ӨЧ АЯКЛЫ АТ

Рәшит абый Хисамов истәлегенә Ычкындык, болай булгач! бамбо-бимбо Сама-рана-сама» Нәкъ кирәк мизгелендә генә телдә ярала һәм бары тик үзе генә төшенгән бу сәер ымлыклар өермәсе «Кузгал Сәгатең сукты».—дигәнне аңлата иде. Нәзек чаукалыктан каерып кораштырылган. сылап агартылган, бер үк вакытта әйбер-сәйбер кирәк-ярак саклана торган кәжәнкә ихтыяҗын үтәгән өйалдының боздай салкын җир идәненә аяк очлары белән генә басып, малай тәрәзә аша урамга капланды — әйе. Зөлхиҗә әбисе күздән югалган иде Тормышның мең табы, мең тимгеле белән чуарланган һәм чит-читлөрен пәрәвез оясы челтәрләп беткән бу кул яссуы гына пычрак пыяла өлгесе аның өчен хәзер дөньяда иң таза иң садә, ягъни чиксезлекнең үзенә әйдәүче иң якты юл башы иде Ниһаять! ■Мбамбо-бимбо Сама-рана-сама» «Ашыгырга кирәк» Малай яшен тизлеге белән кәжәнкә почмагына атылды аннары, шикләнмәсеннәр, дип. оек-чабаталарын тартып чыгарды Аяклар күз ачып йомганчы кып итеп калды Менә ул өсте киҗеле ашъяулык белән капланган агач чиләккә уң кулын тыкты һәм кинәт, утка пешкәндәй, кире тартып та алды «Урлашам түгелме9 !» Соңгы оч көн эчендә инде ничәнче тапкыр көйдереп куя иде аның күкрәгән шушы куркыныч тойгы Әмма алга куелган максат вөҗданның мондый газапларыннан югары, күпкә югары иде шул Малай күзләрен чытырдатып йомды һәм чиләккә сул кулын чумдырды, гүяки аның өчен уң кул кадерлерәк, гүяки сул кул уңы өчен дә аның үзе өчен дә җавап бирми — чиләк төбеннән түм-түгөрәк кара ипине кармалап алды да тышка атылды Болдыр аша гына сикереп, ике-өч омтылыш белән абзар лапасына ияргә атлангандай атланды һәм кышкылыкка печән кертә торган өн аша сәндерә караңгылыгына чумды Мондагы караңгыда Кәбир. песи сыман, ныграк күрә иде монда, ни дисәң дә. үзенә генә билгеле булган сихри даирә монда, әгәр тагын да Айдар ХӘЛИМ (1942) - шагыйрь. прозаик, җәмәгать зшлеклесе. татар, башкорт Ләм рус телләрендә чыккан дистәдән артык китап авторы Хәзерге кондә Чи 11ы<>а чиш М ачыграк итеп әйткәндә өч көн буе җыештырган хәзинәсе саклана Малай, ат сыман, бер генә тынга колакларын шомрайтты барысы да тәртиптә, бугай Ул икеләтә игътибар белән тынлыкка йотылды Бер Ике Өч Ниһаять, астан, абзарның аргы почмагындагы араннан Бамбукның шактый тигез тын алышын, вакыт-вакыт борын тишекләре белән фырылдап. коерык кыллары белән һаваны кыеп, чебен-кигәвен кууын һәм иң мөһиме — авызлык тимерен агач араталарга тидергәләп үлән уртлавын ап-ачык абайлагач, күңеленә җылы йөгерде Кыек почмагыннан санаганда өченче бәпкә тапкырыннан былтыргыдан калдык печән астыннан, капчык сөйрәп чыгарды Җәһәт кенә элмәген ычкындырды Капчыктан төен өстенә төен булып ялганган иске дилбегә, чуклап үрелгән кыска каеш чыбыркы, камчы килеп чыкты Алар гынамы? Золхиҗә әбисенең карбазына төшеп, нәкъ утыз ике данә бәрәңге чәлдергән иде ул Шунда ук тоз. бер кап шырпы чүпрәккә торелгән пәке һәм үзе генә белгән тагын бер торгәк бар иде Тагын да аныклык очен әйтсәк бәрәңгеләр кырык сигез иде Под- аука кадәр зур чиләк Өймәләмә Авырга китәр дип уйлады Кәбир Дүрт көнгә сигезәр бәрәңгедән куйды атына дүрт, үзенә дүрт Калган уналты бәрәңгене алырга базмады Чынлап та авырга китәчәк шул Их. көче җитсә, чамасы булса, бәрәңгене Кәбир әллә күпме төягән булыр иде дә бит1 Инәсен ничек кенәләр куандырган булыр иде' Югыйсә. Золхиҗә әбиләрендә бу байлык җитәрлек Монда. Димтамакта. ачлык аларның Бүләгендәге кебек барысын да кырып себермәгән Ипекәйләре бар. бәрәңгесен инде сойлөп тә торасы юк Әмма җәяүлегө янчык та авыр дигәндәй, малай моннан да артыгын күтәрә алмам кадерле азыкны ярты юлда ташлап калдырырга туры килмәгәе дип борчылды Кәбир ипине капчыкка тыкты Кечкентәй генә ике бәрәңгене капчык почмакларына шудырып, бауны тарттырып бәйләде дә капчык авызын кысып чалды, иокне аркасына киде һәм бауларның ике канатын күкрәк турысына китереп төйнәде Иңнәрен киереп, баскан урынында сикергәләп карады йөреп карады Болай уңайлы гына кебек Әлегә арканы бимазалап, төртеп торган нәмәстөкәе юк кебек Камчыга охшаган кыска чыбыркының сап бавы боҗрасын уң кулына кидерде һәм. сул кулы белән дилбегәне эләктереп аска, түбәннән югарыга ургылган яктылык ташкыны аша сәндерә авызына—җиргә сикерде Көтелмәгән дөпелдәүдән өркегән Бамбукның күзләре аларып китте һәм ул бер якка янтаеп куйды Аннан, малайны күздән кичереп. -Ә-ә син мени әле, дус кеше?»—дигәндәй тынычланды һәм борынын янә яшел үләнгә тортте — Мин бу. Бамбук мин Кәбир гомер буе күрмәгәндәй бер сагыну белән атның муенына килеп сарылды Башы белән ялбыр ялларына сыенып, кечкенә куллары белән аның муеныннан, күкрәкләреннән сыйпады Бу иркәләүдә ялвару күбрәк иде шикелле Гүя бер җан. бер тән булып атка сеңешкән Кәбирнең куллары, онытылып, аска шуды һәм менә алар ниһаять, күкрәк битләвендәге каты ярылар белән капланып, кутырланып килгән ярага кагылгач, бөтен тәненә салкын тир бәреп чыкты Хыял дөньясыннан кырыс чынбарлыкка кайтып, малай шундук айныды Карашы Бамбукның сөян кабыгы белән кысып бәйләнгән алгы уң аягына төште Абзардагы башка бихисап хуш испөр барысы да юкка чыкты — танауга авыр дару исе килеп бәрелде -Нигә һаман мыштырдыйсың91 - Кәбир аран баганасына бәйләнгән тезгенне чишә башлады Юк юк ул һич кенә дә Бамбукның аксак икәнлеген исенә төшерергә теләмәгән иде Киресенчә, малай үзенә бу хәлне онытырга боерык биргән иде Кулларын әйтер идең1 Әйе. ничөме-ничә якты көнне карайткан ничәмә-ничә караңгы төнне кайгысы белән яктырткан, ничәмә-ничә авылны. кешене, барысыннан да бигрәк инәсен, Кәбирнең үзен, туган-тумачаларын хафаларга салган, дусның дошман, дошманның дус белән буталу хәленә җиткергән шушы яралы ат аягына игътибар итәрмен дип һич кенә дә уйламаган иде Ул гынамы, үзенә бирелгән акыл һәм хис белән бер хәерсез сәгатьтә шырт итеп өзелгән бердәнбер буынның аяк кадәр аяк. ат кадәр атны, кешеләр кадәр кешеләрне буынсызландыра, тарката. аера алмавында үзен ышандырырга тырыша, шуның рас чыгачагына инанып, күңелен күтәрә иде Инәсе түккән күз яшьләре хакына булса да төзәлергә тиеш иде бит инде ул бичара буын, билләһи газыйм!.. Кәбирнең уйларын сизенгәндәй, байтал утлыктан үлән чемчүеннән туктады һәм аңа таба борылды Аранның бик тә саран яктысында атның күзләре күксел-зәңгәр ут булып яна. Алар гүя: -Йомшарма, Кө- бир,» — диләр Хәлиткеч омтылыш белән малай Бамбукны авызлыклады тезгенне муенына чалып, ирләрчә бәйләде. Дилбегә очының тимер каптырмасын йогән боҗрасына зеңк итеп каптырды һәм Бамбукны тышка яктылыкка әйдәде — Кузгалдык, малкай. Әмма малкай кузгалырга ашыкмады Ул, бөтен авырлыгын арт аякларына салып, башын югары чөйде, дилбегә кылдай тартылды — кояшта каз канаты кебек кипкән, җилләгән, үз авырлыгын үзе дә сизмәгән малай Бамбукның күкрәгенә килеп чөпөлде Аны абзардан үз ихтыяры белән алып чыгып булмаячагы көн кебек ачык иде Дилбегәне бушата төшеп Кәбир атның янбашына чыбыркысы белән берне тамызып та алды Сау-сәламәт чагында чыбык һәм чыбыркы ише касәфәтне күзенә дә чалындырмаган, ул гына дисезме, бия булуына карамастан авыл сабантуйларында үзе тудырган балалары — чабышкы айгыр-ала- ша белән ярышларда да еш кына җиңеп чыккан Бамбук хәзер инде кайдадыр читтә, туган ягыннан еракта бәлагә очрап, ниндидер чебенле алачыкта михнәтле көннәр һәм төннәр кичергән карт бия Бамбук әле шушы мизгелдә үзенең якташы-авылдашы булган чәкүшкәдәй генә малай актыгының үзен шулай чыбыркы кайнары белән кимсетүенә гарьләнеп булса кирәк, баскан урыныннан җан ачуы белән өч аяклап алга ыргыды һәм. үзе артыннан малайны да өстерәп, яшел бәпкә үләне баскан ишек алдыннан ачык җил капка аша җан-фәрманга урамга бәреп чыкты. Төшкелектән соң яңадан ялан хезмәтенә таралган авыл урамында адәм әсәрен дә күрмәссең Авылның аргы очындагы ерак чишмәгә суга киткән Золхиҗә әбисе кайтып килмиме, дип, Кәбир артына борылып карады Юк. күзгә чалынмый иде көянтәле кеше Бик һәйбәт Тик менә июнь томрасында оеган этләр генә, тояк тавышыннан уянып, бимазалый башлады малайны: капка асларыннан тавышсыз-тынсыз гына чыгалар да. бөтен авылга дау куптарып, күңелләре булганчы озата баралар • Ниһаять этләрнең дә тамагы тыгылды Менә авылның очына да чыгып киләләр Алда, сул кулда, тимерчелек һәм тавык фермасы биналары Әгәр боларны да үтсәк, инде чынлап та кайтыр юлга чыгабыз. дип уйлап алды Кәбир Көтмәгәндә генә нәкъ әнә шул ике арадан эт көтүе ябырылды Кәбирнең тонган колагы ачылып китте. Эт кенә түгел иде болар Муса бабасы әйтмешли, җәһәннәм сандугачлары. Тавышларның колакка ачыктан-ачык аерымлануына караганда, бу өер тоташ бер гаиләдән тора иде. күрәсең — анда маэмайларның бабалары да, ата-инәләре дә. балалары да. хәтта оныклары да бар иде Кәбир артына борылды Өернең алдыннан тешләрен ыржайтып, өрәөрә, башмак кадәр бурзай аның эзенә үк басып килә ләбаса! Балтырдан ук амалап ала дигәндә генә Кәбир аңа чыбыркысы белән селтәнде — Пш-шол! Ләкин соң иде инде Барысы да яшен тизлегендә булды эт аның үкчә очасыннан тешләп алды Сеңергә кайнар без тыккандай итте Һәммәсе дә буталды Юл читенә сары ука булып сибелеп үлән чирткән каз бәпкәләре, юлның нәкъ бугазына чыгыл җим эзләгән һәм җан-фәрман чабып барган Бамбуктан өркеп, читкә пырхылдаган тавыклар. ферма читәненә басып, көпәкөндез бер дә мохтаҗсыз тамак ярган әтәчләр Әрнүне оныттырып, аякта бушаганлык сизелде Бурзай киндерәне өзгән, чабата, менә төшеп калам менә төшеп капам дип өлтери калган иде Ләкин бу коллыктан котылудан куанган малай һич сер бирмәде -Бара алганчы барыр Чабата да булдымы байлык1 - Юлның Усылы елгасына борылган тәңгәлендә Кәбир соңгы тапкыр авылга борылып карады Әбисе күзгә чалынмады Болай да артык борчылучан. болай да артык чәүчәләк, юкка-барга көяләнүчән әбисенең өлегә булса да белми торуы яхшырак -Авылдан чыкканчы гына түз. малкаем Аннан дүрт ягыбыз — кыйбла- Яралы аягын җиргә тиде- рер-тидермөс кенә чатанлап, дөресрәге, өч аягында ыргыган Бамбук һич тә туктарга уйламый Елганы шәйләгәч. Бамбук тагын да кызулаткандай тоелды Сусаган булса кирәк, дип уйлап алды Кәбир Юк. ялгышкан ул Җил тегермәнедәй күкрәк сулышы белән гүелдәп, барлык көченә килгән ат. шул ук куәт, шул ук омтылыш белән малайны да өстерәп, кичүгә ыргыды һәм су чирканчыгыннан ләззәтле пошкырып ниндидер кеше аңламас ыңгырашу авазлары сагыну катыш аһ-зар аһәңнәре иҗат итеп, аргы ярга барып та чыкты Су тәңкәләре өермәсендә калган Кәбир, кичүдән кем ярдәме белән шулай җиңел үтә алдык икән, дип үзе дә аптырады Малай тагын артына борылып карады Аны хәзер Зөлхиҗә әбисе түгел, Соры Бүре үзе куа чыккан төсле тоела -Бүре барыбер корбанының башына җитә улым.—дигән иде Муса бабасы, ул аксак байтал белән юлга чыгарга рөхсәт сорагач — Бугазлаган малының канын эчә алмаган икән, димәк Соры Бүре малны барыбер эзәрлекләячәк Тозөлсен малкай1 Үзең дә ит кундыр бераз Бу хакта әбиеңә чыгара күрмә, йокысын югалтыр' Малай моңа һич кенә дә ышанмый Кайдан һәм ничек кенәпәр эзләп тапсын инде аны Соры Бүре? Картлар алар куркыту өчен арттырып сөйләргә яраталар инде Нинди рәхәтлек, нинди җиңеллек! Алда — таулар, чиксез офык, артта — дала һәм өрем исе' Димтамак читлегендә берничә көн ятып, җиләс һавага чыккан һәм моңа кадәр ул юньлерөтле игътибар да итмәгән әрем исенең бу кадәр җанга кадерле һәм ләззәтле икәнлеген гомерендә беренче тапкыр тойгандай булды Әнә, аскы яклап, бодрә таллар карт өянкеләр һәм шомырт туйралыклары арасыннан богөллөр ясап, Усылы елгасы үз дулкыннарын вак чуерташлар остеннән кайдадыр Ырынбур далаларына тәгәрәтө-тәгөрө- тә күздән югала бара Озакламый, уң ягына пәке белән уелгандай тигез таулар тезмәсен култыклап. Кәбирне туган авылы Бүләк аша агып бу якларга килеп җиткән Сабыр елгасы каршылаячак Кошлар моңы чикерткәләр чекердәве кайнап торган бу хәтфә үзәнлектән ипле чакрымлап юл үтеп. Сабыр Усылыга килеп кушылдым дигәндә генә, сабырлыгын югалтып кинәт кенә уңга борыла һәм Артыш таулары артындагы Димгө барып коя Гүя. бу ике елга озакламый далага әйләнеп тигезләнәчәк соңгы тауны бүлешә алмый үпкәләшкәннәр дә шулай бер-бөрсенә арка белән борылган килеш, мәңге ут күрше булып тыныч кына яшәп яталар Иңнәренә шул ук ефәк таллыклар, колмаклыклар чормаган Сабыр килеп чыккан тәңгәлдә юл икегә аерыла Дөресрәге Бамбук белән Кәбир титаклаган зур таш юл район үзәге Кыргызга китә ә тар гына, меңләгән ат һәм кеше табаны белән тапталып козгене хәтерләткән юл. кара тасма булып олысыннан аерыла да туп-туры көнбатышка. Көбирләр авылына юнәлә Байталның бу юлдан кайтканы юк. Килгәне генә бар Таныр, чамалар микән? Әгәр танып, туган якка үзе борылса, малай бер хәвефсез кайтып җитәчәкләрен юрап куйган иде Көне буе барлык тереклекне эссе табада аяусыз кыздырган кояш баш түбәсеннән күпкә түбәнәйгән һәм офыкка чумарга әзерләнгән сыман Әмма аның мунча ташында кызуы байтак иде әле «Күз бәйләнгәнче Кәрешкә барып җитәргә һәм анда кунып та чыгарга» Илле чакрымлык юлны ул дүрт көндә үтәргә дип бүлгәләп куйган иде Бамбукның ялда туплаган мае исәбенә /чирле булса да, атның совхозда үткәргән көннәрен ял дип уйлый иде Кәбир/ беренче көнне, ягъни төштән соң, унике, икенче көнне унсигез, өченче көнне унике дүртенче көнне сигез чакрым үтеп, авылларына кайтып керергә тиешләр Кәрешкә — нәкъ унике чакрым. Мондый тизлек белән барсалар, бәлки Тушкырга да җитәрләр әле! Кәбир җиң очы белән тирен сөртеп алды Беренче тир Карашы байталның янбашына төште. Анда аксыл-сары тоз тимгелләре сытылып чыга башлаган түгелме? Йөрәге жу итеп куйды «Яндырып үтермим тагын». Әмма Бамбукның тизлеген киметми алга баруыннан күңел күтәренке иде Монда килгән чакта, Кәрешне чыгып, яңадан Сабыр үзәнлегенә төшкәч, туктап, арбаларына яшел печән чабып салганнар иде алар. Коелып бармасын, дип. инәсе үлән учмаларын эчкә тыккалаштырды, чит-читләрен чыпта белән бәйләштерде дә. өстенә бишмәт салып: «Сузылып ят, улым, арыгансыңдыр»,— диде Даңгордык арбада гел утырып килеп, буыннары утыракланган мәлләрдә җиргә сикереп төшеп, арттан йөгергәләгән Кәбир, аруын арымаса да, инәсенең тәкъдименә каршы килмәде — башын барган уңайга куеп, печәнгә сузылып ятты һәм кел- тертәп кенә йөгерткән җайга бербер артлы ачылган манзараларны күзәтеп бара башлады. Күзен йомса, кирегә, артка барган кебекләр Ачса, иң әүвәле Бамбукның сул як ботындагы төзәлеп килә торган яра күзгә ташлана Гүя. ниндидер албасты шул төштәге сум итне: «Кая әле. тәмле микән9»—дип чеметеп алган Авыл халкының сөйләве буенча, имеш, Бамбукның сугышта алган ярасы эзе бу Бәлки, дөрестер дә. Совхозга юлга чыгар алдыннан ат биләргә дип баргач, ат караучы Сәми бабай үзе үк өйтмәдемини9 «Мәтри. малай, Бамбукны яхшылап караң! Ул безнең бердәнбер пашпортлы атыбыз!» Шулай, атларга да пашпорт бирәләр микәнни? Ә кешеләргә бирмиләр Әнә, Гадел абыйсын былтыр Сталинабад ягына бәхет эзләргә чыгып киткәндә пашпорт бирмичә күлме интектерделәр! Кыргыз юлына тузан төшермәде Тәүдә бригадир Бөкебаш Галләм урак өсте бетсен, көзге чәчү бетсен, урман эше бетсен, дип интектерде, аннары персидәтель Зәйнетдин абзый спрафкы бирми йөдәтте, аннан яздан ук әле чәчелмәгөн-чабылмаган игенне таларга килгән упалнамуч җәфалады абыйсын, аннан учаскавай милициясе. аннан пашпорт өстәле Әйтеп бетерерлекме? Бамбукка килгәндә аның пашпортын карар әле Кәбир авылга кире кайткач Тик кемдә саклана икән ул? Сәми бабасындамы, Бөкебаш Галләмдәме, әллә көнсөләрдәме? Тирә-юньне күзәтеп, үз алдына уйланып барган уңайга йокыга киткәнен сизми дә калган ул Бер мәлне һаман да шул арба келтердәөеннән уянып, күзләрен ачса —йә. хода' — Кояш! Аның бу кадәр зур кояшны күргәне юк иде. Колач җитмәслек алтын табак булып күкне һәм җирне тоташтырган ул. Гүя җир йөзендә бу кояштан башка бер нәрсә дә юк урманнар һәм таулар аның эчендә, хәтта Бамбук та шул кояш эченнән юрта Дугадагы боҗра да кояш эчендә зеңгелди. Күзнең явын алган бу алтын табак эри һәм аннан тетелгән ялкын яулыклары җиргә, инәсенең чәчләренә коела Ә якынлыгын әйт, якынлыгын! Рәис абыйсының ХТЗ тракторы сыман үкереп, өскә менеп килә бу кояш Малай алтын табакны тотып карамакчы булып кулларын сузды Юк, тоттырмый иде бу могҗиза! Кызык, әнисе күрә микән бу 56 тамашаны? Күрсә, нигә эндәшми? Малай арбаның ал рәшәткәсенә аякларын терәп утырган инәсеннән сорап куйды — Бу якта кояш нигә алай зур, инәй? Инәсе, күрәсең, бөтенләй игътибар итмәгән булган Шуңа күрә ул бу гадәттән тыш хәлне бер дә исе китмичә аңлаткандай тоелды — Бу инде безнең кояш түгел, улым Дала кояшы бу, Ырымбур кояшы Монда сызгырсаң, әчесе Домбау, Шарлыкларга кадәр ишетеләчәк Сизәсеңме, монда һавада да икенче тәм — җитлегеп килгән арыш тәме9 Кәбир арбага басты, танавын киерә биреп, иснәде ләкин һавадан һич кенә дә -җитлегеп килгән арыш исен» тота алмады Кояш чынлап та аптыраткан иде малайны Бәй. Ырынбур даласының үз кояшы бар микәнни? Арышлы, икмәкле кояш9 Ә безнең кояшның бәрәңгесе дә юкмы9 Аларга бит мәктәптә бөтен җир йөзен бер генә кояш җылыта дип өйрәтәләр Менә күрше авыл Көртәлегә бишенче класска баргач, бу хакта сорар әле ул укытучылардан Хәер, ул бишенчене быел ук тәмамлаган булырга тиеш иде Өстенә киеме булмагач, дүртенчедә ике ел утырды Кышын бер пинжәктә мәктәбенә йөгереп барды, йөгереп кайтты Малайның бу мизгелдә Зөлхиҗә әбиләренә кунакка барулары хәтергә төшкәч, ни кадөре куанганын күрсәгез иде1 Унике яше өстендә булып, аның бит әле туган авылыннан читкә чыкканы юк Ә монда — илле чакрымга1 Җитмәсә — кунакка1 Бәрәңге көткәнгә— бәлеш! Җитмәсә, үз атың белән Җитмәсә атаклы, лашпортлы Бамбук белән Авылда аны еш кына -Туры бия» дип кенә җибәрәләр -Бурлы бия» дип тә атыйлар Охшамый бу исемнәр Кәбиргә Бамбукка җитә буламы? Үзе матур, үзе серле Ә нәрсә ул Бамбук9 Кем тапкан кем кушкан? «Колхозда тырышып эшләгәнеңне искә алып кына бирәбез сиңа ат,— дигән инәсенә персидәтель Зәйнетдин абзый—Ат белән кунакка йорер заманмы? Печән өсте, урак җитеп килә Ә биз сиңа атның да ниндиөн тапшырабыз — пөрвай режимда, савнаркум паюгы ашаганын Башкалары белән барып җитә алмаячаксың син, ярты юлда күтәртәчәкләр » Сәми бабасы да, Зәйнетдин абзыйсы да дөрес әйткән Җилдереп кенә ята Бамбук Дилбегә очы күрсәтүгә дә адымын ешайта малкаең Чакырып хат язуы очен Золхиҗә әбисенә рәхмәт Инәсенең бер туган апасы ул Башкортстан белән Ырынбур чигендә урнашкан совхозда яшиләр Бай яшиләр Әнә бит ничегрәк кенә язган хатны әбисе1 Кичен, эштән кайткач, болдырга төшкән ай яктысында укыды аны инәсе Безнеңчё язылган булса. Кәбир аны шатырдатып үзе дә укып чыккан булыр иде Юк. гарәп хәрефләре белән чуарланган иде кәгазь Аптырады Кәбир Хәреф дигәнең таяк тек таяк, чалгы тек чалгы инде, әмма укыла' Ярты гына бит кәгазьдә күпме кадерле, серле сүз мөһим хәбәр1 - Дөньяныкы дөньялыкта калмасын иде кем, бик тә сирәк күрө- шәмез»,— дип язган иде әбисе — Без барып чыга алмыйбыз, сез дә килә алмыйсыз Мәгълүм улуынча, җизнөң һаман да шул трахтырында эшли, ялан-җирлөр безнең ифрат та зур, унбишәр чакырымга сузыла Атналап ятып эшлиләр Мөмкин улса, сеңелем, язгы кыр эшләре бетеп, кон җөйгә сарыккач. Кәбир улымны да утыртып /Әйе. Кәбир улымны да дип, атап әйткән1 / безләргә килеп чыксаңыз, күрешер һәм эч серләрен бушатыр идекемеэ Белүемезчө. туган якта тормышның бер дә рәте-чираты юк икән Бәрәңге һәм игеннәр былтыр да уңмаган икән Халык ачлыктан җәфалана дигән хәбәрләр йори Безнеке ходайга шөкер, кара булса да. ашар икмәкемөз, саварга сыерымыз бар бәрәңгене. кишер-чогендерне әйтеп тә торасы юк Килгән хәлдә бер-ике капчык бәрәңге, берәр пот он. бераз атланмай алып китәр идеңез » Менә кешеләр ничек кенә чирттерә' Бер-ике капчык бәрәңге берәр пот он. атланмай Күпме яңа җир-сулар. авыллар, кешеләр күрде Кәбир бу сәяхәттә' Капка төпләре йә шомырт, йә өянкеле, салам түбәле, өйләренең тәрәзә төпләре кына гөлләре белән ялкынланып утырган, үзләре исә Сабыр елгасы буйлап сузылган татар, йорт аралары да яланнары кебек иркен, өйләре еш кына ихатасыз, кыексыз, урыны-урыны белән бөтенләй бакчасыз башкорт, кыйшайган читәнле вак тәрәзәле чуваш, бакчаларында Кәбирнең туган авылында күзгә-башка да күренмәгән кы- яр-кәбестә үстергән, йә сирень, йә сәрби куаклары арасыннан зәңгәрләнеп күренгән кахул авыллары аша үттеләр Дуңгыз дигән малны Кәбир үз гомерендә беренче тапкыр кахул авылы Колосовкада күрде Балалары белән баткакта мыркылдаган дуңгызларны ком белән ышкып чистартылган жиз самавырларга охшатты ул. Бамбук артыннан тотам да калмый йөгергән малайның күз кабагын нәрсәдер чеметтереп алды Ат тоягы астыннан очкан ком-таш кәтрәсе булды, ахрысы Ул тагын тирен сөртте Кайдан килә бу кадәр тир?! Кырыкмыш тайлар муенына тагыла торган кыңгыраулар тавышы ишетелгәндәй булды Малай сагайды Юк ла. тоелган гынадыр. Бары алсу шәфәкъ кенә тау кырлачларына һәм агач башларына эленеп ялкынлана, түбәндә, аның белән янәшәдә бар дөнья куе шәмәхә төскә кереп дулкынлана, кичке каралык рәвешенә иңеп, куерганнан-куера бара, ә кояш исә һаман күзен кызартып, офык читенә үрмәли Алда өч аягы белән лап-лоп килеп чапкан өч аяклы ат, аркасында, үз җаен алып, бушый һәм шулай ук лапылдый башлаган капчык, ә артта — баюга барган кояш Авызын киң ачып. Кәбир кайнар һаваны уртлады. Ул сусаган иде Татырланып кипкән аңкавында чак-чак телен әйләндерде. Күкрәктә нәрсәдер әчетте Ул ачыкканлыгын тойды Менә хәзер туктап, капчыктагы кара икмәкне умырып алсаң икән дә бит! Авызы селәгәй белән тулды Юк. Бамбук әле туктарга уйламый да. Дилбегә кинәт уңга тартылды Малай уңга янтайды, сөрлегеп егылудан чак кына котылып. Бамбукка укталды — ат таш юлны ташлап, уңга—алар кайтачак бәләкәй юлның нәкъ үзенә каерган иде Шатлыгын эченә сыйдыра алмый, кычкырып җибәргәнен сизми дә калды — Мбамбо-бимбо! Сама-рана-сама! Үзе генә аңлаган телдә әйтелгән бу сүзләр хәзер инде бөтенләй икенче, ягъни -Ычкындык болай булгач. Бамбук!