Ялкынлы моң

Заманында матбугатта актив катнашып та. нжатлары төрле сәбәпләр аркасында җәмәгатьчелек игътибарыннан читтә калган шәхесләр татар әдәбиятында шактый. Шундыйларның берсе шагыйрь Вакыйф Җәлал. Вакыйф Җәлалнын ижаты да, тормыш юлы да бик аз өйрәнелгән Ә бит ул шактый кызыклы, зур гына әдәби мирасы булган шагыйрь Анын дүрт шигырь җыентыт ы һәм бер чәчмә әсәре барлыгы билгеле. В. Җәлалның биографиясенә кагылышлы мәгълүматны хәзерге матбугатта беренче булып М Әхмәтжәнов бирә. Ул аны Казанда яшәүче өлкән педагог. Ватан сугышы ветераны Габдулла Вахитов авызыннан язып ала Габдулла Вахитов үзе чыгышы ягыннан Татарстанның Куйбышев районы Ямбакты авылы кешесе. В. Җәлал исә шушы авылның укытучысы Шабанов Габдулла белән дус була Шагыйрь еш кына Ямбактыга кунакка кайта. Илдә әле яңа гына Октябрь революциясе шаулап узган була. Шабанов һәм Җәлал авылда шигырь кичәләре оештыралар, сүзләреннән һәм гамәлләреннән революцияне, яна хөкүмәтне хуплаулары сизелеп тора. Ә халык аларны «әчеп без кан большевик- дип атый Вакыйф, Ямбактыга кайтып йөри торгач. Г Шабановньщ балдызы Мәрьямгә өйләнә 1921 елгы ачлык вакытында Вакыйф Җәлал. Габдулла Шабанов, алар- ның каенише Гаяз Ганиев һәм яшь укытучы Мингариф Мостафин гаиләләрен алып Ташкентка китәләр. Шул китүдән бер Габдулла Шабанов кына кире әйләнеп кайта Ул Ташкент ягында үз юлдашларының нинди канлы вакыйгага юлыгулары турында сөйләп бирә. Үзбәкстанда аларны бер кышлакка укытучы изеп билгелиләр. Бер вакытны Шабанов зш белән кышлактан чыгып киткән була Ул югында басмачылар кышлакка басып керәләр, укытучыларны жыеп. сахрага алып чыгып аталар. Димәк, истәлектән күренгәнчә. Вакыйф Җәлал да басмачылар корбаны була.1 Шаг ыйрыген үлеме турында Г Сәгъди гүбәндәге юлларны язып калдыртам «Бу шагыйрь ачлык вакыйгалары вакытында Ташкентта кызганыч рәвештә вафат итте»2 Тәнкыйтьче бу очракта В Җәлалнын үлеме турындагы беренче версияне күз алдында тоткан булса кирәк, аның сүзгә сарайлыгы шул хакта сөйли. Шагыйрьнең шигырьләреннән туган авылының исеме Суксу икәнен ачыклап булды Ләкин кайсы Суксу■* Татарстанда мондый исемле авыллар күп бит. «Вакыйф Җәлал шигырьләре» җыентыгына автор язган сүз башыннан без шагыйрьнең 1909 1910 еллар тирәсендә Әстерханда яшәвен ачыклый алдык Бу якларга нинди эш-максатлар китергән шагыйрьне’ Сорау әлетә җавапсыз кала Әстерхан өлкә архивында бу кеше турында кыска гына могълүмат биргән кәгазь бар барын Анда ул «сәяхәт итүче шагыйрь» дип күрсәтелгән В Җәлалның бердәнбер чәчмә әсәре «Кара тормыш» хикәясе дә Әстерхан якларында булып кайтканнан соң язылган Төп геройның прототибы да авторга сәяхәте вакытында очраган булса кирәк «Кара тормыш»-ялкаулыгы, зшкә сәләтсезлегс аркасында бәхетссзлсжкө тарыган авыл кешесе Хәсән һәм аның гаиләсе хакында Хәсән авылда бернинди эш майтара алмагач, рәхәт тормыш эзләп, гаиләсе беләгг бай шәһәр Әстерханга юл тота Бу якларга ияләшкән кешеләр Әстерханны һәм анда торучыларны ' М Әхмәтжәнов Татар әдәбияты тарихына яна исемнәр Җыентыкта Мәгърифәт һәм азатлык өчен көрәш Казан. 1987 ’ Г Сәгъди Татар әдәбияты тарихы Казан. 