СЕБЕР ДӘ ИСЛАМ

Хәзерге буын Себер татарлары ата-бабаларының ислам динен кайчан кабул итүләре һәм аның үз мәдәниятләре үсешендә тоткан урыны турында тулырак беләселәре килә. Аларныц бу табигый теләкләре бүген илебездә барган үзгәртеп кору җәмгыятьне һәрьяктан яңарту чорында гогары дәрәҗәгә күтәрелде Хәзерге Тубыл-Иртеш (Төмән, Тобол, Тара) татарларының бабалары ислам динен Идел буе болгарларына караганда 5-6 гасырга соңрак. тик X1V гасыр азагында гына кабул иткәннәр Ә Себер татарларыныц бер төркемен тәшкил иткән Бараба татарлары арасында исә ислам тик XVIII га< ырда гына тарала башлаган Моңа кадәр аларда нигездә мәҗүсилек хокем сөргән. Бу мәзһәбдө торган татарлар һәм казакълар шаманнарны «кам» дип атаганнар. Себер татарларының дини инануларында ислам динен тоткан башка халыклар арасында очрый торган борынгы, исламга кадәр яшәп килгән диннәрнең (зораостризм, анимизм, фетинизм һ б калдыклары сакланган Мәсәлән, аларныц сөйләү телендә «алла» мәгънәсендә йоргән «тәңре» атамасы киң кулланыла. Бу атама күк тоцре, тәцридәм формаларында еш кына борынгы горек язу истәлекләрендә очрый. Себер татарлары һәм башка күтг төрки халыклар һәрвакыт диярлек тәңре сүзе белән бергә алла мәгънәсендә ходай хотай> сүзен до кулланалар. Күренекле совет этнографы С. В Иванов язуы буенча «ходай» дни саян-алтай төрекләре христианнар алласын да атыйлар. Себер татарларыныц күпчелеген тәшкил иткән Губыл-Иртсш татарлары арасында ислам динен Бохара һәм Хива якларыннан XIV гасыр ахырында килгән дни әһелләре (шәехләр) тарата башлаган. Бу дата Себер татарлары тарихына, этнографиясенә багышланган хәзерге әдәбиятта Тубыл шәһәре музее китап хан.иснең кулъязмалар бүлегендә сакланган татарча язылган ике кулъязмага таянып күрсәтелә. Ул кулъязмалар элек кемнеңдер КУ чында сакланып килгән документның күчермәләре. Күчермәләр исә тубыл татарлары Рәҗәп Мәмәт улы Сәгьде-Ваккас Ал- лакулов һәм Әбүсәгыйть улы Кашшаф исемле кешеләр тарафыннан эшләнгән Үз вакытында бу кулъязмалар көнчыгышны өйрәнүче галим И Ф Катанов тарафыннан асыл нөсхәссндогечә татарча һәм рус теленә тәрҗемә итеп бастырылганII Әлеге ку лъязмаларда күрсәтелгәнчә. 1394 елда мөселман календаре буенча 797 елда) Бохарадан 336 атлы шәех һәм Шәйбани хан КУЛЫ агтында 1700 сугышчыдан торган атлы гаскәр Иртеш буйларына, хәзерге тубыл татарлары яшәгән җирләргә килеп чыга Болар Бохарада мистик хуҗа Баһаутдин Нәкьшгбәндн 1318 1389 тарафыннан мәҗүси халыклар арасында ислам динен тарату һәм аның Табынучылар саны буенча хәзер дөньяда икенче урынны алып торган ис хам дине Көнбагыш Себердә яшәп килгән вак татар патшалыкхарын бетереп мөстәкыйль Себер татар ханлыгы төзүдә зур роль хйный а Ислам Себер татарларын элекке мәҗүсилек диннәре калдыкларыннан арындыруда зур әһәмияткә ия бх х.с, о Себер татарлары. ислам динен кабл л иткән башка халыклар, шу х исәптән И u х бхе татарлары төсле үк, исламдагы хокук нигезләрен тәшкил иткән фикһе белән һәм мөселманнарның хокук, әхлак нормаларын эченә алган шәригатьне, аның мөселманнарга булган таләпләрен үзләштерделәр. III Центральный государственный архив древних акте ЦГИДА Ф 214. ШТ 3. д 254. х2 20 б., 3-4 Себер татарлары, ислам динен кабул иткәч үк, мәчетләр каршында башлангыч дини мәктәпләр, соңрак мәдрәсәләр ачын, билгеле бер тәртиптә уку-укыту эшләрен җайга сала. Ислам дине аша Себер татарларына да гарәп һәм фарсы телләре, урта гасырларда «Көнчыгыш мәдәнияте» дип аталган «мөселман» яки «гарәп» мәдәнияте тарала башлый. Мәдрәсәләрдә укып гарәп, фарсы, төрки телләрен яхшы үзләштергән себер татарлары вәкилләре Урта Азия аша Әбелкасыйм Фирдәүси (934 якынча 1020), нигездә гарәп телендә язган ӘбүРәйхан Бирүни (973 якынча 1050), Галишир