылып аккан вакыйгаларның үзәгендә булды һәрчак. Үзәгендә булды.. Тик менә хәзерге хәле генә башка сыймый. Үзәктә иде һәрчак. Инкыйлабка, бөтендөнья халыкларының азатлык хәрәкәтенә багышланган гомер шундый фаҗигале юлга килеп чыгар дип кем уйлаган. Актарылып аккан дәрья дулкыннары яр читенә чыгарып аткан бичара балык хәлендә торып калды түгелме соң ул хәзер?! Әйе. Рига хакында хыяллана иде бит әле... Үз-үзенә сүз бирде. Гаепсез икәнлеге ачыкланып иреккә чыккач та, бер ара табып. Мирсәет, һичшиксез, хатынын һәм балаларын ияртеп, Рига каласына барачак. Рәсидә белән Гөлнар бер-берен узышып диңгез дулкыннарын сике- рә-сикерә яр буеннан йөгерешерләр. Ә Фатыйма белән ул, балалар тавышы һәм дулкын шавыннан сихерләнеп, янәшә атлар. . Дагалы итекләре белән таш идәннән шак-шок басып килгән берәү ул утырган камера ишеге төбендә кинәт туктап калды. Хыял өзелде, Рига һәм Балтыйк ярындагы гүзәл манзара юкка чыкты. Обой артындагы кыштырдаган күсе кебек, тимер капкачны югары күтәреп нәни генә күзлек — тәрәзә аша аны күзәтәләр. Син аны күрмисең, ә ул синең ничек утырганыңны, ничек сулыш алганыңны күзәтә — революция һәм Совет хөкүмәтенә каршы берәр төрле яман ният кылмыймы, янәсе. Шуны күтәрергә, шуңарга түзәргә кирәк Нинди кыргый түбәнлек, газап! — Әй, син! — дип, үз-үзен белешмичә кычкырып җибәрде Мирсәет һәм күз-тишеккә бармагын төбәде.— Мине генә түгел, үзеңне дә рәнҗетәсең. Күзлекнең тимер капкачы ябылды. Әмма тимер дагалы күнитек китәргә ашыкмады. Бер адым ары киткәч кире борылды, ахрысы. Күңелендә бер-бер мәрхәмәт уянды булса кирәк, дигән уй килде Мирсәеткә. Надзиратель бераздан, нинди дә булса карарга килеп, күрәсең, шал- торшолтыр китереп тимер ишекнең йозакларын ачарга кереште. — Син кемгә бармак төрткәнеңне беләсеңме? — диде кечерәк гәүдәле, әмма таза, төптән ныгып үскән урта яшьләрдәге ир-ат, ишекне эчке яктан кыса төшеп. — Мине күзәтәсе юк, надзиратель иптәш,— диде һәм сагая калды Мирсәет Ишектән керүче бер дә игелек күрсәтер затка охшамаган. Төссез, аксыл күзләрендә канга сусау —Вакытыгызны юкка әрәм итмәгез дип кенә әйтүем.— Мин — большевик! Теге явыз ният белән кергән. Синең сүзләреңә колак та салырга теләми. — Надзиратель түгел, сиңа иптәш тә түгел! ОГПУ офицеры булыр бу абзаң! — диде ул кырт кистереп һәм. көтмәгәндә алга таба омтылып кул аркасы белән Мирсәетнең иреннәренә китереп сукты.— Ух. ты. татарин гололобый!. Авыртудан би1рәк. урынсызга рәнҗетелүдән канлы иреннәрен кулы белән каплап бөгелә төште Мирсәет «Син монда кол. шуны онытма. Мирсәет, син кол син кол Җавап кайтара күрмә, син кол Үзеңнең кол икәнеңне онытма, онытсаң — шундук юкка чыгарачаклар .»— дип тынычландырырга тырышты ул үзен. Соңгы араларда үз тәҗрибәсе белән ирешкән фәлсәфәсе иде бу аның. Надзирательгә күтәрелеп карамады бүтән. Ә теге исә чыгар юлына борылды Шыгырдап торган тимер ишекне ябар алдыннан гына үзалдына мыгырданып алды Кисеп-суеп бетермәгәннәр шул үзегезне Күзләрен чытырдатып йомды һәм. ияләнгән гадәтенчә, маңгае белән камераның салкын диварына орынды Мирсәет. Әле генә колагы ишеткәннәр җанын актарып алды, канын кайнатты аның. Нәрсә бу? Аның халкына — татарларга карага шундый нәфрәт каян килә бу бәндәләргә? Тамыры кайда моның'’ Кемгә нинди зыян китергәне бар татар халкының?! Тарихның кай дәверләрен генә барлама, аның халкы- борынгы Болгар иле—берәүгә дә бәла-каза китермәгән Рус князьлекләрен монгол явыннан саклап калган халык булган ул. рус патшасы кем белән мал бүлешсә, шунда уртак Ваган өчен гомер-гомергә җанын фида кылган халык Революция һәм гражданнар сугышы елларында яңа тормыш өчен азмы кан түкте, имәндәй нык улларын корбан итте татар халкы. Тарихның иң хәлиткеч мизгелләрендә сынаткан халык түгел татар. 1919 елда М В Фрунзе гел. «Сез татарлар революциянең иң ышанычлы солдатлары булуыгызны канлы көрәш кырларында расладыгыз», дип тикмәгә генә әйтмәгәндер Уйлый калсаң, гаҗәп хәл бит Гаҗәп сәер килеп чыга Бераз тынычлана төшеп, маңгаен таш дивардан аерды Мирсәет Аннары ншек- ле-түрле йөренергә кереште Ваграк итеп атлаганда, нәкъ өч адым алга, оч адым артка Шулай йөрү бәхетеннән дучар итсәләр ничек кон үткәрер идең?. Өч адым алга, оч адым артка Үзе ни өчендер кешеләрне милләтләренә карап аермады ул Рус та яһуд тә. гагар да. башкорт та бер иде аның өчен. Яңа тормыш өчен көрәшчеләр һәм шул көрәшнең дошманнарына тына аера иде ул кешеләрне Хәтта үз милләттәшләренә кырысрак чаклары да булгандыр Гражданнар сугышы көннәреннән бер вакыйга исенә килеп төште. Колчак тылына «тел» алырга җибәрелгән ике кызылгвардияче, яшь кенә егетләр иде. шулай беркөн аның янына буш кул белән кайтып керделәр «Тел»сез кайтулары бер хәл. хәтта винтовкаларын югалтып кайткан тегеләр Мылтыкларын бер-беренә сөяп яр читендә калдырганнар да инешкә су эчәргә төшүләре булган, өсләренә дошман килеп чыккан Мылтыклары гурында онытып, инеш читендәге үзәнлек аша әрәмәлеккә кереп элдерткәннәр. Бу гайре табигый хәл иде мөселман сугышчылары өчен, шуңа аларны кайтыпкайтып мәзәккә алып та сөйләделәр Хәйрет- динов гагар егете, Иделбаев - башкорт Саф алдына чыгарып тетмәсен теткән иде тегеләрнең Соңыннан Хәйретдинов дигәне анын янына килеп үз зарын сон годе. Иптәш комиссар диде ул. гарьлегеннән күз яшьләрен йогып (Әйе. комиссар дип дәшә иде аңа күпләр) Безнең гаеп Кызыл Армия каршында зур Теләсә нинди җәза алырга да әзер Ләкин мин аңламадым. нигә сез мине генә аерып сүктегез Гаебебез Иделбаев белән бер үк дәрәҗәдә иде биг. иптәш комиссар Бу вакыйга Мирсәеткә хәзер көлке генә тоела инде. Әмма ул чакта башкачарак кабул ителгәндер, заманы бүтән иде. — Дәшмә. Хәйретдинов. Син нәрсә монда балавыз сыгып торасың. Кызылгвардияче булсаң, кызылгвардияче бул. Приказны үтәми кайтуың гына җитмәгән, корал югалткансың! — диде аңа Мирсәет. — Мин үзем генә түгел ич, иптәш комиссар, без икәү идек... — Дәшмә! Җитәр! Син үзең өчен җавап бирергә