1926 З бик мактап сөйләгән була. Имеш, монда кешеләр бик ярдәмчел, юмарт, ә аз гына язу таныган кеше казакъ һәм кыргыз арасына чытып, үзен укымышлы итеп танытса, шактый зур байлык жыярга чама бар Хәсән, аз-маз язу таныганлыктан, шушы эшкә керешергә уйлый. Ләкин ялкаулыгы, пошмаслыгы, катып калган фикерле булуы аны монда тәмам бәхетсез итә: беренчедән, аны хатыны ташлап, башкага кияүгә чыга; икенчедән, улы вафат була, өченчедән, буй җиткән кызы бозыклык юлына баса. Хәсән, кире авылына кайтып, йорт-жирен сатарга мәҗбүр була, картлык көнендә каңгырап бер ялгызы йөрергә кала. Шулай итеп, хикәянең сюжеты хәйран кызыклы гына. Ләкин әдәби эшләнеше ягыннан аны камил дип әйтеп булмый, әлбәттә. Әсәр шактый коры, бизәксез тел белән язылган. Әһәмиятле дип саналган вакыйга-күренешләрне артык озынга сузып, тәфсилләп, кабатлана-кабатлана тасвирлау күзгә ташлана Геройларның эчке дөньясын сурәтләү өстән-өстән генә алып барыла Эчке монолог һәм диалоглар бик сирәк. Белгәнебезчә, геройларның хис. уй-фикерләрен. тойгы- кичерешләрен сурәтләүдә болар беренчел рольне уйныйлар В. Җәлал биографиясендәге бер факт Ш Бабичның бер үткен эпиграммасы тууга сәбәп булган: Әл-Җәлалов чын вакыйф булдың әсирлек хәленә. Ул. ахрысы, тончыгып үләр фәган вә зарына.' Бу эпиграмма басылган җыентыкның аңлатмалар өлешендә түбәндәгеләрне укыйбыз: «Әл-Җәлалов-Вакыйф әл-Җәлали (1886—1922) тагар шагыйре, дистәдән артык шигырь китабы авторы, революциядән соң Урта Азиягә китә, шунда фаҗигале рәвештә һәлак була. «...булдың әсирлек хәленә»—шагыйрь монда Вакыйф Җәлалның Казанда Гайшә Апанаева дигән бер хатынга йортка керүен «әсирлек хәленә төшүгә» («чын вакыйф булуга») тиңләп яза Шагыйрьнең иҗади эшчәнлегенә һәм әдәби мирасына бәя биргәндә автор ялгыша булса кирәк. Аның шигырь китаплары дистәдән артмый. Ләкин 1912—18 елларда «Аң» журналында иң актив язышкан яшьләр арасында аның исеме дә атала. (М. Мәһдиев. Татар журналлары «Казан утлары» 1989, 6 нчы сан). Заманында В. Җәлал турында күренекле тәнкыйтьчеләр сүз алып барган. Мәсәлән. Г Сәгъди, В. Җәлалның шагыйрьлеге бик түбән баскычтан башланып, вакытлар үтү белән аның шактый көчле, үзенчәлекле шагыйрь булып җитешүен әйтә: «Аның шигырьләрендәге сүз вә тәгъбирләр бара торгач үткенләнеп китте Шуның өстенә. ул вәзен (шигырь төзи белү) вә кафиягә (рифма) бик оста, өслүбе аһәңле, тәэсире куәтле. Хикмәт вә фәлсәфә белән сугарылмаган шигырьләре монын аз булыр». Г Ибраһимов исә В Җәлал исемен С. Рәмиев, Дәрдемәнд, С Сүнчәләй, Сөнгати, Г Харис, Җ. Юмаев исемнәре белән беррәттән куя (Г Ибраһимов. Әсәрләр. Сигез томда. 5т Казан, 1987.) М Мәһдиев «Әдәбият һәм чынбарлык» дигән китапта В Җәлалның «Йолдыз» газетасында Төркия дәүләтен кызганулы шигырь бастыруын. Балкан сугышын төрле дингә табынучылар арасындагы сугыш дип аңлап, ялтышуын күрсәтә. Ул В. Җәлалга «әдәбиятта актив катнашып та, романтик буяулар, субъективизмнан уза алмаган шагыйрь» дигән бәя бирә. Монда М Мәһдиев биргән бәя белән килешү-килешмәвебезгә тукталып тормыйча, бер фикер әйтеп китәсе килә. Шагыйрьнең Төркиягә йөз белән борылуының үзенә