-—дигәнне аңлата иде.. Без алай түгел идек Рәхәт җиләс җил исеп куйды ӘЛЛӘ туган оясына якынайганга, ӘЛЛӘ бер аягы оекчан булганга, аның табаннарына бу юл аеруча йомшак, аеруча сөйкемле һәм үз тоелды Иң курыкканы кинәттән хәлсезләнеп, егылып калу иде Бу — үлем белән бер Әгәр мондый куркыныч яный башласа, ул капчыкны ташлап калдырачак. Курыкканга куш дигәндәй, ат гыжлап тын алгандай тоелды малайга Бот асларыннан һәм янбашларыннан, чөгер- мәкләнеп. боҗра-боҗра күбек чыгып оча Вакыт-вакыт пошкырынып, тын юлларын лайлалы күбектән тазартып ала. Өч аяклы гарип атның мондый рәвеш мондый тизлек белән бара алуы аның өчен илаһи бер могҗиза, галәмәт бер сер иде Мондый гамәлдә һич тә кайта алмас, дип ат өчен курыккан Кәбир көтмәгәндә үзе өчен курка башлады. Туу белән буразнага төшкән, ат белән бергә үскән, кем әйтмешли, ат белән бер кашыктан ашаган һәм бер бишектә йоклаган авыл малайлары арасында -Өч аяклы ат чаба аламы?» дигән бәхәс купса, Кәбир, белмим, ничегрәк җавап биргән булыр иде икән? Юкка бирмәгәндер бит табигать атка дүртенче аякны? Ул аксак атларның авыл урамыннан сикер- 58 гөләп барганнарын күргәне бар иде барлыкка, ә менә бу рәвешле чапканын юк. юк! Ә ул чаба Ничек кенә чаба әле! Өч гамәлдән тора иде ул гүя төүдә Бамбук, төен кебек төйнәлеп, бар авырлыгын арт аякларына сала, аннан, күтәрелә төшеп ыргый, авырлыкны алгы сул аягына төшергән арада ниндидер бер газаплы ыңгырашу эһелдәүләр белән иңрәп яралы аягын җиргә тидереп ала һәм бу гамәлләр яңадан кабатлана Кеше акылыннан мәхрүм булган ат, тере җан аксыл рәшәләр аша кешеләргә хас акыл һәм сизенү, аналык тойгысы белән туган ягына ашкына иде Ачыклыкка чыктылар Юл. баш кысып яткан арыш басуына килеп керде Күп тә үтми, юлда җигүле ат күренде Фурман үрәчәсенә ике яклап утырып алган кешеләр чатанлап ыргыган ат артыннан чапкан малайга сәерсенеп карап тордылар да, тоттырмаган атны тотарга ярдәм итәбез дип булса кирәк Кәбирләр юлына аркылы ташландылар Ат күкрәк көче белән ажгырып, читкә тартылды һәм Кәбирне тагын үзенә суырып алып, арыш басуы аша яңадан юлга төште Шул мәлдә бәкәлен нән читкә очкан ниндидер аксыл нәрсә күзгә чалынды Арыш сабакларына кыршылып яра бәйләме кайрысы-ние белән чыгып очкан иде «Дилбегәгә асылынып, тыерга, туктатырга мәллә? Юк. бара алганчы барсын.» Урыны-урыны белән зәңгәр чәчкә, кара солы баскан арыштан барган уңайга Кәбир башак сыдырып алды да шунда ук авызына, кабып, чәйни башпады Көчсез иде. төерсез иде шул башак Шулай да барыбер ярыйсы барыбер азык ишарәте аннан урман-су, сазламык җир тәме килә, ашказанын кытыклап, баллы сөт сытыла Читтә тәрәзәләренә шәфәкь ялкыны капкан Софиевка хуторы күренде -Биш чакырым үтелде.— дип уйлап алды малай— Кәрешкә кадәр тагын җиде чакырым калды- Аяклар авырайды Гер тактылар мәллә югыйсә? Хәлдән таеп егылганчы йөгерәчәк ул Янып йолдызга әйләнәчәк кибеп шәүләгә калачак, әмма туктамаячак Малкай гына чыдый күрсен ходаем Ул җиргә карап йөгерергә карар итте Алга карасаң, офыкның моңсыз чиксезлеге күңелне төшерә Малай хисап фәненнән шәп иде Ул исәпләп тә чыгарды, әгәр һәр метрны ике атлап үтсә. Кәрешкә кадәр ундүрт мең адым Ундүрт мең талпыну — Бер Ике Оч Кырык дүрт Кырык биш Йөзгә җиткәч тә, малай яңадан бергә өйләнеп кайта торган булды Әйе. бердән, икедән, очтөн башлана икән дөньяны танып-белү Дөнья кешене аермый, дөнья һәркемне кешелек бишегендә тигез ярата. тик өнө шул кешеләр үзләре кемне нинди бишеккә салалар нинди теләкләр теләп, нинди җырлар җырлап үстерәләр — шунда гына икән аөрма Теләсә нинди бишектә дә өнә шушы иң зарури иң гади һәм иң шөхсәнө саннарның — бер, ике. өчнең такка да җөпкә килү мөмкинлеген үз аяклары белән атлап, үз күзләре белән күреп үз куллары белән тоеп тәрбияләнүе шарт Беренчел тормышның иң кадерле, иң мөкатдәс боҗрасы дүрт шарттан тора Шушы дүрт шартның берсе җитешмәсө. боҗра өзелә һәм мәңге ялгана алмый Нәрсә ул бер? Атасыз яшәп кара Малай атасыз яшәп карамый — яши Атасы сугышка киткәндә аңа нибары бишенче генә яшь иде Бикташ тавына кадәр йөгереп озата бардылар алар аталарын Каршылый гына алмадылар Сугышның нәкъ азагында, кайдадыр Татра дигән тауларда һәлак булды ул Нәрсә ул ике? Инәсез яшәп кара Нинди бәхет — аның инәсе бар Менә әле ул инәсез яшәп карый Тормәдө утыра әле инәсе Җиңелме Кәбиргө? Үзе белә Нәрсә ул оч? Бертуганнарыңнан башка яшәп кара Өлкән абыйсы Гадел былтыр бәхет эзләп. Урта Азиягә чыгыл китте Уртанчы абзыйсы Рәүфне быел кыш ФЗОга алып киттеләр Бирәсе килмәде инәсенең Абзыйсының да барасы килмәде Силсәүитпәр аны хөкүмәт куша дип. чанага бәйләп алып киттеләр Сабыр күперенә кадәр ишетелеп торды унбиш яшьлек абзыйсының йөрәк ертып елаган тавы шы Нәрсә ул дүрт? Бердәнбер дуссыз, дуслыктан башка яшәп кара Менә ул әле шул дусыннан, аның дуслык тойгысыннан мәхрүм. Сагынды, их сагынды ул Харис ахирәтен! Җиңелме? Үзе белә Мең булыр өчен тугыз йөз туксан тугыз берне, нәкъ әнә шул бердәнберне көтеп, исәптән читтә тора. Инде мең булган тугыз йөз туксан тугызга җылыну һәм тамагын туйдыру өчен тагын да шул бер бердәнбер шырпы кирәк Бер учак Их. бу -бер-пәрдән торган бердәмлек боҗрасы! Миннән дә бәхетле юктыр, дип әйтергә ярамый — башкалар турында борчылу кирәк. Миннән дә бәхетсез юктыр, дип өзгәләнергә ярамый — башкаларның хәленә керү, сагыну, тагын да шул күңел яктылыгы кирәк Их. бу яктылык! Яктылык әнә шул намус, бишектән алган әдәп микъдары, күрәсең Тәүдә мең дәүмәлен өйрәнеп, соңыннан кирегә— бергә таба санарга өйрәнү бердән башлап санарга өйрәнүгә караганда читенрәк Әмма шушы гади хакыйкатьне исәпкә алмаучылар да очрый икән тормышта Бу инде күңел күзенең әвәлдән үк мең дәүмәле белән сукыраюыннан киләдер Әдәп микъдары — язмыш яктысы. Патша да. кол да кешенең халәтен аңлый алырга тиеш. Бу сыйфаттан мәхрүм булган патша да, кол да рухи һәм матди канэчкечлек чире белән авырый башлый. Хәерчегә дә язмыш яктысы — аң кирәк. Аң исә саннар нисбәтенең ran килү-килмәве белән билгеләнә Менә әле бер аягы чабаталы, бер аягы оекчан килеш, тир тозы белән көмешләнгән киндер күлмәктә, кыршылып, изрәп беткән малю- скин чалбарпинжәктә, аркасына авыр капчык асып, кара юлдан җилкән кебек агарып чапкан малай, ни кадәре кискен хәлдә булса да. үзен һич кенә дә бәхетсез санамый иде Аның бөтен теләге һәм ышанычы— якты күздә Кәрешкә барып егылу, берәр кеше почмагында төн кунып чыгу Кайдадыр җитез тимер кошлар — корыч самолетлар гөрләп якты һаваларны яра. кайдадыр җитез ак кораблар якты дәрьялар гизә, кайдадыр тепловозлар күкрәкләре белән киңлекләрне коча, аларның барысында да үзен мәңге тере булачак итеп тойган якты күңелле кешеләр, ә кайдадыр әле өстенә үлән дә шытып өлгермәгән каберләр, иртәгә нәрсә белән тамак туйдырырбыз дип кара төнгә каршы күзләрен йомган, хәрабәләр эченнән якты көнгә атлыгып караган тома ятим сабыйлар, кайдадыр китапларда һәм киноларда гына күрә алган якты Кызыл Мәйдан. Кремль. Спас манарасы йолдызы — ә монда Сабыр дигән кечкенә елга үзәненнән капчыгына утыз ике бәрәңге һәм бер бөтен икмәк салып, илен, туган җирен, кешеләрне, ахыр чиктә үзен аңларга тырышкан малай чаба. Җир шары әйләнә Җир шары белән бергә ат. атка дилбегә белән бәйләнгән малай да әйләнә Алда да. артта да. уңда да. сулда да — Ватан. Ватан, Ватан. Гамәлдә малай бик бәхетсез, хәтта ватанлы ватансыз җан иясе иде Зөлхиҗә әбиләренә кичләтеп, көтү кайткан мәлдә килеп җиттеләр. Әбисе лапас астында мал карап йөргән булган, күрәсең. Ачык капкадан трактор чылбыры салган дүңгәләкләрдә дыңгырдап килеп кергән арбаны күргәч, әбисе җәһәт адымнар белән ишек алдына чыкты һәм. ниһаять, ерактан ук танып алып, кулларын җәеп җибәрде: — И-и ходаем! Күрер көннәрем бар икән! Кулындагы савыты төшеп китте, аяк астындагы кош-корт, сабырсызланып. җимгә ябырылды Апа белән сеңел, озак очрашмый торуларына карамастан, сабыр гына күрештеләр. — Көш-көш-шу!—дип куды аяк астында кайнашкан кош-кортны Зөлхиҗә әбисе—Кеше белән сөйләшергә форсат бирми, бирән тамаклар!.. Арбаны лапас баганасына кадәр илтеп терәтеп, атын тугара башлаган Кәбиргә дә чират җитте: — Балакаем, килдеңме9 — Әбисе аркасыннан сөеп алды — Әйдә күрешик инде Кара, ничек кенәлөр үсеп киткән безнең Кәбир ә. Сания9 Олыларыннан хәбәр-хәтер бармы соң? Инәсе җавап бирергә олгермәде Урамнан ихатага 50—55 яшьләр чамасына чыккан, моселман кешесенә генә хас сакал-мыек тәрбияләгән башына кара түбәтәй кигән карт килеп керде — Сезнең бәхетегездән әнә жизнөгезнең дә өйдә чагы туры килде!— Зөлхиҗә әбисе шатланып кычкырып җибәрде — Муса, кунаклар килде бит Муса бабасы инәсе белән куш куллап күреште Кеткелдәп көлеп тә алды Көбир бабасы елмайганда бит алмаларында мөлаем чокырлар хасыйл булуына игътибар да итеп олгерде Аннан ул малайны кочагында оерелдерде — Урамда кыйнап китсә, танымассың' Безнең ише Бохара ялкавын көтеп тормаган, атны тугара да башлаган маладис1 — Әйе. җизни, үсте Еллары гына тыныч булсын —Инәсе горурланып алды —Хәзер олылар белән рәттән Акчуннан симәнә ташый — Акчуннан9 ' Җитмеш чакрымнан9 ! — Бабасы аптырагандай итте.— Китереп бирсәләр нәрсә булыр иде ул симәнәне Шаян кеше икән бабасы Китереп бирерләр бирми ни' Тот капчыгыңны Ул арада хатын-кызлар ойгә кереп китте — Әйдә булмаса, мин дә тугарышыйм улым Кәбиргә җылы йогерде Аңа -улым- дип эндәшкән ирләр сирәк Бабасы атка якынлашты һәм. упкын алдына туктаган кебек аптырап калды Төсенә, сөлектәй килеш-килбәтенә, маңгаендагы кашка йолдызына карап торды да. мыек астыннан гына мыгырданды — Бурлы бия Сөбханалла, сөбханалла Исеме ничек соң? Әйе. бурлы шул Бамбук Хәтта янып торган кызгылт бурлы Кәбир- лөрнең пычак кайрый торган беләүләре дә шундый төстә — Аның исеме — Бамбук! — Без үскәндә андый исемнәр юк иде улым Аркалыкны ыңгырчактан бушатып камыт бауларын чишкән арада карт, Көбир сизмәсен дигәндәй, саклык белән генә атның сылу гәүдәсен ниндидер төсмерләүләр аша тикшерә чагыштыра, күз карасына керердәй булып, нидер эзли, кемнедер чакыра, йолдыз кашканы көрәктәй куллары белән иркә сыйпап, укына, ниндидер йола башкара иде Атны тугарып, абзардагы эчке аранга бәйләгән һәм аңа арбадан яшел печән кертеп салган арада Кәбир йорт-җиргө хуҗаларча караш ташларга да олгерде Дүрт ягы саманнан, алгы ягы каен чаукалыгыннан каерып ясалган тирө-якка данлыклы Күлләр акбуры белән агартылган оидө шактый оста хәстәрлекле кул белән бөтәйтелгөн абзар-кура бакча билендәге мунчада — барысында да тозеклек һәм чагыштырмача муллык сизелә Лапас астында кышкылыкка богеп куелган чана табаннарын. тәгәрмәч тугымнарын кайрылары каезланган тәртәлекләрне күреп, малай бабасының тракторчыдан бигрәк балта остасы икәнлегенә үз күзләре белән ышанды Әйе, һичкенә дә югалып калмаган шул бабасы Югыйсә инәсенең -Кешекарага лыкылдыйсы булма' ----------------- дип кенә соипәгәне хәтердә Уты зынчы еллар башында Муса бабаларын кулаклыкта гәеппәп. балала- рыниләре белән кышкы суыкта өйләреннән оекчан куып чыгарып Акчунга озаталар, имеш Инәсе ягыннан картинәсе белән картатасын да озаталар соргенгө Йортларын тартып алалар Хәзер анда көнсәләр Кәбир бөлә ат дворының каравыл йорты — картатасының келәте Мәктәпнең алгы ягы Муса бабасыныкы Сугыш беткәч кайтардылар карт аталарын Ул акылыннан язган иде Ә менә Муса бабалары нишләптер кире авылга кайтмады Сөргеннән котылгач алар менә шушы совхозга килеп урнашканнар икән Инәсенең авылда ике бертуган абыйсы да бар Ләкин алар йорешмиләр Берсе урман каравылчысы икенчесе дәүләт келәтләре хуҗасы Байлар. «Алар әтәй-инәйдән баш тарттылар, шуңа күрә генә котылып калдылар»,—дип сөйләгән иде инәсе Кәбир- нең атасы ягыннан туганнары сугышта кырылып бетте Алардан чыпыр- тап торган балалар калды, өлкәннәре исә ике туганнары Кәбирне «кулак калдыгы» дип күзен дә ачырмый. Әллә инәләре котырта? Һич кенә дә аңламый Кәбир кем була ул кулак? Баймы? Бай булса, эшләмичә баеганмы9 Нәрсә. Кәбир дә баймы? Атасы ягыннан үз кар- татасы белән картинәсе дә юк Алар инәсе килен булып төшкән нигездә бергә яшәделәр 1943 елның кышында булса кирәк, колхоз атларын караучы картатасы атлар эчергәндә коега төшеп үлде Аны ыргак белән тартып чыгардылар. Гәүдә зөп-зәңгәр боз пыяласы эчендә иде Атасының үлем хәбәреннән соң картинәсен өянәк сукты. Бераз урыннан торалмый ятканнан соң, ул да вафат булды .. Инәсенең сөйләвенчә, Муса бабаларының мәсхәрәсенә шул Бөке- баш Галләмнәр гәепле. имеш Кәбир монысын да аңламый: нигә куарга кирәк булды икән авылдан шундый алла бәндәсен? Балта осталары һәм тракторчылар аларның үз авылына кирәкмәде микәнни? — Атны сугарып килик мәллә, улым? — Юк. Усылыны кичкәндә суны мул гына чүмерде — Шулай ук мул гына чүмердеме?—Бабасы хәйләкәр елмаеп, тагын сорап куйды:—Бүтән эчмәсме? — Эчмәс — Малай хуҗаларча кырт кисте—Дымлы үлән белән аркасындагы тозын сыдырсак кына — Кхе-кхе-кхе —Бабасы ләззәтләнеп кеткелдәде—Әйдә, сыдырып төшерик булмаса Озын юлдан соң тын алып китәр, малкай Малай йөгертеп бер чиләк су алып килде. Җиң очларын сызганып, яшел үлән учмасын сулы чиләккә тыгып, икесе ике яктан атның сырт биләмәсен, янбашын юл тузаны, тир һәм тоз утырымнарыннан арындыра башладылар. — Карап-карап торам да. син ат колагыннан чыккан бәндә күренәсең, улым — Ат колагыннан?—Малай шаркылдап көлеп җибәрде.— Кеше ат колагыннан чыга ди мени? — Күрәсең, чыга. Ат җанлы кешеләрне шулай диләр — Бабасының авыр уфырганы ишетелде — Галләм нихәлдә соң9 Исән-саумы? — Бокебашмы? Исән булмый, нәрсә булсын аңа — Хәзер аны шулай атыйсызмыни? Элек аны коммун Галләм диләр иде.— Карт бераз тын торды — Бурлы бия нәселе бармы соң әле сездә? Үзенә күрсәтелгән игътибардан һәм гәүдәсен били барган сафлыктан иркәләнгән Бамбук йөгән тимерен утлык читенә бәрә-бәрә сусыл үлән умыра иде Нинди бурлы бия турында сүз барганлыгын төшенеп бетмәгән малай җавап бирергә ашыкты: — Бар1 Нишләп булмасын, ди Стаханов колхозында да, Клим Ворошилов колхозында бар диләр бу биянең нәселен Инәсен былтыр гына иткә озатканнар, имеш Безнең колхозда Бамбукның ике баласы бар — алашалар! Әйе! — Безнең Бурлы бия нәселе түгел микән, дип әйтүем,—диде карт.— Бигрәк кенәләр охшаган — Юктыр ла,— дип кырт кисте малай—Бамбук фронттан кайткан ат Әнә ботәшкән ярасы да бар!—Ул кул яссуы белән яра өстеннән сыпырып куйды— Безнең авылда бердәнбер пашпортлы ат ул. Первай режим, савнаркум паегы — Алай икән Алар абзардан чыкканда урамнан шаулашып бер төркем малайлар узды Телләре Кәбиргә аңлашылмады — Бездә урыслар күбрәк, улым Иртәгә танышырсың әле Усылыда бергәләп су керерсез, ходай кушса Балык тотарсыз Бездә балыклар— менә! — Бабасы кулларын җәеп җибәрде Шомарып беткән таш баскычлар, җир идәнле ой алды — кәжәнкә аша алар ойгә үттеләр Мондагы һава Кәбирнең һушын алырлык тәмле исләр белән тулган иде Иң беренче итеп күзе тошкән нәрсәләр — куерып килгән караңгыда келт-келт итеп йореп яткан ике герле сәгать һәм үз-үзенә мыгырданып торган -кара эшләпә- иде Мондый сәгатькә бер аптыраса, малай кара эшләпәгә ике аптырады ырадиу дигәннәре шушы икән! Аларның авылында бит сәгать дигәнең бары тик мәктәптә генә бар. анысы да бер генә герле Кайда ди ул ырадиу1 — Нигә караңгыда утырасыз7 — Бабасы ишек катындагы ниндидер кара сәйләнгә басты һәм бөтен ой эче ялт итеп яктырып китте Мич тирәсендә кайнашкан әбисе дә шунда сәке читенә кунаклаган әнисе дә нурдан коендылар — Електрмы бу. Муса бабай? — Әйе, електр. улым Яшиләр, менәтерәк1 Малайда нәселләре өчен горурлану тойгысы туды Шундый ырадиу-електрлы туганнары бармы аның яшьтәшләренең? Бар ди пычагым’ — Шул урыс такмазасын баса төш әле бераз.— дип кояләнел алды бит алмалары алсуланып киткән әбисе—Әллә нигә бер күрешкән туганым белән иркенләп сойлөшимче. ичмасам Муса карт сәке остенә менеп, кара эшләпәне авызлыклый бирде Табын уртасында хуш исле йомшак бодай икмәге, кызыл бөрлегән һәм чия салып кайнатылган сары май җиләк кайнатмасы, ул гына дисезме— бөр таба йомырка тәбәсе һәм куырылган балык, сөт өсте салынган куе чәй — болар барысы да Кәбир күрмәгән оҗмах ризыклары иде Малайның кыстатмаганын күрсә дә. әбисе кыстаган булды Әбисе кыстагач. Кәбир йомырка тәбәсен бөтенләй үк урынына менгезеп куйды Корсагы гөп итеп калган малай, ниһаять, амин тотып, сәке читенә шуышты Көне буе тулганып арыган малайның колагына олылар сөйләшкән сүзнең һич кенә дә кызыгы юк иде Аңа кәҗәнкәдәге агач караватка урын җәйделәр Йомшак түшәк һәм инде киләсе елга бәйләп куелган каен себеркеләр хуш исе кочагында Кәбир татлы хыялларга чумды Их. белсәләр иде дуслары аның ни кадәр бәхетле икәнен! Менә ул иртәгә Усылыга атын сугарырга барачак Таныш түгел рус малайларына атын мендереп караячак Күп тә үтми, ләззәтле хыял диңгезендә йөзгән Кәбир тирән йокыга талган иде инде ... Кинәттән нәрсәдер дөбердәде, челпәрәмә килде Йокысыннан айный алмаган малай күзләрен тырнап ачты һәм үзенең кайда икәнлеген исенә төшерә алмый азапланды Тирә-як дом караңгы Ишек алдында, абзар тирәсендә кычкырышкан тавышлар ишетелде — И ходаем, харап кыналар булдык1 Бу әбисенең тавышы иде Дөпелдәтеп мылтык аттылар — Фонарьны алып чык дим фонарьны1 Бабасының тавышын абайлап алгач та малайның йокысы табан астына качты Яшен тизлеге белән юрганны атып ташлап ул тон салкыны алган ташлар аша тышка атылды — Балакаем, атыбызны бугазлады бит' Ихата тутырып үксегән инәсе аны үзенә тартып алды дигәндә генә Кәбир таш булып абзарга ыргылды — Бамбук!!! Бөтен мал-туар почмактан-почмакка ду килеп өерелгән абзарда нәрсәдер аңлау мөмкин түгел иде Кем нәрсәне бугазлаган? Кинәт аран эченнән ат үзәкне өзеп кешнәп җибәрде — Исән? Бамбук!! — Фонарь, улым, фонарь! Тынычлыгын тәмам югалткан һәм бер-берсен таптап, караңгыда капкага юл эзләгән маллар арасыннан, яңа гына ләпәшкән сыер пәрәмәчләренә бата-бата, малай тышка ташланды Өйдә нәрсәдер гөрселдәп ауды Тупсада аңа каршы булган Зөлхиҗә әбисенең кулыннан фонарьны тартып алып, ул үз юлын үзе яктыртып, яңадан абзар караңгылыгына чумды Абзар эче соргылт якты белән зәгыйфь кенә җанланды Кәбирнең күргәне җимерелгән аран, кан эчендә җан биреп яткан сарык һәм бер якка сәер янтаеп басып торган Бамбукның тилергән күзләре иде — Тизрәк пычак! Әбиең җылы су да китерсен!—Аран эченнән бабасының карлыккан тавышы ишетелде.— Инәңне тынычландыра күр .. Йөрәге тотты бугай Шулай икән шул. Әбисе аның күкрәген уа һәм салкын су белән маңгаен чылата. — Тынычлан. Сания сеңелем. Без күрәсен кеше күрмәс — Башымны төрмәдә черетәчәкләр. Түтәй!.. Аһ!.. — Иной, ат исән!—дип кычкырды пычак эзләгән арада Кә- бир.— Атка бер нәрсә дә булмаган... Һәм пычакны кулына кысып, ул чыгып та тайды. Ул абзарга кергәндә гадәти булмаган мылтык тавышыннан уянып, күрәсең, күршеләре дә җыелып өлгергән иде Сарыкны ашык-пошык чалган арада Муса карт булган фаҗигане тырыша-тырмаша аңлатты: — Булка пришел Как пришул? Лежал-лежал да инде, абзарда ыштуты ниладны, хадун ходит И лошад сильны кричал, думал, нүҗәли снова вулка пришел Зимой гына пришел бит, мәйтәм Ягненка жрал. Сикереп торам, ружье брал да сарайга, ничауа не видат. ягненка закричал, лошаль закричал, и я ничауа не видал Капканы открывал, а там вулка навозный укна прыгал, а я ружьедан — шарт!.. Кәбирнең бабасына ачуы килә башлады Бамбукны караган юк ә ул һаман «вулка» да «вулка»! — Повадился, значит?