өйрән. Күрәсең, башкорт егетенә йомшаграк әйтелгәндер. Ни дисәң дә, үзеңнеке—үзеңнеке. катырак эләксә дә күтәрә. Без шулай күнеккән. Аның каравы, имеш-мимешкә урын калмый. Милли чикләнгәнлектә гаепли күрмәсеннәр, «милләтче» дигән яла ягып куймасыннар, дип тырышты. Ихтимал, вакыт-вакыт чамадан арттырып. интернационалист икәнлегемне исбат итәм дип. киртәдән сикергән чаклары да булгандыр. Сон чиктә аны барыбер милләтчелектә гаепләделәр. «Милләтче» ярлыгы тагып, таш капчыкка ташладылар. Искә алулар, уйлар тагы балачагына, Урал итәгенә, Башкортстан киңлекләренә алып кайтты аны Авылдаң-авылга күчеп мөгаллимлек иткән әтисе артыннан атка утырып, арбага ияреп йөргән еллары. Унике баланы ашатырга-киендерергә, ай-һай, җиңел булмагандыр. Шуңа да кырыс һәм коры булгандыр әтисе. Мирсәеткә дә еш эләгә торган иде үзеннән. Бәхәсләшкәнен, олылар сүзенә кысылып фикер йөрткәнен өнәмәде ул аның. Шулай да әтисен яратып һәм сагынып искә ала ул—берөзлексез эшләргә һәм максатка ирешергә өйрәтте аны. Ә менә уйлаганын турыдан ярып әйтә, дөреслек үз ягында булса, дәшми кала алмый горган гадәтен ташламады. Хаклыкны ачыклау, бәхәсләшү юлында сабырлык җитмәде шул. Кемнең кем булуы белән хисаплашмый, үз инанганына тугрылыклы булып яшәде. Бәлки, бу уңайдан да әтисе киңәшен тоту хәерлерәк булгандыр. . .Туган як һәм балачак хатирәләренә бер юлыксаң, үз ихтыярын белән читләшергә мөмкинме соң? Шул ачлы-туклы балачагының бер генә көнен ун ел гомере бәрабәренә алыштырып кире кайтарырга риза булыр иде ул хәзер. Әнкәсен сагынып искә төшерде ул. Камил булмаганы өчен, дөньяны каһәрләп яшәгән горур әткәсен хәтерләде. Бергә уйнап үскән күрше малайлары, авылдашлары кайда икән хәзер, тормыш җилләре үзләрен тузганак итеп кай тарафларга чәчте-туздырды икән?! Хәтта Тау башы авылында үткән санаулы көннәрен сагынып хәтерләде. Морза туганнарын... Их, кулына каләм һәм ак кәгазь эләксен иде аның хәзер. Көнне-төнне белмичә язар иде ул башыннан кичкәннәрне. Гомере буе язучы булу, шагыйрь булу иде хыялы. Гомере буе ара табылмады, вакыт җитмәде. Хәзер исә ара да бар. вакыты да... Кәгазь-каләме генә юк Язмышына давыл булып килеп кергән һәм шулай ук тиз. көтмәгәндә мәңгегә китеп югалган якын дусты, көрәштәше Мулланур Вахиговка багышлар иде ул иң тәүге әсәрен. Ялкынлы революционер һәм сокландыргыч талантка ия оештыручы буларак кына түгел, кеше һәм ир-егет буларак та мәңгегә хәтерендә уелып калган күренешләр аша сурәтләр иде аның образын... Вакыт шактый ук соң булырга ошый Таш капчыкта көн белән төн аермасы сизелми, онытыла икән ул. Төн дә түгел, көн дә түгел, һәрчак эңгер-меңгер монда. Чү, таш идәннән берәүнең бире таба килгәне ишетелә түгелме соң?.. Кемдер килә.. Баягы офицер булса кирәк, күнитегенә кагылган даганың берсе бушый төшкән —тавышы бүленеп чыга. Адымнар якыная Ниһаять. аның ишегенә килеп җитте һәм тукталды. Кыштыр-кыштыр камера эченә күз салып алды иң элек Шуннан соң гына ишекне ачып бире керде. Әлеге дә баягы тонык күзле, җирән мыеклы офицер иде бу Кәефе күтәренке, елмая төшеп сәлам бирде ул Мирсәеткә: — Хәерле төн, иске дус... Күңеленә җылы йөгерде Мирсәетнең, гөлт итеп балкып өмет кабын- ды: «Ниһаять. гаепсез икәнлеге ачыкланган түгелме? Шулай буласын белгән иде бит ул. өметен өзмәгән иде. Сталинга ышанычын югалтмады Өнеме бу. төшеме'’!» Офицер дәшми, елмая гына Анын күзләренә текәлеп елмая — Йә, әйт, нинди яналык алып килдең0 Әйт тизрәк.— дип. ачынып, түземсезләнеп, офицерның каршысына килеп басты, кулларына китеп ягылды Мирсәет Теге исә. борынын җыерып, бер адым артка чигенде һәм. Мирсәет анымоны абайлап өлгергәнче, үзен аяк чалып идәнгә төртеп екты Җирәнгеч Шакшы Милләтче дип сүгенә-сүгенә идәндә яткан Мирсәетне гипкәләргә. таптарга кереште — Мә. ал кирәгеңне! Күңеле булганчы типкәләгәч, берни булмагандай чыгарга юл готгы җирән мыеклы офицер Мирсәет авыз-борыныннан килгән канга буылып башын күтәрде. Офицерның бүгенге кыланышлары бер дә башына сыймый, гайре таби- ■ ый иде аның өчен Бу нәрсә, инструкциядә каралганмы, әфәнде! Җиңүче кыяфәтендә аягүрә басып торучы, канәгать елмая иде Юк. инструкциядә каратмаган Бу минем сиңа шәхси бүләгем, иптәш Султан-Галиев. Аның фамилиясен авырлык белән генә әйтте Көндез күргәчтән үк күңелемә хуш килгән идең Синдәй акыл ияләрен үлеп яратам мин Интеллигентларның тәне йомшак була икән ул Шуңа һәммәсе йокыга талгач та хәлеңне белергә кердем Канәгатьме?.. Офицерның ничек чыгып югалганын Мирсәет бантын горур готын карап калды. Солтанталиев эше үткәреләчәк киңәшмәгә ике гетто көн калды дигәндә Генераль секретарь үзе янына Менжинскийны чакыртып ала Йә. сөйлә, дәлилләр җитәрлекме? Документлар әзерме’ дин. керүчегә урын тәкъдим итмәс борын, үгезне мөгезеннән эләктермәк була Сталин. Керүче каушап кала Сул ягына асылган кыр сумкасын ачып, аннан бер төргәк кәгазь тартып чыгара Өстәлгә кигереп салыргамы, әллә Генсекның кулына тоттырыргамы үзләрен нишләргә белми аптырый, кабалана. «Икенче парламент» дигән яшерен исем астында үткәрелгән эш йомгакланды, иптәш Сталин Игътибарга лаеклы документлар менә монда. Әле булса кулында нишләтергә белми тотып торган төргәккә ымлый Менжинский Хуҗа тыныч түгел Кәгазь кайгысы түгел аңарда, башлаган эшне яргы юлда туктатмый ерып чыгу әһәмиятле «Парламентлар» үзегезгә калсын1 дип. фырылдап куя ул. карашын Менжинскийга текәп Миңа нәтиҗә кирәк Солтанталиев гаеплеме? Гаепле, иптәш Сталин Нигә гаепле булмасын, гаепле Гаебе нидән гыйбарәт? Каушамас җиреңнән каушарсың, күзләре үтодән бораулый Сез беләсез, иптәш Сталин. Көнчыгышка мөнәсәбәтле милли сәясәттә аның фикерләре партия һәм Совет дәүләтенскеннән кискен аерыл ы п тора. Фикер аерымлыгы җинаятьме?! Җинаять, ипгәш Сталин Чөнки ул Татарстан һәм Казагысганда мөстәкыйль республикалар төзү идеясе белән йөри Көнчыгыш халыклары Көнбатышның колониаль изелүеннән азат ителергә гнеш гип сөйли... —- Тагы. тагы?.. Дәвам итегез. Менжинский иптәш. — Солтангалиев тагы төрек, фарсы һәм афганлыларның Мәскә- үдәге илчеләре белән элемтәдә тора... — Ниндидер мәгълүматлар тапшыруы мәгълүм түгелме? — Ул хакта безгә мәгълүм түгел, иптәш Сталин. Әмма Көнчыгыш илләрендәге хәлләр белән даими кызыксынганлыгы исбат ителә. — Кызыксыну җинаятьме, ачыклык кертегез. Менжинский?.. — Җинаять, иптәш Сталин. Чөнки ул үзенең килеп чыгышына якын булган милләтләр язмышы, ислам динендәге халыклар язмышы белән кызыксына күбрәк. — Тагы бармы? — Зәки Вәлиди белән элемтәгә омтылуы исбат ителә тагы. — Омтылыш та җинаятьме? — Кая омтыла бит, иптәш Сталин. Ә бу очракта ул Совет дәүләтенең төп дошманнарыннан берсе булган Зәки Вәлидигә чыккан. — Максаты мәгълүмме? — Мәгълүм. Вәлидине солыхка чакыру. Мөселман һәм төркиләрнең берберен үтерүенә чик кую. — Аңлашылды.