күрә сәбәбе бар. Чорының алдьпп ы карашлы кешесе буларак, В. Җәлал Европа культурасына ия булуны хуп күрә. Ләкин монда аны борчыган мәсьәләләр дә калкып чыга. » Европада милли шәүкәт-шан сизәм. Тик бу шәүкәткә аралаш кан сизәм. Изһар итсә дустлыгын көчле халык, Хак димә ялгыш, аны ялган сизәм. («Ни сизәм?») Н. Ашмарин үзенең бер мәкаләсендә Европа культурасына ия булу омтылышы татарлар арасында көчле булуны билгеләп үтә. «Ләкин шул ук вакыт1 Ш Бабич Зангар җырлар. Казан, 1990. та,— дип яза ул.— Казан татарлары моңа урыс җәмәгатьчелеген читләтеп үтеп. Төркия аша ирешергә уйлыйлар, чөнки кайбер мөселманнарны, нигезсез булса да. урыслашу мөмкинлеге куркыта...»1 В Жәлал да югарыда китерелгән шигъри юлларны нәкъ менә шундый уйлар белән язган, күрәсең. Аны дине, гореф-гадәтләре үзгә булган «көчле халык» арасына кереп югалу куркыта Шунлыктан шагыйрь Төркиягә борыла В. Жәлалньш шигырь җыентыклары 1908—1918 еллар аралыгында басылган. Димәк, анын ижаты ун ел чамасы вакытны колачлый Мона реакция дәвере дә керә Үз заманының алдынгы кешесе буларак. В Жәлал иҗтимагый тормышта барган вакыйгаүзг өрешләргә битараф кала алмый Анын шигырьләрендә пессимистик рух ярылып ята Шагыйрь җир йөзендәге тормыштан канәгатьсезлеген белдерә. Кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләр ялганга, икейөзлелеккә корылган. һәркем үзе өчен тырыша, тыштан ялтырый. Акчага корылган җәмгыять кешенең шәхесен изә, кимсетә, киләчәккә булган ышанычны үтерә Шулкадәр эреткән хакыйкать нурларын алтын-комеш. Бәйләнеп беткән, чуалган акчага һәр суз. һәр эш Ул имансыз ерткандыр кешелек пәрдәсен һәр урында үстерә безгә җинаять зәрдәсен1 (•Акча») Заманасы буталчык, һәр адымда гаделсезлек сизелә. Шагыйрь шушы хакта ачынып яза: Хак сойгәнгә җәһәннәм булды гомер. Түбән халык доньяда ризван булды Җиһаинын фитърәтендә' миллион сер бар. Яманнарга яхшылык бер гонуан* булды (•Җиһан») В. Жәлал — мәгърифәтчелек позицияләрендә торып иҗат иткән шагыйрь Тормышның начар булуы мәгърифәт булмаудан, дигән карашны үзенең күп шигырьләрендә уздыра. «Зәһәрләнгән гомер» шигырендә ул менә ничегрәк яза: Раббым! Нинди зур гафләткә талдык Биреп арка җиһан мәгърифәтенә Шагыйрь халыкның тормышын яхшыртуда мәгърифәт хәлиткеч роль уйный дип ышандыра. Мәгърифәтле, аң-белемле булу өчен көрәшергә кирәклеген әйтә һәм бу көрәштә үзенең коралы итеп каләмне таный. Таудан олкән һәм кылычтан булды үткен бу каләм. II каһарман' Кулга тот үткен каләмне, йотма гамь Ошбу тормыш мәйданында ул корәшче. ул богатыр Күз унында булса мен сәд. ул җибәрмәс туктатыр («Әһле ко-юм шәрифләренә» Егерменче йөз башында мәгърифәтчелек алымы белән ижаг иткән күп кенә язучы-шаг ынрьләр кебек. В Жәлал үзенең шигырьләрендә хөкем сөргән явыз лык. тигезсезлекләргә кеше үзе гаепле дигән фнкер уздыра. Әйтмә пакьләрмен дип җирнен шарын Чонки җир остендә мин инсан сизем (• Ни симм?») Шул ук вакытта анын шигырьләрендә кешенең чиксез мөмкинлекләренә ышаныч та чагылып китә: ■ II Ашмапии Несколько слов о современной литературе Ктнских татар Отдельный оттиск и • журнала Министерства народного просвещения 