РУХИ ХӘЗИНӘЛӘРЕБЕЗНЕ САКЛАУЧЫЛАР

Һәр халыкның тарихын, мәдәниятен һәм тормышын өйрәнгәндә аның фольклоры белән танышу зур урын тота Себернен төп халкы булган татарларның рухи мәдәниятен өйрәнгәндә дә бу фикер шик уятмый. Себер татарлары гасырлар дәвамында төрле жанрлардан торган бай эчтәлекле фольклор мирасы иҗат итә һәм аны кадерләп саклап килә Бу мираска аларның борынгы бабаларыннан калган риваятьләр, дастаннар, мәкальләр, табышмаклар, лирик җырлар, бәетләр, тарихларында тирән эз калдырган шәхесләрнең үз халкы кичергән төрле вакыйгалар турында сөйләкләре һ. б. жанрлар керә Себер татарлары фольклорында алар яшәгән мохит, реаль чынбарлык, халыкның тормыш-көнкүрешләре чагыла Мәсәлән, фантастик әкиятләрендә билгеле булган конкрет шартларда алар кулланган эш кораллары, кием-салым, аш-сулары искә алына Аларның бу әкиятләре һәм кайбер башка жанр әсәрләрендә мифологиясе һәм дини карашларында исламга кадәр яшәгән ышанулары калдыкларын күзәтергә мөмкин Бу әсәрләрдә сөйләм телендә күптән кулланылудан чыккан борынгы төрки сүзләрне, сүз тезмәләрен, идиоматик аңлатмаларны очратабыз. Мондый мәгълүматлар себер татарларының тарихын, телен, этнографиясен өйрәнүче галимнәр өчен бик әһәмиятле. Күренекле тюрколог В. Радлов (1837—1918) «Төрки кабиләләрнең халык әдәбияты үрнәкләре» дип аталган фәнни хезмәтенең дүртенче томын себер татарлары фольклоры үрнәкләренә багышлаган иде. Анын кыйммәтле мирасыбызны. себер татарлары сөйләшендә булган фонетик, лексик һәм башка үзенчәлекләрне саклап, академик транскрипция белән китерүе аеруча әһәмияткә ия. Тубыл-Иртеш татарларының байтак халык иҗаты үрнәкләре көнчыгышны өйрәнүче Н Катанов (1862 1922) тырышлыгы белән дөнья күрә. Бу үрнәкләр арасында: «Тубыл татарларының Күчем һәм Ермак турындагы риваятьләре». «Тубыл татарларының кыргыз (казакъ — С. И.) халкының килеп чыгышы турындагы риваятьләре», «Тубыл татарларның 1572 елда Искәр шәһәренә ислам дине таратучыларның килүе турындагы риваятьләре», «Тубыл татарларының дәһшәтле патша Тамерлан (Аксак Тимер) турындагы риваяте» бар. Тубыл татарларының Күчем хан турындагы кайбер риваятьләре, җырлары революциягә кадәр Себердә урыс телендә чыккан вакытлы матбугат («Тобольские губернские ведомости». «Сибирский листок» газетлары) битләрендә дә басылган. Совет дәверендә Себер татарлары халык авыз иҗатын җыю. аларны бастырып чыгару эшенә Хәмит Ярми. Флора Әхмәтева һәм башка галимнәребез зур өлеш кертте, шуның нәтиҗәсендә унике томлы «Татар халык иҗаты» җыелмасында Себердә барлыкка килгән фольклор җәүһәрләребез дә мәртәбәле урын алды. Мин бу мәкаләдә әнә шундый галимнәргә булышкан, асыл байлыгыбызны саклап яшәгән аз билгеле якташларым турында мәгълүматлар бирергә телим. Себердәге милләттәшләребез арасыннан революциягә кадәр үк буыннан буынга күчеп килгән зур рухи кыйммәткә ия мирасыбызны саклаучы талантлы шәхесләр үсеп