Логотип Казан Утлары
Роман

СИРАТ КҮПЕРЕ

Әле өстәл янында утырган чагында ук Ильяс Алкиннын. ничектер, куырылып, басынкыланып калганлыгын күреп аптырабрак куйган иде Мирсәет. Югыйсә, Вәлиди белән уртак тел табып, аңлашып яшиләр күренә. Ә барыбер ул үзүзеннән канәгать түгел. Хәер. Мирсәет өчен монда аңлашылмаган нәрсә юк, ул бит бу киң маңгайлы пәһлеван егетнең бөтен татар дөньясын үз авызына каратып торган көннәрен белә. Зур корабка диңгез киңлекләре кирәк, дигән кебек, һичкемнән сер түгелдер. Ильяс Алкин монда вакытлы кеше Авылны чыкканчы уйланып килсә дә. Алкинны тынычландырып, аның күңелен күтәрерлек, ни дә булса уйлап таба алмады Мирсәет Бер җылы сүз әйтү теләге, аны шатландырырга, һич югында тынычландырырга омтыласы килү зур иде дә бит. булмады Чик буена килеп җиттек, дип. дилбегәдән тартып атны туктатты Алкин. Алга таба үзегез кайтырсыз. Урманны кичкәнче атлы сугышчылар озата барыр һәм җәг кенә чанадан сикереп төшеп, кулын сузды Мирсәеткә. Солтангалиев гә төште чанадан Юлчыны озата барырга тиешле җигүле ат. тынгылыкта калдырыйм үзегезне, дигән сыман, башын икенче тарафка борлы һәм бераз тартылып куйды. Зәки Вәлиди егетләре аг менгән башкорт сугышчылары кузгалганнар иде инде. Читәннәрне күмгән кар көрте янәшәсендә күзгә-күз текәлеп карап торды алар Буран көчәйтәннән-көчәя бара. Акылыгызга килегез, сез бит бер үк халык балалары дип әйтергә теләдеме, учлам-уч там кар сипте ул аларнын йөзләренә Йә. Ильяс, дип дәште Мирсәет Нишлибез ары таба'.’ - Син беләсең булыр. Мин нәрсә? диде Алкин, очып китмәсен дигәндәй, баш очында торган бүреген батыра төшеп Канатсыз кош хәлендә ич мин хәзер. Вәлиди пичек'.’ Ул ни уйлый.’ Икеләнә. Төннәрен йоклый алмый ул да. Ни сәбәпле?... — Егетләре... Алмадай егетләр кырыла ич. әнә Тегеләре лә тарта иолка. болары да аса-кисә, башкорт авыллары кысыр алмагачтай калып бара Менә шуңа күрә дә, дип. күптәнге танышының җилкәсенә үз игеп кулын саллы Мирсәет. Кызыл Армия ятына чыгарга кирәк Ки тешәсенме? Данамы Башы журналның 4 вне санында Ә — Килешмим. Әмма, башка юл да күрмим. Бөтен диңгез актарылганда аның уртасында тыныч кына яшәү мөмкин түгел, әлбәттә. Моңсу гына хушлаштылар. Ильяс Алкин, кырт борылып, кире китеп барды. Мирсәет утырган җигүле ат буран эченә кереп югалды Юл җиңел булмады. Кичен кайтып җитәргә исәп тоткан Солтан- галиев Уфага икенче көнне иртән генә килеп төште. Губерна комитетына килде ул туп-туры. Анда телеграмма күрсәттеләр. Үзәк мөселман хәрби коллегиясен, ихтыяҗы булмау сәбәпле, бетерү турында хәбәр җиткерелгән. Троцкий һәм Сталин имзалары. Арттан килеп башына күсәк белән юндыргандай тәэсир итте бу хәбәр. Бер көн элгәре бу хакта ишеткән булса, белмим. Зәки Вәли- ди белән сөйләшә-килешә алган булыр идеме икән ул? Кемгә һәм ни өчен кирәк булган шундый ыгы-зыгыны кузгату. Сталин һәм Троцкийларны бит әле юлга чыгарга әзерләнгән көндә генә күрде. Тиң итеп, якын күреп сөйләште һәр икесе. Эшендә нинди кыенлыклар килеп чыкса, ярдәм кулы сузарга әзер икәнлекләрен белгерттеләр. Үзәк мөселман хәрби коллегиясенең үз рәисе бар ич. Киңәшсәләр, һич югында хәбәр итсәләр икән... Юк! Башка сыймас дәрәҗәдәге хыянәт бит бу.. Үз-үзенә урын таба алмыйча, туры элемтә бүлмәсенә атылып бәреп керде ул. «Иптәш Сталин. Кече Башкортстан вәкилләре, аерым алганда. Вәлидов Һәм Алкин белән минем арада сөйләшү булды. Милли мөстәкыйльлек гарантияләнгән тәкъдирдә, килешү өстәле янына утырырга алар әзер. Мәскәүдән җавап көтәбез. Солтангалиев» Сталин көннең иртәнге яртысында эш урынында була. Җавап көттермәде. Мирсәеткә шундук озын ак кәгазь тасма китереп бирделәр. «Иптәш Солтангалиевкә. Сез алынган эшнең ярты юлда калмавына ышанабыз. Ни таләп итсәләр, шуны вәгъдә итегез. Максат бер. башкорт сугышчылары Советлар тарафында булырга тиешле. Уңышлар телим Сталин» Гаҗәп. Үзәк мөселман хәрби коллегиясе хакында ләм-мим сүз катмаган Сталин. Бу нәрсә, аның белән сукыр тәкәле уйнарга җыенуларымы әллә?! Солтангалиевне ярым-йорты сөйләшү, юмалаулар белән генә алдап булмас. Телеграфчы кызга мөрәҗәгать итте ул янә. «Иптәш Сталин. Уфага Үзәк мөселман хәрби коллегиясен тарату турында хәбәр килгән. Әлеге коллегиянең рәисе бүгенгәчә Солтангалиев иде Мәсьәләне шул рәвешле хәл итүегез аек акылга сыймый. Катгый рәвештә таләп итәм. карар кире кагылырга тиеш. Солтангалиев» Бу юлы да җавап озак көттермәде. «Солтангалиевкә. Аңлаштык дип саный аласыз. Карар кире кагылыр. Сез дигәнчә булыр. Уфадагы эшләрне җайга салгач. Казанга юл тотыгыз. Сталин». Күңелдә төер калды калуын, әмма әлеге хәбәр нашудаң соң, бер кадәр тынычлана төште Мирсәет. Көндезен Уфада урнашкан хәрби берләшмәләрне йөреп чыкты, сугышчылар белән очрашып әңгәмәләр кылды. Чөнки хәл итәсе мәсьәләләрнең очы-кырые юк, Уфа губерна комитетында татар-башкорт мәсьәләләрен кайгыртыр кадрлар калмаган. Ә аяк чалырга, каршы төшәргә атлыгып торучылар— буа буарлык. Уфа губернасы революцион комитеты рәисе белән Мирсәет Солтангалиев арасында киеренке әңгәмәләр көн саен диярлек кабатланып тора. Кече Башкортстан җитәкчелеге белән килешүе хакында да хәбәр итә. Кызыл Армия ягына чыксыннар, мин каршы түгел.— ди ревком рәисе Нимвицкий Әмма аларнын җәзасыз калуы белән килешмим Мирсәет, бу мәсьәләгә мөнәсәбәттә үзәкнең башка фикердә торуын, бүгенге шар iларда «җәза» дигән сүзнең файдасыз икәнлеген аңлатырга омтыла. Әмма Уфа губерна комитеты рәисе сүзендә нык тора. Соңгы очрашуларның берсендә Совнарком вәкиле. Эчке эшләр халык комиссары урынбасары Б. Эльңин да катнаша Ике тарафны да якынайту нияте белән, соңгысы тәкъдим кертә: — Солтангалиев иптәш белён килешәм, әлегә «җәза» турында сөйләшергә ашыкмыйк, ди ул.—Ә киләчәктә күз күрер. Юк. ди Солтангалиев.— Куенда таш яшереп килешү өстәле яныны утырмыйлар. Башкорт сугышчыларын алдау Совет хөкүмәтенең дәрәҗәсен бөтен Көнчыгыш халыклары каршысында юкка чыгарачак Бу бер булса, икенчедән, гади сугышчыларның ни гаебе бар?!. Бәлки сез милләтче башкисәрләрнең үзләрен генә түгел. Зәки- «хан»ны. Дутов «патшамны һәм үзен «император» итеп төшләрендә күргән Колчакны да акларга җыена торгансыздыр? — дип. чеметеп ала Нимвицкий. Колчак һәм Дутов өчен мин җавап бирмим Әмма, килешү булган тәкъдирдә. Зәки Вәлидигә бармак белән дә орыну ярамый, иптәшләр. ди Мирсәет, һәм Кече Башкортстан җитәкчеләре иминлеге өчен җаваплылыкны үз җилкәсенә алуын белгертә. Бер-берен аңламаган ике телдә сөйләшүгә охшаш була бу Милли автономия хакында ишетергә дә теләми Уфа җитәкчеләре Гомумән, милли мәсьәләнең большевиклар өчен кирәкмәс, чит-ят нәрсә санауларын яшермиләр Казандагы фикердәшләрен дә уздыра икән Уфа җитәкчеләре. Әнә кемнәр эшли милли төбәкләрдә' Ә Мирсәеткә исә. үзара гаепләшүләргә күчми генә әңгәмәне ерып чыгу кирәк. Тешен кысып түзсә-түзә, әмма якындаг ы көннәрдә Кече Башкортстан вәкиле белән килешү өстәле янына утырырга кирәклекне аңлатуга ирешә ул. Вәлиди ышанмый, күрәсең. Уфада гыйнварның утызынчы көненә билгеләнгән сөйләшүгә үзе килми Муллаҗан Халиковны җибәрә Сөйләшү көнозын дәвам игә. Кече Башкортстан тарафыннан берьялгызы булуына да кармастан. Халиков нык тора. Совет хөкүмәте белән килешүләр өстәле янына утырганчы үтәлергә тиешле алты шарт куя Уфа җитәкчеләре теләсә дә. теләмәсә дә. ул шартларны кабул итәргә мәҗбүр Чөнки Сгалин Солтанталиевтән яшерен телеграмма алган була, бер көн элек кенә Уфа җитәкчеләренең милли мәсьәләгә битараф кына түгел, тискәре мөнәсәбәттә торулары, һәм. әгәр шул карашларын үзгәртмәсәләр. революция эшенә күп зыян килү ихтималын искәрткән була Мирсәет Солтангалиев Угызы көнне иртән Б Нимвицкий һәм Б Эльңин белән бергә, большевикларның Уфа губерна комитеты рәисе Сезенков та Мәскәүдән катгый кисәтү хәбәре алалар: «Колчак тарафында булган Вәлиди сугышчыларының Советлар ягына чытуына тоткарлык ясаган һәр иптәш хәрби трибунал каршысында җавап бирәчәк» Таты берничә көннән. Сезенков. Эльңин һәм Нимвицкий имзалары белән Кече Башкорт станның килешүгә омтылышы бар дигән телеграмма В И. Ленинның үзенә җибәрелә Бу хәбәрләшүне бер тарафтан М Солтангалиев. икенче тараф тап И Сталин дикъкать белән оештырып һәм күзәтеп торалар Февральнең алтынчы көнендә Уфа губернасының революцион комитеты исеменә Үзәктән җавап килә: Тагы өч көннән Көнчыгыш фронтының 5 нче армиясе политбүлегенә башкорт гаскәриләренең Кызыл Армия белән бер сафка басып Колчакка каршы көрәшергә әзер булуы хакында хәбәр җиткерелә. Шул рәвешле, бер айдан да азрак вакыт эчендә Мирсәет Солтангалиев үзенә йөкләтел- гән гаять катлаулы бурычны үтәп чыга. Уфа вокзалы кайнап торган умарта күчен хәтерләтә. Хәрби составлар арлыбирле йөреп тора. Кая карама, кызылармиячеләр Берән-сәрән генә булса да төенчекле юлаучылар да күзгә чалынып ала. Тик аларга монда игъгибар итүче юк Юл һәм хәрәкәт тулысынча хәрби мәшәкатьләр ихтыярында. Казанга юл тотарга тиешле состав паровозга тагылган. Гайрәтле айгыр сыман соңгы мәртәбә кешнәп куясы һәм тояк асларыннан кайнар пар бөркеп кузгаласы гына калган. Үзен озата килүчеләр белән берәм- берәм хушлашып чыккач, вагон баскычына күтәрелде Мирсәет. Ни өчендер. кәефе артык шәптән түгел, канәгатьсезлектәнме, моңсулык бастымы үзен—төгәл генә әйтүе дә кыен. Ни өчен канәгатьсезлекме? Чөнки әле яңа гына кайбер урыннарда Кызыл Армия тарафына чыккан башкорт сугышчыларын коралсызландыра башлаганнар дигән хәбәр җиткерделәр үзенә Ә моңсулык — Фатыйманы сагынудан. Аны берьялгызын калдырып киткәнгә ни гомер, әле һаман Мәскәүгә әйләнеп кайтыр ара күренми. Яшь кәләше зарыгып аны Мәскәүдә көтә торгандыр, ә ул Казанга китеп бара... Чү! Үзенә кул болгап озатып калучылар арасында, бераз чит- тәрәк, ниндидер таныш сурәт төсмерләнеп киткән сыман булды түгелме соң?!. Кем булыр икән ул?.. Әллә бер-бер якын кешесен хәтерләтүче генәме?... — Сәхипгәрәй.— дип кычкырып җибәрде ул үз-үзен белешмичә. Вокзал читендә, арырак басып торучы аның күптәнге танышы Сәет- галиев түгел идеме соң... Казанга ак чехлар якынлашып килгәндә, суга төшкән балтадай, эзсез югалган көненнән күргәне юк иде аны. Ак чехлар кергәч ул бер марҗа өендә качып яткан дигән имеш-мимеш йөрде ул чакта. Соңрак аны Самарада, Уфада күрүчеләр булган Ни сәбәпледер, ул суырылып калган, йончыган күренә. Өстәвенә таякка таянган Үзен танучы булмас диеп, читтән күзәтеп торуы булдымы икән, Мирсәетнең дәшүе булды, теге аркасы белән борылып китәргә итенде. Поезд әле кузгалмаган, җәт кенә кире сикерде Мирсәет һәм бер-ике сикерүдә тегене куып та җитте. — Сәхипгәрәй,—дип. беләгеннән тотып туктатты ул аны.— Ни булды сиңа? Кандарда югалып йөрисең? Карышмады, танымаганга сабышмады Сәетгалиев. Туктады һәм йөзе белән борылды. — Исәнме. Мирсәет?! Менә сине күрергә дип килгән идем. әле... — Ә ни өчен әле син бу хәлдә, нигә безнең арада түгел? Сәетгалиев өметсез карашын, бер Мирсәеткә, бер үзенең аяк очына төбәп алды. Чарасыз калып торды бермәл Аннан, акланырга теләгәндәй, кабалана төшеп сөйләргә кереш ге: — Мин —беткән кеше Мирсәет. Тиф бәреп екты үземне. Ятмаган булнисем, күренмәгән доктырым калмады Бер татар авылында мөгаллимлек иттем.. — Казанга кайтасыңмы әллә?... Анда шифаханәләр дә бүтән, белгечләр дә. . — Клячкинның үзендә ятып карадым Файдасы булмады Аннан бит... Мирсәет үз итеп, анын җилкәсенә кагылып куйды шунда. Бу кызгану хисе иде. әлбәттә Ни дияргә, нәрсә кинәш бирергә белми торды ул. Үч иткәндәй, нәкъ шул чакны соңгы кисәтүем дигән сыман, паровоз кычкыртып куйды Күңелеңне төшермә, диде Мирсәет, аның күзләренә туры текәлеп. Казандагы иптәшләрдән дә уңайсызланма, аңларлар.. Гафу да итәрләр... Эшем дә юк. ашым да. Кемгә кирәк инде мин хәзер?! Өстәвенә яманатым таратканнар... Ул нинди яманат тагы9 ! Җәт кенә Мирсәетнең күзләренә карап алды Сәетгалиев «Шаярамы бу. әллә үпкәләү, ачулануның ни икәнлеген белмиме9». Әңгәмәдәшенең ихласлыгын тоеп, ул үзе дә күңелендәген әйтте Мирсәет, ни йөзем белән кайтыйм ул Казанга?1 . Иң авыр чакта ташлап кач та. инде бер гаепсезгә сабышып кайтып төш. Булдыра алмыйм мин алай.. Юк. диде Мирсәет, ныклы фикергә килеп, һәм тавышын күтәрә төште. Янәшәсендә басып торган озата килүчеләргә мөрәҗәгать итте Иптәшләр, сезнең каршыгызда күренекле революционер, большевик Сәхипгәрәй иптәш Сәетгалиев басып тора. Ул бүгеннән үк Үзәк мөселман хәрби коллегиясенә эшкә билгеләнә. Аның сәламәтлеген кайгырту, кирәксә. кымызга җибәреп кайтаруыгызны үтенәм Озата килүче җаваплы иптәшләр бер-беренә карашып алдылар Әмма Солтангалиевнең шаяртмавын белгәч, ризалашмый чаралары юк иде. баш кактылар һәм арадан берәве. Якуб Чанышев иде булса кирәк. Сәетгалисвне култыклап ук алды. Инде кузгалып китеп барган үз вагоны артыннан йогердс Мирсәет, тимер баскычка сикерде. Мирсәетнең «Сәетгалиев иптәшне кайгыртыгыз!» дип. кычкырган авазы, паровоз артыннан бөркелеп калган нар сыман һавала эленеп торды. Кояш риясыз балкып көлгән яз башы иртәләрендә Казан каласы аеруча матур була. Күпме михнәт вә фажиталәр кичергән шәһәр самимилә- неп, сафланып кала шул мәлдә. Менә бүген дә. Бишбалтаны үтеп. Казан елгасы аша салынган тимер юл күперенә килеп чыккач та. Мирсәетнең болай да җилкенеп кайткан йөрәге кысынкысып куйды Башын чак кына янтайта төшеп сәламләгән Сөембикә манарасы. Кремльнең ак диварлары, ерактан ук күз нурын җәлеп итеп торган мәчет манаралары һәммәсе якын аның өчен Гаҗәп хәл бит туып-үскән җире түгел, гаиләсе юк монда, туган-тумачасы юк. әмма һәрчак шушы юлдан Казанга кайтып керү киеренке һәм моңсу бер тантанага әверелә дә куя һичничек тынычландырам димә йөрәкне, мөмкин түгел ул, бернишләтеп булмый Вокзалдан үзен турыдан-туры Губкомга илтүләрен үтенде ул Казан губерна башкарма комитеты рәисе игеп әле соңгы араларда гына билгеләнгән Малютин иптәш эш бүлмәсендә иде инде Мирсәетне күргәч, ихлас куанды, хәтта кочаклап һәм үбеп тә алды ул аны Хуш киләсез, иптәш Солтангалиев. Гаять вакытлы килдегез, көттердегез. Әйдүк, рәхим итегез Утырыштылар Кунак хөрмәтенә тиз арада кайнап торган тимер чәйнек куелды өстәлгә, ике кружка һәм икмәк телемнәре Шул рәвешле, икәүдән-икәү генә губком рәисе белән иртәнге чәй эчеп, хәл-әхвәлләрне белешеп утырдылар Малютин күбрәк зарланды Кадрлар җитмәүдән, үзара татулык булмаудан зарланды Рус һәм татар большевиклары арасында гына түгел, татарлар һәм руслар үзара да әллә ничәшәр төркем һәм төркемчәләртә бүленеп беткән икән Әле соңгы араларда гына. Питердан ирле-хатынлы Антипов һәм Ратнерлар килгәч, бу каршылык аеруча кискенләште. 2 нче армиянең хәрби-революцион Советы әгъзасы Шгеренберг та алар ягына күчкән. Кыскасы. Малютин иптәшнең генә түгел, гомумән. Казан губернасының сәяси вә икътисади хәлләре гадәттән тыш киеренке, ә тагы да төгәрләк әйтсәк, мөшкел була ул көннәрдә. Эшчеләр арасында болганыш һәм канәгатьсезлек аргканнан-арта бара. Ыгызыгы һәм болганышлардан тәмам гаҗиз булган крестьяннар ачыктан-ачык Советларга каршы күтәрелергә әзер. 2 нче армиядә дә эшләр шәптән түгел, кайбер полкларда кырык-илле кеше торып калган. Алары да дөньяларын онытып көрәшкә күтәрелергә атлыгып тормый, таралышу, гаиләләренә кайтып китү ягын кайгырталар .. Ә бит Үзәктәге кайбер иптәшләр революция язмышы хәл ителгән Көнчыгыш фронтта нәкъ менә шул 2 нче армиягә зур өметләр баглап тора. Малютинга телеграф тасмасы кертеп бирделәр. Үзе танышып чыкканнан соң. Губком рәисе дәшми-нитми генә аны Солтангалиевкә сузды: «Колчак Уфаны алды. Кызыл Армия тәртипсез рәвештә Казанга таба чигенә. Ашыгыч чаралар күрегез. Троцкий — Димәк, безгә дә чигенү җаен кайгырта башларга кирәк.— дип. башын кашып куйды болай да кәефе булмаган Малютин. Мирсәеткә аның паникага бирелүе ошамады. Уфаның Колчакка күчүе яңалык түгел иде. беренчедән, әле ике көн әүвәл. бу хакта аңарга Зәки Вәлиди хәбәр җиткерде: • Бе % Ленинга ышандык, ә безгә ышанмыйлар. Башкорт сугышчыларын коралсызландыру. кавалерияне атсыз калдыру ке.мгә кирәк булды икән' - дип ачынып язган иде Вәлиди Мирсәеткә юллаган шәхси хатында — Советлар өчен, күрәсең. Колчакны туктату түгел, азатлыкка омтылган башкорт егетләреннән үч алу әһәмиятлерәк булгандыр' Муса Мортазинның. кире уйлап, уз сугышчылары белән яңадан Колчакка барып кушылуы да очраклы түгел Хәтереңдәме икән. Мирсәет, мин сиңа бер талантлы шагыйребезнең шигырьләрен укыткан идем Шәех зада Бабич Теге, гәҗит чыгаруда катнашып йөргән бәләкәй гәүдәле, шадра егет. Менә шул. ишетмәсәң-ишет. ул шагыйрьне дә бер гаепсезгә харап иттеләр. Җигүле ат белән гәҗит басу машиналарын алып кайтып барган җирдән. 1 нче армия кызыллары тотып, кыргыйларча җәзалап үтергәннәр үзен. Тере килеш ат койрыгына тагып таш юлдан өстерәп йөреткәннәр. Авыр туфрагы җиңел булсын бахырның, шагыйрь егетебез Зилаир дигән урыс авылы янында ятып калды. Менә шулай. Мирсәет. Уфаны да калдырып, ары чигенәбез. Күңелдә тынычлык юк. ялгыштым ахры.. Чигенәбез дә чигенәбез. Соңы ни белән бетәр, белгән юк Хәзергә хуш1 Зәки Вәлиди» — Юк. иптәш Малютин,—дип каршы төште Мирсәет. Губком рәисенең шул рәвешле фикер йөртүен туктатырга ашыгып Мин монда чигенергә дип. Казанны акгвардиячеләргә калдырыр өчен кайтмадым. Уфа белән Казан арасын үтәр өчен Колчакка. ким дигәндә җиде көн кирәк булачак. Бу аз гомер түгел... Ни эшләргә боерасыз? — дип. Солтангалиевнең күзләренә текәлде Малютин. Аның да бу кыен хәлдән чыгасы, бер-бер чара күрәсе килә иде. әлбәттә. Юлын гына күрми. Чара шул. —дип. тавышын күтәрде Мирсәет, ике уйлар урын калдырасы килмичә Бүген үк төштән соң Губерна комитетын җыясыз. Шунда ук 2 иче армиянең Хәрби-революцион советы әгъзаларын чакыртырга. һәммәсен дә!... Килешүен белдереп, баш какты Малюгин — Чакыртырбыз. Тик әлеге дә баягы үзара тарткалашуга гына кайтып калмасак ярар иде — Калмаслар! Андыйлар була икән. Хәрби трибунал каршында җавап бирерләр. Иптәш Троцкийның әмере шундый Өйләдән сон очрашу турында килешеп. Мирсәет китеп барды Губ- ком рәисе исә ашыгыч киңәшмәне оешт ыру-чакырту мәшәкатьләренә кереште. Тагы бер сәгать-сәгать ярымнардан Солтангалиев шәһәрнен татар эшлеклеләре белән очрашып сөйләште. Очрашты һәм хәйран калды Губерна җитәкчеләре арасында бер генә татар большевигы да юк. Җаваплы урыннарны бирү кая, аларга хәтта ышанмыйлар, үзләрен Губком утырышларына да чакырмыйлар икән. Губерна партия оешмасынын Татар бюросына болын кадәр бинада рәтле-башлы урын табылмаган, бәдрәф читендәге почмакта көн яктысы төшми торган ялгыз бүлмәгә кертеп тутырганнар үзләрен. Билгеле инде, эш кайгысы калдырылмаган берәүлә дә Мирсәетнең «революция язмышы куркыныч астында» дигән чакыруына исләре китмәде. Дәррәү күтәрелеп зарланырга керештеләр Йосыф Ибраһимов. Шамил Усманов һәм Крымов иптәшләр фронтка киткәч, безгә көн калмады. Мирсәет туган. Казанда бар дип тә белүче юк үзебезне, без монда килмешәк хәлендә торып калдык, дип зарланды, үзен Юныс Вәлидов дип таныштырган яшь бер иптәш Аны икенче бер агай күтәреп алды. Бусы да таныш түгел иде Мирсәеткә. Бергә эшләгән көрәштәшләре кайсы кайда, хәрәкәттәге гаскәри берләшмәләргә таралып беткәннәр, һәлак булганнары да байтак Авыз ачып сүз әйтергә өлгермисен, сине «милләтчелек»тә гаеплиләр. Булмый, иптәш Солтангалиев, булмый мондый шартларда эшләп. Урыслар безне кешегә дә санамый башлады Урысның гаебе юк. дип. каршы төште әлеге дә баягы Юныс атлы егет. Урысларга да көн күрсәтмиләр бит, әнә Өерләре белән Малютинга ташландылар Көнген талыйлар аны да.. Малютин намуслы кеше' Мирсәеткә күптән мәгълүм һәм таныш нәрсә иде бу. анарга анлатып торасы юк Ярар, диде ул. зарланучыларны кырт кисеп Боларын әлегә калдырып торыйк. . Республика игълан ителгәч тә һәммәсе акрынлап җайга салыныр Хәзергә илне дөнья империалистлары ялчылары акгвардиячеләрдән тазарту зарур Колчак Казанга килә Нишлибез91 Сөйләшү, ышандыру җиңел булмады үзләрен, «җирле шовинизм» татар большевикларын ы н үзәкләренә үткән, җелекләрен корыткан булып чыкты. Әмма инкыйлабка. Ленинта ышанычлары сүнмәгән икән Мирсәет пи кушса, шуны ү тәртә әзер булып аерылыштылар Өйләдән сон. килешенгән вакытта. Казан губерна комитеты президиумының киңәйтелгән утырышы ачылды Кереш сүз белән губком рәисе иптәш Малютин чытыш ясады. Мирсәет сүзгә катышмый тына тыңлый иде әлетә. Авы» суларын корытып, бер сәбәпсезгә. бәхәсләшергә, акыл сат арт а керештеләр Губернадагы хәлләр турында уйлаучы да юк. эшче- крестьяп ник берәве ялгышып кына искә алсын икән!. Революция язмышы хакында да сөйләмиләр. Казанга якынлашып килгән Колчакны да искә төшермиләр. Сәясәт тә сәясәт. «Уңнар» вә «суллар» һәм дә килеп «милләтчеләр» дә «интернационалистлар». Гинцбургны Ратнер алыштыра. Ратнерның тәмам тавы була сүзне. 2 нчс армия вәкиле Штеренбсрг күтәреп ала Үзара да чәкәләшкәндәй итәләр Кулларын болгый-бо пый янып, кайнарланып та сөйлиләр бит әле тагы Акыллы сөйлиләр, белеп саталар акы шы. Марксны да искә төшерәләр. Каутскийны да. Троцкийга. Зиновьевка мөрәҗәгать итәләр. Ленин кадәр Лениннан хата эзлиләр. Акыллы, тар* Түзеп-түзеп утырды ла. сикереп торырга мәҗбур булды Мирсәет Җитәр, иптәшләр, диде ул. тавыш күтәрүдән үзен чак тыеп Акы т сата, теоретик бәхәсләр корып утыра торган за.ман түгел Итәккә ут капкан, әнә. Колчак Камага якынлашып килә. Без бүген ашыгыч чаралар күрү хакында уйланырга тиеш. Уйланып кына калмыйча, ул чараларны тормышка ашыру юлларын билгеләргә һәм шушы сәгатьтән үк оештыру эшләренә керешергә кирәк Иптәш Ленин һәм иптәш Троцкий бездән шуны көтә. « Тынып калдылар бермәлгә. Шул тынлыктан файдаланып, Малютин әле бүген генә Үзәктән килгән Ленин һәм Троцкий мөрәҗәгатьләрен игълан итте. — Бүген мин татар коммунистлары белән очрашып сөйләштем. Алар эшчеләр арасында мобилизация игълан итәргә, авылларга чыгарга булдылар... Мирсәетне бүлдереп, шунда берәве ярага тоз сибеп куймасынмы. Хатын-кыз тавышы. Ратнер иде бугай. — Татарның коммунисты ни дә, коммунист булмаганы ни аның. Милләтчеләр инде... Елмаеп, шаяруга сылтап әйтелгән сүз түгел. Күз йөртеп чыкты Мирсәет, һәммәсе җитди вә тыныч. Малютин иптәш кенә, кәефе кырылып һәм Мирсәетне рәнҗетүче өчен уңайсызлык хисе кичереп, өстәлгә китереп суга. — Ратнер иптәш, кайда булуыгызны онытмасагыз иде. Чигәсенә чүкеч белән кундырдылармыни, калтыранып куйды Со- лтангалиев, җавапсыз кала алмады. - Кызганыч.—диде ул - Шундый сүзнең үзен большевик санаган кеше авызыннын чыгуы кызганыч Инде мин дә җавап бирергә тиешледер. Миңа сезнең арада утырырга оят бүген. Казан губерна комитетының киңәйтелгән президиумына кертергә бер татар большевигы таба алмагансыз! Казанмы бу. түгелме?!. Губкомның Татар бюросына шәһәрдә бер бүлмә таба алмагансыз, шулмы оят түгел?!. Ә тыңлап торсаң гаепне бик матур тагасыз, кайбер иптәшләрнең «милләтче» һәм «шовинист» дип кемнәрнедер гаепләп уңга-сулга селтәнгәнен уңайсызлык кичереп тыңладым мин. Иген игеп тамагыбызны туйдырган татар агае өчен уңайсыз булды миңа, бер караңгыдан икенче караңгыга кадәр бөкересен турайтмыйча станок артында торган рус эшчесе өчен уңайсыз... Алар һәммәсе «шовинист» һәм «милләтче» булгачтын, сез кем буласыз соң, Ратнер ханым?!. Телгә оста, сүз эзләп күршегә керә торган түгел, шундук җавап кайтарды, югалып калмады хатын: — Интернационалист булабыз! диде. Хатын-кызларга хас ник бер уңайсызлык кичерсен. Авыр булса да йотты Мирсәет. Хатын-кыз белән сүзгә килү ир-атны бизәми. Шуның өстенә. Үзәктән килгән вәкил дә бит әле ул. Аның тәкъдиме белән, президиум эш планы кабул итте. Җаваплы иптәшләр арасыннан шәһәрдәге һәр завод яисә фабрикага агитаторлар билгеләнде. Мобилизация игълан ителде. Дошман тылына яшерен агитаторлар җибәрергә карар кылынды. Иртәгесен Казанга хәрби комиссар Лев Троцкий килеп чыкты. Ул Мирсәет Солтангалиевне 2 нче армиянең Хәрби-революцион Советы әгъзасы итеп билгеләде. Кичен смена тәмамланып килгән мәлдә, Алафу- зов фабрикасы эшчеләре каршысында чыгыш ясады Мирсәет. Ялкынланып, ихлас күңелдән бирелеп сөйләде ул. Әгәр дә мәгәр Совет хөкүмәте җиңелүгә дучар була калса, гади эшче, рус һәм татар хезмәт ияләре өчен моның нинди зур бәлага китерү ихтималын искәрткәндә хәтта үзенең күзләренә кайнар яшь тулды. Шунда яшьле күзләрен җиң очы белән сөртә-сөртә эшчеләр арасыннан олы гәүдәле, өлкән яшьләрдәге, сакаллы бер агай килеп басты Мирсәетнең янәшәсенә. Рус эшчесе иде. - Улым,—диде ул, борынын тарта-тарта —Күптән елаганым юк иде. Ә син мине елаттың. Ышандырдың мине Инде шуны әйт син безгә, шул Колчакка каршы көрәшкә күтәрелерлек нык кешеләрегез тагы бар- мы? Булса, үзем беренче булып язылам Кызыл Армиягә Барыбыз да язылабыз, шулай бит. җәмәгать. Куллары тоташ сөялдән генә торган карт эшченен мөрәҗәгать итүе булды, шундук үзен кулга күтәреп алдылар. Урыс, татар һәм чуваш егетләре һәммәсе «Мин дә язылам-. «Мине дә языгыз», ди-ди кулларын күтәрде, алга омтылдылар. Шундый ук митинглар башка завод-фабрикаларда да узды Бер көн эчендә Кызыл Армиягә ун мен чамасы эшче язылды Казанда Тагы ике көннән Мирсәет Солтангалиев. Лев Троцкий белән бергә, Нократ елгасына төбәп, алгы сызыкка юл тоттылар Кызыл Армия. Мамадыш белән Малмыж арасында Нократның бирге ягында ныгытмалар корып, дошманны туктатырга хәзерләнә. Бу бәрелештә һөҗүм итеп килүче Колчак гаскәрләре туктатылмаган тәкъдирдә, вакыйгаларның алга таба ничек дәвам итәчәген һичкем әйтә алмый иде... Нократка барып җиткәч, Мамадыш каршындагы Тузанлы Тау түбәсенә менеп (хәзер бу тауны җирле урыс кешеләре Пузанка дип йөртә), 2 нче армиянең күзәтү урынында тукталды алар Троцкий чумышыннан хәрби булган диярсең, шундук дошманның һөҗүм итүе ихтимал булган юнәлешләрне төгәл ачыклап күрсәтте Чигенеп килүче гаскәрләргә кайдан һәм ни рәвешле елга аша кичү оештырып, акгвардиячеләрне ничек алдау яисә тозакка эләктерү юлларын билгеләргә кереште. Бу төбәккә гәүгс кабат килеп чыккан Хәрби комиссарның шул мәлдәге томанлаулары ни дәрәҗәдә нигезле булачагын әле вакыт күрсәтер, хәзергә белүче юк. Табигать шәп икән ич бу якларда, дип мөрәҗәгать итте ул Мирсәеткә, үзенең Нократ болыннарына соклануын яшерә алмыйча Карагыз әле. кара. Солтангалиев иптәш, мондый кин манзара кайда бар ул тагы. Бу төбәктә шундый тау һәм бу дәрәҗәдә гүзәл болыннар бардыр диеп уема да китерә алмаган булыр идем. Кавказын. Швецари- яләрек бер читтә торсын ә?' Әйе. дип баш какты Мирсәет Хәрби комиссарның шул рәвешле хискә бирелгән чагын гәү кабат күрүе иде әле аның Баксаң, аның да йөрәге бар, ул да шигъри җанлы кеше икән ләбаса Бу якларның табигате чынлап га матур ул. Лев Давидович Тик шул җирдә гомер кичерүчеләрнең күз алдындагы табигать белән хозурланыр арасы булганы юк. шунысы кызганыч Кинәт аңарта йөз белән борылды Троцкий Син үзең дә бу төбәктән түгелсеңдер ич. Мирсәет? Троцкийның анарга, беренче мәртәбә үз исеме белән мөрәҗәгать итүе иде. Юк. Лев Давидович Мин Уфаның ла аргы ятыннан Бу яклардан түгел. Хәер, тамырның кайдан башланганлыгын кем белә. Беләсеңме ни өчен сораган илем Әлегедәй иркен, бай табигать кочагында туган кешеләрнең күңеле дә юмарт һәм кешелекле була торгандыр Физик яктан да мәһабәт, нык булулары табигыйдыр Ә сез беләсез. Мамадыш ягында үскән бер пәһлеванны сез беләсез. Лев Давидович Җанланып китте Троцкий Нәкь сабый инде менә Кем ул? Кем? Хә I ерегсздәме. Зәки Вәлиди белән бер офицер кергән иде яныгызга9 Мәскәүдә Наркомвоенморда _ Хәтерләмиме сон' Троцкий барын да белә, барын да хәтерендә тота Бүген дә Кызыл Армиядә хезмәт итүче һәр командирның дип әйтерлек исемен, әтисе исемен күнслдән әйтеп бирә ала диләр анын хакында Ә-ә, теге мыеклы, таза егетме? дип эләктереп аллы Троцкий Кем әле. Алкинмы ’ Исеме дә сәер генә, гади генә үзенең Ильяс. шулай бит. ә?! Фрунзе иптәш мактап сөйли аның хакында. Хәзерлекле һәм кыю командир, диләр... Ул Мамадышта туганмы?... — Тууын белмим. Казанда булса кирәк. Әмма чыгышлары белән бу төбәктән. Ильяс Алкинның миңа сөйләгәне бар, ул Мамадыш өязендәге утарларда үскән. Димәк. Мамадыш суын эчкән... Елмаеп куйды Троцкий. - Димәк, без дә баһадирлар булып китмәгәек... Без дә Мамадыш суын эчтек биг. ә, Мирсәет?... Нәкъ шул мәлдә алар икәү генә басып торган күзәтү урынына Троцкийның ярдәмчсләреннән берәве ашыга-кабалана килеп җитте, һәм кәгазь кисәкләре сузды. Үзалдына бер кат күз йөртеп чыккачтын, Мирсәет тә ишетсен диптер инде, кычкырып укырга кереште Троцкий: — «Казандагы пехота командирлары курсын туктатырга вакыт» булса кирәк! Анда патша генералы Тальковский һәм Фирдәвес иптәшләр. Кызыл Армиягә кадрлар хәзерләү хәйләсе белән, милләтчелек коткысы таратып ята икән дигән хәбәрләр бар. Фронтка озатыгыз үзләрен. Сезгә мөрәҗәгать итүемне Ильич сорады. Стасова» Хәбәрне укып чыкты Хәрби комиссар һәм Мирсәеткә текәлде. — Бу сезнең Мөселман хәрби коллегиясе эше иде булса кирәк? Әйе,— диде, һәм. әйтер сүз таба алмый, телсез калып торды Солтангалиев. — Карарның проекты әзер. Кул куям. 'Сынаулы карашын Мирсәеттән алмый гына, түш кесәсеннән кызыл карандаш тартып алды Троцкий. — Нинди карар? — Ябу һәм барысын да фронтка җибәрү турында. — Ашыкмавыгызны үтенәм. Лев Давидович. Мөселманга һәм татар-башкортка караган бар нәрсәне тыю. ябу белән генә шөгыльләнәбез болай да. Командирлар курсы эшләргәэтиеш, ул гына да түгел. Әстерханда һәм Мәскәүдә яңа курслар ачарга җыенабыз. — Ә Стасовага ни диярбез?— дип, ирония катыш елмаеп куйды хәрби комиссар. Бу — бер. Икенчедән, патша генералы Тальковский кем була, «милләтче»ме?. — Стасова эше түгел бу. беләсез. Лев Давидович. Ә пехота курслары җитәкчесе генерал-майор Искәндәр Тальковский һәм политик комиссар Измаил Фирдәвескә килгәндә, шуны әйтә алам намуслы кешеләр... — Намуслы кешеләр, - дип, үзалдына кабатлап, уйланып торды Троцкий.— Намусны тотып карап булмый аны. Стасова артында кем торганлыгын сез яхшы беләсез!... — Беләм... Кол чакны тар-мар иткәч тә Ильичның үзе белән сөйләшеп аңлашырбыз. Кулындагы кәгазьләрне кире ярдәмчесенә сузды Троцкий. — Архивка. Ярдәмче китеп барды. Троцкий белән Солтангалиевкә иярләнгән атлар китерделәр. Бу хәвефле чорда Мамадышта төн куну урынлы булмас дигән нәтиҗәгә килеп, аларны шәһәрдән җиде-сигез чакырым- дагы татар авылы Түбән Ушмыга озаттылар. Ә иртәгесен, Троцкийның әмере белән. Мирсәет Солтангалиев Мал- мыж тирәсендә урнашкан 21 нче дивизиягә кызылармиячеләрнең рухын күтәрү өчен җибәрелә. Бу дивизия аеруча авыр хәлдә була ул көннәрдә. Ә Мамадышта Тузанлы Тау түбәсендә ныгытмалар корган Азин дивизиясе ышанычлы күренә иде. Троцкий белән иртәнге җиделәр тирәсендә Түбән Ушмы авылы башындагы зират читендә, салкын сулы чишмә суын эчкәннән соң. кул бирешеп саубуллаштылар. Мирсәет Солтангалиев Малмыжга юл тотты. Тагы нәкъ ун көннән Мәскәүгә Ленин һәм Сталин исеменә телеграф хәбәре салды ул: «Колчак Нократтан уза алмады. Казанны бирмәдек. Үзәк мөселман хәрби коллегиясе рәисе, 2 нче армиянең Хәрби-рево иоцион Советы әгъзасы Мирсәет Со.тгант а.тнев" Нәкъ шул ук сүзләр язылган тасма Троцкий исеменә дә юллана. Әмма Хәрби комиссар ул көннәрдә үзе дә Советларның язмышы хәл ителгән Көнчыгыш фронтта, Нократ-Чулман төбәгендә була әле Мәскәүгә. Фатыймасы янына август ахырларында гына әйләнеп кайта аллы Мирсәет. Фатыйма тиздән бәби табарга тиеш Әнисе, әле булса, үз рөхсәтеннән башка большевикка чыкканы өчен, кызын гафу итмәгән. Фатыйма йомышы төшкәндә үзе барын-кайтып йөрсә дә. әнисенең алар фатирына шул көнгәчә килгәне юк икән Көмәнле яшь хатынга энеләре-сеңелләре ярдәм иткән. Көнчыгыш фронттан җиңүче сыйфатында кайтып кергәндә Солтан- галиев, кайтканының икенче көнедә үк күңелендә җыелып, тупланып килгән борчуларын уртаклашу нияте белән Кремльгә. Ленинның үзе янына юл гогты Кабул итү бүлмәсендә утыручы иптәш, Солтангалиевкә. иң элек. Үзәк Комитет секретаре Стасовага мөрәҗәгать итеп карарга киңәш игте Шундый тәртип кертелгән. Ильичка керергә теләүчеләрнең күплегеннәндер, алар иң элек Стасова яисә Новгородцева белән очрашып, үзләренең асыл нияигәрен ачып салырга тиешле икән. Стасова үзе генә иде. Солтангалиевне ул байтактан белә, яхшы танышлар. Мирсәетнең, үз итеп, елмаеп биргән сәламенә, шундый ук җавагг ишетергә өметләнүе табигый иде. Әмма, ни хикмәт. Стасова керүчегә каш астыннан сөзеп каралы. Хәтта утырырга урын да тәкъдим итмәде. Креслосыннын кымшанмый гына салкын тавыш белән дәште ул аңарга. Ни кирәк. Солтангалиев иптәш? Мирсәет бу салкынлыкның сәбәбен аңламады, билгеле. Моны нигә юрарга да белмәде. Чөнки аның Көнчыгыш фронтны җигәкче-политик кадрлар һәм кызылармиячеләр белән тәэмин игүдәге зур эшчәнлеге Үзәктәге һәммә иптәшкә мәгълүм булырга тиеш иде. Ничә кат чолганышта калып, ничә мәртәбәләр үлемне җиңеп чыккан фронтовик, хәрби оешг ыручы, абруйлы дәүләт эшлеклесе дә бит әле ул!. Мирсәетнең үзенә лә коры, рәсми сөйләшүдән башка чара калмаган иде: Интәш Стасова. Владимир Ильич мине кабул итә аламы9 Юк' Кайчан, ни сәгатьтә, дип тә сорамыйча, әнә шул рәвешле кистереп үк куйды Үзәк Комитетның җаваплы хезмәткәре Монысы инде һичнинди кысаларга да сыймый торган нәрсә иде. Мирсәет дәшәр сүз танмады бүгән. кырт борылып, кирте чыгып китәргә иде исәбе Шунда сорый куйды Стасова: Нинди эш белән керергә җыенган идегез Владимир Ильич янына? Мин аның үзенә сөйләрмен Сөйләрсез... Әмма мин белергә тиеш. Ильич үзен яхшы хис итми соңгы араларда. Казанда татар батальонында чыккан бунт хакында доклад белән керәм. Ул моның белән үзе кызыксыну белдерде Башка мәсьәләләр дә бар... 4. «К У » № 5 44 Стасова йөзен чытып куйды хәтта. Атналар-айлар дәвамында Кремльдән чыкмый утырган ханым өчен вак, игътибарга лаек булмаган мәсьәләләр иде, күрәсең, болар Тагы шул бер балык башын чәйнәп йөрисез икән.