ОЧРАШУЛАР

   Хөсән Туфан шигырьләрен мин бала вакыттан укып үскән идем Ләкин 40 XZ елларда аның шигырьләре басылудан туктады Хәсән Туфанны «халык Х\ дошманы булган икән» дип сөйләделәр Шактый еллар узды Туфан әдәбият мәйданында күренмәде 1949 елның көзендә Арча станциясендә поезд көтеп утырганда элекке Кызыл юл районы. Шура авылының бер егетен — Сәфәргалиев Мөхәммәтгалине күрдем. Ул минем белән кул биреп күреште һәм үзенең яңа гына төрмәдән кайтуын, анда шагыйрь Хәсән Туфан белән очрашуын сөйләде Мин бик кызыксынып тыңладым, соңыннан сораулар бирдем — Сәламәтлеге ничек? — Сәламәтлеге уртача. Төрмәдә кысанлыгына карамастан, һаман да шигырьләр яза. Без политик тоткыннар түгел, өйдән посылкалар, хатлар ала идек Ә алар, политик тоткыннар, өй белән элемтә тота алмыйлар Шуның өчен үзебезгә килгән посылкалардагы сохари, каклаган каз ите, бавырсак, сумса һәм башка ризыклардан аңа да өлеш чыгара идек Хәсән абый бик рәхмәтләр укый иде һәм. «Бу яхшылыгыгызны үлгәндә дә онытмам»,—дия иде Казанга баргач. Язучылар союзына һәм «Совет әдәбияты» журналы редакциясенә кереп бу турыда әйттем Тик Союзда да, редакциядә дә моңа исләре китмәде Хәтта «Совет әдәбияты» редакциясендәге бер язучы әле болай диде — Туфанның анда язып утырулары нигә кирәк"’ Безгә төрмә лирикасы кирәк түгел Халык дошманының шигырен без. мәсәлән, баса алмыйбыз. Әйе. ул заманда Сталин исән иде аның «тимер законнарын»нан куркалар иде Үтә куркыныч, богаулы-чылбырлы болганчык еллар иде Шактый вакытлардан соң Хәсән Туфан, акланып, туган якларга кайтты. Хәсән абый Туфан белән беренче тапкыр очрашу 1957 елның январь аенда, Казанда булды. Бу вакытта «Татар поэзиясе антологиясе» дигән китапны рус телендә бастырып чыгару өчен әзерлек бара иде Чөнки 1957 елның маенда Ватаныбыз башкаласы Мәскөүдә татар әдәбияты һәм сәнгате декадасы булырга тиеш иде Менә шул декадага алып бару өчен шактый калын — 89 шагыйрьнең иң яхшы әсәрләрен эченә алган китап-антология басылып чыгачак Бу китап рус теленә тәрҗемә ителеп, рус укучылары өчен дә әзерләнде. Мин, үземнең шигырьләремнең язмышын белү өчен, Татарстан китап нәшриятының матур әдәбият редакциясенә кердем Бүлмәдә, минем каршыда какча яңаклы, озын чәчле, чандыр гәүдәле кыш булса да өстенә көзге пальто кигән бер кеше басып тора иде Мине аның белән таныштырдылар: — Шагыйрь Хәсән ага Туфан.— диде Әнвәр Давыдов Мин гаҗәпләнеп Хәсән абыйга карап тордым һәм кулымны сузып күрештем — Ерак илләрне гизеп кайттым әле дә ярый, исән калдым,— дип ул минем кулымны кысты. Бу вакытта күзләремнән яшь бөртекләре чыкты Кулъяулыгымны алып, күзләремне сөртә-сөртө, Хәсән абыйны кочаклап алдым — Сезнең шигырьләрне бик яратып укый идем,—дидем һәм аның кайчан кайтуын сорадым — Кайтканына байтак булды инде,—дип, аның өчен җавап бирде Әнвәр Давыдов. Хәсән абыйга мине таныштырды — Яшь шагыйрь Инде өч китабы чыкты Хәзер мәктәп директоры булып эшли. Хәсән абый, бераз уйланып торгач, әйтә куйды: — Мин сөргендә чакта «Совет әдәбияты» журналларын кулга төшереп укыганнары арасында синең шигырьләреңне дә укыдым һем алар миңа ошадылар. Бу турыда Габдрахман Минскийга да хат аша язган идем Син шул Самат буласыңмыни инде? — Әйе, дидем мин—Шигырьләрем сезгә ошагач, минем өчен зур шатлык бу. Хәсән абый Ул яңадан сүзен дәвам итте — Яшьләрнең язганнары белән кайткан көннән таныша башладым Араларында әйбәт язганнары да бар Татар поэзиясе бик нык үскән бик шатландым!