—диде арадан берәү.— Надо что-то предпринять. мужики Караңгы почмакта дерелдәгән аттан дерелдәү Кәбиргө дә күчте. Ниһаять, фонарь яктысы Бамбукның башын яктыртты Әле һаман да ярсуын баса алмаган, бүре киткәч кенә бүре куарга җыенган кешеләргә «Нәрсә беләсез соң сез?» дигән сыман гасабилык бәлән карап торган байтал аңа күргәзмәгә карагандай караучылардан җирәнгәндәй итеп башын югары чөйде һәм тагын да кешнәп җибәрде Атның күзләрен күреп тетрәнде Кәбир алар кан белән укмашкан ике зәңгәрсу йолдыз иде Малайга бу тирәлекне саран фонарь яктысы түгел, шушы ике күз яктырткандай тоелды Ял һәм муен тирәсеннән шуып, нурлар күкрәк атламасындагы ярага килеп кадалды, байтал тиресен җыерды Бүре тешләренең эзе ярылып яткан төштән кул яссуы кадәр ит умырып алынган иде — Бугазны бирмәгән, малкай.—диде күршеләреннән кемдер Абзар эче кан һәм чи ит исе белән тулгандай булды. Бүренең тырма сыман тешләре белән өзгәләнеп, эчтән кансырап һәм кызарып торган яра тирәсенә кеше куллары кагылгач, Бамбук тагын тәнен җыерып, пошкырып куйды. • — Почему он так странно стоит? — диде Әндри /рус абзыйның исеме шулай икән/—Освети-ка низ. Муса агай Әйе иң зур бәла алда торган икән шул Бамбук алгы уң аягына баса алмый иде Әле Муса бабасы белән атны җеп сыман энәдән үткәреп тикшергән күршесе Әндри абзый әйтүенчә, бүре белән якалашкан чакта ат аягын утлыкка тыгып сындырган, йә булмаса буын сеңерен өздергән булырга тиеш Икенчеләр фараз итүенчә, ат кешедән һәм эттән кала иң акыллы һәм иң сизгер җан иясе ул абзарда малларны пыран-заран китергән җанварның чынлап та бүре икәнлеген исеннән сизгән һәм үз-үзенә урын таба алмый, аранны җимереп, мал-туарны коткарышырга чыккан, имеш Бераз әл-хәл алып, абзарга чыккан инәсе бу сүзләрне ишеткәннән соң, Зөлхиҗә әбисенең иңенә асылынган хәлдә, өзлеккән караңгыны үзе артыннан өстерәп, өйгә кереп китте Кәбирнең миендә нәрсәдер ялт итеп яктырды, анда гүя яңа кояш кабынды Бу яктыда бар дөнья ап-ачык күренгәндәй итте Җир белән күк, тау белән үзән, ут белән су арасында гына түгел, хәтта үзенең йөрәгендә дә ниндидер төп, гомерне күтәреп торган авырлык җебе өзелгәндәй итте һәм ул җеп тиз генә ялганмаячак иде Әндри абзый бер мәлгә генә югалып торды да, иңенә кыр сумкасы асып яңадан килеп керде Әйтүлөренчә, ул мал духтыры икән Иң тәүдә күкрәк атламасындагы яраны эшкәртте Башкалар тынычсызланган Бамбукны тотып тордылар Аннан Әндри абзый ярага бармакларын тыгып, аны ниндидер зәңгәрсу-көрән эретмә белән юды Чүпрәккә кара май, аның остенө он сыман дару сипкәннән соң. өйдән шикәр комы соратып алып, шунысын да өстәде Тетелеп тошкөн тирене урынына җөпләп, дарулы чүпрәк белән каплады һәм дилбегәне бот астыннан, муеннан чалып, яраны бәйләде Бу мизгелдә Көбиргә Әндри абзыйдан да кадерле кеше юк иде — Как-то надо затащить,— диде Әндри абзый Ирләр аран бүрәнәләрен бер почмакка өеп куеп, Бамбукны күтәреп диярлек аранга керттеләр Әндри абзый ничек кенә тырыштырып караса да. байталны аягына бастыра алмады Аның аңлатуынча аяк сынмаган, бәкәл тамыры өзелгән булырга тиеш Иртәгесен, дөресрәге, көн тугач, тагын да ачыклана төшәр Ул сумкасыннан икенче бер әшәке исле май алып, бәкәлнең тояктан югары тәңгәленә сөртте һәм Муса бабасы ярдәмендә кысып бәйләде, аннан сөян кабыгы белән коплөп, өстеннән кереш белән дә тарттырды — Ногу надо будет прогревать горячим песком, Муса агай — Аннан татарчалап өстәде—Тоз билян да ярай, понял? — Храша, Эндри, храша Бамбук үлән чемчегәндәй итте Күршеләр таралыштылар Алар артыннан Муса бабасы белән Кө- бир дә ишек алдына чыкты Офыкта күкәй сарысы кебек таң саргаеп килә Күк йөзе авыр болытлардан арынып, эре һәм якты йолдызлары белән җемелди Кинәттән генә абзар артындагы оянке яфракларын шыбырдатып, саба җиле исте. Кәбирнең кулбашлары тартышып куйды ■— Бар, улым, кереп ят булмаса Малай таш тупсага утырды Кәҗәнкәдән ниндидер савыт алып чыгып, бабасы яңадан абзар эченә кереп китте Үз ялгызлыгыннан үзе шомланган Көбир аның артыннан абзарга кергәндә Муса карт нидер укына-укына почмакларга һәм дивар буйларына нәрсәдер сибә иде — Нишлисең, бабай? — Ә-ә, син мондамыни әле9 — Бабасы аңа борылып карамыйча, эшен дәвам итте—Абзар иясе яраткан малын убырга бирмәс артыннан эзләп килер, ди Борынгыдан калган йола буенча абзар иясенең күңелен күреп, тоз һәм орлык сибөм. балам Әгәр Бүләктәге абзар иясе малын убырга бирмәгәч, нигә соң уп гына түгел, Усылы абзары иясе дә Бамбукны убырга бирде9 Малайның зиһенендә башмактай зур Соры Бүре пөида булды Малай тышка чыгып, яңадан таш баскычка утырды Озакламый урынында оеп барган Көбирне инәсенең тавышы сискәндерде — Кереп ят. улым Җан биргәнгә җүн бирер әле Нишләтәсең Бокөбашлар кулында инде безнең язмыш Әйдә, кереп ят Кәбирнең инәсен кочаклыйсы, әллә нинди иркә сүзләр белән юатасы, атның төзәләчәгенә, ә Бөкебашларның аларга бернинди явызлык та эшли алмаячагына, аннан, үскәч, үзенең көчле дә, акыллы да, эшчән дө булачагына ышандырасы килде — тик тән хәрәкәтсез, тел исә йозаклы иде. Ул инәсенең тагын да күңеле йомшарып, елый башлавыннан курыкты. Инәсенең күз яшеннән дә газаплырак нәрсә юк иде аңа бу тормышта. Инәсенең күз яшен күрүгә, гүя. аның төненә чабырткы чабыртып чыга һәм тәнен меңләгән энәләр белән чәнчи башлый. Үзенең дә күзенә яшь бөрә Малай ирләрчә түзем саклап, суынган урынына кереп ятты Күзләрен йомуга алдына тагын да инәсе килде Үзе белән янәшәдә, эчке якта булуына карамастан, ул аны сагына иде. Атасының үлем хәбәре килүен яхшы хәтерли Көбир 1945 елның февраль суыклары иде. Укытучы Маһирә апа атасының яудашы язган русча хатны татарчага тәрҗемә итеп укыды Иң элек Гадел, аннан Рәүф абыйсы елый башлады. Маһира апаның « Словакиянең МодриКамень дигән шәһәрчеге янында. 503 нче биеклектә батырларча һәлак булды», диюенә инәләре яулыгы белән битен каплап, кәҗөнкәгө чыгып китте Аның артыннан картинәсе юнәлде Менә шунда гына елый башлады Кәбир Моңа кадәр нык торган Маһирә апалары да, өйдәге бар нәрсә — буш чөйләр дә, учагы сүнгән казан да, почмактагы кәҗә бәтиләре дә елый иде сыман. Озакламый картинөләре урын өстенә ятты Юнле-рөтле тәрбия, дәва булган хәлдә, бәлки ул яңадан аякка да баскан булыр иде Картинәсен җирләгәннән соң өй бушап калды Ачлыктан шешенеп, кабер якасына җиткән Көбирне күрше авылда ач балалар өчен оештырылган приютка алып киттеләр... Кырык алтынчы елның җөен шунда үткәреп кенә исән калды малай. «Атыбыз савыгыр, артык бетеренмә,— дип юатты ул эченнән инәсен.— Ул бит ни дисәң дө ат! Бөкебаш та әллә-ни кыра алмас Нишләп бәйләнә ул аның инәсенә? Монда нинди әйтелмәгән сер бар? Алар бит атны бүре авызына үзләре илтеп тыкмаган!» Тормышлар да рәтләнер, дип уйлады ул. Рәтләнми булмас. Әнә. Гадел абзыйсыннан ниндирәк хат килеп төште күптән түгел «Галимулла бабайга рәхмәт әйтегез, чабатасы Сталинабадка кадәр чыдады Багзалда гына салып ташлап, Күкташка оекчан килеп кердем. Минем өчен кайгырмагыз. Эшкә урнаштым. Багана башларыннан йөреп, кешеләргә електр бирәм Эристаранда гына ашыйм...» Багана башыннан йөрим дигәненә инәсе, әлбәттә, бик борчылды. Әле дә борчыла. Багана башыннан йөремичә генә кешеләргә електр биреп булмый микән ни? Егылып төшеп, төн әгъзаларын имгәтә калса? «Эристаран» дигән сүз инәсенең бигрәк тә һушын алды. Әби-сәби, апа-чапа, малай-шалайлардан гына торган күрше-тирәдә аны аңлатырлык кеше табылмады Фронтлардан исән кайткан Рәхимҗан абзый: «Анда акчалы кешеләр генә йөри»,—дигәч, инәсе бер куанса, шул ук Рәхимҗан абзый «Анда өбәзәтелне аракы!» дип тә өстәвенә ике тапкыр кайгырды. Алар кич утырып, озын хат яздылар. Инәсе әйтеп торды, Кәбир сырлады Хатка бүрәнә арасындагы мүк кебек яшереп кенә мондый тәгъбирләр дө сипләнгән иде. «Берүк, балакаем, азып-тузып йөрисе булма. Анауы эристаран дигәнең өчен ут йотам—анда ашны аракысыз бирмиләр, имеш. » Абзыйсының хаты озак көттермәде. «Эчкән кешегә монда — вуле. Мин эчмим Ашаганым бер первый, бер фтаруй ..» — дип язган иде ул. Агач башларын алтынга манып, тауларга барып төртелгән кичке кояш сыман, Кәбирнең хәле көрчегенә терәлеп бара иде. Алар тагын да бер биш чакрым чамасы үткәннәрдер, мөгаен Соңгы чиккә җитеп, ашказаны суыра. Ачыгудан да бигрәк, сусады малай «Бамбукны туктатырга кирәк,—дип уйлап алды ул.— Яланда булса да кунарбыз. Әмма— су, су, су!» Уеннан кайтып та өлгермәде, туктаусыз ыргудан мунча ташы кебек кызган, инде тәмам коңгырт төскә кергән һәм күбек белән йөгертелгән байтал кинәттән генә шул ук омтылыш белән олы юлдан читкә тартты һәм зирек, шомырт агачлары белән челтәрләнгән ниндидер ташландык урман юлы белән өстерәп алып кереп тә китте — Бам-бук тук-та-а-а!!! Малай бар көченә кычкырып җибәрде һәм дилбегәсенә асылынды Әмма күзләрен кан баскан атны туктату мөмкин түгел иде Күкрәгендә нәрсәдер чөнечте, кычкырырга итә — кычкыра алмый гүя эчне кату катырган Күпмедер ара дилбегәгә өстерәлеп барган Кәбир түмгәләкме. төпсәгәме абынды һәм бөтен гәүдәсе белән лап итеп капланып төшеп, аңын җуйды Һушына килгәч, беренче тойгысы сусау да ачыгу да түгел, гарьлек һәм авыртыну иде Бөтен төне әрни Кайда ул9 Нигә йөгерми9 Малай яткан җиреннән хәтерләргә тырышты Юк хәтерли алмады Шунысын гына белә — ул бары тик йөгерергә тиеш Бәлки ул әле дә йогерәдер. җирдә яткан кебек тоела гынадыр? Ул җир дымына җиреккән төнен аякларын кымшатып карады Юк йөгерми икән шул. Бамбук кайда9 Соры Бүре алып киттеме? Ат караклары урладымы? Әгәр бу могҗизага кеше катнашы юк икән нинди көчләр борды Бамбукны бу якка9 Аның хәтере яңара башлады Уң кулының бармакларын нәрсәдер түзә алмас дәрәҗәдә буган иде Бушатырга тырышып карады — булдыра алмады Икенче кулы белән ярдәмгә килгәч, аңлашылды — беләзек тәнгәленә уралган дилбегә үзлегеннән чалынып бәйләнгән дә бармакларын кысып. буынсызландырган иде Дилбегә өзелгән булып чыкты Аның төененнән кулын бушатканнан соң. ул көч-хәл белән кулларына таянды һәм торып утырды Гәүдәсенең бөтен төше сыдырылган икән Башын капшаса, лепкә тәңгәлендә кан лайласы укмашкан Анда бармак башы кадәр оры да калкып чыккан -Баш тишелгән икән» Як-ягына каранды, әмма күз күремендә Бамбук шөйләнми иде Ул шәфәкъ белән саубуллашкан меңләгән тор бөҗәкнең, чикерткәләрнең чөкердәвенә һәм гоҗ- лөвенө колак салды — юк. сынган ботак тояк астында изелгән коры-сары тавышы гомумән, ат ишарәте сизелми Малай үзендә чиксез ялгызлык тойды Ләкин ул мондый ялгызлыкка нишләптер битараф иде «Буласы булган, буявы сеңгәнАркасындагы капчыгын салып чиште дә. ипинең бер читеннән сак кына сындырып алып, авызына капты Ашыйсы кипү тойгысы басылган иде Уң чабатасын чишеп капчыгына салды Берәр авылда сыңар иске чабата булса да сорап кияр әле Шулчак аның карашы сул аягындагы оектан үрмәләп, йөк өстерәп менөп килгән кырмыскага төште Зур. олы карынлы ана кырмыска иде ул Оекның йоны аңа нык комачаулый Менә кырмыска йөген өстерәп алып бара алмагач, аны өйләнеп чыкты һәм арттан төшеп мыек кыскычлары белән эләктереп алды да эһ тә итми. Кәбирнөң балагы буйлап менә башлады -Юл бу.— дип фараз итте малай — Миңа юл бу» Ул кырмысканы алып, җиргә төшерде -Бар кайт өеңдә балаларың көтәдер» Шулчак баш очында гына саескан шыкырдады — Имгәк! Имгәк! Имгәк!—дигән сыман яңгырады бу шыкырдау Ул йодрыкларын шытырдатып төйнәп, җирне доңгечли башлады — Юк! Юк! Юк! Аңа коч кергәндәй итте Ыңгыраша-ыңгыраша урыныннан күтәрелде. капчыгын асты һәм кул беләзегенә эленгән камчысын капшап, урман эченә атлады Караңгы төшә башлады Озакламый ул елгага барып чыкты Су' Су1 Ике яктан да үзәнен күпер сыман итеп таллар биләгән Сабыр дулкыннарын ярга чайпалдырып, берни булмагандай тыныч кына агып ята Өстендә зәңгәр су борчалары, суфи чикерткәләре уйнаган елгадан куш учлары бепән туйганчы су эчте битен юды һәм кызган башын чылатты Атның елга аша кичүе мөмкин түгел иде Кире борылып, малай Сабыр канатыннан үргә авылга таба үрләде. Әгәр Бамбукны Соры Бүре куып җитеп, бугазлаган булса? Малайга куркыныч булып китте Ул урман эченнән җан-фәрманга йөгерә башлады Инде аның бер генә әгъзасы ды сызламый иде Бер кәүсәдән икенчесенә туп кебек этәрелеп, куе абагалар, ак башлы көпшәләр, ат кымызлыкларына кагыласугыла ул алга томырылды — Ба-а-ам-бу-у-ук!!! — Юк' Юк!..— дип җавап бирде лабылык. Сабыр елгасы кинәт сынып, уңга борылды. Хәле беткән малай кычытканлыкка килеп чумды һәм кулларын, муен, күкрәкләрен кычыткан селтесендә пешекли-пешекли карт өянке төбенә килеп ауды Авыр иде тын алуы Күз аллары караңгыланганнан караңгылана. Баш гүли, колаклар зеңли. Аңа өерләре белән черки, сукыр чебен, кигәвеннәр белән бергә хәтта энә караклары да ябырылды Кичке урманның төнге йокыга талыр алдыннан гына яратыла торган авазлары, аһлары. пышылдаулары да. әчкелтем куе хуш исе дә аның өчен юк иде хәзер Әнә черкиләр чалбар һәм өлтерәп беткән пинжәк аша энәләрен бик җиңел үткәзеп, аның сыек канын суыралар. Аның черки куарлык та хәле юк Әнә. бер черки, безелдәп, аның күз кабагына килеп кунды һәм энәсен кадады Эчсен, дип уйлады Кәбир. Мал бетмәсә — кан бетмәс. Күктә нәкъ баш очында гына, самолет гөрелдәгәне ишетелгәндәй итте -Самолет, самолет, минем өтөйне алып кайт!»—дип кычкырасы килде малайның. сабый чагында болдырдан кычкырган кебек. Йокларга ярамый! Йокларга ярамый! Ул кургашын сыман авырайган күз кабакларын ачарга тырышты Сандугач, урман тургайлары сайраулары тынган арада бала тавышына охшатып, шәүлегән кычкыра һәм күңелгә шом сала Якындагы елгада сусармы, камамы чайпылдап уйный Урман күгәрченнәре гөрелдәп куя Алар тынуга бар җиһан тагын да сандугач моңнары белән кайный башлый Катык кебек төссезләнеп, оеп барган күзләрен малай күккә юнәлтте Әнә Зөһрә йолдыз Таң алдыннан ул инде Чулпан йолдызга әйләнәчәк Аны халык шулай атаган Әнә. Көбирнең иң яраткан йолдызы— Тимер Казык Җирнең беренче ире—Адәмнең шул ук җирнең беренче Акбузатын бәйләгән казык икән ул Боларның барысын да ат кунасында Сәми карт сөйләде Йолдызлар алар, гомумән, җирдә бәхет тапмый күккә ашкан ир-ат йөрәкләре, имеш Җирне шулар гына яктырта. имеш Бамбук белән Кәбир йөрәге дә күктә микән инде хәзер? Халык нигә ир-ат сүзен бергә кушып әйтә? Икесе бер җан мәллә алар? Сәми бабай сөйләвенчә, бер җан икән шул Борынгы заманнардан алып Малайның күз кабаклары авыр баз капкачлары булып ябыла һәм ул йокы упкынына оча. Әйе. борын-борын заманда җир йөзендә якты көчләр белән кара көчләр арасында җөяүле сугыш барганда Җир-Ана мәһабәт бер ир бала тудыра, аңа кан белән тулган җирдә урын тапмый, күккә чөя һәм шул йолдызга әйләнә, имеш Кара күк болыннан чапкан канатлы Алтын Бия елаган йолдыз тавышын ишетеп, аны эзләп таба, имезә, имеш Яңадан ир-балага әверелгән ЙолдызАдәмне ул канатына утырта Шул ике канат бишегендә ир булып җитлегә сабый Канатлы бия сөтен имеп үскәч, үзе дә канатлы була Ятим баланы карап үстергән өчен рәхмәт йөзеннән Җир-Ана бия карынын алтын белән тутыра, имеш Моны белеп алган Дию канатлы бияне алтыны-ние белән йотарга карар итә һәм эзәрлекли башлый Бөр җанга әйләнгән канатлы ат белән канатлы ирне күк йөзеннән куып тота алмый ул. Алдатып. Диюне җәһәннәмгә алып төшә ир-ат Ике җанны аермый торып, алтынга хуҗа була алмаячагына ышанган Дию Мәңгелек Әҗәлчегә әверелә Тәмуг утына җитө- рәк кенә ҖирАна ир-атны яңадан күккә очыра Шушы куанычтан ул 68 канатлы ир-атлар туктап ял итсен өчен күккә Тимер Казык кага имеш Тимер казыкка бәйләнгән канатлы бия җиде колын китерә шулардан Җидегән-йолдыз ярала, имеш Менә ул заманнардан бүгенге көннәргә кадәр Дию үрчегәннәнүрчи барган ир һәм ат дуслыган җимерү, аларны аеру өчен җир һәм күк буйлап чабулап йөри икән Мондый аерылу кешегә дә, атка да беркайчан да бәхет китермәгән, ди Чонки атның күзе үткер юлында яткан иген бөртеген ул бер чакырымнан төнлә дә күрә, имеш. Кеше аны ун кат күзлек кисә дә күрә алмый Атның колагы сизгер аягында черем иткән чикерткә тавышыннан да уяна Ә кеше еш кына колак төбендә барабан каксалар да уяна алмый Атның акылы якты бер үткән юлын онытмый, хуҗасын таный, аны күзләреннән аңлый Кеше исә еш кына бер тапкыр түгел, ун тапкыр үткән юлында да адаша, хуҗасын түгел, үзен дә танымый чонки ул акыллы ә бу акыл уй, шобһә һәм мәкер белән зарарланган Атның йөрәге тере һәм тугры ул олыны олы. кечене кече итә. кара тондө җан-фәрман чабып барган юлына биләүле бала салсалар да таптамый, сикереп үтә. кеше исә олыны кимсетә, кечене мәсхәрәли кара төндә түгел якты көндә дә үз карыныннан туган баласын коега сала, ата-инәсен урамга куып чыгара Моны бары тик ат һәм аның рухыннан аерылган кешеләр генә эшли ала, имеш Менә ни өчен төрле могҗизаларга, машиналарга бай заманда да ир — аттан аның рухыннан аерылмаска тиеш икән Аерылса, үзен кеше иткән, әллә нинди җитез очкычларга утырткан атны рәнҗетсә, кыерсытса, ул беркайчан да игелек күрми икән Бия карынындагы игелекле алтынга беркемнең дә кагылырга хакы юк. ди Тон урталары җитеп бара иде Кошлар да күптән тынды Бик ерактан күк күкрәгән тавыш ишетелгәндәй булды Аңына килә алмаган Кәбир, ыңгырашып, авырткан ягын алыштырып, икенче ягына әйләнде Күзләрен ачып, тирө-ягына колак салды Шылт та итми Бары тик йокысыз черкиләр генә безелдәштерә Тагын да күк күкрәгәндәй итте Малай урыныннан күтәрелә төшеп, өянкегә аркасын терәп утырды Кинәттән урман чоңгылы белән бергә иорөкнө телеп менә монда, якында, уч төбендә генә бар тирө-якны яңгыратып һәм яктыртып, ат кешнәгәне ишетелде — И-һа-һа-һай! Кәбир ук булып тавыш килгән якка атылды Ат кайтыр уңайда, елга үзәненнән шактый остөрәк тәңгәлдә булырга тиеш иде Һаман да шул тал һәм колмак куерымнарын кычыткан диңгезен ера-ера ул урманны урталайга кисә башлады Йөрәге күкрәк читлегеннән сикереп чыгардай булып типте, шатлык яшьләре бит алмалары буйлап акты — Бам-бу-у-ук1 Әллә чынлап та малайның тавышын ишетеп, өлпә аяк астында шатыршотыр килеп сынган черек ботак тавышлары сиземләп, теге кешнәү тагын да кабатлады — И-һа-һа-һай1 Кешнәү чынлап та якында гына иде Терсәкләрен, битен ботаклардан сыдырта-сыдырта алга томырылган Кәбир ниндидер акланга килеп чыкты Ай яктысында йозгән ачыклыкның теге очында атка охшаган карачкы шәйләде Атмы? Әллә атның башына җитеп, мыекларын сыпырган Соры Бүре шулай ат булып кешниме? Аякка уралган кәрешкә, куе үлән бәйләмнәрен сак кына озәозө ул карачкыга якынлашты һәм аңа берничә генә адым калгач, үз күзләренә үзе ышанмагандай шып туктады Карачкы үләнне көрт-көрт кисә дә башын күтәреп тынлыкны тыңлый — Бамбу-ук! Калган араны икө-оч сикерүдә үтеп Кәбир атның ялына килеп сарылды Хуҗасының табылуына куанган байтал нишләргә белми, аны исни, су исе аңкып торган дымлы иреннәре җылы кытыршы теле белән битен, муенын, колакларын ялый, танау тишекләрен киңәитеп фырыл дый иде Менә ул, куанычын кайда куярга белми сөенче алган малай сыман, чәчкә исләре белән куерып суынган һавага тагын бер тапкыр дәррәү аваз салды: — И-һа-һа-һай! — Ипләп, Бамбук! Тилердең мәллә?! Кәбир ике кулы белән атның авызын томалады. Аларның табышуын, ул уйлаганча, һичкем дә белмәскә, һичкем дә күрмәскә тиеш иде Малай атның муеныннан кочты, балтырган исләре килеп торган иреннәреннән үбеп яратты: — Йомры тоягым, тырнак колагым минем! Карлыгач ботым! Күгәрчен төшем' Ялбыр ялым, нечкә бөерем!. Малай сиздерми генә байталның күз яшьләрен сөртеп алды Ай яктысында зәңгәрсу күл булып яктырткан Бамбук күзләренә озак карап торганнан соң, тагын да беркем дә ишетмәсен дигәндәй, колагына пышылдады — Без мондый түгел идек, Бамбук1 Бу—1948 елның июнь ае урталары иде. Бөкебаш һоҗүмгә күчә — Хәзер, Бамбук. Иң мөһиме—кара урмандагы ялгызлык, курку тойгысы качты. Камчысының беләзеген кулыннан шудырып чыгарып, аны якындагы агач ботагына элде Капчыгын салып, эчендә бутана башлады Ипине очып китмәсен дигәндәй саклап, кадерләп кенә ай яктысына чыгарды һәм валчыгын да читкә төшерми капчык авызында урталай бүлде Алдагысын алла белә, бүгенгесе кадерле иде аңа Илдә чыпчык та үлми Түтәрәмне тагын да урталай сындырып, Бамбукка сузды Байтал ак гәрәбә тешләрен ай нурында чарлап, ипине умырып капты Шул ук түтәрәмнән малай үзенә дә өлеш чыгарды Әй, тәмле иде ипекәй! Көлдә пешкән, чыннан да чынрак, тыгыздан да тыгызрак, үзледән дә үзлерәк арыш икмәгенең күзәнәгендә иде хәзер тормыш тоткасы, шул күзәнәк эчендә әйләнә иде хәзер җир шары Малай якында гына чишмә челтерәвен абайлады Азыкның калган өлешен күлмәк итәгенә төреп, ул байталдан аерылды һәм челтерәгән тавышка таба атлады. Чишмә ярында торалар ләбаса! Әнә аның үзәне ай нурында көзге ватыклары сыман ялтырап ята.