— дип. тамак кырып алды Сталин, һәм ашыкмый гына төребкәсен алып, аңарга тәмәкене дыңгычларга кереште.— Ишкәнсез икән ишәк чумарын! — Ничек бар — шулай, иптәш Сталин. — Ничек бар шулайны ачыклау өчен кирәкме ул ГПУ?! Сездә бит хәзер дәүләт һәм партия органнарындагы кадәр кеше эшли, ачуым килмәгәе. Нәрсә белән мәшгуль алар анда?!—Янә тамак кырды һәм төребкәсенә ут салып, имәргә кереште хуҗа кеше.— Шул эшләр өчен утыртып буламы Солтангалиевне. юкмы — шуны әйт син миңа?! Ниһаять. I хлас сүз өзелеп төште Менжинский авызыннан: — Утыртып булмый, иптәш Сталин. Солтангалиевне бүген үк азат итәргә кирәк. Сталин, үз колагы ишеткәннәргә ышанырга-ышэнмаска белмичә, магнитланган сыман урыныннан калыкты, һәм өстәл аргы инан чыгып. Менжинскийның каршысына ук килде. Текәлеп карап торды ул аңар. Озак карап торды. Сталинның карашына түзү мөмкин түгел. Ике күзен нишләтергә, кая яшерергә белми изаланды ГПУ вәкиле. Ниһаять, телгә килде хуҗа. Сеңдереп, ипле генә аңлатырга кереште. — Иптәш Менжинский, тагы ике көннән Солтангалиев эше буенча махсус киңәшмә узачак. Шуны онытмагыз! Ул партиядән чыгарылды. Партия һәм хөкүмәткә хыянәт итте. Бәген Совет иле хезмәт ияләренә хыянәт итте. Бу азмы?! — Аз түгел, иптәш Сталин. Аз түгел, бу олы җинаять. — Димәк, сез ул кәгазьләрегезне Куйбышевка кертеп тапшырырсыз. Ул докладчы Аның фикерен чуалтмагыз. Гаеплеме, түгелме, гаепле булса, ул гаеп нидән гыйбарәт икәнлекне Куйбышев үзе ачыклар.. Тагы шул. Менжинский иптәш, ялгышмасам. сез ГПУда Көнчыгыш бүлеге ачкан идегез. Шул бүлектә яңа бүлекчә оештырылсын. Солтангалиев эшен баетуны йөклә үзләренә. Берочтан Солтангалиевнең әшнәләрен дә онытырга ярамас. 9 июнь. Сәгать, төшке аштан соңгы исәп белән, ике. Мәскәү. Кремль. Үзәк Комитетның зур киңәшмәләр залы. Президиумда — Политбюро әгъзалары. Залда милли республикалардан һәм өлкәләрдән махсус исемлек белән чакыртылган җитәкчеләр. Кон тәртибендә—Солтангалиев эше турындагы мәсьәлә. Ә Мирсәет Солтангалиев үзе Лубянка төрмәсе подвалындагы аеруча куркыныч җинаять- 32 челәр өчен билгеләнгән таш камерада. Ике кат тимер ишекле, тәбәнәк түшәмле, тәрәзәсез ул камераның исәп саны — алтынчы 4 майда китереп ябылган Мирсәет Солтангалиев монда Г9 июньгәчә, ягъни тулы 45 көн гомерен үткәрә. Сындырырга теләсәләр дә — сынмый. Вакытын да бушка уздырмый. «Мин кем9» дип исемләнгән автобиографик әсәр яза. Күләмле һәм драматик әсәр Монда шәхси драма гына түгел, тулаем татар халкының драмасын эченә алган сәхифәләр дә байтак Язу бер хәл. Аны югалтмау да әһәмиятле бит әле Монда да Мирсәет бердәнбер дөрес юлны сайлап алган Ул аны Сталинга һәм Троцкийга хат итеп юллый. Ә Сталинга юлланган хатлар югалмый, ертылмый һәм яндырылмый ул елларда Киңәшмә залына кайтыйк Гадәттәге ыгы-зыгы юк бүген залда. Шомлы тынлык. Исәнләшү-сәламләшүләр дә бүген бөтенләй башка, ым кагу, кул һәм күз хәрәкәтләрендә генә Киңәшмә барган дүрт көн дәвамына гына түгел, алга таба һәрчак шулай булачак Курку, шикләнү вә сагаю кабинетлардан гаиләләргә, гаиләләрдән һәр аерым жанга күчәчәк Тирән итеп сулыш алучы да юк. Рәислек итүче Каменев торып баса. Янәшәсендә утырган Сталинга карап куя ул Тегесе ым кага, янәсе, «башла» - Политбюро кушуы буенча киңәшмәне ачык дип белдерәм Бу киңәшмә беркадәр гадәти түгел, әлбәттә. Көн тәртибендә ике мәсьәлә беренчесе- Үзәк Контроль комиссиясенен Солтангалиев эше турында доклады, икенчесе XII съезд карарларын тормышка ашыру мәсьәләләре Киңәшмәдә катнашучылар хакында шуны хәбәр итә алам Үзәк Комитет тарафыннан 60 иптәш чакырылган иде. әлегө шуларның 51 е килде. Җиде кеше килә алмый, аларнын берничәсе башка иптәшләр белән алмаштырылды Алты кеше - юлда Хива вәкилен исәпкә алмаганда. милли республика һәм өлкәләрнең һәммәсеннән килделәр Димәк. бу эшне башлый алабыз дип саныйм Фикер һәм тәкъдимнәр булса, рәхим итегез. Урыннан тавыш Төп мәсьәлә ни өчен икенче көн тәртибенә калдырылды Беренче мәсьәлә ул кадәр үк житдн түгел ич Аларнын урыннарын алмаштыруны үтенәм Каме н е в Бу тәкъдим логик яктан табигый күренсә до. уйлавымча. урынсыз Без Политбюрода ул хакта киңәштек инде Көн тәртибендәге беренче мәсьәлә ул кадәр үк гали түгел. Уйлап карагыз иң күренекле ипгәшләребезнең берсе. Милләтләр эше халык комиссариаты коллегиясе әгъзасы партия сафларыннан чыгарылган, һәм нәкъ менә милли мәсьәләгә мөнәсәбәте нигезендә чыгарылган Бу гадәт и күренешме?! Иң беренче нәүбәттә шушы тарихка игътибар итми кит® алмыйбыз без. Урыннан т а в ы ш. Мин үз тәкъдимемне кире алам Сәстгалиев урыныннан чәчрәп сикереп гора Гадәттәгедәй күпкә кызган күренә. Иптәш Троцкий фикерләренә каршы чыгу мөмкин түгел, әлбәттә Мин аның алдында баш иям Әмма, ул кадәр үк күренекле иптәшкә санап, аның эшен беренче кон тәртибенә куеп, без ул адәмне артык күгәреп җибәрмибезме соң” Аннан килеп монда Солтангалиевнең бик күп иярченнәре утыра Без аларга иң элек икенче көн тәртибе буенча чын йөзләрен ачу өчен мөмкинлек тудырырга тиеш Ә инде киңәшмәне Солтангалиевне үз урынына куюдан башласак алар соныннан дәшмәячәк. койрыкларын