— дип сукранды ул үзалдына. - Аңламадым?!. Ни дияргә теләвегез бу? Нигә кирәк булды ул милли хәрби берләшмәләр?!. Сезнең телегездә гел шул. Милли партия, милли республика һәм милли армия. Кайчан тук!ыйсыз шул милләтчелек авыруыннан, ә, иптәш Солтангалиев?!. Тәмам кызып, урыныннан сикереп торып чәпчергә тотынды Үзәк Комитет секретаре. Үзен тыныч тогарга омтылып, берни аңламаган атлы булып жавап кайтарды Мирсәет: — Милли армия нигә кирәк булды дисезме? Игътибар белән тыңлагыз, җавап бирәм: милли армия безгә башта ак чехларга каршы көрәшү өчен кирәк булды, ә соңгы арада Мәскәүгә ыжгырып килүче Колчакны туктату өчен. Сез утырган Кремльне дә сакладык берочтан. Ишетмәгән булсагыз, игътибарга алуыгызы үтенәм. иптәш Стасова, Колчакны туктаткан Көнчыгыш фронтның нәкъ яртысы татар-башкорт сугышчылары иде! Фактлар Үзәк Комитет секретарен тынычландыра төште Кире барын урынына утырды ул. Әмма Мирсәеткә урын тәкъдим итмәде. Шулай да. иптәш Солтангалиев. сез милли мәсьәлә белән артык мавыгасыз кебек. Үзегез дә белешмичә милләтчелек упкынына тәгәрисез... - Эшем шул. Мин Милләтләр эше халык комиссариатында эшлим. Ә менә «упкынга тәгәрәү» дигән сүзегезне аңламадым Каян алдыгыз аны?.. Төбәп бирелгән сорауга җавапсыз кала алмады Стасова. Хатын- кызларга гына хас чарасыз кабалану биләп алды аны. Бу минем үз фикерем. диде ул. як-ягына каранып.— һәм ул башка кайбер иптәшләрнең бәясе белән тәңгәл килә. Мисал өчен? Иптәш Ялымовны алыйк, мәсәлән. Ул да чыгышы белән азчылык вәкиле. Әмма, сездән аермалы буларак, ул чын интернационалист. Аның өчен, гомумән, юк ул милли мәсьәлә Алай икән. - дип сузып куйды Мирсәет үзалдына. Соңгы арада әллә каян гына мәйданга чыгып, кыска вакыт эчендә шактый ук күтәрелгән Көнчыгыш халыклары коммунистик оешмасында Үзәк бюро рәисе урынбасары дәрәҗәсенә ирешкән бу иптәш яхшы таныш иде аңарга. Ялымовның бөтен карьерасы милли мәсьәләләрне инкарь итүгә нигезләнгән. Үзен «интернационалист» санаган милләтсез. денсез адәмнәр дә бар шул. Булганнар һәм булырлар да. Гомер итүләре дә каршылыксыз, җиңел була аларның. Ил. халык язмышы хәл ителгән олы вакыйга, җитди бәхәсләрдән һәрчак читтә торырлар, әмма аның каравы дан-дәрәҗә бүлешкәндә өлгерләр Тик барыбер, кагыйдә буларак, матур төгәлләнми торган була андый язмыш Телсез-денсез яшәп, шул яшәүне язмыш диеп атап булса әгәр’’! Мирсәет өчен шундук бары да аңлашылды. Владимир Ильичка язылган хатының ни өчен җавапсыз калуы да аңлашылды, һәм үзенә һәрчак хәерхаһ булган Стасованың ни сәбәпле аны күргәч тә кара көюе аңлашылды. Чөнки Ялымовның Мөселман хәрби коллегиясен бетерү юнәлешендәге эшләре дә. милли автономия мәсьәләсенә тискәре карашта булуы, мөселманнар арасындагы контрреволюциягә каршы көрәш максатыннан төзелгән гадәттән тыш комиссияне тиз генә таратып ташлавы — һәммәсе мәгълүм иде Солтангалиевкә. Мирсәетнең тәкъдиме белән Ялымов бераздан Төркестанга эшкә җибәрелә. Аның кандидатурасын Сталинга тәкъдим итеп, болай ди Солтангалиев: Барсын, милли мәсьәләнең ни икәнлеген үз күзләре белән күреп кайтсын Большевикка һәммәсен белеп тору кирәк Мирсәетне ярты сүздән аңларга күнегеп килгән Сталин, серле генә елмаеп ала шунда. Хәйләкәр син. иптәш Солтангалиев. Хәйләкәр... Әмма үзе тәкъдимне кире какмый. Төркестанда Ялымовның нинди эшләр майтаруы тарих сәхифәләрендә мәгълүм түгел. Ни генә булмасын, «милли мәсьәлә»нең барлыгын һәм җитдилеген үз җилкәсендә татыган, аңлагандыр ул. Чөнки соңрак, партиядә «чистартулар» барган бер чорда, аңарга да «буржуаз милләтче» ярлыгы тагыла. Ул елларда язмыш кемне генә һәм кай тарафларга гына китереп ташламаган... Гражданнар сугышы белән бүлгәләнгән, җелеге суырылган Советлар Россиясе 1919 ел көзенең соңгы көннәрен вакларга керешкән иде. Көнчыгыш фронттан. Оренбург һәм Уфа тарафларын чираттагы мәртәбә әйләнеп кайтуына Мирсәетне Мәскәүдә куанычлы хәбәр көтә икән Фатыйма аңа кыз бала алып кайгкан. Табигый ки. Фатыйма әниләре янына күчәргә мәҗбүр булган. Мирсәет ишектән килеп кергәнче үк бала елаган аваз ишетте Ни хикмәт, әбисе дә аны беренче мәртәбә үз итеп, җылы каршылады. Үпкә-рән- жүләре. әби булу шатлыгыннан, онытылган. Кияүне ишектән кермәс борын ук табын түренә чакырдылар. Ә кулына ак биләүгә төрелгән кызыл борынлы бәби тоттырдылар. Әнә, әгиен кайткан, кызым, диде, өйдәге татулыкка һәммәсеннән дә болайрак куанган Фатыйма. Ул тал чыбыгы сыман сылуланып калган, күзләре зур. бит урталары алсуланып тора тагы да матураеп киткән. Мирсәетнең дә авыз колакта. Тик кулындагы орчык сыман бала белән генә ни эшләргә белми, үчти-үчти итәр иде. бигрәк бәләкәй, кул арасыннан төшеп китәр төсле. Кайчан ran тын, күптәнме? дип сорады ул. ниһаять. Инде унбишенче кон белән барабыз, диде Фатыйма, күзләрендә. ирен очларында балкыган шатлыгын уртаклашкан сыман Алай бик дәү булгач, исеме дә бардыр инде бу кызчыкның? И-и Мирсәег. дип. елмайды, килеп иренен җилкәсенә башын куеп сырпаланып горды Фатыйма Әтисеннән сорамыйча кызга исем кушалар димени инде Мирсәетнең күптән уйлап йөргән исеме һәммәсенә ошады, кызга Гөлнар диеп исем куштылар. Гөлнар уг чәчәге дигән сүз. Утлы елларда туган чәчәк ләбаса Шул бәхеттән башы күккә тиеп йөргән көннәрендә Ленинның кабул игү бүлмәсенә чакырттылар үзен Солтангалиевнең Ильич белән күре- шеп-сөйләпгергә атлыгып яшәгән көннәре иде. Канатланып, ашкынып барды ул юлбашчы янына. Кабул игү бүлмәсендә тоткарланмады диярлек. Ильичның телефоннан сөйләшеп бетергәнен генә көтте. Юлбашчы, гадәтенчә, ишек катына диярлек килен каршы алды аны Йомшак күн креслодан урын тәкъдим итте Йә. иптәш Солтангалиев. сөйләшик, диде Ленин, әңгәмәдәшенә дикъкать белән карап Мин үзем дә күптән күрергә тели илем сезне, вакыт кына җитми торды Мөселманнар арасыннан бердәнбер күренекле революционер, җәмәгать эшлеклесе бит сез хәзер. Алай ук булмаса да. дип. үзалдына итагатьлелек күрсәтергә керешкән Мирсәетне, ярты сүзлән өзде юлбашчы. — Уңнан да ишетәм сезнең хакта, сулдан да ишетәм һәм әйтергә кирәк, төрлечә сөйлиләр . - Дәртләнеп, ашкынып сөйли иде ул. үзен бүлдерергә, бер-бер сүз белән кысылып алыр1а җай калдырмый сөйли:— Димәк, сез мөстәкыйль фикер йөртәсез, мөстәкыйль карарлар кабул итәргә сәләтле дигән сүз бу. Гаҗәпләнер урын юк моңа, шәхес буларак күзгә ташланмаган кеше турында сөйләмиләр. Ул да түгел, фикерендә кискен сикереш ясап, сорап куйды Ильич: Якубов иптәш белән ни булды?.. Казандагы ул восстаниене китереп чыгарган сәбәпләрне ачыклый алдыгызмы? Восстаниенең төп сәбәбе урындагы иптәшләрнең милли гаскәри берләшмәләр төзүгә тискәре мөнәсәбәтеннән килә. Владимир Ильич. Фронтка китәргә тиешле кызылармиячеләрне башта атналар буе ач тотканнар. Аннан, сезне ач тотучы үзегезнең политик бүлек мөдире Камил Якубов иптәш, дип суз җибәргәннәр. Нәтиҗәсен беләсез. Камил Якубов бер гаепсезгә шәһит китте Безнең милли кадрлар әнә шундый шартларда эшли һәм дөньядан китә! Вахитовның үлеме дә бик серле иде... Кулларына таянган килеш, күзен кыса төшеп тыңлап утырган Ленин кинәт җанланып китте. Ә бәлки, ул мөселман хәрби частьларын тарату кирәктер? — Тарату җиңел эш. Владимир Ильич. Тик ул көчләрне яңадан җыеп алып булырмы соң? Ак чехларга каршы көрәшкәндә кирәк идегез. Колчакны туктатканда ярап тордыгыз, инде хәзер таралыгыз, дияргәме? Юк. алай уйнау ярамас ир-егетләр белән. Советларга булган ышанычны югалтмау зарур бүген. Гомумән, милли мәсьәләгә мөнәсәбәттә, сүздә — бер. эштә икенче булулардан арынырга кирәк безгә. Кызыл Армиягә язылган ул ир-егетләр патша колы түгел. Алар азат гражданнар бүген. Ә болар революция казанышы. Димәк. Советларга булган ышанычка куркыныч янамай . Шулай фикер йөртүдә логика бармы, иптәш Солтангалиев?... — Бар. Әмма татар-башкорт халкын, шәхси азатлыктан бигрәк, милли азатлыкка булган омтылыш Советларны яклап кулга корал алырга этәрде. Хикмәт әнә шунда. Владимир Ильич! Кызганычка каршы, күпләр моны күрми. Яисә күрмәгәнгә, аңламаганга сабыша. Мөселман хәрбиләренең Колчакка каршы көрәштә күрсәткән батырлыклары ул турыдан-туры милли азатлык вәгъдә иткән Татар-Башкорт республикасы игълан ителүе нәтиҗәсе булды. Кызык Әнә ничек -дип. үзалдына уйланып утырды Ильич. Ул үзе сөйләргә атлыгып тормый. Солтаигалиевпсң фикер йөртүен тыңларга әзер иле. Әмма берничә сүздән гыйбарәт сораулары белән. Мирсәетне эчкерсез сөйләшүгә Э1әрә юра үзе. Ә ул Татар-Башкорт республикасын тормышка ашар хыял дип санамыйсызмы'’ Башка кеше әйтсә бер хәл. әмма Ленинның үзеннән мондый сорау көтмәгән иде Мирсәет. Җавабы да. шуңарга, шакгый ук кинаяле булды: Советлар иленең мәртәбәле җитәкчеләре кул куйган Декрет хыял буларак кабул ителмәде. Владимир Ильич. Аны гамәлгә ашыру бүген көн тәртибендә тора. Уфада булсын. Казанда булсын ул хакта һәркем кызыксына. . Ә менә Зәки Вәлиди иптәш башкача уйлый Аның ничек уйлаганы миңа да мәгълүм Ул Кече Башкортстан мәнфәгатьләрен кайгырта, ә Taiap-Башкорт республикасы төзелүгә каршы түгел. Минем башта тагы да кызыклырак проект бар әле тагы. Иртәме-соңмы, вакыйгалар безне шул юнәлешкә этәрмәгәе дим. Йә-йә. ул нинди проект тагы’ дип. кызыксыну белдерде Ленин. Без әлегәчә татар һәм башкорт халыклары турында сөйчәшәбез Ә бит аларга терәлеп ук торган Төркестан да бар әле.’Анда казакъ, үзбәк, таҗик, кара-кыргыз һәм каракалпак халыклары яши Бәлки бүген үк аерым автономияләр тәшкил итә алмаса да. иртәме-соңмы, алар да милли үзбилгеләнү турында уйга биреләчәк, һә.м. табигый рәвештә, бер дин гот учы тугандаш төрки республикалар каршында федерация буларакмы. конфедерация буларакмы, берләшү ихтыяҗы тууы ихтимал Монардам курку ярамас, киресенчә, шу на әзер торырга кирәк Ә монардам ни максат?.. Максат шул, Владимир Ильич, милли-азатлык хәрәкәтләренә уңайлы шартлар булдыру Советлар Россиясенең дөньякүләм абруен күтәрәчәк Көнчыгышта - Төркия. Әфганстан һәм Иран кебек мөселман илләрендә генә түгел, колониаль изелүдә булган һәммә дәүләтләрдә — һиндстанда. Кытайда һәм ерак Африка вә Латин Америкасы илләрендә социализм идеяләренә омтылыш вә ышаныч тудырачак Сезнең белән сөйләшү кызыклы икән, иптәш Солтангалиев,- дип, әлегәчә ияген учлап утырган кулларын маңгаена күчерде Ленин - һәм ул хыяллар тормышка да ашмаслык түгел, бер уйласаң. Тик менә сорау гуа кадрлар... Ул кадәр көч һәм кадрларны каян табарга сон?! Кадерләрен белү кирәк, кадрлар бар' Ленин, Мирсәет сөйләгәннәр белән мавыгып, үзалдына фикер йөртүен дәвам итә иде Кадрлар да табылыр иде, дисен. Тик тагы бер жигди нәрсәне хәтердән чыгармыйк әле без. Сез искә алган Көнчыгыш илләрендә пролетариат юк. Ә революциянең гөп хәрәкәтләндерүче көче кем'’ Пролетариат' һәм сыйнфый көрәш! Каршы төшәргә рөхсәт игегсз. Владимир Ильич Сыйнфый көрәшкә караганда, колониаль илләр өчен милли-азатлыкка омтылу хәрәкәте күпкә әһәмиятлерәк, һәм бу омтылышка дөрес юнәлеш биргәндә, ул үз юлындагы теләсә нинди каршылыкларны да алып ташларга сәләтле. Бәлки, безгә «сыйнфый көрәш» теориясе белән үзебезне чикләмәү хәерлерәк гер’’! Бу уңайдан Ильич үзенең фикерен ачык кына әйтеп бетермәде. Тулы бер согагькэ сузылган бу сөйләшү әле тагы дәвам иткән булыр иде. Ленинның да сораулары калгандыр. Мирсәетнең исә киңәшәсе мәсьәләләре гаг ы да күбрәк иде Тик шулвакыт сәгать унга билгеләнгән киңәшмә г урында Ильичның хәтеренә төшерделәр Якын-тирәдә, янә бер ара табып, очрашырга вәгъдәләшеп аерылышты алар. Эш бүлмәсенә кайтса, үзен көтеп утыручылар арасында шәриктәшс. инде хәзер танылган шагыйрь булып җитешкән Сәгыйть Сүнчәләйне күрен хәйран калды. Менә бу очрашу. Нинди язмышлар китереп ташлады үзеңне' дип. кочагына аллы аны Мирсәет Озаклап сөйләштеләр, хәл-әхвәл белештеләр. Ә аерылыр алдыннан Сүнчәләй аңардан үзенең шигырьләрен русчага тәрҗемә итеп бер-бер үзәк басмаханәдә нәшер игүдә ярдәм кылуын үтенде Вакыты булгач та булышырга вәгъдә бирде Мирсәет. Инде ишек катына җиткәннәр иде Шулчак Мирсәетнең хәтеренә Сталинның бер үтенече килеп төште Карале. Сәгыйгь дус, диде ул. Төркиягө барын, дөнья күреп кайтасыңмы әллә’! Тәкъдим кызык тоелды. Дөггья күрмәгән татар шагыйре андый тәкъдимнән баш таргамы соң! Хәтер мин сине ипгәш Сталин белән очрашгырам. дип. шундук телефон төребкәсенә үрелде Солтангалиев Ул миннән төрекчә яхшы белгән ышанычлы кеше табуымны үтенгән иле Төркиядә консуллыкта ипләү өчен булса кирәк Төрекчәсен сукалармын анысы,—дип, икеләнә калды Сөнчә- ләй. Ә менә Сталин янына керү булмый ул миннән. Шул арада, сабыйлыгы чыгып бетмәгән яшүсмер сыман, ялт кына кире ишек катына үтеп, Сүнчәләйнең аркасыннан кагып куйды Солтан- галиев. — Иптәш Сталин сине көтә. Кара аны. төрек кызларына миннән сәлам әйтергә онытма... Тәкъдимнең нинди җитди һәм җаваплы булуын әле яңа чамалап алган Сәгыйть Сүнчәләйне Сталин кабинеты янына өстерәп диярлек алып барды ул һәм, ишеген ачкач, аркасыннан этеп кертеп җибәрде. Ике ай. ай ярым вакыттан Мирсәетнең өй адресына яңа 1920 нче ел белән котлап җибәрелгән чәчәкле-чуклы төрек открыткасы килде. Сәгыйть Сүнчәләйдән. Әмма ул бәйрәм котлавын алганга кадәр әле Көнчыгыш халыклары коммунистик оешмаларының 2 нче Бөтенроссия Корылтае узасы бар. Анда инде ел ярым чамасы вакыт элек игълан ителгән Татар-Башкорт республикасы язмышы хәл ителергә тиеш була. Әлбәттә, әлеге Корылтайны оештыручы югары җитәкчелек—Ленин, Сталин һәм башкалар өчен бу күптәннән хәл ителгән мәсьәлә. Тик сәяси максатлардан чыгып, ашыгычлык белән игълан ителгән Декрет белән нишләргә?! Солтангали- ев тирәсенә тупланган зур төркем, Казан. Уфа һәм Мәскәү коммунистлары аны чын-чынлап тормышка ашыру нияте белән йөриләр. Халыкның үз ихтыярына куйсаң, шулай ук ни белән бетәсен әйтеп булмый. Әнә ич. татар-башкорт кына түгел, чуваш һәм мари вәкилләре дә шул республиканы яклап тавыш бирә икән. Бердәнбер юл кала. Үзәк фикерен аяк астына салып таптамастай иптәшләрне күбрәк җәлеп итеп. Корылтай уздырырга һәм аны да Казанда яисә Уфада түгел. Мәскәүдә дә түгел, ерак тарак, әйтик. Питерда уздырырга дигән ният була. Шулай да Корылтай Мәскәүдә уза. Ноябрь ахырында ачылган әлеге Корылтайга илнең төрле төбәкләреннән «ышанычлы» вәкилләр җыела. Төп докладны Мирсәет Солтанга лиев ясый. Кырык биш минут чамасы сузылган чыгышында ул әлеге мәсьәләнең бөтен тарихын, каршылыкларын, сәяси вә икътисади әһәмиятен күздән кичереп чыга, һәм сүзен йомгакларга җыенганда ачыктан-ачык сорау куя: «Ни өчен соң әле Татар-Башкорт республикасы төзергә кирәк булды? Зәки Вәлиди тәкъдим иткәнчә. Башкорт республикасын үзаеры, татарныкын үзаеры гына оештырганда гаделрәк килеп чыкмыймы? Әмма Зәки Вәлиди дә, бу тәкъдимне күтәреп алган башка җаваплы иптәшләр дә бик яхшы аңлый дип беләм мин Монардан җүнлебашлы нәтиҗә чыкмаячак. Чөнки уйлап карагыз: татар республикасы оештырыла икән, аны кайда оештырырга? Әлбәттә, татарлар юрган җирдә диярсез. Әмма безгә яхшы мәгълүм, бары тик татарлар яши торган өязләр Казан губернасында ике-өч булса, Уфа губернасында берәү. Шуңардан чыгып хәл итсәк, автономияле Кече Башкорютан килеп чыгар һәм автономияле Татар республикасы. Ә шул ике кече автономия арасында халкы тоташтан татар яисә башкорт булган зур-зур киңлекләр торып калачак. Нәтиҗә нидән гыйбарәт була шулай иткәч? Татар белән башкорт халкы арасында мәңге хәл ителмәслек чияләнгән төен торып кала. Моның киләчәктә ңке тугандаш халык арасында бик күп низаглар китереп чыгаруы ихтимал. Чөнки ул җирләргә алар икесе дә мәңге омтылып, тартылып яшәячәк, һәм һәр икесенең шуңа хокуклары да бар Әниләренең күкрәкләрен бүлешә алмый бер-беренең йөзен тырнаган игезәк сабыйлар хәлендә торып калачак дим. » Солтангалиевнең «Яшәсен Татар-Башкорт республикасы!» дигән лозунг белән тәмамланган чыгышы көчле алкышлар белән каршы алына. Икенче докладны Микъдат Борындыков ясый. Ул да Татар-Башкорт республикасы ягында Өченче докладчы Сәхипгәрәй Сәетгалиев. Ул әнә шундый' Кай арада сәламәтләнеп аякка баскан да. кай арада шул дәрәжәгә ирешкән Мирсәеткә, әле Корылтайга килгәнче үк. Сәетгалиевнең соңгы арада гына Сталин янында булып чыгуы турында хәбәр иткәннәр иде Шуның өстенә, аның Корылтайга китәр алдыннан Уфада Зәки Вәлиди белән очрашып, анарга ТатарБашкорт республикасына каршы чыгарга вәгьдә иткәнлеге дә мәгълүм. Сәетгалиев, чынлап та интернационализм турындагы ялтыравык лозунгларга таянып, гомумән, теләсә нинди милли республикаларга да кискен каршы сүз сөйли Әмма шунысы гажәп, тавыш бирүгә килеп терәлгәч, башкаларга ияреп, ул да ТатарБашкорт республикасын яклап кул күтәрә. Корылтай 1919 елның 3 декабрендә күпчелек тавыш белән «Совнаркомның Татар-Башкорт республикасы төзү турындагы декретын тормышка ашырырга» дигән карар кабул итә Анда Кече Башкортстанның да мөстәкыйльлеге гарантияләнә Татар-Башкорт Совет социалистик республикасына керү-кермәү анын үз халкы ихтыярына бирелә Әмма, имәндә икән чикләвек, диярсең. Нәкъ менә татар һәм башкорт халыкларына бернинди мөнәсәбәте булмаган бер геркем деле! ат. Корылтайның карары белән килешмичә, аны ташлап чыга BY К opian- нарында эшләүче В Лукашевич. А Микоян. II Нариманов (эзербайжан- лы), Гайдарханов (Төньяк Кавказлап) һәм гөркееганлы X Ибраһимов- лардан гыйбарәт була бу төркем Бигрәк тә Көнчыгыш вәкилләренә һич мөнәсәбәте булмаган Лука- шевичпың монда үзен хуҗадай хис итүе, кирәкле-кирәксезгә гыкшынуы канәгатьсезлек тудыра Гадәтенчә, кайнарланып чыгыш ясаган Измаил Фирдәвес, мавыгып китеп, аны хәтта «Корылтайның бушлай кушымтасы» дип тә рәнҗетә яза. Лукашевичнын Үзәк Бюрога кандидат итеп күрсәтелүе гайре табигый була, әлбәттә. Лукашсвичны үткәрмиләр. Әмма ул ОГПУ органнарында Көнчыгыш районнар белән эшләү дәверендә, шул чакта каршы тавыш бирүчеләргә һәм. әлбәттә, Фирдәвескә үзенең кем булуын бер генә мәртәбә искә төшермәс әле Аларның Үзәк Комитетка язып биргән дәгъва кәгазендә Мирсәет СоЛтангалиев Корылтай делегатларына басым ясауда гаепләнә Башка дәлилләр табылмый Әмма 1919 елнын 13 декабрендә РКП(б) Үзәк Комите!ы Политбюросының Ленин җитәкчелегендә үткән утырышы түбәндәге карарны кабул итә. «Канчыгыш ха зык лары коммунистик оешма зарының Ботенроссия съезды делегатларының байпшк о ипие. шу 1 исәптән Башкортстан коммунистлары каршы булуы сәбәпле. Татар-Башкорт республикасын булдырмаска һәм Ми t ют tap эше халык комиссариатының 191# елның 22 мартында Татар-Башкорт республикасы турында кабул иткән декретын кире кагарга Партия әгъзаларына алга таба Татар-Башкорт республикасын яклап агитация алып бармаска тәкъдим итәргә Татар республикасы хакындагы мәсьәләне башка вакытта карарга Әлбәттә татар ком мунистларыннан шул хакта гариза килгән очракта гына карарга Үзәк Комитет секретаре эчен Елена Стасова» һәм шуның белән вәссәлам. Теге, кем әй!мешли. япен бепе. кодагый! Тарихка тагы бер тамга салынды Политбюроның Татар-Башкорт республикасы язмышына нокта куйган утырышы һәм аның нәтиҗәләре хакында Көнчыгыш фронтка китеп барган Солтангалиев юлда. Самарага килеп төшкәч кенә ишетә. Шундук Сталин белән турыдан-туры элемтәгә керә ул. Үзенең соңгы дәрәҗәдә ачынуын белгертә. Җаваплылыкны үз өстенә алмый Сталин, Ленинга һәм Политбюро утырышында чыгыш ясаган иптәшләргә аудара. Шулай ук Самарада булган Троцкийдан рөхсәт алып, кире Мәскә- үгә әйләнеп кайтырга мәҗбүр Мирсәет. Әмма Ленин янына үтеп керә алмый, әлеге дә баягы Елена Стасова ишеккә аркылы баса, каршы төшә. Соңгы чара кала: хат язу. һәм. Лев Троцкийның Мәскәүдәге элем- тәчеләреннән файдаланып, хатны шул көндә үк Ильичның үз кулына тапшырттыру. Өстәл янына утырды. Каршысында Политбюро утырышының стенограммасы. Ак кәгазь һәм каләм: «РКП(б) Үк Политбюросына. ип.Ленинга. РКП(б) Үк Политбюросының шушы елның 13 декабрендә үткән утырышында Татар-Башкорт республикасының дошманнары Эльцин һәм Исрафилбәков сөйләгән уйдырмаларга фактик төзәтмәләр. Ип. Б. Эльцин. башкортлар тулысынча Татар-Башкорт республикасына каршы. дип күрсәткән, һәм шунда чуваш һәм марилар да каршы диелгән. Бу дөреслеккә туры килми. 1. а) Уфа. Пермь һәм Самара губерналарында яшәүче. автономияле Башкортстанга кермәгән башкортлар Татар-Башкорт республикасы яклы, б) Автономияле Башкортстанның да ярлы-ябагайлары Татар-Башкорт республикасына кушылуны хуп күрә, в) Петроград фронтындагы Башкорт дивизиясе һәм Башкорт бригадасы тулысынча Көнчыгыш коммунистлары корылтае резолюцияләрен яклап чыктылар. 2. Чуваш, мари (чирмешләр) һәм керәшен татарлары, үзләренең җаваплы партия эшлеклеләре йөзендә. Татар-Башкорт республикасы ягында. Үзәк бюрода шуны раслый торган официаль мәгълүматлар бар. Ип. Исрафилбәков (Татар-Башкорт мәсьәләсенә һичнинди мөнәсәбәте булмаган очраклы Кавказ эмигранты) әйткән, имеш: 1. Корылтайда доклад ясаучылар, әгәр Татар-Башкорт республикасы мәсьәләсе үтмәсә. Татар-Башкорт хәрби көчләре (фронтны ташлап китәчәк, дип куркытканнар. 2. Корылтайда катнашучыларның күпчелеге элгәреге сул эсерлар һәм яшь коммунистлардан гыйбарәт булган. 3. Докладчыларның да берсе сул эсерлардан. 4. Тавыш бирүдә битарафлык күрсәтүчеләр һәммәсе Татар-Башкорт республикасына каршы булган. Хакыйкатьтә болар һәммәсе яла һәм ялган. 1. Татар-Башкорт хәрбиләрен фронттан чыгару турында суз чыгаручы да булмады. Киресенчә. Үзәк мөселман хәрби коллегиясе вәкилләре "акгвардиячеләрне тар-мар иткәнгә кадәр аяусыз көрәшергә» дигән лозунг игълан итте. 2. Элек сул эсер булган Татар-Башкортлар Корылтайда ни рәвешле күпләп катнаша алсын икән?! Мәгълүм ич. РКП(б) ҮКның карары белән партия стажы 1919 нчы елга кадәрге иптәшләр генә делегат булып сайлана алды. Ә Татар- Башкорт сул эсерлары, мәгълүм булганча, коммунистлар партиясенә агымдагы елның февраль-март айларында гына күчте. Корылтайда катнашса да. күп дигәндә. кайчандыр сул эсер булган оч-дүрт иптәш катнашкандыр. Алары да активлык күрсәтмәде. J. Доклад ясаган Солтангалиев. Борындыков һәм Сәетгалиев ләрның оерсе дә һәм һичкайчан сул эсер булмады Солтанга лиев белән Сәетгалиев исә РКП(б)га Октябрь революциясенә кадәр кергәч. 4 Битараф калучылар 14 кеше иде Шулардан «Гуммәт» фиркасе әгъзасы Әфәндиев Корылтайда Татар-Башкорт республикасын яклап чыгыш ясады Кече Башкортстан вәкилләре алдан ук тавыш бирүдә катнашмаска килешеп килгәннәр иде А ларның берсе дә Татар-Башкорт республикасына каршы сөйләмәде. киресенчә. моны якладылар. Корылтай рәисе һәм Көнчыгыш халыклары коммунистик оешмалары Үзәк бюросының Вакытлы рәисе М. Солтангалиев» Әлеге хат, әлбәттә, язылган көнендә үк Владимир Ильичка барып ирешә. Юлбашчының аны дикъкать белән укыган булуы да хакыйкать. Кызыл һәм зәңгәр карандашлар белән сызылган юллар һәм бихисап тамгалар шул хакта сөйли. Әмма бу мәсьәлә уңаеннан язылган әлеге хат кына түгел, дистәлә- гән-йөзләгән күп кенә башка документлар да җавапсыз кала. Политбюроның 13 декабрьдә кабул ителгән карарына каршы чыгуда, мәсьәләгә кире әйләнеп кайтуны таләп итүдә Солтангалиев берьялгызы булмый Мисал өчен. Мидхәт Борындыков белән Измаиль Фирдәвес Үзәк Комитетка кереп, партия билетларын өстәлгә ташлау белән дә янап карыйлар. Мәскәүне алай гына куркытып буламы сон?! Мәскәү күз яшьләренә ышанмый ул. Татарстан автономиясе игълан ителү үзеннән-үзе һәм җиңел генә булган, диючеләр нык ялгыша. Татар халкы элек-электән яшәп гомер иткән мәйданнарның өчтән бер өлешен милли республика .тип ганы iу да әйтеп бетергесез зур, тавык та чүпләп бетерә алмаслык күп каршылыкларга дучар изелә. Мирсәет Сол тангалиев җилкәсенә төшә йөкнең авыры Сәетгалиев, Борындыков, Фирдәвес. Борһан Шәрәф һәм Шамил Усманов кебек дистәләгән җәмәгать эшлеклеләре баш күз эрми эшли, гөрле ыгы-зыгы, ясалма киртәләр чоңгылына кереп чума. Әле шул чорда, ягъни 1920 елның март-апрель айларында ук. Сол- тангалиевнең Татарстан республикасын оештыру мәсьәләләре әйләнәсендә барган бәхәсләрдә кайбер җитәкчеләр белән җитди конфликтка керүе мәгълүм була. Хәтта аны эшеннән алалар икән, Солтангалиевне үтергәннәр икән, дигән төрле имеш-мимешләр тарала Казанда 21 апрель көнне Шамил Усманов Мәскәүгә Сәхипгәрәй Сәетгалиев исеменә телеграмма сугарта мәҗбүр була «Монда Сезнең һәм Солтангалиевнең кулга алынуы зурында гайбәт таратыла. Татарстан җөмһүриятенең хәле турында бернинди дә хәбәр булмавы бу гайбәтнең көчәюенә китерә, деморализацияли. Мондый хәбәрләрнең провокация икәнлеген раслаучы телеграмма җибәрүегез сорала». һәр җөмләсе, һәр сүзе һәм тыныш билгесенә кадәр авыр бәхәсләрдә туган декрет, ниһаять, игълан ителә. Татарстан автономиясе гөзү турын дагы бу тарихи документ 1920 елның 27 маенда В Ленин. М Калинин һәм А Енукидзе Зарафыннан имзалана Җәйте челлә вакытында Мәскәүдә сулыш алырга да авырлашып киткән бер ара була. 1920 ел бу җәһәттән аеруча хәтергә уелып калырлык Кояш аяусыз кыздыра. Янгыр тамчысы төшмәгәнгә атналар, айлар тулды. Яфраклар вакытсыз саргаеп көйде. Ник бер җил исеп куйсын икән дә, җанга, табигатькә иркенләп сулыш алырлык бер халәт гусын икән... ундый көндә иртәдән-кичкәчә дүрт стена эчендә кабинет саклап утырырга мәҗбүр Солтангалиев. Ул җәйдә, ни сәбәпледер. Сталин шактый озакка югалып тора Мәскәүдән Украинада Троцкийга каршы оештырылган фетнәне оештыручы Сталин булган икән, дип. имеш-мимеш- ләр дә сөйләделәр. Янәсе, шуның өчен. Кавказга сөргенгә сөрелгән икән. Юк сүз, әлбәттә. Ә аның урынбасары булган Каменский авырып киткән. Шул сәбәпле, Милләтләр эше халык комиссариатында Мирсәет, вакытлыча, Сталинны алыштырып торырга мәҗбУр була. Соңгы арада Төркиянең күренекле әдәби һәм гыйлем иясе Зыя Гөкальп белән хат алыша башлаган иде ул. Йосыф Акчура биргән аның адресын. Беренче хатны укыгач та. гаять кызыклы һәм бай рухлы кеше буларак җәлеп итте аны Гөкальп. Әле менә бүген иртән генә чираттагы хатын алды аның, шуңа җавап сырлап утыруы. Әмма кәеф яклары барыбер әллә ни шәптән түгел. Ишек шакыдылар. — Мирсәет Хәйдәргалиевич. сезне битләрен сакал-мыек баскан ниндидер сәер бер иптәш сорый,— диде секретарь кыз. Мосафир булса кирәк. Үзенең кем булуын әйтми. Нәрсә диим?... Керсен. Ишектән керүчене танып, хәйран калды Солтангалиев. Зәки Вәлиди иде бу. — Сталин юк икән. Синең янда утырып чыгыйм бераз, дип, кергән шәпкә түргә узды Вәлиди. Үпкә белдерер, чытык чырай күрсәтер сәбәпләре байтак булса да, сиздермәде, йөзенә чыгармады Мирсәет. Мөмкин кадәр итагатьлерәк булырга омтылып, ике кулын сузып сәлам алды, урын тәкъдим итте. — Әйдүк, рәхим игегез. Зәки әфәнде! Соңгы араларда нишләптер сирәкләдегез. — Сирәкләү генә түгел, габанны ялтыратыр вакыт җитте,— диде ул, ишектән килеп кергәндәге кырыслыгын югалтмыйча. Йә, Зәки әфәнде, мондый челләдә ни язмышлар юлга чыгарга мәҗбүр итте үзегезне? Сөйләгез, бәлки мин ярдәм итә алырмын. Өметләнмим. Әмма ике-өч авыз сүз алмашып алырга була. Өстәл артындагы урынына кереп тормады Мирсәет, Вәлидинең кар- шысына ук килеп утырды. _ Сезнең белән. Зәки әфәнде, сөйләшәсе сүзләр байтак. Кайсыннан башлыйк икән соң? Әллә, юлдан килгән кеше буларак, әүвәле чәйләп алабызмы?.. - Рәхмәт Чәй эчкән бар ла ул. Шаярып әйтелгән сүз түгел иде бу. Маңгаена катлы-катлы җыерчыклар чыкты аның. Утыз яшьлек ир-ат үзе. Баксаң, чигәләренә дә «кырау» төшкән икән. — Тыңлыйм. Зәки әфәнде. Вәлиди, утыргай җиреннән, киерелеп, башын артка ташлап алды. Бу аның күптәнге гадәте. — Алдадылар. Сүзләрендә тормадылар диде ул. Рәнҗетелгән, җаны әрнегән кеше генә шулай сөйли. Шаярмый Вәлиди — Ленин да, Сталин да ике чабата бер кием булып чыктылар. Үзләренә кирәк чакта тау вәгъдә иттеләр, хәзер чүпкә дә санамыйлар безнең ишеләрне. — Ялгышмыйсызмы, Зәки әфәнде?!. Андый гомумиләштерүләр ясарга ашыкмагыз. — Мин аларга ышандым...— дип, янә беркат башын чайкап торды ул. Күзләрендә әрнеш, еламый гына. Сугышчыларымны бирдем Кол- чакны кудык. Партияләренә кердем. Ни сорасалар, шуны эшләдем . Ә алар?!. Алар, автономия дигән сүз белән алдады. Җанланып куйды Мирсәет. Аның да җаныннан сирпелеп чыкгы сүзләр. Үзегез соралыгыз. Үзегез теләдегез ич. Зәки әфәнде Мине тыңламадыгыз. Берөзлексез аяк чалу, таяк тыгу булды шөгылегез Тыкмадым! Минем ышанганым шул иде. Мирсәет. Уйга калып торды Зәки Вәлиди. Тагы нидер әйтергә тели, әмма әйтә алмый газаплана кебек иде ул. - Сөйләгез, Зәки әфәнде, сөйләгез. Беләсез, мин сезгә һәрчак ышандым. Иң авыр көннәрдә дә каты бәрелмәдем үзегезгә. Кул бирмәм, дигән сәгатьләрем булды Әмма тешне кысып түздем Шулай да бер гаебем бар синең алда, диде Вәлиди, тавышын бермә-бер салмакландыра төшеп - Беләм, Зәки әфәнде. Сез ул гаептән инде һичкайчан арына алмаячаксыз. Татар белән башкорт арасына сез тарихта җуелмаслык ызан ясап калдырдыгыз. Түгел лә... дип. кабаланып кулын селтәде Вәлиди Ызанны аны бетереп тә була... Белмисең шул, синең каршыда минем зур гаебем бар. Ул нәрсә тагы? — Мин бит... Мин бит — дип, тотлыгып торды ул. һәм пышылдауга күчеп, әйтеп салды. Сталин кушканча эшләдем боларны Нәрсә? Кече Башкортстан да аның кушуы буенчамы?! Түгел лә, Кече Башкортсган минем үз улым кебек ул. Тимә аңа. Соң, шулай булгач.. Хәтерендәме, узган ел ахырында Көнчыгыш коммунистларының Корылтаен уздырдыгыз?. Минем кушу буенча тавыш бирүдән баш тартты Башкортс1ан вәкилләре. Ә миңа моны Сталин тәкъдим итте Политбюро утырышы белән дә шул ук хәл.. Аңладыңмы'’! Төшендем. Бик зур хата ясагансыз. Беләм, Мирсәет, синең каршыда гаебем зур минем. Шуңа да яныңа үзем килдем Мирсәет хәтереннән үткәннәрен барларга кереште Хакыйкать белән Вәлиди сөйләгәннәрнең оч ы-очка ялгана иде Минем каршыдагы гаебегезне тану бер хәл. Зәки әфәнде. Мин гафу да итәрмен. Ә менә халык каршындагы, гомер-rомергә бер ана балаларыдай дөнья кичергән татар һәм башкорт хезмәт ияләре алдындагы хата гафу ителерме?!. Әйтеп булмый Кинә1, урыныннан сикереп торып, үз-үзен кая куярга белмичә ишек- ле-түрле йөренергә кереште Вәлиди Гайрәте ташып тора. Ә җаны яралы Мин ихлас күңелдән ышанган идем. Мирсәет Кече Башкор тайны башкорт кавемен саклап калуның бердәнбер юлы дип белгән идем Иген игеп, киек-җәнлек атып, алтын сатып ипле генә яшәтәсем, данын күтәрәсем килгән иде башкортларның. Булмады шул... Алдадылар Алдадылар. Бәгыремә хәнҗәр кадасалар, җиңелрәк кабул итәр идем Эх... — Башкортстан бар, Зәки әфәнде Ниһаять, менә Татарстан да игълан ителде... Кече Татарстан, дип, төзәтмә кертте Вәлиди. Шулай килеп чыга Кече Башкортстан... Кече Татарстан. Минем башка килмәгән булыр иде әле бу сүз. Вәлиди һаман ишекле-түрле йөренә Урын таба алмый үзенә Исеме генә республика ич аларның. дип. кул селтәде ул, ниһаять Тегеләй итмә, болай итмә. Бер хокукың булмасын' Автономия шул буламы? Күз буяу гына ич ул Әнә. бездә иң элек Исмагиловны бутадылар тизәк белән Аннан миңа җитте чират Үзләренә йомышка ярый юрган Шәмигуловны китереп куйдылар Сез шуңарга омтылдыгыз, шуңарга ашкындыгыз. Зәки әфәнде Мирсәетнең каршысына килеп, ниһаять, тукталып калды Вәлиди. Аның күзләренә текәлде. Гайрәтле, көчле иде үзенең күз карашы. - Авыр миңа. Мирсәет Мин бу рәвешле, кул кушырып, күзгә төтен җибәрүче Денин. Сталиннардан мәрхәмәг көтеп утыра алмыйм. Нишлисең. Зәки әфәнде, гомер кичерү сират күпере аша узу. димәсләр иде аны. Безнең дә. әнә. бәлки шул күпердән узган мәлебездер. — Кылдан нечкә, кылычтан үткер сират күпере ашамы?! Без синең белән шул күпернең кыл уртасында хәзер һәм янәшә. Мирсәет.. — Янәшә булырга тиешле идек! Чынлыкта без сират күперенең икебез ике очында инде хәзер. Янәшә түгел. Зәки әфәнде Әмма, яшәргә, үз-үзебезнең хак булуыбызны исбат итәргә кирәк әле. Сират күпере аша узса да. меңнән бере генә узар диелгән түгелме?!. — Без тарих сынавын уза алмадык, дип әйтергә җыенасыңмы?!. — Түгел. Зәки әфәнде. Сираг күпере һәм тәмуг аша узар юлыбыз хакында фикер йөртә идек... — Йә. йә.