КЕРӘШЕН ТАТАРЛАРЫНЫҢ ЙОЛАЛАРЫ ҺӘМ ЙОЛА ҖЫРЛАРЫ

Керәшеннәр — христиан динендәге милләттәшләребез татар халкының бик үзенчәлекле бер этнографик төркемен тәшкил итә. Алар Татарның төп массасыннан дини яктан берникадәр аерымланып яшәгәннәр һәм телдә, традицион йолаларда борынгылыкны саклаганнар, бигрәк тә туганлык мөнәсәбәтләренә, кием-салымга, бәйрәмнәргә, календарь һәм туй йолаларына караган атамалары үзенчәлекле. Традиция латинча «тапшыру, сөйләп бирүлне, ягъни гасырлар тирәнлегеннән дәвам итеп, бер буыннан икенчесенә тапшырылып, бүгенге көннәргә кадәр килеп җиткән гадәг-йолаларны, әхлак һәм ижтимагый-эстетик нормаларны аңлата. Керәшеннәрдә традицион йолалар нык сакланган, дип әйтсәк тә, аларның күбесе инде бүгенге көндә күзәтелми, әмма өлкән буын кешеләре аларны әле дә әйбәт хәтерли Шуның өчен без бүген күбрәк халык хәтерендә сакланган мәгълүматларга таянабыз. Традицион, ягъни халык йолалары фәндә икегә бүлеп йөртелә: гаилә йолалары һәм елның төрле фасылларына бәйле йолалар, бәйрәмнәр Керәшен татарларында ел фасылларына караган, табигать күренешләренә бәйле төрле йолалар, гореф-гадәтләр бик кызыклы Алар борынгыдан килгән ышануларга нигезләнеп, күмәкләп, бөтен авыл халкы катнашында үткәрелә торган булган. Шыйлык -яз көне карлар бетеп җир кипкәч, чәчү алдыннан кырга чыгып үткәрелә торган йола. Күп кенә авылларда шыйлык үткәрү өчен билгеләнеп куелган урын булган. Ул авыл башындарак тигез, матур жирдә. яки кырдагы берәр чишмә яки күл буенда чирәмлектә үткәрелгән. Шыйлык үткәрелә торган көнне иртә белән бәйрәмчә киенгән ир, гаилә башлыгы жилпучка тары, солы, арыш һ. б. чәчү орлыклары салып, шулай ук йәшел төскә буялган йомырка һәм сөт ашамлыклары май, эремчек, сөзмә, катык альт, кырга, шыйлык үтәсе урынга юнәлә. Алып килгән сөт ашамлыкларын бер кисмәккә тутырып, шунда йомыркаларны турап салгач, жыелган кешеләргә савытлар белән өләшеп биргәннәр. Ашаганнан соң, ирләр кояшка таба тезелеп басып, «келәү итә», ягъни үзләренең теләкләрен әйтәләр һәм әкренләп өйләренә таралышалар. Шыйлыкның икенче бүлеген хатын-кызлар дәвам иттерә. Төштән соң һәрбер өйдән карт әбиләр, яшь киленнәр, бәйрәмчә матур итеп киенеп, шул ук урынга җыелышалар. Алар шыйлык урынына зур табаклар белән сөттә пешкән тары яки ясмык боткасы алып бара. Шыйлыкның «башлыклары»— олы яшьтәге картлар килеп, табакларны тотып, тагын «келәү итәләр». Шул вакытта яшь киленнәр башларын иеп, картларны хөрмәтләп басып торалар Шуннан сон хатын-кызлар җыелып утырып ашыйлар, туйганчы сөйләшеп, күңел ачып кайтып китәләр. Шыйлыкның эчтәлеге менә шуннан гыйбарәт Шыйлык — төрки сүз, сыйлык дигән сүздән үзгәртелгән, аның шул мәгънәсе Башкортстанның Бакалы районы керәшеннәрендә һәм Идел буендагы башка халыкларда сакланган Мәсәлән, чувашларда