— дип Әнвәр Давыдовка карады. Шул вакытта «Антология" өчен шигырьләрне тәрҗемә итәргә килгән рус шагыйрьләре бүлмәгә керделәр һәм исән- лөшөпкүрешеп чыкканнан соң кайбер шигырьләрнең тәрҗемә итү өчен яраксыз булуларын әйттеләр Шундыйлар рәтенә Әбүзәр Түрәйне дә керттеләр Хәсән Туфан Әбүзәр Түрәйне яклады — Әбүзәрне яхшы беләм мин. шигырьләре әйбәт иде аның Бәлки, подстрочниклары начар булгандыр, карарга кирәк Подстрочникларны кабат эшләтеп тәрҗемә итәргә кирәктер Антологиягә аны кертү ягында торам мин,—диде Бүлмәгә унлап шагыйрь керде Үзара сойлөшә торгач, кичке аш вакыты җитте, иптәшләрнең берсе ашханәгә барырга кирәклеген әйтте Барыбыз да шуны гына көткән кебек чыгып киттек 'Казан- кунакханәсенең ашханәсенә кердек. Мин Хәсән абый белән бер остөлдө идем Үземнең шигырьләремне аңа укып күрсәттем Ул тыңлап утырды да кайбер шигырьләрне әйбәт диде ә кайбөрлөрен тозөтергө кушты Мин төзәтергә булдым Менә шул вакытта Әнөөр Давыдов — Хәсән ага Туфанның әдәбият мәйданына кайтуы безне бик шатландыра!— диде Мин, шул тәэсиргә бирелеп Хәсән абыйны кочаклап алдым һәм аның «Ак каен- шигырен күңелдән сойли башладым Яфрак /ары яшел ак каенга Юл буеннан аклар килделәр. . Ак каенны// ярлы авылдашын Билбавына асын киттеләр. Шагыйрьнең күзләре яшьләнде. Ул әле Әнвәр Давыдовка әле миңа карап алды да күзләрен сөртте Мин аңа бу җырны мәктәптә җыр дөресләрендә авыл клубларында концертларда бик яратып җырлавымны әйттем Хәсән абый бераз уйланып торды да болаи диде — Күптән язылган җыр инде ул Минем үземә дә ошый Музыкасын Мөсәлим Вәлиев язган иде. Утызынчы елларда бик популяр җыр иде Мәрхүмә Луиза апагыз да гел шуны җырлый иде Мин үзем дә гомерем буе шуны җырладым Хәтта кайгылы-күңелсез коннөрдә дә Ул кичне без шактый сөйләшеп утырдык Безне шагыйрь Салих Батгал фотога төшерде Бу фоторәсем әле дә альбомымда саклана Аннары да еш кына очраша идек Кайсы чакларда (ләкин сирәк кенә) үткән хатирәләр кузгала иде Хәсән абый Сталинның таш зинданнары. камералардагы пычраклык, кандала баскан ятаклар анда аунап ятучы тоткыннар турында ачынып сөйләде Аерата безгә тәэсир иткәне бернинди гаепсез, гонаһсыз тоткыннарны — Совет дәүләте очен кулларына корал тотып дошманнарга каршы корөшкән кешеләрне әдәбият хезмәткәрләрен. артистларны юристларны атып үтерүләре турында ачынып сойлөве булды — Сәгать төнге бердә атылырга тиешле тоткыннарны камерадан чакырып алып китәләр иде Барпы-юкпы иске-москы әйберләрен алып чыгарга кушсалар. аларның күзләреннән яшь чыга Кайберләре безнең белән елап саубуллаша иде Төрме ишегеннән чыкканда -Яшәсен Сталин!-—дип кычкыручылар да була иде Без. тоткыннар, андый фанатикларны кызгана идек Менә әле дә уйлап исем китә без тоткыннар -даһи- Сталинга ышана, аны фанатикларча хормөт итәбез ө ул палач безне аттыра, гаиләләребезне кан-яшь түктерә иде Башта мин дә атылу статьясы белен утырган идем соңыннан — Мөскөүдән ун елга тормегө утыртырга дигән карар килгәч кенә исән калдым Бу сүзләрне әйткәннән соң Хәсән абыйның күзләре яшьләнде Ул авыр сулап сүзләрен дәвам итте — Кеше өчен гомер бик кадерле1 Минем атылу статьясы ун елга төрмәгә утыртырга дигән хөкем карары белән алмашынып килгәч шатлыгымнан ела дым Кеше ун ел утырырга мөмкин, ләкин