Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТӨНЗЫЙМАТ ҺӘМ ИДЕЛ-УРАЛ ТАТАРЛАРЫ АРАСЫНДА МӘГЪРИФӘТЧЕЛЕК ХӘРӘКӘТЕ

Бу мәкаләдә ике иҗтимагый хәрәкәткә — төнзыйматка һәм Идел-Урал татарлары арасында барлыкка килгән мәгърифәтчелек хәрәкәтенә типологик характеристика бирү максат итеп куела Минем аңлавымча төнзыймат — реформаторлык хәрәкәте буларак барлыкка килә һәм Торкиядә хакимлек иткән социаль-икътисади мөнәсәбәтләр һәм сәяси тәртипләрне үзгәртел коруны күз алдында тота. Бу үзгәрешләргә 1839 елда Мостафа Рәшид паша тарафыннан игълан ителгән һәм тарихка Гөлхан -хатти тарифе- исеме белән кергән белдермә белән юл салына Бу белдермә нигезендә социаль һәм икътисади тормышка, шулай ук дәүләт сәясәтенә кагылышлы законнар чыгарыла Дөрес, төнзыймат дәвере озакка сузылмый, ил эчендәге мөнәсәбәтләр үсеше һәм халыкара вакыйгалар башланган процессны туктатуга китерә Әмма төнзыймат чорында үткәрелгән реформалар илдә яңа көчләр үсүенә мөмкинлек тудыра Шушы көчләр арасыннан Намык Кәмал. Ибраһим Шөнаси. Алия Суави Зия паша кебек алдынгы фикер ияләре үсеп чыга Болар исә 60 еллар уртасын да -Яңа госманлылар- дигән җәмгыятькә нигез салалар төнзыймат дәверендә туган идеяләрне алга сөрәләр һәм үстерәләр Шуңа күрә типологик чагыш тыруларда мин төнзыймат дәвере калдырган мәгълүматлар белән беррөттөн - Яңа госманлылар- күтәреп чыккан фикерләргә дә таянам Идел-Урал татарлары арасында исә мәгърифәтчелек идеяләрен башта Г Курсави (1776—1812). Г Утыз-Имөни (1754—1834) И Хөлфин (1778 -1829) кебек культура эшлеклеләрө күтәреп чыгалар (Г Курсави хаҗ сәфәре вакы тында авырып китә һәм Истанбулда вафат була Аның кабере Өскөдарда булырга тиеш) Ләкин XVIII гасыр азагында һәм XIX гасыр башында мәгърифәт челек идеяләренең киң таралуына социаль-икътисади сәяси һәм мөдөни-иде ологик шартлар тиешле дәрәҗәдә өлгереп җитмәгән була һәм шунлыктан алар халык арасында киң яңгыраш таба алмыйлар XIX гасырның икенче яртысында татарлар арасында мәгърифәтчелек фикере яңа үсеш ала һәм шушы чорда киң таралыш таба Әйтелгән елларда татар мәгърифәтчелегенең Ш Мөрҗани (1818— 1889). X Фөйзханов (1828—1866) һәм К Насыйри (1825—1902) кебек күренекле вәкилләренең эшчөнлегө җәелә (Ш Мөрҗани хаҗдан кайтышлый Истанбулда туктала Торкиянөң ул вакыттагы тышкы эшләр назыйре Гасим паша, күренекле дәүләт эшлөклесе Мөнир паша, башка дәүләт эшлөклеләре һәм укымышлылары белән очраша шәһәрнең мәшһүр урыннары белән таныша Илгә кайткач, тәэсирләрен «Рихлөт өл-Мөрҗани- исемле хезмәтендә искә ала) Шушы чорда ук мәгърифәтчелек әдәбияты да барлыкка килә һәм Г Ильяси (1856—1895). М Акмулла (1831—1895) Ф Хал иди (1850—1923). 3 Бигиев (1870— 1902) һәм М Акъегетзадө (1864—1923) йөзендә без аның күренекле вәкилләрен күрәбез (М Акъегетзадө 1888 елда Торкиягө китә анда Мопкия- исемендәге югары уку йортын тәмамлый, соңыннан шунда ук рус теле укыта ө 1914 елда Казаннан алдырылган профессор Катанов фондын эшкәртү өчен Истанбул китапханәсенә чакырыла) XIX гасырның 80-өллары азагында мәгърифәтчелек хәрәкәтенең ледит челек дип аталган яңа баскычы башлана Татар мәгърифәтчелек хәрәкәте үсешендәге бу этапның иң күренекле вәкилләре рәвешендә Риза Фәхретдин (1868—1936), Фатих Көрими (1870—1937) Шәмсетдин Күлтеси (1855—1930) исем нәрөн китерергә мөмкин Б Төркиядө тәнзыймат һәм -Яңа госманлылар» хәрәкәте дә. Идел-Урал татарлары арасында җәелгән хәрәкәт тә типологик яктан мәгърифәтчелек характерында иделәр, үзләренең феодаль тәртипләргә каршы булулары белән аерылып тордылар Прогрессив иҗтимагый хәрәкәт вәкилләре буларак, аларны рухландыручы көчләр, заман ихтыяҗларыннан