ЖУРНАЛЫБЫЗНЫ КЕМНӘР ҖИТӘКЛӘГӘН?

Мәгълүм булганча. -Казан утлары- журналының элгәрләре -Безнең юл-. - Атака-. -Совет әдәбияты- исемнәре белән чыгып килгән. -Безнең юл- журналының беренче саны 1922 елның май аенда дөнья күргән. Беренче мөхәррире Гасыйм Мансуров булган һәм журнал шул исем белән 1930 елның июль аена кадәр яшәгән. 1925 елда -мөхәррир- сүзе -редактор- сүзенә алыштырылган һәм. ни өчендер -Редакторы — коллегия- дип бирелеп барган -Редакционный коллегия рәисе — Галимҗан Ибраһимов» дип күрсәтелгән. Димәк Галимҗан Иб- раһимов гамәлдә мөхәррирлек вазыйфасын башкарган, дип уйларга нигез бар. Алга таба 1926 елның унынчы саныннан мөхәррирсез-нисез генә -Редколлегия- дип бирелә ә 1927 елда шулай ук исем-фамилиялөрсез -Редактор» һәм - Редколлегия» дип куела килә. 1928 елдан исә -Редактор- һәм -Редколлегия» сүзләре янына Гомәр Гали, Шәриф Камал. Г. Толымбайский. Галимҗан Сәгъди исем-фамилияләре теркәлгән 1929 ел өчен Татарстан китап палатасында журналга кагылышлы белешмәләр табылмады 1930 елда янә -Редактор — редколлегия-дигән сүзләрне генә укыйбыз. Сигез ел дәвамында чыгып килгән «Безнең юл» журналы 1930 елның июль аеннан исемен алыштыра һәм ул -Атака- исеме белән яңарып китә «Атака» журналының беренче мөхәррире Гомәр Гали була. Шул ук 1930 елның 8—9 нчы саннарында без -Редколлегия Кави Нәҗми. Г. Толымбайский. Ибрай Гази. С. Каратай» дигән сүзләрне укыйбыз. Мөхәррире аерып күрсәтелмәгән. Бу хәл 1931 елның 5—6 нчы санына кадәр күзәтелә Аннары ел азагына чаклы җаваплы мөхәррир Кави Наҗми була 1932 елда «Атака» журналының һәр унике санында җаваплы мөхәррир булып Закир Гали тора Редколлегия составында Закир Гали, Кави Нәҗми. Ибрай Гази. Мөхәммәт Садрилар була. -Атака-ның гомере кыска булып чыга — ул нибары ике ел ярым гына яшәп кала 1933 елдан башлап журнал «Совет әдәбияты» исеме белән йөртелә башлый. Ике ел дәвамында җаваплы мөхәррире — Кави Нәҗми Аннан соңгы ике ел — 1935—1936 елларда журналга янә Гомәр Гали җаваплы мөхәррирлек итә Ниһаять, 1937 ел... Ил-халык өчен дә. журнал өчен дә иң авыр, иң кара чор башлана: Сталин һәм иярченнәре котырынганнан котырына, алар корбан арты корбан сорыйлар. -Совет әдәбияты- журналының 1937 елгы икенче саны мөхәррирсез— - Редколлегия- тарафыннан гына чыгарыла Аннары өченче санда — вакытлы җаваплы редактор Г. Разин (Гомәр Бәширов), дүртенче-бишенче саннарда — җаваплы редактор Газиз Иделле, алтынчы-унберенче саннарда — вакытлы җаваплы редактор янә Г Разин, уникенче санда вакытлы җаваплы редактор Рахман Ильяс була. Шушы бер ел эчендәге -вакытлылар» аша да журналның нинди тетрәнүләр кичергәнен аңларга мөмкин. -Совет әдәбиятының 1938 елгы беренче дүрт саны янә вакытлы җаваплы редактор Г Разин җитәкчелегендә чыга Шул елның бишенче саныннан башлап журналга җаваплы редактор итеп Т. Имаметдинов билгеләнә Т Имаметдинов журналда 1938 елның бишенче саныннан алып 1941 елның җиденче санына кадәр җаваплы мөхәррир булып тора. Бөек Ватан сугышы елларында күп кенә газета-журналлар ябылып бетсә дә -Совет әдәбияты» журналы сакланып кала. 1941 елның июленнән 1942 елның августына кадәр аңа. алышына-алышына, өч язучы мөхәррирлек итә: Г Разин. Г. Кашшаф. И Гази 1942 елның августыннан 1945 елның гыйнварына кадәр журналны Гази Кашшаф җитәкли Ә инде 1945 елны Бөек Җиңү көне килгәч, -Совет әдөби- ятының алтынчы саныннан башлап җаваплы мөхәррирлек эше Газиз Иделлеге тапшырыла Газиз Иделле бу вазыйфаны 1947 елның ноябренә кадәр башкара Ә 1947 елның унберенче саныннан алып 1949 елның бишенче санына кадәр журналның җаваплы мохәррире янә Кави Нәҗми була 1949—1950 елларда — май аеннан май аена хәтле — вакытлы җаваплы мөхәррирлекне Афзал Шамов башкара Аннары журналга яңадан Гази Кашшаф килә Һәм ул 1950 елның май саныннан башлап 1958 ел төгәлләнгәнче — сигез ел ярымнан артык җаваплы мөхәррир булып эшли Гази Кашшаф озак эшләгән мөхәррирләрнең берсе Шуннан соңгы дүрт ел дәвамында (1959—1963) җаваплы мөхәррир Абдулла Гомер була. Аннары ел ярым —1964—1965 елның алтынчы санына кадәр җаваплы мөхәррирлекне Газиз Мохәммәтшин алып бара Газиз Мөхәммөтшинның мөхәррирлеге -Совет әдәбияты- журналының соңгы чорына туры килә 1965 елның июнь саныннан журнал яңа исем ала — ул -Казан утлары» исеме белән чыга башлый һәм бүгенге көнгә кадәр шул исемне саклап килә -Казан утлары-ның 1965 елгы алтынчы санына җаваплы мөхәррир буларак Сибгат Хәким кул куя. җиденче санына исә -җаваплы редактор өчен- дип. журналның ул вакыттагы җаваплы сәркатибе Әхсән Баян имза сала 1965 елның август саныннан журналның җаваплы мөхәррире итеп Рафаэль Мостафин раслана Ул мөхәррирлек вазыйфасын 1969 елга кадәр алып бара 1969—1971 елларда мохөррир -Баш редактор- дип йөртелә башлый Һәм бу вазыйфаны Зәки Нури үтәп килә 1972—1974 елларда журналыбызның баш мөхәррире — Гариф Ахунов. 1975—1983 еллар — баш мохөррир янә Зәки Нури. 1983—1989 еллар — баш мохөррир Ренат Харис. 1989 елдан алып бүгенге конгө кадәр -Казан утлары- журналы Равил Файзуллин баш мохөррирлегендө дөнья күреп килә Бу мәгълүматларны редакциягә Татарстан Республикасы китап палатасының архив бүлеге мо- дире Раушания САФИНА тапшырды

Реклама