«НУР»ДА БАЛКЫГАН ГОМЕР

СӘХИПҖАМАЛ ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА-ВОЛЖСКАЯНЫҢ ТУУЫНА 100 ЕЛ ТУЛУ УҢАЕ БЕЛӘН

Татар халкы арасыннан чыккан зур талантларның бсрсс, һичшиксез, Сәхипҗамал Гыйззәтуллина-Волжская. Сизгер йөрәкле. Тукай да Сәхипҗамалны тиз күреп алган, аңа «Мәдхия» шигырен багышлаган. Шуның белән артистканың татар культурасы тарихында урыны да билгеләнә, ул татар халкының иң сөекле кызлары сафыннан урын ала. Үз чорында С. Гыйззәтуллина-Волжскаяның иҗат эшчәнлеге татар вакытлы матбугатында тулы гына яктыртып барылган Театр тәнкыйтьчеләре Габдрахман Кәрам, Кәбир Бәкер, Самат Шәрәфетдинев «Аң» журналында, «Йолдыз», «Вакыт», «Тормыш» һ.б. газеталарда С. Гыйззәтуллина-Волжская, ул оештырган «Нур» труппасы һәм аның шәкертләре Ш Шамильский, Г Казанский һ.б. турында әледән-әле рецензияләр язып торалар. Мин үзем дә артистка белән күп еллар таныш булып, хатлар язышып тордым, һәм ул миңа зур гына күләмдәге истәлеген дә язып калдырды. Менә бу айда Гыйззәтуллина-Волжскаяның тууына йөз ел тулды. Ә без аңа нинди хөрмәт күрсәттек соң? Дөрес, Гази Кашшафның «Беренче артистка» исемле кыскача монографиясе басылды, Н. Исәнбәтнең «Голҗамал» исемле драмасын Татар Дәүләт Академия театры сәхнәләштерде. 1982 елда минем «С. Гыйззәтуллина-Волжская турында истәлекләр» басылды. «Татар совет театры» (1976 ел), «Октябрьгә кадәрге татар театры» (1988 ел) дигән китапларында артистканың тормышы һәм иҗат юлы бераз яктыртылды. Ләкин бу көнгә кадәр боек талант иясенә тиешле бәяне биргәнебез юк әле. Ә кыскача гына әйткәндә, рус театры тарихында В Ф Комиссаржевская нинди урын тотса, С. ГыйззәтуллинаВолжская да безнең мәдәният тарихында шундый күренекле урын тота. ... Бик күп җирләргә чәчелеп яшәгән татар халкының үскәннән-үсә барган культура ихтыяҗын бер «Сәйяр» труппасы гына канәгатьләндерә алмый иде. Шуңа күрә, бу труппа белән беррогтән, Уфада оештырылган «Нур» труппасы да үзенең эшен башлап җибәрә Аны Сәхипҗамал Гыйззәтуллина оештыра. «Нур» труппасы оештырылганчы, Уфаның татар яшьләре театр өлкәсендә зур активлык күрсәтә. Шуңа күрә труппаныц беренче спектакльләре үк Уфа халкы арасында зур популярлык казана. Ул татар һәм башкорт хатын-кызларының аяныч тормышын тасвирларга тырыша, русчадан татар тормышына яраклаштырып тәрҗемә ителгән «Җиңел хезмәт» исемле пьесаны куя. Бу спектакль зур уңыш белән бара, тамашачы тарафыннан яратып карала. Моннан тыш Ф. Әмирханның «Яшьләр» драмасы һәм «Ирем кайтты» исемле комедия куела, ә аннары труппа гастрольгә китә Чиләбенең «Народный дом» залында «Җиңел хезмәт» драмасы куела. Биредә Чиләбс һәвәскәрләре, ярдәмче составта актив катнашып, труппаның эшен шактый җиңеләйтәләр. Аларга приказчик Гариф Бурнаев төрле яктан ярдәм итә. Монда да «Җиңел хезмәт» тамашачыларда тирән тәэсир калдыра. «Кайбер абыстайлар күзләрен сортә-сөртә. менә гыйбрәт, менә театрда нинди гыйбрәтләр күрсәтәләр икән, дип сөйләшәләр. Кат-кат кул чабып алкышладылар. Безнең дә башка милләтләрдәге шикелле театрыбыз, яхшы уйнаучы артистларыбыз бар икән, дип куаныша-куаныша таралдылар», дип яза «Тормыш» газетасы хәбәрчесе Чиләбе гастроленнән соң «Нур» труппасы Петропавловскида чыгышлар ясый Урал һәм Себер шәһәрләрендә йөри. Ә 1914 1915 еллар сезонын уздыру максаты белән Оренбургка килә. Алты ай эчендә уналты спектакль куя. Алар арасында Г Камалның «Уйнаш», «Банкорт», «Бүләк өчен», «Беренче театр». «Бәхетсез егет», «Кайииш» исемле әсәрләре, С. Рәмиевның «Яшә, Зөбәйдә, яшим мин», М. ВәзиревТ нсң «Мөсиббәтс Фәхретдин», Я Вәлинең «Ачлык кушты», тагын «Җиңел хезмәт», «Хатыннар эше» һәм башка әсәрләр була Тамашаларда С Гыйззәте ллина-Волжс- кая, Ф. Сәмитова. 