— дип, кызыксыну белдереп алды Вәлиди. Шуны әйтергә телим, без. бәлки, уза да алмабыз ул күпер аша. Ә халкыбыз ул күперне, иртәме-соңмы, бер кичәргә тиештер бит?!. Сез ничек уйлыйсыз. Зәки әфәнде?. . Шулай уйлыйм: бер кеше саташса ул уза. Әмма бөтен ил һәм милләтләрне саташтыру — җинаять... Җинаять әлегә дәвам итә. — Туктагыз, дип. тавышын күтәрде Солтангалиев.— Җитәр! Болары калып торсын, хәзергә җитәр. Мин бит яныңа киңәш сорап кердем. Мирсәет Башкорт һәм казах-кыргыз арасына урыс өлкәсе ясап киртә корырга җыеналар ич. әнә. Ата-бабадан килгән уртак далага хуҗа булырга икән исәпләре Төрксстанга качып, яңадан көрәш башларгамы? Ишеткәнсеңдер. Морзабулатов та Урал тауларына качты. Әйт. нишлим икән? Сорау җиңел түгел. Үзеңне Вәлиди хәленә куеп карамый торып, җавап бирергә ашыгу ярамый иде бу очракта. Сорауга сорау белән җавап кайтарды ул: — Сгалинга да шул сорауны бирергә җыенган идегезме? — Юк. Аңарга Вәлиди кирәк гүгел инде хәзер. Вәлиди үз җырын җырлады алар өчен Мин аның күзенә карар өчен килдем Очратсам да. бер сүз әйтмәс идем, күзенә генә караган булыр идем. Уңайсызланыр идеме икән бер?!. Бармы икән аның ояты?!. Булмас эш белән мавыкмагыз. Зәки әфәнде. Алай эшләргә киңәш итмәс идем. — Ни киңәш итәр идең? Белмим. Зәки әфәнде. Үзеңә кара. — Эх.— дип. бер көрсенде дә шунда, күз ачып йомганчы, ишек катында куеп кергән юл капчыгын кулына эләктереп, кабалана-каба.тана чыгып та китте Зәки әфәнде. Башка бер сүз дә әйтмәде. Мирсәетнең тукталырга, алай кызу баштан хәл кылмаска әйткән сүзләрен тыңлар, колагына эләр хәлдә түгел иде инде ул Мирсәет: «Китмә!»—дип әйтергә тиеш булгандыр, бәлки Әмма, теле әйләнмәде алай дияргә. Ни өченме? Чөнки аңарга Зәки Вәлидинең бүген булмаса. иртәгә, кулга алынырга тиешлеге яхшы мәгълүм иде. Тиешле органнарга әмер җиткерелгән. Эзлиләр, таба гына алмыйлар иде үзен. Кайда икәнлеген белмиләр. Бусы — бер булса, икенчедән, сул тагар коммунистларының Оренбург группасы тарафыннан да Вәлидигә инде хөкем чыгарылган иде ул көннәрдә Аны бүген булмаса. иртәгә почмактан атып үтерүләре ихтимал. Хөснулла Тарпищевның Ибраһимов фамилияле бер танышына Самарадан Мәскәүгә җибәрелгән чатында бу операциянең бөтен нечкәлекләренәчә җентекләп язылган. Куркынычсызлык органнары кулына кергән ул хатны Мирсәет үз кулында готын укыды Ни намусы җитеп «китмә!» дип әйтә ала иде соң ул аңарга Шул китүдән кайтмады Зәки Вәлиди Бер ике көннән Кавказдан әйләнеп кайткан Сталин Мирсәеттән кат- кат Вәлидине сорап аптыратты - Табарга кирәк Аны кулдан ычкындырырга ярамый, диде ул һаман. Уфадан килгән телеграмма нөсхәсен кулында болгап. Мә. укы Ашыгыч рәвештә җир тишегеннән булса да табып кайтаруыбызны үтенәләр. Халык таләп итә. Милләтчеләрне үз кулы белән сытарга әзер безнең алдынгы карашлы пролетариат Ярдәм игә алмыйм. Белмим шул булды Мирсәетнең җавабы Чынлыкта да белми иде ич ул аның кайда икәнлеген. Атналар, айлар үткәч кенә, суга төшкән балтадай югалып торган Зәки Вәлидинсн Төркестанга барып чыгып, тагы Советларга каршы көрәшүчеләр сафына килеп кушылганлыгы мәгълүм булды Нинди борчуларың бар. Мирсәет9 Ни уйлап ятасың, төнозын йокламыйсың. Катлаулы һәм хәтәр елларга кереп барабыз. Фатыйма Уйлана башласаң, чәчләрең үрә торырлык Нәрсә, кем өчен борчыласың? дип сорады да. янә үрелә төшеп, янәшәдә генә эленеп торган бишектә изрәп йоклап яткан сабыеның өстен ябып куйды Фатыйма Ярар. Фатыйма, синең башны да катырмыйк әле. Үземә дә җитеп ашкан Җимерәбез дә җимерәбез Шул. җимерергә һәм сугышырга өйрәндек, башкача куандырган эшебез юк Патшаны төшердек төшерүен. әмма идарә итү ысуллары элеккечә үк торып калды Куркыту һәм мәҗбүр итү Тыю һәм чикләүләр. Кайчан ахыры булыр бо. гарных?! Хезмәт иясе һәм милләтләр турында кайгырту сүздә генә. Штыклы мылтык демократиясе килә илгә Менә нәрсә куркыта. Фатыйма Безгә тимәсләр әле. шул булды яшь хагынның сүзе. Тагы ни дия ала соң ул?!. Үрелеп, бишеккә күз төшереп алды. Тан беленен килә. Әле күзләренә йокы кергәне юк. Кулларын башы астына салын чалкан ятты да. күзләрен йомды Мирсәет Үз-үзен битәрләп куйды. Фатыйманы үзе өчен дә бигүк анык булмаган уйлары белән борчымаганда да яхшы буласы икән, һаман Рауза белән бутый иде бугай ул аны. Раузаның белмәгәне, ишетмәгәне юк. һәр күренешкә үз карашы була торган иде Сәясәттә киңәшче лә, фикердәш тә иде бит ул Мирсәет өчен. Ә Фатыйма аның нәкъ киресе, сәясәткә, гомумән, катышырга теләми, сәясәтне ир-ат эше диеп кенә саный, һәм ул хаклы да булса кирәк! Аның каравы кайгырту чан ана һәм ир кадерен күреп, өйгә җан җылысы әрен яши белә торган хатын иде Фатыйма Күз йомылса да. йокы керми Үзе дә белешмәс! ән. әле сото ы көннәрдә генә Үзәк Комитетта булган сөйләшү һәм бәхәсләрне барларга керешкән түгелме соң. Болары да хәтер иләге аша беренче кат кына узмый Татарстан игълан ителгән көннәрдә Уфа губернасының автономия ге Башкорт республикасына кермәгән өязләре хакында сүз булган иде Аларда яшәүче халык, нигездә, тагарлар Димәк, нинди күзлек тән чыгын карасаң да Татарстанга кертелергә тиешле иде алар. Мирсәет тиуны яклан ахыргача тырышты. Тау кәҗәсе сыман үҗәт син. Солтангалиев, дигән иде анарга шул чакта Сталин Халыкның фикерен белербез дә. һичшиксез, хәл игәрбез, син дит өнчә булыр Инде күпме гомер узып бара Ә йөк һаман шул урынла, кымшатырга да теләүче юк Бөре һәм Бәләбәй өязләре бу мәсьәләнең тизрәк хәл ителүен көтә. Ә Мирсәетнең ашыктырырга теләп әйткән һәр тәкъдиме, иске чабата сыман, күптән туйдырып бетергән. Бер үк сүзләр белән каплана да куела. Бер ара табылыр әле. Кая ашыгасын шулай?! Хуш, Совнарком карарында искәртеп үтелгән бу мәсьәлә иртәме- соңмы бер хәл ителер, боерган булса. Ә менә төрле сылтаулар табып, Бакуда узачак Көнчыгыш халыклары Корылтаена үзен җибәрмәүләрен ничек аңларга?... Бөтен Көнчыгыш вәкилләре тарафыннан Үзәк бюро рәисе итеп сайланган кешенең Корылтайга бармый калуы җәмәгатьчелек тарафыннан ничек кабул ителер?!. Ярар, ул хакта уйламавың яхшы. Гарьлегеңнән, күңел рәнҗүеннән шартлап үләрлек! Башкортстандагы вакыйгалар тагы да хәвефле һәм тагы да аяныч- лырак. Морзабулатов восстаниясе үскәннән-үсә барып, гаять зур мәйданнарны биләп алды. Бу бит Урта Азиядәге басмачылык хәрәкәтенә әверелеп бара Әнә, нинди нәтиҗәләргә китерә ул гади халык ихтыяҗы белән санашмау, милли мәсьәләне бар дип тә белергә теләмәү! Ә югыйсә һәммәсе Советлар ягында иде бит, революцияне яклап утка-суга кергән егетләр... Фетнә диләр... Юк, фетнә түгел бу. Түзәр әмәле калмаган башкорт халкының үзүзен һәм табигый хокукларын яклап көрәшкә күтәрелүе. Әлеге хәрәкәтнең башында торучы Морзабулатовны Мирсәет күреп, танып белә иде ич. Килде-китте кеше түгел, үзвакытында авыл мөгаллиме булган, унҗиденче елдан коммунист, БашЧеКаның җаваплы хезмәткәре иде. Инде хәзер Зәки Вәлиди ачуын, Морзабулатовка булган үчне бер гаепсез башкорт мужикларын тураклап кайтаралар. Тездән кан ерып барган Поленов һәм Руденко экспедицияләре шуннан гайре түгел ләбаса... Башкорт халкының язмышы, ул күргән бәла-казалар өчен дә әрни иде Солтангалиевнең җаны. Юк, үзе башкорт арасында туып-үскәнгә генә түгел. Вакытында, юмалап-ышандырып ул йөрде ич. Революция язмышы кыл өстендә торган чакта, Зәки Вәлиди аның сүзләренә ышанып, Ленин белән килешүләр өстәле янына утырды. Башкорт егетләре Колмакны кыйнады... Әле кичә генә Польша фронтыннан Мәскәү аша кайтып баручы Муса Мортазин белән очрашуы да шул борчылулары нәтиҗәсе, һичкемгә әйтмәде, белгертмәде ул моны. Казан вокзалында икәүдән-икәү генә күрешеп сөйләштеләр. Муса Мортазин ул тарафларда билгеле кеше. Аның сүзе үтә Юкка гына «башкорт батыры» дип. олылап искә алмый торганнардыр үзен. Буе ике метрга ашкан пәһлеван гәүдәле зат бер ул гына түгел. Кайт, аңлат, зинһар,— дип, гозерләп үтенде ул Муса Мортазин- нан - Баш күтәрүчеләр сине тыңламый булмас, башкорт халкын һәлакәткә илтә торган эш бу. Мөмкин кадәр тизрәк килештер үзләрен. Совет хөкүмәтеннән битәр, бу солых, бу иминлек иң беренче чиратта башкорт өчен кирәк. Аз сүзле кеше Мортазин. Әмма әйтте исә, кисте дигән сүз. Бу юлы да тыңлап торды-торды да... Аңладым, диде. Кулдан килгәнчә тырышырмын. Тагы ике-өч айдан шул сөйләшүнең бер нәтиҗәсе дә булыр. Урал итәкләренә кайтып төшкәч тә Муса Мортазин башкорз мужикларыннан партизаннар отряды оештырып җибәрә. Гаделлеге мәгълүм кеше буларак, ышаналар аңа, иярәләр, һәм ул берәр мәртәбә Морзабулатов егетләрен дә акылга утыртып ала, экспедиция сылтавы белән башбаштаклык иткән, чаманы онытып җибәргән кызылармиячеләрне дә үзе белән исәпләшергә мәҗбүр итә. Совет хөкүмәте белән башкорт халкы арасында, шул рәвешле, янә солых төзелә, мәгънәсез кан коюларга чик куела. Гажәп кеше бу Сталин Үзе Төркиягә җибәрелергә тиешле төрек коммунистларын, төрле сылтау табып, һаман тоткарлап килде. Мостафа Сөбхигә ышанмавы белән аптыратты. Инде барысы да көйләнгәч. Төркиягә җибәрәсе урынга, үзләрен, әле Кырымга озатып, әле Төркестанга. әле Бакуга күчереп, бер сәбәпсезгә тозлап яткырдылар Инде хәзер, эш узгач, төрек мәсьәләсендә елгырлыгын җи1енкерәмәде дип. Солтангали- евне битәрли. Ә чынлыкта, киресенчә. Мирсәет Сталинны битәрләргә тиеш булгандыр бу очрак га. Чөнки, башка һичкем түгел. Төркия. Иран һәм Әфганстан кебек илләрдә барган азатлык хәрәкәтләренә нәкъ менә ул Сталин битарафлык күрсәтте. Иптәш Сталин, безнең татар халкының бер магур әйтеме бар «Үткән эшкә салават» диләр. Салават күперен тота алмаган кебек үк. үткән-булган вакыйгаларны да кире кайтарып булмый дигән сүз бу. Димәк, безгә бүгенгесе хакында уйларга кирәк Үз татарыңны тыгасың һаман, дип, битараф рәвештә, чебен кугандай сәламәт кулын селтәп куйды Сталин. Төркия хакында сүз бара. Төркиядә солтанатны яшь төрекләр алмаштырды, иптәш Сталин. Белүемчә, хөкүмәт башына килгән Мостафа Кемалнын сәясәте халык массалары тарафыннан хуплау таба Димәк, безгә Кемал әфәнде белән эшләргә гуры киләчәк Ирандагы Кечекхан хәрәкәтенә дә битарафлык күрсәтеп, хаталанабыз кебек Буржуаз-милләтчсләрне якларга, хупларга чакырасызмы'1 ! - Халык массалары кемгә иярә, без шул җитәкчегә йөз тотарга тиеш диеп беләм Тиеш... дип, янә, ияләнгән гадәтенчә кулын гына селтәде Сталин Акыл сатарга яратасың Менә нәрсә, анда Ленин тирәсендә ниндидер төрек һәм әфган милләтчеләре бутала башлады. Шулар белән безгә элемтә урнаштыру кирәк Бу эшне син. бары тик син генә башкарып чыта аласың. Мирсәет. Ярый, иптәш Сталин, мин кызыксынырмын Күңеленнән уйлап куйды әллә Ленин өстеннән контрольлек кылучы итәргә җыенамы ул аны?! Үзе өчен кирәк булганда тына, әңгәмәдәшенә, шул рәвешле, якын иген, исеме белән дәшә юрган гадәте бар Сталинның. Әңгәмәне тәмамланганга санап, чыгу юлына юнәлтән Солтангали- евне бераз тоткарларга кирәк санады Сталин Чөнки үзе өчен әлегә бит үк ачык булмаган нәрсәләр күңеленә тынгылык бирми иде, күрәсең. Мирсәет, син ничек уйлыйсың, интәш Ленинның төрек мәсьәләсендә активлаша төшүе ни сәбәпле булыр1 ' Ильич өчен җавап бирә алмыйм, ипгәш Сталин. Шулай да?. . Монда т аҗәпләнер урын юк. дип беләм, ип гәш Сталин Төркия безнең ут күршебез Күршеләр аз түгел алар . дип. әңгәмәдәшенә куәт биреп горды СТалин. тагы да ачыграк җавап көт те. Көнбатыш тарафта империалистлар Аңлашылса кирәк Көньякта һәм Көнчыгышта да күршеләр аз түгел Төркия туларның берсе генә һәм ип зурысы да түгел. Зурлык яисә кечкенәлек чагыштырма төшенчә, интәш Сталин Төркиягә мөнәсәбәтле ул кызыксыну табигый булса кирәк һәм менә ни сәбәпле Кулындагы бармакларын бөгә-бөгә санарга кереште Солтан- галиев Беренчедән. Төркиядә милли-азатлык хәрәкәте көчле Димәк, бу безне Көнбатыш империализмына мөнәсәбәттә берләштерә торган фактор. Икенче тән. Россиянең өчтән берендә диярлек төрки ми тләтләр яши. Бу шулай ук искә алынырга тиешледер. Өченчедән, Төркия — Кара диңгез дигән сүз, ул чит мәмләкәтләр белән элемтә юлы.. Әлбәттә, башка сәбәпләр дә җитәрлек, әмма болар белән исәпләшмәү бүгенге шартларда мөмкин түгел... Дикъкать белән тыңлап торды, югыйсә. Күңеленнән, карале син моны, дөрес фикер йөртә, дөрес аңлата бит. дип хуплап та барды әле. Әмма Сталин үзе булып калды. Бу очракта да рәхмәттән качу юлын тапты бит әнә. Үзалдына мыгырданып, битараф кына әйтеп куйды: — Бер яңалык та ачмадың. Болар миңа күптән мәгълүм иде... Хәер. Мирсәет үзе дә яңалык ачам дип сөйләмәгән иде бит. Сталин белән ике арада булып узган шул сөйләшүдән соң атна-ун көн үттеме икән, Солтангалиевне Ленин янына чакырттылар. Очрашып, ике-өч авыз сүз белән хәл белешкәч тә Владимир Ильич аңарга чакыруының сәбәбен аңлатты. -— Иптәш Солтангалиев, - диде ул. гадәтенчә, әңгәмәдәшенә сынау- лы. хәйләкәр карашын төбәп —Тагы ярты сәгатьтән миндә Төркиядән килгән вәкилләр булачак. Шул сәбәпле үтендем керүегезне. Иң элек киңәш-табыш игеп алыйк һәм берочтан тәрҗемәче буларак та ярдәмегез кирәк булыр... — Кулдан килгән кадәрле ярдәм итәргә әзермен. Владимир Ильич, дип. үзенең бик теләп ризалашуын белгертте Мирсәет. Гадәт 1Ә. Төркия. Әфганстан вә Иран вәкилләре килгән чакта, алар белән тәрҗемәче сыйфатында Габдерәшит казый Ибраһимов яисә Муса Бигиевнең чакыртылуы мәгълүм иде аның өчен. Ленинның мондый йомыш белән Солтангалиевкә беренче тапкыр мөрәҗәгат ь итүе. — Кемнәр килгәнлеге мәгълүмдер бит. Владимир Ильич0 Сорау урынлы иде. күрәсең. Җанланып аңлатырга кереште Ленин: — Әнә. хикмәт нәкъ шуңарда да инде. Кемнәр килгәнлеге мәгълүм дә. түгел дә кебек шул бер үк вакытта. Гомумән. без бит төрекләрне, шул исәптән. Төркияне дә бик аз беләбез. Белгән атлы булсак та. бик гадиләштереп, әйтер идем, примитивлаштырып күрергә, аңлатырга омтылабыз. Үзебезне һәркемнән югарырак, акыллырак санау, бөекдержава- чылыктан арына алмыйбыз.— Ильич үзенең каршысында яткан бер кәгазь кисәген сузды Мирсәеткә. Исемнәре мәгълүм, таныша торыгыз. Әмма асылда кем булуларын әйтү кыен. . Булган мәгълүматларның да очы очка ялганмый кебек. Исемлекне күздән кичереп чыкты Мирсәет. Исемнәре колакка чалынган кешеләр күренә, әмма ашыгып нәтиҗә ясарга һәм шул нәтиҗәләрен Ленинга сөйләргә кирәк тапмады. Үзе мөрәҗәгать итте сорау белән: — «Мәгълүматларның очы очка ялганмый» дигәнне ничек аңларга. Владимир Ильич?.. - Бик гади итеп. Бер карасаң, һәммәсе «кемалчы»лар. ә икенче яктан, үзләрен социалист яисә коммунист дип тәкъдим итәләр. Берен- челәренең ни рәвешле төрек коммунистларын Кара диңгез төбенә батырганлыгын сиңа сөйләп торасы юк. — Әйе. дип. башын түбән иде Солтангалиев Мостафа Сөбхи һәм аның фикердәшләрен югалту ачысы әле дә йөрәген чеметеп-чеметеп куя иде. — Мостафа Кемал кешеләре арасында коммунистлар булмас. Әмма яшь төрек җөмһүриятенең большевиклар Россиясе белән тату яшәргә омтылуына мин ышанам Күреп сөйләшми торып, нәтиҗәләр ясау мөмкин түгел. Владимир Ильич — Килешәм,— диде Ленин, гоманлап утыруны шулай ук артык эш санап —Әмма сиңа тагы бер соравым бар әле. Әйтә алмассыңмы, без бу «кемалчы»ларны нинди дә булса идея белән үзебезгә җәлеп итә алабызмы? Алабыз,— дип. алдын-артын уйламастан әйтеп салды Мирсәет Шуннан соң гына беркадәр уйга калып торды Күңелендә йөрткән, үзе өчен ифрат дәрәҗәдә кадерле һәм әһәмиятле булган бер уй-фикере белән уртаклашырга ният итте ул, ниһаять. Әле соңгы араларда гына бер төрек галименең яңа хезмәте белән таныштым мин, Владимир Ильич Зыя Гөкальпның төреклекнең асылы хакындагы хезмәте белән. Йә, йә. дәвам итегез, - дип ашыктырды, кызыксынуын белдерде Ильич Төреклекнең асылы нидән гыйбарәт була икән ’ Бүгенге Россиядә бик күп төрки халыклар яши. Алар төрле дәвер һәм төрле язмышлар белән бер уртак тамырдан чыгып аерылган, сибелгән. Дөрес, бездә бу уртаклык, рух һәм тарих уртаклыклары хакында сөйләү гадәткә кермәгән Аерымлыклар хакында сөйләү, үзгәлек эзләү дәрәҗәле эш бездә. Әмма төрекләр башка Россиядә яшәгән һәммә төрки халыкларны үз туганнары дип саныйлар алар . Әйтик. Татарстан. Башкортстан артыннан башка төрки халыклар да Казах. Үзбәк. Төрекмән. Кыргыз. Әзербайҗан, Якут һәм Чуаш республикалары игълан ителеп, шулар һәммәсе Советлар Россиясе эчендә бер төрки конфедерациягә берләштерелсә. Төркия безнең мәңгелек юлдашыбызга әверелер иде. Әйе, әйе. дип куйды Ленин. Сезнең бу хакта миңа сөйләгәнегез бар иде кебек инде. Бу юлы да кистереп җавап бирүемне көтмәгез һәм сезгә дә, иптәш Солтангалиев. милли хисләр һәм милли тамырдан элегрәк, сыйнфыйлык һәм барлык милләт хезмәт ияләренең пролетар бердәмлеге хакында ешрак уйланырга киңәш итәр идем Бер мәлгә тынлык урнашып торды Солтангалисвнең үз сүзләренә мөнәсәбәт белдерүен көтә иле Ильич Ә Мирсәетнең исә үз уйларында чуалган чагы. Ник дәшмәдең, иптәш Солтангалиев. әллә сез башка фикердәме? дип, сорарга кирәк санады Ленин Килешәм, Владимир Ильич. Әмма туганлыкны һәм милли хисне сыйнфыйлык төшенчәсе яисә шактый абстракт булган интернационализм сүзе белән капма-каршы кую яисә алмаштыру дөрес түгелдер диеп саныйм. Сезнең сүздә дә хаклык бар. Ләкин без. иң элек, большевик би г Иң элек Кеше! һәм шуннан соң гына большевик. Владимир Ильич Ленин Мирсәетнең логикасын ошатыпмы, әллә үҗәтлегенә сокланыпмы. башын чайкап куйды, мөлаем елмайды Ни уйлаганлыгын һич беләм димә. Шул мәлдә ишек ачыла төшеп, кунакларның кабул итү бүлмәсендә икәнлекләре хакында хәбәр иттеләр Нәкъ бер минуттан керергә рөхсәт, диде Ильич, каный итеп «Бер минут» дигәне шул икән. Мирсәеткә бирәсе соравы калган Мосгафа Ксмалга сәяси оппозиция бармы, булса аның башында кем тора, белмисезме, иптәш Солтангалиев'.’ дип. өстәл тартмасыннан ашыгычлык белән ниндидер кәгазь эзләргә кереште Ильич Яшь төрекчелек хәрәкәтенең үзе эчендә ул каршылык Аның башында Кара Бәкер-паша гора дип беләм Әйе. шул үзе. дип. җанланып куйды Ильич Югалткан кәгазен эзләүдән гуктады Мирсәет авызыннан ишегкән исемне иҗекли-иҗекли кабатлап каршысындагы көндәлеккә теркәп куйды Ул арада, теге минут узган иде. күрәсең. Төркия вәкилләре килеп керде бүлмәгә. Алар дүртәү иде һәммәсе кара костюм, буйлы ап-ак күлмәктән. Якалары кушылган жирдә килешле кара күбәләк Хәрби кисм һәм френчтан башканы белмәгән большевиклар даирәсе өчен боларның киенүләре үк гайре табигый иде, әлбәттә. 5 «К.У.»МЗ 65 Керүчеләр, берәм-берәм килеп, иң элек Владимир Ильич белән, аннан, шул ук тәртиптә Мирсәет белән ике куллап күрештеләр. Үзләре белән танышлырдылар. — Йосыф-бәй. — Доктор Фуад. — Хәлил-паша. — Әнвәр Бәрәкәтулла... Боларның дүртенчесен — Әнвәр Бәрәкәтулланы күреп белә иде инде Солтангалиев. Ул Габдерәшит Ибраһимовның якын танышы һәм мәсләктәше. Байтактан Мәскәүдә бөтерелә. Владимир Ильич кунаклар урнашып, үзләренә олы хөрмәт һәм итагатьлелек күрсәтеп чәй тәкъдим ителгәч кенә урынына утырды. Әңгәмәне башлап җибәрде. Мирсәет сөйләшүгә катышмады, бары тик тәрҗемә итү белән генә мәшгуль булды. Әмма тора-бара аның өчен, тәрҗемә ителми калган, күп кенә башка мәгълүматлар да ачыкланды. Баксаң, бу рәсми делегация түгел икән Мостафа Кемалның ышанычлы вәкиле буларак, тагы атна-ун көннән Бәкер Сәми-бәй киләчәк. Ә монда катнашучылардан исә Йосыф атлысы гына Мостафа Кемал яклы сөйләшә. Ә Фуад һәм Хәлил-паша күбрәк Кара Бәкер-паша тарафдарлары булып чыга икән. Бәрәкәтулла исә, Мәскәү хәлләрен белгән кеше буларак, сәяси әңгәмәгә артык катнашмады. - Яңа Төркия тышкы сәясәттә Мостафа Кемал-пашаның «Өйдә — солых, дөньяда — солых» дигән сүзләре нигезендә яшәргә җыена. Күршеләр арасындагы сугышта җиңүче булмый. Большевиклар Россиясе белән дә Төркия имин вә аңлашып яшәүне кайгыртачак,— дип игълан итте Йосыф-бәй. — Үзебезнең Көньяк күршебез Төркиянең 1ыныч һәм тату яшәүгә йөз тотуын без һәрьяклап хуплыйбыз. Мостафа Кемал әфәндегә шул хакта җиткерүегезне үтенәбез,- диде Ленин, ишет көннәреннән күңеле булып. Гомумән, әңгәмә ипле һәм үзара дустанә мөнәсәбәт шартларында узды. Ленинның Кремльдәге кабинетыннан Солтангалиев кунаклар белән бергә чыкты. Доктор Фуад үзенең Мирсәеткә Төркиядән алып килгән сәламнәрен тапшырды — Сезне Төркиянең дәүләт даирәләрендә дә яхшы беләләр.— диде доктор, әлеге очрашуга ихлас куанып. - Йосыф Акчура әфәнде сезнен хакта бик яхшы фикердә. Алай икән, димәк, сез Акчура әфәндене күреп үк беләсез?—дип, җанланып китте Мирсәет. Төркиядән килгән вәкилләр өчен исә Мирсәетнең соравы гаҗәп тоелды. Ничек белмәскә. Йосыф Акчура Төркиядә бик тә мәгълүм зыялы вә могтәбәр затларның берсе. Аны белмәгән адәм юктыр. Ул Мостафа Кемал-пашаның иң якын аркадашларыннан,— дип, бер-берен бүлдереп аңлатырга кереште кунаклар Мирсәет өчен яңалык иде болар. Акчураның укымышлы зат булуын белсә дә, ул кадәр үк дип уйламый иде. Сез үзегез дә төрек халкының үз улыдай якын кеше безгә,—дип, янә Мирсәеткә олылау сүзләре тезеп китте доктор Фуад - Без сезнең исем белән, Россиядә шундый дәрәҗәгә вә хөрмәткә ирешүегез белән горурланабыз, һәм бер җай чыгуга ук Төркиягә кунакка чакырабыз... Бу хакта сезгә Зыя Гөкальп әфәнде дә хәбәр итүебезне үтенде. Мирсәеткә янә дә гаҗәп тоелды — Димәк, сез Зыя әфәндене дә беләсез?.. Бер-берләренә карашып, тагы елмаешып алды Төркия вәкилләре. — Милләт язмышы өчен җан аткан һәммә кеше Төркиядә иң олы дан вә дәрәҗәгә лаек,— дип аңлатучы бу юлы Йосыф-бәй иде — Зыя Гөкальп һәм Йосыф Акчура әфәнделәр нәкъ шундый Үзләрен төрек санаган һәр адәм белер аларны «Алай икән! Бездә исә милли хисне дөньяга чыгармауны хуп күрәләр. Чыгардыңмы, сине гаеплиләр, шундук яманат тагалар үзеңә. Милләтне кайгырту, милләткә хезмәт итү дәрәҗә саналган илләр, җирләр дә бар икән ләбаса бу дөньяда! » Бу Мирсәетнең күңеленнән йөгереп үткән уйлар иде. Ул хакта тел тибрәтергә базмады, әлбәттә Шунда доктор Фуад сорап куйды аңардан: Ә сез коммунист бит әле, шулаймы. Мирсәет әфәнде.’ Әйе, чын коммунист... Нәрсә, әллә коммунистларны бик өнәп бетермисезме? Түгелен-гүгел, әмма...— дип, танышларына карап елмаеп алды доктор.— Шулай да коммунист коммунист инде ул. Ни генә димәгез, коммунизм кешелекнең киләчәге, туганнар, дип әйтми булдыра алмады Солтангалиев һәм шаярган атлы сорап куйды: Төркиядә дә Совет хакимияте урнаштыру мәсьәләсе көн тәртибенә килүе ихтимал көннәрнең берендә. Сез ничек уйлыйсыз?.. Сәерсенеп, үзара карашып алды төрекләр. Әмма арадан берәве, әлеге дә баягы доктор Фуад шаяруны аңлаган булып чыкты Бөтен дөньяда коммунизм төзесәгез, без генә торып калу килешмәс. шулай бит, ә, дип көлдерде ул янәшәсеннән атлап килүчеләрне. Ул очракта уйлап карарга ярый. Әмма иң соңгы очракта гына, шулай бит Җавапның бусын ишетмәгәнгә сабышты Солтангалиев. һәм сәясәт хакында бүтәнчә сүз кузгатмаска тырышты. Файдасыз! ...Тагы берничә айдан Мәскәүдә Төркиянең илчелеге ачыла Бу тантана уңае белән чакырыл! ан санаулы гына кунаклар арасында Мирсәет Солтангалиев тә була Гомумән, егерменче еллар башында Төркия һәм Совет Россиясе арасында төзелгән һәммә килешү вә мөнәсәбәт ачыклауларның үзәгендә кайный ул. Төрекләр арасында «Төркиянең якын дусты» дигән бәя казанса. Үзәк өчен Көнчыгыш мәсьәләләре һәм аеруча Төркия буенча иң дәрәҗәле сәясәтче санала Шулай да Мирсәетнең Төркия белән Советлар иле арасында яхшы күршелек мөнәсәбәтләре урнаштыру юлында җан атып йөрүе кайберәү- ләрнең эчен пошырган, күрәсең Көннәрнең берендә Солтангалиевнең Милләтләр эше халык комиссариатындагы эш кабинетына Осман Дивссв килеп керә Кырымда эшләүче «сул» коммунист буларак, билгеле кеше, әмма аралашкан янсә кайчан да булса сер бүлешкән якыны түгел. Тәкъдим ителгән урынга утырганчы ук Мирсәеткә комплимент вә төрле мактау сүзләре тезә башлады теге. Аның бер сәбәпссзгә шулай боргалануы, ялагайлануы алдан ук сагайтып куйды Чөнки яхшы мәгълүм, нинди дә булса адәм яныңа кереп сине урынлы-урынсыз мактарга керешсә, җүнлегә түгел. Белеп тор. ул синнән йә ни дә булса алырга, каерырга дип килгән, йә куеныңа кара елан булып уралырга йөрүче Осман Дивеев хакында алай уйларга нигез булмаса да. юкка г үгел иде бу Ниһаять. Мирсәетнең бөтен Көнчыгыш халыклары өчен горурлык булуын каг-каг искәртеп, һәммә гөркиләр исеменнән мең рәхмәтләр җиткергәненең соңында бер мәлгә тукталып горды Дивеев Әмма озакка түгел. Мирсәет туган, мин сезгә үз йомышым белән түгел, дип. пышылдауга күчте ул. олы сер сөйләгәндәй аның колагына таба үрелә төшеп Солтангалиев исә. киресенчә, тавышын күтәрә төште Тыңлыйм. Кем йомышы белән?. Кем җибәрде сезне монда1 ’ Сорау, көтелмәгән булдымы, сискәнеп китте чакырылмаган кунак Як-ягына карашалап алды Фикере дә бер мәлгә чуалып алгандай булды — Кем җибәрсен! Юк. юк. мин үзем ки. гдем—Күзләрен челт-челт йомгалады. һәм шунда гына, үзенең чынлап та кеше йомышы белән килүен искә алып, ихтыяр көчен җыйды Кем йомышы белән килдегез дим. иптәш Дивеев'1 Менә, каушап калдым бит әле, Мирсәет туган. Сезне олылаудан, буй җитмәс каһарман санаудан ул шулай. . Тагы гочеләнә башлады. Мирсәетнең тешенә тия иде инде бу төчелек. — Тыңлыйм сезне. Янә пышылдауга күчте Дивеев: — Мине сезгә, Мирсәет туган. Төркиянең илчесе Мохтар-бәй җибәргән иде. Ашыгцч рәвештә очрашырга тели ул сезпен белән. Аркасыннан, ни сәбәпледер, кырмыскалар йөгерешеп узгандай булды. Куркудан да түгел, чөнки куркыр сәбәбе юк Нидер сизенү иде булса кирәк бу. Җавап көттермәде, шундук ярып салды Мирсәет: Мохтар-бәй минем кайда эшләвемне белә. Ә нигә аңа сезне җибәрү кирәк булды икән?.. Минем ишек һәрчак ачык. Юк. юк.— диде, теге кабаланып Ул сезнең белән икәүдән-икәү, кеше-кара күзенә чалынмый торган җирдә очрашырга тели. Кабинеттан да тыныч җир юк сөйләшү өчен. Күрәсең, синең белән дә без монда икәүдән-икәү генә. — Урыныннан торып, ишекле* түрле йөренергә кереште Солтангалиев. Үзен шулай беркатлыга санап, тикшерергә ният итүләренә эче пошты, ышанмауларына гарьләнде. Осман Дивеев исә җавап көтә. Үз ролен яхшы уйнаган актер кебек, канәгать кыяфәттә утыруын белә әнә. — Сезнең эшләрегез күптер. Мирсәет туган Бер-бер яшерен урын һәм вакытын әйтегез дә. мин китәрмен. Мохтар бәйгә ни диим'.’.. Аның каршысына ук килеп тукталды Солтангалиев. Күзләренә текәлде Тегенең исә күзләре терекөмеш сыман читкә йөгерде, ул карашны күтәрә алмады. — Сине кем җибәрде?! — дип, кинәт тавышын күтәрде Мирсәет. Дивеев калтыранып куйды. . Юк. юк, һичкем җибәрмәде. Ә-ә, Мохтар-бәй йомышы белән килдем. Ахмак.— дип кычкырды Солтангалиев. - Мохтар-бәй. күрергә теләсә, мине җир тишегеннән таба. Әйт. сине кем җибәрде! Дивеев кызарып чыкты, куркуга калды. Бүртенде. - һичкем җибәрмәде. Ишеккә аркылы барып басты Мирсәет Кобурасын ачып, кулына пистолетын алды, һәм тавышын беркадәр баса төшеп, әмма катгый итеп кабатлады. — Әйт, кем җибәрде1 Өчкә тикле саныйм. . Бе-ер... Ике-с... Җан кадерле ул! Сикереп торды Дивеев, күзләре — маңгайда. Ялварырга кереште. - Юк. санама, әйтем... Ата күрмә. . Ата күрмә, зинһар. . «Ике»дә тукта... «Өч» димә... ГПУдан җибәрделәр. Пистолетын кире урынына тыкты Солтангалиев. һәм чакырылмаган кунак өчен ишекне киереп ачып куйды. - Бар. югал күземнән! — диде ул. тешен шыгырдатып. Артык берни әйтә алмады, йодрыкларын каты йомарлап, тәрәзәгә барып капланды. Урамда 1922 елның буранлы-карлы феврале хөкем сөрә иде. Борчу һәм бәхетсезлек берьялгызы йөрми диләр. Нәкъ шул көнне, аңарга Урга Азиядән бер хат килеп төште. Мирсәет өчен таныш булмаган мөгаллимә ханым язган Мәктүптә, моннан берничә айлар элек 68 Төркестанла Рауза Чанышеваның. ягъни беренче хатыны тифтан вафат булуы хакында хәбәр ителгән. Җиде яшьлек кызлары Рәсидә караучысыз торып калган. Кыска гына хатны кат-кат укып чыкты Мирсәет Бугазына килеп тыгылган авыр төер сулыш алырга ирек бирмәде, күзләренә килгән кайнар яшь тамчыларын да гыя алмады ул. Ишеген эчке яктан бикләде дә буранлы урамга чыккан салкын тәрәзәгә барып капланды Алай да шул тәрәзә бар Тәүге мәхәббәте булган Раузаның үзе өчен ни дәрәжәдә кадерле булганлыгын шунда гына аңлады диярсең. Үлем хәбәре барын, хәтта хыянәтне дә оныттыра икән, һәм еракта япа-ялгыз торып калган, инде менә ничәнче ай әтисез-әнисез яшәргә мәжбүр булган кызы Рәсидәне кызгану да бар иде ул күз яшьләрендә Рәсидә Солтангалиев шундук Төркесган белән элемтәгә кереп, кызын Мә- скәүгә кайтару хәстәренә кереште Шулай итеп. Фатыйма белән Мирсәетнең гаиләсе гагы бер кешегә ишәя төште Мирсәет Солтангалиев кабинеты. Эш өстәлендә — шахмат так гасы Тактаның бер япанда Мирсәет, икенчесендә Лев Троцкий Шахмат уйныйлар, һәр йөрештән соң Троцкий вәкарь белән кемнәндер көлеп, шаяртып ала. Мирсәег тә үзен иркен тота. Троцкийга тип итеп. Троцкий Йә. дустым, синең йөреш Татар барда хәтәр бар диләр иде кебек. Күрсәтегезче. нинди мәкерле уй икән такыр башыгызда... Мирсәет Баш такыр түгел-түгелеп.. Мәкергә дә бирелгән юк Шулай да исәп бирешергә түгел. Әйтик, кайсыдыр ки. менә болайрак йөреп куйсак, «хәтәр бар» дигәнегез хак булып куймагае Троцкий (бераз уйга калып тора) Мөселманнар һөҗүм игә лисең инде. Кара инде, кысырыклый ук башлаганнар түгелме соң үземне’’ Солдатлар шәп, такыр башлы булсалар да. солдатлар шәп шул сезнең Чарасыз калдыралар түгелме?. С о л г а н г а л и с в Хәрби комиссарга шулай ярыймы. Лев Давидович. Самара өчен көрәшкәндәй хис итегез үзегезне. Сез полководец. Троцкий. Әйе. полководец. Әмма пешкалар, синеңчә әйтсәк, солдатлар, бик пассив. Самара өчен көрәшкәндә Идел егетләре ут иде шул минем Тагарлар аеруча шәп сугышты Солтангалиев (җот кенә җавап йорешен ясап ку.ч Инкыйлаб һәм азатлык өчен булганда көрәштек һәм көрәшәбез дә анысы Троцкий (башын югары чоеп. муен астын кашып ata Бу анын гадәтенә кергән хәрәкәт). Сез көрәштегез, бәхәсләшмим, хак сүз. һәм көрәшерсез дә Ышанам. Ә без анын каравы, менә шах бирәбез М ирсәет (сискәнгәндәй урынында кыбырсып ку.ч Аның эчен бх кете счәгән йореш бх ia). Ничек, каян килгән «шах» булды әле у г’’ Троцкий. Хәрби стратегия җимеше, иптәш Солтангалиев* Ягез, мөселманнар комиссары ич сез. югалып калмагыз алай Мөселманнар комиссары ни әйтә? Урынлыгына сөялеп атынырга ук керешә эреләнеп киткән Троцкий Аягын аякка атландырып куллары белән хром итек кунычын сыпыргалап күя Минем эш эшләнгән янәсе. Әйдә, иптәш, ват башыңны. Солтангалиев «Шах» дисез инде алай булгач Кызганыч солдатлар шәп иле ич. солдатлар Сул флангтан кысырыклап ук баралар иде. Т р о ц к и й. Солдатлар көрәшә, комиссарлар жиңү яулый. Солтангалиев ингәш. Әлегә шах кына Солтангалиев Дөрес аңласам. Лев Давидович, тизлән ма г игълан итәчәкмен дигән сүзегезме? Ашыкмагыз, сабыр итегез, оезнең солдатлар ни дип әйтерләр бит әле. Җиңелү белән килешерләрме?.. Әгәр дә мәгәр без. әйтик, менә мондыйрак күчеш ясап алсак. Бу йөрешен шактый уйлана һәм сагая төшеп ясый Мирсәет. Троцкий. Гаҗәп түгел. Солдатларыгыз үҗәт. Ә король һәм офицерларыгыз — битараф Кет-кет көлеп ала. Нәкъ үзегезчә килеп чыга. Солтангалиев. Җиңелергә теләми татар егетләре. Җиңелүнең ни икәнлеген белми... Троцкий (янә бөтен игътибарын шахмат тактасына юнәлтеп зшкә керешә. Ләкин тел тегермәне тартудан туктамый ). Җиңелергә телиме-юкмы, әмма ярык тагарак янында утырып калачаклар. Җиңелү белән килеш ү-килешмәү—сезнең эш, анысы Тырмашыгыз әйдә. Сез тырмашкан арада, без, гадәттәгечә, югарырак үрмәли торыйк булмаса. Әйтик, менә болайрак итеп. ( Үз хәрәкәте һәм сузләреннән узе ук кәефләнеп. филен, кулына алып, баш өстендә болгап торганнан соң. иң югары башка менгезеп утырта ул. Аннан канәгать кеткелдәп сакал очын сыпыр- галап куя). Солтангалиев. Уйлап җиткермәдегез кебек, хөрмәтлем. Уң- га-сулга күз төшерергә оныттыгыз кебек. Троцкий (шундук суз кыстырып ала). Югарыга үрмәлим дисәң, уңга-сулга каранмыйлар. Мир... (махсус озак кына пауза ясап тора) Сәет дустым. Башта менеп кунакларга кирәк, аннан инде карангаласаң да ярый. Артыңнан үрмәләүчеләр булса, ике уйлама тибеп очыр. Янәшәң- дәгеләргә терсәк белән төрткәләп ал. Белеп торсыннар кем икәнлегеңне... Югарыдагыга башыңны как, тешеңне күрсәтергә өлгерерсең, ашыкма. Солтангалиев Бу кадәресе шахматка кагылышсыз кебек, Лев Давидович. Троцкий (кабынып китә). Шахмат һәм революция бер үк законнарга буйсына, дустым Мирсәет. Кем көчле —шул түгел, мәкерлерәк булганы өстен чыга. Аннан килеп, шахматта да, революциядә дә гавәм, сезнеңчә әйтсәк, солдатлар сугыша, кан коя. Ә Корольләр җиңә. Солтангалиев. Сезнең бу фәлсәфә эшче-крестьяннар революциясенә кагылмый торгандыр, шәт. . Троцкий (янә урындык аркасына ятып чайкалып куя. Мирсәеткә сынаулы карашын төбәп елмаю чыгара йөзенә). Эшче-крестьян ничек эшләгән булса, шулай ук эшләячәк. Иң зур байлык — куллары. Корсагын тутырганчы ашарына да бирсәң, патшадан да, революциядән дә берни таләп итми ул. Хезмәт кешесенә күп кирәк түгел аңа. Ә эшләмәгәнгә кирәк, күпме генә алмасын, һаман җитми... Солтангалиев. Революция патшаны төшерде. Патша юк. Без һәммәбез эшчекрестьян вәкилләре... Троцкий. Патша юк, әмма тәхет өчен көрәш дәвам итә. (Карашын ераклыкка төбәп, чын-чынлап уйга калып тора). Көрәшнең кыза гына барган чагы, Мир...