шилек, шильак, мариларда шилык ишек алдында зур итеп әзерләнгән табын яки туй мәҗлесен белдерә. Чүк. чүк итү- корылык вакытында яңгыр яусын өчен дип, кырда ботка пешереп, су сибешү йоласы. Җәй көне озак вакытлар яңгыр яумый торса һәм К игеннәр һәлак булу куркынычы туса, елга буена төшеп, зур казан асып, боламык пешергәннәр Елга буенда яки «келөүле кое» янында үткәрелә торган бу йоланың ахыры, янгыр яусын дип. су сибешү белән тәмамлана. Казан арты авылларындагы кайбер керәшен сөйләшләрендә чүк бәйрәме күп кеше катнашында үткәрелә торган бәйрәм, жыен мәгънәсендә дә кулланыла, мәсәлән Әрнәш чүге. Тупылат чүге һ. б Мона охшаган йола һәм аны белдерә торган сүз чуваш телендә дә бар: учук. чук. чүкләмә Мари телендә цок һ. б. игеннәр чәчкәнче кырда корбан чалып теләк теләү Борынгы ышануларга нигезләнгән мондый йолаларның һәм аны белдерә торган сүзләрнең татарларда гына түгел, ә күршедә яшәгән чуваш, мари, удмуртларда да күзәтелүе шактый кызыклы күренеш Күрәсең, бик борынгы заманнарда төрки йолалар Идел буе халыкларының күпчелеге өчен уртак, бергәләп башкарыла торган булгандыр, дип нәтиҗә ясарга мөмкин Г'-TV Корбан (керәшеннәрдә ул «корман» дип әйтелә) төрле бәла-казалардан саклану өчен кырга чыгып терлек суеп, ботка пешереп геләк теләү «Корман» кешеләр һәм терлекләр имин, ел килеше әйбәт булсын һ. б теләкләр белән үтәлә торган булган. Ax балык корманы — корбанга балык чалып үткәрсәң дә. дөрес дип исәпәгөннәр. Шуннан татар телендәге корбан балык (лещ) сүзе калган булыр» ади£Ш _ Тавык корманы корбанга гавык суеп теләк теләү 1 9Гв үгез КОрМаны. сарык корманы - корбанга үгез яки сарык чалып «келәү» итәләр. Корбанга ак төстәге терлек килешә дип. ак бозау яки бәтиләрне корбан өчен калдыра торган булганнар Югарыда искә алынган борынгы йолалар хәзер инде халыкның хәтерендә генә саклана. Ә менә нардуган. жапырак бәйрәме (тройцын). пиграу. май чабулар әле соңгы елларда да күпчелек авылларда бәйрәм ителәләр иде Нардуган Ул кыш көне, декабрьнең 24-25 ләрендә башлана һәм унике көнгә сузыла Нардуган көннәрендә, өлкән буын вәкилләре сөйләвенчә, төрлечә күрәзәлек итүләр, кеше танымаслык итеп киенеп, өйдән-өйгә кереп маскарад ясап йөрүләр һәм башка күңел ачу уеннары булган Нардуган уенының иң көтеп алынганы, күмәкләп башкарыла торганы йөзек салу Әрле дә бирле борыла-сарыла Кызлар йөри киләп салырга. Кызлар йөри киләп салырга. Егетләр йөри йөзек салырга. lzBcp өйгә (ул нардуган өе дип атала) кичен егетләр-кызлар жыелып. семьядагы олы. баш бала белән төпчек баланы бәкедән су алып кайтыр»а җибәрәләр Су /алгандабалта белән суны сызыклап, чиләкне а»ым уңаена каратып алу шарт игеп куела. Суны алып кайтучылар чиләкнең өстен капкачлап, бер дә сөйләшмичә »енә кайтырга тиеш булалар Шулай алып кайтылган