Логотип Казан Утлары
Публицистика

МИРЗА КӘЗИМБӘК ҺӘМ ТАТАР МӘГЪРИФӘТЧЕЛӘРЕ

Ботен дөньяга танылган Казан университеты күп көне милли мәдәниятләр тарихында күренекле роль уйнады Бу йогынтыдан Әзербайҗан мәдәнияте дә читтә калмады Революциягә кадәр бу шөһрәтле югары уку йортында 30 лап өзербайҗанлы белем алды алар ара сыннан тора-бара күренекле дәүләт эшлеклелөре. галимнәр һәм язучылар үсеп чыкты Казан университетында озак еллар күренекле ориенталист Рәсөйдә шәрекъне оирәнүнең атасы- (И Н Березин) чыгышы белән Әзербайҗаннан булган Мирза Кәзимбәк тә эшләде М Кәзимбәк Казанга 1826 елның башында килә Дорес аның юлы Омскига була Ул анда җирле Азия училищесына шәрекъ телләре укытырга билгеләнә Ерак һәм салкын Омск аны тартмый ә менә Казан империянең университетлы икенче шәһәре. М Көзимбәккә бөр күрүдә ошый Ул үзе белән университетның шул замандагы ректоры профессор К Фукска атап язылган юллама хат та алган була. Ә иң мөһиме. Әстерханда ике ел яшәү дәверендә ул садә һәм саф күңелле татар халкын яратып өлгерә аның теле, мәдәнияте һәм көнкүреше белән якыннан таныша Шуңа күрә Казанга килгәч үк М Кәзимбәк язмышын шушы шәһәр белән бәйләргә карар кыла Азияле укытучы Мирза Кәзимбәк- хакында Көнбатыш Себер губернаторы Казан университеты башлыклары тышкы эшләр һәм мәгариф министрлыклары арасында озакка сузылган ялыктыргыч хат алышулар башланып китә Ниһаять. Казандагы дусларының тырыш лыгы аркасында, аны 1826 елның 31 октябрендә университетка шәрекъ телләре лекторы итеп билгелиләр' Лектор итеп куйган чакта М Кәзимбәк тиешле дәрәҗәдә урыс телен бөлми торган була Өстәвенә укытучылык тәҗрибәсе дә җитеп бетми Менә шундый кыен хәлдә калган яшь хезмәттәшенә ярдәмгә университетның адъюнкт профессоры. күренекле татар мәгърифәтчесе Ибраһим Хөлфин (1778—1829) килә Аның булышлыгы белән 24 яшьлек лектор Мирза Кәзимбәк укытучылык һәм фәнни эшчөнлеген башлап җибәрә Татар теленең грамматикасын да ул И Хәлфиннөн башка гына үзләштермәгәндер дип әйтергә тулы нигез бар Менә шуны белүе аркасында ул соңрак гарәп, фарсы, төрек телләре белән бөррәттән университетта һем Беренче Казан гимназиясендә татар телен дә укыту мөмкинлеге ала И Хөлфин тарафыннан төзелгән дөреслекләрне һәм хрестоматияләр не Мирза Кәзимбәк торек-шөрекъ телләрен укытуда да киң файдалана И Хөлфин Казанда Шәрекъне өйрәнүне башлап җибәрүчеләрнең беренчесе була һәм шуңа күрә, һич тө шикләнүсез Мирза Кәзимбәк илдәге шәрекъ белемен өйрәнүнең ботен доньяга мәгълүм Казан мәктәбен үзенең укытучысы төҗ рибөсенө дө таянып төзегән, дип әйтергә була Мирза Көзимбөкнең мәгърифәтчелек карашлары Казан мохитендө Европа урыс һәм татар иҗтимагый аңының алдынгы карашлы эшлеклелөре белән тыгыз багланышта формалаша И Хөлфин артыннан ул империядәге татар һәм гомумән төрки халыкларны университетта белем алуга тартуның кирәклеген ачык аңлый Шушы максатларда махсус өндәмәләр һөм чакырулар да төзи Аның -Казан университетының ординар профессоры Мирза Көзимбөкнең төкъ диме буенча Мөхәммәт динендәге балаларны Халык мәгарифе министрлыгының уку йортларында белем алырга чакыру турында-гы язмасы ТССР үзәк дәүләт архивында саклана§ ** • ТССР Үзәк дәүләт архивы. 