1905 г . сентябрь 3 стр ’ Зоры бакча үләне, пастернак » Фитьрот кул тимвген табигать. « Генуей титул Дәлил булды вә хур булды, ялангач. Таянмыйча кеше уз кодрәтенә. («Зәһәрләнгән гомер») В. Җәлалда интим-мәхәббәт кичерешләре тудырган шатлык хисе турында җәелеп сөйләп булмый. Шигырьләрнен байтагы тигезсез мәхәббәт сагышы белән өртелгән. АҺ. синең дәрдең вә дәрдем чаклы утлы булса иде. Миндәге хис чаклы хисләр күкрәгеңә тулса иде. Шөбһәсез, нәкъ шул вакытта син дә мин булыр идең (..гә) Хатын-кызныц гүзәллеген мактап, анын төс-кыяфәтен чагыштырулар аша ачып бирү — Көнчыгыш классик поэзиясенә хас алым В. Җәлал да матур хатын- кызга дан җырлаганда традицион чагыштырулар куллана. Ул кара каш. күзләре тылсым аның. Иң нәзек былбылыдыр дөньяның. Ай ничек куктә тора бер нур гына, Ул да донья җәннәтендә хур гына. («Шәрекъ кызы») В. Җәлал гаилә, аның нигезләре, ир белән хатын арасындагы мөнәсәбәтләр турында да күп уйланган, күрәсен. Җәмгыятьнең башлангыч һәм иң әһәмиятле буыны — гаилә, киләчәккә барачак кеше нәкъ менә шунда формалаша. «Үкенечле мәхәббәт» дигән шигырендә В Җәлал гаилә таркалу күренешен тасвир итә Аның чоры өчен гайре табигый күренеш бу. Күңелгә килмәгән эш эшләнәдер. Хатын ирдән китәргә көчләнәдер Үкенгән хәлдә «Ник яндым икән, —ди.— Нигә килдем, ник алдандым икән?»—ди В. Җәлалның кайбер шигырьләрендә символизмга хас булган сурәт чаралары да чагылып китә. Ләкин монда саф символизм яки бүтән бер әдәби агым турында сөйләп булмый әле. Тукта, тукта, кайгыланма. Бездә атсын таң гына. Яктырып китсен һава, Керсен халыкка аң гына. Символик таң сурәте килеп керсә дә. саф символистларча шигырьнең ахырына кадәр «яшерендек», ягыш символик сурәтләр белән сөйләү дәвам ителми Тан ату аша шагыйрь халыкка аң керүне күз алдында тотуын үзе үк әйтеп бирә. В. Җәлал иҗатында үз бәхете өчен көрәшергә, кыенлыклар кичерергә һәм җиңеп чыгарга әзер торган лирик герой образы калку булып сурәтләнә. Җыламам инде тагын мин хәят дулкыннары какса. Буармын, яшь көчем бар. таплы дулкын гомеремә акса. («Килер көннәр») Лирик герой җәбер-золымга түзеп торудан узган, ул, үз шәхесен яклап, көрәшкә күтәрелергә әзер. В Җәлалның иҗатына мондый герой килеп керүе очраклы булмады. Аның баштагы героена бунтарьлык хас иде инде Ләкин ул башта пессимист иде әле. Хис итә яшерен генә Бу моңлы күңелем дөньяны. Булса куәт, бер сәгатьтә Юк итәр идем аны («Күңелем») Шәхес тора-бара үзгәрә. Кайвакытта иохтазк вә ачларны курәм Тәэсир итә Кайвакыт мәлгунь бу акчаны курә.и Тәэсир итә Акчага мәфтүн бу бакчаны курә.и. Тәэсир итә (•Тәэсир итә»> Әйе, үз заманынын алдынгы кешесе буларак. В Жәлалны бик күп мәсьәләләр борчый, ул алар хакында дулкынланып яза Чәчелеп яткан, югалырга житкән мәдәни мирасыбызны туплар вакыт җитте Тукай белән ишә-ин торып ижат итүче каләм ияләренең иҗатын, тормыш юлын өйрәнү тарихыбызны баетыр гына. Ләкин без В Жәлалны билгеле кыса-калып- ларга салып азапланмыйк. Ничек бар, шулай кабул итик, укучыга кайтарыйк аны Милләт киләчәген кайгыртып, гуманизм идеяләренә таянып ижат иткән шагыйрьнең мона тулы хакы бар.

Реклама