артка калган иёке идеологйк корылмаларга яңа. вакыты өчен алдынгы идеологияне каршы куйдылар һәм урта гасырлардан килгән деспотик тәртипләргә һәм төрле золымга кискен каршы чыктылар, гакыл хөрлеге һәм гаделлек байрагы күтәрделәр, тирән иҗтимагый үзгәрешләр таләп иттеләр Төнзыйматны. Яңа госманлыларлы һәм татарлар арасында җәелгән хәрәкәтне мәгърифәтчелек тибындагы хәрәкәтләр дип бәяләгәндә түбәндәгеләр игътибарга лаек 1 Социаль табигатьләре Әйтелгән хәрәкәтләр үзләренең социаль табигатьләре ягыннан феодолизмга каршы юнәлештә һәм буржуаз характерда иделәр Аларның барлыкка килүләренең нигезендә Төркиянең һәм Идел буе татарларының капиталистик үсеш юлына тартылулары ятты һәм аларны рухландыручы коч буларак милли буржуазия чыкты. Тәнзыймат реформаларының буржуаз характерда булуларын кешеләргә тормыш иминлеге, аларның милке һәм намусының кагылгысызлыгы, салымнарны тәртипкә салуны вәгъдә иткән Гөлхан «хатти шәрифе- үк күрсәтеп тора иде. Татар мәгърифәтчеләренең иҗаты һәм эшчәнлеге дә феодал-уртагасырчылык монәсәбәтләрен ерып чыгу һәм буржуаз прогрессны яклау идеясе белән сугарылган иде Бу хәрәкәтнең нигезендә.—дип язды татарның күренекле язучысы һәм галиме Г Ибраһимов.— урта гасыр шәрык артталыгы әсирлегеннән яңа дәвернең яктысына чыгарга, иҗтимагый.-фикри, мәдәни торгынлыкны бетереп төрәккыять юлына аяк басарга омтылу ята иде» (Каюм Насыйри, Казан. 1922. VI б.) 2. Кеше аның ирке һәм хокукый тигезлеге мәсьәләсе Тәнзыйматның мәгърифәтчелек тибындагы хәрәкәт булуын кеше проблемасының куелышы ачык күрсәтеп тора һәм бу Гөлхан «хатти шәрифе-ндә дә үзенең чагылышын тапты Әйтелгән хәрәкәтнең бу мөһим белдермәсендә солтан тарафыннан вәгъдә ителгән гражданлык хокуклары һәм кануннар алдында һәркемнең тигез булуы игълан ителә Гөлхан белдермәсендә күтәрелгән идеяләр соңыннан -Яңа госманлылар-ның әсәрләрендә алга үстерелә. Төрек мәдәниятенең бу эшлеклеләре шәхес һәм аның иреге мәсьәләсен мәгърифәтчеләргә хас булган «кешенең табигый асылы» идеясе яссылыгыннан чыгып карыйлар Кешенең шушы табигый асылы нигезендә, алар фикеренчө. шәхеснең табигый хокуклары туа; шәхси ирек, милекнең кагылгысызлыгы һәм гаделлек шушы хокукларның аерылгысыз өлеше булып тора. Үзенең «Цивилизация дигән мәкаләсендә күренекле төрек мәгърифәтчесе Намык Кәмал «Кешенең хокукы һәм максаты болай гадөти яшәү генә түгел, бәлки иректә яшәү»—дип язды. Илдәге икътисади торгынлыкның сәбәпләрен ул турыдан- туры кешеләрнең иректән мәхрүм булуларында һәм тигезсезлекләрендә күрде (Кара 'Просветительство в литературах Востока» М Наука». 1973, б. 13). Шәхес, аның иреге һәм кешеләрнең бер-берсенә хокукый яктан тигезлеге мәсьәләсе татар мәгърифәтчелек фикерендә дә үзәк урынны алып тора Бу идеяләр инде бер төркем буржуазлашкан ясаклы татарларның Екатерина II тарафыннан оештырылган законнар хәзерләү комиссиясенә җибәрелгән хатларында да үзләренең чагылышларын тапканнар (XVIII гасырның 70 еллары). «Һәр кеше.— дип яздылар бу хатның авторлары,— үзенең табигате белән нәрсәгә дә булса сәләтле булып туа. торле катлаулардан чыккан кешеләрнең игенчелек хезмәтенә күнегүләре дә. үзләрен коммерция эшенә багышлаулары да мөмкин. Кеше үзенең рухына тынычлыкны бары тумыштан бирелгән иреге сакланганда гына таба һәм ул иминлеген һичнинди көчләүсез, үз ихтыяры белән тәэмин итәргә хаклы. Рус дәүләтеннән читтә эш итәргә теләгән һәр кеше, әгәр үзенең кире әйләнеп кайтачагына ышанычлы дәлилләр китерсә, император җәнабларының башка бәндәләре кебек үк. һичнинди тоткарлыксыз паспорт белән җибәрелсен коммерциядә беркем дә үзенең кәсебеннән мәхрүм ителергә тиеш