3. Богданова. Е. Сумчинская Лиза Сыртланова 11 Ә.лмәшсв. Г Казанский, К. Шамил, 111. Шамильский һәм Ф Сумашев чыгыш ясый 1915 елның икенче яртысында «Нур» труппасы, «Сәйяр»дан килгән берничә артист белән берләшеп. Оренбургта «Татар драма артистлары труппасы» дигән исем белән йөри башлый Чөнки Беренче бөтендөнья сугышы башланып, трлппадагы артистларның берничәсе солдатка алынгач Ш Шамильский һ.б. «Нур» труппасының составы ярлылана төшә Ләкин бу елларда да «Татар драма артистлары труппасы» Мольерның «Саран». Ш. Камалның «Хаҗи әфәндә өйләнә» Г Кариев- ның «Артист», «Хуҗа һәм приказчик»ны һәм башка спектакльләр куя «Хаҗи әфәнде өйләнә» спектакленнән соң. ноябрь аенда С Гыйззәтуллнна- Волжская иптәшләре белән «Татар драма артистлары труппасы»ннан аерыла. Алар ике труппа булып эшли башлый Беренче спектакль итеп Оренбургта «Нур» үзе генә «Дәһшәтле серләр» исемле драманы сәхнәгә куя «Нур» труппасы 1915 1916 еллар сезонын үткәрү өчен Оренбургта калса да. башка шәһәрләргә дә гастрольгә чыгып йори Орск шәһәрендә ул Г Камалның «Кайниш» Исемле комедиясе белән «Мәхәббәт очен көрәш» водевилен В Иман- скийның «Качкыннар», Р. Ярыгинның «Табылдык» комедияләрен кля «Нур» труппасын Орскида эшләп килгән театр һәвәскәрләре шатланып каршы ала. Алар арасында Мирхәйдәр Фәйзи. Бәдәр Йосыпова соңыннан РСФСРиың атказанган артисткасы), Мөхәммәт Сәлимҗанов һәм башкалар була. Орск яшьләре «Нур» труппасы һәм аның җитәкчесе С. Гыйззәтуллина-Волжская хөрмәтенә банкет оештырып, артистларга зур уңышлар теләп Оренбургка озата Труппа, Оренбургта бераз эшләгәннән соң. Уфага 1916 елның җәендә кайта Ләкин труппа үзенең эшен башлап җибәргәнче, С Гыйззәтуллина-Волжская 5 фа шәһәрендә! е алдынгы яшьләр белән тьпыз бәйләнешкә керә Г Камал. Ф Әмирхан М Фәйзи, Г. Исхакый һәм дөнья классиклары әсәрләренең тәрҗемәләре хис абына труппаның репертуарын яңарта. Шулай ук сәләтле яшь һәвәскәрләр исәбе но коллектив тулылана бара Яшьләрдән Әмин Зобәсров, Локман Литов Маһире Мирвәлиена. Нәҗип Габдрәшитов һ.6. труппага килә Алар белән 1 ыи.гз- < \ хлинл Волжская өзлексез эшли > Росгмд» -//»/»- труюшын оптылы ( I9W '■*> 1916 елның көзендә Ижау шәһәрендә гастрольдә Йөреп кайткач «Нур-ны Уфага калдыру мәсьәләсе матбугат битләрендә күтәрелә «Нурма м..л.ооотгн I багла!ан Уфа татар тамашачы»ы. труппа биредә калып кышкы сезонны у тжлрер. .ш» омег итв Шул уңай белән « Гормыш» газетасында «Нур» труппасы 'фада калачак» исемле мәкалә дә басыла «Сәхипҗамал ханым вә иптәшләре Уфада калсалар. Уфа халкы аларга гаять ачык йоз күрсәтер».— дип язды бу газета, һәм, чыннан да, «Нур» труппасы үзенең Уфада калу теләген белдерү белән, труппага ярдәм итү очен махсус театр комиссиясе төзелә. Бу комиссия яшь артистларны труппага тарту, пьесалар сайлау, кирәкле әсәрләрне тәрҗемә итәргә булышу һәм шулай ук оештыру эшләрендә, бина алу, билетлар сатышуда ярдәм итә. Театр комиссиясендә шагыйрь һәм язучылардан Сәгыйть Сүнчәләй, Шәриф Сүнчәләй һ.б. була. Ярдәмче составка Әмин Зобәеров, Нургали Әминсв, Нәҗип Габдрәшитов, Шәехзадә Бабич һәм башкалар кертелә. 