«Мунча ташы кебек кызып, Сабыр елгасын эзләп барган Бамбук көтмәгәндә чишмәгә тап булган икән,— дип уйлап алды Кәбир.— Бәлки ул чишмә исен әллә кайдан тойган һәм Кәбирне дә шул тарафка өстерәгән булгандыр?» Их, сөйләшергә иде байтал белән! Юк, сөйләшә белми шул ул! Ул Бамбук янына килде Тагын да ипи каптырды. Күз ачып йомганчы түтәрәм юк та иде инде Яңадан капчыкка тыгылгач, кулы кәгазьгә төрелгән шырпыга, йомры бәрәңгеләргә кагылып китте — һәм ул чак кына кычкырып җибәрмәде — учак ягабыз, бәрәңге пешерәбез, Бамбук кардәш! Урман эченнән коры-соры алып чыгып, учак тергезеп җибәргәч, тормыш тагын да ямьләнеп, учак уты төшкән чәчкәләр—төн миләүшәләре тагын да зәңгәрләнеп киткән кебек тоелды Ай исә ак салган тана күзе кебек тоныкланып калды. Байтал исә башын әле теге, әле бу якка борып, үз тирәсендәге үлән башларын муены җиткән төшкә кадәр ура да, тагын авыр уфылдап һәм ыңгырашып, яңа кишәрлеккә сикерә «Өч аяклы килеш ничек төшә һәм менә алган ул чишмә ярыннан?—дип уйлап алды малай. Ул моны һич кенә дә башына сыйдыра алмый иде — Бәлки ул үзән буйлата күтәрелгәндер?» Шактый кызып, тармакланып киткән учакның кузланып, хәтта көл дә түшәлеп өлгергән төшенә ул биш бәрәңге күмде Алтынчысын атка 70 бирел карады Дөрес аңа елкы малының чи бәрәңге ашаганын күрергә туры килгәне юк -Карыны йотыксамы? — дип сөйләгәне хәтердә Сәми бабасының.— Ат ул, майкаем арба тәртәсен дә кимерә Чи бәрәңгесен дә ашый, сөтен дә бирсәң, кан да эчә, итле ашын да ашый Әмма ашлы суны гына өнәми ул, майкаем Хәзер борынын җыерып, фуфырая башлый Су дигәнең таза булсын аңа Әмма ат бәрәңгедән баш тартты Суган кыягыдай ямь-яшел сарут, гергелдәп торган кәрешкә үләне булганда нишләп синең чи бәрәңгең белән ваклансын ул. дип нәтиҗә ясады Көбир Алтынчы бәрәңгесен дә көлгә күмде һәм учак алдына чүгәләде Баш очында гына тагын да саескан шыкырдады Лепкәсеннән алып үкчәләренә кадәр шом шыеп үтте малайны Кайда гына юнәлсә дә нәрсә генә эшләсә дә. нинди генә уйларга төшсә дә Соры Бүре аны ычкындырмый, миенең аерым бер почмагын биләп алып, зиһенен һәм җанын туктаусыз борчый, бораулый иде Капчык төбеннән пәкесен эзләп табып, аны чалбар кесәсенә шудырды Бәрәңгеләр изрәп пешкән иде Ул аларны бераз учактан читкә тәгәрәтеп, кулындагы җөмкәгө охшаган аеры агач ботагы белән учакны ботарлый, көлләрен як-якка тарата башлады -Бүтән өстәмим бары көйрәп бетсен- Буы чыгып торган ярмалы бәрәңгене калган ипи сыныгы белән бергә тоя башлады Өч бәрәңгене ул иртәнгә калдырды Ярым ач булса да, ул аерым бер канәгатьлек белән корсагына сугып куйды— гөпелдәп тора, билләһи1 Яр кырлачындагы эре яфраклы, кылыч кыяклы үләннәр өстеннән шуа-шуа төште һәм куш учлары белән туйганчы салкын су чүмерде Хәзер аның корсагы чынлап та гөпелдәп тора иде' Учак, таркалса да, көйри иде әле Малай янып бетмәгән төренбаш- ларны. очкын көлтәләре очыра-очыра бер як читкә ышырды. учак табырын бер генә ут күзе дә калдырмый, җиренә кадәр кырды һәм шул урынга коры-соры. аның остөнә яфрак-йофрак түшәп үзенә түшәк хәстәрләде Янар-янмас пыскыган торенбашлар өстенә бөр кочак ботак-сатак ыргытты Ул чытыртый-чытыртый яңадан тернәкләнде аның соргылт ялкыны Көбирнөң борчек-борчек тир сипкеле баскан йозен. сүстәй аксыл чәчләрен яктыртты Черки куарга да. жанварларны куркытырга да ярар, дип уйлады ул Инде хәзер бөтен кайгы Бамбукта иде Бамбук тирө-ягын табырдай кырып яңадан алга ыргыды -Ашасын Авыр булса да. йөреп ашасын Иң мөһиме — малның тук булуы Ничек тә кайтып җитәрбез әлеУл атның башын күтәртеп, учак яктысы төшкән күзләренә текәлде — Ятыйммы, Бамбук? — Ят, Көбир Ял ит Кемдер аңа шулай диде Әллә чынлап та Бамбук үзе телгә килдеме? Көне буе диярлек беркем белән бер кәлимә сүз дә алышмый кеше сүзен сагынган малай ап-ачык итеп, үз колаклары белән ишетте -Ят. Көбир Ял ит» — Мин барыбер йокламаячакмын Бамбук Мин бары тик ятып ял гына итәчәкмен — Йокла, син бит бик арыгансың,—диде аңа байтал —Мин сине саклаячакмын Соры Бүре безне тапмас, борчылма Малай бу могҗизадан үзе телсез калган иде Эндәшергә итә —өне юк Ышану-ышанмау аның өчен хәзер вак мәсьәлә Әйе кара урман төпкелендәге ике тере җан иясе нигә телсез булырга тиеш тә нигә алар сөйләшмәскә тиеш?' Ул Бамбукның башыннан кочып тагын да күзләреннән үпте Шулчак йөгәннән өстерәлгән өзек дилбегәне шәйләде Аны боҗрасыннан ычкындырып, очын очка түгәрәкләп җыйнады һәм капчыгы остөнә ыргытты Тагын да тирө-якка колак салды Бар дөнья тын иде Шулчак ул кинәттән, уйламаганда гына, үзенә нәзер өйт- те — әгәренки исән-сау кайтып егылсалар, һич кенә дә бишенчегә укырга бармаячак Укып мулла булмассың, чукып карга булмассың Укып кем баеган? Әнә инәсенә никадәр авыр берүзе дөнья көтүләре Юк, укымаячак ул. Сәми бабасына алмашка ат караучы булып барачак Кәбир бер генә нәрсәне дә аттан артык яратмый Беренче чиратта Бамбукны аякка бастырачак. Аның колыннарын үстерәчәк. Колыннарыннан— кырыкмыш, кырыкмышлардан — тай, тайлардан бар тирә-як- ка даны таралган айгырлар, чабышкы атлар тәрбияләп, аның нәселен бөтен дөньяга таратачак Үзенең гали уйлары белән әсәрләнгән малай, Соры Бүре һәм башка җанварлар һөҗүм итә калса дип. урман эченнән чукмар сыман имән кисентесе алып чыгып, аны учак кырына куйды Капчыгыннан дилбегә өзеген чыгарып. Бамбук йөгәнендә сөйрәлгән өзеккә төйнәде һәм дип- бегәнең икенче очын үз аягына бәйләп, яфраклар аша буланып яткан җылы урынга сузылып ятты Урын чынлап та җылы иде. Җиде кат бисмилла әйтеп, бала чактан күңелендә сакланган ырымны тәкърар- лады -Ләкәп-ләкәп, ләйли ләкәп, авызың — карыш, телең — тартыш, безне капма, үзеңне кап!» Тып-тын Бары тик Бамбук кына керт-керт үлән өзеп бу тынлыкны бозып куя. Ул күккә карады. Зөһрә йолдызны күргәч, тагын да инәсе исенә төште Кайтты микән әле Кыргыздан? Әллә пркарул һаман да ябып тотамы? Күз алдына яшел бәпкә үләне, тупса тирәсе, зәңгәр ташлар белән түшәлгән ишек алды, калай түбәле әмма череп, һәр төшеннән яңгыр үткән карагай йортлары, хуҗасыз калган нигездә каңгырышып йөрегән кәҗә бәтиләре килде Төнгелеккә абзарга ябарга онытмый микән аларны күрше Хәмдия әбисе? Их. очып кыналар кайтып булса! Малай тагын хыял дәрьясына чума Менә ул Бамбук белән ихаталарына килеп керә Килеп керүгә, ни күзләре белән күрсен — Бөкебаш белән Ярар Ярыяхмәтләр инәсе алдына тезләнгәннәр дә. аңардан гафу үтенәләр Гафу итми инәсе «Ятимә хатыннарны, ятим сабыйларны башка беркайчан да рәнҗетмәячәкбез, дип ходай тәгалә алдында ант итегез!— ди Кәбир исә арттан эре адымнар белән генә килә һәм Бөкеба- шларны алмашлап камчы белән каезлый башлый Ялваралар адәм актыклары, юк. гафу итми Кәбир, гафу итми! Ерак бабасы белән ерак әбисен дә бик сагынды ул Молотов яклары урманнарында акылын җуйган ерак бабасын халык ихтирам итә. ахры, шуңа күрә аны бервакытта да ямьсез итеп -акылдан язган» дип исемләми ә йомшак итеп кенә «алмашынган Хисам» дип атый. Үлем түшәгендә ята инде ул. Ашказаны кипкән, диләр ерак бабасының Ничек була икән ул ашказаны кибү? Совхоз ягына чыгып сызуы хакында ул бит ерак әбисенә дә. хәтта җан дусы Хариска да әйтмәде Сер итеп саклады Ә йолдызлар бүген кайда булган? Бер урынга озак карап торгач, ул йолдызларның бихисап икәнлеген ачыклады Менә кызык, йолдызларны күп итеп күрәсең килсә, күкнең бер урынына текәлеп карарга кирәк икән Димәк, йолдызлар ялгыз булырга яратмый. Аркасына. аркасыннан бөтен тәненә таралган җир җылысыннан ул үзен оҗмахта итеп тоя иде Җир шары әйләнә, әйләнә Менә күп тә үтми, җир шарын бишек иткән мапай үзе дә сизмәстән тирән йокыга тала Бүре китергән казадан соң өйдән кунак тойгысы качты Әбисе белән бабасы аларны ничек кенә тынычландырырга, юатырга тырышсалар да, инәсенең һәм Кәбирнең күңеле юлда иде Күргән кебек тә булмады бит ичмасам тагын берне куныгыз инде-,—дип әбисе бик ялваргач инәсенең тыңламый хәленнән килмәде Хәер ул көн һич кенә дә бушка үтмәде Әндри абзый зур мал духтырын алып килеп, атны яңадан карадылар, аның бөкел сөяге чәрдәкләнгәнлеген, хәлбуки тиз генә төзәлмәячәген, кимендә ике-өч ай вакыт кирәк булачагын кисәттеләр Яңа дарулар белән бергә, Муса бабасы бик үтенгәч, атның нинди 72 бәлагә таруы хакында йомышлы кәгазь дә язып бирде зур дух- тыр —кайткач. түрәләргә күрсәтергә кирәк булыр янәсе Атны тәрбияләү бурычын Муса бабасы үз өстенә алды Бераз тернәкләнгәч хәбәр итәчәк һәм Кәбирләр аны килеп алачак Иртәгесен аркаларына үзләре күтәрә алганчы бәрәңге, он һәм коры юл азыгы йокләп юлга чыктылар Инәсе әйтүенчә хәерле сәгатьтә кузгалган булганнар күрәсең Кәрештән соң аларга Дала МТСына ягулык алырга баручы йөкчеләр очрады Алар арбасында шактый ара үттеләр, рәхмәт төшкере Калган егерме чакрымы җәяүгө төште Көбир сизенде — инәсенең авылга якты күздә кайтып керәсе килми иде Кичке шәфәкъне алар Имәнлек урманында коттеләр Әнә аста үзәнлектә, сирәк-саяк утлары белән җемелдәп Бүләк тә шәйләнде Авылга якынлашкан саен икесенең дә йөрәкләре урыныннан купты -Синнән дә сорарлар, балакаем, икебез бер сүздә булыйк.— диде инәсе—Урынсыз әйтелгән бер хәбәр башыбызга җитәр балакаемӨйдә җиназа тынычлыгы хөкем сөрә иде Бопай барысы да исән торган Төне буе күзен дә йоммады Сания Иртән Бөкебаш белән очрашуны күз алдына китереп берсеннөн-берсе ачыграк җаваплар эзләргә тырышты Бер төн эчендә кичергән вакыйгаларны ул кырыкмаса кырык тапкыр төйнәп, кырыкмаса кырык тапкыр чиште Таңнан торып. Сабыр үзәне буйлап, яшертен генә ат абзарына барды Юк, кешедән куркудан түгел Аның авылда иң беренче итеп Сәми картны күрәсе аның белән киңәшәсе килә иде Әмма ул төнге ат кунасыннан кайтмаган булып чыкты Абзар эченә кереп, шактый гына көтте Ниһаять, атларын һау-һаулап, кунадан Сәми дә кайтып төште Коедан улакка шабыр- датып су салып маташкан арада үз янында ак чәчәк кебек кенә көтмәгәндә калкып чыккан ак күлмәкле Санияне күреп шаклар катты — Пөр-рө-мәч! Син ничек болай тиз өйләндең? Хәлләрне сөйләп бирде Сания Мәсьәләнең аешын тиз төшенде карт Ахырда, тәмәке төтененнән саргаеп беткән мыекларын боргалап — Бамбук, көнишне. бик тә җөлке. майкаем Бик тә чыдамлы ат иде, майкаем Картның үзен артык тыныч тотуы охшап бетмәде Саниягә Аның уйлавынча Сәми аны нык кына кыздырырга һәм ниндидер акыллы киңәшләр белән ярдәм итәргә тиеш иде Шулай да сиздермәде хатын — Нигә -иде- дисең. Сәми абзый—диде ул үзен тыныч тотарга тырышып —Ат бит исән, кайтыр ходай кушса — Кем сиңа кайтмас дип әйтә9 — Картның кашлары җыерылып маңгайга сикерде —Әмма әлегө бит ат юк' Ничек җавап бирәбез9 — Сания нәкъ менә шундый сөйләшүне коткөн иде —Нык торың' Бирешмәң. майкаем1 Рифкөмиссигө елыш Сабирҗан һәйбәт көше Күр сөйләш Җаен тап. майкаем — Ничек кенөлөр җаен табыйм инде мин аның Алар барысы да бөр чыбыктан куылган инде ■— Туктаң. кызып барма, майкаем Ат караучы гына булсам да аларның арасын яхшы беләм мин1 Безнең пөрсидөтел Галләметдин әйткән сүзгә моһөр сугучы гына бит ул Ә Галләметдинне беләсең збирнең збире Шуңа күрә сиңа ике юл бар тап үзендә коч сыйпа Галләметдинне бер тапкыр' Елмаерга тырыш майкаем' Икенче яктан Сабирҗанны ныгыт Рифкөмиссидөн ай-һай, шүрли ул' — Нәселемнең тамырына балта чапкан кешене алай хөрмәтли алмыйм инде. Сәми абзый, гафу итәрсең —Сания елар чиккә җитеп, башын читкә борды—Анысы миннән булмас' — Аптыраганнан өйтөм инде —Сәми карт бераз тын торды Аннан. кулларын җәеп һаваны кисте—Ә ул синнән күпме ыздыбаться итәчәк Их, кайда ул сугышка кадәрге ир-егетләребез' Юк бит юк Сания көрдөш. барысын да алып китте, каһәрең Хатынның күңеленә яңа шомнар салды бу сөйләшү Көтелмәгән- чәрәк килеп чыкты шул. Әмма ул Сәми картны тирәннән аңлый Ул аңа Галләметдингә сатылырга түгел, үзенә Галләметдинне сатып алырга куша. Мөмкин эшме бу? Көтү куучы хатыннар әле кичә генә дүрт тәгәрмәчтә еракка сәфәргә киткән ахирәтләренең бүген туп кебек җәяү кайтып төшүенә аптырап калдылар Яшермәде Сания Дөресен сөйләде Нәрсәсен яшерәсең инде аның — ат кадәр атны, энә сыман итеп, чүмәләдәге печәнгә шудырып төшереп булмый. Бөкебаш белән гомер бакыйдан килгән кискен мөнәсәбәтләрнең иң нечкә серләрен, Сания үзе дә белеп бетермәгән төеннәрен белгәнгә күрә, алар бригадирның бу вакыйгадан тулаем һәм уптым илаһым файдаланырга тырышачагын аңлап, сүзсез генә баш кактылар. Учакка ут алып, казанга бәрәңге салды Тутасы җибәргән оннан көнбагыш маенда булса да җәймә катырып алды Аргы очтан бирге очка таба чыбыркы шартлаткан тавышлар чыгарып эшкә әйтеп килгән Галләметдин тавышы авыл өстендә яңгырый башлаган иде инде Йөрәккә төшү генә түгел, тешне камаштыра торган бу тавышның якынайганнан якыная баруын тәне белән тойган хатын үзен кая куярга урын тапмый, абзар-кура тирәсендә кычыткан урырга тотынды Кулларын чактырып бетте Ләкин куллар әрнеми иде нигәдер Йөрәк әрнегәнгә, күрәсең Менә ул утынлык түмәрендә кычыткан төя башлады Балтасын әйтер идең Килә Бөкебаш, килә... Әнә аның тавышы күпер төбендәге Суфия өянкеләре арасына чумды. Санияләргә җиткәнче, урамның ике ягыннан санаганда, тугыз йорт калды Тукта, кемгә дип төя әле ул кычытканны? Тавыксыз калды түгелме кышкы челләдә? Онытып тора тагын Алты тавыгы берьюлы мырлады бит быелгы зәмһәрир суыкларында Тавык малы бер өшесә, һич кенә дә мантый алмый икән Моннан егерме ел элек булып үткән вакыйгалар яңарып алды күңелендә. Озак йөрде, озак сөйрәлде аның артыннан Галләметдин Сания аны яратмады, дию генә аздыр Яз җитсә, җирләрен кешегә биреп торып, иген игү урынына әтисе белән бергә атлы килеш хәер сорашып йөргән өчен Галләметдиннән җирәнә иде Кызның башына һич кенә дә сыймый иде бөтен әгъзаларың исән булып торып, егет кадәр егет ничек инде, ат җигеп, хәер сорашырга мөмкин? Икенчедән, төсе-кыяфөте белән охшамый иде Галләметдин Тар маңгай, кушылган сары кашлар Тирән чокыр төбендәге күзләрне тиз генә эзләп табарлык түгел Нәкъ мәче башлы ябалак Көндез кирәген генә, төнлә кирәкмәгәнен дә күрә. Өченчедән Әле үсмер чаклары иде Галләметдиннең атасы Хафиз, ничек кирәк алай, гомерендә беренче тапкырдыр, Санияләргә уракка ялланды Үзе теләп шулай эшләдеме, әллә берәрсе котырттымы, Хисам һич кенә дә төшенә алмады Шулай бер көнне кич белән, бик тә соңлап, Галләметдин килеп керә боларга: «Хисам хаҗи, әгәр буш итмәсәң, дошманнарыңның явыз эшен ачам»,— ди «Ачма. Галләметдин энем,— ди әтисе шаяртып.— Мин аларны болай да беләм» Аннан егет исәбенә кереп барган үсмерне кызганып, аңа берничә көмеш суза «Әтәй ике зуратың көлтәләрен кахулларга илтеп сатты. Тагын сатса, тагын килеп әйтермен» Ышанмады Хисам Кара төндә басуга китте. Зуратлардан чынлап та җилләр искән иде Ике-өч тапкыр кабатланды бу хәл Хафиз урлый, Галләметдине килеп әләкли Ахырда атасы аларны, хезмәтләрен бәхилләтеп, басуга кертмәде «Бисмилла әйтеп ашасам, кем, Хафиз кордаш, калганы да җитәр, шулай бит?» Бәйләнмәде атасы Чөнки ярлылар кәмититенә аз да түгел, күп тә түгел, нәкъ рәиснең үзе итеп сайлап куелган өтрәгәләм Хафиз тавыш чыгарганны гына көтә Шуңа да үзен 74 иркен тота Малаеннан үзен-үзе саттыра Янчыкка вак булса да акча эшләтә Низаг чыгарырга җай эзли Галләметдиннең атасын сатарга әзер торуы һәм моның өчен беркемнең аптырамавы, кыз аңлавынча, дөньядагы иң зур вөҗдансызлык иде Бөләбәй укытучылар мәктәбен тәмамлап, авылга кайткан Хәлим мөгаллим белән яратышалар алар Сукмакка аркылы төшкән Галләметдингә күп тапкырлар аңлатырга тырышты бу хәлне Сания Әмма теге аңламады Бер караганда аңарда мәгънәсез көнчелек тупас ишарәләргә яшерелгән түбәнсетү, котсыз һәм әдәпсез бәйләнүдән башка бер нәрсә дә юк кебек Әллә берәрсе котыртамы соң Галләметдинне? Чын ярату хисе булган кеше үзен шулай сәхнәдәге шикелле уенчак тота аламы? Сөйгәненнән яшерде Сания Галләметдиннең тупаслыкларын Югыйсә пычакка пычак килеп бетәрләр иде 1929 елның көзендә җан сөйгән Хәлименә кияүгә чыкты Галләметдиннең Саниягә генә түгел, инде аларга булган каныгуы көндәлек тәртипкә әйләнде Чөнки бу арада партиягә партия аша авыл советында сәркөтиплеккә үрмәләп алган Галләметдин өчен чиксез мөмкинлекләр ачылган иде. Дорес. Санияләрнекенә караганда күпкә хәлсезрәк иде ул килен булып төшкән гаилә Йорт-куралары өч тәрәзәле, салам түбәле ойдөн. маллары исә бер сыер белән аттан узмаган иде Әмма матур, килешеп яшәделәр Хәлим бераз акча юнәткәч күршедәге украин авылы Хлеборобтан калай түбәле иске йорт сатып алып Бүләккә күчерделәр Бүгенгедәй хәтерендә, бер мәлне аларга яртылаш күннән тегелгән галифе чалбарларын җилфердәтеп. Галләметдин килеп керде -Пычкыңны ал. мәчет манарасын кисәргә барабыз»,— диде ул Хәлимгә Йөрәге жу итеп китте Саниянең «Чыгып кит. имансыз.—диде аңа тыныч кына инәсе—Ә син. Хәлим улым, бу бусагадан минем гәүдәм аша гына чыга аласың Хәзер аркылы ятам». Чыкмады Хәлим Екмады инәсенең сүзен Кичен, ахшам намазы алдыннан, мәчет манарасы гөрселдәп җиргә капланып тоште. Намазга килгән картларны Галләметдин куып тараткан, диделәр Икенче көнне яңа гына оешкан район үзәгеннән тикшерүчеләр килде Имеш, авыл хезмөтчөннөрө осләреннөн язган — алар Хәлим Садрыевны икенче авылга күчерүләрен сорый Ни өчен дигәндә. Хәлим Садрыев укытучы һәм коммунист булуына карамастан, кешелек агуы — динне яклый икән Шикаять расланмаса да. инде кулак атамасы тагылып олгергән Хисамның киявенә мәртәбә өстәмәде ул Галләметдин исә эзәрлекләүләрне көчәйтә генә барды «Йө бурычыңны кайтарасың, йә нәселеңне корытам-—диде Саниягә урамда очраган Галләметдин Нәкъ шулай диде оятсыз Нәселгә килгәндә, чынлап та корытты Утыз беренче елның козендә атасы белән инәсен, тутасы белән җизнөсен һәм бар тирә-якка билгеле гармунчы энесе Заһидулланы Акчунга. аннан Молотов урманнарына лагерьга озаттылар Чират Санияләрдә иде Хәлимнең коммунист булуы гына коткарып калды Күптән башлы-күзле булып, ярыйсы гына хуҗалык та кораштырып җибәргән Хәбибрахман һәм Галирахман абзыйлары, ата-инәләреннөн ваз кичүе аркасында бу җәзадан акландылар Моның очен берәү дә гафу итмәс аларны Шуңа күрә бүген дә йөрешмилөр Мең газап белән туган тарафларга кайтып егыла алган Зөлхиҗә туталары белән генә бәйләнеш тота ул Ә менә Заһидулла энесеннән ничәмәничә ел инде хәбәр-хәтер юк Кайдадыр Сталинабад якларында, доресрәге. Куляб дигән кышлакта электр станциясе този. имеш Мал-туарга, йорт-җиргә килгәндә ун баш ат, унике баш сыерны күмәк хуҗалыкка тартып алдылар Колхозда савымчы булып эшләгәндә ул сыерларны елый-епый сава иде Чиләктә соткө караганда күз яше күбрәк тоела иде Саниягә Ярый әле атларны, тирә-якка даны киткән Бурлы Бия нәселе, дип чит-ят хуҗалыкларга тараттылар. Алары, ичмасам. күзгә-башка күренми Сәми карт әйтүенчә, имеш Бамбук шул үзебезнең нәселдән икән Ак өйләреннән бригад кәнсәсе, кара өйләреннән каравыл йорты ясадылар. Ничек алып китүләрен онытырлыкмы? Атасы үткән кышта гына сигез бәрән тиресеннән камалы тун тектергән иде Шул тунын киеп чанага утырган җиреннән сөйрәп төшерде аны Галләметдин Тунны салдырып алды да, әйберсәйбер төялгән икенче чанага ыргытты «Дәүләт шулай куша. Экспрация». «Экспрация»се, кеше суыкта туңып үлсен, дигән сүз булды микән ниде? Алмашка чыпта ыргытты Галләметдин. Заһидулла энесенә итеген кияргә дә бирмәделәр Оекчан китте Туган нигезеннән ерак юлга шулай чыптага төренеп чыкты ирексез куылганнар. Авыл очына хәтле артларыннан йөгереп барды Сания Атлар шәп иде шул Камчылар да уйнап кына торды Әллә кемдер типте, әллә үз итәгенә абынып егылды, башкасын хәтерләми Башы нык бәрелгәнен генә хәтерли Галләметдин Акчуннан яңа кама тунда кайтты.. Хисам хаҗи тунына алыштырган, дип сөйләде халык. Юньле-рәтле укый-яза белмәсә дә, Галләметдин сугышка кадәр авыл советында рәис булып та эшләп алды. Эчкечеллек белән шөгыльләнгәне. хатын-кыз белән уйнаш иткәне өчен власть башыннан төшерделәр үзен. Әмма карга карганың күзен чукымый, диләр Хисапчы итеп куйдылар Авыл келәтләренә тагын да якынрак булды. Сугыш башлану белән Галләметдин дә китте Бер елдан урап кайтты ул. Уң кулының баш һәм имән бармагы юк иде. Янвалид, диделәр. Икенчеләр, үзенә-үзе атып кайткан, дип тө сөйләделәр. Сугышның соңгы чорында колхоз рәисе булып та эшләп азапланды. Юк мантытмады халыкны Галләметдин Инде килеп, бригадир итеп күчерделәр Чума да калкып чыга, чума да калкып чыга Сирәк сәләткә ия булган җитәкче, күрәсең Билгеле булуынча, Галләметдиннең яшәү гамәле оч фасылдан тора: айнык, исерек һәм махмырдан башы авырткан чак Ниндидер үтенеч, эш турында сөйләшү өчен халык аның икенче фасылын кулай- рак күрә Җир астыннан табып булса да эчерергә тырыша, ягъни тагын шунысы кызык, айнык чагында кеше белән эт кебек ничектер ырылдап кына сөйләшкән, холкына туры килмәсә. сынмас җирдә дә шарт сындырган бу адәми зат ылкынганчы эчеп, халык әйтмешли, судагы агач кебек бүртенеп, «йөзе килгәч» кенә күңеле белән йомшара, яхшыра, хәтта ки көлә, җырлый,— һәм иң аптыратканы! — хәтта дә ки елый башлый Әйе, вакыйган, елый! Мондый чакта урамда очрадыңмы, беттең — туктата, кочаклый, елый . Тимгел-тимгел булып бүртенгән битләреннән гөрләп яшь ага Айнык хәлдә кеше елатып, инде исерек хәлдә үзе үк елаткан кешесенә елый алу, үзен кызгандыру сәнгатенең нечкәлекләренә төшенеп алыпмы, әллә табигатеннән шулай яратылыпмы. Галләметдиннең бу фасылы беркатлы, эчкерсез берсе-берсен чакмый, кинә кумый, түгәрәкләп әйткәндә, туганнарча килешеп яшәгән авыл халкын ярыйсы гына оста алдата иде Түзә мескөнкөй халык. Аек чагында кеше өчен — тәмуг, исерек чагында — оҗмах иясе, янәсе. Икесе дә бер үк Галләметдин Әмма аның иң көйсез сәгатьләре махмырдан изелгән мәлендә Күзенә чалынасы булма Хәер, бригадирның әллә ни чалынырлык күзләре дә юк иде Күз чокырлары тирәсен дөресрәге, күз карасы булырга тиешле урынын аклы боҗралар ураткан Катык тек катык Ябалак тек ябалак. Һич тә юкка атамаганнар. Дөрес, соңгы елларда Ябалак атамасын сирәгрәк куллана халык Ябалактан Боке- башка әйләнде Галләметдин Аннан килеп, өченче исем дә бик җиңел генә чәпәлде аңа «Җылак». Юлбашчыларының шушы өч хәлиткеч сурәтен бик төгәл чагылдырган бу лөкабләр көндәлек кулланылышта авылдашларына күп кенә бәлаләрне алдан сиземләргә ярдәм итә Әйтик, кемдер берәү икенчесеннән- «Бригадирны күрмәдеңме?» — дип 76 сорый Тегесе һич тә аптырамый, тыныч кына итеп -Күрдем Бөкебаш- ны, ник күрмәсен ди. әле генә келәтләр тирәсенә менеп бара иде».