түгел» (Русское историческое общество 115 т, СПб 1903.375 6.) Монда, күренгәнчә буржуаз эшлеклелекне урта гасыр богауларыннан һәм һични белән чикләнмәгән хакимият кысаларыннан азат итү, шәхескә аның табигый хокукларын һәм иреген кайтару, гражданнарның нинди милләттән булуларына һәм нинди дин тотуларына карамастан тигезлеген алар милкенең кагылгысыз булуын тәэмин итү таләпләре чагылган Мәгърифәтчеләр исә нәкъ менә шушы идеяләрне алга сөрәләр, һәртөрле золымнарны һөм шәхес иреген бастыруны кискен гаеплиләр кешегә үзенең мәнфәгатьләрен яклау мөмкинлеген даулыйлар Ирек азатлык, алар карашынча. кешенең тормышында иң изге нәрсә «Инсан мәгыйшәтендә бер бәһалы вә яхшы шәй хөррияттер Хорриятсез яшәмәк — көч вә зәхмәт дип язды М Акъегетзадә Ә Каюм Насыйри исә үзенең ирегеннән мәхрүм булганчы мохтаҗлыкта һәм болгенлектә яшәү күл яхшырак, дип хисаплый «Алтын билбау бәйләп кол булудан,—дип яза ул.— иске-москы киеп иректә көн итү күп өстендер- (Насыйри К Календарь. 1892. 31 б.) Ш Мәрҗани белән Ш Күлтөсинең философик хезмәтләрендә дә кеше һөм аның гакылына ирек даулау төп урыннарның берсен алып тора 3 Милли яңарыш мәсьәләсе Тәнзыймат «Яңа госманлылар- һөм татар мәгърифәтчелегенең типологик бердәмлеге турында аларда милләт һөм милли яңарыш мәсьәләләренең куелышы да сөйли Тарихчы галимнәрнең фикеренә караганда, тәнзыймат әһелләренең, бигрәк тә «Яңа госманлылар-ның ватанләрвөрлек рухындагы уй-карашлары төрекләр арасында милли хисләрнең уянуын күрсәткән булсалар алар күтәргән уй-фикерләр үз чиратында милли уяну процессын алга этәрделәр Татар мәгърифәтчелек фикере белән дә эш шулай торды, аның барлыкка килүе һөм үсеше милли аңның уянуы һөм үсеше белән янәшә барды. Милләт һөм халыкның тарихи язмышы татар мәгърифәтчеләре мирасында үзәк урыннарның берсен алып тора. Алар фикеренчә халык язмышы аның төрөккыяте бөтен уй-фикерләрнең һөм эшчәнлекнең төп маягы булырга тиеш Мәгърифәтчеләр халыкның милли аңына салынган чылбырлар милләтнең тарихи тамырларын һөм мәдәни мирасын белмәү, социаль һөм милли тәрәккыят юлына салынган киртәләр дип саныйлар Чонки бу нәрсәләр милләт мәнфәгатьләренә карата ваемсызлык тудыра һөм аның киләчәгенә битарафлык тәрбияли Тарих исә зур тәрбияви әһәмияткә ия тормыш мәктәбе Вазыйфасын үти һөм таныл-белүгө ярдәм итә Шулай булгач, халыкның үткәнен өйрәнү һөм кешеләрнең аңына җиткерү, аның киләчәктә милләт буларак яши алуының мөһим шарты булып тора Шуңа күрә Ш Мәрҗани һәм К Насыйри кебек күренекле мәгърифәтчеләр үзләре дә татар халкының тарихын һәм мәдәни мирасын өйрәнүгә кыйммәтле өлеш кертәләр Ш Мәрҗани исә Идел Урал татарларының фәнни тарихына нигез салучы булып исәпләнә Юкка гына XX гасыр башында татар культурасы тарихында зур роль уйнаган Җ Вөлиди аны -безнең Геродотыбыз-' дип атамады Ш. Мөрҗаниның -Мостафад өл-өхбар фи өхвали Казан вә Болгар- (-Казан һөм Болгар хәлләре турында файдаланылган мәгълүматлар-) һөм -Гыйлөлөт өз-заман фи өхвали Болгар вә Казан- (-Болгар һөм Казан хәлләрен каплаган вакыт пәрдәсе-) дигән хезмәтләрендә хәзерге татар халкының һөм аларның борынгы бабалары — Идел-Урал болгарларының тарихы һәм мәдәнияте, аларның икътисади һөм сәяси хәлләре, халыкара мөнәсәбәтләр өлкәсендә урыны һәрьяклап тикшерелә Татар халкының үткәне һөм мәдәни мирасы мәсьәләләренә ул шулай ук үзенең җиде томнан торган «Вафииөт өл-әслаф вә төхиййөт өл-өхляф-- (Үткәннәр турында тулы мәгълүмат һөм аларның варисларына васыяте) дигән хезмәтендә дә зур урын бирә 4 Укыту-тәрбия мәсьәләләре Тәнзыймат идеологлары да. •Яңа госманлылар- да. татар мәгърифәтчәләре дә уртагасырчылык чылбырларыннан