Сәет. Шахмат уены дәвамлы, әле партия тәмамланмаган. Кем «шах» игълан итәр дә, кем «мат» куячагын белгән юк әле, Мир... Шулвакыт ишекне аягы белән төртеп ачып, кабинетка Сталин килеп керә. Исәнләшми, сәламләшеп тормый, тәрәзә катына, түргә уза һәм төрсбкәсен имә-имә ераклыкка текәлеп тора. Әйтерсең лә ул чит кеше кабинетына кермәгән, әйтерсең лә бүлмәдә аңардан башка һичкем юк. Мирсәет, хуҗа буларак, дәшми кала алмый, әлбәттә. — Утырыгыз, иптәш Сталин, ял итеп алыгыз, дияргә мәҗбүр. Ә теге исә, паровоз сыман, куе төтен белән генә җавап бирә Күренеп тора. Солтангалиевнең Троцкий белән шахмат уйнап утыруы ошамый аңарга. Троцкий үзен, берни булмагандай, элеккечә иркен тотуында дәвам итте. Дөрес, аның да сүзләрендә, кызым, сиңа әйтәм. киленем, син тыңла, дигәндәй, Сталинга төбәлгән ым пәйда булуын Мирсәет сиземләмәде түгел. — Партия дәвам итә. Кем җиңәчәген әлегә әйтеп булмый, дип сөйләнде ул. Янәсе, үзалдына Шахмат ул, Мир Сәет, гаҗәп уен Үзен җиңүчегә санап борын чөючеләр шундый оттыралар ки кайчак Шундый оттыралар Сталин, муенын ипле генә борып, тырнаклары астындагы җанварга караган арысландай, карашы белән өстәл якындагыларны айкап алды. Әмма дәшмәде. Үзенә игътибар яисә киная юклыгына ышангач, янә элгәреге ноктасына текәлде. — Шахматта оттыру нәрсә? Революция оттырмасын Бөтендөнья революциясе...— диде Солтангалиев. Ни генә димә, яннарына килеп керүче Мирсәетнең дә. Троцкийның да сүз сөрешләренә шактый тәэсир ясады. Алар үзләре моны сизә идеме икән, юкмы?., һәрхәлдә. Сталин аларның ихлас түгеллекләрсн ачык тойды. Хәер, Лев Троцкий, аңлы рәвештә, ишектән керүчене оскыртырга атлыгып тора иде кебек. — һәр кешене үзең белән тиңләргә ярамый. Мир...Сәет, диде ул. Оттыру ул һичкайчан һәм берәүгә дә җиңел түгел Әйтик, кайберәүләр ни өчен шахмат тактасыннан өркәләр дип уйлыйсың?! Оттырудан куркалар чөнки. Җиңелүдән Дәрәҗә төшүдән. Җиңмиләр дә. Җиңелмиләр дә. Солтангалиев әйтте: — Шахматта җиңелдем дип кенә төшә торган дәрәҗә дәрәҗә булмый торгандыр, диде. Мирсәетнең кинаясез, бер ихласлык белән әйтелгән сүзләрен көтеп кенә торган диярсең. Троцкий шундук аны күтәреп үк алды Ә кайберәүләрнең дәрәҗәсе шул чамадан артык та булмый. Мир ..Сәет. Мин белом андыйларны. һәм шундук, канәгать киерелә төшеп тамагын кырып куйды Әллә бер дә очратканың юк илеме андыйларны?.. Сталинга ишарәләве, гадәтенчә, аның белән булышуы икән әлс яңа төшенеп алды Мирсәет. Сталинның мин-минлеген һәм гел юктан гына да кәефе кырылучанлыгын белгәнгә күрә, аны үртәүче Троцкийга җитди караш текәде ул. Тәрәзә каршында үзләренә арка белән басып торучыга ымлап, миһербанлыкка чакырды аны «Минем кабинетта чатында гына булса да газаплама инде үзен», янәсе Ул да түгел. Сталинны күргәч тә тынычлыгын югалткан Троцкий (үзе бу халәтен күрсәтергә теләми иде ул. әлбәттә), шахмат тактасында, берничә җавапсыз йөрештән соң. шактый ук катлаулы хәлгә юлыкты Мирсәеттә дә мин-минлек юк түгел, Сталин барында оттыручы, җиңелүче булып күренәсе килми иде аның. Шахмат тактасы артында да. тормыштагыча, үзен иркен тоткан Троцкийның исә үз-үзенә ышанычы чамасыз. Җиңелүдән котылуның ничек тә бер җаен табарына өметен өзми. Көтмәгәндә-уйламаганда янә һөҗүмгә күчте ул Әмма бу ю ты шахмат тактасы артында түгел, кинаяләп сөйләшүдә тиңе булмаган телен эшкә җикте — Нәрсәдер, уен бармый башлады бит әле. Мир Сәет Ә Солтангалиевнен исә кәефе начар түгел Ә мин болай үзем зарланмыйм Троцкий артистлардан да болайрак осталык белән башкарырт а кереште ниятләгән ролен. Киерелеп алды, йөзен чыткан булды Тактадагы партиягә кул сел тәде тәмам Бүлмәң кысан димме, сулыш алырга кыенлашкан кебек Сталин, тирән итен суырт ан төтенен күкрәгеннән кире чыт арырга онытып, бермәл югалып торды сыман. Әмма һичнинди аваз чыгармады. — Бүлмә иркен, миңа һава җитә,—диде Мирсәет. Ләкин шундук, беркатлыга сабышып, форточканы ачып килде.—Тәмәке гө i сненнән түгелме?.. — Төтендә түгел хикмәт... Сөремле агачы кала ич. Форточкаңны түгел, тәрәзәләреңне киереп ачканда да җанга тынгылык иңмәс, —ди-ди кыбырсынды Троцкий аның саен. Бугазларын ышкыган атлы булды, борын очларын сыпыргалады ул. Мирсәет чынга алды үзен. — Күңел болгана, Мир...Сәет, косасы килә, үләм.— дип сикереп торып басты Троцкий. Әллә тәмәке исеннәнме дисәң, беренче генә кат түгел, у тырышлар, кагыйдә буларак, тәмәке төтене эчендә уза иде ул елларда. Ул да түгел, Троцкий, шак-шок басып, ирен читләрендәге көлемсерәүне Мирсәеттән яшермичә, туры чыгар юлга төбәлде. — Яхшы гына уйнап утыра идек, югыйсә, диде ул, Мирсәеттән гафу урынына.— Бүлмәңә, әллә ниткән, кисәү агачы ташладылар. Мондый шартта шахмат уйнап булмый, Мир...Сәет. Исән чакта китеп котылыйм, сулыш буыла юкса. Ишек сыкрап ачылды һәм шапылдап ябылды. Сталин, ничек басып торган булса, шулай торуын дәвам итте. Әйтерсең, берни ишетмәде һәм аңламады. Тагы ике-өч мәртәбә төрәбкәсен суырып төтенен өргәннән соң гына, йөзе белән борылды бүлмәгә. Карашын Мирсәеткә юшерергә ашыкмады. Гүя үзалдына дәште. Әмма бүлмәне яңгыратып дәште: — Үз-үзеннән качты. Җиңелүдән... Котылгысыз җиңелүдән. Шахмат тактасына күз дә салмады Сталин. Сүз ул хакта түгел иде, әлбәттә. Сталин өчен шахмат вак эш. юк нәрсә ул. Әнә, аның күзләре билгесез ераклыкка төбәлгән, ул — уйлый. Партия язмышы, ил язмышы... Халыклар һәм милләтләр язмышы өчен кайгырту сыйган аның ярым кысыла төшкән күзләренә. Форточкадан өермә булып бәреп кергән кайнар җил төребкәдән күтәрелгән төтенне ишеккә таба куалады. Борынын тартып куйды Сталин. Ютәлләп алды. Шахмат тактасын җыеп куйгач, Мирсәет Сталинга янә урын тәкъдим итте. — Форточканы ябыйк,—диде Сталин, салмак кына.— Троцкийның исе чыгып бетте булса кирәк. Дәшмәде Мирсәет, арысланнар сугышканда катышмау кулай икәнлекне ул яхшы белә. Троцкийга кушылып Сталинга мөнәсәбәтен белдергәне булмаган кебек, Сталинга кушылып Троцкийны да гаепләргә сәбәбе юк аның, һәр икесенә бер дәрәҗә дустанә мөнәсәбәтне кулай күрә. Урын тәкъдим иткәндә битарафлык күрсәткән Сталин, ниһаять, кабинет түрендә торган креслога барып түнде. Мирсәет тә. өстәл астындагы урындыкны тарта төшеп, аның кар- шысына утырды. — Борчуларыгыз бармы, иптәш Сталин. Кәефегез кырылгандай күренә. — Коммунистларда кәеф кайгысы булмый, дип кистереп куйды Сталин шундук. Мирсәет ни дияргә белми, сүз таба алмый иза чикте бермәл. Гомумән, Сталин белән әңгәмә кору җиңел эш түгел. Уен-көлке, шаяруның ни икәнлеген белми. Хәләхвәл сорашмас, киңәш бирмәс. Тимер кебек салкын караш, тимер сыман җансыз, әмма саллы сүзләр. Кушаматка алган Сталин фамилиясе шул кадәр дә җисеменә килешеп торыр икән. Дәшмәү, бер ноктага текәлеп салмак кына төребкә имеп утыру— Сталинның стихиясе, яшәү рәвеше. Аның монарга ияләнәсе юк. Ә менә сүзсез, шөгыльсез утырырга мәҗбүр булган Солтангалиев ни эшләсен?! Җитмәсә, үз кабинетында... Чәйләп алабызмы әллә, иптәш Сталин,— дип дәште ул. Урыныннан жәт кенә торып почмактагы нәни тартма өстендәге савыт-сабаларны барларга кереште Әмма тәкъдименә җавап ишетмәде Хәтта ым кагып ризалашырга яисә кире кагарга да кирәк дип тапмады Сталин. Ничек утырган булса, шул хәлендә утыруын дәвам иттерде, керфек тә какмады Мирсәет чәй хәстәрләвендә булды. Әле генә Троцкий белән шахмат уйнап утырган өстәлгә кырлы стаканнар китереп куйды, җыйнак савытка салынган бал утыртты Менә, башкорт балы да җибәргәннәр иде әле. иптәш Сталин. - дип, янә оеп калган халәткә жан кертмәк булды. — Кырмыскалыдан... Туган яктан килгән бал. Картайган көнендә әти умарта тота башлаган. Үзен ишетүче, һич югында ишеткән атлы итүче, рәхмәт әйтүче генә булмады. Тимер чәйнек белән шалтыр-шолтыр килеп, жәт кенә кайнар суга барып килде Мирсәет Үләннәр салып чәй пешерде. Бүлмәгә хуш ис таралды. . Хәзер, иптәш Сталин, үзегезне дөньядагы иң тәмле чәй белән сыйлыйм... Бу чәйдә җиде төрле үсемлек чәчәге генә бар. Зәңгәр мәтрүшкә . Сары мәтрүшкә... Бөтнек... Ромашка. Гөлҗимеш... Юкә Кура Ә Сталин исә идәнгә төребкә көлен кага. Мирсәетнең сүзләрендә гаме юк. Кесәсеннән очлы тимерчыбык чыгарып, төребкә тишекләрен каезлый-чистарта. Берике мәртәбә өреп тә ала төребкә тишегенә — Әле алар гына түгел, тагы әллә нинди үлән яфраклары да кушылган бу чәйгә. Рус телендә ничек аталганнарын гына белмим һәммәсе үзебезнең Кырмыскалы болыныннан. Тау Сеңер урманыннан Туганнарым җыеп җибәргән, иптәш Сталин. Кырлы стаканнарга хуш исле пар бөркеп торган кайнар чәй агыза Мирсәет Балны кунакка табанрак шудырып куя. Табигать чәен чәчәк балы белән дә эчеп куйсагыз, бер сырхау ла якын килмәс үзегезгә, иптәш Сталин Рәхим итегез... Сезгә салкын тигән, йөткерәсез... Алдына куелган бал кашыгы янына шапылдатып төребкәсен ыргыта Сталин. Зәт ыйфь кулын френч кесәсенә яшереп, икенчесен хуш ис бөркеп торган стаканга суза. Мирсәет тә. ниһаять, күңеле булып өстәл янына утыра Рухланып сөйләргә керешә, үзенең сүзләре белән танылган революционерны, остазын җылы әңгәмәгә чакыру аның исәбе Үзебезнең Кырмыскалы су буйларын. Тау Сеңер күлләрен, андагы табигатьнең хозурлыгын юксынып яшим мин. иптәш Сталин Болыннарындагы чәчәк исләрен, урман шавын, күл өстендәге төнбоекларын хәтерләп өзгәләнәм Чирәменнән яланаяк йөгергән чакларны сагынам. көтү көткән җәйләүләрне, печән чапкан аланнарны Бөтендөнья революциясендә җиңеп чыккачтын да мин. һичшиксез, туган төбәгемә кайтачакмын. Туган җиреннән аерылган кеше, аны яратмаган, берөзлексез сагынып яшәмәгән кеше бәхетле саный алмый торгандыр ул үзен Ул арала Сталин бер-ике мәртәбә чәй йогып куя Әмма Мирсәетнең сүзләренә колак салганга охшамый, битараф Сезнең дә шундый хисләргә бирелгән чакларыгыз буладыр, иптәш Сталин?! Грузия яисә Гори дигән сүзләрне ишеткәч ю йөрәгегез сулкылдаган чаклар Балачак узган туган яклар үзенә бер могҗиза ич ул... Кинәт Чираттагы мәртәбә чәй кабып алгач, ниһаять. Сталин да әңгәмәгә кушылды дисә Ипле, карлыккан тавыш ишетелде Ярату хисе эчәк авыруыннан да яманрак нәрсә, иптәш Солтан- галиев. Дөньядан ваз кичкән бәндәләр һәм француз буржуасы шөгыле белән мавыккансыз. Көтелмәгән мондый борылыштан, сискәнеп, югалып калгандай булды Мирсәет. Сталинның, дәшми-дәшми тыңлап торгачтын да, уйламаган җирдән, шул рәвешле, бер-бер дорфа гыйбарә әйтеп ташлый торган гадәтен белә, югыйсә. Әмма бу юлы, туган якның шагыйрәнә табигатен хәтерләп хозурланган, хыялда гына булса да балачак сукмакларыннан йөгереп узган мәлдә, андый сүзләр көгмәгән иде ул аңардан. Үз колагы ишеткәннәргә ышана алмый торды. Мин болай, сагынудан гына, иптәш Сталин,— дип. үз-үзеннән акланган сыман тартынып куюын да абайламый калды. Өстенлеген расларга җай чыгуын абайлап алган Сталин һөҗүмгә күчкән иде инде. Ә нәрсә белән кушып ашыйлар соң ул сагынуны? Карт бүреләр генә ул. җәйге урманны, яшь җегәрле чакларын сагынып улый. — Төребкәсенә тәмәке тутырды ул. аннан ашыкмый гына төтәтеп җибәрде. Эчкә алып, берничә тапкыр төтен өрде. Буыла-буыла йөткер- гәләп алды.— Идел буе ачлыктан тилмерә... Йөзәрләп, меңәрләп үләләр.. Мужикның ашарына юк, ягарына юк. Авыл урамнар^ мәет белән тулган.. Ә халык комиссариатының җаваплы хезмәткәре Мирсәет Сол- тангалиев монда — җылы кабинет эчендә —Троцкий белән шахмат уйный, башкорт балы кабып чәйләп утыра. Бәгырьгә үткәзеп, йөрәкне телгәләрлек итеп сөйли белә Сталин. Кызгану хисенең ни икәнлеген онытып сөйли, һәм шул ук вакытта, фактларга борының белән төртеп сөйли. Әмма Мирсәет тә дәшми кала алмый әлеге мәлдә. Хуш. иптәш Сталин, хак сөйлисез... Сез минем әле бүген генә шул яклардан йөреп кайтуымны беләсез. Әмма ни өчендер кабул итәргә кирәк санамадыгыз. Ильич ишегенә Стасова аркылы баскан. Троцкий — бу эшләргә катнашым юк, ди... Ильич белән Троцкий өчен мин җавап бирмим... Сөйләгез... Тыңлыйм... Казан. Чистай. Мамадыш, Алабуга дигән калаларны ишеткәнегез бармы икән? Җәяүләп уздым араларын. Җигәргә дип, атланырга дип бирелгән атларны җитәкләп йөрергә куркыныч — егылалар. Аякларын күтәрер хәлләре юк. Ә кешеләр?! Кешеләрне нинди чиккә җиткергәннәр'’ Күрәләтә ачтан үтерәбез халыкны. Салкын көзгә кергәч тә башланган ачлык. Иң олы сый черек бәрәңге кәлҗемәсе! Алабута кушып пешерелгән ипи кыерчыгы — сабыйларның иң зур хыял! Агач каерысы кимереп, бөре җыеп көн күрә бик күпләр. Картлар-карчыклар, сабыйлар ачтан күбенеп үлә. Ашыгыч ярдәм кулы сузмыйбыз икән — халык кырылачак, иптәш Сталин. Шахмат уены — җанны кая куярга белмәүдән... — Килешәм,— дип, шундук ризалашуын белдереп куя Сталин.— Ярдәм итәргә кирәк. Үзегез әйткәнчә, ашыгыч ярдәм күрсәтергә. — Ничек? Ни рәвешле күрсәтергә ул ярдәмне? Сез — комиссариат вәкиле, коллегия әгъзасы. Ярдәмне дә сез күрсәтегез, иптәш Солтангалиев. Халкыгыз ачтан җәфа чигә... Америка эшчеләре, чит ил пролетариаты җибәргән ярдәмнән баш тартмаска иде. иптәш Сталин. — Буржуйлар икмәге белән ирерле халыкны туйдырыргамы?! Барып чыкмас, иптәш Солтангалиев. Алган кадәресе дә җитеп ашкан. Ленин йомшаклык күрсәтте! Әле Төркиядән дә ярдәм сорарга диярсез сез тора-бара. Беләм мин сезне—барыгыз бер иш сез, ислам дине тотучылар. Башыгыздан пантюркизм һәм панисламизм коткысын бәреп чыгару өчен ким дигәндә бер гасыр ара кирәк булачак әле сезнең... Иптәш Сталин, - дип, гаҗәпсенүен белдереп, дәшми генә карашын текәп тора Мирсәет беркавым Без сезнең белән Милләтләр эше буенча комиссариат җитәкчеләре! Халыклар турында начар сүз сөйләмәскә килешкән идек. Хәтерегездәдер, шул исәптән төрки халыклар турын да да... Сүз. ялгышмасам, милләтләр хакында түгел, ачлыкка мөнәсәбәтле булса иде кирәк. . Тамак кайгысы, ачлык милли чикләрне белми Үз чиратында Сталин да әңгәмәдәшенә тимер салкынлыгы бәреп торг ан карашын төбәде, боларны мин сезнен авыздан ишетәмме. янәсе Бераздан гына әйтеп куйды Революция принципларын икмәккә алмаштырмыйлар. Солтангалиев. Ярдәм кулын халык массалары, пролетариат суза. Андый ярдәмнән баш тарту мәҗбүри түгелдер, дип уйлыйм, иптәш Сталин. Халык массалары язмышы үлчәүгә салынган ' Эшче һәм крестьяннар язмышы... Ачлыктан кем интегә? Иң түбән катлау вәкилләре авыл мужигы, картлар һәм сабыйлар... Ә кулакларның ашарына бармы сон9 ! Бар. Булырга тиеш, дип җавап кайтарды Мирсәет Гәрчә авылларда күзгә бәрелеп торган тигезсезлек күренешләрен сирәк очраткан кебек иде ул. Авыл халкы булганын үзара бүлешә, әле бер-беренә мәрхәмәт хисен югалтмаган иде халык Булгач Кулаклардан тартып алсыннар. Пролетариатка һәм ярлы крестьяннарга ярдәм йөзеннән, кирәксә, тагы солдатлар җибәрә алабыз. Штык иң гали хөкемдер, сон чиктә Авылларны канга батырудан файда юк. иптәш Сталин Чистайда гына да. әнә. кулакка санап алты йөздән артык ач мужикны чыгарып атканнар Башта чакыртканнар, үзләре өчен кабер казытканнар. аннан атканнар Бу явызлык, алай гынамы, кешелексезлекнен соңгы чигендәге вәхшилек. Революция корбаннарсыз булмый, иптәш Солтангалиев Алты йөз кеше атылган булса, миллионнар безнең иманга кайтарылгандыр. Кайчак гыйбрәт иң нәтиҗәле коткыдан да болайрак нәтиҗә китерә Курку, куркыту юлы беләнме? Төп максатка ирешү юлында чараларның һәммәсе дә яхшы Максат халыкны ачлыктан иза чиктерүдә, үтерүдә түгелдер ләбаса, иптәш Сталин? Авыл кешесенең үзе үстергән икмәкне дә туйганчы ашарга хокукы булмагач, азатлык, ирек, җир дигән вәгьдәләребезнен хаҗәте каламы?! Революцияне кем өчен ясадык соң без9 Эмоциягә биреләсез, иптәш Солтангалиев. вак буржуа чире белән авырыйсыз Икмәк армия өчен, пролетариат өчен Ә мужик өчен кайгырмагыз. ул үз җаен үзе карар. Россиядә мужик халкына кытлык булганы юк. һәм булмас та... Иләктәге соңгы мыскал онын, савыт төбендәге соңгы арышын тартып алу. болай да очын-очка ялгый алмый газапланган мужикны корал көче белән талау гади генә итеп әйткәндә дә. кешелексезлек, иптәш Сталин. Мин үз фикеремдә калам. Сталин шундук нәтиҗә ясап куярга кирәк таба Әмма ЦК башка фикердә! Революцион пролетариат мәнфәгатьләреннән ерагайганнан-ерагая барасыз, иптәш Солтангалиев Байтак кына сүзсез торганнан соң. ул янә салпы якка салам кыстыра Мин боларны сезгә үз итеп, якын итеп әйтәм. Мирсәет Троцкийдан сез андый киңәш ишетмәссез. Хәтта Лениннан да Мирсәет, байтак ара уйга чумып торгачтын. канәгатьсез генә рәхмәт белдерә. Сталин, гүя шул мизгелне көткән, әңгәмәдәшен кыен хәлдә калдыру аның яраткан шөгыле, һәм шул нәтиҗәгә ирешкәч кенә, ул төп сөйләшүгә күчә. Бу юлы да үз сәгатен көгкән булып чыкты Сезне анда Сәетгалиев иптәшкә каты бәрелгәнсез дип ишет тем. диде ул. кинәт, сүз арасында гына кызыксынгандай итеп Алай икән’ Менә ни өчен, гомер булмаган хәл. аның кабинетына үзе килеп кергән икән Сталин Димәк. Сәетгалиев аның белән элемтәгә кергән булып чыга — Каты бәрелеп кенә калмадык, иптәш Сталин, Совнарком рәисе Сәетгалиев иптәш эштән азат ителде Татарстан республикасының партия оешмасы карары нигезендә, күпчелек тавыш белән эштән алынды Сәхипгәрәй Сәетгалиев. — Сез бу карарны дөрес эш һәм партиянең соңгы сүзе дип табасызмы? — Бөтен партия исеменнән хөкем йөртә алмыйм, иптәш Сталин, әмма Сәетгалиев иптәшне, килеп туган шартларда, үз урынында калдыру мөмкин түгел иде. Татарстан коммунистлары бертавыштан Мохтаровка ышаныч белдерделәр... - Мохтаров.. Мох-та-ров...,—дип, бу фамилияне хәтерендә калдырырга теләп үзалдына кабатлап торды Сталин.— Ә шулай да Татрес- публика җитәкчеләренә ЦК фикерен санга сугу зыян итмәгән булыр иде... Сезнең өчен бигрәк тә, иптәш Солтангалиев. Минем сезгә булган мөнәсәбәтемне беләсез! Чынлап та. Үзәктәге югары даирә җитәкчеләренең һәммәсе белән яхшы танышлыгы булуга да карамастан, Сталин белән Мирсәетне байтак кына вакыйга һәм икесе генә белгән серләр якынайтып тора иде. Сталинның холкында каты бәрелә торган гадәт бар-барын, әмма, соң чиктә. Мирсәеткә зыян китергәне юк иде ич әлегәчә. Ул үзе дә Сталинның дустанә мөнәсәбәтен гаять югары бәяли. Сезгә хөрмәт һәм рәхмәт хисләрен югалтканым юк, иптәш Сталин. Әлеге вакыйганың шәхси мөнәсәбәтләргә кагылышы булмас диеп беләм. — Коммунистлар арасында шәхси мөнәсәбәтләр булмый, Мирсәет. Партия мәнфәгатьләре бар пәрсәдән югарырак! Килешәм, иптәш Сталин. Әмма... -дип, икеләнеп, уйланып кала Мирсәет бермәлгә.— Әмма кеше язмышы, халык язмышы бизмәнгә салынганда, бәлки бәхәсләшергә дә ярыйдыр. Сталин тыңламады булып чыкты Мирсәетнең сүзләрен. Үзалдына, битараф кызыксынып куйды ул нибарысы: — Кайдан таптыгыз ул Мохтаровны? — Кәшшаф Мохтаров — тәҗрибәле һәм мәгълүм кеше, иптәш Сталин. Аны Татарстан партия өлкә комитеты тәкъдим итте. Моннан өч ай чамасы элек Өлкә комитетының җаваплы секретаре иптәш Канатчиков бу хакта минем янга махсус килдеСәетгалиевтән зарланды. «Иртән бер-бер нәрсә вәгъдә итсә, кичен шуның киресен эшли—булмый аның белән».—диде. — Ә минем белән киңәшеп тормагансыз!.. — Сез командировкада идегез Кавказда... Без Догадов белән Молотов янында булдык. — Молотов ни диде? Яхшы булыр, хәл итегез, диде... — Ишкән икән ишәк чумарын! Шунда, кинәт урыныннан торып, ишекле-түрле йөренеп килде Сталин. һәм, өстәл янында тукталып, телефон төребкәсенә үрелде. — Сәетгалиев иптәшне чакырыгыз! Мин Солтангалиев кабинетында. Әйе. монда керсен.. Хәзер үк... Мирсәет өчен бөтенләй көтелмәгән яңалык иде бусы. Әле яңа аңлашылды. Димәк, Сталинның аның янәшәсенә керүе очраклылык түгел. Ул аны Сәетгалиев белән күзгә-күз очраштырып нидер ачыкларга җыена. Тик бер нәрсә анык түгел, ни өчен дип әле үз кабинетына чакырмады ул аларны9 Ни сәбәпле Мирсәетнең эш бүлмәсенә кеше чакырырга ният кылган — яхшымы бу, ямангамы? Ул арада аргы яктан берәү кыяр-кыймас кына ишекне шакыды һәм сак кына ача төшеп, башын тыкты. Бу — Сәхипгәрәй Сәетгалиев. Мирсәет өчен аның гадәтләре яхшы таныш, ата мәче сыманрак, җыйнак һәм мәкерле дә булыр ул бер үк вакытта. — Иптәш Сталин, керергә рәхсәтме? — дигән тавышы ишетелде үзе күренгәнгә кадәр Сталин дәшмәде, байтак ара онытып торган төребкәсен яңаргып җибәрүе белән мәшгуль иде. Мирсәет чакырырга мәҗбүр булды «чакырылмаган кунак»ны — Керегез... Рөхсәт - Ул анар үзе утырган урындыкны тәкъдим итте. Утырыгыз. Сталин ишектән керүчегә күтәрелеп карарга ашыкмый иде әле. Аягын аякка атландырып креслода көе аркасын турайтты. Байтак көттергәннән соң гына, бөтенләй башка юнәлешкә текәлгән җиреннән сүз башлады. Иҗекләп сөйләгәндәй, ипле, акрын сөйли иде — Солтан-галиев иптәш... Сәет-галиев иптәш... Икегез дә иптәш Ә үзара иптәш түгелсез. Бүлмәдә чебен безелдәгән аваз да юк Киеренкелек Берегез Солтан, берегез Сәет, икегез дә Галиев. Туганнармы әллә сез мин шулай уйлый илем.. Халкыгызның исеме калса, тарихчылар бутап йөртер әле үзегезне.. Димәк, Солтан белән Сәет килешмиләр.. Сәет —икмәк җыйган. Солтан ошатмаган. Сәет баш бирмәгән. . Солтан—эштән алган. Ә Галиләр?! Галилек онытылып торган, югалган... Хикәят кызык килеп чыга, шулай бит, ә. Мирсәет?! Син язучы да ич әле безнең, куен дәфтәренә теркәп куярга онытма моны. Мирсәет әйтте. Хикәятегез ярарлык, иптәш Сталин, әмма хакыйкатьтә вакыйгалар башкача... һәм күпкә җитдирәк . диде. Солтангалиевкә сүзен тәмамларга да ирек бирмичә, шым гына утырган җиреннән, кинәт артын корг чаккандай. Сәетгалиев сикереп торды Ул... Ул... дип кабаланудан тотлыга-тотлыга сөйләп китте Ул партия политикасын атигамый, бозып күрсәтә. Революция язмышы түгел, тагар мужигы кадерлерәк анарга. Сталинның әле һаман Сәетгалиевка күтәрелеп караганы юк. Әмма әңгәмәдән чиггә калырга да җыенмый иде Кабаланмый гына, ипләп кенә сөйләгез, Сәетгалиев иптәш Мәсьәлә сез уйлаганнан да җитдирәк булырга охшап тора. Тыңлыйбыз Сәетгалиев Мин партия солдаты Мин партия кушканны үтәдем. иптәш Сталин. Революциягә икмәк кирәк булганга М и р с 0 с т. Авылларда җыен җыеп, тапшырыр икмәге булган кешеләрне сәгатьләр буена тезләндереп тотарга партия куштымы’ Сәетгалиев. Тезләнсә Алар Совет хакимияте каршында баш иде. Нәрсә булган!? Мирсәет. Балалары, хатыннары карап торганда мужикларның ыштаннарын салдырып, шомпол һәм таяклар белән кыйнарга да партия куштымы'’ Сәетгалиен Аның каравы, яшергән җирләреннән янчык-янчык икмәк табын китерделәр. Ирләрен коткарасы килгән хатыннар, аталарын кызганган балалар икмәк ташыды М ирсәет. Сабыйлар авызыннан өзеп китерелгән икмәк! Ә Арчада берьюлы угыз крестьянның башын чабып өздерү нигә кирәк булды ’ Сәетгалиев Гыйбрәт өчен Арчалыларга ул гына аз әле Анын каравы, юктан бар ясап, ике олау икмәк төяп озаттык Ил төкерсә күл була ул. Мирсәет. Тамактан өзеп, чәчүлеккә дип саклаган орлыклары Инде Чист айдагы вакыйгага килик Чистайда ниләр майтардың? Сәетгалиев Мин түгел, иптәш Сталин, ул кабаланып, зур гаептән арынырга ашыгып, акланырга кереште Мин түгел «Тройка лар» «Тройкалар» оештырып икмәк җыярга дигән әмерне Мәскәүдән төшерде тәр. Минем гаеп юк монысында. Ул барысын минем өскәөймәк- чс була, иптәш Сталин Сталин one һаман гүя аларның сөйләшүенә битараф кала бирде Мирсәет. Бер Чистай өязендә алты йөз крестьянның башына җитү дә партия өченме? Партия кушуы беләнме?! Сәетгалиев кабаланырга кереште. Тотлыга-тотлыга сөйләп китте: — Крестьян түгел, үлчәп сөйләшегез. Мирсәет иптәш — кулаклар! Кулак иделәр алар барысы да. революция дошманнары.— Сталинның каршысына ук килеп тезләнә ул шунда.— Мишәрләр алар, мишәрләр, иптәш Сталин. Ә мишәрләр — барысы да кулак. Үзе дә мишәр булганга яклый ул аларны, иптәш Сталин. Хатыны да мишәр. Миллионерлар һәм буржуйлар һәммәсе мишәр. Шуңарга яклый ул аларны. Сталин, күз карашын төшермәстән, кулы белән битараф ишарәләп, каршысында тезләнеп торучының күтәрелүен үтенә. — Революция солдаты.—дип әйтеп куя үзалдына. Әллә мактый, әллә мыскыл итүе, алла үзе генә белә. Сәхипгәрәй Сәетгалиев тезләнгән җиреннән торып, читкә тайпылгач, шул ук битарафлык белән сорарга кирәк таба - Ә кем ул — мишәр? Нәрсәсе белән аерыла ул татардан? Сәетгалиев бу сорауга ничек җавап бирергә белми аптырый калды, бахыр. Рәтлебашлы аңлатма тапмагангадыр, әйтеп салды: — Мишәрләрме?. У-ух, ми-шәрләрне!—дип, махсус киеренкелек тудырды элек.— Мишәрләр—шундый татарлар алар, иптәш Сталин, менә шундый татарлар алар.— Йодрыкларын болгап, иреннәрен кысып аңлатырга тырыша иде ул. Гөнаһ шомлыгы, ни дияргә генә белми. Сүз таба алмый.—Татарларның нәкъ әнә теге халык... үткеннәре, елгырлары, усаллары була ул мишәрләр. Әйтик, иптәш Троцкий кебекләре... Җавапның соңгы өлеше Сталинның күңеленә хуш килде, әлбәттә. Сәетгалиев хәйләкәр, белеп сөйли. Татарның иптәш Троцкий кебеге... Хе, иптәш Солтангалиевне Троцкий белән шахмат кына берләштерми икән, димәк... Сәетгалиев сөйләгәннәрне гади бер әкәмәт итеп кенә тыңлаган Сталинның битарафлыгы Мирсәетнең болай да юк кәефен тәмам соңгы чиккә җиткергәндер. Әмма үзенең эчке халәтен күрсәтә торган урыны түгел. Шулай да күңелендәген әйтми кала алмады ул. — Кеше гомерен чүпкә дә санамыйсыз. Партиянең, Советларның тамырына балта чабуга тиң ич бу Ничек шуны аңламаска мөмкин?! Бер сыер бөтен көтүне буйый, дип юкка әйтмиләр икән... — Халык әйтсә — хак әйтә.— дип. сүз кыстырмасынмы Сәетгалиев шунда.— Тик ул тычкак сыер кайсыбыз икәнлекне генә ачыклыйсы кала.— һәм үз-үзеннән канәгать булып, кеткелдәп тә ала. Мирсәет, аның бу дорфалыгына, үзенең бөркет карашы белән генә җавап бирә Сүз көрәштерү файдасыз Сәхипгәрәй Сәетгалиев белән. Шунда кемдер ишек шакый. Кабинетка элемтә бүлегендә эшләүче кыз килеп керә. — Мирсәет абый, сезгә телефонограмма... Казаннан. Кыз өстәлгә ике метр чамасы озынлыктагы ак кәгазь тасма китереп сала, һәм шунда гына бүлмәдә башка кешеләр дә барлыгына игътибар итеп, элемтәче кыз алар белән дә исәнләшеп чыга. — Исәнмесез, иптәш Сталин. Икенче читтә кызның гәүдә чигелешләре һәм таза балтырларына ач күз белән багып торган Сәетгалиевне да сәламли.— Исәнмесез. — Сәлам, чибәр туташ... Әллә минем белән исәнләшми дә китәсезме дигән идем. Мин — эштән куылган большевик Сәетгалиев булам. Кыз, җитди рәвештә, янә бер мәртәбә Сталин һәм Мирсәеткә табан карап ала да ишеккә юнәлә. Аның һәр хәрәкәтен Сәетгалиевнең майлы карашы озатып кала. Мирсәет тасмага үреләм дигәндә. Сталин өлгерлек күрсәтә. Өстәл өстеннән идәнгә шудыра-шудыра укып чыкканнан соң дәшми-нитми, битараф кына, кире урынына куя. Ниһаять, чират Мирсәеткә җитә. Ул кычкырып укый телефонограмманы: «Мәскәү. Милләтләр эше халык комиссариаты әгъзасы Солтан- галиевкә. Ильичтан телеграмма алдык Хезмәт һәм Ил иминлеге Советы исеменнән кичекмәстән Самара губернасына биш йөз мең пот солы җибәрергә диелгән. Бу ачтан интегүче республиканың бөтен булган фондыннан да артыграк дигән сүз. Ленин исеменә, үти алмыйбыз, дигән җавап юлладык Башкача чарабыз булмады. Мәсьәләне аңлату юлында ярдәм итәрсез, дигән ышаныч белән, Татсовнарком рәисе Мохтаров 21 июнь, 1921 ел» Сәетгалиев, шатлануын яшерә алмый, урыныннан ук сикереп тора. Менә, әнчек, кара син аны.. Филгә өрергә дә курыкмый, имеш. Көчле, янәсе Бүлмә буйлап әрле-бирле йөренергә керешә, дәртләнүен яшерә алмый Ха, Ленинга каршы бара диген, ә. «Совет Труда и Обороны» карарын үтәми диген, ә. Ишеттегезме, иптәш Сталин, күрдегезме инде, ниһаять, сезнең сөекле Солтангалиевегез кемнәргә йөз тота?! Сталин дәшмәүне артык күрә Мирсәет тә тегенең сөйләгәннәренә колак салмый. Ипле генә килеп телефонга үрелә Аня, хөрмәтлем, телефонограмма кабул итегез. Ашыгыч рәвештә ирештерү зарур Тыңлыйсызмы?.. «Казан. Татсовнарком рәисе иптәш Мохтаровка. Өстегезгә алган җаваплылыкны хуплыйм. Ленин хәлне аңлар. Эшләгез. Июньнең 21 нче көне, 1921 ел. Солтангалиев». Хәзер үк юллагыз, ярыймы. Аня-матурым... Рәхмәт. Сталин дәшмәвендә дәвам итә. Колагы ишеткәннәрдән бер тын хәйран калып юрган Сәхипгәрәй Сәетгалиев үзен кайгыртуында Ишеттегезме, иптәш Сталин. Алар шулай күт белән ыштан кебек, бер-берсен яклау дигәндә һичнидән тайчынмыйлар Мирсәет янә телефон төребкәсенә үрелә. Бу юлы инде аның беркадәр тартына төшүе, икеләнә калуын да сиземләү кыен түгел Иптәш Стасова белән тоташтырыгыз әле Шактый озаккарак сузыла тоташтыру мәшәкатьләре. Елена Дмитриевна Бу тагын бер мәртәбә Мирсәет Солтангалиев иде әле Иптәш Ленинның мине кабул итүен үтенәм. Бүген үк кирәк иде шул. Иртәгә, сәгать унга. Килештек Елена Дмитриевна, тагы бер генә минутка Әйе. тоташтырсагыз, Владимир Ильичка хәзер үк телефон аша бер-ике авыз сүз әйтергә кирәк иде. Ашыгыч сүз... Әйе, кичектерергә ярамый торган... Иртәгәсенгә кадәр дә кичектерерт ә ярамый торган. Көтәм. Мирсәет үзен Ленин белән тоташтыруны көтә, колагында телефон төребкәсе Сәеггалиев. хәйләкәр песи сыман, телефон төребкәссннән яңгыраячак сүзләрне ишетү максаты белән, якынгарак елышырга итенә Сталин битараф, төребкә суыруын белә Эреләндең, Мирсәет, минем белән киңәшергә дә кирәк тапмыйсың хәзер, дип мыгырданып ала шулай да Аргы очтан Ильич тавышы яңгырап ишетелде Элемтә яхшы, бүлмәдәшләрнең һәммәсенә ишетеләдер төсле иде ул Тыңлыйм, Мирсәет Хәйдәргалиевич Ни әйтергә тели идегез? Владимир Ильич, мин әле генә Идел буеннан, Татарстаннан йөреп кайт гым. Татарстанда хәлләр зарланырлык түгел диеп беләм. Ничек анда, миңа сөйләгәннәре дөрестер бит?! Түгел, иптәш Ленин, сезгә дөрес булмаган информация җиткерелгән Идел буендагы ачлык Татарстанда аеруча куркыныч чагылыш тапкан Ничек? Ничек! Әле миндә бер атна чамасы гына элек Татсовнарком рәисе Сәетгалиев булып киткән иде. Ул зарланмады Хәтта, кирәксә, тат ы икмәк чыгарырга вәгьдә бирде. Совнарком рәисенә ышанмаска минем хакым юк... Сәетгалиев хәзер Татсовнарком рәисе түгел. Миңа мәгълүм булганы кадәре генә дә быел Татарстанда ачлыктан кырык меңнән артык кеше үлгән. Ашыгыч ярдәм күрсәтмәсәк, ачлык корбаннары йөз меңнәргә, миллионга җитәчәк. Мужикның чәчәренә орлык юк Яз башыннан җиргә бер тамчы яңгыр төшмәгән, туфрак кайнар көлне хәтерләтә. — Мин берни аңламыйм, Солтангалиев иптәш. Кем хаклы, ә кем хаклы түгел монда?! Әле бит Самарага икмәк озатырга тиеш иде алар... — Самарага икмәк озатылмаячак, Владимир Ильич. Чөнки ул икмәк юк. Ул уңайдан Тагсовнаркомның яңа рәисе Мохтаров белән безнең арада сөйләшү-аңлашу булды. Җаваплылыкны мин үз өстемә алам. Аргы яктан Ильичның гаҗәпсенгән авазы яңгырады: — Аңламадым... Берни аңламадым. Беренчедән, ничек игеп булмаган икмәкне бар, дип әйтеп була. Икенчедән, Хезмәт һәм Ил иминлеге Советы карарын үтәмәскә, дөрес түгел дип табарга кемнең хакы бар... Берара тынлык урнашып торганнан соң аргы яктан янә Ильич тавышы ишетелде. — Ярый. Мирсәет Хәйдәргалиевич, сез иртәгә минем янга керегез әле. Безгә кичекмәстән очрашырга кирәк. Мин Стасовага әйтермен... — Без инде, килештек, Владимир Ильич. Иртәгә сәгать 10 да мин сездә булачакмын. — Яхшы. Иртәгәсе көнгә кадәр! — Сау булыгыз, Владимир Ильич. Мирсәетнең дулкынлануы янә йөзенә чыкты.Кайнарланып урыныннан сикереп торды ул һәм бер почмакка китеп елышкан Сәхипгәрәй Сәетгалиев каршысына барып басты. Бүрегә ташланган тау бөркете сыман, ул менә-менә аның өстенә очып кунар төсле иде. Тегене тәмам почмакка кысрыклады. Йодрыклары каты йомарланган, тешләрен кысып дәште ул аңарга: — Кайдан, ничек табарга җыена идең ул 500 мең пот ашлыкны? Ашарга булмаганда.. Чәчәргә булмаганда... Ярты Татарстан кырылып үлеп беткәннән соң. Куркак куян хәленә төшкән дәүләт эшлеклесе Мирсәетнең җилкәсе аша, Сталин мондамы әле дигән сыман, шул тарафка каранды. Күрде һәм тынычлана төште. - Чамалабрак, Солтангалиев иптәш, мин сиңа Оруджиев түгел. Бәйләнмә миңа... — Бәйләнмим. Мин синнән сорыйм. Әйт, егерме беренче ел кышыннан соң кайдан, ничек табарга җыена идең син ул ярты миллион пот ашлыкны? — Тырышып еласаң, сукыр күздән дә яшь чыга. Казанда һәм өяз шәһәрләрендә яшерелгән запас бар иде әле минем. — Ә халкың ачтан кырылганда кайда идең? Сабыйлар бер кабым икмәк юклыктан күбенеп кырылганда син кайда идең? — Мин—дәүләт эшлеклесе. Мин ЦК каршында гына җавап бирергә тиешле... Ә кемнең нәрсә ашавында минем эшем юк—Почмактан чыгарга итенеп талпынып алды Сәетгалиев.— Кит әле. юл бур. Юл бир диләр сиңа... Мирсәет юл бирми. Җилкәсе белән этеп үк кысрыклый тегене. Әле һаман аңлый, төшенә алмый иде ул, шуңа төпченүен дәвам иттерде. — Шундый кышта ярты миллион пот ашлык яшереп яткырдыңмы? — Алай ук түгел инде,— дип куя Сәетгалиев, битараф кына. — Ә Ильичка күпме вәгъдә иттең? — Соң, ярты миллион пот инде... — Кайдан табарга җыена идең? Җитмәгән өлешен дим... — Бәйләнмә әле, кешечә сорасаң, аңлатырмын. Җибәр, чыгар мине бу почмактан. — Соңгы мәртәбә сорыйм, Сәхипгәрәй, син мине беләсең,— дип, кобурасына кулын куеп ала Мирсәет -Яшерелгән икмәген күпме иде? Сталинга күз төшереп ала Сәетгалиев. Ә Сталин дәшми, карашы читкә төбәлгән. — Өч йөз илле мең поттан артыграк. Биш йөз меңгә ничек тутырырга җыена идең? - Ә мин, Владимир Ильичка ачыктан-ачык әйттем. ГПУдан өстәмә көчләр бирсәгез табам, дидем. «Анысыннан гына эш тормас»,— диде иптәш Ленин. Нәрсә. ГПУның яз көнендә уңыш җыя торган басуы бармыни'’ Булмаса. таптыра торган көче бар. Әмәлен беләләр.