чыга Шундый шәхесләрнең берсе — Ситдыйк Зәйнетдинов (1854— 1927). Фәнни җәмәгатьчелеккә Ситдыйк Зәйнетдинов төрле төрки халыклар тарихын. аларның шигъри әсәрләрен, риваятьләрен яхшы белгән шәхес буларак билгеле Төрки халыклар арасында киң таралган «Идегәй» дастанының Себер вариантларыннан берсен 1919 елда татар журналисты Н. Хәкимов С Зәйнетдинов авызыннан язып ала Ситдыйк 1854 елны Тара өязе Бохар волостенда урнашкан Аубаткан авылында (хәзерге Омск өлкәсенең Большеречье районы) туган. 1880 еллар башында ул үзенең гаиләсе белән Аубаткан авылыннан ерак булмаган Еланлы авылына күчеп яши башлый. Аның бабасы, әтисе һәм Ситдыйк 170 Һ үзе жир эшкәртү, терлекчелек белән бергә йөк ташу белән лә шөгыльләнгәннәр Ситдыйкка сәүдәгәрләр йөге белән Өркет. Томск. Төмән. Казан. Нижний Новгород. Урта Азия шәһәрләрендә һәм казакъ сахраларында булырга туры килә. Атналар, хәтта айлар буена сузылган бу ерак юлларда Ситдыйк төрле төрки халыкларның телләрен, гореф-гадәтләрен, фольклорын өйрәнә Улы Газим Зәйнетдинов сөйләве буенча. Ситдыйк абзый кызыклы вакыйгалар, тарихи шәхесләр турында ишеткәннәрен үзенең кечкенә кесә дәфтәренә теркәп бара торган булган 1947 елның август аенда Еланлы авылында. 1953 елнын маенда Омск шәһәрендә очрашканда Газим «Идегәй» турындагы жырны әтисе авызыннан 1890 елларда ишетүе турында сөйләде. Ситдыйкнын төрле төрки телләрне өйрәнүгә, үзләштерүгә сәләте көчле була. Анын хакында «Начар булса да. ана телендә укый һәм яза белгән»—дигән раслау дөрес түгел. Чынбарлыкта ул мәдрәсәдә гарәп һәм фарсы телләрен өйрәнгән, татар, казакъ, үзбәк, башкорт телләрендә яхшы сөйләшкән, шулай ук урыс телен дә яхшы белгән Ситдыйкнын якын танышлары әйтүенчә, анын искиткеч көчле хәтерендә Себер татарлары тарихына кагылган бик күп вакыйгалар турында мәгълүматлар сакланган Еланлы авылы олы буын кешеләре Әсма Шәехова. Мөнзир Исхаковлар сөйләвенчә, аның ки ran киштәсендә Әбел- газыйның «Шәжәрәи төрек» әсәре һәм татар мәгърифәтче галимнәре Ш Мәржа- ни. К Насыйри хезмәтләре дә була Үткен сүзлелегс, зиһене белән Ситдыйк Тара өязендә генә түгел, тагарлар яшәгән башка төбәкләрдә дә. шулай ук казакълар арасында да билгеле булган Ләкин аның татар мәдәнияте тарихында хөрмәткә лаек урын алуы төрки халыклар арасында киң таралган «Идегәй» эпосын яхшы белүе аркасында була. Мәгълүм тюрколог А Самойлович Ситдыйк хакында «Идегәй» турындагы риваять варианты тапшыручының ораторлык таланты аның халык авыз нжаты әсәрләрен нык саклаучы көчле хәтергә ия булуын һәм импровизаторлык сәләтен күрсәтә Бу нәфис сәнгатькә һәм үз халкы тарихына фидаиларча хезмәт итүче Көнбатыш Себер игенчеләреннән чыккан шәхеснең тормыш юлын һәм эшчән- легсн жентекләп өйрәнүгә Себер ягы белән кызыксынучы татар тикшерснүчсләре- нсн игътибарын җәлеп игүне таләп итә»1 , дип язган иде Ситдыйк Зәйнетдинов 1927 елны үлгән һәм Еланлы авылы