котылу һөм тәрәккыят юлына басу мөмкинлеге ачу чарасы буларак алгы планга укыту-тәрбия заманның фәнен һөм мәдәниятен үзләштерү мәсьәләсен куйдылар Бу да аларның мәгърифәтчелек хәрәкәте буларак типологик якынлыгы турында сөйли Төнзыиматның уку-укыту һөм мәдәният мәсьәләләренә йөз тоткан хәрәкәт булуын Гөлхан белдермәсе нигезендә үткәрелгән беренче чаралар ук күрсәтеп тора Алар арасында мәктәпләр һөм университет ачылу беренче театрлар матбугат барлыкка килү һ б Мәгариф һөм тәрбия мәсьәләләре горек мәгърифәтчелегенең соңыннан килгән вәкилләре өчен дә мөһим проблемаларның берсе булып кала бирә Татар мәгърифәтчелегендә дә эш шулай тора Аның вәкилләре өчен дә мәгърифәт, аң-бөлем тарату халыкны заман фәненә һөм мәдәниятенә якынайту— алда торган бурычларның иң олысы һөм өһөмиятлөсе -Мәгариф эше — дип язды Ш Күлтөси.— барлык донья эшләренең тол терәге һөм тол нигезе Белем һөм тәрбия бирү — яңарыш эшендәге иң мөһим һөм хәлиткеч нөрсө- (Күлтөси Ш һөйяте җөдидө Казан. 1898 2 5 бб) Бу проблеманы хәл кылуда, мәгърифәтчеләр фикеренчә тол урынны мәк тәп алып тора Шуңа күрә мәгърифәтчелек хәрәкәтенең беренче адымнарыннан ук аның вәкилләре татарлар арасында киң таралган конфессиональ мәктәпнең характерын үзгәртү, мәктәп программасына доньяви фәннәр кертү идеясе күтәреп чыктылар Бу уңайдан узган гасырның 60 елларында X. Фәезханов тәкъдим иткән мәктәп реформасы проекты игътибарга лаек Җәдитчелек хөрекөте җәелгәч, өлкән буын мәгърифәтчеләренең мәктәпкә кагылышлы хыяллары акрынлап тормышка аша башлый мәктәпләр челтәре киңәя кыенлыклар аша булса да укыту программасына дөньяви фәннәр үтеп керә башлый. 5. Әдәбият һәм тел мәсьәләсе Мәгърифәт һәм белем тарату программасын тормышка ашыруда мәгърифәтчеләр әдәбият мөһим урын алып тора, дип хисапладылар. Тәнзыймат тарафдарлары фикеренчө. әдәбият— мәгърифәтчелек идеяләрен һәм мәдәният казанышларын халыкка җиткерүдә, тәрбия эшендә актив чараларның берсе. Әйтелгән фикерләр төрек мәгърифәтчелегенең соңыннан килгән вәкилләре тарафыннан да алга үстерелә. Бу нәрсә Әхмөд Мидхәт мирасында ачык күренә «Язучы.—дип язды ул,—үз иҗатында гомум фикерне чагылдыра һәм гомуми вәгазьче вазифасын үти. Донья цивилизациясенең язмышы матбугатның торышыннан бәйле булачак- («Просветительство в литературах Востока» дигән хезмәттән. М Наука. 1973, 14 б.). 60 еллардан башлап мәгърифәтчелек әдәбияты иҗтимагый тормышка тагын да активрак катнаша башлый һәм моның белән феодаль хакимиятнең таркалуына үзенең өлешен кертә XIX гасырның икенче яртысындагы татар мәгърифәтчелеге әдәбиятына да иҗтимагый тормышның урта гасыр-патриархаль корамаларын фаш итүдә актив позиция милләтне артталыктан һәм туңлык богауларыннан коткаруга, шәхесне зольмәт чылбырыннан, ә кеше акылын урта гасыр идеологик тошенчөлөре хакимлегеннән азат итүгә омтылыш хас М Акъегетзадә һәм 3 Бигиев романнары һәм хикәяләре М Акмулла шигырьләре. Г Ильяси һәм Ф Халиди пьесалары нәкъ менә шушы рухта язылганнар Әдәбият чын мәгънәсендә халык мәнфәгатьләренә хезмәт итсен, аның аңына җитәрлек булсын өчен мәгърифәтчеләр беренче чиратта түбәндәге ике мәсьәләне хәл итүне зарури санадылар а) Эчтәлек ягыннан да шәкеле (форма) ягыннан да әдәбиятның характерын тамырдан үзгәртеп кору «Диван әдәбияты» исемен йорткән элеккеге төрек әдәбияты, мәгълүм булганча сәнгатькярның үзенең шәхси дөньясы белән дә. гамәлдәге җәмгыять белән дө үзгөрүчән дөнья белән дә. табигать белән дө аз бәйләнгән иде. Бу абстракт характердагы үзенә йомылган, читтән кергән материал нигезендә ят образлар системасына буйсындырылып иҗат ителгән әдәбият иде Татар әдәбиятында да