— дисә, күр дә тор. Галләметдиннең аек чагы Күзенә чалынасыңмы. юкмы — үзең хәл ит абзый Әгәр инде бригадирны Ябалак дип җибәрсә, бел — башкайлары чатнаган иреннәре ярылган, күз алларының яшелле-зөңгөрле чагы Аһ әшәке ул чакта бригадир, аһ кансыз, мин сиңа әйтим1 Әгәр Галләметдинне Җылак дип атаса күңелеңне киң тот: хисе ташкан. синең хәлеңне синең үзеңнән дә ныграк аңлаган, ул гына да түгел, елый-елый ихтирам, чиксез сою таләп иткән мизгелләре Килә Галләметдин, килә Атының тояк тавышы инде Хәлиме салып киткән келәт артыннан ишетелә Сания утын түмәреннән башын күтәрде һәм. эчтән калтыранса да. тыштан сер бирмәскә тырышып җил капка түренә атлы казак кебек кадакланган затка таба атлады Сания аның хәләтен ачык кына чамалый да алмады Сизенүенчә. Ябалак чагы — махмыр чагы иде шикелле Беразга сүзсез тордылар Сул кулы белен тезгенен кысып, уң кулында кара камчысын оерелдергән Ябалак -Менә эләктеңме инде, кошкаем?»—дигәндәй кәкре танау буеннан гына мыскыллы караш ташлап, хатынның нәрсә әйтерен котә иде — Аяк өсте генә аңлатырлык эш түгел. Галләметдин Бәлки ойрә керерсең — Мин чәй эчмим! — Бригадир кырт кисте — Аннан чинең белән нәрчә турында чәйләшергә мөмкин инде? — Ул авыз чите белән генә елмаю сирпеде Галләметдин әле былтырдан гына «с» хәрефен әйтә алмый башлады Ул «ч» сыман чупылдап ишетелә Кайчак »ш»сы да «ч» булып яңгырый Берәүләр сөйләвенчә күрше Галләметдиннең тешен Кәртәле авылыннан иргә чыга алмый җәфаланган депутат Саҗидәне бүлешкәндә шул ук авылдан салым җыю агенты Канзәфөр сугып сындырган Икенчеләр әйтүенчә, исерек килеш егылып имгәткән, имеш — Син мине тыңларга тиөштерсең бит инде.—диде Сания елар чиккә җитеп—Алла хакы өчен — Мин чинең аллаңны чабанга да. лабагрикка да җигә алмыйм!— Бригадир тирә-якка ишетелсен дип. күрәсең, тагын да ныграк кычкыра башлады—Чинең аллаң-муллаң төкерә безнең колхоз трут- тиненә .— Аннан, иелә биреп, оятсыз рәвештә күз кысты—Ызначит Трытий Ынтырнационалның икенче атын да чуга чалдым дичең инде91 Сания йөрәген тотты Икенче ат дип Ябалак моннан ике ел элек Акчун станцасыннан орлык ташыганда йөгенеп, тәртә арасында җан биргән Лөвәнгө ишарә ясый Ул көрчеккә терәлгән иде ахрысы Сания кулыннан үтте ул Юлдашларыннан артта калган хатын нишләргә белмичә алдына-артына карады Юк җелекләргә үтеп сайраган кичке февраль салкыны һәм зәңгәр карлардан башка бер җан әсәре дә күренми иде тирө-якта Ачлыктан һәм авыр хезмәттән йөрәге ярылып үлгән атның күзләре туңып, сояккә өйләнеп барганда ул һушына килде— үзе дә туңып үлә түгелме9 Ике чакрым чамасы арада җемелдәп шөйлөнгөн чуваш авылы Суккул утларына карап йогерде Авыл советы рәисенә рәхмәт Атның вафатына тиешле кәгазьне язып. Саниягә тоттырды да телефон аша авыл советы урнашкан Көртәлөгө шалтыратты Өченче Интернационал ат үләксәсен кайтарып азапланмады, чувашларга сабынга калдырды Чанасында калган бодай орлыгын Сания өлкән улы Гадел белән бәләкәй чанага җигелеп ташыды Тагын да дорөсрәге. Галләметдин ташытты Хатынның йөрәгенә кадалырга теләгәндә ул һәрвакыт менә шушы Ләвән вакыйгасын искә төшерми калмый Сания күз яшьләрен тыя биреп, совхоздагы җизнәсенең абзарына бүре төшүен, атны җәрәхәтләвен мал духтырының Бамбукны һичшиксез төзәләчәк дип ышандыруын атын хәзергә ышанычлы кулда — җиз- нәсе кулында тәрбиягә калдыруын һәм ниһаять, ат төзәлә биргәч, аны үзе үк алып кайтачагын, тагын да әллә нәрсәләрне, әллә нәрсәләрне өзгәләнеп аңлатырга тырышты. — Мине чуган чуы чыгып ычандырырман димә.— Ябалак камчы сабы белән итек кунычына суккалап алды.— Мин чинең күз ячеңне чпрафкы итеп терки алмыйм! Ат кирәк миңа, ат, тере ат, Чания! Санияның күзләрендә өмет очкыннары тернәкләнеп куйды. Онытып тора икән ләбаса! — Бар, спрафкысы-ние бар! — Ул калтыранган куллары белән алдан әзерләнеп куелген кәгазьне кесәсеннән чыгарды.— Менөтерәк!.. Мөһере-ние сугылган. Ябалакның төпкә баткан күзләре тирәсендәге ак боҗралар кинәттән генә карайды. Ул «мөһере-ние сугылган» нөмөстәкәйне һич кенә дә көтмәгән иде булса кирәк Корбанына ташланган козгындай алга омтылып. кәгазьне Сания кулыннан йолкып алды һәм дүрткә бөкләнгән язуны эре генә кыяфәттә астын өскә, өстен аска өйләндереп караштыр- да да, бөтен авылга ишетелсен дигәндәй, кычкырып җибәрде — Беләчеңме, нәрчәгө ярый чинең бу филкин грамытың? К...мне чөртергә дә ярамый бит ул! — Ябалак чынлап та үзе әйткән гамәлне башкаргандай итеп, арт ягын ышырып алды һәм йомышлы кәгазьне пәрө-пәрә ертып, җиргә орды.— Менә нинди дүкәмәт күтәреп кайтканның чин! .— Аннан черек тешләре аша черт итеп төкерде дә тагын ырылдады: — Эшкә җелпе тартырга барырчың. Планың үтәлмәгән. Һәм китеп барды. Таланган каурыйлар сыман һавада тирбөлә-тирбәлә җиргә очып төшкән кәгазь кисәкләрен кыенлык белән учына җыйды да, өенә кергәч, бер кирәкмәсә бер кирәгер әле дип төйнәп, ышанычлы урынга куйды Галләметдиннең бу кыйланышы аның яшьләрен киптереп алган кебек булды. Ниндидер өмет, ниндидер ышаныч булганда гына елый икән кеше җаны. Ышаныч дигәнең бетсә, яшьләр дә кибә икән Зелпе тамыры тартудан да мәгънәсез авыр, файдасыз җәфалы эш юктыр җир йөзендә. Үзенең кара акылы белән зелпе каерысыннан машиналарга эрзин көпчәк булуына ышанмый иде Сания. Кеше җанын рәнҗетү, түбәнсетү өчен менә шушы Галләметдиннәр эзләп тапкан михнәт итеп карый иде ул аңа. Иң аптыратканы тагын: дошман белән көрәшкәндә түгел, дошманны җиңгәч китереп чыгардылар бу җәфаны. Балтырган шулпасында җан саклаган, ачлыктан шешенә башлаган адәм баласын тәмам йөгендерү өчен эшләнмәде микән ул? Ел саен йорт башына берәр поттан зелпе каерысы салымы салалар; ул кадөресен ишле гаиләләр дә үти алмый; әмма зелпе тамыры катып, суелмый башлаганда кул тиресе мунчалага әйләнә, бармак очларыннан кан тамгандай ите; урман эчендә казынып, сукыр тычканга әверелгән хәлсез кешеләр зелпенең төче һәм ниндидер лайлалы исен сиземләү, шул каерыны күрү белән укшый башлый: монысына гына алар түзгән дә булыр иде, бәлки; алар мең сыкрау белән җир астыннан суырган «елан кабыгы»ның башлап колхоз келәтендә, аннан Акчун келәтләрендә кызышып, череп ятуын күреп, тагын да мең кабат сыкрый... Кәбирне тәмле йокысыннан уятып, тамак туклыгы иткәч, алар капчык һәм көрәкләрен алып урманга юнәлделәр. Өч көн борчымадылар Санияне. Өч көн буе зелпе тартып, кулларын кабарта-кабарта җиткерелгән салымны үтәргә тырыштылар Шулай йомылып кына эшләсәләр, бәлки Галләметдин дә ул кадәр каныкмас, намусы килеп, бераз булса да йомшарыр, дип уйлады беркатлы ана. Ревкомиссия рәисе Сабирҗан да шундыйрак киңәш бирде «Әлегә тавыш-тыннары чыкмый, Сания түтәй. Әгәр эш зурга китәсе булса, мин үз сүземне әйтми калмам Фронтовик, коммунист укытучы бичәсе, диярмен Ләкин, беләсең, колхозыбыз рәисе Зәйнетдин абзый бозауның 78 бозавы бит Галләметдингә шул гына кирәк Күзгә чалынып барма, әйткәнеңне үлчәп сөйлә .» Ертып ташланган кисәкләрдән яңадан ябеш- терелгөн йомышлы кәгазьне күрсәткәч. Сабирҗан аны сакларга кушты Ат казасын зурга җибәрмәс өчен Сания гомердә ясамаган адымын да ясады Шулай, тормыш дигәнең дуңгызга да җизни дип әйттерә икән Сабырбашы дигән чуваш авылына төнлә барып, таңда кайтты ул Һәр кышта бау-бау җитен һәм киндер сүсе күтәреп килеп. Саниядә утырмада ятып, төннәр буе серлөшә-серләшә, бик моңсулаган мәлләрдә чувашча һәм татарча җырлар җырлап җеп эрләгән пелеше—үзе кебек үк ятимә, үзе кебек үк солдатка Плагидан бер чирек чамасы -төнлә туган нөрсә»не—ягъни чөгендер самогоны да алып кайтып яшерде Кем белә, Ябалак килеп керер, бәлки Әйдә, пыкынсын бәдбәхет Әмма кермәде Ябалак Капка аша ырылдап кына китә торган булды Юк, шома гына басылмады ат казасы Атның хакын гомере буе түләргә әзер булса да, ул нахак бәлаләрне күтәрергә аңардан башкаларның файдаланып калу мөмкинлеге белән килешергә һич кенә дә әзер түгел иде Сания Дүртенч.» көнгә чыккач, кояш нәкъ төшлектә торганда, аны кән- сәләргә чакырттылар .Инәсенә ияреп, Көбир дә барды Аларны кызыл җөйле шөмө- хө-зөңгәр фуражка участкауай Сөйфуллин. колхоз рәисе Зәйнетдин абзый һәм Ябалак үзе каршылады «Без инәңне генә чакырттык».— дип, Көбирне тышка чыгарып җибәрделәр. Такта белән гәнә бүленгән эчке бүлмәнең ишеге ябык булудан файдаланып. Көбир тышкы ишекне чак кына кысып куйды һәр сөйләнгән сүз. һәр уфылдау аңа түгел- ми-чөчөлми килеп җитә иде — Гражданка Садрыева Сания Хисамовна? — Әйе — Әти-өниегездөн хәбәр-хәтер бармы? Участковый куыпып алып кителгән Хисам хаҗиның акылдан язгач кына акланып, авылга кире кайтарылганын белмәмешкә салыша иде — Алар бит кайттылар — Шулаймыни?! — Сөйфуллиның ясалма куанычы, ихлас елмаюга әверелә алмыйча, маңгайга сикергән кашларда катып калды — Шулаймыни Без белмичә дә торабыз Ни хәлдә яшиләр? Уллары ярдәм итәме? — Әйбәт яшиләр Уллары да ярдәменнән ташламый—Сания алдашты — Карагыз әле, гражданка Садрыева. сөз Бамбукны үзегезнең раскулачивать ителгән ат нәселеннән икәнлеген белеп зыянлаттыгыз- мы? Җизнәгезгә сугымга калдырдыгызмы? Малайның йөрәге елк итеп куйды Бамбук чынлап та аларның нәселеннән микәнни? — Мин Бамбукның безнең ат нәселеннән булуы хакында беренче мәртәбә ишөтөм,— диде Сания батырая төшеп — Мин бит ат нәселен тикшереп утырмыйм Аннан Бу вакыйгаларга күпме гомер узган, күпме сулар аккан Буласы булган буявы сеңгән — Бик сеңеп бетмәгән шул.— диде көлемсерәп Сөйфуллин —Җизнәгеэнөң абзарына бернинди дә бүре төшмәгән Совет властенең борынгы дошманы аның аягын махсус сындырган һәм соң булса да уң булсын, дип киткән малын кире үз кулына кайтарырга уйлаган Беләсегез килсә, ул инде аны суеп та ашаган' — Булмас! —Сания кычкырып җибәргәнен сизми ре калды — Бамбукның безнең нәселдән икәнлеген раслый алырлык кеше юк хәзер Юк андый кеше! Менә бу йортның сез миннән сорау алган йортның безнеке икәнлеген һәркем раслый алыр, ө менә атның Юк юк1 — Тынычланыгыз, гражданка Садрыева—Участковый күн планшеткасында актарынды да, аннан соргылт кәгазь китереп чыгар- ды.— Сезнең алдан уйлап эшләгән җинаятегез һәм җизнәгезнең атны суеп, Понамаревка базарына чыгарып сатуы турында безгә унике кеше кул куйган жалу килде... — Ялган! Ә кемнәр кул куйган ул жалуга? — Бик күпне белергә теләмисез микән? — Участковый мыскыллы елмайды—Ә менә монысын белү зарар итмәс Хәтта мәҗбүри! 1947 елның 4 июнендә кабул ителгән Указга нигезләнәчәк хөкем сезнең башыгызны төрмәдә черетергә җитәчәк Бер башак — бер ел төрмә! Ике башак — ике ел төрмә!.. Ә монда ат бит, ат!. Атны сафтан чыгару— колхозны сафтан чыгару дигән сүз, понимаете? Саботаж!—Сайфуллин кызган табага тамызылган май шикелле чажлый башлады.— Икесенең берсе йә атның хакын бүген үк түлисез, йә без эшне прокуратурага тапшырабыз. Тезенә суктылармыни — Саниянең кинәттән хәле бетте дә куйды. — Хакын түләргә тагын —Аның тавышы тәмам йотылды—Ат бит үлмәгән Исән Ходай кушса. Рәтләнер, үз аягы белән кайтыр Менә, спрафкасы да бар.— Ул өстәлгә яңадан ябештерелгөн кәгазьне чыгарып салды Ябалакның йөзе икегә ярылгандай булды. — Бу нинди кырык корама тагын?—диде Сәйфуллин — Галләметдин ертып ыргыткан иде. — Шуннан? Ерткан-беткән! Бу кәгазь корамасы ат түгел бит әле — Монандый уттай эч өчтендә ат кадәр атны чуга чалып кайтчын да, мин шушы филкин грамотка ышанып утырыйммы? — Ябалак хуҗаларча идән буйлап йөренә башлады.— Аны теләчә нинди авылда теләчө нинди фиршыл язып бирә! — Барып тикшерегез. Совхоз качкан җирдә түгел ләбаса Участковый белән Ябалак бер-берсенә серле караштылар. — Гражданка Садрыева, сез хөкем органнарына күрсәтмә бирмәгез Барып тикшерергәме, әллә урындамы — анысын үзебез белербез. Онытмагыз, безнең барып тикшерү чыгымнарын сез үзегез күтәрәчәксез. Болар белән сүз көрәштерүе ифрат та авыр иде Саниягә Нәрсә эшләп утыра бу Зәйнетдин? Күзле бүкәнме, әллә колхоз рәисеме? Инәсен якларлык бер генә сүз дә таба алмый микәнни, илаһым. дип уйлап куйды Кәбир — Бирегез ат, мин Бамбукны тагып алып кайтам һәм сезнең гөепләнүләрегезнең нигезсез икәнлеген раслыйм,—диде инәсе җавабында.— Эштән азат итсәгез, җитәкләп булса да алып кайтам! — Өч аяклы ат белән?!—Сәйфуллинның урындыгы шыгырдады— Аксак атны алып кайтасыз, димәк? Ха-ха-ха! Малайның зиһенендә көтелмәгән фикер уянды Куркыныч, адәм ышанмаслык теләк иде ул. Маладис инәсе, каты тора! — Ха-ха-ха! — Бөкебаш, төнге ябалак тавышлары чыгарып,каһкаһәләп көлде — Инде чиннөн өченче атны да үтертикме? Колхозда һәр әтрәгәләм өчәр атның бачына җитә башлача, юлбашчыбыз иптәш Италии нәрчә дияр? Иртәгә печәнгә төчәргә торабыз, ә ул ат чорый. Човхозга барып, контр езнәңә ояламакчы итәчеңме. — М м...— Зәйнетдин абзый нәрсәдер әйтергә теләп, авызында ботка пешереп алды, әмма сүзе аңлашылмады.— М м —Ниһаять, соңгы сүзләре генә килеп җитте Кәбиргә.— Ул кадәрле кирәкмәс иде. Галләметдин Фронтовик хатыны... — Мин дә фронтовик! Безне бер дә кызганмыйлар. — Тырыш хатын, дип әйтүем — Тырыч хатын, дип чабатажницаны яклап утырма инде,— Бөкебаш Зәйнетдинне кырт кисте.— Чинең мактаулы колхозницаң ат җигеп чыгып китте, атчыз кайтып керде... — М м... — Сез гражданка Садрыеваның дәүләткә китергән зыянын үз өстегезгә алырга булдыгызмы?—дип ташланды Зәйнетдин абзыйга Сәй- фуплин— Колхоздан күтәртмәкче итәсезме? Власть вәкиле буларак, мин халык мөлкәтен разбазаривать итәргә юл куймаячакмын Әгәр гражданка Садрыева атның югалткан эш көннәрен түләү турында менә бу йөкләмәгә имза сала икән, без покага эшне хөкемгә тапшырмый торачакбыз «Биз шома сөйли участкауай,—дип уйлап алды Кәбир—кешене кысарга өйрәнеп беткән Болар инәсен тәмам сындырырга аяктан егарга итәләр шикелле». — Кайдан алыйм мин андый акчаны?—дип үксү катыш сөйләп китте инәсе — Авызымны ачсам, үпкәм күренеп тора Исән ат өчен иске паласымны сатып, акча түләргә минем башыма тай типмәгән әле! Барысы да бер мизгелчә тын калдылар Зәйнетдин абзыйның гына авыр сулап мышнаганы саркыпа иде ишекләр аша Нинди чаралар белән өркетеп алганнар соң аны? Утлар-суларны кичкән ир-узаман нигә өстәлгә йодрыгы белән сугып «Туктатыгаз әле бу кәмитне'»—дип чик куймый? Бәйләнәсе килмиме? Малай үз манарасыннан торып аңлый алмый иде — Димәк, э-э.. сез обязательствога кул куюдан баш тартасыз7 — Анысы нәрсә тагын? — Атның хакын э-э атның югалткан эш көннәре өчен түләү турында йөкләмәгез була ул — Баш тартам Колхозчыларның гомум җыелышы хәл итсен — Бу явный саботаж. Садрыева' Шунысын онытмагыз гаделлек безнең якта булачак Димәк, үзегезгә үпкәләгез Урындык таралып китәрдәй булып шыгырдады Юантык Сәйфул- линның янып пешкән, тир бөрчекләре белән капланган йөзе күз алдына килде Кәбирнең. Аның симез балтырлары итек кунычларын ярып чыгардай булып торалардыр Әгәр бу күләгәдән кояшлы мәйданга чыгарсаң. Сәйфуллин йомарлам май кебек эреп бетәр иде дип уйлады малай — Якламаячак чине колхоз! — Сүз бетмәгән икән әле Күрәсең аны Ябалак тәмамлап куярга тиеш иде — Нәчелең-ниең белән корыткычлар Ил малын ачаган атаң түчәктө тартынып ята. езнәң Понамаревка базарында үз атым дип Трытий Ынтырнационал малын чата' — Кагылмагыз минем нәселемә! — инәсе яшелле тавышлар белән бар бүлмәгә чәтрәңнәде.— Нахакка рәнҗетелгән кешеләрнең күз яшьләре бөр килеп буар әле үзегезне Телегез, гәүдә сгьзаларыгыз череп аксын! Сабыйлар хакы тәнегезгә тамуг чабырткысы булып чабыртсын!. — Гражданка Садрыева! — Мир бетләре' Кандалалар1 Имансызлар' Их, үзе атылып көрер иде дә Кәбир, өчесен оч якка аткарыр, өстәлгә менеп басып, монда сез түгел, мин хуҗа дип кычкырыр иде Сез сасы кәнсәлөргә әйләндереп, тәмәке төтене бепөн ысланган менә бу өй — ул минем картатамныкы! Сез утырган урындыклар сез җиккән атлар да минөке' Сез апай бик эшлекле булгач кайда соң сезнеке? Кара таңнан кара тир түгеп, балалары белән буразнадан чыкмаган Хисам картның сезнең алда ни гаебе бар? Әйе, иртә өлгерткән иде сугыш сабыйларны Көрәш әлифбасын карлыяңгырлы буразнада Бокебашлар камчысы астында үзләштергән Кәбир кешеләр даирәсен сыйныфларга бүлми-нитми генә бәһалый иде аның авылында байлар юк бары тик ярлылар гына бар әмма бу ярлылар изгеләр һәм явызларга бүленә Вакытыннан күпкә алда акылга утырган сабый аксакалларга хас тирән зиһен белән төшенә алар кебек үк ярлының ярлысы Бокебашка икенче ярлылар өстеннән власть кирәк, менә шул власть чыбыркыга өйләнеп, башкалар канына сусый, коргаксый башлый 81 Инәсе елый иде — Гражданка Садрыева.. Әй, туйдырды да соң Сәйфуллин бу «гражданка»сы белән! — Гражданка Садрыева, безнең рөхсәттән башка авылдан чыгып китәргә тиеш түгелсез. Сез тикшерү астында Менә монда кул куегыз.. — Мин бер нәрсәгә дө кул куймыйм! — диде инәсе үзендә ихтыяри коч табып. Ул инде ярсуын баскан иде —Нишләп әле мин туган җирне ташлап, кайдадыр чыгып китәргә тиеш? Куарга итәсезме? Бер кая да китмим мин!.. Кәнсәләр ишеге шәрран-яра ачылды. Малай читкә сикереп өлгерде Аннан алсуланып һәм яшь белән парланып, инәсе килеп чыкты. Аның күзләре нәфрәт белән кайный, үңәче ут булып көйри иде. Өйгә кайтып, сәкегә аугач та инәсенең сүзе шул булды: — Тамагым чатнады, балакаем Кәбир йөгереп барып, бер чүмеч җылымса су алып килгәч, ул кулын селтәде: — Юк Юлдан яздыра язды, шайтаннар.. Эчмәде суны инәсе Ул уразада иде Өч көн аларны бер кем дә борчымады. Әмма өйдән кеше дө өзелмәде Бигрәк тә кичләрен Инәсенең ахирәтләре ничек кенә булса да ярдәм кулы сузарга тырышалар иде. Холыксыз Бөкебашка каршы бергә көрәшкән солдаткалар чарасыздан бичара булып нишләргә дө белмиләр. Җан дусы Садыйка түтәй ярдәм юлын да эзләп тапты шикелле Саниягә хәер рәвешендә акча җыеп, атның эш көннәрен түләргә кирәк, дигән тәкъдим ясады ул Инәсе кискен каршы төште «Төн авыртуы үтәр җан сыкравы үтмәс Көне-төне колхоз эшендә бушка изелеп, минем шунлык кына да хакым юкмыни? Бөкебашлар алдында мәмәйләнгәнем өчен Хәлим рухы һичкайчан да гафу итмәс бит» Дүртенче көн дигәндә, иртән Әйе, бодай утарга барырга дип кенә торганда капка төбенә җигүле алмачуар килеп туктады. Арбадан башына карасу-зәңгәр фуражка, өстенә яшькелт китель кигән ир һәм яулыгы иңенә шуып төшкән хатынкай җиргә сикерде — Хәерлегә генә була күрсен Силсәүиттөннәр, улым Салым җыючы Канзәфәр. Тегесе липутат Саҗидә шикелле.. Кәртөледән, димәк. Бүләктән сигез генә чакрымда ята ул. Быел көз Кәбир бишенчегә шул авыл мәктәбенә барырга тиеш Кешеләрен бел- мәсә дә, мәктәбен шактый белә моннан өч ел элек ачлыктан шешенгән Кәбир берничә ай Кәртәле мәктәбендә оештырылган ачлар йортында тәрбияләнгән иде. Керделәр көтелмәгән кунаклар Җылы гына исәнләштеләр. Кан- зәфәрнең бүлтәеп чыккан галифесенең тез-янбашлары күмердәй кара күн белән көлләнгән Аның кылычтай үткен һөм очлы озын танавы өйне тутыргандай итте Канзәфәр эшне тиз тотарга чамалады. Асылма сумкасын шапылдатып өстәлгә салды, аннан СССР гербы төшерелгән елтыр кәгазьләр тартып чыгарды. — Бурыч, Сания апа, бурыч Нишләтәсең инде, дәүләт галөиссәлөм безнең дә өстән төшми Барыгыз, диделәр, авылларга куып чыгардылар Эткәлөгез төрткәләгез, салымнар җыю планы үтәлми мөмкин түгел...