1916 елны татар театрының тууына ун ел тула. Бу уңай белән кайбер шәһәрләрдә юбилей кичәләре уздырыла. Казанда юбилей тантанасы оештырылмаса да, бу уңай белән Ф Әмирхан «Аң» журналында «Сәхнәбезнең ун еллык мөнәсәбәте белән» исемле мәкаләсен язып чыга. Ә Уфада юбилей зур әзерлек һәм оешканлык белән үтә. Лекцияләр укыла, бенефислар оештырыла. Шул уңай белән 1916 елның 30 декабрендә С. Гыйззәтуллина-Волжская бенефисы Уфада оештырыла. Бенефиста «Уйнаш» һәм «Бәхетсез егет» драмалары куела. С. Гыйззәтуллина-Волжская исә үзенең яраткан рольләре Сәрвиҗамал белән Гайнине башкара. Февраль революциясеннән соң матбугат эшләре иркенәя, театрларга, шул җөмләдән татар труппаларына, элек патша цензурасы тарафыннан тыелган әсәрләрне сәхнәгә куярга мөмкинлек туа. Труппаның реалистик юнәлештәге эшчәнлеге Февраль һәм Октябрь революциясе көннәрендә Г. Коләхметовның «Яшь гомер» драмасын кую дәрәҗәсенә кадәр җитә. Бу «Нур»ның бик кыска вакыт эчендә идся-эстетик яктан да, актерлык осталыгы ягыннан да зур уңышларга ирешүе турында сөйли. «Яшь гомер» тамашачыларның иҗтимагый зәвыкларына ятышлы була. 1917 елның көзендә «Нур»га үзенең «Картҗан» дигән дүрт пәрдәлек әсәрен Сөләйманов фамңлияле яшь артист тәкъдим итә. Бу пьесаны труппа зур уңыш белән куя. Щул рәвешчә труппа үзенең авторларын булдырырга тырыша. Шулай ук «Тормыш» газетасының 1917 елгы 26 ноябрь санында мондый хәбәр дә бар: «Труппа тарафыннан «Новый клуб» бинасында мәшһүр мөхәрриребездән Гаяз Исхакый шәрәфенә үз нәзарәтендә соңгы әсәрләреннән «Мөгаллимә»не уйнарга әзерләнә». «Нур» труппасы төрле җәмгыять файдасына әледән-әле спектакльләр куеп, ярдәм итеп тора. 1918 елның 2 апрелендә Уфаның «Яңа клуб» залында Г. Тукай хөрмәтенә «музыка вә драма җәмгыяте» тарафыннан оештырылган кичәдә катнаша. 1917 1918 еллар сезонында «Нур» А. Островскийның «Гроза» исемле драма сын Уфа сәхнәсендә куя. Бу спектакльдә С. Гыйззәтуллина-Волжская Катерина образын иҗат игә. «Нур» труппасы башкорт халкы тормышын чагылдырган пьесаларны да куярга омтыла Яшь драматург Соләйманов тарафыннан язылган «Ашказар» исемле драманы артистлар шатланып каршы алалар һәм сәхнәгә кую чарасына керешәләр. «Җомга кон, 30 мартта «Яңа клуб» залында «Нур» труппасы тарафыннан мәшһүр «Ашказар» көенең вакыйгасыннан алынып язылган «Ашказар» исемле дүрт пәрдәле драма уйнала. Җырлау, бию, скрипка вә курай уеннары булачак. Башкорт халкының кыз бирү вә туй гадәтләре күрсәтеләчәк. Бу пьеса очен махсус яңа киемнәр әзерләнә», -дип яза «Тормыш» газетасы. С. Гыйззәтуллина-Волжская һәм аның иптәшләренең Уфа сәхнәсендә булган хезмәтләрен зур ихтирам белән искә алып, РСФСР һәм Башкортстанның халык артисты Әмин Зобәеров үзенең «Чын күңелдән» исемле мәкаләсендә болай дип яза: «Татар сәхнәсенең кадерле әнисе Гыйззәтуллина-Волжская, Шакир Шамильский, Маһира Мирвәлиева, Фатыйма Ильская, Локман Аитовларның башкорт сәхнәсендә тудырган образлары безнең һәркайсыбызга иҗат үрнәкләре булып торалар...» («Совет Башкортстаны». 1957, 24 май саны). Ә Башкортстан халык шагыйре Мостай Кәрим: «Татар әдәбияты, татар музыкасы һәм сәнгате безнең кешеләрнең йөрәгенә туры юл тапты. Татар халкының бай һәм зур культурасы безнең милли культурабызны формалаштыруда һәм үстерүдә дә никадәр роль уйнаганлыгын суз белән генә әйтеп бетерерлек түгел», дип язды. Соңгы елларда «Нур» исемендәге яңа театр Уфада үзенең пәрдәсен ача дип ишеттек. Аның да халыкка игелекле хезмәт итүен телибез.

Реклама