су. янәсе, серле көчкә ия була Сулы чиләкне сәке яки өстәл өстенә куеп, нардуган өенә килгән һәркем үзенең /йөзеген яки балдагын чиләктәге суга сала, җырлар әйтә Уенны алып баручы үзе • яки уенда катнашучылардан кем дә булса берәү җырның беренче яр насын әйткәч. |чнләктән бер йөзекне тартып алалар һәм жырнын икенче яртысын әйтеп куялар үКсмнең йөзеге туры килсә, жыр да шуңа карата әйтелгән булып чыга "Нарду» ан көннәрендә «Нардуган бабае» булып, я» ьни кеше танымаслык итеп киенеп, өйдән-өГпә кереп, күңел ачып йөрүләр булган, аны шулай ук «аю чикмәне», «бабачы багыты». «жөшери» дип тә әйткәннәр Нардуган уённарын хәзерге вакытта өлкән буын вәкилләре сөйләп кенә искә алалар, аны элек тә христиан дине тыйган, нардуган өен шайтан өс. нардуган уенын шайтан уены дип атаганнар Мәсәлән, керәшеннәрнең үз араларыннан чыккан шагыйрь Яков Емельянов шигырьләрендә шундый юллар бар Җаман эшне нардуганны Ич тө искә алмагыз Шайтан туе нардуганга. Кусалар да. барма» ыз Нардуганны саласыз Төне белән жыелып Нардуган вакытларындагы төрлечә сынамышлар. өйдән-өйгә кереп күңел ачып йөрүләр мишәрләрдә, мордва, мари, чуваш, удмуртларда да төрлечә фонетик вариант га әйтел» ән нардуган сүзе белән белдерелә i Нардуганны кылучы»а Шайтан йөри сыенып Нардуганда кыланучы Бик кызганыч тиядер Нардуганда кыланучы Шайган кисме киядер Бәрмәнчек— урыслардагы «вербное воскресенье» көненә туры китереп яз көне тал бөреләнгәч (я1ъни йомшак йонлач «песи» чьи аргач) үткәрелә. Бәрмәнчек дип шушы бөреле тал ботакларын әйтәләр. Аны кичен яки иртә белән кояш чыкканчы су буендагы таллыктан кисеп альт кайталар һәм кичен бер өйгә җыелып, үзара он. йомырка, май китереп ботка пешерәләр, ул бәрмәнчек боткасы дип атала Ашагач, яшьләр күңел ачып, бер-берсенә бәрмәнчек белән суккалап урамда йөриләр, тәрәзәләргә бәрмәнчек белән бәргәләп: Бәрмәнчекәй-чекәй-чекәй Олы көндә бер күкәй яки Бәрмәнчекәй-чекәй-чекәй Ничә күкәй Бәчкә дәй. дип кычкырып, такмаклап йөргәннәр. Бәрмәнчекне ташларга ярамый, ул изге әйбер дип исәпләнгән, аны әйбәтләп бәйләп чормага (тупыракчага) менгереп куйганнар, яз көне беренче мәртәбә көтү чыкканда аның белән суккалап малларны көтүгә куганнар яки йомырка өстендә утырган каз кәрзиненә салганнар. Бәрмәнчек бәйрәме, бәрмәнчек сугу йоласы керәшеннәрдә генә түгел, мишәрләрдә («вирба» jjun әйтелә) һәм нократ-глазов татарларында («вирба чыбык» дип әйтелә) да бар Йоланың эчтәлеге дә шул ук, ягъни яз көне тал чыбыгы белән кешеләргә, хайваннарга суккалаганнар, аны изге санап ел буе саклаганнар. Ни өчен соң тал чыбыгы (бәрмәнчек. вирба) изге дип санала, бу йоланың башлангычы кайдан килә? Билгеле булганча, тал агачы яз көне иң беренчеләрдән булып яшәрә башлый, бик матур итеп бөреләр, йомшак йонлач «песи»ләр чыгара. Шул чыбыклар