кысачаклар Көн тәртибендәге мәсьәләләрне алыштырырга кирәк саныйм Чөнки икенче мәсьәлә буенча докладчы иптәш Сталин үзе булуны да истән чыгарырга ярамый бит әле К а м е н е в Димәк, тегеләй уйлаучылар да бар. болай уйлаучылар да бар Күз чите белән Сталинга карап ала «Нишлим?» диюе Генераль секретарь баш кага «дәвам ит» дигән сүзе Шулай игеп, беренче булып Солтангалиев мәсьәләсе кон тәртибендә кала Үзәк Контроль Комиссиясе исеменнән сүз иптәш Куйбышевка бирелә я «к У>»| 33 Куйбышев. Иптәшләр... Мин вакыйгаларны хронологик тәртиптә китерүдән башлыйм докладымны. Шул вакыйгалар Солтангалиев- не партиягә һәм Совет дәүләтенә каршы җинаятьтә гаепләргә нигез бирде. Солтангалиевне шик астына алырга мәҗбүр иткән беренче вакыйга «Рөстәм» имзасы белән Персиягә җибәрелгән хатның ГПУга килеп керүе булды. Ул хат күренекле фарсы сәясәтчесе, коммунист Таҗи-Бахшыга адресланган. Россиядәге мөселман коммунистларының, төрек һәм фарсы коммунистлары белән берләшеп, Коминтерннан аерым бер оешмасын төзү тәкъдиме үткәрелә бу хатта. «Рөстәм» имзасын Солтангалиев үзенеке дип танырга мәҗбүр булды. Шундый ук хат төрек коммунисты Җәләлгә дә язылган. Икенче фактны ГПУга бер башкорт иптәш җиткерде. Аның әйтүенчә, Солтангалиев җирле партия хезмәткәрләре һәм партиясезләрдән яшерен оешма төзү тәкъдиме белән хат җибәргән Башкортстанга. Хат үзе юкка чыгарылган. Әмма әлеге иптәш ул хатны күргән. Хат акгвардиячеләр телендә язылган һәм ният ителгән оешманың советлар дошманы Вәлидов рухында булуы, бәхәссез. Бер кечкенә искәртү таләп ителә. Бу хакта иптәш Сталинга хәбәр ителгәч, ул Солтангалиевне кисәтергә кирәк таба. Әмма Солтангалиев иптәш Сталинның аталарча кайгыртып әйтелгән сүзләреннән тиешле нәтиҗә ясамый. Гафу үтенәсе, төзәләсе урынга, ул киресенчә, Казанга, Башкортстанга һәм Кырымга яңа яшерен хатлар җибәрә. Саграк эш итәргә киңәш бирә. Мисал өчен аның Башкортстанга җибәрелгән хаты очраклы рәвештә ГПУга килеп ирешә. Бу болай була: Солтангалиев партиясез иптәш. Үзәк Мөселман линия нәзарәте әгъзасы булган, ниндидер, Кәшшафетдин Тәрҗеманов атлы кешегә сургыч белән ябыштырылган адрессыз хат тапшыра, һәм алга таба, партиясез Космасов сөйләвенчә, түбәндәге хәлләр була: шимбә көн 31 март кичендә ул Сандуны мунчасына бара, һәм шунда Уфа буенча элгәреге танышы дин әһеле Тәрҗеманов белән күрешә. Космасовтан теге сорый: «Уфага кайтучы ышанычлы кешең юкмы?» — ди. «Икенче апрельдә үзем юлга чыгам»,— ди Космасов. Дин әһеле аңарга үзенең үтенечен белдерә. Космасов ризалаша һәм Мәскәүдә тукталган хуҗасы Хәсәнов Закир адресын бирә. Беренче апрель кичендә өйгә кайтса, Космасовның өстәлендә ике хат ята. Берсе — Тәрҗемановның Уфага хатынына язган хаты. Икенчесе — адрессыз, сургычлы. Янәшәдә нәни генә кәгазь кисәге: «Бу хатны Халык мәгарифе комиссары иптәш Әдһәмовның кулына тапшырырга. Ә кәгазьне ертып ташла». Кәгазьне Космасов иптәш ертып ташлаган, билгеле. 1923 елның 2 апрелендә Космасов Мәскәүдән Уфага юлга чыга. 5 апрельдә кайтып җитә. Юлда ул бизгәк белән авырып китә, шул сәбәпле кайтып җиткәч тә урынга егыла. Якшәмбе көнне 8 апрельдә аңарга танышы Закир Богданов иптәш килә. Космасов аңардан хатларны тапшыруын үтенә. Богданов хатларны ала. Әмма Кәшшаф Тәрҗемановтан икәнлекләрен белгәч, шикләнә кала, һәм әйтелгән адресларына түгел, ГПУ органнарына тапшыра, һәм Солтангалиевне фаш итүче төп документ нәкъ әнә шул адрессыз конверттан килеп чыга да инде. Хат яшерен тамгалар белән, ягъни шифрлы итеп язылган. Менә ул хат. (Куйбышев гарәп алфавитында язылган дәфтәр битен болгый. Кыяфәте җитди һәм канәгать). Инде хәзер ГПУ тәрҗемәсендәге шул яшерен хатны сүзгә сүз укырга рөхсәт итегез (Укый): «Үзең генә укы. аннан яндыр. Сталин миңа түбәндәгеләрне хәбәр итте: янәсе, аңарга минем тарафтан Башкортстанның җаваплы хезмәткәрләренә язылган бер яшерен хатны биргәннәр. Ул хатта. Мәскәүдә Зәки Вәлиди рухындагы яшерен оешма яши. диелә икән. Сталин мине кулга алырга теләүчеләргә каршы чыкты. Артымнан өзлексез күзәтәләр. Ашыгыч рәвештә хәбәр ит, сиңа һәм иптәш Халиковка юлланган хатларым юк ителгәннәрме. Ул хат яисә аларның күчермәсе ни рәвешле чит кулга эләгү ихтималын ачыкла Хат үзе эләккәнме. әллә күчермәсеме— моны белү минем өчен әһәмиятле. Хат үзе юкка чыгарылган тәкъдирдә кичекмәстән телеграф ысулы белән Татарстан вәкиллегенә хәбәр ит. Юмаху- җинга. «Каршы түгелмен» дип. Сталинга мин. Халиковка бер хат язган идем әмма анда әллә ни юк. дидем. Кем анда ул эш белән шөгыльләнә икән, ачыкла. Сак бул. сизгер һәм нык бул. Сезнең арттан да күзәтәләр булса кирәк. Сталин миңа > i хатның күчермәсен күрсәтергә вәгъдә итте, һәм хушлашканда киләчәктә саграк эш итәргә киңәш итте. Болар хакында фәкать Морзабу латов белән Бикбауовка гына сөйли аласың. Халиков эше түгелме икән болар? Мирсәет. PS. Советлар съездыннан соң миндә Сәлимҗанов. Теләүбирдин. Туалбаев һәм Солтанов. Мортазиннар булды. Алдагы өчесен Төхбәтуллин тәкъдим иткән иде Бу кешеләргә ышанып буламы9 Төркестанда. Бохарада басмачылык хәрәкәте көчәя бара. Язга таба тагы да оешканрак төстә һөҗүмгә күчәләр икән дигән хәбәрләр йори. Шул сәбәпле милли мәсьәләдә Үзәк шактый ук чигенергә мәҗбүр. Зәки Вәлиди белән элемтә урнаштыр. Әмма үтә саклык кирәк —җанлы элемтә яисә шифр белән генә. Минем өчен борчылмагыз — ахыргача нык булырмын» Шушы хат һәм әлеге фактлар нигезендә Үзәк Контроль Комиссиясе 4 май көнне Солтангалиев эшен тикшерде, аның үз аңлатуларын тыңлады (Бусы — чираттагы ялган. Солтангалиевне чакырмыйлар, тыңламыйлар, барын да үзе югында хәл итен, кулга гына алалар - Автор) һәм түбәндәге резолюция кабул итте: «Солтангалиевне. партия!