зиратында җирләнгән. Себер татарларының рухи мәдәнияген үстерүгә күп көч сарыф иткән шәхесләр арасында Вәкил Елмәт улы Ярмәхәммәдов та (1881 1967) бар Ул хәзерге Төмән өлкәсенең Тубыл районы Торбы авылында туган Бабасы, әтисе һәм үзе дә игенчелек, сунарчылык балык тотучылык белән шөгыльләнгәннәр Вәкилнең Ярмөхәммәдовлар сөйләве буенча. XVI тасырда Күчемханнын васса гы булган татар морзасы Каранча ыруыннан чыккан Шул сәбәптән Вәкилнең бабалары Каранчаев (русча Каранаев) фамилиясен йөрткәннәр Иван IV Себер ханлыгын көч белән үзенә буйсындырт аннан сон Каранчаевлар йомышлы татарлар катламына кереп, егерме биш сл буена патша хезмәтен үтәп килгәннәр Башлашыч мәктәпне бетергәч. Вәкил Торбы мәдрәсәсендә укый Җәдид мәдрәсәсенә әйләнгәнлектән, анда дини дәресләр белән бергә гарәп, фарсы, төрки телләр, шулай ук математика, жәгърәфия. тарих һәм кайбер башка фәннәрдән дә сабак бирелә Торбы мәдрәсәсен уңышлы бетергәннән сон. Воки г ике сл дәвамында Троицк шәһәрендә урыс гимназиясендә укый Шәһәр тормышы, урыс сыйныфташлары белән якын элемтәдә булу Вәкилгә урыс телен яхшы үзләштерергә мөмкинлек тудыра Монда ул Пушкин, Лермонтовларның шигырьләре. Толегой һәм башка урыс язучыларынын хикәяләре, повестьлары белән таныша Кызганыч ки. гаиләсенең матди хәле авыр булу сәбәпле. Вәкилгә гимназиянең гулы курсын укып бетерергә туры килми Вәкил Ярмәхәммәдов Беренче Бөтендөнья сугышында катнаша, әсир төшеп, биш ел буе Германиядә яши Анда ул немец гелен яхшы үтләштер» Германиядән кан г каннан сон, гомеренең ахырына кадәр ту тан авылы Торбыда яши Илдә күмәкләшү башлаш ач. авылдашлары аны яңа оешкан колхозга рәис итеп сайлыйлар. . Вәкил яшь вакытыннан ук туган халкының авыз нжаты белән «игрок тә Тубыл татарларының фантастик әкиятләре һәм бәетләре белән кытыксына Аларны даими рәвештә жыйнап жирлс сөйләш телендә язып бара Туплаган материалларын жыентык итеп бастыру турында хыяллана Ләкин Бөек Ватан 'Самойлович A 11 Вариант сказания о Едигее и Тохтамынк Тюркозот ичехжнй сборник 1972 М . 1973 196 биг сугышы елларында аның бу материалларының күбесе югала. Шулай да Вәкилнең күп еллар бус жыйган һәм үзе тарафыннан тулыландырылган «Сихерле лампа». «Хәсән батыр». «Саран бай» һәм башка әкиятләре олы һәм урта буын якташлары арасында таралып, тулысынча халык иҗаты әсәрләренә әйләнеп өлгерә. Миңа 1961 елның жәсндә Тубыл шәһәрендә, шулай ук Торбы авылында Вәкил Ярмөхәммәдов белән очрашырга туры килде. Бу очрашулар вакытында аның авызыннан берничә фантастик әкиятне, тел үзенчәлекләрен саклап, язып алтан идем. Кызганыч ки. себер татарларының рухи мәдәниятен җанландыруда зур әһәмияткә ия булган бу материалларның әле һаман дөнья күргәннәре юк. 1920—1930 елларда Тубыл татарлары халык иҗатын үстерүгә зур өлеш кертүчеләрдән, һичшиксез. Тубыл районы Коллар авылында яшәгән Сабир Сага- чиевны исәпләргә мөмкин. Бу гади авыл