белән суккалап алу, аның яшәрү көчен кешеләргә һәм хайваннарга да бирәсе килү дип аңлатыла, чөнки күп кенә галимнәр шундый ук йолалар борынгы скифләрдә һәм фракиялеләрдә, праславяннарда да булган дип күрсәтәләр. Тройцын, тручын бәйрәме яз көне май ахырында яки июнь аеның беренче атнасында үткәрелә, аны халыкта «жапырак бәйрәме», яки «каен бәйрәме» дип тә йөртәләр, чөнки бу бәйрәм нәкъ агачларның яфрак ярган, матурланган чагына туры килә Ул борынгыдан калган, җәйне каршылау бәйрәме булган. Тройцыннан бер атна алдан, симек (семик) көнне яшьләр-кызлар урманга барып бер яшь каен агачын сайлап алалар һәм каенга төрледәнтөрле тасмалар, яулыклар, ситсылар бәйләп, каен агачын бизәп куялар. Шуннан соң каен агачы аркылы пешкән йомыркалар чөеп уйныйлар. Бу көнне кичен олы кешеләр түгем мәҗлесе (поминки) үткәрәләр, үлгән кешеләрне искә алалар һәм мәҗлестән сон симек болынына жыелып җырлар җырлыйлар. Ә яфрак бәйрәме, тройцын көнне, бер атна алдан бизәлеп куйган каенны авылга алып кайталар, аны урам буенча күтәреп җырлап йөриләр, һәр йорт турысына туктап, биешеп алалар. Кичке якта каенны елга буена алып барып, ботакларын сындырып суга салг аннар. яки иген үскән басуга, арыш, бодай басуына илтеп сала торган булганнар Каен ботакларын суга салган чакта һәркем үзенең теләген әйткән яки аның тиз генә батып китүкитмәвен карап торып, төрлечә юрый торган булганнар. Май чабу яки кәтәчә чабу бәйрәме урысларның масленица бәйрәменә туры килә. Май чабу көннәрендә матур итеп бизәлгән яхшы атларга утырып, авыл урамнарында «кәтәчә» (кататься) йөргәннәр, ул яшьләрнең күңел ачу. жыр бәйрәмнәренә әйләнгән «Яшьләр май чапмаса, житен кыска булыр»,— дип әйтә торган булганнар картлар Май чабуның үзенең махсус көе һәм җырлары да бар. Майларны да чапсан син каты чап Чана үрәчәләрен шаңгыртып Җырларны жырласан каты җырла Авыл урамнарын жангыртып «Жапрак бәйрәме» көнне кичен яшьләр түгәрәк уенга жыела. Түгәрәк уен җырларында бу көнне каен агачын мактап җырлау яңгырый Менә ул җырларның кайберләре Ак та каеннарны җәмле итә Җапыраккай белән туз гына. Өстәл өскәйләрен җәмле итә Ипекәйләр белән тоз гына Ай-Һай безләр китиек әй китиек Ай китиек тә каенлыкка барып житиек Ай житиек тә ак каен башларын чншиек Ак каен башлары уелган. Анын жапыраг ы коелган Без җырламый кем җырласын Бар туганнар бергә җыелган. Җапырагын җарган җәшләр каен Җәшкәп утырадыр җылгада Берләр аерылгач күрешәлмәбез Айларында түгел лә жылда ла Ай-Һай уйныйбыз без әйләнеп. Ак каен башларын бәйлибез Ишәле дигән асыл илдә Калдык җәйләрне без җәйлибез Татарстанның Лаеш районы Ташкирмән авылында тройпын. ягъни яфрак бәйрәме көнне өлкән яшьтәге хатын-кызлар, әбиләр «кала башы» дигән урынга, тау өстенә җыелышып, үзенчәлекле җырлар җырлаганнар Саф-саф булып