91 фонд 1 тасвирлама 3051 эш. 2 бит **92 фонд 1 тасвирлама. 4816 эш. 1—5 битләр 2. «К У - № 5 Б 177 Бу чакыру-өндөмәсендә М Көзимбөк игътибарны мөселман цивилизациясенең борынгы һәм бай үткененә юнәлтеп, яшьләрне ата-бабаларының данлы традицияләрен дәвам итәргә чакыра, аларны дөньяви гыйлемнең файдалы хәзинә булуына ышандыра. "Бу уку йортларында.— дип яза М Көзимбөк Әстерхан. Казан гимназияләрен һәм университетны күздә тотып.— һәр егет үзенең акылын һәм йөрәген белем белән сугарырга, шәрекъ һәм гареп телләрен өйрәнеп, фәннәр үзләштереп үзенең киләчәген тәэмин итәргә мөмкин. Гимназиядәге кырыс тәртипләр, яшьләрнең әхлагын саклауга юнәлдерелгән гамәлләр Әстерханда һәм Казанда яшәүче мөселманнарның күбесенә билгеле инде, анда шәрекъ телләрен сезнең үз арагыздан чыккан лаек кешеләр укытты һәм укыталар»' Шунысы игътибарга лаек, М. Көзимбөкнең империядә яшәүче төрки телле халыкларга мөрәҗәгате игътибарсыз калмый. Узган гасырның 40 нчы елларыннан башлап университетта татар студентларының саны 30 нчы еллар белән чагыштырганда, шактый арта Озак еллар буе 1 бүлекнең деканы булып М Көзимбөк торган тарих-филология факультетында 40—50 нче елларда Ташмәмөт Сөйфуллин. Сәйфулла Токымбетов. Мөхәммәт Максутов. Сәетягьфар Ибраһимов кебек татар студентлары укый Университетка татар яшьләрен тарту фәкать бер М Көзимбөкнең күп еллык тырышлыгы нәтиҗәсе генә булмыйча, башында И. Хөлфин торган татар мәгърифәтчеләренең уртак хезмәте булуы бәхәссез. Алдынгы татар мәдәниятенең шушы көчләренә таянып. М. Көзимбөк татар телендә гөзит чыгару кирәкле һәм мөмкин эш дип исәпли. Ул: -Кем тарафыннан булмасын, татар телендә гөзит чыгару мәгърифәт ягыннан да, һәм бигрәк тә сәүдә һәм промышленность җәһәтеннән дә. һичшиксез, татарларга зур файда китерәчәк Казан кебек шәһәрдә ул файдалы гына түгел, ә кирәк тә. Монда аны бастыру өчен бөтен мөмкинлекләр дә бар»6 7 И Хөлфин үлгәннән соң. 1829 елның 21 январеннан башлап М Көзимбөк 1 нче Казан гимназиясендә татар теле буенча аның дөресләрен дә алып бара һәм. Казан университеты советы карары нигезендә, профессор Эрдман белән бергә И. Хөлфин урынына татарлар арасыннан лаеклы кеше эзләүдә дә зур тырышлык куя Гыйлем иясе булган татар муллалары Әхмәтҗан Сәгыйтов. Сәйфулла Мортазин һәм ахун Әмин Диминов бу эшкә алынырга ризалык бирәләр’ Аларның гаризаларыннан күренгәнчә. Ә Сәгыйтов Бохарада Күкелташ мәдрәсәсен тәмамлый, гарәп, фарсы, төрек телләрен камил белә мантыйкка фәлсәфәгә. Коръәнне шәрехләргә өйрәтелгән була» Ләкин, тиешле сынауларны узгач, аның урыс телен белмәве аркасында И. Хөлфин урынын алырга лаек түгел икәне ачыклана. М Көзимбөк һәм профессор Эрдман Сәйфулла Мортазин кандидатурасын яклап чыгалар Соңгысы -татар телен тирән үзләштергән һәм укытканда урысча да аңлаша алган». Ләкин ул татар теле лекторы итеп билгеләнми Аның дингә карата салкын мөнәсәбәттә булуы, ахун һәм ишан дәрәҗәсеннән читләштерелүе ачыклана8 Университет галимнәре ахыр чиктә ахун Әмин Диминов кандидатурасына тукталалар -Татар мулласы Диминов.