Наваи (1441 1501) кебек боек үзбәк, таҗик шагыйрьләре һәм галим нәренең әсәрләре белән таныша алганнар. В. В Бартольд фикереңчә, бу бөек шәхесләр арасында Галишир Наваиисң тоткан урыны аеруча зур була. Ул үзенең шигырьләрен фарсы телендә дә язган, ләкин төрки шагыйрь буларак дан алган. Аның әсәрләре Истанбулдан себер татарлары яшәгән Тубыл шәһәренә кадәр барлык төрки халыклар өчен классик әсәрләр булып әверелгән Өргәнечтән Себергә күчеп килгән үзбәкләр аша Себер татарларына үзбәк язучысы һәм тарихчысы, Хива ханы Әбелгазыйның (1603 —1663) кыйммәтле әдәби һәм тарихи чыганак булган «Шәҗәрәи-торек» исемле әсәре дә килеп җиткән. Аны 17431753 елларда Себердә фәнни экспедициядә булган, «Себер тарихы» әсәре авторы академик Г. Ф. Миллер Тубыл шәһәрендә бер мулла кулында очрата һәм аның ярдәме аша урыс теленә тәрҗемә итеп ала. Күрсәтелгән әсәрләрне һәм бөтендөнья төрки халыклары мәдәнияте үсеше тарихында зур әһәмияткә ия булган кыйммәтле дөньяви һәм дини китапларны революциягә кадәр Манчыл (хәзерге Төмән өлкәсе) мәдрәсәсе китапханәсендә. Тара байлары Әйтикиннәрнең хосусый китапханәләрендә, аерым китап сөючеләр кулында очратырга була иде. Революциягә кадәр Себер татарларының татарча укый-яза белү дәрәҗәсе Себердә яшәгән урыс булмаган аз санлы халыкларга (ханты, манси, казакъ һ.б.) караганда шактый югары иде. Шунлыктан алар, бигрәк тә төрле мәдрәсәләрдә укып белем алганнары, башка тугандаш төрки халыклар телләрендә, шул исәптән, татар әдәби телендә басылган тарихи, дини, публицистик әсәрләрне һәм матур әдәбият үрнәкләрен укып барганнар. Бу төркемгә кергән Себер татарлары Шиһабетдин Мәрҗани, Каюм Насыйри, Риза Фәхретдинов, Габдерәшит казый Ибраһи- мов кебек прогрессив карашта булган галим-мәгьрифәтчеләр, язучылар, публицистлар әсәрләре белән таныш булалар. Ә инде Г. Тукай, Ф. Әмирхан, 1 Пбраһимов, М Гафури. Ill Бабичларның гарәп шрифтында басылган әсәрләрен Себер татарлары бигрәк тә яратып укыганнар. Шунысы аеруча кызыклы, XIX йоз азагында һәм XX йөз башында Себердә яшәгән казакълар һәм башкортлар белән якын мөгамәләдә булган тара, Томән татарлары .фасында шагыйрь Мифтахетдин Акмулла (1831 1895) һәм казакъ акыны Абай Конанбаев 11845 - 1904) шигырьләре киң таралган иде Ислам Себердә җиңел генә тамыр җибәрми Монда аның көчле көндәше булып патша хөкүмәте тарафыннан якланган христиан дине мәйданга чыга XVI XVIII гасырларда Себер татарларын, анда яшәгән башка аз санлы халыкларны көчләп чукындыру эше алып барыла. 1620 елда Тубыл шәһәрендә махсус епархия төзелә һәм аңа христиан динендә булмаган Себер халыкларын христианлаштыру бурычы йөкләнә. Патша хөкүмәтенең христиан динендә булмаган халыкларны чукындыру сәясәте XVIII гасырның беренче чирегендә аеруча активлаша. Бу эш беренче Петр патшаның эчке сәясәтенә бәйләнгән иде Үзәкләштерелгән хакимият өчен көрәш барышында ул Себсрнең җирле кабиләләрен христианлаштыру бурычын куя. 1714 елның 16 декабрендә Себер митрополиты Федор Лсщинскийга җиткерелгән указында пашта аңа «Себер татарларына барырга, аларны христиан диненә күчерергә.ә аларның ггычрак гыйбадәт урыннарын яндырырга»1 әмер итә. Патша Указын тормышка ашыру өчен Ф Лещинский, махсус экспедиция оештырып, 1718 1720 елларда Тура елгасы буенда яшәгән татарларны. Объ һәм Чулым төркиләрен көчләп чукындыра. Себер һәм Тубыл митрополит чарының христиан динен кабул итәргә теләмәгән татарларны, зинданга ябып, ашсусыз тотулары, хәтта, ут белән җәзалаулары турында да мәгълүматлар халык хәтерендә бүгенгә кадәр сакланып килә Себер татарларын ирексезләп чукындыру 1749 1755 елларда аеруча көчәя. Тубыл губернасында 2500 җан чукындырыла2 Митрополитларның христиан динен таратуда кылган ерткычлыклары