тезелеп. кара-каршы басып җырлана торган бу җырлар изге булып санала, аларнын сүзләре үзгәртелмичә, буыннан-буынга күчеп килә. Бу җырларның сүзләре дә. кәйләре дә бик үзенчәлекле, алар күп кеше тарафыннан башкарыла торган йола җырларының бер үрнәге, бер истәлеге булып тора Җырлар төрле исемдә йөртелә «Без килдек». «Чи камыш», «Мәрием». «Җембәки». «Җимчәчәк» һ. б «Җимчәчок» яз көне суга салып, су иясенә бирелә торган чәчәк булган булырга мөмкин, чонки «җапрак бәйрәме» көненә кадәр җирдән үлән йолкырга, агач яфрагын һәм ботагын сындырырга, шулай ук су коеныр!а ярамый, дигәннәр, я! ьни бу авылның керәшеннәре «җир имәннеге»н (иминлеге), «су имәннеге»н бик нык саклаганнар Бары тик «җапырак бәйрәме» көнне, җир һәм су ияләренең күңелен күргәннән сон гына, җирдән үлән яки чәчәк өзгәннәр, ягъни табигать байлыгыннан файдалан! аннар Питырау бәйрәме (Петров день) июль уртасында үткәрелә (14-15). Питырау көнен керәшеннәр генә түгел, татар мөселманнар да яхшы белә, ул авылның җәйге эшләре, халык сынамышлары белән бәйле рәвештә еш телгә алына Питырау бәйрәменнән сон «печән өсте», аннан сон «урак өсте» һ б эшләр ял!анып китә Питырау көнне яшьләрнең кичке түгәрәк уеннары тәмамлана, бу көнне иң зур. соңгы түгәрәк уен уйналган, ул җырларда да чагыла. Чуар күке күклидер. Сука өстендә туктыйдыр Бс знең уен уйнаулар Питырау -җиткәч туктыйдыр Уен өсте. «Жапырак бәйрәме» көненнән башлап питырау көненә кадәрге вакытны керәшеннәр уен өсте дип атыйлар Татар халкының башка төркемнәрендәге кебек үк. керәшеннәрдә җәйге түгәрәк уеннар бик матур җырлар белән уздырылган һәр авылның үзенең яраткан җыры, уен көйләре булган, әле хәзерге вакытта да уен көйләрен һәм җырларын хәтерләгән апалар, әбиләрнең ни кадәрле дәрт, моң белән, бердәм рәвештә җырлауларына гаң каласың Апае районы керәшеннәрендә түгәрәк уеннар «уен әйтү» дип атала Алда әйтелгәнчә, питырау бәйрәме көннәрендә инде «уенны озату» җырларын җырлап, соңгы түгәрәк уеннар уйналган Кием-салым я: ыннан керәшен татарлары хәзер бүтән милләттәшләребездән аерылмый Әмма өлкән буын кешеләре арасында әле үзләре сугып теккән, борыш ыдан килә торган үрнәкләр белән бизәлгән киемнәрне очратыр! а мөмкин Гомумән, керәшеннәр үзләре суккан тукымалардан теккән киемнәрне әле утызы нчы еллары кадәр кигән, фабрика товарларын сирәк кешеләрдә генә күрер! ә мөмкин булган. Үзләре сутып. үзләре теккән күлмәкләрне кайберәүләр әле хәзер И уза. уза ла. Кулда көмеш туза ла. Тузса тузсын көмешебез. Уеныбыз уза ла Узса узсын уеныбыз. Утырырбыз аулакта Утыртмаслар аулакта. Апчытарлар уракка дә кадерләп сандык төпләрендә саклый һәм бәйрәм, туй вакытларында киеп тә йөри Күп очракта ул киемнәр тәңкәләр тезеп һәм укалар белән чигеп бизәлгән. Сакланып калган борынгы ядкарьләрдән иң күзгә