шушы типтагы әсәрләр өстенлек иттеләр Идел-Урал төбәгендә киң таралган шигъри әсәрләрнең һәм тылсымлы хикәяләрнең эчтәлегенә дә реаль тормышка һәм реаль ихтыяҗларга һичнинди мөнәсәбәте булмаган абстракт образлар һәм фантастик каһарманнар хас иде. Бу традициягә каршы буларак төрек мәгърифәтчеләре дә. татар мәгърифәтчеләре дө чынбарлыктан алынган реалистик әдәби әсәрләр тудырдылар Бу әсәрләрдә тормыштан алынган каһарманнар үзәк урында торды һәм аларда иҗтимагый чынбарлыкның өлгергән ихтыяҗлары турында сүз барды. б) әдәби әсәрләрне халыкка якын телдә язу. Төрки- ядә бу омтылыш «Яңа госманлылар»ның иҗатында ачык чагыла Аларның әдәби әсәрләре халык сөйләм теленә якынлыклары һәм төрек әдәбиятын гарәп-фарсы алынмаларыннан чистартуга омтылышлары белән аерылып торалар Татар мәгърифәтчеләре дә халыкны мәгърифәткә якынайту максатында әдәби телгә реформа үткәрү, аны гарәп теленең өстенлегеннән арындыру һәм халыкның сөйләм теленә якынайту идеясен алга сөрәләр. Бу. алар фикеренчө. халык арасында фәнни һәм гамәли белемнәрен тарату эшен җиңеләйтәчәк Татар теле дип күрсәтәләр алар, үзенең сүзлек составы белән дә. грамматик төзелеше белән дә башка телләрдән бер дә ким түгел һәм аның ярдәмендә фәнни фикерне дә. шигъри фикерне дә бик иркен рәвештә гәүдәләндерергә мөмкин Шул ук вакытта алар татар телен фәнни эшкәртү һәм әдәби телне сөйләм теленә якынайту буенча киң эшчәнлек тә җәелдерделәр Бу эшчәнлек XVIII гасырның азагында башланып китә Шул чорда беренче булып Казан гимназиясендә татар теле укыткан Сәгыйть Хөлфин тарафыннан «Татар теленең сүзлеге һәм кыскача грамматикасы» дигән хезмәт языла һәм басылып чыга Соңыннан И Хөлфин, С Кукляшөв. А Ваһапов һәм X. Фөйзханов кебек мәдәният эшлөклелөрө татар теленең сүзлеге һәм грамматикасы буенча китаплар язып, бу өлкәгә үзләренең өлешләрен керттеләр. Әмма татар әдәби телен фении өйрәнүдә һөм эшкәртүдә иң зур өлеш К. Насыйри эшчәнлегенө бәйле Татар мәгърифәтчелегенең бу күренекле вәкиле «Лөһҗөи татари- исеме белән татар теленең 2 томлык аңлатмалы сүзлеген һөм -Әнмүзәҗ» исеме белән зур фәнни грамматикасын хәзерләп бастырып чыгарды Мәгърифәтчеләрнең әдәби телгә баглы фәнни эзләнүләре һәм аны халыкның сөйләм теленә якынайту буенча алып барылган эшчәнлеклөре зур социаль һөм мәдәни әһәмияткә ия булды Бу өлкәдә алар күтәргән тәкъдимнәрне тормышка ашыру фәнни һәм матур әдәбиятны күпчелеккә аңлаешлы телдә язу тарату мөмкинлеге тудырды һәм нәтиҗәдә аларны фәнни гыйлемнәр һәм мәдәният казанышлары белән аралаштыруга олы юл ачты бДөүләт-хакимияткә мөнәсәбәт Тәнзыймат идеологларының һөм -Яңа госманлылар-ның шулай ук татар мәгърифәтчеләренең фәнни һөм әдәби мирасында дәүлөт-хакимият мәсьәләләре дә мөһим урын алып тора Бу мәсьәләләрне дә алар бер үк яссылыкта торып карыйлар Гөлхан белдермәсендә үк инде күпмедер дәрәҗәдә ил белән гадел идарә итүче мәгърифәтле солтан идеясе үзенең чагылышын таба Бу идея -Яңа госманлылар- әсәрләрендә ачыграк яңгырый Габделхак Хәмит мәсәлән үзенең -Тарих- һәм -Төзер- дигән әсәрләрендә гадел хәлиф образын бирә Шул ук вакытта төрек мәгърифәтчелек әдәбиятына конституцион солтанат һөм сайланып куела торган имам идеясе дө керә Конституцион солтанат мәгърифәтчеләр тарафыннан икътисади һәм мәдәни үсешнең мөһим шарты итеп гөүдәлөндерелә -Хөррият- газетасының 1868 ел 17 август санында Намык Кәмал мәсәлән табигый чыганакларны акыл белән файдалану, сөнагать һәм сәүдә үсеше өчен кирәкле шартлар бары конституцион тәртипләр урнаштырылган тәкъдирдә генә барлык ка киләчәк дип язды (Кара -Зарождение идеологии национально-освободительного движенияМ -Наука-. 