татарларның төрле катлауларында ачы рәнҗү һәм кискен каршылык тудырган. Бу хакта алар хәтта патшага да шикаять иткәннәр. Мәсәлән, 1751 елда Тубыл губернасында яшәгән мөселманнар тарафыннан сайланган Галим Шә- еховнең митрополит С. Главатский өстеннән патша исеменә язылган шикаятне Елизавета Пстровнага тапшыруы билгеле. Патша хөкүмәте һәм Себер митрополитлары төрле ысуллар куллансалар да, Себер татарларын христиан диненә күчерүдә зур уңышларга ирешә ачмаганнар, чөнки ислам христиан дине өчен шактый көчле көндәш булган. Ә инде төньяк халыклары ханты һәм мансилар табынган мәҗүсилек, таркау чорын кичергән ыруглык дине буларак, чукындыруга каршы тора алмаган Шул сәбәпле чрыс руханилары христиан динен тарату өлкәсендә тоньяк халыклары арасында злррак уңышларга ирешкәннәр Урыс миссионерлары Себер татарларын, казакъларын чукындыру эшен XIX гасырда һәм XX йөз башларында да дәвам итә. Дөрес, бу вакыт чарда алар христиан дине нигезләрен халыкка тыныч ысул белән аңлатырга тырыша. 1900 1910 елларда Губыл татарлары арасында христиан динен таратуда миссионер Ефрем Елисеев аеруча зур активлык күрсәтә. Ул христиан диненең «изгелеге» турында вәгазьләр белән генә чикләнмичә, уңайлы очраклардан файдаланып, аерым кешеләр!ә, яисә татарларныц аерым төркемнәренә ачыктан-ачык чукынырга тәкъдим итә. Елисеевның шундый эшләре татар руханилары һәм барлыык мөселман җәмәгатьчелегендә протест тудыра. Православие миссионерларына каршы көрәштә Себер мөселман руханилары төрле алымнар кулланалар, шул исәптән, христианлаштыруга каршы рухтагы халык иҗатының гадәти жанры булган бәетләрдән дә файдаланалар Моңа мисал итеп 1958 елның җәендә Тубыл шәһәрендә табылган «Рәддня нәзар»ны күрсәтергә мөмкин Аның төп максаты христиан дине карашларын кире кагу, юкка чыгарч Бәетнең авторы Тубыл оязс ахуны, Хуҗа Бәргәр авылы мулласы Габделҗәмил Әнвәрен була. СССР Үзәк дәүләт тарих архивында Г Әнвәревнсң һәм Тубыл шәһәрендә яшәүче Тәүхцтдин хаҗи Гаидмохәммәтовларның Е. Елисеевка каршы нинди чаралар күрергә кирәклеге турында киңәш сорап 1901 елда мөфти Мөхәммәдьяр Солтановка язган хатлары да сакланган Исламга каты һоҗүм Ссбердә егерменче еллар азагында утызынчы еллар башында илдә күмәкләштерү җәелдерелг әндә һәм шәхес культы елларында ясалды Омск, Тара һәм башка Себер шәһәрләрендә таш мәчетләр, шулай ук барлык авыл мәчетләре җимерелде Дин тотучыларның дини хисләре тупас рәвештә мәсхәрәләнде. Илебездәге башка горки халыклар кебек, Себер татарларына да егерменче еллар азагында ислам дине белән кергән гарәп язуыннан яңалифкә, аннары урыс графикасына күчәргә туры килде. Бу Себер татарлары мәдәнияте үсешенә ифрат тискәре тәэсир итте Әлифбаны болай еш үзгәртү халыкның өлкән һәм урта буын вәкилләрен аеруча кыен хәлгә калдырды, чөнки башта латинга, аннары кирилчнңага күчү аларны бөтенләй укый-яза белмәүчеләр дәрәҗәсенә төшерде. Гарәп алфавитыннан латин алфавитына күчү аркасында Себер татарлары, башка горки халыклар гослс. гарәп графикасында язылган дини һәм дөньяви әсәрләр белән файдаланудан, гомумән, йөзәр еллар буе татарларның милли мәдәниятен» ислам аша кергән «көнчыгыш мәдәнияте»ннәи аерылдылар Дәһшәтле шәхес культы елларында исә күпме Коръән һәм башка дини китапларны, шулай лк гарәп графикасында язылган кыйммәтле бик күп фәнни әсәрләрне, бнк күп матур әдәбият үрнәкләрен кешеләр утта яндырдылар, зиратларга алып барып күмделәр Надан атеистлар очен гарәп алфавитында басылган китап тотучы һәрбер кеше мулла саналып, аңа котылгысыз рәвештә «халык дошманы» дигән ярлык тагылды Илебездә үзгәртеп кору хәрәкәте кузгалгач кына, тарихыбызда һәм мәдәниятебездә урын алган ислам диненә объектив бәя бирү мөмкин чеге ачылды

Реклама