— Агент дисбе сыман буынтыклы-буынтыклы бармаклары белән кәгазьләр актара башлады.— Садрыева. Садрыева Тә-әк Әһә. менә! Сезнең ярты еллык сөт заданиесе белән ничегрәк соң әле? Аһ, сыерыгыз зыянлады? — Аннан ул алтын тапкандай кычкырып җибәрде — Үтәлгән, ләбаса! Укытучы-коммунист хатынының үтәмәве мөмкин дә түгел1 Тө-ә-өк, ит заданиесе Нишләтәсең, монысы да нурмыда икән. Йон9 Монда азрак кына недабур бар барлыкка, ничава. көзге җонны тапшырырсыз, шулай бит? Тә-әк, йом-мыр-ка белән хөртерәк 82 икән Йом-мыр-ка белән хөртерәк—Ул тәмләп «йом-мыр-ка» диде— Тавыкларыгыз вафат булды9 Кызганыч Нишләтәсең, үлгән артыннан үлеп булмый, Сания апа Тә-ә-әк. йорт-җыр налогы Самообложение Заем Подоходный налог Нишләтәсең, үтәлеп бетмәгән икән, Сания апа . Ә үтәмәскә хакыбыз юк. шулай бит Сания апа9 Илебез хәрабәләрдә ята, империалистлар яңа сугыш белән яный. Украина белән Литвада бандитлар Сания апа Сталин бишьеллыклары хакына соңгы тамчы каныбызгача бирәчәкбез, шулай бит, Сания апа? — Эчеләсе каннар эчелгәндер инде — Тс-с, Сания апа1 — Канзөфөр кул аясы белән авызын каплап. Саҗидәгә карады.— Без бернәрсә дә ишетмәдек1 —Саҗидә исә чалыш елмайды сул битендәге чокыры теләр-теләмөс кенә авызына таба шуышты —Днепрогэс заемына авылда кем башлап язылды9 Донбасс шахталарын аякка бастыру заемына кем беренче сукмакны салды9 Син, Сания апа1 Фронтовик хатыны' Нишләтәсең, бурыч, изге бурыч яшәтә барыбызны' Исемендә кан сүзе булса да, йөз җисемендә канның әсәре дә булмаган бу сары йөзле, шома сүзле агент бар төр салымнарны да ••шулай бит»лөр аша «Сания апа»латып чыкканда Кәбир Кралов урманнарында үскән балтырганга һәм анда рохсөтсез сайраган сандугачларга гына түләү салынмаганлыгын аңлады Сөт налогын ике түшәкнең берсен, алты мендәрнең икесен, чигүпе тастымалларын, бирнә һәм мәһәр бүләкләрен, хәтта атасының күн акча янчыгына кадәр сатып түләде бит инәсе Әмма көтелмәгән тикшерү эшнең башы гына булган икән Беразга тынып калган Канзөфөр, герблы кәгазьләр өстендә мыжгып кайнашкан чебеннәрне кугалаштырды да. сүзне кайсы яктан китереп чәпәргә бөлмичә булса кирәк, аяк очларына күтәрелде, көяз кыяфәт белән күн тез башларын, галифесенең бүлтәеп чыккан корсак канатларын дерелдәтеп алды да, танау астыннан гына мыгырданды — Нишләтәсең инде. Сания апа М-м-м Түзәргә кирәк М-м-м Сезнең безгә Безнең сезгә ягъни безгә сезнең мал-туарны, йорт җиһазларны теркәп чыгарга кушылган М-м-м Әйдә. Саҗидә, бул- маса, син әйтеп тор, мин яза барыйм Инәсе ап-ак булып агарынды Үзендә эндәшерлек тә коч таба алмый, ул салкын мичкә барып, аркасы белән сөялде Иңбашлары күперчекле җитен сары күлмәк кигән Саҗидә, шуны гына көткәндәй, йортның хуҗасы сыман түргә атлады, чаршауны сыдырып, эчкә үтте дә. әйберләрне саный башлады — Дүрт мендәр' Ястык! Доя җоненнөн юрган, ике чүпрәк, бер асалы палас! Корама юрган' Тышлы тун! Малай атасыннан калган бердәнбер тос — тышлы тунны алалар дип куркып, сәкегә сикереп менде һәм, тунны каплап, кычкырып җибәрде — Бирмим' Монысын бирмим' Ул арада Саҗидә мич арасына чумып, ярым караңгылыктан әйтеп тора башлады — Бер бидрө сыйдырышлы җиз самавыр' Тимер казан' Савыт-саба, чулмөк. кашыклар — Алары кирәкмәс Кәбир бу кәмитнең көнсөлөрдө булган сөйләшүнең өземтәсе. Бөке- баш белән Сөйфуппиннар кузгаткан пычрак эшнең башы икәнлеген аңлаган иде — Бу сандыкта нәрсәләр, Сания апа? — Агентның наган сыман тырпайган баш бармагы сандыкка төртеп күрсәтте Инәсе мич яныннан сүзсез генә кузгалды.менә-менә түгелеп китәрдәй мөлдерәмә диңгез кебек чайкалып, сандык кырына килде һәм. ябык күз кабакларын ачмыйча, гомер бакый биксез торган капкачны күтәрде Саҗидә сандык эченә колачын салып, анда казына, актарына башлады Саниянең үзе белән алып килгән бирнә чүпрәк-чапраклары, Хәлименә бүләк итеп чиккән күлмәге. Зөлхиҗә тутасы биргән күлмәклек тукыма налог кәгазьләре. ХөЛименең фронттан язган хатларыннан башка бернәрсә дә чыкмады казнадан Саҗидә сандык төбеннән кечкенә төенчек чыгарып, аны калтырана-калтырана чишә башлады. Сәке остеннөн төшкән Кәбир үзе дә шушы төенчек сыман гына булып кечерәеп калды Әмма инәсенә барыбер иде шикелле. Депутат хатын төенчекне, ниһаять, чиште аннан кәгазь төргәк, кәгазь төргәктән пар көмеш беләзек, пар алка, пар йөзек һәм асылташлы балдак китереп чыгарды. Өйне чебеннәр гөжләве басты Саҗидә төргәк кәгазен өстәлгә салып, кулы белән сыпырып тигезләде, бөкләнгән почкакларын йомшартты һәм кызганыч кеше хәленә керергә тырышкандай киң елмаеп, инәсенә эндәште: — Шушындый байлыкны похоронкага төрәләрмени, Сания апакаем! Бу бит мәңгелек документ, югалуы мөмкин... Сандыгыгыз да бикләнми бит ичмасам! Канзәфәр нәрсәдер язды Саҗидәнең колак йомшакларында елкылдаган алтын алкаларга игътибар итте Кәбир. Иске паласларны биләп алган чебеннәр өермәсендә мондый байлык табылачагын һич кенә дә көтмәгән хатын әле һаман һушын җыя алмый иде — Урынына куй—Кинәттән генә тыны тыгылып калган Канзәфәр тагын кабатлады.— Урынына куегыз. — Куймый нишләтим ди мин аны?! — Саҗидә дулкынлануын баса алмаган көмешләрне яңадан похоронкага төрә башлады.— Иске авыздан яңа сүз. дигәндәй, менәтерөк! Безнең силсәүит сугышның беренче елында ук алтын-көмеш тапшыру буенча районда беренче урынны алган иде. дип кенә искәртүем, югыйсә Ә монда барысы да исән-сау! Маладис, Сания апа, саклагансың...— Төргәк инде Саҗидәнең учында иде—Сарыкны сыйрагыннан, бүрене муеныннан асалар, дигәндәй — Куй диләр сиңа! — диде Канзәфәр ачуы чыгып Саҗидә төргәген сандыкка ыргытты Агент аны үз кулы белән япты һәм йомшак кына итеп өстәде—Әйдәгез, кәжәнкәне карыйк.. Чоланда хәлле заманнардан бушап, серәеп калган ыргак түшкә элә торган тиякләрдән, иген ларларыннан башка бер нәрсә дә юк иде Лар өстенә басып, хатын чормага менеп китте. Аннан тузанга йотылган тавышы ишетелде: — Бу әрҗәдә нәрсәләр? Бирелгән сорауга җавапны да көтмиче. каурыйлары таланган кошлар сыман битләре биткә аерылып, идәнгә «Коръән»нәр, «Әфтияк-ләр оча башлады — Иске китаплар.—диде инәсе хәлсез генә.— Мин бит китап күрмәгән ата баласы түгел Укыштырам — Беләбез, Сания апа.— Канзәфәр чормага кычкырды—Болары кирәкмәс. Төш Түбә кызуында пешенгән һәм бит алмаларына кадәр тузанга баткан Саҗидә җиргә төшкәч тә өйгә үтте Өстәл тапкырында эленеп торган көзгегә килеп төзәтенә башлады Әллә бәрәңге буыннан, әллә кичелгөн чорларның боҗра-боҗра акшарлары белән тапланып, кайсы гына җиреннән карасаң да, йөзне бозык күрсәткән көзгедән ул үзенең мөлаем йөзен таба алмады Ничек җитте шулай төзәтенде дә болдырга чыкты «Көзгене менә ни өчен исәпкә алмаганнар икән.— дип уйлап өлгерде Кәбир.— Безгә ярап тора ул. Безне бик матур күрсәтә ул.» — Моны ничек аңларга инде Канзәфәр туган’—диде инәсе, ниһаять. телгә килеп.—Тентү? Упыс? — Юк. сез нәрсә. Сания апа? — Агент ак тешләрен җемелдәтеп көлде— Эшебез шундый бит Нишләтәсең инде.. Исәнләшеп капкадан чыкканда агентның галифе чатлары тагын да киңәйгән, тагын да корсаклангандай тоелды Кәбиргә Ботен дөнья малы сыярлык дәрәҗәдә зур иде алар — Үсеп кенә җитим.— диде Көбир тешләрен кысып — Кирәкләрен бирермен әле мин аларның Бамбук допелдөп сикереп, урын алыштырганда малай уянгандай итте Әмма үзен таш сыман бастырган күз кабакларын ача алмады ул Бит җепселләре тартышып ала. табигатьнең үзеннән килгән ниндидер нечкә сиземләү, ат белән аның арасындагы күренмәс җеп аны борчый бимазалый, тик уянмый гына Таң аткан кояшның баш түбәсе күренеп нурлары урманны үтә телгәли башлаган иде Көбир ыңгырашты Ул кычкырырга итте, тик тавышы гына чыкмады Төш күрә иде ул Алар Бамбук белән тау мәгарәсеннән киләләр имеш Кап-караң- гы. имеш Менә кайдандыр Соры Бүре калкып чыга да. аларга ташлана «Бир миңа бу малайны, аны мин имезеп үстердем».—ди Соры Бүре Бамбукка «Иһа-һаһай'—дип кешнәп колә Бамбук — Аны син түгел, мин үзем имезеп үстердем'» Шулай ди дә. Бамбук Кәбиргә төшеп калган чабатасын кидерә башлый Соры Бүге югала Кайдандыр ике тояклы, тояклары алтын, мөгезле, мөгезе алтын гыйфрит пәйда була Абзар иясе, имеш Кулында фонарь Мәгарә яктыра, баксаң ул абзар иясе түгел, инәсе икән Кулында мунчала Гает бәйрәме алдыннан ташларны да мунчалалап юа. имеш Аның артыннан кара ташлар агарып бара Шуннан нәрсәдер шартлый, мәгарә дөм караңгылыкка чума — Соры Бүре аларны куа чыккан, имеш Көбир киноларда гына ишеткән телдә кычкырына, имеш «Хенде шлаттер хохен' Аншлайц цвиннунг виттер- тайн'» Көбирне атландырып алган Бамбук чаба, әй чаба аларның артыннан кулына фонарь тоткан Соры Бүре менә-менө өсләренә сикерәчәк Бәй, бу Бокебаш ләбаса! Сикергән саен башыннан бер бөке чыгып ычкына Малай тибенә кулларын буталап Бокебашка сугарга итә Тукта, аның битен кемдер юеш чүпрәк белән сөртә түгелмә? Көбир уянып китә һөм күзләрен ачса — пәрәмәч. Бамбук үзе аны ялап тора бит1 Ул шабыр тирдә иде Ат исә имгәнгән аягын читкә янтайткан да карашы белән аңа төбәлгән Яткан җиреннән генә атның башыннан сыйпап, аерым бер иркәлек белән эндәшеп куйды — Кузгалабызмы. Бамбук? — Кузгалабыз. Көбирҗан Әйе. сөйләшә иде хәзер Бамбугы Малай сикереп торды һөм үзен уратып алган матурлыкка таң калды урман эче кояшның меңләгән алтын кылычы белән туракланган, бу нурлар дымлы җирдә, таң алдыннан үләннәрне саран гына сугарган чык энҗеләрендә төрле төсләр белән уйнаклап, күңелгә ниндидер тантана күтәренкелек, бәхет һөм шатлык тойгысы өсти Әкрен искән җилдә әле чәчкә генә атып килгән мәтрүшкә, ботнөк исе белән аралаш кичәге учак бәрәңге ысы аның борынын кытыклады Чәчкә һөм үләннәрнең ниндиләре генә юк иде биредә1 Юк Бүләк урманнарында бу кадәр тослөр абайлаганы юк иде шикелле аның зәгъфран, гәүһәр зәңгәр кыңгырау чәчәкләр дисеңме соры күке торнабашы дисеңме, сап-сары сандугач төкереге ут кебек алсу рөбыйгалар дисеңме Ә копшөпәр* Инде шартлатып өзәрлек булып җитешкән көпшәләр кымызлык-кузгалаклар' Дөньясын оныткан Көбир бер кочак көпшә һәм кымызлык өзеп алып капчыгына тутырды Болай булгач, яшиячөк кенә' Афәрин' Чамалавынча, кояш офыктан ике-оч иллегә күтәрелгән иде Малай үзенең озак йоклап ятуына гарьләнеп куйды Чишмәгә төшеп салкын су белән битен чылаткач, колаклары ачылып киткәндәй булды Капчыгыннан ипи чеметеп алып, байталга сузды — Рәхмәт. Көбирҗан Үзең дә аша — Минем монда җитәрлек Дилбегәсен җыештырып, капчыкка салды да. тегеннән-моннан үлән кармаштырган байтал янәшәсенә утырып, кичәге бәрәңге һәм калган ипи белән тамак ялгый башлады Әле генә күргән төшен хәтерләп, аны нәрсәгә юрарга да белмәде Инәсе кара ташларны агартып юа Димәк, аны тоткыннан чыгарган булырга тиешләр Соры Бүренең Бөке- башка әйләнүе бик тә серле иде Соры Бүре бер яктан, Бокебаш икенче яктан куа чыкмаганнармы аны? Кәбир өшегәндәй итеп калтыранып куйды Ул онытылырга тырышты Кошлар тавышы белән чемердәп кайнаган урманга колак салды — Чут-чут-чут! Фью-фью-фьюия! Бу—сандугачлар. — Әс-вәс-вөс! Әс-вәс-вөс! Монысы — урман тургайлары — Гөлдер-гөллер! Гөлдер-гөлдер! Болары — урман күгәрченнәре — Бер данә! Бер данә! Бер данә! Бүдәнәләр. Малайның бу оҗмахтан кузгаласы килми иде Алда нәрсә кете аны? Их, әгәр инәсе булмаса, мәңге кайтмас иде ул авылга! Шул Бөкебашны күрмәс өчен генә кайтмас иде Харис дусы исенә төшкәч, мондый уе өчен оялып куйды. Моңсу булып китте Абзардагы кәҗә бәтиләре искә төште. Карый микән аларны Хәмдия карчык? Малайның битенә үк кагылып самолет кебек фырылдап кара кондыз — каеры кондызы үтеп китте Күтәрелеп караса, аклан авызындагы имәндә мәче башлы ябалак йокымсырап утыра Күз уемнары акбур белән буялган, кашлары тырпайган бу төссез. иләмсез кошны Кәбир һич кенә дә өнәми Гүя. аңа Ябалак Галләметдин үзе карап тора Куллары белән карманып. тирә-яГында кулай бер нәрсә дә тапмагач, Кәбир учактан калган өемгә үрелде, аннан бер төренбаш алып, ябалакка томырды Төренбаш. ябалакка җитмичә, ботакларга бәрелеп җиргә төште Ябалак ыжламады да — ул тәмам йоклаган иде Аңа эсселе-суыклы булып китте Сискәнеп, атның яралы аягына карады Бәйләргә кирәк Тик нәрсә белән бәйләргә? Теге чүпрәге бодай басуында чыгып очты бит кичә1 Малайда фикер өлгерде Пинжәген. күлмәген салып ыргытты да, күлмәгенең сул җиңен пәкесе белән аерды Андыз яфраклары өзеп алып, капчыгыннан Әндри абзыйсы биргән дару шешәсен чыгарды Бөкене чыгаруга бар тирө-якны әшәке ис басты Танавын җыера-җы- ера, даруны андыз яфрагына сылады яфракны тасма итеп теленгән җиң чүпрәгенә түшәде, аннан исә атның яралы аягын ирләрчә кыюлык белән эләктереп алып, яра өстеннән кат-кат урады Байтал тартышып куйды Кирәк-яракларын җыештырып салганнан соң, капчыгын аркасына асты, ботакта асылынып торган камчысын кулына киде «Әйдә, малкай» Чегәннәрдән дә котылдык Көзге яңгырларда утын-печән ташып, арба тәгәрмәчләре белән тирән чокылган, язын бу ерынтыларга ләм тулып, җөен бака яфрагы, кондырак үлән белән капланган һәм тәмам ташландык хәлгә килгән юлдан яфрак мәгарәсен лаштыр-лоштыр ера-ера алар кояшның нәкъ күзенә килеп чыктылар Көчле нур ташкыныннан бер мизгелгә сукыраеп калган малай белән байтал карашларын түбән төшерде — үләндә чыкның тузаны да калмаган иде. Байтал хәзер ыргыл түгел, сикерә-атлый бара Әгәр ул кичә бөтен гәүдәсен бөтен авырлыгын арт аякларына салып ыргыса, бүген исә өч аягы белән берьюлы сикерә һәм шул ук ыңгырашу әһаңнәре чыгарып яралы аягын җиргә тидергәндәй генә итеп, бер мизгелгә тукталып калгандай тоела Атның хәле мөшкел Бу хак Үзен юатырга тырышты Көбир Күп тә үтмәс, яңа гына сәфәр юлына төшкән малкайның тәне язылыр, тын юллары да ачыла төшәр, дип уйлады ул. Юраган юш килә, дигәндәй, бу шулай булып чыкты да Ат гүя йомгакка әйләнеп, җирдән тәгәрәп бара, тизлеген арттыра башлады Көбир дә атламнан вак адымнар белән йөгеремсәгә күчте Озакламый юлдан читтә яткан Кәреш тө күренде Көбир кәефе килеп, камчысын шартлатты Юлдан борхылып тузан күтәрелде Бамбук сискәнде — Шартлатма Кулың кычытмыйдыр бит — Ярар, малкаем, ярар Юл читендәге ат күмелерлек юан сабаклы һәм эре яфраклы үләннәрне Бамбук барган уңаеннан умырып алырга өлгерә «Карыны ачыккан»,— дип уйлады Көбир — Күп калмады, малкай, түз» Кичә артыннан чак-чак йөгереп өлгерсә, бүген тымызык кына йөгерә-атлаудан узып булмый Ә бу йөгерүгә караганда читенрәк Кинәт кемдер сызгыргандай тоелды малайга Сул яклап Күп тө үтми сызгыру тагын кабатланды Хәзер ул уң тарафтан иде Күз ачып йомганчы әллә нарсә булды яңа сикереш ясаган Бамбук кинәттән җиргә сөрлекте, юлның ике ягыннан, куе үлән арасыннан калкып чыккан ике карасакал атны йөгәненнән эләктереп алды, күзләре аларып киткән байтал ни рәвешледер аягына басты, үлем куркынычын тоеп, кешнәп җибәрде, зиһенен җуйган Кә- бир, үзе дә аешмастан, мәче сыман алга сикерде һәм атның ялына килеп сарылды — Минеке1 Минеке! Сакалбайларның берсе — алар һич кенә дә безнең халыкка безнең төбәктә яшәгән шивәләргә охшамаган иде — малайның җилкә тамырыннан җиңелче генә чеметеп алып, читкә очырды — Молчи, собачонок! Зарэж-жу!. Ул итләч балтырыннан сыдырылып төшкән итек кунычына кагылып куйды Шул ук сакалбай атны җитәкләп алды да, юлдашына бөтенләй ишетелмәгән телдә эндәште — Гонинэ грес!* Икенче сакалбай кулына җыеп тойнөклөнгән арканы белән атны тукмый башлады Чытырман сыман килеп ябеште аңа Көбир — Тимә' Минеке' Сакалбай аны арыш учмасыдай учмалады, кул беләзегеннән камчысын сыдырып алып, Көбирне сукмак читенә селтәде Түмгәк остенә барып төшкән малайның күз аллары караңгыланып китте һушына килгәндә тегеләр атны алдан өстерәп, арттан тукмап урман эченә алып кереп баралар иде Көч-хәл белән урыныннан күтәрелеп Көбир алар артыннан иярде Бамбукны инде үз камчысы белән каезлаган сакалбай артына борылып, кул яссуы белән бугазына ышкып күрсәтте — Умырал хочэш9 Нәрсә булса шул булыр, дигән фикергә килгән малай аларның артыннан калмады Күз яшьләренә буылып, чытырманлык һәм түмгәкләр аша. һаман да шул кычытканнарга кулларын чактыра-чактыра. алга атлады Якында гына кеше сөйләшкән, атлар пошкырган тавышлар шөйпөнгөндөй итте Күп тө үтми, алар дистәләгән чатырлар, япмалы арбалар, казаннары кайнап утырган учаклар аллы-голле бөбәйтәкпөр кигән хатыннар, һаман да шул сакалбайлар белән чуарланган Сабыр буена килеп чыктылар Көбирне шундук кояшта кара чутыр булып Атны ку! (Чеынчо). янган, җил-яңгырда тимердәй чыныккан, аяклары түгел, куллары да чебиләп беткән бала-чага сырып алды. Җитмәсә, алар аркадан капчыкны тарткалыйлар. «Чегәннәр табыры»,— дип уйлап алды малай. Авылларыннан үтешли, йорттан-йортка кереп, фал ачкан, акча һәм өй- бер-сәйбер җыйган, җае чыкканда чәлдерергә дә күп сорамаган чегәннәрне күргәне бар иде аның. Менә алар авызы киң итеп ачылган ак чатыр алдына килеп туктадылар. Йөрәге лепкәсендә типкән малай хәзер Соры Бүредән түгел, кешеләрдән курка иде Чатырны күз ачып йомганчы сакалбайлар, хатын-кызлар уратып алды Аның эченнән өсте- нә кара ефәк камзул ишарәте, шундый ук кара ефәк шарабар кигән, камзулын чуклы бау белән буган киң җилкәле, тутырым бәдәнле кеше килеп чыгуга, бала-чага чыр-чуыннан шып туктады Алып килүче сакалбайлар. Кәбиргә төртеп күрсәтә-күрсәтә, нәрсәдер аңлаттылар. Араларында бердәнбер дип әйтерлек бу сакалсыз кеше чегәннәрнең юлбашчысы иде булса кирәк Малайны имән бармагы белән үзенә чакырды ул Кыяркыймас адымнар ясап, Кәбир аңа якынлашты Киң җилкәненең үткер карашы сәләмәләргә төренгән, бер аягы чабаталы, икенче аягы оекчан, башын-күзен тузан баскан кечкенә мосафирны күздән кичерде. — Куда идешь, мальчик? — Өйгә кайтам,— диде малай танау астыннан гына мышкылдап, татарча. Үксүдән аны очкылык тота башлады — Кунакка барган җирдән. атыбызны бүре бугазлады... (Аны тагын очкылык тотты.) Мин аны авылга... Икесе ике телдә сөйләшеп тә, малайның аны, аның малайны аңлавыннан ниндидер канәгатьлек тапкан юлбашчы, тирә-ягындагы халыкка күз сирпеп алды да, Кәбиргә әйтеп бетерергә дә ирек бирмичә, гөрселдәп көлеп җибәрде: — Ха-ха-ха-ха-ха!.. Нидән көләләр икән дип, Кәбир тирә-якка карангалап алды. Бә- бәйтәкле ярсу кызыл күлмәк кигән хатыннар да, ярымшәрә килеш җир сөргән чегән балалары да көләләр иде үзләре тапкан бу тамашадан. Малай ике-өч адымда гына башын салындырып торган Бамбукка карады Күзләрендә тормыш уты сүнгән кебек тоелды. — Снэми мэшок... Кәбир аңлап өлгермәде — капчыгын салдырып та алдылар, юлбашчы каршына китереп тә куйдылар Атыннан тыш инде үзенә дә һәлакәт тойган малай пинжөк кесәсеннән пәкесен кармалап алды, аның үткер ябен чыгарып, юлбашчыга ташланды Юлбашчы аны күккә чөеп, җиргә төшерде. — Ты мэнэ нравишься, пацан!.. Кемдер кул беләзеген шартлатып кысты, пәке үзеннән-үзе юк булды. — Барысын да алыгыз!.. Тик атны гына!..— Кәбир пинжәген. бер җиңсез күлмәген, аннан чалбарын да салып түгәрәккә ыргытты. Анадан тума хәлдә дүрт аякланып, ул юлбашчы каршында җир сөрә, ялвара башлады—Барысын да алыгыз, атка гына кагылмагыз! Бу күренеш барысын да айнытып җибәргәндәй булды. Табыр көлүдән туктады. — Одэвайся, пацан!. Үз гамәленнән үзе оялган малай сәләмәләрен тиз генә киенде. Аның капчыгын кемдер җиргә бушатып өлгергән иде Арка җылысында пешенеп парланган кымызлык-көпшәләр. иске дилбегә, бер түтәрәм икмәк, берничә бәрәңгене күздән кичереп, юлбашчы әйберләрдә казынган сакалбайга эндәште — Начи лав! Чув палы!