Иҗтимагый-мәдәни тормышыбыздан

ЮГАРЫ СОВЕТ ҖЫЕНЫ Май аенда Татарстан Югары Советынын унынчы сессиясе эшләде. Анын көн тәртибендә Татарстан Республикасы Конституциясе проектын, телләр турында закон проектын тикшерү, хокук саклау органнарын республика юриспруденциясенә күчерү. республика бюджетын раслау һ б мәсьәләләр кертелгән иде. Сессиядә шулай ук үткән референдум йомгаклары турында да сүз барды Татарстаннан хәрби хезмәткә чакырылучы егетләр язмышы да тикшерелде Тикшерелгән мәсьәләләр буенча кабул и гел гән карарлар матбугатта басылды Сессия тәнәфес игьлан итте ТАТАРСТАН ХАЛЫКЛАРЫ СЪЕЗДЫ 23 май көнне Г Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры бинасында Татарстан халыкларының съезды булып узды Аны кереш сүз белән республикабызның вице-президенты В. Лихачев ачты Съезд делегатта Кын һәм кунакларны Татарстан Президенты I Шаймиев котлады Доклад белән Татарстан Югары Советы Рәисе Ф Мөхәммәтшин чыкты Татарстан халыклары съезды Белдерү. Татарстан халыкларына мөрәҗәгать. Татарстан Республикасы Президентына. Югары Советына һәм Премьер-министрга морәжәгать. шулай ук Мнллн-мәдәни жәмг ыя i ьләр ширкәте төзү турында резолюция кабул итте ТАТАРСТАН БМО ИШЕГЕН ШАКЫРМЫ? 13 май көнне Татарстан Президенты М Шаймиев Берләшкән Милләтләр Оешмасына кермәгән халыклар һәм милләтләр оеш масы рәисе Л Мяллны кабул итте Милл әфәнде Президентны халыклар мәнфәгатен яклаучы бу оешманың максат һәм бурычлары, шулай ук Эстониядәге сәяси һәм икътисади хәл белән таныштырды Президент референдумнан соң Татарстанда бара ropi ан хәлләр, республика халыклары арасында бердәмлекнең көчәя баруы, икътисад һәм бигрәк тә авыл хужалыгы өлкәсен до күрело торган нот и жале чаралар хакында сөйләде Эстониянең теләген хуплап. М Шәй мнев Татарстанның бу дәүләт белән озак вакытлы һәм ике якка да файдалы икътисади хезмәттәшлеккә әзер торуын белдерде Икенче көнне Мялл әфәнде республиканың милли хәрәкәт вәкилләре белән очрашты Кайбер информация агентлыклары хәбәр игүенә караганда (мәсәлән. «Известия» газетасында Интерфакс агентлы! ы хәбәре басыл ды). Л Мялл Татарстанның Берләшкән Милләтләр Оешмасына әгъза булып алынуына һәрьяклап булышачагын да белдергән М. САБИРОВНЫҢ Е. ГАЙДАР БЕЛӘН ОЧРАШУ Ы 7 һәм 8 май көннәрендә Татарстан Республикасы Премьер-министры М Сабиров Мөскәүдә бу.зды Беренче көнне ул Россия Федерациясе хөкүмәте утырышында катнашты Икенче көнне М Сабиров белән Россия Федерациясе хөкүмәте вәкиллегенең беренче урын басары Е Гайдар арасында озакка сузылган әңгәмә үткәрелде Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясе арасында 1992 елның 22 гыйнварын да Мәскәүдә төзелгән икътисади килешүне үтәүнең барышы, шулай ук икс республика арасында үзара мөнәсәбәтләрне тирәнәйтә бару турында өстәмә мәсьәлә тикшерелде Шулай ук Алабута автомобиль заводында яңа ВАЗ-24П маркалы җиңел машина эшләп чыгаруны тизләтү. Казан авиация җитештерү берләшмәсендә ТУ-204 пассажир лайнерын серияләп ясауны оештыру мәсьәләсе буенча ла ике җитәкче арасында җентекле сөйләшү булды Татарстан нефте һәм тагын башка проблемалар да икс якнын игътибарыннан читтә калмалы ВӘКИЛЛЕКЛӘР БУЛДЫРЫЛА Республикабыз тулы хокуклы һәм бәйсез дәүләткә әверелү юнәлешендә бер-бер артлы һәм эзлекле адымнар ясый Президент М Шаймиевнең 21 апрельдә кабул иткән Указы ла әнә шул фикерне раслый Бу Указ нигезендә Бәйсе) Дәүләтләр Бердәмлегенә керүче илләрдә һәм шулай ук башка дәүләтләрдә дә Татарстан Республикасының вәкиллек лоре оештырылачак Халыкара элемтәләрне көйчәтү өчен бу. әлбәттә. бик тә мөһим һәм вакытлы чара Матбугатта басылган хәбәрләр әйтүенчә, шулай ук республиканың Тыш кы эшләр министрлыгы ла төзеләчәк ГАГАУЗЛАР МӨРӘҖӘГАТЕ Гагауз республикасы Югары Советының Татарстан Югары Советына мөрәҗәгате матбугатта басылып чыкты Анда мондый сүзләр бар «1990 елның 19 авгугтынла янар тылган Союз