—дип язылган ректор Н И Лобачевский кулы белән.— ул-бу булмаса. ике атнадан килеп җитөм һәм билгеләнгән лекцияләрне укыйм дип вәгъдә итеп Казаннан китеп барды»9 Ләкин, күп кенә мәгълүматларга караганда, ахун Әмин Диминов университетка килми, М. Кәзимбәк фарсы һәм гарәп телләре белән бергә татар телен дә укыта башлый М Көзимбөкне Казан. Әстерхан. Уфа мәдрәсәләрендә еш күреп була. Ул анда талантлы шәкертләр эзли. Галим Рөсөй шәрекъ белеме фәнен мөмкин кадәр чит ил йогынтысыннан коткарырга омтыла, шуңа күрә аны. дин фәннәре белән беррөттән. мәдрәсәдә гарәп, фарсы һәм төрек телләрен дә тирән өйрәнгән татар яшьләре нык кызыксындыра. Казанның дин белгече Хәйбулла хәзрәт мәдрәсәсендә аның игътибарын үзенең матур язу сәләте белән аерылып торган талантлы шәкерт Мөхәммәтгали Мәхмүтев җәлеп итә Озак та үтми. М Көзимбөк аны 1 нчы Казан гимназиясендә һәм университетта матур язу һәм гамәли дөресләр алып бару өчен тәкъдим итә. Аның Казан уку-укыту округы попечителе Н М Мусин-Пушкинга язган • ТССР Үзәк дәүләт архивы 92 фонд. 3 тасвирлама. 566 эш. 8 бит 1 ТССР Үзәк дәүләт архивы 92 фонд. 1 тасвирлама. 2972 эш. 1 бит 7 Шунда ук. 6 бит 8 ТССР Үзәк дәүләт архивы. 92 фонд. 1 тасвирлама 2972 эш 16 бит ’ Шунда ук. 2 бит юлламасында -Шушы елның 11 ноябрендә университетта яки 1 нче Казан гимназиясендә матур язу буенча укытучы урынын эзләүче М Мөхмүтев бу уку йортлары очен кирәкле кеше булырга мөмкинме дигән соравыгызга түбәнчелек белән хәбәр итөм тышкы эшләр министрлыгында эшләргә ниятләгән безнең төрбияләнүчеләребез очен каллиграфиянең хәтта бик тә кирәк булуын күздә тотып, соңгы өч елда анарга матур язу белән шөгыльләнү файдалы булачак-’ Бу эш өчен ул М Мәхмүтевне кулай кеше дип исәпли -Шушындый сәләте һәм яшьлеге белән Мөхмүтев киләчәктә университетка да 1 нче Казан гимназиясенә дә зур файда китерергә мөмкин Ул шулай ук беренче гимназиянең профессорлары һәм укытучылары кушуы буенча тәрбияләнүчеләр белән практик дәресләр һәм күнегүләр дә уздыра ала». Бу гамәлен Кәзимбәк университет башлыкларының җирле халык алдында әхлакый бурычы һәм аларны университетта белем алуга тартуда нәтиҗәле адым дип исәпләгән -Ул гына да түгел, без мондагы мөселманнарны өйрәнгән шартта Казан татарларының иң яхшы мәктәпләренең берсендә укучы студент безнең белән эшләргә тели икән түрәләрнең аны ничек хөрмәт итүләрен күреп, башка татарлар да мәгърифәткә тартылырлар иде-’,— дип яза Кәзимбәк Көзимбәкнең бу эшне юллап йөрүеннән соң биш ай чамасы узгач. 1843 елның январенда М Мөхмүтев шөрекъ каллиграфиясе буенча укытучы итеп билгеләнә. Дөрес. аны әле университет штатына ук алмыйлар, ә Кәзимбәк М Мөхмүтевнең ничек итеп дөрес бирүен күзәтеп-тикшереп торырга тиеш була Остаз үзенең шәкертен күз уңыннан тошерми. түрәләргә язган хатларында Мөхмүтевнең -эшкә бирелгәнлеге һәм гаять тырышлыгы-’ хакында күп тапкыр искә ала. шөрекъ каллиграфиясе укытучысын ясак түләүче сословиедән чыгару һәм матур язу укытучысы итеп раслауларын сорап түбәнчелек белән мөрәҗәгать итә. Университет түрәләре моңа фәкать күп санлы инстанцияләр