кешесенең чын сатира һәм юмор хисләре белән сугарылган кыска дүртьюллыклары бик тиз арада халык арасында таралып. күпләрнең рухи милкенә әйләнә барган. Анын җырлары авылда, колхоз тормышында, җәмәгать оешмалары эшендә, көнкүрештә очраган җитешсезлек- ләргә каршы юнәлдерелә, еш кына аерым кешеләрнең кире сыйфатларын тәнкыйтьли. Әйткәннәрне дәлилләү өчен берничә мисал китерик. Колларда колхозчыларның җыелышы булып, анда элекке колхоз рәисен начар җитәкчелек итүе сәбәпле эшеннән чыгаралар. Сабир Сагачиев җыелыштан соң яңа сайланган рәискә мөрәҗәгать итеп болай жырлый: Яңа ултырган претсетател. Яхшы кылган эшеңне. Яхшы кылмасаң эшеңне Сынтырырлар тешеңне. Яңа ултырган претсетател. Яхшы кылган эшләрең. Яхшы кылсаң эшләреңне Алтын пулар тешләрең. Китерелгән юллар Колларда булган вакыйгага ишарә була. Элекке рәис колхозчылар белән талашып, тешен сындырткан булган. Колхоз рәисе колхозчы Пәткуллага ындыр табагын себерү өчен себеркеләр хәзерләргә куша, ләкин тегесе бу эшне начар башкара. Бу хәлгә карата Сагачиев Пәткулла себертке пайлайты. Правлениянең пойрыгы. Пәткулланың себерткесе Кара сыер койрыгы.— дип җырлый Илебездә үзгәртеп кору, хөррият җәелгән заманда себер татарларында да үзаң, үз халкының килеп чыгышы, тарихы, мәдәнияте, теле, иҗаты белән кызыксыну үсте. Соңгы елларда алар арасында ана телендә шигырьләр язучылар да күренгәли башлады. Шундый шәхесләрдән күп еллар укытучы һәм дәвалаучы булып эшләгән Майра ханым Фәхретдинованы күрсәтер идем. Ул 1918 елны Төмән өлкәсе Яркәү районындагы Карагай авылында туган. Балалык һәм яшьлек еллары искиткеч матур табигатьле Тубыл елгасы буенда урнашкан шул авылда үтә. Күңелендә туган җылы хисләрен Майра гүбәндәге юллар белән тасвирлый: Карагайның Тал елгасы Цылтырап аккан сулары. Карагайта үскән кысларның Сифа. матур пуйлары. Тал елгасының ярлары. Пиек төсмәрлек түгел. Карагай ауыл исемә төшсә. Я нем т үсәрлек түгел. М. Фәхретдинова язмалары профессиональ күзлектән караганда әле камиллектән ерак булсалар да. туган ягы Себернең мәңге яшел урманнары, киң далалары, зур һәм кечкенә елгалары белән илһамланып, чын күңелдән язылулары аша укучылар дикъкатен үзләренә тартып торалар. Ул Себер шәһәрләре, аларда барган зур төзелешләр белән горурлана, шул ук вакытта кайчандыр 172 гөрләп яшәгән татар авылларының « перспективасыз» саналып, хәрабә хәленә калуына, аларда гомер кичерүче карт-корыларнын авыр язмышларына кайгыра Хәзерге Тубыл шәһәре Себернен бер промышленность һәм ку льтура үзәгенә | әйләнде, берничә ел элек монда татар педагогия училищесы һәм Тубыл педагогия институты каршында татар урта мәктәпләре өчен укыту чыдар әзерләү бүлеге дә бар иде. Үз вакытында Тубылда М. Фәхретдинова укып белем алган Тубылның үсеше, анда яна биналар төзелү Майраны горурландыра ана Тубыл һәм Себер турында яна шигырьләр ижат итү өчен илһам бирә Сабир Сатачиев. Майра