ә һәм советларга каршы элемент буларак, партиядән чыгарырга. Партия һәм совет органнарындагы жаваплы эшләреннән төшерергә. Солтангалиев эшен, ачыклап бетерү өчен, ГПУ органнарына тапшырырга» Политбюроның 10 майдагы утырышында әлеге резолюция махсус карар белән ныгытылды. Солтангалиев хәзер сак астында. Ул башта үзенең кыек эшләреннән баш тартып килде. Әмма ГПУ органнары каршында ул үзенең байтак кына эшләрен инде танырга мәжбүр булды. Шифрлы хатка килгәндә, ул аны кире кага алмады. Әмма энесе кулы белән язылды дип бара. Хатның өстәмә өлеше булган «П. С.»тан катгый төстә баш тарта. Валидов белән элемтәгә чыгу омтылышын, аны Советларга кайтару максатыннан иде. дип ышандырырга тырыша. Әмма бу безне һәм ГПУ ерганнарын беркатлыга санаудан бүтән түгел, әлбәттә.. Партиягә һәм Советларга каршы Солтангалиев тупла!ан оешманың булуы яисә шундый омтылышның булуы документлар тарафыннан раслана. Аның Башкортстан вәкилләреннән тыш элемтәләре дә мәгълүм. Мисал өчен. Кырым республикасының Юстиция халык комиссары Фирдәвес белән язышулары шул хакта сөйли. Төркестан һәм Татар республикасы белән дә бәйләнештә икәнлеге сер түгел Партия әгъзалары белән беррәттән, аның партиясезләр белой дә элемтәдә булуы коточкыч күренеш. Ә инде мөселман дин әһелләренә хәерхаһ булуы, алар белән очрашуы һәм хәл белешүләре башка сыймаслык нәрсә Игътибар итегез әле. Солтангалиевне^ ГПУга язган күрсәтмәләренең берсендә мондый сүзләр бар «Партия «жнтәкчеләре һәм кайбер Совет хезмәткәрләренең Көнчыгыш халыклары, республикалар һәм илләренә мөнәсәбәтле сәясәтен кабул итә алмаганга, мондый сәясәтне ялгыш дип санаганга, мин үземә фикердәшләр эзләдем», дип яза Басым ясап әйтәм: моны кичәге коммунист, жаваплы партия һәм совет хезмәткәре яза .. ..Халыкара капитал агентлары куенына сыенып Советларга каршы сугышучы контрреволюцион хәрәкәтнең атаманнарыннан берсе Зәки Вәлиди белән элемтә урнаштыруны максат иткән кешене нинди язмыш көтә ала? Бары тик революцион трибунал гына, һәм аның белән сөйләшү теле дә бер генә—ГПУ теле генә була ала,— дип. кулын, кылыч белән кеше башын чапкандай, баш очында болгап алды Куйбышев Ярты сәгатькә сузылган докладтан соң Үзәк Контроль Комиссиясе тәкъдим иткән җиде пункттан торган резолюция проектын да Куйбышев үзе укый, һәм резолюцияне укып бетергәч, иркен сулыш алып, канәгать төстә үзеннән өстәп куя: «Җинаятьчел рәвештә партияне саткан бу адәм безнең сафлардан читкә тибәрелде. Өстерәлеп йөрсен шунда. Аның исеме тирәсендә легендалар иҗат итмәсеннәр...» Каменев. (Кем сүз сорый, сораулар юкмы, дип кызыксынып тормый Алдында яткан, берничә көн элегүк хәстәрләп куелган чыгыш ясаучылар исемлегеннән беренче фамилияне укый. Күзлекләрен сөр- тә-сөртә, авырлык белән генә укый). Иптәш Рыскулов сүз сорый. Р ы с к у л о в. Үзвакытында мин дә Милләтләр эше халык комиссариатында Коллегия әгъзасы булып торган идем. Әмма Солтангалиев белән сирәк күрештек, бергә эшләмәдек диярлек. (Бизмәнгә башың салынса, тел ни әйтмәс, дигәннәре шул була торгандыр. Мирсәетнең озак еллар аралашып эшләгән фикердәше, сердәше сөйли бу сүзләрне.— Автор). ...Мин татар хезмәткәрләренең Көнчыгыштагы фидакарь эшчәнле- ген таныйм һәм кире какмыйм. Чөнки анда үзәк сәясәтен үткәрүчеләр, нигездә, татарлар. Шулай да әйтергә кирәк саныйм, Көнчыгышта, бигрәк тә Төркестанда алар, рус иптәшләр белән бергә-бергә таякны артыграк бөгеп ташладылар кебек. Бохара яисә Харәзмдә татарлар турында фикер сорасагыз, әйтерләр, халыкның фикере тискәре. Шуңа күрә теге яисә бу урынга татар кешесен мактый-мактый тәкъдим итә башласалар, күпчелек каршы төшә. Чөнки алар Көнчыгышны яхшы белми, алар Россия шартларында тәрбияләнгән... Каменев Иптәшләр, көн тәртибендәге мәсьәлә турында гына чыгыш ясавыгызны үтенәм. Сәетгалиев (Үзе сикереп чыга, сүз биргәнне көтеп тормый). Мин сөйләргә җыенам көн тәртибе буенча. Кхм. . Ишетүемчә, бо- рын-борын заманнарда кемдер, тарихка керү өчен, бик кыйммәтле бер бинаны яндырган диләр. Солтангалиев та шундый ахмаклык эшләде, минемчә. Үз исемен мәңгеләштергән булып, ул иң кыйммәтле бинага— Совет хакимиятенә ут төртмәкче булды. Әмма бу аның гына буе җитә торган эш түгел. Шуңа күрә бүген Солтангалиевнең үзе турында түгел, ә солтангалиевчелек хакында сөйләшергә кирәк. Иптәш Куйбышев үзенең докладында бу хәрәкәтне — солтангалиевчелекне тудырган көчләрнең берсе буларак, бөекдержавачыл шовинизм күренешен атады. Моңарга ачыклык кертеп узу кирәк. Кемгә, кайдан һәм ничек яный соң ул шовинизм?! Кемне куркыта, кемнең башына суга ул? Аз санлы милләтләрне кыерсыту, яшәп яткан җирләреннән куу яисә кысрыклау булса, әйтер идек, әнә ул — шовинизм дип. Ә андый күренешләр совет илендә була алмый. Инде кайбер җитәкчеләрне эштән алу, урыннан төшерүгә андый бәя бирү урынсыз дип саныйм. Үз сүзләреннән үзе илһамланып киткән Сәетгалиев очынып-очынып сүзен дәвам итте: — Үземнең Татреспубликада эшләү тәҗрибәмнән бер мисал ките- рәм. 1920 һәм 1921 елларда да хуҗалыктан икмәк җыю планын 103 процентка үтәдек без. Моны, әлеге дә бәягы кайбер иптәшләр, татар авылын талау, Мәскәү куйган чын интернационалист вәкилләрнең яман эше дип аңлатырга тырыштылар. Ә югыйсә илнең икмәкле булып, татар авылларының ач калуында бөекдержавачыл шовинизмның һич катнашы юк иде. Бу бары тик пролетар интернационализм күренешенең матур бер чагылышы гына булды. Шуны да төрлечә буташтырырга омтылды сол- тангалиевчеләр. Татар крестьяны ачтан үлгәндә урыс мужигының ризыклы булуына бөекдержавачылык гаепле түгел иде бит. Ни өчен шулай килеп чыктымы. Чөнки татарның бар белгәне — умач, ә урыс авылы балык тотты, кәбестә ашады, яшелчә, гөмбә. Син умач кына ашыйсың дип. татарга арышны күбрәк калдырып булмый бит инде. Алай итсәк, 36 без вак буржуаз милләтчелек түбәнлегенә төшкән булыр идек Шул эш өчен мине, Мәскәү куштанына санап. 