* ♦ Кагылма! Кире утыр! (Чегәнчә.) Тегесе байлыкны теләр-теләмәс кенә кире капчыкка тутыра башлады Юлбашчы тубал кебек кара бөдрә чәчләрен бармак тараклары белән артка тарады да бер мизгел тын торганнан соң, ике сакалбай белән кызып-кызыл сөйләшә башлады Кәбир аңлавынча, атны бүлешә алмый иде алар Кулларын селти-селти. юлбашчыга кычкырындылар Ниһаять, алар Бамбукны бер читкә өстери башлады Юлбашчы утырган түмәреннән сикереп торды, артларыннан куып җитеп, кендек кебек кыска буйлы сакалбайны бугазыннан алып җилтерәтте — Набистр, ми, рома, сиротей нэ обижа!” Тегесе, ачуын ничек басарга белмичә, лач итеп җиргә төкерде — Дык, Зобар!† ‡ ’ Һәм китеп бардылар Киң җилкәле яңадан урынына килеп утырды Инде хәзер нәрсә була, бу тамаша ничек тәмамлана, дип көткән халык тәмам тынып калды Таза итеп кырынган, киң маңгайлы, бөдрәләре колак алкаларына кадәр салынып төшкән юлбашчыдан да акыллырак, зирәгрәк гаделрәк кеше юк иде хәзер доньяда Менә ул ярым ябылган керфекләре аша сөзеп карап, Кәбиргә эндәште — У нас ндравитса? Останэшся? Төшенде Кәбир Бездә каласыңмы, ди шикелле — Ниту Диривнә пашуп Табыр тагын көлешеп алды — Петь, плясать умэешь? Монысын төшенеп бетмәде Кәбир Ул да түгел, бодрәбаш такмак өйтөәйтө, түгәрәктән биеп китте — Амма-раппи. тимма-раппи Табыр кул чапты Юлбашчыларының яхшы кәефе һәркемгә күчте шикелле Җөен кояш ялкыны кышын челлә салкынында көйгән бу табигать балаларыннан Кәбиргә коч кергәндәй итте Аңардан нәрсә таләп иткәннәрен аңлады ул Алар сораганны үтәгән хәлдә атының да. үзенең дә бу камалыштан исән чыга алачагын исләп алган малай, түгәрәккә төшеп такмаклап бии башлады Биек тауның башларында Тезелеп үскен әнисләр Тезелеп үскән әнис кебек Яшәсен коммунистлар Бер нәрсә аңламаган табыр котырып кул чаба, такмаклый һәм урынында тыпырдый иде Кәбирнөң аптыраганы шул булды үзләре бөтенләй аешмаган чит тел, чит сүзләрдән башка тагын нинди коч куөтлөттерә иде аны чегәннәрдән? — Мин тагын беләм әле,—диде малай инде бераз гына юмакайлана биреп — Бездә мондый такмазалар буа буарлык ул! Әй. түр. түрөтүр. Шәһәр кызлары матур Нигә матур булмасын Кондө май ашый бит ул — Молодэц'—дип сойде аның иңеннән көлеп хәлдән тайган юлбашчы— Зэря цыганом нэ родэлся Кемдер аңа калай савытта ботка алып килде Бер телем ипи дә куйдылар Башын аска иеп, тирө-якка битараф карап торган Бамбуктан ояла биреп, малай агач кашыкны алып, капкалый башлады Шатлыгыннан аның ашыйсы да килми иде Әмма хуҗаларның кәефен бозарга † Онытма. без, чегәннәр. ятимнәрне кыерсытмыйбыз ‡ Кара аны. Зобар' ярамый, дип уйлады ул. Тамак туклык иткәч, рәхмәт әйтеп, урыныннан торды Малай аны җибәрмәсләр, дип борчыла башлады Юлбашчы сул аяктагы чабатасын салырга кушты Тагын да аптыраган Кәбир, нишләргә дә белмичә, кушканны үтәде Чатыр эченнән кулына иске, шулай да кара буявы таушалмаган чүәкләр алып чыгып, кияргә кушты юлбашчы — Одэвай,—диде ул кырыс кына.— А это. к черту!.. Ул чабатаны бер читкә ыргытты. Әллә шатлыгыннан, әллә гарьлегеннән күзенә яшь бөреп чыккан үсмергә үз тәненең аерылгысыз олеше—чабата кызганыч булып китте Йөгереп барып, чабатаны күтәрде һәм капчыгына салды — Нилзә! Чабата кирәккәнский! Кайдан килеп чыкты тагын бу сүзе? Шәп булды түгелме соң? Беркем дә көлмәде. Илһамы килеп киткән юлбашчы чүәкләрне Көбиргә үзе кидереште. Ул аны йөретеп тә карады Аның өчен генә тегелгән кебек иде чүәкләр. Юлбашчы үз телендә нәрсәдер әйтте. Табыр аны куәтләп, тел шартлатты. — Чэловэком будь,— диде бөдрәбаш —А если воровать будэшь, воруй лишь ворованное Ну, бывай! Ул малайга көрәктәй ялпак кулын сузды Инде чынлап та шатлыгыннан нәрсә эшләргә белмәгән Кәбир бертуктаусыз кабатлый иде — Ыспасибы.. Ыспасибы. Аңа капчыгын кидерештеләр Кемдер камчысын китерел бирде Бамбукны этәреп диярлек сукмакка төшерделәр Беренче атламнар бер ел сыман озын тоелды Кәбиргә Гүя, алар атлап түгел, шуышып баралар иде Исенә килеп, п <нжәк кесәсен капшады Пәкесен оныткан Кире бармаскадыр бит? Шулай да бик кызганыч иде пәкесе Ул кы- яр-кыймас кына артына борылып карады Корама юрган кебек аллы-гөлле табыр аңа бердәм кул селкеде Куш кулы белән тәбрикләде һәм алкышлады ул торып калучыларны Ә пәкегә килгәндә, калсын Истәлеккә калсын. Нәрсәдер аңардан да калырга тиештер бит! Хәзер ашыгасы юк иде кебек Пычак астыннан исән чыккан Бамбук та, шуны аңлагандай, үз җае белән генә титаклый Әрәмәлек артта калды Чегәннәр белән очрашу истәлеккә әверелә башлады Нинди матур итеп сөйлиләр, дип уйлап алды малай Аңлашылмаса да матур Һәркемнең үз теле, табигате, фигыле бар Кем шулай яраткан9 Ерак юлга чыкмаган булса, аңа мондый уйлар килгән булыр идеме? Ят үләннәрдән аңкыган хуш исләрне ул күкрәген тутырып сулады Байталын күздән кичерде Бүген иртән бәйләнгән бәйләвече урынында иде Дөрес, Бамбукны туктатып ашатасы, ял иттерәсе бар барлыкка, шулай да чегәннәр табырыннан мөмкин кадәр ераклашасы килде аның Кәефе килеп, үзе дә сизмәстән, камчысын шартлатты Камчы очына эләккән тузганакларның мамыгы җилгә очты Мбамбо-бимбо! Са- ма-рана-сама1 Бамбук борылып, ачулы караш ташлады — Син әллә нәрсә сөйлисең,— диде аңа байтал — Чегәннәрдән дә котылдык, Бамбукҗанкисәккәем — Күлмәк-ыштаныңа кадәр салып ыргытып, биеп-җырлагач, котылдык инде — Ат аның колак төбендә генә шаркылдап көлде.— Нишләтсеннәр, коткардылар, биглыйлар Әйдә, бераз ял итеп алыйк. — Түз, малкай, түз. Озакламый кичү. Мин тагын килдем. Нәстүк! «Йөгенә генә күрмәсен Йөгендерө генә күрмим» Бар курыкканы шул иде Әмма аңа икенче бер яңа борчылу да өстәлде Зур кәнсәләре, телефоннары булган Күлләр авылына якынлашкан саен бу борчылу 90 үзәккә төшкән шөбһәгә әйләнде Әгәр аны артыннан Бүләктән куа чыккан булсалар һәм юлда каршы очрасалар17 Дөрес аның бары тик ат артыннан гына авылдан чыгып тайганлыгын беркем дә белми Сабир- җан абзыйсы белән киңәшләшәсе килгән иде килүен шулай да шикләнде Шуңа күрә күршеләре Хәмдия карчыкка да әллә ни ачылмады Мал-туарларына күз-колак булып торырга гына кушты Кыргызга барып, инөйнең хәлен генә белеп киләм диде Пркаруллар атның исән-аман икәнлеген ничек кенә булса да ачыкларга тикшерергә тиешләрдер бит инде? Әгәренки телефон-мазар булмаса, барыбер йомышлы кеше җибәрергә дә тиешле бит алар1 Артыннан куа чыксалар, алар һәр авылда сорашачаклар инде фәлән яшьтәге, фәлән төстәге малай күзегезгә чалынмадымы янәсе Әмма Кәбир дә ахмак түгел. Ул авылларда туктамаска, туктаган хәлдә дә бары тик вак авылларда, анда да авыл читендәге өйләрдә һәм төнгелеккә генә туктарга карар итте Менә алар копчөк эзләре белән телгәләнгән Сабыр кичүенә дә килеп җиттеләр Инде ничәнче мәртәбә елга аша чыгуына карамастан дәрья һәр кичүендә үзенчә кабатлана иде Алкым-алкым булып аккан дулкыннар аңа әле канлы төстә булып күренде Малайның күзләре чәнчеште Эчкерәк, чуерташлы төшкерәк үтеп Бамбук борын мөшкәләре белән фырылдыи-фырылдый суны иснәде, аннан иреннәрен җыерып, шикәрдәй ак тешләре белән сыек дулкыннарны сөзде Ат. ниһаять, башын югары чөеп, Кәбирнең әйдәләгәнен дә көтмичә аргы ярга ыргыды Хәзер инде Бамбук белән ул түгел, ө аның белән Бамбук үзе боерыклык итә иде Озак та үтми ул үзенең хуҗасын читтөрәк яткан акланга алып керде Атның кырт туктавыннан һәм авыр тын алуыннан Кәбир тиз төшенде — аның хәле торган саен мөшкелләнә иде Ешрак ял иттерергә кирәк, дип сөземтә ясады ул үзенә Шулчак юлдан арба теркелдәгәне ишетелде Бөкебашлар түгелме"7 Җәядән атылырга торган укны хәтерләткән Кәбир яфрак куерымы аша юлны сөзеп алды юк. түгел икән Арбада бөтенләй ят ир белән хатын иде Теләми иде малай Бөкебашлар тозагына кабарга, аһ теләми иде' Малай Бокебаш белән соңгы очрашуын хәтерләде Йорт җиһазларын исәпкә алып чыкканнан соң бер атна чамасы үтте, әмма әйберләр артыннан беркем дө килмәде -Нишләптер- абзый белән теге хатынкай дорөс әйткән булып чыктылар күрәсең Үз самавырларыннан гөжләтеп чәй эчеп, үз паласларын ябынып йоклады алар -Кеше кулы белән шикаять яздырып, мине мәсхәрә итмәкче була бит ул Бокебаш —диде инәсе Кәбиргә ул белмәгән ниндидер серләргә ишарәләп.— Тезләндермәкче. үчен кайтармакчы була, мәлгунь - Нинди үч. нинди мәсхәрә9 Олылардан бу хакта ничек сорыйсың? Озакламый бу сер дә ачыла төште шикелле Шулай бер төнне сәкесендә йоклап яткан Кәбир ойдәге ят авазлардан уянып күзләрен ачты Йокысыннан рөтле-чиратлы айнымаган Кәбир тәүдә аңламыи- чарак торды —үзен бу өйдә хуҗа сыман тоткан һәм һичбер тартынусыз, авызында азыкны чәини-чәйни шактый кычкырып мыгырданган ир кем була бу? Малай яткан сәкене мич каплый ишек катындагы өстәлдә сөремләгән сукыр ут чит кешенең шәүләсен тагын да зурайтып һәм шөкәтсез килбәткә кертеп, тәрәзә аралыгына китереп кадаклаган Урындык шыгырдатып, бу шәүлә каядыр омтыла һәм ымсына башлагач инәсе пышылдап кына эндәште -Ипләп. Галләметдин Баланы уятырсың - Кәбир күзләрен чытырдатып йомды Ул палас астында шартлар хәлгә җиткән йомгакка әверелде Кинәт ул үзен утлы табадагыдай итеп тойды, аннан оши башлады Алма бакчачыма керчем Алма тии җилкем* чуп. Үземе дә берәү генә. Чүз әйтмәгез иркөмө-ө-ө Яртысы авыз эчендә, яртысы борын тишекләрендә пешерелгән бу җырдан соң Бөкебаш нәрсәнедер голт-голт чүмерде Аны каты итеп очкылык тотты. Өйдә чучка абзары, ят, сасы ис таралды Инәсе нишләп кертергә булган аны? Әллә нинди ят тойгы — көнчелек, ир балага табигатьтән бирелә торган үзеңне һәм сине дөньяга бар иткән кадерле җанны йолып калу тойгысы биләп алды малайны. Шундук сикереп торып сөреп чыгарырга да күп сорамас иде Кәбир Әмма аек акыл ашыкмаска куша иде Бөкебашны күзәтер өчен мөмкинлек эзләп, ул урыныннан как сәкегә шуышты Менә ул аның ярты гәүдәсен күрә Шул җиткән Җен арбасы кебек чытырман бармаклы кулларын һавада бутый-бутый, исерек ут яктысына — инәсенә таба сузылды Инәсе аны җиңел генә этәреп җибәрде — Куй, маташма, Галләметдин. — Их. аңламыйчың хәлемне, Чания! Чиннән бачка ячи алмыйм — Ул йодырыгы белән өстәлгә сукты.— Бәхетчез мин! У-у-у . — Ипләп, дим, баланы уятырсың. — Уянчын! Ул минем улым булырга тиеч иде Кара, нәрсә сөйләп утырган була! Моны ничек аңларга тагын?' Инәсе авыр итеп тын алды Бөкебаш ниндидер савытны аударды идәнгә шыбырдап нәрсәдер акты Аңламый Кәбир. һич кенә дә аңламый— нинди гөнаһлары хакына түзә инәсе мондый түбәнлеккә, нинди өметләр белән керткән ул Бөкебашны кара төн уртасында?! — Мин чине генә яратам бит. Чания җанкичәгем Их! — Бөкебаш үксеп елап җибәрде—Чин мине яратмаган ачудан коям бит кечеләрнең күз яшен Беләм, мине яратмыйлар Чин мине яратмаганга, мин аларны яратмыйм.. Чык миңа, иртәгәдән ук майлаган кебек булачакмын, Чания!.. — Яраткан булсаң, кызганыр идең бераз,—диде инәсе пышылдап кына. — Телмә бәгыремне, Чания җанкичәгем1 —Бөкебаш инде чынлап та ыңгырашып елый иде — Беләчең килчә, мине чиннән дә нык кызганган кече юк бу дөньяда Көндезен мин чинең ячеңне. ә төннәрен үз ячемне коям, аллаһи-билләһи Мин якламачам, чинең бачың әллә кайчаннан төрмәдә чери иде инде Ча-ни-я Закон тәгәрмәченә мин генә аркылы агач чалып торам, Чани-я. —Ул тагын голт-голт итеп эчте һәм инде тәмам үкереп елый башлады Кәбир урыныннан күтәрелергә итеп куйды. Кәнсәләрдәге кансыз Бөкебаш белән әлеге Җылак Галләмнең икесен бер кеше итеп күз алдына китерә алмый иде малайның зиһене. Мондый сәхнәви тамаша өчен әле ул яше белән дә. акылы белән дә өлгермәгән иде Кемдер утны өреп сүндерде Инде мыгырдануга күчкән Бөкебашның сүзләре кисәк-кисәк кенә килеп җитә иде Көбиргө. — Яратмыйм мин хатынымны, Чания Чин киләм, дичәң Куам да чыгарам, аллаһи-билләһи Кертчәң, үзем өйдәч булып керәм Ча-ния... — Юк,—диде инәсе тыныч кына—Бу мөмкин түгел эш, Галләметдин Үтенәм, рәнҗетмә кешеләрне Кансызлыгыңны минем белән дә бәйләмә Мин бит өч бала анасы, аларның күзенә ничек карармын? Миһырбанлырак бул. — Катымын! — Бөкебашның тавышында тимер чаңнары ишетелгәндәй булды Бу елау белән ырылдау арасындагы бөр мөрәкөле халәт иде Аның күзендәге яшьләрне хәзер көндез чыра яндырып та эзләп табып булмастыр. Инәсенең сүзләреннән соң ул утырган урынында айнып, Ябалак Галләмгә әйләнде, күрәсең. — Катымын! Каты булачакмын1 Мин — влач Дәүләтнең алтын баганачы! Мин бар — човет влачы бар, мин юк — човет өлачы да юк Үзебезне куркыту, дөньяны куркыту белән генә ячи ул влач' Урындык ауды, өстәлдәге пыяла савыт-саба төшеп идәндә челпәрәмә килде Аннан тагын нәрсәдер гөрселдәде Иләмсез тавышлар чыгарып, Бокебаш инәсен талый башлады Кәбир яшен тизлеге белән сикереп торды, мич арасына үтеп, уклауны кармап алды да алгы якка чыгып, инәсен егарга маташкан Бөкебашка ыргыды Аракы, чөгендер суы буында бөкедәй бүртенгән гәүдәгә уклау төшкәндә көпшәк тән гөпелдәп кала иде Ниһаять, инәсе Бөкебаш кулыннан ычкына алды — Оятсызның да оятсызы икәнсең1 Мине шундый көнгә төшәр дип уйладыңмы? Мин Хәлим рухына үлгәндә дә хыянәт итмәячәкмен Шуны бел. ул син киеп йөргән әтәй туныннан кыйммәтрәк'— Инәсе идәннән нәрсәдер эләктереп алды — ул көмешкәсе түгелеп бетмәгән графин булып чыкты — Бөкебашның башына койды—Мә. коен' Мә тыгыл, бәдбәхет —Ул ишек катына кадакланган түшкәнең ачык авызына графинны тыкты Эшләрнең болай китәсене һич кенә дә ышанып бетмәгән исерек баш чынлап та айный төште шикелле куллары белән кармана-кармана, чит өйнең ишеген эзли башлады һәм. ниһаять, ишекне этәреп, тупса аша атлаганда Кәбир аның утыра торган йомшак җиренә җан көче белән типте Шактый уңышлы килеп чыкты бугай ой катыннан яхшы тизлек алып, өйалды ишеге аша да шул ук тизлек белән үткән Галләметдин болдыр яссылыгында инде үз авырлыгы белән сөрлегеп, ай яктысында күгәреп яткан ташлар остенә барып мәтәлде Көбирдө беренче тапкыр ирлек куәте уянгандай итте — ул идеме соң бу. башка берәү түгел идеме9 Аягына басты Бокебаш Болдырда аптырашта торган Сания белән Көбиргә таба борылды һәм бөтенләй ябалак рәвешенә кереп җикерде — Нөчелегезне корыт-там мин чезнең1 Чин миңа төрмәдән хатлар язарчың әле. бәгырькәем' Һәм җил капка аша урамга лапылдады Аның аяк тавышлары Сабыр күперенә җиткәнче һавада тугыланып торды Ай кара янган иде. Кәбиргә кызык та. кызганыч та булып китте Кинәттән эчтә, кайдадыр бик тирәндә, ниндидер өче төер яралды һәм ул тын юллары буйлап югары үрләп, кайнар ыргак сыман яндырып, үңәчкә килеп кадалды Ул аны һич кенә дә кире йотып җибәрә алмады Пычранган айның җирсу-коңгырт яктысында өндәү билгесе кебек агарып торган баганага килеп сарылды ул Ишек алдында кайчандыр ат мал-туар бәйләнә торган багананы хәлсез куллары белән кочып ялварырга кереште — Әтәй Әтәй җаным Кайт, әтәй' Бетерәләр безне әтәи' Әле башланып кына килгән гомеренең беренче сәхифәләрендә ул үзе дә сизмәстән сабыйлыгыннан иртә. бик иртә ваз кичеп олы бер сагыну һәм гарьләнү белән атасының рухын чакырды Үлемнең аргы ягында, кайтмый торган җирдә иде бу изге рух — Бетерә алмаслар.— диде инәсе аны кочаклап —Әйдә кереп ят. балам Совхоздан кайтуларына егерме кон дигәндә инәсен Кыргызга чакырттылар Дөресрәге, участкауай Сәйфуллин алып китте Пркарул- га, имеш Көнендә кайтам дип киткән кеше икенче дә өченче көнне дә кайтмады Авыл озынколаклары сөйләве буенча имеш Санияне хөкем алды тикшерүеннән үткәзәләр икән Барысын да ачыктан-ачык сөйләүдән баш тарткан инәсен су белән ипи катысында гына тоталар имеш Кыргызга инәсен юллап баруның мәгънәсезлек икәнлеген чамалый иде малай Дүртенче көн дигәндә совхоздан, Зөлхиҗә әбисеннән хат килеп төште Гарәп имлясында язылган бу кош теледәй генә кәгазьне Кәбир картинөсеннән генә укытты «Езнәң атны бик нык тәрбияли —дип язган иде әбисе—Ходай тәгалә насыйп итсә, төзәлер Көрәеп, түгәрәкләнеп китте. Әмма аяк шәрифләре өлегө төзәлде дип булмый. Аягын җиргә тидерә, шулай да басмый. Бер-ике атнадан тагын да хәбәр итөрмез...» Бу хаттан соң Кәбирдә электән үк уяна биреп куйган фикер тагын да ныгый төште Кеше ышанмас дәрәҗәдә батыр, дуамаллык белән бер чиктә торган котычкыч фикер иде ул. Ат артыннан малай үзе юлга чыгачак. Авылга үзе үк алып кайтачак. Бу хакта инәсенә тишелгән иде тишелүен. Инәсе чат ябышып каршы төште “Авызыңнан җил алсын! Атны юлда үтерәсең, угърыфәләннән урлатасың киләме? Ризалыгым юк!» Хәзер инәсе КПЗның салкын камерасында үзе өчен дә. ат өчен дә, Кәбир өчен дә ут йотадыр. Әгәр атны исән-аман алып кайтып җитә алса бу өч төен берьюлы чишеләчәк иде малайның уйлавынча. Ерак юлга чыгуы хакында беркемгә дә әйтмәскә карар итте ул Картинөсе белән Хәмдия карчыкка инәсен күреп кайтырга, Кыргызга барам, диячәк. Ике көн үтте ул совхоз белән Бүләк арасын. Атлаган җирдә атлады, йөгергән җирдә йөгерде, бер мәлне хәтта машинага да утырып барды.. Ул аны беркайчан да онытмас. Гомерендә беренче мәртәбә якыннан машина күрде һәм күрү генә дисеңме — утырып та барды бит ул аңа! Күлләр авылыннан чыккач булды бу хәл Аны куып җитеп, узып киткәч, машина борылышта тизлеген киметте. Тузан өермәсенә күмелеп, артыннан чабып барган Кәбир. форсаттан файдаланып.машина әрҗәсенә ыргыды Әрҗәдә буш тимер мичкәләр даңгор-доңгыр килеп тәгәрәшә. Ул-бу тоймаган малай кабина тапкырына килеп басты, куллары белән чат тотынып, яшен тизлеге белән артта калучы табигать күренешләренә хәйран калып, җилдерә башлады Их ул чактагы рәхәтлекләр! Тыгыз җәйге җил чәчләрне тарый, маңгайга һәм муенга төрткелләнгән тир тамчыларын иркә итеп сыдырып ала. яшисе, җырлыйсы, кычкырып көләсе, кош булып әллә кайларга очасы килә икән ул машинага утыргач! Әмма малайның шатлыгы озакка сузылмады. Сыртка күтәрелгәч, машина туктады, кабина эченнән сары чәчле юантык абзый килеп чыкты: — Ну-ка, слезай, оборванец!. Шоферга рәхмәт әйтергә торган малай аның мондый явыз кыяфәтен күреп, аптырап калды — Слезай, говорю!.. Юантык абзый кабинасыннан кәкре озын тимер тартып чыгарды, бу телне аңламый торган кешегә дә аңлашылган сүзләр белән әшәке сүгенеп. Кәбир янына үрмәли башлады Инде монда аңлашылмас бернәрсә дә юк иде. Малай тиен елгырлыгы белән җиргә сикерде һәм юл такырлыгыннан кирегә сыптырды Шофер аны байтак кына куып барды. ләкин җитә алмагач, туктады. Кәбирнең моңа һич кенә дә кәефе кырылмады Киресенчә, тузанга күмелеп китеп барган машинаны ул кул болгап озатып калды Нинди матур тойгылар бүләк итте бит ул аңа. ничәдер чакрым җир утыртып, ял иттереп алып килде Малай көпшә һәм кымызлык кабыкларын көнжәлә итеп алдында өерде дә бер читкә ыргытты Байларча канәгатьлелек белән кикереп тә куйды -Әлхәм шөкер, җилкәм чокыр, рахман рәхим, мин кемнән ким?» Кискен, усал омтылыш белән үлән учмалары өзгән Бамбукның күзләрендәге төссез нур аңа сәер, ят булып тоелды Бәлки Көбиргө генә шулай төсмерләнгәндер? Ул. калган ярты ипидән тагын бер кыерчык сындырып алып, байталга сузды. Кузгалдылар. Байталның кичәге гайрәте күзгә күренеп кимесә дә. малай Тушкыр- га кадәр араны юртып үтәргә булды Әйе, икенче сикереш Тушкырга ясалырга тиеш Аннан инде Бүләккә дә күп дигәндә 17—18 чакрым гына кала Хәл барда—алга, алга, алга! Тыңлармы, аңлармы аны Бамбук? Тәүдә малайның уе хәзер үтеләчәк Күлләр авылында төнөкләп чыгарга иде Атын иркенләбрәк ял иттерергә дип тә җыенган иде Кайда ди ул Күлләрдә андый шартлар? Таныш-белеше дә юк Аннан килеп, бик зур авыл ул Күлләр Эте күрә бете күрә, дигәндәй Урта мәктәп, авып советы, телефон ятим балалар йорты — нәрсәләр генә юк Күпләрдә! Кәбирнең иң шикләнгәне өнә шул телефон иде Тотарлар да алырлар 1946 елның кышында аны, ачтан бетләп, күзләрен трахом сүрүе басып беткән малайны чак кына бит тотып алып, шушы Күлләрдәге ятимнәр йортына озатмадылар Инәсе каршы төште Рәүф абзыйсы да аны алырга дип килгән йомышлы кешегә әйбәт кенә сеңдерде -Бирмибез Үлсәк, бергә үләрбез Кәфенлек алып килерсез» «'Без, җиңүчеләр иле, балаларны ачтан үтерергә хакыбыз юк»,— дип маташты теге «Җиңүчеләр илендә ачтан үлгән ниндидер баладан гына аның абруе кимемәс»,—дип абзыйсы кырт кисте ул чакта Бамбукка яңа тизлек ости алса, алар күз бәйләнүгә Тушкырга барып керәчәк Кем белә, Чтапан дәдөсе бәлки. Бамбукны берәр төрле итеп дәвалар да, чувашлар алар ырым-өшкерү дигән нәрсәгә ифрат та оста бит! Шушы уйларга бирелгән Кәбир төнгелеккә Тушкырда тукталуының дөреслегенә тагын да бер тапкыр ышанды Авыл аша күз ачып йомганчы үтәргә кирәк Тизлек дип Бамбукны йөгендереп куйса? Әнә алда калай түбәле пулатлары, каланчалары белән Күлләр күренде Тукталып тору, туры килгән хәлдә кемгәдер нәрсәдер сөйләп, аңлатып маташу катгый тыела Һәрхәлдә, ул телсез малай булып кыйланачак Авылларындагы телсез Минкамал тутасы кебек — Әйдә, малкай һоп! Юк. ашыкмады Бамбук Кәбир байталга якынрак килеп, күзләрен йомды — һәм шактый әрнетерлек итеп берне сыдырып алды — Үз акылыңдамы