Фәхрегдиновалар халык ижаты хәзинәсе белән азыкланып, шуннан илһам алып, үзләре дә ижат зшено керешә Шул ук вакытта алар Себер татарлары фольклор үрнәкләрен җыюны дәвам итә һәм якташларының кадерле мирасын гомум милли мәдәниятебез үрнәкләре тупланган Казанга тапшыра бара. Себер татарлары фольклорын фәнни өйрәнү совет заманында аны җыю. эшкәртү, бастырып чыгару өлкәсендә татар фольклорчылары тарафыннан байтак эш башкарылды Боек Ватан сугышы алдыннан Иртеш-Тубыл буйларына Казаннан берничә экспедиция оештырылган иде. Бу ипләр сугыштан соңгы елларда да дәвам итте. 1954 елны Казанда күренекле азучыларыбыз Г Бәширов. А Шамов. X Ярми тарафыннан бастырылып чыгарылган "Татар халык ижаты ** китабында һәм 1959 1967 елларда Нәкый Исәнбәт тарафыннан җыеп төзелгән 3 томлык татар халык мәкальләрендә кайбер себер татар фольклоры үрнәкләре дә дөнья күрде. Татар фольклорының унике гомльп ы басылу мәдәни тормышыбызда аеруча зур вакыйга булды анда да себерделәр ижаты саллы урын били Ләкин аларда әсәрләр себер татарларының төрле этнографик төркемнәре шивәсендә түгел, әдәби телебездә тәкъдим ителде. Нөтиҗөдә. себер татар фольклор жанрларының фонетик, грамматик, лексик үзенчәлекләре бөтенләй юга гды ■ * бу хәл инде себер тагар фольклор материалларының фәнни әһәмиятен аңлау һәм эчтәлеген тулысынча ачуга комачаулык ясады Күренекле язучыбыз һәм галимебез Галимҗан Ибраһимов исә халык авыз ижаты урнәкләрсн ничек җыярга кирәклеге турында 1926 елда: «Җыйган вакытта һич нәрсәне үзгәртмәү, бозмау, халык авызыннан ничек ишетелгән, шул көенчә ягып алу беренче шартдыр Бу мәгълүмне әйтүем шуның өчен кайберәүләр моны үзләренчә чибәрләп, шомартып язалар Моның белән бөтен кыйммәте югала. Кайдан, кемнән, нинди кабиләдән, кайсы районнан алынганын, әлбәттә, әйтеп жыярга-язарга кирәк Моңын белән бер үк нәрсәнең гөрле җирдә ничек йөргәнен ачарга мөмкинлек туадыр Без. үзебезнеке дип. татар әд«<би телен кулланган кабиләләрнекен җыярга тиешлебез Казан татарлары. Касыйм татарлары, мишәрләр, ала гырлар, төмәннәр. типтәрләр Җыйганда имланы матбугатча түгел, бөтенләй тик ишетелгәнчә язмау аркасында кабиләләрнең сөйләшүләре аерылмый кала»', дигән иле Себер татарлары халык ижаты бай эчтәлекле Ләкин ул әле һаман гиешле дәрәжәдә өйрәнелмәгән Мәсәлән, себер татарларының Бөек Ватан сугышы вакытында немең-фашистларына каршы сугышларда күрсәткән батырлыкларын чагылдырган бәетләр бөтенләй диярлек игътибардан читтә калган Көнбатыш Себернен аерым төбәкләрендә яшәүче милләттәш тәребезнең. шу г исәптән «саз арты» татарларының һәм бараба татарларының фольклорларын өйрәнү канәгатьләнерлек түгел. Шунлыктан себер тагар халык ижаты материалларын жыю атарны фәнни эшкәртү һәм махсус җыентыкларга кертеп бастыру эше пгк фольклорчыларның гына түгел, тарихыбызны, этнографиябезне теләп өйрәнүчеләрнең дә актуаль бурычы булып тора

Реклама