24 сәгать эчендә Татреспубликадан сөрделәр Әнә нинди явызлыкларга сәләтле ул солтангалиевчелек! Бо- ларга бөекдержавачыл шовинизм гаепле түгел инде, табигый милләтчелек хикмәте бу. Гомум төрек федерациясе кору уе белән саташкан пантюркистлар эше! Чит илгә качышкан эмигрантлар белән бәйләнгән панисламистлар эше бу! Әлбәттә, партия мондый агымнарга бүген үк чик куярга тиешле. Менә шул! Чытышын тәмамлауга ук ялт итеп, күрше бакчасына кергән кәжә сыман, президиум өстәленә, Сталинга таба карап куйды Генераль секретарьга ошаган иде аның чыгышы. Ул беренче булып зәгыйфь кулының уч төбенә өч бармагы белән чәп-чәп сугып куйды. Аны иң элек президи- умдагылар. аннан бәген зал күтәреп алды. Югарыдан ничек төшеп, үз урынына ничек барып утырганын да тоймады Сәетгалиев. Ул бәхетле иде. чиксез бәхетле. Ниһаят ь, Мирсәет Солтангалиевне сыртына салды бит әнә! Ибраһимов (Пенза төбәгеннән чыккан партия эшлеклесе. Әлеге очракта ул, вәкил буларак. Кыргызстаннап чакырылган). Башка милләтләр һәм аз санлы милләтләр дигәндә без ул исемлеккә татарларны кертергә тиешле түгел. Беренчедән, тагарлар аз санлы түгел Икенчедән, аларның күп меңләгән пролетариаты бар. Өченчедән, мәдәниятлары чагыштыргысыз югары һәм магди яктан да бай яшиләр Шуңа күрә. Төркестанда рөхсәт ителгән дип. Татарстанда динне тыймау ул җинаять һәм бу җинаятьнең башында Сол гангалиев тора. Ул татар-башкорт дин башлыкларының Үзәктәге вәкиледәй саный иде үзен. Солтангалиев- нец чын йөзен фаш итү өчен мин сезгә нибарысы бер документ. аның тарафыннан хупланган документны укын китәм. Тыңлагыз әле: I Ислам кануннарын һәммә яшьтәгсләр өчен дә укытуны рөхсәт итәргә. Теләүчеләргә һичнинди чикләүләр булдырмаска. 2. Дип мәктәпләре, мәдрәсә биналарын халыкка кайтарырга. 3. Эчке Россия һәм Себер диния нәзарәтенең, мөфтинең, казыйларның. муллаларның халык белән мөнәсәбәтен чикләмәскә, ә чикләүче декретларны урынсыз дип табарга 4. Дин әһелләре һәм мәчетләрне салымнан азат итәргә; 5. Мөселманнарның мәдәни үсешендәге әһәмиятен истә тотып. Ислам диненә чикләүләр куймаска; 6. Муллаларга никахлашу, аерылу, мирас бүлү кебек эшләрдә хокук бирү; 7. Дни әһелләрен тулы хокуклы гражданнар һәм юридик хокуклы итеп тану; 8. Партия һәм Совет органнары тарафыннан дингә мөнәсәбәттә теләсә нинди кысрыклауны гыю; 9 Диния нәзарәтенә матбугат иреге бирү; 10. Диния нәзарәтен юридик көчкә ия дип танырга. Менә шул. Йә әйтегез, кай чорда вә нинди җәмгыятьтә яшибез без. җәмәгать?! Аңладыгызмы инде Солгангалиевнең кемлеген.’ Ш ә м и г у л о в (Башкортстан исеменнән сөйли). Җәмәгать, мин. гомумән, берботен Рәсәй эчендә аерым-аерым вак республикалар төзүгә элек-элек гәп каршы идем Нишлисең. > зэк Комитет С от гашалиев кебекләрнең сүзенә колак салды Тагы шуны искәртергә кирәк табам Мин үзвакыгында иптәш Сталинны Вәли гов хакында кисәткән идем Әмма иптәш Сталин аның хакында агаларча кайгыртуында дәвам итте. Вәлидов аңлый торган кеше түгел иде. аңламады Нәтиҗәсен беләсез, нәтиҗәсе күз алдында Зәки Вәлидн басмачылар сафына басып. Советларга каршы фронт ачты һәм мин бүген дә искәртергә кирәк саныйм. Солдаталиевнең дә Вәлидов юлыннан китүен геләмәсәк. без аның белән башыннан сыйпап сөйләшмәскә тиешбез Үзен иң югары җәзага тартырга кирәк дигән тәкъдим кертәм. һәм иярченнәренә дә шул ук җәза. Шуны эшләмәсәк, үкенергә туры килмәгәе... Аның Совет дошманы булуын тагы шундый факт раслый. Ул миңа без икәүдән-икәү генә утырганда үз шигырьләрен укып тинтерәтте. «Монысы һиндстан шигыре рухында».— ди. Икенчесен фарсы шагыйрьләренә ияреп язган. Өченчесен гарәп фәлсәфәсенә нигезләнеп Тагы төрек шагыйрьләренә багышлап язылганнары да бар иде... Күрәсезме, уе гел читтә, теге тарафта... Менә ул кем! Җ а н б а е в Иң элек үзем белән таныштырырга рөхсәт итегез. Мин сез бик куркыныч итеп тасвирлаган Татарстан вәкиле, Җир эшләре комиссары Солтангалиевне яхшы беләм һәм аның белән бергә эшләгән көннәремне сагынып искә алам, горурланам. Миңа калса, безгә үз-үзебезне аклау өчен, бер-бер артлы трибунага чыгып Солтангалиевне сүгү, гомумән, Татарстан республикасын һәм татар халкын буярга омтылудан тыелырга вакыт . Без, Ибраһимов иптәш әйткәнчә, партиялелегебезне милли чыгышка бәйләп кенә ачыкларга керешсәк, бик тирәнгә кереп китәрбез; австриялеләр үрнәгенә барып чыкмагаек. Арабыздан бер иптәшебез, һәм басым ясап әйтәм, иң яхшы иптәшебез, хаталанган икән, без аңарга ул хатасын күрсәтик. Нигә аны дөньядагы һәммә җинаятьләрдә гаепләргә? һәм тәкъдим ителгән резолюциядәге трибунал рухында да мин ихтыяҗ күрмим. Инде бер иптәшнең «табигый милләтчелек» хакындагы фикеренә мөнәсәбәтле ике сүз. Әлегә бернинди теориядә һәм хәтта биологиядә мондый төшенчә юк иде кебек, һәм аны уйлап чыгаруда да ихтыяҗ күрмим. Халиков (Башкортстан Совнаркомы рәисе). Солтангалиев иптәшне Вәлидов белән бәйләнеше, Диния нәзарәтенә булган дустанә мөнәсәбәте һәм Төркия кебек илләрдән дус-иш эзләгәне өчен генә дә гафу итеп булмый дип саныйм. Монда һичнинди икеләнү була алмый, иптәшләр. Ул — җинаятьче... Фирдәвес (Кырым республикасыннан, Юстиция халык комиссары) Иптәшләр, мин мондый югары трибунадан беренче мәртәбә чыгыш ясыйм Солтангалиевне Вәлидов белән бәйләнеш эзләүдә гаеплисез. Мин монда гаепкә бөгәр нәрсә күрмим. Чөнки алар Вәлидов белән мәктәп елларыннан ук танышлар. Совет хөкүмәте өчен кирәк булганда Солтангалиев аның белән бер генә мәртәбә элемтәгә кереп беренче генә мәртәбә килешүе түгел. Бу омтылышы өчен аны хупларга гына кирәктер әле Солтангалиев иптәшнең хатларыннан гаеп кенә эзләмик. Ул бөтен җаны белән хезмәт ияләрен бәхетле итәргә омтылып яши, эзләнә, уйлана торган иптәшебез безнең. Таеп егылган кешене типкәләмик. без аңа кул бирик, тартып торгызыйк. Ул үзе безне болай авыр хәлдә калдырмаган булыр иде... (Беренче утырыш төнге сәгать 11 тулып килгәндә генә тәмамлана). Киеренке фикер алышулар, бәхәсләр әле тагын өч көн дәвам итә. Дистәләгән һәм күп дистәләгән җитәкчеләр чыгыш ясый Кабат-кабат та сүз алучылар була. Әдәби камиллеккә зәгыйфьлек китерү бәрабәренә булса да, тагы берничә чыгыштан аерым фикерләрне документаль төгәллек белән теркәп узмау мөмкин түгел. Фрунзе. Мин Солтангалиев эшен, һәм, монда искәртелгән- чә, солтангалиевчелекне, Башкортстан