составында Гагауз республика сы игьлан ителгән иде 1991 елнын декабрен дә республиканың бәйссзлсге һәм Президент сайлау буенча бөтенхалык референдумы уздырылды Референдумда катнашучыларның 95.3 проценты Гагауз республикасының Бәй сез Дәүләтләр Бердәмлегенә керүе яклы бул- -----Тышлыктагы сурәтләр ------------------- ---------------------------- Беренче биттә: «Диңгез буенда». Санкт-Петербург рәссамы Рәшит Дәминов эше. Ю. ФИЛИМОНОВ фоторепродукциясе. Дүртенче биттә: күренекле шагыйрь һәм җәмәгать эшлеклесе. М. Жәлил бүләге лауреаты Ренат Харис. М. КОЗЛОВСКИЙ фотосурәте. ды. Гагауз республикасы президенты өчен 96,6 процент сайлаучы тавыш бирде. Ана кадәр— 1991 елның ноябрендә Гагауз Республикасының Конституциясе кабул ителде. Безнең халыкларның тарихи тамырлары бер булуны, бәйсезлекне һәм үз язмышларын үзләре хәл итү теләген искә алып, мөстәкыйль респубикалар һәм дәүләтләр бары тик берләшә алсалар гына чын бәйсезлеккә ирешә алганлыкларын аңлаган хәлдә, Гагауз Республикасының Югары Советы сезнең Югары Советыгызның чыраттагы сессиясендә Гагауз Республикасының бәйсезлеген тану мәсьәләсен тикшерү, ике республика арасында сәяси һәм икътисади хезмәттәшлек килешүен төзүне сорап мөрәҗәгать итә». ТЕАТР ЮБИЛЕЕ Моннан ике гасыр элек, ягъни 1792 елда Казан губернасының баш шәһәрендә беренче рус театры оеша. Ә быел исә Качалов исемендәге рус зур драма театры үзенең 200 еллык бәйрәмен үткәрде Төрле иҗат берлекләре, хезмәт оешмалары вәкилләре, җөмһүриятебез һәм шәһәр җитәкчеләре иҗат әһелләрен зур бәйрәмнәре белән кайнар котладылар Татарстан Республикасының вице-президенты В Лихачев Президентыбыз М Шаймиевнең театрны республиканың Мактау грамотасы белән бүләкләү хакындагы Указын игълан итте. Театр коллективын шулай ук Премьер-министр М. Сабиров котлады. ЯҢА ДОКТОРЫБЫЗ БУЛДЫ 23 апрельдә Казан дәүләт университетының филология фәннәре буенча махсус советында татар әдәбияты кафедрасы доценты Резеда Ганиева «Көнчыгыш ренессансы һәм аның төрки әдәбиятлардагы традицияләре» дигән темага филология фәннәре докторы гыйльми дәрәҗәсен алу өчен диссертация яклады. ЦИРК — ҮЗЕБЕЗНЕКЕ! Республика территориясенә урнашкан яңадан-яңа оешмалар һәм предприятиеләр Татарстан юрисдикциясенә күчә бара. Күптән тү гел Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Казан дәүләт циркын республика юрисдикциясенә күчерү һәм аны республика Мәдәният министрлыгы карамагына бирү турында карар чыгарды. ӘДӘБИ ГАЗЕТАНЫҢ БЕРЕНЧЕ САНЫ Башка милләтләрнеке сыман, әдәби газета булдыру хакындагы сүзләр язучылар арасында күптән йөри иде инде Аны оештырырга дигән карар 1989 елны булып узган соңгы съездыбыз резолюциясенә дә кертелгән, һәм менә, ниһаять, 24 апрельдә әдәби газетаның беренче саны дөнья күрде. Ләкин әлегә бу сынау саны гына. Шуңа күрә тиз арада бүтән саннарын да күрербез дигән ышаныч әлегә юк Әмма басылып чыккан сан бай эчтәлекле Анда күп гасырлык татар әдәбиятының үткәне дә, бүгенге көннең кайнар сулышы да әйбәт чагылыш тапкан. АФӘРИН, ВАФИРӘ! Май аенын ямьле кичләренең берсендә Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры бинасында халкыбызның яраткан җырчысы Вафирә Гыйззәтуллинаның бенефисы — иҗат отчеты зур уңыш белән үтте. Татарстанның халык артисты исемен йөрткән атаклы җырчыны язучылар, күренекле җырчылар, биючеләр һәм күп санлы тыңлаучылар кайнар котлады. Аны котларга җырчының якташлары да килгән иде. Бу кичә чын мәгънәсендә җыр һәм шатлык бәйрәменә әверелде. ГАЛИМЕБЕЗ — ТОРЕК ЖУРНАЛЫНДА Журналыбызның узган елгы 6 санында филология фәннәре докторы, профессор Яхъя Абдуллинның «Чишелмәгән төеннәр» исеме белән мәдәни мирасыбызны һәм татар-башкорт мөнәсәбәтләрен яктыртуга багышланган мәкаләсе басылган иде Төркиядә чыга торган «Төрек дөньясы араштырмалары» исемле журналның 1992 елда чыккан 76 санында әлеге мәкаләнең төрекчәгә тәрҗемәсе дөнья күрд

Реклама