— һәм битараф кына өстәп куярга да кирәк тапты тагы:— Татар мужигының чабата астында гына булса да яшерелгән запасы була аның, беләбез. Тамаша кылып утырган Сталинга күз читен төшереп алгач. Мирсәет Солтангалиев үзләренә генә аңлаешлы булган татар телендә мөрәҗәгать итә: — Әйт әле. үз халкыңа нәфрәт, аның язмышына төкереп карау каян килде ул сиңа. Сәхипгәрәй?. Синең «тройка»ларың көзен дә. кышын да. язып да бары тик татар авылларын талаган, диләр Дөресме шул1 ’ Сәстгалиев урысча сөйләшүен дәвам итте, тавышын күтәрә төште хәтта. Аның һәр сүзе Сталин колагы өчен иде. — Булса соң. мин бит синең ише «милләтче» түгел. Интернационалист мин. революционер шуңа күрә эзәрлеклисез сез мине Сез барыгыз да милләтче — Мох гаровың да, Юныс Вәлиди дә. Шамил Усманов та. Барыгыз бер иш. — Партия өлкә комитетындагы рус иптәшләр дә шуңа сөймиме үзеңне?. Ишетәсеңме?! Мин интернационалист! Мирсәетнең нәфрәте чамасыз, күптән ташып чыккан, әмма үз-үзен кулда тотарга кирәк икәнлекне дә яхшы белә. Сәетталиевнен ана телендә аңлашырга теләмәвен дә тиешенчә кабул итеп, үзе дә русчага күчте — Соңгы бер ел эчендә Татарстанда яшәүче руслар дү-рт процентка, чуваш һәм башка милләт вәкилләре ун процентка кимегән булса, татарлар арасында бу сан... күпмегә тигез дип уйлыйсың'” Татарлар, рәсми мәгълүматлар күрсәткәнчә, утыз процентка кимегән Әнә шул сгерме- егерме алты процентка тиң аерма синең намусында. Сәхипгәрәй Сәет- галиев. Ишетмәсәң ишет! Сәстгалиев. җәт кенә Мирсәетнең култык астыннан шуып, «ирек»кә атылып чыкты, ниһаять. Билгеле инде, теленә дә ирек ачыла төште Мин интернационалист' дип кабатлады ул ватык тәлинкә сыман Мирсәет, ниһаять, аның бу кыланышына нәтиҗә ясады. Милләттәшләрең балалар, хатын-кызлар, карт-карчыкларнын баш сөякләреннән үзенә һәйкәл торгызган интернационалист син! Ниндидер фикергә килепме, әллә куркудан гынамы. Сталин утырган кресло артына барып басты Сәхипгәрәй Башын кашып алды Җитди сүз әйтергә җыенуы икән: - Әйтсәм, әйтим, тыңла. Солтангалиев. һәм хәтереңә киртләп куй дөнья революциясе ясаганда ниндидер бер татар милләтенең тарихта эзсез югалуы ул баш китәрлек бәла түгел. Сезнең, милләт-милләт дип. лаф оруларыгыз чит минем өчен. Ышанмыйм мин тагарның киләчәге булуына. Марҗага өйләндем шуңа. Балаларыма урыс исеме куштым. Мин интернационалист! Җигәр, дигән тавыш Сталин авызыннан чыга Сәетгалиевкә үзенең кабул итү бүлмәсенә керә торырга куша ул Җиңүче сыйфатында, кабинет ишеген кагы бәреп чыгып кигә Сәетгалиен Сталин, читкә китеп баскан, маңгаен учлап уйга чумып торган Мирсәет янына килеп, аның җилкәсенә дустанә кулын сала Борчак пешми икән сезнең. Ә ул дип. ишеккә таба ымлый аннан Шәхес! Революция эшенә чын-чынлап бирелгән шәхес икән бит Шәхес түгел, клоун ул! Дөньяга ялгыш гуган бер бәндә 6 «К У » № 5 81 Сталин. Хәтерендәме икән, 1920 елның башларында ЦКда Татар республикасы игълан итү турында сүз булгач та мин синнән сораган идем... Мирсәет. Хәтеремдә. Сез миңа Татарстанга Совнарком рәисе булып барырга теләмисенме, дидегез. Мин уйлана калдым Сталин. Юк. теләмим, дидең һәм Сәетгалиев кандидатурасын үзең тәкъдим иттең. М ирсәет. Нишлисең, адәм хатадан хали 1үгел. иптәш Сталин. Сталин. Димәк, син үзең дә Сәетгалиевне югары бәяли идең.— һәм чыгар якка юнәлеп, ишеккә барып җиткәндә генә туктала төшә ул Мирсәет, син юлга чыккан җиреңнән бер-бер истәлек, бүләксез кай1мый торган идең минем янга. Бу юлы әллә Троцкийга биреп өлгердеңме?.. Соңгы араларда суына төштең әле син миңа. Татарстаннан буш кул белән кайтмагансыңдыр, шәт... Мирсәет, беркавым югалып, икеләнеп торганнан соң, өстәле янына тәвәккәл генә барып, аның аскы капкачын ачты. - Буш кайтмадым, иптәш Сталин Өстәлгә гәҗиткә төрелгән ике олы төргәк чыгарып куйды ул.— Сезгә дә бар, Лев Давидовичка да кала. Кайсысын телисез, сайлап алыгыз. Сталин кире борылып килә һәм өстәл өстендә янәшә торган төргәкләрнең әле берсен, әле икенчесен күтәреп карый - сайлый, һәм зуррагын култык астына кыстырып, киредән чыгар юлга юнәлә. — Ат башы кадәр алтын диген, ә, дип. шаярган атлы була үзалдына. Бүгенге Татарстан өчен аеруча хас истәлек.— ди Мирсәет, һәм Сталин артыннан ишек ябылгач, үзалдына кәефсез генә мыгырданып куя Әйе. Идел-Чулман буйларына алтын чәчкәннәр... Мирсәетнең бүләк дигәне ни булды икән? Сталин аны соң гына, кабул итү сәгате тәмамланып, кабинетында берьялгызы калгач, урамда караңгылангач кына ачып карар ара таба. Ача һәм чак аумый кала. Гәҗит эченә төрелгән бүләк баш сөяге. Кешенеке!. . Ил белән, алай гынамы, дөнья белән идарә игәргә җыенган адәмнең шулчак ни уйлаганын. нинди нәтиҗәләр ясаганын белсә дә, алла үзе генә белгәндер. Әлеге «бүләк» хакында Сталин булсын, Солтангалиев булсын, үзара күпме очрашып га алга таба ләм-мим сүз кузгатмадылар. Әмма һәр икесе аны онытмады. Оныту мөмкин идеме соң?! Сәхипгәрәй Сәетгалиев Сталин яныннан асыл кош тоткандай канатланып чыкты ул көнне. «Революция эшенә бирелгән синдәй коммунистлар сирәк тагарлар арасында, диде Сталин әлеге әңгәмәне йомгаклап. — Партия каршында үзеңнең чын интернационалист икәнлегеңне чираттагы мәртәбә исбат иттең. Борчылма, синдәй егетләр эшсез калмас!» «Интернационалист» дигәне аеруча хуш килгән иле аның күңеленә. Гомере буе үзен милләтчелектә гаепләүдән курыкты бит ул. Чөнки милли эшлеклеләрдән теләсә кайсын шул бер сүз белән урыннарына утырта торган заман иде. Үз халкың мәнфәгатьләрен кайгыртып «кыл кыймылдаттыңмы» син «милләтче». (Хәер, шул елларда гынамы икән?!. Кызганычка каршы, ул куркыныч шәүлә- милләтчелектә гаепләнү куркынычы урындагы түрәләрнең байтагын әле дә кулсыз-аяксыз гына түгел, телсез итә.) - Татарлар сезгә мәңге рәхмәтле булачак, иптәш Сталин, диде Сәетгалиев, ишек катына җитеп аерылышкан мизгелләрендә. Безне Республикалы иттегез, автономияле. Теге милләтчеләр аяк чалмаган булса, әле мин күпме сорасагыз — шул кадәрле икмәк тапшырачак идем Рәхмәт, иптәш Сталин, сез безне Республикалы иттегез. Урамга чыккач та: «Сталинны ышандырдым.— дип нәтиҗә ясады ул үзалдына Инде бер-бер сәбәп табып, Ильичның да күзенә чалынырга иде бит.» Кремльнең итәге булып сузылган Александров бакчасы буйлап ялгызы атлап барганда үзе өчен гаҗәп уңышлы тоелган уй килде аның башына Ильичка хат юлларга кирәк. Зарланып, сукранып түгел. Кемнедер гаепләп тә түгел, чөнки аңардан хәзер шуны көтәләр Ә үзенең политик фикерләре, кайбер күзәтүләре белән уртаклашырга. Әлбәттә, аны укыгач та Ильичта ул хатның авторына соклану хисе туарга тиеш «Әнә ич. милли кадрлар ничек үскән, коеп куйган интернационалист икән бу Сәхипгәрәй Сәетгалиев. Моңарчы бәяләп җиткермәгәнбез түгелме без аны?!» диярлек булсын. Шундук бакчаның аулак бер почмагында посып торган эскәмиягә утырып, куен дәфтәренә тарихи тезисларын язарга кереште ул. «Дүрт сорау» дигән баш куйды. Әле сораулары нинди булачагын тәгаен к үзалдына китереп җиткермәсә дә, исем күңеленә хуш килде. Философларча чыга ич! Күп сүз кирәкми, хат эшлекле булырга тиеш, аның авторы кебек... • Владимир Ильич' Үземне озак вакытлар борчып йөдәткән дүрт сорауга җавап бирүегезне үтенә м 1. Россия Федерациясендә зур булмаган автономияле республикаларның булуы зарурмы? Бу сорауга җавабыгыз иң элек Татарстанга мөнәсәбәтле кызыксындыра 2. Зарур булса, озаккамы, башкача әйтсәк, нинди мәсьәләләрне хәл иткәнче һәм нинди максатларга ирешкәнчегә кадәрле’ 3. Үзенең дәрәҗәсе, әзерлеге белән күпкә югары торган, элгәре хакимлек кылган милләт коммунистлары изелгән милләт коммунистлары һәм хезмәт ияләренә мөнәсәбәттә тәрбияче һәм мөгаллим булырга тиешле саныйм Ә торабара мөгаллим вә тәрбиячеләр үз урыннарын шәкертләренә тапшырырга тиешлеме7 Шушы өч сорауны язып тәмамлагач, озак кына уйга бирелеп утырды Сәхипгәрәй Ул күтәргән сорауларны кат-кат укып, шул сорауларны күңелендә йөргүче, үзе белән ихластан фикер уртаклашырга, киңәшергә җөръәт иткән интернационалист, коммунист хакында Ильичның ни уйлаячагын күзалларга тырышып азапланды. Сораулар, үзе көткәндәгедән дә шәп чыкты кебек, һәрхәлдә, юлбашчының аңарга булган ышанычы кимемәячәк. Әмма дүртенче сорау да бар бит әле Беренчедән, «дүрт сорау» дигән исемнән баш таргасы килми иде аның Өч саны бик гадәги. Өч сорауны теләсә кем язарга мөмкин Икенчелән, күңелендә бушану җитенкерәми әлегә. мәсьәләгә якынрак килеп, ниләргәдер, кемнәргәдер ишарә ясыйсы, кыскасы берьюлы ике куянны атасы иле бит Дүртенче сорау ифрат авыр туды 4. һәммә автономияле республикада, аеруча Татарстанда, чит милләт коммунистлары (татарлар) арасында бер-береннән аермачык аерылып торган ике агым (группачылык) чши берәүләре сыйнфый көрәш, әлеге сыйнфый корәшне торган саен уз милләтләре (хатның оригиналы урыс телеңдә язылган Сәетгалиев үз милләтен бу очракта һәм тагы берничә урында «туземное население» дип атый. Автор) арасында да тирәнәйтә бару юлында Ә икенчеләре вак буржуаз милләтче юккә йөз тота Соңгы дүрт ел б\ аеры млыкны ачык күрсәтте Беренчедән РКП(б) һәм аның җитәкчелеге тарафыннан нык ярдәм, яклау табарга тиеш и дип санап, мин чагышмыйммы’ Икенче tope исә пролетар рево иоцич эшенә кулай булган кадәрле генә вакытлыча файдаланырга тиешле һәм. әлбәттә. чын интернационализм юнәлешендә тәрбияләнүгә Д> мохтаҗлар Әмма бо зарын Татарстанда килеп чыккан кебек. беренче иреннән кулай- рак күрү ярамас Сез ничек уйлыйсыз?» Сүзгә-сүз дип әйтерлек тәрҗемә и теп китерелгән әлеге хат — тарихи факт, һәм ул хатның шул көннәрдә үк Ильичның эш өстәленә барып ирешүе дә мәгълүм. Ленин, әлбәттә, игътибарсыз калдырмаган аны — дикъкать белән укыган, һәр сорау каршысына үзенең кыска, әмма бер үк вакытта гыйбрәтле дә булган җавапларын язып чыккан. Беренче сорауга җавап: «Әйе» дигән бер сүздән гыйбарәт. Икенчесенә—«Әле озакка»; өченчесенә «Педагог һәм няня» т үгел, ә ярдәмче дүртенче сорау каршында «Ике агым» хакында төгәл, кыска, ачык күрсәтмәләр бирүегезне үтенәм» дигән сүзләр язылган. Ильич әлеге хат белән танышканнан соң күп гомер узмый, ә Сәхипгәрәй Сәетгалиевне инде Кырым автономияле республикасының Совнарком рәисе игеп билгелиләр. Тагар коммунистларыннан Үзәк өчен аңардан да кулайрак кеше табылмый. Сталин гына түгел, Ленин да «чиертә» Сәетгалиев кармагына. Кырымга китәр алдыннан Сәхипгәрәй янә беркат Сталинда булып чыга һәм, Ленинга тапшыруын үтенеп. Елена Стасовага чираттагы мәктүбен калдыра. Бу юлы инде ул сорау бирүче сыйфатында түгел, югарыда искә алынган «дүртенче сорау»га ачыклык кертүне бурыч итеп куя. Әлбәттә, Сталин янында сөйләшүләрдә булсын, хатларында булсын, Сәетгалиевнең төп максаты — үзен «нахакка рәнҗетүчеләр» белән мөнәсәбәт ачыклауга кайтып кала. Татарстан партия оешмасында үзенә ышанычсызлык күрсәткән «уң» һәм «сул» коммунистларның һәммәсенә өлеш чыгарыла анда. Татар большевикларына интернационализм тойгысы җитенкерәмәү искәртелсә. руслар шовинизмда, күпчелекне тәшкил иткән яһүдләр—ике араны, үзара капмакаршы кую, бутауда гаепләнә. Ә боларның һәммәсенә тискәре йогынты ясап, партия оешмасыннан «чын интернационалистларны» кудыруны оештыручы Мирсәет Солтангали- ев. Әнә ничек килеп чыга! Әлбәттә. Ленин һәм Сталин Сәетгалиевне тыңлап кына, аның кулы белән язылган хатларны укып кына, үзләренең Мирсәеткә булган мөнәсәбәтләрен үзгәрткәннәрдер, дип әйтергә нигез юк. Шулай да... Сөйләү һәм ышандыру сәләтенә шактый гына ия булган Сәхипгәрәй Сәетгалиев чәчкән орлыклар кайчан да булса бер шытым бирмәс дип кем әйтер!?. Кырымга китәргә тәмам җыенгач, Совнарком бинасыннан тимер юл вокзалына чыгып китәр алдыннан, Сәетгалиев Мирсәет белән дә кереп хушлашырга кирәк таба. — Синдә тырышлык, үҗәтлек җигәрлек юлыңа ак җәймә.—ди аңарга Мирсәет, кулын биреп Әмма халыкка якынрак булырга тырыш. Халык изгелекне онытмый. Тагы бер үтенечем бар. Сәхипгәрәй. Кырымга баргач та Фирдәвес белән булышуыңны дәвам итә күрмә. Иске үпкәләрне онытырга вакыт. Сәхипгәрәй үзенә шундый эчкерсез, җылы мөнәсәбәт көтмәгән була, күрәсең. Югалып кала бермәл. Елмаерга да. бер-бер төртмә сүз әйтергә дә җөръәт итми. — Миңа шундый эш тәкъдим итәрләр дип көгмәгәнсеңдер?—дип сорап куя, эчкерсезләнәп. Ләкин шул урында туктала белми.— Сәхипгәрәй Сәетгалиевнең кем икәнлеген белмисез шул әле сез,—дип. тавыш күтәрергә кирәк таба. Аннан кискен борылып, чыгар юлга юнәлә. Чынлап та Сәхипгәрәй Сәетгалиевнең кем икәнлеген, аның үзен дә алда нинди язмыш көткәнен дә белми әле Солтангалиев ул вакытта. Күңеленә шик-шөбһә төшсә, Мирсәет үз-үзен кая куярга белми башлый Тынычрак, иплерәк булып, җиде кат үлчәгәч кенә бер кат кисеп яшәргә кирәклеген дә белә. Бу хакта Мулланур Вахитовның да күп мәртәбәләр искәрткәне бар иде анарга. Әмма нишлисең, табигатьне үзгәртү мөмкин түгелдер, күрәсен. Күкерт кабынырга өлгергән ир-атны йөгәнләрлек көч чабылмады, бу юлы да Мирсәет шалтыратып, алдан килешеп тормый гына Сталинның үзенә керергә булды. Керергә һәм һәммәсен уртага салып сөйләшергә, аңлашырга кирәк аңар хәзер Иң ашыгыч эшләрен бер кат барлап, шалтыратасы җирләренә шалтыратып чыккач ук. Мирсәет Партия Үзәк Комитетына, берничә ай элек кенә Генераль секретарь итеп билгеләнгән Сталин кабинетына юнәлде. Бәхетенә каршы дип әйтергә кирәктер, кабул итү бүлмәсендә Товстуха иде. Гәрчә ишек катында утыру аның вазифасы булмаса да. бу көтелмәгән очрашу түгел иде Мирсәет өчен. Иван Павлович Товстуха Сталинның аеруча җаваплы һәм яшерен эшләрен генә башкаручы секретаре. Аңарга утыз биш яшьләр чамасы, буйга — озын, гәүдәгә - чандыр. Басып горганда ул. беркадәр, сорау билгесен хәтерләтә. Куе кашлар астыннан төбәлгән карашы берөзлексез әңгәмәдәшенең күзләреңдә булыр Үзе аз сүзле, әмма башкаларны бүлдермичә тыңлый белә. Бөдрәләнә төшкән озын кара чәче һәм кара мыек йөртүен дә искә алсан. Товстуха Сталинның дүрт секретаре арасыннан, тышкы кыяфәте белән уңай якка аерылып тора. Товстуханы Сталинның иң мәкерле һәм астыртын секретаре дип саныйлар. Аның белән эш итү түгел. Хәтта очрашудан да сагаеп йөрүче кешеләр барлыгын белә Мирсәет. Әмма үзе алай санамый иде. Товстуха аңарга ачыкган-ачык зыян күрсәткән кеше түгел. Очрашканда кочаклашып күрсшмәсәләр дә. сәламләшеп яшиләр иде кебек. «Бәхеткә каршы» дип әйтү дә шуңа. Товстуха әле соНгы көннәргәчә Милләтләр эше халык комиссариатында эшләде. Анда да Сталинның секретаре иде - Иптәш Солтан-Галиев. дип. теләр-теләмәс кенә урыныннан кузгалып, өстәл артыннан каршы чыкты Товстуха. сәлам бирде Исәпме. Иван Павлович Күрешкән мәлдә Товстуханың ирен читләрендә чалымланып алган яктылык, болыт артына кереп качкандай, шундук юкка да чыкты. — Ни эшләр китерде үзеңне? диде ул. соң дәрәҗә эшлекле һәм кырыс сөйләшүгә күчеп. Товстуханың үзенә кайчан да булса шулай югарыдан торып мөрәҗәгать иткәнен хәтерләми иде әле Мирсәет. — Иптәш Сталинга җитди йомышым бар. — Җитди йомыш, дип кабатлады секретарь аның артыннан. Әйе. ашыгыч рәвештә күрешеп аңлашырга кирәк иде безгә. Ашыгыч рәвештә дип. бу юлы да Мирсәетне кабатлады Товстуха. Әмма, бу аның әңгәмәдәшен үртәргә омтылудан түгел Мирсәетнең моңа нигез биргәне юк Ниндидер уйга бирелгән .тегеннән, икеләнүен нән. чарасызлыгыннан килә иде булса кирәк Аның белән очрашу тан шулай коелып төштеме ул. әллә бер-бер күңелсезлек килеп чыккаймы ул кадәресе Товстуханың үзенә генә мәгьлүм Керергә рөхсәттер ич. дип. китель якаларын хәстәрләп алды Мирсәет, кабарып торган куе чәчләрен ун бармак белән артка сыпырып куйды Ыспайлык һәм пөхтәлек аның канына сеңгән. ЧабыпТка әзерләнгән аттай бер урында тыныч кына басып тора алмый тынгысызланган Солтангалиевтәи карашын алмыйча күзәтеп торган секретарь яңак читләрен бөкшәйтеп елмайгандай ит ге Ут ырып г орыгыз Иптәш Сталин кабул игә алмый әлегә. Телә- сә-теләмәсә лә үзенә тәкъдим ителгән, кара күн белән тышланган имән урындыкка барып утырырга мәҗбүр булды Мирсәет. Бүлмә почмагында торган мәһабәт зур сәгатькә күз төшереп алды Бертын ниндидер кәгазьләр арасында актарынып алганнан соң Товстуха янә йончыган күзләрен урындыкта утыручыга текәде Иптәш Солтан-Галиев. Генеральный секретарь сезне үзе чакырып китердеме? Әйе. дип җавап кайтарырга кирәк булгандыр, бәлки Шулай ла Mnpcoci үзен юкбар ялганнардан югарырак тотарга өйрәнгән — Хәбәрләшми генә килдем. Мирсәетнең бу җавабында. «Сиңа, нәрсә, иптәш Сталин белән безнең арадагы якынлык, эшлекле мөнәсәбәтләр мәгълүм түгелмени? Шулай икәнлеген яхшы беләсең!...»—дигән кинаяне гою өчен әллә ни зур сизгерлек кирәк түгел иде. Кемдәкемдә, Товстухада чамадан артып киткән андый сәләт, «Ау эте» дигән үчек - кушамат юкка гына бирелмәгәндер үзенә. Килеп туган киеренкелекне, үзенә күрә киметмәкче булып, һәрхәлдә, яман ният белән түгел, шаяруга омтылып, теленә килгән мәкальне искә төшерде ул: — «Чакырылмаган кунак—татардан да яманрак» диләрме әле, иптәш СолтанГалиев? Товстуханың бу җорлыгы Мирсәетнең күңеленә хуш килмәде, әлбәттә. Үзенә дә тозлап-борычлап бер-бер мәкаль белән җавап бирергәме әллә дигән ният туып алды. Әмма, урыны ул түгел, бер юлга калып торсын... — Әйе, безнең татар дусны да, дошманны да үзен танырга өйрәткән халык, - дию белән чикләнергә булды. .Инде, ким дигәндә, ун-унбиш минут чамасы вакыт узды. Генеральный секретарь ишегеннән керүче дә, чыгучы да күренми. Товстуха янә сейфтан ниндидер бәйләмнәр чыгарып, кәгазь барлау белән мәшгуль Мирсәетнең эче поша, куллары-аяклары кыбырсый—вакытны, шул рәвешле. заяга уздырырга күнегелмәгән. Моңарчы һичкайчан Сталинның кабул итү бүлмәсендә тоткарланып торганы юк иде әле аның. Тагы бермәл утыргач, урыныннан торып, өстәлгә якынлашты ул. Икеләнергә урын калдырмаслык итеп, Товстухага мөрәҗәгать итте: — Иптәш Сталинга хәбәр итүегезне үтенәм, Иван Павлович, минем ашыгыч эшләрем бар. Товстуха өстәл өстенә җәеп салган кәгазьләрен, кеше күзенә күрсәтүдән куркып, ашыга-кабалана кара папкага яшерү белән мәшгуль иде. Солтангалиевнең урыныннан кузгалуын сизми калган идеме, хәтта колак очларына кызыллык чыкты. Үз партиядәшеннән шул тикле яшерен нинди кәгазь-документлар булырга мөмкин икән . Кинәт кабул итү бүлмәсен яңгыратып телефон шалтырады. Уңайсызлану хәленнән чыгып, трубкага үрелде Товстуха: — Товстуха тыңлый.. Әйе.. Төшендем . Иптәш Сталин бик җитди мәшгуль.. Кешесез калдыра алмыйм.. Каинер кайда?... Ә Мехлис?... Мария Игънатьевна менсен алай булгач... Мирсәеткә, төребкәнең аргы ягында кем булу һәм аның ни дигәнен ишетмәсә дә, сөйләшүнең мәгънәсен тоемлау кыен түгел иде. Товстуха- ны. күрәсең, ашыгыч эш белән чакыралар. Ә Сталин аңарга, иң ышанычлы ярдәмчесе буларак, кабул итү бүлмәсендә сакта торырга кушкан. Каннер. Мехлис һәм Мария Игънатьевна Гляссер — болар шулай ук Үзәк Комитет Секретарьлары. Сталинның янәшәсендә эшләүчеләр, Товстуханың сүз сөрешеннән яхшы аңлашыла. «Хуҗа» ишеген саклауны әлеге сәгатьтә ул бары тик шушы өч кешегә генә ышанып тапшыра ала икән. Гәрчә бу турыдан-туры аларның вазифалары булмаса да... Кабул итү бүлмәсенә итагатьле исәнләшеп, Мария Игънатьевна Гляссер килеп керде. Товстуха папкаларын, өстәлдәге кәгазьләрен култык астына кыстырып, Мирсәет белән хушлашырга да онытып, нечкә сыйраклары белән эре-эре атлып, каядыр ашыгып китеп барды. Иптәш Солтан-Галиев.. Мирсәет.— дип. икәүдән-икәү генә калгач тагы да мөләемләнә төшеп кабат сәлам бирде Гляссер Ул озак еллар Ленин белән эшләгән, тәҗрибәле партия юлбашчысының иң ышанычлы кешеләреннән берсе. Мирсәет аңардан үзенә аерым бер җылы мөнәсәбәт тоеп яши иде. Күргән саен Казан һәм андагы ганыш-белешләре хакында сораштыра... Гляссср ханымны Мирсәет ихластан аягүрә торып сәламләде. — Менә нинди очрашу... Сезне күрүемә бик шат. Мария Игънатьев- на Үзегез ничек, исән-сау гынамы?, диде ул. Мөгаен, соңгы көннәрдә беренче мәртәбә аның йөзенә елмаю чаткысы шул мизгелдә төшкәндер Гомумән. Мирсәетнең хатын-кызга карата итагатьле булуын Мария Игьнатьевна белә иде. Тәбәнәк кенә гәүдәле бөкере хатынга шуннан да артык жылы сүз. игътибар белдерү мөмкин дә булмагандыр. Өстәвенә төскә-биткә дә. ачы катык кабып йөзен чыткан кешене хәтерләтә бит әле ул. — Күптән утырасыңмы? — дип сорап куйды Гляссер Бу аның сөйләшүгә күчүе иде. Аның күзләрендә, карашында ирләрнекеннән дә болайрак җитдилек һәм тирән акыл бар Никадәрле генә эшлекле булмасын, кешеләргә хөрмәт белән карарга күнеккән Ярты сәгать чамасы булыр. Мария Игьнатьевна — Нәрсә, иптәш Сталин шул гомер тоташ телефоннан сөйләшәме? Үзе дә гаҗәпләнеп башын чайкап куйды. Сезне шулай көттерергә... Мин ул кадәресен белмим. Мария Игьнатьевна. - Товстуха «хуҗа» телефоннан сөйләшә, берәүне дә кертергә ярамый. диде миңа. Көткәч-көткәч, тагы бераз гына сабыр итегез булмаса - Владимир Ильичның исәнлеге ничек, күргәнегез бармы’ дип. форсаттан файдаланып сорамый булдыра алмады Солтанталиев Бу бинада ул хакта ачыктан-ачык сөйләшергә ярамый дигәнне аңлатып, як-ягына каранып күзләрен кысып алды Гляссер Аннан дәү башын ун бармагы белән кочаклап, башын чайкап күрсәтте. «Начар шул. бик ю начар, кызганычка каршы, Ильичның хәлләре» диюе иде бу аның. Төшендем, чынлап та кызганыч, дигәнен аңлатып. Мирсәет тә үз чиратында баш какты Генеральный секретарьның кабул итү бүлмәсендә ике большевик, җаваплы парiия работнигы арасында шул рәвешле сүзсез аңлашу булып алды. Ни өчен сүзсез, ни өчен бу хакта аларның берсе дә чишелеп китеп сөйләшә алмый соң'’ Ул кадәресен үзләре генә белә Үзәк партия аппаратында гомер булмаганча киеренкелек, бер-береңә ышанмаучылык шартлары тудырылган иде соңгы араларда Өстәвенә, яшерен тыңлау җайланмалары! Кайда гына юк алар Шулай да Гляссср кыю хатын. Күпмедер ара узгач, сак кына барып, Генеральный секретарь кабинетының ишеген ачып колак салырга җөрьәт итте. Тавыш-тынсыз гына тыңлап торды бермәл, һәм ишекне нинди саклык белән ачкан булса, шундый ук саклык белән ябып куйды Ул телефоннан сөйләшми, диде. Солтангалиевкә якынрак ки леп Трубка суырганы, сулыш алганы ишетелә, әмма ул һичкем белән сөйләшми Димәк, керергә рөхсәт, дип. Гляссерга текәлде җәт кенә торып баскан Мирсәет Китель чабуларын тартып куйды, гадәтенчә чәчләрен сыпырып алырга да онытмады. - Хәбәр салып тормыйм, сез күптәнге танышлар ич Керегез, иптәш Солтанталиев. Гляссср ханым аны ишек катында бер киеренкелек белән озатып калды Сталинның үзенә карашы җылы һәм ихлас түгеллеген, акыллы хатын буларак, аңлый иде бугай ул. Владимир Ильич белән озак еллар тату, уртак гел табып эшләгән кешеләрнең һәркайсына шундый мөнәсәбәттә иде бу яңа «хуҗа». Икс кат ишекне узып кабинетка кергәч тә түрдәге өстәлгә таба җил-җнл атлап киткән Мирсәет гаҗәп күренешкә тап булып, кинәт ярты юлда тукталып калды Кәнәфигә чалкан ята төшеп. Сталин ишеккә аргы белән утыра Колагында телефон трубкасы Дөньяда гаме юк. бөтен игътибары телефонда Генеральный секретарь кемнедер зур дикъкать белән тынлап утыра. Владимир Ильич авырый. Үзәк Комитетта бердәмлек юк Шундый көннәрдә Бөтендөнья революциясе язмышы өчен җаваплылыкны үз җилкәсенә салган кеше ич Сталин. Партия өчен җаваплылыкны. Иксез- чиксез киңлекләргә сузылган Ватан өчен җаваплылык. Дистәләгән, йөзләгән милләт язмышы өчен җаваплылык. Кем белә, бәлки татар яисә башкорт халкы язмышы хакындагы борчу шундый тирән уйга салгандыр аны бу мизгелдә. Иптәш Сталинга җиңел түгел, аның хәленә керә белүче юк?!. Мирсәет тә әнә, ничәмә-ничә кабат эләгешеп алды аның белән соңгы араларда. Бөтен ил ыгы-зыгы килә, көрәшә. Хәтта үз грузиннары булып, алардан да тынгылык юк Сталинга. Җиңел түгел, юк. җиңел түгел... Шул рәвешле, исәнләшми, күзгә чалынмыйча, кабинет уртасында басып тору да килешә торган хәл түгел. Иптәш Сталин бит әле аның монда кергәнлеген белми. Уңайсызлана төшеп, тагы да беркадәр өстәлгә якыная төште ул. Икс-өч адым ара калгач янә тукталырга мәҗбүр булды. Ниһаять. Генеральный секретарьның йөзе инде аңарга яртылаш күренеп тә тора Әмма телефонның аргы ягындагы әңгәмәдәшен шул тикле дикъкать белән тыңлый ки, иптәш Сталин хәтта күзләрен йома төшкән. Кырыс холыклы бу кешенең шул дәрәҗәдә игътибарлы чагын очратканы юк иде әле аның. Сулыш та алмый тыңлый... Онытылып тыңлый Сталин. Янына керүчене абайлау кая. дөньяда башка һичкем юк аның өчен. Шунда гына бераз ашыкканлыгын, үзенең вакытсызрак килеп кергәнлеген аңлады Мирсәет. Әмма монда кергәч, дәшмиисәнләшми кире чыгып китүе дә дөрес булмас. Көтәргә булды, бүлдермәскә... һәм. ирексездән. Генеральный секретарьның өстәленә күз ташлады ул. Өстәлнең урта бер җирендә яткан төребкәгә, тәмәке тартмасына һәм ерак бер читтә тәртип белән өелеп куелган эш кәгазьләренә. Узган керүендә дә шундый ук тәртиптә өелеп тора иде ул кәгазьләр, әйтерсең. Генеральный секретарь соңгы атналарда кагылмаган да үзләренә. Ә өстәлнең бирге башында—телефон аппаратлары. Берәү, икәү, өчәү, дүртәү... Чү! Ничек була, ничек аңларга соң моны — телефон аппаратларының төребкәләре һәркайсы үз урынында... Сталинның кабинетында дүрт телефон булуы һәркемгә мәгълүм Үзәк Комитетның эчке элемтәсе. «Түбәнге Кремль» һәм «Югары Кремль» дип атала торган телефоннар да готаш гырылмаган. Болар өчесе дә коммутатор аша эшли торган элемтә, әңгәмәдәшең белән телефончы кызлар тоташтыра. Дүртенчесе, югары даирәләр Политбюро һәм Үзәк Комитет әгъзалары. Наркомнар кабинетында әле соңгы арада гына урнаштырылган элемтә. Аны «вертушка» дип йөртәләр. Анысы инде автомат рәвештә тоташа, бернинди телефончылар да сөйләшүгә колак сала алмый. Иң зур серләр, яшертен әңгәмәләр бары шул телефонга сыя. «Вертушка» дигәненең дә төребкәсе үз урынында... Мирсәет янә Генеральный секретарьга текәде карашын. Ул гүя җансыз сын иде. Телефон төребкәсенә башын салган да, дөньясын оныткан. Тыңлый... «Ә бу төребкәнең аппараты кая соң?» — дигән сорау кабынды кинәт. Ышанырга да. ышанмаска да белгән юк, кара чыбыкның икенче очы ярымачык өстәл тартмасына кереп югалган. Бу нинди элемтә тагы?!. Бу нинди телефон? Кем белән сөйләшә ул? Хәер, Генеральный секретарьның әле дәшкәне юк, ул кемне шулай йотлыгып тыңлый? Кремльдә башка бернинди элемтә юклыгы һәркемгә мәгълүм ич. Ниһаять, бу йончыткыч тынлыктан, дәшми-хәбәрләшми торудан тәмам гаҗиз булып, үзенең монда икәнлеген искәртергә теләп, йөткергән атлы булды ул. Сталинның сискәнгәнен яисә, чарасыз калган чагын күргән кеше булдымы икән?! Генеральный секретарь, башын әле генә якты дөньяга чыгарган йомран сыман, йөткерүчегә йөгерек караш ташлады. Баш какмады ул анар, исәнләшмәде, танымаганга сабышты. Күзләрен кыса төшеп текәлеп торды бераз: «Каян килеп чыктың әле син?.. Ни рәвешле үтеп кердең монда?» дия иде ул гүя. Болай да кырыслыктан сирәк арына торган карашында Мирсәет өчен бөтенләй чит һәм аңлашылмаган кыргый нәфрәт, мәкер... Тораташ булып катып калды Мирсәет, әлеге карашның мәгънәсен аңлый алмады, һәм ул моны һичкайчан аңламаячак та. Ничек итеп Генеральный секретарь үзенең ничә еллар дәвамында аралашып яшәгән партиядәшенә, большевикка шулай карый алсын икән9 ! Сталин янә. берни булмагандай, телефон төребкәсенә сеңде. Гел көтелмәгән тарафтан ишек ачылган аваз ишетелде. Кабул итү бүлмәсеннән хром итекләрен шыгырдатып жәт-җәт атлап Генеральный секретарь- нең уң кулы саналган кечкенә гәүдәле, бөдрә чәчле Каннер килеп керде Күрәсең, хуҗа кеше нинди дә булса кнопкага басып чакырырга өлгергән иде аны. Килгән шәптән Мирсәетне ипле генә култыклап алды Каннер һәм ишеккә таба ымлап, чыгарга әйдәде. Зур дәүләт эшләре зурында сөйләшү белән мәшгуль булган иптәш Сталин. Милләтләр эше халык комиссариаты Коллегиясе әгъзасы Мирсәет Солтангалиевне үзе янына кергән җирдән ничек итеп кире алып чыгып киткәннәрен гүя абайламый да калды. Кабул итү бүлмәсенә чыгып, артыннан ике кат ишек ябылгач кына, үзенең ни дәрәҗәдә кыен хәлдә торып калганлыгын, ни дәрәҗәдә рәнҗетелгәнлеген аңлады Мирсәет. Гляссер ханым берәүгә дә күтәрелеп карамады, иңбашына салынган шәл читенә күзләрен сөртә-сөртә ипле генә китеп барды. Каннер аңа бер-бер дорфа сүз әйтергә өлгергән, күрәсең... Төшенә алмыйм, нәрсә булды? Мария Игьнатьевнаны кем рәнҗетте? -дип. Каниерга текәлде Мирсәет. Сер бирмәде Каннер. башын күтәреп үзенең һәр очрак өчен дә әзер торган ялагай елмаюы белән җавап кайтарды. Сталинның секретарьлары арасында ул үзенең үтә мәкерлеге, үҗәтлеге белән аерылып гора иде Ничек соң. иптәш Сталин белән сөйләшә алдыгызмы? Мирсәез сизеп тора, Каннер аларның үзара ләм-мим сүз алмаш- маганлыкларын яхшы белә. Әмма ул әңгәмәне башкача кора алмый, кешене ничек кенә булса да түбәнсетергә, уңайсыз хәлдә калдырырга омтылышы канына сеңгән. Дәшмәде Солтангалиев. Дәшсә, ипле сүз әйтерлек хәлдә түгел иде Сүз уңаеннан сорыйм әле. иптәш Солтангалиев. «Хуҗа» кайсы телефоннан сәйләндә иде? Бу сорау түгел, тозак! Колагы ишеткәннән тетрәнеп куйды Мирсәеi Димәк, ниндидер сер бар монда! Ул белмәгән сер бар Берәү дә бс i мәгән һәм белергә тиеш булмаган сер. Гляссер ханымны да тикмәгә генә елатмаган Каннер Игътибар итмәдем, диде ул гамьсез генә Үз-үзен кулга алырга өлгерын иде инде. Каннер иркен сулап куйды Урын тәкъдим изәргә дә онытып торам икән Удырыгыз, утыр, иптәш Солтангалиев. Сез инде үпкәләмәгез, иптәш Солтангалиев һәм шунда ук. сүз уңаеннан гына дигән сыман, искәр гергә кирәк тапты «Хуҗамның бүген мәшәкатьле көне иде. Бәлки, очрашуыгызны бер хәерле сәга гькәчә кичектереп торырсыз. Үзе дә шундый нәтиҗәгә килеп өлгергән иде инде Мирсәет,. Канцерның да тел төбендә нәрсә барын чамалады—Генеральный секретарь бүген башка эшләр белән мәшгуль, ул берәүне дә кабул итәргә җыенмый Хәерлегә булсын... Күңел төшенкелеген озатып калучыга сиздермәскә тырышып, тәвәккәл адымнар белән нык басып, кабул итү бүлмәсеннән чыгып китте Солтангалиев Кремль ишегалдына чыккач та тирән сулыш алып, күңел төшенкелегеннән арынырга теләп, башын югары чөйде ул. Аны гына көтеп торганнар диярсең, кинәт чиркәүләрнең ап-ак манаралары очыннан дәррәү карга көтүе күтәрелде. Шәрран ярып кычкыра, кара өермә булып әйләнә-бөтерелә башлады кошлар. Кайберләре, югарыда пыр тузу белән генә канәгатьләнмичә, кызу тизлек белән очкан көйгә таш сыман түбәнгә ташлана, һәм инде җиргә төшеп җитә дигәндә генә, йөрәк яргыч аваз чыгарып, кире югарыга җилпенергә керешә. Каргаларга ни булган, каргалар ни әйтергә тели?! Кемне нәрсәдән кисәтергә тели каргалар?!. Карашын икенче читкә, Спасс манарасына таба борды ул, әлеге хәвефле ыгы-зыгыдан тизрәк арынырга ашыкты. Үч иткәндәй, Спасены да. Кара карга төркеме урап алган. Бер-берен уздырырга теләп «карр-карр» кычкыралар, канатлары белән шап та шоп салкын аяз күкне кыйныйлар. Әллә аңардан көлә, аны мыскыл итәме соң болар: «Нәрсә, революционер, бөтендөнья инкыйлабын ясадыңмы?! Ясарсың, бар! Карр Карр...» Карга тавышыннан гаҗиз булган Мирсәет ике йодрыгы белән колакларын каплады. Кремльнең кызыл йолдызы тирәли дөнья бетереп очкан кара кошларны күрергә теләмичә, четердәтеп күзләрен йомды. Яктылыкка арка куеп, маңгаен Кремльнең салкын таш диварына сөяде. Карга тавышы ишетелми, күз алдыннан да югалды кара каргалар. Әмма шундук икенче күренеш гөлт итеп кабынды аның күз алдында: Кабинетының түрендә аңарга арка куеп большевиклар партиясе Генеральный секретаре Иосиф Виссарионович Сталин утыра. Таш сын кебек кымшанмый утыра. Гүя Сталин түгел, бу аның таш сурәте. Колагында телефон трубкасы. Трубкага тоташкан кара чыбык өстәл тартмасына кереп югала. Өндә идеме бу, әллә төштә генәме? Вакыт үтәр. Чиркәү һәм манаралар өстендә чыр-чу килеп очкан каргалар тавышы тиз юылыр Мирсәетнең хәтереннән. Ә өстәл тартмасына кереп тоташкан серле телефон трубкасына башын салып, арка белән утырган Сталин сурәте аны гомере буе эзәрлекләр. Гомере буе җавап эзләр ул бу күренешкә. Әмма таба алмас. Үзе хөрмәт иткән, озак еллар аралашып яшәгән көрәштәше турында начар уйлый алмас ул һичкайчан да . Андый уй керсә — ул аны үзеннән куар, сүз ишеттерсәләрышанмас, каршы төшәр... Хакыйкатьтә исә хәлләр болайрак була. Егерменче еллар башында партия һәм дәүләт җитәкчеләренең телефон аша үзара сөйләшүләреннән кайбер мәгълүматларның телдән- телгә таралу очраклары ешая. Коммутатор аша сөйләшүләр генә канәгатьләндерми башлый югары даирәләрне. Шуннан арыну максаты белән, Ленин инициативасы белән, Көнбатыштан илгә беренче автомат элемтә системасы кайтартыла. Ә моны тормышка ашыру һәм урнаштыру эшенә Сталин һәм аның секретарьларыннан берсе Каннер алына. Махсус исемлек белән санаулы гына югары җитәкчеләр кабинетына урнаштырыла телефон. Бу эшнең техник ягын башкарып чыгу өчен Чехословакиядән югары квалификацияле белгеч (ул үзе коммунистлар партиясе әгъзасы) чакырыла. Сон дәрәҗә яшертен конспирация шартларында башкарыла бу эш. Үзәк автомат станция Үзәк Комитет бинасында