һәм Татреспуб ли каның эчке тормышына мөнәсәбәтле мәсьәлә дип кенә карый алмыйм. Мондый күренешләр Грузиядә дә булды, һәм аның кайбер төсмерләре бүген мин эшли торган Украинада да бар. һәм бу күренешне тудырган сәбәп, танырга телибезме без аны, юкмы, ул — бөекдержавачылык шовинизмы. Милләтләрнең тигезсезлеге һичкайчан эзсез узмый һәм уза алмас. Шуңа күрә, Солтангалиев һәм анын иптәшләренең хаталары никадәр генә җитди булмасын, бер-бер нәрсәне ачык итеп һәм күзгә туры карап танырга мәжбүр алар безнең үз кешеләребез' Ялгышлары булса да. коммунистлар һәм ул ялгышлар яңа тормыш төзү юлында, эзләнүләр юлында җибәрелгән безнең уртак ялгышыбыз Солтангалиев иптәшнең шәхси эшен болан күпертү белән мин килешмим. Орджоникидзе. Мин Төркестанда эшләгән кеше һәм Рыску- лов иптәшнең нинди группага кергәнлеген беләм Шуңа сорау бирәм нигә соң Рыскулов Солтангалиевтән ике хат алган була торып, әлегәчә аларның икесен дә кесәсендә яшереп тота? Юкка түгелдер бу Солтангалиевнен милләтчелеген бөекдержавачылык белән бәйләп кенә карау мәсьәләне гадиләштерү ул. Без бер нәрсәне, мөселман массаларына тәэсир и гүдә бик мәкерле һәм көчле көндәшебез — кемалчылык Торкиясе барлыгын онытырга тиеш түгел Безнең илдә кемалчы төрекләрнең агентлары үтеп кермәгән бер генә мөселман почмагы да юк, моны сез беләсезме икән?! Кемалчылар безнең төп дошманыбыз, алар һәр жирдә безгә каршы актив коткы алып баралар Бер мисал китерәм: Азәрбайҗанда Совет хөкүмәте урнаштырылуның беренче еллыгын бәйрәм иткәндә мөселман укытучылар семинариясе шәкертләренең күкрәкләрендә тоташтан Мостафа Немал сурәте төшерелгән значоклар була Берсе дә, ялтышып кына булса да. Нәриманов иптәш сурәтен такмаган ич. Солтангалиев әнә шундый төрекчеләр, панисламистлар, пантюркистлар идеологиясен алга сөрүче интеллигент ул. Мохтаров (Татарстан Совнаркомы рәисе) Солтангалиев. чынлап та. татарлар арасында иң популяр шәхес Чөнки ул революционер һәм большевик буларак эштә яулады бу дәрәҗәне. Юкка тына үзәктә дә аны һәрчак иң жаваплы урыннарга күчереп йөретмиләрдер Республика оешканда— Милләтләр эше халык комиссариатында, жир мәсьәләсе үзәккә куелгач, ул — Федераль җир комитеты рәисе. Эш урынына кагылсаң. гүя бөтен ил анын ишеге төбендә диярсең Ул да кеше ич Ничек түзә икән, дип гаҗәпләнә идем мин Ул урында һәркемнең күңелен күрү кыен, шуңа үпкәләүчеләр дә булуы ихтимал. Әмма без бүген жир мәсьәләсен тикшермибез, бутамыйк мәсьәләләрне Урыннан кемдер тавыш бирә — Безнең хакта борчылмагыз Мохтаров Мин сезнең хакта борчылмыйм Без төрле төбәкләрдә яшибез. Сталин Әмма юлыгыз бер Мохтаров Әйе. юлыбыз бер. һәммәбез дә тете дөньяга таба юл тотабыз, иптәш Сталин һәм сүземне йомгаклап әйтәсем килә. Татарстанда басмачылык хәрәкәте кайгысы түгел. Солтанталиев тә үзенә кирәккәнгә түгел, ил кайгысын үзәккә алып мөрәжә1ать иткән булса кирәк Зәки Вәлидигә. Үтенеп сорыйм, инде басмачылык хакында сөйләшкәндә генә булса да тынычта калдырып горьныз без татарларны?! Троцкий (Политбюро әгъзаларыннан анын М Солтангалиевкә аеруча дустанә мөнәсәбәттә торуы һәркемгә мәгълүм Шуңа күрә зур игътибар белән көтелә бу чытыш «Троцкий ни сөйләр? Якларга җөрьәт итәрме икән?» ди-ди көтәләр бу чытышны. Әмма бу вакытта Троцкий- та Солтангалиев кирәк гүгел иде шул инде!) Солтанталиев элек-электән партиядә үзенә бер идея хәрәкәтен тәшкил итә иде Милли мәсьәләгә мөнәсәбәт тәте бу үзгәлеге үсеш кичергән саен катгыйлана һәм көчәя барды һәм менә, ниһаять, ул аны турыдан-туры җәмгыятебезгә хыянәткә китерде Бу эш өчен 1919—20 елларда без аны, гражданнар сугышы кануннары буенча, аткан булыр идек, мөгаен Татарларның элтөредән килгән милли изелүе, авыр хәле һәммәбезгә мәгълүм Шуңа күрә дә Солтангалиевнен бөекдержавачыл шовинизмга ин беренчеләрдән булып каршы күтәрелүендә гаҗәпләнер эш юк. Боск- державачылыкка каршы тору яхшы нәрсә, әмма ул, һичшиксез, икенче чиккә— милләтчелеккә китереп җиткерә кешене. Солтангалиев әнә шул упкын читендә тора бүген. Әмма. Фирдәвес иптәш дөрес әйтә, Солтангалиев үзенә фикердәш санап хат алышкан һәр кешене гаепләү дөрес булмас иде. Үз милләтең турында кайгырту җинаять түгел. Шулай бит, иптәш Сталин (Президиум өстәленә таба борылып, ирония белән кеткелдәп көлеп ала). Юкса, безгә икенче тарафтан шәмигулловчылык, сәетгалиевчелек чире китереп бәрүе ихтимал. Милли мәсьәләләргә мөнәсәбәттә аларча фикер йөртсәк, милли төбәкләрдәге халык массалары безнең арттан иярмәс. Дошман ягына күчәр алар. Иптәш Шәмигуллов, иптәш Сәет- галиев, шуны исегезгә төшерәм, кайвакытта артык яхшы дуслар дошманнан күбрәк яманлык эшләп ташлый. Мануильскийның чыгышы да украин акценты белән сөйләнелгән «шәмигуловщинапдан ерак китмәде. Үз колакларыма ышана алмый тыңладым, чак кына үз башымдагы бөдрәләрне йолкып ташламаганмын. Хәйләкәр мәгърифәтче Сәетгалиев иптәшкә дә кагыла бу. Милли хисләргә арка куеп юлыгызны ары дәвам итсәгез, сезне дә упкын көтә. Сәетгалиев иптәш Милли мәсьәләдә һәммәбезгә гаять итагатьле, сак булу кирәк... Ниһаять, әлегәчә һәр чыгышны олы дикъкать белән тыңлап, нидер языпсызгалап утырган Сталин кымшанып алды. Торырга җыена, сүз ала. Шуны чамалап алган рәислек итүче Каменев торып баскан җиреннән кире урынына иңде. Шулкадәр югалды ки. «иптәш Сталинга сүз бирелә» дип әйтергә дә кыюлык тапмады үзендә. Сталин (залда утыручыларны берәм-берәм барлап чыкты гүя). Мин монда чыгыш ясаган кайбер иптәшләрнең аерым фикерләренә игътибар итү теләге белән тордым. Әйе. Солтангалиев иптәшнең беренче конспиратив хаты хакында ин элек ишетүче мин идем. Ул хат ни өчендер әлегәчә телен тешләп утыручы. әмма башкалардан элек һәм инде күптән торып сөйләргә тиешле булган Әдһәмов иптәшкә иде булса кирәк. Әйе, иптәшләрнең миңа булган шелтәсе урынлы. Мин Солтангалиев иптәшне чамадан тыш яклап килдем. Әйе, мин чынлап аны соңгы чиккәчә якладым һәм алга таба да бу минем вазыйфам дип