1973. 19, 25 б б ) Татар мәгърифәтчелегендә хакимият мәсьәләсе тулырак рәвештә Ш Мәрҗани һөм К Насыйри тарафыннан тикшерелә Тәнзыймат идеологлары һөм -Яңа госманлылар- кебек үк алар бу мәсьәләне XVIII гасырдагы көнбатыш Европа мәгърифәтчеләре торган яссылыктан чыгып карыйлар Ш Мөрҗани һөм К. Насыйри хезмәтләре белән танышу татар мәгърифәтчелегенең бу күренекле вәкилләренең -Иҗтимагый килешү- теориясе (-теория общественного договора») турында хәбәрдар булганлыгын күрсәтә һөм бу хәбәрдарлык алар тара фыннан дәүләтнең килеп чыгышы мәсьәләсен тикшергәндә үзенең чагылышын таба Татар мәгърифәтчеләре, төрек мәгърифәтчеләре кебек үк әле гадел патша килүен котүдөн азат түгелләр Шул ук вакытта алар катгый рәвештә зольмәткә каршы чыгалар хөкемдарларның башбаштаклыгын гаеплиләр мәгърифәтле, кешелекле һөм фәнне соючөн патша идеясе күтәрәләр Мөрҗани фикеренчә. мәсәлән, мәгърифәтлелек гаделлек һәм кешелеклелек белән өзелмәслек җепләр белән бәйләнгән һөм бөр-берсөнә зарури алшарт булып тора лар. - Бел.— дип яза ул.— чын падишаһлык көше өчен табигый булган югары дәрәҗәле урын, чөнки ул табигате белән мәдәниятле Җитәкчелек итү һәм үзенә буйсындыру, хөкемнәрендә гаделлек һәм җәбер-золымның булмавы — аның югары максаты- (Г Ибраһимов исемендәге Тел әдәбият һөм тарих институты архивы. 22 фонд, 1 тасвирлама саклау берәмлеге 20. 110 6) Шушы кыскача гына күзаллау да тәнзыймат тарафдарларының да «Яңа госманлылар-ның да. татар мәгърифәтчеләренең дө хакимият мәсьәләсен мәгърифәтчелеккә хас яссылыкта торып яктыртканлыкларын күрсәтә Әйтелгәннәрдән тәнзыймат, -Яңа госманлылар- һөм татар мәгърифәтчелегенең типологик бердәмлегенең нигезендә нәрсә ята дигән сорау туа Бу яктан минем фикеремчә. 4 нәрсә игътибарга паек 1. Боларны тудырган алшартларның тәңгәллеге аларның социаль асылы берлеге Инде әйтелгәнчә, тәнзыймат та татар мәгърифәтчелеге дә капитали стик мөнәсәбәтләр үсеше нәтиҗәсе буларак барлыкка киләләр социаль табига тьлөре белән буржуаз тосмер алалар һөм феодализмга каршы булган идеологик юнәлеш рәвешендә эш итәләр Барлыкка килү алшартларының охшашлыгы һөм социаль табигатьләренең бердәмлеге исә котылгысыз рәвештә аларның бер үк характердагы иҗтимагый-сөяси идеяләр һөм таләпләр күтәреп чыгуларына китерә 2 Торкиядө формалашкан иҗтимагый-сөяси карашларның Идел Урап тата рлары арасына үтеп керүе Билгеле булганча, татар зыялылары белән торек җәмәгатьчелеге арасында элек электән тыгыз бәйләнеш саклана Хаҗга ба рышлый һөм аннан кайтышлый Идел буеннан чыккан сәяхәтчеләр Истанбулда һөм Торкиянөң башка шәһәрләрендә тукталалар һөм аларда яшәүче торек мәдәнияте әһелләре белән очраша торган булалар. Торкия белән Идел буе арасында сәүдә мөнәсәбәтләре дә яшәп килә. Шушы бәйләнешләр аркасында Төркиядөн Идел буена анда чыккан китаплар килеп тора. Ә бу исә Торкиядө туган иҗтимагый-сөяси карашларның Идел-Урал татарларына килеп ирешүене юл ача 3 Чыганакларның берлеге. Дөрес, бу тулы берлек түгел Татарлар Россия составында яшәделәр, алар рус җәмәгатьчелеге белән бәйләнештә иделәр Шунлыктан алар арасында барлыкка килгән мәгърифәтчелек хәрәкәте идеологлары да. төрек фикер ияләреннән үзгә буларак, рус чынбарлыгының Россиядә таралган иҗтимагый-сөяси төшенчәләрнең һәм рус фәнни-фөлсәфи тәэсирен тоел эш иттеләр Әмма шул ук вакытта төнзыймат белән татар мәгърифәтчеләренең фикри чыганакларында уртаклык та аз түгел иде Төркиядә дә, ИделУрал татарлары арасында да иҗтимагый фикер гасырлар дәвамында мөселман дөньясыннан чыккан фикер ияләренең фәлсәфи һәм социаль идеяләре тәэсирендә яшәде, һәр икесендә шәрекънең әл-Фараби. Ибн