белән хат алышкач, алты елдан соң гына ирешә 1849 елның 22 июлендә М Мөхмүтев ясак түләүчеләр катламыннан чыгарыла, ө Казаннан Петербург университетына күчеп китәр алдыннан Кәзимбәк уку-укыту округы попечителенә аны Анна исемендәге тасмалы алтын медаль белән бүләкләүне сорап мөрәҗәгать итә4 М Көзимбәкнең бу юлламасы, М Мөхмүтевнең педагогик сәләттән тыш, фәнгә һәм университетка тугрылыгы күркәм кеше булуы, татар мәгърифәтчесенең фидакарьлеге һәм кешөлөклөлеге хакында да сөйли - Шөрекъ каллиграфиясен башкару очен махсус каләм, кара, төрле төстәге буяулар кирәк, ө Мөхмүтев әфәнде укучыларга шөгыльләнү очен таләп ителгән бу нәрсәләрне сорап түрәләргә морөҗөгать итмәде, алты ел буена аларны үз материаллары белән тәэмин итте, зур булмаган хезмәт хакының бөр өлешен шуларны сатып алуга тотты-’. Кәзимбәк М Мөхмүтевнең педагогик сәләтенә һөм бу олкөдөге эшчөнлөгенә югары бөя бирә -Моннан тыш шөрекъ телләрен бик яхшы бөлгәнгә ул. минем күрсәтмәләрем буенча, алда әйтеп үтәлгән фәннәрне үзләштерүдә укучыларга бик еш ярдәм итә. моның очен аерым хак алмый һөм гомумән ул шулкадәр күп файда китерде ки мин моны Сез Галиҗөнөплөренең игътибарына җиткерүне үземнең бурычым дип саныйм»’ М Мөхмүтев шөрекъ телләре һөм каллиграфиясе белән бөррөттөн И Хөлфин һөм М Кәзимбәк тарафыннан эшләнгән методика нигезендә татар телен дә укыта Аның -Татар телен ойрөнүчелөргө практик ярдәмлек- китабында Көзимбәкнең -Төрки-татар теленең гомуми грамматикасы- йогынтысы ачык сизелә _ _ _ . л 1849 елда Казаннан киткәндә «М Кәзимбәк Рөсөи шөрекъ белеме мәктәбе язмышы хакында зур кайгыртучанлык күрсәтә Шөрекъне фәнни өйрәнүнең бишеге һөм яхшы кадрлар әзерли торган үзәк буларак Казанга зур бөя биреп үл аның шушы абруен киләчәктә дә саклап калырга тырыша Шул максат белән Кәзимбәк Мөхмүтев белән килешеп, министрга соңгысын Казан гимназиясендә татао телә укытучысы итеп калдырырга кирәклекне дәлилли Ул моны Мөх мүтевнөң укытучы буларак та. үз теленең белгече буларак та. каллиграф буларак та гаять зур талантка ия икәнен һәм... европалылар белән һич тә алыштырырга ярамаганлыгы белән аңлата»1 . Мәдрәсә шәкертләре арасында Кәзимбәк талантлы татар егетен — киләчәктә Петербург университетында лектор булып эшләячәк атаклы галим һәм мәгърифәтче Хөсәен Фөезхановны (1828—1866) күреп ала Мәдрәсәдә укыганда ук яшь Хөсәен университет белән элемтә тоткан М Кәзимбәк һәм X Фәезханов Шиһабетдин Мөрҗани янында да очрашканнар Фөезхановның Петербургтан остазы Шиһабетдин Мөрҗани язган хатлары аша Көзимбөкнең. башка татар мәгърифәтчеләре белән беррәттән. Ш. Мәрҗанине дә яхшы белүе, ул гына да түгел, күп тапкырлар очрашуы ачыклана. Алар сирәк очрый торган шөрекъ китапларын һәм тәскирәләрне эзләп табуда, гарәп телендә язылган катлаулы текстларны укуда бер-берсенә ярдәм итешкәннәр Кәзимбәк белән Ш Мөрҗани арасында хезмәттәшлек дәвамлы булмый, чөнки Мөрҗани Бохарадан кайткач берничә айдан Кәзимбәк Петербургка китә Ләкин алар алга таба Хөсәен Фәезханов аша элемтәдә торалар ә соңгысы исә үзенең остазы белән гомеренең соңгы көннәренә кадәр хат алыша Европа