беләм. Әмма билгеле бер чиккә кадәр генә якладым мин аны. Инде Солтангалиев тарафыннан билгеле бер чик узылгач, мин аңардан йөз чөердем. Беренче конспиратив хаты үк Солтан- галиевнең партия белән араны өзгәнлеген күрсәтте. Аның сүз сөреше акгвардиячеләрнекеннән кайтыш түгел. Үзәк Комитет әгъзалары хакында хат аша фикер җиткерүне башкача бәяләү мөмкинме?! һәм мин аны дусларча кисәттем. Политбюрода очраштык. Ул анда Татреспублика үтенечләрен Наркомзем җитәкчесе буларак кабул иттерергә газапланды. Татарга җир җитми инде ул... Мин кисәттем. Ә ул мине алдады. Нәкъ бер атнадан соң Әдһәмов иптәшкә басмачылар җитәкчесе Вәлидов белән элемтә урнаштыруын үтенеп икенче кат яшерен хат җибәргән Шул хакта мәгълүм булгач та Солтангалиев минем өчен партиядән читтә, советлардан читтә торган шәхескә әверелде. Ә бит мин аны якын иттем үзвакытында, аңарга ышандым. Кайбер «сул» иптәшләр аны якын итүемне әле 19 ел башларында ук охшатмыйча, кисәткәннәр иде үземне Мин Солтангалиевне партия өчен сакладым Марксист булыр дип сакладым. Аның кебек интеллигент фикерле һәм грамоталы кешеләр Көнчыгыш республикаларда сана- улы гына, гомумән, бармак белән генә санарлык — ничек итеп аның кадерен белмәскә, сакламаска мөмкин иде... Әмма һәр нәрсәнең, түземлекнең дә чиге була Ул чик җитте. Коммунистлар арасыннан басмачылар лагерена үзе атлап чыкты ул чикне. Менә ни өчен төрек илчесе аның өчен безнең Үзәк Комитетка караганда әһәмиятлерәк булып киткән икән... Әйе, үз вакытында Вәлидовны да шулай ук саклаган идем мин һәм шул сәбәпле Шәмигуллов иптәштән шелтә дә ишетергә туры килде. Төзәлер дип якладым аны да. Ахыр чиктә Шәмигуллов хаклы булып чыкты. Вәлидов төзәлмәде, хыянәг итте Шулай да партия, анын басмачылар тарафына качуын бер елга кичектереп, отты дип уйлыйм мин Ул чакта, ягъни 1918 елда. Вәлидовны юкка чыгарган булсак, бүген безнең арада Мортазин, Әдһәмов, Халиков кебек күп кенә башкорт иптәшләр булмас иде, бәлки Урыннан Халиков тавышы Халиков калган булыр иде. Сталин. Бәлки чынлап та Халиков китмәгән булыр иде. Мин Рыскулов иптәшне тыңладым Ул эчкерсез була алмады үзенен чыгышында, аның чыгышы авыр тәэсир ясады мина Мин аңардан эчкерсезлек көткән идем. Югыйсә, бит анын өендә дә Солтангалиев язган ике хат саклануы турында безгә яхшы мә!ълүм. Күрсәтмәде, димәк, ул да Солтангалиев белән идея бәйләнешендә булган Җанбасв иптәш тә дипломатик һәм эчкерсез чыгыш ясады. Ә бит Җанбаевның башка татар иптәшләр белән бергәләп. Үзәк Комитетка һәм шул исәптән мина да Солтангалиевне кичекмәстән азаг игүне таләп итеп мөрәҗәгать иткәнлеге факт. Татар иптәшләрне мин бер дигән практиклар дип беләм, әмма идея ягыннан тотнаклылык җитми аларга Фирдәвес иптәшнең чыгышы баштаи-ахырынача дипломатиядән гыйбарәт. Бер сорау туды миндә: кем кем белән җитәкчелек иткән? Солтангалиев Фирдәвес өстеннәнме? Әлле Фирдәвес Солтангалиев өстеннәнме? Мин бу сорауны әлегә ачык калдырам Минемчә, Ходҗанов иптәш яхшы сөйләде. Икрамов иптәшнеке дә ярыйсы иде. Әмма бу иптәшләрнең бүгенге Төркестан белән патша Торкестаны арасында һичнинди аерма юк, исеме үзгәрсә дә. җисеме элеккечә калды, дигән фикерләре белән килешә алмыйм Сез сөйләгән сүзләр дөрес булса, димәк, без түгел, басмачылар хаклы булып чыга Төркестан әле дә колония хәлендә икән, димәк. Солтангалиевне дә без юкка гаеплибез, ул хаклы икән бит?! Әлбәтгә. Ходҗанов белән Икрамов иптәшләр уйлап житкермичәрәк әйттеләр ул фикерне Инде, ниһаять, Солтангалиев язмышы турында Берәүләр монда үзен хәзер үк атарга кирәк диеп әйттеләр Икенчеләр хөкемгә тартырга кирәк диде Мин үзем, Куйбышев иптәш кебек үк. аны азат итү ягында Партиядә, урын, әлбәттә, аңарга булмаячак Урыннан г а в ы ш Ә ул нишләр сон? Сталин Совет эшенә яисә башка бер-бер җиргә ярап куюы бар Урыннан тавыш Ул партияне саткан кеше Сталин. Борчылма) ыз Аның кеше буларак эше беткән Политик берәмлек буларак ул юк. Тагы ни җитми? Урыннан тавыш Ул безгә чит элемент хәзер Стали н. Килешәм. Ул ят. чит кеше хәзер безгә Әмма хезмәт итсен. Урыннан тавыш. Азат итмәскә кирәк! Сталин Мин үз фикеремне әйттем Үзегез карагыз Сталин үз урынына утыра И|ьтибар итегез ул Солтангалиевне яклый Аны азат итәргә кирәк, ди тән фикерне авыз тутырып әйтүче ул гына булды Дуслары да җөрьәт итмәде ич. Троцкий да хәтта Ә залда ыгы-зыгы Канәгатьсезлек тавышлары «Генераль секретарь артык кешелекле безнең..». «Ул Солтангалиевне иске дуегы буларак кыз1ана » —дигән сүзләр. Ә икенче тарафтан «Атарга кирәк үзен, атарга» дигән тавышлар «Үзен генә түгел, һәммә иярченнәрен, яклаучыларын атарга кирәк » Бер-берләренә бармак төргә-төртә бәхәсләшәләр.. Сталин канәгать. Нинди магур тамаша оештырдылар бит әнә һичкем моның Куйбышев һәм аның тарафыннан һәр детале алдан ук уй- ланылган, рольләр алдан ук бүленгән тамаша икәнләгән уена да китереп карамый. Татарстан вәкилләренең, әнә ич, башлары түбәнгә иелгән, сулыш алмый утыралар. Әдһәмов, Җанбаев һәм Фирдәвесләр кайда? Постылармы —постылар! Милләт дип, республика дип, сүз кузгатачак кеше булмаячак моннан ары... һәм тагы да әһәмиятлерәге, Солтангалиев ягына борылып та карарга теләүче булмас. Ә инде, кем дә булса кыюлык күрсәтә икән, андыйлар белән башка урында һәм башка телдә булыр аңлашу... Залдагы ыгы-зыгыны олы канәгатьлек хисе белән күзәтеп утырган Сталин белән Куйбышевның, очраклы рәвештә генә, карашлары очрашып куйды шул мәлне. Күз дә кысышмадылар, баш та какмадылар бер-берсенә, үзара көлемсерәүләрен дә сизү мөмкин булмагандыр. Әмма аңлаштылар: «Милли мәсьәлә хәл ителде. Милли дәүләтчелек турында сүз булмаячак бүтән. Дистә һәм күп дистә еллар дәвамына чәчәк ату, гармония һәм интернациональ дуслык хакында гына булыр сөйләшүләр...» Берничә көннән соң. политик эшчәнлеген дәвам итмәү турындагы имзасын алып, Мирсәет Солтангалиевне иреккә чыгаралар. Бакчаларда алма агачлары ап-ак чәчәккә төренеп утырган 19 июнь иртәсе була бу

Реклама