күпчелек җаваплы җитәкчеләр утырган бишенче катта урнаштырыла. Инструкциядә каралган эшләр тәмам булгач, Чехословакиядән килгән белгечкә Каннер тарафыннан катгый приказ бирелә:«Элемтә начарайса яисә бозыла-нитә калса. төзәтү өчен» янәсе, контрольлек итү җайланмасы кирәк Ниһаять, катгый таләп һәм мәҗбүр итүләр нәтиҗәсендә, чех белгече тарафыннан 1922 елда теләсә кемнең сөйләшүен яшертен тыңлап тору җайланмасы файдалануга тапшырыла. Әлеге яшертен эш тәмамланган сәгатьтә үк Каннер Сталинның үзе исеменнән ГПУны ‘җитәкләгән Ягодага шалтырата. Имеш, Политбюро Чехословакия коммунистлары партиясеннән ашыгыч телеграмма алган Төгәл мәгълүмат һәм ышанычлы дәлилләр нигезендә, бу элемтәне урнаштырырга килгән белгечнең шпион булуы ачыкланган Шуның өчен бу белгечне кичекмәстән кулга алырга һәм атарга кирәк ГПУның «шпи- онинарны бернинди суд һәм тикшерүләрсез атарга өйрәнеп килгән чоры була бу. Кулга алынучының коммунист икәнлеген белгәч, шулай да Ягода, соңыннан ул-бу булмасын дип, Сталинның үзенә шалтырата. Сталин, белгечнең шпион булуын, ул үзе урнаштырган элемтә аша раслый. Чехословакия коммунистын шундук подвалга төшереп аталар Кан- иердан аның шпион икәнлеген раслый торган документлар гына күренми. Ә Ягода төгәл эшләргә күнеккән Атна-ун көн узгач, ул Каннерга мөрәҗәгать итәргә була: — ГПУдан шалтыраталар. Иптәш Каннер, теге чех коммунистының документлары нигәдер килеп җитми. Ике уйлап iормый Генеральный секретарь ярдәмчесе: — Аны әйтәсен икән Шпионнар Чехословакия компартиясенең иң югары даирәләренә үрмәләгән булып чыкты Шуңа күрә ул документлар соң дәрәҗәдә яшертен, без аларны сезгә жибәрә алмыйбыз Политбюро архивында сакларга кирәк таптык, дип җавап кайтара — Иптәш Сталин ул хакта беләме? дип төпченә Ягода. — Белә... Бу хакта Политбюро архивында һичнинди документ булмый, әлбәттә. Шул рәвешле, Сталинның бары тик үзе һәм мәкерлекнең аргы ягына барып чыккан секретаре Каннер гына белә торган яшертен тыңлау җайланмасы булдырыла. (Сүз уңаеннан: Каннер гомере буе Сталинга тугры була, аның иң яшертен һәм кара эшләрен оештыруга, башкаруга зур өлеш кертә. Ә 1937 елда «На всякий случай» дигәндәй. Сталин аның үзен дә бер сәбәпсез генә аттырып үтертә. Нинди генә ышанычлы булуына карамастан, шаһитләрне исән калдырырга күнекмәгән «Юлбашчы») Хәзер инде Сталин үзенең төп политик дошманы Троцкий ниләр уйлый икән, кемнәр белән һәм нәрсә хакында әңгәмә кора, дип баш ватып тормый Өстәл астына кулын гына тыга. Зиновьев һәм Каменевның да үзе артында ниләр уйлаганлыклары мәгълүм аңа хәзер. Чөнки тегеләр һәммәсе «вергушка»нын иң камил автомат икәнлеген беләләр, ышаналар һәм аның аша сөйләшүләрне ничек тә булса тыңлау ихтималы бардыр дип уйларына да китерә алмыйлар Власть өчен, урын өчен көрәшнең һәр сулышын, кемнең ничек уйлаганын, кем белән һәм ниләр сөйләшкәнлстен, ният иткәнлеген хәзер бер ул Сталин гына алдан күреп, белен тора Менә нинди көчкә ия булды ул хәзер! Әгәр Ленин үзе терелеп чыга-нигә калса, ул аның өстеннән дә контрольлек итү мөмкинлекләренә ия булды хәзер Шул дәрәҗәдәге яшертен сергә Солтангалиев ничек ачкыч таба язып калды соң?.. Бу очраклылык, меңгә бер тапкыр гына туры килергә ихтимал булган очраклылык иде. Сталин «бишенче телефон» белән «сөйләшкәндә» ишек катындагы Каинердан башка кешегә ышанмый Ул. бары тик ул гына утырырга тиеш андый сәгатьләрдә Ә теге көнне ике кат имән ишек артында ялгызы гына калып «Хуҗа» «эшкә» керешкәч тә. үч иткәндәй. Каннерга Кремль ашханәсендә мөдир булып эшләгән якын танышы шалтыратты Нократта тотылган чуртан китергәннәр Чуртан туңдырмасы Каннернын иң яраткан ризыгы һәм ул аның өчен җанын тәслим кылырга да әзер Бербер мәгъшукасы шалтыратса, «Вакытым юк, соңрак» дип шундук гөребкәне кире куйган булыр иде Ишегалдында алтын өләшәләр дисәләр, шулай ук авыр булса да түзәр иде әле. Әниең шифаханәгә эләккән, хәзер үк килеп җит. дисәләр дә, кичегә төшү җаен карар иде Ә чуртан турында ишеткәч,- анысы да Вятканыкы, Нократныкы бит әле,- Каннер дөньясын онытты, зиһене томаланды. Алдын-артын уйлап тормастан. ышанычлы хезмәттәше Тов- стуханы чакырды ул, бер ярты сәгать чамасы утырып торуын үтенде, һичкемне, хәтта Ленин үзе торып килсә, аны да кертмәскә кушты. Товстуханың үзенә дә башын тыгарга ярамаганлыкны кисәтте һәм йөгерде. Ашханә складына чуртан артыннан йөгерде. Мирсәет Солтангалиев ашыгыч йомыш белән, гөнаһ шомлыгы, нәкъ менә шул чакта килеп кергән иде' Сталинның кабул игү бүлмәсенә. Товстуха, әлбәттә, Сталинның ни белән мәшгуль булуын белми һәм уена да китерә алмый иде. Ә Гляссер ханым турында әйтеп тә торасы юк. Мирсәет артыннан күзәтү ГПУ тарафыннан болай да югары дәрәҗәдә оештырылган була. Ә инде 1922 елдан башлап аның һәр хәрәкәте, һәр сөйләшүе, һәр язган хаты җиде кат иләк аша уздырыла башлый. Кем белә, моңарга әлеге бәхетсез очраклыкның да өстәмә сәбәп булуы бик ихгимал. Югарыда искә алынган очраклы бер вакыйга- сүзсез очрашу шулай да эзсез калмый. 1922 елның 23 июнендә Үзәк Комитет оештыру бюросы бер мен коммунистны урындагы партйя-сәясәт эшен аякка бастыру өчен ерак төбәкләргә җибәрергә карар кыла. Валериан Куйбышев тарафыннан тупланган бу исемлек Мирсәет Солтангалиевтән башлана. Үзәктә кырыкмаса-кырык җаваплы вазифасы бар дип тормыйлар, үзе белән дә киңәш-табыш итәргә кирәк санамыйлар, ул «провинция»гә җибәрелә. Татарстанга дип уйласагыз, ялгышырсыз. Төркестанга яисә Башкорт- станга да түгел. Тифлиска! — Грузияны кадрлар мәктәбе диләр иде... Нәрсә, инде эшләр кеше калмадымы?- дигән сорау белән мөрәҗәгать итә Мирсәет. Бар, - дип җавап кайтара Сталин. - Кадрлар бар. Әмма Үзәк Комитет шулай кирәк тапты. - Мин грузин телен белмим ләбаса. — Өйрәнерсең! Партиядә! е тәртипләрне яхшы белгән Солтангалиев бәхәс куертып тормый, эшләрен һәм гаиләсен Мәскәүдә калдырып, бер тәүлек дигәндә, Тифлиска юл тота. Әмма Куйбышев кулы белән эшләш ән бу сәяси сөрген озын гомерле булмый. Күп кенә милләтләрнең Үзәккә килгәч тә баш орыр, моң- зарларын тыңлар кешенең Мәскәүдән китеп баруы канәгатьсезлек тудыра. Үзәк Комитет исеменә татар, чуваш, Идел буе немецлары, калмык, б&шкорт халыклары исеменнән Солтангалиевне «таптырган» хатлар, вәкилләр килә башлый Төркестан республикасы. Карачай-Черкас һәм Мари өлкәләре катгый рәвештә Мирсәет Солтангалиевне Мәскәүгә кайтаруларын таләп итәләр. Ул гына да түгел. Көнчыгыш хезмәт ияләренең Коммунистик университетында укучы партия эшлеклеләре юксына Солтангалиевне. Азия һәм Африка. Якын һәм Ерак Көнчыгыш илләреннән килеп укучы дистәләгән кеше үзләренең яраткан лекторлары һәм бу уку йортын идарә итүче «өчлекмнең бер вәкиле булган Мирсәетнең Мәскәүдән җибәрелүенә ризасызлык белдерәләр. Ризасызлык белдерүчеләр арасында күп кенә илләрнең күренекле сәяси лидерлары һәм дәүләт җитәкчеләре булып танылачак мәшһүр адәмнәр була. Мәсьәләне кичекмәстән хәл итү ихтыяҗы килеп туа. Троцкий һәм Каменев жаваплылыкны үз өсләренә алырга теләмиләр Сталинга күрсәтәләр. Сталинның да авторитетка вә дәрәҗәгә сусаган чагы. Ул бөтен гаепне Үзәк Комитет секретаре Куйбышевның хаталарына сылап куя да, Мирсәетне Мәскәүгә чакыртып, үзе исеменнән Тифлиска телеграмма суктыра. Башкача чара тапмый, мәҗбүр була... Шул рәвешле, Тифлиска китүенә өч ай чамасы вакыт узарга өлгерми. Мирсәет Солтангалиев Үзәк Комитетның чакыруы белән яңадан Мәскәүгә кайтып төшә. 1922 ел. Декабрьнең 26 нчы көне. Мәскәү. Советларының X Бөтен- россия съездының дүртенче эш көне. РКП (б) әгъзаларының фракция утырышы ачыла. Көн тәртибендә, нибарысы бер, әмма берәгәйле мәсьәлә: СССРның формалашу принциплары. Шул урында нәни генә искәрмә биреп китү урынлы булыр. Съезд чираттагы эш көнен башлап җибәргәнгә кадәр көн тәртибендәге мәсьәлә буенча иң элек партия әгъзалары аерым җыелып фикер алыша. Болай караганда фракция утырышы гына дип аталса да. төп мәсьәлә һәм принциплар шушында хәл ителә. РКП (б) фракциясе кабул иткән тәкъдим партия әгъзалары өчен катгый канун. Партиядәшләр бәхәсле мәсьәләләрне бары шушында гына уртага салып тикшерергә хокуклы. Ә инде съездга чыккач фракция фикере шик астына алына алмый, партия әгъзасымы син. әллә партиясез депутатмы, килешергә мәҗбүрсең. Килешми чараң юк! Соңгы елларгача дәвам итеп килгән «партиячел демокрагия!»нсц нигезләре әнә кай вакытларда ук нигезләш өн була инде Советларның X Бөгенроссия съездының РКП (б) әгъзалары фракциясе утырышы ачык дип белдерелә. СССР гөзелүнең үзәк мәсьәләләре турында сүз белән И. В. Сталин чыгыш ясый Милли мәсьәләдә үзен зур белгеч санаган докладчы әле ай-ай ярым чамасы гына вакытлар элек катгый рәвештә унитар дәүләт төзү һәм «авгономияләштерү» идеяләре белән саташа иде. Илдә мөстәкыйль республикалар була алмый, алар турыдан-туры РСФСР га буйсынырга г иешлеләр, дип саный иде Сталин Аның ул хактагы чыгышлары Ленинның да каты тәнкыйтенә дучар булды Милли дәүләтчелек мәсьәләләренә мөнәсәбәте булган һәркем моны яхшы хәтерли иде әле. Бүген исә, докладчыны танырлык түгел, ул нык үзгәргән Татарстан Совнаркомы рәисе Кәшшаф Моргазин үзенең янында утырган Мирсәеткә әледән-әле сына ул ы карашып ташлады: «Безнең Генераль секретарьга ни булган, җен алмаштырганмы әллә үзен?!» Солтангалиев исә. ботын-ботка атландырып утырган да куен дәфтәрен тез башына куеп, ашыга-кабалана язу белән мәшгуль. Докладчы фикерләрен теркәп барамы ул шулай, әллә булачак чыгышы тезислары өстендә эшлиме үзе генә белә. - СССРны бертигез хокуклы дүрт республика игълан игәчәк, дип кабатлады Сталин, сүзен йомгакларга җыенып РСФСР. Украина. Бе- лорусия һәм Кавказ республикалары федерациясе Үзәк Башкарма Кәмите г ы (ВЦИК) һәм Халык Комиссарлары Советын бары шул дүрт республика вәкилләре кадрлар белән тәэмин игәчәк. СССР төзелү дөньякүләм тарихи вакыйга, шуңа да бу көннәрдә коммунистларның бер платформада. катгый бер фикердә торуы зарур Доклад тәмамлангач га зал бермәлгә киеренкелектә торып калды Күпләр өчен җитди яңалык һәм көтелмәгән фикерләр бар иде Сталинның бүгенге чыгышында Бер гирәдәрәк тупланып утырган төрки халык вәкилләре кайсы-кай яктан Солтангалисвкә чыш-пыш сорау бирергә керештеләр Мирсәет исә дәшмәде, ишеткәннәрен анализлый, ниндидер бер фикергә яисә карарга килә алмый газапланган чагы иде аның Колагы ишеткәннәрне ни дип тә юрарга белмәде Киңәшмәне алып баручы моны игътибарсыз калдырмады — Нәрсә анда, татарлар бер-бер җитди тәкъдим кертергә җыенамы? «Татарлар» дигәне, беренче чиратта, Мирсәеткә кагыла иде, әлбәттә. Аның милли дәүләтчелек мәсьәләләрендә үзенчәлекле фикер йөртүе, әзерлекле булуы залдагы коммунистлар өчен яхшы мәгълүм. Әмма Мирсәет кузгалырга ашыкмады. Аңарга ярдәм йөзеннәнме, Кәшшаф Мортазин торып басты: — Иптәш Сталин,— дип башлады сүзен Татсовнарком рәисе —Бу юнәлештә Бөтенсоюз Татар иҗтимагый үзәге кайбер чаралар күрә, әмма болар гына һич тә җитәрлек түгел. Гомумән, безгә бүген татар халкы тарихын җентекләп өйрәнер көн килде. Ә аны газеталар тарихын, алардагы язмаларны өйрәнми торып тормышка ашырып булмаячак. Ераграк тарихка күз салыйк. Кайсы төбәкләрдә генә чыкмаган татар газеталары! Хәтта чит илләрдә дә. Әйтик, Беренче бөтендөнья сугышында немецларга әсирлеккә эләккән татар солдатлары өчен газеталар басылган. Бөек сугыш чорында да әсирлектәге татар солдатлары өчен берничә газета-журнал чыгуын беләбез. Төркиядә җитмешенче еллар уртасына кадәр «Казан» дигән журнал чыгып килде. Финляндия һәм Кытайда да андый басмалар бар иде. Ә соң аларны өйрәнгәнебез бармы? Өйрәнсәләр дә, мөгаен, КГБ хезмәткәрләре генә өйрәнгәндер. Ә алар- ның максаты билгеле—дошманнарын юк итү, ике фикергә урын калдырмау. Бер генә мисал. Оренбург каласында 1906 елдан бирле «Вакыт» газетасы чыгып килә. «Әйтергә кирәк, тарихи, әдәби, информатив материалларның байлыгы буенча бу газета татар газеталары арасында иң югары урында тора иде. Нәширләрнең (Рәмиевләрнең) акчага бай булулары газетаны полиграфик яктан да затлы итеп чыгарырга мөмкинлек бирә. Газета 12 ел буена халкыбызга игелекле хезмәт күрсәтеп, барлыгы 2309 сан чыгып, 1918 елның 26 гыйнварында яшәүдән туктый»,— дип язды бу хәлләр турында күренекле әдибебез Мөхәммәт Мәһдиев 1991 елның 26—31 октябрендә чыккан «Яңа Вакыт» (Оренбург) газетасында. Газетаның туктатылуы турында аның мөхәррире Ярулла Вәли 1918 елның 28 гыйнвар санында түбәндәге белдерүне ясый: «1918 ел, 26 гыйнвар иртәсе сәгать унда Оренбург мөселман Военно-революционный комитет (хәрби комитет) тарафыннан унике ел милләт ничек болай булды инде, башка милләт вәкилләре дә тәкъдим игә алмый дигән сүзме?. . Автономияләр — икенче сортлылык, хокуксызлык белән канәгать булырга тиеш булып чыгамы7 Бу, минемчә, ленинчыл милли политика принципларына ятышмый кебек. Сүземне тәмамлар алдыннан тәкъдим кертәм: бу мәсьәләгә Ильичның мөнәсәбәтен белергә кирәк. Ильичны чакырырга дип тәкъдим кертәм. Әйе, Ильичны чакырырга... Ленинны... — Ленинның үзеннән ишетсәк кенә килешәбез,— дигән авазлар ишетелә залның арткы почмакларыннан. Көтелмәгән урында чыккан ыгы-зыгы Сталинны янә торып басарга мәҗбүр итте. - Төтен чыга, ә паровоз тик тора,—дип башлады ул сүзен, шаярган атлы булып.— Безнең вакыт чикле, бу урынсыз ыгы-зыгы нигә кирәк булды?! Аңламыйм... Арткы рәтләрдәге канәгатьсезлек тавышлары янә кабатланды. — Ашыга торган чакмы!—дип кычкырды кемдер. — Төрки халыклардан бишенче республика төзергә кирәк... Башкалар белән тигез хокуклы итеп,— дип, йодрыгын баш өстендә чөеп торып ук басты икенче берәве. — Безгә нәрсә, урыслашырга каламы? — дигән аваз ишетелде каршы як почмактан. Сталин аягурә торып баскан да күзәтә. Кай тарафтан катырак кычкырсалар—ялт кына башын шунда таба бора. Оясыннан әле генә тамак ялгап чыккан тук йомранмыни... Ул да түгел, иң алгы рәттә хром итекләрен ялтыратып Сталинның күзенә керердәй булып утырган Сәетгалиев калка урыныннан Ул шактый ук тазарган. Кырым һавасы килешкән үзенә Җәенке яңаклары алсуланып тора. Озын-йомшак чәчен ул колагына төшереп майлап тарап куйган Сталин белән күзләре очрашкач та. Генераль секретарьның аңардан акыллы сүз көтүен күреп, залга таба борыла төште ул. Бу нәрсә, коммунист иптәшләр, диде Сәхипгәрәй Сәетгалиев тамагын кыра төшеп Партиягә, аның мәшһүр лидеры, тәҗрибәле остазыбыз иптәш Сталинга булган хөрмәтне шулай белдерәбезме’!. Без һәммәбез патша тарафыннан изелгән халык вәкилләре идек Хан зама нында ук яуланып, җиңелгән, югалуга дучар ителгән халык вәкилләре Революция һәм шул революцияне җиңүгә китергән партия безне азат итте. Ул гына да түгел, безгә бабаларыбызнын төшенә дә кермәгән, автономия бирде. Кырым республикасы. Башкортсган. Торкестан һәм Татарстан бу республикалар кайдан килде сон безгә, уйланыгыз Иптәш Сталин һәм иптәш Ленинга рәхмәтле булырга чакырам мин сезне Күз чите белән, борыла төшеп, президиум өстәленә карап алды ул шунда. Тыңлыйлар. Генераль секретарь да тыңлый Тагы да дәртләнеп китеп, үз кулын баш өстендә болгый-болгый тәмамлады чыгышын РСФСР эчендә булу безнең өчен иң зур дәрәҗә ул. иптәш Мохтаров' Дөнья революциясе җиңгәч, тагы икс-оч елдан, милләтләр бетәчәк интернационализм гына чәчәк атачак җир шарында Вәт. шул! Үз-үзеннән канәгатьлеге күзләренә чыккан Сәетгалиев сүзен тәмам лагач та лып итеп кире урынына утырды. Баш очында йодрыгы гына бермәлгә эленеп калды булса кирәк. Кырым Совнаркомы рәисен аягүрә торып тыңлаган Сталин, йомгакларга ашыкты: Нәрсә, коммунист иптәшләр, шуның белән канәгатьләнеп тора бызмы? Юк, дигән таныш (авыш ишетелде арткы тарафтан Иптәш Ленинны көтәбез. - Ильич авырый Кызганычка каршы, ул фракция киңәшенә килә алмый, дип. тынычландырырга ашыкты Сталин. Телефоннан сөйләшеп карарга кирәк, киңәшер!ә Сталин үзен тыныч тотты, бер сорауны да җавапсыз калдырырга ярамый торган чак Әле ярты сәгать кенә элек Ильичтан хәбәр атлык, коммунист иптәшләр, ул безнең ниятне хуплый. — Солгангалиев иптәш сөйләмәде бит әле. дип сүз кыстырды тиунда кемдер Сталин. |үя. аңламады. Башкортсган делегациясе утырган тарафка текәлде ул. тавыш шул яктан ишетелгән иде Әйе. Башкортсган вәкилләре сүз әйтергә җыенамы? Рәхим и теге т Берәү дә торырга, чыгыш ясарга атлыгып тормый иде Нәрсә, сүз әйтертә теләүче токмы’’ дип кабатлады Сталин Әдеһәмов иптәшнең дә юкмыни әйтер сүзе?' Зал өстеннән җәяүле көлемсерәү йөгереп узды Әдеһәмовның урын- лы-урынсыз чәчрәп чт.тт а торган гадәте бар. Сталин шуна ишарә ясады Башкорт станның Мәгариф эшләре буенча халык комиссары Әдеһәмов сүз әйтергә җыенмаган иде җыенуын, инде бик кыстагач, торып басмыйча чарасы юк. Мирсәет Солтангалиевне тыңлап карыйк, иптәш Сталин Ул сөйләгәннәр уйлаганга тәңгәл килә торган иде гадәт тә. диде Әдеһәмов. һәм кире урынына утырды Телгә салыныр чак түгел Әйе, Солтангалиевкә сүз бирегез, дип куәтләде төркестанлылар ла Тагы кемнәрдер хуп лады шул ук тәкъдимне Сталин авыз эченнән мыгырдана-мыгырдана кире утырырга мәҗбүр булды: — Сон, тыңлап карыйк алайса... Солтангалиев мондамы? Әйтерсең, Мирсәетнең монда булу-булмавын да белми иде Сталин. Югыйсә, әле бер сәгать чамасы гына элек фойеда очрашып кул кысышкан, бер-ике сүз белән хәләхвәл сорашкан иделәр үзләре. Мирсәет, үз дәрәҗәсен белеп, тыйнак кына торып басты. Аңарга юл бирделәр, ул алга узды, һәм трибунага менеп басты. Сүзен башларга ашыкмады. Гадәтенчә, үз дәрәҗәсен белеп, залны күздән кичерде. •— Нәрсә, әйтер сүзең булмаса, көчләмибез. Солтангалиев иптәш,— дип, гел урынсызга кыбырсынып алды Сталин. Читтән күзәтеп утыручыларга аның бу репликасы хәтта көлке тоелды кебек. Трибунага менгән Мирсәетне чыгырдан чыгару җиңел эш түгел. Тын гына, сөйләргә кереште ул. Иң элек РСФСРга кергән милли республикаларның тарихына кагылып узды. Уртак язмышка ия төрки халыкларның һәммәсенең, бары үзләренә генә хас булган үткәне, кай- берәүләренең бай дәүләтчелек тарихы барлыгына игътибарны юнәлтте. Сан ягыннан күпме булуларына карамастан, һәр милләтнең тулы канлы мәдәни тормышта яшәргә хокуклы булуына аерым басым ясады. Шул урында, сүзен бүлдереп, алкышка күмделәр аның чыгышын. Милли хиснең әле сәламәт чагы, күңелләрдә, тел очында буылып торган чагы... Сталин инде байтактан кулларын кая куярга белми, утырган җирендә кыбырсынырга керешкән иде. Шуны ачык тоеп, күреп утырган Валериан Куйбышев (аның әле соңгы араларда гына Үзәк Комитет секретаре итеп сайланган чагы). Генераль секретарь алдында яхшатланып, ораторны бүлдерергә форсат тапты. — Мәсьәләгә якынрак килик, иптәшләр, доклад тыңлар ара түгел,— дип. алкышлар тукталганны да көтеп тормастан, сүз кыстырды ул. Куйбышевның сүзгә кысылуы Мирсәетне кайнарлана төшәргә мәҗбүр итте. — Иптәш Сталинның милли мәсьәләләр буенча һәр чыгышын зур кызыксыну белән тыңлыйм мин,— диде ул кинәт, фикерендә кискен борылыш ясап.— Әмма аңлый гына алмыйм! Бүген исә, гүя үзен түгел, аны тәнкыйтьләргә чыккан башка бер иптәшне тыңлагандай булдым. Әле кайчан гына, сез Иосиф Виссарионович, илнең киләчәген унитар дәүләтчелектә күрә идегез. Барлык милли республикалар да автономияләштереп Россия составына кертелергә, буйсындырылырга тиешле иде сезнеңчә.— Бу сүзләрне президиум өстәле артында утырган Сталинның күзләренә туры карап, йөзенә бәреп әйтте ул.— Бүген исә, үзегезне гүя җен алмаштырган, әле кичә генә «Россияне таркату. Россиянең бөтенлегенә кул сузу»—дип үзегез үк тәнкыйтьләгән дәүләтчелек принцибын алга сөрәсез. Сезнең тарафтан «гар карашлы милләтчеләр» дигән бәя алган Рыскулов иптәштән дә, Мдивани иптәштән дә һәм без фәкыйрегез — Солтангалиевтән гафу үтенергә кирәк санамадыгыз Бу — бер! Хуш, анысын үзтәнкыйть рәвешендә дә кабул итәргә мөмкин. Ике кулы гүя ике канат иде аның шул мизгелдә, колачын киң җәеп трибунаның якягына таянган да, менө-менә алга ыргылырга, очарга җыена иде диярсең. Профильдән күзәтеп утырган Генераль секретарьга ул, шул мизгелдә, үз өстенә очып кунарга әзер тау бөркетен хәтерләтте булса кирәк. Куйбышев һәркемнән алданрак тойды Сталинның халәтен һәм ярдәмгә ашыкты: — Сүзегез тәмаммы, иптәш Солтангалиев? Мирсәетнең исә канатланып торган мәле, үзен туктатырга теләп кыбырсынучыларны ишетмәде дә. Залның игътибары аңарда. Хәтта беренче рәттә утырган Сәетгалиев тә авызын ачып тыңлый. Тавышы тагы да ышанычлырак яңгырый барды ораторның. — Гафу итәсез, иптәш Сталин, мин бүген дә сез сөйләгәннән сон кул чапмадым Автономияләштерү программасыннан баш тарткан атлы күренсәгез дә. кушыла алмадым бүтәннәргә Бер сорау бимазалый — Ни өчен дип әле СССР төзелү турындагы тарихи документка дүрт республика гына кул куярга тиешле? Ни өчен дип әле илебезнең туган сәгатендә үк без республикаларны хокуклылар һәм хокуксызларга аерырга тиеш?!.. Мин моны яңа төзелүче дәүләтнең нигезенә мина куеп калдыру дип саныйм. Ун елданмы, илле елданмы, иртәме-соңмы, ул мина барыбер шартлаячак Тигезсезлеккә нигезләнеп яңа бәхетле тормыш төзү мөмкин түгел! Аңлый алмыйм. Төркестан Совет респубилкасы Грузиядән кай ягы белән ким? Аерма бар, әлбәттә, һәркемгә мәгълүм, Төркестан үзенең халкы саны һәм мәйданы белән дә берничә мәртәбәгә артыграк. Халыкара политика һәм революцион стратегия җәһәтеннән дә Төркестан әһәмиятлерәк, димәк, мөстәкыйльлеккә дә лаеграк булып чыга. Казах, үзбәк һәм кыргызларның үзбилгенәнүгә хокуклары юкмыни сон?!- Ә татар, башкорт һәм чувашлардан бу хакта сорадыгызмы0 ' Ризамы алар?!. Иртәме-соңмы, без бу хатаны аңларга мәҗбүр булачакбыз. вакыйгалар бу хатага безне борыныбыз белән төртер Әмма вакыт һәм тарихиреволюцион инициатива ул арала безнең кулдан ычкынып өлгерүе ихтимал. Аңламыйм, һәм тагы бер кат аңламыйм! Милләтләрне, республикаларны тигез булмаган хокукка ирештереп без аларны тарих алдында үзара каршы куябыз, чәкештерәбез. Бу ни макса 1 белән эшләнелә?! Ни өчен Бөтенсоюз Үзәк Башкарма комитетында һәм Халык Комиссарлары Советында барлык республикалар да катнаша алмаска тиеш! Бу ни максат белән эшләнелә"’! Грузин яисе белорус коммунистлары янәшәсендә Төркестан вәкиле, татар яисе башкорг. якут яисә калмык хокуксыз итеп хис итәргә тиешлеме үзен?!. Күкрәк кесәмдә партия кенәгәсе йөрткәндә мин бу тигезсезлек белән килешәчәк түгелмен. Сез СССР төзү идеясен бозу юлына басарга җыенгансыз, иптәш Сталин. Сез. тәкъдим иткәннәр нибарысы. Ильич алдында яхшатланып, күз буяу гына! Катгый таләп һәм тәкъдимнәремне тыңлавыгызны үтенәм. Ин элек, милли республика һәм милли өлкәләр һәммәсе тигез хокукка ия булырга тиешле! Икенчедән, автономияләрнең хокукларын чикләү дөрес түгел Алар СССРны төзү турындагы документка кул куеп, тигез хокуклы субъект буларак танылырга тиешле. Өченчедән, фракция исеменнән хәзер үк Ильичка чакыру җибәрик һәм СССР төзелү турындагы мәсьәләгә аның фикерен үз авызыннан ишетүне таләп итик. йомгаклап, тагы шуны әйтәсем килә, Мирсәет Солтангалиев шунда бермәл уйга калып горды. Залны күздән кичерде һәм президиум өстәле артында утыручыларга текәлде. Әйтәсе сүзе гаять җитди иде аның. Тавышыннан залда утыручыларның йөрәкләре тетрәнеп куйды Җитәр, иптәш Сталин, республикаларның мөстәкыйльлеге белән уйнамыйк! Соңгы сүзләре гүя күңел төпкеленнән, бәгыреннән саркылып чыкты аның. Залда утыручылар өнсез калды Кул чабарга да кыючы булмады, бары президиум өстәле аргында утыр!ан Лев Троцкий гына демоист ра гив төстә, кәефе булып, өч-дүрт мәртәбә кулын-кулга чәбәкләп куйды: Ай-да. Солтангалиев. бирде бит берәүгә кирәген Сталин үз-үзен кая куярга белми иде. Куйбышев та ярдәмгә килмәде бит соңгы чиктә Телен йоткан диярсең... Ул арада трибуна артыннан чыгып залга узды Мирсәет, урынына барып утырды. Чыгышын бәяләп сүз әйтүче яисә тәбрикләп кул сузучы булмады Хәтта янәшәсендә утырган Мохтаров та чарасыз калган кебек күренде, читкәрәк тайпылгандай итте. Кул бирүләр, тәбрикләүләр соңрак булачак әле. Кеше-кара күрмәгән бер-бер аулак җирлә очраган һәр иптәш аның кулын кысачак, аның хаклыгы һәм кыюлыгына соклануын белдерәчәк һәм: «Бирдең бит кирәкләрен!»—дип тә өстәячәк. Ә хәзергә дәшүче күренмәде. Җитәкчеләр ни әйтер бит әле, дип көтте коммунистлар. Җитәкчеләрнең дә югалып калган чагы. Ниһаять. Валериан Куйбышев чакыру ташлады: — Коммунист иптәшләр, Солтангалиевнең чыгышы уңаеннан сүз әйтергә теләүчеләр юкмы? Зал тагы да тына төште. Куйбышев көтте. Сталин да түземсезлек белән көтте... һәм, ниһаять, ихтыяҗны аңлап, Сәхипгәрәй Сәетгалиен күтәрелде урыныннан. — Мин әйтергә телим бер-ике авыз сүз. — Юк. кирәкми... Икенче кат сөйлисең бит инде,— дип аваз салдылар арткы тарафлардан. Куйбышев, гүя ишетмәде, Сәетгалиевкә сүз бирде. — Мин- интернационалист буларак протест белдерәм Солтан- галиев иптәшкә,— дип башлады сүзен Сәхипгәрәй.— Кырым һәм Татар республикалары белән Тула губернасы арасында һичнинди аерма күрмим мин Солтангалиевнең иптәш Сталинга каршы чыгуы нигезсез. Мин кайсыбер милли автономияләргә, интернационализм күзлегеннән эш йөртергә, ягъни республика статусыннан баш тартырга киңәш итәр идем. Бу бит өстәмә аппарат һәм өстәмә чыгымнардан гайре һични бирми. Зал дәшмәү һәм киеренке тынлык белән җавап бирде Сәетгалиев чыгышына. Комга төшкән тамчылардай сеңде, эзсез узды аның бу сүзләре. Шулай да дәшми кала алмады Сталин. Стакан тутырып салкын су эчте. Бер-ике мәртәбә йөткеренде, һәм карашын залга текәде. — Солтангалиевнең чыгышы уңаеннан ни дияргә?—уйланып торды ул бермәл, һәм үз-үзенә ышанып сөйләргә кереште.—Бу — партиягә яла ягу. дип әйтер идем мин. Инде онытылып килгән «автономияләштерү» проектын кабердән кузгатырга азаплана Солтангалиев. — Иптәш Сталин,— дип мөрәҗәгать итте шунда урыныннан сикереп торган Исмәгыйль Фирдәвес. -Сез юмор хисен югалткансыз. Кабердәге ул проектның авторы дип без сезне белә идек. Троцкий залны яңгыратып көлеп җибәрде һәм шунда янә кулын чәбәкләп алды. Залда чыш-пыш дулкыны уйнады. Фикер йомгагының җеп очын югалтып торды сыман Сталин. Зәгыйфь кулын френч кесәсендә тирәнгәрәк яшерде. Әйтерсең, кесә төбендә посып яткан көнбагыш бөртеген кармалый иде ул. — Инде, Солтангалиевнең автономияле республикаларның статусын күтәрү хакындагы тезисына килсәк, ул — ана карынында үле туган баланы хәтерләтә торган реакцион тәкъдим. — Аңлатыбрак сөйләгез! дип кычкырды кемдер. — Мин ачык итеп әйттем, диюдән башка сүз тапмады Сталин, һәм тизрәк бу киңәшмәне йомгаклап куярга ашыкты. Мирсәетнең чыгышы тәмам коралсызландырган иде булса кирәк аны. Алай иттеләр, болай иттеләр дә, бөтен фикер алышуны шул рәвешле ярты юлда калдырып, киңәшмәне йомгаклап та куйдылар. «СССР төзелү турындагы проектны РСФСР коммунистлары фракциясе хуплый» дигән карар, инде күптән язу машинкасында басылып мөһерләнгән һәм кирәкле куллар белән дә теркәлеп куелган иде. Тавышка куеп тормадылар... Шул ук көнне төштән соң Советларның X Бөтенроссия съезды да әлеге тәкъдимне хуплап карар кабул итә. Советлар съездында да кул күтәреп тавыш бирү кирәк табылмый. Барысы да Генераль секретарьның «мәкерле» уенда туган сценарий буенча эшләнелә. Халыкларны берләштереп торырга һәм тигез хокуклылык гарантиясе булырга тиешле Союзга әнә шул рәвешле нигез салына Тагы берничә көннән сон. төгәлрәге. 1922 елның 30 декабрендә, дөньяга СССР төзелүе турында игълан ителә. Йөздән артык милләт вәкиле яшәгән илнең төзелүе турындагы килешү кәгазенә дүрт республика Россия. Украина. Белоруссия һәм Кавказ федерациясе вәкилләре кул куя. Сталинның хәлиткеч җиңүе була бу. Әмма бу җиңү озаккамы9 ' Ул кадәресен киләчәк күрсәтер, тарих үзе хәл итәр Мәскәү 1923 елны каршыларга җыена. Газеталарда бәйрәм рухы — СССР төзелү турындагы купшы игъланнар: Сталинның бәхетле көлемсерәп төшкән фоторәсемнәре: Көнбатыш Европа илләре коммунистларыннан килгән котлау телеграммалары.. Илдә яңа тормыш корырга хыялланып йөргән, үз-үзен аямыйча, менә инде ничәнчә ел тоташтан революция өчен көрәшүдән башканы белмәгән Мирсәет Солгангалиев тынычлыгын югалтты. Күзләренә йокы керми Вакыт-вакыт хәтта үз- үзен кая куярга белми Идел буеннан килгән хәбәрләр дә берсеннән-берсе аянычлырак Идел буйларында, шул исәптән Татарстанда, ачлык афәтеннән арына алмый изалана халык. Яздан чәчәр орлык табылмады. Ач үлем куркусыннан башын кая куярга белмәгән мужик халкы төенчеккә соңгы чүпрәкләрен төйнәп анда бәрелергә итә, монда бәрелергә итә. Әмма авыл капкасыннан чыгып ерак китә алмый, юлла кырылып бетә. Татарстан һәм Идел буеның башка губерналарына атап Америкадан җибәрелгән икмәк юлда тоткарлана. Мылтыклы солдаттан башка берәүгә дә буйсыну юк. тимер юлларны гүя бизгәк авыруы биләп алган Паровозга утын җитми Утыны булса, йөртүчесе юк Ачыкган-ачык тоткарлык ясау, саботажлык итү очраклары да адым саен Татарстандагы һәр вакыйганы үз йөрәге аша уздырырга күнеккән Мирсәет өчен бу хакта ишетү, болар белән килешеп яшәү аеруча кыен. Күпме җаннар башын куйды, азмы кап түгелде i республика өчен Өле автономия игълан ителүенә бер ел чамасы да узмады, күпме ыгы-зыгы, күпме борчылу кичерергә туры килде шул санаулы гына айлар эчендә «Республика. республика, дип сөйләнгән идең, халкың ачтан үлә анда», дип күзгә төртеп сөйләүчеләрне дә очратырга туры килде инде Өстәвенә. Татарстанның бүгенге җитәкчеләре һәммәсе аның тәкъдиме белән урынга куелган иптәшләр. Ниндидер җанлану бар да кебек, әмма шулай да эшләр яхшыга табан дип әйтергә тел әйләнми Ә канга тоз сибүчеләргә кытлык юк. Әле бүген өйгә кайтырга җыенганда Валериан Куйбышев чакырып аллы аны үзенә. Гражданнар сугышы көннәреннән үк яхшы танышлар булганга, бәйрәм киче игеп, үзен Яңа ел белән котлау нияте белән чакыргандыр, дип уйлаган иде Ни дисәң дә. декабрьнең соңгы көне утыз бере Кич җитеп килгән чак Үзәк Комитет секретаре булып сайлангач та күзгә күренеп эреләнеп киткән Куйбышев исә. урын тәкъдим итмәс борын, аның авырткан җиренә кагылды Тәртип урнаштырасызмы ул Татарстаныгызда, юкмы” Аның беренче әйткән сүзе шул булды Сәер тоелды, әлбәттә. Фронт ларда бергә сугышын, күпме гомер бергә аралашып яшәгән партиядәшеннән Яңа ел кичендә андый сүзләр ишетергә җыенмаган иде Куйбышев түгел. Сталин һәм Троцкий да кулын кысты, тәбрикләде ич аны бүген, якты йөз һәм жылы сүзләрен кызганмадылар. Ихластанмы-түгелме, анысы - башка, бәйрәм көннәрендә әхлак дигән төшенчә дә сакланырга тиешле бит әле Коелып төшмәде Мирсәет, сездән курка торган күлмәк күптән тузган, дигән сыман, ипле генә тәкъдим ителмәгән урындыкка барып утырды. — Гафу итәсез, иптәш Куйбышев, ни әйтергә теләвегезне аңламадым,—диде ул, үзенең тыныч һәм сабыр икәнлеген ассызыклый төшеп.— Үз чиратымда исә, мин сезне Яңа ел белән тәбрик итәм Авырлык белән генә чыкты җавап сүзе: — Рәхмәт.— һәм шундук эшлекле рәвештә җәт-жәт ишекле-түрле йөренергә кереште Куйбышев һәм озак көттермәде, соравын яңадан кабатлады:—Мирсәет, әйт әле миңа, тәртип буламы ул Татарстанда, юкмы? — Белүемчә, тәртип бар. ашарга гына юк Татарстанда. — Сөйләмә... Сөйләмә.— дип. ашыгыч ярдәм эзләп эш өстәле читенә барды Куйбышев һәм кәгазь өемен күтәрде. Менә, бер атна эчендә шул тикле хат һәм телеграммалар килгән, һәммәсендә зарлану, канәгатьсезлек... .— Рәхмәт сүзләре көткән идегезме?!. — Көлмә, Мирсәет, шаярырга җыенмыйм.. — Көлмим, һәм шаярмыйм да. Бәйрәм өстенә бәйрәм дисәгез дә шатланырга сәбәп күрмим. Ачлыктан, хәерчелектән зарланалардыр?!. — Шулай булса икән! Түгел, республикадан, чәчәк атып килгән милләтчелектән зарлана якташларың. Бу кадәресен һич көтмәгән иде Мирсәе!. Гаҗәпләнүеннән сикереп торды хәтта. — Белүемчә, Татарстанда милләт яисә республика турында кайгыртыр ара булганы юк әлегәчә. Менә икенче ел тамак кайгысы белән изалана халык. — Дөрес, дөрес,— дип эләктереп, күтәреп алды аны Куйбышев. — Ачлыкның да башы шулардан. дип язучылар бар. «Татарларга республика биргән көннән бирле тамакның туйганы юк», дип язган анда берәү. Губерна чагында мондый хәлнең булганы юк иде, диләр... — Кара син аны, минем якташлар Куйбышев иптәшкә нинди кызыклы хатлар язып ята икән,— дип өстәлгә таба якынлашты Мирсәет.— Миңа да күз йөртеп чыгарга рөхсәттер бит... — Рәхим ит. Рөхсәт кенәме соң, хатта күтәрелгән мәсьәләләрне хәл итү дә сезгә йөкләтелә, иптәш Солтангалиев. Ботканы шулай куертучыларның берсе — үзегез ич. Өстәл читендәге кәгазьләрдән беришен аралап Мирсәеткә сузды Куйбышев. Ә үзе өстәл артындагы креслосына утырып телефон төреб- кәсенә үрелде. Хатларны күздән кичереп чыккач та бераз дәшми утырды Мирсәет. Сәер тәэсир калдырган иде алар. Аңарга да килә хатлар, аңарга да язалар. Зарланучылар бар, ярдәмгә мохтаҗ булганга язучылар. Әмма Куйбышев өстәлендәге хатлар үзгә иде: адреслары белән дә... Нигә соң әле, гомер булмаганны менә хәзер генә ул проблемалар күтәрелгән һәм барысы да аңарга — Куйбышевка адресланган. Ул хатларны махсус оештырылган дип әйтмәсә дә, шундыйрак шиккә урын бар һәм ничек кенә бар иде әле. Куйбышев ниндидер ханым белән сөйләште булса кирәк. Онытылып, рәхәтләнеп, елмаеп-көлеп сөйләште һәм купшы котлау сүзләрен дисбе итеп тезде тегеңә. Кеше сүзе, тыңламыйм дисәң дә, чалына ич ул колакка. Телефонның аргы очындагы ханым белән бәйрәмнән соң ук очрашырга сүз куешып, хушлаштылар — Йә, Мирсәет, ничек, таныштыңмы? —дип кызыксынырга ашыкты Куйбышев Үзендә булган үзгәреш —кәеф күтәренкелеген яшереп азапланмады Нинди нәтиҗә ясарга белми уйга чумып утырган чагы иде Мирсәетнең. Турысын ярып салырга кирәк санамады әлегә. Дәшми калу да мөмкин түгел — Гыйбрәтле хатлар алгансыз икән...