син, дус кеше? Бамбук, төссез пыялага өйләнгән күзләре белән аңа борылып карады да, үз җаена баруын дәвам итте — Мин синнән үтенеп сорыйм. Бамбуккаем — Минем хәлем чамалы Малай җан ачуы белән берне аннан тагын берне тамызды Бамбукның ит ташлаган янбашында очкыннар чәчрәп, йолдызлар кабынды Ниһаять, байтал арткы аякларына басты тамагын киң ачып, һава уртлады һәм тагын да ыңгырашу авазлары чыгарып, кичәге алым белән ыргый башлады Камчысын ат карашында уйнаклата-уйнаклата Кәбир дә йөгерергә кереште Әмма тизлек кичәге түгөл иде шул Икенче тапкыр баюга кояш нурларыннан сорау билгесенә охшап җиргә төшкән күләгәсе, икө кулын җәеп камчы селтәгәндә оч япьле сәнәкне хәтерләтеп. яссылыктан шуыша иде — Син үзеңне дә камчыла — Камчылыйм, үземне дә камчылыйм. Бамбук1 Шатлыгыннан күзенә яшь бәргән малай барган уңайга үзен дә каезлый башлады Синең белән бер җан, бер төн булып яшәгән атны кыйнаганда ирмен дигән ир ничек итеп үзен онытырга момкин?1 Тәнгә кайнар тасма булып яткан камчы очы шәрә беләкне оттереп алды Малай артка борылып карады — аны арба куып җитеп килә иде Малай алга караш ташлады — авыл очыннан эшлиясенең җиз каптырмалары белән кояшта елкылдап, шулай ук арба якынлашып килә “Эләктерделәр' Менә кайда безне кулга төшерергә ниятләгәннәр'» Ачык яланда дөресрәге, әле буынга да сикермәгән карабодай басуында кереп посарлык урын табармын димә Нәрсә булса да булыр, дип. Кәбир атына да. үзенә дә тагын берне төшереп алды Якынлаша арбалар Аларның әйбәт майланган тимер күчәрләрендәге көпчәкләрнең иркә лөркөлдәве дә колакка чалына Сөйләшкән тавышлары да ишетелә Кәбирнең йөрәге тагын да лепкәдә тибә башлады Нәкъ уртадан ыргыган Бамбук юл бирү турында башына да китермичә, баруын дәвам итте. Менә оч аяклы ат һәм арбалар берьюлы очраштылар. Ләхәүлә күәтә! Хәзер Бамбук муенына аркан ыргыталар! Юл киңәеп киткәндәй булды ар- бадагылар атларын тыеп, читкә каердылар: тузан эчендә калган Бамбук белән Кәбир аларны узып китеп, камалыштан шулай җиңел генә котылганда, малай артына борылып карады — өч аяклап ыргыган атны юлчылар туктап һәм авызларын ачыл тамаша кылалар иде Авылга керделәр. Җитеп килгән кичнең яланнан көтү, эштән халык кайтып өлгермәгән тыныч, иманлы сәгате иде бу Дөбер-дөбер китереп, Сабыр күпере аша үттеләр Авылдан шулай бер тын белән маҗарасыз-нисез алып чыккан Бамбукны кочасы, ялларыннан кагып иркәлисе килеп китте Көбирнең И җаныем! И савыркаем! Юк. син күргән газапларның азагы булмый булмас, син түккән кара күз яшьләре якты бөртектәй савапка әверелеп, җиргә сибелер һәм алар тук башаклы басулар булып күтәрелер Төзәлер яраларың, төзәлер, алла боерса. Кайтып кына җитсеннәр. Кәбир аны Сәми бабасы белән өрмәгән җиргә утыртмас, ашамаган ризыгын ашатыр — әмма барыбер аякка бастырыр Канатлы бит аның байталы, канатлы! Җитмәсә. Муса бабасы үстергән бит аны Димәк, үзләренең каны. Нәселләренең хәләл көче Әгәр бабасы үстереп бирмөсә. кайдан алыр иде мондый байталны -III Интернационал» колхозы? Бабаларыннан кайткач, бу хакта Сәми карттан сораштырган иде Кәбир Әмма тегесе өзеп кенә әйтә алмады. -Булуы бик мөмкин майкаем —диде Сәми карт — Мусадан калган бурлы бия нәселе сугышка кадәр бөтен районга таралып өлгергән иде. Бамбукка килгәндә, ул 1944 елның җәендә Пароль исемле кәмиссөвәнни алашага ияреп кайтты Паспортын ваянкаматка барып алдык. Бирмәскә итәләр. Имеш, сезнең колхозга бер генә ат тиеш. Үзләре табышкан һәм үзе ияреп килгән малны бер-берсеннән ничек аерасың инде? Бәлки алар сугышта да бергә булганнардыр? Парольне 1946 елда иткә озаттык, ә менә Бамбук, ходайга шөкер, исән-сау Кайдан килгәннәр соң алар, дип сорагач. Сәми бабасы кырт кисте «Бәләбәйгә фрунттан бер ишалун кәмиссөвәнни атлар кайтаралар Районнарга бүләләр Пароль безгә эләгә Бик тә имгәнгән, кантужный. бер колакка каты иде. бахыркай Туры эчәгесе дә эшләмәде Бар нәҗәсәте—тизәге, сидеге бергә иде Озакламый ифрат та биреште . Кызды байтал Ана күкшел мамык кисәкләре булып аның бот төпләре күбекләнде. «Яндыра күрмим» Инде ничәнче тапкыр көйдереп ала бу уй Кәбирнең җанын Алар тау сөзәгеннән дә күтәрелде. Сул кулдан, янәшәдән генә, алтын йомгак булып кояш офыкка тәгәри. Тушкырга бүген үк барып керү хисе малайны тагын да канатландырып җибәрде Төнгелеккә тукталу өчен Тушкырдан да уңайлы урын юк шул Куа чыккан кешеләр, әгәр алар чынлап та булган булса, тел белмәгән малай актыгын бөтенләй чит-ят чуваш авылында төнәклөп ятар дип һич кенә дә уйламас. Тукталып та тормаслар, мөгаен. Атны яшерен ашату өчен андагыдан да уңайлырак ат абзарын кайдан табасың? Үзенә килгәндә, ат дворының тавык кетәклегедәй кечеки генә өенә керә дә ава — тап син печән эскертендөге энәне! Иң мөһиме, анда танышлары да бар Ат караучы Чтапан дәдәй белән кызы Нөстүк шул өйдә яшиләр бит Теге вакытта, совхозга җәяү сыпыртканда. аларда кунып чыккан иде ул Кайтканда тукталыр өчен яптәш урыннар караштыргалап барган иде Дөресрәге, конюшнай сәндерәсендә төн кунармын дип песи сыман почмактан тырматып менеп барган малайны Чтапан дәдәй тотып алмасынмы -Кем? Кайда парасын? Тәүдә Кәбир телсез булып азапланды Барып чыкмады «Пашны путама—диде Чтапан дәдәй хәйләкәр елмаеп—Син акыллы пулган- Сөйләргә туры килде аңа Һәм сөйләп 96 дөрес тә эшләгән бүген менә кемгә барып төшкән, кемгә сыенган булыр иде7 Теге чакта кызыл яулыклы Нәстүк аны бик тәмле кычыткан ашы белән сыйлады Аңардан өч-дүрт яшькә өлкәнрәк бу чыпчык чәчкәсе кебек зәп-зәңгәр күзле кызкайны исенә төшерү белән малайның күңелендә үзе дә аңламаган сыкрану, ниндидер бимаза барлыкка килә — нигә шулай икән7 Кичке шәфәкъ тәңкәләре белән уйнаклап аларны инде ничәнче тапкыр Сабыр кичүе каршылады Бамбук агым уртасына керде һәм шып туктады Шыбыр тиргә баткан малга Кәбир туйганчы эчәргә бирмәде Үңәче көеп барса да, үзе дә эчмәде бу тирәдә чишмәләр күп күрәсең, су тамакны чатнатыр дәрәҗәдә салкын иде — Әйдә, малкай Бамбук бу юлы, гүя телсез иде Тездән су эчендә торган малай аны ничек кенә әйдәләмәсен ничек кенә көйләмәсен, байтал аның инәлүләренә игътибарсыз калды Аягүрә үлгән диярсең Салкын суны куш учлары белән чайпалтып, тоякларына кадәр юыштырып та алды, әллә күңелен киттемме, дип яңадан су эчереп тә карады — Бамбук күзләрен йомып, йокыга талган иде Камчыларга кулы күтәрелмәде Кинәттән малайның тезенә нәрсәдер китереп сукты, күз аллары караңгыланып китте хәлсезләнеп, урында егылам дигәндә дөнья яңадан яктыргандай итте һәм ул үзенең элеккеге халәтенә кайтты Бераз арыткан ахрысы Ләмгә убыла барган аякларын көчкә сөйрәп ул ләшпепдиләшпелди ярга чыкты һәм үләнгә капланды Күпме вакыт үткәндер ул башын күтәрә төшеп карашын Бамбукка сирпеде — ат агымсу уртасындагы тынсыз һәйкәлгә әверелгән иде Кинәт ул сабырлыгын җуеп, яткан җиреннән йодрыклары белән җирне тойнәкли башлады — Барсына ди син гаепле1 Синең аркада инәйнең башы төрмәдә1 Синең аркада Бокебаш безгә гөбернатыр' Синең аркада1 Синең аркада1 Синең аркада! Авазлар ярларга бәрелеп буш кайтаваз булып кайтты ар-ка-да-да-да! Малай җирдә ауный башлады Нигөпәр генә юк. нитәләр генә исән түгел икән аның атасы?! Аталы балалар да аның хәлендәме хәзер7 ' Монда бит агачлар да. кошлар да үләннәр дә ятим түгел — нигә ул гына ятим?' Үксеп, үкереп елыйсы килә, әмма син теләгәндә аның яше дә чыкмый бит' Ул башын күтәрде Кем җырлый? Кайдан килә бу тавыш7 Пар тавыш? Хатын-кыз тавышы — инәсе түгелме? Тонык кына ир тавышы— атасы бит. атасы' Кәбир җырның сүзләрен дә аермачык ишетте “Кайда гыналый бармый, ниләр күрми ир-егеткәй белән ат башы Әллә саташамы, югыйсә7 Офыктагы кояш ул юлга чыкканнан алып инде икенче тапкыр упкынга тошеп бара Күз кырые белән генә Бамбукка сирпелде Су эчендә торганлыктан, аның дүртенче аягының яралы икәнлеге ботенлөй беленми кебек Гүя агымсудан сихәт-дәва тапкан бия чынлап та дүрт аякланган һәм. кояшны арканлап алып дүрт аягын дүрт ноктага терәгән дә, кояшны упкынга төшереп җибәрмичә тартып тора Кәбир, утка пешкәндәй, сикереп торды Капчыгын тиз генә иңеннән шудырды хәлсез куллары белән калтырана-калтырана аннан соңгы түтәрәм икмәкне, ике чи бәрәңге чыгарды Чегән бүләк иткән истәлекле чүәкләрнең карарлыгы да калмаган — ләмгә бата-бата уп яңадан Бум- букка таба атлады Түтәрәмне урталай сындырып атның иреннәренә терәде Дымлы мыек токләре уч төпләрен кытыклаган иреннәр ипи кисәген капшады, ниһаять, теле белән ялмап алып җаи гына чәини дә башлады Тагын Тагын Күзләре әле һаман табуттагы сыман бикле иде Аяк астыннан пычак сыман үткен чуерташ кармап бәрәңгеләрне урталай ярды һәм аларны берәмләп атка бирде Ул атларның моңа кадәр чи бәрәңге ашаганын исләгәне юк иде. Ашый икән, нибуч! Шикәр сыман шытырдатып ашый! Кәбир байталны эчәргә чакырып сызгырынды. Бамбук күзләрен ачты Алар кичке шәфакъ алсуында шәмәхә-зәңгәр төскә кергән иде. Әмма эчмәде ул. — Кузгалдык, малкай.. Ат җавап бирмәде. Ул аны арттан этеп тә, төртеп тә, камчы сабы белән чиерттереп тә карады — кузгалмады Бамбук Тәмам өметсезләнгән малай балтасы суга төшкән агай кебек, яңадан ярга сөйрәлде. Байтал исә, шуны гына көткәндәй, уфырып һәм тирә-якка утлы тамчылар чәчрәтеп, алга ыргыды. — Җаныкаем! Алар Тушкырга көтү кайтып, халык мал-туарын җыйнаштырган вакытта килеп керделәр Урам тузан тутыгындә йөзә иде Өйләрнең берсендә дә ут әсәре күренми Хәтта этләр дә өрми Чуваш авылларында эт-мазарның сирәк очравына Кәбирнең элек тә игътибар иткәне бар Авыл очындагы ат алачыгына якынлашкач, Кәбир алгарак чыгып, байталны шул юнәлешкә борды. Читән белән уратылган, уры- ны-урыны белән янтайган һәм арба-фурманнар тезелеп киткән ихатага титаклый-титаклый килеп кергәндә Чтапан дәдөй кое бурасы өстенә атланып алып, атлар эчерә иде Куерып килгән төннең карасу зәңгәрлегендә мезелдәп янган тәмәкесеннән очкыннар чәчри. Улакка җитәр-җитмәстән ике-өч адымда шикәр кебек агарып яткан таш тозны күргән Бамбук кырт борылды, уфырып һәм ыңгырашып, тагын бер сикереш ясаганнан соң, кисәктән туктады һәм. мәңге күрмәгәндәй, хәле бетеп, тозны ялый башлады Йөзләгән ат, тай-тулак телләре белән яланып, күзлөү-күзләү шомарып беткән таш- тозның юлыкларын Бамбукның теле кызыл ялкын булып, аерым бер сагыну һәм осталык белән ялмап ала. «Тоз! Ашым тозы! Тормышымның тозы!—ди иде ул гүя.— Саулыгымның тозытатыры, саумы!» Кәбир маңгае түренә, лепкәсенә бөркелгән эре тир тамчыларын җиң очы белән сөртеп алды. Кайдандыр ике-өч биләмче кырыкмыш килеп чыгып, байтал тирәсендә өерелеп, зур гауга чыгардылар, тешләшеп тибештеләр. Бамбукка янбашы белән торган кырыкмыш, мин дә буш калмыйм, дип ахрысы, көтмәгәндә генә бот җәяләрен аерып, куш тояк белән Бамбукның күкрәгенә дөпелдәтте Бия адәми сыкрану белән кешнәп җибәрде. Кәбир үзе дә кычкырып куйды шикелле Чтапан дәдөй атлар арасында ниндидер гадәти булмаган борсалану, ят чалым, шик-шөбһә тоеп, ахрысы, тирә-ягына махра очкыннарын коя-коя Кәбирләргә таба килә башлады: — Кам унта?‡ § Уң аягын бераз сөйрәп атлаган Чтапанның якынайганын көтеп, малай эндәшмәде. Тегенең тавышы хәвефлерәк яңгырады: — Кам унта, ментен ченместен?** — Мин,— диде юлчы сабыр гына.— Кәбир. Совхоздан кайтып килем. — Көп-пир! — дип кычкырып җибәрде Чтапан дәдөй һәм өерел- дереп кочагына алды—Шәпме! Парып та киләсен, ә? Пына, ичмасам, керой, пына, ичмасам, качча!* Үсен дә курку пелмөс атарви калава икәнсен, ө! — Ул һаман да тоз ялаган Бамбукның ялыннан какты —Ат никәлдө, ат? — Хөрт, Чтапан дөдәй Көрчеккә терәлдек. • Кем бар анда? (Чувашча). ••Кем бар анда? Нигә эндәшмисең? § Җсгст — Алай ук түкелдер лө —Чтапан дәдәй малайның күңелен күтәрергә тырышып булса кирәк, кеткелдәп куйды —Тос ялакан — бос ялакай түкел Тимәк. өмет пар! — Ул беразга гына фикер туплап торды да яңадан эндәште— Мин кәзер яланга ат кунасына киткән Йомышынны әйт1 Көбир атка ашарга үзенә кунып чыгар почмак кирәклеген әйтте һәм, әгәр мөмкин булса. Бамбукның буыннары бераз ял итсен ечен аның алгы санын аркан белән бәллүргә күтәртү заруриятен искәртте — Кәзер1 Эчер дә — апзарга! Борылу Бамбук өчен иң газаплы гамәл иде Көбир камчысы белән сыдырып та алды Кырык адымда кырык җәфа белән алар аны, ниһаять аранга керттеләр — Да-а —диде Чтапан дөдәй инде үзе дә ышанып — Көле чынлап та шәптән булмаган Ул аранда фонарь кабызды һәм кызгылт яктылык көлтәсен әле бер, әле икенче тәңгәлгә юнәлтеп, атның барлык әгъзаларын тикшереп чыкты Аның игътибары байталның бүре тешләре эзе ярылып яткан күкрәгендә тукталып торганнан соң яралы аякка текәлде Дөдәй бөй- лөүле чүпрәкне чиште, аннан теткәләнеп беткән андыз яфраклары коелгач һәм аңа таныш дару әчесе таралгач, тагын да бер тапкыр кеткелдәп куйды — Антызнын шифалы икәнен син пелгән, ө? Кайдан пелгән?—Дә- дөй чүпрәк-чапракларны үрелә биреп, аран тәрәзәчегенең таш нигезенә куйды— Торып торсын Иртән карарпыз Шунысы әйпөт. атнын аяк-калинасы шешпөгөн .— дип сөйләнә-сойләнә. ул фонарьне баганага элде һәм аякларын остерәп сәндерәгә менеп китте Күп тә үтми, аранның кырып тазартылган агач идәненә хуш исле солы күбәләре очып төшә башлады — Әйтә калкуз малы да персидөтель айкыры ашаганны ашасын әле! — Чтапанның тавышы кайдандыр саңгырау караңгылыктан ишетелә иде —Син. малай кормушкага ташыган1 Сабый чактан ук күңелгә якын ат абзары тизәк исләреннән, алар- дан да бигрәк, ерактагы чуваш авылында, котмәгөндө остенө ишелеп төшкән туганлык һәм кешелеклелек игътибарыннан исергән Көбир. һушына килеп, Бамбук утлыгына яшел солы ташый башлады Бүген генә чабылган бу уҗымнан кайнатып утыртылган сөт. каймак исләре килә иде Ат түгел, кеше ашарлык тәмле тәмнәр, бихисап ымлыклар кайный иде бу солыда, билләһи! Аякларын баскыч араталарында сак кына алыштырып Чтапан дөдәй җиргә төште Фонарь яктысында Көбир аңа тагын бер мәртәбә күз сирпеп алды Өстенә саргаеп беткән солдат гимнастеркасы, ямаулы галифе, галифе балакларын оегына кыстырып, бүген генә яңа чабата кигән, кара кучкыл йозле күптән кырынган һәм башына түбәтәй дисәң түбәтәйгә, эшләпә дисәң эшләпәгә охшамаган бер чаплашка эләктереп алган бу кеше дөньяга иң бәхетле күзләр белән карый сыман Дөдәй күрше араннан йөгенгән атларны күтәртеп бәйли торган киң каеш түшлек алып чыкты Алар тырышып-тырышып солы чемчегән байтал янына үттеләр — Син теге яктан, мин пу яктан Эчкәрөк үтеп, караңгыда түшлек бәйләп маташкан малай аран ишек төбеннән яңгыраган мөлаем тавыш ишетте Бу таныш өһаңдө шөбһә бар иде Көбир борыла биреп артка карады Әйе. Нөстүк иде ул Шул ук кызыл киҗедән тегелгән күлмәктән Саран ут яктысында ул кызның күкрәгенә сибелгән тәңкәләрне һәм вак-вак итеп үрелгән чәч толымнарын да шәйләде Кайбер сүзләрне бөлгән малай аңлады -Әти. өни тагын да килде бит», диде шикелле Нөстүк Әллә ишетмәмешкә салышты, әллә ишетсә дә җавап бирергә кирәк тапмады Чтапан дәдәй — кыскасы, эндәшмәде Ул түшлек астыннан кулын йөгертеп чыкты да, Нәстүккә текәлде Кыз Кәбирне күрми иде әле Дәдәйнең йөзе агарынган, күзләрендә исә баягы тормыш уты сүнгәндәй тоелды Монда ниндидер шом бар иде , — Татах ку дурта уру ан пустар!*—диде ачулы тавыш белән Чтапан дәдәй һәм, безнең беркемнән дә серебез юк. дигәндәй, татарчалап өстәп тә куйды: — Минен ана әйтәсе сүз петкән! — Йерет вет ** Чтапан бик яман итеп сүгенеп куйды Эшен тәмамлаган Кә- бир чүгәләгән урыныннан күтәрелеп, ишек катына килде Көтмәгән җирдә Хозыр Ильяс кебек калкып чыккан малайны күргән һәм таныган кызкай бер мизгелгә чайкалып куйгандай булды Әтисенең татарча җавабының серен төшенгән йөздә елмаю чагылды. Югалып калган малай нәрсә әйтергә белми, теленә килгәнне әйтергә ашыкты: — Мин тагын килдем, Нәстүк — Килә яптыр'—диде кош кебек канатланган Нәстүк.— Бес кунакка шатпыс! Шулай вет, атте9 Алар өйгә юнәлделәр Дөресен әйткәндә, өи түгел, келәт иде бу. Ишекне ачу белән борынга килеп бәрелгән куе махра төтене, парланган чөгендер, ниндидер әчкелтем-төчкелтем үлән исләреннән Кәбирнең күңеле уйнап куйгандай итте Фонарь өйнең эчен яктыртырга өлгермәде, чәчләре тузгыган хатын — Кәбир аны юнь- ле-рәтле күрә дә алмады — Чтапан-дәдәйнең фонарь төбе караңгысында торган аякларына килеп егылды — Чтапан чуным! Хаклы чынным! Качар мана Эне унпа сахал пуренне * Үкереп, чәчләрен тырнап елаган хатынның тавышыннан өй чиксез зураеп киткәндәй булды Кәбир бернәрсә дә аңламый иде Бу Чтапан дәдәйнең хатыны. Нөстүкнең инәсе иде бугай Ул калтыранган куллары белән тын торган ирнең аякларын кочаклап, солы төсеннән яшелләнгән чабаталарына күз яшьләрен коя Җәфалы иде бу мизгел Кайчан туктар бу мәхшәр?! Ир аякларын хатынның кочагыннан арындырды, аның аша атлап, түргә үтте, чөйдән озын саплы каеш чыбыркысын эләктерде һәм шактый ук һиммәтле кизәнү белән чинаган көчек тавышлары чыгартып, гәүдә өстендә берне чыелдатып алды Инде үрсәләнеп аунаган хатынкай ишеккә аркылы яткан җиреннән буйга сузылып төште Әгәр Чтапан дәдәй кансызланып, тагын да берне тамызса. Кәбир, һичшиксез, аны үз гәүдәсе белән каплаячак иде Әмма сукмады Чтапан дәдәй. — Мин сукышта кан койган, син уйнаш иткән, каналья! Вон'—диде ул тешләрен шыгырдатып Нәстүк инәсен бик әрли дә, кызгана да иде шикелле Ахырдан, инәсе ниндидер аңлашылмаган ымлыклар белән мыгырдап маташканда иреннәрен чәйнәп торган кыз кискен генә бер сүз әйтте һәм хатынкай, исерек кеше кебек, кармана-кармана ишекне эзләде, ниһаять, табып, ышанычсыз адымнар белән төн караңгылыгына кереп югалды — Анне . Эчә пашлаган, пында килгәндә гел эчеп килгән,—диде Нәстүк эч сере белән уртаклашып—Атте аннене тегеләй дә яратмаган, пылай пөтенләй яратмаган Фонарьне чебеннәр сырып алды Моңсу булып китте Кәбиргә Юк, ул беркемне дә гаепләргә ашыкмый бәләкәй кенә тормыш тәҗрибәсе, үз акылы пышылдавынча, ул аны әле генә туганнарча каршылаган, аны гына түгел, ат кадәр атны бишеккә «салган» һәм, уйлавынча, бары тик * Бу йортка аяк басасы булмасын! •*Елый бит • Чтапан жаным! Кадерлем минем! Мин анын белән озак яшәмәдем Кичер мине 100 сихөт-сәгадәт, килешкәнлек бары тик кан-кардәшлек шартларында берегеп яшәргә тиешле булган Чтапан дәдәй белән Нәстүк даирәсендә бер генә дә тәмсез сүз ишетәсе бер генә дә ямьсез төс күрәсе килми иде — Ашыйсынмы? — диде ягымлы тавыш Кәбир уйларыннан арынды Нәстүкнең янып торган күзләреннән аз гына нур алып, Бамбук күзләренә күчерәсе килеп китте аның — Ашыйм,— диде ул хәлсез генә Аннан тагын да ныграк ышандырыйм, дигән сыман кабатлады —Ашыйм, Нәстүк — Утыр. Болай да сәкегә утырып торган Кәбир өйдә утырырлык урындык өстөлмазар да күрмәде Ул аркасыннан капчыгын салып почмакка ыргытты, камчысын Чтапан дәдәй чыбыркысыннан соң буш калган чөйгә элде Нәрсәдер җитмәгәндәй исенә төшеп, ул почмакка килде һәм капчыгының авызын чишеп берничә бәрәңге чыгарып Нәстүккә сузды — Күчтәнәч Ипием дә бар иде дә бит — бетте — Кирәкми,—диде мич тирәсендә кайнашкан Нәстүк—Пәрәнге пар песиен' — Теләсәң, хәзер үк мичкә тәгәрәтеп ашыйбыз,— диде Кәбир батырая төшеп — Иртәгә калган, ярыйпы? Кәзер мин сина аш ашаткан Нәстүк кузлары сүрәнләнә тошкән мичтән агач сәнәк белән чүлмәк тартып чыгарды һәм сәке тактасына китереп куйды Мич белән сәке арасында зеңләгән күкрәкчә тәңкәләре аңа хәзер Сабыр елгасы буендагы кырыкмыш тайлар муенында яңгыраган кыңгырауларны хәтерләтте. Чүлмәк капкачын ачып җибәрү белән ойгә тагын да әчкелтем исләр таралды Чогендер яфрагыннан пешерелгән бу апара сыман сыекчаны Нәстүк зур агач кашык белән агач табакка салды һәм Кәбиргә таба шудырды Ипи-фөлөн куймады кыз Кайдан, ниткән ипи ди тагын 7 Малай комсызлык белән яшел сыекчаны җилдерә башлады Мондый ашны инәсенең дә пешергәне бар. югыйсә Әмма ул аны яратмый, һич кенә дә ашамый торган иде Табакның төбе ялтырап калды — Тәмле —диде малай үзе дә сизмәстән — Тәмле тисен? — Нәстүк куанычыннан елмаеп җибәрде — Тагын салган? Алар табактан икәүләп алмаш-тилмәш чогендер боткасы менгезә башладылар «Нинди әйбәт, акыллы һәм сәләтле халык бу чувашлар - дип уйлап алды малай —Татар авылында туып-үскән диярсең, ничек кенә сой- пөшеп куя Нәстүк татарча, ә? Татарның үзен сатып җибәрер1 Урысчага да үтә мачтыр алар Бишектән тошү белән өч телдә сөйләшә башлыйлар Кайда бар тагын мондый халык?- Сәке өстендә оеп барган малайдан Нәстүк сорал куйды — Ятасыңмы? — Ятам Сәке астыннан толып тартып чыгарып, Нәстүк аңа урын җәйде Кәбир арыган аякларыннан чүәкләрен һәм ләм пөпәшеп каткан оекбашларын салып ыргытты һәм урын остенә ауды Ул йоклый иде инде...

Реклама