ташланганы — баш киемнәре. Үзенчәлекләр күбрәк хатын-кыз киемнәрендә чагыла. Кызларның баш киемнәре яшь киленнәрнекеннән һәм өлкән хатын-кызларныкыннан аерылып тора. Яшь кызлар башларына калфак киеп, аның өстеннән ука-чачак бәйләгәннәр Бик борынгы заманнарда очына чук таккан ак калфаклар киң кулланылышта булган. Ул керәшеннәргә генә хас түгел, гомумән татар халкының борынгы баш киеме булган. Мәсәлән, Чистай. Минзәлә. Алабуга өязләрендә әле XX гасыр башларында да ак калфаклар киелгән. Ак калфакның кырыйларына, маңгайны каплап торырлык итеп, ука җепләрдән үреп ишелгән чачак бәйләгәннәр. Ул ука чачак дип йөртелә. Актый калфак белән сары чачак М актай чәчләреңне капласын Бер битең ай, берсе кояш — Яман җилләр какмасын, Яман күздән ходай сакласын Ташкирмәннең чишмәсе • Ага микән боз булып? Калфак киеп, чачак бәйләп. Йөреп калдым кыз булып. Безгә исә, экспедиция вакытларында, соңрак чордагы, кара яки зәңгәр хәтфәгә чигеп, очына чук тагып эшләнгән калфакларны һәм ука чачакларны күрергә туры килде. Мәсәлән. Балык Бистәсе районының Зур Мәшләк авылыннан Елена Гордеева үзенең иптәш кызы белән борынгы киемнәрне киенеп күрсәттеләр. Баш артына, чәч толымнары өстенә тәңкәләр белән бизәлгән, очына чулпы тагылган чәчкап яки чәчүрем куйганнар, муенга исә мәрҗәннәр белән чигелеп, тәңкәләр тезеп эшләнгән тамакса кигәннәр. Алабуга районы Иске Бигәш. Иске Үтәгән авылы керәшеннәрендә безгә яшь кызларның баш киеме булган маңгай ука. маңгай тәңкәләрне киеп күрсәттеләр. Ике як чигә турысына тәңкәләр тезеп эшләнгән чигәчә дип аталган киемне яшь кызлар да, өлкән хатын-кызлар да киеп йөргәннәр. Казан арты керәшеннәрендә ул җилкәлек сүзе белән белдерелә. Яшь киленнәрнең баш киемнәре икенчерәк төрле булган. Туй вакытында махсус «баш бәйләтү» дигән йола булган. Алда әйтелгәнчә, кыяматлык әни. килен буласы кешенең башына мәләнчек (мәләчлек) башны кысып бәйләп куела торган чепчик), аның өстеннән сүрәкә (укалар белән чигеп, биек итеп эшләнгән баш киеме), ике як чигәгә чигәчә яки җилкәлек киергелә. Казан арты керәшеннәрендә иң өстән «түгәрәк яулык» ябылган. Түгәрәк яулык дип аталса да, бу баш киеме дүрт почмаклы булып, кара ефәк җеп белән чигелгән, кырыйларына чачак тагылган, маңгай турысына тәңкәләр тезеп эшләнгән була. Түгәрәк яулык чиктем мин, Түгәрәк күзем түктәреп. Син икәнен белгән булсам, Карар идем күзем күтәреп Алабуга районы керәшеннәрендә әле бүгенге көннәргә кадәр яшь киленнәр баш киеме булган борынгы үрнәкләрне күрергә мөмкин Ул ука җепләр белән чигелгән, биек итеп эшләнгән баш киеме. Түгәрәк яулык һәм сүрәкә чигүчеләр авылда кадерле кешеләрдән саналганнар. Олырак хатын-кызлар исә башларына һәртөрле бизәнү әйберләре чигәчә, җилкәлек, сүрәкәләрне кигәннән соң, иң өстән ак яулык бәйләгәннәр Ак яулык дип