— дию белән чикләнде ул. Бераздан янә шул ук сүзләрен кабатлады. Гыйбрәтле хатлар... Оныта язганмын, дигән сыман, кабаланып кына үзенең ярдәмчесенә шалтыратып, йомыш кушарга өлгерде Куйбышев. «Берәр шампан шәрабы һәм тәмлерәк конфеттан ике гөргәк хәстәрләргә» Әллә, ходаем, берсе минамы, мине кайгыртуымы, дип уйлап өлгермәде Мирсәет. Үзәк Комитет секретаре төргәкләрнең берсе бәйрәмнән соң ук кирәк булачагын искәртте. Шулай итеп, бер мизгелгә кабынып алган өмет шундук сүнде. Мирсәет белән Фатыйма 1923 елны шампансыз гына каршы алырлар Син хатлар белән танышкан арада, дөнья кадәр эш майтардым әле, дигән сыман, кулларын уа-уа Мирсәетнең каршысына ук килеп утырды Куйбышев — Хатлар һәм фак1лар хәтәр нәрсә, диде ул. Мирсәетнең шулай ни дияргә белмичәрәк калуыннан үзе теләгән нәтиҗәне ясап Генераль секретарь белән бәхәсләшеп булса да, хатлар һәм фактлар белән бәхәсләшү читен. «Менә ничек?! дип уйлап куйды Мирсәет —Сүз сөреше әнә кая таба бара'..» Димәк, җавапсыз кала юрган чак түгел — Фактлар факт, хатлар- хат, дип башлады ул сүзен. Әмма һәр факт хатка сыймаган кебек, фактсыз, хакыйкатьтән ерак торган хатлар да языла икән. Мине андый хатларның булуы түгел, шуларнын җепкә тезелгән дисбе төймәләре сыман. Үзәк Комитетта яна гына эшли башлаган секретарьга җибәрелүләре хәйран калдырды... Мирсәетнең тел төбендә ни ятканлыкны тиз тоемлап алды Валериан Куйбышев. Күз кабаклары ачыла төште хәтта.. — Бу нәрсә?! Нәрсә дип әйтергә җыенасыз, иптәш Солтангалисв Сез һәр факттан гаеп-кыек эзлисез' — Эзләмим, юк, эзләмим, иптәш Куйбышев. Әмма минем вакыт- вакыт кына булса да кайбер факт һәм күренешләргә үз мөнәсәбәтемне белдерә килергә хокукым бар дип бсләм Фактларга, дип, басым ясарга кирәк санады Үзәк Комитет секретаре Әйе, фактларга мөнәсәбәт белдерү кирәкле һәм зарур эш. Ялгышмасам. сүз Татарстан һәм анда чәчәк атып килгән милләтчелек хакында барырга г иешле иде Уйламаган җирдән Мирсәет үзе сорап Куймасынмы шунда — Хат авторларының берсе дә татар милләтеннән түгел Бу гаҗәпсен дерм име сезне? Югалып калмады Куйбышев — Сезнең халык грамотасыз. Ул укый-яза белми Кычкырып көлеп җибәрде Мирсәет, күрәсең. Куйбышевган моны көтмәгән иде — Көлдереп үтерәсез ич Каян алдыгыз аны’! Бездә укый-яза белмәгән кеггге юк Куйбышев дәшмәде, үзалдына мыгырданып кына куйды — Иптәш Куйбышев, әйдәгез таләпчәнлекне һәр ике як өчен дә тигез югарылыкта куеп сөйләшик әле. Юкса, гаеп ташлыйсыз да, көлдерәсез Килешәм Сез дигәнчә булсын. Мирсәет Куйбышев гел шулай, аңарга әле исеме белән, үз итеп, әле фамилиясе белән, ераклаштыра төшеп, дәште Мирсәет бәхәс өчен тәмам өлгереп җиткән иде. ниһаять Бармакларын бөгә-бөгә исбатларга кереште ул. — Беренчедән. Татарстан диеп ялгышасыз. Хатлар бер Казаннан гына түгел, Уфадан да, Бохарадан һәм Әстерхан шәһәрләреннән дә язылган. Ә сез Татарстан да Татарстан дисез Бу җитдирәк уйлаганда, орфографик хата гына түгел, иптәш Куйбышев. Сезнең болай гомумиләштерүдән җитди сәяси нәтиҗәләр дә ясарга мөмкин булыр иде... Хуш, монысын гафу да иттек, ди... Мирсәетнең, шул рәвешле, җитди һөҗүмгә күчүен көтмәгән иде Үзәк Комитет секретаре. Әйтер сүзе, фикерләре формалашып җиткәнче үк. әңгәмәдәшен, кабаланып диярлек, бүлдерергә ашыкты. — Тукта... Тукта, бераз ачыклап китик, дип кулына кагылды ул Солтангалиевнең һәм нәкъ аның каршысында туктап, урындыкка утырды.— Кара-каршы утырып, күзгәкүз карашып сөйләшик, аңлашыйк бул- маса. Күрәм, сез миңа политик ярлык тагарга да күп сорамыйсыз... — Сәяси төгәлсезлеккә хакыбыз юк, дип әйтергә теләвем. Бигрәк тә милләтләр һәм конкрет халык, конкрет республика хакында фикер йөрткәндә... ■— Төшендеребрәк сөйләче?.. — Төшендереп сөйлим. Сез Үзәк Комитет секретаре — инде берничә мәртәбә. «Татарстаныгыз» дигән гыйбарәдән файдаландыгыз. Ә бит сезгә яхшы мәгълүм, Бохараның да. Әстерханның да Татарстанга мөнәсәбәте юк. Уфа каласының да нинди статуска ия булуын яхшы беләсез...— Куйбышевның ирен читләреннән елмаю дулкыны йөгереп узды. — Без бит икәүдән-икәү. күзгә-күз карап сөйләшәбез, Мирсәет. Монда чит колаклар яисә беркетмә язып утыручы юк. Нигә безгә кәнфит- ләнеп маташырга. Син мине яхшы беләсең, мин дә сине яхшы беләм һәм хөрмәт тә итәм. Ачыктан-ачык сөйләшик... — Килешәм. Ачыктан-ачык сөйләшик. — Сез—татарлар, дип сөйләшүем махсус басым ясау өчен, әлбәттә. Мине син дөрес аңладың. Ләкин мин дә күпне күрәм, күпне ишетеп беләм. Татар Казанда гына түгел, Уфадагы вакыйгалар үзәгендә дә татар. Әстерханда да. Бохарада һәм тулаем «туземецлар» яшәгән һәр төбәктә татар эш йөртергә, иҗтимагый фикер тудырырга сәләтле халык. — Сүзләрегезне ничек... күпсенү дип аңларгамы? Әллә татар кызылармеецлары һәм большевиклары кылган батырлыкларга бирелгән югары бәя буларак кабул итәргәме?.. — Ничек телисез, шулай кабул итә аласыз,— әйтергә теләгәнем — башка. — Тыңлыйм,— дип, утырган урындыгында тынгысызланып атынып куйды Мирсәет һәм, ияген учлап, әңгәмәдәшенә текәлде. Димәк, моңа кадәрге сөйләшүләре хәзер әйтеләчәк сүзләр өчен әзерлектән генә гыйбарәт булган. Куйбышев та боргаланып-сыргаланып утырудан туйган иде, күрәсең, кинәт үзалдына дулкынланып турыдан ярырга кереште. — Иптәш Солтангалиев,— дип, рәсмиләштерергә кирәк санады иң элек —Әйтегез әле, ни җитми сезгә? Ничә йөз елдан соң республикалы булдыгыз. Югыйсә, Казан — иксез-чиксез Россиянең урта бер җирендә торып калган гадәти бер өлкә, губерна шәһәре генә ич. Халкыгыз да бөтен Россия буйлап таралып, чәчелеп беткән. Бүгенге Казанны мин үзем рус каласы диеп беләм. Паргиягә, иптәш Сталинга рәхмәт әйтәсе, булганына риза булып яшисе урында, дөньяны болгатасыз... Беркавым тукталып торды Үзәк Комитет секретаре. Нияте — сөйләгәннәренә Мирсәетнең мөнәсәбәтен чамалау иде булса кирәк. Тыңлап утыручы дәшмәде, күңелендә, эчтән кайнап, күтәрелеп килгән дулкынны тышка чыгармады. — Инде республика гына аз, Идел-Урал кирәк үзегезгә, Төркестан кирәк Союз килешүенә кул куярга Россия һәм Украина белән тигез хокуклы булырга...—Туктап тын алды Куйбышев һәм тавышын баса төшеп, үз итеп дәшкән атлы булды.— Безгә яхшы мәгълүм, Мирсәет, мондый вәсвәсәләрнен башында ин элек син торасын... Син сөйли беләсең, синең сүзен үтә. Бигрәк тә вак милләт һәм төрле «туземец»лар арасында сина иярергә торучылар байтак. Без боларнын барысын да беләбез һәм хөрмәт тә итәбез үзеңне. Безгә иптәш Сталинның да сиңа карага үзгә, туганнарча якын мөнәсәбәттә булуы мәгълүм Шуңа күрә дә, Үзәк Комитет секретаре буларак, мин сине үз вакытында кисәтергә кирәк Iантым. Юкса, ахыры матур бетмәс бу эшнең! Тыңлап утыручының түземлеге, күрәсең, соңгы чиккә җитеп терәлгән иде. Яңа ел теләкләрегез шуның белән тәмаммы? —дип, сорау кыстырырга кирәк тапты. Әгәр дә дөрес аңлата алган булсам, тагы да мөһимрәге, син аңлаган булсаң тәмам! Дәшмәвең мең алтын, дигән сыман булды инде бу. Безнең төрки халыкларда шундый әйтем бар. иптәш Куйбышев Төрки дигән сүзең искә төшерде Тагы шуны әйтәм. сине кайбер иптәшләр пантюркизмда да гаепләп язалар. Сак бул, Мирсәет. Алай икән, дип елмайгандай итте Солтангалиев Тик моның нигәдер гаепкә бөгәр җирен генә күрмим Без бит чынлап та төрки халыклар. Славяннар кебек, төркиләрнең дә үзара аралашып, туганлашып яшәүләрендә мин һичнинди яманлык күрмим. Ислам исә. сезгә яхшы мәгълүм, безнең ата-баба дине. Бу очракларда «пан» дигән өстәмәгә ихтыяҗ юк. Панславян яисә панхристиан димиләр ич! Ислам дине тотучы һәм чыгышлары белән төрки булган халыкларны үзара каршы кую һәм бүлгәләргә омтылыш—ул ясалма һәм. әйтер илем, хата сәясәт. Куйбышев, ярдәм эзләп, өстәл өстендә чәчелеп яткан хатларны искә төшерде. Әнә, хатлар... хатларда да шул ук куркыныч хакында искәртелә. Ә-ә, хатлар, дип, ирексездән үзеннән читкәрәк этте аларны Мирсәет Турысын әйтсәм әйтим, беренчедән, бу хатлар кемдер тарафыннан оештырылганга охшаган. Нәрсә сөйлисең! — дип, сүз кыстырмый булдыра алмады Куйбышев. Икенчедән, миңа әлеге хатларны укыганчы ук күптәннән таныш фикерләр болар. Кызганычка каршы. Казанда булсын, җирле халык вәкилләренең үзаңы уянуга эчләре пошкан затлар да байтак Халыкларның соңгы араларда милли дәүләтчелеккә омтылышлары аларны гәмам чыгырдан чыгарды, ул хатларны күздән кичереп чыккач та, милләтчелек чәчәк атуын түгел, теше-тырнагы белән империячел фикер йөргүгә ябышкан туң йөрәк салкынлыгын тойдым мин үзем Бу хатлар партия һәм яшь Совет дәүләте файдасына язылмаган, алардан патша империясе исе килә. һәм. гомумән, бүгенге сөйләшүдән мин үзем канәгать түгел. Халыкларның үзбилгеләнүгә булган омтылышын алай җиңел генә буып, тукта т ын булмаячак Азатлыкка омтылыш һәр милләтнең генә түгел, һәр шәхеснең табигый халәте. Без, шул сәламәт омтылышка дөрес юнәлеш биреп, милли азатлык хәрәкәтен социаль революция максатында файдалана белергә тиешле. Югыйсә, жил тегермәненнән дошман ясап көлкегә калуыбыз ихтимал! Тукта, дип, кинәт өстәлгә китереп сукмасынмы шунда Куйбышев Монда кем сезме, әллә минме Үзәк Комитет секретаре’! Җитәкче кешене тыңлап, аңладым, дип, рәхмәт әйтеп аерыласы урындА үз вөсвәсәңне сөйләп утырасың. Большевик булсаң большевик бул. партия юнәлешендә тор Түгел икән,, ихтыярың. Истанбулга йөз тотып, юлга әзерлән. Дустың Зәки Вәлидн артыннан, мәсәлән Иптәш Куйбышев! — дип, тавышын күтәрде һәм аягүрә сикереп торды Мирсәет, һәм күзләрен ләү ачып туры Куйбышевка төбәде Әле генә өстәл төеп, кызарып-бүртенеп акыл саткан партия лидеры сагая калды булса кирәк. Тынлык урнашып торды. Йончыткыч һәм авыр тынлык. Кемнең күбрәк түземлеге җитәр икән, хәтта чебен очкан аваз да ишетелми. Үзәк Комитет бинасы, әйтерсең, бушап калган, һәм тагы күпмегә дәвам итәр иде бу тынлык... Ачыргаланып телефон шалтырады шунда. Куйбышев, дөньясын онытып, эш өстәленә ыргылды. — Әйе, тыңлыйм, иптәш Сталин. Дикъкать белән тыңлыйм. Үзе үрә баскан, кабаланып якаларын төзәткәли, тавышы калтырана. Мирсәеткә ул шул мизгелдә кызганыч булып күренде хәтта. Кара, ничек сөйләшә, ничек ярарга тырыша Генеральный каршысында. — Әйе, иптәш Сталин, безнең сөйләшү тәмам. Мин хәзер үк керәм. Димәк, дип үзалдына нәтиҗә ясарга өлгерде Мирсәет, аларның бу сөйләшүе хакында Сталин үзе дә хәбәрдар булган. Кем белә, бәлки, ике арадагы бу сөйләшүне аның тыңлап та утырган булуы ихтимал. Куй- бышевның вакыт-вакыт үзен сәхнәдәге уенчы сыманрак тотып, гайре табигый сөйләшүе дә шуннан булмадымы икән?! Вакыйгалар, һәрхәлдә, шактый киеренке һәм сәер юнәлеш ала бара сыман Ул да түгел, төребкәне урынына куйгач та, көзге каршысына үтеп, өс-башына күз төшереп алырга өлгерде Куйбышев. Чыгар юнәлешенә борылды. Әйтерсең, кабинетта ул үзе генә, әйтерсең, алар арасындагы сөйләшүгә соңгы нокта куелган. Сәер тоелды бу Мирсәеткә. Хәтта аны беркадәр кимсетте дә түгелме икән әле. Җәт кенә ишек катына үтеп, Куйбышевның юлына аркылы барып басты Мирсәет. Үзәк Комитет секретаре инде күптән башка дөньяда иде гүя. күзләреннән кот качкан. Ул Генеральный янына ашкына. — Мин ашыгам. Мине иптәш Сталин үзе көтә,— диде ул киеренке калтырауга охшаш аваз чыгарып. Көтмәгәе. Мирсәет тә болай чыгып китә алмый. — Хәзер китәрсең, бер генә минутка, мине тыңла,— дип туктатты ул аны. Теге исә, гүя ишетмәде. — Мин ашыгам... Мине иптәш Сталин үзе көтә. — Ике генә авыз сүзем бар, тыңлагыз, иптәш Куйбышев... Теге калтырана ук башлады, еламый гына, ватык патефон тәлинкәсемени. — Мин ашыгам... Мине иптәш Сталин үзе көтә. — Мине хөрмәт итәсезме-юкмы, бу сезнең ихтыярыгызда, Куйбышев иптәш. Әмма татар халкы турында керделе-чыктылы сөйләшү* ләрегезне туктатыгыз, бу бер! Икенчедән, берәү дә Истанбулга йөз тотарга җыенмый. Без килмешәк түгел, ата-баба җирендә яшибез! Онытмагыз, Мирсәет Солтангалиев үз Ватанында һәм үзе ышанган иманда яши Кыйбласы һәм йөзе аның бер генә! Халкын. Ватанын һәм Иманын ул берәү каршында да алыштырмады һәм алыштырмас. Хәтта Генеральныйга кирәк булганда да. . Ә инде Зәки Вәлидигә килсәк, аның үз язмышы. Ул да сез теләгән сәяси уенчы яисә курчак була алмады - бар гаебе шунда. Аның хакындагы соңгы сүзне башкорт халкы әйтсен. Шуның белән сүзем тәмам. Хушыгыз, иптәш Куйбышев. Яңа еллар мөбарәк булсын! Әллә ишетте, әллә ишетмәде. Үзәк Комитет секретареның үз туксаны— туксан. — Мин ашыгам... Мине иптәш Сталин үзе көтә,— дип үз «дога» сын янә бер кат кабатлады да, Мирсәетне этә-төртә ишек аша чыгып, хушлашырга да онытып, икенче кат коридоры буйлап, Генеральный кабинетына таба йөгереп китеп барды. Мирсәет аның артыннан исе китеп карап калды. Гаҗәп хәлләр һәм гаҗәп кешеләр була икән бу дөньяда... Ул ашыгып кабаланып өйгә кайтырга чыкканда сигез тулып килә иде бугай инде. Димәк, Яңа елга дүрт сәгать чамасы вакыт калган Сәгатьләр генә гүгел, көннәр, айлар, еллар шул рәвешле узып тора. Эштән бушаганы юк, ә эшләнәсе һәм чират көтеп яткан эшләренең очы-кырые күренми. Соңгы араларда исә, бигрәк тә узып барган 1922 елда, аның күңелендә ниндидер канәгатьсезлек, үз-үзеннән. әйләнә-тирәсендә булган вакыйгалардан ризасызлык хисе дә артканнан-арта бара кебек, һәрхәлдә, 1918—1920 еллардагы күңел күтәренкелеге, ашкыну юк инде ул хәзер. Ул чорда бер талпынганда бөтен илне, дөньяны колачлап алырлык дәрт, дәрман барлыгын тоя иде ул үзендә. Нинди генә кыенлыклар күрмәсен, эшләгән эш, кылган гамәлләренең нәтиҗәсе күз алдында була, тормышта ачык чагылыш таба килә иде. Дошман белән якага-яка килеп тарткалашкан көннәрдә дә, үлемнең күзенә туры карап утка кергән сәгатьләрендә дә бүгенгедәй ару-талу, бүгенгедәй өметсез төшенкелеккә бирелгәне юк иде аның. Соңгы араларда исә күңеленә шом төшкән, икеләнгән, үкенгән, офтанган мизгелләр артканнан арта барды Гәрчә болар, гомумән. Мирсәетнең холкына балачактан ук чит, ят сыйфатлар булса да гынамы, чын мәгънәсендә, курка калган сәгатьләре дә бар бит аның хәзер. Шунысы кызганыч, бу бер аңарга гына хас. аны гына борчый торган тойгы-халәт булса икән. Төрле милли төбәкләрдән ишетелгән моң-зар турында әйтеп тә торасы юк. хәтта үзәк аппаратта китте тузга язмаган җыен чыш-пыш. Бер-беренә шикләнеп карау һәм ышанмау дисеңме... Төркемнәргә бүленеп үзара тарткалашу портфель һәм өстәл бүлешүләр дисеңме... Үзара ышаныч булмавы һәм мөнәсәбәтләрдәге эчкерсезлекнең югалуы турында әйтеп тә торасы юк инде Революцияне шуның өчен ясадымыни соң алар?! Гражданнар сугышында ятып калган корбаннар һәм түгелгән кан нәрсә өчен кирәк булды? Хәтерләргә, искә алырга теләмәсә дә, күз алдында һаман Сталин янына ашыккан Куйбышсвпың агарынып чыккан йөзе, төссезләнгән карашы. ә колак очында аның калтыранып чыккан тавышы эленеп торды Валериан Куйбышсвпы Мирсәет бүген генә күреп белми. Гражданнар сугышы көннәрендә төрле фронтларда һәм төрле шартларда күрешкәннәре. аралашканнары бар иде. Азмы-күпме хөрмәт итә иде әле ул аны Бүген исә аның күз алдында Куйбышев тәмам юкка чыкты, шәхес булуыннан туктады. Большевиклар партиясенең Үзәк Комитеты секретаре ни өчен дип әле шундый мескенлеккә, шул дәрәжәдә гүбәнлеккә төшерер! ә тиеш үзен. Булсын, Сталин дәрәжәле һәм хөрмәткә лаек җитәкче дә булсын ди Куйбышев га төшеп калганнардан түгел иде ич Янәшә торып, тигез булып сөйләшү, хезмәттәшлек итүгә ни җитә! Мирсәет тә аз эшләмәде Сталин янәшәсендә Эшләде, эшли һәм эшләячәк тә. Әмма партия лидерларына булган мөнәсәбәте нинди генә булмасын, аның каршысында югалып калганы, колларча баш игәне юк һәм гафу да итмәс иле ул үзенә андый түбәнлекне Фикерләре туры килә икән уртак тел таптылар, түгел икән бәхәсләштеләр һәм бәхәсләшәләр Үзара бәхәс һәм фикерләр көрәшендә хакыйкать ачыклана ич Бер партия әгъзалары арасында үзара мөгамәлә бары шундый гына булырга тиештер дә ул ... Мәскәү елгасы аша салынган күпернең яртысына җиткәч тә каршы як га калкып торган соры бинадан үз тәрәзәләрен эзләп тапты Мирсәет Яктылык бар. димәк, һәммәсе дә өйдә, аны көтәләр булса кирәк Бозлы тәрәзә аша кемнеңдер күләгәсе күренеп китте. Фатыйма булса кирәк, дип уйлап куйды ул, аш-су хәстәрләп йөрүедер Күңеленә жылы кергәндәй булып китте, адымнарын тагы да ешайта төште. Тәрәзәдәге яктылык та җитә икән ич кеше күңелен канатландыру, очындыру өчен. Өйләре турысына килеп җиткәч янә бер тапкыр өченче каттагы якты тәрәзәгә күз салды Мирсәет, һәм туктап калды. Ул гына да түгел, чигенә-чигенә юл аша ары чыгып, елга читендәге таш диварга килеп сөялде. Күзләре- якты тәрәзәдә. Тын алырга да кыенсынып, хәйран калып күзәтте ул үз тәрәзәләрен. Көн салкын. Тәрәзәгә суык бабай боздан челтәр чиккән. Аргы яктан кемдер иреннәре белән тәрәзәдәге шул боз катламын эретү белән мәшгуль иде. Инде беренче тапкыр гына җылытуы түгел, кайнар сулыш һәм бармак эзләре тәрәзәдәге боз элпәсен чуарлап бетергән. Аны күзәтүләре, аны көтүләреме икән? . Фатыйманың бу эш белән шөгыльләнер арасы булмас, дигән уй йөгереп узды. Сабыйларның кайсысы булыр икән бу? Әле яңа дүртенче яше белән киткән Гөлнарымы, әллә сигезне тутырган Рәсидәсеме? Нәкъ шул мәлне, ата күңелен бимазалаган сорауга җавап бирергә ашыккан сыман, аргы яктагы сабый әле генә иреннәре белән тишкән ачыклык аша тәрәзәгә капланып урамны күзәтергә кереште. «Рәсидә»...—дип, әйтеп куйды Мирсәет үзалдына. Әтисен көтә, күпер ягына текәлеп аны эзли. Күңеле нечкәреп китте атаның, бугазына авыр төер, күзләренә кайнар тамчылар килгәнен дә сизми калды хәтта... Рәсидәсе аның саен иреннәре белән боз җылыта һәм яңадан тәрәзәгә килеп каплана Өй каршысында ук, түбәннән үзенә кулларын болгарга керешкән әтисен генә күрми. Карашлары еракка, күпер аша Кремль тарафына ук текәлгән. «Рәсидәм. Ятимәм минем...»—дип кабатлады тәмам йомшарып киткән ата. Үзүзенә. күңеленең нечкә бер төпкеленнән ургып чыккан хисләренә хуҗа түгел иде ул шул мизгелдә. Бу бала чынлап та бәгыренең иң йомшак җирендә эленеп торган бердәнбер ярасы иде бит аның. Үзеннән аерым яшәгәндә дә хәтереннән, күңеленнән чыгара алмый юксынды, өзлексез сагынып яшәде ул аны. Инде менә үзе янына алып кайткач та һаман кызганыч, һаман бәгырен өзгәли аның Рәсидәсе. Чөнки ул иң газиз кешесен югалткан—әнисез калган бала. Кыз бала өчен моннан да авыррак нинди югалту булырга мөмкин. Яхшымы-яманмы, Рауза аның әнисе иде бит. Аның җылы кулларын, «кызым» дип өзгәләнеп аркасыннан сөюләрен сагынмыйдыр дисеңмени, юксынмыйдыр дисеңмени ул баланы. Ургылып яшь ага ата күзләреннән. Гүя үз-үзенә хуҗа түгел, берни эшләтә алмый газапланды ул үзен... Югыйсә. Фатыйма да какмый-сукмый, үз баласы сыман карый, кадерли иде бит Рәсидәне. Ә барыбер газиз ана назын һичкем алмаштыра алмас, инде һичкем бирә алмас Рәсидәгә. Бу сабыйны аңласа да хәзер, ул — аның әтисе— Мирсәет кенә аңлый алыр. Мирсәетнең исә көндәлек ыгы-зыгыдан арынып өйгә кайтып керә алганы юк. — берөзлексез юлда, берөзлексез эштә. Ул югында, көзге озын кичләр һәм кышлар буе һәрчак шулай тәрәзәгә капланып әтисен көтәдер сыман тоелды Рәсидә. Әнә ич. әле хәзер дә кайнар тыны белән тәрәзәне эретергә, ике арада эленеп торган салкын пәрдәне алып ташларга тели. Ә ул—ата кеше—өч дистәне тутырган әзмәвердәй таза, сәламәт ир-ат балавыз сыгып үз кызынын ничек газаплануын күзәтеп тора монда. Шул рәвешле, йомшарып китүенә ачуы чыкты Мирсәетнең Уч тутырып салкын кар иелеп алды да. шул кар белән чигәләрен уа-уа, җәт-җәт атлап, өйгә ашыкты. Ишекне Фатыйма ачты. Мирсәетнең кулына тотып кергән ак каракүл папахасын элгечкә алып куйды. Ашыга- кабалана тун төймәләрен ычкындырырга булышты, һәм иренең күкрәгенә килеп капланды . Ишек катында беркавым тынлык урнашты. Хатынының бөдрәләнеп торган йомшак кара чәчләреннән сыйпап торды Мирсәет, аның кайнар сулышын, йөрәк тибешен тоемлады. Күңеленнән генә уйлап куйды: нибарысы егерме өч яшь бит әле Фатыймага. Өйләнешеп бергә тора башлауларына дүрт ел тулып, инде бишенче ел киткән. Мирсәетнен нинди генә рәхәт күрсәткәне бар анарга, кайчан карама эштә, кайчан карама ил һәм халык мәшәкатьләреннән арына алганы юк. Ә Фатыйма, ир куенында иркәләнер чагында, кичләрен-иртәләрен. еш кына төннәрен дә бер ялгызы дүрт стена артында уздырырга мәҗбүр Ул бит әле студент та. Көнчыгышны өйрәнү институтында укый. Ике бала тәрбияли. Берсе үзенеке түгел. Өстәвенә, әнисе һәм туганнары белән дә арасы көйләнеп җитмәгән. Фатиха алып тормый гына Мирсәеткә чыгуын әле булса гафу итеп бетерә алмыйлар Кулы белән Фатыйманы күкрәгенә кысты Мирсәет, ә карашы кызларын эзләде. Чынлап та. нигә тавыш-тыннары ишетелми сон әле болармы н? Рәсидә сабыр, тартына торгандыр, ә Гөлнары әллә кайчан йөгереп килеп җиткән булырга тиеш иде бит инде. Аш-су әзерләү бүлмәсе ишегеннән әле бая гына кайсыдыр карап алган кебек иде. инде анысы да китеп югалган. — Кызлар кая. Фатыйма, кызлар нигә күренми9 дип. сорамый булдыра алмады Башын күтәрә төшеп, иренә зур кара күзләрен текәде Фатыйма. - Хәдичә белән Сәет килгәннәр иде. Мин институтка барын кайткан арада балалар белән горып тордылар Гөлнарны үзләре белән кунакка алып киттеләр. Ә Рәсидә өйдә Ут алганнан бирле инде сине көтә, тәрәзә яныннан китмәде. Янә бер кат хатынының тулы алсу иреннәренә, ачык йөзенә сокланып карап торган җиреннән, кызына дәште Мирсәет: — Рәсидә, кызым, әтиенне каршы алырга чыкмыйсынмыни9 Җавап бирүче булмады. Мин монда дигән сыман, кызнын борын сызгырткан авазы гына ишетелде. Кемгәдер, нәрсәгәдер үпкәләгән, димәк. Мирсәетнең колагына үрелеп, ачыклык кертте Фатыйма: Сине миннән көнләшә ул. Кунакка аны да чакырганнар иде. киреләнде, бармады. Мирсәе!, ниһаять, тунын салып элде, аягын чишенде Балдыз белән кайнеш килгән илемени? Үскәннәрме соң. Фатыйма? Алармы күрмәгәнгә дә байзак бит инде Сәеткә унөч тула инде, гәүдәгә һаман шул көенчә. Ә Хәдичә, күрсәң, исең китәр, шундый чибәрләнгән . Егетләрнең күзен камаштырырлык. Чынлап га Ирзиннарнын һәр баласы өч малай һәм ике кызлары акыл һәм тәрбияләре белән булсын, буй-сын ягыннан булсын, үзләренең яшьтәшләре арасында аерылып торганнар Моны Мирсәет тә яхшы белә, затлы гаилә Әмма социаль чыгышлары байлардан булганга күрә. яшәү, бигрәк тә соңгы араларда, җиңел бирелми иде аларта ла Мирсәет булып Мирсәеткә Iөртен күрсәтәләр, исенә төшереп торалар иде кем кызына өйләнгәнлеген. Фатыйма җәт кенә аш-су әзерләү бүлмәсеннән Рәсидәне җитәкләп алып чыкты. - Әтиең кайтты ич. нигә чыкмыйсын9 Нигә киреләнәсең. Рәсидә9 Фатыйма, кыз белән әтисен икәүдән-икәү генә калдырып, аш-су хәстәрләр!ә китеп барды, бәйрәм өстәлен кайгыртырга Кызын кулына күтәреп сөя-сөя Мирсәет тә аңарга иярде Фатыйма, диде ул. гаепле кеше сыман Бүген үзегезгә бәйрәм бүләге кайгыртыр арам да булмады. Бер юлга гафу итәрсең, яме Икмәк паегың алдым, аз булса бәрәңге бар әле Борчылма. Мирсәет, алланың биргәненә шөкер Тамак кырын елмаеп алды Мирсәет. Бу аның «алла» исемен искә төшерүчеләр!ә җавабы иде Фатыйма. Касыйм каласында туын Мәскәу- дә үссә дә. аллаһе тәгаләне һәрдаим искә алырга күнеккән, затлы тәрбия алган кыз. Ә Мирсәеткә исә. үскәндә дә эләкмәде андый тәрбия, хәзер дә дингә арка куюны алга сөрүчеләр арасында эшли. Кыскасы, ул — революция фанатигы алла исемен сирәк, бик сирәк, искә ала. Гәрчә, күңелендә. бу изге төшенчәләргә карата берәүгә дә әйтеп аңлатмаган, җылылык һәм олылау яши иде аның. Фатыйма да елмаеп җавап кайтарды. Әмма сүзләре ихластан иделәр: — Юк инде. Мирсәет,— диде ул.—Үземә хуҗа булуын булдың, әмма аллага тимә, иманыма хыянәт итте юк — Ә син. кызым, ничек уйлыйсың алла бармы ул, юкмы?—дип, шаярган атлы булып, кызынып почык борынына басып куйды ата. — Алла ул безнең бар яхшылык һәм яманлыкларыбызны күзәтеп тора, әтием.— дип әйтеп салмасынмы сигез яшьлек кыз бала.— Үз әнием дә сырхауланып ятканда «мине алла каргады» дип әйтә торган иде. Алла бар ул, әти! Елмаерга да, көенергә дә белми аптырап калды Мирсәет. Кызыннан һич мондый сүзләр ишетермен дип уйламаган иде. Өстәвенә. Фатыйма алдында янә Раузаны искә тешерделәр. Беренче класста укучы Рәсидәнең мәктәп хәлләре турында сораш- тырасораштыра ата белән кыз бүлмәгә уздылар. — Мирсәет... — Әйе, Фатыйма. — Нигә йокламыйсың? — Ә үзең?.. — Сине уйлап ятам. Төне буе боргаланып чыктың. Тагы борчуларың бармы әллә?.. - Үзен беләсең, Фатыйма, җан тыныч түгел. Әллә арыдым инде, эчем поша. Мәскәүдә дә хәлләр мактанырлык түгел, урыннарда да... Революция булганга алтынчы ел китте. Ә тормыш һаман бер тирәдә таптана, алга китеш юк. Кан кою, көрәшнең туктап торганы юк. Ашары- на юк кешеләрнең, ягарына... Тәмам йончыды халык. — Ә ул ыгы-зыгы берәр вакыт бетәр дип уйлыйсыңмы?.. Минем әни әйтә, җимерүен җимерделәр тормышны бу большевиклар, ди. — Тыңлама... һәм сөйләмә андый сүзләрне. Ялгыша ул. Эче пошканга сөйли торгандыр. Кешеләрнең бер-берсенә дошманлашуы. кансызлыгы. мәрхәмәтсезләнә баруына поша аның эче. Ә сиңа, синең эшеңә хәерхаһ ул үзе. — Беләм Минем әби яхшы кеше, киң күңелле.— дип, Фатыйманы үзенәрәк тарта төште Мирсәет.— Шундый кыз үстереп биргән әби начар була димени... _ — Җитәр Йокларга тырыш инде, Мирсәет. Черем итеп булса да алырга кирәк. Йокы качмас... Бүген үк Казанга китәргә кирәк, юлда йокланыр әле. Тагы юлга чыгасынмы?..— дин. офтанып куйды Фатыйма.— Бергә яшәгән күк тә түгел, гомер гел аеры-чаеры үтә... Кичәгенәк санап утырдым әле, узган елның өчтән икесен юлда уздыргансың... Бу ел да шулай булырмы икән?.. — Җиңел булмас, Фатыйма. Шулай да бергә-бергә булсак, түзәрбез. - Хәерле ел булсын... Зарлана дип уйлама. Сиңа авыр, сине кызганганга әйтүем. — Минем уйлавымча. Фатыйма. 1923 ел хәлиткеч борылышлар елы булыр Төркестандагы ыгы-зыгы бетәр, ачлыктан да котылырбыз. Ә иң әһәмиятлесе, Үзәк Комитет милли мәсьәләне аңлау юнәлешендә дөрес юлга басар Татарстан, Башкортстан һәм Төркестан республикалары тигез хокукка ия булсалар, менә күрерсең, бу факт бөтен Көнчыгыш илләрен кузгатып җибәрер. Социализм идеяләренең таралуы һәм җиңүе өчен Көнчыгышта иксез-чиксез мөмкинлекләр бар Иренә тагы да елыша төшеп, елмаеп алды Фатыйма: — Төшеңдә дә, өнендә дә революция дип саташасың. Хәерлегә булсын! — Шуның өчен туылган, күрәсең... Ә шулай да, Фатыйма, революция җиңеп, бу ыгы-зыгылар бер тынычлангач, язу эшенә керешәсем, язасым килә минем Үземнең күргәннәр, баштан кичкәннәр турында язасым килә. Сизәм, теләк бар язарга, җегәр дә бар Вакыт кына кирәк Ул шундый роман булачак Үзең өлкән булсаң да, бала-чага кебек, хыялый син. Мирсәе! Хыялыем минем Иренә сарылып сырпалана ук башлаган иде инде Фатыйма — Ә син миңа бер малай табарсың, ярыймы. — Анысы инде синнән тора... Син биг кызлар буенча белгеч Иркәләнү-шаяруы, уены-чыны бергә Фатыйманың. Мирсәег тә кушыла ул шаяруга Баш астына балта куеп ятыйкмы икән соң әллә булмаса. Тагы бер көннән соң Казанда иде инде Мирсәет Совнарком рәисе Мохтаров һәм ТатЦИК рәисе Сабиров белән көн кадагындагы мәсьәләләр һәм аларны чишү юллары турында зур киңәшмә җыеп фикер алыштылар. Казанда булсын. Татарстанның авылларында булсын, хәлләр соң дәрәҗәлә киеренке. Республикада ачлык! Зарланучы күп. киңәш бирүче дә җитәрлек Ярдәм генә юк... Татарстанның азык-төлек эшләре буенча комиссары Юныс Вәлидине чакыртты ул. Юныс Вәлиди белән Казанда 1918 ел башларында ук танышкан иде алар Утлы күмер кебек янып торган егет. Кирәгеннән артык тәвәккәл, ике уйлап гормый. Күңеленә хуш килгән фикерне шундук эләктереп- күтәреп ала. Сәетгалиен белән пычакка-пычак килеп эшләделәр Татарстан хөкүмәтенә «уң» коммунистлар килгәч матур гына эшләп киткән кебек иде. Бүген әнә Мохгаров һәм Сабиров белән дә араларына су кергәидәйрәк тәэсир калды, һәрхәлдә. Мирсәеткә шулай тоелды Юнысның үзен генә чакыртуының сәбәбе дә шуннан иде Күрешеп кул кысышкан, ике-өч авыз сүз белән хәл белешкәннән соң ук туры, сорау белән мөрәҗәгать итге Мирсәет Чөнки аңар! а яхшы мәгълүм иде Юныс Вәлиди турыдан ярып сөйләшүне хуп күрә, кешеләрне түрәләр! ә һәм үзеннән түбәннәргә бүлми Әңгәмәдәшендә эчкерсезлек күрми икән, хет үтер син аны, янәшә утырмас, бер авыз сүз ала алмассың үзеннән дә. Үз туксаны туксан! Нәрсә, Мохтаров белән дә борчагың пешми башладымы әллә? диде Мирсәет, мөмкин кадәр аны эчкерсезлеккә чакырып. Мохгаров кыз-хатын түгел, безгә ни, борчак куырасы юк аның белән. Ул үз эшен белсен, мин үземнекен, дип урындыгыннан сикереп торды Юныс Вәлиди Аның кире урынына ут ыруын үтенде Мирсәет Үзе исә, ипле генә килеп, күптәнге 1анышының аркасына кулын салды. Кызма әле, гынычлан. Юныс Без синен белән унсигезенче-ун- тугызынчы елларда мондый гына хәлләрдән чыкмадык Түземле бул, тәҗрибәле революционер ич син Мирсәет, дип. иңбашын чнткәрәк тартып, үзен кочаклаган куллардан арынды Юныс Без синең белән үткәндә кылган эшләрне бар лау өчен очрашмадык дип беләм. Хан заманындагы чибәрлеге белән карт фәхишәләр генә мактана ул... Нишләргә дигән сорауга җавап табарга тиешле без бүген... Ипле генә үз урынына барып утырды Мирсәет. — Тәкъдим... Нинди тәкъдимең бар, әйдә, турыдан яр. Юныс тәкъдимен, үзенең ни уйлаганлыгын чыгарып селкергә ашыкмады, читләтә төште. Димәк, җитди, гадәттән тыш җитди сөйләшүгә әзерләнә. — Иң элек, төп максатны ачыклап китик әле, иптәш Солтангалиев... Үз фамилиясе искә алынуның ирониягә тартым шаяру булуын аңламады түгел Мирсәет. Әмма андыйны гына кичерергә ярый бу лачын белән гәпләшкәндә. — Максат бер генә, үзегезчә кәнфитләнеп әйтсәк, иптәш Вәлидов. Максат — халыкны икмәккә тиендерү. — Шулай..лӘгәр дә мәгәр миңа — шушы эш өчен турыдан-туры җавап бирүче комиссарга гадәттән тыш вәкаләтләр бирелми икән, эш уңайга борылмаячак. Доклад сөйләп, графикадан су эчеп, өстәл сугып кына чишә торган мәсьәлә түгел бу. һәр яңа көн йөзәрләгән кешене алып китә. Гыйнвар урталарына кадәр Америкадан килгән икмәкне ташып өлгермәсәк. газраил урак белән түгел, чалгы белән умырырга керешәчәк... — Соң, эш нәрсәдә? Ташырга кирәк. Икмәк — юлда. — Беләм. Икмәк моннан бер ай элек тә. ай ярым вакыт элек тә юлда иде. Ә нигә өстәлдә, сабыйлар кулында түгел соң ул?! — Кыш салкын. Үзең беләсең, Юныс, юллар төзек түгел, күмер юк, паровозлар җитми. Элекке машинистларның, карт белгечләрнең кадерен белмәдек, яңаларын әзерләргә ара юк. . Саный китсәң, сәбәп күп инде ул. Янә урыныннан калкынып куйды Юныс Вәлиди. — Сәбәп кирәкме сезгә, икмәкме?.. Мирсәетнең дә түземлеге төкәнә башлады. — Икмәк кирәк, икмәк!—дип кабатады ул, йөрәк тавышы белән. — Соң. шулай булгач, акыл сатмасыннар, — дип өстәлгә үк китереп сукты Вәлиди Бер атна эчендә республиканы мин икмәкле итәм. Юллар да төзек булыр, утын та табылыр, машинист та... Юныс Вәлидинең булмастай буш сүз сөйли торган гадәте юк. Мирсәет моны яхшы белә. Килештек дигән сыман кулын сузды ул аңарга. — Әйдә... Тагы бер геройлык эшлә булмаса... Кул бирергә ашыкмады Вәлиди. — Ә Мохтаров?.. Ә Сабиров?.. — Аларның да башына тай типмәгән. Юныс, син нәрсә сөйлисең, икмәк бүген бар нәрсәдән дә әһәмиятлерәк. Икмәк һәм кешеләр язмышы Революцияне дә шул гади хезмәт ияләре — эшчеләр, авыл мужиклары өчен ясадык бит инде. Вәлиди утырып тора алмый иде инде. Ишекле-түрле йөренә башлады ул. — Бу эшне бары җинаять юлы белән, җинаять аша гына хәл итеп була. Мохтаров аңа бармый һәм бармаячак. — Җинаять! Ул нинди җинаять’’ —дип, гаҗәпләнеп калды Мирсәет тә. — Сөйлә, нинди җинаять ясарга җыенасың? — Ришвәт биреп. Тимер юлчыларга шикәр бирсәң, алар көнен- төнен эшләячәк. Мәскәүдән Казанга тикле юлны сатып алу өчен бер вагон шикәр җитә. Бер вагон! — Ришвәт Риш-вә-әт. —дип кабатлый-кабатлый арлы-бирле йөренергә кереште Мирсәет тә. Кулларын кая куярга белми башлады ул. Юныс Вәлидине күрмәмешкә салышты кебек, һәм кинәт шартлап кабынды. Кобурасыннан пистолетын тартып алып, баш очында болгарга кереште. — Бернинди ришвәт тә юк. Большевиклар ришвәт бирми Шундый юлга барсаң, беләсеңме беләсеңме. Юныс иптәш Вәлиди. мин сине беренче булып үзем, үзем стенага терәп атачакмын Ришвәт бирәсе генә калган, кара син аны! Юныс Вәлиди, үзен аңлауларыннан өметен өзеп, лып итеп кире урынына барып утырды Шулай шул. сез барыгыз да бериш. Кыз да булсын, буаз да булсын сезгә! Ә халык кырыла, халык ачган үлә Икмәк төялгән эшелоннар—тупикта. — Бу саботаж! Саботажлык бу!.. Мәскәү Казан арасын жәяү йөреп чыгачакмын, әмма икмәк юлда тоткарланмас, иптәш Вәлидов Ләкин ришвәт биреп түгел! - Мирсәет... дип дәште Юныс Вәлиди. — Кызма зинһар, калай әтәч булмыйк. Бу унсигезенче ел түгел, наганнан курыкмыйлар хәзер. Мин дә болгап карадым ул наганны, курыкмадылар Барысы да риза болай сөйләшкәндә. Начальниклар машинистларны чакырып сөйләшә. Утын яисә күмер булса, паровоз китәчәк тә үзе Утын ташырга ат кирәк. Аты булса кисүчесе Аларын да ерып чыкканым бар, шунда шпал алмаштырырга керешәләр Шпаллы да булдык дисәк, паровозның казаны тишелә... Сез белгәннәрне мин киптереп элгән. Мирсәет. Атсаң атарсың, барыбер бер үләсе Сүгенсәң — сүгенерсең, минем башка чарам калмады Беткә ачу итеп тунны утка якмыйлар. Шикәр ашап торып булмый, бер вагон шикәр каян килеп кая китмәгән... Мирсәет телсез-өнсез калып торды бер мәлгә. Юныс Вәлидигә ачуы зур идеме шулай, әллә тимер юлчыларгамы?.. Үзенең ярдәм кулы суза алмавына, чарасызлыгына үртәнә идеме..