Сина. Ибн Рошд. Ибн Халдун. Җәләлетдин Руми кебек олы затлары киң танылган иде Бу идея традицияләре яңа гасырның идея юнәлешләре, шул хисаптан, төнзыймат белән татар мәгърифәтчелеге барлыкка килгәндә дә үзләренең тәэсирен сиздерми калмады. Тагын бер уртак фикри чыганак — гарби Европаның иҗтимагый һәм фәлсәфи фикере беренче чиратта мәгърифәтчелек фикере Тикшеренүләр күрсәткәнчә. инде XIX гасырның урталарына ук төрек зыялылары француз мәгърифәтчелек әдәбияты белән ныклап кызыксына башлыйлар. Тәрҗемә эше киң җәелә Фенелонның -Телемак-ы. Монтескьеның -Кануннар рухы - Вольтерның -Микромегас-ы һәм -Кандид-ы. Руссоның -Җәмгыять килешү»е һәм башка шушыларга охшаш хезмәтләр төрек җәмәгатьчелеге арасында фикерләр куеруына китерә һәм зур бәхәсләр уята (Кара -Просветительство в литературах Востока- М "Наука-, 1973. 8 б ) Европа мәгърифәтчелеге традицияләренә ияреп, төрек мәгърифәтчеләре үзләренең хезмәтләрендә халыкны мәгърифәт белән нурландыру социаль, сәяси һәм мәдәни үсешнең хәлиткеч чарасы булуы турында басым ясап күрсәтәләр Гарби Европаның фәнни-фөлсәфи һәм мәгърифәтчелек фикере татар мәгърифәтчелек фикере барлыкка килгәндә дә аның идея чыганакларының берсе булды Татар мәгърифәтчеләренең фәнни-теоретик һәм әдәби мирасы күрсәткәнчә. алар гарби Европаның фәнни һәм мәдәни казанышларын яхшы ук тирән беләләр һәм бу аларның мәгърифәтчелек фикерләре формалашканда әһәмиятле роль уйный Гарби Европаның фәнни-фөлсәфи һәм мәгърифәтчелек фикере Идел-Урал татарлары арасына ике канал аша үтеп керә а) рус галимнәре, философлары һәм җәмәгать эшлеклелөренең әсәрләре, б) Төркиядә нәшер ителгән һәм татар сәүдәгәрләре яки изге урыннарга барган сәяхәтчеләрнең капчыкларында кайткан китаплар һәм кулъязмалар. 4 Исламга бәйле Төрекләр дө Идел буе татарлары да исламның сөнни мәзһәбе тарафдарлары булалар Бу да төрек һәм татар җәмәгатьчелегенең йдеяфикри тормышында мөһим роль уйный һәм уртак нәтиҗәләргә китерә, аларда туган фикри юнәлешләрнең һәм эчтәлегенә, һәм рәвешенә, шул исәптән, мәгърифәтчелек юнәлешендәге агымнарга да көчле йогынты ясый Һәм тәнзыйматның, һәм -яңа госманлылар-ның. һәм татар мәгърифәтчеләренең идеологик төшенчәләрендә дөньяви һәм дини чыганаклар тәэсире, исламга һәм дөньявилыкка хас күзаллаулар бәйләнеше, ислам төшенчәләре белән Европада булган төрле дөньяви теорияләрнең аралашуы үзен нык сиздерә Боларның һәркайсы калдырган мираста да соңыннан мөселман реформациясе исемен алган агымга хас төшенчәләр буржуаз үзгәртеп корулар һәм мәгърифәтчелекне шәригать кануннары белән килештерүгә омтылыш табарга мөмкин Әйтелгәннәр төнзыйматның. -Яңа госманлылар-ның һәм татар мәгърифәтчелегенең типологик яктан бер үк юнәлештәге иҗтимагый агымнар булулары нигезендә яткан сәбәпләрнең кайберләре генә Боларга охшаш сәбәпләрне, әлбәттә, тагын да китерергә мөмкин булыр иде. Дөрес, әлеге типологик яктан берлек турында әйтелгәннәр аларны тулысыңча тәңгәл агымнар дигән сүз түгел әле Төнзыймат суверен дәүләт кысаларында барлыкка килә һәм бу дәүләтнең эчке төзелешен үзгәртү мәсьәләсен күтәрә Татар мәгърифәтчелеге исә рус дәүләтеннән бәйле рәвештә көн күргән халык арасында формалаша Бу ике халыкның да социаль-экономик тормышына урта гасырчылык мөһере сугылган булса да. яхшы ук аермалыклар да була Бу аермалыклар һәм ике хәрәкәтнең үзенә генә хас үзенчәлекләре тууга китерә Татарлар инде әйтелгәнчә. Россия кысаларында яшәделәр һәм аларның тормышы Россиядә хакимлек иткән социаль-икътисади һәм сәяси тәртипләрдән бәйле иде Татар мәгърифәтчелегенең үзенчәлекләре дә беренче чиратта шушы нәрсә белән билгеләнде Россия чынбарлыгы