бу әле үлем түгел Әнә шул вакытта ук мин. гонаһсыз тоткыннарны бәлки акларлар да әле дип уйладым Иа хода ул елларда нәрсә генә уйламадык без! Ач утырсак та киләчәктә безне аңларлар. гонаһсызга утыручыларны аклап, бу таш капчыктан азат итәрләр, дип юана идек. Сугыш башлангач -Үзем теләп алгы сызыкка китөм-,—дип берничә гариза яздым. Гариза хат белән җибәрелгәннән соң -Кайчан фронтка җибәрерләр икән? ---------------- дип уйланулар алгы сызыктан — хәрәкәттәге армиядән шигырь ләр язып җибәргәннән соң Казандагы шагыйрь иптәшләрнең хәйран калып ул шигырьләрне укулары, кулга алынган -халык дошманы- Хәсән Туфан сугыш кырларында йөри икән, ут эченнән — окоплардан шигырьләр язып җибәргән, дип баш селкеп уйлануларын төшләремдә күрә идем. Шуны тоткын дусларыма сөйли идем Тәрәзәгә карап кызарып кояш чыгуларын моңланып күзәтә идем һәм үземне хәрби кием кигән, бүрегемә кызыл йолдыз таккан солдат итеп күз алдыма китерә идем. Әйе. тоткынлыкта төрле уйлар килә иде. Фронттан кайтып, кызым Гөлгенәне алдыма утыртып, башыннан сыйпап утыруларым да күз алдына килә иде... Шагыйрь Гали Хуҗи Казандагы завод газетасы каршындагы әдәбият түгәрәгенә шефлык итте. 1966 елны ул безне Хәсән ага Туфанны. Мәҗит Рафиковны һәм мине шул түгәрәктәге яшь язучылар белән очрашуга чакырды. Хәсән абыйны бөтен зал кул чабып, аякка басып каршылады. Ул татар әдәбияты турында кереш сүз әйтте һәм үзенең яңа язган шигырьләрен укыды. Халык аны хормәтләп озатты Кайткан вакытта бергәләп трамвайда кайттык. Яңа әсәрләр язуыбыз турында сөйләшә торгач, үзебезнең тукталышка җиткәнебезне сизми дә калганбыз. Трамвайдан төшеп җәяү генә киттек. Урамның икенче ягында фотография бар иде. Шунда килеп җиткәндә мин сүз башладым: — Хәсән абый, бер истәлек булып калыр, әйдәгез әле, фоторәсемгә төшик. — Дөрес әйтәсең. Самат Дөньяны белеп булмый, иртәгә бәлкем йә мин, йә син булмас. Ә фоторәсем мәңгелек истәлек булып кала.—диде Хәсән Туфан. Мәҗит Рафиков та бу фикерне хуплады һәм без өчәүләп фоторәсемгә төштек. Менә ул рәсем: Рәсемдә: (сулдан уңга) Мәҗит Рафиков. Хәсән Туфан һәм Самат Шакир. 1959 елның май аенда Казанда чуваш әдәбияты һәм сәнгате атналыгы булды Безгә чуваш язучыларыннан Педер Хузангай, Ильбек Мигулайе. Александр Калган. Алексей Афанасьев. Стихван Шавлы. Николай Евстафьев. Василий Краснов-Аслы һәм башка иптәшләр килде. Язучыларның Тукай исемендәге клубында чуваш, татар һәм рус телләрендә чыгышлар булды. Чуваш артистлары үзләренең популяр җырларын җырладылар. Иртәгесе көнне без кунакларны Аккош күленә алып бардык. Кунаклар Аккош күленә килгәч, андагы гүзәллекне, татар язучыларының дачаларын карап йөрделәр, язу өчен матери аллар алдылар Аннары бергәләп сөйләшә-сөйләшә чәй эчтек. Шунда ук шигырьләр укылды, истәлекләр сойләнде. Соңыннан Казанга кайттык Кунакларны - Казан- кунакханәсенә урнаштырып, үзебез җәяү генә Бауман урамы белән киттек Шул чакта фотография яныннан үтеп бара идек язучы Габдрахман Минский болай диде — Бер истәлек булыр, дуслар, әйдәгез әле фотога төшик Аның сүзенә барыбыз да кушылдык һәм фотографиягә кереп карточкага төштек. Бу күңелле һәм шатлыклы вакытлар әле дә онытылмас истәлек булып йорөк түрендә саклана Бу фотода (rh i ш Говоров \K.IH Туфан, ГабдрахмаМ Минский, Геннадий Пиуи/кин Икенче рвгпта Нури Арсланов hou Сачат Шаки

Реклама