күләмендә танылган галим М. Кәзимбәк белән танышлык яшь X. Фөезхановка шөрөкъне өйрәнә торган фәннәргә һәм, гомумән, дөньяви гыйлемнәргә карата зур кызыксыну уята. Ул Казан университетына еш йөри башлый «Хөсәеннең кайбер шөрекъ белгечләре һәм беренче чиратта Мирза Кәзимбәк һәм И Н Березин белән якын мөнәсәбәтләрдә торуына шикләнмәскә кирәк»10 11 ,—дип яза профессор Миркасыйм Госманов «Мирза Кәзимбәк һәм И Н Березин чынлыкта шөрекъ мәдәнияте хәзинәләрен өйрәнүдә һәм фәнни тикшеренү методларын үзләштерүдә аның беренче укытучылары булдылар»12 .— дип раслый С. М Михайлова Бу шулай ук Брокгауз һәм Ефронның «Энциклопедик сүзлеге», «Урыс биографияләре сүзлеге» башка җитди басмалар белән дә дәлилләнө13 Барлык төп телләрне һәм каллиграфияне бик яхшы белгән X. Фәезханов университет профессорлары — ориенталистлары өчен чын табыш була, алар төптән уйлый белә торган талантлы татар егетенә төрле йомышларны бик теләп тапшырганнар Кайбер мәгълүматларга караганда ул әле Казанда чагында ук Кәзимбәккө «Коръәннең тулы шөрехлөмәсе»нә күрсәткечләр төзүдә булышкан. Казан университеты профессорлары һәм укытучылары, беренче чиратта М Кәзимбәк белән фәнни хезмәттәшлек, X Фәезхановка үзенең киләчәк эшчәнлеге хакында ныклап торып уйланырга этәргеч бирә Артка, дин фәннәренә юл инде ябылган була. Классик мөселман мәктәпләре һәм мәдрәсәләре үзәкләре башкача аны үзләренә тартмыйлар Ш Мөрҗәни дә үзенең шәкертенә «изге Бохарага» китәргә киңәш бирүдән ерак тора14 Шуның өстене, Шәрекъне өйрәнү фәннәрен Петербург университетына туплау максатында. Казан университетында шәрекъкә кагылышлы барлык фәннәрне ябарга җыеналар Петербургмы, әллә Бохарамы? X. Фәезханов тоньяк башкаланы сайлый. Бу кыю адым була. 1853 елда. Көзимбөкнең чакыруын алгач, ул үзенең көчен сынап карау, сәләтен күрсәтү өчен Петербургка юл тота Петербургтагы тормышының беренче көннәре матди кыенлыклар һәм рухи төшенкелек белән тулы була Менә шул чакта М. Кәзимбәк аны үз канаты астына ала, яшь татар галименең якын дустына һәм киңәшчесенә әверелә Хәзер инде Петербург укуукыту округы попечителе урынын биләгән Н М Мусин-Пушкин 1855 елның 2 ноябрендә җибәргән тәкъдимендә халык мәгарифе министрына «Шөрекъ факультеты деканы Мирза Кәзимбәк Фөезхановны җиде ел дәвамында фәкать яхшы яктан, шулай ук талантлы ориенталист-галим буларак белә ул шөрекъ телләре факультеты өчен бик тә файдалы кеше булырга мөмкин»15 — дип яза. «Бик тә файдалы» галим ике ел буе Петербургта эшкә кайчан билгеләячәкләрен көтеп чиләнә. Ләкин озак кына вакыт аны университетка урнаштыра алмыйлар Университет профессорлары һәм хәтта студентлар да X. Фәезханов- ’ С М Михайлова Идел буе татарлары арасында мәгърифәтчелекнең формалашуы һөм үсүе Казан 1972. 188 бит 11 М Госманов. Хөсәен Фөезхановның мөкатдәс хыялы Казан. 1980, 26 бит ’СМ Михайлова Алда әйтелгән китап 198 бит 13 М Г османов Алда әйтелгән китап. 6—7 битләр. ’ Кара М Госманов Алда әйтелгән китап. 20—29 битләр • Шөрекъ телләре факультеты тарихы өчен материаллар СПб, 1905. 1 том 295 бит. Ленинград епккеенең Двүивг тарих архивы (ГИАЛО). 