аталса да, ул ике башы күпертеп чигелгән, сөлге сыман сугылган озын ак тукыма булган, аны иң өстән чалма сыман итеп чорнап куйганнар Өстән бөркәлә торган ефәк яулыкны дарай яулык дип йөртәләр. Ул гадәттә 178 Сүрәкәләр чиктем киргесез. Күреп чиккәннәргә биргесез. Сайлап ярны мин сөймәдем, Сайлап сөйгәннәргә биргесез. Сүрәкәләр чиктем исәпләп. Дүртти почмаккаен пичәтләп Әйтәсе сүземне әйтми калдым. Алдагы көнемне исәпләп кызыл төстәге ефәктән була Мәсәлән «Маржыйнын сөйгән жегете дарай жах.тык бүләк итеп биргән». Дарай сүзенең мәгънәсе башка төрки халыкларның сүзлеген алып карасаң да. шулай ук ефәк сүзенә барып готаша Мәсәлән, нугай телендә «дарьйе» ефәк шәл. комык телендә «дарай тафта ефәк «дарай гелек» — тафта күлмәк. Сүрәкә, чигәчәләр. маңгай ука. маңгай тәңкәнең арткы өлешенә сөлге сыман чәчәкле, укалап бизәлгән тукыма беркетелә Ул Казан арты керәшеннәрендә — сүрәкә канаты. Алабуга керәшеннәрендә чукул дип атала. Сөлге сыман итеп сугылган тукыманы (ул тастар дип атала) баш киеме итеп куллану Апае районы керәшеннәрендә күзәтелә. Килен булып төшкәч, башына тастар сарындыру йоласы булган. Килен кеше тастар сарынгач. инде икенче төрле тормыш башланачагын ачык сиземли Баш киемнәре генә түгел, күлмәк яки жилән өстеннән киелә торган бизәнү әйберләре дә тәңкәләр тезеп эшләнгән булган. Мәсәлән, Алабуга районы керәшеннәрендә күзәтелә торган мыйтумар яки буйдымар /бутумар Ул тукымага өчдүрт тәңкә тезеп ясалган, аркылыга, бер кулбашыннан икенче КУЛТЫК астына киелә торган булган. Шунысы кызыклы бутмар путмар путемар вариантларында бу сүзнең мишәр сөйләшләрендә дә кулланылуы аның бик борынгылыгын һәм кайчандыр кин кулланылышта булуын дәлилли Шулай ук көньяк удмуртлар һәм бисермәннәрдә дә бутымар сүзе бар. Казан арты керәшеннәрендә шул ук мәгънәдә кәсилә (хәситә) сүзе кулланыла Кәсилә ли бауларын көмеш булса. Саласын ла килмәс муеныннан Сөйгән ди ярларын гүзәл булса. Чыгарасын килмәс куйныннан Керәшеннәрдә шулай ук күкрәкнең алгы өлешен тоташтан каплап тора торган, тәңкәләр белән бизәлгән күкрәкчә кию дә күзәтелә Ул Алабуга керәшеннәрендә сакал дип. ә Казан арты керәшеннәрендә түшлек дип атала Базарларга барып тәнкә аллым Хәсилә! ә түгел, түшлеккә Кызыгыз өчен борлыкмагыз, Без тотарбыз аны кешелеккә Шундый ук тоташ тәңкәләр белән капланган киемнәрдән башкортларда һакал күзәтелә. Ул. тикшерүчеләр фнкеренчә. бик борынгыдан килгән кием, аны борышы күчмә халыклар тормышыннан ук калгандыр дигән фикерләр бар Өскә киелә торган киемнәрдән шулай ук кара постаудан билен бөреп теккән әрмәк кигәннәр, хатын-кызларның жәйге киеме жилән шулай ук киң кулланылышта булган Ул. якалары һәм изүләре укалар белән чигеп эшләнгәнлектән, «ука жилән» дип тә йөртелгән Шундый жиләннәрне миңа Алабуга районының Иске