ул күтәргән мәсьәләләрнең эчтәлеген һәм аларның куелу рәвешен билгеләде Татар мәгърифәтчелек хәрәкәтенең үзенчәлекләрендә рус фәнни-философик фикеренең һәм мәдәниятенең тәэсире дә билгеле бер роль уйнады Бу уңайдан татар мәгърифәтчелегендә бер яктан, патша хөкүмәтенең милли сәясәтенә ө икенче яктан рус халкына, рус җәмәгатьчелегенең демократик даирәләренә рус фәнни-фәлсәфи һәм иҗтимагый фикеренә мөнәсәбәт мәсьәләсенең куелышы игътибарга лаек Әйтергә кирәк, татар мәгърифәтчеләренең патша хөкүмәтенең социаль һәм милли сәясәтенә карашлары кискен кире кагу рухында иде Шул ук вакытта алар рус халкы белән үзара аңлашу һәм тату яшәү тарафдарлары да иделәр һәм рус мәдәниятен, рус телен белү кирәклеген яклап чыктылар Төнзыйматның беренче адымнары ук инде югарыдан реформалар үткәрү юлы белен -мөгърифәтчел солтанлык- урнаштыру, илнең буржуаз үсешенә юл ачу. халыкка демократик хокуклар һәм ирекләр бирүгә юнәлдерелгән иде Татарлар кулында исә югары хакимият юк иде Шуңа күрә алар арасында барлыкка килгән мәгърифәтчелек хәрәкәте баштан ук демократик рухта тәрбияләнгән һәм түбән катлаулардан чыккан зыялылар хәрәкәте рәвешендә барлыкка килде Бу зыялыларның күпчелек өлеше руханилардан торды (Чөнки кулларында һичнинди сәяси хакимият оешмалары булмаган татарларның мәдәни оешмалары да, доньяви фәннәр укытыла торган уку йортлары да матбугатлары да юк идө Шуңа күрә XX гасыр башларына кадәр алар арасында доньяви белем алган зыялылар катламы да барлыкка килә алмады) Татар мәгърифәтчелек хәрәкәтендә демократик агым җәдитчелек барлыкка килгәч, тагын да киң колач җәя Чонки җәдитчеләр арасында прогрессив рухта тәрбияләнгән руханилар белән беррөттән мөгаллимнәр сәүдә хезмәткәрләре һәм шәкертләр зур урын алып торды Әмма төнзыйматның. Яңа госманлылар-ның һәм татар мәгърифәтчелегенең үзенчәлекле сыйфатлары булуга карамастан, аларның барысына да. типологик асылларыннан чыгып мәгърифәтчелек хәрәкәте дип атарга мөмкинлек бирә торган идеологик төсмер хас иде Нәкъ менә шушы төсмер аларның һөркайсына торек һәм татар халыклары иҗтимагыи тормышының билгеле бер дәверендә әһәмиятле роль уйнарга мөмкинлек бирде Бу хәрәкәтләрнең эшчәнлөгө әйтелгән халыкларның рухи тормышында мөһим бер баскыч булып торды, кешеләрнең уи-фикөрлөренә тирә-юньгә карашларына зур төзәтмәләр кертте һәм иҗтимагыи фикер үсешендә тирен үзгәрешләргә җирлек әзерләде Үзләренең эшчөнлекләре белән төнзыймат әһелләре -Яңа госманлылар» һәм татар мәгърифәтчеләре милли мәдәниятләр үсешенә зур этәргеч ясадылар Торкиядә төнзыймат реформалары нәтиҗәсендә китап бастыру эшләре колач җәя, гарби Европаның мәгърифәтчелек әдәбиятын фәнни китапларын тәрҗемә итү һәм тарату момкинлеклөре ачыла, вакытлы матбугат һәм дөньяви характердагы уку йортлары барлыкка килә яңа рухтагы әдәбият үсә башлый ө ахыр чиктә театрлар эшли башлый Мәгърифәтчеләр эшчәнлөгө нәтиҗәсе буларак, татарлар арасына да доньяви гыйлемнәр бөреп керә ә җәдит мәктәпләре барлыкка килгәч, яшь буынны укыту-тәрбия эшенең эчтәлеге үзгәрә бу олкөдө яңа алымнар кулланыла, мәктәп программаларына доньяви фәннәр көрә башлый XIX гасырның икенче яртысында татар китабы яңадан да киңрәк колач белән тарала Татар мәгърифәтчеләре эшчөнлөгенең шифалы тәэсире белән XIX гасыр азагында мәгърифәтчелек реализмы әдәбияты барлыкка килә рус. гарби Европа торек язучыларының әсәрләрен тәрҗемә итү һәм басып чыгару киң колач җәя XIX гасырдан XX гасырга күчкән елларда сәхнә сәнгатенең һәвәскәр труппалары барлыкка килә һәм беренче һәвәскәр спектакльләр куела башлый, ө 1905—1907 революция елларында татар профессиональ театры туа