34 фонд. I тасвирлама S0T5 деүпет архивы 14 фонд. 1 тасвирлама 514 эш 126 бит фанни нитапханасенен купъаэмалар һем сираа китаплар ’ Шунда ук. ’ Халык мәгарифе министрлыгы журналы 1853. № 10—12. 88 бүлек. 20 бит ны шөрекъ телләре укытучысы ител билгеләүне сорыйлар. Хөсәен үзе башлангыч мәлне хезмәт хакы алмыйча да эшләргә риза була. Ләкин беренчеләренең үтенечләре дә икенчеләрнең фидакарьлеге дә нәтиҗә бирми Көзимбөк 1857 елның 25 сентябрендә җибәрелгән хөбөрләмәсендә «Казанда туып үскән, мөселманча күркәм белем алган, төрек һәм татар телләреннән тыш гарәп һәм фарсы телләрен яхшы белгән, урыс телендә иркен сөйләшкән татар мулласы Хөсәен бернинди хезмәт хакы алмыйча студентларга атнасына берничә лекция укырга әзер торуын әйтте-'—дип яза Яңадан. М Мәхмүтеә мисалындагыча. университет башлыклары белән бергә, Көзимбөк X Фөезхановны ясак түли торган катламнан чыгару өчен тырышып йөри Ниһаять. 1863 елда элеккеге дәүләт крестьяны Санкт-Петербург император университетының шөрекъ телләре лекторы итеп билгеләнә Петербургта тулыр-тулмас унөч ел яшәү дәверендә Хөсәен Фәезханов Көзимбөк белән генә түгел И Н. Березин В В Вельяминов-Зернов академик Б Дорн кебек башка күренекле урыс ориенталистлары белән дә хезмәттәшлек итә Соңгысының үтенече буенча ул XVIII гасырда яшәгән әзербайҗан тарихчысы Габделлатыйф әфәнденең -Шөке ханнарының кыскача тарихын- күчереп чыга, аның текстын соңрак Б Дорн матбугатта нәшер итә X Фәезханов Көзимбәккө аерата дустанә мөнәсәбәтләрдә тора, менә ни өчен аның 1865 елда шөрекъ факультетын үзгәртеп кору турындагы бәхәсләрдә университетта хәлнең тотрыксыз булуына карамастан, һич тә икеләнмичә остазын яклап чыгуы очраклы вакыйга түгел Хосөен Фәезханов вафат булгач, М Көзимбөк мәрхүм галимнең гаиләсенә даими рәвештә матди ярдәм күрсәтеп килә Хөсәеннең тол калган хатыны Фатыйма Фөезханованың Петербург университеты ректорына язган гаризасында: -Шушы өч ел дәвамында (ире үлгәннән соң —В К ) мин фәкать университет советына үтенеч белән мөрәҗәгать иткәч, ара-тирө бирелә торган ярдәм исәбенә генә көн күрдем Мәрхүм иремнең хатирәсенә хөрмәт белән караган шөрекъ телләре факультеты деканы Мирза Көзимбөк шушы чорда өлкән кызымның Мариина кызлар гимназиясендә тәрбияләнгәне өчен түләп торды һәм минем ятимнәремне ярдәменнән ташламады-’ —дигән сүзләрне укыйбыз М Көзимбөк Хосөен үлгәннән соң 4 кенә ел яши Ләкин аның килене Мария Львовна Көзимбөкнөң Казан университеты Н И Лобачевский исемендәге китапханәсенең кулъязмалар һөм сирәк китаплар бүлегендә саклана торган көндәлекләреннән күренгәнчә, атаклы шөрекъ белгече үлгәч тә Хосөен Фәезханов балалары аның гаиләсе белән элемтәдә торганнар Табигыи Мирза Көзимбөк нең булмавы аның гаиләсе әгъзаларының Хөсәеннең ятимнәренә мөнәсәбәт лөрөндө сизелми калмый. Бу бигрәк тә 1892 елның ахыры 1893 елның башларында аның улы йортында яшәгән Әминә Фөезхановага карый Ул заманның типик аксөяге Мария Львовнаның кыска һөм образлы тел белән язган көндәлекләре бу ике гаилә арасындагы үзара мөнәсәбәтләрне өйрәнүдә генә түгел ө XIX гасыр ахырында татар революцион