Логотип Казан Утлары
Шигърият

Көн сурәтләре

Кадер күрән чишмәләрнең Сукмаклары тап-такыр. Иелеп су алган чакта Төбендә кояш балкыр ла. Тирбәлеп нуры калкыр. Тын гына карап тордым мин Онтылган чишмәләргә. Сыкранды йөрәк, сыкранды. Белмәдем нишләргә дә лә. Белмәдем нишләргә дә. Чүп-үлән баскан чишмәләр — Кешенең ялгышлары Әй. кешем, бул мәрхәмәтле. Төшмәсен каргышлары ла. Төшмәсен каргышлары. Тибегез, әй чишмәләрем. Җирнең кан тамырлары! Ә кеше һаман табыныр. Өзелеп сезне сагыныр. . Ялгышын таныр әле бер. Ялгышын таныр әле.Мин бер яфрак дөнья атлы зур агачта. Йотылып эчтем чык суларын, кояш нурын Мин тибрәлдем җырлап җилләр кочагында. Бәхетләрнең көтмәдем дә шуннан зурын Ник яшерим үтә җәйләр, җитә көзләр. Саргаермын, өзелермен мин до бер көн Тик кайгырмыйм Язлар белән яшь бөреләр Күзен ачар тирә-юньгә хуш ис бөркеп. Мәңге шаулар бу серле һәм матур агач. Тулып торыр төрле сайрар кошлар белән Шундый уйлар белән көзгә кереп килом.И, җилдән җитез аткаем. У г идең, яшен идеи Сыртыңнан күп чаяларны Сикертеп күккә чөйдең И. җилдән җитез аткаем. Керми идең тәртәгә. Ир-ат өчен сине җигү. Булды бер дан. мәртәбә. Җиктеләр шул. Дуласаң да. Керттеләр шул тәртәгә. Авыр-авыр йөкләрне дә Тарттың син күп мәртәбә Сирәк хәзер сокланучы Карап күкрәк-түшенә Алдына солы салалар. Карап көнлек эшеңә