Бигәш һәм Иске Үтәгән авылларында күрергә туры килде Ак киндердән халат сыман итеп тегелгән кием чуба чыба дип атала, аны күбрәк төрле йолаларны үтәгән вакытта кигәннәр Мәсәлән, кыр ксләвендә. бәрмәнчек. чүк боткалары пешерүчеләр чуба киеп пешерергә тиеш булганнар Хатын-кыз күлмәкләре күп бала итәкләр ялгап тегелгән, ул калталы күлмәк дип аала. Калталы күмәкләр, аггың өстеннән ука-жилән кияр идек, дип сөйли өлкән әбиләр. Колакка киелә торган сыргалар (алкалар) хатын-кызларның бизәнү әйберләре арасында шулай ук киң кулланылышта булган Аларны олы сырга, кечти сырга, дип аерып йөрткәннәр Сырга сүзе борынгы горки сүз. башка төрки халыклардан башкорт телендә һырга. алтай телләрендә сырга, ызырга. якут телендә ытырга вариантларында кулланыла. Казан арты керәшеннәрендә сыргага ефәк гасма беркетелеп, ул билгә кадәр төшеп, бер сыргадан икенчесенә тоташкан була, ул сырга бавы дип атала Сырга ли бауларын билдәндер. Киемчеләр печеп лә биргәндер Бу кашларын белән бу күзеңне Бер ходаем сөеп биргәндер Кулга, бармакларга тәңкәле йөзек, беләккә тәнкәлс як» челтермәкле беләзек кигәннәр. Челтермәкле пар беләзек Уйлы беләккәемне Мин киткәчтен кемнәр сөяр Минем йөрәккәемне Керәшен татарларының аяк киемнәре татар халкының башка төркемнәреннән аерылып тормаган Шулай да алардан искә алып сөйли торган борынгы кисм — чарык яки чәрик башмакны (күннән тегелгән баулы аяк киеме) әле бүгенге көндә дә хәтерлиләр Чәрик сүзе җырларга да кереп калган Ишә.чс урамын йөри-йөри Чуклы чәригсмне туздырдым Чуклы чәригсмне туздырмадым. Яшьлек дәверемне уздырдым Чәрик /чарик сүзләре аяк киеме мәгънәсендә тагар халкынын башка төркемнәрендә, мәсәлән, мишәрләрдә, себер татарларында, шулай ук алтай, үзбәк, тажик халыкларында да кулланыла. Шулай итеп, жәйнеи матур көннәрендә чат башларында, су буйларында, ямьле болыннарда оештырыла торган түгәрәк уеннарына, май чабу, питырау һәм тройсын бәйрәмнәренә керәшен хатын-кызлары озын итеп тегелгән калталы (бәби итәкле) күлмәкләр, башларына тәңкәләр тезеп эшләнгән һәм укаҗепләр белән чигелгән баш киемнәре киеп, алмалап сугылган яки чигелгән алъяпкычлар бәйләп чыкканнар. Хәзерге көннәрдә кайбер кешеләрдә генә күреп була торган бу борынгы киемнәрне, үткән гомерләрнең. әбиләрнең, әниләрнең истәлеге итеп, кадерләп сакларга кирәк Яшь буынга, ул киемнәрнең исемнәрен әйтеп, киеп күрсәтү үзе генә дә ни тора Эзәй буйларыннан эз киткән. Ак калпакай кигән кыз киткән Ак калпакае сызмалы Без Якгы Күл кызлары. Ак калфагын кисәнә. Чугын артка чөйсәнә. Эчендәге жаның ничек. Безне шулай күрсәнә. Бу жырны без Зәй районы Якты Күл авылыннан язып алып кайттык. Күрәсез, керәшен татарларының лирик җырларында да борынгы кием-салымнар искә алына һәм без аларны үткәй коннәрнен истәлеге итеп таныйбыз.

Реклама