аңламассың Бүгәнчә дәшмәде, пистолетын кире урнаштырып, кобурасын төймәләп куйды Мирсәет, диде Юныс Вәлиди. икеләнергә урын калдырмаслык нык тавышы белән. — Мин барысын да үз өстемө алам. Бу сөйләшү булмады дип сана Тимерюлчылар белән сөйләшенгән, килешенгән. Тагы нәкъ бер тәүлектән ипи төялгән беренче эшелон Казанга, икенчесе Кукмарага килеп туктаячак Халыкны коткарыйк иң элек, үлемнән йолып калыйк. Гаеплеләрне тикшерергә, табарга һәм стенага терәп атарга аннары да өлгерерсез ихтыярыгыз Бүгенгә әле Татарстан совнаркомының азыктөлек комиссары мин. Юныс Вәлиди! Бернинди трибунал, бернинди пистолетыгыз белән дә куркыта алмассыз мине. Кемнең большевик, кемнең җинаятьче икәнлеген соңрак ачыкларсыз. Беттеме? Сүзең беттеме?. дип. тавыш бирде, ниһаять. Мирсәет тә. һәм гел көтмәгәндә, тешләрен кысып, боерык тонына күчге Азык-төлек эшләре комиссары Юныс Вәлиди! Сиңа әйтәм, бар. эшең белән шөгыльлән. Халыкның тамагын туйдырудан да әһәмиятлерәк мәсьәлә юк бүгенгә... Солтангалиев Үзәк Комитет тарафыннан җибәрелгән бу командировкада ун көн чамасы була Татарстан һәм Башкортстандагы вакыйгаларны өйрәнү белән бергә, байтак кына чуваш һәм удмурт авылларын да йөреп чыга. Кая гына барып чыкмасын, җан әрнеткеч хәерчелек күренешләре белән күзгә-күз очраша. Хезмәт ияләренең тормыш-көнкүрешен яхшырту турында кайгыртып, урындагы иптәшләргә киңәшләр бирә, аларның моң-зарын үзәккә алып кайта Ул юлда була әле Гыйнварның бишенче көнендә Үзәк Комитетка соңгы арада гына Милләтләр эше халык комиссарының урынбасары итеп билгеләнгән Г. Бройдодан хат-тәкъдим китеп керә. РСФСР Советларының X корылгае фракциясендәге чыгышы өчен Солтангалиевне коллегия әгъзасы вазифасыннан азат игү ихтыяҗы нигезләнә анда. Бу мәсьәләнең иптәш Сталин тәкъдиме белән кузгатылуы да искәртелә. Оештыру бюросы әгъзаларыннан Куйбышев һәм Дзержинский хатны хупларга кирәк таба. Рыков белән Андреев бу адымны нигезле күрмиләр, хупламыйлар. Фикерләр бүленү сәбәпле, Солтангалиевнен язмышын хәл итү Сталин карамагына тапшырыла. Әмма Сталин бу юлы да Мирсәетнең яклаучысы булып кала, Сол- тангалиевне «гафу» итә. Дзержинский һәм Куйбышевның нинди хәлдә калуы кызыксындырмый Генераль секретарьны. Үз дәрәҗәсе генә төшмәсен. Шул рәвешле, Мирсәет Солтангалиев белән мәчеле-тычканлы уйнау аның гадәтенә керә бара. Тагы ун-унбиш көннән Мирсәетнең алдына инглиз телендәге ниндидер гәҗит китереп салган Үзәк Комитет секретаре Радек болай дип сүз башлады: — Иптәш Солтангалиев, менә буржуаз газетада сезнең Татарстан турында язылган. — Ни дип язганнар, мин аларча белмим. — Сездә азык-төлек эшләре белән кем шөгыльләнә анда? Сорауны ишетүгә, яшен ташы китереп суккандай булды Мирсәеткә. Нәрсә дияргә, ничек җавап бирергә белми югалып калды бермәлгә. — Нәрсә, бер-бер хикмәтле эш кырганнармы әллә? — Татар барда—хәтәр бар, дип юкка әйтмиләр икән бит. Шул иптәшегез бөтен Мәскәү — Казан тимер юлы эшен аякка бастырган, дип мактап язганнар.. Идел буен ачлыктан коткаручы дигәннәр. Кем соң әле, кем? — дип гәҗиттән тегенең исемфамилиясен эзләргә кереште Үзәк Комитет секретаре. Үзенең дә инглизчәсе чамалы булгандыр, күрәсең... — Вәлидовмы әллә? Җанланып китте Радек. — Әйе, әйе, нәкъ үзе. Вәлидов. Юныс Вәлидов иптәш! Хикмәтле, гайрәтле кешемени?.. — Хикмәтле, гайрәтле, — дип кабатлады Мирсәет, шатланырга да, көенергә дә белмичә. Юныс Вәлидинең шулай санаулы гына көннәр эчендә Татарстанны икмәкле итүе, хәтта тиешеннән артыграк та ашамлык әйберләр кайтарып, бөтен республика авыллары һәм шәһәрләренә таратуны оештыруы турында Мирсәеткә мәгълүм иде инде. Мохтаров- нын аны эштән алыргамы, әллә трибуналга бирергәме? дип, киңәш сорап язган кәгазе дә шул минутта Солтангалиевнен күкрәк кесәсендә иде. — Иптәш Сталинга да укыдым,—диде кәефе булган Үзәк Комитет секретаре. — Юкса, моңарчы «Советлар океан артыннан килгән икмәкне дә халыкка җиткерә алмый. Советларны паралич суккан»,—дип лаф оралар иде. Бу әле буржуаз Америка матбугатының беренче тапкыр безнең эш нәтиҗәләрен тануы. Бу — безнең җиңү, иптәш Солтангалиев. Аңлыйсызмы, җиңү! . Ул иптәшкә рәхмәт белдерүегезне үтенәм. 1923 елның 23 гыйнварында партия губерна комитетларына «бик тә яшерен» дигән гриф астында Политбюро һәм Үзәк Комитетның Оештыру бюросы исеменнән циркуляр җибәрелә. Ленинның соңгы васыятьләренә мөнәсәбәтле була ул. Анда түбәндәге сүзләр язылган: «Ленин авырый, хәле яхшыдан түгел; ул инде Политбюро утырышларында катнашмый, беркетмәләр белән дә танышып бармый, кирәкле политинформацияләрне белми. Аңарга хәтта газета уку да тыелган. Врачлар тарафыннан, кайбер фикерләрен язып бару өчен, көндәлек сыман нәрсә язгаларга гына рөхсәт бар. Аның гозерләп соравы сәбәпле, шул язмаларның кайбер фрагментлары матбугат битләрендә дә урын ала. Димәк, аларны хаста кешенең язмалары дип кенә кабул итәргә кирәк А. А. Андреев, Н И Бухарин. Ф Э. Дзержинский. М И Калинин, Л. В. Каменев, В В. Куйбышев. В. М. Молотов, А. И. Рыков. И. В Сталин, М. П. Томский, Л. Д. Троцкий» Шул рәвешле, вафат булганына кадәр нәкъ бер ел элек Ленин сәяси көрәш мәйданыннан читкә этәрелә, анын васыять булып яңгырарга тиешле соңгы хезмәтләренә «җитдилеккә дәгъва итмәгән язмалар» дигән ярлык тагыла Партия һәм Совет җитәкчеләре арасында үзара ыгы-зыгы, төркемнәргә бүленү, урынсыз бәхәсләр артканнан-арта. куерганнан-ку- ера бара. Үзәктә генә түгел, милли республика һәм губерналарга да йога әлеге фракцияара тарткалашу чире Әле кайчан гына бер үзәкне тәшкил иткән большевиклар «уңнар» һәм «суллар»га бүлгәләнә. Милли республикаларда «милләтчеләр» һәм «интернационалистлар» барлыкка килә һәр ике якның яклаучылары, килешмәүчән көрәшкә өндәп, дәрт биреп торучылары табыла. Гражданнар сугышыннан йончыган, ике ел дәвамына сузылган корылык һәм ачлыктан иза чиккән, кырылган халыкны кайгырту уе калмый җитәкчеләрдә. Бу нәрсә бу. нинди ыгы-зыгы китте, төшендерегез, зинһар? — дип, Сталинга мөрәҗәгать итә Мирсәег. Генеральный белән очрашуларның берсе вакытында. Гаҗәп, әмма факт Җавабы эчкерсез була Генераль секретарьның: Беләсең киләме?!. Күрмисеңмени, кресло өчен сугышалар. Менә шул! — Ә халык турында кем кайгыртыр, эшче-крестьян мәнфәгатен кем кайгыртыр, иптәш Сталин?.. Түзәр-түзәр дә. халыкның да түземлеге бетүе ихгимал ич. - Ишарәңне аңламадым.. Халык массаларының революциягә ышанычын ныгыту өчен чаралар күрергә вакыт, дим. Канкойгыч сугыш һәм дә ачлыктан башканы күргәне юк ич әле аның Тарих - көрәштән гыйбарәт, Мирсәет, син шуны гына аңларга тиешле Революция гарихы исә тагы да киеренкерәк көрәш шартларында язылачак. Социализм өчен көрәш әле башлана гына Бу елларда үзе дә дөнья революциясе турындагы хыял белән канатланып йөргән Мирсәетнең килешмичә хәле юк. Килешәм, диде ул. — Әмма дөнья революциясе ясарга алынган тәҗрибәле иптәшләрнең кресло өчен, хакимият өчен көрәшеп гомерләрен заяга үткәрүләрен аңламыйм. Шунда, кинәт көтелмәгән борылыш ясап. Мирсәетнең күзенә текәлде Сталин Салкын, авыр карашны күтәрү җиңел түгел, әмма ул да сынатырга теләмәде, колак гөпләренәчә чемерләп-кызышып чыкса чыкты түзде. Син дә кул кушырып утырмыйсын, диде партия җитәкчесе, һәр сүзенә, һәр иҗеккә басым ясап Солтангалиев иптәш аеруча активлашты, дигән хәбәрләр йөри. Ни әйтергә теләгәнегезне аңламадым, иптәш Сталин. Аңламадыңмы? Әллә аңламамышка салынуыңмы'” Шулай кырыс каравыгызның сәбәбен аңламадым Анламасан. аңлатабыз аны. Тыңлыйм Озак көттермәде Сталин Әйтергә уйлаганы күптән тел очында торган икән Иң элек. Политбюро фикеренә шик салып, партия лидерына каршы сөйләргә кем сорады икән Солтангалиев иптәштән” — Аңламадым. Мирсәет чынлап та аның ни әйтергә теләвен тәгаенләп өлгермәде. Нигә шулай боргалый ул? — Владимир Ильич авырый. Солтангалиев иптәш, диде Сталин. Ниһаять, турыдан суктырып сөйләшүгә күчте ул. — Ә син аның саташып язган нәрсәләрен «туземный» коммунистлар арасында пропагандалап йөрисең. Политбюрода наданнар утырамы синеңчә?!. Аңлады, ниһаять һәм шундук кызып бәхәсләшергә кереште Мирсәет. — Ильичның ул хезмәтләренә минем үз карашым бар. Ул карашлар, чынлап та, сезнеке белән капма-каршы, иптәш Сталин. Әмма үз фикерләрем белән уртаклашырлык кына хокукым бар дип беләм. һә.м мин, чынлап та. Политбюроның ул хактагы яшерен циркуляры хата булды дигән фикердә. Ләкин мин коткы таратмадым, нибарысы фикер уртаклаштым... Бу хакта бәхәсләшеп тору артык, дигәнне ассызыклагандай, гадәтенчә. канатлы сүз белән йомгаклап куйды Сталин: — Атның ялына ябышырга өлгермәгәч, койрыкка үрелүдән файда юк, шуны онытма! Яңгырашы белән шактый уңышлы тоелган бу әйтемнең урынлы- урынсыз икәнлегән уйлап торыр ара калдырмады Сталин. Вакыттан — чабып барган аттан соңга каласың. Ленин — үтелгән дәвер инде, дип әйтергә теләде кебек ул. — Икенчедән.—дип дәвам итте партия лидеры - Советларның явыз дошманы Зәки Вәлиди белән элемтәдә торасың, диләр. Монысын ничек аңларга киңәш итәсез?! — «Диючеләр»дән сорарга иде. иптәш Сталин. Ике уйлап тормастан, өстәл тартмасын ачты партия лидеры һәм, битараф кына. Мирсәетнең каршысына хат ташлады. — Укы. Үзен язган хатны уку бәхете бик еш эләкми ул кешегә. Чынлап та, Сталинның өстәл тартмасыннан чыккан әлеге хат Мирсәет тарафыннан язылган иде. Моннан ун-унбиш көн чамасы гына элек Башкортстанның мәгариф эшләре буенча Халык комиссары Әдһәмовка язылган хат. Гаҗәп, ул ничек монда килеп эләккән?. — Кеше хатын уку яхшы түгел, иптәш Сталин,—диюдән башка чарасы юк иде аның. — Синең хатмы? — Минеке... Ләкин ул хат сезгә адресланмаган, һәм, гомумән, ул хатка ни булган? Аны кулга төшерү һәм уку сезгә нигә кирәк булды? Генсекның эше бетмәгәндер ләбаса!.. — Миңа түгел, революция һәм партия өчен кирәк, Солтангалиев иптәш.. Зәки Вәлиди белән элемтәгә керергә ниятләдем диген, ә?!. Бу адымыннан нәрсә исе килгәнлекне аңлыйсыңмы соң син? Зәки Вәлиди — басмачы, революция дошманы. Ә үзең Ленин саташуларын таратып йөрисең. Кая монда логика?!. Логика бар! Вәлиди — дошман булып тумаган. Табигате белән ул зыялы һәм көчле кеше. Башкортларның милли азатлык хәрәкәтендә авыр язмышка дучар булган, адашкан шәхес ул. Вәлидине дошман ясаган, тарих сукмагында адаштырган иптәшләр бар, сез боларны яхшы беләсез. Вәлидинең басмачылар арасында булуы — ул безнең хата... Сталин гаҗәпләнүеннән сикереп торды. Әлеге кинаянең үзенә төбәлгәнлеген төшенде булса кирәк. — Син нәрсә, Солтангалиев, хисап бирәсеңме авызың сөйләгәннәрМирсәет исә, киресенчә, тынычлана төшкәндәй булды. — Белеп сөйлим, иптәш Сталин. Татар-Башкорт республикасы төзү чынбарлыкка ашып килгәндә махсус мәҗбүр иттеләр аны коралга тотынырга. Ике тугандаш халыкның бердәмлеге куркытты кайбер иптәшләр* 114 не. «Бүлгәлә һәм идарә ит» дигән фәлсәфәне безнең партия һәм Совет оешмалары патшаның үзеннән дә остарак файдалана белде. Зәки Вәли* ди — татарларга булсын. Советларга булсын—дошман түгел иде. Хәтерлисез. ул Ленинга һәмсезгә ышанып үзе килде бераздан, партиягә керергә риза булды хәтта. Әмма аны алдадылар. Ышанмадыгыз сез аңарга, икенче сортлы кеше итеп карадыгыз. Ә ул үз бәясен белә торган кеше. «Монда олтан булып йөргәнче, тауларыма кайтып солтан булам мин соң чиктә».—диде, кул селтәде дә китеп барды. Аның ул адымын хупламасам да. аңладым мин. Гаепләмим шуңа. Дошман түгел ул миңа, шуңарга эзләргә, элемтә урнаштырырга һәм табарга дигән бурыч куйдым үзалдыма. Үз халкы язмышын уртаклашып яшәргә хаклы ул. Зәки Вәлиди кебек каршылыклы, җәрәхәттән телгәләнеп беткән шәхесләрне үз тарафыбызга кайтару— безнең җиңү булачак, иптәш Сталин. Бу шәрык халыкларының безгә булган ышанычын арттырачак, социализм идеяләренең офыгын киңәйтәчәк. Зәки Вәлиди белән элемтәгә чыгуым — Совет дәүләтенә зыян түгел, зур файда китерәсем килүдән иде. Шул урында партия лидеры аны. зур ялганда тоткан сыман, бүлдерергә кирәк тапты: Социализм идеяләрен тарату өчен шифрлы язу кирәк булдымы?! Шифр түгел, ул хат саф татар телендә язылган, безнең үз графикабызда. Совет дәүләте җитәкчеләре, коммунистларның бер-береннән яшертен серләре бар икән бу миңа аңлашылмый. Мирсәет. Минем берәүгә дә грузин графикасында хат язганым булмады, чөнки ГПУ органнарыннан яшерен эшем юк. Ә сиңа яшерергә кирәк булган!.. - Ялгышасыз... Сез мине урынсызга җәберлисез. Үз милләттәшләрем белән үз ана телемдә сөйләшү, хат алышу минем шәхси эшем' һәм. кабатлап әйтәм. Зәки Вәлидине мин. һичшикссз.табачакмын. Урынсызга. дисең. Мәкерле елмаю чагылып узды Сталинның кысык күзләре читеннән. Инде мине тыңла. Беренчедән. Үзәк Комитет һәм Политбюрода булган сөйләшүләрне дөньяга чәчкәнсең Партиясез Бикбаувка. мәсәлән Икенчедән. Совет дәүләтеннән яшерен төстә аның явыз дошманы, басмачылар хәрәкәте җитәкчеләреннән берсе Зәки Вәлиди белән бәйләнешкә керергә ният иткәнсең. Бу адымың белән син. Советларда да эшләр яхшыдан түгел икән, үзара татулык юк. дигән нәтиҗә ясау өчен нигез биргәнсең. Дөнья капиталистлары шуны көтеп кенә тора... Өченчедән, дип чираттагы бармагын бөкте Сталин һәм беркадәр көттерергә кирәк тапты. Совет дәүләтеннән һәм Коминтерн- нан яшерен рәвештә чит ил агентлары белән элемтәгә чыккансың.. Ялган! Ә Таҗи-Бахшы һәм Җәләл хакында ни диярсең?! Елмаеп җибәрә Мирсәе!. Елмаймый чарасы юк чөнки. Алар бит һәр икесе коммунистлар, иптәш Сталин. Таҗи-Бахшы Иран коммунисты, ә Җәләл Төркиядән Бу иптәшләр белән инде берничә ел дәвамына элемтәдә торам мин Коммунистлардыр, бәлки. Әмма төрекләр' Аңламадым, иптәш Сталин... Төреккә ни булган? Мин үзем дә төрки милләт вәкиле. Димәк, бу хәбәр дә дөрескә чыга? дип гаҗәпләнә Сталин. Бу җинаятеңне дә таныйсың буламы ” Сезгә беренче кат кына әйтүем түгел. Көнчыгыштагы милли- азатлык хәрәкәтенә минем үз карашым бар. иптәш С талин Ул хакта Ильичка да. Троцкийга да махсус аңлатканым бар Кызганыч, беретез дә ул тәкъдимне чынга алмады Ни генә булмасын, мин үз фикеремдә калам: социализмның җиңүе өчен безгә шәрык илләренә йөз белән борылу зарур Шәрыкның зур өстенлекләре бар беренчедән, халык массаларының колониаль изелүдән котылырга омтылышы өлгергән чак Кытайда булсын, һиндстанда булсын. Әфганстанда яисә Иранда бул сын.милли-азатлык хәрәкәте башлау өчен бөтен шартлар бар. Ә Төркиядә исә ул хәрәкәт инде жиңеп чыкты. Шул хәрәкәткә ярдәм кулы сузу гына кирәк. Япониядән гарәп илләренәчә, хәтта Төньяк Африкага кадәр шундый бәрәкәтле җирлек була торып. Көнчыгышка йөз белән борылырга теләмибез. Имеш, ул тарафлар безнең өчен әһәмиятле түгел. Дөньяның кендеге— Көнбатыш Европа.. Коминтерн, миңа калса, буш хыял белән яши. Империализмга аяк баскан илләрдә хакимият тотрыклы, аларда якын киләчәктә социализм идеяләре өстен чыгарына ышанмадым һәм ышанмыйм. Көнчыгышта исә, кабатлап әйтәм, колониаль изелүдән йончыган илләрдә, революцион шартлар өлгереп җиткән. Әлеге форсатны ычкындырсак, төзәтеп булмаслык хата ясарбыз Шәрык илләрендә Көнбатыш Европа буржуазиясе үзенең тәэсирен ныгытканнан-ныгыта барачак. Безгә беръялгызы- быз торып калудан башка чара калмас. Ә социализмның нибарысы аерым бер илдә жиңеп чыгу ихтималы буш хыял гына. Иртәме-соңмы, безгә шул хакыйкатьне танырга туры киләчәк. Икенчедән, Көнчыгыштагы милли- азатлык хәрәкәтенә ярдәм кулы сузу Төркестан һәм Урта Азия халыкларының Россиягә булган шикләнүле карашын шундук юкка чыгарачак. Басмачылык хәрәкәте—шул ук милли-азатлык хәрәкәте ул. Аңарга дөрес мөнәсәбәт урнаштыру зарур. Төркестан халыкларының үзгәлекләрен, милли һәм дини мәнфәгатьләрен аңлап, кайгыртып карау җитми безгә. Таҗи- Бахшы һәм Җәләл иптәшләр белән элемтә уңаеннан әнә шуларны әйтергә кирәк саныйм, иптәш Сталин. Партия лидеры күзләрен тагы да кысарак төшеп текәлде Мирсәеткә. — Ә Кырым республикасының Наркомюсты Фирдәвес белән яшерен һәм серле хат алышуларыңны ничек аңлатырсың икән? Мирсәет гаҗәпсенүдән хәтта башын чайкап куйды. Сталинның гаепләү акты тәмамланмаган икән бит әле. — Сез мине хәйран калдырасыз, иптәш Сталин. Чираттагы соравыгыз хәләл хатыным белән урын өстендәге сөйләшүләремә кагылышлы түгелдер бит?!. Канәгать елмаеп куя партия лидеры. Мәкерле.шөбһәле елмаю бу. — Кирәксә, аларын да кулга төшерербез ГПУ органнары барын да ишетеп, күреп торырга тиешле... Менә хикмәт, Мирсәетнең ул хакта уйлаганы юк иде бит әлегәчә. Чынлап та, ГПУ органнары инде партия һәм дәүләт җитәкчеләре өстеннән күзәтү оештыруны да гадәти эш саный башлаганнар. Гаҗәп, әмма факт! Кәефе кырылганлыкны сиздермәскә тырышты ул, куелган сорауга җавап бирергә кирәк тапты. — Фирдәвес белән минем арада үзара аңлашу һәм дустанә мөнәсәбәт яшәгәнлекне яхшы беләсез, иптәш Сталин Хат алышуыбызда һичнинди яшерен ният һәм серлелек күрмим. Ә сезне шикләндергән беркадәр конспирация исә Сәетгалиев иш эшнең күзенә чалынмау максатыннан иде. Конспирация җитәрлек булмаган, димәк, Сәетгалиев иптәшнең борыны ис сизә. Монысы кызганыч, әлбәттә. Сталинның кая да булса китәсе бар иде булса кирәк, стена сәгатенә күз төшереп алгач та җыенырга кереште ул. — Менә нәрсә. Мирсәет, — диде партия лидеры, әңгәмәне йомгаклап.— Күрәм, ут белән шаярасың. Якын күреп әйтәм, саграк бул. саграк эш итәргә тырыш, теләсә кемгә ышанма Бу очракта үзеңне ГПУдан саклап калырмын, әмма киләчәктә саграк эш йөртергә киңәш итәр идем. — Рәхмәт. — диде Мирсәет һәм. сүз җае чыгудан файдаланып, сорарга кирәк тапты - Иптәш Сталин. ГПУның большевиклар өстеннән күзәтчелек итүе кемгә кирәк булды икән?!. Дәүләт өстеннән идарә органы булып бара түгелме ул?! Сталин бермәлгә хәрәкәтсез, тынсыз калып торды. Әмма озакка түгел. — Бу дөньяда һәрнәрсә тикшерелергә тиеш. Мирсәет. Алла да бит, әнә, сакланганны гына саклармын, дигән. Мин дә шуны гына әйттем... ' — Аңладым, иптәш Сталин, партиядән. Совет дәүләтеннән яшерен эшем юк, беләсез. Киңәшләрегезне истә тотарга тырышырмын. — Тырыш! Тырыш.. Сталин беренче булып кулын сузды аңарга. Берни булмаган, мөнәсәбәтләрендә һичнәрсә үзгәрмәгән сыман кул бирештеләр. Партия лидеры, аерылышкан мәлләрендә үз иткән атлы булып, хәтта аның җилкәсенә кагылып куйды. Ә чынлыкта, әле 1922 елның икенче яртысында ук, турыдан-туры Иосиф Сталин кушуы буенча. ГПУның көнчыгыш бүлегендә Мирсәет Солтангалиев өстеннән эш кузгатылган һәм күзәтү оештырылган була. Моның максаты — милли мәсьәләләрдә гаять әзерлекле һәм төрле милләт вәкилләре, хәтта чит илдәге азатлык хәрәкәтләре җитәкчеләре каршында олы хөрмәт казанган җәмәгать эшлеклесен юлдан алып ату. Үзен «милләтләр атасы» сыйфатында күрергә хыялланган Генераль секретарь өчен гаять әһәмиятле эш була бу Әлеге сон дәрәҗә яшерен операцияне башкарып чыгу ГПУның Көнчыгыш бүлеген җитәкләүче Екаб Петерска йөкләтелә. Ә гомуми күзәтүчелек вазифаларын Яшертен оператив идарә начальнигы Василий Менжинский башкара Нәтиҗәдә. ГПУның бөтен бер бүлеге, аңарга буйсынган бүлекчәләре. Казан һәм Уфадагы вәкилләре, дистәләгән яшерен агентлар җиң сызганып күренекле дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе Мирсәет Солтангалиевкә яла ягу эшенә керешәләр. Соң дәрәҗә яшерен бу операциягә «Икенче парламент» дигән исем бирелә. Бу исә әлеге эшнең дәүләт-күләм әһәмияте вә масштабчылыгын ассызыклап торган янә бер деталь' Ил төкерсә күл була дигәндәй, шул тикле бүлек һәм бүлекчәләр, яшерен агентлар «эшкә керешкәч», мәгълүматлар җыелмый калмас Тавык та бит, әнә. күп тырмана торгач, тирес өеменнән алтын бөртек таба Инде шул чорның рухын һәм эш алымнарын чамалау өчен, «соң дәрәҗәдә яшерен» тамгасы куелган кайбер документларга сүз бирик «Ип. Грабовскийга Агентура эше ачыгыз, барлык булган материалларны туплагыз һәм ип Петерска җиткерү, аның эшләнмәсе буенча директивалар алу эчен а.зарны миңа бирегез. ГПУның Канчыгыш бүлеге 3 нче бүлекчәсе начальнигы Во.г.зенберг Г • ГПУның Көнчыгыш бүлеге агентурасы мәгълүматларыннан (1922 ел, 21 декабрь.) «Соңгы арада Көнчыгыш хезмәт ияләренең Коммунистик зниверситеты һәм аның ячейка бюросына каршы зур интрига бара Юуларның берсе, ачыклавымча, милли характерда бу- бар зык эшләргә хәтта университетның ректорына кадәр, шәрык кешеләрен билгеләргә омтылыш. Уйлавымча, бу эшнең җитәкчеләреннән берсе Наркомнац әгьзасы Солтангалиев. Мин бу группа белән тыгыз элемтәгә кердем һәм киләчәктә ачыкларга вметләнәм. ГПУ агентурасы уполномоченные Грабовский» «22 елның 5 декабрендә ип Тарпищев полпред Со зтангалиев белән Татарстан республикасына. Казанга килделәр һәм шул ук көнне Татреспуб.зика (оветшры Съездының тантаналы төстә ачылуы булды Татреспублика съездының Президиумы сайланганнан һә м котлау речь зәреннән соң татар тс зендә татар буржуаз сыйныфы тормышыннан, саф милли характердагы пьеса куелды. Яшерен хезмәткәрнең гомуми фикеренчә, Татреспублика бары тик милләтчелек нигезендә генә яши. 1923 ел. 23 гыйнвар мәгълүматларыннан». «Башкортстан республикасына—Уфага хезмәткәр (шымчы — авт.) 22 елның 13 декабре кичендә килде. Шунлыктан кичке утырышта катнаша алмады. Солтанга шев һәм Тарпищевның килүе турында ишетеп, башкорт хезмәткәрләре — Кушаев. Халитов Шаһимәрдәнов һәм башкалар бик начар кәеф белән, алар үзләре әйткәнчә. коткаручы һәм соЦгы өметләре, яклаучылары булган ип. Солтан- галиевкә баш иеп килделәр, һәм съездда рус хезмәткәрләренең үзләрен тәмам бетереп ташлаулары һәм Башкортстанның рус милләтчеләре кулына күчүе турында сөйли башладылар. ...Гомумән. хәзер аяк асларында бераз ныклык тоеп, татар хезмәткәрләре башкортларга бик көчле йогынты ясыйлар... Имза». ГПУның Көнчыгыш бүлеге начальнигы ип. Петерска телеграммадан: «Башкорт группасының эше турында Уфадан сез биргән информация һаман да раслана бара. Аларның шифрлап җибәрелгән һәм без кулга төшергән хаты, бик озак, төн буе тырышып ачыклаганнан соң. бик әйбәт нәтиҗә бирде — шифр безнең тарафтан чишелде һәм хат укылды. Хаттан шул беленде: Уфадан сез алган мәгълүматлар һәм алар нигезендә Мәскәүдә күрелгән чаралар Солтангалиевкә мәгълүм булганнар. Ул болар турында үзенең читтәге фикердәшләренә җиткерергә ашыккан. Шундый ук искәртүләр Татреспубликага. Кырымга. Төркестанга һ. б. җибәрелгән булса кирәк. Сездән, мөмкин булса, безнең шымчыбызны озак тоткарламавыгызны сорыйбыз. Чөнки ул хәзер биредә бик кирәк. Алар бик уяу. эчке шымчыдан башка эшләве кыен. Яңа ялланганнар аларның югары, ягъни җитәкче оешмалары мохитенә үтеп керә алмыйлар әле... ГПУның Башкорт бүлеге начальнигы Белогуров. 11 апрель. 1923 ел». «Мәскәү. Мирсәет Солтангалиевның уз кулына» дип адресланган хаттан: Синең хатларыңны алдым Съездга ничек кенә булса да килергә (бигрәк тә мин) тырышачакбыз.. Әгәр без булмасак. безнең исемнән Галий башкарыр. Галий аша Сталинга милли мәсьәләгә уз карашыбызны җибәрәбез Әлеге карашның күчермәсен съезд президиумына, яки үз карашыгызча, берәр төрле секциягә тапшырыгыз... Сезнең эшкә файда теләп калам. Габдулла. Хатны ерт. 2 апрель. 1923 ел». 1923 елның 29 мартындагы мәгълүматлардан: «28 мартта Солтангалиев белән сөйләшүдә иптәш Сталин болай диде «Мин Сез Башкортстанга хат язгансыз дип ишеттем һәм Сезнең биредә дә Зәки Вәлидовныкы кебек оешмагыз бар икән, дөресме бу?» Бу ВЦИКның милли мәсьәлә буенча утырышы алдыннан иде. Утырыштан соң С. Г. ип. Сталин янына килде һәм «Мин язмадым, моның алдан әзерләнгән яла булуы ихтимал», диде. Сталин аңа «Кара аны, сак бул», —диде». 1923 елның 27 апрелендәге мәгълүматлардан. «26 апрельдә кичке сәгать 9 да Солтанга.шевтә Фирдәвес һәм башкалар булдылар. Ип. Фирдәвес — Кырымның юстиция халык комиссары. С. Г тарафыннан ашыгыч эш буенча чакырылган Ул. ип. Ленинның авыруы сәбәпле, хәзер хезмәткәрләр арасында ике лагерь барлыкка килде берсе Троцкий лагере, икенчесе Каменев. Сталин һәм башкаларныкы. Соңгысы Троцкийны массалардан аерырга тырыша, димәк ки. хәзер шул мизгелдән файдаланырга һәй безнең эшне көчәйтергә кирәк, дип сөйләде». 1923 елның 7 маенда билгесез агент хәбәреннән «4 майда Г. белән сайлашканда Солтангалиев үз группасының рәсми киңәшмәсе булганлыгын, чөнки барлык билгеләнгән һәм күздә тотылган иптәшләрнең килмәве, в аларның бары бер өлеше генә, аларның да кайсы — соң. кайсы иртә килүе турында сөйләде. Ул әлеге иптәшләрнең кайберләре белән генә һәм берничә генә сөйләшү булганлыгы, аннан соң аны каядыр ашыгыч рәвештә чакыртулары турында әйтте.. Солтангалиев Ленинның хатлары булуны раслый һәм көнчыгыш өлкәләр өчен милли мәсьәләнең уңай мәгънәдә хәл ителергә тиешлеген әйтә» Шул рәвешле, язмалар, әләк һәм ялалар белән калын-калын папкалар тутырыла. Мирсәет язган хат һәм кәгазь кисәкләре дә бар анда, анарга юлланган хатлар яки хатларнын күчермәләре Кем белән кайда очрашкан, кемгә сәлам биргән, кемгә елмайган яисә күз кыскан һәммәсе. Җаваплы партия һәм дәүләт эшлеклеләре белән очрашып сөйләшүләре дә игътибар үзәгендә була. Хәтта Сталинның үзе белән очраклы күрешеп, ике-өч авыз сүз алмашулары да теркәлә барган. Менжинский даими рәвештә үзенең «табышлары» белән Сталинны таныштыра килә. — Йә. ничек, әзерме инде сез’’ дип сорый Генераль секретарь, түземсезләнеп. — Кәгазьләр байтак җыелды инде, ди Менжинский, ярарга тырышып. Кулга алу өчен нигез бармы? Җитәрлекме'’ Менжинский уйлана кала, икеләнә әле. Белмим шул, иптәш Сталин, ди. Мәгълүматлар күбен күп тә. әмма аларның чынлыг ын раслау җиңел булмаячак Ә үзең, үзең ышанасыңмы сон? дип, әрсезләнә, түземсезләнүен дәвам игә Сталин. Әйтү кыен, иптәш Сталин. Урынсыз яла ягуга охшашлары, шик- леләре байтак күренә. Эшләгез, ди Сталин, канәгать түгеллеген ачык белдереп һәм. сүз бетте дигәнне аңлатып, Менжинскийга аркасы белән боры га Димәк. «Икенче парламент» үзенең эшен дәвам игәргә һәм бермә- бер активлаштыра барырга мәҗбүр Ирзиннар гаиләсе Октябрь инкыйлабыннан сон шактый күп каршылыкларны кичереп көн күрергә, яшәү өчен, сакланып калу өчен бай гак җегор сарыф игәргә мәҗбүр була Әмма иң җитди сынау вә авырлыклар да бу нәселнең үз традицияләрен юкка чыгара алмый Әйтик, бабалары Садыйк Ирзинның туган көпе аның оныклары өчен ин зур бәйрәм Югыйсә, үз вакытында Мәскәүне шаулаткан аты һәм гайрәте булган бу мәшһүр затның инде тупланган байлыкларыннан җилләр искән Ирзиннар да инде ничек булдыра алса, шулай очын-очка ялгап баручылардан Калса да. өлкән буын вәкилләре телендә мәртәбәле исеме һәм Мәскәүнен уртасында диярлек, аның хисабына корылган мәчег кенә хәтерләтеп тора үзен Ә шулай ла исеме изге 1923 елның февраль ахырында тамыры Мәскәүлең күп еракларга таралган зур гаилә, апа йортына кайткан умарта кортларыдай, янә бер түбә аегына җыелды Ике кызларын ияртеп. Мирсәет белән Фатыйма да килде анда Гаилә вә нәсел тантаналарының күрке муллыкта, эчемлек һәм аш-су күплегендә гүгел. ә бергәлектә, иминлектә. Әлеге очрашу Ирзиннарпың иминлектә һәм бергәлектә узган соңгы бәйрәме булгандыр Шул ягы белән аеруча истәлекле дә инде ул көн һәм тагы... Хәер, бусы инде гаилә тантанасына мөнәсәбәтле түгел. Ә Мирсәеткә һәм Фатыйманың бертуган абыйсы Алинын хәләл җефете Зәкиягә кагылышлы. Зәкия дә чыгышы белән Касыйм шәһәреннән. Бәйрәм тәмамланып, инде кайтырга җыенган чакларында, киңәшәсе бик җитди сүзе булуын хәбәр итеп, Зәкия Мирсәетне бер читкә чакырып ала. Шәфкать туташы булып эшләгән зирәк акыллы бу килен бөтен гаиләдә зур хөрмәт казанып өлгергән иде инде. Мирсәет абый,—дип дәште ул аңарга, яшь якларыннан бер тирә булуларына да карамастан.— Сездән бүтән киңәшер кешем юк, зинһар, ярдәм итегез миңа. — Тыңлыйм, Зәкия... Кулдан килгән кадәрле ярдәмгә әзермен. — Әмма икебезнең арада гына калуын телим ул сернең. Алиның да башын катырасым килми. — Йә, тыңлыйм... Як-ягына каранып куйды Зәкия, һәм пышылдауга күчте: Мәскәүдә яһүдиләргә каршы антисемит оешмасы төзелгән. Шул оешмага керүемне үтенеп миңа тәкъдим ясадылар...— Гаҗизләнеп Мирсәетнең күзләренә уттай янып торган карашын текәде ул.— Нишлим икән? .— Мирсәетнең чигәләре кычытып куйды кинәт, колагы ишеткәннәргә ышанырга да, ышанмаска да белми торды. «Җүнлегә түгел бу!» — дигән шик биләп алды күңелен... Ә Зәкия аңардан киңәш, җавап көтә. — Үзең ничек уйлыйсың соң?—дип сораган атлы булды. Ә күзләре Зәкияне сынады. — Белмим шул,—диде һәм колак очларына кызыллык йөгерде хатынның. Күзләрен, табигый тартыну белән, читкә алды.— Ни дияргә белмичә килдем яныгызга... — Менә нәрсә,—диде Солтангалиев, бер карарга килеп.— Нәтиҗә ясарга ашыкмыйк. Берәр көн уйларга бир, ярыймы... Мин, һичшиксез, җавап бирермен үзеңә. Янә күзләрен күтәрде хатын. Чарасыз икеләнүдә иде алар. — Ә иртәгесен үк җавап бирүемне сорасалар? Нәрсә диярмен икән? һичкемгә әйтмәскә куштылар бит миңа... — Уйлыйм, диген... Үзең беләсең, ашыгып җавап бирә торган тәкъдим түгел.— Бераз пауза ясап алды Мирсәет, һәм кинәт сорап куйды.— Ә кем чыкты сиңа ул тәкъдим белән? — Студент Агеев. — дип, шундук җавап кайтарды Зәкия, уйланып тормады.— Апамның каен энесе. Ни дип җавап бирим икән, зинһар, киңәш итегез, Мирсәет абый... «Агеев» фамилиясен ишеткәч тә мәсьәлә беркадәр ачыклана төште. Әлеге студентның абыйсы, ягъни Зәкиянең җизнәсе булган Абдулла Агеевның ГПУда, аның Көнчыгыш бүлегендә хезмәттәшлек итүе мәгълүм иде Мирсәет өчен. Абдулла Агеев — Ирзиннар гаиләсендә еш була торган кешеләрнең берсе, һәм үзенең кайда эшләвен Солтангалиевтән яшерми иде ул. Хәтта берничә мәртәбә үзен кисәткәне, кайбер киңәшләре белән ярдәм дә иткәне булды. Хәер, ГПУ органнарында Мирсәетнең «үз кешеләре» бер ул гына түгел. Аны, берни белми, һични сизенми, дип уйлаучылар тирәнтен ялгышалар иде. Әмма Зәкия Ирзина аңардан җавап көтә. Моны ничек аңларга соң? Күңелдән генә берничә төрле ихтималны барлап өлгерде ул: Беренчесе. Студент Агеевның тәкъдиме һәм Зәкиянең әйткәннәре дөрескә туры килүе ихтимал. Икенчесе. Агеев, ГПУның кушуы буенча, Зәкиянең кылларын тарткалап карарга булганмы әллә... Өченчесе. Минем яһүдиләргә мөнәсәбәтемне белү максатыннан кы- лынган чара булуы ихтимал. — Минем киңәшем кирәк дисең инде,—дип, үзалдына фикер йөртүне дәвам итте Солтангалиев. — Әйе. Сез ни кушсагыз, мин шуны эшләячәкмен. Мирсәетнең Зәкиягә ышанмау, аңардан шикләнү өчен һичнинди нигезе юк иде. — Менә нәрсә, диде ул, ныклы карарга килеп — Агеевлар белән әлегә берни дә сөйләшмә. Иртәгесен үк ГПУга үзең бар. Иптәш Воллен- берг белән үзеңне күзгә-күз очраштыруларын үтен, һәм үзеңә шундый тәкъдим ясаган студент Агеев өстеннән, ничек булса — шулай итеп, ишет- кәннәреңне язып бир — Ә Агеевлар? Аларга ни була? — Борчылма. Агеевларга берни булмас. Гаҗәпләнүдән күзләре дәү булып ачылды Зәкия Ирзинанын. Ни көтсә дә, мондый тәкъдим көтмәгән иде Мирсәеттән Байтак кына карышу һәм икеләнүләрдән соң, шулай да ул барын да Солтангалиев кушканча эшләргә булды. Волленберг «җитди хәбәр» белән килүчене Көнчыгыш бүлегенең булдыклы хезмәткәрләреннән саналган Садовскийга тапшырды. Кат-кат сораштырды тегесе. Бу хакта кемнәр белән киңәшкәнлеген төпченде. Зәкия һәммәсен Мирсәет кушканча башкарып чыкты, үзенең ихласлыгына шик ташлар урын калдырмады. — Дәүләт куркынычсызлыгы органнары сезгә күп рәхмәтле булыр,—диде Садовский, килүче яшь ханымга ихластан ышанып Без ул яшертен оешманы, һичшиксез, ачыкларбыз һәм юкка чыгарырбыз Ә соңыннан, инде Зәкия Ирзина китәргә җыенганда, аңарга ГПУ органнары белән даими элемтәдә торырга тәкъдим ясала Мондый «эшнең» яшь хатынга һичбер кирәге булмый, әлбәттә. Әмма, бу юлы да Солтангаливиең алдан кисәтеп куюын искә төшереп, ул хәл кадәри ярдәм итәргә ризалык белдереп кайта Шул рәвешле, ГПУнын Көнчыгыш бүлегендә Мирсәет Солтангали- евнең янә бер ышанычлы кешесе, хәбәр җиткерүчесе арта. Ул органнарда һичнинди шик-шөбһәгә урын калдырмыйча байтак еллар, ягъни 1930 елның 28 июлендә кулга алынганга кадәр, «хезмәт итә» Заман һәм вакыйгалар, үзенең баш очында берөзлексез бөтерелгән кара болытлар Мирсәет Солтангалиевне. әнә шул рәвешле, саклык чаралары хәстәрен күрергә дә мәҗбүр итә.

Ахыры киләсе санда