фикере үсешен билгеләү күзлегеннән караганда да кыйммәтле чыганак булып тора 1893 елның 11 январенда ул «Коздөн бирле бездә Әминә Фәөзханова яши Мин аңа үзебезнең буш торган бер бүлмәбезне бирдем һәм вакыты булганда Пөтя (Мирза Көзимбөкнөң оны гы — В К) белән һавада йөрүен сорадым Ләкин соңгы вакытларда минем аңардан күңелем кайтты Чикләнгән булуына карамастан, ул үзенең либераль фикерләре белән балаларга начар йогынты ясарга мөмкин Ул зур идеалистка һөм гавөм каһарманлык фидакарьлек дип аталган һәр гамәл белен тиз мавы гып китә»0 .—дип яза Университетның шерекь телләре повторы кызы башкаларда ишеп революцион хәрәкәт белен «кыннан кызыксынган народоволецларның гамәлләрен -фидакарьлек- -каһарманлык- дип иселлшан икон Бу Әминенең агасындагы демократик, мегьрифетчепек карашларын сеңдерүен һем аларны лаеклы үстеОУӨН тагын бер кат раслый Алга таба Мария Львовна үзенең ничек ител балаларын Әмине Феет.ано. ның начар йогынтысыннан коткаруын тасвирлый -Бүген Әминете ул яши торган эш, 77 бит ’ Ленинград өлкәсенең • Казан университеты бүлеге 8075 а бүлмәнең кирәк булачагы һәм аңа башка фатир эзләргә туры киләчәге турында әйттем Башта ул аңламый торды бүлмәне вакытлыча гына бушатырга кирәк дип уйлады Мин сүземне кабатларга мәҗбүр булдым». Ул 12 январьда: «Әминә Фәезханова бездән күчеп китте Ләкин кыланышы кырга сыярлык кына түгел иде. Ул гөнаһсыз кыерсытылган мескен баладай авызын-борынын турсайтты»'. Монда Әминәнең атасы кебек үк горур, үзсүзле булуы күзгә ташлана. Татар хатын-кызының революцион хәрәкәт белән кызыксынуы (бәлки әле анда катнашуыдыр да) XIX гасыр ахырында бик тә гыйбрәтле хәл. ул тагын бер мәртәбә татар иҗтимагый һәм мәгърифәтчелек фикеренең активлыгын, тормышчанлыгын күрсәтә, аның күренекле вәкилләре И Хәлфин. Ш. Мәрҗани, М. Мәхмүтев. X Фәезханов чәчкән шифалы орлыкларның уңдырышлы туфракка эләгүен дәлилли. Шәрекъне өйрәнүче галим мәгърифәтче педагог буларак Мирза Көзимбөк шушы мохиттә кайнап җитлегә Татар мәгърифәтчеләре һәм алдынгы карашлы зыялылар белән аралашу, хезмәттәшлек итү аның акыл һәм әхлакый үсешенә уңай йогынты ясый Ул Рәсәйдә шәрекъ фәннәре үсешендә Казан университеты һәм Казан ореанталистлары ролен бик югары бәяли Петербург университетында шәрекъ факультетын ачкан көндә М Кәзимбәк горурланып «Әгәр башкаладан ерак бер губерна шәһәрендә (Казанда — В К.) шәрекъ телләре бүлеге Европа күләмендә танылып, алар дәрәҗәсендә саналып йөрсә, безнең яңа оешкан факультеттан Россия һәм Европа нәрсә көтә ала?. Бездәге кебек, урында шәрекъне ойрәнүче җирле халык вәкилләренең һәм урыс галимнәренең моның кадәр күп санда беркайда да булганы юк иде әле»’.—ди. М Кәзимбәк үзе дә кергән бу -шәрекъне өйрәнү фәненең җирле вәкилләре» арасында аның Казан һәм Петербург университетлары буенча дуслары һәм коллегалары Ибраһим Хәлфин. Сәлихҗан Күкләшев. Мөхәммәтгали Мәх- мүтев, Хөсәен Фәезханов. Ибнеәмин Әминев кебек кешеләр була Мирза Көзим- бәк алардан укый һәм үзе дә аларны өйрәтә Бу хезмәттәшлек — XIX гасырда әзербайҗан—татар иҗтимагый-мәдәни багланышларында иң якты сәхифәләрнең берсе